Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИГЕЗ ТАШЛАРЫН САЛГАНДА

Казан утлары»... Элек-электән Казан шәһәренең нурлары еракка бии еракка сузылган һәм кешеләрнең күңелләрен яктыртып, җылытып торган Кемнәрне генә ул үзенә тартмаган, һәм кемнәрне генә үстереп җибермәгәи Монда беек галимнәр җитешкән, монда шигърият чәчәк аткан, моңлы кәйләр чыңлаган. Меңнәрне иешәләр монда белем алып, киң Рәсәйдо яшәгән күп милләтле халыклар артсында хезмәт итәргә, Казан нурларын тагын да киңрәк җәелдерергә юнәлгәннәр Ә революция традицияләрен саный башласаң, бу нурлар тагын да яктыран балкый, тагы до дәртлерәк җемелди. Монда Ленин үзенә революция юлын сайлаган Монда Федосеев, Яма- шезлар самодержапиенең тамырын йолма башлаганнар Хәер, мин Казанның данлы, шәүчәтле тарихын язарга җыенмыйм. Казан болан да нурлы, е монда аның утлары турында сейлергә кирәк «Казан утлары». Ана хәзер 50 яшь? Моны әйтүе генә җиңел Ярты гасырлык тарихы булган журнал— ул 192 биткә, ягъни унике басма табак эчемә сыйдырылган терне жанрдагы әсәрләр генә түгел. Ул шулай ук 12 табаклы бер җыентык та түгел Ул —620 саннан торган, үзе бер китапханә тәшкил итәрлек бай хәзинә асраган журналлар комплекты. Анда халыкның рухы салынган. Анда — халыкның иҗтимагый аң үсеше, айда — халыкның матурлыкны тану һем аны бәяли белү осталыгы, анда — аның әдәби-свигать зәвыгы, образлы сиземләү осталыгын үзләштерү баскычлары Шуңа кура до мвгур әдәбият тарихын тикшерәсеңме, театр музыка тарихына күз саласыңмы, рухи культура тарихына материаллар взлчсеңме — бу журналны читләтеп узу мамкин түгел Журналда басылган һәрбер язма аерым китап булып вим җыентыкларда тупланып басыла алмый. Шулай булгач, журнал тавихчылар омом бердәнбер башлангыч чыганак. Миңа бу журналда шактый еллар зшләу бәхето электә Журналның укучыга никадәр якын һем кадерле булуын мин шул елларда гол тоеп ешәдәм Журнал укучыларының бер конференциясендә әлкен ешьяердоге бар укытучы белой дигән иде — Тәнкыйть артыграк булды шикелле Сов үзегезнең никадәр зур эш башкаруыгызны белмисев булыр. Журналны даими укыл баручыларга андагы азрамика» да бии мадерпе ®йе «Казан утлары» гаятъ зур эш башкара Ул, анабыз Идел кебек катлаулы бәем чорыбызны, бәем тормышыбызмы чагылдырып, киң адым балом даияы юлын дәвам иттерә, һем мин, иел кадеремчә, аның үсү, чыныгу арлыи сенлеп бирергә телим К «Казан утлары» журналының тарихы бик кызыклы һәм укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек. Бердән, ул Советлар Союзында чыгып килә торган әдәби, иҗтимагыи- политик журналлар арасында иң өлкәннәренең берсе. Рус телендә, Ленин инициативасы белән чыгарыла башлаган «Красная новь» 1921 елның июнь аеннан гомерен башлап җибәрә. «Новый мир» — 1925 елдан, «Огонек» 1923 елдан чыга башлый. Иң өлкән журналлардан «Сибирские огни» 1922 елның мартыннан бирле, «Молодая гвардия» 1922 елның апрель-май аеннан чыгып килә. «Казан утлары- шулай ук 1922 елның май аенда үзенең эшен башлап җибәрә. Шул рәвешчә, ул илебезнең иң карт журналлары рәтендә тора. Шунысын да әйтергә кирәк, «Казан утлары»ның билгеле бер тәртипкә салынганнан соң чыгудан туктап торганы юк. Хәтта Бөек Ватан сугышының иң авыр айларында да ул эшен дәвам иттерде. Башка журналлар сугыш еллары чорында берничә айга булса да чыкмый тордылар. «Казан утлары» журналы ярты гасыр вакыт эчендә исемен берничә тапкыр алыштырды. Бу— табигый күренеш, һәрбер чор, журналның эчтәлеген билгеләгән кебек, аның исеменә дә йөкләмә бирә. Журнал башта «Безнең юл» исеме белән чыга һәм ул исем Галимҗан Ибраһимов тарафыннан тәкъдим ителгән булса кирәк. Әгәр 1917 елның сентябреннән Уфада Галимҗан Ибраһимоө редакторлыгында шул исемдә газета чыга башлавын искә алсак, моңа шикләнмәскә мөмкин. 