Логотип Казан Утлары
Роман

ФРОНТОВИКЛАР

 XVI Әле ун көн элек кенә ул бала иде... Юк, кичә концертка чыкканчы гына әле ул бала иде. Кичәге төсле зур дәрт белән анын беркайчан да сәхнәдә чыгыш ясаганы юк иде. Әтисе район алыштырган саен ана мәктәп алыштырырга туры килде. Район үзәкләренең берсендә — сигезенче класста вакытта ул сәнгатьчә гимнастика белән шөгыльләнә башлаган иде. Шуннан бирле ул күп тапкыр сәхнәгә чыкты. Ләкин бервакытта* да бу авыр күнегүләрне кичәге төсле рәхәтләнеп эшли ал га и ы юк иде. Кичә сәхнәгә чыкканчы ук аның күңеле нәрсәдер сизенде, нәрсәгәдер җилкенде. Кызның күңелендә мондый җилкенү, ниндидер билгесез хәлгә әзерләнү башланганга инде бер ел чамасы бар иде. Тик кенә торганда, әйтик, тригонометриядән синуслар, косинусларны үлчәп утырганда кинәт кенә йөрәк сызлап куя, ниндидер сихри көч иясе күңелне күбәләк канатын җилпегәндәй итеп кенә кытыклый—рәхәттә, газаплы да була. Кыз мондый вакытларда шиккә төшә, үзенең эчендә нинди дә булса авыру юкмы икән дип хәсрәтләнә иде. Математикадан бик тырышкангамы әллә? Соңгы вакытта күченеп йөрү, әйбер җыю, әйбер төйнәү, чишү мәшәкатьләре белән мавыгып бу сәер нәрсә онытылып торган иде әле. Тик бу озакка бармады: Акбалык мәктәбендә беренче көнне беренче дәрестә бу билгесез, сәер хис яңадан үзен сиздерде. Моңа сәбәп нәрсә булды? Кыз моңа җавап таба алмады. Кичә сәхнә артында әзерләнгәндә тагын шул хәл башланды: йөрәге кызу-кызу типте, тын алуы авырлашты, ләкин бөтен тәнен ниндидер моңарчы әле бер дә татымаган ләззәтле ашкыну биләп алды.. Шуңа күрә сәхнәдә «тәгәрмәч» ясаган вакытта гадәттән тыш кызу әйләнде, иң авыр күнеАхыры. Башы журналның 1, 2, 3 саннарында. Роман журнал вариантында басылды. гүләрне ясаганда да гадәттән тыш җиңел булды. Ниндидер бер секундта ул үзен-үзе бөтенләй югалтты, сәхнә, түбәндәге халык, сәхнә артындагы укытучылар, иптәшләре, ниһаять, түбәндә беренче рәттә утырган әнисе, мәктәп директоры — барысы да болындагы чәчәкләр булып тоелдылар, менә кояшлы, нур тулган бер болын икән, менә ул шунда чәчәктән чәчәккә кунып йөри торган табигатьнен бер иркәсе ♦ икән. Шул вакыт теге ләззәтле ашкыну анын тәненнән тагын бер мәр- ь тәбә узды һәм нәкъ шул секундта ул билгесезлеккә сикерде... Төн буе ул керфек какмады. Таң атты. Кичә ул балалыгы белән сау- 2 буллашты. Бүген — кызлык дәверенең беренче иртәсе. Монда килүгә ул § зур йортның чоланындагы аерым бүлмәгә урнашкан иде — җиткән g кызлар җәен авылда шундый бүлмәгә карават куялар, күбрәк шунда 9 яшиләр. Ләйләгөлнең бүгенге иң изге, кадерле хисләренә шушы бүлмә & генә шаһит. Ул урыныннан торды, кечкенә бүлмәнең челтәрле пәрдәсен > тартты, бакчадагы агачлар арасыннан әле чыгып килгән кояш карый а иде. Вакытны белде дә тагын ятты — зур өйдә әнисе савыт-саба шал- « тырата иде, димәк, бер сәгатьтән капка төбенә райком газигы килеп = туктаячак. Әтисенең әле көндез бу авылны күргәне юк диярлек — иртүк л кит >, rwii.T ә генә китереп куялар. ® Нәрсәгәдер елыйсы килә. Рәхәт, рәхәт итеп елыйсы, күз яшьләре * белән мендәр тышларын юешлисе килә. £ Ләйләгөл кызлык дәверенең беренче иртәсен шулай каршы алды. з= агач ботаклары аркылы үтеп кечкенә тәрәзәдән төшкән кызгылт нурлар, я татлы күз яшьләре, бөтен тәнгә таралган наз, рәхәт бер калгу... — Әнием! Ул — шулкадәр яхшы кеше, син аны белсәң иде. белсән о иде... Мин аны көн саен күреп кенә торыр идем, көне буе шуның дәрес- я ләре генә булсын иде. Әнием! Татьяна да шул хисләрне кичердеме икән Евгенийны күргәч? Наташа Ростова да шундый ук хисләр кичергән түгелме соң? Нигә алар үзләренең хисләрен белдерә алганнар.- 1 Нигә миңа ярамый? — Ярамын, кызым. Ул—укытучы, син — укучы. — Миңа бит унҗиде яшь, әни. Нигә ярамый? Минем берәүдән дә курыкмыйча аның янында сөйләшеп торасым килә. Аның белән култыклашып шушы урамның уртасыннан узасым килә Татьяна белән Наташа кадәр дә ирегем юкмыни минем? — Ярамый, кызым. Син — комсомолка Наташа да, Татьяна да — дворян кызлары алар. — Соң комсомолкага яратырга ярамыймыни? Зоя яратмаганмы1 Чайкина яратмаганмы? Яратудан мине кем тыя ала? Ул — кешенең иң бөек, иң изге хисе дип языла бит безнең китапларда. — Ярамый, кызым. Әтиеңнән оят... — Әти сине яратмадымыни? — Без икебез дә студентлар идек Безгә ярый иде. — Аның шулай таблицасы бармыни? Кемгә ярый, кемгә ярамый1 Әнисе биреште. Ләйләгөл хыялга чумды — Әнием, әйтче мина: нәрсә ул ярату1 Нигә мин Гата абыйны түгел, ә нәкъ менә шул кешене яратам? Гата абый ни төсле иде бит кичә Төймәләре, погоннары ялт та йолт кнлә, итекләре көзге кебек. Үзе—менә дигән укытучы Нигә аны түгел, ә менә тегене яраттым? Ә? Нигә, әнием? Әнисе җавап бирми. Чөнки ул бу сүзләргә бөтенләй катнашмый. Моны Ләйләгөл сөйләшә, күңеленнән әнисе белән серләшә. Әнисеннән үзенең мәхәббәтенә рөхсәт сорый Әнисе башта тыя, каты тора, чигенә башлагач исә— юкка чыга... Капка төбендә газик тавышы ишетелә, өйдә хәрәкәт кызулана. Ә Ләйләгөл тын гына, рәхәт кенә елый... Еласын ул, борчымагыз аны... ...Тугызынчы май —ял көне иде, шулай булса да унынчы класс укучылары мәктәпкә җыелдылар. Соңгы атнада көн саен диярлек инша яздылар, Нәркис көннәр буе мәктәптә дәфтәр тикшереп утырды. Ярый әле иптәшкә Заһир була иде. Заһир —олы яшьтәге егет, сугыш башланганчы ул Тын океан флотына алынган да, Япония белән сугыш тәмамлангач, кырык бишенче елның ахырында гына авылга кайткан. Ул Кытайны гизгән, Порт-Артурдагы зур китапханәләрдә бик күп китаплар укыган. Хәзер дә укытучылар бүлмәсендә газета подшивка- ларын актарып, журналлар укып гомерен уздыра. Әйтүенә караганда, жәйгә авыл хуҗалыгы институтының читтән торып уку бүлегенә керергә хәзерләнә икән. Аның чәчләре агара башлаган, җиде ел буе су асты көймәсендә йөрү эзсез калмаган. Ул аз сүзле, йомык кеше. Ләкин аз- маз сөйләшеп алганда да аның бөтен дөньядагы халыкара хәлләрне, географияне, тарихны, классик әдәбиятны искиткеч яхшы белгәнлеге сизелеп-сизелеп ала. Берничә көн шулай бергә мәктәптә кич уздыргач, Нәркис аннан шигәя башлады: дипломсыз авыл егете, мәктәпнең хуҗалык мөдире— ат җигеп йөруче Заһир «Декамеронжны да, Гай Светоний әсәрләрен дә, Бомаршены да белә икән... Алай гынамы! «Дипломатия тарихы»н да, Тарле әсәрләрен дә укыган, Порт-Артурның матрослар клубында Леонид Утесовны тыңлаган, Шанхай урамнарында рикшага утырып йөргән сигаралы әфәнделәрне дә күргән. Заһир белән өзек- төтек сөйләшүләрдән соң Нәркис йомылды да калды: аның каршында кара туфракта туып үскән, авыл мәктәбендә ун класс белем алган, дөнья кургән, искиткеч тирән белемле, дөньядагы барлык хәлләргә реалистларча аек карашлы бер крестьян егете иде. Үзенең белмәгән эше юк икән: трактор ремонтлый ала, дизельләрне белә, бөтен төрле буяуларның сыйфаты турында энциклопедик мәгълүматы бар һәм... балта остасы да икән. Нәркис соңгыларына гаҗәпләнде. — Флот — зур мәктәп,— диде Заһир,— ләкин укырга кирәк. Укырга, квалификацияле кадр булырга кирәк. Сугыш моның кирәклеген тагын бер мәртәбә ку рсәтте — Ә ни өчен, шулай да, авыл хуҗалыгын сайларга булдың’ — Ничек әйтергә... Үзем дә белмим. Япония капитуляциягә кул куйгач, без Порт-Артурда тордык. Шунда безгә Кытай илендә йөрергә туры килде— мин анда кытай крестьяннарының җирне ничек эшкәртүен күрдем. Көянтә белән ике кәрзин балчык күтәрәләр, аркаларына бала асалар — үзләренең ташлы, уч төбе кадәр җир кисәкләренә әнә шулай туфрак ташыйлар. Шунда үзебезнең иркен басулар, буразналар, уйсулыклар минем күз алдыма килә иде. Аннан соң җиде елга якын гел суда яшәдем. Җирне сагындым. Укырга керә алсам, әлбәттә, шунда ук тракторга утырам. Ләкин керергә кирәк, керергә. Мин әлегә тул җыям. Заһир шулай итеп Нәркиснең ялгызлыгына иптәш булды, калган дәфтәрләрен күтәрешеп, кесә фонаре белән юлын яктыртып, кайбер төннәрне Нәркисне озаткалап та куйды. Бу ген Заһир — өр-яңа мичманкадан, энәдән-җептән чыккан суконка- дан, кип матрос чалбарының үтүк эзләренә кулың киселерлек. Местком кушуы буенча ул бүген мәктәптә Җиңү бәйрәме көненә багышланган сый мәҗлесен оештыручы. Укытучылардан җыелган акчага кичә үк инде берәүдән сарык түшкәсе сатып алынган, Минҗамалларның кар базына төшерелгән. Мәсрурә. Миңҗамал, Нәсимә һәм тагып бер-ике хатын ыгы-зыгы килеп мәктәп кухнясында кайнашалар. Бу эштән бары тик өлкән класс укытучылары гына азат: Нәркис сочинениеләргә класс белән анализ ясый. Гата кабинетында электр чыбыклары белән җенләнә, консультация бара, Рушад өч-дүрт укучы белән бер класста гөрләшәләр, ләнә, консультация бара, Рушад f -77- картаны идәнгә җәйгән дә, ике-өч укучы барысы да шуңа иелгәннәр. Ял көне булганлыктан звонок бирүче юк, Бәлкыйс инде белән мәсьәлә чишә-чишә ап-ак булып буялып беткән. Бүген агачлар яфрак ярырга җыенганнар, көн кояшлы, һавага чыгып йөрисе иде, атнасына бер ял көне бит! Ләкин күптән түгел генә РОНОдан кәгазь килде: унынчы класс укучылары сочинениене чит мәктәпкә барып язасылар икән. Янәсе, яклашу булмасын. Бу хәбәр укучылардан бигрәк укытучыларны тетрәтте. Нәрсә бу? Ышанмаумы? Ничек инде яклаш\ * булсын? Унынчы класс имтихан тапшырганда һәрвакытта да РОНО вәкиле була, еш кына партия райкомының, берәр инструкторы, бүлек g мөдире килеп чыга. Балаларны нигә каһәрләргә? Чит авыл, чит мәктәп = йт укытучылар. Менә, мәсәлән, Ренат нишләр? Ренат юньле, юаш о малай, рус әдәбиятын бик тырышып өйрәнә, шахмат ярата, кроссворд- = лар төзи. Соңгы вакытта, әгәр Гөлчирә арттырып сөйләмәсә, анын £ борыныннан кан китә икән. Әтисе Ренатка шикәр ашата да шикәр ашата . Ә бит Ренат сынауга кергәч тә ут янып кызара да бөгелә дә * төшә. Мышык-мышык бер елап ала. Әнә шул вакытта куып чыгарып ® кара син аны. яза алмый дип. Ана тынычланырга гына кирәк, аннан = ул, шешенгән күзләрен киң итеп ачып, эшкә тотына. Чит мәктәптә моны кем аңласын! Ренат тарих фәнен дә бик ярата, Рушад белән алар тиз £ дуслаштылар Рушаднын киңәше белән ул инде флот турында күпме a китап укыды һәрберсе — тарих' Степановның «Порт-Артуры» — тарих, н Сергеев-Ценский, НовиковПрибой, Леонид Соболев әсәрләре — тарих, « Станюкович — үзе бер дөнья Боларны аңа Рушад абыйсы укытты... * Шундый малай сочинение яза алмыйча бөгелеп төшсә, аны кем котка- £ рыр? Хәер, Ренат кынамы? һәр баланын үз характеры Кем уйлап м чыгарган бу яна законны? 2 Төш вакытында укучылар таралдылар, Хәкимҗан кухняга кереп инде сөяк кимереп чыкты. Мәктәп кичке бишкә кадәр тынып калды. Кичен берәм-берәм дә. парлап та әдәп саклап кына җыелыша башладылар. Чыркылдаштылар, көлештеләр, әйтерсең болар гомер буе шулай үтә дус, бер-берсен үтә яратышып яшиләр. Әйтерсең мәктәптә мәнгелек киеренкелек, мәңге таләпчән завуч, йөрәк бозгыч нкелеләр, баш авыртырлык борчулы дәресләр булмаган... Хушият карт «Д{ин барыбер эчмим»,— дип акча кертмәде, мәҗлестән баш тартты — моңа берәү дә каршы килмәде Разня Вәлиевна: «Ирем кайтып җитсә, бергәләп киләбез, кайтып җитмәсә—гаеп итмәгез».— дип калды. Өр-яна кителенә өр-яңа погоннар тагып, күкрәгенә орден-медаль тезгән Гата килеп керде. Теле телгә йокмый, шат Нәркис Акбалыкта моиарчы беркайчан да булмаган затлы бер хушбуй исен алып керле. Аның юка ефәк плащы ул сулаган саен калку күкрәге турысында аллы-гөлле булып төсен үзгәртеп тора иде. Керде, көз!е янына басты, чәчләрен рәтләде, почмакка барып аяк киемнәрен алыштырды, аннары кулларын юды, елмаеп нур чәчте . Рушад белән Заһир юри бергә керделәр. Икесе дә өр-яңа тельняш- кадан. икесе дә өр яңа мнчманкадан, икесендә дә өчәр медаль. Алар кергәч, шау итеп бер көлделәр. — Полундра, полундра! — дип кычкырдылар. Футлярга салган скрипкасын тотып, кыйммәтле йон гимнастеркасы өстеннән яссы каеш буган Мостафа килде Аның хром итекләренә карап кырынырлык, алар чыгыр-чыгыр җырлап торалар. Ике Дан ордены бар Хатынын кадерләп кенә, биленнән тоткан сыман сак хәрәкәт ясап, ишектә Хәкимҗан күренде. Кара син аны, мыштым! Бер ордены, өч- дүрт медале бар икән.. Аннан башкалар җыелды. Бәлкыйс тә акбурдан чистарткач матур була икән. Әллә нцткән затлы, челтәрле якалары, хикмәтле йон кофталары бар икән. Тәки әрәм булып калган бит вакытында кияүгә чыкмыйча. Бала итәкле яна күлмәк кигән тол хатын Миңҗамал да бүген ярыйсы гына күренә. Башлангыч мәктәп укытучысы дип әйтеп булмыймыни? Мәсрүрә белән Нәсимә ризык ташый башладылар. Иң соңгылар булып, дәрәҗә саклап кына Гөлчирә белән Сабир килде. Аннан мәҗлес башланды. Болай утырыштылар: түргә, әлбәттә, директор белән аның хатыны. Директорлар белән янәшә—парлы кешеләр—Хәкимҗан белән Был- былниса. Гата, Рушад, Мостафа бер аулакка — тәмәке тартырга шулай әйбәт була. Ирсез хатыннар, ялгызак кызлар өстәлнең бер почмагына — бергәрэк. Заһир әллә план буенча, әллә очраклы рәвештә —Нәркис янына туры килде. Нәркис башта моңа уңайсызланган сыман булды. Әллә ниткән мәгънәле караш белән Рушадка сөзеп бер керфекләрен сирпеп алды. Ләкин бераздан тынычланды — бит урталарына кинәт чыккан кызыллык аксыл таплар белән аралашты — Заһир белән алар салмак кына сөйләшә башладылар. — Димәк, болай, иптәшләр,— дип торып басты Сабир Ишмурато- вич.— Рөхсәт итегез мәктәп коллективының бөек Җиңү бәйрәменә багышланган мәҗлесен башлап җибәрергә.— Барысы да кул чаптылар, Сабир Ишмуратович өр-яңа зәңгәр пиджагына таккан сыңар медале өстеннән кулын шудырып алды.— Күргәнегезчә, иптәшләр, безнең арада булган ирләрнең күбесе, күбесе сугышның башыннан ахырына кадәр илебезнең честен, намусын саклап көрәшкәннәр. И мнн уйлыйм ки, бу иптәшләр бүген күңелле итеп бәйрәм итәргә бик лаеклылар дип, бик лаеклылар дип. Иптәшләр, минем бер генә тәкъдимем булыр: тәк- кәк мин үзем сугышта ике ай гына булып калган кеше, и шуңа күрә дә мин әйтер идем, штубы бу мәҗлесне безнең арада званиесе буенча ик югары булган һәм Берлингача барып җиткән өлкән лейтенант иптәш Сәләхиев алып барсын дип. И тагын бер сүзем бар: беренче тостны мин тәкъдим итәр идем безнең Ватан сугышында җиңуләребезнен төп оештыручысы саулыгына... Беренче тостны аягүрә торып хәл иттеләр. Аннан Гата инициативаны үз кулына алды. — Рота! Слушай мою команду! — дип сүз башлады.— Мәҗлесне алып бару миңа тапшырылды. Безнең бурыч болай: уен-көлке, ашау- зчү, жырлау-бию. Авыр булмасмы? Үтәп булырлыкмы? Алай булса ярый. Армиядә командирның сүзе һичнинди тайпылусыз үтәлә. Минем сүз — мәҗбүри, һәр кушканымны үтисез. Кемдер бүлдерде: — Әллә син кеше эшли алмаслыкны кушарсың? — Барыбер үтәргә! — Бөтенләй мөмкин булмаганны ламы? — Бөтенләй мөмкин булмаган эшне кушардай кешегә командалык итү тапшырылмый. А что сез? —Гата кызды.— А как же? Менә мин шушыннан команда бирәм икән, мәсәлән, «Мостафа Асан оглы, хәзер үк пионервожатый Нәсимәне бөтен кеше карап торганда үбеп ал», дип — ул үтәргә тиеш. Мәҗлес гөр килде. Гата аның саен кызды. Күзләрен Нәркискә юнәлтте. Нәркис ниндидер хәтәр сүз чыгачагын сизенеп читкә карады. — Ә менә, мисал өчен, әйтәм икән: рус әдәбияты укытучысы фрой- лейн Нәркис, хәзер үк, бүген кич үк берәр егетебезгә кияүгә чыгарга ризалык бир дип — ул үтәлергә тиеш. А как же? Күпме йөрергә мөмкин егетләрнең күзен яндырып? Гатаның телгә мондый осталыгы барын әле моңарчы берәү дә белми иде. Бу тон мәҗлескә хуш килде. Гата үзен хуҗаларча тотты. —- Ә хәзер,— диде ул,— сюрприз: барыгызга да авыз итү мәҗбүри. Фирменное блюдо — «а ля фронтовик»! Ул Нәсимәгә күз кысты. Нәсимә өстенә кызыл шакмаклы ашъяулык япкан бер табак китерде. Барысы да әсәрештеләр. Гата китель итәген күтәреп, чалбар каешына беркеткән солдат флягасын чишеп алды. Табакта — мичкә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге икән. * — Менә болай, дуслар: һәркем фронт паегын авыз итә. Бу —мәж- бүри. Закускага бары тик мичтә пешкән бәрәңге. Тозга манарга рөхсәт < ителә. Шуны капкач, хөрмәтле тарих укытучыбыз гитарасын ала. Нәрсә § чиртәсен ул үзе белә. Җырлау — мәҗбүри... Фляганың калай бөкесенә салып, ул спирт өләште. Су кушарга рө.ч- 3 сәт итмәде. Ирләр жинелдән генә эчтеләр. Әлбәттә, бәрәңгегә кадәр | өстәлдәге әллә нәрсәләрне кармалап, әллә нәрсәләр кабып бетерделәр 5 Хатын кызларның күбесе эчә алмады. Әмма иң гажәбе — Нәркис берни дә уйламыйча потын жибәрде — тынсыз калды, аны Заһир гына коткарды. Ул стакан белән су тотып утырган икән. Нәркис исән-сау калганны күреп, шыпырт кына Мәсрүрә дә йотып жибәрде. Кырых-кырых тамак кырдылар, сүзсез генә бәрәңге ашадылар. Гата канәгать иде. Рушаднын гитара тотмаганына байтак бар иде — читенсенеп кенә кулына алды, боргалады. Башын читкә борды да чиртеп жибәрде. Алдан сөйләшеп куйган көйнең аккордын бирде. Гата баскан килеш җыр башлады. Кулында калай флягасы иде. Бьется в тесной печурке огонь. На поленьях смола, как слеза. И поет мне в землянке гармонь Про улыбку твою и глава Мәжлес бик тә жырлы булырга вәгъдә итә иде. Җыр күңелләрне әллә кая алып китте. «А ля фронтовик» сюрпризы бик күпләргә тиз тәэсир итте. Җырның икенче куплетын Нәркис башлады. Миңжамал. Гөлчирә, Былбыл- ниса. Нәсимә кебекләрнең бу жырны беренче ишетүләре иде. игътибар белән тыңладылар, ара-тирә тозлы кәбестәгә, ипигә үрелделәр. ...Җыр сугышның авыр, дәһшәтле көннәрен искә төшерде. Кырык беренче елның көзе. Мәскәү янындагы хәлиткеч киеренке көннәр. Кар, салкын, землянкалар, Панфиловчылар, Зоя (ул чакта әле Таня), генерал Доватор... Ил — куркыныч астында, ил —киеренке хәлдә, халык ачуы актык чигемә житеп тулган — менә-менә ташырга тиеш. Туган авыл, туган шәһәр, сөйгән ярлар, ата-аналар, балалар сагынылган — йөрәкне сагыш өзгәлн. Моны белдерерлек сүз табып булмый, гадәттән тыш кырыс көннәрдә сагышны белдерү өчен яраклы сүз юк. Ә күңелләр илне сагыну белән, дошманга нәфрәт, сөйгәнгә мәхәббәт белән тулы. Хисләр менә-менә мөлдерәп тамарга тора. Шул вакытта бу хисләрне әйтеп бирүче, бөтен солдатлар исеменнән әйтеп бирүче бер кеше табыла. ул — Алексей Сурков. Үзәк газетада шул көннәрдә басылып чыккан бу жыр окоп саласына әйләнде, ул жыр'хисләрне ташытты, хисләр ШУНЫҢ белән юл алдылар, жыр фашистларны изге туфрактан кузгатып куа китте. Алексей Сурковнын бу жыры Ватан сугышының иң бөек Солдатына әйләнде... Гитара елада. Гатаның күзләре дымланды. Нечкә күңелле Мостафа урыныннан торып бер йөреп килде... Пой, гармоника, вьюге навло. Заплутавшее счастье воен Мне в холодной чемлмнке тепло От моей негасимой любви. Сурковка шушы жыр өчен генә «Ватан сугышының почетлы Солдаты» дигән исем бирергә иде! МӨХӘММӘТ м ә Ь Л И к в ...