Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛИРИК ШИГЫРЬЛӘР

Этюд-рэсем

Баласын яшь ана йөзәргә өйрәтә. Үзе яткан чалкан, баласы — күкрәктә. Биеккә-биеккә төбәлгән карашы. Зәңгәр күк фонында — Кояш та баласы. Төтенсез, шартлаусыз аларның арасы. Шулай күккә багып килә гел барасы, барасы... Яр буе чыр-чуын ишетми дә ана. Баласы белән ул эчкә кереп бара. Сакланып, шатланып йөзәргә өйрәтә. Дулкыннар тибрәтә, бәгыре — күкрәктә. Нинди күзләр! Нинди буй! Яшь чагында көн дә бәйрәм! Көн дә уен, көн дә туй! Ник ди исәп! Ник гамь-уй? Дөнья бәйрәм! Дөнья туй! Кара, кара, күрми калма — нинди күзләр! Нинди буй! с Син — теләп алган сагышым. Син — теләп алган ярам. Туеп кем дә китәр, ә син — яратып китеп кара! Үз-үземә каршы килеп мин синнән китеп барам. Кайтмаска китеп барам, китеп барам... Хәлне сорама, теләсәң үзең мин булып кара! ...Иреннәр кыймылдавына кешеләр карап кала: «Үзалдына сөйләнә бу, исәр, ахры, бичара!..» Ә мин тәүге очрашуга рәхмәтләр укып барам. Рәхмәтләр укып барам. Ярамы? Анысы — минем эш. Ул — теләп алган ярам. Көндезен — кеше күзендә, төнен — син — керфегемдә. Бергә булган вакытларның онытмам бөртеген дә. Синең белән узган гомер гел тоташ бәйрәм генә. Алда әле андый бәйрәм бармы, юкмы — кем белә? Сөйдем аны. Шаштым! Җаным күкләргә күкрәп менде! Әйттеләр: бигрәк басынкы, сүрән дә бала инде... Бер заман, «гашыйк икән!» дип, илгә сүз чыккан иде. ...Ә мин инде ул вакытта Аны оныткан идем. Курыкма, көл, елмай! Кирәкми аһ-ваһлар... Савапка торырлык безнең бу гөнаһлар! Көл, елмай!., Асылмалы тар күпердән мин алдан чыктым микән, син алдан чыктың микән? Тау менгәндә үпкәнемне инде оныттың микән? Күк — зәп-зәңгәр, ә тирә-юнь яшь сусыл үлән иде. Ул елны җәй әллә ничек, безнең мәхәббәт шикелле, соңгарып килгән иде... Тау башыннан караганда Зәй — кара дегет кебек. Ә безнең күңелләр ак, пакь! — Мәктәпне яңа бетергән кыз белән егет кебек. Күңелдә җыр — куанычтан: «Яшьлек безгә үзе килде, алмадык ла бурычка! Гомернең, һай, мәхәббәттән тилергән чагы кыска!..■ Син уйнаклап таудан төштең, күктә сайрады тургай. Асылма күпердән кире ничек чыктык, хәтерләмим — без очып чыктык бугай. Уен Борынгы уен дигәч, ырымлы уен дигәч, ләззәтле тәмле дигәч, уйнавы ямьле дигәч,— нигә кермәскә, дидем, уенга барып кердем. Авыз ачыл калмаска кешедән калышмаска! Уенда юк кем генә! Монда утлар, монда балкыш, гүя монда көн генә. Читтән карап торганда, бәхетле бер гөр генә! Үзең кергәч, күрәсең, күргәч, бераз беләсең! Монда әллә нәрсәләр! Кайчак хәрәмләшәләр. Алдаса да. юрамалый тәмле сүз эндәшәләр. Монда бар газиз хисләрен ваклатып оттырган да. Бар шомалар. Гомерләрен гел уенга корган да. Бар мәгънәне, бар хәйләне аңлап бетү дә кыен. Бу әллә кызык уен, бу әллә бозык уен? Бу әллә нинди уен! Туктыйм инде, дип уйлыйм. Үзем уйныйм, үзем туймыйм... Бүтәннәр юри уйныйлар, мин, юләр, чынлап уйныйм, ихлас ышанып уйныйм. Барысын беләсе килә. Кайчак көләсе килә. Уендашлар шаркылдыйлар, миңа күз яше килә... Бу әллә нинди уен! Q Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем. Чәчләреңнән иркәләр дип уйлаган идем. Сәфәрендә илләр кичеп, тауларда кунып, ул сиңа ирешкән икән зилзилә булып. Мин сине сагынып бер җыр чыгарган идем. Кешеләр аны яратып тыңлаган иде. Җыр сиңа ошар дип йөрдем, ваемсыз булып. Ә ул сиңа барып җиткән хаин сүз булып. ...Хәзер җилләр дә юлламыйм, чыгармыйм җыр да. Теләсәң үзең җанымны кил дә бер тыңла. Биеккә мендем. Кояшка — калды шундый якын! Җиде кат күкнең быел миң ачтым алты катын! Берсен әле куеп тордым алгы гомергә дип. Бер бәхетле таңда икәү ачарбыз бергә дип. Бу деньяда Бу дөньяда бик офтанма, мин барын да истә тот. Дусларның да дуслары бар, серләреңне эчтә тот. Бу дөньяда бер ояга сыялмаган кош азмы? Барыбер тартыл алалмыйлар күңелгә тулган язны! Бу дөньяда әле алда күп бәхетләр бардыр күк. Күгең тутырып бер килермен тоташ ләйсән яңгыр күк. Тимим күңелемә Тимим күңелемә, өзгәләнсен, янсын! Кеше кайчак үзен кичерә дә алсын. Хисләрем ярсысын, уйларым ташысын, зиһенем чуалсын, җан изрәп талсын... Тимим күңелемә, өзгәләнсен, янсын! ...Ә безнең бу мәхәббәт, сагышлы мәхәббәт, каргышлы мәхәббәт җыр булып калсын. Яңа таңнар атсын, яңа гөлләр үссен. Бу татлы газаплар бүтәннәргә күчсен. Яшь йөрәкләр янсын, яшь җаннар юансын. Сөю алар белән киләчәккә барсын! Тимим күңелемә, өзгәләнсен, янсын..« ...Ә безнең бу мәхәббәт, тиңдәшсез мәхәббәт, күз яшьле мәхәббәт җыр булып калсын! Бәхетле булып, таңгача йөргән идек икәү без. Кагышырга да өлгермичә, аерылган икәнбез. Без яраткан ул ләйсәннәр кабатланмас микәнни? Бу йөрәкләр өзгәләнеп кабат янмас микәнни? Көзге соңгы чәчәкләргә саксыз кагылма икән. Үзең теләп бер хушлашкач, кабат сагынма икән.

1971