Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭМОЦИОНАЛЬ ТӨЕНЛӘНЕШЛЕ ШИГЫРЬ

Муса Җәлилнең «Кызыл ромашке» исемле шигыре бар Ул хәзер дәнья- ның най якларына гына барып житмагән икен1 Син оны тагын бер ачып укыйсың, ул сине тагын дулкынландыра, тагын тирән уйларга алып кереп китә, керсендер* ■. Ә бит теп аакыйгасе сугыш шартлары ечен иң гадәти бер хел. Тәнле, минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына.— дип сейли кызыл ромашка үзенең кардәшләренә Шигырьнең зчтелегеннеи күренгән* чә егет берүзе унбиш фашистка каршы сугышкан, әмма чигенмәгәч Кулбашы яраланып. бик нык хәлсезләнгәннән соң гына ул сугышчан постын калдырып китәргә мәж- бүр булган, аның яра каны әлеге ромашкага тамып калган. Шушы вакыйганы шагыйрь, тугыз юлга сыйдырып, беренче карашка яхшы ук гадәти. хетта шактый коры теста сейлеп чыккан. Хәлбуки, шагыйрьнең теп максаты шушы вакыйгада ул безне сугышчының батырлыгына соклвндырыр-а һәм висләребетне ул эшләгән эшнең тирән мегъ- несенә илтеп җиткерергә, бәзне әсәрләндерергә һәм дулкынландырырга тели. Ten вакыйгане хәбәр иткән шушы тугыз юлдан гына торса, шигырь безне, мегаеи. дулкынландырмас иде Хикмәт нәрседеГ Шигырь—эмоциональ сейләм. диелә Бу—кичерешле дулкынланулы сейләм дигән сүз. Әлеге тугыз юлның үзен генә аерып алып укысак, аңарда эмоциональ дулкын хәрәкәте сиземләнми, текст укучы аңыннан гади хәбәр, гади информация булып кына үтеп китә Әмма инде шигырьне башыннан алып ахырына кадәр бербетәч ител укып чыксак, шул ук тугыз юл безгә бетенләй башка тәэсир ясый, беэие дулкынландыра, М безне әсәрләндерә. Бу юлы инде әлеге тугыз юл үзенең эмоциональ дулкын кача белән тиранга үтә укучының күңеленә керә, аның рухи дөнья чоңгылының тв- бенә үк җитеп, анда басылып, тынып яткан күңел сизгечләрен уята, кузгата, алармы җанлы хәрәкәткә китерә, укучының рухи дөньясын алар уяткан дулкыннар биләп ала. Моңа шагыйрь нинди юл белән ирешә соң? Аңлатырга җайлы булсыи өчем, шигырьне өч өлешкә бүлеп карыйк. Беренче өлешне, шигырьнең башыннан алып, «Ромашкалар бар да ак, аерылмый бербереннән* дигән юллар, икенче өлешне «Ничек болан берүзе »дән «Нидән алсу төсләрең?» дигән юл һем өченче елешне «Әйтте кызыл рОмашка»дан ахырга кадәр булган юллар тәшкил ите. Беренче өлештә таскир тыным сөйләм белән алып барыла, монда буяулар йомшак, ак чәчәкләр иркә, бер-берләренә мөнәсәбәттә назлы, ваемсыз, иртәнге һавада аларның сулышлары да җиңел һәм үтә саф кебек Шагыйрь бу тасвиры белей укучы күңеленә, аның хыялларына сафлык сирпи, гүяки зур хисләре кузгалып, ташып китүенә комачау булырдай очраклы, вак-төяк нәрсәләрдән укучы рухын арындыра, гүяки көтелмәгән канлы вакыйга хикәясе аңа көчле тәэсир итсен өчен, аның күңелендә контраст халәт тудыра, һәм кинәтчукларынз кан савыл кызарган ромашка! Бу — гадәттән тыш хәл! Бу урында укучының күңеле әллә нинди хәвеф-хәтәр сизеп, сискәнеп китә. Укучы да җыелып килгән ромашкаларның сорауларына кушыла,_аиы да гаҗөдләңү, сагаю биләп ала; • ..Син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең! Нишләдең! Нидән кызыл чукларың! Нидән алсу төсләрең!