Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Нури Арсланов Кайтмый калмый Чәчелгән сибелгән татар. Яфраклар очкан сыман, Таралган, туган якларын Калдырган кошлар сыман. Кошлар кайта язлар җиткәч,— Күңелле безнең яклар! Кошлар кебек сайрашырга Канга безгә кунаклар. Каи чагында сагышлардан Нечкәрсә күңелләре. Өздереп җырлап җибәрә Моңлы татар көйләрен. Шунда ул туган якларын Төшерә уйларына Йөргәндәй була Камада, Агыйдел буйларында. Телләргә, яңа җирләргә Күнегә сабыр гына: Ямьле булса да торган җир. Туган җир сагындыра! Кайта ул. кайтмый калалмый. Ризыгын бөр татырга, Гөрләшеп тугач телендә Эчләрен бушатырга. 1972 Илдар Юзеев Ни ясар тимерче Балыкка кармакмы, Табутка кадакмы, Бүрегә тозакмы, Шагыйрьне зинданга Бикләүче йозакмы? Ни ясар тимерче: Атларга тышаумы, Азатлык сөюче Муенына кыршаумы? Нәниләр сөенеп Атыныр таганмы, Сабанмы, кылычмы? Кылычтан сабанмы? Шатлыкмы, хәсрәтме?.. Таңнарга ала чык. Борчылып, сискәнеп Көтә Җир — алачык. 1971 Равил Фәйзуллин аоааааооааоооааааааапааааааоааааапоаасасоо Әгәр дә мин хөр, бәйсез бер табигать улы булсам, кошкиекләр дусы булып, ялгыз куышта торсам, мин сине җибәрмәс идем авылына, каласына... Без куышлы уйнар идек чәчәкләр арасында. Мин сине менгерер идем печән төялгән йөккә1 Аллы-гөлле дугадагы кыңгыраудан биеккә! Ярым ачык иңнәреңә ал яулык салыр идем. Салават күперенәчә озата барыр идем. Синең юлыңа җитәрлек дәртле җыр бирер идем. Кайгыдан, шатлыктан Арудан бушанып, Изрәгән бар тараф, Ал таңга ышанып. Йокламый тимерче, Ут-күмер дөрләтә. Гүя ул сабыйның Бишеген тирбәтә Куллары — күректә, Учакта — тимере. Янамы күмере, Янамы гомере... Ал да сал сандалга,— Ут шары өлгергән. Тик менә тимерче Ни ясар тимердән: Куянга читлекме, Чакырсаң, ерак дип тормый йөгереп килер идем. Качсаң да син, югалсаң да, мин эзләп табар идем. Бит очыңдагы миңеңнән барыбер таныр идем, риза булсаң, гомерлеккә яр итеп алыр идем. Шат гомер кичәр идек! Баш астына мендәр итеп чәчәкләр түшәр идек. Таң алдыннан хәл белергә йолдызлар төшәр иде. Әгәр дә мин хөр, бәйсез бер табигать улы булсам. Киек-кошлар дусы булып, ялгыз куышта торсам... 1971 Ренат Харис Чаллыда уйлану Туган җирнең һәрбер үзгәреше Күңелләргә сала үз эзен... Нинди генә яңарыш булмады. Син сакладың, халкым, үз йөзең. Дус халыклар сиңа өй салышты, Үзләренчә ипләп һәм көйләп, Тик синеңчә елмайдылар, халкым, Дуслар төсе булган бу өйләр. Дус хакына күпме мәҗлес кордың, Дусларыңнан күпме сый алдың — Бәлки, сыең бераз үзгәргәндер. Үзгәрмәде ләкин сыйлавың. Нинди генә җырлар җырламадың, Кушылмады сиңа кем генә?! Ләкин моңың синең еллар аша Яңгырап бара, Бара мәңгегә. Батырлыгың — ата-бабалардаи, Горурлыгың — синең горурлык. Үзең өчен һәм дусларың өчен Кыя булып басыл торырлык. а. «к. У » .м а 81 Изге йолаларга тугры халкым Өмә җыйган бүген үзенә... Күңелем минем, Үз халәтен саклап, Яңаруын, баюын сизенә. 1971 Рәдиф Гатауллин oaacoooooctiDooooDoooBoo^'. □оаоооооппсяоаа» Сүнмәс утлар белән •Казан утлары»на Шәһре Казанымның үзе кебек Исемең балкып яна уйларда. ...Карурманда калган юлчылардай Халык таралышкан чорларда Ераклардан өмет булып күренеп, Күңелләргә күчеп, җырларга. Шундый утлар янган: Алга таба Юл күрсәтеп янган, ялт итеп; Сүнми торган якты идеал кебек, Җандә йөртеп, саклап, яд итеп, Эзләп килгән кешеләр, баккан аңа, Килгән алар — читтән, төбәктән. Чокырлардан чыккан Чонрыйлардай Казакъ даласыннан Акмулладан,— Урал, Себерләрдән Төмәннән Казан тарткан Тарих-Болгар булып, Яктылыгы һаман чакырган. «Үз төбенә төшмәгән һәр нуры», Ә тирәсе һаман яктырган, Уфа, Оренбурга нурын чәчкән, Өмет баглар кешеләренә. Ул ут биргән яктылыкка мохтаҗ, Үзенә кардәш булган халыкларга — Телдәш, уйдаш күршеләренә. Шулай килгән ул Бишенче елга — Тукай җаны кабынган елга һәм уянып халык, сәнгать күгенә Зур йолдызлар яндырган чорга. Революция ялкыннары белән Кергән Казан Бөек Октябрьга, Мәгърифәтче уйдан— Ленинга. «Безнең юл»лар, «Атакайлар белән Ул улларын дәшкән җыенга. Бай тарихлы, зур намуслы халкым, Юлыңның һич сүнмәс утлары! Шул утларга охшап чын сәнгатьнең Күлме байлыклары гупламды. ...Горурланып әйтә бүген һәркем: — Юлың якты «Казан утлары»! 1972 Решит Әхмәтҗанов Эх, сабый чакларымда да Мин бала булалмадым. Җир канлы, күкләр болытлы Булса да еламадым. Бөртекләп, мыскаллап жыйдым Дөньяның сафлыкларын. Шул ук дөньяга очырдым Сафлыкның аккошларын. Дошманнар атты илемә — Уклары миңа тиде. Иелү — калкып басарга Тын алу гына иде. Илемнең изгелекләрен Саклаган йөрәгемә — Яшәүләр бирде һәрчакта Үлемне үтерү гене. Өй, узган еллар килсеннәр, Күрсеннәр танышларын: Мин һаман очырам демьяга Хисләрем аккошларын. 1972