Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ

Мирхәйдәр Фәйзи белән без 1919 елнын язында таныштык. Үземнең туган авылым Юлыкка кайткан идем, шунда китапханәбезгә яңа китапханәче килүен һәм аның инде айдан артык эшпәвен әйттеләр. Элек безнең авыл китапханәсендә махсус китапханәче юк, ул вазифаны үтәү авыл мәзиненә өстәмә эш итеп кенә йөкләтелгән иде. Шунлыктан китапханәнең билгеле эш сәгатьләре дә. юньле бүлмәсе дә юк иде. Мәзин аны бик сирәк һәм анда да кыска вакытка гына ача да. китергән китапларны тиз генә кабул итеп, яңаларын биреп җибәрә торган иде. Ә хатын-кызларга исә мәзингә күренеп йөрү гомумән тыелган булып, алар китап алу һәм китап тапшыруны бары тик мәзин хатыны аркылы махсус көннәрдә генә гамәлге ашыралар иде. Ул заман өчен авылда китапханә бупу мактаулы эш саналса да, менә шушы кимчелекләр нәтиҗәсендә безнең китапханәнең халыкны агартуда әллә ни зур эш майтара алганы юк иде. Шуңа күрә дә мин, яңа китапханәче килгәч, эшләр ничегрәк бара башлады икән дип кызыксынып, кайтып төшкән көнне үк китапханәгә кагылырга булдым. Иң элек шул нәрсә ачыкланды: яңа китапханәче эшли башлаган көннәрендә ук китаплар өчен махсус бүлмә булдыру чарасын күргән, эш сәгатьләрен билгеләгән һәм даими эшли башлаган икән. Мин барганда Мирхәйдәр Фәйзи китапханәдә яңа китапларга карточкалар тутырып утыра иде. Ул мине якты йөз. тәмле суз белән каршылады. Үзара танышканнан соң. иң элек мин аның өс-башының бик чиста һәм пөхтә булуына игьтибгр иттем. Юк. кыйммәтле материалда I тегелгән кием түгеп иде ул. Гади генә, ул заманда бик күп кешеләр киеп йөри торган костюм-чалбар иде. Әмма әнә шул гади генә костюм да, чиста һәм яхшы итеп үтүкләнгән булганлыктан, бик затлы булып күренә һәм Мирхәйдәрнең үзенә килешеп тора иде. Киеме генә түгел, китапханәсе дә искиткеч чиста иде Мирхәйдәрнең. Стеналарына китапны яратырга өндәгән лозунглар, китапханәнең эш сәгатьләрен күрсәткән расписание, китап укучылар белергә тиешле кагыйдәләр эленгән. Өстәлендә алфавит буенча төзелгән китаплар карточкасы. Шкафлардагы китаплар шулай ук алфавит тәртибендә тезеп куелган. Кыскасы. Мирхәйдәрнең үз эшен яратып эшләве аермачык күренеп тора иде. «Китапханәчеләр менә шушылай булырга тиештер инде ул» дип, куанып куйдым мин ул көнне, һәм аны якын итеп, үз итеп кайтып киттем. Шуннан соң без Мирхәйдәр белән җае чыккан саен очраша башладык, дуслашып киттек. Миңа аның тагын бер матур ягы ачылды: ул гаҗәел кешелекле, кыен чакта ярдәмчел иптәш булып чыкты. Бер вакыт шулай спектакль алдыннан Мирхәйдәрнең үтенүе буенча мин әдәбият һәм сәнгать турында доклад ясадым. Ләкин ул докладым бик үк уңышлы чыкмады һәм шуңа сәхнәдән бик нык кәефсезләнеп кердем. Мирхәйдәр ул кичтә булачак спектакльнең режиссеры да, актеры да, грим салучысы М бертуган энем дә Юлыкта яши һәм Мирхәйдәр оештырган драмтүгәрәкнең актив членнарыннан берсе иде. 1920 елның январенда Әдһәм Тимәскә килеп, миием янга керде дә бу хатын-кызларны ничек итеп спектакльләргә тартырга икән соң, дип аптырап сейлн башлады. Күп уйлап