Мәҗлесләрдә утырганда игътибар итегез- мэжлесне иң авыр кичергән кеше — ялгыз хатын. Я ул баштан ахырга кадәр караңгы чырай белән утыра, күңел ачучылар—җырчылар, мәзәк сүз сөйләүчеләр, биючеләр — аңа карап алалар да сүнеп китәләр. Мәҗлестәге ялгыз, күңелсез хатынның карашы аларны күктән җиргә тартып төшерә, әйтерсең ул үзенең шул салкын, рухсыз йөзе белән күңел ачучыларны кисәтә: әй, сез, адәм балалары, ди, нәрсәгә шатланасыз''’ Сезнең бит моннан таралышкач та шуны, шуны эшләсегез бар, сезнең бит иртәгә иртүк торып фәләнне, фәләнне эшләсегез бар. Нәрсәгә очынасыз! Я ул күңел күтәрелеп киткәнлектән кинәт кенә кычкырып көлә башлый, бөтен кешедән дә уздырып җырлый, бии, көлке сүз сөйли, әйтерсең ул парлап килеп ире янында гор>р кыяфәт белән утырганнарга әйтергә тели: менә, ди. карагыз, ди, мин берәүдән дә ким түгел, әле сездән уздырып та җибәрәм. Ирләрегез бар дип бик әллә кем булып утырмагыз, ирегез янында сез әнә шулай басылып, боегып утырасыз, төкерәм мин сезнең тигезлегегезгә! Ха-ха-ха! Ләкин бу хәл — алдавыч. Мәҗлестә чамадан тыш күңеле күтәрелгән тол хатын мәҗлеснең ахырында, я булмаса, мәҗлеснең урта бер җирендә кинәт кенә үкереп елый башлый, бөтен дөньясын каргый, гасабилана... Ничек кенә булмасын. ялгыз хатын-кызга мәҗлестә авыр. Мәҗлестән соң ана бигрәк тә авыр. Ул үзенең уйлары белән ялгыз кала. Ә тол хатынга уйлары белән ялгыз калу — газап. Менә мәҗлестә коточкыч контроль астында Сабир утыра. Гөлчирә карчыгадай аны саклый. Теге башка китмәсен, коридорга чыгып теге- ләй-болай йөрмәсен, ди. Гөлчирәнең утыруы утыру түгел, чөнки бер төшереп алса, Сабир мәҗлестә хатынкызлар белән бии башлый, картлысына чакырып алҗыта, өстерәп-суырып ала, чүгә-чүгә биегән вакытта кызып китеп, хатын-кызның теге төшенә дә, бу төшенә дә кул сала. Бию бит ул, кем гаеп итсен — ә менә Гөлчирә утлы күмер өстендә утыра. Гөлчирә газапта утыра. Ләкин өйләренә алар бергә култыклашып кайтып китәләр, ә тол хатын үзенең уйлары, кичерешләре белән ялгыз кала. Тол хатынга мәҗлестән соңгы нртә бигрәк тә авыр була, аның башы чатный, кичәге мәжлес турындагы уйлар ни өчендер анда авыр хис уята, йокыдан ул йончыгып тора. Ирле хатынның нәрсә! йокыдан торганда аның һәрвакыт гәүдәсенең бөтен күзәнәкләренә наз. тамырларына шифалы кан тулган була, кичәге ачытөченең авыздагы авыр тәме ире белән кара-каршы утырып бер чынаяк чәй эчүгә бетә дә китә... Менә гадәттән тыш зур энергия сарыф итеп Былбылниса үзенең Хәкимҗанын саклый, гармунын кулына да алдырмый, чөнки белә — бераз төшереп алса, Хәкимҗанның авызы ыргакларыннан ычкынып китә, күзләре майлана, һәм ул, гармунын күтәреп хатын-кызның авызы янына килеп, аерым-аерым җырлатып йөрергә ярата. Былбылнисаның алган белеме нибары адрес язарлык, ә монда әнә нинди белемле кызлар утыра, хәзер ирләр кадерле, ике дә уйлап тормаслар — авызыңны күтәреп калырсың. Менә шулай Былбылнисаның мәҗлестә утыруы — берәүнең җәйге эссе көндә бер смена плугарь булып йөрүенә бәрабәр. Ләкин алар да мәҗлестән бергә кайтып китәләр һәм, әлбәттә, кырып ясалган шарлы агач караватларында бер ястыкта яталар, кеше арасында нинди генә гүзәл, сылу, нечкә билле зифа кызларны, өлгергән кура җиләгедәй, тулган, дәрте ташкан яшь тол хатыннарны күрмәсен— чәчәкле ясгыкка менеп яткач, һичшиксез, Хәкимҗан үзенең өч бармакка калган көчле кулын Былбылнисаның юантык биленә салачак һәм, дыңдын китереп аркасына бәреп, бер назлап алачак. Хикмәт менә кайда! Карт кызлар да шуна күрә мәҗлестә кеше төсле тыныч утыра алмыйлар. Әнә Бәлхыйс—акыл иясе, белемле, әдәпле. Ләкин ни хәл ит- мәк кирәк’ Күзләрен өметсезлеккә, бушлыкка терәгән дә ул берөзлексез нәрсәдер ашый. Ул аны белеп ашыймы’ Ул үзенен нәрсә ашаганын белми — ана нәрсәдән дэ булса ачу алырга кирәк, әнә ул гомердә булмаганны шытырдатып тозлы кәбестә ашый, гомердә булмаганны сөяк * кимерә! Бичара’ Син менә кайсыдыр бер мәҗлестә хата ясагансың! ь Син, мөгаен, анда да шулай күңел ачудан читтә утыргансыңдыр, ә иптәш кызларың икы-чикы килеп утырганнардыр, егетләр белән таныш- х каннардыр һәм, әлбәттә, бераздан кияүгә дә чыкканнардыр Егетнең о бит беренчесе белән генә танышу читен Аннан үзеңә яраклысын тап- = канчы алар белән шаярырга, чут төймәсен салып барган кебек, аларны а. шудырып йөртергә була. Ә син беренче мәҗлестә шулай утырып харап булгансың! Синең йөзенә инде җыерчыклар чыга башлаган, муен тнрә- ♦ ләрендә инде картаю билгесе күренә, сөякләр төртеп тора мәсәлән, Нәркиснең алсу яңаклары белән чагыштырганда никадәр таушалган! Миңҗа.малның болай да әллә ни куәт иясе булмаган ми аппаратына Гата дуңгызның теге «а ляэсы шулкадәр суккан ки, Мнңҗамал мәҗлеснең башында ук йөзенә бер төрле ярым мөлаем, ярым ахмак елмаю чыгарып уң яңагына таянып алган иде — шул көенчә уйнап-көлүчеләргә карап тик утыра... Аңа әллә күңелле бу мәҗлес, әллә күңелсез — ул аны әле рәтләп белми, белерлек куәте дә юк. Аның просто әле мие ял итә. Ул уянгач, Миңҗамалны нишләтер, елатырмы, көлдерерме — моны әле берәү дә белми .. Ә менә Мәсрүрәнең нишләсен белеп була. Ул Гата аккордеонында тиешле көйнең килеп чыкканын гына көтә. «Зәнгәр яулык» булды, «Катюша» булды — сугышта булган бөтенесе дә, ни хикмәттер, болар- нын барысын да беләләр. Ә Мәсрүрә белгән көй юк та юк Мәсрүрәнең битләре ут булып яна, күзләрендә ачлык, аның бөтен тәненнән, чамадан тыш калку, ләкин килешле күкрәгеннән, ялангач матур беләкләреннән, хәтта юан ике толымыннан дәрт бөркеп тора, ул — эченә ниндидер динамик көч тупланган куәтле бер җан ияседәй кысылып утыра — менә- менә ташланыр да Сабирынны да. Хәкимҗаныңны да, Рушад белән Гатаны да һәм өстәмә рәвештә Мостафа Асән оглы белән киң маңгайлы Заһирыңны да йотар кебек. Потар да җибәрер! Калырсың шаккатып! Ниһаять, Гата тыл көйләренә күчте. Клавишалар арасыннан Мәсрүрә көткән көй дә ишетелде. Мәсрүрә кискен хәрәкәт ясап толымнарын артка ыргытты, инде караңгылык төшкән ишек алдына күз салды да тигез, көчле тавыш белән җыр башлады. Сандугачым, мескенкәем. Гели салган күкәен. Мәдинә — телкәем. Гмлгә салган күкәен, бәгырькәем. Бу җырга бары тик Гөлчирә генә кушылды, ничә әйтсәң дә. бу көй сугыш вакытында авылда иң мәшһүр көйләрдән берсе нде һәм аш мәҗлесләрендә моны бары тик Гөлчирә генә башлый нде. Дөньядагы бернинди гармунга да туры килми торган һәм бары тик шуның аркасында гына, тәҗрибәсез кешеләр тарафыннан җырчы исеме тагылган Гөлчирә бу җырга катнашып анын моңын үтерде, симез тавык итенең тәмен үг сыекчасы ничек харап итсә —монда да шулай булды, һәм Мәсрүрә беркөнге хәлләрдән сон беренче тапкыр аңа т\ры игеп, текә итеп карап җырлады. «И\. сип,—диде ул кзрәшы бе I ш. НреН б.гына ҖҢТЫМ снна. тагын җырчы даны да кирәк. Минем кай җирем кнм соң синнән, нишләп сиңа тигезлек биргән бу алла, ә?» Өстәлнең ике башыннан торып алар шулай ике тавышка җырладылар. з .к у» м МӨХӘММӘТ мәьднвв 33 Ул да минем күк ялгызы Үткәрә гомеркәен. Мәдинә— гөлкәем, Үткәрә гомеркәен, бәгырькәем. Мәсрурәнең бөтен тавышы, бөтен карашы — дөньяга коточкыч үпкәләүдән гыйбарәт иде. Тол хатыннар мәҗлестә биергә чыксалар — дөнья күчерәләр. Әнә матур итеп бөтерелеп Нәсимә бии — кыз бала, аның бөтенесе алда. Әнә әдәп, дәрәҗә саклап кына, горур кыяфәттә Гөлчирә бии —бер сүз дә әйтә алмыйсың. Ә менә Миңжамалны тораташ хәленнән кузгатып биергә чыгарганнар иде — дөньялар купты. Директор берөзлексез моржата карап утырды, ауса нишләрсең? Минжамал идәннән бөтен үчен алды: үзен мәңгегә ирсез калдырган фашистларны таптады, берөзлексез «мал курмысы» хакында сөйләп, вакланып үзәгенә үтә торган каенатасы белән каенанасын да салып изде, берөзлексез үзгәреп тора торган укыту программаларын да таптап йөрде — Шәмсетдинов белән инспектор Хәкимовның да эчләренә типте, барысы да булды... Тол хатыннар биергә чыкса — сак булыгыз, якын-тирәдә ава, ватыла торган әйбер калдырмагыз... «А ля» Нәркисне дә харап итте бугай, башта ул мәһабәт кенә биеде—озын матур бармаклар, тән төсле юка оек киеп куйган килешле аяклар, ап-ак ачык муены—барысы да Нәркиснең гүзәллеген төрле яктан тутыра иде. Әйтерсең бу — кеше түгел, ә жәйге матур иртәдә урман аланындагы коедан су эчәргә чыккан болан — иртәнге кояшка, чыклы үләнгә, кошлар тавышына, ниһаять, үзенең сылу гәүдәсенә үзе сокланып юыртып йөри иде... Биеде-биеде дә Нәркис урынына утырып кинәт кенә көлә башлады, урыныннан сикереп торды, кулына рюмка алды. — Иптәшләр! Егетләр... Фронтовиклар! Әйдәгез, сезнең исәнлеккә эчик! Мин сезнең исәнлек өчен барысын да эшләргә риза! Беләсезме — нәрсә? Мин авылга килгәндә бер генә елга дип килгән идем, һәм әгәр авылда сезнең кебек гүзәл егетләр бар дип бер ел элек кем дә булса сөйләсә, мин ул кешене ахмакка санаган булыр идем. Мин никадәр ялгышканмын!— Нәркис башын артка ташлап көлә башлады — Җаннарым! Мин сезнең барыгызны да 'яратам! Ватан сугышында җиңеп чыгуыбызның сәбәбен мин менә сезнең белән аралаша башлагач кына аңладым. Сезне жиңә алмый фашисг, жиңә алмый! Сезнең йөрәгегез якты, күңелегез пакь! Әй, син, разведчик! — Нәркис тагын көлә башлады.— Мин синең мәҗлес башында әйткән сүзеңне үтәргә әзер! Мин барысына да әзер бүген! Тосттан соң Гата жай белән генә вальс уйнап җибәрде — бер кат җилләнеп, тәмәке тартып керделәр. ...Ата улны, апа кызны белмәс дәрәҗәдә шаулашып-көлешеп утыра башлагач кына Мостафа скрипкасын кулына алды. Өздереп-өздереп кенә буласыңмы' Шундый бер егет бар дигәннәр иде мәктәптә. Рушадның сабый баладай кызарганын төн генә яшерде Нинди мөлаем, нинди властьлы кеше бу Даутов' (Ә син аның бердәнбер кызын кочакладың түгелме соң кичә-* Ничек оят гүгел!) — Так точно! Кенигсбергта Җиңү көнен бәйрәм иттек. Ленинград — Таллин — Клайпеда — Кенигсбер!. — Ә мин Дугадан,— диде Даутов, авыр сулап —Дугадан. Җиңү көнен Берлинда күрү бәхетенә ирешә алмадым Сугыш—зур бәхетсезлек, ләкин мин шунда катнашканыма һич тә үкенмим. Дөресен әйтим, безнең халыкның бәген психологиясен, рухи байлыгын, кешенең эчке дөньясын мин әнә шул Курск янында аңладым Шул мәктәпне узмаган булсам, мин, әлбәттә, партия работнигы булып китмидер идем Сугышка кадәр мин дә укытучы идем, сезнең кебек. Разия Вәлиевна башына ак йон шарф сыман нәрсә салган, ай яктысында ул шарф аңа әллә нигкән затлы гөс бирә иде. Ул ире сөйләгәндә аны култыклап тотыл тора, вэкытвакыг ана сокланыпмы, шатланыпмы карап ала. — Әтисе,— дип, сүзгә катышты ул.—Әллә мин кереп самовар куйыйммы? Даутов җанланып китте. — Менә! Менә! Авызымнан алып әйттең! Беләсезме, тормышта ничек була? Бергә яши торгач шул кадәр бер-береңә ияләшәсең, бер үк ситуацияләрдә икеңә дә бер үк төрле фикерләр килә һәм шуны бер үк вакытта, бер үк төрле сүзләр белән әйгә башлыйсың. Туктагыз, сез әле банкеттандыр? Мин соң кайттым, Разия апагыз миңа әйткән иде \ннаи соң, минем дәрәҗәм бик зур бит. Я. әйт инде, авыл укытучысы райком секретаре янында җырлап-биел күңел ача аламы' Разин Вәлиевна инде өйләренә кереп киткән иде. Дауговлар кара-каршы салынган ике йортның урам ягында торалар икән. Әй алдыннан төшкән яктылыкта сап-сары итеп юылган баскычлар күренде. Инде алдына алъяпкыч ябып кухарка булырга өлгергән Разин Вәлиевна кунакларны гөрләп каршы алды, аякларыннан сМлмаска бик кыстаса да, егетләр оекбаштан гына калдылар Өй алдында. урындык өстендәге керогазда нәрсәдер чыжылдап утыра иде. Ике йорт уртасындагы кечкенә бүлмәнең ишеге ачык, аңа марля эленМӨХӘММӘТ МОҺДИЕВ гән. Даутовлар ягына узганчы Рушад башта шунда күз ташлады. Бүлмә эчендәге яктылыкта ян белән баскан, кулларын баш түбәсенә күтә- рә-күтәрә чәчләрен сүтеп торган кыз баланың шәүләсе күренде. Балет декорациясе артындагы томаннан күренгән сыман бу сылу гәүдә — Ләйләгөл иде. Рушадның йөрәге тибүдән тамагы кипте. Тик .моны берәү дә сизмәде... Даутов өйгә килеп кергәч каешын салды, якаларын ычкындырды. Разия Вәлиевна керогаз белән ике арада йөгергәләгән арада ирләрчә сүз куерды. — Син дөрес әйтәсең, егет.— диде Даутов, Гатаның сүзенә кушылып.— Бу җиңүнең зурлыгын, әһәмиятен киләчәк буын тагы да ныграк, тирәнрәк аңлар. Әйе. Яхшы полотно ерактанрак карасаң ачык күренә, диләр бит. Сез менә икегез дә бу бөек вакыйганың җанлы шаһитлары. Шуның бөеклеген яшь буынга җиткерегез, яшьләрне шушы бөек җиңү, изге көрәш традицияләрендә тәрбияләгез. Сезнең төп бурыч—шул. — Ә йөз процент өлгереш бирү төп бурыч түгелмени? — Рушад бу йортта иркенләп сөйләшә алмаячагын сизде — тавышы өзгәләнә иде. Даутов аңа сынаулы караш ташлады. — Йөз процентмы? йөз процент диген, ә? Кызык бит. Мина сөйләделәр аны. Өченче чиректә күп мәктәпләр йөз процент өлгереш биргәннәр икән Ләкин ни файда? Мин Шәмсетдинов белән сөйләштем. Өлгереш ничек? дим. йөз процентлылар күпчелек, ди. Ә узган уку елында ничек иде? Туксан ике ярым. ди. Соң балаларның белемнәре конкрет алганда күтәрелдеме? Әллә узган елдагычамы? Анысын әйтә алмыйм, ди... — Алайса, менә тагын нәрсәне ачыкласагыз икән. Класс җитәкчеләре арасында ярыш оештырылган. Предметниклар арасында ярыш. Кем күбрәк процент бирә... Минемчә, анысы да гадел түгел. Даутов тагын бер сынаулы игеп Рушадка карады. — Я, син, туганкай, нигә дип бәйләндең әле? Мине әллә Педагогия Фәннәре Академиясенең член-корреспонденты дип белдеңме3 Мина калса — дөрес тә. дөрес тә түгел. Әлбәттә, югары өлгереш бирү өчен көрәш — төп бурыч. Ләкин ярыш гадел түгел бит. Әйтик, синең менә бу физикны узасың килә икән—тотасың да барысына да уңай билге куясың. Ә классыңда элеккечә Изге Рим империясен Тын океаннан эзләүче бер-ике ташбаш утыра... — Укыту программалары тормыш таләпләреннән шактый артта калган — диде Гата. — Укыту программалары гынамы? һай, егетләр, үзегездәге беркатлылыкка сокланып туймассың! Авыл хуҗалыгы — менә кайда хәзер төп фронт. Ярый, сезнең бу авыл сугыш вакытында да арыш оныннан өзелмәгән. Ә башка колхозлар? Ә колхозчыга түләү мәсьәләсе3 Ә колхозларның ссудалары? Колхозларны ныгыту өчен кимендә ун-унбиш ел кирәк булачак, белдегезме? Даутов шкафтан бер шешә алып килде. — Мин бүген ике җыелышта шушы турыда сөйләгән кеше — аз гына ял итик. Ул ипләп кенә дүрт рюмкага салды. — Әнисе! Кил утыр тизрәк! Җиңү бәйрәме белән! Разияның сездән фронтовиклар арасында эшләвенә мин бик шат. Бәйрәм белән! Егетләр, без кунакта булдык дигән сылтау белән, авыз итеп кенә куйдылар. Даутов ял итә алмады. Ул янадан зур темага кереп китте. — Район аппаратларында кадрлар искергән. Сугыш вакыты методы белән эш итәргә яраталар. Миңа монда терәк кирәк, сездәй яшь коммунистлардан ярдәм кирәк. Менә карап карыйк — көзгә, бәлки, кайберегезгә мәктәп белән саубуллашырга туры килмәгәе. — Мәктәп хатын-кызларга гына калсынмы’—диде Гата — Юк, алай дип әйтмим. Шулай да мәктәптә хәзергә күбрәк хатын- кызлар эшли ала. — Мин сезнен белән бәхәсләшә алам,— диде Рушад. Даутов әсәрде: — Тынлап карыйк. — Укытучылык эше күбрәк хатын-кыз эше дип карау нигездә хата. * Ни өчен дисезме? ь — Әйе, дим. — Мин күреп торам — ир балаларда егетлек, ирлек сыйфатлары = тәрбияләр өчен укытучыларның күпчелеге ирләр булуы кирәк. Менә сез = безнең военрукны алып карагыз. Белеме дә килде-китте генә, ә никадәр х эш алып бара. Бөтен малай хәрби эшкә гашыйк. — Я инде военрукка тимик, анысы ир була бирсен. — Ярый, менә физикны алыйк. Кыз бала — никадәр генә яхшы укы- ♦ тучы булмасын, .