Логотип Казан Утлары
Роман

КАРГЫШЛЫ ҺӘМ ӨМЕТЛЕ КӨН

 яртылаш яулык белән каплаганнар. Бакчага хатынкыз һаман агыла ла агыла. Соңлап килүчеләр үзләренә урын эзли. Танышбелешләре аларны: — Әйдәгез, түргә узыгыз, күңелен кин булса, урын табылыр,— лиг, үз янына чакыралар. Шулай итеп, аш-су, табак-савыт уртаг i Кыз-кыркыннар табыннан табынга күчеп, яна төшк »н ■ ■ ;м ■ карыйлар. Яшь киленнәр исә ире ягыннан булган i 1зла| шы алалар. Каенаналары кунак кызларын түргә чакыралар, k -■ • лана. Койма артында да халык мәш кплә. Аерата зур капка төбендә яшьҗилкенчәкләр утка жыелган күбәләкләр кебкк тулганалар. Куб ■ ярәшелгән кызларын күрү өмете белән нө ■ шәсе егег (Н-.1.И1 яр ине п >н кы < бер берсен курс п Uy башы — палакма 1 rai • гән гореф-гадәткә яшьләр буйсынырга мәҗбүр. Эчке якта кызлар, Ахыры Бвшы 6 санда. • Борынгь' замандагы таш ату коралы. ужа газен бакчасы тирәли туфрак дивар өелгән. Бакча эчендәге озын тирәкләрнең бзшлары күккә тиярлек. Алардан жиргл СЫ Уртада киң хавыз. Аның як ягы магы кзрагач. лар күләгәсенә сәкеләр тезелгән. Аларга келәм, палас, көрпәләр жәелгән. Бүген бакча эче тулы хатын-кыз. Анда нр-атка керергә ярамый. Шуна күрә барысының ла йөзләре ачык пәрәнҗә, ч> чәваннары юк. Ярәшелгән кызлар гыча битләрең утырышкач, яшь киленнәр аларга, кулларын күк > к i . .. k • г ләрен бөгәбөгә, кат-кат сәлам бирәләр Бөгелгән сл< н түч,-. .ле Билгеле, ул тавыш куптарды. Ишмәт суны үз жиренә жнбәрмокче. ә Касыйм мона риза түгел Алар үзара бугазга бугаз килделәр. Ярлыга ермасукма. киемен ерт дигәндәй, ике ярлы-ябагай, бер-берсепен якасына ябышып, күлмәкләрен ертып бетерделәр. Миравка шул гына кирәк пле. Аларнын талашуыннан фан-ч.нып, Карабай Әмин суны бвтеиләй кире яктагы аш;,., з .ш .г .-. ш җибәрде Шулап' итеп, үз нәүбәтен к»т.ш чырын, ш. ,зпн.1:. > ,,, калды. Мираб жнрбптләнеп. «Ишмэтнек нәүбәте узды» дан әйтә и- ды. Ә Ишмәт, Касыйм белән тартышып, суны үз арыгына юньләп ачып та өлгермәгән иде. Бай байга багар, суы сайга агар дигәннәре дөрес булып чыкты. Карабайның янчыгына акчаны кем күбрәк төртсә, су да шуңа күбрәк акты. Байларның һәр җирдә дә сүзе үтеп, кулы уйнаганга. су башлыгы аларга хәрәмлек эшли алмый иде. Эшләп кенә карасын! Шунда ук көне бетеп, ризыгы өзеләчәк. Моны мираб үзе дә яхшы белә. Дөрес, ул ярлыларга да кайвакыт якты чырай күрсәткәлм. Барысына да түгел, билгеле, теле үткәннәргә генә. Суны биргәндә дә игеннәрне коендырырлык итеп түгел, жан бирүче кешенең авызына тамызган тамчы кебек кенә жибәрә иде. Ул заманда диһканнар су өчен вакыт хисабыннан салым түлиләр иде. Шуңардан чыгып. Карабай Әмин берсенең арыгына суны ярты сәгатькә генә жибәрсә. икенче берәүгә сәгатьләр буе агыза иде. Шунысы кызык, вакыт белән эш иткән мирабның чын сәгате юк иде. Дөресен әйткәндә. Уратүбә мәхәлләсендә ике генә кешенең сәгате бар: берсе вагончы Абдулла Мәгъсумда булса, икенчесе Азизханиарда иде. Аның каравы. Карабай Әминнең вакытны чамалый торган үз «сәгате» бар. Берсе аяз көнне булса, икенчесе болытлы көнне яки төнлә кулланыла. Кояш сәгате шуннан гыйбарәт: жиргә зур түгәрәк сызылып, уртасына таяк кагылган була. Мираб, түгәрәк читенә вак-вак бүлекләр сызып, вакыт узганын күләгәнең йөрүенә карап белә. Шуңа карап, суны берәүләр жиренә ярты сәгать, башкаларныкына кимрәк яки артыграк агыза иде. Диһканнарга исә мирабтан миһербан көтүдән башка берни калмый иде. Карабай Әминнең чүлмәк «сәгате» тагын да кызыйлырак. Бер чиләк су сыешлы чүлмәкнең муеныннан төбенә хәтле энә күзе кадәр генә тишекләр тишелгән. Вакытны белер өчен чүлмәккә су салына. Суның әнә шул тишекләрдән агуына карап, нәүбәт бер кешедән икенчесенә күчә. Кешеләр бу «сәгать»ләргә күнеккән булсалар да. мирабның хәрәмлегенә түзә алмыйлар. Гауга куптарырга сәбәп чыгып кына тора: — Нишләп ярты сәгать узсын, ди? Гаделлек кирәк. Карабай әкә! Су агымы капкабыз төбеннән әле генә үтте. Ә сез аны инде туктатма кчы буласыз. — Капкаңнан узганмы, узмаганмы, анда минем эшем юк. Арыгың рәтләп казылмагандыр. Су үргә таба акмый икән, моңа үзең гаепле! — диде мираб, күзен дә йоммады. — Арыгым тирән. Ышанмасагыз, барып карагыз! — Караганнан ни файда. Хәзер мин аны жәбраил фәрештә өстенә языйммы?! Барыбер вакытың узды. Мин сәгатькә карап эш итәм,— дип, Карабай чүлмәгенә күрсәтте. — Сез кем? Күз буучымы әллә? Сихерне дә бит жаена китереп ясыйлар. — Телеңә салынма, башына житмәгәе! — Гаделлек өчен башым китсен. Алай бик каныксагыз, мәгез алыгыз!— дип. диһкан үз башын мирабка таба сузды. — Бар, бар! Кибәк башың үзеңә булсын. Нигә болай тамак ертасын? Берәү дә кеше хакына керми. Сине дә кеше якларга куймаганнар! — Мин үз хакымны сорыйм. Дөятартарга канал казырга беренче булып без барабыз. Ай буена билдән су кичеп, арык төбеннән балчыкны без чыгарабыз! — дип. диһкан да ярсый төште.— Ә килгән судан байлар файдалана. Шул да гаделлек булдымы? Теләсәгез нишләгез, бу суны мин үз арыгыма жибәрәм,— диде дә, иллебашы жиренә аккан суны үзенә бормакчы булды. Ләкин иллебашынын ялчылары аңа каршы төштеләр Шулай сүз арты сүз чыгып, ике арала талаш-тартыш башланды Күкерт кебек кабынып китеп, берберсенен якасына ябыштылар. Ялчылар, диһканны жиргә егып, типкәләргә тотындылар. Су нәүбәтен көтеп, кара көеп утыручы диһканнар ялчыларга ташландылар. Талаш зурга китте Кемдер Карабай Әминнең «сәгатен» күтәреп җиргә бәрде. Чүлмәк челпәрәмә килде. Мираб качып котылды. Ләкин жәижал моның белән генә бетмәде. Түрәләр бу талашның төп сәбәпчесе булган Карабай Әминне яклап калдылар. Гаепле кеше акланып, гаепсезләр жавапка тартылды. Жәнжалга катышкан өч-дүрт диһканны төрмәгә яптылар ♦ Дөнья сугышы башлануга ике ел булды. Ярлы халыкның тормышы = авырайганнан-авырая барды. Бәхетсезлеккә каршы дигәндәй, шул S көннәрне мәрдекарьлеккә IV кешеләр жибәрү турында патша указы чык- я ты Халыкка ул аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. «Ак патша g мөселманнарны солдатка ала. Ир-ат, хатынын, бала-чагаларын калды- s рып, сугышка китә икән», дигән шомлы хәбәр илгә бик тиз таралды Ф Ураза алдыннан, 1916 нчы елның 6 нчы июнендә, патша указы рәсми © рәвештә игълан ителде. Указда: «19 яшьтән алып 43 яшькә кадәр бул х ган ирләр һәм егетләр окоп казу, корылма төзү эшенә сугыш беткәнче мәрдекарьлеккә озатыла», диелгән иде. Әйтерсең лә илдә кояш сүнеп. Э күк йөзен кара болыт каплап алды! Кешеләрнең йөзеп кайгыхәсрәт 3 сөреме басты. Урамда дүрт-биш кеше очрашса, сүзләре сугыш та мәрде- карьлек турында иде. х йөргән таш шомара дигәндәй, безнең әткәй гомере буена дөнья ф гизеп шомарып беткән кеше иде. Ул кышлактан-кышлакка йөргәндә. в төрле кешеләр очрата, төрле сүзләр ишетә һәм һәр кайтканында бер ы кочак яңалык алып кайта иде. Соңгы сәфәреннән ул бөтенләй күңелсез £ кыяфәт белән кайтып керде. Сукса тимер өзәрдәй Насыйр белән Ка- & сыйм абыйларның көтмәгәндә бер-бер артлы үлеп китүләре аны аяктан ® ега язды. Бертуктаусыз йөрәге сызланып, юк кына нәрсәгә дә кызып китүчән булып калды. Шуңа карамастан, уразасын бозмады. Касыйм * абыйның кырыгын уздырырга йөри башлады. Әни каршы килсә дә. жом- d га намазына баргач, мәчеттә мәхәллә картлары белән киңәшергә булды. ® — Дөнья хәлләре гел үзгәреп тора. Иртәгә нәрсә буласын бүген әйтеп булмый. Никулай патшаның солдатка алу турындагы указы барысының да рухын төшерде. Бер-бер хәл булмагае дип куркам, анасы,— диде. — Алла ярдәм итсә, берни дә булмас әле,— дип, әтине тынычландырырга теләгән анам үзе дә көрсенеп куйды — Саңзар, Яиакурган, Ямь кышлакларындагы чуалышлар бездә дә булмагае, алла сакласын.— диде әткәй.— Бу Мирзаһашимны әүлия диярсең. Гәҗитенә карап фал ачамыни? Аның сөйләгәннәре барысы да дөрескә чыга. — Фал ачу төрлечә була бит. Кайберәүләр кәсадәге суга, кайберсе көзгегә карап сөйли. Мирзаһашим, күрәсең, әнә шул син әйткән... һы, аты корысын, ничек диләр әле... IV Кар« »шче, кемлекләп ешлау***- — Гәҗитме? — Әйе, әнә шуңа карап фал ача торгандыр — Юкны сөйлисең, карчык,—дип каш җыерды атам Әткәйнең сөйләвенә караганда, кышлакларда шактый хәлләрСулып алган, Җиззах хакиме ак патшаның мәрдекарьлеккә »лу турыилагы указын халыкка аңлатырга дип Сакзарга барган икәш ДуаЛк мен- башы мәхәллә кешеләрен мәйданга тынган Анда хәтта I ччак Iбала ларын күтәреп, яшь киленчәкләргә кадәр килгән Хаким халыкка карап нотык сөйләгән, Аның сүзләрен тылмач бәнно-бәннә тә кжен ә ггх тор ran. Хаким: «Санзар халкы биек падишаһ Указыв * ИР™= *“TK'P“ YJt дип ышанам!. дип £үзеи бетергән Аиа жавап итеп Дустбак меибашы ■Минем халкым - патша хәзрәтләренә бирелгән ха.тык ■ Русия я °“ 1 нарын жшг.р өчен, файдалары кайда күбрәк тисә шунда, зур тырыш лык белән хезмәт итәрләр. Санзарлыларның вәгъдәсе дә, антлары да менә шул, хаким жәнаблары». дигән. Менбашы сүзен бетерергә дә өлгермәгән, халык арасыннан берсе; «Мелла Дустбәк, саңзарлылар исеменнән хаким түрәгә сүз бирдегез. Әмма бу турыда халыкның үзеннән, күнел өчен булса да. бер авыз сүз сорамадыгыз!» дип кычкырган. Менбашы мона каушап калмаган: «Җәмәгать, хаким түрә әле генә сезгә карап: соравыгыз яки берәр үтенечегез бармы, сөйләгез, диде. Шуна берегез дә җавап кайтармадыгыз. Ә дәшмәү бездә ризалык билгесенә йөри Мин монда гореф-гадәтебезгә ярамаслык бер ни дә эшләмәдем» дип. оста гына котылмакчы булган. Ләкин теге кеше моңа канәгать булмыйча: «Җәмәгать, ник дәшмисез? Телегезне йоттыгызмы әллә? Безгә хәзер ятып калганчы, атып калырга кирәк. Күңелегездә булганын барысын да сөйләгез. Патшага мәрдекарь бирергә, аталарыгызны, улларыгызны кара эшкә җибәрергә ризамысыз?» — дип сораган. Шул мәлне халык арасыннан: «Мәрдекарьлеккә кеше бирмибез! Кара эшкә бармыйбыз!» дип кычкырган тавышлар ишетелгән. Халык диңгез кебек шаулый башлаган. Балчыктан очкын чыкмый дип унлаган ха’ким түрә белән менбашы, бу көтмәгән хәлгә аптырый төшеп, тизрәк шылу ягын караганнар. Атам моны Янакурган базарыннан Усматлы дигән бер танышыннан ишетеп кайткан. Өстәвенә, кайтышлый Кырыклы дигән кышлакка тукталгач. яшьләрнең: «Әгәр дә берәрсе мәрдекарьлеккә җибәрелүчеләрнең исемлеген төзесә, ул кешене юк итәргә!» дип сүз куешканнарын үз колагы белән тыңлап торган. — Юлбарыс — эзеннән, ир-егет сүзеннән кайтмас, диләр. Алла сакласын. бу көннәрдә берәр хәл булмагае.-- дип борчылды атам.— Берсенең дә исән килеш үлемгә барасы килми. Урусиягә китү — Дөятартарда арык казып кайту түгел. Аның авырлыгы ярлы-ябагайга төшәчәк. Байлар алар бер әмәлен табарлар. Мин мәчеткә барып кайтам: анда да сүз булмый калмас әле. Атам, тәһарәт яңартып, урамга чыгарга торганда, ишек алдына Җурабай тагам 5 килеп керде. Ул, Ашурмәт әмәкедән тимерчелек һөнәренә өйрәнгәч, үзенә аерым алачык салып, көн-төи шунда эшли иде. Җура тагам егерме бишләр тирәсендә булып, гәүдәгә таза иде. Сакал- мыегы төртеп чыкканга, йөзе тагын да карала төшкән. Башында зәңгәр сәллә6 , өстендә ак җилән, аягында кәвеш. Өс-башына пөхтә киенгәнгә, кешеләр аны ыспай Җурабай дип тә йөртәләр иде. Ул атам белән исәнләште дә: — Җизни, сезне каләндәрханәдә мәхәллә егетләре көтә,—диде. — Аларның миндә ни йомышлары бар икән? — Күрәсең, мәрдекарьгә китү турында сорашмакчы булалардыр. — Анысын иллебашы белән меңбашыннан сорасыннар иде. — Белмим шул. Саңзар халкы мәрдекарьгә бармыйбыз дип мен- башына каршы килгәннәр. Сезне шул вакыйгадан хәбәрдар, диләр Шул турыда төрле сүз йөри. — Нинди сүзләр? — Башта ак патшаның указы барысына да бер — баеннан да. ярлыдан да мәрдекарь алына дигәннәр иде. Ә хәзер байлар, акчага кеше яллап, үзләре котылып калмакчы икән. Шул да гаделлек булдымы? — дип. Җурабай тагам ярсып китте. Атам да, башына сәлләсен урап, өстенә җиләнен киде. Аннары әнигә борылып: 5 Әнисе ягыннан булган абзый. 1 Чалма кебегрәк баш киеме. — Мин озакламый кайтырмын.— диде. — Хәерлегә булсын бу йөрүләрен. Мәчеткә баргач, Саңзар хәлләрен күп сөйләмә. Кул йөгереге — ашка, тел йөгереге — башка, диләр. Мәхәллә егетләре кемнән үч алырга белми йөри. Алар да. Санзардагы кебек, иллебашы, менбашына кул күтәрсәләр, алла сакласын, кем коткы салды, фәлән дип, үзеңне җавапка тарттырмасыннар тагын. Сипа бу * көннәрдә кеше күзенә күренмәү хәерлерәк булыр иде. Җомга намазына = бер тапкыр бармаганнан дөньяң кырылмас әле — Ә син, анасы, көтүдән алда тузан туздырма Мин анда кеше- g ләргә коткы салыр өчен бармыйм,—диде әткәй, аннары Җурабай та- g гама борылып:—Я, мәчеткә син дә барасыңмы? — дип сорады. Зурларга ияреп, мин дә урамга чыктым. Кешеләр төрке.м-төркем ® булып мәчеткә агыла иде. Бездән бераз алда Урынбай ата белән улы i Корбанбай сумсачы бара Мин аларда еш булам Урынбай атанын л гаиләсен безнең мәхәлләдә белмәгән кеше юк. Алар бик ярлы торса 3 да, тырыш кешеләр. Ишек аллары өч-дүрт чыпта жәярлек кенә, йорт- 3 лары да тавык кетәге кебек кенә. Стеналары тандер төтененә ысланып 3 беткән. Менә шул бер бүлмәле өтек кенә өйдә ике улы, ике кызы | белән —барысы алты җан яшиләр. Ишек төпләрендә ясир тандер тора. s шуның бер ягына киң такта көйләнгән Менә шунда Урынбай атаның о хатыны камыр җәя, кызлары суган турый, уллары ит тураклый. Аннары а берсе камыр кисә, икенчесе сумса ясый Урынбай ата учакка ут ягып, u тандерне кыздыра. Ут яктысында аның сакал-мыегы кня төшкән сарык ~ йоны кебек күренә. Эш белән мәш килгән сумсачы карт безне дә ө онытмый: — Борчылмагыз, балакайлар Күз ачып йомганчы сумса әзер бу- ° лыр. Бераз сабыр итсәгез, морадыгызга җитәрсез. Алма да бит вакыты 2 җиткәч кенә тәмләнә. Урынбай атагызның сумсалары таидергэ төшуе « булыр— кызарып пешүе булыр,—дип күңелебезне таба. Аннары кулына 2 калын бияләй кия дә, ана икешәр сумса салып, «бисмилла» дип. алар- "* ны тандер эченә чәпи бара. Күп тә үтми, йөзләгән сумса кызу тандер йөзенә ябыштырылган була. Урынбай ата, кулъяулыгы белән маңгай тирен сөрткәч, тандернең капкачын ябып, өстенә мамыктан сырылган киндер тышлы юрган каплап куя. Анам, туйганигә барасы булса, кулыма көмеш тәңкә тоттырып, Урынбай аталарга йөгертә иде Ләкин син килгәндә генә сумсалары әзер булып тормый. Ишек алларында, синнән башка да, сумса пешкәнен көтеп утыручы малайлар шактый Ниһаять, сумса өлгерә. Ләкия алар барыбызга да җитми. Урынбай ата, сумсаны чираты җиткәннәргә биреп, калганнарыннан гафу үтенә: — Борчылмагыз, күгәрченнәрем. Сез кара күзләрдән башка да сумса көтеп утыручы кешеләрем бар. Бикмәт аксакал чәйханәсендә үзегез ш күргәнсездер. Вакытында илтмәсәң, өем) кереп, мине тереләй ашардай булалар. Әгәр мине тере көемә ашауларын теләсәгез, мәйле, сумсайы башта сезгә бирәм,—дип, ул безгә күз кыса — Ю-ук! Теләмибез! — дип җавап бирәбез. — Сезне тереләй ашасалар, малайларга кем тәмле сумса пеше рер? — дип, елмая елмая Корбанбай әкә җиз табага сумсаларын тезә башлый \ннары у ! безне и ie u »н су мса - ларның авызы колакларына җитә яза. Майланган авызларны сөртә* сөртә: — Без көтәрбез! Бу сумсаларны чәйханәгә илтегез! — дибез. Корбанбай, пешкән сумсаларны зур табакка тезеп бетергәч, кызарган йөзләренә май сөртә, тоз белән борыч сибә. Аннары шулар өстенә яңаларын тезә. Табак тәмам тулгач, аны дәстәрханга урап, баш түбәсенә куя да чәйханәгә йөгерә. Күп тә үтми, бушаган табагын күтәреп, кайтып та керә. — Ничек соң? Чәйханәдә сумса көтүчеләр күпме? —дип сорый Урынбай ага улыннан. — Җитәрлек. Мин бу табакны Бикмәк аксакал чәйханәсендә үк бушаттым. Гүзәрдәгеләргә 1 хәзер алып чыгам дип котылдым. — Алайса эшне кызулата төшик! — ди Урынбай ата, яңадан кызган тандер эченә су сибә. Безнең мәхәллә гүзәрендә кеше бер кайчан да өзелми. Андагы чәйханәләрдә халык гөж килә. Гүзәрдә бер-берсе белән янәшә дүрт чәйханә, ашханә, кибетләр тезелеп киткән. Үткән-сүткәннең кайсысын гына алма, берәр сәбәп табып, гүзәргә сугыла. Ерак юлдан килүче мөсафирлар чәйханәләрдә куна, кайберләре челем яки әфьюн тартып кәефләнә иде. Гүзәр кибетләрендә ниләр генә булмый: халыкка иң кирәкле тоз, сабын, керосиннан алып, бизгәк даруына кадәр була иде. Кибеткә дип килгән кешеләр Урынбай атаның сумсасын авыз итми калмый. Чәйха- нәдәгеләрне әйткән дә юк — алар сумсачы картның даими клиентлары санала. Урынбай гаиләсе көн саен өчәр тапкыр сумса пешереп, гүзәргә чыгарып торса да, халыкка сумса җитми. Шунысы кызык. Урынбай ата китергән табагын юл буендагы сәкегә куя да үзе савыт-саба төзәтүче Мирбакы останың алачыгына барып утыра. Картның һәрвакыт үз янында йөртә торган китек борынлы чәйнеге һәм кызыл чәчкә төшерелгән кәсасе бар. Кесәсендәге янчыктан бер капчан да күк чәй өзелми. Урынбай ата, шул чәйнеген күтәреп, чәйханәдәге зур самовар янына бара. Башта кайнар су агызып, чәйнеген чайкый. Аннары берничә чеметем күк чәй салып, самовардан су агыза да яңадан Мирбакы янына барып утыра. Ул арада аның сумсасы янына кешеләр җыелган була. Урынбай ата аларга борылып та карамый. — Җәмәгать, шикәр аз чагында гына тәмле. Кайнар сумсаны безгә дә калдырыгыз! — диләр артта торучылар. Урынбай ата ашыкмыйча гына кәсасенә чәй ясый. Чәе ныгытып пешсен өчен, кәсадәгесен яңадан чәйнеккә сала. Өч-дүрт тапкыр шулай иткәч, билендәге яулыгын чишеп, чәйнекнең өстен сөртә. Чәйгә тәмам тәм чыгып, гәрәбә төсенә кергәч кенә кәсасенә ясап чәй эчә башлый. — Каяле, дусларым, калган сумсаны алып бетерегез. Бу дөньяның мәшәкате бер дә бетәр төсле түгел. Урынбай атагыз, тынгылык белмичә, теге дөньяга китәргә тора. Исән чакта сумсаларымны ашап калыгыз. Берәр искә алып сөйләрсез. Ягез. я, сумса суынганчы алып калыгыз!