Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛ МИҢА- МИН ЖУРНАЛГА

Казан утлары» минем гомерлек юлдашым дисәм, һич тә арттыру булмастыр Хәреф таный башлаганнан бирле аның бер генә санын да укымый калганым юк бугай. Дөрес, сугыш елларында аннан аерылып торырга туры килде. Ләкин 1945 елда фронттан кайткач, китапханәдә көннәр буе дөньямны онытып, журналның үзем ю.-ында чыккан саннарын укып утыруым бик хәтердә. Гүя бик сагынган якын дустымны очраттым да сөйләшеп-сөйләшеп һич кенә дә сүзләр бетми. Шушы дустым-сердәшем минем үземне дә әдәбият мәйданына җитәкләде. Беренче хикәяләвемне дөньяга чыгаруда шәфкатьле кулларын сузган журнал редакторлары Афзал ага Шамовка, Гази ага Кашшафка, ул вакытта редакциядә эшләгән Габ- драхман ага Әпсәләмовка, остазым Гомәр ага Бәшировка олы рәхмәтләремнең иге дә, чиге дә юк. Ул елларда журнал сотрудниклары Гариф Ахунов һәм Яхъя Халитов белен якыннан танышып, дуслашып китүем дә минем әдәбиятка якынаюымда аз роль уйнамады. Журналда ни бастырдым? Беренче тапкыр анда •Сталинградлылар» дигән хикәям 1952 елда басылды Шуннан бирле уңышлырак һәр хикәямә, һәр повестема журнал бик шәфкатьле төстә урын биреп килә. (Мәкаләләр белән дә чыккаладым.) Аларны санап тору кирәкмәстер Ник дигәндә . 20 ел буе биргән «әдәби продукциямвнең күләме азрак шу.л әле. Журнал юбилеен әнә шундый күңел канәгатьсезлеге белән дә каршылыйм. Бәрәкәтле канәгатьсезлек булсын иде!