Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯКТЫТАУДА БҮЗ ТУРГАЙЛАР

тургай картаймый.

И. Гази.

Яктытау өстендә язгы йомшак җил исә. Каршымда куе кыяклы яшел уҗым аксыл рәшә уйнаган офыкларга таба дулкындулкын булып йөгерә... һавасы да сулап туйгысыз —борыннарны кытыклап туфрак исе. сусыл үлән исе аңкып. Шушыннан, әле басып торган Яктытау өстеннән, язгы йомшак җил аша: — Дөнья ма-туррр!..— дип. бөтен җиһанга кычкырасы килә. Кинәт кенә югарыда челдер-челдер кыңгырау чылтыравы ишетелгән кебек булды. Кыңгырау .. Башымны артка iашлап, зәңгәрсу күккә күтәрелеп карасам, бүз тургайлар, канатларын җилпи-җилпи, кояш тирәли очалар. Алар да яз күренешләренә. дөнья матурлыгына гашыйк, күрәсең: — Челдерр... чел-деррр!.. Яктытау өстендә бала чактан ук таныш, җанга якын җыр — тургайлар моңы тибрәнә, һәм уЛ як-яктагы офыкларга таралып, күз җитмәс җирләргә, бөтен җиһан әйләнәсенә кабатлана-кабатлана яңгырындыр төсле. — Дөнья ма-туррр!.. һәркемнең аерата якын күргән үз җыры бар. Менә мин Яктытауда тургайлар сайравын ишеттемме, күңелләрем кузгалып, тәмам гаҗизләнеп калам. Бу сихри җыр тансык та. сагышлы’да миңа... Җир өстендә пи хикмәтләр барын тургайлар да сизенә, ахры. Әнә бүген нинди: «Дөнья матур, дөнья ма-туррр!» - дип сайрыйлар. Ә бит истә, һаман да истә... мин бәләкәй чакта шушыйдый бер язны алар бөтен күкне ицрәтеп челдер-челдер елаганнар иде. — Күли абзый. Күли абзый, синең исемен Тимерханмыни? — дип “ сорадым. Ана ни өчен «Күли» кушаматы тагылганын белсәм дә, юрамал бел- > мәмешкә салышкан б\лам Болан әллә ние дә юк аның. Миннән дә бәләкәй чагында ул. төнгелеккә атлар сакларга баргач, шунда кечкенә < бер колын—көлкәйне күреп: «Күли күли » дип үзенә чакырган. Янын- г дагы иптәш малайларына бу житә калган. Хәзер авылда кечесе дә. - олысы да аны шул кушамат белән йөртә. Исеме белән үзенә генә эндә- = шәләр. Күли абзый минем сорауга нәрсә дияргә дә белмәде, ахры, ютәллә , гән төсле бүләбүлә каты гына тамак кырды Әнкәй исә ниндидер бер яшерен, эчке елмаю белән мине әрләргә кереште — Олы кеше белән шулай сөйләшәләрмени, агач тел’ Аның чын-чынлап ачуланмаганын сизеп торам. Күли абзый ла: — Тиргәмә. Бикә, хәзер ул синеке генә түгел колхозның да күз терәп торган өмете.— диде.—Эш сыерларга килеп терәлгәч, бу егет кенә кырыйда торып калмас.— диде. Мин бер башка үсеп киткәндәй булдым. Әнкәи, ябык аркамнан сөйгәндәй итеп — Кун инде, борынын да жыя алмаган шушыны,— дн/.с дә мине читкәрәк этәрде Әмма каушап калмадым, форсаттай файдаланып: — Мүкләкне җиктерсәң, мин дә сабанга чыгам.— дип үзенә әйтеп салдым — Менә бит!..- Күли абзый бердәнбер сул кулын селтәп, минем сүзне эләктереп алды Булырдаинын әллә кайдан күренеп тора. Бәләкәй чагында ул да тиктормас бер нәрсәкәй булгандыр Югыйсә, ашлык сукканда барабан авызына кулы белән барып керер идемени. Әмма мин бе ы башлаганнан бирле ул — кеше ни әйтсә дә карулашмас тешләшмәс, юаш кына бер бәндә иде. Яшькә әнкәй чамасыплһ булса да. һаман өйләнмәгән, сазаган егет иде. инәсе белән генә яши иде. Чулак булгач, кешеләрдән һәрвакыт кимсенеп, кыюсы«.танып, басылып калгандыр, күрәсең. Безнең әткәйләр сугышка киткәч, ир-ат затыннан авылда ул берүзе генә диярлек торып калды Элегрәк Күлн абзый, башка бик күпләр кебек, колхозда төрле эшкә йөри иде. Ә хәзер аны безнең төбәккә бригадир итеп куйдылар Әмма моңарга ул тамчы да Кету кайтыр алдыннан безгә Күли абзый килеп керде. Килеп керде дә. өйдәге әче бу исенә борынын жыерып. түргәрәк узды, аннары. Әнүнсң хаты-хәбәре бармы? дип. сугыштагы әткәйне сорашты. Ахыр да ул: -- Колхоз лубырында атларның күпме калганын беләсең. Бикә, «ларын да военкомат чүпләп кенә тора,—лиле, борчулы тавыш белән үзалдына сузып.—Май ахыры житеп килә, ә Яктытау басуы һаман сөрелмәгән. Ничек тә аны кысыр калдырмаска кирәк. Шуңа күрә хуҗалыктагы сыерларны да жикмичә булмый Әнкәй казаннан чуен чүлмәккә тавыклар бәрәңгесе — кабыклы вак бәрәңге сосып маташа иле. Күли абзыйның сыерларны да җигәргә туры килә дигәнен ишеткәч, алюмин чыбыктан үрелгән соскычын казан чите нә элде дә бригадирга сәерсенеп карады. — Син ни сөйлисен. Тимерхан?’ Алар сүзенә ничек кушылырга белми тора илем, моңа шундук жае да чыкты. Күли абзыйга әнкәй «Тимерхан» дип эндәште бит. Иске чабатама яна киндерә ишеп маташкан җиремнән — мич алдыннан торI дым да Я1ПЫТАУДА BV3 ТУРГАЙЛАР масаймады, һаман әүвәлгечә юаш кына иөрн бирде. Мина калса, ул сугышка алынмавына хатыннардан хурлана тесле иде. Әнкәй минем сабанга чыгарга атлыгып торуыма да. Күли абзыйнын үтереп мактавына да исе китмәде: — Олылар сүзенә кысылма! — диде кырт кына.— Көтү кайтыр вакыт җитте. бозауны да карамагансың. Киндерәсе ишелеп бетмәгән иске чабатамны мич астына аттым да. борынымны салындырып, атлар-атламас кына чыгып киттем. Күтәрмә төбендәге Акбай әйтерсең ми ис күптән зарыгып көткән, түбән төшүгә, нәрсәгәдер зарлангандай, койрыгын болгый-болгый. аякларыма килеп уралды. Минем урында әнкәй булса, эч пошырып йөрча ...те. дип. аны читкә тибеп кенә жибәрер иде. Мин алай итмәдем. Икебезнең дә хәлләр бер ча.мадарак, ахры, нигә бер беребезне кыерсытырга. Мин йонлач Акбайны кочаклап күтәреп алдым, ялварулы төссе? күзләренә карап: — Су менә шулай болгана,— дидем. Бу минем сүзләрем түгел, әнкәй белән ачуланышканнан сон әткәй һәрвакыт шулай әйтә торган иде. Алар үзара болан тату булсалар да. әнкәйнең апасы Тайфа түтәй аркасында кайвакыт чәкәләшеп китәләр иде. Тайфа түтәй ул чакта да бездән ике генә өй аша ихатасыз-нисез кечкенә өйдә ялгыз тора иде. Жизнәйне хәтерләмим, аны читтә зима- турлыкта йөргәндә спирт эчеп үлгән диләр Авылда хәзер дә ул кешене «зимагур Һади» дип атыйлар. Менә шул Тайфа түтәй һәрвакыт бездә иде. Хәер, ялгыз башы нишләсен, аптыраудан да керә торгандыр. Әмма кереп әйбәт кенә сөйләшеп хтырса бер хәл. нәрсә турындадыр сүз кузгата да әткәйне үртәргә керешә иде. Шуннан әткәй берәр катырак сүз .-•итсә, авызын турсайтып чыгып киткән була иде. Әнкәйгә бу жнтә кала иде, әлбәттә: — Син ир кеше, нигә шуңа да чыдамыйсың! — Мине бала-чагага санап утырмасын! — дип каршы төшә иде әткәй. Менә шуннан өйдә низаг куба иде. Монда кайсы гаепле, һич тә минем баш житәрлек түгел. Хәер, сонгы вакытта азрак аера башладым булса кирәк . Тукта, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп. әнә Тайфа түтәй үзе дә кереп килә. Кулында кара чүмеч. Көтү кайтыр вакыт жнтте бит. сөт сораргадыр инде. Сугышка чаклы аның бик әйбәт кәҗәсе бар иле. Шул мәхлук, бер кичне көтүдән кайтмыйча, авыл башында бу реләргә юлыгып, әрәм булды. Шуннан бирле Тайфа түтәй һәр көнне бездән сөт кереп ала. Әйе, бер көнне лә калганы юк... Ә узган кышны үзенә ничә әйтеп тә саламга бармады Әле билем авырта дип. әле аякларым тубырлана дип хәйлә» тәште Әнкәй шуна һаман «Түтәй... түтәй...» дип өзгәләнеп тора. Mil Акбайны җибәрдем дә үзем күтәрмә артына качтым. Ә эт ау-һаүлав Тайфа түтәйгә өрергә тотынды. — Чәбәә!.. Чукынган' Нәмәстәгә шушы әрәмтамакны асрыйлардыр,— дип, чәрелдәвек тавыш белән сукранды v.i. Шунда шыгырдап-сызгырып өй ишеге ачылганы. Күли абзый белән әнкәйнең сөиләшә-сөйләшә чыкканы ишетелде. Мин тиз генә өй артына шылдым да койма аша тыкрыкка сикердем. Аннары храмга чыгып, югары очтагы Яктытауга киттем. !1 Әнкәй Мүкләкне жиктерергә күнде микән? Күли абзый әйтмешли, атлар аз ка |ды шул. бармак белән генә санарлык. Бөтен эш хәзер хатын-кыз җилкәсендә. Бүген дә әнкәй арып талып кайтты. Инде бер атна бардыр, арбага үзләре жигелеп. көн дә тирес чыгаралар Шчндый чакта авыз ерып ничек уйнап йөрм-эк кирәк. Мин үзем бугеннән жин сызганырга әзер, кушсыннар гына. Әгәр Мүкләкне дә җиксәк... Шулай уйлана уйлана бозау артыннан китеп барганда, күлмәк ■киңемнән берәү эләктереп аллы. Әйләнеп карасам, бөтен битен-иөзен сипкел баскан, житен чәчле Тәзкирә. .