Логотип Казан Утлары
Роман

КАТЫ ТОКЫМ

 19 әйләүдә Язтургай кызларын күреп кайткан көннән сон егетләрдә тәмам дәрт кабынды. Вахтага ашыгып баралар, эштән ашкынып кайталар. Кич жнтә башлау белән үк чатыр тирәләре җанланып китә: егетләр билдән чишенеп ташлап юыналар да, аатык-китек көзгеләре алдына утырып, сакал-мыек- ларын кырырга тотыналар, кабалана кабалана кн- еиә-ясана башлыйлар. Кайсы чәчен төзәтә, кайсы башына хушбуй коя, кайсы таш өстендә туфлиен ялтырата. Аланга исле май нее, кре.м, одеколон чыгып утырган, егетләрне ашыктыра. — Нигә шул кадәр тырышасыз, туйга барасызмы әллә? Сапарбай да озак көттермәде, чатыр алдына чыкты. Казагыстаннаи кайтканнан бирле ул хәзер кеше рәтеннән ашый, кеше рәтеннән киенә. Үткән айда кассир Маша түти акча урынына бик яхшы зәңгәр габардин костюм алып килгән иде — Сапарбай ведомостька кул куеп, тукланырлык кына акча алды. Рәйсә дә күптән түгел район үзәгеннән егеткә пальто алып кайтып бирде. Күлмәкләре дә күп аның хәзер, чалбарлары да. Тик менә кпенеп-ясанып йөрергә генә вакыты аз тия. Нефть чыгып, ял алса, Сапарбайның әле Ык буйларына барып чыгарга, Кәримәне күреп кайтырга да исәбе юк түгел... Кәримә дип хыялланган була, бичара, тик карармы икән соң аңа Кәримә? Шаяртып кына яза торгандыр ул хатны Сапарбайга... Ниһаять, Сергей да сакалын кат-кат кырып, тәмам шомарынып аланга чыгып басты, гармунын җилкәсенә аскан Габбас та күренде. Бераздан Нәҗип белән Михаил Кубрак та әзер булдылар. — Мотгәрәй кая соң әле, Мотгәрәй? — Ул әллә кайчан урманга кереп тайды инде. Шүрәле кызлары янына китте бугай... Ахыры, Башы 5, 6 саннарда. исе тарала — яшьләр Язтургайга китәргә җыеналар, Валентин, инде диңгезче формасын киен алып, күптән таш өстенә Фәрхетдин әле һаман жыена. Ике зур чемоданын актарып ташлаган да, көяз хатыннар шикелле, күлмәк санлый. Күлмәген күп булса да кыен икән: берсен киеп карый да, ошатмыйча, салып ыргыта, икенчесен табып ала, аны төрле яклап тагын әйләндерергә тотына. — Я инде, Гафифә түтәй, асылынасын килсә асылын ки дә, киттек, булмаса! — дип кычкыра аңа Габбас. Бригадага эшкә килгәннән бирле Фәрхетдиннең бөтен максаты кием жыю булды. Төрле төстәге костюм алды, төрле сорттан күлмәк, төрле модельдән аяк киеме булдырды. Хәзер аның биш-алты пар костюмы, утызлап күлмәге, үзе әйтмешли, бер ротаны киендерерлек туфлн-ботин- калары. аркан ишәрлек галстуклары бар. Кая булса да барырга, чыгарга булса, кайсын кияргә, кайсын салырга белми буталып ята... Шул киемнәре аркасында бик күп отты да ул. Барган жнрдә ыспайлыгы белән иптәшләре арасында аерылып торды, һәрвакыт чит кешеләрнең игътибарын үзенә тартты. Белмәгәннәре аны буровойның хужа- сы итеп күрәләр, мастердан да алда аның янына килеп сөйләшә башлыйлар. Мондый вакытта да Фәрхетдин югалып калмый. Зөбәеровны күрсәтеп: «Ошбу мәсьәләдә әнә минем заместительгә мөрәжәгать итегез!» — дип кенә жибәрә. Кызлар чат ябыша Фәрхетдингә. Кеше белән тиз аралашучан, житеэ хәрәкәтле, шаян, жор телле егет тирәсендә сырышып йөриләр. Күрәсең, кызларны бары тик матурлык кына тарта дигән сүз дә дөрес түгелдер, яларга ярау өчен чиста-жыйнак булу да, сөйләшә-аралаша белү дә кирәктер. Язтургайга баргач та кызлар белән бик тиз уртак тел тапты Фәрхетдин. Яшьләр клубка түгел, Сагындык елгасы буена жыелганнар булып чыкты. Түгәрәкләнеп, жырлап-биеп уйныйлар иде; Хаткайларынны язасын Кара каралар белән. Твннәренче уздырасын Бала-чагалар белән. Фәрхетдин килеп житү белән үк түгәрәкнең уртасына кереп басты, жырлап та жибәрде: Кара кара булса ни. Ала кара булса ни. Мин үзем лә бала-чага. Бала-чага булса ни._ Шуннан сон дилбегәне ычкындырмады да бугай үзе. һәр төртмәле с^згә, һәр жырга жавабын биреп кенә торды. Тегене лә килеп кысты. Моны да килеп кысты. Сез кийлардан буласыз еои. Әйтегез, пожалысты? — дип жырладылар ана. Фәрхетдин шундук тегеләрнең авызын томалады: Ал биргәннәргә ал бирәм, Гел биреп тормыйм әле, Гөрбпяннарга гөрбиян. Сер биреп тормыйм әле. Кызлар йомшадылар: Аргы урамнан кнлденме. Бирге урамнан кнлденме’ Без сагынганны бслденме. Үзен сагынып кнлденме? Аргы ерамная килмәдек. Бирге урамнан килдек без. Сез сагынганны белмәдек. Үзебез сагынып килдек без. Кара-каршы әйтешеп жырлаулар, такмаклар, бер-берсен биюгә чакырышулар, кул сугышулар, боҗра өзешләр, күпер чыгышлар һәм * тагын әллә нинди уеннар бу көнне таңга тикле диярлек барды. Тел s белмәү аркасында уенга катнашмын бер читтә торган Валентин да, | Сергей белән Михаил да, сокланып, бу уеннарда үз милләтләренең 2 яраткан уеннарына хас охшашлык, якынлык тоеп тордылар. «Кызлар 3 белән егетләрнең кара-каршы такмак әйтешүләре һәм тыпырдап биеп £ китүләре бездән — руслардан керде микән әллә? — дип уйлап куйды а Валентин.— Тик бездә дәртлерәк җырлыйлар, гайрәтлерәк бииләр ф төсле». = Түгәрәк ясап, кулга-кул тотынып әйләнеп биюләрне Кубрак кайсы = ягы беләндер украинның «Гопагжына охшатты. Охшатты, ләкин килеш- °- тереп бетермәде. Гопак җитезрәк, җиллерәк биелә... £ Әрмән кызлары да кич уенга чыгалар, әйләнеп җырлыйлар һәм кыз a белән егетне уртага алып биетәләр. Анда егетнең хәрәкәте ярсу, кискен “ була, ә кызлар мөмкин кадәр салмаграк, нәзакәтлерәк булырга тырышалар; йомшак дулкыннар эчендә йөзеп барган аккошларны хәтерлә- S теп, егетләргә булган мөнәсәбәтләрен күз карашлары белән җитке- s рәләр... < Ялгыз җырларда, ялгыз биюләрдә, кемнең нинди милләттән булуына Э карамастан, бораулаучы егетләрнең барысы ла катнашты. Тора-бара Язтургайның оялчан. тыйнак һәм бераз гына кыргый кызлары да «кулга ияләшә» башладылар. Тартынусыз гына чыгып бииләр, җырлыйлар, чылбыр өзеш, арка сугыш уеннарында йомшак куллары белән сугып, егетләрне сызланып алырга да мәҗбүр итәләр иде. Егетләр арасында уен башлыгы Фәрхетдин булса, кызлар ягыннан сыер савучы Сай.мә иде. Үткерлегеннән, чаялыгыннан бигрәк, бораулаучыларга анык матурлыгы ошады—ул күз сирпеп елмаеп торган түгәрәк йөзле, куе кара чәчле, озын толымлы. Уен вакытында Саймә һәр егеткә кыю карап команда бирә, хәтта, әрсезләнеп, беләктән дә килеп тота. Биш малай арасында үскән кыз лиләр аны. Язтургайга егетләр белән берничә көн рәттән барып, уеннарга катнашып йөргәннән сон, Валентин бер көнне мондый тәкъдим кертте: — Болай читтән генә кызынып йөрү эш түгел. Язтургайнын клубы бар, әйдәгез, кызлар белән концерт өйрәник тә концерт бирик халыкка! — Бик яхшы! — дип хупладылар аны яшьләр.—Гөрләтик әле бер Яэтургайны! Янсын бер кызлар йөрәге! Хәзер егетләрнең телләрендә «клуб»та «концерт», «репетиция», ләкин ул сүзләр астына әле күбесенең яшерен уйлары, хыяллары, өметләре ята. һәм шунысы кызык Тнн-Тинычтан калганнарынын бу уй-хыяллары бер кызга — бары тик Саимәгә генә юнәлгән иде. «Болында Саимә мина гына карап көлде, мина гына карап җырлады,— дип фикер йөртте Сергей.— Димәк, ул мине ошаткан». Сапарбай да кичке уеннарда булганнан сон Кәримәсе турында онытып, күңелен Саймәгә күчергән иде: «Саймә кашын-күзен мина карап сикертте. Җитмәсә, кулымнан да килеп тоткалады». Егетләрнең күзләре Саймәгә төшкәнен Фәрхетдин шундук сизенде, ләкин сер бирмәде. «Язган булса, миннән качмас әле».— дип йөри иде ул эченнән генә. Менә бу «концерт» дигәннәре генә эшне бозып куйды бит әле Харап итте Тин-Тнныч. Барысы диярлек җырлый белә, бии белә, гармун тарта, баян уйный, шигырь сөйли Ә Фәрхетдин нинди һөнәр белә? Күп булса, барлы-юклы тавышы белән кешегә кушылып такмак әйтә ала. Сәхнә дигәненә гомеренә аяк басканы юк. Халык алдына чыгу бит ул сиңа болында кызлар көлдереп йөрү генә түгел. «Булмый, җәмәгать, миннән, кыстамагыз да, бармыйм да!» — дип карышып та караган иде, ләкин яшьләр аның өстенә болыт булып ябырылдылар. Юкны сөйләмә, катнашасың. Шигырь сөйлисең! Иң кызыгын! Синдәге тел бездә булсамы?! «Җаным-бәгырем» диядия, Саймә дә килеп ялынгач, каршы тора алмады Фәрхетдин, биреште. Менә бүген Фәрхетдин Язтургайга репетициягә барырга җыена һәм үзе тумбочкасына сөяп куйган китаптан карап сәхнәдә сөйләячәк шигырен ятлый. «Егет илә кыз». Тукай язган. «Нәкъ инде менә сиңа гына бара!» дип, моны кызлар тәкъдим иткәннәр иде. Кыз булып сәхнәгә Саймә үзе чыгачак, ә түбәтәйле, камзуллы егет ролен атказанган, аттан егылып кадалган, шуның өчен каз алган артист Фәрхетдин башкарачак, ягъни. Сөям чүмеч кебек борыныңны, җаным. Гашыйк булдым, тәмам бетте мәжалем! Җанашым, аһ, иләк авызыңны үпсәм! Ни кайгы инде шул чакта үлсәм...— дип әйтәчәк Фәрхетдин Саймәгә. Саймә үпкәләгән булачак, рәнҗеп егет яныннан китеп барачак. Мәхәббәтсез, лыгырдый шунда жукны. Үзеңдә килмәгән жир бер дә жукмы? — диячәк, кечкенә авызларын бөреп. Фәрхетдин йөгереп килеп кызның кулыннан тотып алырга тиеш, ялынырга тиеш: Ачуланмасана инде, Гайниҗамалым, Сине мин кимсетеп әйтмим лә. җаным, Синең төсле матур кызлар сирәк бит. Хатын алсаң, иләк, чүмеч кирәк бит... Шәп әйткән дә сон Тукай абзац! Тик менә, каһәр суккыры, шигырьне ятлап кына булмый бит! Бары тик җиде генә юл, әмма башка кермә- сә керми икән! «Кая китте синең телең? Кая китте синең уендагы җорлыгың? — дип тирги аны репетиция вакытында Саймә. Чыннан да, кая китте икән соң ул тел? Күрәсең, ул, буровой бияләе, юкны бушка аударырга гына оста!.. Ниһаять, киенеп-ясанып, Фәрхетдин чатырыннан чыкты. «Сөям чүмеч кебек борыныңны, җаным»,— дип, авыз эченнән һаман шигырьне кабатлый иде әле ул. — Ну, туган, бара башласаң, сине ике сәгать көтәргә кирәк!—дип, ду килеп каршы алды аны иптәшләре. Язтургайга юл тоттылар. — Ул бит, бораулашлар, сез дигәнчә генә түгел. Кием белән генә булышмыйм бит мин, бер үк вакытта репетиция дә ясыйм,—дип акланып барды Фәрхетдин. — Биш-алты юллык шигырьгә атна буена нинди репетиция инде ул! — дип кычкырды Тин-Тиныч. Ләкин концертта Фәрхетдин «артистлыгын» күрсәтә алмады. Күрсәтә алмады гына түгел, бөтенләй хур булып сәхнәдән чыгып китәргә, клубтан ук качарга мәҗбүр булды. Концерт башта яхшы гына барды. Программада кызлар биюе, егетләр биюе, ялгыз жыр, нәфис сүз белән бергә Язтургай халкы өчен моңача күрелмәгән, ишетелмәгән номерлар да күп иде. Мәсәлән, Михаил Кубрак бик матур украин җырларын жырлады. Миргазиян белән Саакян икесе бергә чатырда өйрәнгән әрмән дуэтын башкардылар, Тин-Тиныч үзе язган шигырьләрен сөйләде, дингезче киеменнән «чечетка» га биеде, Габбас баян уйнады. Таныш булмаган бораулаучы егетләрне халык кат-кат сорады, якадан биетте, яңадан жырлатты. «Менә, ичмасам, егетләр! Бар якка да булдыралар, авылга ямь алып килделәр, ♦ рәхмәт төшкерләре»,— дип кул чаптылар. Фәрхетдин булмаса, бөтенләй s дә яхшы фикердә кал асыла р иде! 3 — Хәзер буровойның атказанган артисты Фәрхетдин һәм Язтургай- ° нык атаклы сыер савучысы Саймә «Егет илә кыз»ны башкаралар, дип - игълан итте концертны алып баручы Нәсимә. Гөж китереп кул чаптылар залдагылар. х Бу вакытта Фәрхетдин, кемнәндер алып килгән читекне аягына сый- ф дыра алмыйча, сәхнә артында азаплана иде. Ашыгычлык белән уңын сулына кигән икән. я Халыкны көттереп булмый бит, Фәрхетдинне бер аягы ялан килеш ь сәхнәгә төртеп чыгардылар. Түбәтәй белән камзул, аягына сыңар читек * кигән мыеклы егетне күреп, тамашачы рәхәтләнеп бер көлде. Җитмәсә, х Саймә чүмеч борынлы булам дип танавына йодрык кадәр балавыз 3 ябыштырган, иләк авыз ясарга теләп иреннәрен колакларына кадәр а кызылга буяган иде. Онытты бит башлап жибәрәсе сүзен Фәрхетдин. Саймәгә карап кат- g ты да калды. «Иләк» дип карады, «чиләк» дип карады, тотлыкты, куз- < гатып жибәрә алмады шигырьне. Көлгән булды — бер як мыегы кубып Э төште. Язтургайның мунча ләүкәсе кадәр генә сәхнәсе тагын да тараеп, эсселәнеп китте... Сәхнә артыннан, сәхнә кырыйларыннан ана кайсы «иләк», кайсы «чүмеч» дип кычкырдылар, ләкин Фәрхетдин үтә каушаган иде, ул сүзләрен ишетерлек, чүмеч белән иләкне аерырлык хәлдә түгел иде. Кул селтәде дә бер аягындагы читеген сөйрәп чыгып китте. — Юк икән, Фәрхетдин, синнән! Коры телең генә икән! — диде ана Саймә, сәхнә артына чыккач. Фәрхетдин, кызны тынычландырудан бигрәк, үзен акларга маташты — Соң инде, жаным Саймә, ничек итеп синең уймак кадәр авызыңны иләк дип, бал кашыгы кадәр борыныңны чүмеч дип әйтә алыйм? Телем бармады! Юк, теләсәң ни эшләт! Шуннан соң Фәрхетдин әкрен генә киенде дә клубның арт ишегеннән чыгып сызды. Әйтте бит ул аларга уйный белмим дип, ышанмадылар. Уйный белсә, буровойда да эшләп йөрмәгән булыр иде... Чатырына кайтып ут алуга, Фәрхетдин тумбочкасы өстендә өч хат күрде. Берсен алып карады — Бөгелмәдән. Димәк, теге сары чәчле кыз язган. Исеме дә онытылып бара инде — Зарифамы, Закирәме шунда, Карабаш мәйданында эшләгәндә танышкан иде. Икенче хатны алып адресына күз салды — Ташлыярдан. Юан чәлтерле Әкълимә яза инде. Кптәр алдыннан гына танышып калган иде аның белән Фәрхетдин. Өченче хат зәңгәр конвертыннан ук танылып тора — Гөлнисадан. Җү- ләр кызлар, нигә дип инде берьюлы язарга уйлаганнар. Фәрхетдинне писарь дип уйладылармы көи-төн жавап язып утырырга? Беренче булып Фәрхетдин Гөлнисаның конвертын ачты. «Фәрхетдин, түбәтәең бәрхетдин! — дип шаянланып башлаган Гөлниса.— Ыкка барып таяк тыгып карыйм да, суларның артулары бер дә сизелми. Димәк, сагынып еламыйсың, күз яшьләрең елгага агып төшми. Ник оныттың, ник хат язмыйсын? .» Зөбәеровтан башлап бөтенесенә күп сәламнәр тезгән. Барысын да берәм-берәм сораша киткән. «Мине мастер искә аламы?»—дигән Шакката монда Зөбәеров! «Тин- Тиныч ничек сон, һаман Валясын эзләп йөриме5 Монда безнең янга Валя исемле агроном кыз килде, чожын баганасы кебек озын, нечкә билле, килеп күрсен, бәлки, шул үзедер»,— дип төрттерергә дә онытмаган. «Сапарбай әле дә булса калымга акча җыямы?» — дип сораган. Хатында Мотгәрәинен янтыгына да шактый төрттергән кыз: «Язгур- гайда катык бармы? Мотгәрәй әйрән эчәргә авылга баргалыймы?» Шунда ук Габбаска, Нәҗипкә, Еланскийга карата әйтелгән төртмәле сүзләр дә куп. Фәрхетдин, башын тота-тота, бер ялгызы рәхәтләнеп көлде. Усал кыз бу Гөлниса! Сонга таба рак җитдиләнеп киткән кыз: «Көз җитә. Чакырсагыз быел да эшкә сезнең бригадага килергә итем. Зөбәеров ни әйтер икән, белеш әле шуны, дустым»,—дигән.— «Сагынам сезләрне» — дип өстәгән. «Тиз арада җавап яз, юкса, үтерермен!»— дип тәмамлаган. Фәрхетдин елмаеп куйды. «Үтерермен» — Гөлнисаның яраткан сүзе иде бит. Хатның иң азагына бер-берсенә томшыкларын терәшеп торган ике күгәрчен ясап куйган. Аңласаң аңла, аңламасаң юк. Бер караганда тавыкларга, икенче караганда күгәрченнәргә охшаган рәсемнәргә карап Фәрхетдин уйга калды. Ык буенда эшләгән чаклар, буровойның пар казаннары тирәсендә чыр-чу килеп йөргән кочегар кызлар, шулар арасында зәңгәр шәльяулыгын муеныннан ук урап бәйләгән Гөлниса күз алдына килеп басты. Аның кара чәчләре тынлау- сызланып яулык астыннан бәреп чыга һәм һәрвакыт тузгып йөри иде. Фәрхетдин беренче күрүдә үк кызның күзенә бәреп: «Каты чәчләр усал кызларда гына була»,— дигән иде. Җавап та соңламады: «Көрәк тешләр телдәр егетләргә генә чыга!» Кызга биргән бәясендә Фәрхетдин ялгышмады. Кочегар булып килгән иптәшләре Разия белән Кәримә арасында Гөлниса аерылып тора иде. Горур караш, тәкәббер йөз. бөгелү-сыгылусыз туры йөреш... Аңарда ирләр холкы»,— диләр иде бораулаучы егетләр. Шуңа күрә Гөлниса янына килергә, ана сыенырга батырчылык итүче булмады. Аның тирәсендә койрык болгарга хәтта Фәрхетдингә дә киңәш итмәделәр. — Ялгыш кына кочакласаң да күзеңне чукып алыр, билләһи! — диештеләр. — Мина карамаган кыз әле дөньяга тумаган! —дип масаеп кычкырды Фәрхетдин.— Менә, күрерсез, ул миңа үзе килеп сыланыр. — Булмый! — Нәрсәдән бәхәс? — Американкадан. Нәрсә телим, шуны бирәсез! Бәхәсләшүен бәхәсләште Фәрхетдин, ләкин Гөлнисаның йөрәгенә һич кенә дә ачкыч таба алмады. Кызның сменасында төннәрен котель- ныйга да барып карады, эшләр ничек сон, авыр түгелме, фәлән-фәсмәтән, дип тә сорашты. Ярдәм кирәк булса, мина гына әйтегез, мин пар казаннары буенча зур белгеч дип тә шапырынды, ләкин берсенә дә Гөлниса шаккатмады. «Ярый, ярый, ватылса үзебез дә төзәтербез»,— дип кенә җибәрде. Шаян сүзләр дә, көлке анекдотлар да, кичләрен кызның фатирына барулар да ярдәм итмәде. Кыз һаман һавалы, кырыс, күнмәүчән иде. Гөлниса кебек «тип» чыннан да Фәрхетдинне борчып-борчып кызыксындыра башлады. Ул бит егет дәверендә таш бәгырьле кызларны да күрмәде түгел. Ләкин ныклабрак тотынгач андыйларны да эретә ала иде бит Фәрхетдин. Гөлнисага карата запастагы бөтен сүзләрен әйтеп, резервтагы барлык кыланышларны, аһ оруларны, авыр сулауларны сарыф итеп бетергәч, Фәрхетдин ахырда мәсьәләне кызга ачып салырга булды. — Бетәм мин, Гөлниса, коткар. Егет булып каласым килә, бәхәсләшкән идем... Гөлнисаның беренче мәртәбә яңгыратып көлүен ш\'нда гына ишетте Фәрхетдин. — Күптән шулай диләр аны, хәсрәт! Я, нәрсәдән бәхәсләштең? — диде кыз. — Американкадан. Гөлниса киенә башлады. ♦ — Алайса, култыкла мине, киттек буровойга. Ләкин кара аны, без 5 бәхәсне чишкәнче генә дус! 3 Фәрхетдин белән Гөлниса ул көнне буровойга култыклашып кына £ түгел, хәтта кулга-кул тотынышып килделәр. Күзләре шар булды егет- 3 ләрнең. Бәхәстә жиңелүчеләр, Гөлниса кушуы буенча, берәм-берәм £ верховой сәндерәсенә менеп, әтәч булып кычкырдылар. х Фәрхетдин белән Гөлнисаның дуслыгы да шул кызыкны уртаклашу- ф дан башланып китте бугай. Кыз, үзе дә сизмәстән, Фәрхетдин янында = урала башлады... - Ә Ык буеннан киткәпдә исә Гөлниса Фәрхетдиннән аерыла алмас £ хәлгә килеп житкән иде инде... зХатны укыгач, Гөлнисаның үзен күреп сөйләшкәндәй булды Фәрхета дин. «Ну, кызый, нәрсә дигән сүз ул үбешеп торган күгәрченнәр? Кая 2 горур күтәреп йөргән башың?»—дип әйтәсе килде анып. ч Адым саен кызларга гашыйк булып, аларпы кулга төшерү өчен көн- = төи чабып йөргән элеккеге Фәрхетдин юк иде инде дөньяда. Арыды. * ахры, егет бу «кәсептән». Язтургайга килгәч, ул блокнотына бер генә д яна исем дә терки алмады. Күрәсең, кеше дигәнең утызга жнткәндә “ олыгая, төпкә утыра башлый... Тукта әле, моңа шушы ук Гөлниса, анып хатлары гаепле түгелме? Фәрхетдин бит, Язтургайга килгәч, дөресен әйткәндә, Гөлнисадан хат көтүдән, аны уйлаудан арына алмалы. Дөрес, концерт хәзерләгәндә Саймәгә күзе төште төшүен, ләкин бнт матур кызга кемнең күзе төшми? Бу концерттан соң хәзер Саймә әйләнеп тә карамас инде... Фәрхетдин тумбочка өстендә яткан тагы нкс .хатны алды. Кулында әйләндерде-әйләндерде дә ачмыйча гына ертып идәнгә ташлады. — Житте шаярырга! Тәмам! Гөлнисага хат язарга утырды. Карага манган таракан йөргән кобвк кыекмыек, салулы-солулы юлларында аның Гөлнисага беренче тапкыр әйтелгән матур сүзләре коелды: «Бездин сезләргә, кара күзләргә, кара кашларга, сандугачларга...» 20 Иген басуларынын шәрәләнеп калулары гына түгел, көз киләсеи Сагындык елгасыннан күтәрелгән аксыл куе томан да. урманның шомланып шаулавы да әйтеп тора иде. Иртә-кнчләрен аланга төшкән салкын кырау жинел киемле кешеләрне өтеп ала, төньяктан искән ачы жнл чатырга куып кертә. Юка одеял астында, саф һавала, сайрар кошлар бәллүе астында иркен киерелеп йоклаган чаклар үтте — бораулаучылар өсләренә кат- кат ябынып, бишкә бөгәрләнеп яталар. Төннәрен алай да өшетә. Кичә кич урман буендагы чатырлар өстенә кояш баешыннан вак спас яңгыры килде. Бу инде разведчикларның Баланлы төбәктә көннәре сакаулы калганын хәбәр итә иле. Иртән торып һавага чыккан саен егетләр, физзарядка ясый-ясый. Знбәеров чатыры тирәли чабып йөриләр һәм карга буялып «Мастер-р-р, квартир р! Коткар р!» — дип карылдыйлар. TS Зөбәеров үзе дә Рәйсә алып килгән мамык юрганын ачарга куркып, бөрешеп ята, ялгыш селкенү белән үк муенга салкын елан шуышып кергәндәй була. —Эне, авылга күченергә дә вакыт шул,— дип уйлый. Аннан: —Ун- унбиш көн яшәргә мөмкин әле, үлмәбез! Өстеннән юрганын атып бәреп, егетләр янына физзарядкага чыга. —Кайтыйк авылга, зинһар, интектермә безне!—дип каршы алалар аны. —Нәрсә кытаклыйсыз? Әбиегезнең бозавын сагындыгызмы, кәҗә бәрәннәренме? Әллә кандала ямансулатамы? Әгәр чегәннәр килеп чыкмаса, тагын күпме нужа кудырган булыр иде икән бу Зөбәеров? Ул көнне кунарга Зөбәеров Язтургайга киткән иде. Сапарбай ат пошкырганына уянып китте. Әллә кай җирләрдән куптарылып, үзәкне өзеп, даланы, җылкылар көтеп йөргән чакларны искә төшерде бу тавыш. Торып чатыр ишеген күтәрде, тышка чыкты. Караса ни күрсен: аланда, урман буенда кемнәрдер атлы арбалары белән туктаганнар. Шунда ук ике-өч зур чатыр корылган, төрле урыннарда учаклар ягылган, ир-атлары, хатын-кызлары, бала-чагалары, түгәрәкләнеп, учак янында кызынып утыралар. — Болар кемнәр? Әллә яна разведка килгәнме Язтургайга? Кереп тиз генә Валентинны уятты Сапарбай. Тин-Тиныч одеялын бөркәнгән килеш кенә тәрәзәдән карады да: «Чегәннәр!» — дип кычкырды. Аягы белән төртеп Фәрхетдинне уятты. — Кара әле, төнлә чегәннәр килеп урнашкан бит безнең лагерьга! —һе, чегәннәр! Туганнар диген, дивана баш! Безне эзләп килгәннәр алар... — Яхшы түгел бит бу, бөтенләй шәп түгел! —Нәрсәсе начар? Бергә-бергә күңеллерәк булыр, тиле!.. Чегән кызлары күренмиме анда? Фәрхетдин торып, суыктан калтырый-калтырый, тәрәзәгә килде. —Да, Тин-Тиныч, болар бездән баерак яшиләр. Иш түгел без алар- га. Атлар, арбалар... җитмәсә, хатыннары яннарында'. Билләһи, шалашлары да безнең чатырдан зуррак. Җылырактыр да әле ул... Тин-Тиныч чатырындагылар килгәндә аланга Кадермәтнекеләр чыгып баскан, гаҗәпләнеп, бер читтән чегәннәр таборын карап торалар иде. Фәрхетдин Кадермәтпе култыклап алды. —Нәрсә куркып калдыгыз, канатларым? Әйдәгез әле, яннарына барыйк, танышыйк туганнарыбыз белән. Кайдан килделәр икән, бик ерактан микән, хәләхвәлләрен сорашыйк. Разведчиклар шактый ук якын килеп, чегәннәрнең зур-зур арбаларына, ул арбага тау кебек итеп өелгән йөкләренә, җәһәннәм уты кадәр итеп яккан учакларына карап хәйран калып тордылар. Учак тирәсендә йөзләрен сакал-мыек баскан ир-ат, өсләренә кат-кат киенгән хатын-кыз кайнаша, үлән өстендә эрелеваклы бала-чага аунап йөри. Килеп, авыз ачып, тамаша кылып торган кешеләргә алар игътибар итмәделәр, утка бер-бер артлы агач ташлап учак дөрләттеләр, аның өстенә казан астылар, дугалары белән күтәртеп куйган тәртә башларына. кадап куйган таякларга киемнәрен, ятакларын җилләтергә элеп куйдылар. Табордан жил уңаена төтен исе килә иде. Инде китәргә дип кенә торганда, бораулаучылар янына эре-эре атлап, сарафан итәкләре белән үләннәрне егып, яшь кенә чегән кызы килде. Янып торган шомырт кара күзләрен башта Кадермәткә, аннан Валентинга төбәде, таныш кешесен эзләгәндәй, Фәрхетдингә борылды да, юмартрак йөзлесен сайлап, Сапарбайның кулын тотып алды. — Бир, егет, кулыңны, киләчәгеңне юрыйм!