— ди Урынбай ата Аннары Мирбакыга борылып: — Кәсәгезнең бөтене бармы, оста? Сезгә дә чәй ясыйм әле,— ди. Мирбакы ана кәса суза. Урынбай ата аның берничә җиреннән чатнаган кәсасен кабат-кабат әйләндереп карагач, башын чайкый: — Сезгә хәйран калам, Мирбакы. Тугыз җирдән чатнаган кәсанең гомерен озайткансыз. Бу кәсанең ишәгеннән тышавы кыйбатрак төшмәдеме икән? һай. кеше гомерен дә шулай озайтып булса иде! — Ялганган кэсадән чәй эчү зур савап, диләр. — Савабы булмаса, мин дә менә бу китек борынлы кытай чәйнегеннән чәй эчәр идемме?—дип, сумсачы карт та көлемсерәп куя. — Дөрес эшлисез. Адәм баласы бу дөньядан, саваптан башка, бер нәрсә дә алып китә алмый... — Хак сүз әйттегез. Савап ясыйм дип, кешеләр хавыз казыта, күпер төзәтә, мәчет салдыра. Менә бу сумсалар да. алланың рәхмәте белән пешеп, безнең алга ризык булып төште. Шуңа күрә дә мин бер дә сатулашып тормыйм. Кеше теләгән кадәр ашап, акчасын үзе түләр. Әйдә, оста, сумсадан авыз итегез. Моның миңа да савабы булыр,— ди Урынбай ата. Мәхәлләдә берничә чәйханә һәм кибетләр урнашкан жир. Әлбәттә, дип. Мирбакы оста «алланың рәхмәте белән» пешкән майлы сумсаны авызына каба.— Саваплы эшнен бүләге ахирәттә булыр. ходай насыйп итсә... г — Иншалла. шулай булсын,— дип чәй ясый карт сумсачы. Шул мәлне сумса ашаучыларның берсе: — Урынбай ата, табагыгыз бушады! — дип кычкыра. Икенчесе дә. ♦ яулыгы белән авыз тирәсен сөртә-сөртә: я — Базары килгәндә, тагын бер табак чыгарсагыз шәп булыр иде! — 2 Сабыр итегез, сабыр. Тандер кызсын. Икенчесе дә булыр Сумса ы пешү белән, Корбанбайның аягы җиргә тимәс,— ди карт сумсачы. 3 — Әттәгенәй, авыз тәме килгәндә генә сумса бетте. Тагын бераз s булса, йөземгә дә керешер идек,— ди өченчесе. Аннары, салмак кына 2 атлап. Урынбай ата янына килә дә, колагына нәрсәдер пышылдый 3 Сумсачы карт, чебен куган кебек, кулын изи: — Кирәкмәс. Акча санау гадәте юк миндә. Булганына шөкер.— з дип әңгәмәнең серен ача. — Сез борынгы кеше. Барысын да үзегез кебек күрмәгез. Акча == санаганны ярата. ф — Гомерем буена санамадым. Аллаһы тәгалә моннан арыда кеше- ш ләргә инсаф бирсен. ы — Әнә бармакларыгыз да тигез түгел. Шуның кебек, кешеләр ара- £ сында ла төрлесе бар. ө — Булса булыр. Мин исәп-хисап йөртергә күнекмәгән. Ходайга ® шөкерләр булсын, кырык ел сумса пешерәм. шулай да ач-ялангач булмадым. Туклыктан да корсак ярылмады Янчык актарып кына баеп _ булмас инде... — Алайса, аллаһы тагәлә янчыгыгыздан бәрәкәтен өзмәсен! я — Амин, шулай булсын! —дип, барысы да бит сыпыралар. Урынбай атаның көннәре менә шулай уза Халык уразага кергәч кенә бераз үзгәрә төшә. Чөнки кешеләр көндез чәйханәгә чыкмый. Шулай да бу җомгада чәйханәләр нишләптер эшли иде. Мәхәллә кешеләре. төркем-төркем булып, мәчеткә агылды Күбесенең йөзе бор- чулы. Жайнак абзый да бар. Мин аның элек мәчеткә йөргәнен хәтерләмим. Ул бүген мәхәллә картларына патша указы турында сөйли. Аның сүз эзләп күршегә кермәүче кеше икәнен беренче күрүдә үк сизгән идем. Көн бөркү булуга карамастан, намазга баручыларның очы-кырые күренми. Мәчет янындагы тут агачы төбендә пәрәнҗә ябынган берничә хатын-кыз басып тора. Мин, зур капкадан керергә җөрьәт итмичә, хөҗрә артындагы дивар аша кереп, карагач янына барып чүгәләдем. Арык буенда сабакташларым Ирмәт, Сәет, Мнркәрим һәм тагын берничә малай утыра иде. Без. дамелладан шүрләп, мәчет алдындагы зур мәйданга барырга кыймадык. Анда болай да кеше шыгрым тулган иде Җомга намазына халык атна саен җыелса да. бу кадәр күп булмый торган иде. Өстәвенә, бүген башка мәхәлләләрдән дә кешеләр килгән. Күбесе безгә таныш булмаган ят кешеләр. Мәхәллә малайлары бу хәлне һәркайсысы үзенчә гөман итте. — Мирзаяр меңбашын төшерәләр, имеш. Күрәсең, аның урынына башка кешене сайлый торганнардыр... — Әйе. иллебашын да байларга сатылган дип сөйләгәннәр иде. — Ата-агаларыбызны мәрдекарьлеккә озатсалар, нишләрбез5 — Берни дә эшли алмыйсын. Барысының да атасы Абдуләхәтнеке кебек акчалы түгел Бай балаларына рәхәт ул! Кайгы-хәсрәтнек нәрсә икәнен дә белмиләр... Шул мәлне мәйдандагы халык җанлана төште. Капка ягыннан: «Ки-^ ләләр. киләләр!» дигән тавыш ишетелде. Без, урыныбыздан торып, шул якка карадык. Башта нллебашы белән полицейский күренде. Алар ар* тыннан Мирзаяр меңбашы белән Гарифҗан аксакал килеп керде. Гадәттә, халык мецбашын түгел, иллебашын да урыныннан торып каршы ала иде. Ә бүген нигәдер алай итмәделәр. Могьтәбәр түрәләрне күрүгә, халык арасыннан берничә кеше урыннарыннан кузгалса да, күпчелек утырган җирендә калды. Мецбашына ияреп Абделкасыйм нллебашы, Гарифҗан аксакал һәм Садыйк миршаб таш баскычтан террасага менделәр. Анда утыручы ишан хәзрәт, мелла Хафизбай. тагын кемнәрдер урыннарыннан торды. Алар, башларын ня ня, һәркайсысы аерым күрешеп. хәл әхвәл сораштылар. Аннары Абделкасыйм нллебашы мөнбәргә менде. Ул базык буйлы, төлкенеке сыман озын йөзле, кәҗә сакаллы кеше иде. Батып торган очлы күзләре мәетнеке кебек нурсыз. Урамда күрсәк, без аңа очрамаска тырышабыз. Ә инде көтмәгәндә каршыга килеп чыкса, сәламебезне алмыйча узып китә торган иде. Абделкасыйм нллебашы мәйданга вәкарь белән күз йөртеп чыккач: — Җәмәгать, җомга намазына күн калмады. Арык буендагылар якынрак килсен! Мәрдекарьлеккә җибәрү турында Мирзаяр галиҗәнаб сезгә сүз сөйләячәк. Тыңлагыз! — диде. Мирзаяр меңбашы да сүзен кыска тотты: — Мөэмин-мөселманнар, сүз боткасы — ишәккә азык, диләр. Мәрдекарьлек йортыбызга төшкән зур туй булды. Солдатка җибәреләсе кешеләрнең исемлеге бездә әзер. Аны хәзер Мирза пнсер укып чыгачак. Исеме әйтелгәннәргә киләсе җомгада нәкъ менә шушы урында акча белән кием өләшенәчәк. Урусия һавасы салкын була. Ак патша хәзрәтләре мәрдекарьлеккә баручыларны аталарча кайгыртып, җылы киемнәр тектергән. Каяле. тәкъсир, мәрдекарьлеккә китүчеләр хакына дога кылыйк! — диде. Ишан хәзрәт, нәкъ шуны көткәндәй, бөтен мәйданга ишетелерлек итеп. «Амин! ■ диде. Аннары кулларын җәеп, бер кычкырып, бер авыз эченнән пышылдап, корьән аятьләрен укырга кереште. Дистәләгән әүлияләрнең исемен тезеп китте: «Пәйгамбәребез Мөхәммәт мостафа, га- ләйһнссәлам әйкадер лямязал, дошманнарны тар-мар ит, ак патша хәзрәтләре галиҗәнабләренә һәр жирдә юлдаш бул. Мәрдекарьлеккә баручы мөэмин-мөселман бәндәләренә изге хәзрәти Гали батырлыгы багышла!..» — Амин! — дип кабатладылар мәйдандагы кешеләр. — Лафәте иллә Гали, лосәйфә илла зөлфикарь. Мөселман бәндәләреңне бәла-казздан сакла, аяд даф кунад пәрвәрдигар! Без җибәргән мәрдекарьләр исән барып, аман кайтсыннар! Аллалы тәгаләнең җирдәге күләгәсе булган ак падишаһ галиҗәнабләре үз балаларына янә дә баш булсын! Якын көндә, яхшы сәгатьтә, яңадан күрешергә насыйп кылсы I. Амин, рәббилгаләмин! — дип ишан хәзрәт бит сыпырды. Ләкин мәйдандагы халык элекке кебек бердәм тавыш белән дога кылмады. Күбесе хәтта кымшанмады да. Йөзләрендә ризасызлык иде. Мирза нисер мәрдекарьгә җибәрелүче кешеләрнең исемнәрен укыды. Халык шылт та итмичә тыңлан торды. Ара-тирә кайберсенең офтанып, ахылдап куюы ишетелсә дә, беркем сүз катмады. Аның каравы, исемлек укылып бетү белән, мәйданда кинәттән шау-шу купты. Кемнен нәрсә дигәнен аңлау кыен иде. Нллебашы белән полицейский күпме кычкырмасын, халыкны бер ничек тә тыя алмадылар. Шул мәлне Җайнак абзый утырган җиреннән торды да, кешеләрне ерып үтеп, айван баскычына барып басты. Ул халыкка борылып кул күтәрде: — Җәмәгать! Тынычланыгыз. Күңелебездәгесен‘хәзер әйтмәсәк, кайчан әйтербез! — диде. 94 I - Кешеләр: «Утырыгыз әле! Тынларга ирек бирегез!» ди-ди. бер-бер* сенен чабуыннан тартып, халыкны тынычландырырга кереште Әле генә диңгез кебек шаулаган халык бердәм тынып калды. Җайдак абзый башындагы сәлләсен салып, салмак кына сүз башлады: — Агач башындагы сыерчыклар кебек, барыбыз да берьюлы сайра- гамнан бернинди мәгънә чыкмас. Билгеле, һәркемнең сөйләргә хакы бар. Шулаймы, тәкъсир?—дип. ул ишан хәзрәткә карады. Ишан хәзрәт .моңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Меңбашы а ишарә иткәч кенә телгә килде: и Әлбәттә, әлбәттә. Ак патша әмере безнең барыбыз өчен дә изге, з һәм ул. һичшиксез, үтәлергә тиеш. Аллаһы тәгалә үзе дә: «Бәндәлә- g ремнең бөек бурычы җирдәге күләгәм патша хәзрәтләренең кушканын _ җиренә җиткереп үтәү», дигән, иллә мәгәр —дип тезеп китте. — Анысы безгә аңлашыла, тәкъсир,—дип. ишанны сүзеннән бүлде ~ Җайнак абзый.— Андый вәгазьләрне беренче тапкыр ишетмибез. Менә £ сез патшаның әмере бар кешегә дә изге, дидегез. Меңбашы тынып калган халыкка усал күзләрен йөртеп чыккач, 3 Җайнак абзыйга борылды: < — Я, шуннан? Тик сүзеңне кыскарак тот! Әнә. җомга намазы:. ж укыр вакыт җитте. Шулаймы, тәкъсир? ♦ Хәзрәт, шуннан файдаланып, әңгәмәне өзәр өчен: «Дәрвакынгъ. я в бисмилла» дип, урыныннан торган иде, халык янә шаулый башлады. « — Патшаның әмере бар кешегә дә изге булгач, ни өчен Миоза „ укыган кәгазьдә сезнең исемнәр чыкмады? — диде Җайнак абзый.— ө Кая байларныкы, кая муллаларныкы? Менә шул сорауга ачык итеп җа- £ нан бирегез! Шулаймы, җәмәгать? Мәйдандагы кешеләр төрле яктан. «Шулай, шулай! Бик дөрес әйт- ~ тек. Җавап бирсеннәр!» дип кычкырдылар. Мирзаяр меңбашы яшь әтәч кеблр кызарып-бүртенеп урыныннан 2 торды Ул патша хезмәтендәге иллебашы. казый, полицейский, муллаларның Төркстаи губернаторы әмере белән мәрдекарьлек хезмәтеннән азат ителүләре турында әйтте. — Ә инде исемлектә бай һәм бяй малайларының булмавына килсәк,— дип дәвам итте меңбашы.—анысы барыбызга да мәгълүм. Мәр- декарьлеккә һәр дүрт гаиләдән бер кеше җибәрелә. Димәк, дүрт гаилә бергәләшеп бер мәрдекарь яллый Әгәренки акчалы кешеләр үзе урынына башка берәүне яллый икән, моның ни гаебе бар? Аларның бу эше патша әмеренә һич каршы килми Сезгә моның нәрсәсе аңлашылмый? — Әгәр бу хәл бер минем башыма гына төшсә, ачу да килмәс иде. Ул мәрдекарьлек дигәнең ярлы халыкның башына бәла икән. Байтүрәләр бу юлы да патша хөкүмәтенең иркәтайлары булып, мәрде- карьлекнеи бөтен авырлыгы ярлы-ябагайга эләгә икән Чәнчелеп китсен бу ярлылык! Моннан ары да шулай булса, илгә чыгып, хәер сорашасы гына кала!.. — Туктал, бозык баш! Сүз күбеге монда пычагыма да кирәкми! Кешеләрнең зиһенен чуалтып, юлдан яздырмакчы буласынмы, бәдбәхет! —- дип кычкырды меңбашы. Ишан хәзрәт тә тәсбихен болгап: — Ул динсезне күптән акылга утыртырга вакыт! — дин җикерде. Меңбашы күзләреннән утлар чәчен. «Кулга алыгьн үзен!» дигәндәй. Садыйк миршабка7 ишарә ясады Полицейский, мыек очларын бөтереп алгач, кылыч сабын тотып, баскычка таба аглады. Ләкин халыкның ярсуыннан куркып булса кирәк, террасадан төшәргә кыймады. Җайнак абзыйга: «Чык әле монда!» дип боерды. 7 Полицейский. Кешеләр: «Җаннак әкә, акылын булса анда чыга күрмә!»—дип кычкырдылар. Айван баскычы янында басып торган Корбанбай пәһлеван исә Җайнак абзыйны кулыннан тотып аска тартып төшерде. Ә Садыйк миршаб мәйданга төшеп, аны халык арасыннан аерып алырга батырчылык итмәде. Ә бит Садыйкны, үтә кыю булганга, Җиззахлылао «дуамал Садыйк» дип йөртәләр иде... Бурсыкка охшаган таза гәүдәле, очлы күзле, озын мыеклы, көрәк сакаллы полицейский чынлап та теләсә кемнең котын алырлык иде. Дуамал Садыйкның болай икеләнүенә ачуы килгән Мирзаяр меңбашы: «Нигә сузасың?» дигәндәй аяк типте. Полицейский нәрсә дип җавап бирергә белмичә иңбашын җыерды. Ул арада мәйданнан: — Мәрдекарьгә байгуралар үзләре барсын!.. Ярлылар, мәрдекарь- леккә ялланудан баш тартыгыз! Әгәр берәрегез акчага сатылса, андый сатлык җанны акылга утыртырга кирәк!.. — дигән тавышлар ишетелде. Бу шау-шуга карамастан, мәзин азан әйтә башлады. Ләкин мәйдандагы халык аңа игътибар итмәде. Гадәтгә кешеләр, азан тавышын ишетү белән, сөйләшүдән шып туктап, җиргә чүгәлиләр иде. Бу юлы алай булмады. Халык гөркем-төркем булып, бәхәсләшә-бәхәсләшә, мәчет капкасыннан чыга башлады * • * Дәрес бетеп, дамелла тәнәфес игълан итте. Балалар шау-гөр килеп ишек алдына сибелде. Җәйнең нәкъ уртасы иде. Ураза ае. Рәхимсез рәвештә кояш кыздыра. Минем ише тугыз-ун яшьлек балалар да ураза тота. Дөресрәге, тотарга мәҗбүр итәләр. Җиде-снгезләрдәге малайлар гына уразадан азат. Әнә алар таштай каткан наннарын суда җебетеп керт-керт кимерәләр. Ә ураза тотучылар, көндезге кызуда үзләрен кая куярга белмичә, хавыз буендап^карагач төбендә утыралар. Күбесенең авыз әче кибеп, иреннәре ярылган. Кайберсе ара-тирә каядыр китеп, югалып тора... Беркөнне мин шулай тәнәфес вакытында хавыз буенда ял итеп утыра идем. Ми кайнарлык кызу. Сусынны ипчек басарга белмим, һай. әгәр хавыз буена ятып, туйганчы су эчә алсам иде!.. Юк, ярамый: зур гөнаһ санала. Шулай да, бик интеккән чакта, авыз чайкарга ярый, диләр! Ләкин авыз чайкап кына сусау басылырмы соң? Хәер, басылмаса да, бераз җиңелрәк булыр. Пигә болай үземне газаплыйм соң әле, дигән уй күңелне кытыклый башлады бит. әй. Шул гөнаһ шомлыгыннан ничек котылырга дип торганда, хавыз буена төшеп, суга үрелгәнемне үзем дә сизми калдым. Аннары берәрсе күрми микән дип як-ягыма карандым. Күреп мулла абзыйга җиткерсәләр, нишләрсең? Чымырдап торган су өстенә күзем төшү белән чирканып куйдым. Өереөере белән йөзүче кызыл башлы кортлар кояш яктысында аермачык булып күренә иде. Суга кулымны тыгып болгатуга, балык кебек качып та беттеләр. Ләкин, кулымны алу белән, яңадан чыгып җемелди башладылар. Күпме тырышсам да, бушка булды. Гадәттә хавыз суын өйдә марля аша сөзәләр. Бер чиләк судан кайвакыт бер кәса корт чыга. Теләсәм-теләмәсәм дә, мин куш учлап су кабып авызымны чайкый башладым. Күккә карап, аны бугаз төбенә төшергән саен, кортлы су голт-голт итеп тамагымнан үтә. Боламык ялап тамак туймаган кебек, авыз чайкаганда эчкә киткән су белән дә сусауны басып булмый икән. Алдыңда су торып та, туйганчы эчә алмагач, бигрәк үкенечле була икән. Минем бүтән түзәрлек хәлем калмады: авыз чайкаган булып, суның яртысын йота бардым. Мәктәптә Нәүраз атлы әләкче бер малай бар иде. Шул минем авыз чайкавымны күреп, дамеллага җиткергән. Мулла абзыйнын боерыгы белән, шундук яныма берничә малай килеп, кул-аягымнан өстери баш- ладылар. Мин ай-вайлап караган идем, кая ул! Җилтерәтеп бүлмәгә алып керделәр. Түр башындагы мендәргә кырын яткан дамелла миңз усал күзләрен кадады. Ләкин сорау алырга өлгермәде, бүлмәгә атылып суфый килеп керде дә сулышы кысылып: Т ӘКЪСИР' һәлакәт! Меңбашын үтергәннәр! — диде. Алла сакласын, кемнәр үтергән? — дип, мулла абзый сикереп ♦ торды. ’ = Халык, ТӘКЪСИР' халык! Мәрдекарьлеккә барудан баш тартучы- § лар. Мин шунда киттем! — дип, суфый, килеп кергәндәге кебек, шун- м дук юкка да чыкты. 5 Бу көтелмәгән хәбәр дамеллага аяз көнне яшен суккандай тәэсир Ё итте. Миңа: ’ ° — Югал моннан, каһәр төшкән нәмәрсә!