Миңа авыз ачарга да ирек бир ♦ мәде ул — Кайдан бирле әйдәшәм ишетми дә ишетми сакбай,— дип үпкәләргә үк кереште. Үзен көту каршыларга барырбыз дигән идеи Мин аны юатырга, шул ук вакытта үз күнелемләген дә тизрәк әйтер гә теләп; — Бер нәрсә сөйлимме. Тәзкирә* — дидем. — Җә! — лиле ул. ачыла төшеп. — Мүкләкне жигеп сабанга чыгамын — Кем әйтте? — Әнкәй... Күли абзый ла Ышанмыйсынмыни? — Әгәр сүзендә торсан, ышанам Мин ана туп ясарга сыер йоны йолкып бирермен дип бүген иртән вәгъдә иткән идем. Бөтенләй исемнән чыккан Нишләргә? Егет сүзе бер бу зыр. ди торган иде әткәй. Мина да башка чара калмады. Тәзкирәне ♦ кулыннан алдым да; а — Әйдә алайса! — диде м. Җитәкләшеп түбән очка көтү каршыларга йөгердек. > Шунда Тәзкирә, мина ярарга тырышыпмы — Әллә, Хәйрүш, чынлап та Мүкләкне жигәсезме? — диде янәшәм- ~ дә йөгергән килеш. - Мин. азрак туктала төшеп. Күли абзыйга охшатыбрак әйтә салдым. _ — Бер басуны ла кысыр калдырырга ярамый, ничек тә сөрергә - кирәк... Тәзкирә бөтенесен анляган төсле зкирә тагын еламсырап: — Үзем генә куркам шул,—диде. Өйгә кергәч, «җиң сызганып» эшкә тотындык. Тәзкирә каз-ннзн жиэ самоварга су сала, мин озын пычак белән чыра телам. Кулларыбыз тик тормаган кебек, безнең телләребез дә туктаусыз лепер-лепер килде Күбрәген Тәзкирә сайрады. Бер дә капка төбендә әле генә елап утырган кызкай димәссең. — Чәйне үлеп ярата ие минем әтәй. Эштән кайттымы, бер утыруда— бер самавыр. Шунсыз өстәл яныннан кузгалмый не ул. — Ә минем әткәй чүмеч тутырып салкын суны гөбердәтеп эчәр иде дә шуның белән — вәссәлам. — Һм-И, аларны чагыштырыр!а. синеке — язу эшенлә, л минеке — тимерче. Көнозын тимер кыйнап кара да. аннан су гына эчәрсең. — Син дә, алайса, чәй яратасыңдыр'4 — Кирәге бар Ис. Инәй кайчак ипине а «рак кап. чәйне кубрәк эч дип карый да — барыбер Мин шырпы сыздым дя чырага ут элдереп самовар трубасына төшердем. Тәзкирә мич авызында! ы коры тизәкләрне кабалана кабалана чыра өстснэ тутырды, аннары корымланып каткан юллык трубасын куйды — Хәйрүш, бу сугыш озакка барыр микән, в? Тик ана ничек дин жавап бирергә сон. тиз бетәр дияр идем, тими» курении, озакка сузылыр дип әйтер идеи, кунел ышанмый. . I — Әлләче. — Ә мин. сабан туена бетәчәк, дим! — Белмим шул. — Ә Мәскәүгә нимесләр керә алмадылар бит.! Менә шуна күрә Тәзкирәгә, сугыш озакка барыр дип. әйтәсе дэ килми. Әйе, без көчле, японнарны да. финнәрне дә кыйраттык Бу немецләрне дә жинәрбез. Әмма тизме, озакмы' — бусын һич тә әйтә алмыйм. Шунда Тәзкирә, берничә секундка сулышын тыеп торды да: — Инәй кайтты! —дип, ишек бусагасы аша сикереп, чыгып чапты. Урамда Маһирәттәй югары очка карал, кемгәдер кычкырып-кычкы- рып сөйли иде: — Андый кеше югаламы сон, бер бер кулы гына да анын тегермән ташы хәтле... Куанычлы хәбәр алып кайткан, ахры, көр тавыш белән, Шәйхи абзый турында булса кирәк, әнә нәрсә ди бит. Мин дә йөгереп чыктым. Очраган саен анын: «Кияү... кияү...» дип ирештергәненә дә исем китмәде. Маһирәттәй үзебезнең капка төбендә әнкәй белән сөйләшеп тора иде. Кызы чыгып беләгенә асылынгач, ул аны кочаклап ук алды, сабый баланы иркәләгәндәге кебек, иреннәрен очлайтып, гөлдер-гөлдер сайрарга кереште: — Кызыкаем. әтәннең исән хәбәре бар. Бәхеткәйләребез бетмәгән икән, аяз көннен кояшкайлары безгә дә насыйп икән... Тәмам мөкиббән китеп, аларга карап торганда — Хәйрулла! — дип әнкәй эндәште. Тәзкирәләр дә кереп киттеләр. — Мин хәзер эшкә китам.— диде әнкәй, үзе янына килгәч,—менә ачкыч, өстәлдә катык белән кабартма калдырдым... Өйне жыешты- рырсың. Мин, ул әйткәннәрне колак яныннан гына үткәреп, әлеге хәбәрне ахырынача белергә ашкындым: — Шәйхи абзый үзе хат язганмыни? — Юк. командирлары... — Ник үзе түгел? — Анысын белмим, ниндидер секретнәй жирдә ди бугай. Баягынак Тәзкирәгә «Бәлки ул хат язарга ярамый торган жирдә- дер» дип. уйнап кына әйткән идем, кара инде, рас булып чыкты. Тик ул «секретнәй-' дигәннәре нинди жир икән сон-’ Мәскәү абыйда) сорыйсы иде, сугышта булган кеше бит ул. фәлән төштә дип, анык кына әйт- мәсә дә. чүтеки белә булыр. — Кая китте, әнкәй, бездәге солдат? — Сел сәү иттә... — Безгә тагын кайтамы сон ул? — Кайта, кайта, тимерче икән ул, алачыкта эшләячәк.— диде әнкәй» китәргә кузгалып. Ә мин. аерылырга теләмичә, һаман ачы сөйләндерергә тырыштым: — Әнкәй, син бүген нинди эшкә барасын? — Нинди булсын, тирес түгәргә инде. — Ә сәнәген кая? — Бәрәч.— диде әнкәй, үз-үзенә апгырап,— ушым китә башлады, бхры. бар алып чык әле. Өйдә кабартма белән катыкны сыпырткач, савыт-сабаны юдым, идән себердем. Аннары ишекне бикләп, кире урамга чыктым. Шулай аптырабрак карап торганда үзләренең капка башында Тәзкирә күренде. — Беләсеңме, минем әтәй кайда'-* — Кайда?—дип, шундук капка янына барып бастым. — Партизаннар янында, ди Партизаннар турында минем куп укыганым бар иле Гажәп батыр ♦ кешеләр! Их, менә шулар кебек йөрергә дип, ашкынып куя идем. Тәзкирә капка башыннан төшеп, кулындагы ап-ак йон тупны әвәли- п әвәли, каршыма басты. Ул, җитен чәчләрен тарап, ике толымга ургән < иде. Ж.ИТМӘСӘ, күлмәген дә алмаштырып актан кигән Мин ана Шәйхи Ё абзый өчен сокланып-кызыгып карап тордым. Аның әтисе партизан'.. Р Ә минем әткәй кем икән? Дөрес, ул да сугышта кечкенә кеше түгелдер, п авыл Советында секретарь булып утырганны а — Тагын нәрсә. Тәзкирә? < — Шул гына. Хәбәре дә шуңа килми торган. — Ә мин әйтәм, «шул гына» түгел, партизан булгач, немецларның < оясында йөри инде ул. — Әлләче. I — Хәтта аны Берлинга ук җибәргәннәрдер әле. Тәзкирә моңа чынлап ышанды, ахры: * — Ииәй белә микән? Эштән кайткач әйтим әле. а — Әле ул китте дәмени? — Әйе. Сыерны да алып китте. Яктытауда тапау жир сөрергә диме. > Мин ана Мүкләкне ни өчен көтүгә куганны әйттем дә — Әйдә. Тәзкирә, без дә барабыз,—дидем — Шәйхи абзый турында ® да сөйләрбез. Ж Анысыннан бигрәк. Маһи рәттәй мина сабанны тоттырырга вәгъдә r иткән иде. х Тәзкирә дә киреләнеп тормады шундук риза булды. Күрсен әле ул минем ничек сабан сабын тотканны' е Ләкин юкка гына йөргәнбез. Яктытау өстендә беркем дә юк иде. Бары талгын жил генә үләннәрне тибрәндереп сызгырына иде. Тәзкирә аптырап: — Бәлки, бүген жигәргә генә өйрәтә торганнардыр диде. — Әйе шул. өйрәтмичә буразнага ничек төшерәсен. ди Юк, мин борынны салындырмадым. Яктытаудан күренгән киңлек аксыл рәшә өртелгән офыклар, түбә өстендәге чалт аяз биеклек мине үзенә бөтереп алды Мин кулларымны югары күтәрдем дә шул сихри киплеккә — һәллүррр! дип аваз салдым Бөтен әйләнә шыңгырдап яңгырады. Мина кушылып, көмеш тавышлы кызыкай кычкырып көлде. Менә ул, сикер » төшеп, йон тубын чалт аяз күккә чөйде. Ап-ак туп канатлы коштай, зәңгәрсу биеклеккә очты.. VI Мәскәү абый арып талып кичен кайтып керде Ул безгә көнозын нишләп йөргәнен те i белән дә. ым белән дә аңлатты. Алачыкта бер бөртек күмер юк икән. Ансыз нншли ала тимерче? Шуннан көнозын ку мер яндырып булышкан. Әнкәй, казаннан чиләккә жылы су салып. Мәскәү абыйга бирде дә — Мә, су салып торырсың, - дип, чүмечне мина тоттырды. Аның өчен дигәндә инде - ике аягым идәндә. Мәскәү абый артыннан йөгерә-йөгерә чыктым. Ихатада ул гимнастеркасын, эчке күлмәген салгач, исем китеп шаккатып калдым анын бөтен тәнендә тотам-тотам кырыкмаса-кырык кара, кызыл жөй иде. Әллә ничек, карарга да куркыныч Ә күз дигәнен, каһәр, һаман шуңа тартыла. Янганга да, киселгәнгә дә охшаган алар, бары да бер тирле сәер җыерылу белән тартышыпукмашып торалар. Кешенең ут эчендә йөргәне әллә кайдан күренеп тора Сугыш турында сорармын дигән идем, уңайсызландым, әнә тәнендә күпме яра эзе. ә күңелендәгесен каян беләсең... Мәскәү абый тәнендәге яраларына минем текәлеп торганымны сизенепме. үзе генә юынмакчы булган иде. риза булмадым, чиләктән чүмеч тутырып су алдым да: «Әйдә, әйдә!»