Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТИМӘГЕЗ МИНЕМ ГӨЛЗАДАМА!

Бер вакытны мине дустым Гафар белән янәшә бастырып, стена газетасына чәпәделәр. «Ялкау Әмәк белән Шәмәк» дип тозлап, борычлап язганнар иде. Әмәк дигәннәре мин булып чыктым, Шәмәк ул Гафар була, күрәсең. Газетаны нәкъ идарә каршындагы белдерүләр тактасына ябыштырып куйганнар иде. Узган-барган кеше туктый да эче катып көлә. Вәт, ичмасам, биргәннәр боларның кирәген, диләр. Кеше күзенә күренмәс иттеләр. Чыдарлыгым калмады. Тукта, дидем мин үз-үземә, нишләп авыз ачып торам әле? Тотам да үзем дә язам, язам да газетага җибәрәм. Кем турында дисеңме? һи, авылда кеше беткәнме? Бер көнне дустым Гафар безгә кергән иде. Мин аңа шул турыда әйтә куйдым. Ә ул исә керосинга ут капкан кебек гөлт итеп кабынып китте. — Их, парень,— ди,— мин дә бит шул хакта баш ватам. Чыннан да, ди — нигә безгә дә язмаска? Што без грамотный түгелме әллә, кемнән ким җиребез бар? Алып кара әнә хотя бы теге тракторчы Гаязны, ул да каләм тибрәтә, шигырьләр язган була. Ә без, ә без аның кебек кенә язарбызмы соң?.. — Анысы шулай, әлбәттә,— дидем,— каләм балта түгел, кулга сөял чыгармас... — Шулай шул.— ди Гафар,— нигә куркып торырга? — әйдә, икебез бергә язабыз. Язабыз да конвертка пичәтләп — шалт газетага. Шуның белән генә калса әле түзәр дә идең. Юк шул, район газетасына да язып чыктылар. Бусы инде кыздырган тимер белән тамга баскан кебек булды. Маркасын да ябыштырып торасы юк. Редакциядә үзләре түләп алырлар. Мәкаләнең ахырына икебез дә имзаларыбызны киртләп куярбыз. Бу алар телендә күмәк корреспондент дип атала икән... Гафар тәмам адарынып китте. Кулларын уа-уа көлә, күзләре ялт-йолт яна. — Әйдә, каләм ал, кештердәтә башлыйбыз,— ди.— Даны да булыр, акчасы да кесәне ертмас... — Ярар,— дидем мин,— башлыйк алайса,— каләмемне карага мандым. Гафар каршыма ук килеп утырды. Күзләрен түшәмгә текәп нәрсәдер уйлап алды. — Иң элек мәкаләнең исемен куярга кирәк,— диде. — Юк әле,— дидем мин,— нәрсә турында язабыз соң? Шуны хәл итик. — «Нәрсә» турында фәнни журналга гына язалар. Ә без юмор- сатира мәкаләсе язабыз, газетага, белеп тор. Димәк, нәрсә турында түгел, дөресе — кем турында диген. — Кем турында соң? Гафар тагын уйга калды. — Кем турында булсын, давай колхоз председателен каләм очы- ч на утыртабыз. Тыпырдап карасын әле бераз. /\ны бит гел мактап £ бозулары да мөмкин. Тәнкыйть — ул теләсә кемгә дә килешә... сх — Шулаен ул шулай да,— дидем сузып кына,— председателе- я без шәп кеше бит — фактлар табып булырмы икән? — Фактлар дисең син, оныттыңмыни ул ничек безне хур итеп в ташлаган иде бер җыенда. Әле дә колаклар кызарып тора. Әмәк белән Шәмәк кебек сельпо бусагасын саклыйлар, эшкә дисәң, эчләре авырта дип, бездән көлгән иде түгелме? Көлгән иде... — Шулаен ул шулай да,— дидем мин тагын, башымны кашып,— барып чыгармы икән? — Син нәрсә сөйлисең? — дип кызды Гафар — Без эштән качабызмы? Кырга чыгарга куша икән — итекләр бирсен, фермага барыгыз ди икән — халат бирергә онытмасын. Урманга барыгыз ди икән, рәхим итеп сухой паек китер! Раз не так. значит уважительный сәбәп. Эзләсәң тырнак астыннан да кер табып була. Давай яз! — Нәрсә языйм соң? Гафар тагын түшәмгә карап алды.