—дип кычкырды да киере- ® леп торып зур учы белән чалтыратып салып та җибәрде. Күземнән очх кыннар чәчрәде. Мин шунда артыма авып, һуштан язганмын. Аңыма 3 килә алмыйча бик озак ятканмын. Бер мизгелдән күземне ачсам, бүл- я мәдә беркем юк. Сул яңагымның авыртуына түзәрлек түгел. Кулым 3 белән күземне угалан, ишек алдына карадым. Анда малайлар сафка ь тезелгән. Дәрес бетәр алдыннан без көн дә шулай сафка басабыз * Дамелла ишарә итүгә: «Әссәламәгаләйкем!» дип саубуллашабыз. Илле- * алтмыш баланың бердән кычкыруы бөтен мәхәлләгә ишетелә диярлек я Дамелланың рәсми төскә керткән бу кагыйдәсендә тәгаен мәгънә бар ы «Ата-аналар, ишетегез. Балаларыгыз дәрестән кайта. Урамда тулганып £ йөрмәсеннәр, каршы алыгыз!» дигән мәгънә иде бу. Шуңа күрә балае чага да тизрәк өйгә кайтырга тырыша. Әгәр берәрсе, урамда тырай ® тибеп, соңга калса һәм моны ата-анасы дамеллага ишеттерсә, ул бала. и һичшиксез, җәзага тартыла иде. Аны дәрестән соң саф алдына бастыра- - лар. Өстәвенә, башкалар өйләренә кайтып киткәндә, суфый карамагына „ калдыралар. Ә суфый аңардан мәктәп һәм мәчет бүлмәләрен себертә ® Шунысы гаҗәп, еллар буена үтәлеп килгән бу кагыйдә нишләптер бүген ж үтәлмәде — айван янындагы балалар «Әссәламәгаләйкем!» дип тә кычкырмадылар. Дамелла: «Барыгыз, өегезгә кайтыгыз! Шауламыйча гына таралыгыз!» диюгә, барысы да капкага йөгерде. Мин, мулла абзыйның күзенә күренүдән куркып, сиздермичә генә ишек алдына чыктым Айваңдагы букчамны да алмыйча, туп-туры урамга сыздым. Анда шәкертләрдән башка берәү дә күренми. Алар да артык шауламыйча өйләренә ашыга иде. Әнкәй, мине көтеп, капка төбендә басып тора икән: «И балакаем, бу яңагыңа ни б>лды?» дип, мине кочаклап алды. Аннары, кулыннан төшермичә, бакчага алып керде. «Әни. җаным, тизрәк су бир! Эчәк- бавырым яна. Уразасы чәнчелеп китсен!» — дидем. Әнкәй хәлемне аңлады булса кирәк. Мине тиз генә җиргә төшерде дә: «Бу кыямәттә сина ураза тотмасаң да була!» дип. бер кәса салкын су бирде. Аннары күлмәк итәге белән битемә җилпеде. Миңа ничектер рәхәт булып китте. Шул мәлне капкадан әти кайтып керде. Әнкәй базардагы хәлне сорашмакчы иде дә атамның алҗыган йөзен күреп тычып калды. Әткәй җиләнен салып чөйгә элде. Башындагы сәлләсен әнкәйгә сузганда: «Уф, арыдым, су бармы?» — диде. Әни: «Бәй, уразаң нишли3» дигәндәй карап алгач, тәкчәдәге кәсагә үрелде. Салкын чәй ясап, атама бирде. Әткәй: «Ходай берьюлыга кичерер әле» дип, кәсадәге чәйне голт-голт эчеп, авыз кырыйларын сөртте. Аның маңгаена бөрчекбөрчек тир чыкты. Анам камыш җилпәзәсе белән җилләндергәндә: — Меңбашын үтергәннәр, диләр. Шул расмы? — дип сорады. — Мирзаярга күптәннән шул кирәк иде. Үле гәүдәсе әле дә идарә янында ята,— диде атам күңелсез генә — Халык нәфрәте меңбашын үтерү белән генә тынса ярар иде дә бит. Кызганычка каршы, күбесе кулларына корал алып. Бишкуырга киттеләр. Алла сакласын, әгәр пе-| ләш хакимгә дә кул күтәрсәләр, илдә зур афәт булачак... — Атыңны кайда калдырдың соң? — дип сорады әнкәй. — Аңа үлек юучының улы Урдүшмәт атланды. «Куй, балам, атыма кагыласы булма», дигән идем дә. колагына да элмәде. «Әгәр меңбашы белән пеләш хаким ягында булсагыз, мәйле, атыгызны бирмәгез!* — ди. Карасам, күзләрен кан баскан, зурдан кубарга тора. Аттан төшеп, йөгәнне кулына тоттырдым. Хәер, буласы эш булган. Исән булсак, ат табылыр. Мина хәзер кибеткә чыгып керергә кирәк. — Шундый хәвефле чактамы? — Андагы маллар бер ходай карамагында калды. Берәосе талап чыкканчы, өйгә алып кайту хәерлерәк булыр. Анда Мансур. Җурабай. Мираземнәрнең дә алачыклары ачык калган. Үзләре каядыр китеп югалган. Иртәгә ни буласын берәү дә белми. Пеләш хакимне тиле дип уйлама. Кулына корал күтәргән халыкны якты чырай белән каршы алмас. Меңбашын үтергәндә, ил хакиме кул кушырып утырыр дисеңме? Үгезнең мөгезенә суксаң, тоягы авырта, диләр. Бу гауганың ахыры хәерлегә булмас. Бар. анасы, хуржунны чыгар. Бер-ике капчык та бир. Нәзиркол, сиңа да минем белән барырга туры килер. Без капкадан чыкканда, әнием арттан: «Зинһар, сак булыгыз. Малмөлкәт бер кая да качмас. Кибетне басып кергән булсалар, янына бара күрмәгез. Бзш исән булса, мал табылыр».— дип борчылып калды. Урамда халык умарта корты кебек гөж килә. Кулларында сәнәк тә балта Үзләре шау-гөр килеп сөйләшәләр. Базар аша узганда, таш юл буенда күземә ниндидер кара нәрсә чалынды. Идарә ишек төбендә ертык-портык кәгазьләр, дәфтәрләр чәчелгән. Арык буенда юргандыр, ястыктыр кебек төрле өй җиһазлары аунап ята. Бездән алда баручы ике диһкан кара түшкәгә таш атты, аннары берсе: «Синең дә эт кебек дөмегер көнең килер икән, залим!» дип, аягы белән типте. Карасам, ерактан түшкә булып күренгән нәрсә менбашының канга батып кара көйгән гәүдәсе икән. Әгәр аягы-кулы булмаса. аны саман тутырылган капчык дияргә була иде. Башы урталай ярылып, каны җиргә аккан... Миңа чирканыч булып китте. Тиз-тиз атлап, әткәйне куып җиттем. Ул каршыга килүче кешеләрдән: «Анда ни бар? Нәрсә булды?» дип сораштырса да. берәү дә җавап кайтармый иде. Без Журабай таганның алачыгын узганда, Бишкуыр ягыннан чабып килүче берничә атлы күренде. Алар безнең яннан тузан болыты күтәреп узып та киттеләр. — Болар хаким түрә солдатларыннан качып бармый микән? — дип борчылды әткәй.— Ай-Һай, берәр хәл булмагае!.. Озак та үтмәде, яна шәһәр юлыннан бихисап кеше күренде. Әйтер- сең лә артларыннан яу киләмени! Барысының да күзе тонган, сулышлары капкан, җәйге эсседә шыбыр тиргә батканнар иде. Ул арада халык агымы, язгы ташкын кебек урамга тулып, безнең яннан уза башлады. Кинәт мин шулар арасында Мансур абыйны күреп: «Әти. әнә әкәм килә!» —дип кычкырдым. Атам аны күрүгә: «Мансур! Монда кил!» — дип кул изәде. Абый, төркемнән аерылып, безгә таба борылды. Кулына паяльник тоткан, йөгерә торгач, хәлдән тайган булса кирәк. Алачык алдындагы сәкегә дөп итеп барып утырды. Әткәй сораганнарга да рәтләп җавап кайтармады. Ә халык һаман агыла да агыла — очы-кырые юк иде, Мин бизгәк тоткандагы кебек дерелдим: — Әти. әйдә тизрәк кайтыйк. Әнә, барысы да кача бит! — Ә кибеттәге малны кемгә калдырабыз? Бераз сабыр ит, улым. Без өчәүләшеп хуржун-капчыкларга кибеттәге малларны тутырдык. Бер капчыкка шикәр-чәй кебек ашамлык әйберләре, икенчесенә сабын, шырпы, җепләр сыеп бетте. Аннары, кибетне бикләп, өйгә кайтып киттек. I Кояш баеп, кичке энгер төште. Гадәттә, бу закытта беренче булып Аширмәт суфыйның сузып-сузып азан әйткәне ишетелә иде. Чөнки якын- тирәдә сәгатьле кеше булмаганга, азан безнең мәхәлләдәге Абдулла Мәгъсүмнең сәгатенә карап әйтелә башлый. Аширмәт суфыйның «алла! :е әкбәр»е ишетелгәнгә кадәр, башка мәчетләрдән тавыш-тын чыкмый. = Кузгалыш башланган көнне, төн кара пәрдәсен япкач та, мәчеттә 2 азан әйтелмәде. Авыз ачу да гакы-токы гына булды. Кичә генә әле без “ бу вакытта, дәстәрхан тирәсенә тезелешеп, азай әйтелгәнен көткән идек. 3 Ураза ахшамында табында нәрсәләр генә булмый: майлы пәтер нан *. g мәкле ак көлчә дисенме, кыздырылган ит, мәнте. чәчвәрә яки мәшхүрдә2 дисенме, нишәлла, мәрәббә, хөрмә, шафталы. кавын-карбыз дисенме — © барысы да бар. Көн буена ач йөргәнгә, бу ризыклар та. ын да тәмлерәк “ булып тоела. Кыскасы, бары барынча, югы хәленчә дигәндәй, өйдә булх ган ризыкларның барысы да дәсгәрханга куела. Ә бүген, кузгалыш 3 аркасында, күңелле авыз ачу да, намаз-гыйбадәттә, мул табын да юкка 3 чыгып, кешеләрнең йөзен борчу сөреме басты. Зурлар, бәла-каза була- < сын көтеп, мал-туарларны эчкәрәк кертеп яптылар. Атам хуржундагы х товарларын сандыкка салып, капкачын кадаклап ук куйды. Уртанчы ♦ абыем, кое төбенә агач ботаклары ташлап, сандык белән әнкәйнең тегү а машинасын төшерде Ишек алдында барысы да мәш килә, кулга нәрсә « эләксә, шуны яшерергә тырыша. Кемнеңдер киңәше белән юрган-ястык- £ ларны, киезкеләмнәрне дә өй түбәсенә җәйделәр. Без. бала-чага, ах- ө шамга кадәр үк инде шунда менеп кунаклаган идек. Эшләрен бетер- * гәч, олылар да түбәгә менде. Алар һаман да шул кузгалыш турында сөйләшәләр иде. £ Күршедәге Җәләл останың хатыны безнең ишек алдына ай-вайлап п килеп кергәндә, шактый соң иде инде. Әткәй «Нәрсә булды Җәмилә- ® хан? Әллә берәр хәл бармы?» — дип сорады. Җәмилә түтәйнең сөйләвенә караганда, Ьишкуыр юлында солдатлар белән сугышып яраланганнар арасында Җәләл останы да күргәннәр. Ул тере икән әле. Рәват мәхәлләсеннән килгән кеше: «Ирегез Ташлакта арык буенда ыңгырашып яга», дигән. Бу хәбәр барыбызны да борчуга салды Мансур белән Җурабай тагам шунда ук аска төштеләр. Кулларына носилка алып. Җәмиләттәй белән Ташлакка киттеләр. Без бик озак тынычлана алмадык. Мин абыйларга дәрестән соң урамда Җәләл останы күрүем турында сөйләдем. Атам: «Җитәр, шауламагыз, сезгә йокларга вакыт!» дип кисәткәч тә әле. бик озак йоклый алмый яттык. Күз алдыннан бербер артлы Мнрзаяр меңбашының кара гәүдәсе, Мансур белән Җурабай тагам сөйләгән коточкыч күренешләр узды Башта Мнрзаяр меңбашы белән хаким түрәне үтерү уе берәүнең дә башына килмәгән булган. Дөрес, төнлә мәхәллә яшьләре калән- дәрханәгә җыелганнар. Анда Рәват. Аккурган. Уратүбә, Савынгәр мәхәлләләреннән дә гәп-гәштәк егетләре катышкан. Үзара бик озак киңәшкәч: «Үлсәк үләрбез, әмма мәрдекарьлеккә бармыйбыз' Әгәр мәхәллә егетләренең берәрсе акчага сатылып, мәрдекарьлеккә ялланса, андый хаинне юк итәргә. Моны үтәмәгән егеткә ана сөте харам булсын!» дип сүз куешканнар. Иртәгесен Җурабай тагам алачыгына чыга. Учакка күмер салып, ут кабыза. Аннары, урак чүкеп маташканда, кавын базарына таба йөгерүче кешеләрне күрә. Нәрсә булды икән? дип урамга чыкса, анда барысы да идарәгә таба йөгерә икән. Шул мәлне кулына паяльник тоткан .Мансур да килеп җиткән. Алар, эш киемнәрен дә салмыйча, кавын 1 Көлчәмен бер терв. 3 Үзбәк ашлары. базарына таба китәләр. Барсалар, идарә алдында Мирзаяр менбашы белән чүлмәкче Дәмин бугазга-бугаз килеп кычкырышалар икән. Чүлмәкченең өсбашы пычрак, ыштан балаклары тезенә кадәр сызганыл- ган, ди. Күрәсең, ул бирегә ашханәсеннән үк килгән булгандыр. Мең- башы ярсып: — Мәрдекарьлеккә башканың улы бармаса да, син имансызның улын җибәрәчәкмен! — дип җикергән. Дәмин оста да сүз эзләп күршегә керә торган түгел. — Син үзең имансыз! Ярлы-ябагайны таларга гына торасың! — дигән. — Югал моннан, хатының талак! — Хатының талак син ул, бәдбәхет! — дип, кул йомарлап кычкырган чүлмәкче. — Син юньсезне нишләтергә инде? — Бер нәрсә дә эшләтмә. Мәрдекарьлеккә баручыларның исемлеген бир! —дип, Дәмин оста меңбашының дәфтәренә ябышкан. Ике арада талашутартышу башланган. Корбанбай да ярдәмгә килеп, дәфтәр Дәминнең кулына күчкән. Чүлмәкче аны кнсәк-кисәкләргә ерткалан җиргә атып бәргән. Менбашы камчысы белән аның башына суккан. Икенче тапкыр кизәнгәндә, Урдушмәт аның кулыннан камчыны тартып алган. Чүлмәкче Дәмин Мирзаярның якасыннан тотып таш юлга өстерәгән: — Алай бик батыр булсаң, әйдә, мәйданга чык! — дип, бугазыннан алган. Урамдагы халык төрле яктан: — Каны чыкмаслык төшенә сук, кызы талакның,— дип кычкыра икән. — Ныграк бу, ныграк! — Бөеренә тип! Дәмин оста, җирдән таш алып, тегенең башына кундырган. Менбашы һуштан язып җиргә егылган. Нәкъ шуны гына көткәндәй, ярсыган халык, Мирзаярга ташланып, ничек эләкте шулай типкәләргә тотынганнар. Менбашы бөтенләй тынып калган. Кешеләр моның белән генә чикләнмичә, идарә әйберләрен чыгарып тондырганнар, эш кәгазьләрен ут төртеп яндырганнар. Баш күтәрүчеләр арасыннан берсе: — Җәмәгать! Буласы эш булды! Инде моны азагына кадәр җиткерергә кирәк. Әйдәгез, хәзер Хедер меңбашын да дөмектерәбез!—дип кычкырган. Атлылар атка атланып, калганнары җәяү Ямь кышлагына киткәннәр. Бу хәлне алдан сизгән Хедер менбашы өеннән чыгып сызган. Баш күтәрүчеләр. идарәне күпме актарсалар да, меңбашын таба алмаганнар. Шул ачудан халык өй җиһазларын чыгарып яндырган. — /Мөселманнар! Меңбашы үтерелеп, пеләш хаким исән калса, безгә барыбер көн булмаячак! Әйдәгез, Бишкуырга! —дип өндәгән әлеге кеше. Җайдаклар ат башын яңа шәһәргә таба боралар. Алар артыннан ашыгакабалана: «Әйдәгез, тизрәк кыймылдагыз!» дип. җәяүлеләр кузгала. Халык агымының башы Җиззахның зур урамына җиткәндә. Таш- лак юлыннан каршыга килүче хаким түрәнең фаэтоны белән берничә атлы полицейский күренә. Баш күтәрүчеләр аларның юлын бүләләр. Өяз хакиме ярдәмчесе белән фаэтоннан төшә. Башындагы фуражкасын салып, ярсыган халыкка мөрәҗәгать итә. Мирзаһәмдәм тылмач аның сүзләрен тәрҗемә итеп тора: «Җәмәгать, тынычланыгыз! Хаким җәнаблары, минем подданныйларым ни өчен болай тәртип бозып йөри? Аларга нәрсә кирәк? Әйтсеннәр», ди. Халык кинәт тынып калган. Мирзаһәмдәм: «Нигә дәшмисез^ Берәре- гез, уртага чыгып, халыкның теләген әйтсен», дигән. Баш күтәрүчеләрнең барысы да берьюлы сөйли башлаганнар: — Мәрдекарьлеккә кеше жибәрмибез! — Сүзебезне тыңлаучы кеше юк! — Мирзаярның башына җигтек. Хәзер кяфер хакимнең дә әжәле ♦ безнең кулда!.. = Өяз түрәләренә бу көтелмәгән яңалык була. Алар, /Киззах байлары х һәм аксакаллары белән мәрдекарьлеккә кеше жибәрү турында сөйлә- “ шергә дип, мәдрәсәгә баралар икән. Хаким түрә, ярсыган халык чолга- g иышында калганын күреп, хәйләгә күчкән: — Яхшы, подданныйлар белән хөкүмәт башындагылар арасында ® андый гына аңлашылмаулар булып тора. Әгәр менбашы халыкка тел » тапмаган икән, Мирзаяр кебек үз башына гына жнтәчәк. Халык кулын- j нан дүрт-биш кеше үтерелгән икән, ул безнең өчен зур югалту түгел!— | дигән. з — Ул хәтле булмады әле,— дип кычкырган берсе халык арасын- 3 най,— Мирзаярга сезне дә куш итсәк, ул чакта, чынлап та, дүрт-биш $: була!.. 8 Халык тагын шаулый башлаган. Берсе: «Җәмәгать, тынычланыгыз! ♦ Башта хакимнең сүзен тыңлыйк!» дип әйтүгә, Мөхәммәди дигән кеше: в «Бай-түрәләрпе тыңлап, без күп алдандык, артык түзәр хәлебез калма- м ды. һай, мөселманнар, байлар безгә бер вакытта да кардәш булмая- £ чак!» дип, атын камчылап, өяз хакименең өстенә ташланган. Камил ә миршаб аңа мылтыктан аткан. Пулясы Мөхәммәдигә тимичә, башка бер кешене егып салган. Нәкъ шул мәлне яңа шәһәрдә баш күтәргәннәр дә килеп жнтеп. ~ гауга зурга киткән. Хаким түрә хәйлә белән эш барып чыкмасын п күргәч, полицейскийларына ишарә иткән дә, тегеләр шатыр-шотыр ата » да башлаганнар. Мылтык-наган тавышлары баш күтәрүчеләрнең ярсуын көчәйткән генә. Алар шунда ук өяз хакиме полковник Рукинны, пристав штабс-капитаны Золотоглазовны, тылмач Мнрзаһәмдәмне. Камил миршабны үтереп тә ташлаганнар. Сабир миршаб исә, аты белән халык төркемен аралап-ерып, качып котылган. Шунда кола атка атланган бер кеше уртага чыгып «Берадәрләр!» ’ дип кул күтәргән. Ярсыиан халык бераз тынычлангач — Берадәрләр! Залимнәрдән үч алып бик дөрес эшләдек! Әнә, алар үз каннарына баттылар. Явыз түрәләрне юк итүче ил батырларына дан! Ләкин, дуслар, бу эшне без ярты юлда гына калдырырга тиеш түгел. Дошманың черки кадәр генә булса да. игътибарсыз калдырырга ярамын, диләр. Әйдәгез, яна шәһәргә. Анда да кайбер эшләрне бетерәсебез бар! Па амин, аллаһе әкбәр! — дип. ялангач кылычын баш өстендә уйнатып, Бишкуырга таба чабып киткән. Көрәк, китмән, сәнәк, балта белән коралланган халык Жнззах базарыннан алып Ташлакка кадәр сузылган юлдан язгы ташкын кебек шаулап яңа шәһәргә таба агылган. Ләкин юлда аларга каршы кораллы солдатлар очраган. Алар подполковник Афанасьев боерыгы белән, өяз хакимен хәвеф-хәтәрдән сакларга дип, иске шәһәргә баралар икән. Баш күтәрүчеләрне күрү белән, атарга әзерләнеп, жиргә ятканнар Солдатларга беренче булып Гаеб дигән егет ташланган Ләкин кара туры атына пуля тиеп, ат өстеннән мәтәлеп төшкән Болытларга сикерердәй чаптар ат, тыпырчынып, шундук жан биргән. Шул арада ике як йөзгә- йөз килеп сугыша башлаган. Баш күтәрүчеләр, мылтык-пулемет утыннан кырылып, жиргә егыла барганнар Халыкның дошманга каршы то 8 Туганнар рырлык бүтән әмәле калмаган. Алар артларына борылып кача башлаганнар... Кузгалышка үзе катнашкан Мансур абыем белән Журабай тагам сөйләгәннәр һәм колагыма кургашын кебек сеңеп калган бу вакыйга ул елны Җиззахта булган коточкыч хәлләрнең бер өлеше генә иде. Еракта таң йолдызы җемелди. Ә мин һаман да әле йоклый алмыйм. Атам белән анам да йокламыйлар, күрәсең: — Болар нишләп кайтмый инде? — диде әни, авыр сулап. — Таң атарга вакыг бар әле. исән булсалар, әйләнеп кайтырлар. Ташлак юлы якын ара түгел. Бакча, диварлар аша кеше гәүдәсен күтәреп кайту җиңел дип беләсеңме? Бу әле баласы гына... Таң аткач, ниләр буласын бер алла гына белә,— диде әткәй. — Булмаган нәрсәләрне уйлап баш ватма. Тәкъдиргә нәрсә язылса, шуны күрербез.— дип көрсенде анам. — Алай димә, карчык. Туфрак кургандагы (жиззахлылар яна шәһәрдәге казарманы шулай дип атыйлар иде) офицерлар, мылтык атып, халыкны тарату белән генә тынычланмаслар. Алар бу кузгалыш турында губернаторга, хәтта патшаның үзенә дә җиткерерләр. Билгеле, Мир- заяр белән Мирзаһәмдәм кебек өч-дүрт сартның 1 үлүенә ак патшаның исе китмәс. Ләкин Җнззэхтагы хәлнең башка шәһәрләргә дә күчүе бар бит. Якташларың баш күтәреп патшалыкның бер түгел, ике нигезен какшаттылар, анасы. Моның өчен Никулай патша рәхмәт әйтмәс, алла сакласын... Урамда Мансур абыйның тавышы ишетелгәндә, еракта тан сызыла башлаган иде инде. Ул, кайтып керү белән, Ташлактагы хәлләрне сөйләде. Дошман пулясы Җәләл останың үт капчыгына тигән икән. Алар эзләп тапканда, оста бөтенләй аңсыз булып, «су-су», дип ыңгырашып яткан. Якын тирәдә су булмаганга, абыйлар аны носилкага салып юлга чыкканнар. Җиззахка җиткәч, зират аша каләндәрханәгә керергә булганнар. Зиратта Җәләл оста җан биргән. Хуҗамазарга Ташлак бәрелешендә корбан булган тагын берничә кешене китергәннәр. Шундагы мулла: Үзбәк. 2 Дин юлындагы изге сугышта. 