Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ВОРОШИЛОВГРАД ӨЛКӘСЕНДӘ ТАГАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ АТНАЛЫГЫ Ворошиловград елкәсе шәһәрләрендә һәм авылларында СССР төзелүгә 50 ел тулу унае белән татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы булды. Атналыкта катнашучылар ны — Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе Зәки Нури, «Казан утлары» журналы баш редакторы Гариф Ахунов. Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Галиев. Шамил Рәкыйпов, Ренат Харисов. Рафаэль Мостафнн. Габдрахман Минский. Нәби Дәү- ли. Марзия Фәйзуллина. Туфан Мнннуллнн Татарстанның халык артисты. Тукай пре мнясе лауреаты Илһам Шакиров. РСФСР ныцһәм ТАССРныц халык артисткасы Венера Шәрнпова. Татарстанның атказанган артисты. Тукай премиясе лауреаты Айраг Арсланов. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Җәләлетдннов, жырчылардзн Нажия Теркулова. Вәфирә ГыЛззәтуллина. консерватория укытучысы Тәлгат Әхметов, Татарстанның атказанган сәигагь эшлеклесе Назиина Сабнтонскаи составындагы әдипләр һәм сәнгать осталары делегациясен шахтерлар. завод фабрика эшчеләре, инженертехник хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәт няләре бик жылы каршыладылар. Татарстан язучылары, сәнгать осталары дүрт төркемгә бүленеп, елкәнең уннарча шәһәрләрендә һәм авылларында булдылар. Хезмәт ияләре аларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар, татар культурасына кагылышлы куп сораулар бирделәр. «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 50 ЕЛЛЫГЫ Республикабыз җәмәгатьчелеге. Советлар Союзының төрле почмакларында яшәүче меңнәрчә укучылар, әдәбият сиючеләр «Казан утлары» журналының 50 еллык юбилеен киң итеп билгеләп үттеләр. Бу уңай белән клубларда, китапханәләрдә укучылар конференцияләре үткәрелде, журналның авторлары — татар язучылары һәм шагыйрьләре — укучылар белән очраштылар. Юбилейга багышланган тантаналы җыелыш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелде. Җыелышны Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе Зәки Нури ачты. «Казан утлары» журналының баш редакторы Гариф Ахунов докладыннан сон. редакция коллективына КПССнын Татарстан влкә комитеты, Г Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт академия театры коллективы. Камил Якуб исемендәге Матбугат комбинаты коллективы. Татарстан художниклары союзы идарәсе. СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһямов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты коллективы. «Татарстан яшьләре» редакциясе коллективы. В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Казан дәүләт университеты галимнәре һәм студентлары. Татарстан телевидение һәм радио тапшырулар комитеты коллективы. Казан дәүләт педагогия институты. Казан культура институты. КПССнын Чаллы шәһәр комитеты. «Азат хатын» журналы редакциясе коллективы. Татарстан композиторлары союзы. Татарстан АССР Министрлар Советының Матбугат идарәсе. «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе коллективы. «Советская Татария» газетасы редакциясе коллективы Татарстан Ленин орденлы нефть һәм газ чыгару берләшмәсе коллективы. Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы. Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Казан дәүләт авиация институты профессорлары, укытучылары, студентлары. КПССнын Казан шәһәре Бауман район комитеты. «Яшь Ленммчы» газетасы. «Ялкын» журналы редакцияләре коллективы, КПССның Азнакай район комитеты һәм «Маяк» газетасы редакциясе коллективы. язучыларныц Пермь шәһәре оешмасы, Татарстан китап нәшрияты. С. П. Горбунов исемендәге ике тапкыр Ленин орденлы һәм Кызыл Байрак орденлы Казан авиация заводы эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләре, Татарстан АССР Культура министрлыгы һ. б. предприятиеләр, учреждениеләр. уку йортлары исеменнән котлау адреслары тапшырылды, истәлекле бүләкләр бирелде. «Правда» газетасы редакциясе, үзбәк язучылары исеменнән Әсгать Мохтар. Назир Сафаров, Зиннәт Фәтхуллнн, Исхак Зәби- ров. Бадулла Уразаев, Мәсгут Рәсүли, Тажикстан язучылары журналы «Садои Шәрекъ» редакциясе, Татарстан АССРның Дәүләт музее. Арча район газетасы редакциясе. КПССның Әгерже