Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДЗЕРЖИНСКИЙ ОРДЕРЫ

Язучы Ариф Сәфәревкә 60 яшь тулды. УЛ рус телендә чыккан дистәләгән китап ангоры 4 Сәфәрев озак еллар ^Крестьянская правда». 'Ленинградская правда* газеталарында эшли Беек Ватан сугышының беренче күннәреннән башлап Ленинград оборонасында катнаша, фронт газетасында редактор була. Сугыштагы батырлыклары һәм хезмәте вчен хек) мәтебез аны Кызыл Полдыз ордены, ике тапкыр Ватан су. ышы ордены һәм медальләр белән бүләкли Язучының бетен гомере диярлек Ленинград белән бәйле, шуңа күрә әсәрләренең күбесе Ленин шәһәренә. аның кешеләренә багышланган Ариф ага Сәфәревне зур юбилее белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез. Укучыларыбызга язучының чекистлар турында язган яңа китабыннан бер хикәя тәкъдим итәбез.

Атналар буе туктаусыз яуган көзге яңгырлар бетеп, ниһаять, декабрь салкыннары килде. Киң Нева елгасында да боз катты, бөтен җирне кар көртләре каплап китте. Петроградның болай да авыр тормышына тагын суык килеп өстолде. Феликс Эдмундовичның да эш кабинеты салкын. Биек, якты тарәзәләрдән тыштагы карлы агачлар күренеп тора, әнә Александр бакчасы ның бозланып каткан рәшәткәсе буенда флотта гыча кыска тун һәм бескозырка кигән сакчы йөренә. Гороховый урамыннан чаналар шыгырдап узганы ишетелә, болар барысы бизәкле түшәменнән зур люстра асылынып торган иркен кабинет эчен тагы да салкынрак, тагы да шыксызрак итә кебек. Дзержинский шинельдән утыра, мех бүреген маңгаена басып кигән. Бармаклар салкында сыкрапсыкрап туңа, язып булмый. «Триумф» дигән керосин миче дә (Феликс Эдмундович өчен дип, аны интендантлардан табып алганнар иде) аякларны җылытудан бигрәк, корым гына пыскытып утыра. Мичнең ялкынын әз генә калдырып, филтәсен кыса төшәргә туры килде. Феликс Эдмундович коллегия членнарына әйткәнчә, Гадәттән тыш комиссиянең яңа оешкан чагындагы беренче көннәре мәшәкатьле оештыру эшләре белән узды диярлек. Асылда, комитетның бинасыннан башка берни дә юк иде әле. Бирегә. Смольныйдан алган язуларын тотып, көн саен яңа хезмәткәрләр килеп тора. Аларның һәр- кайсы белән Дзержинский үзе сөйләшергә тырыша, тик ул югында гына андый әңгәмәләрне, комиссия председателенә охшарга тырышып, Ксенофонтов яисә Петерс уздыра иде. Эшкә яңа килүчеләрдән, бигрәк тә подполье елларында да, давыллы Октябрь көннәрендә дә үзенә очрамаган кешеләрдән Дзержинский: — Париж Коммунасының ни сәбәптән һәлак булганлыгын онытмагансыздыр? — дип сорый һәм. әлеге кешенең җавап биргәнен дә көтмәстән, ышандыргыч итеп әйтеп бирә: — Контрреволюция куркынычын коммунарлар бик соң аңлыйлар. Әгәр без, алар хатасын кабатласак, ахмак кешеләр булырбыз...— ди. Гороховый урамы ягындагы авыр имән ишеккә фанер тактага язылган игълан кадаклап куелган. Феликс Эдмундович чатлы-чотлы хәрефләр белән: «Контрреволюциягә һәм саботажга каршы көрәш буенча Халык Комиссарлары Советы янындагы Бөтенроссия Гадәттән тыш комиссиясе. Килүчеләр сәгать 12 дән 5 кә кадәр кабул ителә»,— дип, игъланны үзе язды. Ул, соңгы җөмләгә бик зур мәгънә биргән кебек, калын итеп игъланның астына сызды, цифрларын ерактан ук күренерлек эре итеп куйды. Ләкин бу игълан