менә Гата эшләгәнне эшли аламы’ Ә бит, беләсезме, а хәзер ничек җенләнделәр? МТСтан әллә ниткән иске моторлар, дви- “ жоклар ташыл, бөтен мәктәпне механика цехына әйләндерделәр бит ~ инде Ә электр белән җенләнү? Аннан соң әле укытучының дөнья күр- - тән булуы, разведчик булуы — үзе генә дә ни тора' — Соң, бөтен физикларны да разведчиклардан куйыйкмыни инде? Аңа разведчик каян җиткерәсең? « — Юк, мин алай дип әйтмим. Мина калса, хатын-кыз әдәбият укы- s тырга тиеш. Анда, «Бедная Лиза»лар, Татьяналар, Галиябанулар—* романтизм, сентиментализм, күз яшьләре... “ — Ай-Һай, кызык караш. Әдәбият —күз яшьләре... Ә «Ана» рома- ® ны? Ә «Тимер ташкын»? Алардан да шулай конфет тәме генә киләме? а — Алай димим мин. Юк, әдәбият — шулай да. хис днгәи сүз. Хисне хатын-кызларга бирик. — Ярый, килештек, ди. Хатын-кызга тагын ниләр бирәбез’— Даутов хатынына карап хәйләкәр елмайды Рушад Разия Вәлиевнаның үзенә дусларча карап торганын сизде. Кыюланып китте — Ну инде, биологияне бирергә мөмкин анда. Дафнияләр, актинияләр, попугайлар турында сөйләсен. Аннан, әлбәттә, башлангыч классларда хатын-кыз булсын. Тагын. Тагын, әлбәттә, телләр өйрәнү — Ә бит монда дөреслек бар, егетләр,— диде Даутов, бәхәсне йомгаклагандай— Балаларда ирлек, егетлек сыйфатларын тәрбияләү — белем бирү белән бер дәрәҗәдәге бурыч. Хәер, безгә инде мона мисал эзләп торасы юк. Сугышта барысы да күренде Командир үзе егет булса, солдатны батырлыкка өндәүнең кирәге юк.. Бераздан өй алдына тәмәке тартырга чыктылар. Ләйләгөл әле ятмаган иде. Аның ут яктысында укып утырганы марля пәрдә аркылы күренә иде. Ирләр мыдыр-мыдыр сөйләштеләр. Рушад сүзгә әллә катнашты, әллә катнашмады Ул бары тик йөрәге дөпелдәгәнне генә сизде. Әлбәттә, Ләйләгөл дә укымый иде. Хәрефләр күз алдыннан йөгерәләр, юллар йөгерәләр, күз берни дә аермый... Ике арада нибары метр ярым Ике арада нибары бер кат марля. Саубуллашкан чакта Разия Вәлиевна искиткеч самимилек белән егетләргә кул бирде. — Менә, әтисе, минем коллегаларның кем икәнен күрдең инде. Аларнын сина ошавына мин бик шат,— дип горурланып иренә карады. Болар—пар килгәннәр. Кайвакытта ир белән хатынга карынсың да табигатьнең рәхимсез шаяруын күреп гаҗәпкә каласың Шәп кенә бер хатын була — буе. килешкилбәте дисеңме, сөйләшүе дисеңме — бар ягы килгән. Карыйсың — шуның янында өч тиенгә тормастай берәү — алама, сүзенең рәте юк, әдәпсез—моның ире. Киресе дә була шәп егет — тот та министр ит, тот та сәхнәгә чыгар, эшкә булган, үткен. чибәр, мөлаем. Батыр. Йөрәкле. Бөтен учреждениене кулында тота, авторитеты зур. Карыйсын — хатыны бер тиенгә дә торгысыз кеше. Даутовлар пар килгәннәр... Урамда инде тан яктысы беленә башлаган иде. Дөньяда ниндидер бер кош бар — сандугачка охшатып сайрарга тырыша. Бакчада шул сайрый иде. Сандугач сайрый башларга да инде күп калмады. Төннәр җылынганны көтә ул. Ә хәзергә әле ниндидер бер «халтурщик* тырыша Талант иясе читтә торганда сәхнә бервакытта да буш булмый... Урамнар тын, елга өстеннән аксыл томан күтәрелеп бакча киртәләренә сырышкан; күктән, бик ерактан, әллә ничә мен чакрым биеклектән килгәндәй торналар тавышы ишетелә иде. Шушы дымлы жирне кочакла да сузыл да ят! Рәхәт, сулышка иркен, кан уйный, сикерәсе, шул торналар янына күк гөмбәзенә менәсе килә. Дөньяда тугызынчы май төне кадәр гүзәл төн булмас! Дөньяда шушы аксыл томанлы су буйлары, юеш коймалы урамнары. әле генә аерылышкан мөлаем Даутовлары. китабына иелгән тан кызы Ләйләгөлләре булган авыл кебек бүтән бер генә авыл да булмас! Бер генә патшалыкта да унынчы майның әкияттәгсдәй аксыл тын таңында галәм киңлегеннән торналарның сихри тавышы ишетелмәс! Бу төн — мәңгегә истә калыр! Бу төн — фронтовиклар төне! « Бу төн... бу төндә фронтовик Заһир өенә кыз төшерде Биленнән сак кына тотып, ул Нәркисне үзләренең бусагасыннан атлатты Шуннан сон ничектер җиңел сулап мичманкасын салды Маңгаендагы тирен сөртте. Хан кызыдай киленне Заһирның кулыннан карт-карчьгк икәүләп кабул иттеләр. Әйтерсең бу — затлы көмеш подноска куелган бер өстәллек фарфор чынаяклар өеме иде... XIX Көтелмәгән никах иртәгесен укытучылар бүлмәсен гадәттән тыш хәлгә куйган иде. Никахны һәркем үзенчә кабул итте. Директор югары белемле рус теле укытучысының мәктәптә төпләнүенә шатланды. Принцессаның урнаша торуына Гөлчирә дә сөенде. Әйдә, гел аңа гына чибәрләнеп йөрисе түгел, менә безнең кебек хуҗалык алып барсын, бала үстерсен, диде. Нәсимә үзенең идеалы булган Нәркиснең гап-гади бүрәнәле йортка килен булып төшүенә күңеленнән бик рәнҗеде. Нәркисне ул киләчәктә бары тик шәһәрнең зур, якты сарайларында, көяз өрәңгеләр тезелгән паркларда, дөньяңны оныттыра торган театр залларында гына итеп күз алдына китерә ала иде. Тапкан калыр урын! Юк, Нәсимә булып Нәсимә бу авылда кияүгә чыгып калмаячак! Аның ире чибәр, кара куе кашлы, йомшак карашлы, таза беләкле укыган бер яшь егет булыр! Бәлки, саргылт чәчле, зәңгәр күзле булыр? Алай да ярый. Тик Заһир кебек басынкы гына булмасын. Үзеннән яшьлек дәрте ташып торсын! Төн йокламаган Нәркисне берәм-берәм бары да тәбрикләделәр, һәрберсе елмайды. Үзәк өзгеч эчкәртен сагыш белән аны Бәлкыйс тә тәбрикләде. Менә бит! Бәлкыйс монда аннан алдарак килгән иде... Ә Нәркиснең килгәненә нибары алтыҗиде ай. Карточкаң бер аста күмелеп калса, аны беркем эзләп алмый инде. Әнә Хәкимҗан авызын ерып сөйли бит. — Кызларның,—ди,—үз гомерендә өч чоры була. Унҗидедән егермегә кадәр — сайлау чоры. Егермедән егерме дүрткә кадәр —өмет нтү чоры. Егерме дүртнең теге ягы— «аллага тапшырдым» чоры. Бәлкыйс — соңгысында... Минжамал тиз елый, ансат елый. Бичара... Нәркисне котлады да, мич артына барып, Тиз-тиз генә яшь коеп килде, һай, ул кияүгә чыккан көннәрнең шатлыгы’ Тормышның бер генә атнасы да кияүгә чыккан кызның шул беренче көннәре кадәр күңелле, ләззәтле була алмый' Минжамал нибары әнә шул бер атнаны күреп калды. Анын ире — юаш кына, тонык кына Хәйбрие — утыз сигезенче елда хәрби хезмәткә алынды. Акыллы, әдәпле егет иде. Туйдан сон нәкъ бер атнадан Аннан Фин кампаниясе башланды. Хәйбри башта Ерак Көнчыгышка киткән * иде. Шуннан фин сугышына килеп һәлак булды. Хәйбридән калган ни- ь бары өч истәлек бар бу дөньяда. Берсе — нәкъ Хәйбринен үзе төсле § аксыл чәчле, йомшак борынлы малае Минжамал хәзер шуның өчен | генә яши Икенчесе—ишек алдында Хәйбри утыртып калдырган каен с Яшь әле. бик назлы чагы. Акрын искән жилдән дә чайкала, сыгыла я Вак кына яктыяшел яфракларын кыштырдатып шаулаган була, әйтер | сен Хәйбридән соңгы сәлам сөйли Минжамал ул каенны кичләрен кочаклап тора, ана аркасын терәп тора, каен кәүсәсе жилгә тирбәлеп ♦ Миижамалның таза, бәхетсез тәнен иркәли Өченчесе — Хәйбринен хаты Өчпочмаклап конвертланган. шәмәхә кара белән язган. Нәкъ Хәйбринен үзе төсле, юаш. акыллы адрес. «Палучит: Шаймуллиной Минзамалу» дип язган Ул хатны Минжамал ВКП(б) тарихының «Кыскача курсы» эчендә саклый Кышкы озын кичләрдә шул китапны конспектлап утырганда һәрвакыт хатны бер кат укып чыга Бигрәк тә тарих китабының дүртенче бүлеген өйрәнгәндә Анда диалектик һәм тарихи материализм турында сүз бара Ул бүлек апыр Ләкин Минжамал андагы кайбер фикерләр белән килешми. Мәсәлән, анда «һәр әйбер агышта, үзгәрештә» диелгән. Ә менә Мин жамалның фронтта һәлак булган иренә карата хисләре агышта да түгел, үзгәрештә дә түгел Нәкъ элеккечә «Ашау якларына килсәк — ярый. Зәнәтиеләр авыр Ну мин инде шунысына сөенәм, сугышка монда бераз, ачысын төчесен күреп баруы лутчы Анда инде Гарифлар. Гаптулар туп туры фин сугышына киткәннәрдер. Ал арга авыр булыр сугышка барып керүе Без киткәч авылда ниләр сөйләделәр соң. халык гаеп итмәдеме’ Яшьләр арасында ниләр бар. кылуплар ачыламы, аулагөйллр буламы? Аннан соң мин пихотта түгел, танковыйда. Суыклар илле биш градуска житә. жылы тун. яхшы итек бирделәр Әти әни белән дус яшәргә кара...» Минжамал бу хатны күңелдән белә. Заһир белән Хәйбри яшьтәшләр иде.. «Заһирдан хат алам, ул япун граниңасында икән, аларда да тыныч түгел инде, бакчага кәжәләр кергәләп тора бит. » Минжамал авыр көнгә калды Кайнама бик усал булып чыкты — киленнең канын эчте Киленнең һич кенә дә укытучы икәнлегенә ташлама ясамады, мәктәптә озак торасын дип каһәрләде, кичләрен план төзергә утыргач, крәчин маен күп тотасың дип йөрәген бозды, утыныңны аз керттеләр дип бәйләнде. Ләкин егерменче число көнне Миижамалның акчасын тненгә-тиен санап үз кулына алып баруны гадәт итте - башкасына бөгелгәч, килен монысына да каршы килмәде Карчыкка акча гына булсын! Хет мәктәпкә бер дә барма, план төземә, читтән торып укыма, белемеңне күтәрмә Карчыкның аларында эше юк. Киленне ул кичләрен үзе белән бергә колхоз басуына чөгендер, бәрәңге урларга алып йөрде. Бервакыт тотылдылар. Укытучы, бригада агитаторы Минжамал. капчык төбенә салган чөгендерләрен күтәреп колхоз председателе ГыЙлзж абзый каршында басып торды Председательгә дә читен булды Әмма Миижамалның шул вакытта йөрәгенә кан сауды, карчыкка карата йөрәгендә бер генә дә жылы хис калмады «Әти әни белән дус яшәргә кпра...» Их син. мәңгегә югалган Хәйбрнем' Син белсәң иде минем никадәр ярарга тырышканымны' Булмаса булмый икән— Минжамал шулай югары белемгә житә алмады, читтон торып чак- чак кына Казан педучилищесын тәмамлады Дүртенче класста геогра мохәммәт МӘҺДИ к в фия дәресендә ул Ерак Көнчыгыш һәм Ленинград тирәсе турында сөйләргә ярата, бу урыннарны төртеп күрсәткәндә күрсәткеч таягыныц икенче башыннан Хәйбри тоткан сыман була. Ул һәрвакыт «Филлэн- дия» дип сөйли, аны әйткәндә «Хәйбри» дигәндәге күк йөрәктән әйтә. Дөньяда аның өчен иц кирәк, иң кадерле кеше үлгәч, калган барлык сүзләр, барлык күренешләр бик кечкенә, бик әһәмиятсез булып күренсәләр гаҗәпмени? IIшек яңагына элгән сөлгегә күзләрен сөртеп, ул дәрескә- кереп китте. Кавышкан кешеләр бәхетле булсыннар, һәркемгә тигез яшәргә насыйп итсен! Дөньяның бөтен яме. тәме — тигезлектә. Мәктәп уку елын йомгакларга әзерләнде... Яз иртә килде, инде урам чатларындагы каеннар суларына бүртеп авырайдылар, узган елгы яраларын яңадан кызгылт сироп каплап, кояшта әчеп утыралар. Инде беләкләренә чиләк элгән ике егет өйдән өйгә кереп мал исәбен алып йөрделәр. Гатаның боларны күреп йөрәге сулкылдап куйды. Яшьлек! Йөрисең, йөрисең, ә чиләккә гадәт буенча йомырка салалар, янәсе, малларым бөтен йөрсен дип көтүчегә ишарә ясыйлар. Гражданский киемгә күчкәч болай да үзен картайган сыман сизеп йөргән Гата тиктомалга авыр балалык елларын сагына башлады. Язгы кыр эшләре уңае белән авылга кино килгәли башлады. Ватан сугышы турындагы фильмнарны Рушад берничә мәртәбә укучылар белән аерым карады. Унынчы классларда инде тоташтан консультацияләр китте. Буй җиткән кызлар тартылып, ябыгып калдылар, егетләрнең дә муеннарын йон басты, күлмәк якалары бушады. Алар арасындагы элеккеге ыбыр-чыбыр шаярулар бетте, барысы да җитдиләнделәр. Инде мәктәп бакчасындагы чирәмлектә унынчы классның бер кызы белән бер егете бәхәсләшеп берәр теорема исбат итеп утыралар икән — бу гадәти хәлгә әйләнде, моңа берәү дә гаҗәпләнмәс булды. Унынчылар төркем- төркем булып тегермән буасы янындагы тугайга да бардылар, бакча башына җыелышып та хәзерләнделәр, аларның зур сынау алдында торганнарын бөтен авыл белә иде. Яшьлекнең чәчәк аткан чагы — унынчы кла’ссиы тәмамлаган көннәр! Әгәр җаваплы имтиханнар бул- маса, бу көннәрдә егетләр, кызлар яшьлек хыяллары белән шашып күкләргә ашарлар иде! Егетлекнең иң югары, ин саф хисләре нәкъ шул язда уяна. Беләктә куәт — көрәшәсе, күтәрәсе, йөгерәсе, аударасы, очасы килә. Күнел әллә канларга өстери. Тын океанда дулкыннар ярып кораблар йөртерсең, алтын погонлы, төз гәүдәле офицер булып берничә елдан шушы авылга кунакка кайтырсың күк тоела, күкнең нәкъ шушы турысыннан коточкыч бомбардировщикны үкертеп, көмеш канатын селкеп авылга, сабакташ кызларга сәлам биреп узарсың күк тоела. Егетләрдәге мондый хисләр ташкынын бу көннәрдә сабакташ кызлар да сизенә, аның саен аларда бу чандыр егетләргә карата өр-яңа хисләр — егетлекне ихтирам итү, егетлекнең кырыс язмышына соклану хисләре туа бара. Инде бу көннәрдә егетләрнең кесәләрендә папирос күренгәли, инде кесә төпләрендә үзләренең бишун тәңкә акчалары була, инде алар кызларның чәченнән тартып, кулларын борып азапламыйлар, әллә пичек кенә, җайсызланып кына кызларның беләгеннән тотып сөйләшеп баралар, кызлар исә беләкләрен тартып алмыйлар, киресенчә, шушы ун ел буе аның белән сугышып, аның дәфтәреннән мәсьәләләр күчереп, аның карасына каләм манып эгоистларча гомер кичергән, кул аркасын сөял баскан шушы егетнең яшелле-күкле тавышын тыңлап баруы кыз балага күңелле була башлый, егетнең соңгы атналарда гына сабын күрә башлаган кулы беләгенә кагылгач, кыз бала калтыранып ала — шулай да рәхәт, әйтеп булмый торган рәхәт... Кырыс чырайлы укытучылар, тимәгез аларга бу вакыт га. ал арның шәхесләрен рәнҗетмәгез! Алар күңеленең бик тә сизгер, бик тә нечкә чагы. Аларны олы кеше дип белегез Тәмәке тарткан өчен дә ачуланмагыз. ул аны болай гына, егетлеккә күчеш чорында гына эшләп карый. Бераздан, тыючы булмаса, ул аны үзе ташлый... Аларны ихтирам нте- гез, бу — егетләрнең иң романтикалы, иң бәхетле көннәре. Әлбәттә, ’ аларның барысы да хәрби училищега керә алмас, барысы да океаннар- 5 да йөзмәс. Шулай да кагылмагыз сез аларның рухларына, тимәгез! 5 Майның икенче яртысында кичен бик соң гына караңгы төшә, кино s башланганда әле клубның тәрәзәләрендә пәрдә тарталар. Рушад клубка 2 сеанс башланыр алдыннан гына керде. Урта рәтләрне тутырып унынчы | класс укучылары утыра иде. Рушадның күзләре Ләйләгөлнең тирән, £ сагышлы карашы белән очрашын алды. Тагын ике көн, өч көн калды' Аннан Ләйләгөл имтиханга китә, ул кайтканчы Рушад сессиягә чыгып китәчәк! Аннан җәй буе очраша алмассың. Кая ул жәй буе гына Гомергә. Тик бер генә сүз әйтергә иде. Бер генә. «Син мине онытмассыңмы? Кан якларга таралышсак та, син мине онытмассыңмы?..» Шуны гына белергә иде. Кино лентасы чырылдый-чырылдый әйләнә, залдагы яктылык көлтәсендә тузан болыты көмеш тузаны сыман кайный иде. Фильмның эчтәлеген Рушад аңламады. Ул күзләрен йомды. Менә аннан өч эскәмия алла Ләйләгөл утыра Бар да эндәш! Әйдә, киттек, урамга чыгыйк диген. Юк, булмый. Алгы рәттә күзлеген борын очына эләктергән Хушият утыра. Ул карт әллә нигә генә Рушадка дәшмичә йөри. Әнә клубның бер читендә малайлар утыра. Әскәреннең егетләрчә мырылдап сөйләшкәне ишетелә. Чүкеч-көрәк тамгалы значок таккан фуражкасын башыннан салмыйча горурланып утырган берсе — Закиров. Шимбә саен кайтып йөри башлады. Берәүгә дә үпкәсе юк кебек. Әллә каян кычкырып исәнләшә. — Рушад абый, исәнмесе-е-е-з! Ләйләгөл алар почмагыннан ла прицелга алынган булса кирәк. Шулай газапланып утыра торгач, сеансның яртысы бетте Механик тегене-моны алмаштырып көйләгәнче, гадәттә, ирләр ишек яңагына сөялеп, аякның берсен клуб эченнән алмыйча гына көйрәтеп торалар. Кыз- кыркын да бер кузгалышып ала. Шул ыгы-зыгы арасында Рушад урта рәттән бер ак кофтаның кузгалганын курде Ак кофта ян ишеккә юнәлде. Рушадның тамак төбе чатнады. Ак кофта — Ләйләгөл булырга тиеш. ӘгӘф ул кыз ла Рушад кебек газапланса, һичшиксез, бу шул — булырга тиеш. Башкача мөмкин түгел Рәхмәт төшсен, янгынга каршы көрәш кагыйдәләрен төзүчеләргә! Клубның арткы ишеге дә ачык икән Рушад арткы ишектән генә урамга чыкты Тып-тын. Дөньяны алма чәчәге нее баскан Өйләрдә ут сүнгән. Сукмаклар ярылгалан кипкәннәр, шулай да әле язгы дым сеңдереп калган җир баскан саен сыгыла Аяк танышы ишетелми Кем булды сон ул ак кофта? Клуб коймасы буйлап олы урамга таба барган ак кофта, әлбәттә, Ләйләгөл иде. Димәк, киноны ташлап кайтырга чыккан Рушад кызу кызу аның артыннан китте Тнк бер генә җөмлә әйтергә иде Тик бер генә... Ул, сүзсез генә, Ләйләгөлнең кайнар бармакларын учына алды Тегесе берни дә әйтмичә Рушадның кулын кысты Бу — яратып исәнләшү иде Аннан Ләйләгөл кинәт кенә тыкрыкка борылды да җннел- жинел генә атлап йөгерде Рушад та анын кулын кысып тоткан көе йөгерде. Менә тилеләр, клубта кино бара, ә син урамда йөгереп йөр' Алар авыл башына барып чыктылар Мондагы чирәмлектә кайчандыр йортлар булган, кешеләрнең баз урыннары, өй асты чокырлары бар Киртәсез бәрәңге бакчасының башында хуҗасыз калган шомырт шау чәчәккә күмелгән. Аның тирәсендә чирәмлек. Рушад кызны шунда МӨХӘММӘТ мәьднвв алып китте Чыклы чирәмгә пиджагын салып жәйде, кызны янына утыртты да биленнән кочты. Әле им өчен бер сүз әйтелмәгән иде. Кинәт килгән бу бәхетле минуттан икесе дә телсез калдылар. Бары тик бер-берсенен йөрәкләре типкәнне генә ишетәләр, тигезсез сулаганнарын сизәләр иде. Кыз кайнар яңагын Рушадның иягенә терәде. Сүзне ул башлады. Ярым пышылдаган тавыштан Рушад барысын да ишетеп тә, анлап та бетерә алмады. — Рушад абый... Рушад абый! Мин исән-сау имтиханнарымны биреп чыксам, институтка китәм. Кораблестроительныйга. Быел керә алма- сам — киләсе елга. Мин моны сезне беренче тапкыр күргәч тә уйлап куйдым. Мин хәрби кораблар төзүче конструктор булам Мин үзем төзегән беренче корабка эчемнән генә сезнең исемне бирәм... Ләйләгөл бу юлы да елый иде. Рушад аны юатырга дөньядагы иң матур, иң затлы сүзне эзләде. Кызганычка каршы, таба алмады һәм... әйтергә өлгермәде. Урам башында лапор-лопыр йөгерешкән тавышлар ишетелде. Ләйләгөл кинәт кенә чирәмгә егылды. Рушад алдына моңарчы бервакытта да башына килмәгән бер мәсьәлә килеп басты. Нишләргә? Кыз курка дип егет тә чирәмгә сузылып ятарга тиешме? Ул кыз синең курыкканыңны белсә нәрсә уйлар? Син хәзер күкрәгеңне киереп басып торырга тиеш түгелме сон? Юк. акыллы булсаң, сузыл да ят. Моның белән син Ләйләгөлне яман сүздән коткарырсың. Аның хакына жиргә сең. Аның өчен кирәк икән — үрмәлә, шуыш... Ул капланып ятты. Борынга җир исе, язгы үлән исе бөркелде. Җир шарының йөрәге тибә. Әллә ул планетаның теге ягындагы берәр гигант завод эшләгәнне тапшырамы? Юк, ул Ләйләгөлнең гәүдәсе дерелдәве икән. Урам башында аяк тавышлары тынды. Кесә фонареның нәзек ут көлтәсе жимерек каралтыларны ялады, шомырт чәчәкләренә кереп чыкты. — Бу якка китмәсләр алар... — Юк инде, китсәләр шушында гына. Тавышның берсе Әскәревнеке. Кинәт кенә ызан буйлап кемнеңдер монда таба чапканы ишетелде. Аның нәрсәседер чылтыр-чылтыр килә иде. Ләйләгөл жан ачысы белән Рушадның беләген чеметеп тотты. Рушад күзләрен чытырдатып йомды. Бары да бетте! Язмыш аннан шушы ике минутлык бәхетне күпсенде. Кил. юньсез, кил, хәзер син каршыңда тарих укытучысын түгел, ә фронтовикны күрерсең. Теге нәрсә болар янына килде. Рушад күзен ачмады. Килгән кешенең авыр-авыр сулаганын ишетте. Ләйләгөл тынсыз калды. — Ыр-р-р-р... Тфү, мәлгунь! Эт икән.. — Вау! Рушадның аркасына тир бәрде. Шул секундта урам башыннан тавыш ишетелде: — Дамка! ДамкаГ Сюда! Муенындагы боҗрасын чылтыратып, эт, эре-эре сикергәләп, урамга таба чапты Рушад торып утырды. Малайлар фонарь белән күкне яктырта-яктырта кайтып киттеләр. Тавышлар ерагайды, ул арада клуб янында гармун кычкырттылар, сеанс беткән булырга тиеш иде. Ләйләгөл сикереп торды, җитез генә кагынды да кофтасын рәтләде. — Рушад абый, миңа бер минутка да калырга ярамый, мин йөгердем... Ул бакча башыннан гына авылга элдертте. Рушад торды, тәмәкесен чыгарды. Хәтер ник шунда аңа каршы ун эт белән чыкмыйлар! Барыбер хәзер. Ләйләгөл инде күздән югалды. Бер очрашу, никадәр газап — һәм авызны ачып бер генә сүз дә әйтелмәгән. Гаделсез дөнья! Шәфкатьсез язмыш .. Авыл урамына кергәч, ул тәмәке кабызды. Кинодан чыккан кешеләр төркеме белән очрашканчы, ул Мостафалар капкасы янына килеп туктады. Шомырт бакчасында — скрипка тавышы. Димәк, картлач моңлана. Капка төбендә яшел чирәм, бу урам тыныч. Рушад чирәмгә капланып ятты да жнрне кочаклады. * Күптән күрелмәгән күз яшьләре бугазга — ни өчендер күзгә түгел — ь тамак төбенә бөялделәр... Ул тан беленгәндә генә уянып китте, бөтен гәүдәсе дерелди иде. | Аны әкияттәгедәй сихри дөнья көтә иде. Мостафалар бакчасы белән Даутовлар йортын уртак койма бүлеп § тора. Мостафаның скрипкасы инде тынган, үләннәргә куе чык төшкән. g Бөтен дөньяны дымлы, салмак шомырт чәчәге исе баскан. Бакчада — йөз инструментлы оркестрдай сандугач тавышы. Бу тавышны үз гомерендә бер ишетергә кирәк. Ул синен бөтен тормышыңны сөйләп бирер, бөтен хисләреңне кузгатыр. Бакчада нибары бер кошчык сайрый. Анык кеп кечкенә тамак төбеннән бөтен авыл өстен дерелдәтеп мон тарала. Бу — кош сайравы гына түгел, бу — гашыйкларның үзләре әйтеп бирә алмаган хисләренең авазга әйләнгән куәте, аһәңе. Сандугач үзенең шул нәни тамагыннан чыккан куәтле музыканы ярып-ярып. катлау-катлау итеп авыл өстенә тарата, әйтерсең лә монда бармак башы кадәрле бер соры кошчык сайрамый, ә оста дирижер җитәкчелегендәге куәтле оркестр жиз трубалардан бөтен планета халыклары өчен уртак булган сагыш көен уйный: бер тыңласаң — бу көйнен гаммасына, бер генә сулыш сонга калып, тагын дистәләгән трубаларның көмеш чыны өстәлә, икенче тыңласаң—бу көй йөз оргйнлы собор тавышына әйләнә. . Бу дөньяның мондый таңнары да була икән! Рушад музыкага әсәрләнеп. койма буена үрелде — музыка тынды Чын сәнгать тупас рәвештә тыкшынуны бервакытта ла гафу итми. Шулай, киндер бияләй белән тоткач, күбәләк үлә. Төлке бүген генә дөньяга килгән җелтер күзле, мамык туп кебек балаларын, анын оясына кулын тыгып кеше тотып .