—Чегән кызына рөхсәт - мазар кирәкми иде, күрәсең, ул тезеп тә китте — Бәхет эзләп ерак илләрдән килгәнсең, чибәр егет, ә син... Келәшчә урынына беләгеннән каптырган чегән кызыннан коты алынып, Сапарбай артка тартылды: — Кирәкми!.. ♦ — Юрасын, җүләр, курыкма!—диештеләр разведчиклар. Сапарбан- s ның киләчәгеннән бигрәк, чегән кызының туп-туры күзгә карап сөйләп 3 торуы кызык иде. — Син бәхет эзләп җиде җир читеннән килгәнсең, бәхетең синең - баш очыңда очып йөргән, ләкин син анарга игътибар итмәгәнсең... Син, £ егет, казна йортында яшисең икән һәм бәхетен дә синең казна йортында « табыла... Ничек, кайчан табылуын беләсең килсә, кулымны алтынга < ман, аннан ишетерсең... _ Сапарбан чегән кызыннан кулын тартып алды. я — Акча сорый ич бу! а. — Нәрсә син, әллә аны бушка эшли дисеңме? — Кызганма ун тәңкәңне, дивана баласы! — Фәрхетдин иптәшлә- * ренә күз кысты.— Өстенә баса бит! Хәтта Ык буенда чакта синең янда = Кәримәнең очынып йөргәненә кадәр әйтте! Чегән кызы шул арада Фәрхетдиннең кулын үрелеп тотты: — Бир, синең язмышыңны әйтим! - — Әйдә! Каян килеп кая китмәгән ун тәнкә! Чегән кызы Фәрхетдиннең күзенә текәлгән килеш сайрады да сай- Э рады: син казна йортында яшисен, казна кешесе икәнсең, диде, синең малын да юк, семьяң да юк, бала-чагаң да юк, өмет тә итмә, киләчәктә дә булмас, диде, шуңа карамастан, син бай яшәрсен, зур урыннарда эшләрсең, мөлкәтең күп булыр, диде. Бу сүзләр Фәрхетдиннең бер колагыннан керсә икенчесеннән чыга тордылар. Аның игътибары «казна йортыннан» бөтенләй читтә иде әле. — Эх, куллары да куллары, егетләр! Күптән мондый кул тотканым юк иде... Багучы кыз тагын-тагын кайтып «казна йорты» турында, ул йортта егетне көтелмәгән бәхет сагалап торуы турында, ләкин тотам дигәндә генә ул бәхетнең очып китүе турында такмаклады. Шуның белән түгәрәкләнде дә буган Фәрхетдиннең «язмышы». — Тукта әле, чегәнкәй, китми тор, мә тагын ун тәңкә... — Нәрсә багарга боерасың, князь? — Теләсә нәрсә бак, тик озаграк бак... Әй, егетләр, белмисез!.. Учак янында утыручылар акча тавышын гына көткәннәр, күрәсең — күз ачып йомганчы чегән хатыннары сырып аллы бораулаучыларны. Болары киләчәк язмышны кәрт ачып та. манган сырларына карап та, кулдагы эзләр буенча да әйтеп бирә алучы «белгечләр», имеш. Егетләр көлә: — Әйдә бер алдатыйк инде туйганчы! Я. алайса, әйтегез: нефть бармы монда, юкмы? Фал базарының нәкъ кызып барган чагында Зөбәеров кайтты. — Нәрсә бу? Монда кемнәр килгән тагын? — Мастер ерактан ук тавыш күтәреп таборга килде. Рапорт бирергә җыенгандай, Фәрхетдин Зөбәеровның каршысына басты: — Кардәшләребез килгән, мастер! — Ну-ка, үкчәләрегезне күтәрегез моннан! — дип кычкырды чегәннәргә Зөбәеров. Шунда ук сакаллы икс-өч чегән йөгереп килде, күкрәкләренә кулларын куеп, баш иеп күрештеләр. — О. мәрхәмәтле хуҗа, алан димәгез! Алланың күңеле киң, күк асты иркен — сыярбыз! а. «к. у.» А» т 17 — Бу — чегән таборы түгел, нефтьчеләр лагеры, аңладыгызмы? — О, шәфкатьле хуҗа, без сезнен лагерьга кагылмыйбыз! Безнен тормыш үзебез белән! Җитмәсә, ачу китереп берничә чегән хатыны килде дә. бушлай гына киләчәгеңне әйтәбез дип, төрлесе төрле яктан Зөбәеровнын беләгенә ябыштылар. Зөбәеров гарьләнеп кулын селтәде дә китеп барды. — Чегәннәр белән күрше яшәп булмас, авылга күченергә кирәк,— диде. Язтургайда кешеләрне урнаштыру мәсьәләсе Карабашта яки Ык буендагы авыллардагы кебек ансат булмасын Зөбәеров белә иде инде. Авыл олы юлдан читтә утырган, кешеләр гомерләрендә узгынчыларны күрмәгәннәр, юлчыларны фатир кертеп өйрәнмәгәннәр. Авыл Советына кереп бораулаучы табу мәсьәләсен сөйләшкәндә, тиздән разведчикларга фатир кирәк булачагы турында да җитәкчеләрнең исләренә төшергән иде Зөбәеров. Күңел юатырлык нәрсә әйтмәделәр. Авыл Советы председателе Хафизов кайчандыр бу авылга укытучы булып килгән кеше икән, заманында интегеп фатир эзләп йөргән. «Яз- тургайларнын гадәтен яхшы беләм мин,— ди.— Мондагы халык гаҗәп тискәре, үҗәт халык, уртак тел табуы кыен булыр»,— дип куркытты. Хәтта ул якын-тирәдәге башка бер авылга барып урнашу яхшырак булыр дип киңәш иткән иде. Партоешма секретаре Дәминов та авылдашларының кыргыйрак булуын инкарь итмәде. Ләкин Хафизов сөйләгәнчә үк Язтургайларның кире беткән халык түгеллеген, җаена ятсаң яхшы, хәтта бик яхшы була белүләрен әйтте. Сөйләшә торгач шул кадәресе ачыкланды: фатир табарга мөмкин. Тик. Зөбәеров таләп иткәнчә, кешеләрне вахталап түгел, берәр-икешәр итеп кертергә булдылар. Язтургайда куелган шартлар белән күнәргә туры килде мастерга. Бу баруында инде күп сүз куертып тормаска, фатир мәсьәләсен авыл җитәкчеләре каршында конкрет куярга дип килде мастер. Чөнки тышта сизелерлек суытты, яңгырлар төшә башлады, җитмәсә, аланга чегәннәр тулды, чатырларда яшәү хәзер мөмкин түгел иде. Хафизов бу юлы ачык чырай белән каршылады Зөбәеровны. Мастер керүгә урыныннан торып ишек катына ук килде, аеруча сизелерлек итеп Зөбәеровнын кулын кысып торды, түрдән урын күрсәтте. — Ну. эшләр яхшы барамы, нефть короле? — дигән булды. «Теге операциянең хикмәте,—дип уйлады Зөбәеров.— Кешеләр шул алар үзләренә авырлык килгәндә генә...» — Хезмәтегез турында ишетеп торабыз, куанабыз. Үзебез шунда эшләгән кебек. Кем уйлаган безнең Язтургай да телгә керә башлар дип! Иртән торып радионы борасың — Язтургай мәйданы, газета алып карыйсың—Язтургай мәйданы. Зөбәеров бригадасы... Менә егерме ел яшәдем Язтургайда. авылны радиодан ишетү түгел, газетада да күрмәдем! — Нефть чыкса, әле болай гына булмас... Председатель кызыксынып мастер янына килеп утырды: — Ничек соң. чыгардай күренәме? Имеш, нефть урынына газ бәргән дип әйтәләр... — Г»з коесына юлыктык... Ләкин ул кечкенә. Андый гына урыннар тл җир астында. Ә нефть дигәндә... Әле ана ерак. Алдан әйтүе кыен... — Бораулаучыларның газга исерүләре дөресме? Монда бөтен авыл гөж килә, имеш, разведчиклар газга тончыгып беткәияәр_ Зөбәеров көлеп җибәрде Бетүен бетмәдек тә, шулай да куркытып алды Үттек инде хәзер ул урынны... Хафизовнын сүз куертырга бик оста кеше икәнен исәпләп. Зөбәеров мәсьәләгә якынрак килергә булды. — Ничек соң үзегезнең хәлләр? ♦ — Лично минем дисенме? У-у, үкертеп йөрим! Корсакны тегәрҗеп s белән ямаганнан бирле уи елга яшәреп киткәндәй булдым! Җен икән 3 ул синең Рәйсә, беләсеңме! . 5 — Квартир мәсьәләсе ничегрәк соң? Өскә янгыр үтә башлады - бит... н — Фатир мәсьәләсеме? Хәл ителгән! « Хафизов өстәл тартмасыннан исемлек чыгарып Зөбәеровка тоттыр- ф ды.— Менә. Зөбәеров иптәш, үзегез чамалап кертегез. Бер кеше керергә _ мөмкин, ике кеше.. Ә менә үзегезгә лично... әлегә таба алмадык... Семья 3 белән кеше кертмибез диләр. с. Шул вакытта авыл Советына Дә.мииов белән колхоз председателе i Галләм килеп керделәр. Баш кагып кына күрешкәннән сон a — Тагын соранырга килгәннәрме? — диде Галләм тупас кына. = — Без, урындагы власть кешеләре, ярдәм итәргә бурычлы.— Моны 13 Хафизов әйтте. — Бурыч, бурыч! Без генә барысына бурычлы: жирен бир, суын бир. 3 көтүлегеңне бир! Аның өстәвенә, буровой өчен кешеләреңне бир, фатир < белән тәэмин нт!.. Э Галләм, кулын селки-селки, Зөбәеровка борылды.—Үзегез сон. үзегез нәрсә бирәсез? — Бирер нәрсәбез юк бит!.. — Менә шул шул! Монда сезнең кебек хәерче туганнар бетмәс! Каты гына бәрелешеп алдылар. Нервылар тынычлана төшкәч. Зөбәеровның да бирер нәрсәсе табылды: ул буровой движогыннан клубка, мәктәпкә, авыл Советына, колхоз идарәсенә, почтага һәм тагын берничә йортка электр кертә ала икән. Бу сүз авыл Советындагыларнын йөзен ачып җибәрде. Галләм авызына тәмәкесен кабызып. Зөбәеров янына ук килеп утырды. — Теге вакытта торбаларыгызга кызыгып кайттым. Сез фермага су кертү өчен бер-ике километр озынлыгында торба тапмассызмы икән? — Табарбыз. Безнең конторада иске торбалар күп. — Китертергә машина да табасызмы? — Табарбыз. Контора рөхсәт итсә... — Сездә тракторлар да, бульдозерлар ла бар бит инде... — Сез нәрсә... Хәерчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар, ди. Башта торба, аннары машина, аннары бульдозер. Аппетит зур сезнен, ә? Ләббәйкә дип торсан, буровойны сүтеп бирегез дияргә дә күп сорамассыз,—дип, кинәт бик хәтәр күтәрелеп бәрелде Зөбәеров — Кешеме сез, җаныгыз бармы сезнең? Рабочий класс суыкта дер калтырап утыра, аларга тегесен бир дә монысын бир. Кеше булсагыз, сез иң элек фатирга кертегез, аннары сорасыгызны сорагыз, японский городовойлар!.. 2! Иртән Саакян вахтасын алыштырырга килгән Тнн Тнныч бораулаучылары буровойда «алдым бирдем» ясаган вакытта яна фатирдагы беренче кичләрен, анда алган тәэсирләрен сөйләштеләр. Җылынганнар, кырынганнар, мунча кергәннәр — чын егет булып күренәләр, һәркем үзен бәхетле итеп сизә. s> 19 Сапарбай ялгызы гына ишле семьяга эләккән һәм ана хуҗаның балалары «бай абзый» дип кенә дәшәләр икән. Кече малайлары исә бер кич эчендә шул кадәре ияләшеп алган, моның яныннан да китми, кулыннан да төшми икән. Сапарбайга төне буе диярлек аның белән бергә идәндә мүкәләп йөрергә туры килгән. Валентин белән Фәрхетдин бер әби белән бабайга кергәннәр Фәрхетдиннең әйтүенә караганда, өйләре иркен, тыныч, җылы икән. Киерелеп сәкедә йоклаганнар, тик яшь бозау белән кәҗә бәрәннәре генә тынгылык бирмәгән. — Бер вакыт төнлә уянып китсәм,—дип сөйли Фәрхетдин,—Тин- Тиныч торып утырган. Караңгыда күзләре утлы шар кебек. «Нәрсә булды?» —дип сорыйм моңардан әкрен генә. Күреп торам, саташып уянган. «Беләсеңме. Фархутднн,— дип пышылдый бу мина,— күзләремне ачып жибәрсәм. өстемә бер нәрсә менеп атланган да «бә-бә» дип кычкырып тора... Ул күзләрен күрсәң, ул тырпайган мөгезләрен!» йокла, мин әйтәм, бәбкәм Тин-Тиныч. борчылма, ул кәжә бәрәне генә! Тынычланып яткан булды булуын, шулай да һаман калтырый: «Ә мөгезләре, мөгезләре?» — ди. Колак ул жаным, мөгез түгел, дим. Шуннан йоклап киткәнбез. Торсак. Тин-Тинычның чөйгә элеп куйган безкозыркасы юк! Бораулаучылар алдан ни буласын сизенеп хахылдап көлешәләр, ә ТинТиныч Фәрхетдиннең авызын тотарга теләп, кулын суза: — Я инде, лыгырдама! Тапты сөйләр нәрсә! Фәрхетдин читкәрәк тайпылып сүзен дәвам итә: — Чын менә! Кичтән чистартып, каккалап чөйгә элеп куйган безкозыркасы юк! Дөнья бетереп эзлибез, таба гына алмыйбыз бит. Шуннан почмактагы ләгән артына күзем төште. Карасам — көләргәме, жыларгамы — Тин-Тинычның мунчалага әверелеп беткән кәпәче! каһәр суккан бозау, муенчакта булса да үрелеп җиткән бит. баш киеме кадәр баш киеменнән «Тихоокеанский флот» дигән лентасын гына калдырган! Шау килеп көлешкән разведчиклар арасыннан чыгып, Тин-Тиныч бер читкә барып утырды. — Черт с ним иде безкозыркасы, бу хәлдә менә Валя очраса ничек күренермен? — Танымас инде Валя сине! — Син дип белеп, түбәтәйле Мотгәрәйгә килеп асылынмаса инде! — дип үртиләр Тин-Тинычны. — Ну. синең фатир ничек, Нәҗип? — Ярыйсы. Кандала юк... Бар да Фәрхетдингә таба борыла, Нәҗип фатиры турында бәяне аннан көтәләр. Фәрхетдин фуражкасын колагына таба этеп куя да хикәясен башлап җибәрә. — Нәжип тора алмас, егетләр, ул фатирда, түзә алмас. Сез уйламагыз анда начар икән дип. Киресенчә, артык яхшы! Кердем кичтән боларга. Беләсезме, хуҗалары ачыклар инде менә! Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Ашаса — өстәлдә Нәҗипкә коймак, бәлеш, ятса — пружиналы карават, һич инде сөйләргә дә түгел. Ләкин Нәҗип бәхетсез! Нәжип җилкәләрен җыерып куйды: — Ни эшләп инде мин бәхетсез? — Син бәхетсез, туган! Күрдең бит кызлары бар! — Булса соң? — .Менә бөтен бәла дә шунда шул. Их, егетләр, күрсәгез кызларын фатир хуҗасының! Инде дә сылу, инде дә гүзәл булса булыр икән! Кашыкка салып суырып йотарсың менә' Шуннан соң мин Нәҗипне кызганып куйдым Нәҗип анда йоклый алмаячак, ул кызны күз алдына китереп керфек тә какмаячак. И һәм эштә аягүрә йоклап йөриячәк, тора-бара йөрәк чиренә әверелеп бетәчәк... Дус итеп әйтәм, андый- мондый хәлгә юлыкканчы күчерсен мастер ул фатирдан! Шунда ук Нәжип урынына керергә теләүчеләр дә табылды, ләкин Фәрхетдин телен генә шартлатты: — Юк инде, жәмәгать, Нәжип фатирын минем белән алышачак! Буровойда эшне тапшыргач, Саакян вахтасы туп-туры Язтургайга ♦ китте. Зебәеровның әйтүенә караганда, аларның дүртесенә дә фатир s табылган, тик авыл Советына барып ул йортлар кемнеке, кайда икәнен 3 генә беләсе бар икән... о — Тагын күпмегә сузылыр бу әби-бабанда торулар!—дип, Мотгә- 3 рәй юл буена сукранып барды, аннары авылны кергәч туктады да: ь — Бармыйм мин авыл Советына,— диде.— Алардан башка да та-« бармын әле... Ф Иптәшләренең хәтере калды. = — Кешедән аерым яшәмәсән, эчең күбә инде синең! —диде Саакян х җенләнеп.— Сәер кеше, билләһи! Мотгәрәй борылып та карамады, тиз генә урам аркылы чыгып, тар У һәм пычрак тыкрыкка кереп китте. - Фәридәнең әйтүе буенча, өс әнә шунда, тыкрыкның елгага барып ~ терәлгән урында булырга тиеш. Тик нәрсә әйтер, кертерме? Кертер. Узган очрашуда Фәридә үзе әйткән иле бит: авылга кайтсагыз, туп- = туры үзебезгә генә кил, әллә каян фатир эзләп йөрмә, диде. Аннан s бодай дип тә өстәп куйды: «Хәер, сез инде безнең кебек ярлы-ябагай- * ның мунчасында яшәмәссез. Сезгә йортның зуррагын табарлар». 3 Киртә буйлап барып, чылтырап ага торган елгага барып чыкты Мотгәрәй. «Шулдыр инде». Сулдагы тәбәнәк ялгыз йортка карап торды. Чыннан да мунча гына икән. Өй шулай кечкенә, тәбәнәк булган өчен авыл күзеннән качып утырган кебек. Урам якка караган кәрәз рамы кебек кенә тәрәзәдә ут күренә иде. Мотгәрәй читәннән үреп ясаган капканы барып ачты. Эчкә атлауга пырылдап бер төркем сарык читкә атылды, куркып сыер сикереп торды, кайдадыр лапас эчендә тавыклар кытаклый башладылар. — Ялгыз булса да малы күп икән,—дип бәя биреп алды Мотгәрәй. Шунда ук читән буена өелгән юан-юан бүрәнәләргә күзе төште.— Монысы өйлек. Ире мәрхүм кисеп калдыргандыр... Өйалды ишеген шакуга ишек ярыгында ут ялтырап китте, эчтән таныш йомшак тавыш ишетелде: — Кем бар? — Мин бу, Фәридә. Фәридә тавышны танымады — Мотгәрәй килер дип уена да китермәгән, күрәсең... — Кем соң син? — дип сузып сорады Фәридә яңадан. — Кергәч күрерсең! Шикләнә-шикләнә генә килеп, хужа хатын өйалды ишеген ачты, тиз генә өйгә узды. Ашыгып, аның артыннан Мотгәрәй керде. Бер мәлгә карашып тордылар. Менә шундый чакта җай гына әйтер сүзе дә табылмый бит. Кем икәнен таныгач, Фәридәнең йөзе ачылып китте: — Уф, котымны аллың... Син икәнсең, Мотгәрәй! Фәридәнең сш-сш сулавыннан калку күкрәкләре бер менә, бер төшә иде. — Ачуланмасаң, сиңа фатирга килдем,— Мотгәрәй, Фәридәнең иө- аенә текәлгән килеш, ни әйтер дип, һаман ишек төбендә басып тора бирле. — Нинди ачулану ди! Килештерсәң кара, тик бездә бик кысан.., — Күңелен генә иркен булсын! — дяде Мотгәрәй. батырая төшеп. Өн эченә күз салгач, анын чыннан да кечкенә икәнен күрде. Иңе-буе дүрт-биш адымнан артмаган бу өндә яшәү-тору. көнкүреш өчен бөтен кирәкле нәрсә бар иде. Түрнең яртысын диярлек алып зур гына агач карават тора. Ана каршы стена буенда рәшәткәле янә бер карават бар — анысында аяк-кулларын ташлап бала йоклый. Шулдыр инде Фәридәнең кызы. Ишеккә табарак кечкенә өстәл белән калай бизәкле сандык куелган. Өйнең икенче яртысын мич һәм аш ягы били. Андагы кечкенә сәке кисмәк, савыт-саба белән тулган. Турысын әйткәндә, өйдә ятарга түгел, утырырга да урын юк. Фатир сорап мондый йортка кергәненә дә читенсенә башлады Мотгәрәй. Инде чыгып китсәң дә уңайсыз... Фәридә дә моны сизде, өйдәге бердәнбер урындыкны күрсәтте. — Утыр. Мотгәрәй,— диде шактый моңсу тавыш белән, көрсенеп.— Чишен дип әйтмим, үзең кара.— Кулларын күкрәк турысына чалыштырып, мичкә терәлде — Менә шулай яшибез инде. Ялгыз кешегә җитеп тора... Фәридәнең күңеле өчен генә утырды Мотгәрәй. шулай ук сүз юктан сүз булсынга гына шаярып әйтте: — Ну. тормышлар ничек, Фәридә? Кайчан тагын урак урырга барабыз? — И-и, хәзер инде бәрәңге алырга вакыт! — Бәрәңге алышырга барсам тагын куып җибәрмәссезме? — Галләм абзыйдан булыр! — Җүләр ул сезнең Галләм абзагыз. — Бер дә җүләр түгел! Әнә, хәзер Камил буровойга качты! — Мин котыртты дип уйлыйсызмы Камилне? Беләсегез килсә, бармаска үгетләдем буровойга! Юкка кызыкты! Мотгәрәй үзе дә сизмәстән кызып бара икән, аны Фәридә туктатты. — Ярый. Мотгәрәй. күрешү белән талашмыйк әле, лутчы мин сиңа чәй куйыйм. Эштәндер бит син? — Бәрәңге пешерсәң икән, Фәридә. Эх. белмисең ничек бәрәңге сагынганымны! Төшләремә кереп интектерә шул яна бәрәңге!.. — Бәрәңге икән бәрәңге! Мин сиңа аның иң симез җирен — билдәмәсен генә салыйм әле1 — Шаярып сөйләнә-сөйләнә, Фәридә чиләк алып өйдән чыгып китте. Фәридәнең казан тирәсендә йөгереп бәрәңге пешереп йөрүләреннән дә. җәһәт кенә өстәл ашъяулыгы алыштырып куюларыннан ла һәм шул арада ялт итеп йоклап яткан кызын карап килүләреннән дә Мотгәрәй бу хатында гел яхшылык, тоташ изгелек, самимнлек күреп тора иде. Бәрәңге пешеп чыкканчы ук инде Мотгәрәй бу фатирда калырга дигән карарга килде. Йоклар урынын да чамалап куйды. Менә бу өстәлне ишек төбенәрәк этәсең дә сандыкны аның астына тыгып куясың. һәм идәндә менә дигән урын була. Ни әйтсәң дә. кырда, чатырда, суыкта түгел. Фәридәнең кызы уянмаган булса, бәрәңгене икәүдән-икәү кара-кар- шы гына утырып ашыйсылар иде. Ләкин бала торды да, үз өйләрендә чит кеше күреп, ятсынып елый башлады. — Чү. чү. кызым Фатыйма, абый бит ул. абый килгән безгә. Әмма кечкенә Фатыйманың ниндидер кызыл йөзле, табак битле абый белән килешәсе килмәде, юаткан саен кычкырыбрак, әнисенең муенына сарылып, изүләренә ябышып еларга тотынды. — Шулап инде менә, нинди кыргый баладыр, өйдә ир-ат күренергә ярамын' диде Фәридә, кызын юата-юата. — Алайса, синең сакчың ышанычлы икән!—дип көлде Мотгәрәй. Баласы бар икәнен белә торып та конфет-мазар алып килергә онытканына үкенде. Сок бала күргән кешемени ул! Көч-хәл белән Фатыйманы юатып йоклатканчы шактый гомер узды, өстәлдә бәрәңге суынды, бәрәкәте китте. Фәридә аны кыстап та карады, ләкин вакыт соң иде инде. Булмаса мина да ятарга кирәк,— диде Мотгәрәй. Өстәлне этеп, ♦ үзенә урын әзерли башлады. s Син монда ят, сандык өстендә — үзем.— Фәридә караваттагы 3 жәймәләрне туздырып ташлады. — Юк инде, алай булмый,— дип каршы төште Мотгәрәй.— Мин үземә урын таптым. Менә бу сандыкны гына күчерәм дә... — Килешмәгәнне! Син кунак кеше... S — Кунак кеше — тыйнак кеше.— Мотгәрәй жилтерәтеп сандыкны ф өстәл астына тыгып куйды.— Күп сөйләнмә, бир мендәреңнең берсен... _ — Кара аны. урын каты дип үпкәләштән булмасын... S Бер мендәр урынына күпереп торган ике мендәр, бер жәймә сорап а. та калын гына түшәк килгәч, көнозын буровойда эшләп арыган егет * яту белән май урынына эреде дә китте. х Аның каравы, төн буе Фәридәне йокы алмалы. Арала бср-берсен » бүлеп торган чаршау бар, әнисенең сизгер сакчысы Фатыйма бар, 10 шулай да ирсез хатын өчен бер өйдә, бары ике-нч адымда гына ир4 ятның йоклап ятуы әллә ничек ят, бизелгән, килешми торган нәрсә g икән... < — Йа аллам, кешеләр белсә ни дияр, яман сүз ишеттермәсләрме? 3 Вакытвакыт Мотгәрәй каты мышнап селкенеп куя, икенче ягына әйләнеп ята, Фәридә өчен шунысы да җитә кала иле. — Торып янына килә башласа ни эшләрсең! Күрер күзгә үзе болай әйбәт, тыйнак кебек тә... ләкин бит кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый... Фәридә үкенә башлады. Нигә дип кунарга калдырды соң әле ул аны? Ярый, бүгенгә йокласын, ә иртән ипләп-жайлап кына әйтергә кирәк үзенә. Мотгәрәй, гаеп итмә инде, дияргә кирәк, өй тар, бала курка, башка фатир эзлә... Иренең урмандагы фажигале үлеменнән соң йорт та сала алмый шушы нске мунчада ялгыз калган Фәридәнең ишеген шакучылар эз булмады. Исереп тә килделәр, йомыш тапкан булып хәйләләп тә, утын- печән вәгъдә итеп тә килделәр, ләкин яманатын чыгарудан курыкты хатын, берсен дә аяк бастырмады. Алай гына да түгел, ишек алдыннан я табагач, я кисәү таягы белән сөреп чыгарган чаклары да булды. Ихлас күңелдән кияүгә сорап килүчеләре дә булмады түгел. Фәридәнең үз әти-әнисе юк иде. монда авылның югары очында яши торган кайнатасыннан рөхсәт-фатнха алып, яучылары, башкодалары белән килделәр. Тиешле жавабын биреп андыйларын да борып чыгарды Фәридә. «Юньле кеше балалы хатынга өйләнәме? Я юллан язган исеректер шунда, я эшкә булдыксыз сантыйдыр, һич булмаса. ирлеккә ярамаганга хатыны куып чыгарган бер бәндәдер»,—дип уйлый иде ул. Шуннан сон инде Фәридә өе тирәсендә чуалучылар азайды, тора- бара бөтенләй бетте. Инде менә бер ел бар, элек узганда тәрәзәдә ут күреп шакый торган исерекләр дә килми. Дөрес, быел яз күрше авылдан Фәридәне димләргә килгәннәр иде. Әллә чынлап, әллә мыскыл нтүләре —кияү буласы кеше житмеш яшьлек карт икән Үләрсең гарьләнеп, «карагыз, белеп сөйләшегез, кызның якасын кеше иснәгән булмасын» дип әйтеп жибәргән, имеш, карт тәре. Алар киткәч идәндә ауныйтәгәри елады Фәридә. Шулай инде бер кадерен беткәч... Менә ни галәмәт, шул көннән сон ир-ат. кияү дими тып-тыныч яши торган хатынны коточкыч күңелсезлек били башлады. Ирсез калудан курку түгел, гомер юлдашы булмау, ялгыз калу җәберләргә кереште. Ярый ла, әлегә аның янында юанычы — кызы бар. Үсеп буйга житсә, торамы ул әнисе янында? һәм аның китеп баруы да хәерле. Ә әнисе? Кырыкка да җитмәгән Фәридә шушы тәбәнәк иске өйдә япа-ялгыз калачак бит. Язмышың алдан маңгаеңа язылып куелган кебек! Фәридә үзен сорап килгән яхшы ниятле кешеләр белән сөйләшмәгәнгә, аларны усал сүзләр белән борып чыгарганга бик үкенде. Кем дә булса ишеген шакыса, ул кеше исерек булса да, елмаеп ишек ачар төсле иде... Тик килмәделәр... Ә бүген, менә, яңадан акыллыланып ята Фәридә, нужасы төшкән кешене фатир керткәнгә үкенә, шушы кысан өен, каты идәнен күпсенә... — Юк, җайлап кына әйтергә кирәк үзенә, чыгып китсен... Иртән торып чаршауны ачып караса, өндә Мотгәрәй юк. йөрәге «жу» итеп китте Фәридәнең: «Шулай ук китүе булдымы? Мина әйтмичәме? Әллә уйларымны сиздеме?» Бәгырь түреннән ниндидер әрнеткеч жеп суырылып чыккандай булды. Күкрәген тотып караватка утырды да Мотгәрәйнең җыештырылмаган урынына карап тора башлады. — Үзем гаепле,— дип пышылдап куйды аннан.