1927 елда, «Безнең юп»ның чыга башлавына биш ел тулуга багышланган санда, Г. Ибраһимов «Безнең юлның редакторларыннан» дип тәкъдим ителә һәм аңа «юл салучы»ның кем икәнлегенә ишарә ясала. Чынлыкта Г. Ибраһимов журнал редколлегиясенең председателе була. Журналның беренче редакторы Гасыйм Мансуровның истәлегендә 1922 елның башында «мин, Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш, Гаяз Максуд, партиясезләрдән Садри Жәләл, Газиз Гобәйдуллин үзара фикер алышканнан соң «Безнең юл» журналы чыгарырга карар бирдек», дип языла. («Безнең юл». 1927 ел. 6—7 саннар.) Шунда ук «Безнең юл» журналы чыннан да безнең юлны, большевиклар, марксистлар юлын күрсәтә торган бер журнал» булып чыгарга тиешлеге билгеләнә. Аерым язучыларның журнал чыгару теләкләре күптәннән туган булса да, тормыш авырлыгы, көчләрнең таркау булуы, сугыш һәм ачлык җәфалары бу эшкә практик рәвештә керешергә мөмкинлек бирми. 1922 елның башыннан Кезанда «Кызыл шәрык яшьләре» исемле яшьләр журналы чыга башлый. Комсомолның Татарстан өлкә комитеты органы буларак, журнал комсомолец һәм укучы яшьләргә экономик-политик һәм фәнни тәрбия бирүне күздә тота. Яшь каләмнәрнең иҗатына да игътибарлы була, хикәя, шигырьләргә урын бирә, шулай да ул тормышын яңача төзергә керешкән һәм культура традицияләренә бай булган бер халыкның барлык әдәбият-сәнгать һәм культура өлкәсендәге ихтыяҗларын үти алырлык була алмый. Моның өчен аның күләме дә, тупланган көчләре дә җитәрлек булмый. 1922 елның март-апрэлендә РКП(б)ның XI съезды була. Партия съездының резолюциясе, социализм төзүгә бәйләнешле гаять зур хуҗалык бурычлары белән бергә, эшче-крестьян яшьләре өчен әдәбият тудыруны иң кирәкле эшләрнең берсе дип билгели. Съезд Үзәк Комитетның гыйльмипопуляр һәм әдәби журналлар чыгару турындагы карарын яхшы дип таба һәм бу эшне тагын да җәелдерергә куша. Партиянең XI съезды: «...Азчылык милләтләр өчен, аеруча терки телләрдә газеталар һәм әдәбият бастыруга игътибарны юнәлтергә» куша. (О партийной и советской печати. М. 1954. 250—251 битләр.) Партия карары белән рухланып, хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан, татар телендә гыйльми, сәяси, әдәби-иҗтимагый айлык «Безнең юл» журналын чыгара башлыйлар. Беренче бөтендөнья сугышына гражданнар сугышы ялганган чор бу. Халык хуҗалыгы җимерек хәлдә, кырлар үксеп ята, аларны эшкәртерлек кешө көче дә, тарту көче дә җитәрлек түгел. Шуңа тагын 1921—22 елгы ачлык Идел буе халыкларын тәмам аяктан еккан. Әгәр дә яшь совет хөкүмәтенең чиксез зур ярдәме булмаса, эшче һәм авыл ярлыларының киләчәк буынын саклап калу эше дә мөшкел булыр иде... Өи» шуидый шартларда Ленин партиясе алга карап эш ите һәм хезмәт ияләрен ачтай коткарып калу чаралары естенә. еларга рухи азык булдыруны да кайгырта, хезмәт ияләре арасыннан күтәрелеп чыгарга тнешле яңа, яшь талантларның үсүенә җирлек әзерли. Журнал чыгару расходларын