Логотип Казан Утлары
Хикәя

Люзия

Хатын-кыз иптәшләр? Як-ягыгызга карагыз әле: ир-ат заты юкмы ул тирәдә?.. Нигә алай дип сорыйммы? Анысын соңыннан аңларсыз. Ә хәзер тагын бер кат тирә-ягыгызны бик яхшылап тикшерегез: ир- ат токымыннан берәрсе, озын муенын сузып, тыңлап тора күрмәсен!.. Ярый, булмаса бик әйбәт. Ә хәзер мине тыңлагыз! Иң элек сезгә менә мондый сорау: әйтегез әле миңа, ир-ат кавеменнән дә юләр, ир-ат кавеменнән дә көнче, ир-ат кавеменнән дә алдакчы һәм вәгъдәсез җан ияләре бармы бу дөньяда?.. Нигә дәшмисез?.. Әһә. уйлашыйк әле. дисез икән. Ярый. ярый, уйлаша торыгыз! Ә мин шул арада сезне азрак үзем белән таныштырып китим Исемем Люзия булыр минем. Нәрсә?.. Сәеррәк исем икән, дисезме? Килешәм. Минем үземә дә сәеррәк тоела бу исем. • Иллюзия»гә. ягъни гомер булдыра алмастай нәрсәләргә алданып, шуларга ире- шәм дип, омсынып йөрүне аңлата торган сүзгә бик тартым ул. шулай бит? Ләкин, ни хәл итмәк кирәк, мин кушкан исем түгел бит. Әти белән әни уйлап тапкан нәрсә. Хәзер үзләре дә үкенәләр үкенүен. Җигемеңә болай ук муафыйк булырын белгән булсак, муеныбызга пычак салсалар да. бу исемне кушмаган булыр идек, дип акырышып еламыйлар гына тик. Хәтта исемемне үзгәртеп. Люция дип тә дәшеп карыйлар. Ләкин эш узган шул инде. Исемне үзгәртсәләр дә, җисемме берни дә эшләтә алмыйлар. Ә минем җисем бик нык муртайган инде. Ничә яшьтә соң син, лисезме? Бу турыда сораганны бер дә яратмыйм мин. Әйткәндә дә. кешесенә карап, я биш-ун яшькә, яки унбиш-егермегә кечерәйтеп әйтем. Әмма сез үзебезнең кавем, кешегә-карага шауламассыз дип уйлыйм. Шушы айның уникенче числосында утыз сигезне тутырып, утыз тугызынчыга чыктым инде мин. Ә үзем әле һаман ялгыз яшим, һаман кияүдә түгел әле.. Нигә барыгыз да берьюлы авыр сулап, көрсенешеп куйдыгыз? Шушы яшеңә җитеп, шушы чибәрлегең белән сиңа да кияү табылмагач, без нишләргә тиеш икән соң инде дип аптырашка калдыгызмы әллә? Хафаланмагыз юкка. Сораучыларда, алучылар да бик күп булды мине! Ул яктан, шөкер, зарланырлык түгел... Ә шулай да көрсенешеп бик дөрес иттегез сез. Көрсенерлек ошләр булды минем. Ул турыда мин мөмкин кадәр зарак уйларга тырышам. Ләкин барыбер уйландыра шул... Аннары, юк-юк дисәң дә. малай да хәтергә кереп, күңелне борчып куя. Нинди малаймы? Унҗиде яшен тутырып, унсигезенче белән бара торган малаем бар икәнлеген әйтмәдеммени соң әле мин сезгә? Гафу, алайса, гафу, хатын кыз иптәшләр. Әйе-әйе. бик матур һәм бик таза булып үсеп җитеп килә торган, быел унынчыда укыячак малаем бар минем! Дөрес, минем янда тормый ул торуын. Авылда, әти белән әни янында яши. Тууына тугыз ай тулган көнне әни кулына тоттырып, үзем шәһәргә бәхет эзләргә китеп барган идем, шуннан бирле гел аларда тора инде. Шәһәрдә яшәсәм дә. бөтенләй үк онытып бетермим мин аны. Ел аралаш, ике елга бер тапкыр булса да, авылга кайтып, хәлен белеп, күрешеп торырга тырышам. Ләкин малай мине рәтләп белми дә, белергә теләми дә. Акылга утырасы урында елдан-ел кирегә китә — миннән читләшә бара. Тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч — көйдерә, дип менә шушы минем малай шикелле балаларга карата әйтә торганнардыр, күрәсең. Элек, ул сабый чагында, кайтып төшсәм, әнием дә әнием дип, сырпаланып кына тора, бер минутка да янымнан китми торган иде. Ике-өч көн торып, ә кайчакларда хәтта берәр атна яшәп, китеп барган чакларымда артымнан күз яшьләре белән елап калыр иде. Ә менә соңгы дүрт-биш сл эчендә, әйтерсең, пәри алыштырып куйды инде! Әни дип тә әйтми башлады хәтта. Элек егерме алты тиенлек бер кисәк шоколад алып кайтсам да түбәсе күккә тия торган иде. Ә менә бу елгы соңгы кайтуымда, егет булып килә, Мишәдә иптәшләре белән су коенган чакларында трусик киеп, уңайсызланып йөрмәсен, кеше арасында кеше төсле булсын дип. бер сум да кырык тиенлек өр-яңа сатин плавки алып кайткан идем — шуңа да исе китмәде: — Кирәк булса, минем үземнең дә ике нейлон плавкием бар. Тик әлегә хаҗәтләре генә юк. Безнең Мишә болыны сезнең Казан пләже кебек түгел ул. анда плавкисыз да рәхәтләнеп коенырга була: сарыклардан башка җан ияләре күрми мине анда. Ә сарыклар күрсәләр дә гаеп итмиләр! — диде дә, плавкиема борылып та карамыйча, урамга уй чыгып китте. Җәйге каникулы вакытында көтүче ярдәмчесе булып, колхоз сарыкларын көтеп йөргән була икән. Ә сөйләшүенә караганда — бер дә харап. Бик эредән чирттергән була. Әле шушы соңгы кайтуымнан киткәндә, ипләп кенә, тәмле телем белән генә; Тагын берәр елсыз кайта алмам инде. улым. Исән-сау булып тор. Моңарчы йөземә кызыллык китермәдең, кара аны. моннан ары ла шулай матур гына тот үзеңне! — дигән идем, шуңа ничек дип җавап бирде дисез?.. Күзенең агы белән каш астыннан гына усал итеп бер карады да: — Үзеңә булмаган акылны кешегә сатып маташма, ичмаса! Ничек яшәргә кирәген без үзебез чамаларбыз анысын. Бар. юлыңда бул! Һәм, адәм көлдереп, бүтән монда кайтып йөрисе булма! — дип калды. Ә мин инде аның тәмам үсеп, кеше булып килүенә куанып, кар- таймыш көнемдә бер таянычым булыр дип өметләнеп йөри идем тагын. Көт инде болай булса, таяндырыр!.. Хәер, безнең совет законнары бик гуманный бит алар — андый гаделсезлеккә юл куймаслар әле. Үз теләге белән газиз анасына ярдәм кылмый икән, ул чакта суд аша ярдәм иттерергә туры килер... Ә шулай да уйландыра хатын- кыз иптәшләр. Уйландыра малайның бу кыланышлары! . Кем арбасына утырмаң, шуның җырын жырлыйсың шул Әти бик яман холыклы бәндә безнең. Әле менә шушы узган юлы кайтканым да гына да. малайның мине күрше авыл маржасы урынына да күр- ф мәвенә хәтерем калып: — Нишләттегез сез. әти. бу малайны9 Элек әни дип үлеп тора- г дырые. ә хәзер бөтенләй бизгән әнә Син шулай котыртасындыр с киде,— дигән идем, секунд эчендә күркә шикелле кабарынып чыкты ~ да, урыныннан ук сикереп торып: ф — һәй, яхшыдан яман туган нәмәрсә! Нишләп мин котыртыйм _ ди аны? Үз акылы юкмыни аның? Синең ниткән сөрхәнтәй икәнле- = геңне күрмимени ул? Кара ул иреннәреңне дә кара ул чәчләреңн"' 4 Дөнья гыйбрәте итеп буяп бетергәнсең бит! Күлмәк итәгеңә генә күз сал әзрәк: шт»н бөрмәңә менеп ж итә язган лабаса! — дип. ярты сә- - гать буена котырынды. Анда