— Кешегә кырын торгач шулай була инде... Эшкә барышлый баласын кайнанасына илткәндә дә, кырда кукуруз силослаганда да, ял итеп алган арада да Фәридә Мотгәрәй турында гына уйлады. Уйламаска тырышты, тик аның саен бу исем гел аның тел очына килеп торды, башында айкалып йөрде. — Эчкерле бәндә икән. Әйтми-нитми китеп баруын гына кара син аның... Шулай инде, өйне тарсынгандыр. Алай дисәң, кичтән риза төсле иде. Минем үземне ошатмагандыр. Алай дисәң, нигә урак өстендә шаярып сөйләнде, мина карап күзен әлҗе-мөлҗе китергәләде? Кызым булганга киткәндер. Егет кешегә балалы хатын янында нәрсә калган? Тукта әле, тиле жан, нигә тырышып-тырышып үземнеке итмәкче булам мин аны? Ул бит миңа андый-мондый тәкъдим ясамады. Фатир сорады, мин риза булдым — шул гына! Аңа фатир ошамаган, мина турысын әйтергә читенсенгән дә таң белән чыгып сызган! Көн буена төрле уйлар белән изелеп, талчыгып эштән кайтып керсә— Мотгәрәй ишек алдында утын ярып маташа. Капканы ачканда кулы калтыраганны сизгән иде аны. Юкка түгел икән. Иртән мыштым гына чыгып китүе өчен Мотгәрәйне шелтәлисе килде. Ләкин моңа бернинди хакы юклыгын тоеп, тыелып калды. — И Мотгәрәй, ачкычны калдырырга онытканмын бит! — «Синең аркада» дип чак әйтеп җибәрмәде. — Монда мина эш табылды әле... Ярып, биек итеп өеп куелган пүләннәренә караганда Мотгәрәй күптән кайткан булырга тиеш. Күрәсең, өйгә керә алмый аптыраганнан, вакыт уздыру өчен эшкә тотынган, бичара... Фәридә кесәсеннән ачкыч алып ишекне ачып җибәрде. — Әйдә, ташла, керик! Шулай катырак әйтмәсә егет кермәс, хәзер балтасың атып бәрер дә ишек алдыннан чыгып китәр төсле тоела иде ана. Ләкин Мотгәрәй китәр өчен килмәгән иде. Әнә агачлар өстендә аның бердәнбер байлыгы — чемоданы ята. Шуны алып килү өчен барды ул Баланлы төбәккә. Балтасын ипләп кенә бүкәнгә чабып куйды да, фанер чемоданын күтәреп, Фәридә артыннан өйгә керде. Икәүдән-икәү генә калгач, ничектер кыен булып китте сыман. — Юынып алыйм әле булмаса, Фәридә. Мотгәрәй кыенсынып кына өстен чишенде, күлмәген салып майкадан калды. Фәридәнең борынына тир исе, сүз’ белән әйтеп булмый торган ир-ат исе килеп бәрелде, йа ходаем, бизенсә дә бизенә икән күнел ир- ат затыннан... Кулына комган тулы җылы су, исле сабын, чигүле ап-ак сөлге килгәч, Мотгәрәйнен шатлыгы эченә сыймады. Җылы су белән юынып, ак сөлгеләргә сөртенер көн дә бар икән! Тик аның мазут сенгән кытыршы кулларына чәчәклечуклы нәфис сөлгеләр килешеп бетәрме? ♦ Юынып кергәч, Мотгәрәй чемоданыннан канчандыр ак булып та s хәзер сары төскә кергән, шадра «казна» сөлгесен чыгарды. — Моны юарга кирәк булыр.— Фәридә аны тартып алды. g — Синекен каралтам ич мин! а — Каралтсак, юарбыз! £ Күптән ачык йөзгә, игътибарга сусап йөргән егетнең йөрәгенә сары » май булып ята иде Фәридәнең сүзләре. ф Мич артына кереп яшеренә-яшеренә, өс-башын алыштырырга ке- х реште Мотгәрәй. Искерәк булса да кадерләп чемоданында гына саклана я торган зәнгәр костюм-чалбары, ак күлмәге һәм хром итеге бар иде анын. Ничә ел буровойда йөреп ике-өч тапкыр киде микән ул аларны? * Ничектер кәефе булмады, кәефе булса, вахтасы туры килмәде, бәйрәм- х ял вакытларында да эшләде. s Хәтерли, бер тапкыр Карабашта эшләгән чакта киенеп клубка чы- ° гарга уйлаган иде, анда да кире уйлады. «Бер сәбәпсез нәрсәгә дип х кеше көлдереп киепеп-исанып йөрергә, болан да куып кайтармыйлар ич а аннан»... < Ык буйларында эшләгәндә дә бер көязләнеп алырга булды. Мот- 3 гәрәйне язгы чәчүдә катнашканы өчен механизаторлар бәйрәменә чакырганнар иде. Уйлады-уйлады да көн дә киеп йөри торган җиләненнән китте. «Дус-иш. танышбелеш гаеп итмәс әле»,— диде. Бүген исә ни бәйрәм, ни ял дигәндәй, тора салып кием алыштырып ята Мотгәрәй һәм нигә икәнен үзе дә белми. Менә ул хром итекләрен шыгырдатып мич артыннан чыкты, стенада эленеп торган кечкенә көзге каршына килеп басты. Чистарып, яшәреп, матурланып киткән егет. Әле Фәрхетдин көлгәнчә, төскә-биткә дә ямьсез түгел икән ләбаса болай. Шул каһәр суккан табак бит булмаса, бит уртасында борыны да чак кына калкыбрак торса, тагын да чибәррәк буласы икән дә... Ни хәл итәсен танавыңны песи ялагач! Аның каравы, чәчләре ни тора бит аның! Әйдә, кешеләр жирән дисен, бакыр баш дисен, әмма ялкынланып торган чәче Мотгәрәйнен үзенә ошый. Анын көзге алдында көязләнеп боргалануын аш пешереп йөрүче Фәридә үзалдына астыртын гына елмаеп карап торды. «Кызлар янына чыгарга жыена бит бу„.» Эсселесуыклы булып китте, әллә кайлардан чыккан көнчелек, ачу, үпкә барысы бергә эчендә кайный башлады. Кулы тиеп ялгыш он савытын аударды, токмач кискәндә пычак белән бармагын эләктереп алды. «Дивана хатын!—дип тиргәде Фәридә үзен эченнән генә.—Тәмам котырдың ир-ат күргәч!..» шулай да егетнең кылын тартып карамыйча булдыра алмады1 — Бик киенден-ясандын, артыннан берәр кыз ияреп кайтмаса инде...— Фәридә көлгән булды. — Нигә, майга батып утырыргамыни? — Гүя Мотгәрәй бу киемнәрен бүген генә түгел, һәр көн кигән! Фәридә кызын кайнанасыннав алып кайтканда. Мотгәрәй өйдә анын герле иске сәгатен сүтеп утыра иде. Фәридә иркен тын алып куйды: «Бу егет төнлә буталып йөрүчеләрдән түгел икән». — Нигә клубка чыкмыйсын? — дигән булды Фәридә.—Анда хәзер идәннәр дер селкенә! Җанланды авыл, бораулаучылар килгәч! — Клубка чыгар идем дә, сәгатен ундүртне суга! Менә акылга өйрәтим дим үзен! Фәридә рәхәтләнеп көлеп жибәрде. Анык сәгате саташып кай вакытта өч урынына жидене, жиде урынына унд\ртне сугып куя иде шул. «Хуҗасыз йортка җен ияләшә» дип белмичә әйтмиләр! Ләкин Мотгәрәй клубка иртәгәсен дә, аннан соң да чыкмады. Вахтадан кайта да я пычкы, я балта, яисә чүкеч-кадак тотып ишек алдында, йорт тирәсендә кайнаша. Фәридәгә рәхәт тә, читен дә. Эштән буш көннәрне Мотгәрәй ничә ел ир-ат кулы тимәгән зур-зур бүкәннәрне ярып ташлады, кыш жил-буран куптарган өйалды такталарын кадаклады, тәрәзә рамнарын ныгытты. Ул гына да түгел, җиң сызганып тотынып былтыр ишелеп төшкән бәрәңге базын рәтләде, җимерелергә торган лапаска терәү салды. Читтән бернинди ярдәме булмаган (кайнатасы карт иде) хатынга моны күрү күңелле, тик эштән арып кайткан Мотгәрәйне кызгана да, авылдашлары сүзеннән дә курка иде. Аннан түләргә кирәк бит эш өчен... Бер көнне түзмәде, ишек алдында мәж килеп йөргән егет янына килде. — Мәшәкатьләнмәсәң икән, Мотгәрәй. Син эш кешесе, сиңа ял итәргә кирәк... — Нинди ял ул? — дип гаҗәпләнде Мотгәрәй.— Мин болай да аллага шөкер, бер көн эшлим, ике көн тик ятам! Үләм эшсез, кулым кычыта! — Син эшләрсең дә бит... Мин түли алмасам? Егетнең хәтере калды: — Ни сөйлисен, Фәридә!.. Кем синнән хак сораган? — Шулай да кешене бушка эшләтү килешми инде... — һо, беләсең килсә, Карабашта торганда мин фатир бабайга нинди мунча салып бирдем! Чын! Кул кычытканнан гына тотынган идем, менә дигән мунча булды! — Мунча, мунча! Бар әле алай булса мунчага! Әнә кайнатайлар бүген бик шәп мунча ягып куйганнар. Ераксынма, бар... Мунча дигәндә бара инде Мотгәрәй, җир читенә дә бара... Килгәч үзе үк бу турыда әйтмәкче иде, читенсенде. Фәридәнең мунчасы юк ич... Фәридә, ашыгып-кабаланып, кайнаталарының өен өйрәтә башлады: — Ерак дигәч тә бик үк ерак та түгел. Тыкрыкны менәсең дә уң якка борыласың. Урам буйлап күпергә кадәр барасың да тауга таба күтәреләсең. Тау очында почмакта гына алар. Үрдәк Дәүләтбай дин йөртәләр. Мин үрдәк килене булам инде, ягъни. Урыс капкалы, зур гына алты почмаклы йорт булыр. Этләре юк, туп-туры бар да кер үзләренә... Мунча дигәндә бара инде Мотгәрәй. җир читенә дә бара. Әй. Кадер- мәт ясаган жир мунча мунчамыни ул! Менә, ичмасам, авылда бар иде Мотгәрәйләрнен мунчасы! Ут кебек кызган ташына бер чиләк салкын су томырып җибәрсәң — ләүкәдә түгел, идәндә дә чыдар хәл калмый иде. Әмма Мотгәрәй идәнгә иелми иде. Җәһәннәм кебек кызуда башына бүрек, кулына бияләй киеп ләүкәгә менеп китә дә, таш өстендә каен миннеген пешереп, хәле беткәнче чатырдатып чабыча иде. Аннан йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, ләүкәдән төшә, сап-сары арыш саламы түшәлгән салкын идәнгә сузылып ята. Тән гүя тән түгел, ә камыр булган, синдә инде атна буе кырда җыелган тузанкер дә юк, арыганлык та калмаган, син бишектә ята торган бер гөнаһсыз сабый... Мотгәрәй, Фәридә өйрәткәнчә китеп, бик тиз тапты Үрдәк Дәүләтбайларны Нәкъ Фәридә әйткәнчә, туп-туры өйләренә барып керде, ишек төбендә туктап олыларча сәлам бирде, килеп, карт белән ике куллап күреште. Бик ачык каршыладылар. Карт белән карчык Мотгәрәйне үз балалары кебек күреп йөгерешеп йөрделәр. «Әйдә, чишен», «утыр», «түрдән уз»лар һәр икесе тарафыннан явып торды. Әйбәт йортка эләккән булган икән Фәридә, төпле семьяга төшкән. Өйдәге чисталык, пөхтәлек кешенен хәтта мунчасына да күчкән. Стеналар апак итеп агартылган, ләүкәләренә кадәр сап-сары итеп ♦ юылган. Мунчада кайнар пар белән бергә мәтрүшкәле себеркенең хуш г исе таралган. з Авыл мунчасын Мотгәрәй кебек ләззәтләнеп керүче юктыр инде. ° Ташка эссе өсти-өсти, себеркене кат-кат пешереп, пошкыра-пошкыра - чабынды ул. «Юк, каламмы соң разведкада! Авылдагы мунчага җитәме - сон!» — дия-дия чабынды. Куе пар эчендә күмелеп калган кеше өстендә * ут уйнатып торды себерке, сыртына, җилкәләренә менеп төште, аяусыз < рәвештә корсагына, янбашларына сыптырды. Тирә-якка кайнар су там- _ чылары чәчрәде, себерке яфраклары өзелеп очты, әйтерсең мунча чабы- = иучы, нәрсәгәдер ачуланып, үз-үзен тукмый иде. Үрдәк Дәүләтбайларга Мотгәрәй тәмам хәле бетеп кайтып керде. ? Киң бите аның йомшап, бүртеп чыккан, болай да кызыл йөзе кызыл « борыч кебек янып тора. Күлмәге юешләнеп тәненә ябышкан, борын „ очларыннан алып колак яфракларына кадәр су тама. Хуҗаларга рәхмәт әйтергә генә дип кергән иде Мотгәрәй, аны чәйгә = кыстадылар. Карышмады егет. Карлыган кагы, җнр җиләге вареньесы я белән мунчадан соң чәй эчү үзе ни тора бит! Чәй янында сүз, гадәттәгечә, хәл-әхвәл сорашудан башланып, Мот- гәрәйнең кайсы яктан булуы, өйләрендә кемнәре барлыгы турында китте. Дәүләтбай карт аннан сүзне әкренләп нефтьтә эшләрнең ничек баруына, фатир мәсьәләләренә күчерде — Алла ярдәм бирсен инде үзегезгә. Кыендыр читтә яшәүләре. Фатирда тору да бик җайсыздыр инде... бигрәк тә безнең Фәридә киленнең тар өендә... — Бер өйрәнгәч, әллә ни түгел инде ул, бабай,—дигән булды Мотгәрәй, сер бирәсе килмәде.— Аннан бит мәсьәлә тарлыкта-кысанлыкта түгел, кешенең киң күңеллелегендә... — Анысы шулай инде, Фәридә килен якты йөзле, рәхмәт төшкере... Тик менә бәхете генә булмады үзенең... Шунысы гаҗәп: мәрхүм уллары турында бер сүз дә кузгатмыйча, карт та, карчык та гел киленнәрен генә мактадылар. Фәридә унган, Фәридә булган, Фәридә эшчән. Кайнатасын-кайнанасын караган да Фәридә, ашаткан-эчерткән дә Фәридә. Кеше арасында Фәридә ирдән калса да йөзенә кызыллык китермәгән, яманатын саттырмаган, абруен төшермәгән... Тик менә шушы инсафлы баланын бәхете генә юк . Кайниш тарафыннан мондый сүзләрнең чыгуы бик сирәк булгангамы, Мотгәрәй аларнын тел төпләрен аңлады. Картлар ихлас күңелдән киленнәренең ялгыз калуына борчылалар һәм аның язмышын хәл итү өчен тырышалар иде. Ләкин Фәридәгә игътибар итәргә кушылган ишарәләрне аңламаганга салынып, картларның кунакчыллыгына рәхмәт әйтеп, фатирына кайтып китте. Мунчадан кайткач, Мотгәрәй тагын бер тәкъдим ясады Фәридәгә: — Кара әле, Фәридә, минем монда вакыт җитәрлек, нефтьнең тиз генә чыгасы юк, әллә, мин әйтәм, шушы бүрәнәләрдәй сиңа өйлек бура бурап биримме? — Кит, булмаганны сөйләмә! — Юкка карышасың, Фәридә. Чамалап карадым: монда синен алгы почмак куярлык бүрәнәң бар. Тотыныйм булмаса, тәвәккәлләп! — Кирәкми, кирәкми! — Фәридә тыңларга да теләмәде. — Ышанмыйсынмы? Мин берне генә түгел, гомеремдә йөзне бураган кеше! Әйе. әйе. көлмә! һөнәр мәктәбендә өйрәттеләр. Себердә шахтерлар өчен бүрәнәләрдән озын-озын бараклар сала идек. Армиягә дә алмадылар шуның аркасында... Сонгысын әйтү Фәридә өчен нигә кирәк булгандыр, әмма яшьли һөнәр мәктәбенә алынып армиядән калганына Мотгәрән әле булса да әрни һәм кимсенә иде. Үзенең буйга бәләкәй калуын да шул «солдат шулпасы» эчмәүдән күрә иде хәтта. Фәридә ризалык бирмәсә дә, Мотгәрәй карар кылды иртәгәдән бура бурый башларга! 22 Борау инде дүртенче сәгатен диярлек бер урында таптана. Ул инде ашалган, тузган булса кирәк. Аның инде, бәлки, тешләре дә җимерелеп чыккандыр. Борауны күптән алыштырырга вакыт булса да. Кадермәт инструментны күтәрергә ашыкмый, мастерның нәрсәдер әйткәнен, күрсәтмә биргәнен көтә. Бик тә хикмәтле булып чыкты бу Язтургай скважинасы. Инде проект тирәнлегенә җитеп продуктлы горизонтны да ачтылар, аннан соң да шактый күп метрлар үтелде, нефть күренми дә күренми. Нефть сеңгән комташ катламын үтеп, менә хәзер борау яңадан каты токымга килеп керде. Борау инде бармый — алдыра алмый. Бу нәрсә, разведчиклар кристаллик фундаментка килеп төртелделәр түгелме? Моннан соң эшне дәвам итүдә, бернинди җир асты байлыгы булмаган гранит нигезне җимерүдә хасият бармы? Скважинаның мондый хәленә бигрәк тә яшь бораулаучы Камил борчыла иде. Вахтага килгән саен ул: «Нефть чыкмадымы?» — дип сорый, эштән киткәндә: «Мин юкта кинәт чыгып куймаса ярар иде»,— дип хафалана. Үз куллары белән аттырасы килә аның нефть фонтанын, аның ташкын кебек ургып биеккә-биеккә күтәрелүен үз күзләре белән күрәсе һәм авылга кайтып иптәшләренә мактанып сөйлисе килә. Ләкин, ни сәбәп, тирәндә яткан могҗизалы нефть тә. өскә ургый торган .хикмәтле фонтан да күренми. Инде ике чакрымнан артык җир төштеләр, тирәндәге бөтен токымнарны актарып чыгардылар, балчыгын, комын, акбурын, доломит ташларын тишеп үттеләр, «кара алтын» шунда дигәч, девон катламына барып җиттеләр. Хәзер инде чуер таш, гранит, магма катламнарын кимерәләр, ә нефть юк та юк. Бораулаучыларның кәефләре сүрелде, эшкә дәртләре калмады. Тик болай гына, бушка гына әйләндерәләр, ахры, алар борауны. Зөбэеров җир астыннан килеп чыккан токымны карап килә дә Кадермәттән сүзсез генә рычагларны үз кулына ала. бераз гына бораулап карый да. түземсезләнеп, улаклар янына китә, лай белән уйнаган балалар шикелле, балчык актара башлый. Хәзер инде скважинадан ком да. балчык та килми, ярма урынына вакланган гранит кына менә. «Бер читтә калды булса кирәк нефть».— дип уйлый мастер. — Күренмиме? Зөбэеров дәшми генә Кадермәт алдына килеп басты, күзен чекерәйтеп. бораулаучысына карап тора башлады. Кадермәт кнопкага басып бораулауны туктатты. — Әллә югыйсә... скважина кысырмы? — Әйе, шуна охшаган. Разведчикларның айлар буе интегүе бер сүз белән кинәт юкка чыкты. Яман хәбәр, шомлы жил булып, буровойдан Язтургайга килеп житте, бораулаучылар урнашкан фатирларга бәреп керде. «Нефть табылмады!» Бригадада булган кешеләрнең барысы да тиз арада Баланлы төбәккә, жансыз булып туктап калган буровой тирәсенә җыелдылар. Төшенкелек, ачу, үкенеч— теләсә нинди билгеләр күрергә була иде аларның йөзендә. Зөбәеров бораулаучыларына карамаска тырышты. Күрмәде дә бугай ул аларны. Бу араларда үткәргән йокысыз төннәрдән тонып калган күзләрен каядыр буровой ягына, вышка башына текәгән килеш басып тора бирде. «Булмаса булмый икән бригаданың бәхете...» Җәй буе эшләгән, көч түккән буровоен кызганудан йөрәге кысылып куйды Зөбәеровнын. Чын-чынлап урнаштылар гына бит әле, бер уйласаң. Егетләр дә фатирлы булды, Рәисә дә матур гына эшләп йөри, Фазыл үзе дә Язтургайга ияләшә башлады кебек.. Аннан шунысы да бар: булдыра алмый китсәләр, авыл кешеләреннән оят! Зөбәеров каш астыннан гына разведчикларга карап алды. Болай да шартлап өзелергә торган бу киеренке тынлык озакка бармас, мастерга берәр акыллы сүз әйтергә кирәк иде. Ләкин ул кешеләрне юатырдай акыллы сүз тапмады. Сергей Саакян уртага чыгып, Зөбәеровны үртәгәндәй, чаңгылдатып бораулау торбасына типте. — Нәрсә, мастер, таш чыктымы скважинадан? Шулай булмыйча! Таш тутырдык бит забойга. — Минемчә, йомыркаларны күбрәк тондырып ташладык бугай,— дип, Фәрхетдин төрттереп алды. — Буровойны теләсә нинди түмгәк өстенә утыртып кеше җәфалыйлар бит, аналарын!..— Еланский берсе-берсе кечкенә капчык кадәр бияләйләрен салып жиргә атты,— Нәрсә эшләп торабыз? Җыештырырга кирәк кармакларны, таралырга кирәк!.. Каяндыр кешеләр арасыннан Мотгәрәп дә песи танавын сузды — Дөрес әйтә Еланский! Онсыз тегермән әйләндерүдә ни файда? Сез теләсәгез ни эшләгез, мин, мәсәлән, киттем бригададан! — Бар, үкчәңне күтәр!—дип җикеренде Кадер.мәт.— Синнән ни он суы, ни тоз суы! Үзенең күптәнге сүзләренә дәлил табып, алга Миргазиян чәчрәп чыкты. — Менә, әйттем, мастер, буровойга кнлде-китте крестьян җыймыйк, дидем. Күрдекме, кая тәгәри алар? Алар бит беренче авырлык килгәнче генә эшче! — Миргазиян башыннан алып аягына хәтле кулы белән һаваны ярып төште.— Китәсе кешелэр'китсен, мастер. Әмма мин бригаданы бу хәлдә ташламыйм! Кирәк булса табарбыз нефтьне' Кешегә күп кирәкмени. Миргазнянның шушы ордым-бәрдем генә әйтелгән сүзләренә дә күңеле булды Зөбәеровнын. «Рәхмәт, туган!» — дип әйтәсе килде бу эшче нәселенә. Тик кулы белән Миргазнянның җилкәсен генә кысып алды. Бер адым алга атлады Уч төбе белән маң гаен сөртте. — Сезнеңчә, нәрсә: разведка ул нефть кенә табын йөрергә тиешме? Безнең максат эзләнү, эксперимент икәнен дә онытырга ярамый. — Эксперимент ясыйм дип, файдасыз урыннарны чокып йөре инде син! — Мин каршы түгел: китәргә теләгән кешеләр китсен. Я, кайсыгыз китә? Синме, Мотгәрәй? Еланский, синме? Бәлки. Сапарбай җыенадыр? Мастер кулы белән берәм-берәм төртеп сорал чыкса да, җавап бирүче, урыныннан кузгалучы булмады. «Китеп кая барам инде мин хәзер? — дип уйлап алды Сапарбай — Кайтсам, хәзер анда Рәйхана да юк, торырга урын да калмады...» Я, әйтегез, бораулаучы һөнәреннән башка эш белмәгән Еланский кая китсен? ТинТиныч та. Валясын таба алмагач, китү уйларыннан арынып бара буган. Кадермәтләр. Миргазияннар, Фәрхетдиннәр буровойга ябышып яталар инде алар. Хәтта Сергей Саакян да Бакуга кайтып китү турында уйламый башлады. Китсә шул бер Мотгәрәй китәр инде... — Шулай да әйт әле, мастер,—дип сорау бирде Сапарбай,—безне приборлар алдаган булып чыгамы, әллә үзебез ялгыш юлга кердекме? Зөбәеров моңсу гына елмайды: — Нефть чыкса, приборлар белән геологларны мактыйлар, Сапарбай, чыкмаса — без гаепле... Ярын, егетләр, борыныгызны салындырмагыз. торбаларны әйләндерә торыгыз. Ябышып катмасыннар. Мин конторага киттем... Язтургай мәйданындагы хәл контора директорын, баш инженерны һәм алар белән бергә баш геологны да тиз генә Баланлы төбәккә килергә мәжбүр итте. Аптырарлык, бәхәсләшерлек нәрсәләр күп иде. Моңа кадәр разведчиклар Татарстанның көнчыгыш районнарында кайсы гына ноктага барып скважина салсалар да ялгышмадылар — аннан искиткеч күп нефть чыкты. Ромашкнно ятмасының мәйданы киңәя, үсә барды. Башта көньяк чикләре, аннан көнчыгыш чикләре мәгълүм булды. Бу елларда төньякка таба, төньяк көнчыгышка таба шактый гына зур адымнар ясалды. Бүгенге көндә Чияле таудай башланган юллар алтмыш-житмеш километрларга сузыла — ул Кама елгасына кадәр барып тоташа. Шулай итеп, разведка-эзләнү эшләре галимнәрнең, геологларның алдан исәпләүләрен, фараз итүләрен раслады. Ромашкнно нефть ятмасы моңа кадәр илдә күрелмәгән иң зур, уникаль ятма икәнлеген ачыкланды. Ромашкнно нефть ятмасының сурәте геологик карталарда да бикләнмәгән йозак рәвешендә төшкән. Менә шушы гигант йозакның Яз- тургайга караган дугасын — көнбатыш чикләрен нәкъ менә Зөбәеров бригадасы бикләргә тиеш иде. Конторадан килгән хужалар, буровой күрмәгән кешеләрдән, скважина тирәсен әйләнеп чыктылар да улак янына килеп иелделәр. Астан юдырылып чыккан шламны карарга тотындылар. Әйе, девон тирәнлегеннән күтәрелгән кристалл бөртекләре борауның нигезгә килеп төртелгәнен күрсәтеп тора иде. һәр нәрсәне төпченергә яратучы Камил, кызыксынып, аларны читтән генә күзәтеп торды. Берсе, арада иң зур хужа булса кирәк, кулындагы шламны иснәписнәп торды да жиргә бәрде. — Ташларга кала бу урынны! —диде. — Ташлау ансат! —дип каршы төште икенчесе.— Ә бит бу тирәдә нефть бар! — Кайда соң ул нефть? — дип кычкырды хужа.—Я, күрсәт, табып бир син геолог булсаң! — Алынган анализлар шул турыда сөйли нефть бар! Без аз гына читкәрәк киткәнбез булса кирәк,—ди геолог. Үзе хужадан курыккандай бераз читтәрәк тора. — Тагын яна скважина салдырмакчы буласыңмы? — дип жикеренә хужа.— Юк инде, туганкай, андый юмартлыкны эшли алмыйм! — Бу як чикләрне ачык калдырып булмый, разведка таләп итә,— ди геолог. Бик үжәт кеше икән үзе: кесәсеннән зур гына блокнот чыгарып әле дәфтәренә, әле жиргә сыза-сыза, бу тирәләрдә нефть чыгу ихтималын исбат итә башлады. Хужа аны бүлдереп, кулыннан карандашын тартып алды да нәкъ аяк астына бер түгәрәк сызып куйды. — Безгә янадан Ромашкинога габа кайтырга кирәк,— ди.— Ә сез, геологлар, тоттыгыз да менә кая китереп ташладыгыз буровойны. Унисд каль нефть ятмасы дигәч тә, ул бит нефть океаны түгел, аның да бер чиге бар,— дип шелтәли геологны. — Бу тирәдә нефть барлыгына иманым камил! —ди геолог, һаман да үзсүзләнеп. Дәфтәренә ниләрдер сыза-сыза яңадан исбатларга керешә.— Катламнарның киселеш схемасы, скважинадан алынган керн үрнәкләре, бигрәк тә нефть сеңгән комташ катламының чыгуы бу мәй- ♦ данның продуктлылыгы турында сөйләмиме? Ниһаять, скважинада кү- я мер катламы булуы, газ бәреп чыгуы нәрсәне аңлата? Әйгәм биг, бар з ул нефть! Минемчә, без аны бераз читләтеп үттек... — Кайсы яклап читләтеп үттегез? Уңнанмы, сулданмы? Ничә * метр? — дип, усал елмая хужа. Ә геологы, ай-һай, гыйлемле кеше икән! ь Бер дә аптырап тормый, җавабын табып кына тора: х — Минемчә, шушы урыннан үзәккә таба авыш скважина салырга кирәк. Авыш скважина салу безнең өчен ярты бәягә дә төшми ич! — Тагын нефтькә туры китерә алшасак? Бер ярым бәягә төш- Z мәеме? £ Хужа, геологы белән ризалаша башлап, инженерына карады. — Кырыйга без ничә метр керә алабыз? ~ — Нинди авышлык бирәсең бит. йөз метр, ике, өч йөз метр, аннан да = күбрәк... ’ “ — Кыек борауларга дигәндә бу бригаданың тәжрибәсе бар! —дип. 2 хужа Зөбәеровка төрттереп алды.—Адашып читкә керергә яраталар Z алар...< Хуҗаның шаярып сөйләшә башлавы геологның фикеренә кушылга- Э нын белдереп тора иде. — Әйдәгез әле, уйлашыйк, киңәшик,— дип, җыйнаулашып бригада вагонына кереп киттеләр. Димәк, бригада бер кан да китми, Язтургайда кала. 23 «Рәйсә — әйбәт духтыр», «Рәйсә—кырыс хатын», «Рәйсә — җен» —* уенычыны белән әйтелгән бу сүзләр медпунктка да юл ачты. Хәзер инде авыруларның һәм йөкле хатыннарның күбесе, бигрәк тә яшьрәкләре, им- томчыларны, күрәзәчелекне һәм кендек әбиләрен читләтеп үтәләр. Кич бик соң һәм арып кайта башлады Рәйсә. Кайта да, өстен дә чншенмәстәп, зур канәгатьлек белән урындыкка ава, иренә мактана: «Бүген алты авыру кабул иттем». «Бүген авыруларның саны унга җитте». «Уйлап кына кара, бүген медпунктта егерме өч пациент!» Шунысы кызык, көннән-көн арта бара пациентларының саны. Зөбәеров астыртын гына көлә: — Молодец, болай булгач бу айда авырулар планын арттырып үтисен икән! Иш өстенә куш дигәндәй, фатирдан да уңмадылар Зөбәеровлар. Бораулаучыларның барысын да урнаштырып бетереп, мастер берүзе калгач, буровойдагы Камил үзләренә чакырды Зөбәеровны. Безнең өй алты почмаклы, иркен, диде, әти-әни карт, йортта бала-чага юк, килегез Рәйсә апа белән безгә торырга, диде. Күктән көткәнне җирдән тапкан төсле булды бу, чөнки укытучылар квартирында Рәйсә актык көнен яши, менә-менә иске хуҗалары кайтып төшәргә тиешләр иде. Тиз генә яка фатирга күченделәр. Калтыравык Сабнрҗапнык йорты зур, алты почмаклы икән. Балалары үсеп, кайсы кая таралып бетү сәбәпле, өйнең алгы ягында бөтенләй тормаганнар, ул ташландык хәлгә килгән. Шулай да фатир кыенлыгы булган Язтургайда аерым семьяга мондый иркенлекне табу үзе бер могҗиза булып тоелды Зөбәеровларга. «Камилгә рәхмәт инде, безне зур бәладән коткарды».