Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әхсән Баянов Челтәрләргә карап Дөнья киң. Шуңадыр аны Кискәләгән челтәрләр: Милләтләр, Илләр, Сыйныфлар, Меридианнар, Бүтәннәр... Күп анда ялган сызыклар. Бөек, Изге чикләр бар. Кай адәмнәр Изгесен дә Җимереп, Таптап үтәләр. Үтәләр дә, Күкрәк кагып. Безгә бармак төртәләр Аларны хыянәтче дип. Я... герой дип йөртәләр.м Күк үкерә елап, Шулерны Күккә чөеп йөртүдән. Үлгән геройлар Кабердә Борылып ята йөзтүбән. Нәфрәтләрен төшкә кысып, Яши бирә тереләр. Алар. Вакыты җиткәнче, Әле герой түгелләр. Мин дә дәшмим. Тик сүз бирәм: — Тиргәсәң дә, сойсәң дә. Булган даннарың яңгыратып Шатлансаң да, Көйсәң дә — Мин булырмын синең белән, Әй, күпне күргән халкым! — Бу инде Гомердә минем Беренче, Соңгы антым. Көлке түгел, әби чәч буятса. Иннек сөртсә, кершән ягынса. Ул елларның булыр үз шөгыле, Ачыл бүген! Бөтен барыңча Ярат мине! Син яшьлекнең фани байлыкларын Инде кемгә саклый, җыясың? Килер буын табар башкаларын, Ә боларын кая куярсың? Ярат мине! Күкрәгеңдә — сөю, пар тәлгәше Йөзем төсле изге җимешнең. Киләчәкнең булыр үз бәхете, Ә болары — минем өлешем, Ярат мине! Сөям диеп үзең әйтмәсәң дә. Мин барыбер аны ишеттем. Кичектең, дип, синең сүзне килеп Әйтә алмас инде һичберкем. Ялгышуың кабат аңлап, дустым, Шул кадәр дә дөрес иткәнсең. Мәхәббәттә соңга калу юк дип, Сандугачка сөйләп киткәнсең. Шул кадәр дә моңлы синең хисләр Йокыларны бүлә таңнарда. Серләреңне сөйли сандугачлар, Сөюебез илгә тарала. — Без аерылдык, инде сөймимен.— Дусларыма шулай сөйлимен. Кабатлыймын кичен-көндезен: — Сөймимен. Шулай уза көннәр-иртәләр. Ямансулап кичләр җитәләр Тәрәзәңне күзләп йөримен: — Сөймимен. Тәрәзәңдә утлар янсалар, Җанга, никтер, рәхәт чәнчәләр. Ә караңгы булса, билге, дим: — Сөймимен. Ул бит инде күптән чит, димен. Эзләреңне ләкин эзлимен. Нигә шулай эзлим, белмимен. — Сөймимен, Сөймимен. Сөймимен! Картаелды Беренче кат күргәч кырда, тракторга: «Күк арбасы төшкән!» диеп, бала-чага Иярә йөрдек чаба-чаба.— Булды дәвер... Айга менгән арба сәер түгел хәзер Урамнан уза калтырап атлы арба. Артыннан этләр һау-һаулап өрә бара. Еллар түгел, чорлар кичтек... Ярый әле. Ярый әле, кызлар әз-мәз карый әле... һай, гомерләр! Хыянәтче төсле минем күзләр. Серләремне саклый белмиләр. Сөюемне, рәнҗү, шикләремне Сөйләп йөри, чәчеп йөриләр. Кемгә булса ачулансам, күреп Кайтара ул моны йезләтә. Кемне булса мавыгып күбрәк сөйсәм, Ул масаеп мине йөдәтә. Үпкәләсәм, йомшаклыгым сизеп. Кабат үртәп, кабат яралый Кемне булса мин артыграк сөйсәм, Кемгәдер бу тагын ярамый .. Хисләремне яшерә белсәм, нинди Тыныч яшәр идем мин, җүләр! Күзләрем тик — хыянәтче төсле, Серләремне чәчеп йөриләр. Кичке диалог — Әйт әле. ник мине яратасың. Яратырлык миндә нәрсә бар? — Чибәр булган өчен... — Алай дими бер дә башкалар, Мин матур тик сиңа гына. Уйлап кара. — Ә Зөһрә соң ник Таһирны сөйгән? Джульетта ник Ромео өчен үлгән? Галиябану диеп Хәлил җанын биргән, Ник соң? — Мин бит сорыйм синнән! — Бөек Гейне гади кибетче кыз өчен Шашып йөргән... Ник соң? Ник кояшсыз яши алмый үлән? Мин дә белмим, нигә яратамдыр, Әйтсә моны безгә Афродита гына әйталыр. Тәмәкедән калган төпчек итеп Таптап уздым синең карашны. Нишлим