Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЕДАГОГИЯ УЧИЛИЩЕЛАРЫ ЭЧЕН ТӨЗЕЛГӘН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ ПРОЕКТЫ ТУРЫНДА

Проект нигездә яхшы тезелгән. Ләкин яңадан бер мат карая. дәресләп чыгасы һем эшлисе урыннары бар. 1. Башлап программаның темпу принцибы турымда шуны әйтергә иирек: Программага аңлатмалар бирелгән урында СССР Калым Комиссарлары Советы һем ВКЛ(о) Үзәк Комитетының гражданнар тарихым умыту турындагы марары ис*ә алыиыл, әдәбият тарияын укытканда да шул принциплардан чытыл эш итерго кирәклеге айталса дә, программаның узаида бу нәрсә ыитарлек чагылмаган. Программа буенча һәр гасырның социапь-эномомик шартларына, сыйнфый порешив гомуми характеристика бирелә да. шушы сыйнфый морәшивң ипчем әдәбиятта чагылуы әйтелә. Әдәбиятны бопай гына тикшерү ирекле-ирсксвэ аупъгар социологизмга алып барачак. Программаның бу пүрсатүено таянып, кайбер укытучылар башта шул чорның экономикасын, нинди сыйныфлар булуы һәм аларның керешләрен соклап чыгып, әдәбиятны һәм аарым язучыларны механик рәвештә шул мгомуми яараите- ристикахга яраштырып байлеп кулчам. Әдәбиятны белой тикшерү зыянлы нәттңәгә китереп чыгарырга момкин. Шунлыктан программаның бу елешенв ачыклым кертергә һәм укытучыны ялгыш юлга жибәрмәслоц, тулы, ачып тәшвнчә бирелергә тиеш. Беренчедән, әдәбиятны һәм һәр язучының ммтатыи шул чорның соцмвль-эмоиомнн шартлары, сыйнфый кәрәш формалары белән мәяаннк бәйләнештә түгел, ә дкапеигим бәйләнештә тикшерергә кирәк. О бу мидә әдәбиятмы Һем язучыны чорның тулай социаль-экономии торышына туры китерел утыртып кую дмгом сүз түгел. Программада «шул чордагы тормышның һәм сыйнфый керешнең әдәбиятта чагылышып турында гына әйтелә Лякпи әдәбият тормышның һәм сыйнфый керешнең чагылышы гына түгел, ә бер ун вакытта билгеле бер формада шул тормышка һәм керешкә тәэсир итүче фактор. Айнәм соң, язучы бер сыйныфның бер урымда катып калган вәкиле буларак шул чорның социаль-экономии тормышым һәм үэ сыйныфының карашын чагылдырып кына тормый, ул үсә. үзгарә бара. Аиын бер позициядән икенче позициягә күчүе, үзем тудырган средага каршы оппозициядә булуы, сыйнфый- нан алга китеп, тулай кешелек карашларым чагылдыруы һем каршылыклы булуы бии П мөмкин. Шуның өчен әдәбият һәм язучы — бик катлаулы объект. Аны тикшергәндә вульгар схемадан сакланырга кирәк. Икенчедән, программада социаль-экономик шартларга, сыйнфый көрәшкә тулай характеристика бирелүе турыкда гына әйтелә. Ә шул чорның культура дәрәҗәсе, гомуми культура үсешенең аерым фактлары, сәнгатьнең башка тармаклары турында әйтелми. Әдәбиятны гомуми идеология-культура үсешеннән аерым алып карап булмый. Мәсәлән, Г. Камалның драматурглык иҗаты турында сөйләгәндә, ничек итеп татарда беренче мәртәбә театр төзелүен, татар театрының үсеш юлын әйтмәскә мөмкин! Татар театрының тууы һәм үсүе —татар культура үсешендәге зур факт. Татар драматургиясенең һәм Г. Камалның иҗат үсешен аннан аерып карап булмый. XIX—XX йөзләр әдәбиятын тикшергәндә җәдитчелек хәрәкәтенә тукталмыйча һич мөмкин түгел. Мәктәпләргә реформа, яңача укыту методы өчен көрәш, дингә реформа һ. б. татар культура үсешенең аерым тарихи фактлары. Боларга характеристика бирелмәгәндә, К. Насыйри, Муса Дкьегет-задә һ. б. роле аңлашылмаячак. Татар яхуд төрек теле турындагы бәхәсләр, 1915 елгы тел ярышы һ. б. фактлар шулай ук әдәбиятка бәйләнгән тарихи фактлар. Программада әдәбиятны менә шулай конкрет политик һәм культура фактлары белән тикшерү күренми. Шуның өчен программада һәр глава алдында (һәр класс һәм гасыр алдында] стандарт рәвештә кабатлана торган «шул чордагы социаль-экономик шартларга, сыйнфый көрәшкә гомуми характеристика, шул чордагы тормышның һәм сыйнфый көрәшнең әдәбиятта чагылышы» дигән җөмләне ачыкларга, тутырырга