* Шушы сораулар әсәрнең икенче өлешен тәшкил итәләр Шушы урында шигырьгә көтелмәгән икенче хис, икенче тойгы, хәвефле борчылу хисе килеп кереп, катлаулы кичерешләр төенен тудыра. Шигырьнең барышында кискен борылыш ясала. Укучы да күңеле бик сагайган, бик дулкынланган хәлдә әсәрнең өченче өлешенә керә. Әмма ул инде, баштагы небек, үз хисләрен уятып җибәрер өчен, шигырьдән куәт алу белән генә калмый, бәлки киресенчә дә эшли: ул инде уянып, куәт алып җиткән үз хисләренең ташкыны белән шигырь юлларын үзеннән дә сугарып, үзе дә баетып бара башлый. Югарыда әйтелгән яхшы ук кырыс тугыз юлның публицистик информациядән эмоциональ сөйләмгә, сәнгатькә әверелүенең сере дэ әнә шунда булса кирәк Кечтекл хикәя гади йнформациядән шигъри кичерешкә әверелә; Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда, Кен дә аны сагынып Балкыйм мнн таң нурында,— дип тәмамлый кызыл ромашка үзенең гыйбрәтле хикәясен. Зуррак күләмле проза һәм драма әсәрләре турында сөйләгәндә сюжетка тукталмый үтмиләр. Аның алты буыны бар: экспозиция (кереш), төенләнеш, үстерелеш, кульминация, чишелеш, постпозиция (бетем). Без бу очракта төенләнеш дигән буынны аерып алыр идек Кыска шигъри әсәрдә, бигрәк тә лирика белән сугарылган шигырьдә, сюжет буыннарының һәммәсе дә кулланылмый, әлбәттә Ләкин биредә дә бер буын үзенчә вазифа башкарыл үтә. Бу —төенләнеш Ләкин бу инде вакыйгалар, коллизияләр төенләнешеннән аерыла төшә. Бу— эмоциональ төенләнеш дияр идек без Дөрес, терминның мондый мәгънәдә әдәбият фәнендә кулланылганы юк әле. Әмма шигырьләрнең үзләрендә эмоциональ төенләнеш — бар нәрсә. Үзе булгач, шартлы рәвештә булса да, исем бирергә кирәктер. «Кызыл ромашкамда эмоциональ төен» леиеш, безнең күзәтүебезчә, «Син, сеңелкәй, иик үзгәрдең?..» дигән строфада ягыги әсәрнең икенче өлешендә. Тулаем тәтер поэзиясенә күз салсак, лирика катнашкан шигырьләрдә эмоциональ төенләнеш чарасының бигрәк тә Беек Ватан сугышыннан сең көчәя баруын танырга мәҗбүр булырбыз. Моның үз мәгънәсе бар. -.Без поэзиябезнең борынгысына күэ салсак һәм бигрек те лирикага игътибар итсәк, анда фәлсәфи уйлану тегендәге шигырьләрне, хикмәтле сүз, афоризм әйтүләрне күбрәк очратырбыз. Таланты зур. иҗтимагый күз күреме ним, фикер дөньясы бай һәм тирән булганда, шагыйрь бу жанрларда мәңге үлмәс кыйммәтле әсәрләр лҖот ител калдырган. Ләкин бу сыйфатлары зәгыйфь булганда шигырь язучыдан ялыктыргыч нәсихәт сүзләре генә чыга алган, аның иҗатын коры дидактика басыл китә торган булган. XVIII гасыр ахырларында безнең поэзиябездә деньяәй мотивлар көчәя башлый. Алар күбрәк шул ук фәлсәфи уйлануларда, хикмәтле сүз әйтүләрдә аңгырыйлар Ләкин шуның белән бергә шигырьдә фәлсәфи уйлану түгел, хикмәт ейту Түгел, бәлки кешенең кичерешләре хәрәкәтен гәүдәләндерү омтылышы да күрен- ГӨЛн. Менә безнең алдыбызда билгесез ааторның шигъри әсәре Ул безнең заманга 1793 елгы күчермәдә килеп җиткән Шуннан бер еэея китерик; Ай-Һай ла нәннәр ез булды. Китәр лә юллар саэ булды, Боз гарипләрнең тешкәй җире Чыкмас ла тирөи баз булды. Казанга барган бар мимен! Казаидин килгән бар микән! Казан ди дигән шәһәрдә Безне дә белгән бар микән! Казаидин инлгән солдатның Сач иоиәсе лә төрмәдер. Казанда булган туфырак Куз геноме лә сермедер. Казан да дигән хуш шәһәр Беэдин лә калды «үп ерак. Казанда булган җаннардии Арада булды өпфираиь. Тәңрем м канат бирсәче. Канатым кагып очсаммы. Газиз дә Казан шәһәремә Очып та барып ташсәмче1 «Казам утлары» журналы 1967 ел. 1 сан. 147 бит Шигырьме бастырган Н Исәнбәт аның авторы хатын-кыз булырга тиеш. д«п таба Б» фараз безме шииләидерә Луачоә җитәкчелегендәге хапын хәрәкәте бастырылгач. күпләрне асканнар, кискеннәр куплей сөргенгә, солдатка куылган Ш»г».