Татарс’вн хекүмәте тулысынча дип әйтерлек уз естенә ала. 1923 елның март аена чаклы «Безнең юл» журналының нашире. ягъни бастыручысы Татар Социал Шуралар җөмһүриятенең Мәркәз башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы була. Журналның тиражы да күп түгел, беренче еаи 1000 данә басылган, аннан соң 1500 данә, журналны яздырып алучылар тагын да азрак, күбесенчә ул бушлай таратылган. Беренче саннарның кәгазе соры, чүбекле була һәм техник яктан эшләнеше дә сокланырлык булмый. Шулай да журнал тиз арада үз укучыларын, авторларын таба. Ул чакта әле язучылар төрле төбәкләрдә яшиләр, әларны берләштергән җәмәгать оешмалары юк, журнал исә шул таркау яшәүче әдип һәм галимнәрне туплаучы бер органга әйләнеп китә. 1922 елда Казанга Һади Такташның бөтенләйгә күчеп килүен, шул ук елны Гадел Кутуй, Муса Җәлилнең Казанга әдәбият үзәге дип өметләнеп килүләрен, тиз арада Афзал Шамов, Гумир Толымбайский, Фәхри Әсгат. Зәйнәп Бәширова һ. б яшь көчләрнең туплануын искә алсак, журналның яшьләргә емет баглавы нигезсез түгеллеген аңларбыз. Ул чакта Казанда яшәгән һәм әдәби хәрәкәткә сизелерлек йогынты ясап килгән Галимҗан Ибраһимов, Фатих Сәйфи-Казанлы, Фәтхи Буриаш, Кәрим Әмири, танылып бара торган Шамил Усманов, Кави Нәҗми һ. б. журнал тирәсенә тупламалар. Ниһаять, гыйльми-сәяси, әдәби-иҗтимагый журналның беренче саны укучыларга тәкъдим ителә. Ул 84 битле калын журнал булып чыга. «Партиянең XI съезды», «Коммунистлар байлыгы». «Татарстан җөмһүриятенең икътисади хәле һәм ачлык», «Татар-башкорт яшьләренең бөтенроссия конференциясе» кебек оригиналь политик мәкаләләр журналның көн сулышы белән яшәргә омтылуын һәм партия карарларын тормышка ашыру эчен тырышуын күрсәтәләр. Аннан тыш Г. Ибраһимовның ике санга бүлеп бирелгән «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» исемле мәкаләсе, Ф Бурнашиың татар театр әдәбиятына күзәтү ясавы игътибарга лаеклы. Беренче санда журналның «Әдәбият» дигән бүлеге 68 иче биттән башлана Анда М. Гафури, 3. Бәширова, К Әмири шигырьләренә һәм Г. Газизнең кечкенә күлемле хикәясенә урын бирелгән. Шунда ук Габди псевдонимы белен Г, Ибраһимовның «Төрки кавемнәрнең матбугаты-әдәбияты тиресендә» исемле мәкаләсе басылган, мәкаләнең дәвамы икенче санда бирелгән. Шул рәвешчә. «Безнең юл» әдәби мирасны марксизм методы белән ейрәнергә. әдәбият тарихын чорларга бүлүгә, тел-грамматика мәсьәләләрен өйрәнүгә беренче саныннан игътибар итә башлый һәм шул юнәлештә эшен алга альт китә. Бу аңлашыла да. ченки әдәбият-культура тарихы да өйрәнелмәгән, борынгы мирас та ул чакта әле «төрки кабиләләр» арасында бүленмәгән, кайсы әдәби әсәр нинди милләткә карын икәне ачыкланып җитмәгән, телне өйрәнү дә гыйльми юлга салынмаган Ә бу мәсьәлә зур әдәбиятны — яңа тип совет әдәбиятын үстереп җибәрү өчен җиң сызганып эшкә керешкәндә читләтелә торган мәсьәлә түгел Яшьләр яңалыкка тизрәк тавыш бирәләр һәм журналга омтылалар Журналның 4 иче санында һ Такташ «Урман кызы» поэмасын, М. Максуд «Ике бәйрәм» исемле нәсерен бастыра. Бу аларның журналга беренче тапкыр аяк басулары. Бишенче саннан М. Җәлил белән Ф. Әсгат катнаша башлый. 