— «Колхоз председателе эшкә салкын карый» диген. Бу мәкаләнең исеме булыр... Булдымы? — Булды. — Хәзер инде санап кара, ничә сүз килеп чыга? — Монысы нигә? — Сана, сана... — Биш сүз,— дидем мин. — һәр сүзенә өчәр тиен куйсалар — унбиш тиен? Искечә исәпләгәндә, бер сум илле тиен. Юлда ятмый, энем, бу акча. Шәп. шәп, малай, була бу. әйдә, кештердәт кенә... — Салкын караш нинди була соң? — Салкын карашмы? Салкын караш — ул. ул...— дип мыгырданды да Гафар. кинәт кенә тынып калды. __ Я, әйдә, язабыз, әйт. салкын карашны... — Тукта әле,— диде Гафар.— пожалуй, председательгә тимик. Бәлки әле аның редакциядә әшнәләре дә бардыр. Белеп булмый, дөнья бу! ТИМӘГЕЗ МИНЕМ ГОЛЗАДЛМД1 — Дөрес,— дидем мин,— председательгә тимик. Кемне языйк соң? Мин каләмемне кара савытына чумырдым. Мәкаләнең исемен ничек куябыз? — дидем. Гафар күп уйлап тормады. — Я,— диде һәм шунда ук: «Бал белән майда кем йөзә?» — дип әйтә торды. — Кем соң? — дип гаҗәпләндем мин. — Кем булсын,— диде Гафар,— билгеле инде — колхоз завхозы. Келәт ачкычлары аның кулында ич. Кемнең кулында — шуның авызында. — Аны каян беләбез соң без? — Каян булсын, үзеннән-үзе килеп чыга. Например, син, яки мин завхоз булдык, ди. Што син. балга бармак тидермәс идеңмени? Майга да исең китмәс идеме, ә? Коры кашык авыз ерта, туганкаем. Сиздеңме абыеңның тел төбен? Мин бераз сүзсез тордым. — Шикләнәсеңме әллә? — Бу бит вак-төяк. Гафар идән буйлап арлы-бирле йөреп алды. — Бүген бармак белән, иртәгә кашык белән, аннан соң үзең беләсең — соскыч белән... — Факт юк. — Факт әллә ни зур түгел шул,— диде Гафар тынычландырып.— кемне язабыз соң? Давай бригадирны! — Кайсысын? — Теләсә кайсысын. Бөке Харис нигә ярамаган? Валлаһи дип әйтәм, эт итеп сүксәң дә бер нишли алмый. Ул бит мыштым. Бөке дисәң бөке! — Аны ничек язабыз соң? Эчми, тартмый, чит хатыннарга да күз салмый... — Аңа тагын чит хатыннар. Үз хатынын кая куярга белми, мескен,— дип, Гафар бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде. — Әйдә, әйдә яз! — Юк, Гафар, кулым бармый,— дидем мин,— мыштым булса да, эшне булдыра торган кеше ул Харис. — Фу,— диде Гафар чыгырыннан чыгып,— алай булгач кемне язабыз соң? Авыл кадәр авылда газетага эләктерерлек бер рәтле кеше юк! Мин нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. Чыннан да, мәкалә язам, дип әйтүе генә җиңел икән. Язып кара. Без инде әнә күпме газапланабыз. Эшнең