караса — имезми. Сәнгатьнең мондый камил әсәренә кешенең кагылуы ук гафу ителми. Яшь кыз. беренче тапкыр егет белән ялгыз калгач, ул егеттән бары тик назлы сүз, нәзакәтле хәрәкәт кенә өмет итә Шул беренче очрашуда ук тупас, алама хәрәкәт белән анын дәрт тулган күкрәгенә үрелүне ул кичерә алмый — чын күңеллән рәнжн .. Сихри оркестр тынып калды. Рушад койма буеннан китте. Әнә бакча эчендә нәрсәдер шыгырдады Йөткергән тавыш ишетелде. Димәк, Мостафа да бу моңны тыңлаган. Ул да йокламый Ни булды сон әле бу халыкка5 Мостафаның авыз эченнән генә шыңшыганы ишетелде. Тип уртасы жпткач бер кыз елый. Залхиядоә». Яшь гомерем заяга үтә-а-э-ә дии-п. Ә бу вакытта бер кыз. чыннан да. мендәрен тешләп елый иде Бу елау рәхәт тә, газаплы да. сагышлы да. шатлыклы да иде. Кыз баланың нәрсәдән елаганын кем белсен? Мартның кояшлы көнендә кар тавы өстенә чыгып баскан бала каз шулай кинәт кенә кычкыра башлый. Шатлыктанмы ул5 Кайгыданмы3 Ул әле аңламый, тик әллә каян гына, түбәдән тамган тамчы СУЫН борыны белән актярынгялап яткан тәҗрибәле ана казларның серле тавышы ишетелә, теге, узган ел жәйдә бибнләрне чукыштыргалап йөргән күк ата казның коңгылдавы яңгырап ала. март жиле томшыкны кыгыклый, тамакка килеп керә һәм... кычкырып аласы килә Нигә икән ул3 Бала каз моны инстинкт белән генә эшлиме? Ләйләгөл дә ник елаганын белми нде... МӨХӘММӘТ .МӘҺДИЕН XX Авыл тып-тын. Тал песи чыгарган. Иртәнге кояш жылысына уянган умарта кортлары талны сырып алганнар. Шул тавыш кына дөньяда тереклек барын белдереп зыңгылдап ишетелә. Нибары ике сәгать йоклаган Рушад иртүк торды. Баш чатный, күз төбеннән маңгайны кимерә, авыз тәмсез, йөрәк кага. Нәрсә бу? Авыру башымы? Ул сөлгесен, сабынын алды да бакча башына төшеп китте. Мунча буйларын яшь кычыткан баскан. Мунча нигезе инде иртәнге кояшта җылынып өлгергән, иске стена, иске мүк исенә җылы кычыткан исе кушылган Монда да бөҗәкләр, чебеннәр гөж килә, тереклек дөньясы кайный. Әйтерсең берни дә булмаган! Әйтерсең бу тереклек дөньясы үзенең бер егетен кичә кич шәфкатьсез рәвештә җәзаламаган! Салкын су, зарядка үзенекен итте. Рушаднын кәефе бераз күтәрелде. Әле барысы да югалмаган. Әле ул бүген көне буе мәктәптә булачак. Шунда тагын бер генә тапкыр булса да ул Ләйләгөлне күрәчәк. Нәрсә дә булса, нинди дә булса бер җылы сүз әйтәчәк... Рушад кайтып кергәндә баскычта яткан почтаны күрде, кичәге, өченче көнге газеталарны берни дә булмагандай хат ташучы бөтенесен өя дә иртән кемнең ишек артына, кемнең баскычына ыргытып йөри. Баскычка утырып иртәнге һавада газет уку шулай да рәхәт, бик рәхәт. Менә конверт та бар икән. Университеттан җәйге сессиягә чакыру кәгазе. Әйе, бу — айныта торган кәгазь. Бу—сине күктә очкан җиреннән тиз тартып төшерер. Тормыш —объектив күренеш. Ул сытык романтикларны яратмый. Чолан түбәсеннән пырылдап кузгалып пар күгәрчен очып китте. Рушаднын кулындагы кәгазьгә бәләкәй генә бер каурый килеп төште. Салават күперенең барлык төсләре дә кергән диярсең Кызык' Бу каурый күгәрченнең кай җирендә була икән? Түшендәме? Мөгаен. Рушад урыныннан торды. Миләүшә төсендәге каурыйны чакыру кәгазенең эченә куеп конвертка салды. Әйдә бер истәлек булсын әле. Университетны тәмамлап чыккач ул аны диплом катыргысы эченә салып саклар. «Бу күгәрчен каурые мең тугыз йөз фәләненче елда, фәләненче май иртәсендә минем кулымдагы чакыру кәгазенә килеп төшкән иде. Акбалык авылында тарих укытучысы булып эшләгәндә... Галиәхмәт картларның баскыч төбендә утырганда». Кызык бит! . Мәктәпнең класс тәрәзәләре төбенә кадәр ачык. Унынчы класс укучылары бүген иң яхшы киемнәрен кигәннәр Инде звоноклар юк, иртәгә имтиханнар башлана. Бүген кич районнан йөк машинасы килеп укучыларны төяп егерме чакрым ераклыктагы икенче мәктәпкә алып китәсе икән. Унынчылар ул мәктәптә сочинение генә язалар да, шуның нәтиҗәсен белгәч, монда кайталар. Димәк, дүртбиш көнгә баралар. Ул мәктәпнең унынчылары бүген Акбалыкка киләләр икән. Мәгариф Министрлыгының күрсәтмәсе шундый. Рушад өчен тарихтан имтиханны директор үзе алачак Бер мәктәптә бер фәннән ике предметник булу начар түгел. Рушад бүген алтынчы класс белән бакчада эшләргә тиеш иде, балаларны җыеп шунда чыгып китте. Монда инде әллә кайчаннан бирле герләп, җырлап, дулап, йөгергәләп, Мостафа эшләп йөри иде, балаларны ул шау итеп каршы алды — Менә хәзер көрәкләр, тырмалар алып килегез, дусларым,— дип, ул малайларны утын лапасына җибәрде —Алмагачларның төбен йомшартабыз. Көзгә искиткеч уңыш алачакбыз, һәр кешегә көненә бер алма. Шуны ашаган кешегә докторның бөтенләй кирәге юк. Була дөньяда оптимист кешеләр! Мәктәп бакчасының рәшәткә буйларында — сиреньнәр, акацияләр. Анда унынчылар төрксм-төркем булып утырганнар да сочинение тема- ларын күнелдәи сөйлиләр Горькийнын «Ана* романы. Чеховяын «Футлярдагы кеше», Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәрләре булмый калмас, диләр. Бөтенесе шу ларны укый. Рушад ике малай белән акацияләр арасындагы коенын механизмын рәтләргә китте Пиджагын салып ташлады да коенын насосын актара . башлады. Әскәрев, тагын бер малай, майга буялып, чын күнелдәи ана ярдәм иттеләр. Дингезгә чыгасы тральшикны ремонтлыйлармыни! Эш 5 күп кенә уйларны баштан куды. Ләкин тынычлык килмәде. Кандадыр, 5 кайсыдыр агач төбендә Ләйләгөл дә сочинение темасын өйрәнә иде. = Бүген ул, һичшиксез, ялгыз утырырга тиеш иде. Әйе, әйе, төркем белән g бергә утырырга анын хакы юк. Чөнки бу — актык көн. Рушад моны § йөрәге белән сизде. Ләйләгөл менә шушы тирәдә генә булырга тиеш, | башкача мөмкин түгел. Рушад, кирәктәнме, кирәкмәгәннәнме, Гата янына кереп, аның шка- _ финдагы швед ачкычын сорамакчы булды Майлы кулларын пычкы ® чүбенә сөртә-сөртә, ул мәктәпкә таба китте. Малайлар болт-гайкаларны = керосинда юа калдылар Акацияләр арасыннан барганда Рушаднын йөрәге дөп-дөп типте Менә-менә, шушы тирәдә генә Ләйләгөл утырырга ® тиеш Менә, менә . Кешедә алдан сизү юк. диләр. Рушад — бу кагый- s дәгә буйсынмый. Ул сизә ала Гашыйклар һәр вакыт сизә алалар. н Сары чәчәккә чумган карт акация төбендә китапка иелеп утырган s Ләйләгөлне күргәч, Рушаднын тыны кысылды Пи гажәп! Диңгездә z вакытта ул ничә тапкыр фашист авиациясенең уты астында калган иде. ° Диңгезнең кургаш суын миллиард бөртеккә әйләндереп, кара сыртын £ шәфкатьсез рәвештә елтыратып килгән үлем машинасы — торпеданы s күргән иле. Берсендә дә шулай тыны кысылмаган иде Дөрес, һәр очракта да курку була иде. Ләкин анда һәр чак синең янышта иптәшен — терәгең була Ә монда? Монда иптәш, терәк нәкъ менә кирәк түгел. Киресенчә, Рушад хәзер ялгызлыкка мохтаҗ... Ләйләгөл күтәрелеп карады. Утырып калырга да, басарга да белмәде. Өстендә нәкъ Рушад беренче тапкыр күргәндәге кофта—акка ике тиенлек акча зурлыгындагы кара тәңкә төшкән кофта иде. Шул кофта гына Рушаднын тынычлыгын алды .. Барысы да шуннан башланды. Рушад юри кычкырып сүз башлады. Югыйсә, ул борчылганын сиздерәчәк иде. — Укыйбызмы? Ләйләгөл аны гүя ишетмәде. Хәер, бу сүзләрнең нәрсә өчен әйтелгәнен Рушад үзе дә белмәде Төп максат, ахрысы, бер генә минут булса да туктап тору нде. Рушад чалбар кесәсеннән кинәт кенә бүгенге хатны тартып чыгарды. Ачты. — Менә сез генә түгел, мин дә укырга китәм. Соңгы көннәрем... Ләйләгөл торып басты, Рушад янына килеп конвертны кулына алды Чакыру кәгазе эченнән каурый килеп чыкты. Рушад тавышын акрынайтты. — Беләсеңме, нәрсә? Синең халык әкиятләрендә укыганын бармыJ Анда менә шундый хикмәтле каурый турында сөйләнә Син моны ал. Имтиханга кергәндә үзен белән алып кер — Шпаргалка урынынамы? Ләйләгөл беренче тапкыр Рушадка кешеләрчә тыныч эндәште. Елмайды — Әйе, талисман урынына. Аннан соң, болай килешик. (Рушад як-ягына каранды. Оялып куйды. Ничә көннәр инде ул каракларча яши!) Кайда гына булсак та, никадәр ерак китсәк тә, паролебез шушы булсын Әгәр син миңа кайчан да булса «мин синеке» дип әйтергә карар 4. районның яна председателе авыл Советы бинасында үзенең яңа постына имтихан тота Ул стенадагы телефонны борды борды, районны ала алмады. — Бездә менә шулай ул, иптәш Сәләхигв,— дип. Бибисара елмаеп утырды. Ләкин Гата сүгенмәде, ә телефонистканы тотканчы тыныч кына борды һәм тотты Бу кем. Нинамы? — дни сорады. Нина да теге башта, күрәсең, төшеп калганнардан түгел, яна пред- седагельне тиз таныды Мине элемтә начальнигы белән тоташтыр, - диде Гата Ул хром пальтосын чишеп җибәр |е. чөнки телефон рычагын нәкь егерме минут борып торган иде Авыл Советындагы кешеләр бу сөйләшүне зур кызыксыну белән канладылар Иптәш Хөсниенме-' < .зхмысыз Сез »ле кайда' Кабинетта Мин сезне бер ярты сәгатьтән Акбалыкта күрер идем Әйе. әйе Юк, калганын монда килгәч Гага өчен бу көн бик авыр, мәшәкатьле булды Җыелыш башланыр алдыннан гына кошевкага у нарын Хөсниен килеп жипс Авыл Советы на керен толыбын салды. каушаган кыяфәттә Гага белән күреште. Миңа райисполкомны алып бнрегез. шуның өчен чакырттым.— диде I ага тыныч кына Хөсниен эшнең нәрсәдә икәнен гнз аңлады, тыгыз әйләнә торган аппараты выж ныж боргалады, трубка!а өрде, стенадагы агач тартманы ачып бмгареяларны знкшерде Тагын борды Берөзлексез кычкырды, муен гамырлары бүртеп чыкты Пальтосын салып ташлады. Гата ишек янынарак барып ана карап торды Хөсниев кып-кызыл булды. — Нина! Центральная! Центральная! Нина! Бу нинди безобразие, понимаешь? Авыл Советы бүлмәсе кычкырган тавыш, аппарат выжылдавы белән тулды. Гата сәгатенә карады. — Фронтта мондый безобразие өчен элемтә начальнигын хәрби трибуналга тапшыралар иде, иптәш Хөсниев,— диде.— Иртәгә сәгать унда миңа кереп районда элемтә эшенең торышы турында кыскача информация ясарсыз. Гата кергәндә җыелышны башлап торалар иде. Ул сәхнәгә узды һәм Даутов янына урнашты. Колхоз председателе Гыйләж абзый җыелышны ачып сүз башлады Җыелышның көн тәртибен раслатты. Аннан сүзне Гатага бирде Гата хром пальтосын чишеп җибәрде, тамагын кырды. Сүзен башлый алмыйча торды. Аннары китель кесәсеннән блокнотын алды да сөйләп китте. Ул илебез хуҗалыгына сугыш алып килгән бәла-казалар турында сөйләде. Украина, Белоруссия җирләрендә көлгә әйләнгән авыллар, шәһәрләрне телгә алды — Мин,—диде,— сугышның нәрсә икәнен аңлау өчен сезгә, сугышта булмаганарга, Орша шәһәрен генә күрсәтер идем. Беләсезме, шул шәһәрдән нәрсә калды? Беләсезме, шул узловой тимер юл станциясе — сугышка кадәр гөрләп торган станция — хәзер ни хәлдә? Анда әйләнә- тирә кап-кара кисәү, шлак, кара янган фашист эшелоннары, кәкрәеп күккә күтәрелгән рельслар һәм пассажирларга билет сату өчен тактадан әмәлләп куйган бер будка бар. Ә фашистлар җир белән тигезләп бөтен халкын кырып бетергән Лидиие, Пирчюпис авыллары турында ишеткәнегез бармы? Азат ителгән бер авылга барып кергәч, авыл Советы каршында спорт мәйданчыгындагы хәлне күреп мин акылымны җуя яздым. Аида безнең партизаннардан ике кешене аягыннан асып баганага элгәннәр дә тере көе овчаркага талатканнар .. Зал тетрәп китте. Аннан Гата соңгы елда илебез хуҗалыгын аякка бастыру өчен дәүләт үткәргән чаралар, авыл хуҗалыгының гомуми тцрышы турында сөйләде. Район буенча дәүләткә икмәк тапшыруның нәтиҗәләре турында информация ясады Район икмәк тапшыру зада- ниесен үти алмаган Районда артта калган колхозлар шактый гына. Безнең бурыч — бу колхозларны аякка бастырырга ярдәм итү, алар өстенә төшкән заданиене хәл кадәренчә күтәрешү. Зал бу сүзләрдән соң гөжли башлады. Гата төп мәсьәләгә килеп җитте. Күрше колхозларга ярдәм йөзеннән дәүләткә дүрт йөз центнер икмәк чыгарырга кирәк иде. Бу цифрны ишеткәч, залда тавыш купты. — Бирмибез! Алар өчен нигә бирик! Гыйләҗ абзый зур яшькелт графинга тагын карандаш белән суккалады. — Иптәшләр, тәртип белән генә. Нигә буза куптарасыз. Аңлашыйк, сөйләшик... Акбалык клубының бәхете—шау-шулы җыелышлардан икән. Гата маңгай тирен сөртте. Ул әле трибунада иде. — Бирмибез, и вчу! Эшләсеннәр! Җир барыбызныкы да бер төсле. Нигә дип «Ватан» колхозына ярдәм итик без? Кыш буе ирләре итек басуда, хатыннары шәл бәйләп саталар... — Иптәш Сәләхиев! Иптәш Сәләхиев! Сиңа аннан торып сөйләү ансат ул. Менә минем алты семья. Мин аларны киендерергә тиешме? Ә? Үзем дә, карчыгым да круглый гуд эштә. Без шәл бәйләмибез. Итек басмыйбыз Ике-өч пот онны базарга чыгарсам, минем балаларымның... кияргә ыштаннары була. Чыгармасан — юк. Ярын ла син үзең әнә хром пальто киеп алгансың. Гыйләж абзый өзлексез графинга сукты, ак мыек очларына тир бәреп чыкты. Сабир исә тегенә-моңа катнашмады. Сабыр итте. Ул әле кичә генә районда йөреп кайткан иде. Кичке хисләрдән арына алмыйча утыра. Җомга көн кич Сабирның ишеген авыл Советы телефоны янын- j да дежур торган Ситдика әби какты. Тешсез авызын мегмелдәтеп: § — Шабир улым, шине иртәгә шәгать шигезгә милишиягә шакыр- * дЫлар. икенШе бүлмәгә,— диде. £ Сабирның йөрәге урыныннан купты. Төн йокысы качты. Сонгы 5 айлардагы бөтен тормышын жиз иләктән уздырды Кайда нәрсә эшлән- § де икән-' Тан алдыннан гына тиешле нәтижә ясалды. Узган атнада ■ Әһә. Шуны хәбәр иткәннәр Юк. Әллә теге жәй көне мәктәп утынын * китерткәндә? = Сабир иртән чытлы ризык капмады, ат жнктереп районга чапты х Теше тешкә бәрелеп милиция йортына керде. Икенче бүлмә — паспорт « бүлеге икән. — Син нәрсәгә кирәк безгә? — дип. бүлек мөдире көлде. ж Сабир район үзәгендә селкенеп озак йөрде Прокуратурага да и керде- анда бүлмәләрнең номеры юк иде. Тагын әллә пиләр уйлап » бетерде. Төштән соң раймаг янында военкоматның икенче бүлек офи- ’ неры анын белән исәнләшеп болай диде: -- Ай-яй. начар сезнең дисциплина, ә? Сәгать сигезгә дип без теле- и фонограмма жибәрәбез, ә сез төштән сон гына киләсез. Переподготов- ® кага жибәрмичә булмас сезне, болай булгач Сабир кайтканда эченнән юл буе Ситдика әбине сүгеп кайтты Никадәр борчу кичерелде бит! Шу на күрә бүген ул Гатаның речен юньләп тыңлый да алмады. Руслар әйтмешли, беренче коймак төерле булып чыкты. Гата рече белән әллә ни уңышка ирешә алмады. Шулай да соңгы җөмләләре белән \л яңадан залны үзенә карата алды - Иптәшләр, бернәрсәне онытмагыз Мин моны ирләргә карата әйтә.м. Сугышта күргәнегез булгандыр: сип Һөҗүм итәсеңме, чигенәсеңме. шуышасынмы нәрсә генә эшләсәң лә бөтен солдат та бер тигез дәрәжәдә булмый Берәү' арый, икенчесе яралы, өченчесенең кораллары алыр. Ләкин солдат берсен-берсе ташламый. Яки болан да була- бер рота ут эчендә калган, ә синен ротаңның эш көйле, енн я берәр укрытие артында, я урман буенда. Шунда теге ротаның кырылганын карап торасыңмы, әллә ярдәмгә киләсеңме? Ә? Ничек, фронтовиклар? - - Син алай чагыштырма, иптәш - Дөрес әйтә, дөрес! Солдат солдатны бер вакытта да ташламый! Гатага әнә шул борылыш вакытында туктарга кирәк иде — Даутов ана ишарә ясады Гата өстәл янына килеп утырды. Аннан Гыйләж абзый сөйләде. Гыйләж абзый—сугыш вакытыңда председатель итеп куелган. Ул оста сөйләүче түгел, ләкин өзек-төтек сү зләр белән ү з фикерен үтемле итеп халыкка жнткерә ала Рус сүзләре кыстырырга ярата - Алан ярамый ул, Әкрәметдин туган Ярамый, значит. Син круглый гуд эшлисен, икән, значит, бик әйбәт. Әммалнкмн тегеләр дә шәп яши нде бит сугышка тикле. Сугыш бетерде бит, значит. Ярдәм шик. алан саран булмыйк. Күршеләр авыр хәлдә вакытта без инде корсак киереп нечкә иләктән ипи ашап ятыйкмы? Ярамый, значит. Атап Шакир карт андый мәнесез кеше түгел иде синең . Даутов елмаеп кына картны тыңлады, үзе блокнотына фикерләрен төрткәли барды. Гыйләж карт шактый озак сөйләде, халык аны ярата иде, шылт иткән тавыш чыкмады. Сәгать ярым барган җыелыштан клуб эсселәнде, кешеләр кайры туннары:., сырмаларын чишеп җибәрделәр Гыиләҗ абзый чирек бәгатьлек тәнәфес игьлан итте. Клуб ишегеннән мунчадан чыккан кибек аксыл нар бөркелде, кар өсте ирләр белән тулды яшьрәкләр урамга кадәр чыктылар Мәктәп ятыннан клуб артына гармун күтәреп Нәсимә узды. Димәк, концерт та буласы Җитди сөйләшүдән соң ирләр тынып калдылар, ашыкмыйча гына һәркем тәмәкесен суыра иде. Риза булыргамы? Юкмы? Уңыш бүлү әле тәмамланмаган Дүрт йөз центнер Ике мең дүрт йөз пот дигән сүз. Димәк, хезмәт көненә алачак унышыц кимендә йөз-йөз илле граммга кими Шулардан синең келәтеңә керәсе потлар кими. Нишләргә? Тормышта комедии була да тора! Күрә генә бел. һич уйламаганда урамны гөрләтеп ирләр көлеп җибәрде. Көлгән тавышка .