3 Днн юлында яки кеше кулыннан вафат булучы. сен көтмәгән иде. Золым-жәбер үзәкләренә үтеп, сабыр тартмасы тул. ганга, Җиззах халкы баш күтәрде. Политикасы талауга, колонизациягә корылган рус патшалыгы халыкның энә кадәр «гаебенә» дөя кадәр жәза белән жавап кайтарды. Җиззахлыларның кузгалышы берничә түрәне үтерүдән артыкка > бармады Баштанаяк коралланган жәза бирү отрядының һөжүменә ко- _ ралсыз халык каршы тора алмады, билгеле. Солдатлар, котырган эт | кебек ырылдап, йорттан йортка йөреп, халыкның мал-мөлкәтен тала- ~ дылар. Өй җиһазларын арбаларга төяп, мал-туарларын куып чыгарып, g йортларына ут төрттеләр Жае туры килгәндә, хатын-кызларны көчләп, S ир-атларны атып үтерделәр. Патша җәлладлары үз вәхшилекләрен: э «Хөкүмәткә каршы баш күтәрүчеләргә менә шулай жәза бирелә», дип s акладылар. Хәер. Николай патша никадәр шәфкатьсез булмасын, жәза 2 бирү отряды никадәр рәхимсез кыланмасын, халыкның рухын бөтен- з ләйгә төшерә алмадылар. Җиззахлылар күңелендә һаман да әле үч § алу теләге сүнмәгән иде. Ак патшага каршы коры таяк белән күтәрел- Ч гән кешеләр үз ялгышының нихәтле авыр булганын аңласалар да, fc нәфрәт тойгысы аларга тынгылык бирмәде. Залимнәргә баш иеп. кайгы- S хәсрәттә яшәгәнче, зур көрәшкә, халык азатлыгы өчен үләргә риза булган арыслан йөрәкле батырлар илдә аз түгел иде. °' Җәйге челлә вакыты. Кояш җир йөзенә нурын түгел, ялкынын чәчә. ы Көн бөркү. Чикерткәләр, кереп качарга тишек таба алмагандай, бер- »• туктаусыз черелдиләр. Баш күтәрүчеләрнең берсе дә өйдә калмаган. £ Кая туры килде шунда качканнар. Хатын-кызлар биек дивар артындагы о куе куаклыкка посканнар. Безнең әниләр дә шунда. ° Җәйге көн озын була икән. Хәвеф-хәтәрдән сакланыр өчен ышыграк * җирләргә кереп качкан бичара аналарның хәле тагы да авыр Яшүс- п мерләр. имчәк балалары читлектәге кошчык кебек талпыналар. Иң хә- 2 вефле вакытта да тыела алмыйча чәрелдәп елап җибәрәләр. Яшь кенә бер ана бертуктаусыз елаган имчәк баласына: — Туктыйсыңмы, юкмы, каһәр суккыры? Болай да сәгатебез санаулы калды. Бәхетсез бала булмасан, шундый мәхшәр көндә дөньяга килер идеңме? — дип ачуланды. — Куй. алай димә, кызым Сабыйның ни гаебе бар?! Үзе теләп дөньяга тумаган лабаса. Ирең белән бергә тапкансыз,— диде бер карчык. Шул мәлне бер-бер артлы атылган мылтык тавышы карчыкның сүзен бүлде. Баш өстеннән чыжылдап пулялар очып китте. Кемдер куаклык арасыннан: — Үләсегез килмәсә, качыгыз! — дип кычкырды Ләкин кая качарга? Алда биек дивар, артта куе куаклык Шулай да хатын-кыз. чыр-чу килеп, төрле якка сибелде. Аналарның ай-вае. балаларның үкереп елавы барысы бергә буталды Әнкәй һәмрә апаны диварга менәргә ашыктырды — Син өскә мен. ә мин астан балаларны бирә торырмын,—дип. үзе стена төбенә чүгәләде Апам, анын җилкәсенә басып, өскә мен- мәкче булды. Мин дивар башына менеп атланган идем инде Апама булышырга дип кул сузганда, тагын шарт-шорт ата башладылар Карасам. диварның теге ягыннан зур гәүдәле бер солдат килә, күзләре тонган: мылтыгын кешеләргә түгел, күккә төбәп ата иде. Әллә дивардан сикереп качыйммы икән дип Н уйлап a i гы\ . l.ti.n i койма гнбенд.не анамны, тырыша-тырмаша өскә менәргә азапланган апамны, анын итәгенә ябышып елаучы балаларны күреп, ул уемнан кире кайттым — Нәзиркол! Кулыңны бирче!—диде апам, диварга тотынган килеш Мин. ярышта бәрән белән тартышкан көрәшче сыман, диварның бер ягына авышып, һәмрәның кулыннан тарттым. Ниһаять, ул да койма өстенә атланды. Анам ана берәм-берәм сабыйларны бирде. — Нәзиркол, син хәзер жиргә төшеп, балаларга булыш,— диде апам. Мин шулай эшләдем. Апам сабыйларны бер-бер артлы миңа бирә барды. Куркудан котлары алынган балаларны ипләп кенә җиргә гөшердем Ин азактан дивар өстендә әнкәй күренде. Алар апам белән аска сикергәндә икесе дә жиргә егылды Әнкәй энекәшне, апам ике кызын житәкләп, ышыграк жиргә яшеренделәр. Шул чакны койма артында ай-вайлаган хатын-кыз тавышы ишетелде. Әни нишләргә дә белмичә: — Бичара Мөһри солдат кулына эләкте,— дип аһылдап куйды. Мөһри безнең күрше хатын иде. Хәер, анам бу минутта нәрсә генә эшли алыр иде икән?! Мин печәнлек буйлап качып барганда, тигәнәкле жиргә туры килеп, табан астыма бихисап чәнечке кадалды. Ниндидер каты нәрсәгә бәрелеп, бармагымны канаттым. Дивар артында янә берничә тапкыр мылтык аттылар. Табаным авыртуын искә дә алган юк. Ул минутта минем өчен тән кайгысы түгел, җан кайгысы иде. Шулай аксый-чатанлый бакчадагы мәйданчыкка барып чыктым. Сулышым кысылып, йөрәгем дөп-дөп тибә. Авызым кибеп, иреннәрем ярылган. Табан астым үтереп авырта, бармагымның канавы һаман да туктамый. Кинәт мәйданчыкта бер кеше пәйда булды. Ул як-ягына каранды да миннән якында гына тирән чокырга сикерде. Ә мин яткан жир — ачык мәйдан. Әллә миңа да шунда төшәргәме дип уйлап алдым. Түшем белән шуышып чокыр янына килдем. Теге кеше мине күрү белән: «Монда төшмә! Кит моннан, юньсез, кит!» — дип пышылдады. Мин, аңа игътибар итмичә, артым белән шуып чокырга төштем. Ул мәхәллә картларының берсе — Ширназар суфый булып чыкты. Шатлыгымнан чак кына кычкырып җибәрмәдем: «Әмәкеҗан, атамны табарга булышыгыз әле»,—дип, тегенә чат ябыштым. Суфыйнын күзләре дүрт булды. Ул. миннән ничек котылырга белмичә, җилән чабуларын тарта, ә мин җибәрмим. Берни дә чыкмагач, ул миңа ялына башлады: «Ата-бабана рәхмәтләр төшкере. Нәзирҗан улым, син мине җибәрә күр инде. Солдатлар күрсә, икебезне дә атып үтерерләр!» — ди. Ә мин һаман: «Әткәйне тап!» — дим. — Тавышыңны чыгарма, юньсез!.. Кайсы гүрдән ябышты әле бу бәласе!— дип, суфый күкрәгемә төртте. Ә үзенең көче юк диярлек. Тире белән сөяк кенә. Муены ташбаканыкы сыман кат-кат булып җыерчыкланган. Чигәсендәге зәңгәр кан тамырлары дерт-дерт тибә. Ак сакалын тигәнәк сырып алган. Нурсыз күзләре эчкә батып кергән. — Җибәр!.. Җибәр дим, каһәр төшкере! — дип, ул яңадан җилән чабуын тартты. Ә мин ана тигәнәк кебек ябыштым да каттым. Суфый көчкә үрмәләп чокырдан чыкты. Ә мин чабуына ябышкан килеш аста торам. Бер мәлне күтәрелеп карасам, суфыйнын җиләне миндә, ә үзеннән жилләр искән Әмәлен табып, мин дә тиз генә чокырдан чыккан идем, ни күрим! Суфый, биленә кадәр шәрә килеш, җил-жил атлап, качып бара. Тиздән ул да койма артына кереп, күздән югалды. Мине һаман чәнечкеләр газаплый. Кымшанган саен аягым энә кадалгандай итә. Шунда куңелем тулды. «Әни!» —дип кычкырасым килде. Алар кайда яшеренде икән? Солдатлар кулына эләгеп, ул-бу булмады микән? Берәрсенә пуля тимәде микән? Бичара Мөһри түтәй нишләде икән? һай, бу аналар! Артларыннан яу килсә дә, мылтык атсалар да, сабыйларын ташламаслар! Үз баласы өчен ана йөрәге ниләр генә кичерми? Шул кадәр авырлык, шул кадәр кайгы-хәсрәтне кичерергә алар каян көч табалар? Иң дәһшәтле минутларда да, баласы аягына тышау булыл уралганда да, ана сабыйларыннан ваз кичми. Кыр кәҗәсе кебек, ерткычка җим булганда да, алар үзләрен түгел, балаларын кайгырталар... Ниһаять, кояш баеп, җир өстенә караңгы төште. Күз бәйләнү белән. аналар, балаларын ияртеп, берәм-берәм өйләренә кайттылар Тирә-як кинәт тынып калды. Солдатлар да юкка чыкты. Күрәсең, яна ф шәһәрдәге казармаларына кайтып киттеләр. Төн караңгысында баш күтәрүчеләр арасында калудан курыктылар бугай. о Мин арык буена утырып, табаныма кадалган чәнечкеләрне тырнах гым белән берәм-берәм тартып чыгардым. Аннары ипләп кенә аягыма “ басып карадым. Ләкин файдасызга булды. Бик тирән кергән чәнечке- и ләр. энә кадалгандай авырттырып, атларга ирек бирми Ә караңгы § һаман төшә генә бара. Нәрсә эшләргә? Аяксызлар тез башлары белән s атлап йөриләр бит, дигән уй башыма килде. Мин дә шулай, мүкәйләп ® дигәндәй, кузгалып киттем. Чокыр-чакырлы җирдәге тигәнәкләргә тез башларым, битләремне сыдырып бетердем. Тирә-юньгә дәһшәтле тын- § лык урнашкан. Этләр дә өрми, ичмасам. Ара-тирә яңа шәһәр ягыннан i атылган мылтык тавышлары гына ишетелгәли. Төн карасында пулялар £ кызыл сызык сызып кинәт юк булалар. Тез белән ерак барып булмый < икән. Шулай да азаплана торгач, Лотфулла бабайларның бакчасына х килеп җиткәнмен. Ике битем, терсәкләрем, тез башларым канап, чи ♦ иткә әйләнде. Түзәр хәлем калмыйча, карагач төбенә утырып, елап җн- a бәрдем. Бәхетемә, агачлар арасыннан ай калыкты Күңелем шуңа “ бераз тынычлангандай булды. Кинәт дивар чатыннан миңа таба килүче » бер кара шәүлә күренде Йөрәгем жу итеп китте. Ләкин «Кем анда?» о дип сорарга җөрьәт итмәдем. * — Нәзир!.. Нәзиркол улым!.. Син кайда? Бу әнкәй тавышы иде. Мин: я — Әни! — дип кычкыруымны сизми дә калдым — Анасы! Улың табылды. Бирегә кил,—дип. шунда әти дә койма ® яныннан кычкырды. Ай яктысында атам белән анамның шәүләсе күренде. — Син кайда, балакаем, күз нурым? — Монда, әнкәй, монда? Мин ал арга каршы җирдән шуышып бара идем, әнинең коты алынды. — Курыкма, әнкәй. Миңа берни дә булмады Табан астыма чәнечкеләр генә кадалды,—дип. аны тынычландырырга ашыктым Әти мине шунда ук күтәреп алды. СӨРЕЛҮ Өйдәгеләр бүген аеруча борчулы Барысы да тиздән мәхәлләнең тупка тотылуын көтә Шуннан ничек котылырга белмиләр Атам сусыз ХШвыз төбенә төшәргә кийәш бирде. Хатыннар, балаларын алып, берәм- берәм шунда төште Ирләр дивар артындагы чокырга яшеренде Алар, ара-тирә ишек алдына кереп, хатын-кызларның хәлен белешеп торалап иде. Без, алда буласы мәхшәрне көтеп, хавыз төбендә ятабыз. Тирә-як кабердәй тын. Кояш бакча артыннан күтәрелеп килә Кинәт урам ягыннан Таҗи дивананың тупас тавышы ишетелде — Әй!' Алланың кашка тәкәләре! Кайда яшерендегез? Тавыш бирегез! . — Без монда, хавыз төбендә,— дип эндәште әнкәй Тажихан хавыз буена килеп басты — Әҗәлегез җитте! Жаны барлар качып котылыгыз Аәхәлләгә ябырылып яу килә. Солдатлар кешегә карчыга кебек ташланалар Ха лыкны көтүе-көтүе белән каядыр куып баралар,— дип, шом салды да үзе шундук юкка чыкты. Хавы? төбендәгеләр берни аңламый калды. Кайберләре борчылып урыннарыннан торды. Чыннан да, ерактан дәһшәтле шау-шу ишетелде. Мин, хавыздан чыгып, урам ягына карадым. Анда урам тулы халык ашыгакабалана безгә таба килә иде. Алдан һәм як-яктан кораллы солдатлар урап алганнар. — Но, но! Пошел! — дип, мал куган кебек, мәхәллә халкын каядыр ашыктыралар. Безнекеләр хавыз чокырыннан чыгарга да өлгермәде, каяндыр ике солдат килеп, безгә мылтык төбәде. Бала-чага үкереп елый башлады. Солдатлар: — Монда чыгыгыз! Әйдә, тизрәк булыгыз! — дип җикеренделәр. Хатыннар, балаларын кайсы күтәреп, кайсы җитәкләп, ава-түнә хавыздан чыктылар. Солдатлар безне этә-төртә халык төркеменә илтеп кушты. Без нәрсә булганын, кая баруыбызны белмибез. Артта калучы карткорыларны мылтык түтәсе белән төрткәлиләр. Без, шулай бара торгач, базар урамына җиттек. Андагы халыкның күплегенә исең китәр! Юл өстен тузан каплап алган Соры болыт эченнән кешеләр көчкә күренә. Атлы казаклар кылыч уйнатып әрле-бирле чабып тора. Инешләр кушылып дәрья хасил иткән кебек, мәхәлләләрдән җыелган кешеләр дә дулкынланадулкынлана каядыр агыла. Мин дә шул ташкында йомычка кисәге кебек аңсыз рәвештә агып барам. Шулай атлый торгач, халык каядыр килеп туктады. Кайсы җир икәнен башта абаламыйча тордым. Карасам, зур мәйданга чыкканбыз. Тирә-юньдәге йортлар янып, кайнар көл өеме генә торып калган. Кешеләрнең коты алынган. Өс-башларына тузан кунган. Утлы күмер шикелле җемелдәгән елтыр күзләре белән ак тешләре генә күренә иде. Күзләрем таш колонкаларга төште. Аннары Нуретдин хаҗиның мәдрәсәсен күрдем. Аның уң як манарасы исән калып, сул яктагысы җимерелгән. Күптән түгел генә әле без, Акылбәк белән шунда менеп, шәһәрне караган идек. Манара башыннан шәһәр манзарасы гаҗәеп матур булып күренгән иде. Бишкуыр белән иске шәһәр арасындагы таш юлда фаэтоннар, арбалар, кыр казлары кебек, бер-бер артлы үтеп кенә тора иде. Ә хәзер базар тирәсендәге йөзләгән йорт, кибет, чәйханәләр янып кара күмергә әйләнгән. Бары тик мәдрәсә белән ак йорт 9 кына исән калган. Без тукталган җир кәппан10 базарының уртасы булып чыкты. Бу мәйдан елның дүрт фасылында да кешеләр белән тулы булып, анда беркайчан да сәүдә өзелми иде. Моннан бер атна гына элек биредә капчык-капчык бодай, арпа, дөге, маш11, киндер, борчак, кукуруз дисеңме, төрле сорт он, кузы, мәез, өрек, алма, шафталы дисеңме — барысы да тау-тау өелеп ята иде. Ә хәзер мәйданда кешедән башка берни дә юк. Янгын исе, борынны ярып, сулышны кысып, күңелне чиркандыра. Биш гектардан артык мәйданга карты-яше тыгызлап тутырылгандай тулган. Аларны төрле яктан кораллы солдатлар урап алган. Уртадагы калку җирдә алтын погонлы офицерлар басып тора. Алар бер кайгысыз гәпләшәләр... Кара тиргә баткан җиззахлылар үз язмышларының нәрсә белән бетәсен белмиләр. Ара-тирә, эсседән һушын җуеп, авып китүчеләр дә күренгәли. Берәүгә дә утырган җиреннән торырга ярамый. Әгәр берәрсә кузгала башласа, солдатлар шундук мылтык түтәсе белән кизәнә башлыйлар. 9 Җиззахлылар өчен ачылган рус мәктәбе. ’ Бакалея кибетләре урнашкан жир 1 Кузаклы усе.млекләрнен бер төре. 1 өш вакыты якынлашып килә. Баш өстенә күтәрелгәч кояш мәйданга аяусыз ялкынын сибә Халык сусаудан нишләргә белми Вакыт узган саен кешеләрнең— бигрәк тә карт-корыларның— кысталуы табигый хәл. Кайберләре солдатларга ялына башлады. — Йомышлары булганнар утырган җирләрендә бетерсен? — дип кычкырды сары чәчле офицер. Моңа халыкның ачуы ашып ташыды. Кешеләрнең күзләрендә нәфрәт очкыннары чагылды. Төрле яктан аты- юлы белән сүгенү ишетелде. — Кабахәтләр! — Мои а кадәр кеше идек, бу инсафсызлар кулында хайванга әйләндек! — Ялынмагыз шул этләргә! — Патшалары белән бергә дө.меккерләре! Солдатлар, көтүгә ташланган ач бүре кебек, бертуктаусыз халыкка ырылдыйлар. Ул арада аналар кочагындагы сабыйларны тартып алып, кычкырта-акырта бәдрәф янына жыярга керештеләр. Аналар ай-вайлап балалары артыннан йөгерә, хәрбиләр юлларын бүлеп, аларны нәниләре янына җибәрмиләр. Бичара сабыйлар буыла-буыла елыйлар. Мәйданда йөкле хатыннар да күренгәли иде. Кайберсен тулгак тота башлады. Шуның газабыннан җирдә аунаучы хатыннарга ярдәмгә ашыккан карчыкларның да солдатлар юлын бүлде — Түрәҗан! Зинһар, җибәр. Бәбинең кендеге киселмәсә, ана да. бала да харап булачак!—дип ялварды яулыгы иңсәсенә төшкән чал чәчле карчык. Бу коточкыч хәлгә теләсә кемнең йөрәге эрергә тиеш иде. һәм шулай булды да. Бор солдат кара канга баткан ана янына барырга ашыгучы карчыкка рөхсәт бирде, шуның аркасында үзе дә бәлагә тарыды Әтәч кикригедәй кызыл йөзле, коңгырт мыеклы бер офицерга рус солдатының үзбәк хатынына иткән шәфкате ошамады Әлеге солдатны баш күтәргән сартлар алдында коралсызландырып, мәйданнан кудылар. Капландагы халык моны үзенчә гөман кылды. — Солдатларның да рәхимлеләре булыр икән. — Алар да бит патша колы! Юкса. — Үз башы бәлагә каласын белсә дә, түзмәде, бичара... — Ул да бит — ана баласы... — Кайсы милләт кешесе булмасын, бае байга карын, ярлысы ярлыны таный.. — Сартларга шәфкать иткәне өчен ул бичаракайны атмасалар ярар килә. Шул мәлне солдатлар хәрәкәткә килеп, икегә бүленделәр Аннары мәйданның көнчыгыш һәм көнбатыш тарафына узып, урактай түгәрәк иде... Бу хәл рус солдаты белән офицерлар арасында ниндидер аңлаеш- сы.ч каршылык барлыгын күрсәтте. Җәзага тартылган солдатка карата кызгану тойгысы уянды Кайберләре алтын погонлы офицерларны каргап алды. Мәхәллә урамнарыннан кәппанга таба агылучы кешеләрнең азагы һаман да күренми иде әле Тора-бара халык мәйданга сыймын башлады. Кешеләр тагы да бер-берсенә елыша төште. Алда нәрсә буласын берәү лә белми, һәркем үзенчә фикер итә. Берсе. «Безне монда җыеп Себергә озаталар икән» дисә, икенчесе: «Бәйдәге эт ауга яраксыз, диләр. Шул кадәр кешене, үз башына бәла итеп, патша Себергә җибәрәме соң? Шушында гына кырып бетерәчәкләр» дип. халыкның котын ала. Хатын-кыз кыямәт җиткәндәгедәй еларга кереште, ирләр, аллаһе тәгаләдән залимнарга мәрхәмәт бирүен сорап, авыз эченнән дога кылып аллылар Безнең гаилә калкурак җирдә утыра иде. Каршыда гына янган өйнең көл-күмере пыскып ята. аннан әчкелтем көек исе рәвешендә бастылар. Көньякта бер солдат та калмагач, халыкның шоу. лануы көчәя төште. — Әйткәнем килдеме? — диде баягы кеше.— Әнә, тупларны монда таба боралар. Хәзер шулардан безгә атачаклар. Соңгы догагызны укыгыз, мөселманнар! Лә илаһе нллалаһе мөхәммәде рәсүлулла! —днп амин тотты. Мин тупларны карарга дип аягүрә бастым. Чыннан да, әлеге абзый юкны сөйләми икән: солдатлар атка җигелгән тупларын рәткә тезеп, көбәкләрен безгә таба каратып куйганнар иде. Мин исем китеп нәрсәдер әйтмәкче идем, анам итәгемнән тартып җиргә утыртты. — Анда карама! Күзенне йом? Тизрәк догаңны укы!