Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәсән Туфан

 Кайтмый калган дуска Таяндым да таныш талыңа, Таңны көтәм, нидер уйланып... Кояш түгел, Таулар артыннан Син чыгарсың кебек елмаеп, Таянырга таныш талыңа. Истә синең Фида гомернең Текә таулы кырыс юллары: Милекләр дә сине, коммунар, Тиеннәр дә кызыктырмады. Истә синең якты гомерең. Йолдыз идең юллар өстендә, Идеал идең, тирән мәгънәдә. Маяк булып калдың безгә син һәм бездән соң килгәннәргә дә, Йолдыз булып юллар өстендә. Яктыртасың әле Син һаман Заманалар аша илеңне, Үзе инде сүнгән булса да. Нуры калган йолдыз шикелле Яктыртасың әле син һаман... Ятсаң да син Сугыш кырында, Туган җирдән ерак кабердә, Язылмаган уйларың, сердәш, Яши һаман минем хәтердә. Калсаң да син ерак кабердә. И туган ил! — дигән идең син Язмышларның кискен чорында, Без егылсак, балалар калкыр Аталарның изге юлында! —- И туган ил, дигән идең син. Без көймәдә йөрдек ул көнне Кичке, жилле, моңсу Кабанда. Күңел күзен төбәп еракка. Безнең шаулы, даулы заманга, Без көймәдә йөрдек ул көнне. һава үзе күренмәсә дә, Сизәбез бит җилләр тавышын, Җан да шулай Сизгән, күрәсең, Заманнарның ничек агышын, Вакыт күзгә күренмәсә дә. Күз салдык без Шәфәкъ артында Сузылып яткан ерак дөньяга . Бәйрәм генә түгел, бәла да Очрар бәлки кайбер юлларда Әзерләнә фюрер сугышка; Диктаторлык культы терелә Көнбатышта, Берлин астында, һәм Нерондай Бенито Римда Азатлыкны дарга астыра. Көнбатышта культлар терелә Кем уйлаган әле ул чакта Кирегә дә агар сулар дип, Кытай халкы азатлыгыннан Сары токым культы туар дип, Кем уйлаган аны ул чакта. Фикерләштек кичке җилләрдә Безнең даулы дәвер турында. Киңәш бирде интуиция һәр халәткә әзер булырга. Фикерләштек шулай үзара Туры килер, бәлки, безгә дә Ил иделен йөзеп кичәргә. Киемнәрнең кайберен, бәлки, Яр буена куеп китәргә, Туры килер, бәлки, безгә дә. Җәяүлегә—янчык та авыр. Лачын кошка — һава кадерле Җыендык без озын сәфәргә. Утка ташлап кайбер әйберне: Җәяүлегә — янчык та авыр. 1 Италия фашизм башлыгы 6 Муссолини. ...Мәйданнарга чыккан идек без Заманының кискен чорында. Без егылсак, бәлки, балалар Калкыр бит дип безнең урында, Давылларга кергән идек без. Өзелмәде ләкин безнең юл- Төркем-төркем дәвамнар килә, Көне өчеК Түгел, Иле өчен Яши белгән яңалар килә, Өзелмәде безнең изге юл! . Синең эздә — буш урыннар юк: Анда җитди шонкарлар калка. Көчле, дәртле, шигъри халыкның Чын баласы булганнар калка, Безнең юлда вакуумнар юк. Таяндым да таныш талыңа, Таңны көтәм, нидер уйланып..- Кояш түгел, офык артыннан Син чыгарсың кебек елмаеп, Таянырга таныш талыңа. Уфлап куя талда Язгы җил. Көрсенә ул гүя син юкка. Чүп үләннәр үсмәслек итеп Җир ’ әзерли илең орлыкка, - Җир әзерли. 