Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН-ҮСКӘН ҖИРЛӘРЕМ

Җыр өйрәткән авылым аркылы Тиргәүчеләр, әйдә, тирги бирсен, Күнеккәнбез инде аңа без. Җырларымда, имеш, һич күренми Үзем генә салган яңа эз. Яңадырмы, юкмы... Тәүге эзем Авыл буйларында салынган. Илләр гизсәм гизим, язмышым тик Аермасын туган ягымнан. Гомерем таңы кырлар өстендәге Язгы кояш булып балкыды. Туган җирне илне сөюем уза Җыр өйрәткән авылым аркылы. Уҗымнарым Уҗымнарым, күпме җырласам да, Сезнең хакта җырлап туймамын. Язлар җиткән саен сезнең белән Бергә шыта минем уйларым. Уҗымнарым, кайчак бергә-бсрго, Ә кайчакта аерым яшәлгән Язларында кайтсам кырларыма. Яшь уҗымнар кебек яшәрәм. Уҗымнарым, бергә булсак та без. Кирәк чакта аерым булсак та,— Сулышыбыз бер үк туфракта ич, Язмышыбыз бөр үк туфракта. Тургайларны сайратырлык Яңгыр коя... Инде күпме гомер Зарыгып көткән идек бит аны?! Кинәт яуган яңгыр бирер микән Җиремә кирәк булган шифаны? Мин, инәлеп шушы сорау белән, Болытларга теким күземне. Болытларга күмелеп, һәр тарафта Тургайларым сайрый түгелме? Эсселәргә күзен йомган гөлләр Тургай тавышын ишетеп уяныр. Тургайларны сайратырлык булгач, Ник шифасыз булсын бу яңгыр! Тугайларда атлар йөри Тугайларда, әнә, атлар йөри, Кешнәмичә генә чемченеп. Әйтерсең лә алар уйланалар Тай чакларын искә төшереп. Заманында күпме авыр йөкне Сөйрәгәннәр икән ул атлар! Искә төшә алар көче белән Башкарылган чәчү-ураклар. Читтән генә карап узмыйк әле Юл буенда йөргән атларга. Аларга да җылы сүз кирәктер. Кирәк булган кебек картларга. Тормыш Тормыш акмый һаман тигез генә, Я, кем шуны уйлап карамас: Шатлык кына түгел, бу тормышта Кайгысы да килә аралаш. Күпне күргән кеше күңелендә Мәңге-мәңге көләч яз түгел. Яу кырында якыннары калган Елаучылар җирдә аз түгел. Мин үзем дә көләч кайбер көнне, Иң бәхетле кеше шикелле. Кайбер көнем шундый моңсу була(— Тол хатыннар төше шикелле. Серемне яшереп тирәнгә Бәбкәләр үстергән йортларда Өмәләр гөрләде быел да. Өр-яңа сүрүле түшәкләр Өлгерер күлләрнең туена. Казларның йомшак, ак мамыгын Парлылар тутыра мендәргә... Агылды уйларым ерактан Яшьлегем елмайган көннәргә. Серемне яшереп тирәнгә, Ялгызым яндым мин эчтән бер. «Пар канат булыгыз, оланнар...» — Шул сүзләр ник искә төшкәндер. Сөюем белән бергә Ышыкланыр өчен давылларда Каеннарга кирәк имәннәр. Ир егеткә янып сөйгәненең Мәхәббәте — терәк, дигәннәр. Сине уйлап йөргән көннәремдә Җиңел эшлим һәрбер эшемне. Кыен чакта мин соң үзем синең Таянычың булыр кешеме? Гомер юлын бергә кичкән чакта Әрнемәсме синең йөрәгең? Мин бит сиңа сөюем белән бергә Җил-давыллар алып киләмен. Сагышланма, акыллым Зәңгәр күлдән күтәрелә аккошлар. Юл тотарлар, белмим, кайсы якларга. Сагыш били, моңнар били күңелне Пар аккошлар очып узган чакларда. Ямансулап кала күлдә камышлар Сердәшләрен