—дип. иелергә куштым. Ул су чәчрәтә-чәчрәтә башын-муенын юарга кереште. Ахырда. Мәскәү абый тастымалга сөртенгәндә, мин анардан: — Исемегез ничек? — дип сорадым. — Михаил... сиңа дядя Миша булам... Бер с^з Дә әйтмәдем, бары тыенкы гына елмаеп куйдым. Аннары ул кинәт җитдиләнеп, беренче тапкыр кургәндәй, миңа баштанаяк карады да: — АлачыкКа ярдәмләшергә барасынмы? — диде. — Барам! -— дип баш кактым. ' — Көчең җитәрме? — Үзен дә ку рерсен! Югыйсә, беләктәге «тычканны» да курсәтергә булыр иде. тыелдым. — Ярый, әниең риза булса... Әнкәй каршы киләме соң. миңа эш кенә булсын, ул шатланып риза. Өйгә- кергәч. Миша абыйның сүзен шундук әнкәйгә әйттем, тик ул, мин уйлаганча, бнгүк егылып төшмәде. — Шулаймыни, үзең дә куалды чаклы, куалды да синен хәтле, кайсыгызны кайсыгыз күтәрер икән?! ‘ Мин дә борын агызып йөри торган малай түгел, күз дә йоммадым, ана әйтә салдым: . — Хәзер заманалар икенче!.. • Әнкәй кычкырып көлде дә: — Бар. бар. туйгач үзен дә ташлап качарсың.— диде. Шулай да ул: «Юк белән булышып, төртенеп йөрмә», дип әйтмәде, үз ирегемә кунды, янәсе тотыныл-сынап кара. Әнкәй икебезгә дә. аш алдыннан эчегез дип. ике кружкага тутырып өстәлгә яна сауган сөт куйды. Мин аны ике-өч сулышта капладым. Ә Миша абый әнкәйнең кыставына каршы «Яратмыйм», дип баш селкеде. Ничек инде «яратмыйм!» Минем үземнең бөтен ашаганым- эчкәнем катык та сөт. Әнкәй ни әйтергә белми авызын ачып калды. Миша абый тагын баш селкеде. Ә без аңа тәрбия кирәк дип. Мүкләкне дә сабанга бирмәдек. Шундый талымлы булса булыр икән. Үзе тимерче. Җитмәсә. госпитальдән соң ныклап савыгырга да кирәк. Нишлисен, кешенең авызына егып салып булмый. Әнкәй аны башка кыстамады. Нигә Тайфа түтәй бүген сөткә кермәде икән? Әллә кичәге өчен хәтере калдымы? Булыр, булыр ул гомергә шулай, атналар буе турсаеп. ачуташ кабып йөри. Аштан сон Миша абый, яшел юл капчыгыннан кәгазь, каләм алып, өстәлдә нәрсәдер язарга кереште. Мин яңа киндерә ишә башлаган иске чабатамны мич астыннан сөйрәп чыгардым. Әнкәй исә тезләре тишелгән чалбарымны кәҗәнкәдән алып керде дә энә сапларга ут янына барып басты. Тик ул җепне энә күзенә кертә алмады, мина кушты. Әткәй өйдә чакта аның кемгә дә булса энә сапларга кушуын хәтерләмим. Күзлоре әллә -Нишләде, һаман шул сугыш аркасында инде: борчылу. күз яше... Шунда әнкәй бик уйчан төстә язып утырган Миша ■ абыйга карап торды да: — Әллә хат язасынмы’ — дип сорады. Теге дә бернинди тылмачсыз елмаеп баш какты. Елмайса да. аның зәңгәрсу күзләрендә ниндидер сагыш моң сизелеп тора иде. Әнкәйгә энәсен саплап биргәч, әлеге чабатамның киндерәсен ишәргә утырдым. Әнкәй дә карават читендә минем чалбарны ямарга тотынды. Тик Миша абыйнын күңелендәге сөйләр сүзләре тел очында калган икән: — һаман да шул балалар эчне пошыра. Инде канда гына язып Карамадым. Юк. бернинди җавап юк. \әер. үзем дә әле монда, әле тегендә дигәндәй... Уфа госпиталенә эләккәч, бирегә киләсе иттем. Гомер булып әллә башка курә алам әллә юк Ни дисәк дә балалар анасының туган авылы Узган елны бергәләп килергә җыенганда гына һич көтмлән нәрсә — сугыш чыкты. Аннары икебезне дә хәрби хезмәткә алдылар. Ярый әле. балаларны Москвага озаттылар, немецлар безнең авылны HHif.iciij чаклы яндырып бетергәннәр .. Тик менә хәзер аларны ничек табарга-' Зурысы рәсем төшерергә бик әвәс иде. Аның бер рәсеме әле дә күз алдымда куктә кып кызыл кояш, болында эре -эре җиләкләр. Ә шул болын уртасында әниләре кояшка карап торә. Кызым да туп кебек иде. туктаусыз биеп, җырлап кына тора иде... Ичмасам, шулар* ның кайдалыгын белсәм, бер кайгым кимер иде. Әле үзебезнең военкоматка язып карарза булдым... Әнкәй барын да аңлаган шикелле, чалбар ямавын да онытып, аны бетен ихласы белән тыңлады. Миша абын, янәдән өстәлгә иелеп, кыштыр кыштыр хат язуын дәвам иттерде. Әнкәй дә үзалдына йомылып чалбарга ямах салырга кереште. Әмма мин киндерәне ишәргә ашыкмадым, уз-үзе.чә әсәрләнеп, уйланып утырдым Олылар тынын калгач, күңелдә әллә нинди - эч пошу дисәң, эч пошу да түгел йөрәкне сызып кына сыкраткыч бер төрле авыр тойгы кузгалды Их. әткәй!.. Әгәр син өйдә булсаң, .мин шушы иске чабатамны яңадан мич астыннан сөйрәп чыгарыр идемме? Ботинкамның «авызы» әллә кайчан ачылды Ә башта ул нинди шыгыр-шыгыр сайран тора иде. Кая хәзер андыйларны курү! Хәер, анысы кечкенә нәрсә, син исән-сау әйләнеп кайтсак. бары да булыр иде әле... Әгәр шушы минутта һич көтмәгәндә ул кайтып керсә, кеше алды дип, зурмын дип, бер дә оялып тормас ндгм муенына асылыныр идем дә. тиле, каты битләреннән суырып суырып убәр идем. Сугыштагы әткәйне сагынудан да кичлерәк берәр төрле сагышлы юксыну бар микән бу дөньяда?’. Шунда әнкәй, кулындагы энәсен кызукызу уйнатып — Селсәүиткә дә көн аралаш диярлек «кара пичәтле» язулар килеп тора, бу афәттән безнең Әнвәрбәк исән каламы инде, ходаем - дите сузып-көйл.ш Хатларында үзе тегесен 6o.ia»’i монысын тегеләй итегез дип, һаман бете кайгырткан була. Без ейдә ничек тә чыдарбыз, сугыштагы кебек, өстебезгә ут явып тормый Ул узе турында гомергә уйлый белмәде... Мәскәу абый, хат язуыннан туктап, башын кугәрде дә. күңеле белән әнкәйнең хәсрәтен тойгандай, әмма ничек тә ярдәм игәргә белмәгән гаҗиз бер төстә. карандаш башын авызына кабып тутырып-тутырып ана карап торды. — Монда чакта ди шул иде. Эшкә чыгып китә дә ут алгач кына өйгә кайтып керә Гөшке ашау да юк. иртәнге бер стакан коры чәй белән көнозын чаба. Әрли башласаң, туктале. карчык, дип. кырык герле сәбәп таба. Я берәрсенеи семьясы җимерелгән дә, шулерны килештереп йери, я бул м аса, берәрсенә өйлек бурага агач юллап районга барган. Кеше өчен дигәндә, ул гомергә шулай иде.. Әй, бу сугышны1 .. Иртәгә иртүк мин дә алачыкка барам. Кичәгенәк Күли абзый «Эш сыерларга килеп терәлгәч, ул гына кырыйда торып калмас»,— дип. бер дә юкка әйтмәгәндер. VII Тыкрыкның түбән башында — инеш буендагы саман алачык, әйтерсең күптәнге ташландык бина: ишек алдында берничә ватык сабаннан башка берни дә, беркем дә юк... Быелга чаклы бу алачык яны язга керү белән җыен төсле була иде, ир-ат халкы кыек юлны туры итеп шушында җыела торган иде. Андагы гәп, андагы мәзәк... Хәзер исә бер адәм заты да күренми. Миша абый уйга талгандагы бер төрле авыр, салмак хәрәкәт белән алачык ишеген шалтыратып ачты. Эчтә дә күз күреп өйрәнмәгән бушлык: учакта күптән сүнгән вак күмерле саргылт көл. күрек сабы арба тәртәсе төсле югары күтәрелгән, кап-кара жир идән уртасындагы сандал бүкәне тирәсендә дә бернәрсә аунап ятмый, менә шушы сәер күренеш күңелне кисәк кенә шомландырып җибәрде. Без башта алачык артындагы чокырдан мич алдына күмер керттек. Шакмакшакмак күмер, җиргә бәрсәң дә ватылмый, таш кебек. Ә мондый күмерне килдекнтте өйрәнчек кеше генә яндыра алмый. Аннары без ишек алдындагы ватык сабаннарны ачкыч, келәшчә белән сүтәргә тотындык. Күбрәген Миша абый эшләде. Мин дә кушканны тырыша- тырыша башкардым. Бу сабаннарның берсе дә яраулы түгел,—берсенең тәгәрмәче ватык, икенчесенең күчәре сынык, өченчесенең төрәне төптән каерылып чыккан,— алар белән ике сәгатьтән артык азапландык. Алачыкка кергәч. Миша абый янып-яньчелеп беткән иске чиләк белән учакка күмер салды, каен тузына ут элдерде, күрек сабын җай гына басарга кереште. Учактагы күмер дөрләп янган каен тузыннан зәңгәрсу сыек ялкын булып гөрелдигөрелди яна башлады. Күңел күтәрелеп китте. Баскан җиремдә таптанып куйдым. Әйтерсең бернинди сугыш чыкмаган, бары да әүвәлгечә. Озакламый ир-атның көллесе бирегә җыелачак. Әйе, әйе... Учактагы күмернең ялкыны мина гадн ялкын булып түгел, бөтен шатлык, бәхетләрне янадан тергезүче тылсымлы бер кодрәткөч төсле тоелды. Мин дә күрек сабына ябышам. Миша абый бер сүз дә әйтмәде, күрек сабын бөтенләй бирде дә үзе аяк астындагы сынык күчәрне алып учакка тыкты. Учакта гөрелдәү күтә- релгәннән-күтәрелде. Моңарга Миша абыйның да йөзе яктыра барды. Әнә ул кисәү агачы белән утлы күмерне күчәр өстенәрәк өйде, учакка текәлгән күзләрен кыса төшеп, үз алдына куанычлы елмайды. Әлеге сабан күчәрен кыздыру аның өчен бу минутта иң зур бәхет иде булса кирәк. Уйласаң, сугыш аркасында ул күпме көннәр шушы эшенә тотына алмаган. Чын оста һөнәрчегә бу коточкыч авыр нәрсәдер. Менә ул каралып беткәй сөян саплы куалдыиы кулына эләктерде дә ут кебек янган күчәрне учактан сандал өстенә салды Мин дә кү рекне өрдерүдән туктадым. Миша абый куалды белән күчәрнең кызган башын кыйный башлады. Тирә ягына эреле-ваклы «йолдызлар» чәчрәде. Мин, урынымнан кузгалмыйча, аңа кызыгып карап тордым. Шул вакыт тышкы якта арба тәгәрмәче шыгырдаганы, кемнеңдер эндәшеп атын туктатканы ишетелде. Ул да булмады, ишектә, бөтен гәүдәсе белән көй күзен каплап. Күли абзый күренде. Бусагада тукталып беравык карап торды да җиңел хәрәкәт белән кырын-кырын эчкә узды. — Менә кайда икән ярдәмче,—диде ул.