1962—72 Әхмәт Исхак Рәхмәт җыры Мең рәхмәт сиңа, чал Тормыш, Әй, үлемсез остазым' Әйтәбез моны сиңа без — Үзем һәм кырыс сазым. Өйрәттең армый, иренми, һәр минут биреп сабак, һәммәсен шуның бер җырда Бетереп булмас санап .. Өйрәттең әле идәндә Мүкәләр чагымда .ук, . Тик тәпи басып йөрергә, Китсәм дә егылып, авып. Өйрәттең, татып булса да Шелтәнең ачы тәмен, Һәркемгә туры әйтергә Яшерми күңелемдәген. Өйрәттең сүзнең сибәргә Җа н-дуска ягымлысын. Ахмакка — иңиң усалын, Дәшманга — агулысын. Өйрәттең туймый тыңларга бар моңын табигатьнең һәм тезеп шуны юлларга Җырларга шигъриятен. Өйрәттең хисен йерәкнәң Күкрәккә бикләмәскә Сеюдә тугры булырга Нәфрәттә — чикләнмәскә. Хупладың шашып хыялда Күкләргә ашуларны, Тыймадың шуклык, шаянлык һәм күңел ачуларны. Дөньяда кем соң ялгышмый?! Очратсаң шундый чагым, Үпкәләр, дими, аямый Укыттың арт сабагым. Өйрәттең һаман атларга Алгарак, ераккарак. Адашсам, юлны табарга Нинди йолдызга карап. Өйрәттең тыйнак булырга, Уңышлы чыкса эшем Канатны салындырмаска, Җитмәгән чакта кечем. Өйрәттең хак сүз каршында Кашларны җыермаска, Түзәргә, күрсәтми яшьне, Сукканда язмыш башка... Өйрәттең бик күп, бик күпкә, Өй, тормыш, чал остазым! Җырлыйбыз рәхмәт шуңа без — Үзем һәм кырыс сазым... Әхмәт Рашитов соппсосооопоооопсооопаппаоооапооавооа Россия Россия, мин — синең татар улың, Мин — яраң да синең, дәваң да, Яңа буыннарның башы да мин, Үткән буыннарга дәвам да. Урап кайтсам кайчак узганнарга, Бу — кер эзләү түгел тарихтан; Бары күңел бабайларның хәлен Белер өчен шулай зарыккан. Эзләмим мин аннан канлы эзләр, Кынысыннан чыккан кылычны. Бүгенгегә карыйм: Уртак Ватан — Советларның күге тынычмы?! Дөнья булгач бар да булган инде — Төйнәлгәндер байтак төеннәр, Араларда кара мәче йөргән — Дошман көлгән, дошман сөенгән. Дошман сөйли кояш баткан якка Карап безнең кылыч айкауны. Ә мин телгә алам ике дусны — Рус Пугачев, татар Канкайны. Ә мин Пушкиннарны сагынып яшим. Ирек җәлладлары кулыннан Пуляларны үзем алып, Аны Аралыйсым килә үлемнән. Ә мин таңнар саен курганнарда Ил иреге өчен баш салган Солдатларны санап өзгәләнәм: Кайсы, кайчан?.. Кайсы яклардан?.. Безгә инде башка иман иңде, Безнең кыйбла — дуслык кояшы, Коммунизм — безнең уртак язмыш, Ленин — безгә уртак юлбашчы. Алкынланып Идел аккан илдә Төзибез без якты, яңаны. Россия, мин — синең тугры улың — Буыннарның яңа дәвамы, 1972 ео Әхсән Баянов Хаталарым Сан-исәпсеэ минем хаталар. Хаталарым артка тарталар. Кайчак уйлыйм: ник мин тугандыр, Тууым да хата булгандыр Хаталарым — урман шикелле, Куе урман аша үтелде Мең күгәрү йөртә тезләрем, Ә йөзләрем — ботак эзләрен. Биеклекләр, никтер, сөйгәнмен. Малай