ишектә нибары бер генә көн торды. Икенче төнне, җайлы вакытын туры китереп, кемнәрдер аны кара буяу белән буяп киткәннәр иде. Комендант бу күңелсез хәлне Дзержинскийга килеп әйтте. Сакчы учак янына җылынырга киткән булган, ялгыш иткән, теге-бу дип сөйләнде, үзен ачулануларын, тиргәп ташлауларын көтте. Гаҗәпкә каршы, комиссия председателе аңа бөтенләй ачуланмады, киресенчә. сөенде шикелле әле. — Я. нәрсә диярсез моңа, Яков Христофорович? — диде Дзержинский. Петерска таба җәһәт кенә борылып.— Тәэсиренә каршы бик тиз җавап бирделәр бит. ә? Юк. төнлә дегет белән эш итеп йөрүчеләр җүләр түгел алар! Гадәттән тыш комиссиянең нинди көче булачагын бик яхшы аңлыйлар, хәзер үк шуннан куркып торалар. Әлегә безнең атаклы криминалистларыбыз юк, әлбәттә; аның каравы, хезмәт ияләре безне яклый. Монысы инде алар өчен бетү дигән сүз, алар аны бик яхшы сизәләр... Ә сез кичә ничек дежур иттегез? — Әйбәт. Кичке сәгать тугызынчыда кешеләрне кабул итеп бетердем. — Килүчеләр күп булдымы? — Уникеләп кеше. Журналдан карап тикшерергә була. — Ярый, эшне башлаганда начар түгел бу. Тик килүче кешеләр күбрәк булырга тиеш. Югыйсә, без банкротка чыгарбыз... Дзержинскийның кушуы буенча Петроградтагы барлык газета редакцияләренә Гадәттән тыш комиссиянең адресын һәм кабул итү сәгатьләрен әйтеп кәгазь җибәрделәр. «Биржа хәбәрләре», кадетларның «Рече» һәм башка буржуаз газеталар бу игъланны басмадылар, анлык урын тапмадылар, күрәсең; ә «ЦИК хәбәрләре» бу игъланны беренче биткә бастырып чыгарган иде. Феликс Эдмундович, беренче чиратта, кешеләрнең Гадәттән тыш комиссиягә үзләре теләп ярдәм итәчәкләренә исәп тотып ялгышмады. Көн саен Гороховый урамына килә торган сигналлар шактый җитди, алар буенча ашыгыч чаралар күрергә кирәк иде. Комитетка килүчеләр бигрәк тә спекулянт һәм альтт-сатарларның ♦ оятсыз махинацияләре, Петроград учреждениеләрендә саботаж оеш- 3 тыручылар. урамда кеше үтерү һәм кеше талауларның ешаеп китүе ь турында нәфрәтләнеп сөйлиләр иде. Луга өязеннән Гороховыйга берьюлы ике кеше килде: берсе — эоэ пость Советы председателе — остенә озын итәкле кавалерия шинеле = кигән тәбәнәк буйлы, оялчан гына бер фронтовик; икенчесе — агач S аяклы, гөлдерәп торган калын тавышлы бер инвалид. Кабул итү бүл- = мәсенә кергәч, сүзне нидән башларга белмичә, байтак вакыт бер-бер- Н йенә карашып тордылар, аннары алар ягындагы бер алпавыт утарында Петроградтан качкан Керенскийның яшеренеп ятуын сөйләп бирде- g ләр. Алар үзләре аны күрмәгәннәр, ләкин халык арасында шул хак- ' та сүз йөри икән. Имеш, ул көне буе бикләнеп утыра, ниндидер ат- * чабарлар килгәнен көтә, ди, тик төннәрен крестьян киеме киеп кенә » чыгып йөри, болай танырлык та түгел, ди. Дзержинский иртәдән бирле шөгыльләнгән икенче бер җәнҗал- ’ лы эш тә хезмәт ияләренең сигналы буенча билгеле булды. Комитет- * ка бер төркем тимер юлчылар килмәгән булса, хәлләрнең ничек бу- u лып бетәсен әйтүе кыен булыр иде. Хәрби кирәк-яраклар төялгән А «Кызыл Хач* эшелоны көньякка, генерал Каледин һәм аның ияр- s ченнәрәнә китеп барган булыр иде. Әмма бармаклар һаман туңа, кул күшеккән, язу язып бул- ' мый — Феликс Эдмундович сулышы белән