— Ә мин өй борынча кеше эзли-эзли аяксыз калдым. Ихтыярсыз авызым ерылды. Ләкин Миша абый ана игътибар итмәде,—тимергә кызуында сукмаган, сине көтеп тормый ла,—күчәрне әйләндерә-әйләидерә һаман кыйнавында булды. Кули абзый алачык эчендәге бөтен нәрсәне күзеннән үткәрде дә Миша абыйның кул астына ук диярлек килеп басты. Солдат та. сүрелә * төшкән күчәрне кыйнаудан туктап, ана күтәрелеп карады. £ — Эшли башладыңмы? — диде бригадир — Тотынган булдык әле. — Әле нинди сабаннарны ремонтлыйсыз? ь — Ничек «нинди»? ь — Чит колхозныкы түгелме, диюем...— Сизелеп тора, бригадир я Миша абыйдан риза түгел.— Әүвәл үзебезнекен карыйсы иде. 5 — Сезнең нәрсәләр? < — Лобогрейкалар... дүрт лобогрейканың берсе дә төзек түгел. > — Кайда алар? < — Келәтләр алдында. 3 Миша абый киерелә төшеп көлеп жябәрде. — Күрәсездер, кулларым икәү генә Ярдәмче табыгыз кичкә бәлки ~ тотына алырмын. Дүрт лобогрейка гына дисез бит * — Ат тырмалары да бар. ® — Алайса, ике сөйләшү юк! Башлаган эшне мин ташламыйм. ® —- Сон, алачык безнеке лә... > — Мин солдат, мина кайсы колхозныкы да барыбер 2 — Ярдәмче булачак! < — Әле лобогрейкагыз да. тырмаларыгыз да китерелмәгән, ярдәмче- г гез дә күренми, нәрсә кирәк сон миннән? ч Кули абзый мондый катылыкны көтмәгән иде. ахры, шундук йом- х шара төште. = — Ат та алып килдем, сынар кул белән генә булдыра алмам дим. & — Шу на да кеше юкмыни? — Бер кешене кырыкка бүләргә жнтешеп йөрим, юк тегендә кирәк, монда кирәк... — Мен.» егетне ал. — Аның белән генә шул.., — Ә мин бүленә алмыйм, сельсовет сөйләшкәнчә, үзем теләп алынганмын икән, бераз эшләп тә китәргә кирәк Алар шушы рәвешле тарткалашып алдылар русчаны чамалавымча, монардан артык булмаса ла. ким түгел иде ахырда барыбер килештеләр. Миша абыйның сүзе дөрес, безнең авыл Советы икән, ана кайсы колхозныкын ремонтласа дә барыбер. Күлн абзыйныкыча, ү з-үзеңне генә кан кайгырту була түгелме сон?.. Иске чабаталы аякларымны бөкләп, кабык арба төбенә жәелеп утырдым. Бераз баргач. Күлн абзыйдан читләтеп сорадым — Әллә бу урыс белән борчак бер дә пешмәдеме? Ул. дилбегәсен тоткан килеш, кулсыз ягына авыша төшеп, мина каерылып карады. — Нигә алай дисең? — Аның яшькелт күзләрендә сынаулы караш иде. — һаман теге сабаннарны ремонтлап калды бит Күлн абзый, жавап бирүдән элек, якадан тураеп утырды, юкә дилбегәсен тарткалап, үшән биясен куалап алды. Әмма тегесе койрыгын чак кына кыймылдатып куйды да әүвәлгечә ялкау гына атлавында булды Кули абзый да аны башка куаламады, кузгалган күңеле бераз басыла төштеме, әллә әйтергә теләгән сүзен яна оештырып бетердеме, алга караган килеш эчендәген әйтеп салды. — И-их, үзебезнең Шәйхи булса, барын да үзе юллап, әллә кайчан ремонтлап куяр иде. Ә мона нәрсә, безнекеме, башка колхозныкымы, исе дә китми... Аңа каршы сүз катып, сүз көрәштереп тормадым, бер омтылуда кабык арба төбеннән җиргә сикереп төштем дә кире йөгердем. Берни сизмәде Күли абзый, һаман алга карап, сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Алачыктагы солдат, күрекне баса-баса, сүзсез генә ниндидер көй с\за иде. Аның тавышы, калын булса да, моңлы, күңелгә якын иде. Мин ихтыярсыз тукталып калдым. Бу көй безнең «Карурман» кебек озын, сагышлы, әмма ул, беренче мәртәбә ишеткәнгәме, ят та шикелле тоелды. Бераз тыңлап тордым да шым гына эчкә уздым. Миша абый ишектән •төшкән шәүләмнән мине шундук күреп алды, күрек өрдерүеннән дә. көй сузуыннан да туктап, сагаюлы гаҗәпләнеп, нигә кире кайтуымны сорады. Мин нәрсә әйтергә дә белми капылт аптырап калдым. Турыдан әйтер идем, уңайсыз, кыекка боргаласам, барыбер беләчәк. Беравык ык-мык иттем дә, әллә ни әһәмият бирмәгәндәй: » — Әй. шуның, гел үзен генә кайгырга...— дигән булдым. Әмма Миша абый минем тел төбемне аллап, яныма килде дә куал- дыдай авыр кулын кечкенә иңбашыма салды, шелтәле караш беләк күзләремә батырып карап торды, аннары телгә килде. Син дөрес эшләмәгәнсең. диде, нинди бригадир ул үз колхозын да шулай кайгыртмагач, диде, һәрхәлдә, мин аны шулай аңладым һәм тагын да ныграк аптырап, гаҗизләнеп калдым. Менә сиңа кирәксә. Күли абзыйны үз-үзен кан кайгыртудан гаепләдем дә үзем гаепле булып калдым. Солдат иңбашымнан авыр кулын алды да кисәтүле тавыш белән, олыларны шулай тыңлыйлармыни, диде, аннары янәдән күрекне өрдерергә кереште. Бая күңелемне кузгаткан матур гөрелте миңа хәзер берничек тә тәэсир итмәде; алачык эче генә түгел, әлеге минутта хәтта бөтен дөнья шыксыз, ямьсез булып тоелды; тамак төбенә төер утырды. Шулай нәүмизләнен, каккан казыктай бераз басып тордым да тышка чокуым Ишектән кырыйгарак туктап, күлмәк итәгемә юеш күзләремне сөрттем, тирән сулыш алып, алачык артындагы инеш буена карадым, . Ни күрәм: яр буенда Тәзкирә, иңбашларын сикертә-сикертә, нәрсәдер эшләп \тыра. Әллә берүзе «биштащ» уйный инде? Аны күргәч, күнел әллә ни күтәрелмәсә дә. битләремне тагын бер кат сыпыргалап. әкрен генә шул якка таба кузгалдым. Әнә ул, ун кулы белән бер ташны чөя- чөя, сул кулының ике бармак арасыннан башка ташларны «ояга» җыя. Меңә ул ташларны «ояга» җыеп бетерә дә мина күтәрелеп карый— дигәндә, янә икенче төрлесенә керешмәсенме. Юрамал күрмәмешкә салыша. Болан кыйланып утыруына җен ачуым чыгып, иңбашына төртеп алдым. Кызыкай да ташларын ыргытын, сикереп торды, әче бер үртәлү белән; — Ялганчы! — дип кычкырып җибәрде. Сүз әйтә алмадым, телем тотлыкты. Тәзкирә күземә керердәй булып чәрелдәргә тотынды: —‘КйчәТГӘрсә диДей, ЯктЫтауга инәйләр сабан сөргән җиргә менәрбез. дидеңме? Мин күрмәсен дип. иртән иртүк алачыкка качкансың — Ул кабарып торган күлмәк кесәсеннән йон тупны җәһәт кенә алды да мина сузды — Мә, кирәге сукыр бер тиен... Бөтенләй каушап калдым. Ул әлеге тупны кулыма тоттырды да тыкрыкның югарыгы башына урамга таба җан-фәрмаяга йөгерде. Уф-ф. бөтенесенә үзем гаепле, ахры Менә нинди хур итеп йөгерде, артына әйләнеп тә карамады. Ярый әле — мондагы хәлне белмәде ул, югыйсә... Кули абзый да, Миша абый да үзләренчә дөрес, күрәсем. Чынлап, нинди бригадир ди ул үз колхозын да шулай кайгыртмагач. Ә Миша абыйга вакыт кадерле... Инде нишләргә' Юк. болай ярамый’ Тәзкирә дә сәбәбен белгәч, кичерер . Мин йон тупны чалбар кесәсен? тыктым да Миша абыйга куренмәс өч;н, алачыкны «бер чакрымнан* урап. Кули абзый артыннан чаптым VIII Өйалдымда кемдер шатыр-шотыр кул тегермәне әйләндерә. Шул тавышка кузләремне ачтым. Агач караватта зәңгәрсу тышлы мендәр өстендә ялгыз 1ына ягам. Бөтен тәрәзәләрнең пәрдәләре корулы. Гажәпсенен киттем. Кая Миша абый, әллә мина эндәшмичә алачыкка киткән дәме? Хәер, мин аның өйгә кайтканын да курмәдем. Ку.тч! абзый белән лобогрейкалар, тырмаларны алачык янына ташып бетергәч, ул мина. бар. син кайта тор. диде. .Арыган да. ачыккан да идем. Төсемә чыккандыр, күрәсен. Күли абзый юкка гына мине бәләкәйсегмәгән икән, көчкә ташын бетердек... Мин тырыш, чыдам булырга, гомумән. ■ сынатмаска уйласам да. чарага куймады Миша абын, көнләп көчләп а. дигәндәй кайтарып жибәрде. Ьйдә әнкәй төшкелеккә дип пешереп £ калдырган кычыткан ашының яртысын дигәнче ялтыратып куйдым. - Ярыйсы авыраеп, караватка яттым, шуннан гайре берни белмим . Кул < тегермәне тавышына менә яна уянып киттем. .