чактан түли килгәнмен — Азмы дисез егылып төшелгән, Куллар тайган, башлар тишелгән! Яшьлеккә дә күчкән шул гадәт: Чибәрлеккә кылып гыйбадәт, Азмы рәнҗетүгә түзгәнмен? — Әле дә сулгып куя йөрәгем. Ник җитмәгән шунда горурлык? — Кителмәгән капыл борылып. Яшьлегемнең иң ак көннәрен Тиешсезгә шулай биргәнмен. Ә тиешкә җылы чын сүзне Әйтеп кенә йөргән дисезме? Яшерә алмыйм инде мин сездән, Чирләрем дә — үзем юньсездән... Шул гаҗәп тик күпме адашып, Онтылмаган гомер максатым Тайпылмыйча дөрес юлымнан. Шушы көнгә килеп чыгылган' Акыл соңлап кергән өчен дә, Кыяфәтем сүнгән өчен дә. Утсыз янгач-көйгәи өчен дә. Артык бирелеп сөйгән өчен дә — Каеш чыжлап узса аркамнан, Шикләнмәгез җавап кайтармам. Хали булырмын дип хатадан. Шуннан соң да ләкин әйталмам. Хаталар. Өй, шул хаталар! Медэррис Әгъләмов (пппспсозооссзпоазоозоааооассозоооосгпвоов пр' «Хәерле юл сүзгә» Казанымнан автомашинада Китеп барам. Чагылып кала күзгә Ерак юлга китүчеләр өчен Язып куйган: «Хәерле юл сезгә». ...Сары чәчен иңнәремә салып Назлы кызлар сыман /линем тездә Көз утыра. Уйланулар чәчеп Ул да китәр: «Хәерле юл көзгә». Ә без һаман юлда, сәяхәттә. Ил юлында кала безнең эаләр — Әнә шулай бер китәрбез дә без һәм кайтмабыз, Тол калырлар көзләр. Тол калырлар җәйләр, кышлар, язлар, Без үтелгән юллар тол калырлар... Ил уллары хезмәтләрен илгә Бирерләр дә Китеп югалырлар. Кайтыр алар тугры Тукай булып, Я кызыллык булып гамьсез йөзгә... Шуңа бүген минем күкрәгемдә Теләкнамә: «ХӘЕРЛЕ ЮЛ СҮЗГӘ». Сүзләрең хак, кыска булган чакта Гомерең озын, барыр юлың озын... Киләчәккә карап китеп барам, Без барасы офык: КОММУНИЗМ. Әйтер сүзләр безнең тузга язган, Безнең йөрәк әйтерсең лә туздан, Бөгәрләнеп кысыла, шундый кызган, Гомере учак тиоәсендә узган. Көн килер дә йолдыз атылгандай Күкрәк читлегеннән аерылыр ул. һәм яңгырау кайтыр еллар кичеп. Бер яңгырау кайтыр: «ХӘЕРЛЕ ЮЛ...» Озатырлар автомашинада, Я күтәргән хәлдә, яки атта,,. Тузга язган сүзләр генә калыр — Дәрес сүзләр генә, безнең хакта. Ерак әле аңа, канатлавың Әллә нимэ тапкыр каерылыр... «Хәерле юл» бөтен хер акылга 'Тузга язган сүзгә хәерле юл! 1972 Галимҗан Латыйп Ничәнче тапкыр аламдыр Җырларын аның кулга. Укыган саен ачыла, Мин әле һаман юлда Мәңгелек чишмә шикелле Бетми дә, Саекмый да. Иң затлы шәраб эчкән күк, Исертми, айнытмый да. Әй гаҗәп Шираз даласы Г өлләре, елгалары Әй минем Шаһәнәм, диеп, Егетнең җырлаганы. һәр юлы, Өтер, ноктасы Гел үзенчә бит аның. Укы да, Оныт дөньяңны Рәхәтлән, әйдә, җаным. Россия дисәм, Алдыма Килә дә баса үзе. Каен тәлгәшедәй чәчләр, Күк гесле зәңгәр күзе. Язса да язар икән лә, Әйтсә дә әйтер икем. Милләтне милләт итәргә Шундыйлар — үзе җиткән. twt