6—7 саннарда инде без Ш. У-маноя, Г. Толымбайскии. К. Нәҗми кебек яңа исемнәр белән танышабыз. ЩуЛ ук 6—7 санда (1923 ел. январь-февраль саннары) Г. К. имзасы белән Гәдәп Кутуйның ике шигыре басылган. Г. Кутуйиың «Күкие тешерем — туй ясыйм., «Базарда җан сатам» исемле шигырьләремә редакция шундый искәрмә бирүне кирәк тапкан «Безнең юл» идарәсе, рус һәм Европа әдәбиятымдагы яңалыклардан буяган футуризм агымы тарафында булмадыгы хәлдә, яшь футурист шагыйрьләребездән Г К. иптәшнең бу юлдагы беренче тәҗрибәләренә үз битләрендә урын бирә, һем шуның аркасында, бердән, нечкәне гене бор мисал аркылы гына булса да, футуризм белен үз ГАЗИ КАШШАФ ф НИГЕЗ ТАШЛАРЫН САЛГАНДА ф укучыларын таныштырырга во, икенчедән, әдәбият дөньясында, бигрәк тә «Безиеч юл» журналы битләрендә бу хакта фикер алмашуга мәйдан ачарга тели. Идарә», Шушы искәрмәдән күренгәнчә, журнал реалистик позицияләрдә тора һәм шул принципларны яклый. Яңа агымнар турында редакция фикер алышырга чекырса да, бәхәс куерып китми. Аның каравы, Гадел Кутуй үзе журналның биш елы тулу уңае белән бик характерлы сүзләр әйтеп чыга: «Мин татарның ярлы әдәбиятына «бик күп» ярлы нәрсәләр биргәнем ечен хәзер артыгы белән үкенәм. Билгеле, моңар мин генә гаепле түгел... бу гомуми бер фаҗигабез .» («Безнең юл». 6—7 саннар, 1927 ел.) Баштагы елларда журнал үзенең йезен эзли, шуңа күре аның редакция составы да, форматы да, эчтәлеге дә еш үзгәреп тора. 1925 елның башында журнал редакция исеменнән белдерү ясый һәм «Безнең юп»ның «һәр нәрсәдән элек марксизм журналы булырга, мәсьәләләрне ленинизм буенча тикшерергә, ленинизмны һәр турыда юлбашчы назария итеп алырга, һәр тәрле саташуларга, динчелек аумакайлыкларга каршы материализм яктысы ечен керешергә тырышачак», дип үзенең политик платформасын билгели. Журнал әдәбият, культура өлкәләрендә туып торган сорауларга җавап биреп барачагын әйтә. Чыннан да, журналга игътибар көчәя, бу елларда еның эшенә турыдан-туры Галимҗан Ибраһимов ярдәм иткәнлеге дә күзгә ташлана Ул, Халык Мәгариф Комиссариатының Гыйльми үзәге председателе буларак, гыйльми интеллигенция көчләрен Казан югары уку йортларына туплый, аларга юнәлеш бирә. Әдәбият һәм революция тарихын өйрәнүгә игътибар көчәеп китә. Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү комиссиясенең председателе буларак та, Г. Ибраһимов журналны һәрвакыт истә тота. 1925 ел саннарында В. И. Ленинның «Беренче революциянең беречче баскычы (Ерактан хат)», «Пролетариатның бу революциядәге бурычлары (Апрель тезислары)» кебек хезмәтләре, Ленинның интеллигенция хакындагы фикерләре, «1905 нче ел революциясе һәм В. И. Ленин» кебек материалларның басылуы шул турыда сөйли. Г. Ибраһимов «марксист язучыларыбызга» мөрәҗәгать итеп, тарихи материализм турында китаплар кирәклеге, 1905 ел революциясе эчендә татарларның хәрәкәтләрен ейрәнү өчен материаллар җыю турында язып чыга. 1927 елда беренче большевистик газета «Урал»ның чыга башлавына егерме ел тулу уңае белән «Безнең юл» журналы Мөхетдин Корбангалиевнең «Хөсәен Ямашев турында исемдә калганнар» (1 сан) исемле истәлеген бастыра. Бу материалны әле хәзергәчә тарихчылар бик яратып телгә алалар, гыйльми нәтиҗә ясаганда, аңа да таяналар ВКП(б) Үзәк Комитетының «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы турында»гы резолюциясе журналның 1926 елгы 5—6 саннарында басылган. «Хәзерге татар әдәбиятына партия карашы» исемле мәкалә 1929 елның 6—7 саннарына урнаштырылган. Журнал шулай ук халык хуҗалыгы, авыл тормышы