рь авторы шундый пеоның берсе түгелме? «Казаидин килгән солдатның с«ч кәнәсе ла гермедер» — дигдне Катамнан килгән солдатның часть (гаскири 6,леге) чемесе лә —терм» (тоткынлык дигән стэ) түгелме! Болам Караганде, эсер бөек халык сугышының шигъри бөр авазы булыр иде. X. Т. ЯМОЦНОНАЛЬ тевилөнвшлв ШИГЫРЬ Бу һич тэ фәлсәфи уйлану яки хикмәтле сүз әйтү шигыре түгел. Монда автор үзенең бөтен рухи дөньясын тутырып кайнап килгән хисләрен ачып сала, эмоциональ ташкынның үзенә юл бирә, шигырьгә аның үзен чыгара. Шушы ягыннан ул — XVIII йөз татар поэзиясендә бөтенләй яңа күренеш, яңа бәреп чыккан чишмә. Соңрак без аның Г. Кандалый иҗатында ү'сеп киткәнен күрәбез. Шулай да ул заманда эмоциональ төенләнеш билгеләнеп, өлгереп җитми әле. Хис шигырьләре чыннан да кичерешләрнең ихтыярлы ташып баруын гәүдәләндерәләр, шуңар да алар еш кына артык озынга сузылалар, бөтенлек киртәсеннән чыгыл киткәлиләр. Мондый очракта аларның сәнгатьчә сыйфатына зарар килә. Чыннан да без хәзерге шигырьдәге эмоциональ төенләнешне төрле яктан игътибар беләнрәк карасак, аның эстетик вазифасы шактый бай икәнен күрербез. Бу чараның, дияр идек без, бик көчле бер сыйфаты — шигырьнең барлык өлешләрен үз тирәсенә шактый кискен кырыслык белән җыеп алуында. Әйтерсең ул магнитлы үзех, шигырьнең бөтен эмоциональ куәте аңа төбәлгән, аңа бәйләнгән. Яки, тупасрак ди- мәсәләр, шигырьнең кендеге, күчәре дияргә мөмкин. Шигырь текстына ул тик аның үзенә бәйләнгән юлларны гына кабул итә, бәйләнмәгәнен кире кага, төшерел кап- дыра. Шуның өчен дә безнең заманда эмоциональ төенләнеш белән язылган шигырьләр өчен, кагыйдә буларак, күләм ягыннан кыскалык хас. Бу исә шагыйрьдән зур иҗат культурасы, зур сәнгать осталыгы сорый. Мондый культура, мондый осталык та кинәт кенә килеп чыкмаган. Ул татар поэзиясенең дәвамлы үсеше, һәр яңа тарихи чорда яңа сыйфатларга ия була баруы нәтиҗәсендә туган. Татар шигыренең XX йөздәге үсеш юлына күз салыйк. 1905 елгы халык революциясе белән күтәрелеп чыккан талантлар татар шигырен яңа заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшкәртәләр, күптән искереп тә һаман әле әдәбиятка ябышып, өстерәлеп килгән нәрсәләрне шигырьдән кисеп калдыралар, элек яралып та, үсә алмый кысылып яткан бәпчекләргә мул итеп заман азыгын бирәләр, шигырьне алга киткән халыкларның сәнгать тәҗрибәсе белән баеталар. Кызыксыз нәсихәт кысрыклана, поэзиядә җанлы кичереш агымына, эмоциональ ташкынга киң юл бирелә. Моны гамәлгә ашыруда һәр шагыйрь, талант үзенчәлеге сораганча, төрле алым куллана. Габдулла Тукай, мәсәлән, эмоциональ агым тотрыксызланып, иксез-чиксез җәелеп китмәсен өчен, күп очракта шигырьгә символ-образ кертә. Бу — шигырьнең эмоциональ үзәге, магнитлы ноктасы. Калган бөтен чаралар, элементлар шушы ноктага төбәлгән, аңа омтыла. Нәтиҗәдә, шигырь түгәрәкләнә, җыйнаклана. Мәсәлән, «Күңел» шигырендә мондый үзәк — кешелеген