инде, үзең шундый түбән Караш белән карап баргач соң. Йөрәгеңдә рәтле ният булса, Калмас идең күзгә карамый. Авыр йөкләр шулай аска тарта, Ә яхшылык җирдә аунамый. Оялулар, тыйнак уйлар түгел, Чыраеңда көйри үч синең. Ә мин карыйм шул йөзгә дә туры, Сизәм, синнән байтак көчлемен. Мин кичердем барлык яманлыгың, Таптап уздым күңелең карасын, һәм уйларым йөри синнән өстә, Аларны син таптый алмассың. Горурлыгым, ирлегемне онытып, Әй, үкседем әрнеп мин бүген. Газапларым синең хыянәттән Түгел ләкин. Түгел, Юк, Түгел! Малай чакта үлгән аксак этем Искә төшеп кисте бәгырьне. Шул көннәрдән бүгенгәчә булган Югалтулар яшькә әверелде. Кичә кемдер каты дәшкән иде. Еладым бүген шуңар үпкәләп Хәтерләдем күпне . Кирәк булса, Табылачак тагын мең сәбәп. Горурлыгым, ирлегемне онытып, Өзгәләндем шуңа мин бүген. Тик уйлама, кичә син ясаган Җәрәхәттән түгел. Түгел, Юк, Түгел! Ярый әле, тәмуг дигәннәрен Чынлап яратмаган Табигать Гүр җәзасы бары кызык әкият, Безгә шулай әйбәт бу бигрәк. Син китергән сагыш, әрнешләрдән Каргышларым төшеп, я раббым, Ул дөньяда син кичерер идең Монда мин кичергән газапны Янар идең... Юк, ялгышам ләкин, Күрмәс идең син ут диңгезен. Синең өчен төшеп, анда тагын Кисәү булыр идем мин үзем. 1971 Фәния Ч а н ы ш е в а Гомер мизгелләре Уналты яшь — умырзая Язның якты иртәсендә, Унҗидедә идеалларың Җидегән йолдыз тирәсендә. Егермедә бу гомерең Пешеп җиткән анар кебек, Утызларда — күкрәгеңдә Дәртләр мәңге янар кебек. Кырыкларда кырынрак Минутларның артыр чагы, Көчгайрәтнең ут-суларны Кичеп чыга алыр чагы. Кырыкмаса кырык төрле Хыялларың — кырык биштә. Яшьлегеңнән аерылырга Ниятең юк әле һич тә. Илледә дә илле эшең Сине көтеп ятар сыман, Бу дөньяга мәхәббәтең Илле тапкыр артыр сыман. Хәсән Туфанга Материя мин, җаным, бары аның Уйлый, җырлый, сагына торганы... X. Туфан. Булды артка чигеп дөреслеге, Иңнәреңне басты ялганы. Әрнүләрнең бардыр күңелеңдә Мәңгелеккә торып калганы. Булды, Карлы-бозлы яңгырларның Сиңа гына атап яуганы, Сагышларның сары койганнары. Кайгыларның йөрәк ярганы. Булды, Тын кичләрдә ерак офыкларга Карап күзләреңнең талганы, Туган якка аккан болытларны, Кыр казларын озатып калганың. Бирешмәде ләкин шигъриятең. Имин калды намус, вөҗданың, Кайтарасы иде елларыңның Дусларыңнан читтә узганын. Тыңлагыз, Казан сөйли... Җилләр инде яфракларның Соңгыларын җиргә сибә; Кар аралаш яңгыр ява, Бик ямансу әллә нигә... Шул сагышлы көзге көнне Таныш тавыш котлый безне, Ул хәерле иртә тели: — Тыңлагыз, Казан сөйли! Килеп керде дусларымны Иң сагынган чакта гына, Алып китте Казанына, Чаллы, Кама якларына ... Иркәләде колагымны Әткәм-әнкәм сүзе белән, Салих Сәйдәшев моңнарын Алып килде үзе белән. Шушы моңнар озатып бара Елларымның агышында, Алар җылы агым булып Кергән минем язмышыма. Бүген дә боек күңелемне Ул туган моңнарга күмде, Ак бәхетләр тели-төли: — Тыңлагыз, Казан сөйли! К. У.» м т Без һаман бергә икән... Сибгат Хәкимгә Алтмыш ел — алтын гомерең Син сарыф кыл да икән, Уйланма да, моңланма да Чын шагыйрь бул да икән. Дусларым якында гына, Бергә дип йөр дә икән. Агыйдел, Дим тугайларын Бер барып күрмә икән. Йөз яшьтә дә әйтсәк иде: Юлыгыз үргә икән. Урыныгыз түрдә икән, Без һаман бергә икән! Бергә икән!