Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИХОТЭ АЛИН ТАУЛАРЫ АША

О/к Л ал, сентябрь башы Боек Тый оиеәи ииңлеялерендә тагым бер су'ъны уча I гыиың яңа гына сүндерешен чагы Безнең Сахалин дивизиясе Тоахарз (хәзерге Южно-Сахалинск) шәһәренә килеп керде Урмам, теү аралары— дв әле атыш тыймаган. Аидә-санда качып -орган с амура- группаларын коралсызландырып, соңгы разведкадан кайтып карган бер монда, кулыма -ранет сыман озынча төргәк тапшырдылар Мин аны сүтәргә ашыкмадым, баш-а печатенө, кире адресына күз төшердем: «Казан». Күңелемнән бер уй йөгереп узды: әллә басылды микән? Чик буе землянкасында, окопта язылган күләмле беренме шигъри әсәрем - «Атаудагы хисләр» поэмасын шул елның маенда мин Казанга җибәргән идем. Бер баг чамасы сәлам хаты да яздым. Ә поэманың башында — үтенүле юллар: Бир урныңны ерак атаудагы Солдат хисләренә, Казаным! Кат-кат төрелгән ул «гранатны мин, дөресен әйтим, дулкынланудан калтырана-калты- рана гына ачтым Эченнән «Совет әдәбияты» журналы килеп чыкты. Редакторы — Газиз Иделле, диелгән. Журнал «2 нче Белоруссия фронтының татар сугышчыларын- нан татар халкына хаты» белән ачылган. Хат астына генераллар, бик күл офицерлар, татар сугышчылары, шул исәптән, фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, фроитович- язучы Гамир Насрый кул куйганнар. Повестьтан өзек, фронтовик язучыларның хикәяләре, шигырьләре арасында минем беренче поэмам да бар иде Хәтта тыгып жибэр- гән хатымны да басып чыгарганнар Менә бит. шушы кадерле төргәк, төргәк эчемдәге бердәнбер калын журналыбыз Сихотэ-Алин таулары һәм диңгезләр аша, сугыш юллары буйлап, ун мең чакрым ераклыктагы атауга үзенең яшь авторын эзләп килгәч! Мин үз гомеремдә, шул елларны истә тотканда, ике зур шатлык кичергәнмен икән: берсе — сугыштан исән чыгу, икенчесе — «Совет әдәбияты» журналының 1945 ел, 1 санын кулыма алу шатлыгы! Шул вакыттан бирле журнал белән арамның өзелгәне юк. Барлык поэмаларым, күпчелек шигырьләрем, очеркларым «Совег әдәбияты» — «Казан утлары» битләрендә урын алып килделәр. Киләчәктә дә язмыш безне шундый шатлыктан аермасын!