хатын кызлар да әсәреште. — Нәрсә бар. нигә кешнисез? Кибет ягыннан урам буйлап күлмәкчән генә көйгә колакчын бүрек кигән бер малай йөгерә. Йке кулында ике шешә. Ул аларны болгый болгый: — Монысы Гата абыйга, монысы Даугов абыйга'— дип кычкырып узды. Халык яңадан гөр итеп көлде Бу — директор малае Тәлгать иде. Бичара Гөлчирә! Син теләсә кемне адәм мәсхәрәсенә калдыра аласың! Тәнәфестән сон Даутов сүз алды. Даутов ышаныч белән сөйли иде, аның речендә еш кына юмор була балкаңа кирәк вакыгта шул ярдәМ итә иде. Әмма халык өчен иң ошаганы—аның һәр вакытта да кыска, конкрет сөйләве иде. Бу сыйфатлар Даутовка бүген дә ярдәм иттеләр. Ул пальтосын салып урындык артына элде дә. трибунага килеп, тамагын кырды. Елмаеп талга карады. Акрын гына башлап китте, .халык монысын да белә, акрын башлау - Даутовның ахырга таба куәт белән сөйләчәгенә ишарә иде — Мин.— дип башлады ул сүзен.— соңгы вакытта сезнең колхоз колхозчыларының җыелыш алып барырга остарганнарын беләы... Халык кинаяне аңлап көлеште. — Шуңа күрә мин әле сезнең алда бераз каушабрак сөйлим Әгәр, мин әйтәм. миңа авыз да ачтырмасалар болар Залдан берәү кычкырды: — Шту сез, иптәш Даутов! Без бит болай гына, надан- баштан гына! Бу репдика Даутовның сүзенә җай бирде. — Аштан соң мин инде, иптәш Сәлә.хиев хәленә калмас өчен, пальтоны салы» яшеребрәк куйдым, чөнки минем пальто да каракүл якалы бит. һәввесгәл артында утырганда шуны уйлап утырдым Бөтен районга бер кеше инде мин. бөтен район коммунистлары миңа ышаныч белдереп зур эш тапшырдылар, әллә, мин әйтәм, миң дә сезнгң кебек ырма яки кайры тун киеп йөримме икән? Ә? Нигә, нәрсәсе бар аның райком секретаре- кайры туннан? Ә? Нигә исегез-китте, без фронтта вакытта, генераллар, маршаллар акка каккан тун киеп йөриләр иде — менә дигән! Зал көлде, Даугов бераз тын алды — Әле тәнәфестә без менә иптәш Сәлә.хиев белән сөйләшеп тордык. Нигә, мин әйтәм, без шулай, ак карга төсле, массадан аерылып торабыз әле? Сөйләшә торгач аңлашылды сарык асрамыйбыз икән без! Иптәш Сәләхиев белән безнең каккан казыгыбыз да юк икән! Горыр йортыбыз да юк икән безнең. Ә инде пальтоларга килсәк минеке утыз тугызынчы елны алынган пальто—кесә гурылары инде ялтырый башлаган Шәп ел иде ул, мин ул вакыгта яшь укытучы идем, илдә тыныч- лык иде. Кыйммәтле товар, әйтәсе дә юк Шулай яхшы әйберне яратам мин Бер акыл иясеннән сораганнар бит нигә син һаман кыйммәтле кием генә сатып аласын? Теге әйткән минем, дигән, арзанлы кием алырлык чамам юк. мин ярлы дигән. Менә минем дә шул кешегә охшыйсым килә. Клуб эскәмияләре шыгырдады, канәгатьлектән гөрләу китте, авызын ачкан бер егет хәтта кул чабып куйды Даутов анын саен тавышын < көчәйтте. — Ярый, монысы шаяру иде. инде төп мәсьәләгә күчик Менә монда х бер иптәш - Гыйлаҗ ага аны Әкрәметдин дин атады — бөтен залда 5 бер үзе дигәндәй, җыелышка куелган төп мәсьәләгә каршы чыкты. Мин 5 карап торам, башка иптәшләрнең фикере хәзер уңайга таба борылды ө Инде, иптәш фронтовик, сезгә бер сорау бирергә рөхсәт итегез менә « бер взвод солдат маршта бара Арадан бер солдат аягын дөрес атла- _ Мын Моны «не в ногу» дип атыйлар Мен » шунда аягын кем дөресләргә тиеш? Бу солдатка карап бөтен взводмы. әллә взводка карап бу = солдатмы? Авызын ачкан егет чыдый алмыйча татын кул чабып куйды Халык » җиңеләеп китте, зал буйлап йомшак җил искәндәй булды Даутов анын 1 саен иркенәйде. Залда көлгән тавышлар ишетелде. н — Утырттымы үзенне, Әкрәметдин? — Кәнишие. аягын дөрес атласын! к — Минем әйтәсе килгән нәкъ икс фикерем калды, иптәшләр.— дып ® дәвам итте Даутов, һәм мин биш минуттан тәмамлыйм Ф — Сөйлә, сөйлә! 2 — Кичкә хәтле гынлыйбыз! дигән тавышлар ишетелде — Беренчесе мин бервакыт сезнең мәктәпнең тарих укытучысы белән сөйләштем ул егет менә биредә утыра Даутов урга рәтләрнең берсендә утырган Рушадка төртеп күрсәтте, халык ана бирылып карады 1’ушад яшь кызлар шикелле кын кызыл булды Менә шунда мин ул егеттән бер мәгълүмат алдым Сезнең авылдан кырык беренче елнык июнь - июль айларында барлыгы нөт егерме ир фронтка киткән. Колхоз тулысы белән хатынкыз кулында калган Уйлап карагыз колхоз эше. йорт эше. бала тәрбия,тәу. картларны карау, печән утын хәзерләү. хәрби чорның бөтен налогларын тул >у - барысы та менә шушылар, безнен арада утырган җиңгиләр өстендә булып һәм кырык бишенче елнын җәенә кадәр алар шу i йөкләрмен барысын дә күтәреп килеп, сезне саф вөҗдан белән каршы алганнар һәм •inepr- кирәк, сугыш Өакьиында колхоз әйбәт ксн» барган Дәүл.н йөкләмәләре үтәлгән, колхозчы ачыкмаган. Хәзер, мин тыңлап утырам, күрше колхоз өчен амбардан өстәмә рәвештә икм »к чыгару турында уз киткәч, шаулаучы кешел ip нигезлә ирләр булды' Шулай бит' — Дөрес! Залда хатын кыз танышы да яңгырады. — - Хәзер без бал ай шик Ку т алдына шундый картина китерик, картларча әйтсәк, фараз кылыйк кырык беренче елда сугышка ирләр түгел, ә йөз егерме хатын чытып китте. ди Халык шаркылдап көлде. Даутов паклннан бер йотым су эчте, тынын торды. — Менә шулай, без. ирләр, аларны озапык. ди Беләсезме, без нишләр идек? Даутов трибунаны янда калдырып сәхнә алдына таба килде. Ул инде һөҗүмгә кучкән бәхәсче кебек иде Ин беренче көнне, хатыннар киткән шатлыктан. без төтеи чыкканчы бер эчәр идек Клубны шыбырдатып кул чашылар Клуб тәрәзәсе ек генә урнашкан күгәрченнәр эчтән килгән бу хикмәтле тавыштан куркып пырылдашып күккә күтәрелделәр — Икенче көнне без баш төзәтеп көн уздырыр идек Өченче көнне ашарга сорап безне балалар борчый башлар иде. Мал карыйсы, кер юасы, су ташыйсы искә төшәр иде... — Дөрес, молодей! — Давай, давай, сөйләсен, бүлдермәгез... Даутовнын йөзенә җитди кыяфәт керде. — Ул көнне без инде кайгыдан эчәр идек... Ә бит, иптәш фронтовиклар, сезнең хатыннарыгыз алан эшләмәгән Сез чыгып китте дип, балавыз сыгып утырмаганнар, ә сездән алып калган хуҗалыкны исән-имин көе саклап сезнең кулга тапшырганнар Беләсезме, сез югында болар дәүләт амбарына күпме икмәк тапшырганнар? Мин кырык беренче елгысын юри кертмим, чөнки анда сезнең дә катыш булган. Мин алам кырык ике, кырык өч, кырык дүртне — Даутов блокнотын актарып бер сан әйтте—Менә бит ничек! Ә бүген без, кадәрн хәл дип әйтик, картларча булсын, кадәрн хәл ярдә.м турында бәхәс алып барабыз Бу икмәкне амбардан чыгару-чыгармау мәсьәләсе тулысымча сезнен үз. кулыгызда Моны колхозчыларның гомуми җыелышы гына хәл итә. Сез уйлый күрмәгез, Даутов белән Сәләхиев сезнең кул белән үстерелгән икмәкне кычкыртып алып «Ватан» колхозы өчен озаттырырга килгәннәр, дип. Мәсьәлә һич тә анда түгел. Дәүләтнең экономикасы сезнең дүрт йөз центнер икмәгегезгә терәлеп калмаган, үзегезчә әйтсәк, хөкүмәт аның белән генә үлми. Мәсьәлә монда сезнең карашыгызда. Социалистик системаның бөтен өстенлеге шунда ки, анда бер колхозча ярлы, икенчесе бай, бер колхоз алда, икенчесе артта булган көе яшәү мөмкин түгел. Социалистик система ул — кешеләрнең дә, колхозларның да. өлкәләрнең дә, һәм. ниһаять, бөтен социалистик лагерь илләренең дә алга таба бергәләп, кулга-кул тотынышып барулары дигән сүз. Безнең бөтен өстенлегебез әнә шул бердәмлектә. Буржу аз идеологиядән бөтен өстенлегебез дә әнә шунда. Сезнең әле күптән түгел генә чыккан «Ак төннәр» дигән әсәрне укыганыгыз бармы? Яшь язучы, фронтовик Габдрахмаи Әпсәләмов әсәре Әнә шунда бер кызыклы эпизод бар. Сазлык. Кешене суыра торган үлем сазлыгы. Шунда безнең бер солдат егылып төшә. Бата башлый. Иптәшләре дошманның борын астында шул солдатны үлемнән коткаралар. Актык минутында коткаралар. Зур газап белән, үлем куркынычы астында коткаралар. Ләкин шул ук сазлыкка бераздан фашист солдаты да килеп эләгә. Ул да бата башлый. Күзләрен мөлдерәтеп, ул да ярдәм сорый. Аның иптәшләре нишлиләр дисезме? Ярдәм кулы сузып карыйлар да. булмастаен белгәч, тегене батырып ук китәләр. Күрдегезме ике төрле моральнең аермасын? Я, ничек, Әкрәметдин иптәш? Колга сузабызмы, бау сузабызмы, кулыбызны бирә1 безме авыр хәлдәге күршеләргә, әллә юкмы? Даутов трибунага кире кайтты. Халык инде тып-тын калып тыңлый иде. — һәм соңгысы, иптәшләр. Районда, республикада сездән дә хәллерәк, сездән дә шәбрәк колхозлар бар. Сезгә әле алар артыннан куып җитәргә күп кирәк. Ләкин күршедә генә ызандаш колхозыгыз авыр хәлдә. Сезгә нишләргә? Сезнең колхозның чагыштырмача алда булуы — сезнең намуслы хезмәтегез нәтиҗәсе. Мондый очракта борынгылар нәрсә дигән.-’ «Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит». Даутов урынына барып утырды. Халык аның чыгышы бу урында өзелер дип һич тә көтмәгән нде. Даутов үзенең чыгышында иң төп мәсьәлә — өстәмә икмәк чыгару мәсьәләсенә — иң аз вакыт, иң аз игътибар бирде. Берни дә сорамады Ялынмады, янамады. Менә хәзер дә тыныч кына I ыйләҗ абзый белән сөйләшеп утыра. Гыйләҗ абзый урыныннан торды. — Колхозчы иптәшләр... Значит, болай. Без бик озак утырдык. Әле концерт та бар, диләр Мал карар вакыт җитеп килә. Ферма эшче- ләренен дә вакыты бетеп бара. Чыгып сөйләүчеләр булырмы? Ю.-. . Значит, бодай. Кем дә кем Бөтен зал ризалык белдереп кул күтәрде. Даутов папирос кабызды, тирән итеп бер суырды да сәхнә артына кереп китте Сәхнә артында мәктәп белән клуб арасында йөгереп алҗыган Нәсимә балалар белән мәш килә иде. Даутов аның белән исәнләште. Нәси- * манен ике бит уртасы кын кызыл иде. Оялудан ту гел. йөгерүдән ту гел. * иннек сөртүдән дә ту гел. Юк. үзе генә белгән әмәле бар ачын. Клубка § керер алдыннан, сәхнәгә чыгар алдыннан ул һәрвакыт ике бит уртасын = борып чеметә. Аның кызыллыгы озакка бара, андый кызыллык матур 5 да була. Тик бу кызыллыкны Гөлчирә генә үзенчә айлата. 5 — Бит уртаң кызыл булдымы — дөньяда торма инде. Тучны гына | авыру билгесе инде ул. Әнә Нәсимә мескенне кара — дип, җае килгәндә сөйләп ала. ♦ Гөлчирә ялгышты. Концерттан соң район кунаклары аларга түгел, ® Рушад квартирасына киттеләр Гайнелвафа карчык сарык итеннән тәм- “ лс аш әзерләгән, сөткә бүрттереп тары боткасы пешергән иде Даутов ч монда килеп кергәч, райком секретаре икәнен онытты, аш янында гел £ уен-көлке сөйләде. j> — Безнең, — диде. армиядә вакытта полкның докторы бар иде. н Гадәттән тыш ялкау. Шунысы кызык -- бөтен төрле җәрәхәткә бер генә ® төрле дару - яшел ман. бирә. Әле шушы ботканы күргәч искә төште ул ’ доктор Аш пешкәч, устав буенча башта пробаны доктор алырга тиеш ’ бит. Поварның журналына язарга тиеш Фәлән-фәлән ризык, әйбәт х әзерләнгән, личный составка бирергә рөхсәт дип кул куя Аннан сон * командир да яза Бер вакыт полк командиры белән без дә проба алдык. ' журналны ачтык, докторның язуын карыйбыз, һични аңлап булырлык түгел. Докторлар болай да адәм аңламаслык итеп язалар, ә монда гомумән, санскрит язуы. Тырыша торгач хәрефләрен таныдык «Пш кш. пр. хр П. к. м/с Соловьев» дип язган да куйган Командир дулый башлады настроение начар оборонада ятабыз бит Ну-ка, мать вашу, докторны чакырыгыз, ди. Килде. Расшифруй, разгильдяй, дип кычкыра тегеңә командир. Нәрсә килеп чыкты дип уйлыйсыз? «Пшенная каша, приготовлена хорошо, подполковник медицинской службы Соловьев» дигән сүз икән - Монда утыруы бик күңелле. диде Даутов - Безгә юлга чыгарга вакыт түгел микән, иптәш председатель? Кара чана жигелгән райком аты моннан кырык еллар элек Галиәхмәт үз кулы белән каккан капка боҗрасына бәйләнгән, аякларын алыш тыргалап солы ашый иде. Капка ачылуга, каршы порттан толыплар күтәргән кучер килеп чыкты һәм кошевка эчендәге коры печәнне аяк башына җайлап түшәргә тотынды Кара чана күздән югалгач. Акбалык ятим калган сыман булды Ру- шаднын өенә керәсе килми нде Менә шул чана артыннан чыгып йөгерергә иле. ат тизәкләре чәчелеп тапталган маяклы юлдан чабарга-чабарга. үпкә тутырып кышкы чиста һаваны суларга нде. Барырга, барырга, әллә ничә горизонтны узарга нде. Шул озын юлла битеңә бәреп буран чыксын, дөньяны буран томаласын н.п Шул буран эченнән ялгыз барган вакытта маяклар арзсын- нан карга баткан, керфекләренә буран сырышкан бер кыз бала чыксын да йөрәк өзгеч таныш белән: - Рушад аб быи! Җан пым м' дисен иде һәм. әлбәттә, ул кыз— Ләйләгөл булсын иле Карангы төшеп килә Җәяүле буран чыгарга маташа Кырда шәптер! Аида маяклар шаулыйдыр, ерактагы авылларның утлары тылсымлы әкнятләрднс кебек серле игеп җемелдиләрдер, кар диңгезе өстеннән авылга таба бүре киләдер, көр куяннар елга буйларындагы кар куыш ларына кереп буранны уздырырга җыеналардыр Райком атынын тоягыннан кучерның битенә кар кисәкләре атыладыр, ат юрткан көйгә аным дугасындагы боҗра шелт-шелт бәрелеп барадыр Район үзәгенә кайтыа җиткәч, кучер башта Гатаны үз квартиры янында төшереп калдырыр, җылы якты өйдә Гатаны айнып ундүртенче кичәседәй ялт итеп Эльза каршы алыр, өстәлгә табын әзерли башлар. Аннан Даутов та өенз кайтып керер. Разня Вәлиевна дәфтәр тикшереп утырган җиреннән кузгалыр. ишек янына ук килеп ирен каршы алыр һәм әйтер: — Әтисе. Ләйләгөлдән хат бар.—дияр... Кайдан, кайсы шәһәрдән ул хат? Их. буран булып җир өстен бер ялап узсан иде. яки маяк булып шул буранда бөтен җир шарына сызгыра-сызгыра бер җыр җырласак иде... XXIV Сагыш — адәм баласының мәнгелек юлдашы. Бу ник шулай? Адәм баласы гомеренең кадерен, яшәүнен тәмен белсен өчен. Кеше үткәй көнен, үткән атнасын, үткән елын сагына. Авырлык белән үткән булсА да сагына. Бу — ник шулай? Чөнки кеше үзенең яшь вакытын сагына. Елның ип сабышлы вакыты кайчан? Нәркис өчен, мәсәлән, ни сагышлы вакыт яз көне, ташу вакыты булыр, ахрысы. Ул инде отпускадан килеп эшли башлады, нәкъ Заһирның үзс өсле зур башлы бер малай тапты, укытучылар бүлмәсенә кил- г-ч тәнәфестә бөтен сөйләгәне шул малай турында. Мостафа да. директор да. кара егет тә бу баланың ничә кило да ничә грамм булып тууын, беренче тапкыр әнисе янына алып кергәч аның пи форма китереп кычкыруын, соңгы көннәрчә каи төшләре бозылуын гадәттән тыш төгәллек белән беләләр иде. Бу хикәяләр бары тик Рушад өчен генә сөйләнми калдылар, тормышы никадәр генә бөтен булса да. вакыт-вакыт Нәркиснең йөрәге сулыгып-сулыгып сызлап ала иде. баштарак ул моны бала тапканнан дип белеп йөрде. Аһ. шайтан! һич тә аннан түгел, ә кайва- кытларда теге, узган елны ут җибәргән язгы төн аның хәтеренә төшкәндә йөрәк сулыгып ала икән... Кайвакытта вак соры яңгыр ява — бу көзен’’"бул а — озак итеп, үзәгенә үтеп ява. Ул көпе буе. төне буе. атна буе ява. күкрәүсез, җилсез гел бер үк төрле тамчылар белән, бер үк төрле кыеклыктан ява. Ул синен җәйге күңел ашкынуларыңны, тын бетәрлек рәхәт дулкынланулардан калган йөрәк сырларыңны күмә, тигезли, ул сине сыный. Тормыш ул вакытта тоташ вак яңгырдан гына тора — авылга хәтта почта да килми, мәктәп караңгы була, бербереннән туясың. Мондый көннәр Рушад өчен бик авыр була, ул җанына урын таба алмый аптырагач, биләмче хатындай. Мостафага китә Мостафа — кайгысы никадәр генә зур булмасын — оптимист кеше, дәртле, темпераментлы кеше... иде. Әйе. әйе. иде... Менә тагын яз җитте, тагын җир йөзе хәтфә уҗымнарын ләйсән белән юды. тагын алмагачлар чәчәккә бөреләнде. Мостафа Хкбалык авылында инде кайнап торган энергиясенең нәтиҗәсен күрә башлаган иде: мәктәп алмагачлар эчендә утыра, һәр колхозчы, колагына тукый, питомниктан кайтарта торгач, унар-унбишәр төп алмагач утыртты, колхозда тау буенда сигез гектарлык урында бакча үстерә башлады. Мостафа кайтарткан, аңың киңәше белән утыртылган агачлар быел беренче мәртәбә чәчәк аттылар — Акбалык ак чәчәккә чумды. Шатлан, Мостафа. бу —синең еллар буе халык алдында укыган лекцияләрең, район газетасындагы- вәгазьләрен, район, колхоз җитәкчеләренең җанына тынгылык бирмичә йөргән көннәреңнең нәтиҗәсе. Син Акбалык авылын элек үзен яшәгән Ворошиловград өлкәсе төсле итеп күрергә теләгән идеи — менә беренче нәтиҗәләр—ак чәчәкЛәр. Ләкин харап кына булды Моетэфа Моны лпе кеше белми мона әле Мостафа үзе дә ышанмый. Тик белеп тора Мостафа, аңа бу язда әллә ни генә булды, анын йөрәгенә хәсрәт белән каткан юшкын кинәт кенә чәрдәкләнде дә юк булды йөрәккә урнашкан кара кан да сиздермичә генә бетте. Кан сафланды. Мостафага быелгы яз аеруча зур дулкынлану алып килде, бу дулкынлану аны дәрестән соң кырга алып чыгып китә иде. • . Уҗым басуыннан барасын, юл буйларында әле язгы сулардан кал j ган җәрәх лләр. әле язгы ташу эзләре Еракта рәшә тирбәлә, басу урта- сынла! ы ялгыз агач пенсиягә чыккан карт укытучыдай снна карап = тора ул снна шул басуларның, ку i куремсҗирдәге авылларның э тарихын моң катыш сөйләргә әзер.. . Юк. ни генә әйтмәгез, табигатьнең ин монлы. иң сагышлы вакыты-- | май ахыры. Бу көннәрдә кояш нуры әллә ниткән зәңгәр томан аша төшә, көньяктан җылы җил исә. ул җил дымлы балчык, балык тәңкәсе ♦ исе алып килә Барасын, барасың, жилгә борыныңны куеп барасын. ■ мен.< шунда еракта басу уртасында тирән ерганак күренә. Акбалык “ аьылынл.з . ндый ерганакларны «коры елга» дип йөртәләр Шул коры ~ елга күрендеме бетте инде’ Яшел басу уртасындагы шул елганын ; көньяк яр буенда тирән кар катлавы калган Калган һәм пычранган j Иллә дә у зәкне өзә шул кар катлавына карасаң Аның өстенә инде тузан н куптарып җилләр искән, ул кар инде тыгызланган, ямьсезләнгән, көн төн саркып, тамчылап утыра бер кызыгы да юк Бу — узган гомер 3 Ләкин ку целегезгә тузан кунса, йөрәгегез тыныч. рххсыз типсә, чыгыгыз * сез ман ахырында кырга, эзләп табыгыз шундый кар тавын- билләһи, м кун< птоз к\ згалыр. йөрәккә кан ишелеп ишелеп килер Әнә шул курс * иеш Мостафаны инде ничә көннәр буе дәрестән сон кырла йөртә ничә ж көннәр nH.it Мостлф I чагы җилгә авызын куеп йөрәк гүреннән чыккан тавыш белән җырлый. Читаем китием дягъляр карпына, Атыммы ядыгыя кябер тяшмма Ннлар килер, кичар егет Аяшына. Семга мәгълүм улсын — алды гамь ммяе. Ашады, бетерде бу дәрт мине .Авыр, бик авыр Мостафаның хәле. Чөнки ул гашыйк булды • »й« , бор дә киметмичә әйткәндә, гыйшык утына чумды. Кемгә гашыйк булды’ Нәркискәме? Я. бигрәк инде, ир хатынына гашыйк булырга башына тан типкәнме әллә аның? Хәер, гыйшык п исен -буч ын сорап торамыни ул? Синең иреңдә аның ни өше бар I өлчнрәмс? Юк ла. Mot гафа бу хатынның җырлый белмәгән көе җырчы дигән дан күтәрергә тырышып йөрүен һич т» яратмады, гафу итә л IM.11ы .