—дип, энем белән икебезне күкрәгенә кысты. Тыным кысылып, буыла башлагач кына, башымны бер читкә бордым. Ә энем, эссегә чыдый алмыйча, мәет кебек салынып төшкән иде. Җәза бирү отряды ниндидер акылга сыймастай явызлык эшләргә җыена бугай. Аларның сафы тагын да тыгызлана төште. Сакчысыз калган курган ягын искә алмаганда, кәппан тирәсен өч яктан да рәт-рәт солдатлар урап алган иде. Мәйдандагы кешеләр, якты дөньядан өметләрен өзеп, бер-берсе белән бәхилләшергә керештеләр. Аналар, балаларын кочаклап, үкерә-үкерә елый башладылар. Мәйданда күз яше белән аһ ору, җан өшеткеч тавышлар көчәйгәннән-көчәя барды. Солдатлар, мылтыкларын халыкка төбәп, команда көттеләр. Кешеләр: «Әҗәлебезнең килүе шушыдыр инде», дип башларын аска иде. Шул чакны котырынган мәхшәрдә кинәт ерактан автомобиль гөрелтесе ишетелде. Бу миңа таныш тавыш иде. Яз башында мин ул машинаны күргән идем инде. Ул җомга көнне иде. Без бер төркем малай куй базары янында чүрәкәй уйный идек. Шул вакыт Ташкент юлыннан, тузан туздырып, машина узып китте. Без уеннарыбызны ташлап, артыннан йөгердек. Ләкин куып җитә алмадык. Соңыннан абыйның сөйләвенә караганда, ул Төркстан генералгубернаторының автомобиле булып чыкты. Мин гөрелте ишетелгән якка таба сузылып карадым. Әйе, без күргән машинаның нәкъ үзе иде. Автомобиль өстенә бер кеше баскан Кулында зур пакет. Ул аны болгый-болгый нәрсәдер әйтмәкче була. Машина курган янына килеп туктау белән, аны бер көтү офицер урап алды. Өстендәге кара җиләненең чабулары җиргә тия язган, озын чәчле, коңгырт сакаллы бер кеше (поп булса кирәк) алга чыгып конвертны алды. Офицерлар аны урап алып бик озак сөйләштеләр. Халыкның игътибары шуларда булды. Мин шул якка карап, күргән- нәремне бәйнәбәйнә анама сөйләп тордым. Ә ул башын аска иеп: «Ул якка карама, улым! Залимнәрмен йөзе корысын! Догаңны укы!» дип, кулымнан тартты. Ә мин һаман үзсүзләнеп офицерлардан күземне алмадым. Тиздән офицерлар таралышты. Халыкка мылтык төбәгән солдатлар, тагын да бүленешеп, биш-ун адым алга килделәр. Берничә офицер, әжәл көтеп утырган халыкны ера-ера, мәйдан уртасына узды. Шул тирәдәге кешеләрне этә-төртә артка чигендерделәр. Алтын погонлы офицер, халыкка тәкәббер генә күз ташлагач: «Тынычланыгыз!» дигәндәй кул изәде. Аннары янында басып торган табак битле, почык борынлы кешегә бер кәгазь сузды. Тегесе, алу белән, кәгазьне бер-ике тапкыр үпкәч, кулын чигәсенә куеп, итекләрен шык итеп бәреп честь бирде. Кәгазьгә күз йөртеп чыкты да түрәсенә карап баш какты. Мәйдан су сипкән кебек гынып калды. Барысы да табак битленең авызына текәлделәр. — Мөселманнар! — диде ул, камчысын уйнатып алды.— Нанхур кузгалакчылар! 12 Колак салыгыз! Соңыннан ишетмәдек диярлек булмасын. 12 Үз икмәгенә төкерүче фетнәчеләр. > Районына. Даны вә шөһрәте дөньяга таралган бөек император хәзрәтләренә каршы баш күтәреп, сез бик зур гөнаһлы булдыгыз. Ак патша хәзрәтләре барыгызны да атып үтерү урынына, сезгә зур шәфкать күрсәтеп, үлем жәзасыи сөргенгә жибәрү белән алыштырган. Менә шул турыда мөбә- рәк имзасын куеп, гали мөһерен баскан бөек Указы килде. Указ ниге- ф зендә, бүгеннән алып, Ташкент дәһәсенә 1 караган яше-карты Кәле чү- _ ленә, Уратүбә дәһәсендәгеләр Өчтүбә чүленә сөреләчәк... 5 Кешеләрнең сулышы бугазына тыгылгандай булды. Мәйданда шылт * иткән тавыш та ишетелМәде. Шулай бераз тынып торгач, капыл гына “ барысы берьюлы сөйләнә-сөйләнә урыннарыннан куптылар. Солдатлар ы аларны берничек тә утырта алмагач, күккә төбәп шарт-шорт мылтык атып © алдылар. Шуннан сон. гына, утырмаганнарын утырырга ^ндәп, карыш- s каннарның иңбашларына сугып, «утыр!» ди-ди, жиргә чүгәләттеләр. 3 Патша указы белән таныштыручы табак битле кеше баш күтәрүче- 3 ләр үтергән Мирзаһәмдәм тылмачның улы Әнвәрбәк булып чыкты. Мәй- ч дан янә тынып калды. — Тыңлагыз! — дип дәвам итте Әнвәрбәк —Әйткән сүзләремне ко- ? лагыгызга киртеп куегыз. Ташкент дәһәсенә караган халык, гаилә баш- < лары хатын-кызларын алып, мәдрәсә артындагы намаз мәйданына уз- ” сын. Уратүбә дәһәсендәгеләр утырган жирләрендә кала. Аңлашыламы3 ♦ Төрле яктан сораулар яуды Ләкин мәйданда шау-шу кузгалганга, я аларны тыңлаучы да юк иде. Кешеләр урыннарыннан торып, кая ба- “ рырга белмичә буталып беттеләр. Бала чага тагын еларга кереште » Олылар гаилә кешеләрен чакырып, бер-берсен эзләделәр. Гадәттә, бер * ил икенче илгә кыз бирә. Ташкент дәһәсеннән Уратүбәгә яки, киресен- о чә, Уратүбәдән Ташкент дәһәсенә озатылган яшь киленнәр, ярәшелгән кызлар мәйданда шактый иде. Хәзер, халык икегә бүленергә булгач. я аналары кызларын үзләре белән алып китмәкче. Каенаналары исә « киленнәрен үзләре ягына тарта башлады Бичара кызлар белән яшь я киленчәкләр кая барырга белмичә аптырап калдылар. Ике уртада та- лаш-тартыш китте. Ә патша указы кичектерүсез үтәлергә тиеш. Халык ны берничек тә икегә аера алмагач, кылычлар кыныдай чыгарылып, сөңге һәм камчылар эшкә жигелде. Атлы казаклар кешеләр өстенә ташланды. Җиззах халкын, мал куган кебек этә-төртә, Кәлә һәм Өчтүбә чүлләренә таба алып киттеләр. СӨРГЕНДӘ Без киң юл буйлап барабыз Кояш кайнар нурларын аяусыз сибә Кызган туфрак табан асларын куырып ала. Атлаган саен тузан балтырга кадәр күтәрелә. Солдатларның йөзе ачулы Алар бертуктаусыз: «Атла, тизрәк бул!» дип җикеренәләр Атлы казаклар, баш өстендә кылычларын уйнатып, әрле-бирле чабалар Бу тәмуг кызуында бигрәк тә карт-коры белән бала-чаганың хәле мөшкел. Мин, әнкәйнең итәгеннән тотып, аксый-аксый атлыйм Энем бертуктаусыз: «Сусу!» дип ыңгыраша, тавышы бөтенләй карлыккан. Кешеләр су урынына тузан йоталар. Карт-корылар бер-берсенә булыша- булыша көчкә атлыйлар Кайберләре бу газапка түзә алмый аяктан егыла. Шулай бара торгач, Хажи газен бакчасына килеп життек Күптән түгел генә әле монда бнзәнгән-ясанган хатын-кызлар. «Яр-яр»ны жыр- лап, нәүрүз бәйрәменә килгән иде. Егетләр һәм кызлар, такмаклар әйтеп, уен-көлке ясап, күңел ачканнар иде Шуларны уйлап мин артта калганмын Кинәт баш өстендә казак камчысы сызгырып, иңсәмне ян- лырып алды. Башым әйләнеп жиргә егылдым Арттан килүчеләр минем ” «стан атлап үтте. Кайберсе абайламыйча сөртенеп тә егылды. Мин күп- I ме тырышсам да. тиз генә аягыма баса алмадым. Солдатлар камчылый- I камчылый ашыктырганга, кешеләр дә мина булышырга өлгерә алмадылар. Ничек итеп җирдән торганымны белмим. Торгач та, елый-елый. 1 әнкәйне эзләп алга йөгердем. Юлда минем кебек ата-анасыннан аерылган балалар күп иде. Бу ыгызыгыда өлкәннәр дә акылларын җуя язган. Минем бүтән йөгерерлек хәлем калмады. Ярый әле, кешеләр кызу барудан баш тарттылар. Атлы казаклар, баш өстендә камчы уйнатып, ' солдатлар мылтык түтәләре белән кизәнеп тә берни чыкмагач, I халык агымы кинәт туктап калды. Кешеләр жиргә чүкте. Солдатлар да юл читенә чыгып, тәмәке кабыздылар, кайберсе флягасыннан су эчеп алды. Иңсәсенә алтын погон таккан атлы казак халыкка нәрсәдер сөйли. Ләкин кешеләр берни акламый. Аннары тагын бер атлысы килеп, үзбәкчә кычкырды: — Ходаның каһәре төшкере аңгыра бәрәннәр! Полковник әфәнде барыгызга да йөзтүбән ятарга куша! Хәзер үк жиргә карап ятыгыз! Кешеләр, монын сәбәбен ни дип юрарга белмичә, тагын шаулый башлыйлар. — Куп сөйләшмәгез!.. Жиргә ятыгыз! Юк, алай түгел, йөзтүбән ятыгыз! Тизрәк булыгыз, имансызлар! — Бу кем булыр, тавышы кабердән чыккыры? — дип сорады минем янда ятучы бер хатын. — Әнвәрбәк түгелме соң? — Шул! Каһәр төшкере. Мирзаһәмдәм малае. Әнвәрбәк атын камчылап, әле бер якка, әле икенче якка чабып, кешеләрне жиргә яткырып йөрде. Ләкин аның әйткәннәре балаларның 1 үкереп елаган тавышына күмелде. Халык арасыннан кемдер: — Әнвәрбәк, син дә мөселман баласы бит. Үз динеңдәгеләргә бераз | шәфкатьлерәк булыр идең,— диде. Мирзаһәмдәм малае бу сүзләрне колагына да элмәде: — Мөселманлыгыгыз белән чәнчелеп китегез! — дип, камчы сабын итек кунычына сукты. — Алайса, үз динеңнән ваз кичкәнсең икән! Ярый, шулай да булсын. ди. Ләкин син дә биг газиз ана баласы. Үз балаларың да бардыр 1 әле. Картларны булмаса, менә бу сабыйларны кызганыр идең!.. Әнвәрбәк җавап кайтармады. Ул, атының тезгенен тартып, икенче | якка борылды да янында торган офицерга нәрсәдер сөйләп алды. Ә халык һаман шаулады: — Кешеләрнең эчәселәре килә! Нигә аларны болай газаплыйсыз? Чыкмаган җаннары гына калды бит. — Ак патшаның рәхимсезлеге аркасында, күрмәгән золым-җәберләрне күрдек! — Куп сөйләшмәгез! Сүзегез барыбер үтмәячәк! Күрәселәрегез алда әле! Сыйның зурысы чүлдә булыр! —дип куркытты Әнвәрбәк. Ул. халыкка ачу итеп, аларны юри үртәргә, яраларына тоз салырга тырыша иде. Тәкате калмаган кешеләр түзмәделәр, аты-юлы белән сүгенә башладылар. — Мәлгунь! Ләгънәт төшкере! — Залим! Халыкның нәфрәте көчәя барды Солдатлар, сүз белән тынычланды- : ра алмагач, мылтык чакмаларын чикылдаттылар. Баш өстеннән пуля- I лар сызгырып үтте. Әнвәрбәк һаман халыкка җикеренде: — Кем дә кем җирдән башын күтәрә, шунда ук атып үтереләчәк. Офицер җәнабләренең боерыгы шундый. — Алай бик теләсәгез, атыгыз! Ат! Мондый хурлыкны күргәнче, үлгәнен мен шөкер! Соңгы чиккә житкән кешеләрне хәзер үлем дә куркытмый башлады Мин. күземне йомган килеш, йөзтүбән ята бирдем. Туфрак утлы көл кебек кызу. Кояш һаман да әле баш өстендә тора. Мин жирнен 13 14 кызу сулышына тирләп-пешеп чыктым. Иреннәрем кибеп, телем аңкавыма ябышты. Өстемдә бер кат күлмәкыштан булганга, күкрәк тирә- = ләре, тез башлары кызарып чыкты Маңгаемнан туктаусыз тир ага. а Җирдә ятучы ир-атларның берсе: — Мөселманнар! — дип кычкырды.— Әжәлебез житеп. сонгы көне-и без килде. Ак патша безгә кургашын кызганды. Безне ачлыктан, су- § сызлыктан. тәнебезне кояшка яндырып үтермәкче була. Дога кылыгыз. - мөэминмөселманнар! Лә илаһе илаллаһе мөхәммәде рәсүлулла. аш- 2 һәде әннә илаһе...— дип. пәйгамбәрләрнең исемнәрен телгә алганда. _ кешеләр дә гөрләшеп «Лә илаһә илаллаһу»ны кабатладылар. Меңләгән г кешенең бердән әйтелгән тавышлары далада дәһшәтле яңгырады Шунда ук берничә жирдән мылтык атылды. Кешеләрнең шау-шуы £ басыла төште. Бала-чаганың черелдәп елавы гына дәвам итте Әнвәр- < бәк халыкка торырга рөхсәт бирде, йөзтүбән яткан кешеләр баштанаяк “ тузанга манчылган иде. Урыннарыннан торганда: «Аллага шөкер!» ди- ♦ гәләшеп өс-башларын кактылар. « Кеше кешене танымас хәлгә килгән иде Өс-башлары гына түгел. “ сакалмыеклары да пычрак чәпәгәндәй булган. Әнвәрбәк барысына да о баягы тәртип белән тезелергә боерды Кешеләр, тузан туздырып, урын- $ нарына бастылар. Әнвәрбәк карлыккан тавыш белән: о — Юлда берәрегез читкә чыгасы яки артка каласы булмагыз' Шун- ь да ук атып үтерәчәкләр. Өчтүбә чүленә күп калмады Тизрәк кыймыл- - дасагыз, кичкә кадәр барып та житәрбез. Әйдәгез, кузгалыгыз! — дип. « агын камчылады s Солдатлар тагын эт кебек ырылдарга керештеләр: «Әйдә! Пошел!» дип. халыкны мал кебек кудылар. Шулай мен төрле газап белән атлый торгач, кичке эңгердә Өчтүбә чүленә барып життек Атлы казаклар, әрле-бирле чабып, кешеләргә утырырга боердылар Көчкә басып торган адәмнәр бердәй жиргә аудылар Тагын Әнвәрбәкнең ямьсез тавышы ишетелде: — Болан котыгыз алынмаса да була иде. Ак патша хәзрәтләре сезне атып үтерү турындагы указын үзгәртеп, көтмәгәндә зур рәхимлек күрсәтте Менә хәзер сез Кәле белән Өчтүбә чүлендә үз көнегезне күрерсез. Моннан бер-ике чакрым жирдә Такырсай инеше бар Шунда камышлык булыр. Әнә шул камыштан үзегезгә алачык салырсыз Сезнең ише имансызларга моннан ла зур мәрхәмәтнең булуы мөмкин түгел' Шуңа күрә аллага шөкер диегез, ходайның жирдәге күләгәсе ак патша хәзрәтләренә, яный мөхтәрәменә, угыл-кыпарына дога кылыгыз Сез мөселманнар өчен бу — һәм фарыз һәм карыз' Әйдәгез әле барыбыз да бердәй булып, дога кылыйк! — дип. Әнвәрбәк кулларын жәйде Шул мәлне халык арасыннан кемнеңдер калын тавышы ишетелде: — Мөселманнар! Бу кара язмышны бергә уртаклашучы жан дусларым! Борынгы бабаларыбыз, сусыз жиргә йорт корма утсыз2жиргә ил корма, дигәннәр. Догаи хәер бар. догаи бәд* бар Каяле. амин тотыйк. мөселманнар! — А-амин!.. Халыкның нәфрәт тулы тавышы еракка яңгырап, кин чүлдән кайтаваз булып ишетелде. Әлеге адәм сүзен дәвам иттерде: 1 Бурыч. * Үлэи 14 Бәддога — Амнн диегез, мөселманнар! Ак патша хәзрәтләренең безгә күрсәт* кән «мәрхәмәте» ун тапкыр булып ходайдан үзенә кайтсын! — Илаһи амин!.. — Амин диегез, мөселманнар! Ходай ходавәндә, ак патша хәзрәтләре пайтәхетеннән гөшсен — тормасын! — Илаһи амин! — дип кабатладылар башкалар. Чүлдән кире кайтып «...төшсен-тормасын...» дигән тавыш яңгырады. — Ак патша язмышы мондагы түрәләр башына да килсен! — Иа рабби, шулай булсын!... Эшнең кая таба барганын сизгән Әнвәрбәк, шартлардай булып: — Туктагыз, бәдбәхетләр! — дип кычкырды.— Тукталыгыз! Ләкин аның тавышы халыкның нәфрәтле каргышына күмелде. — Никулай аркасында күргәннәребез үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Аның дәверендә тагын да зуррак кузгалышлар булсын. — Амин, шулай булсын!.. Ир-атларның шаулавы, солдатларның кычкыруы, балаларның елавы, хатыннарның каргавы барысы бергә буталды... Шул мәлне мин кинәт анамның дәшкән тавышын ишеттем. — И. балакаем, синме бу? Аллага шөкер, табылдың! — дип, әни мине кочаклап алды. Йорт-жирләрдән аерылып, әллә нинди сахра кочагында түшәк-ястыксыз. бер йотым суга интегеп уздырылган бу төн минем күңелдә мәңге саклана. Мин. бик озак йоклый алмыйча, күк йөзенә карап яттым. Анда йолдызлар жемслди. Алар безне кызгана, кайгыбызны уртаклашырга тели кебек. Далада кешеләр гырылдавы, ара-тнрә кайберсенең ютәлләп куюы, чикерткәләрнең черелдәве ишетелә. Мин атам белән абыем турында борчылам. .Алар хәзер кайда икән? Бу ыгы-зыгы вакытында берәр хәл булмадымы икән? Шул турыда әни белән сөйләш мәкче булам. Ләкин ул да хәзер йокыга киткән бугай. Кинәт чүлдәге кешеләр хәрәкәткә килеп алды. Кайберләре сикереп урыннарыннан торды. Шул тавышка апам да уянды. Кайсыдыр ялгыш энекәшнең аягына баскан. Энем акырып елап жибәрде: әнкәй аны кочагына алып юатырга тотынды. Уянган кешеләр. «Ни бар? Нәрсә булды ?» дип. бер-берсеннән сораштырып та карады. Ләкин сәбәбен белүче булмады. Тора-бара Җиззах юлы ягыннан бер ир-атның тавышы ишетелде: — Җәмәгать, тынычланыгыз! Шәһәрдә качып калган кешеләрнең берничәсе безне эзләп килгән. — Кемнәр икән? — Берсе Шакиржан бугай. — Кайсы Шакиржан? — Ялама Шакирлар гаиләсеннән булганнар бирегә килсен! Бер баштан хатын-кыз тавышы ишетелде. Икенче берсе шул тарафтан: «Шакиржан әкә, монда килегез. Гаиләгез биредә!» дип чакырды — Җәмәгать, шауламагыз әле! Әтәч Сәлименең малае Акылбәк белән Дусмәт улы Сәет тә биредә. Ата-анасы булса, монда килсен! — дип дәште баягы тавыш. Акылбәк белән Сәет минем дусларым лабаса! Мин шулар янына йөгерергә дип торганда, анам итәгемнән тартты: «Беркая бармыйсың! Юкса, тагын югалырсың». Мин бик озак Җиззах юлына карап тордым. Чү. ниндидер кара нокта күренә түгелме соң? Әйе-әйе. Вакыт узган саен, нокта зурая бара. Ниһаять, ул өчкә бүленде. Икесе жәяүле кеше, бсосе ат шәүләсе булып чыкты. Алар бездән берничә адым жирдә туктадылар. Атның ун ягындагысы Мансур абыйга охшаган йөрәгем кинәт жу итте: «Мансур әкә!» дип кычкыруымны үзем дә сизми калдым. Абый шунда ук без* вен янга атылды. Атам да тиз-тиз атлап безнен янга килде. Ул барыбызны да берәм-берәм кочаклап: «Бәгырькәйләрем, исәннәрмесез!» ди, ә күзләрендә яшь. Безне шундук туган-тумачалар, таныш-белешләр сырып алды. Алар шәһәрдәге хәлләрне сораштылар. Чүлдәге халыкның күпчелеге таң атканчы йокламады диярлек * Атамның сөйләвенә караганда, шәһәрдә бөтенләй кеше калмаган булса g кирәк. Тоткарланганы да ашарына алып, тизрәк чүлгә китү ягын карый s икән. Әткәй белән абый да буш кул гына килмәгәннәр. Атка йөкләп - ярты капчык бодай, өч юрган, комган, казан, җиз чүлмәк белән май. 5 бер чиләк йөзем алып килгәннәр. Әнкәй, юрганның берсен җиргә җәеп, § энекәшне йокларга салды. Безнең янга җыелган кешеләр әтигә сораулар яудырдылар: — Сәфәр әкә, юлда солдатлар очрамадымы? Атам, бер түгел, дүрт солдатны очратуларын сөйләде. — Сезгә бәйләнмәделәрме? 