рәте күренми әле... — һәй,— диде кинәт кычкырып Гафар,— бар, малай, бар андый кеше безнең авылда! Таптым тәки... — Кем ул? — дидем мин,— кем? — Белмисеңмени? Гафар миңа мәкерле итеп карады, кем дә булса, бәлки, белми торгандыр, әмма син белергә тиеш, янәсе. — Юк, белмим,— дидем мин. — Ферма мөдире Гөлзада! Вәт кем!.. — Гөлзада? — Нигә исең китте? Әйе, ул үзе — Гөлзада,— дип кабатлады Гафар. Үзе шаркылдап көлә башлады. Өстемә чиләге белән салкын су сиптеләрмени! Минем Гөлзадам- ны телгә алды бит бу! Ачуым кабарды. ~ Фактлар, фактлар! — дип, мин урынымнан сикереп торып Гафарның якасына килеп ябыштым. * Кызма, кызма, диде Гафар,— без бит газетага мәкалә яза- < так" М0НДа м&хәббә7НеЧ ни катнашы бар? Бу җәмәгать эше. Раз * Йөрәгем ут кебек кабынып китте. Кулларым котырына баш- н лады. ? Раз так.— дидем,— давай фактларыңны, югыйсә, мин сине... s дия-дия, Гафарны ишек төбенә үк китереп кысрыкладым. — Факт дисеңме? Рәхим ит,— диде Гафар,— әйдә яз... — Язмый торсын, башта әйт! 2 Гафар агарынды. Бераз шүрләде булса кирәк. Шулай да сүзен- 3 нән кире чигенергә теләмәде. — Гөлзаданы син миннән дә яхшырак беләсең ич, парин,— диде. — Беләм. * — Ул нинди иде элек? * — Нинди иде соң? — Кипкән балык төсле идебит. ч — Соң, шуннан? х — Ә хәзер тутырган тавыкшикелле булды. Йөзе алсу алма п кебек янып тора, күкрәге... в — Булса соң,— дидем мин Гафарны бүлдереп.— анда снпең ни эшең бар? — Как булмасын! Димәк, ул тавык ите белән сыйлана. Әле кон саен дисто-дистә йомырка да эчә торгандыр. Чи йомырка беләсеңме ничек файдалы... — Юк, факт түгел бу — уйдырма! — дип кычкырдым мин, Гафарның котын алып. — Уйдырма? Әгәр пример я син, я мин ферма мөдире булсак? Неушто тавыкларның башларыннан гына сыйпап торыр идек, ә? — Сөйләмә юкны, минем Гөлзадам алтын кыз ул! — дидем мин тагын да көчлерәк кычкырып. — Синеке, Гөлзада синеке? — дип. Гафар көләргә маташып карады. Аннан соң күзләрен чекерәйтеп миңа текәлде дә: — Бәлки, ул минекедер,— диде.— Син аны каян беләсең? Бусы инде артып китте. Минем характерны белгән кеше бу сүзне һич әйтмәс иде. Мин бер аягым белән ншекне тибеп ачтым да икенчесе белән Гафарның арт санына төшереп алдым. Инде тынычлангач миңа бик якты уйлар килде. Чыннан да, нигә әле мин бу Гафар белән буталып йөрим? Эшләсәм кулларым юкмы? Гөлзада кебек матур кызны сөя алмаслык егетмени мин? Икенче көнне иртүк Бөке Харис бригадасына эшкә чыктым. Шул иртәнге сәгатьтә урамнан узып барышлый Гөлзадамны очраттым. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде. Әмма күзләренең елмаюы мең сүздән артык иде. Йөрәгем шатлык белән тулды. «Шундый уңган, шундый матур кызны газетага язып әрәм итәләрме соң?»—дип уйлый-уйлый, йөрешләренә сокланып карап тордым. Күгәрчен кебек теп-теп кенә иттереп атлый. Шәп кыз ул! Тимәгез минем Гөл- аадама!