кирәк. Укытучылар схематизм юлы белән китмәсеннәр өчен, һәр глава алдында шул чорның характерлы яклары, төп политик һәм культура вакыйгалары әйтелергә тиеш. Әдәби хәрәкәтнең төп характерлы фактлары искәртелергә тиеш. II. Программада «борынгы әдәбият» дигән главада бары XVII—XVIII йөздәге татар әдәбияты гына кертелгән. Бу нәрсә татарда шуңар кадәр әдәбият булмаган дигән караш калдыруы мөмкин. Шунлыктан, һичшиксез, кыскача гына булса да, бео яки берничә дәрестә XII—XVI йөз (Алтын Орда, Болгар, Казан ханлыгы] әдәбиятына характеристика бирелеп үтәргә тиеш. III. XIX йөз әдәбияты тикшерелә торган главада татар әдәбияты тарихында зур урын тотучы бериичә язучы төшеп калган. Алар: Габделмәних Габдәәссәләм, Шәмсетдин Зәки, Курмаши, Фатих Халиди, Шакир Мөхәммәдсв. Бу язучыларның тарихи рольләре бәхәссез зур. Шуның өчен өстәргә кирәк. IV. XX йөз әдәбияты тикшерелә торган главада шул чорның әдәби фактларын объектив гыйльми тикшерү урынына, тарихка тик беркатлы гына карап, юкка чыгару тенденциясе үткәрелә. Бу урында югарыда әйтелгән вульгар социологизм элементлары үзләрен сиздерәләр. Мәсәлән, бу чор әдәбиятта зур урын тоткан Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд кебек язучылар беренче вариантта бөтенләй төшерелеп калдырылганнар. Аннан соң кара белән генә, тырнаклар эчендә генә «укытучы Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд әсәрләреннән үрнәк алып кына күрсәтә» дип өстәлгән. Ягъни әларның контррево- люциягә баручы, реаль тормышны бозып күрсәтүче либераль буржуа язучылары булуларына мисал рәвешендә генә искә алырга тәкъдим ителә. Ә иҗатларын тикшерү бурыч ителми. Бу —дөрес түгел. Идеологии карашлары, сыйнфый эчтәлекләре белән бу язучылар демократик язучылардан нык аерылдылар һәм буржуазия карашларын үткәрделәр. Ләкин алар шул ун вакытта зур мастерлар һәм эре художниклар. Эре художник буларак, алар татар әдәбиятының үсешендә зур роль уйнадылар. Алар шулай ук контрреволюциягә (—] киткән язучылардан да аерылалар. Шунлыктан XX йөзнең буржуа карашлы булган бетен язучыларын барысын да бер себерке белән себереп түгү дөрес түгел. Программаның бу өлешен төзәтү кирәк. Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд, Н. Думави, Укмаеый, С. Рәми кебек язучыларның иҗатлары тикшерелергә, аларның идеслогик содержаниеләре әйтелү белән бергә, әдәбияттагы объектив урыннары, эре художник буларак, объектив рәвештә ул чорның төп характерлы якларын үзләренчә чагылдырмый үтә алмаулары күрсәтелергә тиеш. V. Демократик язучыларның стильләре турында «критик реализм» диелә. Бу беркатлы бәя бирү булачак. «Реализм» дип әйтергә кирәк. VI. Октябрь революциясенә кадәр әдәбият тикшерелгәндә, ни эчендер. М. Гафу- рииың 1917 иче елга кадәрге иҗаты гына алына да Г. Камалның революциядәй соңгы ижаты да алына. Аңлашылмый. Дөресе. Г. Камал да. М. Гафури кебек, ике дәвергә бүленеп тикшерелергә тиеш иде. VII. М. Гафурииың «Ярлылар». «Фәкыйрьлек белән уткәи тереклек» кебек характерлы прозалары ни өчендер кертелмәгән. VIII. Г. Камалның «Банкрот». «Беренче театр» кебек иң характерлы, көчле комедияләре кертелмәгән. Г. Камал — комедия жанрының атасы һәм остазы. Бу яктан бу ике әсәр бик характерлы. IX. Г. Тукайның халык иҗатыннан өйрәнүен һәм халык иҗаты өстендә зшләаен характерлый торган әсәрләре «Шүрәле», «Су анасы», «Таз» аның иҗаты тикшерелгән бүлеккә кертелмәгәннәр. Бу әсәрләр, балалар әсәре булудан бигрәк, халык иҗаты нигезендә туган әсәрләр булу ягыннан кыйммәтле. Г. Тукайның халык иҗаты белән бәйләнешен киңрәк ачарга һәм мисаллар бирергә кирәк. Шулай ук Г. Тукайның мәхәббәт һәм ачке кичерешләр лирикасы да кертелмәгән. Шулай итеп, Г. Тукан бер яклы гына — нәфрәт шагыйре булып кыиа тикшерелә. X. Ш. Камалның 1917 елга кадәр иң көчле әсәре булган «Акчарлаклар» һәм «Козгыннар оясында» кертелмәгән, 1917 елдан соңгы бүлектә «Таң атканда» төшеп калган. XI. Октябрьдан соңгы әдәбиятка ясалган керештә Ленин милли политикасының җиңеше, СССР халыкларының боек дуслыгы, боек рус халкының татар культурасын үстерүгә ярдәме турында һәм татар әдәбиятының интернационализм рухы белән сугарылуы, бетен совет әдәбиятының бер кисәге булуы турында тулы әйтергә кирәк. , XII. Октябрьдан соңгы татар әдәбияты программада тәртипсез һәм бик сыек - бирелә. Беренчедән, ул дәверләргә бүленмәгән. 