тормадым, иптәш Сәгыйтовтан үрнәк алып, түгәрәк җитәкчесенә, спектакль уйнау очен кирәк булган хатыи-кыз укытучыларны түгәрәк эшенә тарту хокукы бирелүен әйтеп, кантон җитәкчесе исеменнән яэу яздым, печать бастырдым да аны энемә бирел җибәрдем. Бүгенге күзлектән чыгып караганда бу хәл шактый сәер күренә. Әмма ул чакта шулай итмичә булмады: бозны кузгатып җибәрергә, чирканыч алырга кирәк иде. һәм. чыннан да. хатыи-кыз укытучыларны боерык тәртибендә сәхнәдә уйната башлауга күп тә үтмәде — бу хәл гадәткә кереп китте: укытучылар гына түгел, авыл кызлары да үзләре теләп түгәрәк эшендә катнаша башладылар. Шунысын да ассыэыклап әйтим, мәсьәләнең шушылай чагыштырмача ансат хәл кылынуын түгәрәкнең җитәкчесе Мирхәйдәр Фәйзи булуы ифрат зур роль уйнады. Аның искиткеч инсафлы, ышанычлы, гадел һәм сабыр булуын бетен авыл халкы белә, аиы хормәт итәләр иде. Шунлыктан ата-аиалары түгәрәккә йорергә теләүче кызларына башта бик нык каршы торсалар да. тора-бара хәер-фатихапарын бирмичә булдыра алмадылар. Әле моннан оч-дүрт ел элек кенә хатын-кызлар сәхнәгә чыгып уйнау түгел, урамда да ир-ат күренсә дә битен яулык чите боләи каплап үтәргә тиеш булганлыгын искә алсак — зур үзгәреш иде бу Авыл тормышында үзенә күрә бетен бер революция иде. Ә һәр революциядә контрреволюцион элементлар була Мирхәйдәрнең драма түгәрәге эшен әйбәт кенә җайга сала башлаган кениәрдә ул түгәрәкнең таркалу куркынычы килеп чыкты, һәр яңалыкка каршы торучылар коткысы белән Юлыхның берничә егете бер конне тавыш-гауга куптарганнар. Түгәрәк членнарының байтагы шүрләп калган, спектакльләрдә уйнаудан баш тарта башлаганнар. Шулай итеп, тагын бер кат кантон җитәкчесе исеменнән бик нык кисәтүпе хат язып, драмтүгәрәк эшенә аяк чалучыларны тәртипкә китерергә туры килде. Әгәр тагын шундый эшләре кабатланса, хокемгә тартылачаклары мәгьлүм булгач, теге тәртип бозган егетләр килеп гафу үтенделәр. Аннары үзләре үк спектакль барган вакытларда тәртип саклый башлап, Мирхәйдәрнең ярдәмчеләренә әверелделәр. Мирхәйдәр Юлыкта ике елга якын яшәде һәм авыл халкының рухи тормышыи яктырту эшендә тирән эз калдырып китте. Шул ук Юлык та Мирхәйдәр иҗатына бик нык тәэсир итте. Әдипнең безнең авылга килү очрагы үзе үк аның иҗатына турыдан-туры бәйле. Эш менә болайрак була. 191$ елда Орск шәһәренә хәрби хезмәткә китеп баручы бор бии чибәр, тапкыр сүзле, шат күңелле җырчы һәм гармунчы егетне очрата Мирхәйдәр Безнең Юлык авылының Әдһәмое Вафа исемле егете бупв ул. Вафа үзенең һәр яктай уңганлыгы, осталыгы белән әдипкә бик зур тәэсир итә һәм аны татар әдәбиятының алтын фондына мрген, one »зор дә свхнедв уйналып Я» иде. Бер суз белән әйткәндә — борылырга да арасы юк. Шулай булса да. ул минем хәлемне күреп һәм аңлап елгергәч булган икән: мин сәхнәдән керүгә, юатыл, борчылмаска кушып, язу язып җибәрде. Язуы да тегенди-мондый гына түгел, гадәтенчә, матур һәм тигез хәрефләр белән язылган иде. Үзенең китапханәчелек вазифасын тогәл үтәү белән бергә Мирхәйдәр халыкны китапханәгә тартуга, әдәбияти • пропагандалауга да