җуймас өчен күп газапланган күңел, «Көзге җилләрпдә—елаучы ил, «Иһтида», «Ваксынмыйм» һәм «Өмит» шигырьләрендә җәмгыятьнең идеалсыз, черек элементларына каршы куелган Кояш, Фикер кояшы. С. Рәмиев башкарак юл тота. Ул күбрәк кабатлауларга игътибар бирә «Мин», «Күлмәк җыры» кебек әсәрләрендә шигырьләрнең эмоциональ үзәген тәшкил иткән строфаны ул үз әсәренең бетем өлешендә, рефрен итеп, яңадан кабатлый, шуның белән кичереш агымына очсыз-кырыйсыз җәелеп китәргә ирек бирмичә, аны бер киртәгә кертә, түгәрәкли, сәнгатьчә төгәлләнгән нәфис формага сала. Бу алымның серле үзенчәлеге шунда: шигырьнең бетем өлешендә эмоциональ үзәк юлларын кабатлау укучының хис-тойгыларын баеган, тирәнәйгән хәлдә яңадан эмоциональ ноктага кайтара. Бу алым, гадәттә, сюжет төсмере бигүк анык булмаган, авторның субъективлыгы өстенлек алган әсәрләрдә күренә. Эмоциональ төенләнешле шигырьгә сюжет төсмере хас. Аларда билгеле күләмдә динамика шәүләләнә, кешенең рухи халәтен пластик, ягъни гәүдәле чынлыгында яктыртып алу хас. Аңардан соң шигырьнең эчтәлек хәрәкәтендә кискен борылыш туа. Дәрдмәнд үзенең «Видагъ» шигырендә эмоциональ төенләнешкә бик якын килгән. Шигырь зур түгел: Тәгәрәп, уйнап, Буй ускән Туган илем, исән бул! Таңгы җилем, исән бул! «Балакаен җуйган кош еыман Моңаясың,— дипэр.— «ем эчен!» Йөрәгенең зәңгәр козгесен — Күзләрен мин аның юксынам, Балакаен җуйган кош сыман... Эмоциональ төенләнеш строфасы шигырьне икегә аерып тора: аңар хәтле булган беренче елеш. аңардан соң килгән икенче елеш. Гадәттә, беренче өлеш белен икенче елеш бер-берсенә карата я контраст («Кызыл ромашка») яки янәшәлек ("Кырда ике...») тәшкил итәләр Алврның интонациясе дә ике дәрәҗәле. Эмоциональ төенләнеш строфасының үзендә, аның да үзәгендә бөтен шигырьчең тау башы булып торган образ бирелгән. Ул, кара төндәге яшен кебек, хыялыңда кинәт гөлт итеп, һич көтелмәгән картинаны балкытып ала, рухи дөньяңда бүтән беркайчан да туа алмас оригиналь ассоциация барлыкка китерә, сине гаять тирәннән дулкынландырып ташлый. «Фазыл чишмәсевндә бу образ — «Суларым түгел, ялкыным түгелде йөрәгеңнән», «Кырда ике ак канат ята»да — «Освенцимда үтерелгән кыздан салдырылган и күлмәк сыман җирдә ике ак канат ята» юлларында. Хикәя яки романда төенләнеш — каршы көчләрнең беренче очрашып, беренче бәрелешкән һәм, бәйләнешеп, бер-берсе белән көрәшкә керешкән ноктасы. Аларнын бәйләнеше топ-томалга гына түгел, алар нинди дә булса бер зур мәсьәләгә бөтенләй капма-каршы ике төрле мөнәсәбәттә, ике төрле карашта булганлыклары белән якалашып китәләр Әсәрдә тасвир ителгән көрәш вакыйгалары барышында, әгәр әсәр прогрессив позициядән язылган булса, ике якның кайсы хаклы, кайсы хаксыз икэчв ачыла. Ниһаять, көрәш иң югары, хәлиткеч ноктага күтәрелә һәм ике якның берсе файдасына хәл ителә (кульминация һәм чишелеш). Игътибар итегез: төенләнеш ижвт ителә торган әсәрнең проблематика төенен китереп чыгарса, чишелеш аның тасвир ителгән тарихи-иҗтимагый шартларда ничек чишелү ихтималын ачып сала. Лирик зат авызыннан сөйләтелгән кечкенә күләмле шигырьдә, әлбәттә, төенләнеш үзенә бу хәтле катлаулы, киң вазифа ала алмый. Ул лирик затның кичерешләр агымы белән эш итә, башта билгеле бер юнәлеш алып, тыныч