Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кайтар мине

Каркаралның ' күге—күчмә болыт. Җире — биек таулар: Әкияттәге кебек урманнары Мәңге-мәңге шаулар! Шунда, бала чакта, Көтү куган төштә, Әллә нәрсә булды Бүгенгедәй истә: Бөдрә болытларның арасыннан Фәкать миңа гына Балкып торды Кояш, алып мине Алтын михрабына. Вәхый килгән чакта пәйгамбәр дә Шулай булма-андыр: Минем кебек бөтен җаны-тәне Нурга тулмагандыр!.. Шул таңда, шул гаҗәп бер мизгелдә Рухым ашты «минпнән, Мин матдәдән кинәт мәгънә булып Күтәрелдем җирдән. Бар табигать миңа баш игәндәй, Буйсынгандай булды: Фанилөктән өстенлеген тоеп Җаным оеп торды. Кытыклады күкрәгемне шатлык,— Сулкылдады күңелем: Беренче кат шунда шигъриятнең Күк капусын күрдем. Кайтар мине, хәтерем, үткәннәргә — Кыя тауларыма, Сабый җанга хикмәт нуры салган Гаҗәп таңнарыма. * Кәриәрхл— Камгыстаидхгы шәһәр. Нури Арсланов бер иртәдә, кинәт мина,— Элеккедәй пакьләп вөҗүдемне, Кояш, нурыңны ЧӘЧ! Күтәр мине алтын михрабыңа, Илһам күгеңне ач! Асау атым Туры килде атның иң асавы,— Тәвәккәлләп мендем ияргә. Шуннан бирле форсат табалмады Аякларым җиргә тияргә. Ярышларда сынды өзәңгеләр, Тезгеннәрем шартлап өзелде. Чапкан шәпкә кинәт ялтарды ат,— Егып китмән булды үземне. Заман аты юртак, әйдәүләрең Кирәк түгел бер дә ул атка! Мин үземне үзем камчыладым, Тиң булыйм дип шушы пыракка Юк, ул атны явыз ният белән Бирмәделәр,— белеп бирделәр,— Исән килеш егылмас ул — батыр,— Бабалары кебек, диделәр. Шул асаудан күргән чыгымнарга. Дулауларга тәмам өйрәндем... Килә әнә моңы ил җырлаган Борынгы һәм яңа көйләрнең. Борынгыдан — гыйбрәт, яңадан — дәрт Алып чаба минем аргымак. Чап әйдә, чап1 Үтсә үтсен гомер,— Тик яшендәй калсын ялтырап! 1971 Күкчәтау Анау тауның башыннан күч! киледә, Күч артыннан бер тайлак8 буш килэде, Тәшкәндә син исемә, хайран илем, Мелдерәп ике күздән яшь килэде... Казакъ халык җыры Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк, Күк далаң буйлап йөрдем яшьлектә күп. Кояшым карарга да өлгермәде,— Аерылдым, бала чагым, синнән иртүкс • П ы р а к — канатлы ат. 4 Күч — җәйләүгә күчеп баручы кәрван, 8 Тайлак — двя баласы. Мәктәбем — яшел йортым, карасана. Мөлдерәп тора миңа — баласына. Искедән бер хатирә инде мии дип. Сыенган биек йортлар арасына Җыелып килгән идек ишегеңә. Кемнәр генә тирбәлмәде бишегеңдә! Язмышлар, әйтәсе юк, булды хайран. Чыдаса чыдар безнең ише генә. Күкчәтау, башларыңнан күч киләме? Күч артыннан бер тайлак буш киләме? Тайлагың булып эзләп кайткан саен Мөлдерәп ике күздән яшь киләде Күгеңнең һаман кояш таңнарында. Күлеңнең һаман җиләс ярларында, Күңелнең һаман иләс-миләс чагы.— Уяна узганнарым алларымда. Хисләрнең унсигездәй уйнаганы Хыялның канат кагып туймаганы! Кызлар! Алар инде бездән башкаларга Нәфесне тыеп булмый, уңмаганны! . Күкчәтау, күгең дә күк, күлең дә күк, Җанга газиз хатирәләр күңелдә күп Кайткан саен каршы ала унсигезем Яшьлегем шул күлеңә күмелгән күк. 1971 Шомлы төндә Күңелгә шом салып бер эт улый, Нинди борчу икән ул эттә? Үз тавышына үэе исе китеп Шыңшый да ул, карый өрел тә. Таңда китәм, шуңа улый, дисәм Мин түгел бит аның иясэ Ни шомлыкка икән тагын бусы, Ничек юрап, нәрсә диясе?! Әллә минем хисләремне сизеп. Сагышыма кушылып улавы? Томан баскан тонык айга карап Җырлавымы, әллә елавы? Мин урынымнан тордым чыдамыйча. Әллә нигә сыкрап пошынып Йөрәгемә җиңел булыр сыман Бөр уласам шуңа кушылып.. Туктатырга теләп берәүләре Таш атарлар эткә — тиярләр... Ә мин — кеше, миңа туры карап: «Сынаттың бит, Нури!» диярләр. Гомер буе шулай сынатмыйм дип, Чыгармаган идем өнемне,— Сагыш тулган икән чиктән ашып, Гарык кылган икән күңелне... Ә теге эт улый шомлы итеп. Аһ, әгәр дә улау киметсә Эчләремә тулган сагышларны,— Мин кушылыр идем шул эткә. 1971 Бөртек булып Гүзәл яшьлекне бизи дәрт, Картлыкны — хикмәт. Исәпләшми моның белән Бу дөнья нишләп? — Дәртсезләр дә, мәйсезләр дә Яшиләр бик шәп: Аларны да хатын-кызлар Сөя-ярата, Эшләреннән дә уңалар, Абруй да арта,— Фани дөнья тегермәне Барын да тарта. Тегермән ташына бодай Коелган төштән, Бер бөртек булып буага Тәгәрәп төшсәм, Агып чыгып, язлар саен. Кырларда үссәм,— Шул булыр иде хыялның Бөек җиңүе: Хикмәт белән дәртнең бергә Туры килүе,— Язмышыма үлемсезлек Алып бирүе. 