да туктар исәбе юк иде әле. чыгып * китеп кенә котылдым... Я, хатын-кыз иптәшләр, минем теге сорауга жавап әзерләдегез- ме? Я. кайсыгыз сүз алып сөйләргә тели?.. Сузмагыз! Минем озаклап көтеп торырга вакытым юк. Сезнең ирләрегез кебек, кайтып кереше- х мә колач җәеп, сагынып каршы алучы кешем юк минем. Әле менә < бүген Мәскәүнсң үзеннән килгән бор командированный абыегыз янына барасым бар... Я. я. кайсыгыз нәрсә әйтергә тели?. Ничек? Үз соравыңа үзең генә жавап бир инде, дисезме! Кызык икән сез! Ә минем сезнең фикерләрне ишетәсем килгән иде... Ну. ярый, алай бик үтенеп сорагач, тыңлагыз, алайса, рәхим итеп. Башладык! Курыкмыйча әйтә алам: минемчә, ир-ат кавеменнән дә юлар жан ияләре юк бу җир йөзендә! Ни өчен апай кистереп әйтәмме? Белмә- сәм тик кенә торыр идем, белгәнгә күрә әйтәм. Мисал дисезме? Рәхим итегез! Моннан егерме еллар элек. Люзия апагызның чәчрәп торган кыз чагында. Наил исемле бер егет кисәге, дөньясын онытып, гашыйк булган иде. Ә Люзия апагыз Наилне түгел, Назыймны ярата, шунысы белән йөри иде. Наил шушы нәрсәне бик яхшы белә. Ләкин, белә торып бөлә дигәндәй, һаман артымнан чаба бу минем. — Теләсәң ни эшләт. Люзия, ләкин мин сине яратудан мәңге туктамаячакмын. Мәхәббәтеңә үк дип әйтмим, һич югында, синең белән бер кич кенә сөйләшеп утырырга лаек булыр өчен. әйт. зинһар, ниләр эшләргә тиеш мин? — дип аптырата Шуның өстенә. атна саен дип әйтерлек, ислемаендыр, пудрасыңдыр. иннеккершәнендер бүләк итеп тора бу миңа. Ә Назыйм уйлап та карамый андый нәрсәләр хакында. Шулай булса да. мин аны якынрак күрәм. Үземне гел аңа ояяттырам. Ләкин Наил миңа үпкәләми. Аның күзе-башы тонган, мәхәббәттән исергән ул. Һаман миңа бүләк ташый, һаман бер генә тапкыр булса да озата кайтырга рөх сот итүемне үтенә. Шул тиклегә барып җитә — күзеннән яшьләр бәреп чыга кай чакларда. Бу хәлләрне тамаша кылу бер үк вакытта кызык та. кызганыч та миңа. Шулай да тори бара кызыгы кимеде, кызганычы арта башлады һәм мин. кешене гел болай тинтерәтеп в»рү килешеп бетм-» . бүләк ләрен дә алмаска, аннары аның көче житмәстәй бер авыррак эш кушарга да бөтенләй котылырга кирәк бу тиле гашыйктан, дигән карарга килдем. — Наил җаным.—дидем мин аңа — Наил акыллым, агар мкн» яратуың хак икән, әйдә көндезге нәкъ сәгать уникедә мәчет манара сына мен дә: «Тыңлагыз! Тыңлагыз' Авылыгыз егете Нәбиев Наил сөйли! Ул шушы авылның Люзия исемле бик чибәр бер кызын ярата һәм гомере буена аны шулай сөеп кенә торырга сезнең каршыгызда ант итә!» — дип кычкыр әле. Кычкыра алсаң — Назыймны ташлыйм да синең белән генә йөри башлыйм. Безнең авылның мәчете инде хан заманыннан бирле эшләми, шунлыктан манарасына менеп берәүнең дә азан әйткәне юк. Ә минем манарадан кычкырганны бик ишетәсем килә иде. Теге тинтәк, Наилне әйтүем, тәки риза булды бит шул сүзгә. — Синең өчен манарага гына түгел, айга менеп кычкырырга да әзер мин, Люзиякәем! — генә диде дә нәкъ мин кушкан көнне, нәкъ мин кушкан сәгатьтә манарага менеп, нәкъ мин әйткән сүзләрне кычкырды. Куркып-оялып кына да түгел, өч тапкыр рәттән