күп кәч куйды. Юлыкка килеп хшли башлаган айларында ул авыл яшьләреннән драматик түгәрәк оештырды. Түгәрәк членнары тиздән спектакльләр дә куя башладылар. Бу зшне дә Мирхәйдәр башлап йорде. Ул заман очен зур түземлелек һәм тырышлык сорый торган эш иде бу. Хатын-кызларның күбесе спектакльдә уйнарга теләми, ә теләүчеләренә исә әти- әииләре рехсәт итми иде. Шунлыктан хатын-кызлар ролен дә ир-атлар башкарырга мәҗбүр. Ә мондый хәл спектакльнең тәэсирен шактый киметә һәм Мирхәйдәрне бик нык борчый иде. Әмма тора-бара без әлеге кимчелектән котылуның җаен барыбер таптык. 1919 елның сентябрендә мине Тимәс кантоны ревкомының халык мәгарифе бүлегенә секретарь итеп куйдылар. Тимәстә дә драмтүгәрәк бар. емма анда да хатын-кызлар спектакльләр уйнауда катнашмыйлар иде. Аптырагач. Тимәснең хәрби коменданты вазифасын үтәүче Сәгыйтов агай кызларны, бигрәк тә укытучыларны, спектакль уйнарга боеру тәртибендә мәҗбүр итә башлады. Шулай итеп, Тимәстә эшләр җайланып китте Ә Юлыкта хәл гел элеккечә иде әле. Минем Әдһәм исемле САД Ы Л К ЧАНЫШЕН килә торган «Галиябану» пьесасын язарга, шул пьесаның тап герое Хәлил образыи тудырырга рухландыра. Менә шуннан соң Юпыкка килә Мирхәйдәр. (Бу турыда миңа ул узе сөйләде.) Юлыкта ул тагын бер әйбәт әеәрен — «Кызыл йолдыз» пьесасын иҗат итә. Бу әсәое шулай ук Юлык тормышына нигезләнеп язылганлыгын Мирхәйдәр Фәйзи миңа үзе әйтте. Хәер, автор үзе әйтмәсә дә, әсәр белән таныш булган безнең як кешесенә моның шулай икәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Китапханәдә тырышып эшләү белән беррәттәи, драма әсәрләре язуга да күл кеч сарыф иткәнгә күрә. Мирхәйдәрнең болай да шәптән булмаган сәламәтлеге тагын да ныграк какшый башлаганлыгы тора-бара аның йөзенә ук чыкты. Ул ябыгып калды. Хезмәт хакы да аз булганлыктан, шул хәлендә яшәсә, аның эшләре бөтенләй мөшкелләнеп китүе бик ихтимал иде. Менә шуларны күздә тотып һәм әдипнең хәлен бераз яхшырту максатыннан чыгып, кантон халык мәгарифе бүлеге һәм Тимәс яшьпәре драмтүгәрәге инициативасы белән Мирхәйдәр Фәйзи кантон үзәгенә — Тимәскә чакырып китерелде. Ул анда драмтүгәрәкнең режиссеры, җитәкчесе һәм «Кызыл Урал» газетасының редакторы булып эшли башлады. Аның хезмәт хакы бераз артты, материаль хәле арулана төште. Әмма бу — мәсьәләне тулысынча хәл итү түгел иде әле. Мирхәйдәрнең хәлен яхшырту өчен аңа күп мәртәбә уңайлырак шартлар тудырырга кирәк иде. Ләкин аякны юрганга карап сузарга туры килә шул. Мирхәйдәрнең материаль хәлен сизелерлек яхшырту бары тик 1914 елда гына мөмкин булды. Башкорт тау-завод тресты идарәсе (мин ул чакта шуп трестта председатель урынбасары булып эшли идем) Мирхәйдәр Фәйзине Тубинск руднигы эшчеләре клубы китапханәсенә мөдир итеп эшкә урнаштырды һәм аңа бүтән китапханәчеләргә караганда шактый зур хезмәт хакы билгеләде. Кирәк булган әдәбиятны һәм җиһазларны китапханәгә кайтарту хокукы да Мирхәйдәрнең үзенә тапшырылды. Мирхәйдәрнең күңеле күтәрелеп китте һәм дәртләнеп эшкә кереште. 