3 — Үзебезне тентегәч, юрган-ястыкларны актарып карадылар. Анна- £ ры, Мансурның иңсәсеннән кагып, «баранчук, баранчук» дип, бер әйбер- < гә дә тимичә җибәрделәр. х — Безгә дә, өйгә кайтып, гаиләгә азык-төлек алып килү турында ♦ рөхсәт сорарга кирәк булыр. a — Әйе, ятып калганчы, атып калырга кирәк,— диде атам — Сөйы ләшер өчен, арабыздан бер вәкил җибәрик. Әле таң атмаса да, кешеләр берәм-берәм йокыларыннан уянып тора ө башладылар. Хәер, такыр җирдә, ач карынга, балаларның «әнн, су» дип 2 ыңгырашкан чагында, нинди йокы булсын ди ул? Шул мәлне кечкенә бер калкулык өстеннән мәзиннең сузып-сузып: «Аллаһу әкбәр, аллаһу - әкбәр!» дип азай әйткәне ишетелде. Кешеләр сөйләшүдән туктадылар « Аягүрә торучылар җиргә чүгәләде, җирдә утыручылар кулларын җәеп 2 дога кылырга әзерләнделәр. Ниһаять, мәзин. «Лә илаһе иллалла'» дип "* азанын бетерде. Өлкәннәр битләрен сыпырып, картлар утырган җирләреннән торып, иртәнге намазга барырга әзерләнделәр. Кемдер: «Җәмәгать, чүлдә су булмагач, тәһарәтне ничек яңартабыз?» дип сорады. Икенчесе ана: «Пәйгамбәребез су юкта, «таяммим җанз», дигән, ягъни су булмаганда тәһарәтне ком белән яңартыгыз, днп аңлатты. Ирләр, җиңнәрен сызганып, учлары белән җиргә сугасуга, ком белән кулларын, беләкләрен, битләрен, колак артларын «юдылар». Аннары барысы да. иртәнге намазны укырга дип, мәзин тавышы ишетелгән калкулыкка таба киттеләр. Анам яктыру белән куырмач 1 кыздырырмын дигән иде Әткәй намазга китәр алдыннан: «Бодайны саклабрак тотыгыз. Намаздан сон халык киңәшергә уйлый. Ничек яшәү турында фикер алышу булачак. Шуңа карап эш йөртербез», дигән иде. Без энем белән, куырмыч кыздыр дип күпме көйсезләнсәк тә, анам әткәйнең киңәшеннән чыкмады. Минем карыным ачып, күземә ак-кара күренмәс булды. Нәфесемне тыя алмыйча, тагын шул йөземле чиләккә кул суздым — Бер үзең генә ашама, улым. Әнә иптәшләреңә дә авыз иттер.— дип, әнкәй безнең белән янәшәдә утыручы хатынның балаларына ымлады. Алар чынлап та: «Әнн, ашыйсыбыз килә!» дип, ана тарый интектереп бетергәннәр иде Әнкәй, яулыгына берничә тәлгәш йөзем салып, теге хатынга сузды: «Мәгез, Сафняхан, балаларыгызга бирегез», диде. Сафияхан, әнигә рәхмәт әйтеп, йөзем тәлгәшен өч кызына, бер улына бүлеп бирде Балалары, чыр-чу килеп, йөземгә ташланды. Күрше хатын әнигә кайгысын уртаклашты «Урман тавыгы кебек юаш иремне кузгалышка җитәкчелек иткән дни гаепләп, төрмәгә яптылар. Шуңа бер дә 1 Казанда кыздырылган бодай. 8. «К У.» М 7. 113 күңелем тыныч түгел. Атып үтермәгәйләре дип куркам!» дип, яшьләрен сөртте. Кылый күзле малае — Хәкимҗан атлы икән, мин аның белән бик тиз дуслашып киттем, йөземемнең яртысын ана бирдем. Йөзем белән генә тамак туймый, билгеле. Без энем белән: «Әни, куырмач кыздыр! Куырмач!» дип, әнкәйнең теңкәсенә тиеп беттек. Ә ул: «Борынгылар кырга бодай чәчтем, уңышы булгач, тандергә нан ябармын» дигәч тә түзгәннәр әле. Ә сез атагызның әйләнеп кайтканын да көтәргә теләмисез!» — дип ачуланды. Минем башка: «Әгәр бодайны куырмыйча гына ашасаң, нәрсә була икән?» дигән бер уй килде. Бу уемны абый да хуплады. Әнкәй күрмәгәндә, капчык өстендәге юрганны күтәреп, астына постым. Капчык авызы ныгытып бәйләнгән Күпме тырышсам да. чишә алмадым. Аннары капчыкның ертык җирен эзләп карадым. Юк, бер генә тишеге дә күренми, һай, әгәр кулымда пычак булсамы, түбәтәемне тутырганчы бодай агызып алыр идем! — Балалар, озакламый атагыз кайтыр. Куырмач кыздырырга утын кирәк булыр Әллә даладан коры-сары җыеп кайтасызмы? — диде анам. — Нинди коры-сары? — Тигәнәлектә гадәттә ак курай 1 үсә торган иде. Ул арада мин дә, юрган астыннан чыгып, абый янына килеп бастым. Без далага утын җыярга киттек. Анам безнең арттан: — Хәкимҗанны да үзегез белән алып барагыз! — дип кычкырды. Без утын эзләп шактый ерак киттек. Кояш күтәрелү белән көн җылына төште. Аяк астыннан ара-тирә тургайлар пырылдап очып китә. Без тигәнәклеккә килеп җитеп, ак курай йолкырга керештек. Аның тамыры тирәндә икән. Хәкимҗан аны тамыры белән чыгара алмыйча бик озак маташты. Аяк-кулына кадалып бетте. Мин ана: «Син бүтән азапланма. Без йолкып бирә торырбыз, син бер җиргә җыя торырсың», дидем. Бер мәлне күтәрелеп карасам, бездән ярты чакрымдагы басуда кешеләр иелә-иелә нәрсәдер җыялар иде. Өчебез дә, ак курай эзләп, шунда таба киттек. Ләкин бу тирәдәге тигәнәкләр үтә чәнечкеле булып чыкты. Аның каравы, ак курай да сирәгәя барды. Мин: — Әллә кире кайтабызмы’ — дигән идем, абый өнәмәде: — Тегеләр янына барыйк әле. Тикмәгә генә җиргә ябышып ятмыйлардыр,— дип, адымын кызулата төште. Без Хәкимҗан белән арткаряк калып, сөйләшеп бардык. Аның атасы мәхәлләбездә мәшһүр карый 1 икән. Уразада мәчеттә корьән чыкканда барысын да таң калдырган. Яңгыравык тавышы белән корьән сүзләрен көйгә салып укый икән. Хәкимҗан күп кенә сүрәләрне атасыннан отып алган Мин дә берничә аятьне яттан белә идем. Без бер-беребезгә аятьләр укырга керештек. Хәкимҗан остарак булып чыкты Мин сүрәләрнең мәгънәсен сорадым Дустым «Аның мәгънәсен ходайдан башка беркем дә белми», диде. Аннары Хәкимҗан атасының яна мәктәп ачарга йөргәнен, шул мәктәптә укыган балаларның бер-ике елда ук укый-язарга өйрәнәчәкләре турында сөйләде. Абый, басуга җиткәч, безгә кул изәде: — Нәзиркол, тизрәк булыгыз. Биредә хәзинә бар,— дип кычкырды Без якынрак килгәч: — Менә күрегез, бирәм дигән колына чыгарып салыр юлына, диләр. Башак, бодай башагы! — дип кулындагы кечкенә көлтәне күрсәтте. Бармак арасына шырпы кадалып, мин җиргә утырдым. Карасам, алдымда берничә башак ята! Саксаулның бер тере. Корьән укучы. Абый, мин дә башак таптым’ —дип шатланып кычкырдым. — Монда башак барыбызга да житәрлек.—диде абый л!».Иг?.?.ЫМ бслә’’ башак уьгп.өреп кибәген аердым да шатыр-шотыр чәйни башладым. Камыр исе авыз суларын китерде Мин. бу зшнен тәменә кереп, жирдәге башакларны ашыга-ашыга җ-.-ярга керештем Ләкимжан, ак кураеңны калдырып тор! Монда кил. Сия башак- ныннәрсә икәнен беләсеңме? Без ашый торган ипине шунардач пеше ; рәләр бит инде. Капсаң, валлаһи, телеңне йотарсын'— дин, жыбган * башакларымны түбәтәемә сала бардым. Ул-бу дигәнче түбәтәем ТУЛДЫ 2 Абын да итәге тулы башаклар җыеп безнең янга килде. Ул тиз генә 5 күлмәгемне салдырды да, җиңнәре белән якасын бәйләп, капчык ясады § Җыйган башакларыбызны шуңа бушата башладык. Озак та үтмәде, - «капчыгыбыз» тулды да. Бездән алдарак килгән кешеләр, кайсысы яулыгына, кайсысы итә- Z генә башак тутырып, кире кайтып киттеләр. Озакламый без дә кай- тыр юлга чыктык. Абый башак тулы күлмәкне, Хәкимхан белән мин ак 3 курайны күтәрдек. Безне әткәй караңгы чырай белән каршы аллы: — Кая китеп югалдыгыз болай? «Балана эш боер, үзең артыннан ~ йөгер», дигәннәре шулдыр инде! ♦ — Талкан ашагач, баланы суга йөгерткәндәй буллы бу, атасы,— а диде әнкәй да шелтә белән. Ләкин аларнын ачуы озакка бармады. Анам “ «капчык»тагы башакларны күрүгә үк: — Шөкерана диген, агасы. Балаларын ашарга икмәк алып кайткан э лабаса. Авыр көнеңнең берсе узганга да рәхмәт диярсең. Каяле. бата J кайлар, түбәтәегезне тотыгыз,— дип, әни барыбызга ла берәр уч кайнар куырмач салды.— Алдан ук әйтеп куям, барысын д.э берьюлы 2 ашамагыз. Данәсе-дапәсе белән кабып, авызда җебеткәч. гәйнәп йот- о сагыз, палвэйтәр XV ашаган кебек булырсыз,— диде. Аннары һәркайсы- 2 бызга берәр йотым кайнар су бирде. «Чәе» тәмсез иде. Шулай да, һай. әгәр шуны берәр кәса эчсәң иде!.. Без басудан әйләнеп кайтканда, Өчтүбәдэге кешеләрнең күбесе яна урынга күченеп киткән, ә калганнары юлга чыгарга җыенып тора иде. Атам, коега барып, чиләк белән комганга су тутырып кайткан икән. Әйберләрне атка төяп, без дә халык күченгән якка таба кузгалдык. Юл өстендә кешеләр кырмыска кебек мыж килә. Тиздән без дә кие янына барып җиттек. Монда да тигез дала. Күптән түгел биредә бнш- алты ыруг казакълар торган икән. Җиззах кузгалышы тар-мар ителеп, жәза бирү отрядының халыкка ябырылуын ишетк »ч. ми дыр күч п киткәннәр. Китәр алдыннан тизәк өеме эченә казан белә» агач чиләк яшереп киткәннәр. Жнэзахлылар чиләген коедан су алырга, казанын куырмач кыздырырга җайлаштырдылар. Кое янына халык жыелган. Үгезне мөгезеннән тотын -..’гп егарлык таза егетләр, коены урап алып, кешеләрне якын да жиб\ миләр. Чал чәчле бер кеше: — Мөселманнар, сабыр итегез! — диде — Әгәр ба; ябырылсак, cvw житми калачак. Шуна күр.» менә M I . u. т .кьдям r - ip. Хәзер барыгыз ла тукталган жнрегезгә кайтасыз. М «ил» б пары гына калып, чиратка бассыннар Тегермән нәүбәт ■ •..» дигәндәй, әгәр һәрбер ята кеше ү’ чирагы белән кое янына килсә. *;зн бэг: ина берәр кәса исәбеннән су алыр. Каяле, җәмәгать, шулай итик әле! Ир-атлар бер-берсен этә-төртә чиратка бастылар. Кое янындагы шау-шу чүлгә таралды. Берничә егет коедан су чыгара тора, нәүбәте җиткәне чиләк, чүлмәк, комганнарына су тутырып «Бәрәкалла! Тормы, шыгыз шушы судан мул булсын!» дип, кое яныннан китә тора. XV Шикәр белән кнмнрлзн пешерелгән ашамлык. Чүлдәге гаиләнен кайсын гына алма, барысы да ашарыиа әзерләү белән мәшгуль. Араларында атна буена икмәк йөзен күрмәүче, кайнар аш ашамаучылар да бар иде. Сөргендәгеләрнен бердәнбер азыгы куырмач булды. Хатыннар далада бер түгел, берничә казанда куырмач кыздырдылар. Атам учакка утын хәзерләде. Без басудан алып кайткан башакны күмәкләшеп сугарга керештек. Бу эштә диһкан малае Акылбәкнең киңәше ярап куйды. Ул сугылган башакны түбәтәенә салып, җилгәреп торды. Әзер бодайны әнигә бирдек. Анам ике апам белән казанда куырмач кыздырып, барыбызга да бер тигез өләшеп чыкты. Бер мәезне кырык кеше бүлеп ашаган, диләр. Шуның кебек, без дә куырмач ярмасын берәм-берәм чәйнәп, тамак ялгадык. Күрше хатыннар да килеп, учак янында чиратлашып куырмач кыздырдылар. Шулай көн мәшәкатьләре белән төш вакыты җитте. Кояш бүген дә кайнар нурлары белән аязсыз кыздыра. Сусызлыктан кешеләр генә түгел, бөтен жан иясе: «Су, су!» — дип ыңгыраша кебек иде. Халык күләгәле урын эзләде. Ләкин далада аны каян табасың? Хәер, тора- бара моның да бер жае табылды. Ак курай чыбыкларыннан куыш ясап, эченә сабыйларны, карт-корыларны, авыруларны яткырдылар. Ләкин «ходай» моны да артык күрде, ахры. Бәхетсезгә гел вакытсыз, дигәндәй, көтмәгәндә каяндыр көчле җил кубып, куышларыбызны ва- тып-җимереп китте. Мондый давылны беренче тапкыр күрүем иде. Аның көчле өермәсе, бөтерелә-бөтерелә, гаять зур баганадай күккә сузылды. Җир өстендәге комны, чүп-чарны себереп, һавага күтәрде дә, зур болыт ясап, кабат кешеләр өстенә яудырды. Яулык, түбәтәйләрен йолкып алып очырды, учактагы күмерләрне далага таратып, юрган-ястыкларга, киемсалымнарга ут төртте. Кыскасы, күз ачып йомган арада давыл дөньяның астын-өскә китерде. Халык бу гарасатны куар өчен бертуктаусыз дога укып: «Я аш, пычак, каләмфер! Я аш. пычак, каләмфер!» 1 дип кычкыра. Мин, нәрсә булганын аңлый алмыйча, җиргә йөзтүбән ятам. Давыл күпкә бармады, басылды. Кешеләр, өс-башларын кагып, урыннарыннан тордылар. Хатын-кызлар яулыклары белән йөзләрен каплап: «йа аллавандә, бәла-казадан сакла!» диди, давыл очырган әйберләрен җыярга керештеләр. Алар: «Бу гадәти җил түгел, җен-пәриләр өермәсе, «каләмфср»не кабатламасаң. кешене аяктан егып, авыз-борынын кыйшайта, аяк-кул- ларын гарип итә» дип сөйләнгәннәр иде. Шуңа күрә мин давылдан исән калганыма гаҗәпләндем «Әни, мин ул «каләмфер»не әйтмәдем бит. Мина нишләп җен-пәриләр кагылмады икән»? дип сораган идем, анам: «Җен-пәриләр каләмфердән куркучан була. Шул кадәр кеше «аш. пычакхны әйткәч, алар безгә якын килергә җөрьәт итмәделәр. Өстебездән сикереп узганга, диюләрнең җиле генә котырды», дип аңлатты. Беренче көннәрне ач дала кочагында сусыз, икмәксез, өйсез булганга, сөргендәгеләр бөтенләй өметсез калган иде. Тора-бара төрлечә әмәлен табып, яшәү өчен көрәшә башладылар. Ирләр Өчтүбәдән биш- алты чакрым җирдәге Такырсгйдан кочак-кочак камыш ташыдылар. Безнең әти дә. абый белән җизниләрне ияртеп, камышка китте. Без берничә малай башак жыярга басуга юнәлдек. Ләкин бу юлы инде башак күп түгел иде. Ач халыкка күпмегә җитсен. Кырдан без арып- талып кайттык. Кичке эңгердә, атларына камыш төяп, әтиләр дә кайтты Камышны чабарга бернинди кораллары булмаганга, йолкый- йолкый бик интегеп беткәннәр. Кул-аякларын сыдыртып, йөзбитләрен канатканнар. • Кызыл борыч. Ул төпне чүлдәге кешеләр күз йоммады диярлек. Бертуктаусыз камыш ташып, үзләренә алачык салдылар. Чүлгә килгәч, өч көн дә узмады, пэр гаиләнең үз куышы булды. Хәтта ялгыз карт-коры, тол хатыннарга да өмә ясап, аерым куыш салып бирделәр. Баш исән булса, түбәтәй табылыр, дигәндәй, кешеләрнең хәзер л кечкенә генә булса да үз куышы булды. Чүл буйлап камыш алачыклар төзелгәч, яңа сүзләр дә чыкты: «Ул фәләннең кәпәсе’... Ул төгән кәпә § белән күрше» дип сөйләшә башладылар. Ләкин куыш корып кына чүлдә а көн күреп булмый икән. Казакъларның дүрт-биш тирмәсен тәэмин ~ иткән коеның суы икенче көнне үк бетте. Халыкка тагын су кайгысы 5 төште. Җир-суларыннан аерылган җиззахлыларны гел шулай бәла-каза $ берсе артыннан икенчесе куа килде. Башкасын әйткән дә юк, сусыз. s тозсыз, бер сынык икмәксез зар-интизар булып яшәү — бәхетсезлек 2 түгелмени?.. Мәхәллә картлары, ир-атлар җыелып, киңәш тоттылар. Алар беренче ч нәүбәттә кое казуны хәл иттеләр. Типсә тимер өзәрдәй таза егетләр бил буып эшкә керештеләр. Төн буена нәүбәтләшеп кое казыдылар. Иртәге- 2 сен чүлдә бер түгел, өч кое әзер иде инде. Шуларнын икесе уңышлы < чыгып, ил суга туйды, мохтаҗлыкның иң зурысы бетерелде. Ләкин аның х белән генә тамак туймый, кешенең ашарына да кирәк бит. Инде хәзер ♦ ачлыктан котылу юлын табу кирәк иде. a Мәхәллә картлары тагын кинәшкә утырды. “ — Җәмәгать, дүрт ягыбыздан да кораллы гаскәр уратып алган. Өч- л түбәдән чыгып, Җиззахка яки Ташкент ягына китәргә берсенең дә хакы ® юк: юлыбызга киртә салганнар. Бу нинди каһәрләнгән көнгә калдык?! 5 Иелгән башны кылыч кисмәс, диләр, әллә арабыздан илче саплап, солдатлар янына җибәрәбезме? Илчегә үлем юк. Апа тимәсләр әле. Вәки- s лебез, таяк башына ак чүпрәк тагып, сакчылар янына барсын. Котылп гысыз хәлебезне сөйләсен. Икмәксез, сусыз, йорт-җнрсез, ач дала коча- g гында каңгырып калдык, дисен. Халыкка тиз вакыт эчендә икмәк китертү яки тир-каныбыз тамган Җиззахыбызга кире кайтару мәсьәләсен кузгатырга кирәк,— дигәннәр. Менә шул турыда әткәй безгә сөйләгәндә, күршедәге кәпәләрдән кешеләр чыгып, тау ягына текәлделәр. Малайлар өере шунда таба йөгерде. Мин дә аларга иярдем. Еракга кечкенә тау сыртыннан Өчтүбәгә таба килүче бер атлы кеше белән дөя җитәкләгән нке казакъ күренде. Безгә әкияттәге кебек тоелган бу кечкенә кәрван акрын гына атлый торгач, иске кое янына килеп туктады. Җайдак атыннан төште. Дөяләр, артларына чүгеп, җиргә утырдылар. Мин коеның элекке хуҗалары кайткан дип торам. Юк, алай түгел икән. Юлчылар сөргендәгеләр белән кочаклаша-кочаклаша: «Чырагым, бәгырем» дип күрештеләр. Хәл-әхвәл сораштылар. Безнең аяныч хәлебезне күреп, аһ ордылар. Чал чәчлесе: — Без Басымбәк ыруыннан булабыз,—дип, үз янындагы нке егеткә ымлады. Өчтүбәгә сөрелүегез турында кичә генә ишеттек. Күп бул часа да, бодай белән елкы кигердек. Яман көннең берсенә ярап куяр дидек... Бу сөйкемле казакъ картының сөйләгәндә күзләренә яшь килде. Ул бер уңайдан ак патша белән урындагы түрәләргә ләгънәт укыды. Сөр- гендәгсләргә ярдәм кулы сузган казакъ туганнарны безнекеләр кая утыртырга белмәделәр Тизлек белән кәпәләрнең берсен бушатып, кунакларны шунда чакырдылар. Булмаган ризыкларын чыгарып, аларны сый-хөрмәт иттеләр. Кунаклар сорау артыннан сорау яудырдылар. Җиз1 Куышы. захлылар үз башларына төшкән кайгы-хәсрәтне бәйнә-бәйнә сөйләде, ләр. Казакъ карты китергән елкыны суярга фатыйхасын бирде. Адым- җан атлы үзбәк кәссабы 16 аны шундук рәхәтләнеп суеп та ташлады. Ит белән сигез капчык бодайны шунда ук бүлеп, халыкка тараттылар. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Өчтүбәдә берничә хатын бала тапты, берничә кеше гүргә керде. Тормыш үзенекен итте. Күргәннең көне кадерле дигәндәй, кәпәдән кәпәгә кызлар озатылды. Бер кәса су биреп никах укылып, кыз белән егет кавыштырылды. Зур апамнын кызы Нарәкбүвене дә шулай кияүгә бирдек. Бер көнне аксакаллар җибәргән илчеләр дә Өчтүбәгә кире әйләнеп кайттылар. Безнекеләр белән офицерлар арасында бер татар солдаты тылмачлык кылган. Командир илчеләрнең моң-зарын тыңлагач, бу турыда өяз хакименә жнткерергә вәгъдә биргән. Менә шул көннән башлап, барыбызның да күзебез юлда булды. Бер вакыт кырда башак жыеп йөргәндә, Жиззах юлыннан атны юртып безгә таба килүче бер җайдакны күрдек. Мин. маңгаема кулым куеп, бик озак карап тордым. Ләкин аның хәрбиме, бүтәнме икәнен аера алмадык. Без, җыйган башакларны капчыкка салып, кәпәләргә кайта идек. Өчтүбәгә бер ярты чакрым калганда, җайдак безне куып җитте. Айгыры кара тиргә баткан, пошкыра-пошкыра, борыннарын җыерып, сш-еш тын ала иде. Без юлчыга сәлам бирдек. Ул баш кагып: — Капчыгыгызда нәрсә бар? — дип сорады. — Башак,— дидек. — Аны сез нишләтәсез? — Куырмач кыздырып ашыйбыз. — Ашарыгызга бүтән ризык юкмыни? — Юк шул... — Сез кем балалары буласыз? — Мин Сәфәр чәйфруш17 малае. — Ә минем әти Әтәч Сәлим атлы. — Ягез. малайлар, сөенчегә нәрсә бирәсез? — Нинди сөенче? — Сөрген тәмам! Җиззахлыларга иминлек килде. Хәзер барыгыз да өегезгә кайта аласыз! —диде дә, атын камчылап, безнең алдан узып китте. — Ур-ра! Сөрген тәмам! Яшәсен азатлык! —дип кычкыра-кычкыра, без куышларга таба йөгердек. Без Өчтүбәгә кайтып кергәндә, атчабарны халык сырып алган иде инде. Бу шатлыкка кешеләр ни эшләргә белми. Берсе өстендәге чапанын салып юлчының өстенә ташлый, икенчеләре башындагы түбәтәй-яулык- ларын һавага чөя. Җайдак шул сөенчеләргә күмелә язган. Адәмнәр бер-берсен кочаклый, кулларын җәеп, кыйшык-мыйшык атлап биегән була, җылый, куана... — Илгә иминлек килде. Иминлек мөбарәк булсын! — Яшәсен азатлык! — Өчтүбә чүлен бүтән җилкә чокырына гына күрергә язсын! Әйтерсең лә Өчтүбәдән ташкын кузгалды. Бала-чагаларын җитәкләгән апалар, аркаларына сабыйларын кочтырган аталар, кулларына юрган-ястык. чиләк, казан күтәргән хатын-кызлар — барысы да Җиз- захка таба агылды. 