кычкырды!.. Я, менә шушыннан соң кайсыгыз әйтә ала инде ир-ат кавемен акыллы дип?.. Нәрсә, син вәгъдәңдә тордыңмы соң, дисезме? Сез нәрсә, ахмак дип белдегезме әллә мине Назыймымны шул юләр Наилгә алмаштырырга? Мин бит аңа чынлап түгел, уйнап кына әйткән идем манарадан кычкырырга. Аны биздерер өчен генә әйтелгән сүз иде ләбаса ул!.. Тик шунысы гына бик үкенечле булды: әлеге юләр дигән Наилем укыды-укыды да, укый торгач, мин гомеремдә күз алдыма да китермәгән зур дәрәҗәгә иреште: Казан институтларының берсендә кафедра мөдире, профессор ул хәзер. Ишетүемә караганда, химия өлкәсендә башкарган фәнни хезмәтләрен безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр, ди. Үзгәрсә дә үзгәрә икән, җәмәгать, кеше дигәнең! Әлеге дә баягы, шул Наилне әйтүем әле. Элек минем белән бер генә сәгать сөйләшер өчен дә җәһәннәм тишегенә барып керергә әзер торган шул йомыкый, хәзер үзем телефоннан шалтыратып, үзем очрашырга чакырганда да «Рәхмәт, булмас ахрысы, вакытым бик тыгыз бу көннәрдә», дигән булып, якын да килми. Бер вакыт хәтта институты ишеге төбендә көтеп торып, күзгә-күз очрашып: — Наил иптәш Нәбиев, сез бит заманында манарага менеп, Люзия исемле бер кызны гомерегез буена яратырга ант иткән идегез. Шәт, ул антыгыздан ваз кичмәгәнсез бит әле? — дип тә әйтеп караган идем. Шунда да алай бик капланып төшмәде. Авызының бер чите белән генә елмайды да: — Күрәм, сез һаман шаян икәнсез әле. Ә мин ул заманнан соң чак кына үзгәрдем шул инде. Кыскасы.— борчак пешерә алмабыз сезнең белән! — диде дә, нәкъ үзенең күзләре төсле куе зәңгәр «Волга» сына утырып, китеп тә барды. Я, әйтегез инде сез шул мәхлукны юләр түгел дип! Башта, миңа аның хаҗәте бер тиен булганда, үзе минем арттан өтәләнеп йөрде. Ә хәзер, мин аның өчен үлеп торганда, әйләнеп тә карамыйча китеп барды... Назыйм белән эшләрең ничек булып бетте дисезме? Иң элек шунысын әйтим: пычагым да чыкмады анысыннан! Тарта-суза җиденчене бетергән килеш тәки калды ул. Белеме шулай чамалы гына булса да, мине акылга өйрәтә белде үзе. Бер-ике ел табан астыма олтырак булырга әзер булып артымнан йөрде-йөрде дә, мине алдап, көмәнле итеп, армия хезмәтенә китеп барды. Ә аннан кайткач, минем тырнагыма да тормый торган бер мокыт кына кызга өйләнде дә әле һаман да шуның белән яшәп ята. Җиде балалары бар хәзер. Үзе дә, хатыны да тракторда эшләп йөргән булалар. Карап торырга әллә ни шаккатмалы нәрсәләр булмасалар да, ару гына эшлиләр, ахрысы: әле узган айда гына икесенең дә рәсемнәрен газетада бастырып, мактап язып чыгардылар... Минем теге малай әнә шул хәерсез Назынм- НЫКЫ инде ул. Әле ярый, шул мөртәткә башымны бәйләмәгәнмен. Баш бәйләнгән булса, тәки рәхәт күрсәтәчәк бәндә түгел икән. Үзе шикелле тракторчы ук итә алмаса да, бала-чага фермасы мөдире итми калмас иде. Шулай бит. хатын-кыз иптәшләр?.. Нәрсә? Ә болай нинди рәхәт күрдең соң син, дисезме?.. Шактый четерекле сорау бу минем өчен. Ник дигәндә рәхәт күрү мәсьәләсен- * дә алай зурлап мактанырлык нәрсәм бар дип әйтә алмыйм. Ләкин - шул ук вакытта артык зарланырлык