Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Камил Мостафии Тачанкалар, Еллар нәрсә? Утлы юллар алар, көрәшчеләр язган җырлар алар. ...Ел исәбен онытып, кырлар буйлап һаман йөри икән тачанкалар. Пулеметлар әнә тынып калган. Юл читендә үскән яңа урман, . Кожанкалар кигән командирлар, әйтегезче,— кайда сезнең дошман? Йөгереп чыгам таңда такыр юлга, чыгып басам әрем үскән кырга. Тачанкалар, утыртыгыз мине! Тачанкалар, очыртыгыз мине! Чаба атлар, ә таң һаман да ал. Тачанкалар, сезне илтә хыял. Аннан көлә, аны таптый мещан... Тачанкалар, исән сезнең дошман. Атларыгыз узган юллар якты, тояк тавышы йөрәгемә какты. Мин ишеттем бүген: кемдер тагын газиз Ватаныма ташлар атты. Йөгереп чыктым бүген такыр юлга, чыгып бастым җәйге, эссе кырга. Тачанкалар, утыртыгыз мине! Тачанкалар, очыртыгыз мине! ...Без очабыз,— безне өнди илһам, ат тоягы әремнәрне еккан, Калтырансын дошман! Тачанкалар, мин ут ачам сезнең пулеметтан. Йөгән Ат кешнәде ... Дустым, ишетәсеңме,— малай чакта яшь болында син атланып йөргән ат кешнәде... Ә йөгәне синең кулыңда. Жиз тәңкәләр белән бизәкләнгән ул йөгәнне еллар саклаган, син баткансың суда, син янгансың, ә ул исән калган. Синең куллар борган штурвалны, балта сабын кыскан, мылтыкны. Ә бу йөгән һаман югалмаган, җиз бизәге һаман тутыкмый. Безнең тормыш — киң колачлы очкыч, Бах аккорды, Шопен этюды, безнең йодрык кадәр йөрәкләргә бөтен дөнья сыйды. Уйларыбыз инде ак ватманга кырыс чертеж булып яттылар. Тик һаман да аның сызыклары үсмер чакның серен саклыйлар. Ә күктәге кояш — ерак көндә ой янында үскән көнбагыш... һәм зур залда Бах аккордын өзә ат кешнәгән тасыш... Өмет Өмет туа, нидер вәгъдә итеп, адәм балаларын яратып... Өмет йолдызлары, күктә сезне кем кабызган, безгә каратып? Сез кем яклы? Кемне терелттегез? Бүген төнлә якты кайсыгыз? Дусларымның качкан өметләре, дусларыма кире кайтыгыз! Җыерчыклар төшкән маңгайларын сез сыйпагыз әле сак кына. Елмайтыгыз әле дусларымны мәңге сүнмәс тормыш хакына. Кырык беренчедә авылыбызны кочаклаган чакта көзге төн, тәрәзәмдә утлар сүнсә сүнде,— тик сүнмәде җирдә өметем. Без ышанып үстек. Өметсездән һәм хыялсыз җаннан көлдек без. Хезмәт дигән шанлы һәм зур цехка өметлеләр булып кердек без. Бәрсәләр дә тормыш сәмумнары, елатса да кайчак хаталар,— мин һичкайчан кыен тормышымны кара язмыш диеп атамам. Туган ягым... Монда урман тыңлый өмет хәбәрчесен — курайны, монда миңа таныш кара күзләр, бәхет вәгъдә итеп, елмайды. Менә шушы җирдә мин куандым, шатлык бүләк итеп бүтәнгә. Шушы җирдә, йөгерек атлар кебек, ак көннәрем минем үтәрләр. Егетләр ул шундый халык: йөрәкләрен утка атып, канаттырыл һәм аттырып, бүреләрдән талаттырып,— алармы гүзәл кызларның учларына салалар. Ә кызлары — алалар, алалар атылганнарны, алмыйлар сатылганнарны. Әниләрнең исендәдер беренче сулышыбыз. Ә безнең хәтердә кала беренче сугышыбыз. Килә көн. яшендәй балкып, кеше намусын барлап. Чаң суга, һәм без басабыз, йодрыкларны йомарлап. Без беренче бәрелештә астан өске карыйбыз Без баштан ук явызлыкны һәм ялганны таныйбыз. Ә ялган өстен чыккалый, явызлык бездән келә. Беренче бәрелештән соң, борыннардан кан килә. Тураябыз, канны йотып, аякны терәл ташка. Тураябыз. һәм дошманга карыйбыз өстән аска! Без яши башлыйбыз башта беренче сулыштан соң, аннан — хаклык өчен барган беренче сугыштан соң. Чабыш Юлга баскан кызның ак яулыгы хәзер менә күздән югалыр... Син ялына атның иелгәнсең,— кайда