16 Мал суючы ’ Чәй сатучы ҮЛЕМ ЖӘЗАСЫ Сөргеннән кайткач та халыкка тынгылык булмады. Дөнья сугышы- яын кызган чагы иде. Дк патшаның Җиззах баш күтәрүчеләренә күрсәткән «шәфкате» төбендә чынлап та бер сер булган икән Күп тә ♦ үтмәде, мәрдекарьлеккә жибәрү турындагы патша указы яңадан кант- х ты. Дәһәләргә яна меибашлары. мәхәлләләргә нллебашлары куелды, х Мәрдекарьлеккә китәсе ирләр взводроталарга бүленеп, аларга укбашы, ы йөзбашы, меибашлары билгеләнде. Шул уңай белән булган мәхәллә £ мәжлесендә тискәре сүз сөйләгәннәре өчен Корбанбай белән Урдүш- ё мәтне кул-аякларына богаулар салып, зинданга озаттылар. Башка ® мәхәлләләрдә дә шундый ук хәлләр булып алды. Дөрес, бу юлы мәхәллә « урамнарында кораллы полиция белән хәрби патрульләр әрлебирле ” йөреп тордылар. Авызы пешкән —өреп эчкән дигәндәй, июнь кузгал ы- | шының авырлыгын күргән жиззахлылар сабырның сонгы чигенә жит- = сәләр дә, бу юлы саграк булдылар. Нәфрәтләрен ихтыярсыздан эчлә- з ренә йотып, тешләрен кысып булса да түзделәр. Шулай итеп, мәрдекарьлеккә барудан баш тартырга бүтән бернинди » әмәл калмады. Ил азаматлары үз язмышына тыштан буйсынсалар д ф уңайлы вакыт килер дә. безгә дә бер бәхет йолдызы елмаер әле т -ч а өмет иттеләр. Ул көннәрдә каләндәрханә бакчасы тулы кеше иде Ал < илдәге хәлләр, мәрдекарьлеккә китү, тормышның авырая баруы ту- £ рында сөйләштеләр. Бер вакытта да уеннан туймаган без малай i р : э шул тирәдә бөтерелдек. Шунысы гажәп, сонгы вакытта ярлы-ябагай- » ларның балалары байбәтчәләрдән читләшә башлады Тамагы болан ла u икмәккә туймаган малайлар аталары сугышка китсә тормы ?ы тагь * да авыраячагын беләләр иде. Шуңа күрә без дә. өеребез белән, катай “ дәрханә бакчасында колагыбызны сакка куеп, андагы сүзләрне берәм ® берәм чәлдерә идек. Көннәрнең берсендә бакчада атка атланган Иргәш унбашы п>йда булды. Гадәттә, унбашы ат өстендә күрендем х.-л:.п i. " HI i-тнб рн ана юнәлгән була. Чөнки ул яна хәбәр китерә Бүгеше ию- J KHI.D аннан яхшы хәбәр көтеп булмый, билгеле Шуна күрә, ул күренү белән, каләндәрханәдәге кешеләр сагая төште. Иргәш унбашы ияргә коеп куйган кебек нык утырган Чандыр пуле л да. буйсыны үзенә килешеп тора Жәенке битле, көрәк сакаллы ачык йөзле, киң күңелле, бер сөйләп, ун көлә торган кеше иде Юлл i очраганда, өлкәчемексчссеме. барысына да «балажачнзр;■•• • , : ш дәшә Кешеләр лә, ул күренүгә: «Әнә, Балажан әкә килә», диләр Безчең ише малайлар аны очратканда: «Әссәламәгаләикем. Балажан г кешеләр барлык мәхәллә кышлаклардан урда ягына таба агылдылар. Мәйданның зурлыгы сиксән гектар чамасы. Урда кузгалышка кадәр шәһәребезнең ни матур урыны иде. Жәза бирү отряды андагы кибетләргә, торак йортларга ут төртеп яндыргач, хәзер ул каберстанга охшап калган. Урда уртасындагы калкулыкта Куропаткиннын коточкыч дар агачы тора «Дар» дигәндә, мин бөтенләй икенче нәрсәне күз ат- дына китерә идем. Ул Ташпулат жәлладның дарына бер дә охшамаган. Калкулыкка озын бүрәнә утыртылган Бүрәнә башына, карачкы кулы сыман, аркылыга агач кадакланган. Шунарга элмәкле бау эленгән. рып, халык арасына кереп югалды. Ул минем яңа дустым Хәкимжан иде. Бездән берничә адым жирдә, иңбашын тоткан килеш, ул һаман үкси-үксн елый, күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Мин анын янына барып юата башладым Дустымның атасын төрмәгә утыртканнарын белә идем. Абдулла улы Зыякарый да, Мөхәммәди кебек, патшага каршы баш күгәргәне өчен, Тнркстан махсус вакытлы дала хәрби суды тарафыннан 1916 елның 19 нчы августында, егерме өч кеше белән беррәттән, жавапка тартылган иде. Атлы казаклар, тирә-якка дәһшәт чәчеп, зур тәгәрм >чле. өсте ябык кукан арбасын урап алган килеш, атларын куа-куа, халык алдыннан узып киттеләр. Мәйдандагы халыкның олысы-кечесе тораташ булып Арба калку урынны урап, өскә менде. Кешеләр барысы да күзләрен шунда текәделәр. Урда өстендә авыр тынлык урнашты Кукан арбасын әкрен генә дар астына китерделәр. Анын эчендә бер Мөхәммәди генәме, әллә башкалар да бармы’ Патшага каршы баш күтәрде дип гаепләнеп кулга алынган Корбанбай Урынбаев, Урдушмэт Атабаев кебек унлаган ил батырларының үлем жәзасына хөкем ителгәнен жнззахлылар белә иде инде Шуңа күрә мәйданга һәркайсысынын хатыны, бала-чагасы, ата-аналары, туган-тумачалары килеп, хәзер коточкыч авыр минутлар ■ Әги. жаным. Урда мәйданы халык белән шыгрым тулы. Калкулык өстендәге полицейскийлар мәйдандагыларга ара-тирә усал гына карап куялар. Сентябрь башы. Көн җиләс. Күк йөзендә ярты-йорты болытлар кү- ренә. Үзенә табыш барлыгын тойган кебек, һавада козгыннар оча Мәйдандагы кешеләр кинәттән: «Киләләр, киләләр!» дип, утын базарына таба борылдылар. Бер төркем атлы казак, кылычларын иңбашына салган килеш, өсте келәм белән ябылган арбаны урап алып, мәйданга таба киләләр. Полицейскийлар, утлы күмергә баскан мәче сымак, арлы-бирле йөгерешәләр: «һай, мөселманнар! Юл бирегез! Урыныгыздан кузгалмагыз! Урда өстендә пулемет тора. Ходай ул көнне күрсәтмәсен, күз ачып йомган арада барыгызны да кырып салыр!» дип куркыталар Шул чак көтелмәгән бер хәл булып алды Полицейскийларның шау- шу килүенә карамастан, өстенә ертык камзул кигән, ялан баш, ялан аяклы бер малай халык арасыннан атылып чыкты да: «Дәдә! Дәдә- жан!» 1 дип арбага таба йөгерде. Садыйк мирбашмы, әллә Талипмы, хәзер хәтерләмим, атыюлы белән сүгенеп ат башын малайга таба борды: — һай бала, яшьләй үләсең киләме әллә?! Кит юлдан! —дип, камчысы белән тегенең аркасына сыдырды. Малай, жан-фәрманга кычкы кичерәләр иде. Асылынырга тиешле кешенең арбадан төшерелүен зур кайгы белән көттеләр. Арба, арт ягы белән куелганга, халыкка тискәре булды. Кешеләр, күпме үрелмәсен, алгы якта нәрсә булганын күрә алмадылар. Ике солдат. авыр носилкага күгәреп, алты полицейский уртасыннан мәйданчыкка күтәрелгәндә, кешеләр аһылдап куйды. — Носилка өстендә ак нәрсә күренде!.. — Бичара Мөхәммәдинең гәүдәседер... — Ул яраланды микәнни? — Юктыр. Өчтүбәгә хатынын эзләп килгәндә, исән-сау иде әле. Аны Мәхмүт Лачын саткан, диләр. Носилканы дар астына куйдылар. Солдатлар, ак бәзгә уралган кешене күтәреп алып, озын аяклы урындыкка утырттылар. — Ул кем икән? Мөхәммәдиме? Ш\л мәлне кычкырып елаган хатын-кыз тавышы ишетелде. Полицейскийлар аны тиз туктаттылар. Калкулыкта басып торучы офицерлар арасыннан икесе, алга чыгып, халыкка мөрәҗәгать итте. Аларның берсе Әнвәрбәк иде. — Жиззахлылар, тыңлагыз! — диде ул кул күтәреп. Кешеләр һәйкәл кебек катып калды. Күзлекле офицер, кулындагы кәгазьгә карап, рус телендә хөкем карарын, укыды. Халыкка аның «Мөхәммәди һамраев» дигәне генә аңлашылды*. Әнвәрбәк хөкем карарын үзбәкчәгә тәрҗемә итте. Тылмач башлаган сүзен әйтеп тә бетермәде, халык арасыннан җам әрнеткеч тавыш ишетелде: — Вай, балакаем! Син үлгәнче анаң үлсә ни булган, җан балам!.. Ләкин ана тавышы озакка бармады. Ташка бәрелеп ватылган керәч кебек кинәт тынды. Бичара Зиннәт карчыкның йөрәге бу кайгыны күтә- 1 рә алмады. Егылган җиреннән бүтән кузгалмады. Улы Мөхәммәдинең I үлемен күргәнче. \зе гүргә керүне артык тапты, күрәсең. Анасының тавышын ишетүгә, кәфендәге кеше кинәт терелгәндәй ; сискәнеп куйды. Солдатлар аның кулларын кысып тоттылар. Ул ыңгы- , раша-ыцгыраша тыпырчынырга кереште. Мәйдандагы халык шаулый ! башлады: — Каһәр төшкере җан кыючылар! Асарга булгач, ник асмыйсыз? Ни өчен болай озак җәфалыйсыз? — дип кычкырдылар. Әнвәрбәк мәйданга борылып: — Хәзер, хәзер, мөселманнар, тынычланыгыз! Мөхәммәдигә соңгы теләген әйтер өчен сүз бирелә, тыңлагыз! — диде. Күзлекле офицер ишарәләү белән, солдатларның берсе кәфеннең өс ягындагы төенен чиште. Мөхәммәдинең башы күренде. Күзе кара яулык белән бәйләнгән. Авызына тыгылган ниндидер бөкене алып ташладылар. Әнвәрбәк аска карап: — Мөхәммәди, соңгы теләгең булса әйт! — диде. Кәфендәге кеше бер мизгел дәшми торды, аннары карлыккан тавыш | белән: — Минем өч теләгем бар.— диде. Тавышы чыкмасын өчен, авызын томалаганга, тыны кысылып, кар- .тыккан булса кирәк. Авыр тынлыктан соң ул тагын телгә килде: — Беренче теләгем — күземне, кул-аягымны чишсеннәр иде. Ирекле көенә җан бирәсем килә. Әнвәрбәк аның сүзләрен рус теленә тәрҗемә итте. Күзлекле офицер | нәрсәдер әйтте. — Күзеңне ачу турындагы теләгең кабул ителә. Әмма аяк-кулын | чишелми.—диде Әнвәрбәк. Бер солдат. Мөхәммәдинең күзенә бәйләнгән яулыкны чишеп, урый- I дык артына куйды. Шулай итеп, милли азатлык хәрәкәтенең каһарманнарыннан берсе а Мөхәммәди Озын колак һәмрә улы белән аның анасы алтмыш яшьтәге ? Зиннәт карчык бер көнне урда мәйданында җан бирделәр. Улы Курс- о паткинның дары астында, әнкәсе туган туфрак өстендә үлде. * и ТАҢ АЛДЫННАН = Баш күтәрүчеләрнең утыздан артыгы Жиззах белән Самарканд я төрмәләрендә асып үтерелде, берннчәсе Себергә озатылды. Кузгалыш рәхимсез рәвештә бастырылгач, мәрдекарьлеккә җибәрү эшен лә тизләттеләр. Бүгенге кебек хәтеремдә, көз көне иде. Мәрдекарьлеккә китүчеләр мәхәлләсе-мэхәлләсе белән җыелдылар. Ирен өсләренә бала йоны тибеп кенә чыккан яшьләр белән беррәттән сакал мыегына чал кергән ир- атлар да бар иде. Мәрдекарьләрнен барысын да мунчага алып барып юындырдылар, чәчләрен, сакал-мыекларын кырдылар. Кием-салым өләштеләр. Кырык алтынчы үлчәм киюче тәбәнәк буйлыларга илле ике, илле бишле кием туры килеп, озын буйлы таза егетләргә, киресенчә, кечкенә үлчәмле чалбар яки ботинка эләккән. Берсе сумах 18 19 кебек сузылып, нечкәреп калса, икенчесе капчык кидергән карачкы сыман иде. Ыштан урынына чалбар, чапан урынына лыпырдап торган мамык кам- зул-бушлат, читек-кәвеш урынына солдат ботинкасы, түбәтәй урынына колаклы бүрекләр кигәч, кеше ничектер сәер булып кала икән. Хәтта хатыннары белән балалары да үэ аталарын көчк » таныды тар Мәрдекарьләрне, дүртәрләп сафка тезел, станциягә алып киттеләр. Алар артыннан озата баручы аналар, киленнәр, ana-сеиелләр, бала-чагалар иярде. Унбашы, йөзбашы, менбашы һәм бихисап полицейскийлар мәрдекарьләр тирәсендә корт кебек мыжласалар да, арттан килүчеләрне берничек тә куып җибәрә алмадылар. Урамнарга, июль кузгалышындагы кебек, халык тулды. г г М»шҢр халык жырчысы Мпиүиин алга влсип «Сау булыгиа, ана- Жаннар.» диган яка жырын жырлади. Монл тэхярләниаган кнше калмады: I Вишптаге б.6илаа ,of, ‘ 19 Әнкий Ж1НЫМ. 6a “ UH кҮ тэР еп - чаликка. күк йаинә, ткрә-юнена кара- ди Мәйданда шылт иткән тавыш та ишетелм ис. — Дусларым, ага-энеләрем! Аллага шөкер, күзләрем сезне күрде. Болан булгач, үкенечем калмады. Асылынырга хөкем ителгәннәр бер мин генә түгел. Без күбәүләр... Күп уйландым. Хәер, без юкка үлмибез... Мине бер генә нәрсә борчый: Йосыфҗан улым белән Рахәгәй кызым яшьлән ягнм калалар. Хатыным йөкле Тиздән бәбиләргә тиеш. Бәгырькәем, әгәр ир бала тапсаң, исемен Урын пәһлеван дип. кыз тапсаң, Урынай кун! Әнкәй җаным! Син юкка үзеңә үлем теләдең. Ул бездән беркая да качмас. Оныкларыңны тәрбияләп үстерәсең бар әле. Мина насыйп булмаган гомерне сез күрегез... Инде соңгы теләгем шул: дип Мөхәммәди тавышын күтәрә төште.— Ләгънәт төшкере залим Никулай патшаның үзенә дә үлем килсен! Бәхил булыгыз!.. Бәхил булыгыз, дуслар! Барабанчылар кинәт даңгыр-доңгыр барабаннарны кагарга керештеләр. Мөхәммәдинең тавышы бүтән ишетелмәде. Кешеләр тагын шаулый башлады. Хатыннар, бала-чага үкереп еларга тотынды. Шул мәлне Мөхәммәдинең муенына бау салынды. Элмәк өскә тартылды. Кәфендәге гәүдә, һавада чайкалып ике-өч тапкыр тыпырчынгач, аягын җыерды да кинәт язып җибәрде КАРГЫШЛЫ ҺӘМ ӨМЕТЛЕ КӨН — Балам китә дип егламз. Йөрәк бәгырен даглама Сау булыгыз, анажаннар!_ Сау булыгыз, жанажаннар!..20 21 22 23— Без калырбыз ертып яка ’, Сез китәрсез ерак якка. Сау йөрегез, жанажаннар!.: — Сау калыгыз, жанажаннар!.. Шулай кайгы-хәсрәт кичереп баручы мәрдекарьләр Жиззах вокзалына килеп җиттеләр. Офицерлар һәм полицейскийлар аларга туганнары белән саубуллашырга да ирек бирмәделәр. Килеп туктау белән кызыл вагоннарга кертеп, ишекләрен яптылар. Халык арасында ризасызлык башланды. Кайсы елый, кайсы сүгенә. Ул арада паровоз кычкыртты. Ул, аждаһа кебек пышылдый-пышылдый, кузгала башлады. Вагоннар бер-берсенә так-ток бәрелеп урыннарыннан кузгалдылар. Хатын-кыз, бала-чага, елый-елый, эшелон артыннан йөгерде. Ләкин ике ара ерак- лашканнан-ераклаша барды... Ниһаять, поезд борылышка житеп күздән югалды. Озатучылар, хәлдән таеп, кире кайттылар. Янып күмергә әйләнгән жимерек йортлар, аерылышу кайгысы, тапталган намус, хурлык, хокуксызлык, ачлык — барысы бергә өстәлеп, жнззахлыларның кара язмышына әйләнде. Мәрдекарьгә киткәннәрнең хәле тагын да авыррак иде. Көньяк кояшы җылысында үсеп буйга җиткән егетләргә төньяк салкынында хезмәт итү, билгеле, жинел булмаган. «Үзбәк, таҗик, казакъ, кыргыз мәрдекарьләре тайгада урман кискәндә боз булып ката торган идек. Салкында кул-аякларын өшетеп, гарипләнеп калучылар да шактый булды...»—дип сөйләгән иде шунда булган бер туганым. Урта Азиядән барган мәрдекарьләр фронтта окоп казыган, заводларда чуен койган,, тимер юлларында шпаллар алыштырган, шахталарга төшеп, ташкүмер чыгарганнар. Туган-үскән якларыннан еракта ярым ач, ярым ялангач көенә гомер кичергәннәр. Бу авырлыклардан тәкате калмаган мәрдекарьләр золым-жәберләүләргә каршы теләсә нинди көрәшкә әзер булган. Көннәрдән бер көнне, яз башында: «Урыс мастеровойлары Никулай- ны тәхетеннән төшереп, кулга алганнар», дигән сүз таралды. Жиззах- лыларның шатлыгы эченә сыймады. Урамдагы кешеләр бер-берсен кочаклап тәбрикләделәр. Атамның йөзе кояш кебек яктырган иде: «Анасы, хәтерлисеңме? Ак патшаны бер мөселманнар гына җиңә алмас, җиңсә урыслар үзләре җиңәр, дигән идем. Күңелгә килгән алдыңа килми каламы соң? Без хаким түрәне ничек кыйнап үтергән булсак, урыслар да шулай ак патшаны, тәхетеннән бәреп төшереп, аламан* кылганнар, азаматлар», дип сөйләде. Анамның шуңа жавап итеп: «Мөселманнарны бик үк хурлама. Жиззахлылар, хаким түрәне үтереп, урысларга юл күрсәтмәсә, алар үз патшасын үтерүне кайдан белерләр иде», диа мактанганы әле дә хәтеремдә. Тагын шунысы да истә калган: нәкъ шул көнне Жиззах кузгалышында гаепләнеп кулга алынган Урдушмәт белән Корбанбай әкәләр төрмәдән чыгарылды. Алар, мәхәллә чәйханәсендә чәйләп утырганда, кулларындагы яра эзләрен күрсәтеп: «Болар богаудан калган тамгалар. Рәхмәт төшкере урыслар, үз патшаларын кулга алып, залим хөкүмәтне кума- салар, Мөхәммәдиләр артыннан безне дә бүген булмаса иртәгә дарга асмакчылар иде», дигәнен яхшы хәтерлим. Шул мәлне берсе, белдеклеләнеп: 20Өзгәләнә. 21 Җаныйлар. » Кайгырып (үзбәк халык әйтеме). 23 Урам суды. * Үлгән кешене искә алып елау йоласы. Никулаи урынына Керенский дигәннәре патша булган Ул үзе Теркстаннан. имеш. Кешеләрнең сейләвенә караганда яна патша Таш' кенттан мәрдекарь булып киткән икән,-диде Шуңа берсе: — Алай ук булмаса да, мәрдекарьлеккә меңбашы булып баруы бик ихтимал,— диде. Февраль революциясеннән соң барысының да күзе мәрдекарьләр киткән юлда булды. Ләкин алар тиз генә әйләнеп кайтмадылар. Берничә айдан берәмләп, биш-унлап кына күренгәләделәр. Әжәле житеп. Россиянең карурманнарында үлгән хәбәре алган гаиләләрдә кайгылы аза 1 уздырдылар. Мөлкәллек иленнән мәрдекарьгә барган Урдуш ата Мукимов болай дип сөйләде: — Мең тугыз йөз уналтынчы елның сентябрь ае иде. Көнен тәгаен хәтерләмим. Җиззахның иске шәһәреннән безне, вокзалга чыгарып, .