та булмады шикелле. Теге мөртәт Назыймнан туган малайны әниләрдә калдырып, шә- 2 һәргә баргач та кайбер минем хәлдә калган кешеләр шикелле борын салындырып, кайгырып-аһ орып йөрергә туры килмәде миңа. Кая * гына барсам да, егетләрнең күзләре миндә, минем белән бер сөйлә- = шер өчен утка керергә әзер булып торалар иде. Җаным теләгәнен = сайлап алырга мөмкин иде. Мин нәкъ шулай иттем дә: Әсәдулла исемле бер бик атчаенные, бик чибәре, бик тазасы белән ныклап * торып йөри башладым. Бер ай йөрибез без моның белән, ике-өч ай сөешәбез. Бары да әйбәт, бары да яхшы. Ләкин бит гел болай икең = ике җирдә торып булмый. Кавышырга да кирәктер бит инде, ни- е һаять! Ә кавышу турында тешен дә агартмый теге Әсәдулла абза- с гыз. Я мине үзләренең өенә (Яңа бистәдә тора иде ул, үз өйләре, 2 әти-әнисе бар иде) алып кайтып, яисә үзе безнең тулай торакка ки- “ леп, сөешә дә — шуның белән эше бетә моның. Көтеп-көтеп тә дәшәр а чамасы сизелмәгәч, кавышу хакында мин үзем сүз каттым моңа. Шуннан ары да ашыгырга исәбе юк бит бу пәри сукканның. Күзен дә йоммыйча: — Болай да ир белән хатын булып яшибез бит инде без, шулай булгач нигә безгә андый искелектән калган вак-төяк формальность- лар артыннан йөреп, баш катырып торырга? — ди бу миңа.— Без синең белән язылышып тора башлаганга карап кына кояш барыбер кире яктан чыкмас бит инде! — ди. Шулай итеп, көлкегә алган булып, турыны кыекка саплап йөри дә йөри бу. Эшләр бодайга әйләнә башлагач, мин дә шулай аның кебек бераз шаяртып карарга — тегене профкомга дәштереп, бераз «эшкәрттереп» чыгарырга ниятләгән идем. Ләкин ул миннән өлгеррәк булып чыкты: тотты да, миңа да әйтеп тормастан. безнең фабрикадан эштән китеп тә барды!.. Менә шундый алдакчы әшәке җан булып чыкты анысы. Шуннан мин нишләде дип уйлыйсыз инде сез?.. Китсәң кит, бар. олак шунда, синнән юньлерәкләре дә бетәсе түгел минем өчен, дндем дә мип фабрикага килеп эшли башлаган көннән бирле минем белән бер сөйләшергә җанын фида кылырга әзер булып, ләкин мәхәббәтен теле белән әйтеп-аңлатып бирергә йөрәге җитмәгән бер слесарьга кияүгә чыгып та куйдым. Бу юлы бөтен шартларын китереп чыктым. Сәмигуллам фабрикада иң яхшы эшләүче слесарь иде Аның аркасында комсомол туйларына тикле ясадылар. Хәтта, бер генә бүлмәле булса да, квартирына тикле бирделәр. Шулай итеп, законның бөтен кагыйдәләренә туры китереп, чык- чынлап ир белән хатын булып яши башладык без. Сәмигуллам минем өчен үлеп тора. Шул тикле ярата — телим икән һавадагы йолдызларны чүпләп алып бирергә әзер бу. Аның шулай минем өчен җан атып торуын күреп, үзем дә яхшы ук якын итә башладым мин аны. Тик, кызганычка каршы, бу рәхәтем дә озакка бармады. Әлеге до баягы, шул ир-ат кавеменең көнчелеге һәм алдакчылыгы аркасын да инде! Сәмигуллам белән матур гына, тату гына яшәп яткан көннәрдә, теге чакта, мин койрыгына басарга җыена башлагач, фабрикадан качып киткән һәм берничә айлар күзгә башка бөтенләй күренмичә качып йөргән әлеге куян йөрәк — Әсәдулла, тагын кайдандыр калкып чыгын, эштән кайтышыма каршы килеп тора башлады бит, җәмәгать! Сәмигуллам икенче сменада эшли торган көннәрдә фабрика чатына килеп каршы ала да озатып кайта башлады бит шул мөртәт. Озаткан саен әйтә бу миңа: — Бигрәк тә түземсез инде үзең дә, Люзия,— ди.