Логотип Казан Утлары
Шигърият

Карурман

Тавыш тизлегендә самолетта Очкан чакта, Идел ярыннан Яңрап куйды еракларда калган, Онытыла язган «Карурман». Бабам тавышы белән әйтә гүя: «Бик ашыгып, ай-һай, барасың... Югарыдан гына булса да бер Бәлки, балам, борылып карарсың?» Ә мин әйттем: «Киләчәккә барам, Тукталырга вакытым юк әле. Сезнең җирле микрохисегездән Безнең уйлар бик-бик югары!» Очтым, очтым. Мин оныттым инде Карурманнар биргән сагышны, Узганнардан түгел, Киләчәктән Ишетерсез минем тавышны. Карурманнан атың чыккан чакта, Йолдызларга, бабам, карарсың. Оныгыңны җирдән эзләмә син, Галәм юлларында табарсың. Сиңа юлдаш — озын салмак көйләр, Ат кешнәве, кошлар сайравы. Оныкларың бүтән юл сайлады... Ай, йолдызлар — урман, Җир — туган йорт... Син һаман шул: ат та дилбегә. Җир дә башка хәзер, җыр да башка. Үзгәрмәдең бары син генә. Күңелең булсын, иске җырларыңа Минем исемне дә куш, бабам. Тукталырга һич тә вакытым юк, Син аңларлык түгел... хуш, бабам. Карурманда калган юлларыңа Бик биектән карап үтәбез. Өйдә мине хәбәр көтеп торган: «Бабаң дөнья куйды... Көтәбез...» ...Тәрәзәгә карап өметләнгән Кайтмасмы дип урман ягыннан. Ахыр сулышында өзгәләнгән: «Сандугачлар... Чишмә... Карурман... Засыятем аңа тапшырыгыз: Түбән күрсә әгәр бабасын. Егылып төшмәгәе югарыдан... Кайтсын... астан өскә карасын»... Кабереңдәге салкын ташны кочып, Җылы туфрагыңа тезләндем. Мәгънәләрен эзлим, мәгънәләрен Син калдырган серле сүзләрнең. Шушы серле, җырлы дөньяны ул Оныгына — миңа калдырган. Тормыш агымына кереп китәм Әкрен генә кабөр яныннан. Күңелемдә — бабам васыяте... Рәнҗеттемме әллә аны мин?.. Туган авыл. Энө-сеңелләрем, Кичерегез, сезне танымыйм. Килен бәхетен күрелмәгән әнкәм Колонкадан әнә су ала. Өе җылы, чәе кайнап тора, Балам кайтты диеп юана. Хәтереңдәме, яшьтәш, ат көтүләр, Печән салган чаклар улакка? Әнә үзе... яңа «Волгапсында Түбән очка бара кунакка. Хәтереңдәме, туган, чана белән Әрәмәдән утын ташулар? Әнә үзе... таудай бульдозерда Җир тетрәтеп килә басудан. Хәтереңдәме, энәм, елый-елый, Ата каздан куркып йөгергән? Әнә үзе... тыйнак кыйгакларга Карап тора вышка үреннән. Күңелем тулы җылы хисләр минем Машинага, «кара алтын»га, Мәдхияләр сорый табигатем Авылым матурлыгы хакында. Кыр да башка хәзер, җыр да башка,— Танымаслык булып үзгәргән. Хәйран калып узам асфальтларга Күмелеп калган иске эзләрдән. Бар да бәхетлеләр, канәгатьләр, Ә бабамның гомере өзелгән. Нидер эзли күңел... Тапмый... Киттем Аның васыяте эзеннән. Ник йөрәгем сыза? Сәбәбе ни? Белмим, нәрсә җитми, ни җитми? Бабам васыяте... Тукта... Ә нигә мин Сандугачлар тавышын ишетмим’ Соңгы төсе итеп иркәләдем Сөйгән кашкасының ялларын. Мең ат көчен җиңә алган егет Бер бахбайны җигә алмадым. Мин оялып калдым, Аксакаллар Хәлне аңладылар,— Җиктеләр. Тәгәрмәчләр, Әлли-бәлли итеп, Сабый чакка алып киттеләр. Төнгә каршы кая юнәлгән дип. Юлчыларның исе китмәсен. Мин табарга тиеш бабаемның Васыятен — урман, чишмәсен. Онытылган, узганнарда калган Хатирәгә таба юл алдым. Эзләмәгез мине, Бала чакның Томанында эреп югалдым. Туктатмагыз мине, авылдашлар. Эзләп барам бабам мирасын. Нигә, кашкам, мине тыңламыйсың, Сабан туйга таба борасың? ...