Өйалдына чыксам, әнкәй ярма ярып маташа идәнгә зур гына чүн- н рәк палас жәеп, шуңа кул тегермәне утырткан да өске ташын тоткасын- ~ нан тотып жан гына әйләндерә, уртадагы кечкенә мөшкәгә алюмин э табактан учлап бодай сала, аскы таш әйләнәсеннән чупрәк палас ө> енә * бүлем бүлем ярма агып төшә. Байтактан бу кул тегермәнен кузгатканыбыз юк иде. Кәжәнкедә бераз арыш бар да барлыкка, тик анардан ярма ярып булмый. Чин бу күренешкә куанып. — Кайдан бодай алдын? - дип сорадым Әнкәй, кул тегермәнен әйләнлерудәи тагын туктап, зур хәбәр әйтергә теләгәндәй, мөлаем бер караш белән мина кутәрелеп карады. — Селсәүиттән солдат абыеңа кигерделәр, балакаем. — Ә кая үзе? — Кая булсын, эштә... Кайтып ашады да китте — Әллә төнлә Дә эшләдеме? — Ниткән төнлә булсын, әле кич тә жигкәне юк Ачык ишектән тышка күз ташладым Безнең өйнең күләгәсе Тәзкирәләр өенең почмагына да төшмәгән иле. Димәк сәгать дуртләр чамасы гына. Покы саташуыннан менә ш\нда 1ына айныдым. — Ә син эштән ничек иргә кайттың* — Бригадир кайтарып жибәрде. . Бу Күли абзыйның җитешмәгән жире юк икән Миннән алачыкта торып калган иле бнт. Шунда әнкәй: — - Балакаем, утар бик пычранган, ШУНЫ тазартып чыгарыр идең,— Димәсенме. Мин моны ничек аңларга да белмәдем. — Ә алачыкка? — Өлгерерсең әле. урыныннан качмас. Малаеның кунелендәген чак кына сизми микәнни1 — Ъолай да соңлаганмын, эштән соң кеше көлдереп йөрергәме1 — Әле туймадыңмыни? Я1ПЫТАУДА СХЗ ТУРГАПЛЛР — Беренче көн булганга гына азрак арыткан, югыйсә... Әнкәй баштанаяк мине күздән кичерде дә өйалдын шыңгырдатып көлеп җибәрде: мин дә аның күңеле йомшаруын сизеп, авызымны ердым — Нишләп берүзе генә булсын, төштән соң Шәрип бабаң да твшеп китте. — Шулаймыни? Мин инде тотып тыйгысызга әйләндем. Әмма ишектән атылуга, әнкәй артымнан кычкырып туктатты. — Кая чабасың шул кадәре?.. Алачык җене кагылмагандыр ла— Теләртеләмәс кире борылдым. — Абыеңа чәй алып төш.— Аннары ул кул тегермәне яныннан күтәрелде дә. өйгә кереп, тимер чәйнек күтәреп чыкты.— Түгә күрмә, аяк астыңа карап атла. Монысы инде бөтенләй шаштырып җибәрде. Хәер, алай димәсә, әнкәй буламыни ул... Алачыктан тавыш ерактан ук ишетелде. — Дың-дың-дың!.. Колакны ярырдай булса да бу тавыш күңелгә бик якын иде. Авыл өстендә иртәсен дә. кичен дә һәрвакыт шулай яңгырап торсын иде ул. Ә мин. кая аяк астына карап атлау, йөгерә-йөгерә төштем. Әмма чәйнектәге чәйнең тамчысы да түгелмәде. Алачыкта Шәрип бабай белән Миша абый гына иде. Карты аякларын аерып баскан да сандал өстендәге лобогрейка ургычын ике куллап тоткан, ә яшьрәге шул ургычның уртадагы бер пычагына зур гына чүкеч белән кызу-кызу суга. Шәрип бабай мине күрүгә: — Менә тагын бер ярдәмче килде,— дип, күңелле шаулап алды. Мин анын бу сүзенә игътибар итмәгән булып, чәйнекне почмактагы кечкенә өстәлгә куйдым да алар янына килеп бастым. Миша абый, чүкечен сандал бүкәне өстенә куеп, лобогрейка ургычының әлеге ныгытылган пычагын тотып, тарткалап карады. — Үзебезнекен төзәтәсезме? — дип сорадым Шәрип бабайдан. — Әйе. Шәрип бабайга бу тимерчелек эше бөтенләй белмәгән-күрмәгән шөгыль түгел иде. Гомумән, ул мин белә-белгәннән бирле колхозда даими эшкә йөрми иде. Шулай ук аның картмын дип. өйдә сакал сыйпап кына ятканын да күрмәдем, һәркөнне диярлек алачыкта иде. Малае Шәйхи абзыйга бусын-тегесен булышып, һаман кыштыр-кыштыр йөрүендә иде. Әмма биредә аңа җиңелчә генә түгел, хәтта җиң сызганып эшләргә дә насыйп икән. Заманасы шундыйга әйләнгәч, нишләсен инде. Миша абый кулындагы ургычны сандал бүкәненә сөяп куйды да маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирне кул сырты белән сөртеп алды: — Чәй китердеңме?—дип, почмак өстәлдәге чәйнекне күтәрел борыныннан голт-голт эчте, аннары ишек бусагасына утырып, кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгарды. Шәрип бабай да озын колакчынлы бүреген калкытыбрак куйды да солдат янына килде: — Кая. мин дә төтәтим әле,— дип, шунда чүгәләде. Аның тәмәке тартканын минем беркайчан ла күргәнем юк иде. Алар икесе дә төкрекли-төкрекли тәмәке төрделәр дә, урыннарыннан торып, учактан кабызып алдылар. Алачык эченә сасы төтен таралды. Алар яңадан ишек төбенә килеп чүгәләделәр. — Михаил браток, сезнең авыл башкаладан еракмы? — Илле километрлар булыр... Анда электричкалар гөжләп тора иде. Шәрип бабай тәмәкесен саксызрак суырды, ахры, азрак йөткеренеп торды, аннары сабыр гына: — Ә үзен бу һөнәргә кайда өйрәндең, авылдамы? — дип сорады. — Әйе. минем батька тимерче иде... Бу Шәрип бабай русчадан яхшы гына сыпырта икән. Дөрес, бераз сакаурак төсле, әмма тиз. шома сөйли. Шәрип бабай тәмәкесен бөтенләй онытты “j — Минем Шәйхуллага менә бу егетнең картәтәсе Габделгалләм | карт ку алды тоттырды. Колакларым дөрес ишетсә дә, шаяртмыймы дип, ышанмыйча, Шәрип £ бабайның күзләренә карадым. н — Зрә булган кеше иде мәрхүм. п Мин картәтәйнең тимерче икәнен бер генә түгел, күп тапкырлар ю ишетеп белә илем, әмма бусын... әткәй белән әнкәйнең дә бу хакта азыз < ачып телгә алганнарын хәтерләмим. > — Тик үзе бик коры нәрсәкәй иле. Кая аның белән гәп сатып утыру! J Алачык янында малай-шалай чуалса да, хәзер утлы кисәү күтәрер иде. з Бер заман минем малай да әлеге шушы алачык тирәсендә чаба баш- 2 лады. Әллә нинди тимер кисәкләре алып кайта. Күренеп тора, нидер маташтыра. Сораштырам, әйтми. Шулай да эчтә—корт Белмәссең, * Галләм картның жене кузгалып, кагылуы бар «Анда барып, эш кеше- » сенә мишәйт игеп йөрмә»,—дидем. Малай да, ярар, ярар, диде, каршы ? сүз әйтмәде. Ә ул тишек борын мине алдаган гына икән. Атна-ун көн > үттеме, юкмы, Галләм карт үзе безгә килеп кермәсенме Жу-у итеп киттем Нәрсә кырды икән минем тишек борын? Шулай килеп керде дә < Галләм карт, түрдән әйләнеп, ишек төбендәге эскәмиягә утырды Утыр- я ды ла каш астыннан мииа карап: «Малаеңның кулы нәрсәгә кычытка- Мин. алачыктан чыгу белән, чалбар кесәмдәге теге йон тупчы Тәз -J кирәгә суздым. Ләм мим кытыкай. ник бер сүз әйтсен. Әлеге тупны ’ нани песи баласы төсле итеп, ипләп кенә миннән аллы да кулына я Йомып, түшенә кысты. Бераз шул килеш 6apta4 ,л Инәйләр янына мин дә бара алмыйм, минем дә вакыт юк хәзер,— т диде иртәнге өчен гафу үтенгәндәй. Ләкин мин ул күңелсез нәрсәне янартырга теләмәдем * Тәзкирә дидем, сүзне икенчегә бору нияте белән, нигә синең карт.»тән жылыда да бүрек киеп йөри? Ул башта әллә нишләп китте, аннары гына елмайгандай ител телгә килде — Анын... ни... 11сләшмени? — Түгел. Нәрсә сон5 Әмма Акбай ана башка кычкырырга ирек бирмәде, өрә-өрә капка н төбенә чаклы куды. Ярый, минем янда яткан Миша абый уянмады, югыйсә, жир тишеж генә керердәй оят була иде. > Әнкәй шым гына өйгә үтте дә кечкенә сәкегә тавыш-тынсыз менеп х ятты. о Мин дә мендәргә сеңдем. * Озак та үтмәде, әкрен генә елаган тавыш ишетелде. Күтәрелеп кеч- * кенә сәке ягына карадым. Әнкәй башыннан ук бөркәнеп яткан, өстен- = дәге юрганы селкенеп-селкенеп куя. Эндәшергә дип авызымны ачкан < идем, сиздермәү хәерлерәк дип, кире яттым Өзгәләнеп шулай бераз л елады да ул. аннары туктады. Бары да тынды, низаг та. бусы да Мич астындагы чикерткә дә = бер төрле оеткыч гавыш белән черек-черек сайрады. Миша абый да ? борынын талгын гына сызгырта бирде Шунда йөрәк турыннан нәрсәдер әкрен генә әрнеп әрнеп авырта башлады. Уйласак, әнкәйгә бернинди тавыш кузгатмаска була иде. Ярый. Тайфа түтәй сөенче алырга кергән ди. Ул бит этлек уйлап түгел, чын күңеленнән Әткәйнең пичек яралануын сорашмаган икән анысын әле үзебез дә белмибез. Ничек кенә булмасын, әткәй исән... Ә Тайфа түтәйнең юк-барга бәйләнүе гомер бакыена. Урыс тотасын өендә, имеш. Тагып әллә нинди шайтан.. Басындырып өйрәткәч ни. Әткәйгә нинди бәйләнә иде ул. селсәүиттән урлыйсын... Шунда син, әнкәй. Тайфа түтәйгә ник бер сүз әйтсәңче. киресенчә, соныннан «Син ир кеше, нигә шуни ла чыдамыйсын!» дип әткәйне әрли идеи Хәтта бер заман Тайфа түтәй үзебезгә урманнан алып кайткан утынны да. ат башыннан эләктереп алып, үз ишеге алдына кертеп бушаттырды. Әткәй, урамдагы кешеләрдән оялып, ана каршы тора алмады. Ә өндә син Тайфа түтәйнең бу кыланышын хуплап: «Бик әйбәт иткән». — днлен Хәзер менә үзең лә ишетмәгәнеңне ишетәсең... Әмма бу юлы да чыдарга, әткәй хакына гауга чыгармаска кирәк иде... Үлеп сагындырды аны. һаман хәтерлә, печәнгә