— дип куаныштылар Рәйсә белән Фазыл, I Тик шунысына гаҗәпләнделәр ни өчен мондый фатирны авыл Советы 1 күрмәгән дә ни өчен бораулаучыларның берсенә дә тәкъдим итмәгән? Кеше өстендә торуның нәрсә икәнен фатир кергән кеше үзе генә белә. Урнашкан көнне алгы якның стеналарын агартып, идәннәрен юып, ничә еллар ягылмаган өйне җылыту өчен күп кенә итеп мичкә ягып җибәргән иде Рәисә. Иртәгесен Сабнрҗан Рәисәнең күз алдында әрдәнә итен өеп куелган утыннарга тамга салып чыкты: бу безнең милек, янәсе, кагыласы булмагыз. Аннан пычкы, балта, сәнәк кебек эш коралла,- рын келәтенә кертеп куйды да ишегенә түбәтәй кадәр йозак салды. Монысы да тотынмаска кушкан ишарә иде. Күченү мәшәкате белән өйдә ду килеп йөргән Рәйсә янынарак килеп, хуҗа кеше, йөткерә-йөткерә, тагын шундый күрсәтмәләр дә бирде: кер- гәндә-чыкканда капканы яхшылап ябып йөрергә, эчке яктан һәрвакыт биген төшереп куярга, аяк киемен баскычка менгәнче үк. ишек төбенә җәйгән ташта салып керергә; ул авыру, ишекне каты итеп ябып йөрмәскә, келәсен чылтыратмаска, өйдә баланы йөгертмәскә, тавышландырмаска, елатмаска, тагын әллә нәрсәләр... Өйне юганда су ташырга кирәк булгач, Рәйсә аларның көянтә- чиләкләрен сорап алып торган иде, аның өчен дә үкенде. Йомышны керткәч, Сабнрҗан тикшереп алды: чиләкләр яньчелмәгәнме, көянтә сынмаганмы? — Ошамый миңа бу кешеләр! — диде Рәйсә, Фазыл эштән кайту белән.— Беткән идеме Язтургайда башкалар... Фатир хәлләрен сөйләп биргәч, Фазыл үз-үзенә яңалык ачкандай булды. Менә ни өчен тәкъдим итмәгәннәр икән бу фатирны! Күченгән чакта күршеләреннән берәү әйткән иде шул: «Тапкансыз керер кеше! Калтыравык Сабнрҗан белән тапма да, бүлешмә дә, диләр бездә». Кая егыласынмы алдан белеп булмый. Әнә Сабирҗанның улы Камил бөтенләй башка бит. Акыллы, хыялый, зирәк малай. Буровой эшенә дә яхшы гына төшенеп килә. Кешеләргә дә бик ихтирамлы. Ул якын итеп, хәлгә кереп үзләренә чакырып торгач, ничек каршы киләсең? Зөбәеров аның мондый үтә саран, карун кеше баласы икәнен дә белми иде... — Түз инде. Рәйсә, мәңге торасы түгел бит... Рәйсә үпкәләп аш ягына кереп китте. Менә шулай инде ул Фазыл, гомер буе вакытлыча гына яши. Вакытлы гына буровойга күченеп китә, вакытлы гына чатырлар кора, өстенә яңгыр ява башлагач, вакытлыча гына авылга кайта. Гел вакытлыча. Ә кешеләр дөньяга вакытлыча гына дип тумаганнар бит. Кеше мәңгелеккә дип йортлар төзи, мәңгелеккә дип юллар сала, мәңгелеккә дип агач утырта... Кайчанга кадәр барыр Фазылның бу вакытлы тормышы? Берәр чиге булырмы моның? Фазылның үзенә дә күп мәртәбәләр биргәне бар мондый сорауны, ләкин ул андый чакта җавап бирүдән баш тарта яки ниндидер җай табып сүзне икенче якка таба борып җибәрә иде. Зөбәеров үзе дә киләчәк көнен анык кына күз алдына китерә алмый иде бугай, шуңа күрә эченнән генә көрсенеп: — Юкка гына өйләндем,— дип куя иде.— Уйлап карасаң, семья — разведчик өчен чын имгәк.— Зөбәеров үзенчә фәлсәфә кора.— Өйлән- | гәч, әлбәттә, хатын белән яшәргә кирәк. Яшәр идең, нефть эзләп чыгып китмичә булмый. Үзең белән хатыныңны алсан, ул бит Рәйсә кебек «нормальный тормыш» таләп итәчәк. Аңа яслесе кирәк, бакчасы кирәк. Хәер, чатырда да үстереп булыр иде, ә менә ничек укытырга? Авыл I саен мәктәптән мәктәпкә йөрепме? Димәк, разведчик булам дигән кеше өйләнмәскә, семья кормаска тиеш булып чыга. Бу хакыйкатьне элегрәк белгән булса, Рәйсә белән танышмаган да, өйләнмәгән дә булыр иде... Инде эштән кайтуына ак эскәтер ябылган өстәл уртасына’ таба белән кыздырылган бәрәңге килеп утыргач, аның тирә-ягына вак тарелкалар- тә турап салынган кыярлар, помидорлар тезелгәч һәм бары Фазыл гына ярата торган тозлы гөмбә дә куелгач, Зөбәеровның ялгыз тору фәлсәфәсе әкренләп жимерелә башлый. «Болай үзе бергә яшәгәндә дә ярыйсы төсле икән... Ялгыз булсаң, кем сиңа суыктан кайтуына аш әзерләп куяр иде, каралса кем күлмәгеңне юар иде? Аннан бит әле кайтып керүеңә куышыңның бушлыгы, күңелсезлеге йөрәгеңне телә! Кайгы- ♦ Шатлыкларыңны уртаклашырга, дөнья хәсрәтләрен бүлешергә дә кеше г тапмый интегәсең... Шунда хатының булып бер җылы сүз әйтсә, балаң § килеп муеныңа асылынса, күңелләрең эреп китә». ° Аштан сон Зөбәеров нәрсәдер уйлап сикереп торды: — Мин бу Сабиржанны кызык итим әле! Әйе, әйе, разведчиклар < ярлы яши димәсеннәр! х Икенче көнне төштән соң Сабиржаннарга әржәсе түбәләмә агач ♦ төяп зур машина кайтып керде. Ул агачын бушатып чыгып китүгә, = утын төяп, буровойга балчык ташый торган тагын шундый ук «МАЗ» = килеп туктады. ' “■ Бу хәлгә башта кулын каш өстенә куеп тәрәзәдән карап торган * Сабиржан да түзмәде, авыру икәнен онытып, күлмәкчән генә ишек * алдына чыкты. «Алла, берсе-берсе бер кышлык бар!» Карт, үз күзләренә * үзе ышанмыйча, кабинада утырган Зөбәеров янына килде. — Кемгә болар? — Сиңа, бабай. s — Бушкамы, акчагамы? — Бушка! = — Бөтенләйгәме? — Әлбәттә! Әле монысы да соңгысы булмаган икән. Бу машина китүгә. Сабир- жаннар йортына аллы-артлы тагын ике машина утын кайтты. Ходай бирсә лә бирә икән, шыңгырдап торган эре имән агачлары. Кайдан кайтарткандыр мастер, мондыйлар Язтургай урманнарында да, ерак Шәмәрдән делянкаларында да юк. Баштарак кулын артка куеп, агач өемнәренә сокланып, башын кыегатакыегата карап йөргән карт, соңгы ике олау килгәч, хәрәкәтен кискен арттырды: авыр агачларның әле бер башына, әле икенче башына килеп тотынды, аларны өстерәде, йолкыды, каядыр илтеп яшереп куй- макчы булып азапланды. Гомерендә агач заты күрмәгән кеше кебек кылана иде Сабиржан. Берепче кичне лампа өчен буровойдан керосин алып кайтырга оныткан иде Зөбәеров. Ул көнне Рәйсә Сабиржанны зарландырып бер стакан керосин алып чыккан иде, «өемне хәерчеләр басты» дип карганып калды карт. Бүген бер буйдан аның ачуын да алды, утыннар белән бергә, Сабиржаннар ишек алдына бер мичкә керосин тәгәрәтеп төшерде. Бер атнадан бу керосинның кирәге калмаячагын белә торып эшләде Зөбәеров. Колхоз һәм авыл җитәкчеләре белән болай сөйләшкәннәр иде бит: багана алардан, чыбык разведчиклардан. Баганалар утырту һәм авылга чыбык сузу колхоз ягыннан, ә электр бирү буровойдан. Разведчикларның бу мәсьәләдә тәҗрибәләре бар иде инде. Кайда гына туктасалар да, кайсы гына авылга торырга килсәләр дә, беренче чиратта фатирларына электр кертәләр. Шушы ук электр авылның үзенә күрә булган учреждениеләрен яктыртып тора. Разведчиклар киткәннән соң да бу утлар сүнми, бораулаучылар урынына нефть чыгаручылар килә. Алар чыбыкны үз двигательләренә ялгый. Авыл тулысы белән электр утына күмелеп кала Сабиржанны ут белән дә кызык итмәкче булды Зөбәеров. Чыбыкны урамдагы баганадан туры үзләренә сузды, аннан картның чыгып киткән вакытында гына, яшерә-яшерә ишек ачып, хуҗалар ягына кертте. 3 «К. У.» М 7 33 Сабиржан аны-моны искәрмәгән иде, кайтып кергәч, түшәмдә асылы- ныг торган пыяла куык тирәсендә озак таптанып йөрде, тотынырга курыкты һәм нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Кичтән йортның һәр ике ягында да электр уты гөлт итеп кабынып киткәч, карт, яктыда калган сукыр тычкан шикелле, күләгә эзләп арлы-бнрле чаба башлады, кая да кереп посар урын тапмагач, ләхәүләсен укып, мич башына менеп китте. Бу минутта бер үк вакытта тарихта беренче мәртәбә Язтургаиның караңгы урамнарында, бораулаучылар яшәгән йортларда, авыл Советында, колхоз идарәсендә, мәктәптә, клубта, медпунктта ут балкый иде. 24 Бу көнне буровойда эш аеруча тыгыз булды. Бер мең метр тирәнлектә кырыйга таба юнәлдерелгән скважинадан торбаларны күтәреп жир астына махсус борау төшерергә, аның белән лабораториядә тикшерү өчен бик мөһим булган токым үрнәкләрен алырга кирәк иде. Геологлар аны керн алу дисәләр, бораулаучылар гүр газабы диләр. Керн ату белән бигрәк тә Камил кызыксына иде. Разведчиклар кернны йөз ике йөз метр төшкән саен алалар. Бу вакытта мастер буровойдан бер генә адым да китми, конторадан килгән геолог та, мәче тычкан саклаган кебек, жир астыннан менгән токым үрнәген сагалап ята. Алар рөхсәтеннән башка токымның бер генә валчыгына да тотынырга ярамый бораулаучыларга. Камил эшли башлаган беренче көннәрдә скважинадан ниндидер яшькелт-көрән балчык кына чыга иде. Калермәт абыйсы моны яңа эра балчыгы — кайназой эрасы катламнары дип аңлатты. Аның яше кимендә бер миллион ике йөз илле мең ел икән. Бу чорда әле жир өстен диңгез генә каплаган, анда бары тик суүсемнәр генә булган да диңгез жанварлары гына яшәгән, имеш. Бераз вакыттан сон кернны тагын да тирәнрәктән алдылар. Монда Камил катламның сары-аксыл төскә кереп ташка әверелә баруын күрде. «Менә монысы инде, энем, тагын да борынгырак катлам»,—диде Кадермәт. Бу катлам мезозой эрасыннан икән. Ул гади суүсемнәрдән, кабырчыклардан, медузалардан һәм башка төрле дннгез хайваннары калдыкларыннан ясалган, известька һәм акбурга әверелгән. Катламның яше дә шаккаткыч: кырык миллион елдан артык икән. Бу скважинаны бораулаган чорда токымнарның төрле үрнәкләрен күреп үтте Камил. Ком чыкты, известьташ, балчыклы ком, комлы балчык — барысы да чыкты Бөтен бер жир асты патшалыгының шаһиты булды ул. Ә менә бүген Камил иң борынгы палеозой эрасы белән таныша. Бу эра үзе генә дә берничә чорга бүленеп, пермь чоры, ташкүмер чоры, девон чоры, силурый чоры, кембрий чоры дигән исемнәр белән йөртелә икән. Әйтә башласаң телеңне сындырырсың! Камилләр бригадасына девон чорына кадәр төшәргә, шунда ята аларга дигән хәзинә. Бу токым иң карт токымнарның берсе, ана илле миллион елдан артык икән. Ләкин, күрәсең, нефть девонның һәр катламында да булмый. Мең метрдан башлап тагын каядыр кырыйга кереп киттеләр. Җир астында илле миллион яшәгән менә шушы катламны яңадан кистереп югары чыгарганчы һәм аны геологлар кулына тапшырганчы шактый вакыт узды. Торбаларны бер сүтеп, бер ялгап, борау артыннан борау алыштырып азаплана торгач, кешеләр тәмам ялыктылар. Иң беренче булып, мускуллары белән мактанып йөрүче Геннадий Еланский арыды — кулыннан торба бора торган ачкычлары төшеп китә башлады. Әйе. бу сиңа гер күтәреп уйнау гына түгел! Аннан, өстә верховой Мир- газиян йомшады — җир астыннан күтәрелгән торбаларны ыргагыннан ычкындырып жибәргәләде. Эт бетәр алдыннан гына Камилнең дә тез буыннары бушый башлады — торбалар китергәндә ике мәртәбә буровойның юеш идәненә таеп егылды. Ул һаман саен борылып яна вакта килүен көтә иде. Тик какча янаклы, арык гәүдәле кеше — вахта җитәкчесе Кадермәт кенә һаман буровойның идарә пультендә дикъкать белән әле прибор- ♦ ларга карап, әле бораулаучыларның эшләрен күзәтеп, элеккечә нык s һәм төз басып тора бирде. Аның ару-талуны белмәс куллары бертоташ- 3 тан тормоз рычаглары һәм кнопкалар тирәсендә хәрәкәтләнде, аяклары § алмаш-тилмәш педальләргә басып торды. Бораулаучыга бер генә ми- _ нутка да туктарга ярамый, юкса, торбалардан бушанып калган урынга £ балчык ишелеп төшү һәм скважинаны томалау куркынычы бар иде. х Ажгырып, торба артыннан торба жир куеныннан чыга торды, вышка ф эчендәге платформада озын-озын «шәмнәр» тезелә торды. Ниһаять. _ жиде кат жир астында борауны ут уйнатып әйләндерүче турбобур Z күренде, аның артыннан каты чуер ташларны кимереп баручы борау үзе ь пәйда булды. * Буровойдагылар жир астыннан шома стакан рәвешендә киселеп i чыккан токымны карарга керештеләр. = — Менә шушы инде ул, энем, чикләвек кабыгы,—диде Кадермәт. а Камилгә доломит ташларын тоттырып.— Доломит Камил кулында. * кояшка чагылып, асылташ урынына ялтырады. Егет аның бер кисәген Z алып тешләп карады — ватылмады таш. Пыялага сызып карады—< пыяланы алмаз урынына кисә. Доломит ул чакма таштан да. иң каты 5 мәрмәрдән дә катырак икән. — Фью-у,— дип сызгырып куйды Камил.— Ничек шул кадәр каты токымны борау ала? — Борау алмый аны. энем, кешеләр ала!—диде геолог. Зөбәеров белән геолог катлам үрнәкләрен кулларында әвәләп, күзләренә якын китереп бик жентекләп карадылар. — Әйе, токымның асылына эләккәнсез! — диде геолог, Зөбәеровка игътибар итмичә генә. Зөбәеровның үз хәсрәте бар иде. — Ну, ничек, булырга охшыймы нефть? — Ни әйтсәң дә тегесенә караганда өметлерәк. Геолог кулындагы ташларны югары күтәрде. — Бу керн нәрсә турында сөйли? Беренчедән, девон кабыгы өскә күтәрелә бара. Димәк, продуктлы горизонт якынрак. Икенчедән, менә кара: доломит эзлекле рәвештә комташка күчә бара. Ә комташ ул — нефть сеңгән таш... Камил аларга карап торды читкәрәк китеп, мастер белән геолог тагын нәрсәдер серләштеләр. Ахры, монысында да нефть юк. шул доломит кына чыга. Ахры, бораулаучыларның күңеле төшмәсен өчен генә эшләтәләр... П.х, бер ургылып нефть фонтаны аттырган чакларны күрер көннәре булыр микән Камилнең?!. Авыш юнәлештәге скважинаны борауларга наряд бирелгәч, разведчиклар бер нәрсәне аңламый аптырадылар: ярый, скважина теге юлы арырак та борауланган булсын, ди. Ә хәзер ни өчен сон геологлар үзәктән тагын да читкә, кирегә таба борырга ясадылар? Бу бит нефтьтәй тагын да, элеккесенә караганда да ераклашу дигән сүз! Зөбәеров бу мәсьәләдә үзе дә икеле-микеле йөри иде. сөйләп-сөйләп. күңелләре төшкән бораулаучыларны ышандыра алмый иде. шуны аңлатуны сорап, ул баш геологка мөрәжәгать итте — Моны бораулаучыларның үз авызыгыздан ишетәселәре килә. — Рәхим итсеннәр! Зөбәеров бораулау эшен чак кына туктатып торырга кушты, югарыдан верховой Миргазнянны чакырып төшерде. — Димәк, нефть булуына шикләнәсез? — дпде баш геолог, борау* лаучылар җыелып беткәч.—Бу турыда безнен арада да бәхәс күп булды. Әнә, аны мастерыгыз белә инде. Геологлар белән администрация арасында чын сугыш булды диярлек. Без, геологлар, үзебез дә, дөресен әйткәндә, артык тәвәккәлләдек булса кирәк: нефть чыкмаса, кулыбызны да, башыбызны да кистерергә вәгъдә биреп бетердек... Ни өчен үзәктән читкә борауларга булдык дисезме? Логика шуны таләп итә. Сон, уйлап карагыз: эзләнү-тикшеренү нәтиҗәләре, приборларның күрсәткечләре, аларның әле бер якка, әле икенче якка авышулары һәм менә керн үрнәкләре барысы да нәрсә турында сөйли: без бер-берсеннән якын торган ике нефть чыганагы арасына кергәнбез, скважинаны шунда салганбыз. Бу — көтелмәгән кызыклы хәл! Аңлыйсызмы сез? Әгәр без хәзер менә бу авыш скважинадан нефтькә юлыгабыз икән — бу бит яна нефть чыганагы ачу дигән нәрсә! Версия шундый: Ромашкино чыганагы күршесендә яңа чыганак бар! — Оһо! — дип куандылар бораулаучылар.— Димәк, без аның беренче разведчиклары? Баш геолог, елмая төшеп, бораулаучылар белән сүз тәмам икәнен аңлатты: — Ну, егетләр, зинһар, безне баштан мәхрүм иттермәгез! Тырышыйк, табыйк ул нефтьне! — Болай булгач, җир астыннан булса да табабыз инде! 25 Улына армиягә китәргә хәбәр килгәч, Галләм абзыйның бердәнбер теләге—улын бик шәпләп, авылны гөр иттереп озату иде. Шул көнне үк ул, күрше-күләнне гажәпләндереп, нәселгә дип калдырган кышлау танасын егып суйды, урам буенча шешәләрне шалтырата-шалтырата, әржәсе белән аракы күтәреп кайтты. Инде өендә шул шешәләрнең берсеннән авыз итеп тә алгач, Галләм абзый сандыкны актарып, аннан улына дип аталып та тектерергә өлгерә алмый калган костюмлык материалны эзләп тапты, аны газетага төрде дә, алпан-тилпән килеп, югары очның калтыравык Сабиржаинарга менеп китте. Әйе, егеткә солдатка китәргә хәбәр килде, ә Каюмның кеше арасында киеп чыгарлык юньле костюмы да юк. Тектерә алмады Галләм, һаман вакыты табылмады, һаман эш дип чапты, йортта хужа хатын булмау, Каюмның әнисе үлү дә бик тотты кулны... Соңгы көннәрдә генә булса да бер рәхәтләнеп киеп калсын егет. Сабиржан малае Камил белән китәчәк бит әле солдатка. Монысы икеләтә җаваплы. Кем улы дигәндә Галләм улы дигән сүзе ни тора бит әле аның. Пускай дуамал дисеннәр, бу көнгә кадәр дуамал Галләмнең сынатканы булмады кешеләр алдында, моннан соң да сынатасы юк!.. Галләм урыс капканы ачып җибәрүгә үк ажгырып аякка ташланган сары этне тибеп җибәрде, аның ярсу белән чинавына исе китмичә генә внгә узды. Болай да кемнәндер курыккан шикелле гел калтырап торучы Сабиржан, шактый төшереп алган Галләмнең өйгә килеп керүен күргәч, шүрләп калды. Кабаланып машина астындагы ситсы-мазарларын җыештырырга кереште, өстәлендәге кайчысын алып аска яшереп куйды. — Әйдә, түрдән уз, Галләметдин кордаш,—дигән булды карлыккан кәҗә тамагы белән. Галләм пычракка баткан итекләрен лачтор лочтыр китереп түргә узды, кулындагы төргәген Сабирҗанның өстәленә ыргытты. — Сина ике көн срок,— диде ул тегүчегә — или син шул срокта малайга костюм өлгертәсең, или мин сине жәһәннәмнен нәкъ төбенә үк жибәрәм! Сабиржан ашыгып төргәкне кулына алды. Тагын да ныграк калтырана төшеп: — Син нәрсә, кордаш, ул кадәр... әллә малаеңны өйләндерергә * җыенасынмы?— дип сорады. г — Өйләндерү сиңа! Солдатка жибәрәм, солдатка, аңладыңмы! | Синең малаен белән! g — Соң анда кием бирәләр түгелме? 3 Галләм Сабиржанның кулыннан төргәкне тартып алды, нәкъ маши- ь наның астына, энәсе янына ук ташлады. S — Анысын, кем, солдатта булган кешеләр — без үзебез беләбез. ф Ә син тикшереп торма, тегә башла, менә шул! Сабиржан. дуамал Галләмнең гадәтләрен яхшы белгәнгә, каршы ® сүз әйтергә базмады, төргәкне алды да калтыранган куллары белән х кәгазьне сүтте. Төргәк эченнән елкылдап торган шомырт кара бастонны * алып, бармаклары белән капшап торды. Моңарчы мондый материалдан а беркайчан да костюм тегәргә туры килгәне юк иде әле аңарга. = — Соң, син, кордаш, ике көндә өлгертергә дисен... Бу материалның “ нәрсә икәнен беләсеңме соң син? Бастон диләр моны, бастон! Моның белән бу дуамалны бераз өркетеп, аның тузга язмаган таләп- ’ ләреннән котылмакчы булып караган иде, ләкин Галләм мыегын да < селкетмәде: 3 — Булса сон, бик әйбәт! Аны Галләмнекеләр кияргә тиеш! — Чыгып китү әчеп ишек тоткасына тотынды.— Менә шулай. Сабиржан. безнең нәсел гомер буе солдат бирде, ә син әле бер улыңны гына озатасың! Сабиржан биленә таянып торып басты. — Нигә озатыйм?! Минем Камилем янымда кала Галләмнең башына таш белән ордылармыни — күзләрен зур ачып, ишек төбендә катып калды. — Ничек янында кала? — Шулай. Алмадылар аны... Монда кирәк ул... — Ничек монда кирәк? Китмимени? — Китми... Нефтькә кирәк... — Тукта әле, тукта... Галләм ишектән арты белән диярлек чыгып. Зөбәеровларнын карават почмакларына килеп орынды. Зөбәеров эштән кайтып ашарга утырган. Рәйсә чаршау белән корып куйган мич тирәсендә табак-савыт белән мәж килеп йөри иде Күзләре тәмам ачу белән киерелгән Галләмне күреп. Зөбәеров кашыгын өстәлгә куйды. Галләм аның янына килде. ' — Тукта әле, тукта, ничек әле бу. Сабиржан малае Камил китмимени армиягә? — Китми. — Ничек китми? — Шулай. Отсрочка бирделәр Нефтьтә кеше кирәк. Галләм изүен чиште. — Ә кайда дөреслек? Минем ике малай фронтта үлеп калырга, өченчесе китәргә тиеш, аның бөтен нәсел-нәсәбеннән бердәнбер улы да хезмәткә бармаска тиешме? Кайда акыл? — Ул бит, абзый кеше, бездән тормый. Җибәрмиләр икән, димәк, шулай кирәк тапканнар... Кирәк тапканнар... Галләм, хәлсезләнеп, якындагы урындыкка килеп утырды. - Кирәк тапканнар дисен инде, мачтыр? Ә син беләсеңме соң Сабиржанның бөтендөнья сугышыннан качканын? Әйе, әйе. качты, мөр- тэт, минем белән солдатка алынгач качты. Ә бу Гитлер белән сугышта нишләде дисең? Тоже качты! — Авызыңны чамалап ач, Галләметдин. Абзаң дүрт ел буена строй* батта эшләде. Так шту син... Галләм аңа кул гына селтәде. Фуражкасын алдына салып куеп, Зөбәеровка Сабиржан белән икесе арасында булган тарихны сөйләп китте. Галләм белән Сабиржан арасындагы киеренке мөнәсәбәт элек-электән, малай чакларыннан ук килә икән. Икесе ике очта яшәсәләр дә, алар дүрт ел буена авылның бер үк тыңкыш мулласыннан сабак алганнар, шунда бергә аунап үскәннәр. Ел саен кар ачылып жнр кибәр-кип.мәс вакытта икесенең дә әтисе, чажын таяклары тотып, ызан үлчәргә киткән, үлчәгәндә ни сәбәпледер икесе арасында гел менә гауга чыга торган булган. Бу гауга ике әти арасындагы якалашуга, сугышуга кадәр барып җиткән һәм авыл старостасы килеп яңадан үлчәп, җирнең баш-башларына чөйләр кагып биргәнчегә кадәр дәвам иткән. Ә Сабиржан белән Галләм шушы чөйләр аркасында бервакытта да тыныша алмаганнар. Җир сукаларга иртәрәк килгән Сабиржан чөйләрне болар ягына күчереп кага торган булган... Бу явыз уен ике малай үсеп буй җиткәнче диярлек барган. Ундүртенче елгы Герман сугышы чыккан хәбәрне дә Галләм белән Сабиржан кырда, уракта чакта ишеткәннәр. Кемдер атка атланып кычкырып узган, ызандашлар шунда ук якындагы көлтә чүмәләсе янына килеп утырганнар. Сабиржанның әтисе Нигъмәтҗан кулындагы урагын җиргә атып бәргән дә «Безгә түгел икән бу икмәк!»—дигән. Галләмнең әтисе, еракка. Сагындык елгасы буендагы тауларга текәлеп караган килеш, кайгылы гына әйтеп куйган: «Малы чукынып китсен, менә малайларны алалар». Нигъмәтҗан үз малае турында ник бер аһ корып карасын икән! «Тизрәк җыештырып куярга кирәк бу икмәкне»,— дип, урагын алып, кызу-кызу үз кишәрлегенә китеп барган. Биш-алты көннән сон Галләм белән Сабиржанга һәм унҗиде яшькә чыккан тагын берничә егеткә солдатка каралырга язу китереп бир? гәннәр. — Китте дип уйлыйсызмы аны хезмәткә? Тот койрыгын! Шул төнне Нигъмәтҗан улы Сабиржан каядыр юкка чыкты. Алынып кайтканнан соң ике ай дигәндә без никрутларны солдатка озаттылар. Мин сугышка керер алдыннан авылдан алынган бердәнбер хаттан шуны белдем: әле Сабиржан һаман табылмаган, малаеның канда икәнен 1Йттерергә теләп Нигъмәтҗанны көн саен старостага чакыртканнар, алай да булмагач, авылга урядник китертеп, бөтен җыен алдында Нигъмәтҗанның ыштанын төшереп йөз чыбык суктырганнар. Ә инде улы аркасында жнр өлешеннән атасын мәхрүм итүләрне, ахырда хәер сорашырга чыгын китеп картның бер авыл башында туңып үлүе турында мин соңыннан, берничә ел үтеп, гражданнар сугышыннан кайткач кына ишеттем... Шул китүеннән Сабиржан авылга егерме биш елдан соң буранлы февраль аенда гына кайткан. Башына чигүле түбәтәй, аягына читек, өстенә буй-буй ситсыдан тегелгән чапан кигән бу кешене Сабиржанның үз чамасы яшьтәгеләрдән башкалар танымаганнар. Ул үзе дә инде авылның күп кешесен белмәгән. Шул сәер киемнәре белән авыл халкын гаҗәпләндереп, малай-салайны көлдереп, очраган кешеләргә үзбәкчә- сен-татарчасын кушып сәлам биргән, ниндидер таныш-белешләрен эзләп өйләргә кергәләгән. Әллә якты чырай бирүче булмаган, әллә урамда суык өшетеп, этләр кузгатып йөрү туйдырган, бераздан соң Сабиржан бөтенләй чыкмас булган, әтисеннән калган җимерек иске өйгә кереп бикләнгән. «Сабиржан гади кеше генә түгел икән, тегүче, зур һөнәр иясе икән»,— дигән хәбәр таралган. Аның иске, тәбәнәк өе турыннан үткәндә авыл кешеләре кызыксынып машина текелдәвем тынлап торганнар. Аннан сон тегә торган аяклы машинаның үзен күрү өчен Сабиржаннын өйләренә керә башлаганнар. Тиз арада Сабиржан- нын абруе үскән, заказлары күбәйгән... Боларны Галләм бик жиренә житкереп. тәмләп сөйләде, кухня тирәсендә игътибарсыз гына йөргән Рәйсә дә түр якка чыгып утырмый булдыра алмады. ♦ — Мин ул елны авыл Советында секретарь булып эшли идем,— г дип дәвам итте Галләм.