Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘР ШАГЫЙРЬДӘН БЕР ШИГЫРЬ

С и 6 г а т Хәким Үткәнемә, узганыма бүген Югарыдан карый гомерем, Күпер төбендәге алачыклар, Авылның бар тимер-томырын Җыеп яткан иске алачыклар, КамАЗ йотты сезне, КамАЗлар, Тимерчелек цехларына кереп Адаштылар сезнең авазлар... Күрәм чорның олы адымнарын, Тоям чорның көчле җилләрен, Атларымны юлга дагалаган, Ерак юлга көпчәк шиннәрен Тартып биргән батыр тимерчеләр (Сезнең утлар сүнеп калмаслар),— Сез дөрләткән утны, күрекләрне Киләчәккә йотты КамАЗлар. Күңелләрнең горурлыгы үсте, Кызыктырмый инде «Форд»лар да, Америка сүнеп кала төсле Кама буендагы утларда. Дошманнарын үзенең көнләштереп Үсте Ватан, үсте халыклар... КамАЗлар юк чакта гына җирдә Яшәгәннәр икән алыплар. 1972 Шәйхи Маннур Әйтче тагын.. Юкәләрнең яшел күләгәсен Изге почмак итеп кичләрдә, Күзли егет бер йорт тәрәзәсен, Өзгәләнү тулы хисләрдә. Эх, чыкмас шул. Чыкмас инде ул кыз Төн пәрдәсен урап иңенә... Хәер... Күк болытлар аша йолдыз Балкып китә кайчак тиз генә... Ул да шулай бер күренсә кичен Акка күмеп шушы юлларны,— Бер минутлык Бер күрешү өчен Бирер идем бөтен дөньямны!.. Уйлый шулай Сөю сагышында. Гашыйкчың ул юмарт куллысы... Юкә чәчәкләре баш очында Аңкый, Гүя шул кыз сулышы. Ул озата килгән иде аны. Күптән инде. Ун көн эләктер... Шуннан бирле тынгы тапмый җаны. Бар да, бәлки. Буш бер өметтер?.. «Яратам!..» дип пышылдаган бөр сүз Ишетелгән капка эченнән, Ул нишләргә белми Калды өнсез,— Купмый торды баскан төшеннән. һәм ыргылып, Үзе пышылдады: — Ничек дидең. Ничек, Гөлгенә? Әйтче тагын. Әйтче бер генә!.. Юк... Килмәде ул сүз кабатланып. Телсез тынлык капка артында. Ә ул көтте. Көтте канатланып... Бөтен уе — шуның хакында! Инде ун төн! һаман килә монда Басалмыйча ярсу ялкынын. Тик ишетми Кичләр тынлыгында Пышылдавын «капка арты»ның... гз Җил идеме, Әллә җан идеме, Кем исертте аны бу хәтле? Әллә күктән сихри өн иңдеме,— Шундый татлы сүзне Кем әйтте? Ник, ичмаса, кабатламый шуны, Таңга хәтле сайрап, сандугач? Күңеле бит аның сагыш тулы, Нишләсен ул Артык сагынгач?.. Ул һаман да капка төбен саклый, Ник күрмисең аны, Гөлгенә? Ул үтенә синнән, Мең кабатлый: «Әйтче, Гөлем, әйтче бер генә!» Үзең дә юк, Сүзең дә юк аңа... Төн эченнән туа Яңа таң... Үзе пышылдый ул моңсу айга: «Яратам! Яратам! Мин дә яратам!..» 1972 Гамил Афзал Хәерле юл Туган җирне сөясең дә кебек, Көясең дә кебек, Дөнья хәлен беләсең дә кебек, Көләсең дә кебек. Син алдыңа карап барасың да. Елмаясың сыман. Күзең белән кашың арасына Дөнья яме сыйган. Сине сөйгән, иркәләгән кулым Яулык болгап кала. Өлкәннәрне ихтирам ит, улым, Бала күңеле — дала. Бабайлардан калган изге йола Юлда юлдаш була. Дөньяңны гиз, галәмнәрне буйла, Туган җирне уйла! Батыр ирләр кулы ташны сыга, Дус-дошманны сына, Акылың бар, типсәң тимер сына. Хәерле юл сиңа! Серле юллар, серле нурлар алда, Син менәрсең айга. Бакчада күп нәфис алсу алма — Берсен генә сайла. Сагынырсың безнең язны, көзне, Бу сагышлы йөзне, Әлифбадан откан тәүгө сүзне, Онытма син безне. Яхшы дуслар белән ашың бүлеп, Күгәрчендәй гөрлә. Якыч дуслар санга сукмый диеп, Дошманга сер бирмә. Канат белән күк гөмбәзен кыеп, Ура данлы юлны, Гәүһәр кулларыңнан җәүһәр коеп, Кырыкка яр кылны. Җаныңа сал әтиеңнең илен, Әниеңнең телен, Туган якның көнен, җиләс төнен, Иртәнге саф җилен! Туры сүзле, сабыр күңелле бул, Кеше сүзен тыңла, Изге теләк, балам, хәерле юл, Хәерле юл сиңа! 1WI Шәүкәт Галиев ооооааоаоааоаооооаоиооооооооаооооооо Яңгыр ява .. Яңгыр ява, яңгыр ява, Рәхәтләнеп, биеп ява. Шатландырып, шаулап ява, Күр, чистарып китте һава! Шундый кызык, шундый хозур, Каралтыга ник керим мин, Тәнгә сихәт, җанга рәхәт — Шул яңгырда тик йөрим мин, IS Табигатьне туендырып Болыт җиргә яңгыр сава. Сусаганнан яңгыр шифа. Саргайганнан яңгыр дәва. Куеннардан яңгыр ага... Кинәт мин сискәнеп китәм: Радиоактив түгел микән, Күктән афәт иңми микән? ...