барганда ат дилбегәсен мина бирер иле дә. үзе арба читенә утырып, борын астыннан бер жыруны әйләндерер дә сузар иде: Сандугачлар сайрый әй. кайларда а-а? Әрәмәкәйләрдә, талларда™ Әткәй, көйгә-монга әллә ни нечкә булмаса да. яланга чыккач, үзалдына шулай жырлый иде. Табигать кочагында сирәк йөргәнгә купеле кузгала торган булгандыр Югыйсә, ул я районга чаба, я авыл Советында утыра иде... Әллә нинди бетмәс-төкәнмәс эшләр.» Якында гына тенге тынлыкны ярып, кемнеңдер тамагы карлыккан әтәче аваз саллы. Аның бер-ике кат сузып-сузып кычкырчы булды, югары очтагы, түбән очтагы әтәчләр дә уянды. Көндез бәрәнге гайре азык эләкмәгәч, күпчелегенең тавышы көчсез, зәгыйфь иде. Шулай да алар ничек итеп һәрвакыт билгеле бер сәгатьтә уяна торганнардыр. Чындырмы, сугыш чыгасы төнне әтраф әтәчләре гадәттәгедән иртәрәк кычкырган ди... Туктале. авылда ничә әтәч бар икән: берәү, икәү, өчәү... унау... егерме... Кинәт кенә уянып өстемдәге юрганны алып ыргыттым. ААинем яндагы Миша абый тын гына йоклый. Кечкенә сәкедәге әнкәйнең урыны буш. Өй эче ярыйсы яктырган, пәрдәләре корулы тәрәзәләр зәңгәрсу... Урамда сыерлар мөгрәгәне, сарыклар бакырганы ишетелде. Көтү китә, ахры. Бүген чират көтүендә кем икән? Безнең бердәнбер терлек сыер гына булганга, ике чират әйләнешенә бер генә чыгабыз. Тукта, нишләп әнкәй капканы ачып Мүкләкне кумый? Көтү үтеп бара лабаса. Урынымнан сикереп тордым да күтәрмәгә чыктым. Әнкәй ихата уртасында тавыклар ашаганны үзалдына оеп карап тора, ә утарда, җанына чрын тапмагандай, муенындагы кыңгыравын чылтырата-чылтырата. Мүкләк кычкыра. — Көтү үтеп китте бит...— Күтәрмәдән җиргә сикердем.— Нигә ку мынсын?.. Селкенмәде дә әнкәй, бары тик минем тавышка әйләнеп карады да кире борылды. — Мүкләк калды бит'.— Каршысына барып бастым. Тавыклар пырылдашып тузынды.— Сыерны... сыерны... — Тавыкларны куркытма — дип. әнкәй жинечнән читкәрәк тартты.— Нишләп әле тордың? Аның болай да ач яңаклары тагын да суырылган, күз төпләре бакыр тәңкәдәй ясмыкланган, әүвәлге мөлаем йөзендә чак кына да чырай нуры калмаган иде. Мин төнге хәлне белмәмешкә салышып: — Көтү тавышына,—дидем дә янәдән утарга карадым. Ә ул һаман сузды, әткәңнең хәбәре бар. аягы яраланган диде- Алкын стансасында бер солдат Тайфа түтәңне күреп әйткән, диде, гомумән, минем әлеге тынычсызлануга игътибар итмәде, шул ук вакытта сизәм. үзе дә мине борчырга теләмәде. Тайфа түтәй белән икесе арасындагы ләм-мим. Утардагы Мүкләкнең дә сабырлыгы бетте, ахры, башы бетән капканы дер-дер китереп актарырга кереште. Әнкәй: — Әй. чукынмыш, җимерәсең бит' —дип кырт кына ана таба борылып кычкырды — Сине күптән сабанга бирәсе булган, көчеңне кая куярга белмисең. Әллә шунын өчен аны көтүгә кумаганмы? — Сыерны сабанга бирәсеңмени? — дидем мин. борчылып. •— Нигә? — Мин хәзер анда чыга алмыйм, алачыкта эш муеннан. — Кешесе табылыр... — Алайса, үзең чыгасыңмы? — Кем карар тимерчеләрне^! — Юк, юк. Мүкләкне бирмә, әнкәй, кеше сыеры кешегә нәрса, кыйнап-тукмап бетерерләр . Мүкләк бахыркай да. сизенгәндәй, әнә ничек утарга сыеша алмый ярсына. Күңелемә авыр таш төшеп утырды. Инде ике сәгатьтән артык көтәбез. Шәрип бабай һаман күренми. Көтәбез дигәч тә, кул кушырып утырмыйбыз, килүгә жиннәрне сызгандык... Эш белән булыша торгач. Мүкләк кайгысы жинеләйде. Бу өлкнн- нәр бигрәк сәер, бер бер нәрсә уйладылармы, безнен сүзне колакларын.. ♦ да элмиләр. Ни әйттем әнкәйгә, тыңламады... Шулай да бу Шәрип бабай нишләп һаман юк икән1 Почмакта әнә күпме тишек-тошык г савыт-саба жыеллы. Алачыкта тимер кыйнаган тавышны ишетеп, югары > очтагы, түбән очтагы хәтсез хатын кичә кич шул нәмәстәләрне күтәреп Е төште. Берсе: Й — Аяк кулларыгыз сызлаусыз булыр, шушы табагымны гына ямап „ бирегезче,—дип юмалый. а Икенчесе шома телләнеп: — Үзегезне тавык шулпасына чакырмакчы идем дә. бүләргә тәрил 4 кәләрем калмаган икән,— ди. < Өченчесе, дүртенчесе... Нәрсәләр генә алып төшмәгәннәр. Барына 3 да ашыгыч кирәк. Шәйхи абзый заманында өйрәнгәннәр тиз дә тиз = дип. Ә ул берсенә дә кире какмый иле. хәтта каршыларында ук әм »лла бирә иде Хәзер савыт-сабага бигрәк тә мохтажлык зур. Янасын алыйм * дисәң, кибеттә дә. базарда да юк. Әйләнәсен дә искегә тотынасын Әгәр а Шәрип бабай тизрәк төшсә, тимерче кулы көтеп яткан шул нәмәстәләр- ? не ямый башлар идем. Миша абый да бер лобогрейканын шатунын сүтеп алды Валга бер- = кетелә торган башыннан кырт сынган. Менә шуны ялгапмы, ничек бхлеа < да ясарга кирәк Бу лобогрейкамын бөтен жире төзек, бер шушы шатун 5 аркасында эшкә ярамын ята. Әлбәттә. Шәйхи абзый заманында булса. !~ бу кисәген атып бәрер иде дә икенчене ген.» ясар иде. Кая сон ана “ тимере' Миша абый әлеге сынык шатунны гөжләп янган учакка гыкты. ~ бер төрле буш караш белән шунда текәлеп калды. Әлл.» эченнән Шәрип ~ бабайны уйлый идеме? Миша абый учакка бераз текәлеп торгач, мич алдындагы кыстыргыч белән ут кебек янган шатунны кире аллы ла сандал өстенә салды. Ку аллысы да кул астында гына икән. Шатунны әйләндерә-әйләндерә кыйнарга тотынды Кызуы сүрелеп, көл төсенә кергәнче кыйнады да . суга тыюы. Чиләктән чыжлап пар күтәрелде. Нишләтә икән моны/ Берни аңламыйча карап тордым Аннары ул шатунны «сантиметр» белән үлчәде, күрекне басарга миңа ымлап, учакка яңадан тыкты. Тик бу юлы ул аны озак тотмады, кире алып, тагын бераз кыйнады, тагын озынлыгын үлчәде. Әһә. белдем, озынайта, шатунның сынын кыскарган өлеше кадәр озынайта. Кара. кара, әллә ни нечкәрмәде дә. Хәзер Шатунның валга беркетелә торган башын гына эшлисе калды Шунда күзем төшеп, ишектән карасам кулларын жилбәгәй жнбә pen, тыкрыктан жәяү генә Күли абзый төшеп килә. Үзе ашыга, бер йөгерә, бер атлый Ни булган аңа? Гомергә үз жасна гына йөргән кешенең дә сөякләре жиңелэер икән. Әлегәчә мин аның болай к.лша iaнын бер дә күргәнем юк иде. Миша абыйга «Күлн абзый кил.» тңп әйтергә дә өлгермәдем, аһ-ваһ итеп алачыкка үзе дә килеп керде. Шул унанга баш кагып исәнләште дә — Шәрип агайны югалттыгызмы? — диде, ниндидер бер мәгънә белән. ........Миша абый, безнед бригадирны әүвәлдән белмәгәнгә, акын --теге ‘ халәтенә игътибар итмәде, бары . — Әллә бүтән яры жибәрденме?— диде. — Алай гына булса... Сслсәүиткә малае турында язу килгән дә. йөрәге тотып егылган. — « Похоронный» мыни? — Юкка чыкты дигән хәбәр... Мин бөтенләй аптырап калдым. — Әле кайчан гына командирлары секретный жирдә. партизанлыкта, дип хат язган иде. — Әнә шул хат инде, селсәүит прсидәтеле алдаган гына... Тәзкирә белә микән инде? Теге көнне нинди шатланган иде бахыр. Елыйдыр, болай да нечкә күңелле нәрсәкәй. — Да-а!.. Да-а!..— дип кабатлады Миша абый да үзалдына. — Шул язуны күреп калган берәү Шәрип бабайга бүген иртәнчәк ычкындырып ташлаган. Дөрес, яманлыктан түгел инде, белмичә, ялгыш ...— Миша абыйга аның исем-атын әйтеп тормады ул.— Хәер, монда кемне дә гаепләве кыен. Күптән түгел курше авылда бер хатын шулай үлде. Хат ташучы кыз берни әйтмннитми кертеп биргән дә.. Шуннан соң андый хатларны селсәүит прсидәтеле үзенә ала башлады. Бәлки, кайберәүләрне ымсындырып тору да хәерледер... — Да-а!.. Да-а!.. — Менә Шәрип агай .. Ишетүгә тизрәк чабып барган инде. Өстенә басып сорагач, прсидәтел дә. нишләсен, боргалап тормагандыр. Карт кешенең йөрәге андый авыр кайгыны күтәрә аламыни. Ни дисән дә житмешнен өстендәге кеше. — Да-а!.. Да-а!.. Күли абзый беравык тукталып торды да: — Бу сугыш күпләп чүпли башлады әле. беркөнне ике кеше турында... берсе яраланган, берсе хәбәрсез югалган... коточарлык нәрсә бит, ә!—дип, борын астыннан үзалдына сөйләнде, аннары сулышы кысылгандай бөтенләй тынып калды. Әмма беребез дә эчтән тынмады. Әнә Миша абый, кырыс карашын бер юнәлешкә төбәп, үзе дә сизмичә: «Да-а!.. Да-а!..— дип һаман кабатлады. Менә Күли абзый, күңеле тулышкан бер кыяфәттә, нишләргә дә белмәгәндәй, әледәнәле башын селкеп куйды. Бәлки алар бу минутта — берсе ут эчендә бергә йөргән дус-иптәшләрен күз алдына китергәндер, икенчесе барча ир-ат авылдашларының шушы алачык алдында кичләрен шау-гөр килеп утыруларын сагынып .