бармакларын җылытырга тырыша. «Известия» өчен языла торган бу мәкалә «Соңгы тапкыр кисәтү» дип аталачак. Чыннан да. элементар әдәп кагыйдәләрен дә оныткан ул әфәнделәрнең кыланышларына түзеп тору җитте инде. Совет властеның да сабырлыгының чиге барлыгын, үзләренең мәкерле эшләре фаш ителгәнлеген белеп торсыннар. «Союздаш дәүләтләрнең кайбер офицерлары, хәрби миссия һәм илчелек әгъзалары бик актив рәвештә Россиянең эчке эшләренә тык шыналар; әлбәттә, алар халык өчен түгел, бәлки революциягә каршы булган империалистик калединчы кадет көчләрен яклап эш итәләр. Без бу әфәнделәрне бер генә тапкыр кисәтмәдек инде. Соңгы тапкыр кисәтергә вакыт җитте, күрәсең»,— дип, Дзержинский мәкаләне тизрәк бетерергә тырышып, ашыга-ашыга язды. Бу эшне тикшерү озакка бармады. Тимер юлчыларның шиге дөрес икәнлеге расланды. Революцион Петроградның үзендә көпә-көндез, бөтен кеше кү ч алдында, контрреволюционер Каледин өчен эшелонга автомобильләр төягәннәр. Заговорчылар, Кызыл Хач дигән зур исем артына яше ренеп, бернинди тартынусыз эш иткәннәр. Тикшерү нәтиҗәсендә заговорның җеп очы Фурштад урамындагы Америка илчелегенә барып тоташканлыгы ла билгеле булды. Эшелонны озату эше белән Америка илчесе Давид Г. Фрэнсис әфән де, узган җәйдә, большевикларны кырыгыз, иң элек Ленинны юк итегез, дип Керенскийны котырткан шул Давид Р. Фрэнсис үзе шөгыльләнгән икән. Американың «Кызыл Хач» эшелонына җитәкчелек итүче Андрей Колпашников дигән бер рус полковнигын кулга алырга туры килде. Башта ул гаепсез гөнаһсыз бер кеше булып кыланды мин Кызыл Хачтагы Америка миссиясендә хезмәт итем. миңа эшелонны Яссы шәһәренә озатып куярга куштылар, шуңа күрә ашыгыч рәвештә җибәрергә тырышам, калган эшләргә бернинди катнашым юк. дип сөйләнде Сүзенең дөреслеген раслау өчен Колпашников Америка илчесенең имзасы куелган документ та чыгарып күрсәтте. Анда: «Бу документны караган һәркемнән полковник Колпашннковка якты йөз белән булышлык күрсәтүен үтенәм». диген сүалор язылган нде — Минем белүемчә, Яссы шәһәре Румыниядә шикелле? — дип сорады следователь. — Дөрес. Румьшиядә. Безнең эшелон нәкъ шунда барырга тиеш. Дөресен әйткәндә, мин үземне ни өчен кулга алуларын бөтенләй аңламыйм... Минемчә, Кызыл Хачның кешелекле максатлары... — Аз гына сабыр итегез, хәзер аңларсыз,— диде следователь тыныч кына.— Шулай итеп, сез Яссы шәһәренә, ягъни Румыния җиренә китәргә тиешбеа дисез инде? Алайса, сезнең башлыгыгыз Андерсон әфәнденең боерыгын ничек аңларга соң? — Нинди боерык? — диде калтыранган тавыш белән Колпашни- ков, үзенең тотылганлыгын сизеп. — Сезнең исемгә телеграф белән җибәрелгән боерык, полковник әфәнде,— диде следователь, авыз кырые белән генә көлеп һәм күзлеген киеп Андерсон телеграммасын укып күрсәтте: — «Беренче поезд белән җибәрү өчен, җыелган һәм җыелмаган автомобильләрнең барысын да алу чарасын күрегез. Аларны Ростовка чаклы үзегез озатырга тырышыгыз...» Тикшерү эше шуның белән бетте диярлек. Колпашников Яссы шәһәренең эз яздыру өчен генә уйлап чыгарылганлыгын, ә аңа «тал- бот» һәм «форд» маркалы җитмеш автомобильне һәм американнарның башка техник җиһазларын Дондагы фетнә башлыгы генерал Калединга илтеп тапшырырга кушылганын икърар итәргә мәҗбүр булды. — Полковник Андерсоннан башка сезгә тагын кемнәр боерык бирде? — Мин аларның исемен әйтүне кирәк тапмас идем... — Ихтыярыгыз, Колпашников әфәнде,— диде следователь.