Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН УТЛАРЫНА 50 ЕЛ

КПССның Татарстан өлкә комитеты республикабыз Язучылар союзы органы булган «Казан утлары» журналының чыга башлавына 50 ел тулу уңае белән журнал коллективын, аның укучыларын Ләм барлык әдипләрне кайнар котлый һәм чын күңелдән тәбрикли. «Казан утлары» журналының ярты гасырлык юбилее — әдәбият- сәнгать эшлеклсләре һәм журнал коллективының гына түгел. аның күп санлы укучыларының, гомумән, титар совет культурасының бәйрәче ул. Журнал эчтәлеге белән социалистик, фор часы белән милли булган татар сонет әдәбиятын үстерүдә, аның бишка тугандаш әдәбиятлар белән дуслыгын ныгытуда, коммунистик партиялелек, социалистик реализм принципларын тормышка ашыруда гаять зур роль уйный. Ул әдипләрне һәм сәнгать көчләрен оештыруда, аларның игътибарын социалистик һәм коммунистик төзелешнең актуаль мәсьәләләренә юнәлтүдә, киң катлау укучыларны идея-эстетик тәрбияләүдә партия өлкә комитетының якын ярдәмчесе булып тора < Казан утлары» журналы үзенең юбилеен совет халыкларының КПССның XXIV съезды карарларын тормышка ашыру өчен киеренке көр.чи алып барган. СССР төзелүгә 50 ел тулуны каршыларга әзерләнгән истәлекле көннәрдә билгеләп | тә Бу — язучыларга һәм редакция коллективына илебез халыкларының туганнарча дуслыгын, хезмәттәге батырлыгын калку итеп гә\ дәләндерү. республикабызның данлы мичеләр сыйныфы отрядлары — КамАЗ салучылар һә» нефтьчеләр, химиклар һәм машина төзүчеләр, шулай ук авыл зшчәннәре. хезмәтчел интеллигенция вәкилләренең тулы канлы образларын тудыру, бишьеллык геройларын данлау, заманыбызның мөһим проблемаларын күтәрү кебек олы җаваплылык йөкли КПСС өлкә комитеты. Татарстан язучылары һәм редакция коллективы республикабыз хезмәт ияләрен коммунистик рухти тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертерләр, укучыларны югары идеяле һәм сәнгатьчә язылган әсәрләр белән шатландырырлар, әдәбият-сәнгать тәнкыйтен партия кийган таләпләр югарылыгына күтәрерләр, дип ышана һәч аларга бу мактаулы эштә яңа иҗат уңышлары тели. КПССның ТАТАРСТАН О.ТКӘ КОМИТЕТЫ «Казан утлары» журналы редакциясенә^ Илебездә иң өлкән әдәби нәфис журналларның берсе - 'Казан утлары» журналы коллективын һәм аның укучыларын журналның илле еллык бәйрәче белән кайнар котлыйбыз Журнал, 1922 елның иай аенда «Безнең юл» иссчендә чыга байт чап. дәүләтебезнең барлык үсеш чорларында яңа социалистик җәмгыять кешесе тәрбияләүдә партиянең турылыклы ярдәмчесе булды Атаклы язучы һәм галим Галимҗан Ибраһимов инициативасы белән оештырылган бу журнал татар совет әдәбиятының яшь көчләрен берләштерүдә хәлиткеч роль уйнады, социалистик реализм әдәбияты өчен барган көрәшнең үзәгендә торды Сезнең журнал битләрендә Г. Ибраһимов һәм Ш. Камал. К Нәҗми һәм Г. Бәширов. Г. Әпсәләмов һәм М Әмир, Ә. Фәйзи һәм X. Туфан, М. Җәлил һәм Ф. Кәрим. Ф. Хөсни. И. Гази. Ә. Еники, С. Хәким, Ә. Давыдов һәм аннан соңгы буын талантлы татар азучыларының әсәрләре тормышка путевка алды. Журнал шулай ук тугандаш халыклар әдәбияты һәм чит илләрдәге прогрессив язучыларның әсәрләре белән укучыларны даими рәвештә таныштырып килде. Ярты гасыр дәвамында журналның авторитеты үсте, таралу географиясе киңәйде, тиражы күп мәртәбә артты. «Казан утлары» журналының юбилее —татар һәм. гомумән, бөтен совет әдәбиятының бәйрәме, ленинчыл милли политиканың тантана итүе ул. «Казан утлары» журналы редакциясенә һәм аның укучыларына туган әдәбиятны үстерүдә һәм пропагандалауда. КПССның XXIV съезды карарларын тормышка ашыруда яңа уңышлар телибез. СССР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ СЕКРЕТАРИАТЫ Кадерле дуслар! Күп милләтле илебезнең иң өлкән журналларыннан берсе — «Казан утлары» журналын илле еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче елларында чыга башлаган Сезнең журнал кешеләрне һәрвакыт гуманизм, патриотизм, интернационализм рухында тәрбияләде һәм тәрбияли. «Казан утлары» журналын атаклы галим һәм язучы Галимҗан Ибраһимов оештырган иде. Галимҗан Ибраһимов журнал тирәсенә социалистик республикадагы фән һәм мәдәният көчләренең алдынгы вәкилләрен туплады. Фатих Әмирхан. Шәриф Камал, Шамил Усманов. Фәтхи Бурнаш. Шәһит Әхмәдиев. Һади Такташ — журналның беренче авторлары булдылар. Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләре дә беренче тапкыр «Казан утлары» журналында дөнья күрде. Журнал татар азучыларының бөтенсоюз күләмендә танылган әсәрләренә киң урын биреп килде. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр». Гомәр Бәшировның «Намус». Фатих Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», Мирсәй Әмирнең «Саф күңел», Габдрахман Әпсәләмов- ның «Алтын йолдыз» әсәрләре моның ачык мисалы булып тора. Журнал яшь язучыларның эстетик зәвыкларын тәрбияли, әдәби осталыкларын үстерүдә аларга даими рәвештә ярдәм итә. Илле ел эчендә «Казан утлары» заманыбызның иң зур әдәби-нәфис журналлары рәтенә басты. Инде моннан күп еллар элек халык ихтирамын казанган «Казан утлары» журналы Татарстанның гына түгел, ә бәлки бөтен Советлар Союзының җәмәгать һәм әдәбият тормышында күренекле урын алып тора. Кадерле дуслар! «Казан утлары» журналы коллективына, аның талантлы авторларына какшамас сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез! Яңа иҗади уңышлар сезгә! РСФСР ЯЗУЧЫЛАР. СОЮЗЫ ИДАРӘСЕ СЕКРЕТАРИАТЫ