хәтерләгәндер. Минем дә күз алдына китерердәй, сагынып хәтерләрдәй истәлекләр күп. Монда хәзер шунысы мөһим агачның очы корыса, тамырына җитә, диләр, берүк Шәрип бабайның хәле яхшыра күрсен!.. Башны юләрләтердәй бу уйлардан беренче булып Миша абый айныды: — Шулай да сыгылып төшәргә ярамый, үч итеп, дошманга үч итеп!..— диде ул. Әйе. усал жилләр сыгылган агачның ботакларын да каеручан була. Солдатның бу сүзләреннән Күли абзый башын югары күтәрде, күзләрен зуррак ачты. — Шәрип бабай өчен үзем эшлим!—дип. эчемдәген мин кычкырып ук салдым. Азрактан Күли абзый үтенгән рәвештәрәк Миша абыйга: — Иң элек тырмаларны карап алыйк.— диде. — Ярый. ярый... Башта менә бу шатунның эшен бетерим дә... Күрәсең, сөрелгән басуны йомшартырга тырмалар бүгеннән кирәктер. Алачыкта куалда белән тимер кыйнаган тавыш, су буйларыннан авыл өстенә артылып. тагын да ныграк яңгырады. — Дың... дың... дың*.. Миша абыйның эшләре тагын да тыгызланды. Төштән соң алачык алдына күрше колхозлардан сабан, лобогрейка, жилгәргеч кебек нәрсәләр китереп тутырдылар. Тимерчегә ярдәм итәргә ике кешеләре дә бар берсе бүгенме-иртәгәме солдатка алынырга ♦ торган яшь кенә егет, икенчесе, Шәрип бабай ишеләре булыр, ябык ь кына озын буйлы бабай иде. Алар да килү белән эшкә тотындылар, ч Ә мин менә шундый чакта тугарылдым куйдым, һич уйламаганда... < Тырмаларның тешләрен барлап бетергәч. Күли абзый мина: Е — Бик кибектерде, энекәш, бар. әйрән алып төшче,— диде. £ Үзем дә бераз ялыккан идем. Миша абый кушканнан бушаган арада » ике савыт ямадым, өченчесен ямарга чистартып куйдым. Бер минут та а тик торылмады. «и Мин Күли абзыйга баш кактым да чыгып йөгердем. Тар тыкрык арасын ике-өч кенә талпынганмындыр, ямь-яшел үлән < сарыгам кин, якты урамга килеп чыктым. Күзләрем камашып калды. Бер мәлгә тукталсам, хәйран тамаша, түбән очтагы ике хатын безнең Мүкләкне ат арбасына жиккәннәр лә. берсе башыннан, икенчесе ♦ тәртәдән тотып, әйдәме әйдә, урам тутырып киләләр. Муенындагы кын- х гыравы мопсу гына чылтырый Житмәсә, өере белән бала-чага ияргән. ® Кычкыралар, бакыралар. Кара инде, кара. Әйтерсең ниндидер бер >, сылуны борынгыча рисвай итеп йөртәләр. Камыты да камыт төсле « түгел, ике пүлән агачы, йодрыкларымны таштай кысып, бар булмы- < шыма көдерәеп, аларга каршы кузгалдым s — Нишләп мыскыл итеп йөртәсез?!.—дип, сыерны башыннан эләк- ч тереп алдым. s Мүкләк тә сизенде — тартыла-сугыла атлаган жиреннән шып тук- - тады, кайнар сулышын бөтен йөземә бөркеде, зур ачылган юеш күзләре э ялварулы елтырады. Әлеге түбән оч хатыннары,—берсен Әлүкәй бичәсе, икенчесен Хәбибкамал дип йөртәләр авылда.— чәрелдәшеп миңа ябырылмадылар, киресенчә, тәмле телләнеп, юмаларга керештеләр. — Тимерхан булмады бу, чистый Күли... Шушындый хужасы барында, нишләп безгә өйрәтергә кушкандыр Адәм тәганәсе.. Хәбибкамал 1нулай башлауга. Әдүкәй бичәсе дә тотынды: — Егете егет ише генәме! Кулыннан килмәгән эше юк. Алачыкка да белми куймаганнар... Уф-ф, йөрәккәем, ншетәселәрем бар икән. — Кая чыбыгыңны! — дип, мин — Чит кеше карап йөртәмени аны?'. — Урамда ипләп кенә өйрәткән сыерны кем дчлатты?. «Чит кеше» “ дигән син юләр түгелме? Җитмәсә, кеше читәнен жнмергәнсен. Хәзер з аны ничек төзәтәсең? Китергән казыгың, кискән талың бармы?. Ярый. сыер янып егылмаган . Пиен капание сина урамда.- 1 Алачыктан туеп = качтык дамыни? Мактанчык!.. = » XII Кичә өйгә кайткач читән хуҗасы артымнан бастырып керде дә тотынды тиргәргә. чыда гына. Шунын «стенә .»нкәй дә төбе-тамыры белән яңадан купмасынмы. Бердәнбер кеше Миша абын гына мине яклады: — Тимәгез малайга, аныкы да дөрес,—лиле. Шулаен шулай ла. әмма Хәбибкамал белән Әдүкәй бичәсе Мүкләкне бүген дә алып киттеләр. Бер сүз дә әйтә алмадым, күтәрмә төбендәге Акбайне кочаклап — Су менә шулай болгана,—дип мыгырданып калдым Бүген алачыкка бару түгел, хәтта ул якка борылып та кзрый алмадым. Юк агачны табып, тулардан катык очлап, көн чьи ы диярлек вакытым үтте. Ә тыкрык башындагы читән, бөтен авы.на мн.чс рисвай итеп, кичә дә тузынып ятты, бүген дә. Ичмасам, хужасы да шуны азрак рәтләп куя белмәде Абэнр алдында йомычкаларны җыештырганда капкадан Чиша абый кайтып керле. Кайтып керде дә. минем янга килеп, ирештергән шикелле: — Эшләр барамы? — диде. Мин дә сер бирмәс өчен сорауга каршы — Нишләп иртә кайттын? — дип сорадым. Ә ул. һаман авызын ерып — Кайттым әле.— диде, аннары кесәсеннән һич көтмәгән нәрсә — пчкгл конвертлы хат чыгарып күрсәтте.—Балалардан килде... Ярый әле — үпкәләп өлгермәдем. ЯКТЫТАУДА ВҮЗ ТУРГАПЛАР Үзем дә искәрмәстән, анын кулындагы хатны тартып алдым, конверт тышындагы кәкре-бөкре язуларга карадым Анда сызыла-сызыла төрле кул белән берничә адрес язылган иде: Полевая почта... Москва... Уфа... Алкинский... Башта берни аңламадым, кат-кат укыдым — Ике айдан артык мине юллап йөргән,— диде Миша абын. Менә ни өчен адрес өстендә адрес икән. — Нәрсә язганнар? — Төмәнне ишеткәнен бармы? Менә шул якка җибәргәннәр. — У-у, Себердә үк, еракта... Миша абый хатны кесәсенә кире тыкты. — Бу казыклар теге читәнгәме? — Шулай иде дә... — Әйдә алайса, төзәтеп алыйк. Миша абыйның шатлыгы эченә сыймаганы сизелеп тора. — Бүген алачыкка төшмисеңмени? — Анда да өлгерербез... Башта без ауган читәнне ипләп кенә торгыздык берничә терәү куйдык. аннары су сала-сала казыклар утырттык. Берүземә көн озыны җыкланырга җитә иде бу. Казыкларны утыртып бетергәч, ул: — Боларны тимер чыбык белән тарттырып куясы иде.— диде. Әткәй заманасыннан бирле кәжәнкә астында яткан алюмин чыбыкны төргәге белән өстерәп алып чыктым. Кара-каршы торган казыкларны бер-беренә шундый тарттырып бәйләде ул, пар ат белән давыл кузгатып үтсәң дә. әлеге читән хәзер —днп . пошынган идем, юкка гына алайса, аны гына түгел, әткәйне дә сагына 5 лар икән. < — Ә минеке соң, минеке, ата зимагур, эчкече иде... Менә шундый з бәндәгә бәйләнеп, жан кебек гомерең заяга үтсен дә йөрәк сызламасын S Кеше иренен булганлыгына көнләшми хәлең юк... Тайфа түтәй мышык мышык борынын тартырга тотынды, тавышы ♦ да. моң-зар тулы көй сузгандагыдай, үзгәрде. а Бу зурлар бала-чаганы гына оста әрлиләр, уйласак, үзләре дә алар ° дан ким түгел бер берен рәнҗетү дисенме, бер береннән көлү... Әллә Г ни кыйланып бетәләр, аннары чак кочаклашып үбешмиләр .. Әнкәй дә басылды. сыктыйк ыктый сөйләгән түтәсен бүлдермәде ~ — Сыерың үлгәч, ничек керергә дә белмәдем. Мин ул солдатны а яратмаудан түгел бит, синең өчен курыктым. Яшь ку иел, шайтан котыртып куйса дип... Аны у земнәп белом. Салкын өйдә салкын түшәктә в ялгыз ягып кара. Башка ту зга язмаган уйлар килә. Ятасын, ятасың да. = салкын мендәрне кочаклап, үкси-үкси елыйсың.-. Берсе дә күңелем £ тарлыктан түгел.. - Мин дә сине әүвәл шулай уйлый идем. Әнвәрбәккә бәйләнгәндә дә. бу ягим дип, аптыраудандыр днп. гел-гел аяп килдем. Инде хәзер минем белән... — Ышан, начарлыктан Түгел лә... Кем унлаган ул кешенең әйбәт буласын Мин башта Са1Ираның урыска чыкканына аптырагач идем .. Сыерына страхауай ару чыккан икән. Тайфа түтәй моны ихлас әйтте. Кеше күңелен юкка карурман димиләр, беркайчан Да капылт бәрелергә ярамый, акылны алдан йөгәнләмә! ән чаклар минем үзем дә дә булгалый. Шунда кемнеңдер капкадан ашыга-ашыга кергән аяк тавышы ИШегелде. Чин өй ишеге турыннан күтәрмәгә уздым. Әнкәйләр шым булдылар. Әлеге аяк тавышы иясе Миша абый иде. Аның ашыгуына да, хәтта янып-пешеп чыгуына да игътибар итмәдем. ,— У уй, озак. Мйна китәргә фронтка,— диде ул ‘Бер М3.1гә башым әйләнгәндәй әллә нишләп, берни уйлый алмый тордым, аннары анык китәчәге кисәк кенә ку зал дыма килеп, кычкырып җибәрдем — Әнкәй!.. Аның килгәненә атнадан артык, вакытлыча гына жибәрелгәнен 6ei- сәм Дә, аерылышу сәгате сугар дип уема да кергәне юк иде. җитмәсә, ияләшеп беткәч кенә . — Мә алачык ачкычын .. Әле шхнда төшеп мендем. Хатыннар китергән соытсабаларны ямап бетерерсең... Тик башта теге печән җыйгыч ат тырмабын төзәт, аның әллә нәрсәсе калмады... Өйрән, оста тимерче бул!.. Бусына, аякларым жирдән аерылып, түбәм күккә тиде. - . Мондый бәхет кемгә берәүгә тәти! Шул арада мин эндәшкәнгә, Миша абый тавышына өйдәгеләр дә чыкты. : Мина сугышка китәргә... Миша абыйның бу сүзеннән әнкәй дә аптырап калды. -• Канчан? — Озакламый ат килергә тиеш. — Әй. аллакаем!.. ■/ Барыбыз да өйгә кердек. - Ыгы-зыгы купты, бер якта әнкәй йөгерсә, икенче якта Тайфа түтәй кабаланды. — Көн элгәре дә әйтмәгәннәр, ичмасам... - — Син казанына тиз генә аш сал, мин самавыр куя торам. Миша абый аларга: «Борчылмагыз!.. Зинһар, мәшәкатьләнмәгез'.» ' дйп тә караган иде. тыңламадылар. ' Мина да. утын кертеп, казан асты тергезергә куштылар Миша абый үзе яшел юл капчыгына әйберләрен тутырырга кереште. .. .