— Безнең күз алдыбызда Сабиржан кара байга з әверелде дә куйды. Алты почмаклы шә-әп йорт салдырды, ишек алдын 5 тутырып каралтыкуралар булдырды, көтү-көтү мал асрый башлады. Кем хисабына дисен? Халык хисабына! Авылда тегүче юктан файдала- н нып биш бәясенә эшли иде бит ул! Кешеләрнең тиреләрен салдыра иде! х Кеше хәтере, күрәсең. күп еллар үтсә дә. яман нәрсәләрне хәтерендә ф саклый, кичерә алмый. Галләм бу вакыйгаларны ачынып, йөрәге әрнеп _ сөйли, гүя бу хәлләрне чит кешеме, якыннармы — барысы да белеп “ торырга, онытмаска тиешләр. в. — Бу сугышта минем бердәнбер теләгем — Сабиржан белән сугыш- * ка китү, ана дары исе иснәтү иде. Тик барды дип уйлыйсызмы сез аны х сугышка? Юк. Сабиржан кебекләр ил сакларга бармый! Комиссия бу- х ласы көнне генә тап-таза, кырык биш яшьлек Сабиржан авыруга “ сабышты да куйды. Бума чире тота башлады үзен... 2 — Бәлки, аның чире электән булгандыр? — дип, фатир хуҗасын яклагандай әйтеп куйды Рәйсә. < — Соныинан белделәр. Бума өянәге вакытында әйтеп кычкырган. = «Үземне үзем боздым, әгъзамны агуладым, тиле бәрән орлыгы белән аксыргак төеп эчтем»,—• дигән. Хезмәт итмәс өчен менә бит нинди этлекләргә бара кешеләр... Хәзер инде калтырап йөри Галләм бу хәлләрне Сабиржан карт белән анык малае Камилне бериш итеп күрсәтү өчен, бер арбага утырган, бер-берсеннән ерак китмәгән кешеләр икәнен расларга тырышып сөйләде, әлбәттә. Ләкин Зөбәеров ата белән улы арасында бик зур аерма, ачыктан ачык үзгәлек барлыгын күреп тора иде. — Ләкин бит Камил Сабиржан түгел диде, Галләмнең мисалларына һәм дәгъваларына каршы төшеп.— Камил — чын Совет кешесе... Галләм кисәк кенә торып басты. — Мин. анын урынында булсам, добровольно китәр идем армиягә! — Мин дә шулай игәр идем. Ләкин бит җибәрмиләр аны. аңлыйсынмы. җибәрмиләр!.. Ул үзе минем янга елардай булып килде'.. Галләм башка сүз куертуны кирәк тапмады булса кирәк, фуражкасын киде. Чыкканда Сабиржаннын ишеген ачты да — Менә шул, ике көннән сон килеп алырмын, костюм әзер булсын! — диде. — Соң, тукта әле. кордаш, аңлашыйк әле.-дип. Сабиржан ана ялынса да. Галләм сөйләшеп тормады, китте. Ашыгып чыккан тегүче ишекне ачып аның артыннан кычкырды — Сон, ичмасам, малаең үлчәтергә килсен! 26 Сабнржаннардан кәефе кырылып, авыр уйлар белән кайтып керде Галләм. Өйдә көндәгечә тынлык, күңелсезлек, шырлык. Б\лачак солдаты да эштән кайтмаган. II балакай, армиягә китәр алдыннан да тырышып эшләп йөргән була. Шофер Караңгы төнгә кадәр станциягә бәрәңге ташый. Өч улыннан исән калган бердәнбер хлы. төпчек улы Галләмнең. Шулай язгандыр инде. Галләм бөтенесен югалтып бетерде: хатынын да, балаларын да. Инде менә өйдә япаялгызы кала... Өйдәге эчпошыргыч тынлыкка түзә алмыйча. Галләм тәрәзә каршына килеп тәмәке кабызды, бакчадагы саргайган шомырт яфракларының тынгысыз жилдә чәбәләнүләрен күзәтеп торды. Көз. Борын-борыннан кешеләр көзне көткәннәр. Язга сокланганнар, жәйне мактаганнар, әмма көзне зарыгып, хыялланып көткәннәр. Үзенә хас моны, матурлыгы, яме булган өчен түгел, ул алып киләсе байлык, муллык, иминлек өчен көткәннәр көзне. Әүвәләүвәлдән кеше хыялын көзгә төбәгән. Уздырасы бәйрәмнәрен дә, ясыйсы туйларын да ул көзгә калдырган. Көз көне кыз ярәшкәннәр, көз көне килен төшкән, көз көне ярминкәләр ачылган, базарлар шаулаган. Хәтта яз чыккан чебешләрне дә көз санарга кирәк, дигән халык. Башка жирләрдәге кебек үк. Язтургайда да көзне тилмереп көткәннәр. Ярлы-ябагай үзенең ашъяулык кадәре генә жир кисәгеннән иген өмет итеп тә булмагач, я капчык асып хәер эстәргә, я эш эзләп ерак жирләргә сәфәргә чыгып киткән. Ж.ир кояш тирәсен әйләнеп чыккан саен, теләсә-теләмәсә дә, көз килгән. Иртәләп тә килгән ул, соңлап та. Ачлык булып та килгән, чир- үләт булып та, дәһшәтле сүгыш булып та. Ләкин кешеләр барыбер көзне көткәннәр. Көз кешеләрнең өмете, уе, хыял канаты булуында дәвам иткән. Галләм уздырган көзләр дә бер төрле генә булмады һәр көз саен, гадәттәгечә, яфраклар саргайды, үләннәр корыды, ачы жилләр исте, салкын яңгырлар яуды, ләкин көзләр һаман да берберсенә охшап килмәделәр. Галләм көзнең төрле вакытларын хәтерли. Икмәк яшереп Рәчәйне ач калдырган кулаклар көзен дә. күмәк хуҗалык булып бер табында уңыш бәйрәмен уздырган тәүге колхоз көзен дә, каты буразналарны тирән һәм ышанычлы сөргән беренче тракторлар көзен дә нык истә тота. Галләмнәр буыны дәһшәтле 1941 ел көзен дә күңелләреннән жу я алмыйлар. Бомба, снарядлар белән чокылып, окоп, траншеялар белән казылып беткән иген кырларын, тук башакларын жиргә иеп басуларда утырып калган ятим ашлыкларны күреп уздырдылар алар. Хәвефле, сагышлы, хәсрәтле көз иде бу. Кан коюлы сугыш барды. Ничә көзләр халык ипигә туймады, бөртекләп жыеп алган актык икмәкләрен ил өчен, фронт өчен, җиңү өчен бирде. Сугыш бетте. Көзләр һаман кешеләргә елмаймады. Буш кырлар, җимерек авыллар, янган йортлар, арык атлар мәшәкате белән тагын әллә ничә көзләр уздырды халык. Уңышның илгә дигәнен бирергә тырышты. Машиналарга төяп тә, атларга салып та, арбалар тартып та илтте ул икмәкне. Үзләренә дигәнен көшел чүпләреннән җыйды, бура төпләреннән кырды, граммнарга салып үлчәде. Шунда да кешеләр өмет, ышаныч, иман белән һаман көзне — икмәкле көзне, тыныч көзне, бәхетле көзне көттеләр. Менә, ниһаять, килде ул көзләр, чын-чыннан алтын көзләр килде. Юмарт җиребез үзенә йөрәк җылысын, көчен, мәхәббәтен салган кешеләрдән уңышын кызганмады. Басулардан игенчеләр мул уңыш җыеп алдылар, табыннар бай, күркәм ризыклар белән тулды. Язтургай авылы көзне куанычлар белән каршы алды: колхоз сугыштан соң беренче мәртәбә икмәк тапшыру планын арттырып үтәде. Бу көздә Язтургай кырында яңа вышка — нефть вышкасы утыра. Бу көздә авыл тулы нефть эзләүчеләр һәм Язтургай урамнарын яктырткан электр утлары. Бу көз Галләм өчен икеләтә ялгызлык алып килгән көз булды. Яз аенда хатыны үлеп тормыш иптәшеннән мәхрүм булды, инде хәзер карап торган бердәнбер улы армиягә китә... Улы өчен хафаланмый, киресенчә, горурлана Галләм: шулай тиеш. Ир-егет хезмәт итәргә, ил каршындагы мактаулы вазифасын үтәргә бурычлы. Алар нәселе — гомер-гомергә солдат нәселе. Бабалары солдат булган, атасы солдат, өч улы солдат... Сабиржан вакыйгасе, аның улы Камилнең колхоздан рөхсәтсез- яисез нефть эшенә китеп баруы, инде килеп армиядән калуы яңадан ❖ Галләмнең йөрәген тырнап узды. Җитмәсә, шушы мәлне генә авылда s электр утлары кабынып китеп, клуб, авыл Советы, колхоз идарәсе белән 3 беррәттән, еракта, тау очындагы Сабиржаннар өен дә яктыртып жибәрде. о «Яши белә бит дөньяда кеше!» — дип төкереп куйды Галләм. Эшкә, _ колхоз идарәсенә кузгалды.—«һич урынлы түгел Сабиржанны як-£ тырту...» х Шушы кичне үк разведчикларның ферма ишек алдына өч машина ф торба китереп аударганнарын ишетте. Ишетте, ләкин ышанмады. Барып я караса, чыннан да, терлекчеләр өе каршында озын-озын торбалар өелеп = тора. ь — Маладис икән үзе мачтыр, сүзендә торган,— дип куйды.—Димәк, => иртәгә фермага су кертә башларга... “ Шул ук минутта председатель Галләмнең бораулаучыларга карата 2 булган күптәнге ачуы юып ташлагандай юкка чыкты. _ Күңеле хуш килеп, кайтышлый Фәридәгә кереп чыкмакчы булды. = Менә пичә айлар инде (хатынының кырыгы да тулмаган иде бугай), Галләм Фәридәгә күз төшереп йөри. Ире үлгән бер балалы хатын. g Үрдәк Дәүләтбай килене. Төскәбиткә чибәр. Эшкә уңган. Тик шунысы бар — яшь. Хәтта кирәгеннән артык яшь. Аңа сүз салып караса, «бабай» дип көлмәс микән Фәридә? Ир-атка карата үзен бик усал тота дип сөйлиләр, табагач белән пышкыртып чыгармас микән өеннән? Әйдә, ни булса шул, сөйләшеп карарга кирәк. Яшең илледән узгач, буйдак булып йөреп булмас, тәкъдим ясап карарга кирәк... Син дә ялгыз, Фәридә, мин дә ялгыз, дияргә кирәк. Малайның бүген-иртәгә солдатка китәсен дә әйтергә кирәк, өем зур, иркен, әйдә бергә торыйк, дияргә кирәк... 1Ок, бергә торыйк дип әйтү килешеп бетмәс. Фатирда гына бергә торалар. Хатыным бул, кызыңны рәнжетмәм, үз балам кебек итеп тотармын, дип әйтергә кирәк. Иман укыгандай авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, әкрен генә тыкрыкка борылды Галләм, елгага таба төшеп китте. Килеп житәрәк, Фәридә өендә электр уты күреп туктап калды. — Нәрсә булып чыкты соң әле бу? Шул умарта оясына да бораулаучылар фатир кергәннәрме? Аяк очларына гына басып, тәрәзә янына килде. Бер кырые ябылып бетмәгән пәрдә почмагыннан өстәл янына утырган Фәридәнең түгәрәк бите күренеп тора иде. Фәридә чәй эчә, елмая. Кем белән чәй эчә ул, кемгә елмая? Ничаклы гына тырышып караса да, Фәридәнең кызарып чыккан битеннән, киң итеп елмайган авызыннан башканы күрә алмады Галләм. — Нигә болай кояшы балкыган соң әле бу хатынның? Нәрсәгә дип шул кадәр авыз ора? Каракларча сак атлап, капкага якынлашты. Галләмнең күпне күреп таушала башлаган йөрәге түзмәде, үзен сиздереп дөп-төп тибәргә тотын ii,i. Кара син аны. каһәр, чаптар ат кебек ярсып бит... Егет чакларны, Шушылай яшеренеп кенә Миңлебикәсен күзләргә килгән вакытларны искә төшерде бу йөрәк... Егерме биш елдан соң ла бер чама тибә икән үзе. Юк, картаймаган икән әле Галләм... Ишек алдына караган икс тәрәзәнең икесендә дә пәрдә төшерелмәгән иде. Шунда ук түбәтәйле кабак баш чалынып китте Галләмнең күзенә. Кабак баш табыннан торып килә. Бу бит шул үзе, комбайн янына килгән кабак баш! Әйе. аңлашыла... Тикмәгә генә Фәридә янына барып йөрмәгән икән... Галләм, өметләре челпәрәмә килеп, капка төбендә бераз басып торды да. кыйналган кеше кебек аякларын көчкә сөйрәп, тыкрыктан менеп китте. — Шулай була инде ул алданрак тәвәккәлләмәгәч... Менә сизденме инде картлыгынны. Галләм?» 27 «Порт салунын вне бар — мүклисе дә чутлыйсы»,— дип. борынгылар тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Беренче көндә үк нигез бүрәнәләрен салып, эшкә бик жинел генә кер’ешеп киткән Мотгәрәй өчен бура биек- кәрәк күтәрелгән саен авырлаша барды. Балта тота белүчесе дими инде, ботак юынганда яки каеры каезлаганда агачны әйләндереп торачысы. я күтәреп куйганда бүрәнә башын тотучысы булсын иде аның. Япа-ялгыз йорт тергезергә кереште бит, жүләр. Үткәндә-сүткәндә туктап, кешеләр дә гажәпләнеп китәләр: «Фәридә оста яллаган яллавын да. эше бик сүлпән бара. Тапмады микәнни адәм рәтлерәк балта остасын?» Мотгәрәйнең башы-аягы белән чумып бура бурап ятуын бораулаучылардан беренче булып Сапарбай күреп кайтты. Кадермәт үз йомышы белән район үзәгенә киткәч, аның урынына вахтага Мотгәрәйне чакыртырга жибәргән иде мастер. — Ба-а, адәмнәр вакытларын заяга уздырмыйлар гой!—дип. кулында балта уйнатып эшләүче Мотгәрәйгә исе китеп карап торды Сапарбай.— Бак, нинди жакшы тирмә корып ята! — Буш арада маташкан булам. Ничек уздырмак кирәк көнне? — Син тик тора алмыйсың инде, улсы мәгълүм. Ә сәмән ягы ничек сон. күпме түлиләр? Мотгәрәй балтасын бүкәнгә чабып куйды да. нәрсә дип жавап бирергә дә белмичә, аптырабрак калды. Бик рәнжетте Сапарбайның бу сүзе. — Син, энем Сапарбай, мине үз аршының белән үлчәмә инде! — диде.— Акчаны калымга жыясым юк. бездә кызны сатып алмыйлар! Балта астыннан очкан йомычкалар чәчрәп туп-туры Сапарбайның битенә бәрелә башлагач, казакъ егете йомышын әйтте дә китеп барды. Сапарбайны да рәнжетте Мотгәрәйнең сүзе. Ул бит инде калым жыюны күптән ташлады. Мотгәрәй үзе дә белеп тора лабаса моны. Әллә ял вакытында Кәримә янына барырга жыйган акчаны әйтәме ул? Нефть чыгып ял алса, Сапарбайның Ык буйларына барып кайтырга да исәбе юк түгел... Их. шул татар кызып кулга төшерә алса Сапарбай!.. Юри генә хат яза торгандыр ла ул Сапарбайга... Вахтадан бушагач. Мотгәрәйнең бура буравын үз күзләре белән күрү өчен икенче көнне Фәрхетдин килде. Сапарбай кайтып сөйләгән иде: имеш. Мотгәрәйдә буровой кайгысы түгел, эше тыгыз, фатир хужа- сына патша сарае зурлыгында тирмә кора. Мотгәрәй ишек башына кадәр күтәрелгән бура өстендә осталанып ята иде. Фәрхетдинне күргәч каушады, янтыгына без белән төрткәндәй, бөгелеп төште. «Көлке эзләп йөри, имансыз,—дип уйлап алды.— Кайтып берәр нәрсә чыгара инде хәзер». Әнә бит житди кешедәй кыланып, әдәпле генә сорашкан да була, житмәсә: «Ничек әле мондый зур эшкә тотынырга жөрьәт иттең? Шул инде, аңлыйм, тик тора алмыйсың. Әйе. тик торулар яман нәрсә...» Ә күзләре үзенең! Май ашаган мәчемени — бура тирәсендә йомычка жыеп йөргән Фәридәдә. Ул өйгә кереп киткәч, чишелеп китте Фәрхетдин; — Өй хужаеы ялгыз хатын дип әйтәләр, дөресме? Әйе, мондый күркәм хатын булганда нәрсә тора һөнәр белгән кешегә өй салып бирү... Шәт, буш итмәс, тамак ялына түгелдер... Теленә тилчә чыккан Фәрхетдин белән сүзгә килүдән файда юк, ул барыбер үзенекен лыгырдаячак. Шуңа күрә Мотгәрән сүзсез генә агачны киртләвен белде. ♦ Буровойда анын ниләр сөйлисен пошынып юравы дөрес булып чыкты s Мотгәрәйнен. з — Якалык ишетәсегез киләме, жәмәгать!— дип кычкырды ул, вах-о тага килү белән.— Безнең Мотгәрән бит йортка кергән! * — йортка кергән? — Чынмы? х — Үзе әйттеме? > — Соң, башыгыз булса уйлап карагыз, хозяйкасы яшь. чибәр һәм s тулы тәнле. Бу булдымы бер. Икенчедән, ирсез. Янәдән килеп, умарта х кадәр өйдә икәүдән-икәү. Бусы булдымы өч. Дүртенчедән, ни өчен Мот- =■ гәрәй газиз йокыларын калдырып, буровойдан арып кайтканнан соң * да өй сала дип уйлыйсыз? Эх, мисезләр' х — Сөйләмә, аның рәхмәткә эшләп йөрүе бер бүген генәмсни? = — Менә күрерсез, башымны кисәргә бирәм, Мотгәрән кала бу авыли да йортка кереп! Тик шунысы бар: «Йортка кергәнче утка кер», х дигәннәр... s Фәридә исә, эштән кайтып кергән саен, бер ике бүрәнә күтәрелә j барган бураны күреп исе китә, ана куанып бетә алмый иде. Куана һәм д шул ук вакытта баш күтәрми эшләүче Мотгәрән не битәрли — Шушы кадәр җәфаланырга ярыймы соң! Ташла' Ташла! Әйдә, керик әле. Ачыгып беткәнсең инде, канатым! Куй балтаңны, җитәр бүгенгә, каурыем!.. Буровойдан бик талчыгып кайтса да, сер бирми Мотгәрәй, янында ана каз кебек кыйгаклап йөргән Фәридәнең авызын бөрә төшеп тагын бер-икс тапкыр «каурыем», «канатым» дип әйткәнен, хәтта соңгы вакытлардагы кебек батырланып, кулдан тотып алуын да көтә. Ә Фәридәнең кулы йомшак, иркә... Тарткалаша-тарткалаша өйгә керәләр. Юл уңаеннан каенанасыннан алып кайткан кечкенә Фатыйманы караватына куеп, ашыга-ашыга чәй хәстәрләргә керешә Фәридә. Хәзер инде бала да элеккеге кебек Мотгәрәйне күргән саен куркып еламый — әнисенеке кебек зур соры күзләрен бер дә алмыйча, кызыл йөзле, табак битле абыйсына карап кына тора. Ник еласын — Мотгәрәй абыйсы ике көн элек кенә ана кибеттән сары түшле, зәңгәр койрыклы бик матур чыпчык алып кайтып бирде. Борсаң өстәл өстендә чыкы-чыкы килеп йөри. Аннан алдарак төймә күзле куян, корсагына баскан саен «бак-бак» итеп кычкыра торган үрдәк бүләк итеп бирде. Инде бүген анын ике як кесәсе тулы кызыл, зәңгәр кәгазьле конфетлар. Учлапучлап Фатыймага ла бирә ул аны, Фатыйманың әнисенә дә, өстәлгә дә күп итеп сала. Нигә еласын Фатыйма, акыллы бит ул, үскән кыз бит ул.. Тик вакыт-вакыт Фатыйма ла көйсезләнеп куя. Караватта утырмыйча. кич буена әнисенең итәгенә тагылып йөри, ятканда әнисе янына сорый — Нинди кыргый баладыр бу! —дип тирги аннан кызын Фәридә.— Чыгып качаммыни төн буе итәккә тотынып ята' Бәләкәй Фатыйма гына түгел. Фәридә үзе дә Мотгәрәйгә шактый гына ияләшә төште кебек. Элегрәк беренче көннәрдә Мотгәрәй белән табынга утырса, авызы ояла төсле иде Фәридәнең Шу на күр.» йөрәгенә ятып туйганчы ашаганы да булмады, эшкә баргач, тамак ялгый нде. Ятканда күлмәк салырга читенсенеп, ай буена чаршау артында чишенмичә йок лады. Иртән торып бит-кул юа башласа да, чәч тарарга тотынса да, Мотгәрәйдән яшереп, кача-поса гына эшли иде. Хәзер алай түгел, ул өйдә үзен бик иркен тота, бер хәвефсез ялан баш, җпңсез күлмәктән йөри, кыю сөйләшә, көлә, елмая. «Бер өйрәнгәч, тфу. тфу, чит ир-ат та күңелгә якын була икән...» Соңгы атналарда Фәридәнең яшь кызлар кебек очынып-очынып йөрүен Мотгәрәй һаман да шул бура бурала башлаудан күрә иле. Сөенечен кая куярга белми бичара хатын. Элек табынга да урындыгын этеп, ераклашып утырган Фәридә хәзер Мотгәрәй янына ук сыена, бөтен ризыкны аның алдына өя. бөтен ягымлылыгын, нәзакәтлелеген биреп сыйлый. Шунда самоварга яки чәшкәчынаякларга үрелгән вакытта кайчагында Мотгәрәйгә Фәридәнең юан беләкләре орынып китә. Бүген Фәридәнең кәефе аеруча яхшы иде. Үзе мич алдында табада нәрсәдер чаж-чож кыздыра, үзе уенчыклары белән уйнап утырган кызы белән сөйләшкән була: — Менә шулай инде без, кызым. Үзебез йорт эшләтәбез синең белән, ә останың әле ашаганы да юк. Оятсыз хуҗалар инде без, тәмам вөҗдансыз хуҗалар. Боерган булса, без дә тырышырбыз әле, яхшы абыйга бурычлы булып калмабыз, әйе бит. кызым? Табынга төрле нигъмәтләр килеп беткәч, һич уйламаганда, Фәридә ярты литр аракы чыгарып куйды. — Нигә инде, Фәридә? — Син теләсә ни диген. Мотгәрәй канатым, монсыз булмый. — Юкка мәшәкатьләнәсең бит.— Мотгәрәй йөзенә ризасызлык һәм үпкә билгесе чыгарды. Моны сизеп Фәридә сүзне шаяртуга борды: — Электән килгән йола. Яхшы итеп эшләсен өчен останы шулай сыйлыйлар. — Болай сыйлый башласаң, мин аны ун елга сузармын! — Ун ел тормассың шул,—Фәридә үзе дә сизмәстән көрсенеп алды.— Нефтькә җитеп киләбез дисең түгелме соң? Мотгәрәй җавап бирмәде. Әйе, разведчиклар нефтькә җитеп киләләр. Мотгәрәйнең дә монда актык көннәре, актык буровое булыр, ахры. Бүтән эшләмәс инде ул разведкада. Башка бер җиргә китәр, кызыклы- рак башка эшкә күчәр . Я комбайнына кайтыр, я төзелешкә... Тик менә тәмамланмаган бурасы кала, аны ничек ташлар? Бераз гына нефть чыкмый торса да. өйле итәр иде Фәридәне... — Я, салып эч әле, Мотгәрәй,— диде Фәридә, егетнең нәрсә турындадыр тирән уйланып китүен күргәч. — Алайса, икәү, булдымы?.. — Минем бер дә эчкәнем юк бит. канатым. — Эчмәсәң эчеп кара! Өйне тизрәк өлгертик дисең икән — салып бетерәсең шушы стаканны... Мотгәрәй шешәне ике стаканга тутырып аударды да берсен Фәридәгә тоттырды. — Өлгергән өйгә кереп утырырга язсын! Мотгәрәй стаканындагы аракыны ялт иттереп каплады да ашыгып ашамлыкка үрелде, Фәридә исә, авызына ут капкандай, су эчәргә йөгерде. — Уф. уф. үләм!.. Бераздан барысы да үз урынына утырды. Фәридә сүзчәнләнеп китте: — Син йорт дисең, Мотгәрәй канатым. Уйлап кара: тормышыңда бәхетең, киләчәккә өметең булмагач, нәрсәгә кирәк соң ул йорт? Аның нинди шатлыгы, нинди куанычы бар минем өчен? Мин аны. Мотгәрәй каурыем, беләсең килсә, әллә кайчан салдырып куя идем. Айнык кына рәтем дә бар минем. Тик син кулым кычыта, фәлән-төгән дип сорагач, ярар инде, кашысын бу кулын, дип кенә риза булдым.,. Ярын, алай гайрәтен булгач, һөнәрсез тора алмагач, күңелен туйганчы эшлә инде, бизгәч ташларсың. Утырсын ул шунда төгәлләнмәгән бура булып ишек алдында. Син китәрсең, онытырсың безне, ә ул синең истәлеген булып калыр... Күрәсең. Фәридәнең күңеленә җыелган уйлары бик күп. әйтер сүзләре бихисап булган, хәзер терсәкләре белән өстәлгә таянган хәлдә. ♦ караңгы тәрәзәгә караган килеш, шул уйларын, шул сүзләрен әкрен s генә, ягымлы итеп кенә тезә: 1 — Мина нәрсә? Ничек тә кызымны,— ул караватта уенчыклары 2 белән йоклап киткән Фатыймага карап алды,— шушы тәбәнәк мунчада 3 үстерермен дә очырып җибәрермен. Аннан нәрсә? Аннан кереп биклә- 5 нермсн дә яшәрмен үлгәнче моңаеп берүзем... Шул инде ул ялгыз хатынs иын язмышы, канатым... « — Син төшенкелеккә бирелмә әле. Фәридә. э — Бирелеп торасы юк, каурыем. Ул инде безнең маңгаебызга языл- = ган. Бәхетле кеше бала белән яшьли иреннән калмый!.. £ Фәридә, өстәлгә ятып, сулкылдап елый башлады. у Мотгәрәй каушады, аны ничек юатырга белмичә, урыныннан торып, * ишеклетүрле йөреп килде, ник эчерткәненә үкенде. й — Менә син, ә? Юкка кыстадым бит эчәргә... Ярый әле, бала йок- ч лаган, анысы да елый башласа, ни эшләр идең? х Фәридә бераздан тынычланды, бер-ике тапкыр мышкылдап борынын з тартып алды да, утырган урынында кулларына башын кунган килеш, * йоклап китте. Моңа кадәр исерек хатыннарны күргәне юк иде Мотгәрәйнен. Алар турында әшәке фикерләр генә ишеткәне бар иде. Менә хәзер аның янында, янәшәсендә исерек хатын сабый бала кебек йоклап утыра. Ләкин гаҗәп: Мотгәрәй аңарда бернинди ямьсезлек күрми. Киресенчә, язмышын аның моңаеп сөйләве, чын күңелдән ачынып елавы Мот- гәрәйдә Фәридәгә карата теләктәшлек һәм кызгану гына тудыра иде. Уятмакчы булып карады Фәридәне Мотгәрәй, тик ул шул кадәр каты йоклап киткән иде — селкенмәде дә. — Инде ни эшләргә? — дип аптырап, өй эченә күз йөртеп чыкканнан соң. «урынына илтеп яткырырга кирәк» дигән карарга килде ААот- гәрәй... ...Иртән алар бер үк вакытта уянып киттеләр. Фәридә башта чаршау артында каты көрсенеп, уфылдап ятты. Торды. Мотгәрәйгә күренергә оялып, чыгарга кыймыйча, озак кына ятагын җыештырып, түшәк-мендәрләрен каккалап йөрде. Бу вакытта инде Мотгәрәй киенгән, кулына балтасын алып ишек алдына чыгарга җыенган иле. — Әллә баш авыртамы, Фәридә? — дип, үтә дә якын һәм назлы итеп сорады ул ишек тоткасына тотынгач. — Уф аллам, пичекләр генә күзеңә күреним, Мотгәрәй! Оятлы булдым бит... — Ничава, тормыш булгач була инде... — Тиеш түгел иде дә бит... Кире кайтарып булмый... Баласын илтергә, эшкә барырга вакыты җиткән, ә Фәридә әле һаман чаршау артыннан чыга алмый. — И-и, ходаем, нишләгәнмен мин? Син күтәреп салдыңмы мине караватка? — Күтәрергә бик авыр идек, култыклап кына илттем... —- Бар икән күрәселәрем! Изүемне дә син чиштеңме? — диде, күкрәкләрен каплаштырып. — Буыла идеи ич. чишмәсәм... Ана уңайсызламас өчен Мотгәрәй чыгып китте, ләкин Фәридәнен күңеле моның белән генә тынычланмады. Берсеннән-берсе ямьсезрәк уйлар килде аның башына. Бик тә начар итте бит аракы эчеп. Нинди генә шайтаннар котыртты икән бу эшкә? Шайтан түгел инде, әнә шул сүз—бораулаучылар тиздән китәчәкләр икән дигән хәбәр. Соңгы көннәрдә генә булса да. Мотгәрәй останы бәхилләтәсе килде Фәридәнең. Аның өчен микән? Ник шунда череп ятмый бурасы, үзе әйбәт кеше Мотгәрәй. Өеңдә ир-ат булу, аның исен тоеп тору да рәхәт бит. «Ир- атлы йортка жен ияләшмәс»,—дип белеп әйткәннәр борынгылар. Ул китеп барса, эч пошудан, ялгызлыктан ни эшләр инде Фәридә?.. Кичә шулай да арттырыбрак җибәрде. Ирсез хатын — йөгәнсез ат шул инде, моңая торгач исерелеп тә киткән. Гомер эченә бер генә мәртәбә анысы да хәрам булмас иде дә, тик менә Мотгәрәйнең.