Мпңжамалгамы!* Әй. бигрәк тагы, әллә найларда ИНСТИТУТ тәмамлап, әллә нинди җирләр күргән Мостафа нигә инде бала итәкле күлмәк кигән, маңгаена чыккан чәчләре онга, печән чубенә буалгаа бу мәхлук хатынга күз салсын? Мостафа гашыйк булчы Хәлимәгә! Юктан гына башланды . Хәер, jyp эшләр прлан башланамыни’ Прьнсссн булачак дәрескә Хәлимә приборлар хәзерли иде Мостафа нигәдер, күрочәгенә каршымы анын кабинеты нл керде Хәлемә янына кил.ю һәм спипг лампасы кабы зыннан бер-ике тапкыр ун унбиш сум акча та алып торды. а_ — Зарплата алмаган әле. аз акча белән килгән идем, дигән булды < Бу үзенә күрә Ләйләгөлнек мөстәкыйль кеше икәнлегенә ишарә х ясау иле Сөйләшүләрнең берсендә Ләйләгөлнен комспрг буларак бу ® рычлары. яшьләрне кичке укуга тарту юллары турында сүз куерды g Даутов төнгә таба, җәяүләп, кызын озатып куйды Чин. < инеч урынла булсам, эшне шуннан башлар идем.— диде 5 Менә бе.з районда комсомол секретареннан хнмадык Бик шәп оратор. * мен I дигән итеп карар проекты яза хет БМО а эшкә ал бөтенесен Матур итеп сөйли белә. Трибунада сөйләгәнен тыңлап торсак, шул хәтле оста, шайтан, районның бөтен укышларын урып җыюмы ул. х урман хәзерләүме, юл төзүме, мәгариф эшеме барысын ла ул оештырган булып чыга - Безнең яшьләр гдорово эшләделәр, без «дорово э тырыштык ди Бөтен сүзе шул Ә инде түбәндәге оешмаларга кил- * еэк эш юк Авылларда тәрбия эше белән партия оешмасы җитәкче- н лек итә. комсомол взнос җыя Менә син алай булма Мин нишләр илем? * Иң беренче - иптәшләрең арасында китапка, белемгә ихтирам уят х Сездә китап укыйлармы? . •» — Бик аз шул, әти. * Illy тай ла менә синен бүлмәдәш кызларын нәрсә укый' х ■ Кыш буена «Әбугалисина кыйссасы> аунап йөрде ннде. Даутов көлеп куйды кирәк Безнең заманда коры лозунг белән берни лә эшләп бх змый Жанлы эш. нәтиҗәле эш кирәк — Әти... Партком секретаре әйтә сина, ди. партиягә әзерчшергә кирәк, ди Даутов кулын кызынып җилкәсенә куйды, үзенә таба кысты Азар инде Шәһәр читен.» чыкканнар иде ■ Ах, енн тишек борын' Кара син аны. ә? Нинди исәп кергән бит. Мин сина рекомендация үзем бир.» алам мин сина ышанам Ләкин син бик сиик бит әле < ин әле тал чыбыгы Әйс. тал чыбыгы Ул әйт». тезүчеләр арасында партнялсләр катлавын үстерергә кирәк, ли Мин* м .хезмәт күрсәткечләрем ю әйбәт. әти — Теләген изге, кызым, ләкин үпкәләмә, син әле бик сыек Синең әле кыЙблан юк Я. син кем булырга телисең? Төэүчсмс^ Юк, әти. ул мәсьәлә минем өчен хәл ителгән инде Быел августта ми янаган сынау бирергә барам Мин хәзерләнәм Минем инде елга якын стажым да була бит — Яхшы, барырсың Төзелеш, димәк, синең өчен бер трамплин гына. Син монда партияг » кандидат булып кереп, шау ш- күтәреп, августта китеп барсаң, беләсеңме, синең турында нәрсә дип әйтәчәкләр' — Качты дипме? — Юк. хуже. Институтка керү өчен партиягә керде днячәкләр Тегендә лә шикләнеп караулары мөмкин Аннан сон »ie син монда р» комендация дә таба алмыйсын Даутов кыза башлады.—Беләсеңме. халыкара коммунистик хәрәкәтнең күренекле эш.теклесе Инесса Арманд нәрсә дип әйткән? «Коммунистлык исеме кешегә бик күп бурычлар йөкли, ләкин бер генә өстенлек бирә, ул — революция өчен беренче булып көрәшү өстенлеге». Так что, үзенә файда эзләп кенә йөргән кешеләргә партия сафында урын юк. Барак янында алар аерылыштылар. Кышның салкын төнендә барак ишекләреннән аксыл пар чыга, анда-санда ышыкта кочаклашкан парлар тора иде. Салкын күккә завод морҗаларыннан кызгылт төтен күтәрелә, еракта паровозлар ухылдый, шәһәрдә соңгы трамвайлар чырылдаганы ишетелә. Салкын төндә жир шары завод морҗалары, паровозлары, мәхәббәт сүзләре, озын, тәбәнәк бараклары белән бергә сулын иде. Ак томанлы ишеккә кызы кереп киткәнче, Даутов ерактан карап торды... . ..Менә бервакыт яз җитте, тагын яз җитте. Ләйләгөл узган елның язында район үзәкләренең берсендә иде — менә күчәбез, менә күчәбез дип борчылып йөргән вакытлар. Яз — кыз бала ичен иң хәтәр вакыт, кыз бала язын табигатьнең күндәм бер кисәкчәсенә әверелә. Аңа кояшлы көн дә, беренче яңгыр да, язгы җил дә тәэсир итә. Ләйләгөлнең тынгысыз тормышка аяк басканына менә хәзер бер ел тулды. Алар яшәгән район үзәгендә олы юл өстендә йөз яшәр биек таллар бар иде. Март аенда имтиханга хәзерләнеп иптәш кызлары яныннан кайтканда Ләйләгөл шул таллар яныннан уза иде Март төнендә аларның шаулавы . Бик биектән, өем-өем болытлар арасыннан яшькелт-сары ай карый, көнбатыштай җылы тыгыз җил исә, ул җил нәкъ менә шул карт өянкеләргә кагылып уза — ә алар шомлы итеп шаулыйлар. Бу тавышка әсәрләнеп Ләйләгөлнең тыны кысыла, тамак төбе чатнап китә, ул, сихерләнгәндәй, бер урында басып кала — ә өянкеләр аның саен көчлерәк шаулыйлар. Алар биек шул, яз киләсен алар кешеләргә караганда алдарак сизенәләр шул Ул таллар шулай шауладылар, шауладылар да Ләйләгөлне борчулы, әмма ләззәтле тормышка озаттылар. Алар юкка гына шауламаганпардыр. Кызык, быел да шаулыймы икән алар? Агач шаулаганын ишетсә, шуннан бирле Ләйләгөлнең йөрәге кызурак тибә башлый, тыны кысылып ала, сагыш баса Кичен барак-клубтан чыкканда ул еш кына айга карап тора— менә бит борынгылар дөрес җырлаганнар! Культурасыз, белемсез борынгы халыклар да шулай ярата белделәрме икәнни? Алар да шулай, сагынганда айга карый белделәрме икәнни? Ул заманда да шулай яратырлык, Рушад абый кебек сөйкемле, акыллы егетләр булдымы икәнни? Ул да хәзер айга карап тормыймы икән? Бер генә күрешергә иде. Бер генә... Ләкин айга озак карап торырга ярамый. Күрешү сәгатен якынайтыйм дисән. тизрәк бүлмәңә кер дә имтиханнарга хәзерлән. Ләйләгөл керү имтиханнарында сызым буенча өчле алды. Тизрәк өстәлең янына, китаплар, кәгазьләр янына Бары тик шулар гына синең очрашу сәгатеңне тизләтә ала. Бары тик үзеңнең төп максатына ирешкәч — кораб төзүчеләр институтына кергәч кенә — син үзеңнең кайда икәнлегеңне Рушад абыеңа белдерә алырсың. Ә аңарчы ул өйләнсә? Бу уйны Ләйләгөл күңеленнән гел куып җибәрә, ләкин төшендә Рушадны ул һәрвакыт чибәр, сылу бер кыз белән култыклашып барганын күрә. Бер тапкыр аларның кочаклашып торганнарын да күрде Андый төннәрне ул йоклый алмый, баш очындагы лампасын яндыра да физика дәреслеген карап ята. Иртәгесен ул барысыннан да иртә тора һәм ашап-эчүгә үзенең бөтен төсле буяулар тамган комбинезонын киеп ала, эшкә чыгып китәр алдыннан көзге янына килә, кыек яулык астыннан чыккан чәчләрен рәтли, язгы җил ашаган бит урталарын сыпыргалый да теге сылу кызга телен чыгарып күрсәтә. Эш, эш, эш... Кулга пумала алгач, барысы да онытылган сыман була. ...Ул арада җәй дә җитте. Яшьлек кайда да үзенекен итә. Бараклар янындагы такырлыкта кичләрнең берендә бер төркем егетләр тәмәке тартып утырдылар. Икенче кичтә монда гармун да килде. Икеөч кыз да күренде, һәм китте җырлы уеннар... Кызлар, егетләр шәһәрдә яшәгәннәрен оныттылар. трофей фильмнарның да дәрәҗәсе калмады. Көне буе кран асла- ф рында, түбә сыртларында балта, көрәк, мастерок, пумала тотып эшләгән яшьләр дөньяның бөтен мәшәкатен онытып, кулга-кул тотынышып < шау итеп җырлыйлар, бер-берсенә мактау сүзләре әйтәләр, таныша- | лар, хисләрен белдерәләр Дөньяда әйтерсең лә мәһабәт күтәрү кран- Ё нары, үкерә-үкерә кирпеч ташый торган машиналар, иләмсез авыр 2 тимер-бетон корылмалар, шыксыз басынкы бараклар бөтенләй юк. 5 ә бары тик агым сулар, шомырт чәчәкләре, сөрмәле күзләр, нечкә £ билләр һәмкыйгач кашлар гына бар Җырдан файдаланып, яшьләр бер-берсенә әйтәсе килгән сүзләрен яралар да салалар. Читтә басып торучыларга чакыру ташлыйлар. Бсзнен звылнын кызлары Аклы күлмәк кимиләр. Җырламаган кызларны да Остабикә димиләр. Шәһәрдә яшәсәләр дә, «безнең авыл» дип җырлыйлар. Димәк, бу алар өчен вакытлы гына бер хәл икән. Уенга кереп, җырламыйча үкчә ышкып йөрүчеләргә дә тынгы тык бирмиләр. Нигә, кызлар, җырламыйсыз. Акча сорыйсыз мәллә? Ярларыгыз булмаганга Яман сулыйсыз мәллә? Тегеләре дә тик тормый, дәррәү күтәрелеп җавап бирәләр —бар сүзгә дә әзер. Акча да сорамыйбыз, Яман да суламыйбыз Сез ярлы дип. без ярсыз дип. Сездән яр сорамыйбыз. Бер-ике мәртәбә бу уенга Ләйләгөл дә барып карады ләкин бер көнне авыл кызларын карарга килгән Акком асты ерамы егетләреннән чуар түбәтәйле берсе уенга кергәнче \к апа бәйләнде. Ләйләгөл каз- шап калды. Нәкъ шул вакытта чуар түбәтәй каршына теге, баракка шешә тотып кергән егет килеп басты. Чуар түбәтәйнең яңагына бер .е менеп тә төште. Ләйләгөлне — ай күрде, кояш алды. Ул бик кана курыккан иде— элдерде. Ул арада чуар түбәтәйнең бер-ике иптәше кйлеп җитте. Ләкин теге егет шактый таза булып чыкты, берүзе өч егетне, күз ачып йомганчы, иләп ташлады Бөтен кызлар алдында теге егетләр җиңелгән көе таярга мәҗбүр булдылар. Егет булып яшәү бик авыр б\ дөньяда! Гел генә җиңеп торып булмый бит. Ләкин әйтәсем әйтеп киттеләр — Паркта очрашырбыз әле. шунда бер мөселманча сөйләшербез,— диделәр Җаныйны фәлән итим, башыңны култык астыңа кыстырып җи* бәрәм әле мин синен. «Чаткы» тирәсендә очратмаммы,—дип янады чуар түбәтәй. Таза егет анысын куа ук китте. Ләкин теге каты элдертте. Шул көннән con. әлбәттә, барак янында Акком асты малайлары күренмәс б\лды. . Ләйләгөл өчен нн авыры —сабан туе атнасы булды Якын-тирә районнардан килгән яшьләр сабан туе алдыннан таралдылар да бетв. «к. у.» м 4. М Ө X Э MAI Ә Т М ә һ Д Н Е в 81 теләр Ләйләгөлләр бригадасы күптән түгел генә шәһәр эчендәрәк ике катлы таш йортка күчеп тора башлаган иде'. Ләйләгөлгә элеккеге иптәшләре белән бергә икенче каттан балконлы бүлмә бирделәр. Ничә әйтсәң дә комсорг бит! Түбәндәге чокырдан поезд юлы уза, храмга чыгып карасан. җир тигезлегендә паровоз төтене генә пуфылдап өзгәләнеп кала Портның алгы ягы гел яшел чирәм, кызыл авызлы берюаи хатын көн саен анда сыра сата, чирәмлектә ир-ат күп була Менә районнарда иртәгә сабан туе дигән көн җитте, ике катлы тулай торак бушап калды. Ерактан килгән берничә кыз. бер-ике егет калдылар, кичке якта атар да җыенып паркка чыгып киттеләр. Мспә Акбалык ягына соңгы поезд узып китте, аның баскычлары түбәсе тулы халык иде. Вагон түбәләрендә тальян тавышы ишетелде. Җәйге җылы кич иде — бу поезд күздән югалуга, шәһәр ятим, кызганыч булып калды. Сабан туе көнне кайта атмыйча таш калада калган авыл баласының хәлен бу дөньяда кем аңласын! Ләйләгөлнең төзелештә эшли башлаганнан бирле беренче тапкыр күңеле тулды, ул үзен ятим, кирәксез кеше итеп сизде .Менә хыял ычкынды, йөгәнен салып ташлады. Район үзәге. Тактадан ясаган трибунага менеп әтисе халыкны тәбрикли. Кырык жирдә кырык гармун тавышы, нафталин исе килгән ефәк күлмәкле авыл кызлары, кун итеген сыдырып кигән авыл егетләре — барысы да көнбагыш ашыйлар .Менә сугыштан кайтканнар, ордсн-медальләрен тула белән ялтыратканнар, вәкарь бетән генә күрешәләр, әдәп белән генә, яшереп, бер читкә китеп кенә төшереп алалар, арбадагы кибетчедән пешкән ит алып тиз-тиз чәйниләр. Зур зур сыра мичкәләре янында изүләрен чишкән кызгылт битле ирләр, көрәш күзәтүче дәрәжәле. абруйлы картлар Малай-шалай, халыкны ерып, трофей велосипедларда куышалар, гимнастерка якаларын чишкән погонлы, погонсыз егетләр кызларын ку ттыклаганнар. акрын гына атлап, еракка-еракка су буйлап китеп баралар .. Әйтерсең бөтен җир шары бүген бәйрәм итә, бөтен җир шары шулай сөешә, әйтерсең галәм киңлегендә зур-зурдәүләтләр бил атышалар. Менә менә, тау кырыеннан гына ике егет килеп чыгалар, бер-берсенә иннәре бетән бәрешеп, җайга гына сөйләшеп киләләр Икесе дә ак күлмәкләренең җиңнәрен сызганганнар, берсе зәнгәр офицер чалбарыннан, икенчесе кара киң чалбардан, билендә яссы каеш каешында якорь Болар Гата белән Решал — ахирәтләр. Аһ! Күбәләк булып кына болын буйлап очсан иде дә. сабан туе мәйданына килеп, шул ике егетнең чәчләренә бәрелә бәрелә уйнасаң иде. Ләкин Ләйләгөлнең хыялы чынбарлыктан бик тә ерак иде.. Ул балконда басып торганда Акбалык ягыннан иске яшел вагоннар таккан поезд килде чокырдагы тимер юл төтен белән тулды. Ишекләре, тәрәзәләре ачык бу вагоннарда кешеләр юк дәрәҗәдә аз иде — Ләйләгөл һәр вагонны күздән кичерде. Тик урта вагоннарның берсендә, тәрәзә янында гәпләшеп килгән ике егетне \л күрә атмады — паровоз төтене вагонга уралып комачаулады. Бу ике егет — җәйге сессиягә килүче Гата белән Рушад иде. Нихәл итәсең? Акыл иясе Сөләйман, имеш, үзенең яраннары белән йөрергә чыккан. Бер кибеткә кергәннәр. Кешезәрдән берәү кибеттә озаккарак чыдамлы аяк киеме эзли икән. Моны күреп Сөләйман елаган. Урамга чыкканнар Бер фәкыйрь ку тын сузып акча теләнеп утыра икән. Сөләйман моны күреп кычкырып көлгән. Бераз киткәч, яраннары сораганнар — Ничөн сез сатучы ханәсендә егьладыңыз, ә фәкыйрьне күрүдән көлденез? — Без,—дигән Сөләйман,—сатучы ханәсендә шуңа егъладык: бичара адәм озакка чыдарлык аяк киеме сорамыш. әмма узенен гоме- ре ун-унбиш дәкыйка гына (минут) калмыш иде Фәкыйрьне күргәч көлүебезнең сәбәбе исә ошбу мискин адәм бездин бер тиен сорап ялварып утырыр, әмма нәкъ ул утырган и ирдә бер чирек тирәнлектә санлык илә ун бен (мен) алтын кумелмешдер — ' л шуны белми Кайда син. Сөләйман? Нигә ара-тирә син тимер юл буендагы шушы ике катлы төзүчеләр тулай торагына килгәләп китмисен? Ләйләгөл кебек җиргә иигән фәрештәләр газаплы сөю утында янганда аз гына да ярдәмен тиярлек булмагач, синен акылыңнан, зирәк з дегеңнән ни файда? = XXVI Рушалнын Акбалыкка килгәнечә ни гомер узды — быел инде у и и е верситет тәмамлый, әмма эшли бзшлавынын беренче елы кадәр хис- ♦ ләргә бай. дулкынландыргыч елы башкача булмады Анык гомере кич = утырып контроль эш язу. төннәр буе сессиягә хәзерләнү, клубта халык- “ ара темага лекция сөйләү, политуку дәресләре белән узды. Ләйләгөл =? эзсез югалды, Даутовлар да районнан күчеп киттеләр Ул кыз акрын- ~ лап ерактагы томан эчендә югала барды. Рушад анын инде тышкы s кыяфәтен дә оныта бара иде. Тик. ара-тирә үтә дә күнел бушап кал- и гаида гына әкияттәге серле кыздай Ләйләгөл килеп чыга һәм. күнел п кылларына кагылып. Рушадка ягымлы караш ташлый иде Кем белә, я бәлки, канчан да булса тормыш аларны очраштырыр әле. Тормыш бит * сюрпризлар ясарга ярата. Кем белә? Бәлки, син анын белән һич тә көт * мәгәндә шәһәрнең берәр хуҗалык кибетен тә ботинкаңа гута.тин сайлап ° ятканда очрашырсың? Бәлки, син анын белән иске сумкана миллек "° кыстырып Болак мунчасына кереп барганда ишектә бәрелешерсең? Тормышның ритмы һәркемнең үзенчә Мостафа соңгы икс ел эчендә дер селкенде. Хәлимә белән алар кавышканга ел тулды дигәндә Ворошиловградтан Мостафа исеменә русча язылган бер хат килеп төште. Хат Мостафаның олы кызыннан иде. Мостафа кинәт кенә сафтан чыкты, атна буе мәктәпкә килә алмалы, аучылар тарафыннан кысрыкляньм! уртага кертелгән яралы арысландай үрсәләнде — чыдый алмыйча. колхозның алма бакчасына барып әллә ничә тапкыр тэгәри-тәгәри елаты. Кыз үзенең хатында кечкенә сенелесенен теплушкада барганда үпкәсе шешүдән, әнисенең Дрезден янындагы бер станциядә тифтән үлүен язган иле. Хәзер ул - украин егетендә кияүдә, бер уллары бар. ире цех начальнигы, үзе нормировщица икән Мостафаның адресын ничек табуы да гаҗәпләнерлек иде. Заводта болар белән бер цехта тех училище тәмамлап килгән бер егет бар икән. Аның белән танышып, аралашып сөйләшә торгач, ул егет үз авылларында алма үстерү белән җенләнгән бер укытучы турында сөйләп ташлый. Сөйләшүләрнең берсендә бу укытучының скрипкачы һәм җырчы икәнлеген дә телгә ала. Нормировщица шул вакытта егеттән бу укытучының исем-ф.зми тиясен сорый һәм... кинәт кенә аңын югалта. Яшь токарь Акбалыкның Закиров фамилияле -тет икән. Мостафа Ворошиловградка кунакка «акырулы ип Ул анда, әлбәттә. ялгыз барды. Чөнки аның бу кылы Хәлимәдән бор яшькә олырак иде. И дөнья! Беркемнең тә гаебе булмаган көе. кайвакытта әллә ничә кеше газап чигә Кайвакытта синең шатлыгың газаплы, ә кайгың ләззәтле була! Ворошиловград тан Мостафа әллә ниткән яна сорт алма орлыклары төяп кайтты, район питомнигында ул хәзер, мәктәптән аерылмаган кн». баш селекционер булып эшли иде Башлангыч класста укыткан кара егетнең дә Нәсимәгә өйләнеп. ■ IH МӘКТӘП йорты 1 ' ■ ' ■ егстк » өч ел эчендә ике малай бүләк итте, алар сыер асрын тар. егермеләп эре тавыклары, алты баш сарыклары, яшелчә бакчалары бар. Заһир Акбалыкта колхоз председателе булып эшли, читтән торып институтта укый, күптән түгел генә аны республика Верховный Советына депутат итеп сайладылар. Бодайдан уңыш алу буенча колхоз идарәсе югары күрсәткечләр бирде — Заһир турында «Известия» газетасында зур мәкалә басылып чыкты. Алар Мостафалар семьясы белән кунакка иярешәләр, Заһир белән Мостафа берберсенә «баҗай» дип дәшәләр. Шәһәр кияүләре бит... Рушад апрель аенда диплом эше яклады Диплом эшенә бишле куйдылар — егетнең өстеннән тау төште. Шәһәр урамында кая барып бәрелергә белмичә озак йөрде. Адреслар бюросына кереп Ләйләгөлне эзләтеп карады. Бәлки, ул берәр ВУЗда укып йөридер? Ләкин Рушад аның исеме белән фамилиясеннән башка берни дә белми икән. Туган елы? Кем сораган аны... Туган җире? Райком секретарьларының кызлары туган җирне, бар. эзләп кара син! Бер-ике көн шәһәрдә кагылып-сугылып йөргәч, ул әнисе янына кайтты. Әнисенең ишек алдын иңләп гөрләвек ага, карт тополь башында өздереп-өздереп сыерчык сайрый иде. Дипломны юарга Каюм килде. Рушад белән ул кинәт кенә «сез» дип сөйләшә башлады, янәсе, университет тәмамлагач, ничек инде «син» дип дәшәргә? — Син бүген фронтовикларча сөйләшмисең, агайне,—диде Рушад.