— Тоттың да бер мокытка башыңны бәйләдең дә куйдың. Мин бит фабрикадан заводка сиңа өйләнергә теләмәүдән түгел, киресенчә, сине өзелеп яратканга гына киткән идем. Кибеткә товар бушатучы булып эшләп, тизрәк квартира алырга да шуннан ары сиңа өйләнеп, бәхетле итеп яши башларга дигән уй белән киткән идем мин аннан. Инде менә синнән дә коры калдым, квартира бирергә чамалары да күренми әле. Бигрәк тә бәхетсез җан булганмын инде! — ди. Тора-бара, әйдә, элекке дуслык хөрмәтенә генә булса да, аз гына серләшеп утырыйк әле. дигән булып, тагын өйләренә чакыра башлады бу мине. Ир хатыны икәнлегемне, ир хатынына алай ут итеп иркенәеп йөрергә ярамаганын да бик яхшы беләм. Мин эшне профкомга җиткерергә җыена башлагач теге вакытта качып котылуы да бик хәтеремдә. Ләкин, шулай булса да, нигәдер кызгандым бит шуны. Ул да адәм баласы, җитмәсә, заманында мине яратып та йөргән кеше иде бит. дип уйладым да тасма теленә тәки эредем бит тегенең. Аңа ияреп йөргән вакытларда кеше-кара күрер дип шикләнеп, Сәмигулла икенче сменада вакытларда үзен генә өйгә керткәли башладым бит моның... Сез ничек уйлыйсыз, хатын-кыз иптәшләр, дөрес эшләгәнменме мин9 .. Нәрсә, безнең алай итеп караган юк. белмибез, дисезме9 .. Неужели? Я, я. мәтәштермәгез! Булгандыр, сезне дә, гомерегездә бер генә тапкыр гына булса да, озатканнардыр әле. Сез просто әйтергә генә шикләнәсез. Ишетелсә — ирләрегездән рәхимшәфкать булмаячагын бик яхшы беләсез сез. Шуңа гына дөресен әйтергә шөллисез. Шулай бит?.. Тукта, нигә алай бик каты шаулаша башладыгыз әле сез? Ни җитми сезгә, нәрсә ошамады?.. Әһә. безгә үзеңнең бер тиенгә дә тормый торган фәлсәфәңне көчләп такма, без, синең кебек, хатын-кызларның да абруена тап төшереп, ир-атның да башын әйләндереп йөрүчеләр түгел, дисез инде, алайса. Мактан- масаң да була, алай күкрәк кагарлык эшләрең күренми әле, дисез. Карала, дөрес сукалыйсыз бит сез, чукынмышлар. Әйе, алай зурдан кубып ук лаф орырлык эш кырганым булмады минем. Ләкин мин сезнең каршыда мактанырга да җыенмыйм бит әле. Киресенчә, зарланып утырам. Кызык өчен түгел, гыйбрәт булсын өчен сөйлим мин боларны сезгә. Ир-ат токымы тирәсендә чамалабрак кыланырга кирәк икәнлеген, югыйсә, ул юньсез затларның сезне дә минем кебек төн башына утыртып калдырулары бик ихтимал икәнлеген аңлату өчен генә сөйлим. Туктагыз әле, кайда туктап калган идем әле мин?.. Әһә. булды, искә төште: Әсәдулла белән, тфү, түгел. Сәмигулла белән нилектән аерылышуыбызны әйтмәкче идем бит. Анысы менә болайрак килеп чыкты. Әз-әзләп кенә, атнага берике яки атна аралаш кына Әсәдулла белән күрешкәләгәнне дә сизенгән бит минем теге мокыт дип йөргән Сәмигуллам. Сизенгән дә бу, көнчелегенә көч килеп, бер көнне эшеннән сорап кайтып, саклап торган. Саклап торган да Әсәдулла белән утырган чагыбызда гына өстебезгә килеп тә керде. Килеп керде дә