һәм экономикага кагылышлы материаллар да бастыра. Татар әдәбиятын өйрәнү һәм әдәби мирас, татар халкының авыз әдәбиятын җыю һәм аны өйрәнү кебек мәкаләләр арасында П. С. Котанның «Татар әдәбияты турымда» (1927 ел, 8 сан) мәкаләсе әһәмиятле урын тота. Бу — рус галимнәренең (моңа тагын академик Павловичны өстәргә кирәк) татар әдәбия-ына, аның күренекле язучыларына игътибар итә башлавының бер үрнәге Әдәби журнал, әлбәттә, әдәби материалларга киң урын бирә. Югарыда бер тапкыр әйтелгәнчә, һ. Такташ. Ш. Усманов. К. Нәҗми. Г. Толымбайский, Г. Кутуй, X. Туфан кебек язучы-шагыйрьләр зур урын алалар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылып өлгерәләр. Аларга ияреп Фатих Хөсни, Нур Баян, Демьян Фәтхи, Шәйхи Маннур шигырьләре, Әмирхан Еники, Мирсәй Әмир хикәяләре күренә башлый. Без ялгышмадык, хәзерге күренекле прозаик Фатих Хөсни журналга шагыйрь булып аяк баса. Журналның беренче авторларыннан Һади Такташ исеменә аерым тукталасым килә. Революция тудырган, партия һәм совет чынбарлыгы тәрбияләгән, талантлар арасында да йөзек кашы кебек балкып торган Һади Такташның өсөрлөрө журналның аерым сәхифәсе, матур сәхифәсе. Менә аның 1925 елда «Сыркыды авылы» (1 сан) басылып чыккай, икенче сайде я Дее ыл Дан соң» поэмасының кисәкләре басылган. 1†N елның 1—2 саннарында «Нәни разбойник» басыла һәм reman кечле резонанс ала. Соңыннан «Чаян» журналы аны карикатуралы рәсемнәр белән иллюстрацияләп күчереп баса. Шул ук елның соңгы саннарында Такташның «Провокатор» исемле кечле политик лирикасы басыла. Менә 1927 елның икенче саны. Ул әле дә һәрбер укучының күңелен үзенә тарта Аида шагыйрьнең «Мәхәббәт тәүбәсе яки Зобәйдәнең наборщикка булган гыйшкы ии белән бетте» исемле поэмасы басылган. Исеме озын, ләкин редакция аны бирә белгән. «Мәхәббәт тәүбәсе» сүзләре генә калын баш хәрефләр белән җыелган Укучы еч баганалы биттән поэманы укый башлаганчы, Такташның үзен күрә. Ул батен буйга басып тора, соры костюмыннан, кара шиблеттән, пиджагының сул як итәген артка таба чөеп, сул кулын чалбар кесәсенә тыккан, уң кулына, бармаклары арасына, папирос кыстырып, башын уң якка салыбрак тора. Поэманы дә Такташ нәкъ шул кыяфәттә сәхнәдән сөйли иде. Инде күпме еллар узган. Менә хәзер дә Такташ журнал битеннән чыгып каршыңа басар да сине таң калдырып, поэмасын укый башлар кебек тоела. Ә ул укый белә иде... 1925 елдан башлап журналның барлык эшен дип әйтерлек Гомәр Гали ялгызы алып барды. Ул редакцияли дә. корректура да карый, хатларга җавап та яза. редакциягә килгән яшьләрне әдәби осталыкка өйрәтә, язучыларга .социаль» эакаэпар ♦ бирә иде. Ул арада типографиягә йөгереп барып кайта, редколлегия членнары ф белән дә бәйләнеш тотарга өлгерә. Теләсә чемне, теләсә кайда, хәтта урамда да < кабул итеп, журнал һәм әдәбият мәсьәләләре турында әңгәмә алып бара 1927 елны татар Мәдәнияте йорты оешкач, журнал редакциясе Наркомпрое бина- ± сыннан Мәдәният йортына (хәзерге Яшь тамашачылар театры) күчте. 