көйләп- яткырып йөрүләре күңелне тырный. Ходаем, карап, капшап бетергәндер инде бөтен җиремне... Фәридә эшкә әнә шундый чуар, тынгысыз уйлар белән китте. Кинәт кызы авырып, башына ун-хәсрәт төшмәсә. белмим. Мотгәрәй- дән күпмегә кадәр оялып, үзен-үзе битәрләп йөргән булыр иде икән Фәридә. Көннәрдән бер көнне ул баласын каенаналарыннан ут кебек янган хәлдә алып кайтты. — И балам, бәгърем, күз нурым, ниләр генә булды икән сиңа? — дип. өйгә такмаклап елап керле Фәридә. — Бар да кеше кулында бала үстерер иде. карамаганнардыр, ялан аяк йөрткәннәрдер, салкын тидергәннәрдер, бәхетле кешенең баласы үз янында тора,— дип, һаман язмышын каргады, каенанасын, каенатасын тиргәде. Кечкенә Фатыйманы кулына алып градусник куеп карады Мотгәрәй. Кызның температурасы кырыкка җиткән иде. — Ни эшләргә соң? Нәрсә эшләп карарга? Фәридә белән Мотгәрәй икесе берьюлы караватка килеп утырдылар. Уртак хәсрәтне берләштереп, авыру бала икесенең тез өстендә калды. — Температура төшерә торган берәр даруың бармы? —дип сорады Мотгәрәй шыпырт кына. — Юк шул. Әллә им-томчы карчыкны чакырыйм микән? — Булмаганны! Мин тиз генә Рәйсәне алып килим! Мотгәрәй өстенә плащын элеп чыгып китте. Октябрь башларында бу якларда таралган грипп эпидемиясе, салкын җилләр, яңгырлар белән бергә, тыныч Язтургайга да килеп җитте. Әүвәле район үзәгенә эш белән барып йөрүчеләр, кунактан, базардан кайткан кешеләр чирләделәр, аннан семьялары, туганнары, тора-бара күршеләре, бергә эшләгән иптәшләре авырый башлады. Моңарчы күрелмәгән үзенә бер төрле мәкерле грипп иде бу. Кеше бер ике көн томаулап, кәефсезләнеп йөри дә югары температура белән кинәт түшәккә егыла. Башы әйләнә, төкерек йота алмаслык булып тамагы шешә, колаклары ишетмәс була. Шулай бер атналар интеккәннең соңында авыру торып йөри башлый, сәламәтләнеп эшкә китә, ә кичкә таба ул аннан үле-мәлле кайтып керә, яңадан урынга ава. Монысында грипп аның йөрәгенә лә бәргән, үпкәсенә дә тигән була. Чит ил туристлары алып килгән бик усал, куркыныч грипп дип яздылар ул хакта. Рәйсә көндезләрен медпунктка тоташ агылып торган авыруларны кабул итү белән мәшгуль булса, иртә-кичләрен аларның өйләренә барып дәвалап йөрде. Төн йокысы да аз эләгә башлады. Кайтып ятуы була — ишек шакыйлар. «Духтыр, фәлән кеше бик авыр хәлдә, барып күренә алмассың микән?» «Рәйсә кызым, улыбыз чирли, баш даруыңны гына биреп җибәрә алмассын микән?» Авырулар көтеп, эшсез тилмереп утырган август көннәрен искә төшереп куя иде шунда Рәйсә. Мона кадәр медикларны нда гына төшендем: үзләре каты токымнан булганда бернинди каты жир токымнары да каршы тора алмын икән кешеләргә! Көтелмәгән жылы, матур сүзләрдән кызарып киткән Валентин әйтеп алды: — Шагыйрь икән бу Зөбәеров, белмәгән идем... Залда кул чапкан тавышлар тынарга да өлгермәде, трибунага бер кыз чыгып басты. Кем дип, кайдан дип әйтте председательлек итүче, анысын Зөбәеров та, Валентин да ишетә алмый калдылар. Кыз ачык тавыш белән, кыю рәвештә геологлар тормышы, нефть ятмаларын ачуда аларнын сонгы уңышлары турында сөйли башлады. Валентин Зөбәеровка, Зөбәеров Валентинга карап алды. Икесенең дә күзләрендә «шул. Валя» дигән очкын кабынган иде. Шул! йөзе дә, күзләре дә, иреннәре дә Валяныкы. Нәкъ рәсемдәге Валя. Башында косынкасы, аркасында рюкзагы да кулында кәйләсе юк. — Шулмы? — дип пышылдады Зөбәеров, егеткә төртеп. — Шул! — дип кычкырды Валентин үзен-үзе белештермичә. Шундук урыныннан сикереп торды. Зөбәеров шашкан бу егетне тотып урынына утыртырга дип кулын сузганда, Валентин инде урындыклар арасыннан чыгып, сәхнәгә таба йөгерә иде. — Тукта, ахмак, кая барасын? Залдагылар да, президиумдагылар да ни булганын төшенгәнче, егет сәхнә алдына барып җитте. «Валя! Валя!» —дип кычкырып, баскычтан атлап трибунага менде. Кыз ярты сүзендә тукталып калды. — Суйды бу мине, суйды! — дип, Зөбәеров, оятыннан ни эшләргә дә белмичә, урындыклар арасына башын яшерде. Залда гөж килделәр. Президиумдагылар аптырау катыш гаҗәпләнү белән бер берсенә борылып нәрсәдер сораша киттеләр. Слетта председательлек итүче, ашыгып, күзлеген кия-кия, алдындагы чынаяк кадәр жнз кыңгыравына тотынды. Моңа кадәр ишек төбендә бер селкенми басып торган ике милиционер, аралыктан этешә-төртешә, сәхнәгә таба йөгерде. Бу вакытта Валентин трибунада каушап калган кызны эләктереп алган да: — Валя, сөеклем, таптым бит мин сине, таптым! — дип ду килә иде. 29 Валентин кызны кысып култыклап алган да көзге такыр юллан җилтерәтә генә. Халык алдында оятлы булганнан соң клубның арт ишегеннән чыгып качкан Валя әле һаман да зиһенен җыя алмый. — Тукта әле. Валентин, кая алып барасың мине? — Киттек, Валя, безгә таба киттек!.. — Кая ул «сезгә таба»? — Безгә инде, Язтургайга! — Ерак дисең түгелме сон син аны? — Телисеңме күтәреп алып барам! Валяны җирдән очыртып алып, кулына күтәрә егет, зырылдатып әйләндерә башлый. — Шашма. Валентин! Кара син нинди икән! — Нинди? — Пырдымсыз! Валентинга бу сүз ошап куйды, ул, һич уйлап тормыйча, шигырь сөйли башлады: 1 Пырдымсызлар яши деньяда. Пырдымсызга диигез тубыктан... Валя көмеш чыңнары чыгарып көлә: Мин сине бер дә мондый дип күз алдына китерми идем! Мин дә сине болан күз алдына китермәгән идем. Беләсеңме, мин _ сине шушы көнгә кадәр соры күзле дип йөрдем. Валлаһи! Син бит * зәп-зәңгәр күзле икән! s Ә мин сине, карточкаңа карап, тыйнак кына, күп сөйләшми тор- х ган. юаш кына бер моряк дип уйладым... 2 Сине сагынган чак иде. И елмайтырга тырышты фотограф. 2 и көлдерергә тырышты! Сызгырып та карый, иреннәре белән чөңгереп < тә жибәрә — булдыра алмый! х — Мескен кыяфәтле син анда. ♦ Мескен диеп мине уйлама, Z Мескен булып жнргә килмәдем. а. Кыяфәтем мескен булса да, х Батыр булып тибә Аерәгем! ә» х Валя үчекләп көлде: = — Батыр йөрәкле дип белмәдем, куян йөрәкле дип көлә идем. ° — Ә мин сине нәкъ менә шулай төртмә телле кыздыр дип уйлый 5 идем. Чын! Хәтта тавышыңны да ишетә идем! Менә шулай мәктәп кын- Ё гыравы шикелле чың-чың килеп тора иде колагымда. < Валя егетнең чагыштыруларыннан бик риза булып, аның саен чың- 3 латып көлә. — Ну, син. Валентин! — ди, куллары белән битен каплап.—Бер дә житди була белмисең, ахрысы! — Җитди булу безгә кирәкми...— дип, тагын шигырь сөйли башлый егет. — Анысы дөрес. Кайчак күңел ачасы да килеп куя. Ә ничек? Кайда? Кем белән? Безнең геологларның да тормышы гел юлда, читтә, кешедә уза бит... — Ә без бер дә кешедә дип тормыйбыз О-о, белсәң иде безнең бригадада нинди ансамбль бар! Ишетсәң иле син Саакянның гитарада уйнавын. Кубракның җырын тыңлап торсаң иде! Шаляпиның бер якта торсын! Баянчы кирәк икән баянчы, жырчы кирәк икән җырчы, тел бистәсе дисен икән — анысын да табабыз. — Барыбер разведчикларга авыр инде, беләбез. — Нәрсәсе авыр? Дөрес, безнең фатирда тыйнаксыз бозау бар. Якын килдеңме — киемеңне эләктерә дә ала! Шаян сүз сөйләшеп кайта торгач, биш-алты километр үтелгәне сизелми дә калды. Бер-берсен сынашып, бер-беренә төртмә сүзләр әйтешеп, тагын күпмедер бардылар. Валя аякларына карын башлады. — Арыдым, Валентин. — Арыдың? Эх. син, мин геолог дигән буласын, җитмәсә! Беләсеңме, геологлар көненә ничә километр йөрергә тиеш? Пөз километр! — Шушындый биек үкчәдәнме? — Биектән горизонт зуррак күренә’ — Без шул горизонтны машиналарда карап барырга яратабыз. — Нәрсәләр генә эшлисез сон сез? — Безме? Җир катламының антиклиналь, моноклиналь һәм синклиналь төзелешен тикшерәбез. — Нәрсә белән ашыйлар соң ул моноклннальләрне? Егет үтә беркатлылыгы белән Валяга ошаганнан ошый бара. Шуна күрә ул, аксый-аксын булса да. янын белән янәшә, җәяү бара. Менә ул, биек үкчәле туфлнләрен салып, кулына тотты, кеп-кечкенә ап-ак тәпиләре белән көзге каты юлдан бара башлады. — Әйдә, утырыйк булмаса, машинаны көтик. Алар юлдан ерак та түгел салам чүмәләсе төбенә барып утырдылар. Көн кояшлы, җилсез, шулай да салкынча икән. Ни әйтсәң дә октябрь урталары, әбиләр ч>агы җиткән. Тирә-якта сөрелгән жнр өстснә зәгыйфь кенә булып яшел уҗым чыккан, еракта, офыкта, саргайган урман күренә. Моңсу алтын көз. Валентин үзе янына сыенып утырган кызның җилкәсенә плащын салып каплады да. алда алтынланып күренгән урманга тәбәләп экспромт белән шигырь укый башлады. Ул шигырь көз турында һәм көзге урманга карап юлдан килгән кыз турында иде. — Син, Валентин, нәкъ казакъ җырчысы кебек: далага карасаң, дала турында сөйлисен, тауга карасан, тау турында! — Ә мин, беләсеңме, синең турында да бик күп шигырь чыгардым. — Минем турымда? Миңа төбәп? — Әйе. сине уйлап шигырь язмаган көнем дә булмагандыр. Валентин чын шагыйрьләрчә башын күккә чөеп, хисләргә бирелеп шигырь укый. Башта бу шигырьгә кимсетебрәк караган кызның тора- бара уйчанланып, йомшарып китүен һәм әкрен генә үзенә сыена барганын да сизми. Менә Валя егетнең җилкәсенә башын куйды, куллары белән аның күкрәк турысыннан кочып алды. Аңа болай утыру рәхәт, ул беркайчан да үзенә карата мондый җылы, ягымлы сүзләрне ишеткәне юк иде. Дөрес, анын кулын, йөрәген сорап йөрүче бер егет бар. Геологлар партиясе начальнигы, хуҗа кеше. Ләкин күләгә булып ничә еллар йөрсә дә, ошатмый аны Валя. Элек танышырга йөргән чорларда яхшатланып, шеф иң җиңел эшләргә генә куша иде Валяны, хәзер үч ала: хатын-кыз эшли алмастай иң авыр эшләрне тапшыра һәм: «Булдыксыз, вазифасына салкын карый, тыңламый»,— дип, югарыга рапортлар яза. Гомумән, борчак пешми ике арада. Ярый әле. слетка җибәрде начальник. Югыйсә. Тын океаннан хат язып яткан һәм озак еллар югалып моргай бу хыялый егет белән кайчан очраша алыр иде Валя? Валяный болай бик якын сыенып утыруыннан моңа кадәр бер кызның да кулын тотып карамаган Валентин ояла иде. Аның колаклары тәмам ут кебек кызарып чыкты Җитмәсә, кыз башын моның җилкәсенә куйган да. кытыкны китереп, кайнар тыны белән муенга өрә. Егетнең борсаланып куеннан чыгарга азаплануын Валя үзенчә аңлады: «Читтән танышкан мәхәббәт шулай буладыр инде, күрәсең... Монарда коры шигырь генә...» Ә Тин-Тиныч болытларга, урманнарга, кырларга карап һаман шигырь укый. Б> вакытта Фәрхетдин булса түзмәс, әйтер иле: «Җитәр инде сина. ТинТиныч, телеңә салынып, куеныңдагы сандугачны очырып җибәрәсең бит инде, имансыз!—дияр иде.—Әйт инде үзенә шунда бер жылы сүз. Күңелендә юк икән, шушы Чибәркәйнең кәефе өчен генә булса да тасма телеңне кызганма!» --дияр иде. Чыннан да. Валентин, шигъри хисләргә бирелеп, үзе дә сизмичә, янындагы кызын — озак еллар хыялына төреп йөргән сөеклесен ычкындырып бара иде... «Башка бер нәрсә дә беләсе, сорашасы килми микәнни бу егетнең?»— дип. Тин-Тинычиын нгътнбарсызлыгыннан борчыла башлады Валя. — Нигә мин генә аны тынлап утырырга тиеш! Ни өчен ул минем у и хисләрем. карашларым белән кызыксынмый? Әллә мәхәббәт шулай почта аша гына табыла да шуның белән вәссәлам дип уйлыймы? Күрәсен. читтән торып табылган мәхәббәтнең бәясе шуның кадәр генә була торгандыр инде... Юк, егет, әле сина чын яратуны аңлау өчен бик күп кирәк... — Кузгалыйк булмаса,— диде Валя. Кагына-кагына урыныннан торды. — Әйс шул, сонга калабыз, Валя; кайтасы ерак. Валяный исәбе егетне миңгерәйтерлек бер сүз әйтергә дә китеп барырга иде: — Әллә син чыннан да мине кайтыр дип уйладыкмы? ♦ — Нигә кайтмаска? Күп булса илле чакрым жир калгандыр!. s — Беләсеңме, Валентин,— дип тыныч кына, житди генә сүз башлап 3 жибәрде кыз.— Мин бит мәхәббәтнен барлыгына гомумән ышанмыйм g Читтән торып гашыйк булганнарын әйтеп тә торасы түгел... Валентин сәерсенеп кызга карап алды. Юк, ул шаярып сөйләми. 5 — Син уйлама, Валентин, мин сырлап-сырлап хат яздым да, бу кыз » мина муеныннан гашыйк булды дип. Юк, кадерлем. Сине кызганудан. * бу бичара матроснын авыр хезмәтен аз гына булса да жикеләйтим. дигән теләктән чыгып кына яздым мин ул хатларны... Син үпкәләмә. = Валентин, чын, чын!..о. — Димәк, барысы да ялган иде? — дип, куркынып сорады Валентин. * — Сок, уйлап кара: кем инде шулай меңнәрчә чакрымнардан гый- х шык тота да ул гыйшыкның тормышка ашарына ышана? Минемчә, бер- = береңне якыннан күрмичә, яхшылап белмичә гыйшык тоту —ул җиңел акыллылык, җилбәзәклек! — Ну, күрештек бит инде! a — Хәзер әйтергә була! < — Әйт алайса, кай жирем ошамады? 3 Валя, адымнарын әкренәйтеп, читкә карады Эх. кыз ошатудан гына бәйле булса икән ул мәхәббәт! — Читтән торып гашыйк булучылар алар, минемчә, якыннан ярата алмыйлар. Алар, хыялланып йөри торгач, күңелләрендә кешене шул кадәр илаһи затка әверелдереп, фәрештәләндереп бетерәләр булса кирәк, очрашкач, бу сыйфатларның берсе лә табылмый — Валяный сизелер-сизелмәс кенә тавышы калтырый башлады — ул эчтән генә елый иде—кавышкач егет алдында матурлыгы белән дә, холкы фигыле белән дә бөтенләй уйламаган, күз алдына китермәгән гап-гади кыз килеп баса... Валя кинәт туктады да, читкә карап, егеткә кулын сузды. — Хуш, Валентин, мин борылыйм инде, сонга калам. . Валентин туктады, гүя баскан жирендә аның аяклары ябышып калды. — Нишлисең син, Валя? — Кайтырга кирәк. — Ничек инде? Миңа бармыйбызмынгР — Юк инде... Теләсәң хат язарсың. Инде адресны беләсең... — Хат белән күпме яшәргә була, Валя? — Алай әйбәтрәк... Хуш... Валя кинәт кенә борылды да юл буйлап чабып китте... 30 Юлда Тин-Тинычны Зөбәеров куып житте — Нигә син Валяны үпкәләттең3 — Машинасын туктатып, кабинадан ЧЫГУ белән аның беренче сүзе шул булды. Кызнын ялгызы гына һәм күзе тулы яшь белән Язтургай юлыннан кантын кил\е чыннан да бик гаҗәпләндергән иде Зөбәеровны. Машинасын туктатып «Тин- Тиныч кая?»—дип сорады ул. Кыз дәшмәде. «Нәрсә булды сезгә?» — дип сорады — кыз дәшмәде. Ахырда; «Әнә, үзеннән сорагыз!» диде дә үкси-үкси китеп барды. — Нәрсә булды сон, Тин-Тиныч, әйт, ачуланыштыгызмы? Валентин үзе дә аптыраган иде, мастерына нәрсә дип анлатырга да белмәде: — Мине ошатмагандыр... — Ошатмагач, нигә елый-елый кайта ул? Ахмак, рәнҗеткәнсең син аны! Килешмәгән берәр сүз әйткәнсең!.. —Юк дим бит инде, юк! Алып кайтсаң кайт, кайтмасан аякларым да яхшы! Валентин машинаны узып жәяүләп китә башлады. — Утыр, герой! — аны мастер үзе янына кабинага төртеп кертте.— «Валя, Валя!» —дип, ничә ел хыялланып йөргән булдың — телең генә икән! Зөбәеров юл буена Тин-Тинычны битәрләп кайтты. Кайткач бораулаучыларны җыеп слет турында, анда кемнәрнең килүләре турында һәм нәрсәләр булуы турында сөйләргә кирәк иде мастерга, әмма менә бу акмак Тин-Тиныч бөтен планны бозды да куйды. Слет слет булмады Зөбәеровка. Ул үзенен бораулаучысы өчен оялып, тәнәфестән соң залга да кермәде, машинасына утырып кайтты да китте. — Башсыз икән ул Тин-Тиныч, бернинди этика эстетика дигән нәрсәләрне белми, шөрепләре ычкынган чын тиле икән! — диде Зөбәеров, буровойга килгәч. Ул ничек Валентинның слетта Валяны тануын, трибунага йөгереп менүен һәм бөтен халык алдында кызны кочаклап алуын сөйләп китте. —Җитмәсә, машинаны да көтмичә җәяүләп кызны үзенә алып киткән булган, бераз баргач, аны юлда ташлап калдырган! — Шулай укмыни! Зөбәеров ачу белән җиргә төкерде. — Шуннан соң аның кем икәнен үзегез уйлап карагыз да хөкем йөртегез! Бәхете икән, Валентин үзе фатирында иде—мондагы тиргәү-кар- гауларны ишетмәде. Биредә була калса, белмим, чыгырыннан чыгып кызган бораулаучылар арасында әллә ниләр булып бетүе мөмкин иде. Кайткач Валентин беркая да чыкмады, кешеләр күзенә күренмәде. Абзарда фатир бабайнын әллә ничә еллар яткан тирес өемнәрен актарып, бакчага түгү белән мәшгуль булды. Вахтадан бушагач, Фәрхетдин, Нәҗип белән Сапарбайны ияртеп, ТинТиныч янына кайтты. Валя белән нәрсә булганын Тин-Тииычнын үз авызыннан ишетәселәре килә иде аларның. —Вәлетдин Бәлетдинович эштә әле,— дип каршылады аларны фатир бабай,— Кирәкми, ятсын шунда череп ул тиресләр дип тә карадым, тыңламады. Нишлисең, кулы кычытып киткәндер.. Бик тә уңган кеше ул, мин әйтәм, сезнең Вәлетдин Вәлетдиновичыгыз... —Әйе, уңган! —дип кистереп куйды Фәрхетдин.—Бу уңганлыгы өчен аны... Өчесе дә Валентинны эзләп абзарга кереп киттеләр. Тин-Тиныч сәнәгенә түмгәк-түмгәк тирес эләктереп, мышный-мыш- ный, аны читән аша бакчага чөеп маташа иде. —Ник кенә бер тынын чыгарсын бу Тин-Тиныч! — дип, башын селкеп куйды Фәрхетдин. — Ник сөйләмисен, слетта Валян белән очрашкан икәнсең бит... Валентин эштән туктамады. — Очрашса соң?.. —Без дә белик инде: ничегрәк булды һәм кайда ул Валя дигәнең?.. Нигә бездән аны яшерәсең? — Сезгә нигә кирәк ул? Егетләр шактый ук каты бәрелделәр: — Ничек инде? Без синен дусынмы, дошманынмы’ Фәрхетдин, шаяртып сөйләмәгәнен белдереп, Валентинның алдына ук килеп басты: Алайса, әйт дөресен; үзең кудыңмы син Валяны, әллә үзе ташлап киттеме? ♦ Валентин сәнәгенә сөялеп башын аска иде. s — Да, бар иде Валя... 3 Син сөйлә, сөйлә! — дип очына башлады Фәрхетдин.— Кудыңмы, 2 әллә үзе ташлап киттеме? — Ну үзе инде, үзе! —дип, Валентин сәнәген ыргытты.—Әллә прокурормы сез миннән сорау алырга! х Сапарбай, үз хәлен искә төшереп, Тин-Тинычны чын-чыннан кызга- ф нып куйды. Ярар, Фәрхетдин, бәйләнмә кешегә. Кызы яратмагандыр гой.. д — Ничек инде кыз егетне яратмаска мөмкин?! Юк сүз, пүчтәк! Син “• ана, мәхәббәт укыйсы урынга, шигырь укыгансың, шулаймы, Тин- * Тиныч? Я, әйт, дөресме? Ул синең лыгырдавыңнан туеп, качып х киткән!.. х — Бәлки...— дип җилкәләрен җыерды Валентин. — Тинтәк син, Тин-Тиныч! Кызларны күбрәк кочакларга кирәк 2 аларны, шигырь укырга түгел! Әйдә, киен, алып кайтабыз үзен! — Кирәкми... < — Ничек, ягъни мәсәлән, кирәкми? Син беләсеңме, егетне кыз таш- Н лап китү ни дигән сүз? Бу, дустым Тин-Тиныч, беләсең килсә, егетләр өстенә кара тап төшерү дигән сүз. Егетләр өстенә генәме? Ир-ат затына, бригада коллективына, алай гына да түгел, СССР илендәге барлык булган разведчикларга хурлык тамгасы салу! — Син инде бигрәк... Арттырам дигәч тә! — Арттыраммы? Дөньяда егет намусы бар! Фәрхетдин фуражкасын бер колагына таба янтайтып куйды да башыннан үткәннәрне сөйли башлады. Әлбәттә, вакыйга, һәрвакытта- гыча, «хезмәттә чагында» булган — Армиягә яна килгән чак. Көн-төн «әйт-два» белән куалар, беркая да чыгармыйлар. Ял көннәрне гимнастерка сәдәфләрен чистартып казармада моңаеп утырабыз. Безнең белән карт солдатлар — фронтовиклар да хезмәт итә — демобилизация көтәләр. Аларның эш хутта: күкрәк тулы ордсн-медаль, старшина кадәр старшинага да «син» дип кенә дәшәләр. Телиләр икән, ягып йоклыйлар, кирәк икән, увольнение алып, шәһәргә чыгып китәләр. Ә кайткач үзләренең кызлар белән ничек гулять иткәннәрен сөйләп бетерә алмыйлар. Кызыгып, көнләшеп ятабыз. Көннәрдән бер көнне безгә акча бирәләр. Солдатың айлыгы Күпме диген әле син — бөтен бер кып-кызыл утыз сум! Шатланабыз: төнлә тревогалардан сикереп торулар, түш белән шуулар бөтенләй үк буш түгел икән әле дибез. Инде мин әйтәм, өскә-башка кирәкми, тамак та ач түгел, бу акчаны әни карчыкка салып куандырыйм әле үзен. Шуны гына уйлап кассадан акчаны алуым булды — «шап» арттан җилкәгә кулын салуы булды. Борылып карасам, безнең ротадан бер фронтовик. . — Китер монда акчаны, салага! —ди. Бирдем Кесәсенә салып куйды да сорый миннән: «Кызлар үпкәнең бармы?» Дәшмим. Шуннан старшина янына җитәкләп алып барды да әйтә «Старшина, бу сала- гага увольнение бир, юкса, кызлар үпкәне дә юк икән»,— ди. Билләһи, каян белгәндер, минем ул чагында кызлар үбү түгел, кулларын да тоткан юк иде. Увольнение кәгазе яздырып алды да команда бирә: «Шагом марш минем арттан!» Киттем ияреп. Барабыз. Безне патрульләр дә тикшереп тормый. «Минем белән» дип кенә җибәрә теге. Ияреп йөрим. Шәһәр кибетенә кереп вино алды бу минем акчага. Икенче магазинга кереп закуска алды, мөртәт—анысы да минем акчага! Тагын киттек. «Бу минем газиз башны кая гына илтеп олактырыр икән?» дип уйланып бара торгач, шәһәр читенә үк килеп чыктык. Баракка килеп кердек. Рөхсәтсез-нисез генә тибеп ачты бу ишекне. Кечкенә генә бүлмәдә ике кыз тора. «Менә, тәти кыз, егет алып килдем сиңа,— ди бу берсенә! — Егете — кровь с мслоком!» Карт солдат өстәлгә кызыл аракы куеп, закускалар чыгарган арада теге кызлар, икесе ике яктан килеп, минем шинельне салдырып та ыргыттылар. Берсе, олырак булса да, төскә-биткә ярыйсы күренә. Икенчесе, яшь булса да, ямьсез — бите сипкел. «Я. ходаем, ниләр генә күрәсем бар икән?» — дип, курка-курка гына өстәл янына утырдым. Теге чуар битлесе дә янга елышты бит, мәлгунь! Мин урындыкны әкрен-әкрен аңардан шудырам, ә ул һаман миңа сырыша. Ьер генә дә ошамый бит бу. каһәр, тәкәрлек күкәе! Мин түгел, аңа тигәнәк тә ябышмый инде! Җитмәсә, карт солдат өстәл астыннан йодрык күрсәтә: «Сынатма салага!» — дин. колакка чажгыра. «Яраббым, дим, нинди генә гаепләрем өчен бу солдат миннән үч ала икән, нинди зыяным тиде икән аиа?» — дип карганам эчемнән. Бу җәзаларны биргәнче, лутчы чиратсыз наряд бирдереп казармада көн-төн идән юдырсын иде. я старшинага әйтеп гауптвахтага яптырсын иде, дип тиргим. Ничек кенә чыгып сызарга дип уйланып, план корып утырганда вино салып бирделәр. Андый зәһәр, ачы нәрсәне авызга да алган юк ндс «Сынатма, салага!» дип бер яктан карт хезмәттәш йодрык күрсәткәч. икенче яктан теге чуар тавык аракыны якага салырга маташа башлагач, бисмилламы укыдым да тондырдым! Кодрәте юк эчемлекнең дин әйтеп кара инде шуннан соң син: күз алдымда дөньялар яктырып киткәндәй булды, теге чыпчык күкәе ярый сы гына кыз булып күренә башлады. Билләһи! Бите дә алай ямьсез түгел икән, тавышы да сандугач тавышына әверелгән, буй-сыннары да килешле генә... Биленнән кочаклап та алдым моны... Исемә килсәм, хезмәттәшем, үз кызы белән каядыр чыгып ычкынган. ә мин моның белән боевой устав турында сөйләшеп утырам икән.. Сәгатькә күз төшерсәм — кайтырга вакыт. «Тукта әле, эчем авырта башлады» дидем дә. алга-артка карамыйча, тай моның яныннан! Кайткач сораштыра солдатым ничек соң, борчак пештеме дә фәлән-төгән. Пеште генә дим инде, сер бирмим! Молодец, ди бу миңа, егет икәнсең! Молодец булып бер атна гына йөрдем. Икенче ялда шәһәргә чыгып киткән иде бу солдат. Әй. кайткан лабаса, җикеренепме җикеренә бу миңа! Барлык рота алдында кычкыра бит: «Ах. син. салага, ди, ах син. сары томшык, ди, каз тизәге, ди. бөтен пехотаның данын саттың, бөтен солдатның йөзенә кызыллык китердең, бөтен армияне хур иттең, тор. киен хәзер яхшы чакта, бар, үзеңне аклап кайт, ди. Аклап кайт- масаң, солдат исеме дә. егет исеме дә хәрам булсын сиңа!» — дип. увольнительный кәгазь тоггыра. Нишлисең, киенеп яңадан шәһәргә чыгыл китәргә туры килде— Шуннан соңгысын Фәрхетдин сөйләми, егетлек турында үз фәлсәфәсен генә кабатлый: — Егетлек дигән нәрсә ул. Тин-Тиныч җаным, бер пехотада гына түгел, һәркайда, хәтта буровойда да кирәк! 