илтә сине бу айгыр? Уңда — атлар, сулда — тагын атлар, әллә алар барысы очамы? Кара яллы атны кочкан егет, җилләрне дә, әйдә, коч әле! Тизлек, тизлек, диеп пышылдый җил, Битләреңне юа вак яңгыр... Таныш түгел кызның ак яулыгы тиздән, тиздән күздән югалыр. Атың әйбәт, ай-һай, әйбәт атың, ияреңдә — алтын бизәкләр. Син беренче килсәң, җитез егет, олы дөнья сине бүләкләр. Нинди кыен борылып караулары,— шундый шашып чаба бу айгыр... Кара чәчле кызның ак яулыгы хәзер, хәзер күздән югалыр. Менә—җиңү... Артта тизлек калды һәм ашыгып узган юл калды. Сине тәбрик итә иптәшләрең.,. Ә теге кыз инде югалды. Салисә Гәрәева 'Я===вяг==я:=4:ге=ггс=гя=геягя=яг^:га Урал Урал, дибез, ул борынгы таулар Шундый авыр төсле... Өсләрендә күксел болыт ята — Килер давыл төсле. Урал, дибез, күпме эшче атлый Завод юлларыннан; Татарстан! Кырларыңны гизгән Тракторлар — моннан... Чал Уралда, тимер ташкын төсле. Машиналар шавы: Советларның корыч күкрәге ул Данлы Урал тавы. Чиләбедә — танк Чехлар илен, поляк, мадьяр илен Азат иткән безнең танклар. Җиңү көне килгәч, башняларын Чәчкәләргә күмгән халыклар. Европаның чөеп тузаннарын, Алар кабат кайткан Уралга һәм арадан берсе һәйкәл булган — Безнең көчкә — безнең коралга. Ул ыргылыр төсле кинәт алга — Антеннасы күккә төбәлгән; Урал эшчәннәре горурланып, Сөеп карый аңа түбәннән. Имин булсын дөнья, иген иксен, Хер яшәсен өчен халыклар, Пьедесталда тора һәйкәл булып Сугышллрны кичкән танклар. Таганайга төшеп Ай чайкала Таган итеп күксел болытны. Кырыс Урал, таштан юнган сыҗЗң, Чыныктыра, чарлый холыкны. Куллар каты, учлар сөялләнгән, Беләкләрдә мускул уйнаклый; Яшел малахиттан уелган Ай Таганайга төшеп кунаклый... Сүзләрдә дә Урал кырыслыгы — Авыр, салмак алар, тимердәй; Кирәк була икән — көйдерә ала, Мартеннарда янган күмердәй. Табигать тә, кешеләр дә монда, Нәкъ Уралча — кырыс, олылар Авыр чакта мин учларым белән Урал ташларына орынам. Син киләсең. Күзләреңә көлеп карыйм. Чәчләреңә тартыла кул ирексездән, Белгертмәмен, дигән идем, сөюемне — Сизгән дуслар, әллә каян дуслар сизгән. Күзләремнән түгелгәндер ялкыннарым, Йөрешемнән сизелгәндер — адым дәртлө. Карашымда гыйшкым кояш кадәр булса, Йөрәгемдә яратуым — диңгез хәтле... Син киләсең. Күзләреңне күргән саен Иртән кояш күргән кебек канатланам, Ярты гомер узган, әмма сине сөеп, Дөрләп торган яшьлегемдә кабатланам... Ак болыттан ап-ак карлар явып тора Оеп кына, әкрен генә, талгын гына. Синең якты күзләреңнең зәңгәр нурын, Күңелемә кояш итеп алдым гына... Ак тәңкәләр коелсыннар, коелсыннар, Аларда сер, аларда моң дулкынлана... Серләрне дә, моңнарны да үзенә җыәп Ике күзең ике йолдыз булып яна. Яусын әле тәңкә карлар, тирбәлсеннәр, Алар миңа нидер сөйли, сүзсез генә; Яз килгәч тә эреп беткән карлар кебек, Язмышымнан киталмассың эзсез генә... Нурия Измайлова Язлар килгәч Язлар килгәч. серле язлар килгәч, Гыйшык уты салып дөньяга. Яз дөньяны сөйгән кебек сөя Уналгькы тулган кыз бала. Язлар килгәч чәчәкләрен ачыл, Мәхәббәттән галәм исергәч, Шук тамчылар урман буйларыннан Умырзая исен китергәч Иске карлар бозлар агып киткәч, Елгаларга кушылып суларга, И чумарга иде шулар белән Ярсу ташкыннарга чумарга!. ...Язлар килгәч, яшел язлар килгәч, Алтын нурлар тулгач дөньяга Антын мәңге бозмас кебек сөя Уналтысы тулган кыз бала. Язлар килгәч, яңа язлар килгәч, Җан кертергә яңа хисләргә Ах! Төшәргә иде тугелеп-ту< алеп, Яңа :ашкыннарга төшәргә!..