Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Көзге кич. Кук томан йоклаган Саргайган талларны кочаклап. Күгелҗем урманнар буенда Тын гына яналар учаклар. Хуш, сау бул, бала чак, хуш, миңа Әйләнеп кайтмассың син тагы... Шып-шыр, буш басуда малайлар Яндыра бәрәңге сабагы. Ә күктә торналар авазы Нигәдер ямансу, кайгылы. Көз киткән торналар яз җиткәч Бу якка әйләнеп кайтырмы? Бер сүнгән учаклар бу җирдә Яңадан кабынмас бит инде. Бер киткәч яңадан әйләнеп Кайтмаган бала чак шикелле. Энҗе-мәрҗәннәр, Сәйләннәр тагып, Балкып утыра Каштаннар тагын. Яз — мәңгелек җыр, Йөрәгем, тыңла — Яшел каштаннар Кушыла җырга. Кушылып җырла Син дә, сөйгәнем — Онытмыйк кемнәр Бәхет биргәнен. Кемнәр дошманга Каршы басканнар — Шул хакта җырлый Яшел каштаннар. Язмышы шундый Булган аларның. Тик бер тапкыр да Сөйгән ярларын Үпмәгән килеш Утта янганнар,— Туган илләрен Саклап калганнар. Онытма, дустым. Берүк онытма: Җирдә яз моңы Тынмасын өчен. Каштаннар мәңге Җырласын өчен, Япьяшь көенчә Янганнар утта. Ничәнче кат инде, ничәнче кат Өй түреннән узам, сизәмсең; Башка кызлар күптән су буенда, Ә син чыкмый ничек түзәсең? Гармунчы да төште гармун сызып, Алтын юллар суда, күрәмсең; Ай юлына чия чәчәк сибә. Ә син чыкмый ничек түзәсең? Ай юллары буйлап көймәләрдә Синең белән килә йөзәсем. Мәхәббәткә сусап тибә йөрәк. Ә син чыкмый ничек түзәсең? ФАИЛ ШӘФИГУЛЛИН