Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗ, АРАДАШЧЫ, ДУС

Бүгенге юбиляр — хәзер «Казан утлары» исеме белән чыгып килә торган әдәби журналыбыз — минем тормышыма ун яшьлек малай чагымда ук килеп көрде. Мин аның битләреннән үзем аңлардай әдәби әсәрләрне һәм тәнкыйть мәкаләләрен кырыгынчы елның җәеннән башлап укый башладым. Шуннан бирле генә дә минем өчен күпме талантларның ничәмә-ничә яңа әсәрен ачты инде ул, күпме галимнең акыллы сүзен, әдипләрнең ялкынлы бәхәсләрен, әдәбият- сәнгать һәм культура яңалыкларын ирештерде. Бәхетемә дип әйтим, институтта укыганда һәм аннан соңгы елларда миңа аның чыга башлаган көненнән алып дөнья күргән һәммә саны белән танышып чыгу насыйп булды. Кыскасы, мин аның илле еллык эшчәнлеге һәм тарихы белән нигездә таныш. Шуңа күрә дә, журналыбызны олылап, остаз дип атыйм. Мин анда басылган бик күп әсәрләр, теоретик мәкаләләр, дискуссияләр аша әдәби осталыкка өйрәндем дип исәплим, һәрхәлдә, «Казан утлары» әдәби мәктәбемдәге хөрмәтле укытучыларның берсе булды, шулай булып кала бирә. Журналны мин бер дә икеләнмичә арадашчым дип тә олылыйм. Илебездә яшәүче халыклар теленнән, Көнбатыш һәм гомумән бөтендөнья әдәбиятыннан күпме әсәрләр белән таныштырды ул безне' Ярты гасыр буена укучыга тәкъдим ителгән мондый үонәкләрне саный китсәң, исемлеге су буе булыр иде1 Мин белмәгән телләрдән мин сокланып укырлык әсәрләр биргән икән, моннан да шәп арадашчыны кайдан эзләмә* кирәк?! Дус дип атавымның да сәбәбен аңлатыйм. Тормышыңдагы барлык хәлләрне иң якын дустыңа гына яшерми сөйләп була. «Казан утлары» да. укучыларны җан дустыдай якын итеп, аларга бик-бик күп нәрсә сөйли. Язучыларның иҗат җимешләрен бирү белән генә чикләнми, ил һәм дөнья хәлләренең иң мөһимнәрен хәбәр итү белән генә дә канәгатьләнми, бәлки язучыларның иҗади кредоларын ачкан диалоглар Һәм монологлар бирә, укучыны әдәби белемләндерү юнәлешендә көчен кызганмый, тормыштагы күп санлы проблемалардан читләшмәскә тырышып җан ата. Автор буларак, мин «Казан утлары» журналында 1953 елда басыла башладым. Беренче адымнарым аерым китапларга карата тәнкыйть мәкаләпәое язудан гыйбарәт иде 1959 елның февралендә журнал битләрендә минем «Үр менгәндә» повестем басылды. Өченче ел һәм былтыр «Казан утларыхнда минем «Күршеләр» һәм «Ялыкмаслар» дигән повестьларым дөнья күрде, һич яшерми әйтим: бу—зур куаныч. Әсәр журналда басылдымы — аны күп санлы укучылар гына түгел, хәтта яэучыларыбызның да һәммәсе диярлек укый. Димәк, дары бушка шартламаган булып чыга. Ә «Казан утларымның тиражы хәзер сөенеп бетә алмаслык! Ярты гасырлык бәйрәмен иткән көннәрдә журналыбызга уңышлар, иҗади кыюлык тЛим, Яңадан-яңа талантлы каләм ияләрен ача барсын ул