мал төягән кебек, кызыл вагоннарга кертеп яптылар, йөзбашыбыз Жура миршаб, меңбашыбыз мулла Исхак Хәлмөхәммәтовлар безне Ташкентка алып бардылар. Анда эшелонга мәрдекарьләр төялгән тагын берничә вагонны тагып, казакъ сахралары аша. Сызрань дигән шәһәргә китерделәр. Шул турыда мәрдекарьләр жыр да чыгарганнар иде. — Нинди жыр? —дип сорадым. Урдуш ата, бераз уйлана торгач, жырлап ук күрсәтте: Анда бардык, монда килдек. Сызрань дигән калага, һай. дусларым, кемнәр түзәр Анда күргән бвлагә? Шулпа дип гел су бирделәр, Авызга да капмадык. Кара наны ачы булгач, Бүтән әмәл тапмадык. Яртыбыз тоз казырга китте. Яртыбыз зур шахтага, Яртыбыз фронтка китте, Калганыбыз мәхшәргә™ Урдуш ата мыегы астыннан гына көлеп куйды: — Хәтердә калганы менә шул, мелла Нәзиркол. Фронттан Жиззах станциясендә шушы жырны жырлаганга илле ел булгандыр инде? — Бераз артыграк та әле,— дидем. — Анда булган хәлләрне үзегез дә беләсездер? — Җитәрлек түгел. Башыгыздан кичергәннәрне сөйләгез әле. — Солдатта да һөнәре булганнар отты,—дип дәвам итте Урдуш ата.— Мәрдекарьләрне, кәсебенә карап, эшкә бүлделәр. Берсе тимерчелектә, икенчесе төзү эшенә дигәндәй Мөлкәллек иленнән баручыларның күбесе днһкан булганга, без кара эштән башкасына ярамадык. Безгә Назәрмәт дигән кешене йөзбашы итеп билгеләделәр Ул рус телен сукалый, бераз язу-сызуны да белештерә икән. Эш белгәнче тел бел. дигәннәр түгелме? Кайбер жирдә анысы да артык түгел икән, мелла Нәзиркол Озын сүзнең кыскасы. Назәрмәт безгә баш булып, тимер юлларын төзәтеп, йортлар ремонтлап йөрдек Торагыбыз яккач жылын- са да ашатуларының бер дә рәте-чираты булмады Барып төшкәннән бирле ачлы-туклы гомер кичердек. Көзен-кышын мең жәфа белән Хәер, кем генә булмасын, дәүләт хәзер аның кулында. Төркстанлыларга рәхиме килеп, мәрдекарьләрне кайтарып жибәрүе дә бик ихтимал,—диде өченчесе. кайткач. уздырып, язга чыктык. Ул якларда җәен бездә үскән җимешләр өлгерми икән. Бигрәк шуңа кыйналдык. Буш капчыкны җиргә утыртып булмый, диләр. Авызыбызны ачсак, тамагыбыз күренә торган булды. Качып китик дисәк, әмәлебез юк. Эшкә чыкмасан, ачтан үлэрсеи._ Ул көннәрне бүтән күрергә язмасын. Туган-үскән якларыбызга кайгып үлсәк, үкенечкә калмас идек, дип сөйләнде кайберәүләре. Шул шомлы көннәрдә арабызда бер яна кеше пәйда булды. Милләте татар булса кирәк. «Иптәш, иптәш» дип сөйләшә. Телен дә аклыйбыз. Кайбер көннәрне шул иптәш бер-ике сәгатькә югалып тора да каяндыр бәрәңге табып кайта Аны утлы көлгә тәгәрәтеп пешергәч, өстенә тоз сибеп ярабыз гына. Биргән — ходайга яраган дигәндәй, барыбыз да шул кешене ошаттык. Ул нәрсә дисә, шучы эшли торган булдык. Элегрәк ачлыкка интеккәч, бер-икесе эшкә чыкмаса. карцерга утыртып, кәбестә шулпасыннан да мәхрүм итәләр иде. Татар иптәш: «Алай ярамый!.. Берегезне наказать итсәләр, барыгыз да эшкә чыкмагыз. Иттифак кирәк! Бер кешене кулга алырга була, ә барыгызны да утыртсалар, эшләрен кем эшләр?» дип киңәш бирде. Кыскасы, без барыбыз да аның авызына карап калдык. «Карыныбыз ач! Эшкә ярамас булдык! Ашыгызның ите- мае юк! Сасыган балык шулпасын бүтән ашамыйбыз, икмәк паегын арттырыгыз!» дип даулаша башладык. Бер көнне татар иптәш, култык астына кыстырып, ике метрлы кызыл ситсы алып килде: — Иртәгә сәгать икедә паровозлар берьюлы кычкырта башларлар. Шунда барыгыз да эшегезне ташлап, урамга чыгыгыз. Менә бу ситсыдан байрак ясап, вокзал янындагы мәйданга барыгыз,—• диде. Байракны мин тотып бара торган булдым. Аңа рус хәрефләре белән нәрсәдер язылган иде. Без сорашкач, курыкмагыз, рус мастеровойлары да нәкь шундый байрак белән чыгачак. Барысына бер үк сүзләр язылган: «Бетсен сугыш! Бетсен самодержавие!» диелгән,— ди. Безнең белән бергә ун-уибиш рус эшчесе дә барырга булды, йөрәккә ут кабынды. Җаныбызны ниндидер шатлыклы тойгы биләп алды. Иртәгесен таң ату белән барыбыз да эшкә чыктык. Төш вакытында безгә рус иптәшләр кушылды. Төгәл сәгать икедә берничә җирдән берьюлы паровоз кычкырта башлады. Бу тавышка күк белән җир дә тетрәр иде. Барыбыз да көрәкләрне атын бәрдек. Урыс эшчеләре белән сафка бастык. Алар алдап атлады. Карасак, урам тулы халык. Андагы байракларның исәп-хисабына чыгарлык түгел. Урамнар лалә болыны кебек кып-кызыл. Рус эшчеләре җыр җырлап, таш урамнардан гөрс-гөрс атлап баралар. Безне кыюрак булырга өндиләр. Атлы полицейскийлар күренгәч тә, эшчеләр югалып калмады. Таш ыргытып, пичек туры килсә шулай каршы килеп, тегеләрне куып җибәрделәр бит, әй. Шунда рус эшчеләренең батырлыгына хәйран калган идек. Байраклар күз явын алырлык. Шул кадәр әләмне каян таптылар икән дип исем китте. Сызрашда ярты ел торып, мондый зур демонстрацияне беренче күрүебез иде Шуннан сон ул бик еш була башлады. Бер көнне иргә белән эшкә чыксак, рус эшчеләре тагын эш ташлаган. Сорасак, Иикудай патша тәхетеннән төшерелгән, диләр... Йа алла, шундый көнне дә күрәсебез бар микәнни? Явыз патшаның да көннәре санаулы була икән ләбаса! — дип Шатлыгыбыздан нишләргә белмибез. Рус эшчеләре безне кочаклап үбәләр: «Поздравляем, теперь домой пойдешь», диләр. Без исә: «Авызыгызга бал да май, товарищ!» дни а тарны котлыйбыз. Шуннан сон кулларыбыз эшкә ятмыйча, уй-хыялларыбыз да өйгә кайту гына булды. Татар иптәш: «Сабыр итегез! Сез өлкән кешеләр бит», ди. Ә безнең сабыр тартмасы күптән тулган. Алтын-көмеш чыккан жирд н Iуган үскән ил якын, диләр бит. һәй, әгәр канатларыбыз булып, Җиззахыбызга очып кына кайта алсак иде! Ата-анабызны, туганнары- биз ни сагынып, үксез бала кебек, балавыз сыккан көннәребез дә 6УЛ- галады, мелла Нәзиркол,— дип көрсенеп куйды Урдуш ата —Урдада асылган Мөхәммәди дә бит җан бирер алдыннан. «Никулай патшага үлем телим!» дигән иде. Кызганычка каршы, анын кебек бик күп ил батырларына бу көнне күрергә язмаган икән .. һәрбер эшнең үз вакы- . ТЫ' Ү \л СӘГаТе и ҮЛа икән ШУ Л~ДИП. Урлуш ата беркавым уйланып тор- 24 ды.—Мелла Нәзиркол. әңгәмәбез Сызраньдагы хәлләр турында иде § түгелме, Жиззах монда ничек килеп керде соң әле? — дип елмаеп к алды. м Мин, Урдуш атанын сөйләгәннәрен игътибар белән тынлап, күңел 5 дәфтәренә яза бардым. Аз булса да хезмәт хакы ала идек. Бер заман айлык бирү көне ° җитмәсә дә, торагыбызга кассир килмәсенме: «Акчагызны кесәгезгә са- « лыгыз да Төркстаныгызга кайтыгыз!» — димәсенме бу! Без шунда ук станциягә чыктык, кызыл вагоннарга утырдык. Вагоныбыз ниндидер эшелонга тагылды. Безгә бер рус егете юлдаш булды. Татар иптәш Э саубуллашканда: «Андагы туганкардәшләрегезгә бездән сәлам әйтегез! 2 Менә бу Алексей иптәш сезне Җиззахка кадәр озата барачак», диде. < Без аны Алексей әкә дип йөрттек. Кайтышлый ниндидер бер стан- ® циядә эшелоныбыз өч көн туктап торды. Поезддагы халыкның яртысы ♦ диярлек төркстанлылар икән. Бик күп танышбелешләрне очраттык, са Үлгәннәрне искә алдык. Үзбәк, таҗик, төркмән. казакъ, кыргыз мәрде* “ карьләре арасында имгәнеп-җәрәхәгләнгәне, йөзенд.* нуры калмаган я чирлеләре дә шактый иде. Эшелонның болай озак торуы безне борчый э башлады. Без тагын гауга күтәрдек. Алексей әкә: «Жәнҗал кирәкми. ” Юл буш түгел. Чираты җиткәч, безне дә җибәрерләр», дип тынычлан- ь дырды. Чынлап та, иртәгесен паровозыбыз озын гудок бирде. Ниһаять, = без кузгалып киттек. Казакъ чүленең очы-кырые булмас төсле. Яз ае « булуга карамастан, ком сахрасы тап-гакыр, үләи-чирәме дә рәтләп 2 күренми. Сабыры җитмәгәннәр ташбака кебек өстерәлгән паровозның тетмәсен тетә, казакъ чүлен узсак, теге ягын җәяү дә кайтып җитәр идек, диләр. Шулай итеп, мең җәфа белән булса да. ниһаять, Жнззахыбызга кайтып төштек бит, әй!.. Май ае иде Язгы йомшак җил битләрне сөеп иркәли.. Сулган кыярга су сипкәндәй, безгә дә җан керде. Шул көнне Жиззах станциясендә булган тантананы сөйләп бетергесез! Ул кәрнай* сорнайлар, ул дөтәр тавышлары дисеңме! Мәрдекарьләрне ата-аналары, туган-тумачалары сырып алып, барыбыз да иске шәһәргә юл тоттык. Урамнан барганда дөнья шаулатып җыр җырладык: Әссәламывгалэйкем. Шагланамсын. нллебашы* Мардехарьие мин бирам дип. Кул куйдыгыз, нллебашы Кызыл кәгазь пул' бирдегез. Кызы талак, нллебашы. Пулиы алып, безне сагты. Хатыны талак, нллебашы. Гакта күпер беттеме. Никулай патша кнтгеме» Жиззаһ шәһәрен вәйран * кылып. Үз башына жигтеме!.. — Бу җырның үзенә күрә бер MOI ьнә шенең ветераны, карт коммунист Урдуш каны тамган туган якларына кантын керг һәм анын урындагы түрәләреннән көлеп бу... 24 Акча. 1 Жныереп вагып. * бар,— диде колхоз төзелеата.— Мэрдекарьләр кендек 1ДӘ, царизмнан, Николайдан җырлаган йөрәк тавышы иде ҖИЗЗАХЛЫЛАР КУНАГЫ Жнззахка мәрдекарьләр кайткач, ташландык курага хуҗасы кайткан кебек, урамнарга ямь керде. Кешеләрнең йөзләре яктырды. Бакчалар ап-ак чәчәкләргә күмелде. Тут җимеше өлгерде. Кыш буена ачлы- туклы торган Жиззах халкына ул да ярап торды. Мин, елдагыча, иртәдән алып кичкә кадәр агач башыннан төшмичә, бәләкәй чиләгем белән өйгә тут ташыдым. г Бер көнне шәһәрдә Россиядән кайткан мәрдекарьләр Хафиз байның бакчасына җыела икән дигән сүз таралды. Без Акылбәк дустым белән шунда барырга булдык. Әле күптән түгел генә безне Хафизбайның бакчасына полицейскийлар якын да җибәрмиләр иде. Ә бүген аның капкасы бар кешегә дә ачык. Жәннәт почмагы дип телгә кергән иң ямьле урынына шәһәрнең хезмәт халкы җыелган. Күбесенең өстендә ертык чапан, аякларында ямаулы читек яки солдат ботинкасы. Мәрдекарьлектән яңарак кайтканнарның өстендә сырма, билендә брезент билбау, башларында бүрек яки түбәтәй иде. Халык арасыннан озын буйлы бер кеше айванга менде. Бүгенгедәй хәтеремдә, >л кара кашлы, озын мыеклы, ак чырайлы кеше өстенә гимнастерка, аягына хром итек кигән иде. Халыкка күз йөртеп чыккач, ягымлы тавыш белән: — Мөселман агайнеләр, кадерле уртаклар»25 — дип сүз башлады. Бакча эче кинәттән тынып калды.— Бүген бирегә ни өчен җыелуыбызны үзегез дә белә торгансыздыр. Без залимнәргә каршы баш күтәрдек. Менбашы, хакимтүрә, миршабларны юк иткәч, золым-җәберлекләр бетәр дип уйладык. Ләкин без ялгышканбыз икән, иптәшләр. Чөнки Мир- заяр, Рукин кебек меңләгән түрәләрнең башында Николай патша торганын онытканбыз. Жиззах кузгалышын аяусыз бастырган кораллы гаскәр барлыгын истән чыгарганбыз. Халык нәфрәте никадәр көчле булмасын, көрәк-сәнәк белән генә берни дә кырып булмый. Ахырын үзегез беләсез. Бостан26 кебек калабыз көл түбәгә әйләнде. Арыкларыбызда су бетте. Бакчаларыбыз корыды. Халкыбыз бер сынык икмәккә зар-интизар булды. Ачлык көниән-көн бугазыбыздан буа бара! Уртаклар, бер Төркстанда гына түгел, бөтен Урусиядә эшче-диһканнар ак патшадан, бай-морзалардан газап чиктеләр. Романовлар золымлыгына каршы көрәштә газиз башларын төрмәләрдә череткән урыс революционерлары илдә шактый. Мин шул турыда газеталардан укып торам. Анда язылганнардан шундый нәтиҗә ясарга була: без, җнззахлылар, үзебездәге золым-җәберлекләргә каршы баш күтәреп, царизмны бетерү өчен көрәшүче урыс иптәшләребезгә зур булышлык иткәнбез икән. Менә хәзер урыс эшчеләре патшаны бәреп төшереп, безнең өчен үч алдылар. Шуңа күрә, әйдәгез, уртаклар, урыс эшче-диһканнарын тәбрик итик! Яшәсен февраль инкыйлабы каһарманнары! Яшәсен урыс эшчеләре! Яшәсен эшче диһканнардан чыккан инкыйлаби солдатлар! Бакчадагы халык ораторның сүзләренә кушылып: — Яшәсен хөррият! Яшәсен азатлык! — дип кычкырдылар. Бу тавышка бай бакчасындагы йортлар да тетрәгәндәй булды. Якынтирәдәге ишек алларыннан кешеләр чыгып, як-якка карандылар. Агач ботакларына кунаклаган малайлар сызгырды. — Уртаклар, инкыйлаб корбансыз булмый,— дип дәвам итте теге кеше.— Ул корбаннар урынына без бүгенге көндә нәрсә күрәбез? Нәрсәгә ия булдык? 25 Иптәшләр. * Гел бакчасы. — Көл түбәгә! Хәрабәләргә! — Ачлыкка! — Хәзер безгә әнә шул ачлыктан котылу юлларын эзләргә кирәк. Патшаны төшерү белән генә эш бетмәде әле! Җиззахлылар мәрдекарь- леккә куылган көтү булып китсәләр дә, аннан күзләре ачылып кайтты. Алар ил азатлыгы өчен ничек көрәшергә кирәклеген белеп кайттылар Менә безнең арабызда урыс эшчеләренең вәкиле, Сызрань шәһәреннән килгән Алексей әкә утыра. Кешеләр үрелә-сузыла, кайберләре хәтта урыннарыннан торып, терраса янындагы рус кешесенә карадылар. Дөресен әйткәндә, бүгенге җыелыш Алексей әкәнең тәкъдиме белән уздырыла,— дип дәвам итте оратор.— Белмәгәннәр белсен, танымаганнар танысын. Алексей әкәне монда Сызраньдагы тимер юл эшчеләре җибәргән. Безнең мәрдекарьләр анда газап чиккәндә, урыс эшчеләре аларга аталарча ярдәм иткән. Алексей әкә Җиззахка килгәч, берничә көн буена мондагы хәлләр, халыкның авыр тормышы белән танышты. Хәзер без сүзне аның үзенә бирәбез. Бакчадагы халык эшчеләр вәкилен алкышлап каршы алды Шул мәлне өстеиә гади генә киенгән рус кешесе, урыныннан торып, айванга таба атлады. Ул ялан баш, озын йөзле, зәңгәр күзле, сирәк сары чәчле- кырыклар тирәсендәге ир-ат иде. Төскә ябык булса да, иңбашлары киң. өстендә коңгырт күлмәк, кара чалбар, аягында күн итек. Эшчеләр вәкиле, башта халыкка таба баш иеп, сәлам бирде. Аннары рус телендә нәрсәдер сөйли башлады. Яхшы әле, җыелышны ачкан кеше аның сүзләрен бәйнә-бәйнә тәрҗемә итен торды. Карап торуга юаш кына күренгән Алексей әкәнең сүзгә шул кадәр оста булуына халык хәйран калды. Кыска гына вакыт эчендә ул халыкны үзенә җәлеп итте. Тыңлап торучыларның йөрәгенә керә белде. Патша хөкүмәтенең, бай-морзаларның илгә никадәр золымлык эшләгәнен сөйләде Николайны Россия халыкларының җәллады, юксыллар дөньясының явыз дошманы дип атады. Нигезенә кадәр черегән патша строена каршы баш күтәреп, зур батырлык эшләгәнсез, дип, Җиззахларны мактан алды. — Россия пролетариаты, крестьяннар белән бергә, Николай патшаны тәхетеннән төшерде. Аның реакцион хөкүмәте юкка чыгарылды. Ләкин бу әле үз максатыбыз!а ирештек дигән сүз түгел Илда II.IM.IH да сугыш дәвам итә! Вакытлы хөкүмәт халыкның моң-зарына колак салмый. Ул буржуазия интересыннан чыгып эш йөртә. Халыкка сугыш кирәкми! Без чын хөррият таләп итәбез. Завод-фабрикалар эшчеләр кулына, җир-сулар крестьяннарга күчәргә тиеш! Безгә хезмәтчел халыклар арасындагы дошманлыкны бетерә торган гадел хөкүмәт кирәк. Эшче-крестьяниарның юлбашчысы иптәш Ленин безне азатлык өчен яна көрәшкә өнди! Җиззахлы иптәшләр! Хәлегезнең авыр булуын күреп торам Менә бер елдан артык арыкларыгыздан су акмый, басуларыгызда иген \сми. Бу хәлгә бүтән түзәргә ярамый Рукин урынына билгеләнгән яна хаким бу көннәрдә нәрсә белән мәшгуль, дисез? Янадан восстание күтәрелмәсен дип, җәза отряды төзеп ята. Юк, без ул атлы казаклардан курку чорын узган инде. Мин. иптәшләремнең киңәше белән, бирегә килдем. Дөресен әйтәм, Жиззахка килгәнем өчен үкенмим. Өч көн буена мог дагы хәлләр белән таныштым. Ж.мззах халкы чынлап та ач-ялангач калган! Ашарыгызга икмәк, эчәрегезгә су калмаган Вакытлы хөкүмәтнең урындагы вәкилләре халык хәлен кайгыртмыйлар. Алариы бай-морза- лариың иминлеге күбрәк борчый. Бакчадагы халык Алексей әкәнең ялкынлы сүзләренә ияреп. — Балаларыбыз ач-ялангач утыра, товарищ! — диделәр. —- Бер уч ярмага мохтаҗ булдык! — Чәчик дисәк, орлыгыбыз юк! Жир сөрергә атыбыз юк! — йортларыбыз утта янды. Хуҗалыгыбыз тузды! Син яхшы урыс күренәсең. Ерак җирдән хәлебезне белешергә дип килгәнсең. Күкелебездәгесен сөйләдең, рәхмәт яугыры! Дөресен әйткәндә, урыслар белән безнең арада бернинди дошманлык юк! Никулай патша барлык милләтләрнең дә явыз дошманы иде. Мирзаяр белән Рукиннарны юк итүебезне мәгъкуль таптың. Үгкән эшкә салават, диләр. Хәзер, моннан ары безгә нәрсә эшләргә соң? Әйдәгез, шул турыда киңәшик! — Күреп торасың, Алексей әкә! Халыкның бернинди әмәле калмады. Дөятартар каналының буасы китте. Сәңзардан килгән нәүбәт суы да акса — ага, акмаса — юк! Сусыз диһканның эше бармый. Халыкның тормышы суга бәйле. Су булмаса, безнең илдә берни үсми. Элек Жиззахта мелла Хакбирде дигән мираб бар иде. Аның әмере белән арыкларга су җибәрелә иде. Шул кешене казаклар атып үтергәннән бирле, нәүбәт суын бүлү эше буталды. Дөрес, җиззахлылар аннан су гына түгел, зәһәр дә эчә торганнар иде. Алексей әкә, син дөнья күргән кешегә охшыйсың. Зинһар, безне яңа хаким алдына алып бар. Пычакның очлы башы сөякләргә үтте. Без соңгы чиккә җиттек Кулыңнан килгән кадәр безгә ярдәм ит! — диделәр. Шуннан соң мәрдекарьләр сафка тезелеп, кулларына кызыл байрак күтәреп. Алексей әкәне алга бастырып, Жиззах хакименең идарәсенә барганнар. Халыкка икмәк, диһканнарга орлык бирүне, арыкларга су җибәрүне таләп иткәннәр. Аларга яна шәһәрдә яшәүче рус мастеровойлары да кушылган. Яна хаким халыкның моң-зарын тыңлагач: — Дөятартар каналын тиз арада буып булмас. Сәнзар суын Жиз- захка җибәртербез. Моны тизлек белән эшләтер өчен, сезгә ун-унбиш солдат бирәм. Сәнзар суы Жиззахка килгәнне сагалар өчен, үз арагыздан кешеләр билгеләгез, дигән. Шулай да яңа хаким ач халыкка икмәк, диһканнарга орлык вәгъдә итмәгән. Шул көннән соң арыкларга тулып су килде. Ләкин Сәнзар суы гына халыкка иң кирәкле булган икмәк белән орлыкны алыштыра алмады. Ачлык халыкның бугазыннан рәхимсез рәвештә буа барды.

Үзбәкчәдән Я. ШӘМСЕТДИНОВ тәрҗемәсе