район комитеты. КПССнын Лениногорск шәһәр комитеты, Үзбәкстан язучылары органы — «Шәрекъ йолдызы» журналы редакциясе, Пермь өлкәсе, Барда районында чыга торган. «Таң» газетасы редакциясе һәм редакция каршындагы әдәбият түгәрәге членнары, Татарстан язучылары союзының Әлмәт бүлеге. Мари язучылары журналы «Ончыко» редакциясе. Казандагы Горький исемендәге музей коллективы. Чуваш язучылары журналы — «Ялав» редакциясе коллективы, Татарстан журналистлар союзы идарәсе. Саратов шәһәрендә чыга торган «Волга» журналы редакннясе коллективы. Чиләбе шәһәреннән шагыйрь Камил Мостафин, «Дружба народов» журналының баш редакторы Сергей Баруздин, илебезнең төрле якларыннан күп санлы укучылар журналны котлап телеграммалар җибәрделәр. Шул телеграммалардан кайбер юлларны укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. ‘Кадерле дуслар! ‘Дальний Восток» журналы редакциясе һем Хабаровск язучылары ерактагы чал Амур буйларыннан Идел-әнкә буйларына үзләренең туганлык сәламнәрен җибәрә. Ярты гасырлык юбилеегез белән кайнар рәвештә котлыйбыз. Сезнең журнал, аның тарихы, анда басылып килә торган әсәрләр Ватаныбызның күп милләтле әдәбияты үсешенең ышандыргыч дәлиле. Без. Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр, барлык сосет халыклары белән берлектә коммунистик җәмгыять төзүче сезнең халыкның культура үсешендәге олы юлын аеруча ачык күрәбез •Казан утлары» журналы чәчәк атсын! Аның битләрендә совет кешесенә лаек булган югары художестволы әсәрләр һәрвакыт басылып барсын! ‘Казан утлары» тагын да яктырак янсын! «Дальний Восток» журналы редакциясе. Язучыларның Хабаровск шәһәре оешмасы». ‘Мизгелнең иң күркәм чагы. һәр яфрактан җыр-моң тама... Ә ‘Казан утлары» тагы. Илаһи бер кодрәт чәчеп. Хозурланып, балкып яна! Бер сезгә түгел, безгә дә Бик кадерле бу минутлар. Бу онытылмас минутларда Нинди генә изге теләк Телик соң якын дусларга?! Безнең дуслык күңелегезгә һәрчак йәйгор 1 — күпер булсын! Җырларыбыз борчагызга Ахактай ак *Агыйдел»нең Ак сәламен юлыктырсын! «Агыйдел» журналы редакциясе коллективы» Хөрмәтле иптәшләр, каләмдәшләр! Шушы тантанада утырганда, сөекле даһи Тукаебызның ‘И Казан! Дәртле Казан1 Моңлы Казан! Нурлы Каза н!» дигән горур сүзләре искә төште. Шагыйрьнең хыялында олы әдәбиятлы һәм сәнгатьле, мәгърифәт үзәге Казан булуына шикләнмибез. Республикабызны гына түгел, ил чикләрен дә узып чыккан, күп тарала торган ‘Казан утлары» журналыбыз — нурлы Казанның иң якты нурларыннан берсе. Без аны чын мәгънәсендә әдәбиятыбызның олы Казаны дип атый алабыз. Барлык яңа әсәрләр шушында кайнап, шушында пешеп, шушында өлгерә, язучылар һәм шагыйрьләр зур әдәбиятка юлга чыкканда шушы журнал путевкасын алалар. ‘Казан утлары» татар совет әдәбияты утларын еракларга илтә. Идел буенда һәм Уралда, Урта Азиядә һәм Ерак Көнчыгышта — илебезнең теләсә кайсы почмагында яшәүче татар укучылары совет әдәбияты һәм тугандаш халыклар әдәбиятларының иң яңа һәм иң яхшы үрнәкләре белән шушы журнал аша танышалар. Җурналның юбилее безгә, журналистларга да, күп меңләгән хәбәрчеләргә дә зур бәйрәм. Безне — барыбызны да яңа кеше тәрбияләү бурычлары берләштерә. Язучы лар вакытлы матбугатта актив катнашалар Безнең теләк: бу иҗади дуслык Һаман ныгысын. һаман үссен һәм һаман тирәнәйсен иде! Без, журналистлар, безнең каләмдәшләребезгә. безнең юлдашыбызга — «Казан ут- ларыәна әдәбиятыбызны замандашларыбызга багышланган яңа әсәрләр белән баетуын, эдәбитәнкыйтъ материалларына күбрәк урын бирүен, публицистик тавышын көчәйтүен. очерк жанрына игътибарын тагын да арттыруын телибез. Татарстан журналистлар союзы, газетажурналлар редакцияләре исеменнән, күп меңләгән хәбәрчеләр исеменнән «Казан утлары» коллективын, аның авторларын журналның 50 еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз; аның утлары мәңге сүнмәс булсын, аның нуры тагын да яктырак булып еракларга балкысын/ Татарстан журналистлар союзы Илең күтәргәнне күтәрәсең. Җылытасың безнең тормышны. Рәхим ит дип. түргә үткәрәсең Галиҗәнаб эшче сыйныфны. Син — хезмәттәш безнең. Рәхмәт сиңа. Нурың тагын. тагын кичәйсен. •Казан утлары»ның яктысына КамАЗ утлары да встэлсен. Кама иитозиводы тчиелеше •шчглоро Чаллы ишһәра». «Яңа Зеландия