31 Зөбэеров хәтта үз-үзенә гаҗәпләнде: борау продуктлы горизонтка җитеп килә, алда дөнья кадәр мәшәкать, ә ул һаман Тин-Тииычны кайгырта. Бер төркем бораулаучылары машинага төялеп, Тин-Тиныч- нын Валясын алырга киткәннәр иде, әле һаман күренмиләр. Ничек ♦ икән, алып кайта алдылар микән? Кайткан булсалар, инде шау-гөр - килеп, өндә утыралардыр. Рәйсә каршы алырга тиеш иде аларны. з Валяны үз янына чакырырга, кунак итәргә тиеш иде. Нигә буровойга о шалтыратмады икән? * — Сез ничек уйлыйсыз, кайтты микән Тин-Тннычның кызы? — Булмас,— дип, өметсез жавап бирә Кадермәт эш аралаш х кына.— Кая инде минем белән Тин-Тинычка кызлар карасын! Ул бит, > гомумән, хатын-кыз заты белән сөйләшә белми! — Әйе шул! Читтән торып хат язышырга гына оста ул! = Скважинага инструмент төшергәндә, Язтургай ягыннан Тин-Тиныч- ~ лар күренде. * э- — Егетләр, вахта килә!—дип кычкырды вышка башыннан Мир-“ газнян. — Тин-Тиныч та киләме? ч — Ул да бар. — Димәк, Валясы кукиш күрсәткән! «Кызны алып кайта алсан, бу вахтага килмәссең. Валян янында э булырсың, синең урынга Сергей Саакян эшләр»,— дип әйткән иде Валентинга мастер ТинТиныч вахтага чыга, димәк, кыз белән эш пешмәгән... Бер минутка эшне туктатып, килүчеләргә карап тордылар. Егетләрнең йөзе якты күренә. Фәрхетдин Тин-Тиныч янында кулларын бик хәтәр селтәп, нәрсәдер исбат итә. Брезентовкасына башы белән үк кереп чумган Сапарбай, кечкенә гәүдәсе белән аларның бер уңына, бер сулына төшеп, бөтерелеп йөри. Нәҗип исә сүзгә катнашмый. артларыннан салмак кына атлан килә. Шул хәлдә диярлек буровой күперчегеннән менделәр. — Я, эшләр ничек? — дип, түземсезләнеп сорады Зөбэеров Фәрхетдиннән. Әйтерсең кызны Валентинга түгел, Фәрхетдингә алырга барганнар. — һе. мин дә барыйм, кыз да булмасын! — дип, мактанып тамак кырды Фәрхетдин.— Әллә кайчан сездә, Рәйсә янында, коймак ашап утыра! — Китсәнә! Чынлап алып кайттыгызмы? Бу юлы инде барысы да Валентинга карадылар. Ул күңелсез, ачулы иде. жавап урынына кулын гына селекте. — Нәрсә, булмадымени? — Ул тиле бәрән ирлыгы ашаган нәрсәгә ияреп барган мин жү- ләр... — Ни булды соң? Валентин иптәшләренә арты белән үк борылды Сапарбай белән Нәҗип пырхылдап көлеп җибәрделәр. — Рәтләп кенә сөйләгез әле, алып кайттыгызмы, юкмы1 ’ Фәрхетдин камбала балыгы кебек шома, майлы бияләйләрен салып ыргытты да фуражкасын колагына таба янтайтып сөйләп китте. — Билләһи гаэим, минем бер гаебем дә юк. Бу бит изге ялган! Ну, эш болай булды... — Сөйләмә, ичмаса, ачу китереп'— дип җикеренде Тин-Тиныч. Фәрхетдин бер читкә тайпылып, сүзен дәвам итте: Валя үзе Тин-Тинычны авыру дип уйлаган икән, причем монда Фәрхетдин? Мәсьәлә бит болай тора: ялганмы, чынмы, мина Валяның | карашын белергә кирәк иде... Кыз бит, үзегез беләсез, күзенә тузан сипмәсәң кайтмаячак иде... Нинди дә булса план кирәк иде... Ул бит | план, стратегия дигән нәрсә һәркайда кирәк, үзегез беләсез... Хезмәт- | тә, армиядә дә ул шулай... Вәт, барганда минем башта гениальный I бер план туды. Менә шул план нигезендә Ромашкнно больницасы ту- i рына җиткәч, егетләрне төшердем дә калдырдым. Мин әйтәм. хәзер сез эшкә мишәйт кенә итәсез, Валя янына үзем генә киттем, ә сез мине җылыда, больница коридорында көтеп торыгыз, кыз белән кайтышлый кереп алырмын. Ромашкинодан шактый ерак булып чыкты авыллары, эзләп таптым йортларын. Ул да, бичара, безнең кебек фатирда, кеше өстендә тора икән. Культурный гына шакып кердем ишекләрен. Бу, мин сиңа әйтим, өстәл янында, башы-аягы белән чумып, китап укып утыра. Кыз ярыйсы гына күренә! Төс-бит дисеңме, түш-аяк дисеңме — барысы да урынында! Тин-Тиныч юкка гына гашыйк булмаган, сайлый белгән, мөртәт! «Здрасте, мин әйтәм, сезме ул, мин әйтәм. Валя?» «Мин».— ди бу эре генә. Болай үзен горур тота, каһәр! «Әйдәгез, сезне Тин-Тиныч чакыра»,— дип әйткәнгә генә ияреп китәрдәй түгел. Әлеге дә баягы планны, стратегияне эшкә жигәм: «Ах. мин әйтәм. Валя! Нишләттең син безнең егетне? Иң яхшы бораулаучы иде бит ул безнең! — дим.—Үзе шагыйрь, үзе җырчы, үзе биюче. Бөтен разведканың күрке иде бит ул!» — дип җибәрәм. Куркып калды бу: «Ни булган аңа?» — ди. «Ни булганын шайтан үзе белсен,— дим.— түлке бетергәнсез егетне! Аңын югалткан хәлдә юлдан таптым. Әнә хәзер Ромашкнно больницасына алып килдем».— мин әйтәм.— «Неужели?» — дип тагын да хәвефләнеп калды бу. Мин аның саен тегенең күңеленә шөбһә салам: «Валя» дип бергенә сүз әйтә алды, мин әйтәм, бик авыр хәлдә ята».— дим. «Шулай дип әйттеме? Валя дидеме? — дип калтырый-калтырый, киенә үк башлады кызым. «Кирәкми, борчылып йөрмә, хәбәр итәргә генә килдем»,— дигән булам. Кыз яратамы, юкмы дигән политика бит инде миндә. Ярата икән ТинТинычны! «Юк, юк,— ди бу, авыз да ачтырмый, зинһар, алып бар янына, әйдә киттек!» — кенә ди. «Әһә,— мин әйтәм эчтән генә.— сез шул. хатын-кызлар, ират затына бәла килгәндә яхшатлана беләсез.» Киттек. Кайтып җиттек Ромашкинога. Туктадык больнис Янына. Уйлыйм: «Шапырынуын шапырындым да. ну эләгә инде хәзер минем 4 яңак төбенә!» Авыру булып кылан, дип, Тин-Тинычны да кисәтеп куймадым! «Тукта, үзем генә»,— диюемә карамастан, артымнан ук ияреп керде. Керсәм, туганкайларым, куанычымнан нишләгәнемне дә белмим — Тин-Тинычым коридордагы бер буш диванга сузылган да ятып йоклаган! Шундый тәмлекәйләр итеп гырылдый, авызыннан селәгәйләре агып киткән хәтта! Сизеп торам, көтәкөтә арыган инде, бичара. Тин- Тинычны күрүе булды Валяның, кулларын җәеп ташлануы булды моның өстенә! Прости мине, Валентин дорогой,— ди,— милый мой! — ди.— Мин үзем гаепле,— ди! Разведчиклар буровойны күтәрердәй булып хахылдашалар. Инде Зөбәеровның көлә-көлә күзләреннән чәчрәп яшьләре чыкты, Кадермәт- нең эче катып бетте. Кайберәүләр тәмам көлә алмас хәлгә җитеп, буровойдагы торбалар өстендә: «Уф. тукта, җитәр, үтерәсең!» — дип, тоташтан үкереп торалар. Валентин ачуланып кычкыра: — Нәрсә шул кадәр улыйсыз! Таптыгыз көләр нәрсә! — Туктагыз әле, җәмәгать, сөйләп бетерсен!—дип тынычландырырга азаплана аларны мастер, тик булдыра алмый. Сапарбай сүз башламакчы була: — Калганын, юлдашлар, үзем сөйләем! Бер вакыт Тин-Тиныч торып утырды... Сапарбайга игътибар итүче булмады. — Кит әле, белер-белмәс телен белән тыгылма! — дип, Фәрхетдин Сапарбайны этеп җибәрде дә мәзәген дәвам итте: ♦ — Сапарбай бу өлешен күрмәде, читтәрәк калды. Юк, Тин-Тиныч 2 торып утырмады. «Милый, дорогой, прости!» — дип Валясы ташлан-= гач, ТинТиныч күзен шар ясап ачып җибәрде дә шул көенчә катты ° да калды. «Нәрсә булды икән мона. әллә, чыннан да, авырый ми- з кән?» — дип, үзем дә шикләнә калдым. Ә Тин-Тинычыбыз кыз астында. < Каушаганмы, гаҗәпләнгәнме — тора алмыйча ята! Шуннан, мин сина - әйтим, врачлармы, сестралармы үтеп баралар иде, туктадылар бит ♦ моның янына. Тин-Тиныч нәрсәдер әйтергә дип авызын гына ачкан - иде, гөлт берсе ачы дару моның тамагына! = — И-и, Тин-Тинычның шул чактагы чыраен күрсәң! — дип көлә * Нәҗип.— Туксан яшьлек картларныкыннан бер дә ким түгел иде! — Тфу, чорт, әле булса да әрем тәме авыздан китми! — дип, җиргә д төкерде Валентин. и — Җитмәсә, Валясы да бит аның: «Ничево, милый, хорошо!» — ч дип хуплап тора! «йот, йот, чирең хәзер үтеп китәчәк!» — ди! Валентин Фәрхетдинне эттән алып эткә салып тирги: — Синең аркада әллә нинди хикмәтләргә юлыктым, дунгыз! Моннан соң синең сүзне тыңласам икән, җеннән туган нәрсә! — Аның каравы, кызлы булдың! Алып кайтканга рәхмәт юк!.. — Ну, ничек соң, хәйләне сиздеме Валя? — дип кызыксындылар бораулаучылар. — Әйттек, юри генә кыландык, ул тап-таза, үгез кебек егет, дидек, ышанмый. Әле больниста Тин-Тиныч торырга азаплана башлагач та Валя һаман: «Селкенмә, милый, селкенү сина зарарлы!» дип басып ята бирде. ТинТинычның холыксызланып: «Китегез, зинһар, янымнан, тотмагыз! — дип тарткалашуына да карамастан, машинага хәтле аны култыклап алып барды, бергә кабинага утырып кайтты. — Анда да синең сәламәт икәнлегеңә ышанмадымы, Тин-Тиныч? Валентин көрсенеп алды: — Кая ышансын инде! Ышану гынамы соң: сөйләшергә дә кушмый, авызны тота, «Вредно», ди! — Аннан кинәт Фәрхетдингә борыла да, җикеренеп кычкырып җибәрә: — Кешнәп торма әле, ичмаса, сыптырып җибәрермен! Хәзер нәрсә уйлый инде Валя? Билгеле, Валентин чирле, Валентин паралич, бума хастасы! Ягъни мин аңардан авыруымны яшереп йөргән булып чыгам! Таптың шаярыр нәрсә! Фәрхетдин Тин-Тинычнын маҗараларын сөйләп кешеләрнең тәмам хәлләрен алды. Көлгәндә хәзер Нәҗип җилкәләрен калтырата-калты- рата тешен генә сызгырта, Сапарбай башын чанкыи-чайкыи томаулы борының сеңгерә, ә Кадермәт учларын авызына куеп буыла-буыла ютәлли. „ - — Нигә соң әле син, Тин-Тиныч, Валяңны ташлап эшкә килдең’ Мин сина ял биргән идем бит,—диде мастер, уенын-чынын бергә кушып. — Чиратым җиткәнгә килдем. — Анысын инде артыграк патриотланып киткәнсең. Кунакны калдырып китү ярамас иде.. Кадермәт алга чыгып, Валентинның җилкәсенә кулын салды: — Бар, кайт. Тин-Тиныч. үзем калырмын... — Юк, мин эшләргә тиеш!-дип. ндарә пультына менеп басты Валентин.— Нәрсә сез, тагын Валядан көлдерергәме? Мин ана авыру түгеллегемне исбат итәргә тиеш! Үтә киреләнеп киткән Валентинны берничек тә туктата алмагач, ахырда Зөбәеров болан диде: — Ярый калсын. Сменасы беткәч кайтыр... Менә нәрсә, егетләр: Валя хәзер бездә. Тиз генә юынып, өс-башларыгызны алыштырасыз да турыдантуры Саран Сабирҗаннарга! Камилгә борылды да:—1фу, чорг, малае монда икән!.. Ярын, Камил үз кеше, гаеп итмәс. Форма: үтүкләнгән яхшы костюмчалбар, ак күлмәк, галстук һәм эшләпә белән плащтан! Кем дигәндә разведчиклар диярлек булсын. Төшендегезме? — Төшенүен төшендек тә... Сон бит мин ул галстук дигәнне гомеремдә такканым юк! — дип каршы төште Миргазиян. — Верховой атала җитмәсә! Акча күп аласың, тап! Күршеңнән булса да сорап тор! Ә син, Камил, кайтышлый ук Сергейга кагыл. Гитарасын алып килсен. Габбаска эндәш, гармунын кыстырсын. Куб- ракның, Кадермәтләрнец тәрәзәләрен барып чиерт. Шулай-шулай, диген, Тин-Тиныч Валяны алып кайтты, диген, сәгать алтыга, таш яуса да, кичәгә килеп җитегез, диген! — Аларның төнге вахтага чыгасылары бар бит. — Өлгерерләр. Зөбәеров Кадермәткә карап: > нә баш киеме таба алмаган, каз оясы кебек зур фуражкасын кигән иде. Зөбәеров аларга да мактау сүзен кызганмады. Булмаган хезмәт- я ләрен дә Валяга бар итеп, эшләмәгәннәрен дә эшләгән итеп, күпертеп « күрсәтте. Егетләр үзләре моңардан бик риза калдылар. ч Озак та тормый, Кадермәт ишек шакыды. — Әйдә, әйдә, туган, түрдән уз. Менә таныш; бу безнең еллар буе * эзләгән Валябыз булыр... Кадермәт өстен салып куйгач, өстәл янына килеп Валяга кул бирде. — Синмени инде ул безнең бригаданың заочный кәләше? — Кызның кулын озак кына селкеп торды да —Сиңа, Валя, бригада исеменнән каты шелтә! — диде. — Ни өчен? — Ни өченме? Беренчедән, Тин-Тинычтан еллар оуе качып йөргәнең өчен, икенчедән, тапкач та китеп барганың өчен. — Ә килгәнем өчен нәрсә бирәсез? Валя чыңгырдатып көлде. _ — Анысы өчен рәхмәт. — Минус һәм плюс. Икесен бергә кушсан, ноль була, димәк. Болан булгач, гаебем юылды! Хатынша шикелле алъяпкыч ябып, Рәйсәгә табын әзерләшеп йөргән Зөбәеров, кемдер кайтып, МотгәрәЙнен өйдә юклыгын әйткәч, .чәнечкесе белән тарелкага кага башлады. — Җәмәгать, ишеттегезме, Мотгәрәй югалган, ди. Хәерлегә булсын. Үзегез беләсез, бу йортның дип әйтмим, бу бүлмәнең хужасы әле- гә мин. Шулай булгач, табынга утырышуыгызны һәм мин ни әйтсәм, шуны тыңлавыгызны сорыйм! Кадермәт кулына рюмкасын алды: — Нәрсәгә күтәрәбез’ Кем хөрмәтенә, нәрсә хакына? — Барыбыз исеменнән дә Сергей берәр тост әйгсен! Тосг әйтүдә Сергейның һәвәслеген Валядан калганнар беләләр иде инде Әллә каян гына килешле, матур сүзләрен табып бетерә дә. ничек шуларны тигез игеп, мәгънәле итеп тезеп бирә ала! Тостлары аның бер дә кабатланмас, һәрвакыт яна, үзенчәлекле булыр, оста язылган шигырь кебек җырланып торыр. Бу юлы тоегында Сергей туган ягындагы Кавказ тауларын, анда шарлап аккан Арарат елгаларын искә төшерде, ул елга өстендә йөзгән ак болытларга менеп китте, якты кояшка, тулган айга үрләде. Инде бу буталды, фикер жебен югалтты, салулап читкә кереп китте дигәндә генә тауларга, таулардан Араратның яшел үзәннәренә төште. Саакянның күңелгә ятышлы зур тостын һәрвакыт сокланып тыңлыйлар иде. Тнк арада Мнргазияннын гына түземлеге жнтми, ул, моңаеп, канчан туктар икән дип, рюмкасына карын, тостның урта бер җирендә бүлдереп; — Әйдә, шуның өчен! — дип күтәрә башлый иде. Зөбәеров бүген дә тостны Миргазияннын бүлдерүеннән куркып утырды; «Каһәр малай, кеше алдында да тик тора алмас әле ул»... Сергей Араратнын яшел үзәннәрендә куе булып үсеп утырган виноград куаклыкларын, ул куакларда якут-мәржәннәр төсле асылынып торган җимешләрне күрде. Рюмкадагы әнә шул җимешләрдән алынган иң татлы, шифалы шәрабләрне ул Тин-Тинычның һәм Валяның кавышу шатлыгына, аларның дуслык-татулыклары хөрмәтенә күтәрергә тәкъдим итте. Эчмәс җиреңнән эчәрсең!.. — Җырлашып утырыйк әле, дуслар! Габбас ишек төбендә тартмасы белән куелган гармунын алып килде. Валяга ярарга теләпме, белдеклелеген күрсәтергә тырышыпмы, русның борынгы, озын көен уйнарга кереште. Аңа табында берничә кеше җыр белән кушылмакчы булып азапланды. — Сез мина үз көегезне уйнап күрсәтегез әле, татар көйләрен,— дип үтенде Валя. — Татарчамы? Була ул! Татар һәм башкорт көйләрен Габбас җиңел, җиренә җиткереп уйный иде. Хәзер инде аңа кушылучылар да үзләрен иркен тоталар, иркен җырлыйлар. Габбаз тиз генә бер көйдән икенчесенә күчеп, «Китмә, сандугач»ны сузып җибәрде. Барысына да хуш килде бу җыр, чөнки аны бригадада татарлар гына түгел, казакъ баласы Сапарбай да, украинлы Кубрак та, әрмәнле Саакян да беләләр иде. Китмә, китмә, сандугач!.. Курыкма син кышлардан, Кал син башка кошлардан. Саклармын салкын жилдән, Китмә син туган илдән... Бу җырны Валяга багышлап, аңа атап җырладылар табыидагы- лар. Кызга карап күз кыса-кыса, баш чайкый-чайкый, дәртләнеп җырладылар. Кыз бу җырда ниндидер яшерен киная барлыгын тоеп, кызарып утырды. Икенче җыр — «Сарман вальсы» да мәгънәсе белән Валяга төбәлгән кебек иде. Монысында да сүз сөйгән ярны үзенә чакыру турында бара бит. Рәйсә, Валяның колагына иелеп, җырны үзенчә аңлатып, тәрҗемә итеп утырды: «Менә бу якларда Сарман дигән шундый бер матур елга бар, аның шундый ямьле болыннары бар, кыз шул якларга кайтыр идем, каршы алыр идең микән, дип сорый егетеннән»... Габбас уйнавыннан туктагач, Миша, гитарага кушылып, яраткан «Бандура»сын җырлады. Валя аның соклангыч чиста, матур тембрын мөкиббән китеп тыңлады. «Әйе, талантлы гына егетләр җыелган бу бригадага, сайлап алынган кебек». «Җырлавын җырлашабыз да, анда буровойда хәлләр ничек икән?» — дип пошынып ут йотып утырды Зөбәеров, кешеләргә сиздерми генә сәгатенә караштырды. Эшнең мондый тыгыз вакытында, нефть катламын ачар алдыннан кунакның килеп чыгуы бик үк куандырмады мастерны. Ләкин сер бирергә ярамый. Бераз гына утырырга кирәк. Аннары ипләп, җайлап кына төнге вахта белән буровойга китәргә кирәк булыр... Валя үз кеше, кичерер әле... Бу турыда Рәйсә белән дә пышылдашып алдылар. — Зинһар, Тин-Тиныч кайтканны гына көт инде, яхшы түгел,— дип ялынды Рәйсә. Рәйсә тарафыннан ашык-пошык оештырылган бу кичәдә егетләр әле тагын бик озак күңел ачтылар; җырладылар, биеделәр, төрле шаян сүзләр сөйләделәр- Валя ипле-тәртипле генә булып, елмаеп-көлеп кенә торды, геологларга хас күзәтүчәнлеге белән карап, сынап утырды: егетләр ачыклар, әйбәтләр, татулар, гадиләр. Тиреләреннән чыгарга җитешеп кунакка ярарга, аның күңелен табарга тырышалар үзләре, бии белмәгәне дә биегән була, тавышы югы да ялындырмыйча җырларга чыга. ф Мастер Зөбәеровның да катылыгы сизелеп китте: эшчеләре алдын- s да тәртипне шул кадәр куйган.бер күз сирпүе белән үк бораулаучы- £ лар аның нәрсә әйтәсен аңлап алалар, булган-булмаган һөнәрләрен карусыз-нисез күрсәтергә тотыналар. Төнге сәгать уникедә вахтага ки- 3 тәргә тиешләре аның рөхсәтеннән башка рюмкага да кагылмады. «Буровойда да шулай бер-берсен аңлашып, ярашып эшләсәләр, эшләре « әйбәттер»,— дип уйлады Валя һәм шунда кинәт күңеленең Валентинга ф битараф булмавын аңлады. Бераз хәмер белән кызып киткәч, тагын да ачыла төште егетләр = Барысы да беравыздан Валяный монда калуын үтенергә тотындылар. Буровойны мактадылар, авылны мактадылар, Тин-Тинычны мактады- т лар. Тин-Тиныч алтын булды, дөнья бәясе кеше булды, бораулауда з зур осталарның берсе булды. Тин-Тинычның хыялында бары сез генә. □ ул сезне ничә еллар тилмереп эзләде. Сездән башка тора алмый. ч ышанмасагыз, әнә, безнең хөрмәтле Рәисәдән, олы кешебез Кадермәт- = тән. башлыгыбыз иптәш Зөбәеровтан сорагыз. Сез дигәндә Тнн-Ти- < ныч утка керергә, суга төшәргә, күкләргә иңәргә риза .. Миргазияп хәтта исереп китеп: «Мин барыгыздан да бөек кеше, мин верховой!—дип кычкырды —Верховой белән Верховный бер сүз. Шулай булгач, миңа югарыдан күреиәрәк төшә: безнең Тин-Тиныч ул разведка тарихында сирәк очрый торган экземплярларның берсе!» — дип күкрәк какты. Ләкин ни генә дисәләр дә, хәйлә белән, очраклы рәвештә генә монда китерелгән кыз кала алмый иде. Ана иртәгә эшкә чыгарга, бүген таң белән кайтып китәргә кирәк иде. Төнге сәгать унберләр тирәсендә бораулаучыларның бер төркеме кузгалышып вахтага китәргә җыена башлады. Буровойга барганчы фатирларына кайтып, өс-башларын алыштырасылары бар иде алар- ның. тик берсенең дә гаять кыска тоелган бу мәжлесне ташлап китәсе килми иде. Хушлашуы ярыйсы гына озакка сузылды. — Син, Валя, бөтенләй кала торгансыңдыр бит инде? — Иртәгә күрешәбез ич? — Туйны кайчан ясыйбыз сон? Валя һәрберсенә кулын бирә-бирә чыңгырдатып көлә. — Уйлармын әле, иртә җитсен! Тәртибе!езгә карармын! Тин-Тиныч нәрсә дияр бит? Зөбәеров Валя кырыена күчеп утырды да, нәрсә турындадыр уйланып киткән кызны сискәндереп, сорау бирде: — Безнең мәҗлес ошамады булса кирәк? — Ошады! Бик тә ошады! Бар якка да булдыралар икән егетләрең! — Димәк, бездән китмисез инде? — Китәм, Зөбәеров дустым Рәхмәт, мине анда эш көтә. — Ә Валентин? , . . — Без элеккечә хат алышып торырбыз. Кунакка йөрешербез. — Романтика! Киенеп-ясанып Валентин белән Фәрхетдиннең. Сапарбай белән Нажнп кнлеп керүе табынны жанландырып жнбарер тесле иде. лмяа алай булмады. Моңа Зөбәеров үзе сәбәпче иде. Чишенергә, табынга утырырга да өлгермәгән егетләрдән буровой турында, скважинаның хәле-холкы турында сораша башлады. — Авыш скважина түгел, кыек, кәкре-бөкре, тагын әллә нинди скважиналар салсаң да. нефть чыгасы юк ул Баланлы төбәктән!—дип жавап бирделәр аңа. Моннан соң инде штрафка бирелгән аракы да. Фәрхетдиннең мәзәкләре дә. Тин-Тинычның яңа шигырьләре дә, Сапар- байның биергә теләп азапланулары да өйдәгеләриең кәефенә тәэсир итә алмады Ярты төн күптән узган, күңел ачып утырырга соң һәм кешеләр дә шактый ялыккан иде. Валентин белән кунак кызын бераз гына булса да бергә калдыру нияте белән Рәйсә егетләргә тәкъдим ясады: — Төн дә матур, әйдәгез, һава сулап керәбез! Тиз генә киенеп, бар да өерелеп урамга чыктылар. «Сез монда гына утырыгыз».— диюләренә карамастан, төркемгә Валя белән Валентин да иярде. Төн. чыннан да. матур иде. Күктә, башын пычак белән кисеп алган ак күмәч төсле, бер кырые китек ай балкый. Аның нурлары ап-ак булып йортларның салам түбәләренә төшкән, урам буендагы талларга, киртәрәшәткәләргә кунган. Урамда култыклашып алган Валя белән Валентинның да, алар артыннан ун-унбиш адым калып барган хуҗалар белән егетләрнең дә киемнәрен сыек бәс сарган төсле. Авыл йоклаган. Аның тынлыгын сирәк-мирәк өреп куйган эт тавышлары кисеп ала да, анда-санда кычкырган әтәчләр генә бүлеп куя. Шушы тынлыкны сакларга тырышкандай, бар да сүзсез калып, салмак кына атлыйлар. Бераздан Валентин: — Шулай да-безнең Язтургай матур бит! — диде. — Бик тә матур! — дип җавап бирде кызы. Рәйсә дә. Зөбәеров та, «эшләр рәтләнә» дигәнне аңлатып, култыклашкан җиреннән'терсәкләрен кысып куйдылар. Тин-Тиныч тагын эшне бозды, һич кирәкмәгәнгә Валяга шигырь укырга тотынды. Бер нәрсәгә алыштырмам сине. Сагындыкмы. Балан төбәген; Анда салган буровойда минем Нефть арттыруда теләгем! Фәрхетдин арттан йодрык янап, усал итеп пышылдады: — Җимерәсең бит эшне, ахмак! — Аннары Тин-Тинычка төрттереп шигырь укыган булып китте: Бер нәрсәгә алыштырмам сине. Палаткам бит минем мировой: Менә тиздән нефть арттырам дип, Яшәү көче бирә буровой! — Аларның әле мәхәббәте өлгермәгән,— диде Рәйсә әкрен генә. — Икесенең дә бик зур сынау үтәселәре бар шул. Соңгы өйләрне дә калдырып басу капкасына җиттеләр. Ерак та түгел, кырда, ялгыз йортларны хәтерләтеп, салам эскертләре күтәрелеп тора, ә алардан ары, офыкта диярлек, буровой утлары җемелди. Дикъкатьләбрәк тыңласаң, дизельләрнең гөрләвен дә, торбаларның чыңлап китүләрен дә ишетергә була. Димәк, егетләр эшли... — Менә, ниһаять, Валентинга яшәү көче биргән буровойны да күрдек! — диде Валя, кайтырга кирәк икәнлеккә ишарә ясап. Зөбәеровның күңеле һава сулап йөрүдә дә. кыз белән егетнең мөнәсәбәтләрендә дә түгел, әнә анда, өч-дүрт кенә чакрым ераклыкта, утлары ялтырап күренгән шаулы буровойда иде. Юк, ул хәзер бер генә минут та болар янында кала алмый... Зөбәеров егет белән кызның иңбашларына кулын куйды: Ф — Гафу итегез, мин буровойга киттем... Дөнья хәлен белеп булмый... | Бераз баргач туктады да: § — Башкасын иртән сөйләшербез,—диде. Караңгыга кереп югалды Калганнары кайту ягына борылдылар. Сөйләшеп бара торгач, урам з чатыннан каршыга ук килеп чыккан ир белән хатынга чак бәрелмичә 5 туктап калдылар. Бала күтәргән ир кеше кинәт кырыйга тайпылды — Мотгәрәй түгелме соң бу?—дип кычкырып җибәрде Миргазнян. * аны зур кабак башыннан танып — Син ни эшләп йөрисең, Мотгәрәй? = Таң алдыннан урамда Рәисәне һәм нефтьче иптәшләрен күреп. Z Мотгәрәй аптырап калды, ни әйтергә белмичә, кулында йоклаган бала- * ны селки башлады, аннан аны янында сыенып торган хатынга сузды. « Шуннан соң гына тел керде Мотгәрәйгә: = — Бабайлардан кайтып килеш,—диде ул. үтә каушап —Хәер-фа-® тиха алып —Янындагы хатынны күрсәтте — Бу минем хатын була инде... Фәридә исемле... — һы!.. < — Ничек була инде бу. ягъни... 