1972 Гомер турында Шагыйрь гомере кыска була, диләр, Әйбәт кеше, диләр, гомерсез. Әйтсәм әйтим, моны минем яшьтә Ишетүе шактый күңелсез. Хәер, әгәр чынлап шулай булса — Үлгән булыр идем мин күптән. Кургаш тәнем җиргә тарта мине, Ә шигърият — төшерми күктән! Бөек Сәгъди йөздән артык торган,— Мең ел инде — яши һаман да: Тел тидереп кара, күп яши, дип,— Замандаш ул һәрбер заманга! Яхшылыкка түгел — озаклады, Дип әйткәннәр әйтер, ни чара7 ! Тик Сәгъдиләр яшен яшәтмичә Ясамый тор, үлем, ишарә, 1972 Килделәр дә керделәр, Кереп түргә менделәр, Уйнадылар, көлделәр Шатлыклар йөрәгемдә! Шатлык ул килә генә: Олыга да, кечегә дә, Д/сыңа да, ишеңә дә Яхшылык телә генә. 1971 Дантон әйткән диләр Дантон әйткән диләр эшафотта — Башым кискәч күтәр, әй, палач, Чәчләремнән тотып югарыга, Анлык кына тора,— дип,— бу баш! Я киссәң кис син дә «беткән баш»чы, «Эшафотка мендем» — каршыңда. Тик төшермә җиргә! — Тузан-туфрак Утырмасын күэем-кашыма. Керфекләре сиңа мәхәббәттән Дымлы аның, нурлы күзләре: Бер — чиктән тыш бәхетлеләр алар, Бер — сагышлы, моңлы үзләре... Бу баштагы уйлар, хыял, җырлар... Илһамланды синнән, серле каш! Аунатма син аны аяк аста, Анлык кына тора бит бу баш! Синең хөкемең миңа тәкъдир хөкеме, Бәхетемне тик шул хәл итә: Бер ни кирәк түгел, егәр булсам в Гик бер генә көнлек хәлифә' . 1971 Кыз бала Каш астыннан күзен сирпел Карый бигрәк серле итеп,— Җанда дәртләр кузгала... Яратса — яр итә белә, Вәгъдә бирсә — көтә белә Безнең чибәр кыз бала. Кыз бала) Хәтерләрен калдырырлык Сүз әйтмәгез сез аңа. «Ярар микән?» дия-дия, Мини юбкалар да кия, Калышмаска үзара: Заманча атларга кирәк, Әдәп тә сакларга кирәк, Нишләсен соң кыз бала!.. Кыз бала1 Татар кызы бигрәк тыйнак — Сәбәпсез дә кызара. Казагы да, кыргызы да, Үзбәге дә бик кызыга — Татарлардан кыз ала: Бигрәк матур татар кызы, Гашыйк итә барчабызны... Күз тидермик без аңа! Кыз бала! Ике бите — пешкән алма, Кояш кебек кызара4 Юату Каләмдәшем Ибраһим Салаховка Кичерешләрдән авырып егылсаң да, Авырулардан каушап егылма. Безнең әле роман укыйсы бар Имантаулы батыр турында. Дагстанда йөзәр яшьле ирләр Иөри диләр атлар өйрәтеп. Ә безгә бит әле алтмыш кына,— Өр-яңадан була өйләнеп!.. Ат асавы туры килә икән — Килсен әйдә, дулап-котырсын, Ега икәнексын, тик ияргә Ир яңадан менеп утырсын! 1971 Бәйгеләрнең зуры элде әле, Аз вакытта күп юл үтәсе Тылсым белән әгәр коткаралсам,— Барыр идем... ни хәл итәсе!.. Авырып ятар вакытмыни хәзер, Әле алда гаҗәп узышлар! Килешми ул безгә, без бу җиргә Озак яшәр өчен тумышлар! 1971 Рәхимсез таяк Таяк була, диләр, ике башлы. Хәят та шул таяк сыман нәкъ: Бер башы — без туган чак дөньяга, Икенчесе — дөнья куйган чак. — Тотын! — диеп суза безгә элек Ул бер башын, тәпи басарга, Аннан суга икенчесе белән — Вакыт,— диеп,— йомгак ясарга! 1972 Бер селкенеп Берәм-берәм йөзе ачыла бара Тирә-юньдә йөргән затларның, һәр кайсысы тотына күрсәтергә һөнәренең төрле якларын: Берәүләре, син тау өйгән чакта, Бөр уч туфрак ташлый — өләшен,— Күз дә йоммый соңра әйтер өчөн — Бу тауны,— дип,— мин дә өештөм! Авыр юлны ансат үтәр өчен Берәүләре утыра арбаңа Ул гынамы әле!., үз арбаңда Аның җырын җырлап бар аңа' . Үрмәлиләр шулай төрле яклап, Сырышалар синең өстеңә Кызык иткән сыман бер җүлөрне. Тап булгандай дәреиш-мескенгә Бер селкенеп ташлыйм андый чакта — Өстән төшә тегеләр шыбырдап; Жан җиңеләеп нитә арынганга, Тик төн генә кала чымырдап..