Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛНЫҢ ҮЗ АРХИВЫН БУЛДЫРЫЙК

Бала чакта, без. малайлар, яр ягасына җыелып, кулларны каш өстенв куел, озаклап, Камага хәйран калып карап тора идек. Мәгърур, тантаналы кыяфәттә ак пароходлар уза, җыйнак катерлар үтә, арлы-бирле җиңел кей- мәләр йөренә Кайчак, Кама-Чулманны урталай яргандай итеп (ул чак сулар ул галәмәт җәелмәгән иде), сузаеп, озын-озын баржалар таккан буксирлар уза. Алар салмак бара, озак уза, чөнки йөкләре авыр, юллары авыр Кайсы баржа*а күмер төялгән, кайсына бодай, кайсына агач, кайсына кавын-карбыз Ә буксир тарта да Мич үзебезнең "Казан утлары->н күп йөкләр сөйрәүче әнә шул буксирга охшатам. Ул — мәдәниятебезнең күп кырлы һәм күп санлы хаҗәтләрен хәл кадәри канәгатьләндереп баручы бердәнбер калын нәфис журнал. Төп вазифасы — укучыларны әдәби хәрәкәтебезнең торышын билгеләүче әсәрләр белән таныштыру белән бергә, журналыбыз сәнгатьнең бүтән өлкәләрен дә кочакларга тырыша. Фәнни хезмәтләр, тарихи материаллар, театр, музыка, рәсем сәнгатьләренең үсеш тенденцияләрен чагылдырган мәкаләләр Кыскасы, иҗтимагый, рухи тормышның көзгесе ул «Казан утлары». Инде журнал белән шәхсән минем багланышка килгәндә. 10 елга якын эшлекле мөнәсәбәттә торабыз дип саныйм. Бу дәвердә журнал битләрендә байтак шигырем басылып чыкты. Алгрдан тыш, мәкаләләр белән дә катнашкалап киләм. Беренче шигырьләрем басылганнан алып бүгенге көнгә кадәр (шәт. киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм) бу журналда басылуны бер сынау мәктәбе узу һәм зуо дәрәҗә дип саныйм. Татар әдәбиятының үзәген тәшкил итүче язучыларның күпчелеге, мөгаен, бу журналны үсү мәктәбе дип таный торан дыр һәрхәлдә, соңгы ун елда әдәбиятка аяк баскан яшь язучылар өчен «Казан утлары» чын мәгънәсендә старт мәйданы, күтәрелү ноктасы булды Бер генә мизгелгә "Казан утлары» юк дип фараз итик. Әкиятләрдәгечә күкне җиде кат дибез икән, ихтимал, рухи күгебезнең берничә каты җимерелеп төшәр иде -Талантлы-канатлы’ дибез икән, бу тәгъбирне белү генә җитми бит, канатлы икән, очарга да кирәк. Биеклек кирәк, күк кирәк! Миңа үземә дә. вакытлыча гына булса да, бу журнал редакциясендә беркадәр эшләп алырга насыйп булды Ул—редактор булып Р Мостафин эшләгән вакыт, тираж беоничә мәртәбә үскән, журналның укучылар арасында бик нык популярлаша бару чоры иде Төрле бүлекләрдә аз-маз эшләштергәләгәнгә күрә сотрудникларның эшләре дә беркадәр таныш. Бүлекләргә ул вакытта да җиңел түгел иде, хәзер язучылар күбәйгән, табигыи, әсәрләр дә күбәя барган саен, эш катлаулана, әсәрләр, авторлар, ниһаять, укучылар алдында җаваплылык арта төшкән булырга тиеш. Алыйк, тәнкыйть бүлеген генә. Асылда, бу әдәби тәнкыйть бүлеге генә түгел бит. сәнгатебезнең барлык төрләрен барлап баручы, гомумән, әдәби-иҗтимагый фикер үсешен чагылдыручы бүлек. Журналның икенче яртысында вак хәреф белән басылган материалларның күләмен һәм эчтәлеген күздән кичереп, хисаплап карасаң, бүлек башкарган хезмәтне беркадәр чамаларга мөмкин. Әлбәттә, һәр бүлекчең үз спецификасы, үз мәшәкате, үз җаваллылыгы. Журналыбызның 50 еллык бу бәйоәме белән, күңелемдә йөрткән бер теләгемне дә әйтәсе килә журналның чын үз архивын булдырырга иде! Мәдәнияткә караган күпме кулъязма керә редакциягә! Бик күп бит. Әлбәттә бөтенесе басылып бетә алмый, күпмеседер кала, күпмеседер беркадәр үзгәртелә, кайберсе автор-а кайтарыла, кайберсе еллар үткәч, югала да торгандыр Бер заман кемнәрдер эзләячәк, киләчәк буын рәнҗиячэк Әйтик, 50 еллык бәйрәмдә журналның «Бетнең юл»дан «Казан утлары»ның бүгенге 5 санына кадәр саннарның тулы комплектлары булсын Б иде эле редакциядә Күргәзмә оештыр идек күрсәт идең, тотып, актарып кара идеи! Ә бу бит әле хыялланыр нәрсә түгел, табигый булырга тиеш, элементар нәрсә. Кыскасы, бу юнәлештә, гомумән, әдәби мирасның кыйммәтен аңлау һәм аны барлау юнәлешендә безнең һәрберебезгә уйларга уй. эшләргә эш җитәрлек. «Журнал миңа нәрсә бирде» дигән сорауга бик күп рәхмәтле сүзләр белән җаяап бирергә мамкин. Журнал сеенеп басарлык, укучылар яратыг. укырлык әсәрләр ф язсак, бу — безнең иң чын рәхмәтебез булыр. Бәйрәм уңае белән, редколлегия < членнарын, редакция аппаратында эшләүче хезмәткәрләрне ихлас котлыйм, фидакарь эшләрендә уңышлар телим. Якын елларда журналның тиражы 100 меңгә җитсен ; Шулай булсын, республикабызның бай тормышын хәзер зур саннар — миллионнар * миллиардлар билгели,