1915 елда әлеге трест идарәсе бакыр эретү заводы салынган Баймакка күчерелде. Мирхәйдәр Фәйзи дә безнең белән Баймакка килеп эшен дәвам итте. Анда да ул үз вазифасын һич авырсынмыйча, яратып башкарды. Халыкта, бигрәк тә яшьләрдә, китап укуга мәхәббәт уятуда, драма түгәрәге оештыруда күп көч куйды. Шул тырышлыгы нәтиҗәсендә уп хапык арасында бик тиз танылды, аны һәркем хөрмәт итеп карый иде. Соңгы өч-дурт ел эчендә материаль хәле әйбәтләнүгә карамастан. Мирхәйдәр Фәйзинең бала чактан ук какшап калган сәламәтлеге яхшыра алмады. Әле 1919 елда. Юлыкта яшәгән чагында ук, ул нык кына тиф белән авырып алды. Ул көннәрдә мин хәрби хезмәткә чакырылу буенча Орскига барырга тиеш идем. Юлга чыгар алдыннан саубуллашырга дип фатирына баргач, Мирхәйдәр миңа кәефе әйбәт булмавын, йөрәге аркасында үлеп китүдән шикләнүен әйтте. Хәтта шуп чактэ аның күзеннән яшь тә бәреп чыкты. Мин аны мөмкин булганча юатырга, тынычландырырга тырыштым һәм Орскига барышлый туганнарына кагылып, хәлен сөйләп бирергә вәгъдә иттем. Мин вәгъдәмне үтәдем. Шуннан соң аны, туганнары килеп, Юлыктан үзләренә алып кайтканнар, һәм ул шуннан савыгып кайтты. Мирхәйдәр безнең танышлыкның беренче көннәреннән үк йөрәгенең начар эшләвеннән зарланып, үзендә йөрәк авыруы булуын әйтеп килде. Шуңа күрә беркайчан да ашыгып йөри алмыйм мин. дия иде ул. Үзендв йөрәк авыруы бар дип уйлау аркасында бервакыт шактый мәзәк хәлгә дә калган. 1912—-191$ елларда Башкортстан тау-завод трестының управляющие булып безнең Юлык авылында туып-үскән Габитов агай эшләгән иде. 1926 елда аны Башсовнархоз председателе итеп куйдылаө һәм менә шул агай Мирхәйдәрне берничә көнгә үзенә кунакка алып киткән иде. Бер дә бер көнне, Габитов агай эштән кайтып кергәндә, Мирхәйдәр бик кайгырып. урында ята икән. Габитов агай ни булды дип сорагач: — Йөрәгем әллә нишләде: шундый каты тибә, хәтта караватлар селкенә! Дарулар да эчеп карадым, әмма барыбер файдасы юк,— дигән Мирхәйдәр. Тикшерә торгач менә нәрсә мәгълүм булган: ул көнне Габитов агайлар өенә күрше урамда дизель двигателе эшләтә башлаганнар да, шуның нәтиҗәсендә тегеләр квартирасының идәннәре дерелдәгән икән. Ә ул дерелдәү ритмы, гөнаһ шомлыгына каршы, Мирхәйдәрнең йөрәк тибеше ритмына туры килгән дә, шуңа аның үз йөрәге шулай каты тибә тесле тоелган. Мәсьәләне аңлатып биргәч, Мирхәйдәр көлеп җибәргән дә урыныннан торып, бөтенләй «савыгып» киткән. сойләшоп, аның кунак тирмәсендә ашарга, хуҗалыгыниаи кеи саен дүрт чирек [12 литр) кымыз алырга һам кирәк чакта атын алып торырга килештем. Шунда, кунак итеп, үзем белән Мирхәйдәрне да алып барырга булдым. Аның да ал вакыты туры килгәнлектән. Мирхәйдәр кыстатыбрак кына булса да ризалашты, һәм ул елны без анын белән шактый күңелле ал иттек, байның кымызы шәп иде. Атнага бер тапкыр егерме километрга Базарга барып, ит алып кайтабыз да ике кон яңа ит ашыйбыз (шуннан ары дә ашар идек тә — саклап булмый). Бүтән коннәрдә мин алып килгән кипкән бәрәңгене суда җебетеп майда кыздырабыз, каймаклап чәй зчәбоз, ә иң меһиме — чәчәкле һәм хуш исле дала һавасын туйганчы сулап, арганчы далада