Ләкин аш пешү түгел, самовар кайнап чыгарга да өлгермәде, Күли .а0зы.Й/иске тарантаска җигелгән авыл Советы алашасы белән капка төбенә килеп туктады. Өйгә керүгә үк әнкәй аны эләктереп алды: . —г Эшләттегез, эшләттегез дә, тизрәк китегез дип куалыйсызмы3 Кешене азрак ял иттереп, мунча кертен, хөрмәтләп жибәрсәгез, дөнья- .Иыз җимерелер дип йөрәгегез алындымы?.. — Туктале, эш бит анда түгел, военкомат сәгате-минуты белән хәбәр иткәч, нишлисен, алар белән сатулашып булмый. Миша абый елмаеп-елмаеп куйды. . . Тайфа түтәй дә: — Әллә катык булса да капкалап аласызмы3 — диде өтәләнеп. - Тик берсе дә эндәшмәде. ф Әнкәй кабаланып идән астындагы базга төшеп китте, озак та торМады, кулына ярты литрлы шешә тотып, кире чыкты. — Менә сары май, күчтәнәчебез булыр. • — Юк. юк, кирәкми. Әмма ул ялынып дигәндәй тормады, Миша абый кулыннан яшел юл капчыгын алды да, авызын тиз-тиз чишеп, май тутырылган әлеге шешә- ■ не тыкты... Урамга озата чыккач. Күли абзый миннән - 3 - Син. Хәйрулла, алачык ачкычын алдыңмы? —дип сорады. — Алдым. Әнкәй дә моны ишетте, башкаларга сиздермичә генә, аркамнан жиңелчә сөеп куйды. Читтәрәк тартынып торган Тайфа түтәй ат кузгалуга тарантас янына йөгереп килде дә Миша абыйның уң кулыннан тотып аллы —■_ Сау бул, кияүкәй! Сау бул!..— Яшькелт күзләреннән эре бөртекле яшь атылып чыкты. Әнкәйгә әйләнеп карадым: аның йөзе авыр уйлы, карашы җитди, хәтта азрак у.сал да шикелле күренде. Авыл Советы алашасы каи арада безнең яндагы тыкрыкка борылды, каи арада бәрәнге бакчалары башына җитте, күз бәбәкләре талырга да өлгермәде. Яктытау ягына борылып, читәннәр артына күмелде. — Хуш!,. Миша абый. хушЕ. Солдат абын... XVI Кеннен үткәне сизелмәде дә. Миша абый киткәч, алачыкта үзем хужа булып эшләгәнгә генә түгел, башка нәрсә дә сәбәп булды моңа. Капкадан чыгып, Тәзкирәләр турыннан узганда кемдер тәрәзә * шакыды. Карасам, аскы кечкенә өлгедә Шәрип бабайның сакал-мыек баскан йөзе. Нәрсә уйларга да белмәдем, борылып кердем. Түр сәкедәге түшәктә яткан Шәрип бабай ишектә мин күренүгә, ниндидер сере бар төсле «Мондарак кил әле», дип эндәште. — Нәрсә бар. Шәрип бабай? — Михаил абыегызны озаттыгызмы?.. Әйбәт кеше. Минем белән дә хушлашып чыкты... Ачкычны сина бирергә кушканнар икән, әле шунда барышынмы? — Әйе. — Кәжәнкә почмагында кечкенә бер ящик бар. Шәйхулла абзаң- ныц кораллары, сина кирәк булыр, алып төш шуларны да. Ә ул ящнкта ниләр генә юк иде калай кайчысы, төрледән-төрле шөреп ачкычлары, келәшчә-карга борыннары, тимер пычкысы, борау, игәүләр. .— тимерче кешегә болар бары да кирәк. Кәжәнкә почмагыннан өйалдына алып чыккач, ящнкны нишләтергә ■ дә белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәре хәзинәне Шәрип бабай ° болай гына биреп жибәрер дип күңел ышанмады Шулай беравык аны » күтәреп тордым да идәнгә куйдым. Шәрип бабай минем икеләнгәнне сизенде, ахры: < — Картәтәцнең дә кайбер нәрсәләре исән ие. аякка бассам, аллаһе а боерса, карап бирермен әле,— диде. ч Әллә заманында картәтәй дә Шәйхи абзыйга үз коралларын бирде ® микән? J Тик мин сорашып тормадым: * — Рәхмәт! — дидем дә ящикны күтәреп чыгып киттем. Хәтта капкала очраган Тәзкирә янында да туктап тормадым, урамга чыгыл, күңелем белән оча канатла на алачыкка төшеп киттем. Миша абый әйткән печән жыйгыч ат тырмасы белән көнозын маташтым. Дөрес, анын әллә нәрсәсе юк иде. Өйрәнчек тимерчегә дугайлы берничә озын теш ясап беркетүе, тырманың күтәргеч-төшергеч кулсасын төзәтүе хәтсез ярымга төште. Ярый әле — Шәрип бабай ящнгы белән Шәйхи абзый коралларын биреп жибәрде. югыйсә, ул печән жыйгыч ат тырмасын бүген бетерә алмый идем. Ир мактана, корал эшли дип юкка әйтмәгәннәр. Нәрсәгә тотынсам да. шул ящнктагылар кирәк ■булды. Әкрен эшләнде, әмма бары да жнренә җиткерелде. Күңел дә жырдан бушамады. Моңа, әлбәттә, эшнең жайлы баруы гына түгел, Шәрип бабайның зур ышанычы да сәбәпче иде. Шулай итеп көннең үткәне сизелми дә калды. Кич өйгә кайтсам, тагын... Мин ихатада күренүгә өйалдыннан әнкәй — Улым, әткәңнән хат бар.— дип кычкырды. Күтәрмәдән әллә атлап, әллә очып мендем. — Кая? Әнкәй кулындагы өчкел конвертлы хатны алдым да тизтяз актарып комсызланып х кырга керештем. «Туган якта яшәүче кадерлем Бикә, бердәнберем, өметем ышанычым Хәйрулла улым, сүнмәс, сүрелмәс кайнар сәламнәремне сезнең тарафларга юллап калам » Йөрәгем әллә нишләп китте. «Бердәнберем, өметем-ышанычым Мондый сүзне әнкәй булып әнкәй дә әйткәне юк. ЯНТЫТАУДА ВҮЗ ТУРГАЙЛАР Бетен хат озынына ул безнен хәлләрне сорашып каптыртып язган- язган да. ахырда гына үзе турында берничә жөмлә сызгалагаш ■- Сул аягым жинелчә яраланып, атнадан артык кыр госпиталевд» ЯТТЫМ Менә хәзер тагын фронтка--алгы сызыкка җибәрделәр...» Бусына шатланырга да. кайгырырга да белмәдем. Шатланыр идем, яраланган хәбәрен Тайфа түтәй ишетеп кайткач, бәлки бүген-иртәгә кайтып төшәр, кайтып төшәр дип өметләндем. Кайгырыр идем, илдә сугыш барганда, бөтен ирләр яуда булганда, гарипләнеп, ул берүзе генә авылда ятса да әйбәтмени? Шулай да көн озыны күтәренке йөргән кәефем җимерелмәде. Хатны әнкәйгә бирдем дә күтәрмәдән кире очып төштем. Ә ул артымнан: — Кая чабасын, аш өлгерде? — дип кычкырып калды. Туктамадым, өй артындагы ’бакчадан койма аша сикердем дә тыкрыктан храмга йөгереп чыктым. Яктытау мине — тишек борынлы кечкенә тимерчене — гадәттәгечә колачын җәеп каршы алды. Минем бөтен төшем — якты дөньяга сокланып туймаган яшькелт күзләрем, ике якка тырпаеп баскан колакларым, хәтта тез башлары ямаулы зур чалбарым белән аягымдагы «чачаклы» иске чабатам ла Яктытауга бик тә таныш иде. Үз чиратында Яктытау — сөзәк кенә югары күтәрелгән сихри итәге, җиргә ятып уйнаган көчле жиле, зәңгәрсу күкне инрәтеп сайраган бүз тургайлары — һәммәсе. һәммәсе белән бергә мине дә үзенә тәмам гашыйк иткән иде. Бер мизгелгә тукталып, тирә ягыма әйләнеп карадым. Әнә мине Мүкләк сөзеп ыргыткан урын... Менә Миша абый сыердан аралаган төш.. И-их, шул сөзгәк әле дә исән булса иде, мине биш-алты метрга ыргытып. Миша абыйның көчле кулларына барып төшәсе иде... Әнә ул киткән юл, ирләр кулындагы кан тамыры төсле, боргалана-боргалана. еракка сузылган... Кинәт кенә сулышымны тыеп, башымны артка ташлап. зәңгәрсу күккә карадым. Ә анда Тәзкирәнең йон тубына охшаш бүз тургайлар бар әтрафны инрәтеп сайрыйлар. Карале, карале, хас та Мүкләк муенындагы кыңгырау. Челдеррр... челдеррр'.. Әллә алар да Мүкләкне һаман юксыналармы?.. Әлеге мине —тишек борынлы кечкенә тимерчене — җиргә ятып уйнаган көчле жил бөтереп алды да Яктытау- ның сихри итәгеннән күпереп яткан жылы сулышлы кип күкрәгенә очыртып күтәрде. Ә биредә шундый биек, бөтен тирә-як уч төбендәге шикелле күренә: аста, Яктытаудан читтәрәк. йөзенә зәңгәр эңгер бөркәнгән тып-тыи авыл, яңа сөрелгән кап-кара басу башында — алсу офыклар... Бу күренеш күптән таныш бхлса да. бүген, беренче мәртәбә күргәндәй. бер авылга, бер ерактагы офыкларга карап, тиле кеше төсле үз- үземә сөйләндем: — Ник син болан моңсу, авылым? Кичке энгер үтәр дә китәр. Төн артыннан сызылып таң атар. Менә күрерсен. иртәгә дә көн аяз булачак. Әйткән иде диярсең. Әнә күрәсеңме, офыклар нинди алсу...