— Гадәттән тыш комиссиягә ул кешеләрнең исемнәре билгеле. Без аларны үзебез генә белеп калмабыз, бөтен дөньяга фаш итәргә тырышырбыз... Феликс Эдмундович иртәдән бирле язып утырган мәкаләсендә әнә шул максатны: дипломат паспорты белән йөрүче интриганнарның һәркайсын исеме белән атап әйтү, аларны хурлык баганасына терәүне күздә тота иде. Яшь Совет республикасы заговор корырга яратучыларның һәрбер мәкерле эшен күздән ычкындырмавын алар белеп торсыннар. «Хәзер ул серле поезд беркая да китмәячәк. Совет власте аны Петроградта тотып калды. Америка (һәм башка ил) империалистларының калединчылар белән бергәләп корган заговорлары фаш ителде»,— дип язды Дзержинский мәкаләнең ахырында. Аның эше бетүен көткән кебек, шул минутта ук кабинетка секретарь Иван Ильич Ильин килеп керде. — Телефонда Наркомпрод урынбасары. Бүген өченче тапкыр шалтырата инде,— диде ул. Дзержинский өстәл артыннан кузгалып, беркадәр читтәрәк торган телефон өстәле янына килде. Ни турында сөйләшәселәре аңа алдан ук билгеле иде инде, чиновникларның үчлек белән оештырган саботажларыннан Наркомпрод кына түгел, башка комиссариатлар да зыян күрәләр иде. Саботаж Совет властена каршы көрәшү коралына әверелде. Чиновниклар эшкә килеп үз өстәлләре артына утыралар да көне буе юри берни эшләмиләр: безнең кебек тәҗрибәле белгечләрдән башка комиссар әфәнделәр ни эш кыра алырлар икән?! — дип, эчләреннән сөенеп утыралар. Тагы да гадирәк икенче бер ысул да бар: эшкә бөтенләй килмичә, эшләрен һәм хәтта сейф ачкычларын тапшырудан баш тартып, өйләрендә генә яталар. Ноябрь урталарында банк хезмәткәрләренең бик яхшылап хәзерләнгән забастовкасы башланды. Банк һәм саклык кассаларының ишекләренә стачка комитетының усал сүзләр язган плакатларын элделәр, ә чиновниклар иртәдән алып кичкә кадәр, митинглар җыеп, Смольный билгеләгән комиссарлар исеменә үткен-үткен сүзләр әйтеп тел-теш тидерергә маташтылар: дәүләт белән пешекче балалары ♦ идарә итәчәк диделәр, янәсе; менә хәзер идарә итегез инде, без сезгә булышмаячакбыз, имеш... Ул чакта Феликс Эдмундовичка, Ленин кушуы буенча, банк хезмәткәрләре саботажы белән шөгыльләнергә туры килде. Хәрби-революцион комитет тарафыннан җибәрелгән ревизорлар бик кызыклы хәлләрне ачтылар. Стачка комитеты составына төрле-төрле халык — меньшевиклардан алып элекке патша министрларына чаклы кергән икән. «Саботаж фонды» өчен кирәкле акчаны гадел юл белән тап- маганлыклары да мәгълүм булды. Стачка комитеты члены, меньшевикларның күренекле бер эш- леклесе Харитонов белән Дзержинский арасында кызыклы гына сөйләшү булды: — Без сезне хәрби-революцион трибунал хөкеменә тартырга “ тиеш булабыз. Әгәр бу җинаятьчел саботаж тукталмаса, сезне хәзер с. үк хөкем итәчәкбез...