йорнбез. Хәйдәрнең дусты чакыруы буенча, шул вл вакытында икә генә конга «Урал буенда* исемле пьеса героикасы Зифаның прототибы Гайшә туып-үскән җиргә — Мортазин Шәрип хуторына да барып килдек. Исмәгыйль имде алтмыштан узган карт иде. Шулай булса да» ул моннан барннчә ел злек кенә ашь бер чибер кызга әйләнгән иман Аның ашь хатынына егәрме биш- at ерма алтыдан ары юк иде бугай. «Бугай» дип шуңа әйтем, чонки боз аны нибары бер генә мәртәбә, анда да »ялгыш кына» күреп калдык. Ә менә чибәрлекме. һичшиксез. бер күрүдә де исте калырлык чибәр иде ул. Нигә кирәге булды соң әле ул баибичәнең дип гаҗеппенмегез. Хикмәт шунда, кич атарга урын җәйгән чакта, мендәребез астына кыстырылган наен тузы килеп чыкты. Ул тузга кызлар почеркы белән мәхәббәт җыры язылган иде. Ләкин ком зше икон сең бу! Без тирмәдә булганда яныбызга бернинди хатын-кызның да кереп караганы юк. гомумән, күчмә башкорт хатын-кызлары безгә күренмәскә тырышалар иде. Ләкин баз кайтканда тирмәбез җыештырылган. чәй кайнатыпгаи һәм аш-су әзарләп куелган була. Тенлә атлар котүче агайның әйтүенә караганда, безнең тирмәне байның әлеге яшь хатыны балан туганнан туган сенелесе бергәләп җыештыралар икән. Тик кайсысы шушылай шигъри җанлы икән соң болариың! Әйе. хатларның адресаты ачыкланды. Ләкин аларны алого кыз язганмы, әллә яшь хатыны язганмы — анысын мин хәзер дә әзел кенә әйтә алмыйм. Шуиысыи гына oxen әйтә алам: үп хатлар Мирхәйдәрнең күңелен күтәрде, аңа рухи коч. иҗади дәрт бирде Су» да юи. йореге да авыртулы булгандыр Әмма Мирхәйдәрнең иң куркыныч авыруы — улиа авыруы булып чыкты. Аның абыйлыгы да. хәлсезлеге да йорәч авыруыннан битәр үпкәләренә бейле иде. Аңа дәваланырга кирәклеге кан кебек ачык, амма ул ничектер бу месьәлегә артыи әһемият бирми иде. 1*22 елиың җаенда мии алга чыктым һем влымиы күчме башкортларда (ул чакта уг. тнрелардә башкортлар арым күчме тормыш алып баралар, ирта аздан кара козгә тикле тирмәләрдә яшиләр иде) үтюрерге булдым. Исмәгыйль дигән бер бай белән = Икенче коине далага йорерго чыкканда Мирхәйдәр, теге җырга җавап итеп, тагым да шәбрәк шигырь язып калдырды. Андыйга бик маһир кеше иде ул! Без түземсезлек белән нотә башладык: җавап булырмы! Тешкә кайту белән үк мендәр астын карадык — җавап юк иде. Тагын далага чытып китеп, юри озаклап иореп кайттык — ләкин бу юлы да мендәр асты буш булып чыкты. Икенче, оченче кенно дә җавап бупмады. һәм без инде темам еметебезие озә язган идек. Ләкин дүртенче коине кичкә Мирхәйдәр мендәре астына берьюлы оч каен тузы кыстырып куелганын күреп шаккаттык. Аларның очесенә дә әлеге таныш почерк белән искиткеч җылы шигъри хат — мәхәббәт хаты язылган иде. Мирхәйдәр аңа каршы тагын шигырь язып калдырды. Шулай ител, кан саен хат алышу башланды. Мирхәйдәр, ялы бетү сәбәпле, миннән берәр атна алдәираи кайтып китте Пьеса язганда кирәкләре чыгар әле дип. теге серле каен тузларын да үзе белән алды. — Мондый хатлар тагын килер әле. Садыйк. Исемеңне атамаса да, сиңа языла бит инде болар. Килгән хатларга җавап бир. тик берсен дә югалтмк җыеп