Кара болыт, караңгы көн, Эчпошыргыч яңгыр ява. Йөрәкләргә чәнчеп ява Әллә нинди шомлы һава... 1962 Зәки Нури Яза авыл, яза диңгез НОВЕЛЛА Диңгезгә хат яза авыл, Кыз сәламе көн дә китә. Мәхәббәте шунда аның — Егет шунда хезмәт итә. Башта ул да хатлар язды Әйтеп сагыну сагышларын һәм аңлатып йөрәгенең Эше ничек барышларын. Ә бер мәлне шып тынды ул, Хат килмәс булды авылга. Өзгәләнә кыз йөрәге — Ялкын да анда, давыл да. Төшләренә кертмәс булып Каргады кызый диңгезне: «Арабызга дулкын кертеп, Сак та Сок иттең син безне. Кайда син, иркәм, ник болай Суга ташланган таш булдың? Мин хәзер тәмам гаҗиз җан, Мин тәмам гаҗиз баш булдым. Гел синең жырны кабатлыйм. Бер уем юк синнән битәр. Кайда син, ерак кояшым, Нурың кайчан килеп җитәр?!» Җитте ул! Диңгездән килеп Бер акчарлак канат какты Бөтен авыл укып чыкты Бер кызга дип язган хатны. Укыдылар, куандылар Котладылар авылдашны. Кыз түземен мактадылар: «Ә ул кирәк, ә ул яхшы! Тик кетә белгән йөрәкләр Янәшә калып берләшә!..» Су асты морягы белән Җир өсте кызы серләшә. Егет язган: «Мин язасын Гәэитләр әйттеләр өзеп. Бөтен җир шарын әйләндек Тирән су астында йөзеп,— Егет әйткән.—һәр минутта Йөрәктә булдың син!» дигән... Менә бит ул хәлләр ничек, Менә бит эшләр ниндидән! Авыл яза, диңгез яза. Хатлар көн дә йөреп тора. Әйтерсең бер мәхәббәтне Бөтен дөнья күреп тора. 1972 Салих Баттал Владивостокта татар җырлары Бардым да кердем бөр өйгә — таныш өн түгел миңа,— таныш көй тартты да керттә мине татар йортына. Керсәм — өстәл өсләрендә патефон уйнап тора, өйдәгеләр онытылып шул көйне тыңлап тора. Алып киттем аның җанны иркәли торган моңын, ни белән түлим, кемнәргә рәхмәтен әйтим моның?! Рәхмәт бу өйдәге чит, тик якын хуҗаларга да, җырчыга да һәм шулай ук Эдиссон 1 бабайга да... Яшәвем алдында калды бер генә теләк инде: укучымнан мин дә шулай рәхмәт ишетсәм иде! 1972 Зөлфәт Сайрамас идеммени? Сайравына һушым китеп Тыңлап тордым мин иртән — Бу табигатьнең йөрәге Сандугач түгел микән? Күкләргә ашты күңелем Шул моңнарга сарылып, Сайрап үлә сандугачлар, Йөрәкләре ярылып. Йөрәккә кунган шикелле Сайрамачы, кит инде... Шушы сайрауларың белән Үтерәсең бит инде! Каян килгән сиңа бу моң? — Томшыгың көмеш бугай, Томшыгың көмеш булмаса Сайрамас идең болай. Аңлар өчен ил шатлыгын, Кайгыларын, язмышын — Тик бер тапкыр тыңлау җитә Шул сандугач тавышын. Табигать миңа сандугач Язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Илем өчен, горур йөрәк Ярылганчыга кадәр!. 1972 1 Фонографны беренче уйлап табучы Ред Гәрәй Рәхим Арадашчы Укытучыма Мин сабый чакта, мин камыр чакта, Битараф чакта акка, карага — Син арадашчы булып кергәнсең Бу дөнья белән минем арага. Сии — арадашчы! Бөек илче син Әлифбалардан, физикалардан Син — арадашчы! Ерак тарих һәм Бүгенгем белән ике арада. Ятлар тормышның бер канунына Мең төрле итеп бәя биргәндә, Син инандырдың миче һәрвакыт Дөреслек дигән бердәнбер фәнгә. «Тик шуның белән син илгә кирәк, Хаклыкка табын»,— дип өйрәткәнсең. Әнә шулай син мине — камырны Тимердәй нык бер кеше иткәнсең. Син бөек илче булып калырсың Бу дөнья белән минем арада. Рәхмәт, укытучым, хәзер инде мин Битараф түгел акка, карага. 1971 аоооооаооапос