1928—29 елларда ' Мәдәният йортының секретаре булып эшләгәндә, миңа Гомәр Гали һ б язучылар белән _ аралашырга туры килде. Г. Гали белән безнең бүлмәбез янәшә үк булмаса да. эш - араларында бик еш очраша идек. Шуңа күрә редакторның эш стиле дә. те-е • бу < язучыга карата мөнәсәбәте дә истә калган. Кайвакыт ул исемен ейтмиче генә берәр “ редколлегия членыннан зарланып куя, кайчак яшьләрнең җавапсыз чыгышлары турында ачынып сөйләргә керешә, шул ук вакытта үз еузен бәрер ф«лософнь ң *лл атаклы язучыларның афоризмнары белән дореслеп ала. Такташ яки Кутуй килсә, алар белән җәелеп, ач серләрен бушатып сөйләше. Г. Гали Такташның талантын аеруча тәкъдир итә, аның есәрлөреиә билгеле дәреҗедә юнәлеш те бире иде шикелле. Чөнки Такташ теге я бу газетада яки кичә геие булып узган җыелышта аның шигырьләренә каршы кизәнүләр, күсәк күтәрүләр булса, Гомер Гали янына киле, алар бик озак сөйләшәләр... Мин аларның нәрсә сөйләшкәнен белмим, миңе шунысы ә*ы«, борчылып кергән Такташ елмаеп, көлеп чыга һем тынычланып кайтып нитә иде Һади Такташ 1929 елны яМокамай» һәм «Алсу» поэмаларын язды Алар бар үк санда янәшә басылдылар. Г. Гали, журналны бизергә Һичбер материаль мөмкинлеге булмауга карамастан, каяндыр акча тапты, художникка эака-лар бирде һем «Моквмай- поэмасы журналның ике ячка ачылган битендә ак каеннар рәтеме уртасында басылды. Такташ поэманың шулай бизәлеп басылуына аеруча шат идо Укланнар клише- сын хәтта миңа дп күрсәткән иде. Мондый игътибар, билгеле, башка шагыйрьгә эләкмәде Арада тик X. Туфзн гына бәхетле булып чыкты. Аның «Ике чор арасында» исемле поэмасы шагыйрьнең рәсеме белән басылды (1977 ел, 4—7 саннар.) һәм ул фото түгел, художник тарафыннан (. бирделәр — Ә сеэ, Александр Александрович, бу хәлне беләсезме?!. * Миңа Фадеевның йөэа күренми, ул һаман бер кулын минем җилкәсе куеп басып тора, һәм бик гади нәрсәне раслаган тесле, үзенең ягымлы тавышы белен: — А как же. без җитәклибсэ! — диде. Фадеев, чыннан да, бу хәлне белә иде Шуңа «үрә аның сүзе —бу шулай иде, шулай булырга гиеш! — дигән мәгънәдә яңгырады. Казанда вакытлыча туктаган хәрби эшелоннаодан «бер генә данә булса да журнал бирегез» дип килүче офицерлар турында, үзем командировкада йәргәнде. күрше Баш- кортстан районнарыннан берәр журнал вин китап соратып каша җибәргән колхоз председательлерө турында, редакцивге иилген хатлар турында сейлидем Үзәк Комитеттагы иптәшләр беэнең хәлне яхшы аңладылар Аеырлык белән булса да, журналны туктатмыйча чыгарып килүне мактадылар. — Бу — сезнең подвиг! — диделәр Бу мактауны бех партиянең Татарстан елкө комитетының һәм журналда актив маг иашучы барлык язучыларның казанышы дип кабул иттек Ул чакта журнал еч мең данә басыла иде, бу 'ираж ачың лимәты. Үэәи Комитетта месьепене ачыклагач, безгә сиэәлерлек ярдәм күрсәттеләр. Үзәк Комитет журналның тиражын ун меңгә (еч тапкырдан артык!) җиткерергә һем бастыру ечен үэ фондыннан естәмә рәвештә яәгаэь җибәрергә булдь Партиябезнең шундый зур ярдәме* күреп. бет аңадзн туган кешеләрдәй, качвт- ланып кайтып киттек. Шуннан е«ң журнал 10 мең тираж белән басыла башлады -33 1ЛШ.1Л1-ЫИ САЛГАНДА Партия органнарының «Совет әдәбияты» журналын сугыш чорында да саклая калу турындагы карарының әйтеп бетергесез зирәк акыл белән эшләнгәнлеген тормыш раслады. Аның һәрбер саны, кимчелекләре булуга да карамастан, теткәләнеп беткәнче укыла, кулданкулга күчә, тылдан бик кадерле бүләк төсендә фронтка юнәлә. Хәрби частьлардан махсус соратып алалар, кичектерми, фәлән-фәлән саннарын Жибәрегеэ дип таләп итәләр, әгәр алар сораган саннар барып җитмәсә, шактый каты шелтәле сүзләр белән хат җибәрәләр. Минем кулда кайбер хатлар сакланып калган. Г. Галиевнең хатында, мәсәлән, «Совет әдәбиятыпның тышлыгы да миңа якын, аны да окопта калдырып китәсе килми» дигән юллар бар. «Журналның 11—12 санын алдым. «Кызыл Тагарстанпдагы иптәшләр җибәргәннәр. Зур шатлык булды». (Ф. Кәрим. I. VII. 43 ел.) «Без монда сез җибәргән журналны (№ 5) бик рәхәтләнеп укыдык, һәммәбез дә сезгә чын күңелдән рәхмәт әйттек һәм шул вакытта: «Ах, аның 1, 2, 3, 4 нче саннарын да укысаң иде!» — дип куйдык. (Ш. Маннур. 