1919— 20— 23 нче елларда эшләгән һәм ' танылган язучылар 1932—35 елларда чыккан язучылар белән бергә буталып йортелә- < ләр. Икенчедән, әдәбият совет эпохасының тарихи дәверләренә һәм политик кайый- л галарына бәйләп тикшерелми. Программаның бу өлеше гомумән тагар совет әдә- бняты усә дигән бер гомуми фразадан гына гыйбарәт. Өченчедән, татар совет әдәбияты тарихында һичшиксез билгеле урын тоткан язучылар төшеп калганнар Мәсәлән. М. Гали. Ф. Буриаш. М. Әмир, X. Туфан, С. Баттал. Г Кутуй. Н. Исәнбәт. А. Шамов һ. 6. Программаның бу олешендә ниндидер куркаклык, перестраховка сизелә. Совет әдәбияты турында авыз тутырып әйтергә курку сизелә. Минемчә, программаның бу өлешен яңадан төзергә кирәк. Татар совет әдәбияты һәм татар совет язучылары турында курыкмый, ачык, тулы әйтергә вакыт инде. Моның эчен һәр язучыны укып, яхшы белергә мәйданга чыккан кеннәи алып, җентекләп тикшерергә, иҗат юлын белергә кирәк Шулай белеп тикшерелсә, «имеш-мимеш» сүзләргә карап кына эш нтелмәсә. программаны тулы төзергә мемкин булган. Октябрьдан соңгы әдәбият бик төрле һәм катлаулы. Язучылар барысы да бер төсле түгел. Төрлесе төрле иҗат юлы үттеләр Төрлесе төрле чорда күтәрелделәр, терле темага яздылар. Шуның ечен аларны дәверләргә бүлеп, конкрет тарихн фактлар белән бәйләп тикшерергә кирәк. Мәсәлән, һ. Такташ. М. Максуд, Ф Буриаш. Г. Кутуй. М. Җәлил 1919—1923 ел чорында күтәрелеп чыккан язучылар булса. Ш. Маннур. Т. Гыйззәт, И. Баян. М. Әмир, Ә. Фәйзи. И. Гази, X. Туфан һ. 6 1924—1929 еллар арасында. Ф. Хөсни. Р. Ильяс. С. Хәким. Г. Хуҗи һ. б. шуннан соңгы елларда күтәрелделәр, һәр чор уэенең билгеле эзен калдырды. Инде Г. Кутуй әдәбиятта футуризм-формализм мотивлары белән чыгып әкренләп үзгәрә кипсә. Ф Буриаш. Н. Исәнбәт шупай ук икенче терле йогынтылар аша — романтизмнан килделәр Башкаларның шулай ук үз юллары бар Совет әдәбиятын тикшерү тирәнрәк нигезгә корылырга тиеш. XIII. Программада тәнкыйть һәм татар тәнкыйтьчеләре турында бер сүз дә юк. Революциягә кадәр татар әдәби тәнкыйтенә нигез сал-аи Хәпфнинәр Сөтен паи төшеп капгвн кебек, совет тәнкыйтьчеләре К. Гази. Г. Халит. X. Хәмрн. Л. Җәпәчлэр турында да бер сүз дә юк. XIV. СССР халыклары әдәбиятының эре вәкилләре тикшерелгәндә Белоруссиянең хвлык шагыйрьләре Янка Купала, Яиуб Колае ииктер төшеп калганнар ПЕДАГОГИЯ УЧИЛИЩЕЛАРЫ ОЧЕИ Минем программага карата ясый торган искәрмәләрем шушы. Тагын шуны әйтергә кирәк: Программаның аңлатмалар элешендә берничә мәртәбә «эчтәлеге белән социалистик. формасы белән милли әдәбият» дип кабатлана. Ләкин аны коры кабатлау — эш түгел [^] | Эчтәлеге беләк социалистик, формасы белән милли культура конкрет рәвештә әдәбиятта нинди тестә, ничек чагыла! Совет әдәбиятының милли формасы нидән гыйбарәт. социалистик эчтәлеге нидән гыйбарәт! Менә шучы конкрет өйрәнү, тикшерү — безнең бурыч. Кыскасы, әдәбиятны өйрәнү гыйльми, тарихи тирән нигезләргә корылырга тиеш. Татарстан Совет язучылары союзы правлениесенең җаваплы секретаре М. Җәлил. РЕДАКЦИЯДӘН: Бу документны күптән түгел генә СССР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел-өдәбият һәм тарих институты архивыннан КДУ аспиранты Ф Мостафин табып алды. 1 Документ кайбер кыскартулар белән бирелә. Кыскартылган урымнарга квадрат җәяләр