— диде аңа Дзержинский. Харитонов, әлбәттә, шундук ярсып китте. Чал кәҗә сакалын сел- о кә-селкә, законсыз рәвештә властьны үз кулларына алган больше- ° викларның башбаштаклыгы, гражданнарның забастовка ясарга хо- в куклары барлыгы турында, Смольный ул изге хокукны тупас көч = белән бастырырга тели, фәләнтөгән дип чәчрәп сөйләргә кереште. ~ Мин патша төрмәсендә дә бик күп утырдым, трибуналдан курык- мыйм, үземнең политик карашларым өчен яңадан газап күрергә әзермен, бу хакта курыкмыйча, туп-туры әйтәм...— дип сөйли бирде. — Туктагыз әле, туктагыз, Александр Александрович! — дип, Дзержинский аны ялкынлы сүзеннән бүлдерде.— Сез, хөрмәтле әфәндем, нәрсәдер бутыйсыз. Бирегә политик карашларның ни катнашы бар? Без сезне караклык өчен гаепләп хөкемгә тартырга уйлыйбыз... Харитоновның озынча йөзе тагы да озыная төште. — Әйе, әйе, бер дә гаҗәпләнмәгез... Без сезне бөтен халык алдында халык байлыгын урлаган өчен хөкем итәчәкбез. Патша сановниклары белән уртак тел тапкан бөтен стачка комитетыгызны хөкемгә тартачакбыз. Нинди гөнаһларыгыз барлыгын тәгаен белергә телисезме? Дзержинский өстәле өстендә акт кәгазе ята. Ул актта дәүләттән кайчан күпме акча урланганлыгы аерым-аерым күрсәтеп санап чыгылган иде. Стачка комитеты дүрт йөз унбиш мең сум акчаны ялган документлар ярдәмендә коммерческий банк активыннан алган, йөз егерме мең сумны саклык кассалары идарәсеннән урлаганнар, чит ил валюталары — доллар, фунт-стерлинг, франклар белән байтак акча алганнар. Рус-Азия банкы кладовойларындагы капчык- капчык вак акчаларны алудан да тартынмаганнар. — Башка чара булмаганлыктан эшләнде ул,— диде Харитонов уңайсызланып.— Демократияне яклау максаты белән тартып алдык... „ „ _ — Кемнән тартып алдыгыз? Халыктан, хезмәт ияләреннәнме? Әйтегез әле, кем файдасына? Ни өчен алай чиновник әфәнделәр дәүләт исәбенә саботаж ясап йөрергә тиешләр? Бөтен уңайлы шартларны тудырып, жалованиесенә кадәр алып... Наркомпродтагы саботаж да бик хәтәр иде. Менә бишенче атна инде чиновниклар эшкә килмиләр. Өйләренә курьер җибәргәч, ишек ДЗЕРЖИНСКНН ОРДЕРЫ ләрен ачмыйлар, үз күз алдыңда мыскыл итәләр, гомумән, бөтенесенә дә үзләре хуҗа кебек, теләсә ни кыланалар. Эш хәтта шуңа барып җитте: алардан сейф ачкычларын алып булмый, ә сейфларда тимер юл белән икмәк ташу схемасы, статистик мәгълүматлар һәм башка документлар саклана. Комиссариат ансыз — ике кулсыз... Наркомпрод урынбасары, дулкынлана-дулкынлана, телефон трубкасына: — Гадәттән тыш комиссиягә зур хокуклар бирелгән, иптәш Дзержинский.— дип кычкырып сөйли башлады.— Сездән бик каты репрессив чаралар күрүегезне сорыйбыз. Сез хәлне беләсез. Пөтро- градны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе бңк кыен хәлдә, шуның өстенә, әлеге бу үчлекле адәмнәр... — Нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз соң? — Иң актив саботажчыларны кулга алып, революцион законның бөтен катылыгы белән хөкем итәргә кирәк... — Актив саботажчылар күпме алар сездә? Наркомпрод урынбасары комиссариатта төзелгән исемлек буенча актив саботажчыларны атап әйтә башлады. Барлык бүлек һәм бүлекчә башлыклары саботажны оештыручылар булып чыкты. Болар- га тагын тугыз кешедән торган стачка комитеты идарәсе дә өстәлә иде. — Димәк, сез үзегезнең утыз чиновнигыгызны кулга алдырырга телисез? — диде Дзержинский, ачуы килеп.