3 Ни дияргә дә аптырады егетләр Мотгәрәй өйләнгән Башлы-күзле булган . Димәк, теге вакытта «Мотгәрәй йортка кергән нкән» дигән сүз дөрес булып чыкты?.. Ә бу кечкенә бала кай арада соң әле? Әһә, бирнәсе белән алган бу хатынны... Уңайсыз тынлыктан Рәисә коткарды — Котларга кирәк ләбаса, егетләр, нәрсә карап каттыгыз? — Шу н- да ук Фәридәгә. Мотгәрәйгә кул бирде.— Яхшы булган, бик яхшы.. Менә, үрнәк алырга кирәк, егетләр! Бораулаучылар да ниндидер аңлаешсыз сүзләр мыгырдап яна өйләнешкәннәрнен һәр икесенә дә кул суздылар. Фәрхетдин анда да телсез калмады: — Никах укыттыгызмы соң? Теге ничек әле.. «Өммәтинә өммәтн— көндез тимә, төнлә ти-и-п...» Көлешен таралыштылар. Мотгәрәй белән Фәридә түбән очка, рләренә таба китте, егетләр үз фатирларына юл тоттылар Валентин белән Валя Рәйсәгә иярделәр — Кешеләр бер дә озын-озак уйлап тормыйлар, әнә,—дип, үзалдына сөйләнгәндәй сөйләп китте Рәйсэ — һәм дөрес тә эшлиләр. Киләчәк тормышны кайгырта башласаң булмый ул. Бергә торыйм дисәң, Мотгәрәй кебек кыю, тәвәккәл булырга кирәк. Ләкин Рәйсә көткән тәвәккәллек һәр икесе тарафыннан да булмады. Валентин: кал, мин сине яратам, җибәрмим, дип өзеп кенә әйтә алмады, кызы горурланып баш бнрм »д -, мине эш к«ь» дә фәлән-төгән, дигән булды. Килешә алмадылар. Юк шул. мәхәббәт дигән нәрсә дә җимеш кебек икән, вакьиы җитмичә иешми дә. en-ieii тә төшми нкән. Таң ату белән Валентин Зөбәеровның шоферын уятып, машина алын кайтты. Ул Валяны ерак Ташлыяр мәйданына кадәр озата барачак иде. Валя белән кабинага кереп утыргач һәм кузгалабыз дип кенә торганда. өненә-тынына капланып, буровойдан I аббас чабып кайтты. >л мазутка баткан, танымаслык булып каралган иде — Тнн-Тиныч. нефть чыкты бит, нефть!— дип шашынып акырч нде ул. Тимер көпчәкле тарайтасында, «һай, һай!» дип атын куа-куа. Баланлы ягына таба Галләм узып китте. Ат өстендә, каты юртып, кайдандыр югары очтан авыл башлыгы Хафизов килеп чыкты. — Әй, кешеләр, ишетәсезме, нефть! Нефть! — дип кычкыра иде ул бар көченә. Бер генә минутка капка төбендә туктап, машина янында аты белән таптанып торды. — Җеп икәнсез! Молодцы! Булдырдыгыз! — һәм сөрән салып буровойга таба чапты: — Кешеләр! Ишетәсезме, нефть! Бәйрәм бүген! Не-фет! Барыгыз да ми-ти-нгка!.. Шушы төндә генә тормышка хәер-фатиха алып, шушы төндә генә жылы куеныннан ирен — Мотгәрәйне буровойга озатып җибәргән Фәридә дә ишетте бу тавышны. Иртән суга барган җирендә—кое янында көянтәчиләкләрен ташлап, үкси-үкси өенә кайтып китте... Сабиржаннарның ишеген киң ачып өйдән Рәйсә атылып чыкты. Спецовка җиңен кия-кия. баскычтан Камил сикерде: — Дөресме. Габбас абын? — Нефть дисеңме? Чыкты дисеңме? — Тин-Тиныч кабинаны ачып жиргә сикерде. — Чыкты инде, чыкты! Мастер анда яхшы киемнәре белән муеннан нефтькә чумып йөри! Әй. күрсәң иде ничек кыланганын нефтьнең! Өскә атылмакчы торбадан! Без аны балчык белән бастырмакчы — ә ул һаман бәрә! Без аны барит белән бастырмакчы — ә ул һаман атылмакчы! — Атылмакчы дисеңме? Бәрә дисеңме? Менә бит ул ничек, Валя! Бәрә нефть девон куеныннан, Ургымакчы булып һавага! Атылмакчы булып болытларга Шашып-шашыл өскә яварга!.. — Тукта әле, Тин-Тиныч, шигырь соңыннан! Сиңа мастер хәзер үк бөтен бораулаучыларны жыеп буровойга килергә кушты. Йортларда ишекләр ачылды, капкалар шыгырдады, урамнарга, тыкрыкларга кешеләр тулды. Язтургайның яна таңы уянды. һәркайда иртәнге тынлыкны җимереп «нефть», «җир мае», «кара алтын» дигән сүзләр ишетелә, разведчиклар исеменә мактау сүзләре яңгырый... Башта берәм-сәрәм, аннан икәүләп, өчәүләп, тора-бара төркеметөркеме белән Баланлы төбәккә карап юл тота башлады халык, әйтерсең ирләре, хатыннары, бала-чагалары белән авыл Балаилыга күченә Барысы да буровойга, әнә шул урман буендагы серле, хикмәтле булып җәй буе, көз буе утырган вышкага таба бара. Кешеләр Баланлы төбәктә чыккан могҗизалы җир маен үз күзләре белән күрү өчен ашыгалар. Баланлы юлы атлар чабышын, машиналар ярышын, кешеләр узышын хәтерләтә. 0 телләрдә: нефть, нефть, нефть! Инде бу бәйрәмне, бу тантананы ташлап Валя да китә алмый. Әнә күзләрен тутырып сорау, ялвару белән аңа Валентин текәлгән. Ул да хәзер эшен ташлап озатырга бара алмаячак... Калмый булдыра алмый хәзер Валя... Егетләрнең шатлыкларын уртаклашырга кирәк... һәм Валя, сихерләнгән шикелле, Тин-Тиныч белән кабинада утырып Баланлыга бара... 32 Инде барысы да эшләнде кебек. Буровой жнһазлары озатылды, машинага кирәк-яраклар төялде, кайсы кая таралып беткән кешеләр дә җыелды — кузгалырга вакыт. Зөбәеров, буровой күперчегеннән тирә-ягына каранып, тагын берни- * чә минут басып торды. Кырларны, аланлыкны, урман өсләрен тутырып f Баланлы төбәктә ишеп-ишеп кар ява. Беренче кар. Аның йомшак ма- х мыгы төркемтөркем булып автобус янына жыелган разведчикларның ° киемнәренә, аларны озата килгән Язтургай кешеләренең жилкәләренә, з бүрекләренә, шәлләренә катлам булып утырырга өлгергән. < Бирегә авылның әллә тагын ярты халкы килгән. Бораулаучылар- ~ нын фатир хуҗалары, механизаторлар, мәктәп балалары, тагын Зөбәе- * ров өчен таныш булмаган апалар, абыйлар, әбиләр, бабайлар.. Алар = арасында укытучылары белән мәктәп директоры Дәминов басып тора, “ зур гәүдәсе белән кешеләрне ерып, авыл Советы председателе Хафи- * зов йөри. Ул кайсына ку ты белән кагылып үтә, нәрсәдер әйтеп, кайсы- £ нын җилкәсеннән кага. Кешеләр көлешәләр, тавышланалар, төртеп- а төртеп Зөбәеров ягына — буровойга таба күрсәтәләр. «Әнә шул үзе о инде буровойның башлыгы, шул Зөбәеров дигән мастер инде Баланлы с; төбәктән нефть табучы», диләр бугай. Халык бит ул кызык: зур бер = коллективның эшен дә аерым бер кешенеке итеп күрсәтергә өйрәнгән. ’ Сәгать төзәтү мастерлары яки итек тегү осталары белән тиңлиләр, g күрәсең. Кызлар тирәсендә аеруча җанлылык. Халатларын да салмыйча, ашыгып, сыер савучылар килгән, безнең егетләр күбрәк шулар янында чуала. Алар арасында киемнәре, йөреш-торышлары белән өч кыз аерылып тора —болары үз кешеләр, буровойга кочегар булып эшләү өчен Ык буеннан әле кичә генә килеп төшкән Гөлниса, Кәримә, Разия... Безнең егетләр эше — яшерен хатлар, танышулар нәтижәсе. Кызлар икенче сезонны да разведчиклар белән үткәрәчәкләр. Әйдә, барсыннар. Шәп кызлар, уңган кызлар. Тиздән машина аларны бораулаучылар белән Яз тургайдан унбиш километр ары Баллы авылы кырына алып китәчәк. Япа нефть чыганагы эзләп килгән разведчиклар быел кышын Баллыда төпләнәчәкләр. Зөбәеров сәгатенә карап алды. Китәргә вакыт, кызы Ләйлә белән Рәйсә әле һаман Язтургайдан килеп житмиләр. Озатырга дип әзерләнеп йөргәндә генә иртүк Сабиржаннарга алып кереп киттеләр Картның хәле начарлана башлаган. Фатир хуҗасы гына түгел бит әле ул Сабирҗан, бораулаучы Камилнең әтисе дә. һәрвакыт шулай җайсыз туры килә инде Фазыл белән Рәйсәгә — киткәндә рәтләп хушлаша да алмыйлар. Борчылып, Зөбәеров халык җыелып торган урынга килде. Сорау артыннан сорау яудыра кешеләр: — Карагыз әле, иптәш мастер, электр мәсьәләсе ничек, сез киткәч сүнәчәкме ул, яначакмы? , _ — Киресенчә, без киткәч, бөтен авыл гөлт итәчәк' Бүген-иртәгә безнең урынга нефть чыгаручылар килә. Алар инде күченеп йөрүне яратмыйлар... — Рәйсә апа бездә каламы, әллә үзең белән алып китәсеңме? — Сезгә яңа Рәйсә бирерләр... — Бу нефть дигәннәре озакка барыр микән? — Кайгырмагыз, сезнең гомергә җитәрлек. — Безнең Язтургайда нефть Рс-машкннодагыдан да күбрәк диләр. Дөресме? Зөбәеровка лектор ролен дә үтәргә туры килә. Ул Язтургайда шушы скважина белән яна чыганак ачылу турында, аның Ромашкнно чыганагыннан аерым булуын. ләкин әле нефть запасының билгеле түгеллеген, разведчикларның бурычы шуны ачыклау икәнлеген сөйләп китә. Сораулар күбәйгәннән-күбәя барып, аңа жавап биреп бетерергә мөмкинлек калмагач. Зөбәеров үзен кысып алган халык арасыннан чыгып тайды. Хафизовны эзләп тапты ул. — Озаклады бит синең фельдшерың,— диде, сәгатенә карап.— Сабиржан бабай ныклап чирләп китте микәнни соң? — Аның чире безгә мәгълүм инде, бер бүген генә түгел. Рәйсә урынында булсам, төкерер идем мин аның капризларына! — Нигә алай дисең, иптәш Хафизов? Чир сорап килми бит ул... — Именно ул чирне үзе теләп алды! Сугышка бармас өчен. Әнә, кордашы Галләмнән сора аның кем икәнен... Ә кешеләр бер .хәбәрсез көлешәләр, шаулашалар, нефтьчеләр белән әңгәмә алып баралар. Яшьләр бер тирәдәрәк. Авыл кызлары бораулаучы егетләр янында чыр-чу килеп, Фәрхетдинне ирештерәләр: — Кызганыч, атказанган артистыбыз да китә. — Аннан башка кем чыгар инде хәзер ялан аяк сәхнәгә? — Монысы әле аның ничего'—ди Фәрхетдин.—Менә кыш көне кардан йөреп карагыз әле ялан аяк! — Карда да йөргәнең бармы? — Егет чакта кеше башына ниләр генә төшми! Шулай бер вакыт, юк. монысы хезмәттә түгел, буровойда эшләгән чакта, вахтадан соң киттем кыз янына Шундый назлы нәрсә—капка төпләрендә көттерергә ярата иде. Ягъни мәсәлән, минем чыдамлыкны сыный бу. Ә кышкы суыкларда, үзегез беләсез, ай-һай, авыр көтеп торулар! Бер минуты бер ел! Моңа кадәр дә салкыннар үзәккә үткәч, эчтән яхшы гына төренеп. аякка олтанлы итекне киеп алдым. Юк. мин әйтәм, сандугачкаем, Фәрхетдин дә юкәдән ясалмаган, мондый калын табанлы пима белән хәзер суык түгел, бронебойный снаряд та ала алмас! Уем шул. биш сәгать көтсәм дә китү юк капка төбеннән! Часовой урынына басып күпмедер торгач, ниһаять, чыкты бит минем асыл кошым, йөгереп барып биленнән кочарга дип омтылып карыйм— кузгала гына алмыйм бит урынымнан! Итекнең төбе бозга Наткан! Кызым килеп култыклап алды, клубка кинога сөйри башлады, ә мин казып утыртканмыни, баскан урынымда каткан да калган! Шулай да кызга сиздермәдем, аякны кубарып алдым. Итек олтаны бозга ябышып калды, без клубка киттек. Кар өстеннән ялан аяк атлыйм. — Өшисеңме әллә? — ди кызым.—Юк. мин әйтәм, киресенчә, мин тирлим! Ә суыгы! Табаннардан чымырдап кереп, йөрәккә кадәр менә! Киносы ничек булгандыр — хәтерләмим. Тик шунысы истә: кешеләр йоклап утыра, ә мин бии-бии кул чабам <Неужели шул кадәр интересно?» — дип гаҗәпләнә кызым —Мин бер дә кызыгын тапмыйм»,— Ди. Ну. мин әйтәм. надан да инде син! Бу бит сәяси картина! Моны аңлау өчен гыйлем кирәк! — Ул кадәр үк ялан аяк булмагандыр инде,— дип көлешәләр кызлар. — И уйлап та чыгара соң әкиятне! — Әкиятме? Ышанмасагыз үзеннән сорагыз. — Кемнең? — Кызның! — Каян табыйк ди без синең әллә кайдагы кызларыңны! ■— Табабыз аны! Фәрхетдин Гөлнисага таба борылды. — Әйт, Гөлниса, дөрес бит кинода йоклап угыруың? Әгәр шунда, Фәрхетдинкәем, ялан аяк утырганынмы белсәм, тәпиеңне учымда гына тоткан булыр идем!. Шып булдылар Язтургай кызлары Бораулаучы егетләр тамак кырып алды Барысы да аңлашылды. Моңа кадәр Фәрхетдин бер вакытта да анекдотның иясен, фактларны күрсәтеп сөйләми иде. Бигрәк тә кызлар алдында. Бу инде Фәрхетдиннең башка кызлар белән араны ♦ өзүе, янында үзенең «сандугачы», «асыл кошы» бар икәнен ачыктан- s ачык белдерүе иде. Күптәнге дуслар Гөлниса белән Фәрхетдиннең ? кавышуы шушы икән. Менә ни өчен хат язган икән егет Ык буйлары- 2 на, менә ни өчен килгән икән Гөлниса бу якларга . Шушы минутта гомер шаян Фәрхетдин бөтен кызлар, егетләр ал- < дында беренче .мәртәбә олыгая башлаган җитди кеше булып килеп 2 басты. Әйе, Фәрхетдиннең дә гамьсез яшьлеге узып бара ’ Ф Кемдер. — Рәйсә килә! — дип кычкырды. Халык арасында: = «Духтыр килә! Мастерның җәмәгате килә» — дигән сүзләр йөгерде - — Рәйсә духтырны да алып китә булыр инде ул... £ — Духтырсыз ни эшләрбез инде хәзер? — Урынына яңа кеше килә диләр ич .. — Бигрәк тә уңган, бигрәк тә булган хатын иде Зөбәеровның машинага утырыр! а команда бирүе булды, халык та- 2 гын гөжли башлады. Хушлашулар, кул бирешүләр, арка кагышүлар, г кочаклашулар китте, һәр бораулаучы үзенең фатир хуҗасын тапкан. < янына кызларны, егетләрне җыен алган «Гаеп итмәгез»ләр, гафу үте- - нүләр, «тагын кнлегез»ләр. кунакка чакырулар Язтургай кызлары янында инде бары тик Сергей, Габбас. Нэжнм'кенэ калган. Кем белсен, бәлки. Язтургай чибәрләренә алар*салып*киткән-очкын киләчәккә зур мәхәббәт уты булып та кабынып китәр.. Тин-Тинычны озатырга Ташлыяр мәйданыннан Валя килгән Иртәдән бирле ике гашыйк бер-беренә сыенып, култыклашып, читтә басып торалар. Валя ТинТинычка үзенең монда ничек килүе турында сөйли Сөйләгәндә тавышы бик әкрен булса да, көлгәндә һаваны ярып, чыңгырап тора: — Көнләшсәң көнләш, дустым Тин-Тиныч, синең хакка тәки үбәргә туры килде бит начальникны'— ди ул — Тфу, иреннәрендәге тозлы балык тәме әле дә булса авызымнан Китми! — Син кара аны! — дип бармак яный Тнн-Тнныч. — Гариза тотып, бер генә көнгә җибәрүен үтенеп, өч тапкыр кердем шеф янына. Сөенде бу үзенә ялынычым төшкәнгә, куанды, кинәнде, бичара! «Әйт, кемен янына барасың анда Язтургайга’» - дип теңкәгә тия. Ахырда әйттем: «Сөйгән егетем янына», дидем. Агарынып, күгәренеп китте. «Сөйгәннәреңне белмим дә. күрмим дә. никах язуыңны китер, җибәрәм»,—ди. Кирәк булса бер түгел, бишне алып кайтам, мин әйтәм. Уйлан кара, нинди түбәнчелеккә төштем зинһар, җибәр инде, җаным, дип үбеп алдым үзен. Тфу, әле дә булса тоз тәме авызымнан китми! — Елан инде ул хатын-кыз! •— Бер үбү — каян килеп кая китмәгән иде дә Тынычлык бирмәс инде ул хәзер мина Үзенә карамаган өчен төрле сәбәпләр табып, шелтә' артыннан шелтәне тондырып кына торыр — Безнең янга күч. Вали! Ишетәсеңме, хәзер Язтургай мәйданы телгә менде! Сенсации! Эзебез дә белмичә яна нефть ятмасы ачканбыз бит! Кил, эш монда барыбызга да җитәрлек Бәлки, буятма Ромашки но яше генә дә түгелдер!.. — Тәртибенә карармын'— дип тагын чыңгырдатып көлә Валя һәм эченнән генә уйлый «Эшләп булмас ул начальник белән Валентин янына күчәргә туры килер ..» Кызы Ләләсен күтәреп алган Зөбәеров бораулаучыларны автобуска куа. — Утырышыйк, җәмәгать, сонга калабыз. Сергей, ишетәсеңме, кузгалабыз' Син кая киттең әле. Нәҗип, Габбас, җитте мәхәббәт сату! Җибәрегез аны, кызлар, тотмагыз! Ах, авыр да соң аерылышулар!.. Шул арада Зөбәеров бер генә минутка Рәйсәсе янына туктый. — Исәп-хисапларың белән соңлама инде, Рәйсә... Шуны бел, сине яңа урында да көтәләр... — Сабирҗанның хәле начар... ычкыныр, ахры... Бүген булмаса иртәгә... — Димәк, Камил бүген килә алмаячак? — Әйе, бу араларда аңа әтисе янында булырга кирәк... Зөбәеров кызының суыктан кызарып чыккан бит алмасын үбеп алды да әнисенә бирде. — Яхшы гына тор. кызым, авырма, елама... Автобустан ишелеп егетләрнең төшә башлаганын күргәч, Зөбәеров кычкырып машина янына ташланды. — Тагын нигә кузгалдыгыз әле!? Нигә коеласыз? — Мотгәрәй юк бит, мастер! — Тагын югалдымыни? Ну, бу Мотгәрәйне! — Килмәс инде ул, мастер,— диде Кадермәт, уфтанып. — Уе аның буровойда түгел... — Әлбәттә, килми! — диештеләр бораулаучылар.— Яшь хатынын ташлап нигә безнең белән китсен ул! Бигрәк тә сөйгән комбайнын! Зөбәеров бер мәлгә уйланып калды. — Әйе. хәзер инде Мотгәрәй безнең өчен киселгән икмәк... Шулай ук ххшлашырга да килмәс микәнни? — Минем, мачтыр, шундый тәкъдим бар,— фуражкасын кырын салып, арага Фәрхетдин керде,— Кешене разведкага алганда моннан соң тикшереп алырга кирәк. Сынау кебекме шунда бер нәрсә үткәреп. Пашпортын карарга: ялгыз булуы — беренче шарт. Әгәр инде буйдак икән, ант бирсен: бер вакытта да кызларга карамаска! Өйләнмәскә, йорт-җир кормаска, балачагалы булмаска! Разведчик барысыннан да ваз кичәргә тиеш! Ләкин Зөбәеровның хәле шаярып-көлеп торудан узган иде. — Барып килергә кирәк фатирына. — Өенә диген, нинди фатир булсын!! Машинаны Язтургайга борырга дип кенә торганда арадан берәү кычкырды: — Мотгәрәй килә! Әкәмәт! Яхшы күк айгыр җигелгән председатель чанасында Фәридә белән янәшә утырып килүче кеше, чыннан да, Мотгәрәй иде. Атны колхоз председателе Галләм куа. — Килештерә белә бу Мотгәрәй! — диештеләр разведчиклар. Атлы чана, халык төркемен урталай ярып, автобус янына килеп туктады. Чана тәртәләре хәтта машинаның артына төртелделәр. Чанадан берьюлы диярлек өч кеше сикереп төште. Чак кызмача Галләм Зөбәеров янына килде: — Син аны кичер инде, мастер. Соңладык... Мин гаепле... Ни әйтсәң дә безнең авыл кияве бит Мотгәрәй... Кызганыч, калдырып булмады үзен... Белмим, нефтьтә ничектер, әмма комбайнда үтергән дә куйган! Кирәк иде мондый кешеләр безгә... Нишлисең!.. Бу вакытта Мотгәрәй, беркемгә игътибар итмәстән, Фәридә белән хушлаша иде. Ул Фәридәсенең бармакларын учларына йомарлап тоткан, күкрәгенә китереп кыскан, гүя хатынына’ үзенең йөрәк тибешен тыңлата иде. Борчылма, Фәридә, жае чыгу белән мин сине килеп алыпмын... Бергә яшәрбез, кайгырма,—дип юата иде. Кара, Мотгәрәй дә ярата белә икән! — дип гаҗәпләнделәр бораулаучылар. Ә Фәридә, күз яшьләренә тыгылып, өмет белән Мотгәрәйгә карап тора, сизелер-сизелмәс иреннәрен кыймылдата: ' ♦ — Синсез ничек яшәрбез инде... Озаклама... Онытма безне... г Әле утырышкач, машина кабынгач та, разведчиклар кызыксынып 3 автобус тәрәзәсеннән бичара парлыларнын аерылу минутларын карап э тордылар. Кызык, һәркем үзенчә хушлаша икән. Тин-Тнныч Валя кар- шына басып кулларын селти-селти нидер исбат итә дә. Валяны үбеп, 2 автобуска йөгерә һәм тагын килеп кулларын болгый башлый. Аерылы- а шу турында шигырь сөйли бугай... л Мотгәрәй дә автобуска ашыга, ләкин муеныннан һаман Фәрндәнен кулларын ычкындыра алмый. Зөбәеров белән Рәйсә, кечкенә Ләләне туп урынына кулдан-кулга ь йөртеп, бер-берсенә әйтәсе сүзләрен, хисләрен бала аша белдерәләр: * — Хуш инде, әти, диген, кызым. Авырма-чнрләмә, яхшы гына эшлә, i диген... = — Язтургайда озак юанмыйк инде, әни, диген, кызым. Безне анда ю әти сагынып көтә, диген... * Зөбәеров, кискен борылып, автобуска менеп утырды да шоферга * кузгалырга кушты. < Киттеләр. Тагын билгесез якларга, яна урынга, яңа мәйданга, та- э ныш булмаган кешеләр яши торган җирләргә, авыр эш көткән Баллы кырларына киттеләр. Артта разведчикларга хәерле юл теләп, дистәләгән кеше кул изәп калды. Хушыгыз, дуслар! Тау итәгендә баскыч-баскыч булып утырган тәбәнәк өйләрең, тар урамнарың, кысан тыкрыкларын белән. Баланлы төбәгендәге шаулы имәннәрең, Сагындык буйларың, чокыр-чакырлы басу-кырларың белән хуш, Язтургай! Авыл тормышы өчен янып-көеп, һәрнәрсәгә куанып, китапча сүзләр кушып, газета информацияләре кертеп сөйли торган кип күңелле Ха- физовларың, үз колхозыннан башканы белергә дә, ишетергә дә теләми торган дуамал Галләмнәрен, төртмә телле, оялчан карашлы кызларың һәм, ниһаять, әрлән кебек үз оясын гына кайгыртучы калтыравык Са- бирҗаннарың белән бәхил бул, Язтургай! Монда кыр бүлешеп, өй бүлешеп, кысылып яшәгән чаклар, «булыр микән, юк микән» дип борчылып-хәвефләнеп эшләгән вакытлар, зур мәшәкать һәм газаплар белән тирәннән нефть аттырган көннәр күңелдән китмәс инде... Бер вакытта да китмәс. Мотгәрәй (аерылышу тәэсиреннән айный алмыйча, алдында һаман Фәридәне күреп, аның тавышын ишетеп, аның белән күңеленнән сөйләшеп бара). Ничек синсез яшәрбез инде, дисен Үзең уйлап кара, Фәридә, китми булмый бит... Синен янда калсам, буровойда бергә эшләгән иптәшләрем ни уйлар’ Юк. мин. Мотгәрәй йортка керде, дип әйтүләреннән курыкмыйм. Төкерәм мин ул сүзләргә Мин сине яратты" Тик кешеләр нефть кадәр нефть чыгарганда синен ишек алдында бикләнеп кала алмыйм... Вөҗданым кушмын Ләкин син борчылма, Фәридә, җае чыгу белән мин сине килеп алырмын... I и и- Г и н ы ч (баш ч IHK in, үз-үзенә I 1 ' I I кая киттең соң әле Валентин Валентинович? Синең Я«тургайдан д.з ары китмәскә дип биргән антларын кайда? Нәрсә өчен дип килгән идең бу якларга. Валяны эзләү өчен түгелме? Я. таптың, максатына ирештең. шулай булгач, нигә дип монда утырып барасын’ Нигә китмәдең Валяна ияреп? (Көрсенеп ала) Тормыш син чйлаынча ансат кына түгел икән шул, Тин-Тиныч! Син көткәнчә жннел генә үзен» чакыра торганнардан да. ияреп китүчеләрдән дә булып чыкмады Валян. Әле һаман «тәртибеңә карый». Әле һаман булса сыный. Әйдә, сына, кыландыр. җаным, түзәрмен! Минеке генә бул! Сапар бай (кызып-кызып янында утырган Кәримә белән сөйләшеп бара). Син мине һаман шул «калым» белән үртисен, Кәримә. Мин гаеплеме монда? Йола, гадәт шундый булгач, җыйган идем инде... Рәйханә үзе дә бик чибәр кыз иде... йок. сез, нугайлар, бернәрсә дә аңламыйсыз! Чын, син көлмә. Кәримә. Хәзер мин үзем дә төшендем... (Кинәт.) Телисеңме, бөтен акчаны сиңа бирәм! йок. калым итеп түгел, болам гына! Кая куйыйм мин эшләгән акчаларны хәзер? Көлмә, Кәримә. көлмә... Фәрхетдин (иң арттагы утыргачта Гөлнисаны кысып алган). Ни эшләттең син мине. Гөлниса, нинди ырымнар белән сихерләдең?! Ык буеннан киткәндә әллә сөйдергеч бөти тагып җибәрдеңме? Мин бит моңа кадәр кызларны санга сукмый идем. К а д е р м ә т (тәрәзәгә борылып, кешеләргә күрсәтми генә хат укый). «Иптәш Имаметдинов! Берләшмәнең кадрлар бүлеге Сезгә кабат мөрәҗәгать итә: Сез махсус белем алган кеше, тау технигы, бораулау белгече. Шулай булгач, кадрлар бүлеге Сезне яңадан үз эшегезгә кайтырга, яңа төзелгән бригадада мастерлык вазифасын үз кулыгызга алырга чакыра. Кадрлар бүлеге начальнигы: Куприянов. Р. S Кадермәт. бала булма, үткәннәрне оныт! Гаеп атта да. тәртәдә дә булды. Шушы арада берләшмәгә килеп чыгуыңны көтәм». һаман онытмыйлар үзләре. Кеше җитми, күрәсең... Юк шул инде, иптәш Куприянов, миңа монда да начар түгел. Рәхмәт, какшаган нервларымны ныгытырга дип җибәрдегез. Хәзер, аллага шөкер, савыгып киләм... Саакян (тәрәзәгә карап күңелсезләнеп бара). Кайтып булмады, ахры, инде туган якларга . (Үз-үзенә гаҗәпләнеп). Кара син. бер-ике ген-» буровойда эшләргә .тип килгән кеше кая китеп бара? Ошады сиңа Татарстан! Мастер Зөбәеров Ибраһим-Задәдән ким булып чыкмады. Бригада кешеләре дә менә дигән... Миргазиян (янәшәсендә утырган Саакянга). Нәрсә, Сергей брат, уйга чумдың? Әллә Арарат буйлары искә төштеме? Саакян (Миргазиянга төрттереп). Менә, уйлап барам әле: бу крестьян балаларыннан «рабочий класс» чыгар микән, дим. Зөбәеров (аларның әңгәмәсен елмаеп тыңлап барганнан сон. түзмичә, артына борылып). Кызык бәндә син. Миргазиян туган! Инде Мотгәрәй булып Мотгәрәй дә бездәй калмагач, крестьяннан эшче чыкты дигән сүз инде. М и р г а з и я н (ык-мык итеп торгач). Алай дип үк әйтеп бетермә, мастер... Рабочий класс — зур ул! Әкәмәт тә зур... Зөбәеров (тун төймәләрен ычкындырып). Уф. исән-сау китәсе көннәр дә бар икән. (Моңсуланып.) Утсыз-сусыз җиргә киләсең, җиде кат җирне тишәсентишәсең дә китеп барасың. Син киткәч, монда алма тәгәрәтерлек юллар сузылыр, челтәр баганалар килеп утырыр, утлар балкыр. Якты, зур урамлы, ташпулатлы шәһәр салыныр. Шулармын барысын нәкъ менә син. җир мае эзләүче тынгысыз кеше китергәнне кешеләр, матур калаларда яшәүче бәхетле кешеләр, башларына да китермәсләр. Син — разведчик. Синең исемең әнә шул яна калаларда, яна юлларда, яңа утларда... Алда сине тагын яңа борчу, яна мәшәкатьләр көтә. Лениногорск. 1968—1