утравы. Веллингтон шәһәре. Без. совет илчелеге хезмәткәрләре. Ка эаннач бик еракта булсак та. сездә җәй. ә бездә кыш вакыты башланса да һәм свекле Совет Татарстанында квн икән, бездә караңгы төннәр вакыты булуына да карамастан, «Казан утларыәның нурлары безгә тикле дә килеп җитә. -•Казан утлары» 50 ел дәвамында укучыларны татар әдәбиятының иң уңышлы әсәрләре белән таныштыра, халыкны коммунистик рухта тәрбияләүдә партиягә зур ярдәм итә. Мин һәм иптәшем Рәшидә, журналның подписчиклары буларак, ихлас күңелдәч юбилей белән тәбрик итәбез, киләчәктә тагы да мөһимрәк иҗади уңышларга ирешүегезне телибез. «Казан утларылның нуры. Чулпан йолдызы нуры кебек, кайсы илгә ген» барсаң да балкып тора. Зур бнк аур нкгирам белая — Рәшидә һам Нсхәчдәр Габдудлммнар». «Илле ел. Уйласаң, Күпме юл үтелгән. Халкыбыз күңелемә Күпме нур бөркелгән/ Күпме яшь бөреләр Ачылган нурыңнан. Пионер гаскәре Агыла юлыңнан. Яшәгән саен гел Яшәреп бар шулай Укучы каршыма. Гасырлар каршына. «Яшь ленинчы» редакциясе». Җыелыштан сон Татарстан сәнгать осталары кече белән эур концерт куелды. Пермь шәһәрендә дә «Казан утлары» журналының 50 еллыгына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Я- М. Свердлов исемендәге культура сараеның 1200 тамашачыны сыйдырышлы Зур театр залында үткәрелгән бу кичәдә башта язучы Вакыйф Нуруллин «Казан утлары»ның 50 еллыгына багышланган доклад ясады, аннары РСФСР язучылары союзының Пермь бүлеге секретаре урынбасары Николай Домовитое «Казан утлзры»на Пермь азучыларының котлау адресын тапшырды. 1970 елда Пермь китап нәшрияты татар шагыйрьләренең шигырьләрен «Четыре ветра» исемле китапта рус телендә бастырып чыгарган нде. Кичәдә әнә шул китапны русчага тәржемә иткән Пермь шагыйрьләреннән Алексей Домнин, Михаил Смородиной һәм В. Рэдкезич иптәшләр дә шагыйрьләребетнең шигырьләрен рус телендә укыдылар. Соңыннан Я. М. Свердлов исемендәге культура сарае каршындагы татар үзешчән сәнгать түгәрәге коллективы концерты булды. ОЧРАШУЛАР. КОНФЕРЕНЦИЯЛӘР Мәскәү шәһәренең Н. А. Некрасов исемендәге китапханәсендә азучы Әхсән Ьая- нивиың «Ут һәм су» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. РСФСР азу чылары союзы вәкиле Жәмнл Мост.зфнн конференциядә катнашучыларга язучының ижаты турында сөйләде. Персональ пенсионер Ә. Галнкәев, укытучы М. Кутуева. инженер Р. Шәмсетдннов һәм Ф Хәмнтов. яшь язучы М Юныс һ. б. лар роман турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан Ә. Баянов бу әсәре өстендә ничек эшләве турында сөйләде һәм әдәбият сөючеләрнең куп санлы сорауларына жаваплар бирде. Новгород өлкәсенең Бородовичи район китапханәсендә һәм Днепропетровск өлкәсендәге Никополь медицина училищесында язучы Габдрахман Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» романы буенча укучылар конференциясе үткәрелде. Күп кенә әдәбият сөючеләр романны яратып укулары турында сөйләделәр, әсәргә карата фикерләре белән уртаклаштылар. Шагыйрь Р Гатауллин, прозаик X Сарьян һәм артист М. Шнһапов Апае районы авылларында булып кайттылар. Уннан артык авыл клубларында, жәйләуләрдә. мәктәпләрдә уздырылган әдәби кичәләр авыл хуҗалыгы эшчәннәре күңелендә жылы тәэсир калдырды. Әдәбият сөючеләргә язучылар автографлары белән бик күп әдәби китаплар сатылды. КПССнын район комитеты чакыруы буенча. язучы М. Маликова, шагыйрь Р. Гәрәй һәм нәфис сүз остасы М. Шнһапов Тәтеш районында булып. СССР төзелүгә 5Э ел тулуга багышланган «Татарстан — республикам минем» дигән темага әдәби кичә уздырдылар. ИЖАТ ОЕШМАЛАРЫНДА Чаллы шәһәрендәге әдәби ижат берләшмәсенең чираттагы утырышында яшь авторларның КамАЗ турындагы әсәрләреннән җыентык төзеп. Татарстан китап нәшриятына тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Утырышта язучы Эдуард Касыймов һәм Татарстан язучылары союзының әдәби консультанты. шагыйрь Гәрәй Рәхим катнашты. ГЕРОЙ-ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРИЗ ӨЧЕН Әлмәт шәһәрендә инде менә дүртенче ел рәттән герон-шагыйрь Муса Җәлил исеменә багышланган приз өчен футбол ярышлары үткәрелә. Бу ярышларга, быел республикабызның ин көчле «Прогресс». «Ракета». «Синтез*. «Буровик» командаларыннан тыш, Киров өлкәсенең Вятские Поляны командасы да катнашты.