— Гадәттән тыш комиссиянең хокукларын һәм бурычларын сез гаҗәп сәер аңлыйсыз! Без кешеләрне, патша охранкасы шикелле, тикшерми-нитми кулга алырга тиеш булабызмыни?! — Дошман кешеләр бит алар, иптәш Дзержинский! Үзләре интеллигент кешеләр, үзләре бернинди закон белән исәпләшмиләр, базар хатыннары шикелле кыланалар! — Кулга алып булмый! — диде Феликс Эдмундович өзеп.— Икенчерәк төрле эшләп карыйк. Аларның комитетта башлап йөрүчеләре кем? Наркомпрод урынбасары белән телефоннан сөйләшү Иван Ильич Ильин өчен гадәттә булмый торган үзенә бер төрлерәк йомыш белән тәмамланды. Феликс Эдмундович, үз янына секретарьны да чакырып тормыйча, алдан ук ордер хәзерләп куйды. Гадәттән тыш комиссиянең әле махсус эшләнгән ордер бланклары юк, типографиядә бастырып алырга өлгермәгәннәр иде. Үзләренең түгәрәк печатьлары да юк, аның урынына Смольныйдан вакытлыча Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты печатен алып торганнар иде. Дзержинский чиста ак кәгазьнең дүрттән бер кисәген ертып алды да ихтыярсыздан уйлана калды. Киләчәктә революция тарихын язучылар, шушы кәгазь кисәгенә язылачак документ кулларына килеп кергәч, бик гаҗәпләнерләр әле. Аптырарлар, моның хикмәтенә төшенергә тырышырлар, ахырда күбесе аңларлар. Кайчагында кечкенә генә бер билгедән чыгып та хәлне тулаем күз алдына китереп була бит. Хәер, Дзержинскийның вакыты бик тыгыз иде, ул сәгать унбергә Смольныйга барырга тиеш, тизрәк ашыгырга кирәк иде. «Контрреволюциягә һәм саботажга каршы көрәшү буенча Халык Комиссарлары Советы янындагы Бөтенроссия Гадәттән тыш комиссиясе. Ив. Ильич Ильинга шундый эш тапшырыла...» — дип ашыга-ашыга язды Дзержинский. Ордерга кул куеп, печать басканнан соң, Феликс Эдмундович Ильинны чакырды. Озак аңлатып торасы булмады. Биш минуттан соң инде Ильин, Гадәттән тыш комиссия председателе тапшырган эшне үтәү өчен, подъезд янында дежурда торган «мерседес-бенц» машинасына чыгып утырды. О Шофер Гороховый урамыннан унга борылып, Нева проспектына чыкты, аннары, вокзал мәйданына җитәрәк, тагын уңга борылды да Стремянный урамы чатында машинаны әкрен генә китереп туктатты. Күптән түгел генә әле статский советник һәм министрлыкта канцелярия идарәчесе булган, хәзер исә Наркомпродның фураж бүлекчәсендә мөдир хезмәтендә эшләгән Николай Николаевич Вяткин- ның бу хакта бернинди хәбәре юк иде. Ул Дзержинский язып биргән ордерны да, аларның икенче каттагы квартирына күн куртка, күн фуражка кигән, биленә киң каеш буган кырыс кыяфәтле бер ир һәм, аның артыннан, әлеге ирнең бил ф каешына таккан агач саплы маузерга шикләнеп карый-карый. двор- д ник Кузьма менеп килгәнен дә белми иде. Николай Николаевичларның квартиры Дзержинский кабинеты £ шикелле салкын түгел,— җылы, рәхәт. Йокы бүлмәсендә, тәрәзәләр- * не калын пәрдәләр белән каплап, караватта хуҗаның чибәр генә £ хатыны баш оянәге белән авырып ята. Асраулары Ксюша, карават янында идәнгә тезләнеп, хуҗа хатынның маңгаена салкын суга чы- * латкан сөлге яба. Балалар бүлмәсеннән, тавышлану катгый тыелган ? булса да. ниндидер күңелле шаулашу ишетелә. Николай Николае- < вич үзе исә бер ялгызы кабинетында иртән килгән хатны укып уты ра иде. Хат Мәскәүдән килде. Дөресрәге, ул хат түгел,— Мәскәүдә