күршедәге пенсионерларны шаһитлеккә чакырып, минуты белән эшне судка җиткерде. Андый очракларда судта да алай озын-озак сөйләшеп тормыйлар икән, хатын-кыз иптәшләр. Безне бер сүзсез аердылар да куйдылар. Шулай итеп, ул Сәмигулладан да уңмадым мин. Аның көнчелеге аркасында харап булдым. Нәрсә?.. Әсәдулласы нишләде, дисезме? Нишләсен инде ул мөртәт. Аныкы билгеле инде: тагын шулай җнр йоткандай юкка чыкты ул алдакчысы! Ә бит. дөресен генә әйткәндә, шул кабахәтнең юхалыгына алданып шушындый хәлгә калган кеше мин. Ул өтәләнеп йөрмәгән булса, әле хәзер дә Сәмигуллам-җан кисәгем белән чөкердәшеп яшәп яткан булыр идек без... Шул хәлләрне башымнан кичергәннән ары да кияүгә чыккан ♦ идем әле мин. Хатыны алдагы елда гына үлеп киткән тол ир иде - анысы. Өч малай, ике кыз атасы иде. Тик балалары берсе дә үзе бе- 5 лән тормый, төрлесе төрле якка таралышып беткәннәр, әтиләре бе- i лән хат аша гына хәбәрләшеп торалар да ара-тирә кунакка кайтка- лап киткәлиләр иде. Үземнән унтугыз яшькә олырак булса да. бик * ипле, бик сабыр, минем өчен бер нәрсәсен дә кызганмый торган кеше = иде ул. Исеме дә колакка ятышлы — Нургазиз атлы иде. Олы кеше- ~ иеке шулайрак була торгандыр, күрәсең, холкы ягыннан гына түгел. - башка якларыннан да бик тыйнак: кирәкле-кирәксез чакта бер дә л алай вакланып, борчып маташмый торган иде. мәрхүм. Черегән бай * ук булмаса да. мин теләгән әйберләрнең байтагын алып бирергә = тырыша торган иде. Эше дә хәйран әйбәт — зур заводларның е берсендә транспорт начальнигы булып эшли иде. Мине дә. йөрмә = шул фабрикаңда чиләнеп, кил үземнең янга, дип үз заводларына 2 экспедитор итеп урнаштырган иде Эштән ике-өч сәгатькә соңарып ~ кайткан чакларымда да ашарга үзе пешереп көтеп торыр һәм бер 2 дә зурлап ачуланмас иде. ■— Бик сагынып көткәнгә күрә миңа гына шулай тоелды микән, матурым, әллә нигә озаграк йөргән сыман булдың бүген.— дип кенә әйтә иде дә. мин аңа: - Сиңа гына шулай тоелгандыр, баһадирым1 — диюгә каймак урынына эри дә китә торган иде. Болай карай торырга әйтерлек таза һәм зур гәүдәле кеше булмаса да. баһадир дигәнне бик ярата иде шул. мәрхүм. — Боерган булса, пенсиягә чыгарга да сакаулы айлар гына калып бара. Менә күрерсең, пенсиягә чыккач болай гына бу :мам әле мин. Шундый гайрәтләнеп китәрмен — таный да алмассың Нургазизеңне! — дип. аеруча куанып дәртләнеп йөри башлаган иде. Ләкин андый көннәрен күрә алмыйча калды шул. Бер кичне йокы алдыннан минем белән әзрәк шаярып алырга итенә башлаган иде. шул чакта кинәт кенә йөрәген тотып сыгылып төшге дә мин ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып йөргән арада, ансат кына итеп, бу фани дөньядан китеп тә барды. Әйбәт кеше иде. бичара, авыр туфрагы җиңел булсын . Беребез дә мәңгегә килмәгән бу дөньяга. Япь-яшь кенә көенчә үлеп кит^ч. алайса: нигә алай соңга кал талаштыргала га и дип уйлыйсыз инде сез мине?.. Я. нигә?. Әһә. һәрхәлдә, дәүләт эше артыннан гына йөрмәгәнсең инде, аидыйга охшамагансың. дисезме? Дөрес чамалыйсыз бит сез — җеннең җырак әбиләре! Әйе. дәүләт эше белән