бар,— диде. Ул хатлар берсе дә кемгә булса да атап язылмаган, шуңа күрә Мирхәйдәр алармы миңа адресланган дип. а мии аңа язылган дип уйлый идек. Әмма алар Мирхәйдәргә язылган булганнар икән, чонки ул кайтып китү балон хатлар килми баш па д ы Ял итәргә дип кенә килгән булсак та. Мирхандер айда да туктаусыз иҗади уйланып йорде. Хәтеремдә, ул «Медииәкәй» исемле җырның кое татарныкымы, башкортныкымы икәнлегем һем аның тарихым белергә теләде. «Медииәкәй» исемле пьеса взә башлаган икән дә. әлеге җыр шул пьеса өчен кирәк булган икән. Мин шул чакта «Мәдинәкәйянең кем көе булуын өзеп кенә әйтә алмадым. Соңыннан, сораша-эзләшә торгач, аның тарихын белүчеләрне очраттым һәм алар сөйләгәнне Мирхәйдәргә язып җибәрдем. Тарихына караганда. «Мәдинәкәй» татар көе булып чыкты. Мирхәйдәр миңа пьесасын инде тәмамлап килүен, аның сюжеты мин язып җибәргән тарихтан шактый аермалы булуын, әсәрен «Хәмдия» дип үзгәртүен әйтеп, җавап бирде. Ахыр чиктә ул аны «Ак калфак» дип атады. Үпкәсе авыру булуга да карамастан, Мирхәйдәр беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, гел шат күңелле, актив иде. Яшьләр белән пикникка чыккан вакытларында җыр һәм уеннарны башлап уп оештыра, үзе дә яшәреп киткәндәй булып, шаярып- уйнап йөри иде. һич тә онытасым юк. ул Юлыкта яшәгәндә бер көнне без аның белән авыл тирәсендә, таулар буена йөрергә чыккай идек. Шунда һич көтмәгәндә генә кисәкле булып болыт килеп чыгып, яшен яшьнәргә һәм ишеп яңгыр коярга тотынды. Без тау куышына ышыкланырга мәҗбүр булдык. Болай караганда бер дә көлкеле хәл түгел. Әмма Мирхәйдәрнең кәефе шул тикле шәп иде, ул, ялт-йолт итеп торган яшенгә дә, җирләрне селкетеп күк күкрәүгә һәм коеп яуган яңгырга да исе китмичә, рәхәтләнеп шаян җырлар җырлап утырды, хәтта, балаларча кызып китеп, тыпырдатып биеп тә алгалады. Ләкин аның авыруы еллар үткән саен көчәя барды. Аңарчы артык исе китми генә йөрсә дә, 1926 елда Мирхәйдәр, ниһаять, дәвалану өчен Кырымга барырга карар кыла. Шунда барышлый ул, Уфада тукталып, сәхнәдә куелган пьесалары өчен тиешле булган гонорарын да алып китәргә ниятли. Әмма труппа җитәкчесе аңа, бер ансыз акча булмаячак, чөнки кассада акча юк, дип җавап бирә. Ә Мирхәйдәр шул акчага да ышанып юлга чыккан була. Эшләр менә шулай кыенлашып киткәч, аптырашка калып, Мирхәйдәр минем янга (мин ул чакта Башкорт дәүләт планы председателе урынбасары булып эшли идем) керде. Мин тиз генә әлеге труппа җитәкчесе белән бәйләнешкә кердем һәм, аның акча булу белән түлим дигән сүзенә ышанып, тиешле акчаны биреп җибәрдем. Вәгъдә иткән вакытыннан бик күп соңга калып булса да, Мирхәйдәр ул акчаны соңыннан чыннан да миңа кайтарды. Икебез ике җирдә эшләгәнлектән, безнең Мирхәйдәр белән очрашуларыбыз сирәгәйде. Әмма без араны өзмәдек. Хат аша хәбәрләшеп тордык. Аның хатларының бөтенесе дә дип әйтерлек «Садыйк дус» дип башлана һәм бик җылы итеп язылган була торган иде. Кызганычка каршы, әдипнең хатлары миндә сакланмаган. Әгәр сакланган булсалар, мин бу истәлекләремне бик куп мәртәбә тулырак яза алыр идем.