азык- төлек хезмәткәрләренең съезды булды, Николай Николаевич, кызганычка каршы, ул съездга катнаша алмады,— хат белән җибәрелгән әйбер әнә шул съездның машинкада басылган резолюциясе иде. Мәскәүлеләр съезды Наркомпрод хезмәткәрләренең саботажын бик яклаган. Большевиклар съезд делегатларын үз йогынтыларына буйсындыра алмаганнар, күрәсең. Резолюция бернинди килешүгә ют куймый торган усал сүзләр белән язылган иде. Забастовка башланган чакта ук Николай Николаевичны берта- выштян стачка комитетының председателе итеп сайладылар, Хәзер ул Мәскәү съезды резолюциясен укып, җыелышта барлык хезмәткәрләрне шушы зур документ белән әйбәтләп таныштырырга кирәклеге турында уйланып утыра иде. Алгы бүлмәдә каты итеп чылтыраган кыңгырау тавышы Николай Николаевичның уйларын бүлдерде. Танышларыннан берәү лә болай каты чылтыратмый иде шикелле. Тагын эш урыныннан курьер җибәргәннәрдер. Бу комиссар әфәнделәр әле һаман да нәрсәгәдер •мет итәләр, стачка комитетының нияте бик җитди икәнлегенә һаман да ышанмыйлар. — Ксюша, чыгып әйтегез әле: өйдә берсе дә юк. Урамда йорер- гә чыгып киттеләр, кайчан кайтасылары билгесез, дип әйтегез,— диде Николай Николаевич, йокы бүлмәсенең ишеген ачып. — Борчып йөрмәсеннәр, дип әйтегез! — диде хуҗаның хатыны, ачуы килеп.— Ишекне ача күрмә. Ходаем, кайчан котыл ырбыв бу тамашалардан! _ Асрау кыз тышкы ишек төбенә опрып. тиз генә әйләнеп тә килде. Аның куркуы тавышына ук чыккан, ә алгы вүлмв» һаман кыңгы pay чылтырый иде. ДЗЕРЖИНСКИМ ОРДЕНЫ — Курьер түгел ул... Берсүзсез ачарга кушалар, яннарында дворник Кузьма да бар... Николай Николаевич алгы бүлмәгә чыгып җитмәс борын ук моның Наркомпрод курьеры түгеллеген сизенде. Ишекнең чылбырын ычкындырмыйча, аз гына ачты. — Ни кирәк сезгә? Комиссар курткасы кигән кеше усал тавыш белән: — Хәзер үк ачыгыз! — диде дә кесәсеннән ниндидер кәгазь кисәге чыгарды.— Менә иптәш Дзержинский ордеры. Контрреволюция- гә каршы көрәшү буенча Гадәттән тыш комиссиядән килдем мин... Калган хәлләр төштә күргән кебек кенә булды. Дөресен әйткәндә, Николай Николаевич ордерны рәтләп укый да алмады. Дзержинскийның имзасын, түгәрәк казна печатен һәм үзенең исемфамилиясе белән адресын күрде дә өнсез калды. Мондый башбаштаклыкка каршы үзенең чарасыз бер кеше булуы турында сөйләнә башлады. Аның бу халәте гадәттәге тотышына бер дә охшамаган иде, ничектер бик килешсез чыкты. — Гражданин Вяткин, җыеныгыз! — дип боерды күн курткалы кеше.— Көтеп торырга вакытыбыз юк! Сезнең мыгырдаганны да ишетергә теләмибез? И алла, бу хәтле дә тиз үзгәрсә үзгәрә икән дөнья! Әле генә кешенең тыныч, рәхәт йорты, көйле тормышы бар иде, болар барысы кинәт юкка чыкты, адәм аңламаслык бер хәлгә әйләнде. Хатыны, башы авыртуын шундук онытып, алгы бүлмәгә йөгереп чыкты, ах- вах итә, чәт-чәт килеп тузгына башлады. Әниләреннән күреп балалар да шыңшый, асрау кыз шашкан кебек әрле-бирле йөгереп йөри, барысы ах-вах итә, ыгы-зыгы килә, ә Николай Николаевичка кайбер әйберләрен җыеп бирергә, беркадәр азык та алырга кирәк, чөнки төрмәгә аны кунак итәргә чакырмыйлар иде. — Тукта, зинһар. Җыенырга дигәннәрен ишеттең бит...