Мәйдан. Көрәш. Сөлге тоттырдылар «Күктән җиргә кайткан кунакика. «Эһ!» дигәнче, заман тизлегендә Килеп төштем... туган туфракка. Агайларның серле күзләрендә Тойдым шул чак бабам карашын: «Ешрак кайтып шулай туган якка. Астан өскә таба карасын...» ...Ат та башын игән. Мин дә — уйда. Гамьсезлекнең теге чигеннән Мин илемә кайтып барам бугай, Мин чигенәм бугай, чигенәм. Ат адымы белән узган юллар Бераз истә, бераз онтылган. ...Чалкан ятып барган уйчан малай Ерак йолдызларга омтылган. Күңелем минем гаҗәп бер җыр эзли... Ул ягымлы барлык көйләрдән. Бала чакта Әллә былбыллардан, Әллә әниемнән өйрәнгән. Якынайган саен васыятькә, Тамырлана шул көй күңелдә, вздереп лә бер җырларсың әле Карурманга кереп күмел дә... Бабамнардан мирас булып калган Изге нигезем син, өем син, Таңнарымда үбеп уяткан да, Йоклаткан да иркә көем син. Кара урман... Качкын егетләргә оя корган. Бунтарь йөрәкләрне яшергән, Табигатем нигә ярсу дисез... Шәрук беглый' безнең нәселдән. 1 Шэрук беглый — алпавыт утарларын туздырган, халык җырларында җыр* ланган легендар качкын. Күңелемә нидер җитмәс иде Тукаеңны җырга кушмасам, Шүрәлеңне тапкан егетеңне Бер сагыныйм әле ичмасам. Былтыр1 сыман алдап дошманнарны Җәлилчеләр сиңа кайткандыр, Батыр егетләрне ил чишмәсе, Ил урманы үзенә тарткандыр. Мин тын гына сиңа баш иярмен, Сүзсез аңларсың сич барыбер. Бар кошларың миңа кушылырлар, Сәйдәшеңне көйлим әле бер. һәлакәткә алып барган чакта Мәхәббәттә тирән ялгышым, Туры юлга борып хәл иттең син Дилбегәсез яшьлек язмышын. Мин бик озак сезгә кайтмый тордым, Былбылларым гаеп итмәсен. Күрсәтегез миңа яшьлегемнең Кайнап торган татлы чишмәсен. Сандугачым, тыңла, күкрәгемнән Син өйрәткән көйләр ургыла, Алып китче мине бу малайның Үлеп гашыйк булган урнына. Табигатем, холкым — кара урман.., һаман сабый, һаман нарасый. Кәкүкләрең белән алда мине. Борма юлларыңда адашыйм. Шәһәр герөлтесе шау-шуыннан Тынып тору өчен ни кирәк? Кара урман... Бар ямьнәрең белән кил каршыма Көйләп, назлап, сайрап, челтерәп. Кара урман... Күккә карал хыялланып яткан Малайларның серен яшергән. Бала чакка кайтып аваз салам! Ау-у1 Дәш, урман! Мин ни күрәм: бабам васыять иткән Чишмә тынган, сулар кипкәннәр... Сандугачлар кайда? Сандугачлар?.. Алар... безне... ташлап киткәннәр. Сандугачлар эзлим... Челтерәүләр... Басып узам салкын ташларга. Кара урман,.. Мәхәббәттә алданган