— Син шуны онытма- без синең белән япь-яшь көе бер институтны тәмамлаган идек инде. Ул — солдат институты. Ул — гаделлек,бөтен жир шары халыклары өчен изгелек институты иде — анын исеме — фашизмга каршы көрәш фронты. Так что, мин менә шуның документын алып кайттым. Сафура апа өстәлгә каклаган каз турый иде, сүзгә катышмыйча гына ике егетнең бәхәсен тыңлады. Аңа шатлык та, кайгы да иде бүген. Шатлык —улы югары белем алган, университет тәмамлаган. Кайгы— кинәт кенә анын улы олыгаеп киткән. Олы чырай кергән, җилкәләр киңәйгән, күзләр җитдиләнгән. Япьяшь егет иде бит әле! Рушадның диплом өчен алган ялы биш айлык иде, Акбалыкка ул хәл белә генә барды. Диплом яклагач, кешеләрчә бер ял итәсе, укытучылар янына барып, алар дәрескә кереп киткәндә диванда гәзит карап утырып каласы, шахмат уйныйсы килгән нде. Булмаса булмый икән! Юк, булмаса булмый икән! Укытучылар бүлмәсендә Рушадка повестка ята иде. «20 апрельдә иртән 10 сәгатькә райвоенкоматка килергә». Рушад иртәгесен анда иде инде. — А, диңгезчегә сәлам! —дип, өстәл артындагы лейтенант аны якын танышларча каршы алды.— Сезне көтәләр, әйдәгез, озатыйм. Өченче бүлмәдә чандыр гәүдәле, саргылт йөзле капитан утыра иде. Рушад военкомат офицерларын гомер-гомергә өнәп бетермәде. Тәмәке төтененә баткан булырлар, кулларында карандаш булыр, мәктәптән кайтышлый кинога акча сорап малае яки кызы кергән булыр — харап! Офицер — сугышчан постта яхшы. — Так, так,— дип башлады капитан, ана күтәрелеп карап.— Утырыгыз әле, нигә басып торасыз? Ниндидер житди сөйләшү булырга тиеш иде. — Университет белән эш ничек сезнең? — Әле генә тәмамладым. Бер атна. — Отлично! Сезнең специальность ничек әле? — Тарих укытучысы. Капитан көлде. — Юк. мин ВУС буенча дим. ВУЗ димим — Ә... Военно-учетный стол дисезме? Мин — торпедист. — Фронтовик? — Бер ел чамасы. — Кайчан кайттыгыз? —- Икенче демобилизация. — Л... Иртә эләккәнсез икән Теге, педагогларга кагылышлы при- $ каз бит әле. Партиядә инде, билгеле? — Әйе. учебный отрядта кергән идем. Корабка килгәнче үк. = — Так. так... Сезгә менә мондый документларны тутырырга кирәк £ булыр, һәм хәзер үк...—Капитан Рушад алдына бланклар куйды. ~ — Аңламыйм, иптәш капитан. — Укыгыз! — «Личный листок офицерского состава». — Аңладыгызмы? — Никак нет! — Аңларга приказ бнрәм. — Есть. Аннан икесе дә көтештеләр. Тәмәке кабызгач, капитан рәсмилеген киметә төште. — Менә мин күптән сорамакчы булам ни өчен безнек коры жир гаскәрләрендә «Тыңлыйм» дип әйтәсе, ә сезнең фронтта бөтен командага «Есть» дип әйтәләр. Рушад үзенсн «гыйлемеңә күрсәтте. — Сез академиядә нинди тел өйрәндегез, иптәш капитан? — һәй, кая ул академия! Минем академия — утыз тугызынчы елга кадәр партия райкомында инструктор, аннан — действнтельнндә. аннан — Мәскәү оборонасы. Сталинград. Днепр һәм Прага. — «Есть» — инглизләрдән кергән. Флотта алардан кергән сүз шактый. Дөресе — «нее» булырга тиеш. Инглизчә «әйе», «шулай» дигәнгә туры килә. Капитан җитдиләнде. — Менә сездән укыган кеше белән бер утыру—бер гомер. Сез инде алдыгыздагы кәгазьнең лә мәгънәсен аңлагансыздыр. — Төшенә башладым, иптәш капитан. Ләкин нигә кирәге бар әле моның? — Сабый булмагыз, иптәш старшина. Сезгә запастагы офицер исеме биреләчәк Запас — димәк, «на товсь» дигән сүз. Сезнең специальность буенча безнен районда нибары ике дингезче. Шуның берсе сез— югары белемле Фронтовик Сез онытмагыз: бу сугыш мәктәбен үткән кешеләрнең сугышчан тәжрибәсе еллар узган саен кадерлерәк булыр. Әнә шуңа күрә Хәрби Округ сез һәм сездән егетләр бс ын кызыксы м башлады Күрешкән вакытта капитан гәүдәсен турайтты жтпез. кискен хәрәкәт белән кулын сузды. — Берәр айдан сезне йолдыз белән тәбрикли алырмын дип ышанам . Акбалыкта ятуның мәгънәсе юк иде (барыбер ял игеп булмый'). Рушад әнисе янына кайтты. Ялан аяк чирәмдә йөрде, кояшта кызынды Хуҗалыкта аш юк - теләгәнчә тик м- »р Авылдан авылга Аерган укытучылар картлык көннәрендә, гадәттә, бер жиргә төпләнәләр, бәләкәй генә йорт сатып алалар, җыйнак кына утын сарае әмәллиләр... Аллрлың хайваннары булмый, ишек алларын куе чирәм баса, аларның өйләре чиста, пөхтә. Өйләрендә почмакта китап шүрлеге, ул шүрлектә, гадәттә, утызынчы елларда ук чыккан китаплар, методик журналлар һәм, әлбәттә бик кадерле фотоальбом булаальбомда ул укытучының яшь вакытын чагылдырган рәсемнәр, жәйге кураларда төшкән кол- лектнв фотолар була. Шууларны актарып утыру бик авыр да, хәсрәтле дә... Менә яулыгым өчкелләп бәйләгән, күкрәгенә МОПР значогы таккан яшь кыз — пионерлар белән мәктәп бакчасында яшелчә утырта. Шхнда ук быргы, барабан, байрак... Син альбомнан башыңны күтәрәсең. Синең алдыңда картайган, чәчләре агарган, битләре җыерчыкланган карчык тора. Аның күзләрендә тирән сагышлы караш, йөзендә яшьлек куәтенең инде чаткысы дэ калмаган. Ул куәт минутлап, дәресләп, чирекләп, еллап акрын-акрын яшь буынга бирелгән. Куәт беткән— бары тик тирән карашлы күзләр генә калган. Әнә ул, сагышлы йөзенә елмаю чыгарырга тырышып, сиңа чәй ясый, өлкән яшьтәге укытучылар чәйнең яхшы сортлысын гына куе итеп ясап эчәләр... Авыр мондый йортта чәй эчүе, шактый авыр! Көннәрнең берендә Рушадк? Акбалыктан телефонограмма килде: аны военком үзе чакырта икән. Әнисенең эче пошты. Иртән сүзсез генә чәй эчтеләр. — II бала, бала...—дип авыр сулады әнисе.—Синнән дә аерырга маташалар бит мине. Картлык көнемдә синең балаларыңны карап юанырмын дигән идем. Нигә, әни, мине өйләндермәскә дигән приказның чыкканы юк бит әле. — Анысы юк та.. Күнелем сизә — тотмыйлар сине монда, болай телгә кергәч. Дөньяда җиде бала үхтер икән. Бер бала — гел хәсрәт кенә була икән. Районның хәрби комиссары —юан гәүдәле, аксыл чәчле подполковник — Рушадны каршысына утыртты. Звонокка басты, ялтыр итекле теге таныш капитан кереп өстәл өстенә бер личное дело куйды. Аннан, ялт борылып, җитез генә чыгып китте. Комиссар личное делоны актарды. Озак укыды. Рушад үрелеп карады — үзенең почергын таныды. Подполковник дәшмәде. — ВУС буенча сезнең специальность .. Так. так. Димәк, торпедист. .Хәтәр көч. Куркыныч көч. Так. Өйләнмәгән. Тоже хәтәр. Куркыныч. Кызтар өчен. Ә? Партиядә? Так. Фронтта. Яхшы. Япь-яшь көе. Ә? Ну, ничек? — Кызыксынырга рөхсәт итегез, иптәш подполковник? — Флот адмиралы Кузнецовны беләсезме? — Так точно. Тын океан флотының командующие. — Менә. менә. Шул кеше мина хат язган' Шулай. шулай дигән, анда сезнен районда бер егет мәктәптә тарих УКЫТЫП йөри икән дигән, бер-ике елга минем янгэ килеп яшь малайларны да хкытмасмы икән, дигән... Рушад та шаяру га күчте. — Монда мин барын белми лә ул... — Белгән, билләһи, белгән. Менә язу бар. «Корабль хезмәте кече лейтенанты Р. Сулимовка республика Хәрби комиссариатына килергә» дигәннәр Менә бит ничек Беләләр, а как же, диңгезчеләр бездә бармак белән санарлык. Небось, бөтен район кызлары да беләдер әле үзегезне? Ә5 Беләбез без сезнең кебек шыпырт егетләрне... Подполковник житди тонга күчте. Бу хәтле барысы да бер төсле булырлар икән! — Сезнен әниегез ялгызмы? Пенсионерка? Билгеле, без аның фикерен белергә тиешбез. Соңгы сүз, һәрхәлдә, аныкы. Ләкин сез ана мәсьәләнең җитдилеген аңлатыгыз Ихтимал, аның янына без үзебез дә барып чыгарбыз. Анлагыз, иптәш кече лейтенант. Ватан сезнен тәҗрибәне, сезнең белемне, сезнең яшьлегегезне сорый. КУПШЫ фразамы? Ә? — Юк. мин алай дип әйтмим. Мин үземне тыныч хезмәт кешесе дип исәплим. — Ә мин? Пижама киеп ят идеи диванда, ә. кроссворд чишеп3 Яки бакчада редискага су сибеп йөрер идем хәзер, ә3 —■ Сез инде үзегезне шу на багышлагансыз. — Юк шул, брат. Кырык беренче елнын июнендә генә кидем мин хәрби форманы. Ә беләсезме, кем идем? Ин тыныч хезмәттә — инст? тутта чит тел кафедрасының доиенты идем Менә бит ничек. Я. ярый. 5 димәк, сез минем янга киләсез... киләсез ..— Подполковник өстәл ка-5 лендарен актарды.—Димәк, нәкъ ике көннән. Әниегез белән сөйләшеп = Аңлатыгыз, Ват Сафура апа раштылар һәм... — Ичмасам, өй түбәсен генә дә яптыра алмый калдым син барында,— диде. — Әни! Нигә алай дисен? Менә синен белән сөйләшергә куштылар. Син риза булмасан, алмыйлар. Син нәрсә әйтәсен? Исән булса, әти нәрсә әйтер иде? — Әтиеңнең нәрсә әйтәсен беләм Mini, улым. Менә мин син югында анын. бер дәфтәрен эзләп куйдым әле Әйдә, өйгә кергәч күрсәтермен. Таушалган күн тышлы бу дәфтәрче Рушаднын малай вакытта күргәне бар иде. Ләкин бервакытта да укылмаган, ахрысы, ул Аш янында дәфтәрне кызу-кызу актарды. Көндәлек дәфтәре икән Әтисе яшь вакытында ук язып барган. Егерменче еллар. Утызынчы еллар Төрле кара, төрле шрифт, төрле почерк. «Коммунисты — правящая партия, которая пилит дрова, сряжается на фронтах, грузит вагоны, расстреливает своих собственных членов, если они оказываются негодяями. Идите, товарищи, в эту партию» «Правда». 8 окт 1919. «...һәркайда һәм һәркайчач коммунизм идеяләрен яклагыз, үзегезне идеяле коммунистлар итеп тәрбияләгез. Коммунизм кешелекнең иң зур күпчелеге өчен файдалы, һәм анын көче нәкъ м< нә шунда . Әгәр сез уртак эш өчен янып KHUI йөрмисе.» икән, моның өчен соңыннан үаүзегеане күралмаячаксыз Шкурннклык кешене түгел, бәлки, ярым жаннарны гына канәгатьләндерә ал». Башны югары тот. иптәш' Бу көрәш бөтен хезмәтчел кешелек интереслары өчен алып барыла, һәм куркаклар, түбән жанлы кешеләр гена ул көрәштән качарга мөмкиннәр» П Заломов хатыннан. «Лениннан берничек тә тайпылмаска тырышуны кагыйдә итеп алырга кирәк. Безнең кешелек шартларында бу кеше чиксез дөрес тикшерү инстанциясе булып тора» «Ленин белән бул — һәм эшең уң булыр». А. В Луначарский. Соңгысын әтисе кырык беренче елнын июнендә язган. Әтисенең жям.збы ачык иде. Ана улын юлга әзерли башлады. Өйдә ике өч көн буе кяепенке тынлык хөкем сөрде. Ризалык биреп районнан кайткач. Рушаа Акбалыкка китте. Ин башта Гайнслвафа карчык елады. Көзгә малае янына китәргә ниятләнгәнен белдереп хат яздыртты. Мәктәптә сонгы ямтяхан-и.зр бара иде—Рушаднын китү хәбәрен ишетеп тынсыз калдылар. Рушад буш классларда йөрде, VKWTV4N.I»P бүлмкендә утырды Ана я директор, я завуч »ш кушмыйлар, я яны балллар эзләп кермиләр. Ул хәзер- кискән икмәк. Тиз генә, кыска гына итеп Мннжамал елап алды. Мостафа гел авыр сулады. Моңайды — Бу ни хәл бу, безмен Мәктәптә егетләрне тотмыйлар, диде. Нәркис, күзләрен тутырып, Рушадка моңлы караш ташлады Кыза- «II, партия сорый лнегс» Рушадны капка төбендә каршы алды. Бер-берсенә ка- 5 барысын да аңладылар. Ана авыр сулады. 5ля ничек дсниокөи рьгнды. Аннан кызу-кызу атлап коридорга чыгып китте. Бәлкыйс күңелсезләнде. Гөлчирә исә Рушаднын формасы белән кызыксынды. — Безгә воянный формадан төшкән бер карточкаңны җибәрерсең,— диде. Авылда сабан туе буласы атна иде — авыл тулы кунаклар. Арада Рушаднын укучылары да байтак икән. Кара колаклы малайлар чиста, таза егет булып, торна ботлы чандыр кызлар түгәрәкләнеп, купшыланып кайтканнар. Рушад бер кичкә кунарга калды. Ярты көн телефонда Гатаны эзләде— Гата эшкә чумган, авылларда йөри иде. Кичке якта Рушад белән күрешергә кешеләр килә башлады. Көтелмәгәннәре көтелгәннәрдән күбрәк булды. Иң башта Хушият килде. Керде, күзлеген сөртте, баскычка утырды, хәл-әхвәл сорашты. Нидәндер тартынды. Картның янына утырып. Рушад тәмәке кабызды. — Кәеф-хәтерләр ничек сон, Хушият абзый? — һи-и, безнең картларныкын беләсең инде. Әле бүген кибеткә кердем. Халык чират тора, әйбәт селедка кайткан. Мин дә бастым. Кибетче кыз, беләсеңме, нәрсә ди? «Әйдә, сиңа нәрсә кирәк, чиратсыз гына бирим, кибетнең шикелен кортып торма», ди. Билләһи!.. — Ну-у, бу инде әдәпсезлек. — Юк, мин ана үпкәләмәдем. Картлык — матурлык түгел. Бөтен матурлык — яшьлектә. — Өйгә керик соң. Хушият абзый. — Юк. энем, рәхмәт. Мин, ни. күрешергә дип килдем, Син тиз генә кайта алмассың, минем гомер күп калмады. Рөхсәт итсен, мин инде бәхилләшергә килдем. Рушадка уңайсыз булып китте. Бу арада күпме сүз — күпме дул- кы плану! — Я. нигә алай үләргә ашыгасыз? Хушият карт изүен чиште. — Тыңларга вакытың булса, бер сүз сөйләр идем, энем. — Тыңлыйм, Хушият абзый, рәхим итегез... — Мин инде синең белән икенче күрешә алмам. Гафу ит дип әйтимме. әллә башкача әйтимме, анысын үзем дә белмим. Әмма мин гөнаһлы синең каршыңда, олан. Әтиең хәбәрсез югалгач, яман сүз тараткан кешеләрнең берсе мин. Ул — теге якта, дип сөйләп йөрдем. Узган ел әтиеңнең кайда күмелгәнен хәбәр иткәч, мин ремнең нинди әшәкелек эшләгәнемне белдем. Рушад күзләрен йомды. — Син миңа хәзер теләсә нәрсә әйт, олан. Ләкин үлгәнче минем шуны әйтеп каласым килде. Мин гаепле... Карт башын түбән иде. — Син мәктәпкә килгәч тә, мин үземә урын тапмадым. Дөресен әйтим, сине ярата алмадым. Чөнки мин синең алда гаепле идем, ә зыян салган кешесен кеше бервакытта да ярата алмый... Рушад дәшмәде, тәмәкесен тирәп-тпрән суырды. Карт бик тә кызганыч кыяфәттә иде. — Минем юньләп алган белемем булмады. Өстән-өстән генә йөрдем. Дөрес юлны гомер буе эзләдем. Колхоз оештырырга йөрүчеләрдән берсе идем —анда да надан башым белән партия оешмасына зыян ясадым. Колхозга керү турында беренче җыен буласы көнне мәчет манарасына флаг элдем. Шуның аркасында картлар дулап җыенны өзделәр. Әни карчыкны өстерәп алып чыгып, манарадан флагны алдырдылар. Мин качып калдым. Волостьта шуның өчен мина шелтә белдерделәр... — Хушият абзый, керик чәй янына... — Юк. энем, син мине тыңла инде. Бу — минем беренче тапкыр кешегә сөйләвем. Мин хәзер аңладым. Коммунистлык ул лозунг кыч кыру, флаг күтәреп йөрү генә түгел икән. Мин менә шул киләчәк җәмгыятьне төзүчеләрне—сезне, яшьләрне күрдем. Сездәге хакыйкатьче, күңел пакьлеген күрдем. Мин хәзер аңладым коммунистик җәмгыять пакь күңеллеләр җәмгыяте булырга тиеш. Моны мина сөйләшеп утырганда бервакыт Даутов та әйткән иде.. Карт кызганыч иде. Рушад аның белән авыр хушлашты * — Минем сезгә үпкәм юк.—диде — Сез гомер иткән кеше һәм. бө тен үткәнегезгә анализ ясап, үзегезне табарга тырышуыгыз — бу инде § бер дә начар түгел. Соң булса да, уң булсын. Исәнлектә күрешкәнгә = кадәр! ' ' о Карт китүгә, капкадан өч яшь егет күренде Фырт кына киенгәннәр. = бөтен рәвешкыяфәтләреннән яшьлек анкып тора. Карасаң — Заки- g ров, Әскәрев. Галәвиен икән. Закиров- зәңгәр теннискадан, яхшы чалбар һәм җәйге ботинкадан. Ябыграк йөзле, сирәк кенә булып сакал ♦ .мыеклар төрткән. Әскәрев— арзанлы костюмнан, шәһәрчә ботинкадан, а Галәвиен Хәрби һава Көчләре курсанты формасыннан. Баскыч яны- “ на килделәр, читенсенеп кенә кул бирделәр. 5 — Рушад абый, сезнең белән күрешергә дә, саубуллашырга да - кердек,—диде Закиров. Е Кешенең күңеле бер какшамасын! Рушад соңгы көннәрдә ничәнче ь мәртәбә инде бугазына төен утырганын сизде. — Болай булгач киттек, егетләр. Бакча башындагы чирәмлеккә * чыгып ятабыз. Я. кайсыгызда нинди яңалыклар бар? Кем кем булып ® чыкты бу дөньяда? х — Мин. абый, алтынчы разрядлы токарь Ворошиловградта эшлим. © Ялга кайттым, әби янына — Бик шәп. Закиров! Молодей! Ә син? — Мин, абый, авып хуҗалыгы техникумында укыйм. Тагын бер елым калды. Үзебезнең колхозга кайтам Стипендияне колхоз түли. — Шәп. Әскәрев. молодей! Н\. синеке билгеле инде, ә, жулик? Хәтерлисеңме мәктәптән качып йөргәнеңне? Галәвиев нәкъ элеккечә көлде — Ыгы-гы-гы...—Ләкнн тешләре элеккечә түгел, ә ап-ак иде — Мин Рушад абый ул вакыттагы сөйләшү өчен сезгә бурычлы Сезгә рәхмәт әйтүне үземнең бурычым дип саныйм - У-һу. сип инде бөтенләй казенный җөмләләр белән генә сибә башлагансың. Армиядә шулай бит ул кешеләр диясе урында «личный состав», ашадым диясе урында «азык кабул иттем», йокладым түгел, «ял иттем»... Закиров шактый акча белән кайткан икән. Әбисенең йортын рәтләп бирмәкче. Ничә елдан бирле җыйган акчасын кайтарып тоттыргач, әбисе югалып калган. — Моның хәтле акчаның рәтен дә, санын да белмим мин,—дигән. Үзе малайны орышып та алган,—Ник бер генә тапкыр посылка салма- дын. шундый җимешлектә яшәп,—дигән,—Ичмасам.—дигән,—буш ящик кенә салган булсаң да. кеше арасында миңа никадәр күңелле булыр иде Моның кадәр акча белән мин нишлим? Яшьләр кызык! Оялчлилык белән тәвәккәллек аларда бергә үрелеп яши ала. Тегенемоны сөйләшеп утырдылар да туп иры тәкъдим керттеләр. Сүзне Закиров башлады — Абын... без инде болан. Мәктәптә укыганда һәрберебез үзенчә укытучының канын эчкән кеше. Сез дә аны онытмыйсыздыр Безгә ул вакытта мәктәп бернәрсә дә бирми кебек иде. Алай түгел икән. Егет нәкъ олы кешеләрчә сөйли иде. — Ә шулай да нәрсә биргән соң үл? — Минем үземне,—диде Закиров.—мәктәп бер нәрсәгә өйрәтте: дөреслеккә буйсынырга Мин бит бхйсынырга яратмый идем. — Ә мине чыдам булырга өйрәтте,— диде Әскәрев.— Хәтерлисе?, ме, Рушад абый, безнең класста адәм рәтле бер дәрес уздыру өчен күпме көч түгә идегез. Никадәр чыдамлык кирәк ана! Дөресен әйткән, дә, сез безгә күп нәрсә бирдегез. Рушад көлде. — Я, егетләр, минем бүген монда актык кич, күңелнең балаи да йомшак чагы, елата күрмәгез,— диде. «Актык кич» дигән сүз Закировны тагын да кыюландырды. — Рушад абый! Гаеп итмисезме? — Я. нәрсә булды тагын? — Менә, абый, сез теләсә нәрсә әйгегез, хет хәзер куып^ чыгарыгыз .. безнең... ни барые...— Закиров берөзлексез кепкасын бөтерде — Давай, чыгар инде,— дип, ул Әскәревкә борылды.— Абый, билләһи менә, сезне яратканга курә генә. Әскәрев читенсенеп кенә кесәсеннән өч йолдызлыны чыгарып баскычка куйды. — Я. сез разгильдяйлар белән балай булгач 'нишлисең инде? Әбиегезнең кастрюленнән бер-ике каз боты эзләмичә булмас... Бакча башындагы чирәмлектә ярты төнгә кадәр сөйләшеп яттылар. Егетләр күп сөйләделәр. Дөньяда бервакытта да үзеңне-үзен таный алмыйсың икән. Читтән.караганда үзеңнең кем икәнеңне белми йөрү ул — кешенең бәхете дә, бәхетсезлеге дә, ахрысы. — Шул елда мәктәпкә сез килеп кер.мәсәгез, безнең мәктәпнен яртысы таралганые,— диде Закиров.— Безнең бөтен укучылар Гата абыйга, сезгә, Нәркис апага гашыйк булдылар. Сез безгә Ватан сугышының зур. изге тойгысын алып килдегез. Ә Хәкимхан абый! Анык кадәрле саф күңелле кеше! — Ә Мостафа абый, Мостафа абый! — дип кушылды Әскәрев.— Аны без инде «Алмагач абый» дип кенә йөртә идек. — Ә Бәлкыйс апа... Вәт математик шундый булсын икән ул. Мин анын кем икәнлеген училищега кергәч кенә белдем,— диде Галәвиев.