йөрмәдем мин андый вакытларда. Монысы — бик дөрес! Ләкин, шул ук вакытта, үзем теләп, үз теләгем белән генә йөрү дә түгел иде ул. Хикмәте бар иде аның. Ә ул хикмәт әлеге шул ир-атның — җир йөзендәге иң яман затның алдакчы һәм куркаклыгына, мәкерле һәм хәйләле булуына барып тоташа. Конкрет кына әйткәндә, ул нәрсә менә болай булды: Нургазиз абыегыз заводына урнашып, экспедитор булып, безнеңчә ойтсәк, машинага төяп, заводка алып кайтыла һәм заводтан озатыла торган товарларга җаваплы кеше булып эшли башлагач, шул завод шоферларының, бөтенесенеке үк булмаса да, байтагының күзе кыза башлады бит миңа. Товар илтергә яки товар алып кайтырга дип, яннарына утырып юлга чыктыммы, хәзер, авыз суларын корытып, минем алда сандугач булып сайрарга тотына бит болар. Билгеле, мин аларның ул сүзләренә эреп китмим. Башта шаярыпкөлеп барган булам да, тегеләр тирәнгәрәк керә башлау белән: — Кара аны, егеткәем, Нургазиз абыеңа бу кыланышларыңны җиткерсәм, эшең бик хөрти булачак лабаса синең! — дип, хәзер айнытып җибәрә торган идем мин аларны. Нургазиз абыегыздан бик шүрли торганнар иде — начальниклары иде бит!.. Әнә шул йөзләгән шоферлар арасыннан бер теленә тилчә чыккы- рысы тәки үзенекен итте бит, имансыз! Телгә генә түгел, төскә-биткә дә бик хәтәр чибәр нәрсә иде шул анысы, каһәр. Минем ише әле кырыкка җитеп кенә барган, ә үзе алтмышка җитеп килгән ир белән торучы җанлы хатын-кыз гына түгел, җансыз агач та каршы килмәс иде аңа. Аның белән бер машинага утырып, берәр җиргә барырга мөмкинлек булмыйча атна-ун көн үтсә, хәзер йомылып кына яныма килер иде дә, күзләрен майландырып: — Люзмякәй, Люзня апай! Тилмерөм бит күрергә! Нургазизеңне почта ит Арабызда йерергэ! — дип, күңелемне алгысытып китәр иде. Шулай итеп тәки мине Нургазиз абыегыздан үземне алдагы көндә аның белән бергә җибәрүен үтенергә мәҗбүр итәр иде. Ә инде очрашканнан соң озатып калган чакларында исә, елардай булып: — Әй, бәгырь кисәгем! Шушы тикле чибәрлегең белән, яшь гомерләреңне әрәм итеп, шул карт алаша белән торасың бит! — дип кызганып калган була торган иде. — Ичмаса, тизрәк үлеп тә китми шул карт алашаң. Ул ычкынса, ике дә уйлап тормыйча, семьямны ташлар идем дә, типтереп, синең белән бергә яши башлар идек! — дигән чаклары да күп булды аның... Инде менә Нургазиз абыегыз үлеп киткәнгә дә ике ел тулып килә. Ләкин әлеге хөрәсәннең (исемен дә атыйсым килми шуның!) семьясын ташларга җыенганы юк кына түгел, хәтта узган елдан бирле бөтенләй якын ук килми башлады. Әле өченче көн генә аның белән бергә товарга барырга туры килеп, шунда: — Нишләдең син. абзыкаем, нигә бер дә эзең-юлың күренми минем тирәләрдә? — дип сораган идем, башта күзен кысып, хәйләкәр итеп елмаеп куйды. Аннары: — Ярамый, җан кисәгем, Люзия! Тол хатыннарны кимсетергә китап кушмый! — дип кенә җавап бирде дә, берни дә булмагандай итеп, үзалдына сызгырынып бара башлады... Менә шулай, хатын-кыз иптәшләр: ир-ат кавеменнән дә юләр, ир-ат кавеменнән дә көнче, ир-ат кавеменнән дә алдакчы һәм вәгъдәсез җан ияләре юк, минемчә, бу җир йөзендә. Юк!