кына кузгалып китә дә. үзенә бәйләнешсез нәрсәләрнең барысын да исеңнән чыгартып, аларны оныттырып рухи дөньяңда бер үзе хаким булып ала. күңелеңне нечкәртә. Шул җиргә җиткәч, аңа кинәт икенче кичереш агымы килеп кагыла, ике агым гүяки кинәт бәрелештә һәм. бер-бер:э белән бәйләнеп, төенләнеп, үтә киеренке төс апа. Лирик кичерешнең кичәт яңа, ләкин төп темасы ачылып китә. Кичереш тирәнгә керә. Лирик сөйләмнең интонациясе үзгәрә . Киеренке кичереш озак дәвам итми. Ул диңгезнең, кинәт ярсып, югарыга ыргылган, кинәт, башкалардан аерылып, үрә баскан һәм аннан тагын диңгез чоңгылына кайтып төшкән ялгыз дулкынын хәтерләтә. Әсәрнең соңгы юлларында без лирик затның рухи ныгып калганын, тирән, ләкин бу юлы ярсусыз, сабыр уйларга чумганым, («Кырда ике...») яки кичерештән билгеле бер тәвәккәллек алып чыкканын («Фазыл чишмәсе») күрәбез. Эмоциональ төенләнешле шигырь бездә әле танылып, бәяләнеп җитмәгән- Югыйсә, аның туганына байтак вакыт үткән инде. Шуның аркасында, кызганычка каршы, ул үрли алмаган, яшь талантлар аны элеп, ишәйтеп алып китмәгәннәр Без «Казан утларымның соңгы 3—4 елда чыккан саннарын актарып карадык. Эмоциональ төенләнешле шигырь таләпләренә тулы җавап биргән әсәрләр, ничектер, очрамады. Дөрес, бер шагыйрь моңа шактый якын килә. Без М. Әгъләмевның «Еракка китап кара» исемле шигырен күздә тотабыз. («Казан утпары». 1968 ел. 11 сан. 84 бит.) Ерактан — кэшмир яупыклы Бөр карчык карап тора,— дигән юллардан соң биредә эмоциональ төенләнеш көтелә Әмма шагыйрь, ни өчемдер, киресенчә, хис ташкынын сүрелдерә торган строфа китереп кертә- Бу яктагы кенмәремиәң Сеңгысы җитеп бара... *Ү» халкыңның- килечеген...» диген строфага шагыйрь үз укучысын тирәнрәк )«5- циоиаль дулкынлану белән алып керсә, әлбәттә, яхшырак булыр иде кебек. Эмоциональ төенләнешле шигырь безнең поэзиябезнең тарихи үсешемдә яна баскыч билгесе булса кирәк. Татар поэзиясе XX йеэ башында, 1905 елгы революция нәтиҗәсендә, дидактизм белем арасым бик кык> өзел, күтәрелеп китте бездә шәхеснең рухи дөнья хәрәкәтен, аның диалектикасын, хис, тойгы ташкынының үз сурәтен ачып сала торган поэзия үсә башлады. Совет чорында бу яңалык тагын да алгарак китте Монда Һади Такташ поэзиясе зур роль уйнады Эмоциональ төенләнешле шигырь — шушы юнәлештә табылган яңа казаныш Аңарда һичнинди үгет-нәсихәтчелек, дидактизм сизелми, ул баштанаяк шәхеснең җан хәрәкәтен, җанның тилпенешләрен, аның ашкынуларын сурәткә күчереп ачып салудан тора, укучы аңында, эмоцияләрендә көтелмәгән ассоциацияләр баплыкка китереп аның кичереш һәм хыялларыма мәгънәле эчтәлек бире, күңелендә дулкын кузгатып, басылып яткан кыйммәтле рухи сыйфатларын хәрәкәткә китерә, уйландыра Бу шигырь бетеядечья поэзиясенең иң гүзәл үрнәкләре белән тиңләшә ала. Шулай да ми өчен үр чәл китә алмый соң ул* Аны үрчетеп җибәрер өчен зур шигъри талант кече һәм шагыйрьнең чорыбыз сәнгате процессларына мөнәсәбәттә гаять зирәк булуы кирәк Алай гына да түгелдер Момда тагын тәмам өлгергән, тәмам җитлеккән сәнгать осталыгы, чын мәгънәсендә бик югары культура, үзенең асылы белән үк иефасөт хәзинәсен тәшкил итчем иҗат культурасы кирәк болар бездә юкмыни?! Эмоциональ теоиленешяө шигырь үсәргә тиеш. Ул үсәр әле дигән өмет бар бездә