— Мин бит математиканы бишлегә бирдем. Рушад һич тә алай дип уйламый иде. Укучылар мәктәптә йөриләр, йөриләр дә бервакыт, мәктәптән киткәч, барысын да оныталар, дип уйлый иде ул. Алар исә барысын да — һәр укытучының аерым сүзләрен, хәрәкәтләрен хәтерләп калалар икән, һәр укучының һәр укытучы турында үз фикере була икән... Егетләр белән аерылышканда бакчага салкын чык төште, инде так яктылыгы беленә башлаган, табигать тынып калган иде. Рушад, бакча киртәсенә сөялеп, бу авылда актык таңын каршылады. Бер-бер артлы йолдызлар сүнде, ай да тоныкланды. Күңелдә әйтеп бетермәслек монсу хисләр белән ниндидер ләззәтле жинел. якты уйлар бутала иде. «Кеше нәрсә? — Картлык колы, узгынчы юлчы, өендә кунак.» Юк, феодаллар фәлсәфәсе дөрес түгел. Урта гасыр рыцарьларына мәктептә ?нә шулай өйрәткәннәр. Мин кол түгел. Мин көрәшче. Мин үземнең Ватан өчен файдалы кеше икәнлегемә бүген ышандым. Мин бүген моннан китәм. Ләкин мин тормышта юлчы түгел. Мин кунак та түгел. Хәер, бу дөньяның мине әле бер тапкыр да түргә утыртып кунак иткәне юк... «Ай нәрсә’ — Төннең күзләре, чык бирүче, һава хәбәрчесе». «йолдыз нәрсә? —Күк чуарлыгы, диңгездә йөрүчеләргә юл күрсәтүче, төн матурлыгы». «Үлән нәрсә? — Җирнең киеме». «Тамыр нәрсә? — Докторларның дусты». Ах сез, феодаллар! Никадәр өстән генә шуып сез философ б\лып кыланасыз. Менә сез жанап бирә алмассызмы’ Мәхәббәт нәрсә’ Тормышта икенче, өченче кешене яратып буламы? Теге елда, әгәр Ләйлә- гөл бу мәктәпкә килмәгән булса, ничек булыр иде’ Рушад һаман аны эзләр идеме, әллә башка бер кешегә күңелен салыр идеме? Шулай булгач, ул чын мәхәббәт буламыни? Димәк, мәхәббәт хисе бар кешедә дә була, ләкин ул якынча туры килерлек субъект кына эзли. Субъект килеп чыгуга, ул ака юнәлә һәм эзләгәнен тапкай сыман була. Тукта! Моны кем әйтте әле? Әйе, әйе, теге елда, ут җибәргәнне карап йөргән- * дә. Нәркис әйтте. Белиискийдаи диде. - Мәхәббәт кирәклек, әгәр дә * юнәлер әйбере табылса, еш кына мәхәббәтмен үзе булып таныла; кар- g шылыкләр аны газаплы дәрткә әверелдерә, ә канәгатьләндерү юк итә» = Барыбер аңлашылмый. Киртәләр күп булды — хисләр, йөрәк янды. => Очрашсаң, шулар сүнәргә тиешмени1 ® - — Ю-у-у-к! Ишетәсезме, ю-у-у-к! * Авылда әтәчләр кычкыра башлады. ' ...Ә иртән капка төбендә Заһир җибәргән ат тора иде. Рушад бушап ♦ калган мәктәпкә сонгы талкыр кереп, озак кына йөреп чыкты Бер ике класста консультация бард икән, балалар гөжли. Класста рус теленнән кычкырып-кычкырып бер малай сөйли. Рушад моны тавышыннан таныды. Директор малае Тәлгать. Нәкъ элеккечә, сүзләрне, авазларны алыштырып, ашыга-ашым сөйли. Үзе бөтен коридорга ишетелерлек итеп кычкыра. «Доска почета поска дочета. в переводе это означает . означает... тактау мактасы эй . Тактау Мактау тактасы». Бу-- Рушад мәктәп эчендә ишеткән ин сонгы азаз иде .. XXVII Июньнең егерме бише иде. Вокзал тирәсендә плащ бөркәнгән, зонтик тоткан халык йөгерешә, Мәскәү поездын озаталар. /Кылы, парлы яңгыр ява. һава тын алырлык түгел, бөтен атмосфера катлавын су тамчылары гына алган сыман. Такси тотканчы шактый вакыт узды Ниһаять, бер шофер сүз тынлап утыртты Рушад чемоданын багажникка урнаштырды. — Хатынны эштән алып кайтыш, буш йөргәнче, вокзал аркылы узыйм дип әнием,— диде о iu яшьтәге шофер. Рушад арткы утыртычка урнашты. Юеш плащына төренә төшеп, йомшак урынга сётще. Янгыр астында асфальт кап-кәра булып ялтырый иде. Рушад сул ягында утырган юантык кына хатынга күз салды. Хатынның алдында дәү н-нә »\мка һәм ул сумкадан. сарык бәтиләр» башларын чыгарган иде. Рушад сискәнеп читкәрэк елышты — Бойняда эшлим мин,— диде теге чатын, сорауга җавап биргәндәй.—Бер буат сарык эләккән. Бичара, бүген генә бәтиләде. Менә өйгә алып кайтам Нишләт.йен инде а тарны, ятимнәр бит. Ул арада бәтиләрнең берсе үрмәләп сумкадан чыкты Ап ак ефәк Көдрәдәй төрелгән. Шомырт кебек кара кечкенә күзләр Юеш борынының, дәү колакларының очында кара төрткеләр. Әтиләре чибәр егет бултаа, күрәсен. Бәти чыгынкы мантаен төрткәләп Рушадка таба үрмәләде. алдына керде Хннан башка да күңеле тулып ташкан кешегә бу җитә калды. Руша т аны кочагына алды да битенә кысты. Мәхлук бәти, юеш борынын Рушадның яңагына, ирененә төрткәләп, пуф-пуф килде, иснәде. Рушад. бөтен дөнья мәшәкатен онытып, аны үзенә кысты. ботипетт йөрәге чыгарга җитешеп дөп-дөп килә иде. И гөнаһсы» сабыйлар' Бу дөньяда сезиен әле беренче генә көнегез. Шулай да юньле бәндәләргә юлыккансыз сез. Сарыклар дөньясы тарихында бөтенләй булмаганча, сез беренче көнне үк таксида йөрисез. Тын океанга китеп баручы дингезченеи яңагын ялыйсыз. Бу дөньяның сюрпризларын кем белеп бетерсен! Мөбиләр йорты янында машинадан чыкканда сарык бәтие Рушац- ның битен тагын бер иснәп алды. Сау бул, агайне1 \сегез, җир өстена | чыккач хәтфә үләннән авыз итегез, сикерә-сикерә чабыгыз. Сарык | халкының эш рәхәт — аларның уйлыйсы юк... Көтелмәгән хәлгә Мөби балаларча шатланды. Юк, Рушад белән I күрешкәнгә генә түгел, ә Рушадның яңадан хәрби хезмәткә алынуына, — Менә сип, әй! Шәп бу, шәп, дриаумать! Әйдә, бер дөнья гизеп йөр әле! һии-и, аякларым булса... Бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыгар идем. Рота командиры әйтәдерие мина: сугыш беткәч, сине армиядә калдырабыз, Сәгъдиев. дип әйтә иде. Кулың алтын синен, дип мактап бетерә алмый иде. Аякларым булса, мин нишләсен белер идем, дриаумать... Мәсрүрә монда да мәктәп караучы булып урнашкан икән. Ул, айкайга карамыйча, төне буе утырып, бер пар йон оекбаш өлгерне. Рушад башта бик нык каршы килгән иде, файдасы тимәде. — Безнен татар халкында әүвәл-әүвәлдән килгән гадәт инде ул,— i диде Мәсрүрә,— әрмиягә китүче кешегә бер пар оекбаш, бер пар бияләй бәйләп бүләк итү. Бияләенә өлгерә алмыйм инде, бигайбә. Мөбинен яңалыгы да бар икән. — Син бу арада гәзит укыйсыңмы? — дип сорады ул Рушадтан. — Дөресен әйтим, өч көннән бирле юк. Әле мин хужалык эшләре белән шөгыльләндем. Ниләр бар? Мөби шифоньер өстеннән өч-дүрт газета алды. — Менә «Известия»дә бер кызык әйбер бар. Сразы берничәне сатып алдым. Син сөйләгән егет турында бит бу. Рушад газетаны кулына алды. «Орден хуҗасын тапты» дигән исем белән анда Хәкимҗан турында бер мәкалә бар иде. Яраланырга бер атна кала Хәкимҗан бер мәртәбә хәтәр операциядә катнашкан икән. Аларның отделениесе алгы сызыкта немецларның бер отрядын коралсызландыра. Фашист офицерының планшеткасыннан командование өчен кыйммәтле документлар табып алганнар. Хәкимҗан Өченче Дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән булган, ләкин күп тә үтмичә госпитальгә эләккән һәм орденын ала алмаган. Хәзер орден хуҗасын тапкан. «Ватан сугышы батыры корыч коючы Хәкимҗан производствода югары күрсәткечләр бирә»,— дип яза хәбәрче. Аста рәсеме. Шул ук күзләр, шул ук беркатлы елмаю. Шул ук сабыйларча сафлык, эчкерсезлек. Ул туп-туры төбәлгән күзләре белән: — Нихәл, туган, китеп барышмы? — дип, Рушадтан сорый сыман. Фронтта булган егетләрдә әллә ниткән, кеше аңламаслык мөлаем дә, җитди дә, тирән дә бер караш була. Нидән бу? Әйтүе кыен. Газетаның берсен Рушад чемоданына салды. Таң беленгәндә генә йокыга яттылар. Рушад ике көн буе авылда Каю.м белән бергә такта ышкылаган иде. әнисе түбә яптырырга калды, осталар килгәнче такта әзерләп куйдылар. Куллар, беләкләр ут булып яна иде, йокы тиз алды... Иртәгесен көн документлар рәтләп үтте. Владивостокка кадәр самолет билеты инде әзер иде. Комиссариат тирәсендә Р\шад үзе кебек запастан китүчеләрне шактый күп очратты. Ләкин барысы да диярлек сугыштан офицер исеме белән кайткан кешеләр иде. Тормышын бер кузгалса кузгала икән. Кайвакытта тормышның һәр сәгате әллә никадәр яңалык алып килә. Егерме алтынчы июнь көнне иртәнге сәгать җидедә самолет китәсе иде. Мөби әле быел гына тәэминат органнары биргән «Москвич»ын сәгать биштә үк кабызды, яхшы киемнәрен киде, медальләрен такты. Машина янында Мәсрүрә дә хуҗаларча йөгереп йөрде, радиаторга су салды, тәрәзә пыялаларын сөртеште... Рушад арткы урынга кереп утырды да, иртәнге шәһәр урамнары белән саубуллашып, с\зсез генә барды. Бетен дөньяны июнь кояшы инләгән. машинаның ачык тәрәзәсеннән юкә чәчәге исе кереп бара нде. Аэропортка килеп житү белән билетны регистрацияләделәр. Алгы якка, ачык һавага чыккач, Рушад сискәнеп китте. Самолетларга чыгу юлында кулларына төргәкләр тоткан Гата белән бер хатын басып ♦ торалар иде. «Эльза!» Рушад берьюлы аларнын икесенен дә кочагына атылды. Самолетка кергәнче ярты сәгать вакыт бар иде — кызу-кызу 5 сөйләштеләр. Шулай, күптән күрешмәгән өч дус кинәт кенә буфетта = очрашсалар кызык була. Сөйлисе сүз шул кадәр күп — эчкә сыя ал- о мыйча тамак төбенә менә дә тыгыла. Сүзнен рәтенә төшә алмый тора- = лар. Менә бер заман буфетта алынган сыеклык үз юлын таба, чама ь белән бертигез вакыт үтүгә бертигез куәт белән баш миләренә бәрә, ул * арада телгә җан керә. — Стой, стой... Кырык өченче елда Сталинград кырында безнең батальонда мондый хәл булды... Тегеләрнең, әлбәттә, моны тыңларлык чама юк. Чөнки һәркемнең сөйлисе килә. — Маршал Жуков килде безгә. Сугыш беткәч. Смотр уздырырга. Беләсеңме ничек булды... Монысын да тыңламыйлар. Чөнки өченчесенең дә темасы бар. Гата да, Рушад та мондый хәлләрне күп күргән. — Тукта, тәртип белән генә сөйлик, һәр минут алтын,— диде Рушад. — Тәртип беләнме? Алайса шул, тыңла. Гата абыен сине куа китә. Безнең районнан барлыгы өч офицер чакыртыла запастан, һәм дөрес эшлиләр. Вакытында монда бездәй кадрлар кирәк иде--хөкүмәт безне срогыннан элек кайтарды. Хәзер Ватан безне яңадан хәрби хезмәткә чакыра. Безгәме соң шуна колак салмаска? Без бит — кырык бишенче ел егетләре! — Купшы фразаны бик ярата инде безнен Гата,—дип, Эльза иренә елышты. — Бер лә купшы түгел. Аннан икенчесе: мин сине эзләп Акбалыкка килдем. Китеп баргансың. Сина анда ике хат бар иде, ала килдем Шактый табышмаклы икс конвертны Рушад кесәсенә салып куйды. — Өченчесе: кичә төштән соң ук газик белән своим ходом шәһәргә чаптык. Әлбәттә, җиңгәннең сине озатуда катнашасы килде. Хәрби комиссариатка кереп, синең кайсы рейска билет алганыңны белдек. Дүртенчесе: менә монысы җиңгәң күчтәнәче, узган елгы каен җиләге вареньесы.— Гата мәхәббәт тулы елмаю белән Эльзага карады.— Ә менә бусы — миннән. Бер «Столичная» һәм, ниһаять, бишенчесе: мин дә нәкъ бер атнадан китәм. Ерак Көнчыгыш хәрби округы карамагына. Димәк — маршал Малиновский үзе эзли Гата абыеңны Рушад барысы белән лә кочаклашты Посадка башланырга унбиш минут вакыт бар иде. Рушад кызыксынып кесәсендәге конвертларның берсен ачты. Машинкада басылган кәгазь. «Университетның тарих бүлеген быел читтән торып тәмамлаучыларның очрашу вакыты нәкъ өч елдан, нюньнен сонгы шимбәсендә. Лобачевский бакчасында сәгать дүрттән бишкә кадәр Очрашуны оештыру бюросы*. Кызык! Репродуктор соңгы хәбәрләр тапшыра иде. Бер хәбәр барысын да сагайтты. «Егерме бишенче июнь көнне Вашингтондагы хуҗалары кушуы буенча Ли Сын Ман гаскәрләре. Төньяк Корея территориясенә басып керделәр. АКШ империалистлары ачыктан-ачык интервенция юлына бастылар һәм бүген үзләренең кораллы көчләренә Корея территориясенә керергә приказ бирделәр» Левнтанның көчле, җан тетрәткеч тавышын аэропорт радиочелтәМӨХӘММӘТ МӘЬДИЕВ реннән чыккан ачы тавыш бүлдерде «Свердловскига оча тойган™ рейслы самолетка пассажирларны утырту башлана». — Күрдеңме? Ишеттеңме? Во' Менә ул империалистларның чын йөзе' — Гата үзенә басып торыр урын тапмады.— Ну, ничего! Бен үзебезнең сүзебезне әйтербез бу турыда. Без — кырык бишенче ел егетләре... И бу дөнья! Левитан тавышы — хәтәр, шомлы тавыш. Я ул сица Ватаныңның язмышы куркыныч астында икәнлеген хәбәр итә, я ул җиңү шатлыгы турында сөйли. Планета атмосферасында татын Левитан... «Пхеньян радиосы Төньяк Корея Эчке эшләр министрлыгыны< тү- бәядәге белдерүен тапшырды: Көньяк Корея курчак хөкүмәтенең «милли оборона» гаскәрләре 25 июньдә иргә белән иртүк бөтен 38 параллель сызыгын буйлап Төньяк Корея территориясенә һөҗүм башладылар. Дошман Төньяк Кореяга кинәт һөҗүм итеп. 38 параллельдән төньяктарак, Хядюдан көнбатыш- тарак районда һәм Кымчон. һәм Червон районнарында Төньяк Корея территориясенә бер километрдан ике километрга кадәр эчкәрегә керде». Эльза Рушадны үзенә кысып үпте. Күзләрен сөртте. Мәсрүрә ике куллап күреште. Елый башлады. Мөби һаМан шат, ачык чырайлы иде. — Ефрейтор Сәгьдиевтән Тын океан диңгезчеләренә сәлам әйт. Әгәр, диген, аяклары булса, ул Ли Сын Манны нишләтәсен белер иде. дрйаумать, безнең Мөбаракша. диген. Хат яз! Ирләрчә каты итеп кул бирештеләр. Рушад самолетка кереп кигте. Таш плиталар өстендә аның эчкерсез дуслары басып калды. Самолет урыныннан кузгалганчы шактый вакыт үтте. Рушад кесәсендәге икенче конвертны да алды. Жибәрүчесенең адресы юк, печатендә Николаев шәһәре дигән сүз бар иде. Шикләнеп кенә конвертны ертты. Конверт эчендә кәгазьгә төргән нәрсәдер бар иде. Рушад йөрәге типкәнен ишетеп аны сүтте. Сүтте... һәм башы әйләнеп китте. Кәгазь эчендә күгәрченнең түш каурые иде... Мотор эшләвеннән самолет дерелди башлады. Рушад аны ишетмәде. Конверт эчендә кечкенә генә бер язу да бар иде. Рушадның куллары калтырады. Хәрефләр йөгерделәр. «Рушад абый! Сез инде дөньяда мин барын оныткансыздыр да. Миа егерме сигезенче июньдә Казан аркылы узам, әтиләргә кереп чыгам. Әгәр вакытыгыз һәм теләгегез булса, мин сезне шул көнне университет каршындагы Лобачевский бакчасында 12 дән кичке дүрткә кадәр кө- тәм. Әгәр килә алмасагыз. минем адрес (вакытлыча, практика чорында) Владивосток, главпочтамт, до востребования Мин Николаев шәһәрендә шул үзем хыялланган институтта укыйм. Быел Ерак Көнчыгышта практика узабыз. Сезне күрәсем килә, гаеп итмәгез». Имза юк. Авыл жнрендә кеше-фәлән алмагае дип курыккандыр инде, йөрәккә ургылып-ургылып кан куылды, тын алуы авырлашты. Хатны ул кат-кат укыды. Ләйләгөл! Күгәрчен каурые! Әкияттәгечә булсын дип сөйләшенгән иде бит! Димәк, ул инде Казанга дип юлга чыккан! Күгәрченкәем! Рушад каурыйны иреннәренә тидерде... Самолет кузгалганда гына рәшәткәләр буенда басып калган дус- леры исенә төште. Гата фуражкасын. Эльза белән Мәсрүрә яулык болгыйлар иде. Бер читтәрәк озын таякларга киңчә гәүдәсен элеп куйган Мөби тора — аның култык астына бер күч газета кыстырылган иде. Самолет бетон буйлап йөгерде... Әллә кайгырасы, әллә шатланасы шунда! Тормышта шундый минутлар була —син газап көтәсең — рухыңны шатлык катыш ләззәт чолгап ала. Син аны әле миең белән тотып эш- хәртерлек, аяларлык хәлдә түгелсен, ләкин тәнен аны инде сизгән, гәүдәннен бәген күзәнәкләре бу рәхәтлекне инде кабул иткән, тәннең һәрбер атомы инде миеңә шатлыклы сигнал бирә. Самолет жирдән аерылды да кояшка таба күтәрелде. Яшел ужым- ды басулар янтайдылар, жир өсте авышты. Барысы да аста калды. Дуслар да, эш тә. мәшәкать тә. ялгыз карт ана да... Ләкин нигәдер авыр түгел. Син кемгәдер кирәк. Кайдадыр синең хезмәтенә мохтаж- лар. Син бу тормышта пуль түгел. Менә канчандыр син капчык асып, кара шинель киеп бер авылга укытучы булып килгән илен. Димәк, син, Гата әйткәнчә, шунда кирәк кеше идеи. Хәзер син әнә тегендә — дөнья- пын икенче бер читендә кирәк. Болай булганда яшәргә дә яшәргә' Самолет әле тиешле биеклекне а тмаган иде, Рушад игътибар белән аска карады. Ни күрсен! Аста тимер юл. таныш разъезд Әйе. әйе. шул, урман арасында. Әнә ужым басуы эчендәге коры елгага сузылып утырган кечкенә авыл — Рушаднын әнисе төпләнгән авыл. Әнә авыл читендәге сабын тартмасы кадәр генә йорт — түбәсенен яртысын инде яна такта белән япканнар. Тамак төбе жыерылып китте, бугазга төен утырды. Авыр бит. авыр, һич тә жинел түгел. Әнә Акбалык авылы. Күпме мәшәкать, шатлык, ләззәт, борчу, хисләр ташкыны китергән авыл. Авыл уртасында зур бина, анын калай түбәсендә флаг жнлфер- ди. Аста июнь иртәсенен талгын жилендә анын лепердәп торганы сизелә. Самолет биеклек алды, барысы да топография картасындагы шартлы билге сыман шакмакларга әйләнде. Туган жир артта калды. Шулай да рух жинелэеп китте. Алда билгесез мәшәкатьләр, билгесез кешеләр, билгесет очрашулар көтә иде. Узган гомер. Кисәкләп үткән гомер Щунын һәрбер кисәге үткән саен борылып карыйсы, үткәннәргә бәя бирәсе килә Сугыштан кайтканнан алып бүгенге көнгә кадәр нәрсәләр эшләнде сон? Шул турыда уйларга хәзер вакыт бар,. Күк йөзе чиста, пассажирлар гын гына газета журнал карыйлар, берәүләр йокымсырый. Ж.ир өсте кояшка коена «Кояш нәрсә? — Шарның ялтыравы, күклек матурлыгы, табигать бәхете көннең намусы, сәгатьләр бүлүче» Урта гасырлар фәлсәфәсе шулай дип өйрәтә. Ерак Көнчыгышның кырыс табигате' Тын океаннын дәһшәтле штормнары' Куәтле жилләр. өермәләр! Мәрхәмәтле булыгыз, сезнең якка тыныч хезмәттән аерылган бер егет килә.. Ct а ана сугыш угын кабат күрсәтмәгез. Ул егетнең әле сөйгәнен очратасы бар. Анын әле Алтын Мөгез бухтасының ярына басып сөйгән кызыча мәхәббәт турында сөйлисе бар. Ул сүз авыл кырыендагы шомырт агачлары янында моннан берничә ел элек июнь төнендә өзелеп калган иде Аннан... аннан ул кыз Рушадны бухтада озатып калыр Кораб ачык диңгезгә чыкканда, аның командасы куе тыгыз стена булып па лубага басар Шул команданың бер кырыенда кулын чигәсенә куйган Рушад та булыр Диңгездән искән жил яр буенда басып торган ЛәйләгӨлгә анын сөю сүзләрен сөйләр Куәтле кораб корыч күкрәге белән дингезнен авыр дулкыннарын ярыр, артта күбекле юл калыр. Ләйләгә, тнен тирән карашы, сагышлы йөзе караңгы төннәрдә Рушад өчен маяк булыр Ана берни дә куркыныч б\ тмас Рушаднын миен татлы уйлар басты Аста кара чыршы урманы белән капланган Урал таулары күренде, lay үтәнлекләрендә жәйрзп яткан заводларның моржалары ачык зәңгәр күккә төтен баганалары сузганнар иде Азия кыйтгасына килеп керүгә, самолет түбәнгә таба юнәлеш алды .

1970