кыз сыман, Онытылган, сулган, ташланган, • Былтыр — Туивй поэмасындагы тапкыр егет. iK. У.» М 3, S1 Сандугачлар кайда? Сандугачлар Соңгы ядкарь миңа бабамнан. Ракетага менеп утырсам да, Мин табалмам сезне, табалмам. Уемхисем белән бабаемның Васыятенә килеп орындым. Сандугачлар эзлим... Сандугачлар... Авылыма таба борылдым. «Сайра, сандугачым, сайра» диеп Урам урый яшьләр-якташлар, Соңладыгыз инде, алар киткән, Алар киткән, бәлкем, кайтмаслар. Гашыйкларның җыры нигә сүрән, Гармунчыдан әллә уңмаган? Басып сайрар өчен каешына Сандугачлар килеп кунмаган. Радиолар, мотор тавышлары, Машиналар шавы эчендә Сандугачлар эзлим, челтерәүләр... Авылымның нурлы кичендә. Әнкәм бүген матур бер төш күргән: Очып килеп әллә кайлардгн, Чишмә буендагы талга басып, Өзелеп-өзелеп кошлар сайраган. Мин сискәнеп киттем узган чакта Клуб тәрәзәсе яныннан, Сандугачның тавышын кемдер берәү Тасмаларга язып калдырган. Ике яшьнең туйларында булдым: Баш әйләнде. Әллә нишләдем. Өстәл сыгылырлык муллык. Шәраб. Тоймадым тик чәчәк исләрен. ...Мин төн буе йөрдем урамнарда Бабам мирасына юл эзләп. Матур киләчәгем ашыктыра, Күз кысалар күктә йолдызлар. ...Кеше серләр эзли күк йөзеннән, Җир астыннан, диңгез төбеннән. Йолдызларга оча, атомнарның Кара урманына күмелә. Яңа Матурлыкны иҗат итә, Булмаганны таба. Гали зат. Әмма табигатьсез яши алмый. Ансыз яши ала табигать. Шәфкать көтми кеше табигатьтән. Теләгәнен ала көч белән. Ә ул, Шомырт кара күзен мөлдерәтеп, Рәхим-шәфкать көтә кешедән. Ләкин кеше, ашыгып барган чакта, Туар матурлыгы хакына, Сандугачлы кара урманнарны Күпер итә аяк астына. Саксыз куллар килеп табигатьнең Нечкә кылларына кагыла. Машиналар тоймый. Ә йөрәкләр Сандугачлы төнне сагына. Юллар тузанында күмелеп калган Онытылган борма юл ята. Кеше шулай булмаганны таба, Ә булганны кайчак югалта. Киләчәгем миңа нәрсә әйтер Бабам васыятен онытсам, Кан юлларым буйлап челтерәгән Чишмә агышларын корытсем. Юк, югалмас җирдә карурманың, Эзелерлек түгел тамырлар, Ерак-ерак киләчәктән килеп Оныкларың сине танырлар. Тау буеннан кайтып килгән чакта, Әле генә күрдем үзләрен, Минем кебек алар эзли иде Йомылып калган чишмә күзләрен. Бораулаучы көрәк тоткан... Сәер... Куллар машинага өйрәнгән. Бабаемның шатлык яше сыман, Чишмә суы атылыр тирәннән. Тавыш тизлегендә самолетта Очкан чакта, Идел ярыннан Ишетермен сайрау, челтерәүләр... Онытылмас бер көй: «Карурман». Көйдән, сүздән, сайрау, нәкышләрдән һәйкәл коям. Кемгә? Бабама. Кашкасының ялларыннан сыйпап, Карап торсын балкыр таңнарга. ...Лирик чигенүгә нокта куеп. Сикереп төшәм кашка атымнан. Заман тизлегенә кушылам да Китәм яңа җырлар артыннан. Сүзләреңнең мәгънәләрен таптым. Тыныч йокла. Китәм. Хуш, бабам. Күпме генә биек менсәм дә мин, Юк, егылмам хәзер, ышанам! М*ск»ү. 1971