озатканда еракка. Таныш түгел димә сагыш-моңнары Туган җирдән читтә йөргән иратка. Зәңгәр күлдән күтәрелә аккошлар, Күзәтәмсең син аларны, акыллым. Тик син алай сагышланма. Яныңа Шул аккошлар белән бергә кайтырмын. Флера Гыйзээтуллина аааасоаппаааааес10аааоацаасаааапапаоииааиаиаиии-заоиаио Ничек онытыйм? Үгет бирү ансат кешеләргә: «Онытып тор, дилер, тынычлан!..» Тау-тау булып минем төшкә керә Кешеләргә булган бурычлар Төшкә керә күрше Сәлихәттәй, Икмәк бүлеп алты кисәккә, Иң зурысын сайлап миңа бирә,— Ул кисәкләр бар да исәптә... . Сәлихәттәйләрме? — Алар сөргән Туган кырым буразналарын, Истә, истә баштан кичкәннәрем, Күз йомып та күрәм мин барын: Күрәм авылымның аръякларын, Югары очын, әле бу очын... Миңа колач ачкан бу очларга. Юк, бетәсе түгел бурычым. Юк, юк, ничек онытыйм очтан-очка Тоташ килгән шушы тормышны? Тынгы белмәс моңлы күкрәгемдә Җир сулышы илем сулышы. О Коя гына яңгыр, коя гына... Үтмәс өчен килгән болытмы? Яңгырларда киттем, күз ачкысыз Бураннарга килеп юлыктым. Көртләр ярам, ташкыннарны кичәм, Карлар белән сулар бутала. Тукта, яңгыр, тукта! Тукта, буран! Мөмкин түгел миңа туктарга! Унҗиде яшь сиңа Унҗиде яшь сиңа — Аңларлык, белерлек. Билкәең бөгелә тал кебек. Мин синең күзләрең аркылы бу көнгә Багландым унҗиде ел элек. Унҗиде яшь сиңа! Бу тормыш каршында һәр көнне өр-яңа юл башы. Мин тыныч бүгенгә. Унҗиде елдан да, «Ялгыштык!» — диярлек булмасын! Гел сине җитәкләп Киләчәк бәхеткә,— Уздырдым унҗиде елымны. Билкәең тал кебек,— Чыктың син биләүдән. Иректә сайла үз юлыңны. Шахтер атлар Ил өстендә канлы сугыш бара, Ир-егетләр яуда егылып кала. Җиде катлы кара җир астында, Биниһая караңгыга карал. Вагон тартып шахтер атлар бара. Атларны соң кемнәр куа әйдәп? Алларына печән кемнәр сала? Иңрәеп, ир-ат эшләр эшне Үз иңенә салды бит кыз бала... Кизәнә дә, сыптыра да идем, Булды атым, вагоннарым белән Ауган, тәгәрәгән чакларым да. . Кул кисәге кадәр кара икмәк!.. Күзгә карап молдериләр атлар Үзем капсам — калмый атларыма. Мин ишеткән идем, кешеләр дип, Баштанаяк корымнарга батып, Җитмеш гасыр катламнарын ачып, Кристаллардай саф бәхетләр таба... Эзләдем ил өчен бәхет мин дә, Йөзләремә кунды күмер оны. Кулларымда — күмер дымы булды, Җир өстендә канлы сугыш бара!!! Кулларымда көрәк, авыр кәйлә, Кул кисәге кадәр кара икмәк!.. Җанга куәт биреп шул икмәкнең Исе аңкый бөтен шахтабызда. Юк, мин андый тәмне, ул хуш исне Татымаган, иснәмәгән идем Җир өстендә, кояш яктысында. Мин ишеттем тагын кешеләрдән: «Икмәк кадерен белсәң — җирең таныр, Ил кадерен белсәң — илең таныр!..» Ил язмышы — газиз җир язмышы! — Йөкләр авыр, үтәр юллар авыр, Ат җаннары сабыр, ай-һай, сабыр! Мин дә сабыр идем, сабыр иттем: Йөзләремә кунган күмер оны, Кулларымда кара күмер дымы, Икмәк төреп йөрткән ипле киндер... Малкаемның күзе мөлдермөлдер