— диде Николай Николаевич хатынына. Күн тужуркалы кеше нәрсәдер әйтмәкче иде дә әйтми калды. Эчкә кермичә, дворник Кузьма белән алгы бүлмәдә тегеләрнең ела- ша-елаша Николай Николаевичны юлга әзерләүләрен көтеп торды. Аның йөзе таш кебек салкын, кырыс иде. Баскычтан төшеп, урамга чыккач, Николай Николаевич өйләре катында зур кара автомобиль күрде. Машина янына кешеләр җыелган иде. Николай Николаевич, үзен зур батырлык эшләгәндәй хис итеп, машина янына җыелучы кешеләр ишетсен дип: — Менә рус демократиясе нинди хәлгә төште! — диде. Кешеләр тып-тын гына читкә тайпылыштылар. Күн тужуркалы кеше дә берни әйтмичә, ишекне ачып, Николай Николаевичны машинага кертте, һәм кара «мерседес-бенц» әкрен генә кузгалып китте. Юл әллә ни ерак булмады. Машина, Николай Николаевич уйлаганча, Литейный күперенә таба да, «Кресты»га да китмәде, ә туп- туры Нева проспекты буйлап җилдерде. Әһә, Николай Николаевичны башта Гороховый урамына комитетка допроска алып баралар икән, аннары төрмәгә җибәрерләр. Ләкин Фонтанканы узганнан соң машина кинәт сулга борылды да Наркомпрод урнашкан Аничков сарае янына килеп туктады. — Хәзер эшләрегезне тапшырасыз,— диде күн курткалы кеше кырыс бер төс белән. Бераз сүзсез торгач: — Минем алда тапшырасыз...— дип өстәде. Комиссариатта эш-тормыш дәвам итә иде. Дөрес, забастовкадан баш тартып, эшкә чыгучылар бик аз иде, стачка комитеты аларны 144 штрейкбрехерлар дип атады. Әнә шундый кешеләрнең берсенә — актив коммунистка — Николай Николаевич үзенең эшләрен тапшыра башлады. Бу эш сәгать ярымга сузылды. Күн тужуркалы кеше берничә тапкыр алариың икесен генә калдырып чыгып йөреп тә керде. Тапшыру-кабул итеп алу актына кул куелгач һәм инде до- проска яки туп-туры төрмәгә генә китәсе калгач, күн курткалы кеше Николай Николаевичка аңлашылмастай сүз сөйли башлады: „— Гражданин Вяткин, стачка комитетының башлыгы итеп сез сайланган идегезме? — дип сорады ул. — Беләсезме... Бездә... ни бит... коллегиаль система кабул ителгән...— диде Николай Николаевич. — Председатель кем соң? — Председатель — мин. — Алайса, сезгә Гадәттән тыш комиссиянең карарын белгер- тәм,— диде күн курткалы кеше.— Моннан ары без бигрәк тә Нар- компродта бернинди саботажга юл куймаячакбыз. Дусларыгызга әйтегез: әгәр алар иртәгә үк эшкә чыкмасалар, хезмәтләреннән азат ителәчәкләр. Телефоннан шалтыратып әйтегез, я булмаса. извозчик яллап, өйләрен йөреп чыгыгыз... Анысы безнең өчен барыбер, теләсәгез ничек итегез... Эштән чыгарылганда бөтенләйгә чыгарылачаклар, яңадан дәүләт эшенә керү хокукы бирелмәячәк, исемнәре матбугатта игълан ителәчәк. Барысы да аңлашылдымы, гражданин Вяткин? Гражданин Вяткин куркуыннанмы, әллә мондый сүзнең капыл булуыннанмы, зиһене таралып, җавап бирә алмады. — Аңлашылса, уңыш телим,— диде күн тужуркалы кеше һәм Николай Николаевичның эчке киеме һәм азык салган саквояжына күз төшереп алды.— Үземнән шунысын да өстәп әйтим: бу — бик җитди карар, сезгә тагын кабат барып йөрергә теләмәс идем мин... Шуннан соң Дзержинскийның йомышчысы саубуллашып чыгып китте, ә Николай Николаевич, тирән уйларга чумып, әкрен генә Стремянный урамына, үз өенә таба атлады. Аның өчен уйланырлык нәрсәләр бар иде шул.

X. ЯХИН тәрҗемәсе.