22. IX. 43 ел.) «Журналларны берәр данә җибәрсәгез, бик яхшы булыр иде... Без монда Казаннан килгән һәрбер кәгазь кисәгенә балалар шикелле чын мәгънәсендә куанабыз». (А. Шамов. 5. IV. 44 ел.) «Бүген ишегемнән ике сөенеч бергә йөгереп керде: өйдән — хат, сездән — журнал (7 нче сан). Журнал килгән көн — бәйрәм көн миңа. Аның битләрендә мин үземнең әллә кай- лзрга чәчелгән иптәшләремне, дусларымны очратып, бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырам. Менә хәзер дә... бөтен эшне ташлап, аның битләреннән куш-аякланып бер чабып чыктым. Бусы беренче танышу, ягъни разведка... Ә менә хәзер ныклап танышырга була. Мирсәй дусның бөтенебезгә мәгълүм озын-озын инверсияләре, Фатих Хөснинең үзе шикелле үк тынгысыз, дәртле, ялкынлы хикәясе, кыю һәм өр-яңа чагыштырулары (кимчелекләрне күрмим мин хәзер!), Маннурның, Ерикәйнең на редкость сөйкемле шигырьләре. Алар монда Азов буйларының караңгы, ләкин җылы ноябрь төннәремдә пычрак сөреп йөри торган Карамалы малаеның күңелен дөрләтеп тә, моңайтып та, ә кайвакытны күз яшьләрен дә кыстап куялар...» (И. Гази. 1. XII. 43). Мондый хатларны без тылдан да ала идек, очрашу вакытларында ишетә идек. Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан, Казанга командировкага килгән уңайдан редакциягә кереп, журнал сораучы иптәшләрне кем генә хисапка алган! Алар бик күп иде. Бер вакыт хәтта Сахалин атавыннан килгән бер кыз: — Мине Сахалиннан җибәрделәр. Безгә журнал кирәк, мин шуның өчен килдем! — диде. Ул укытучы кызның соравын ничек канәгатьләндермисең... Шул рәвешчә «Совет әдәбияты» журналы сугыш елларында халыкның юлдашы, сердәше, юанычы һәм куанычы булды. Ул аларны фидакарь хезмәткә, дошманга каршы кыю, әрсез сугышырга рухландырды, илһамландырды. Совет сугышчылары, журналны шинель изүләренә кыстырып, атакага күтәрелделәр, батыр сугыштылар. Ләкин журналның эше һәр яктан да мактанырлык түгел иде. билгеле. Партия Үзәк Комитетының аталарча кайгыртуыннан соң, билгеле, типографиянең дә, нәшриятның да (журнал Татгосиздат басмасы булып исәпләнә) игътибары көчәйде, шулай да, бердән, соңга калып чыгуны тулысынча бетерә алмадык, икенчедән, эчтәлеген дә әле шактый баетасы бар иде Язучыларның иҗат активлыгын күрсәтерлек көчләре бөтенесе диярлек фронтта. Казанда булганнары да берничә йөкләмә алып баралар, еш-еи» командировкаларга чыгып китәләр. Вакыт-вакыт Казанда бер-ике язучы кала иде... Фронт белән тыл арасында хатлар, кулъязмалар йөри, аларның хәрәкәте хәзергечә җитез түгел, шуның өстенә, сугыш вакыты, кешеләр генә түгел, хатлар, кулъязмалар да һәлак булгалый... Бу безнең эшне тоткарландыра, кулъязмалар җитми... Сугыш беткәннән соң да озак еллар буе үзен сиздереп торган бер нәрсәне әйтергә кирәк. Татар совет язучылары Бөек Ватан сугышында актив катнаштылар. Рядовойдан башлап полковник дәрәҗәсенә кадәр. Корбаннар да зур һәм онытылмаслык булды: М. Җәлил, А. Алиш, Н. Баян, Г. Кутуй, Р. Ильяс, М. Вәдүт, М. Әблиев, Д. Фәтхи, Әгъзам Камал, X. Мөҗәй, X. Рахман һәм йөзләрчә яшьләр сугыш кырла- iwpa, юкки бар асыА. Фронттагы иптәшнең ышандырган әйбере килеп җт.