Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯНКА КУПАЛА ҺӘМ АНЫҢ ИҖАДИ ВАРИСЛАРЫ

Бездән өлкәннәр һәм безнең буын кешеләре белорус халык шагыйре Янка Ку- паланы (Иван Доминикович Луцевичны) Бөек Ватан сугышына хәтле үк яхшы беләләр иде: аның әсәрләре хрестоматияләргә кертелә, рус теленә тәрҗемә ителеп, кат-кат чыгарыла. Купаланың башлангыч иҗатыннан берничә шигырен Максим Горький үзе дә тәрҗемә иткән. Шагыйрьнең гражданлык биографиясе дә. Горькийныкы шикелле үк, шактый катлаулы һәм үз заманы өчен бик гыйбрәтле. Ул 1882 елның 7 июлендә Минск тирәсендәге авылларның берсендә ярлы семьяда туа. Җирле булу өчен алпавыттан алпавытка күчеп йөргән әтисенә ияреп бик күп дөнья гизә, китап укырга омтылганы өчен ei*i кына кыйнала. Егерме яшендә ул үз хуҗалыгында яши башлый, бераздан исә батраклыкка яллана. Аннары — дәрес бирүче «илгизәр мөгаллим», суд кәгазьләрен күчереп язучы писарь, кече приказчик һәм аракы заводында кара эшче булып эшли. Вильно шәһәрендә китапханәдә хезмәт иткәндә бик тырышып үзлегеннән укый, соңыннан Минскида халык мәктәбе. Петроградта дүрт еллык гомуми белем курсын тәмамлый. Беренче рус революциясе алдыннан «Наша Нива» газетасының баш редакторы булып эшләргә кайта һәм милли изелүгә каршы халык исеменнән, халык тавышы белән протест белдереп җырлаучы шагыйрь булып әдәбият мәйданына килә. Яшәсәк тә, дуслар, кайгы йотып, Тиздән килер безнең көнебез — Күкләр булып күкрәр безнең хокук, Яшен булып яшьнәр, белегез) Халыкка ул гади һәм үткен тел белән язылган әнә шундый җырларны ишеттерергә ашыга һәм, халык белән бергә революция утларын кичеп, патриот шагыйрь булып җитлегә, 1925 елда ук халык шагыйре дигән мактаулы исемгә лаек була, 1940 елда дәүләт премиясе ала, Белоруссия һәм Украина Фәннәр академияләренең академигы итеп сайлана... Мин Янка Купала иҗаты белән Бөек Ватан сугышы елларында аеруча якыннан таныштым. Моның ике сәбәбе бар. Илебезгә немец фашистлары басып кергәч, чик буендагы авыр сугышлардан соң, миңа, партизан булып сугышыр өчен, 1941 елда ук белоруссия урманнарында калырга туры килде. Шул чакны без партизан учаклары янында, көрәш һәм үч алу әлифбаларының берсе итеп, Янка Купала сүзләрен дә укып ятлаган идек. Йөрәккә уелып калган ул сүзләрне искә төшерүе хәзер дә кыен түгел: — Әгәр дошман безнең бакчаларда пешкән алмаларны өзсә, аның кулында ул алмалар граната булып шартласын. — Әгәр дошман безнең тук башакларыбызны урып алыр булса, ул башаклардан бөртекләр атылып чыксыннар да илбасар өстенә кургаш яңгыры булып сибелсеннәр. — Әгәр дошман безнең саф сулы чишмәләребезгә иелсә, аңа су каптырмас өчен, ул чишмәләр кибеп юкка чыксыннар яки аның күзенә агу булып чәчрәсеннәр!.. Халык һәм партия каршындагы бөек антыбызга кушылган шушы поэтик приказны да канат итеп походларда йөргән һәм һөҗүмнәргә кергән еллар хатирәсенең гомер- гомергә онытыласы юк. Ә шул чакны, 1941 елның Октябреннан 1942 елның маена кадәр, шагыйребез Янка Купала исә безнең Казан тирәсендә, конкретрак әйткәндә. Югары Ослан районының Печище тегермәне поселогында торган һәм үзенең яңа әсәрләрен иҗат иткән икән. Ул дошман кулында вакытлыча каласы Минск шәһәреннән семьясы белән китәргә тиеш була һәм безнең якларга килеп төпләнә. Купаланың «Белорус парги- эаннарынап дигән әсәре шунда языла. Казандагы «Татполиграф» типографиясендә кечкенә форматлы зәңгәр кәгазьгә листовкалар итеп бастырылган ул шигырь безнең отрядларга фронт сызыгы аша самолет белән китерелгән иде. 1962 елда, шагыйрьнең 80 еллык бәйрәменә баргач, ул листовканы мин Минскидагы партизаннар музеенда күрдем. Ә Печищеда Купала торган йортка 19S1 елда мемориаль такта куелды. Аны ачкан чакта үткәрелгән митингта без шагыйрьнең хатыны Владислава Францовна. белорус шагыйре Василь Витка, язучы Мозольков һәм профессор Виноградовлар белән бергә катнашкан идек. Ике республика белән ике тугандаш әдәбиятның дуслык биографиясе әнә шулай башланды. Аннан соң бездә Купала шигырьләренең тәрҗемәләре, аның яшьтәше һәм замандашы Якуб Колаеның «Юлда» исемле җыентыгы, «Дуслык букеты» сериясендә белорус шигырьләре китабы чыкты, белорус мәкальләре һәм мәзәкләре татар теленә тәрҗемә ителде. Менә хәзер сез Купала шигырьләренең яңа тәрҗемәләрен укырсыз. Шуларга естәп аның күп санлы иҗади варисларының берсе (Белоруссия язучылары оешмасында хәзер 280 нан артык член бар1), хәзерге яшь буын шагыйрь Иван Колесникиың да берничә шигыре гәкьдим ителә Ул безнең язучыларыбыз белен бергә Мәскәүдә укыды, үткәй ел Казанга килгән иде, хәзер безнең позэия үрнәкләрен белорусчага тәрҗемә ите.