тмәгәч, нервы дигәнең тагыи :из« дерә башлый. Журналның йөзе килеп җитми, сүрәнлек күзгә бәрелә һәм Фатих Хөсни, ботенэсенә ачу итеп, бер тын алуда матур, җиңел һәм күңелне рәхәтләндерә торган новелла язып ташлый. Кирәк икән, рецензия яза, мәкалә бирә, Ялсыз-нг.сез. көн-тән эштә чабу сәбәпле, мин бик каты авырып киттем. 1945 елны журналның эшен Газиз Идел те җитәкли башлады. Аңардан сон Кави Нәҗми, Афзая Шамов бер-бер артлы редактор булдылар. Мин яңадан редактор булып килгәндә, элекке сотрудниклардан берсе дә калмаган, редакция таркау хәлдә иде. Афзал абый срофессиональ язучылык эшенә күчкән, журталның җаваплы секрзгаре Габдрахман Әпсәләмов шул ук максат белән рәдакция өстәлен калдырган, поэзия бүлеген җитәкләүче Сибгат Хәким дә иптәшләреннән аерылырга теләмәгән. 1950 елның 3 маенда, редактор буларак эшкә килгәч, мин буш бүлмәләрдән һәм укылмаган хатлардан башка Серни дә. беркемне дә күрмәдем. Мәсьәлә тиз ачылды. Татгосиздат— журналның материаль хәлен кайгыртучы һәм аны басып бирүчэ хуҗа—нәшриятның аппаратын кыскарт/ кирәк булган саен, бөтен авырлыкны журнал өстенә салган. Редактор белән җаваплы секретарь урыннары гына сызылмый калган. бай традицияле журналның эшен тукталган урыннан кузгатып алып китү өчен яңабаштан аппарат төзергә кирәк иде. Бу эти җиңел бирелмәде. Еозгә партия Үзәк Комитеты ярдәм кулын сузды, һәрбер бүлекнең үз мөдире — үз редакторы эшли башлады. Кемнәр иде соң алар? Без эшне Булат Гыйззәтуллин һәм Гариф Ахунов белән башлап җибәрдек. Ул чак,а бу исемнәр берни дә сөйләмиләр иде. Ат.ар Казан дәүләт университетын яңа гына тәмамларга торалар һәм журналистлык эшеннән бик ерак иделәр. Журнал редакциясе алар өчен яңа бер университет булды. Мин эшләгән елларда журналда Хәләф Курбатов, Рөстәм Башкуров, Нил Юзиез иптәшләр секретарь булып эшләделәр һам аспирантура мәктәбеннән соң журналистлык мәктәбе узып, диссертацияләр яклап, гыйльми эшкә юнәлделәр. Димәк, алар да... Хәер, мактауның кирәге юк. Мәрхүм Р. Башкуров менә дигән хезмәтләр калдырды, Н. Юзиев белән X, Курбатовның гыйльми казанышлары һичкемдә бәхәс уятмыйлар. Болардан тыш университет аудиторияләреннән журналга килеп эшли башлаган Ләлә Хайдарова, Мәлик Хамитов, Яхья Халитов иптәшләрнең уңышлы юл узганнарын әйтергә кирәк. Я. Халитов һәм М. Хәмитов инде күптән Язучылар союзына кабул ителделәр. Әйе, ул еллардан соң бик күп сулар акты, тормышта з/р үзгәрешләр булды. Журн-эл эшендәге уңыш һәм кимчелекләрнэ җәмәгатьчелек бер гене тапкыр тикшермәде. Ялгышлар да булды, партия органнары аларны төзетү юлын күрсәтте, аталарча кайгыртучанлык, шелтә һәм мактау сүзләрен дэ эченә алды.,. Журналның эше дәва.* итә, ул бүгенге :<ән батырларын: химия, нефть, машина төзелеше, Кама автомобиль комплексы, индустриаль колхоз, совхоз, фән өлкәсендәге батырларның бөек рухи дөньяларын яктырту юлында эшли. Моның өчен хәзер өр-яңа буын әдәбиятка агыла. Журнал гасырының инечме яртысын алар дәвам иттерәчәк, тарихны алар тудырачак. Хәерле юл аларга! Яшәсен яшьлек, ару-талуны белми торган иҗади илһам!