Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ БҮЛӘК

 Мәрхәбә апа Уфадагы кызы янына барып кайткач, / % /В сумкасын чоландагы иске-москы арасына чыга/ W' В рып ташлады, «һаман, элеккене куып, сине ’ В тотам да янына барам да керәм. Иптәшләре ал- В дында оялгандыр». «Әни, шушы иске нәрсәне —Г* күтәреп йөрмә инде. Туган көнеңә яңаны алып биргән идем бит. Минем яныма шул сумкаң белән кил»,— диде. Үсте бит инде Нәфисәбез, ФЗӨда укып йөргән чагы түгел. Хәзер менә дигән тегүче, өстәвенә, эшен ташламый, кичке техникумда да укып йөри...» — дип, күңелен тынычландырырга тырышты Мәрхәбә апа. Озак еллар буе файдасын күргән әйбердән аерылу, кадерле кешеңне югалткан сыман, авыр була икән. Чыгарып ташлавын ташлады да, ары үтсә дә, бире үтсә дә, күзенә чалынып, иске сумка йөрәген сызлатып тик торды. Әллә ни затлы да, бәяле дә түгел, кирзадан тегелгән гади генә кара сумка. Хәзер аның ишеләрне берәүнең дә кулында күрмәссең. Заманында да арзанлысы гына иде. Шулай да киштә астындагы агач чөйдә эленеп тормагач, өй ятим калгандай булды. Ахырда, бер чыкканда, Мәрхәбә апа иске сумкасын кире алып кереп, элекке урынына элеп куйды. Кырыйлары искереп тишелә башлаган, авыр күтәрүдән бавы сузылып озынайган сумка, гыйнвар суыгыннан җылы өйгә алып кергәч, тирләп эреде. Су бөртекләре юл-юл эз калдырып агып төшкән чакта, ул өнсез генә елый төсле иде. Мәрхәбә апага гына шулай күренгәндер. Бу сумка аның өчен бик тә кадерле, истәлекле — өйләнешкән елны Ибәтулласы алып биргән тәүге бүләге иде. Мәрхәбә апа аны ничәмә еллар инде эленеп торган агач чөйгә яңадан элеп куйды да, гафу үтенгәндәй, иске сумкага озак текәлеп утырды, җан дустына эч серләрен чишкәндәй, үз алдына сөйләнде. Әгәр теле булса, сумка да апаның сүзләренә кушылыр, бергәләп сер- ләшер-гөрләшер иде. Әйберләрнең җаны да, теле дә юк шул. Бу кара сумканың да өр-яңа чагы бар иде. Аны сатып алганда Мәрхәбә апа үзе дә яшь иде, күз тирәсе дә хәзергедәй җыерчыклар белән чуарланмаган иде. Янында, гарип булса да, ире Ибәтулла бар иде. Мәрхәбә аланың үз гомерендә иң бәхетле минутлар кичергән чагы иде бит ул. Нигә шулай булмасын, сөйгән егете ут-сулар кичеп, тәненә ерак җирләр тузанын, авыр яу исен сеңдереп кайтып килгән иде. Мондый бәхет сирәк кызхатынга гына эләкте ул заманда. Сугыштан кайтып килгән солдатны Мәрхәбә үзе ат җигеп станциягә каршы алырга төште. Авыл белән станция арасы ике чакрымнан артык түгел, дөньяның яртысын урап кайтып килгән солдат, өзелеп сагынган тугайларын, яланнарын карый-карый, сөйгән кызы белән җәяүләп җитәкләшеп кенә үтсә дә була иде. Мәрхәбә ат җигеп станциягә каршы алырга килде. Җилдереп кенә алып кайтыр өчен түгел, ике аягын да төптән сугышта калдырган Ибәтулласын утыртып алып кайтыр өчен җиккән иде атны. «Күрәләтә башыңны кайгыга салма, гарипкә кияүтә чыгып го- ♦ мерлеккә имгәк кенә алырсың. Мөгаен, кияү табылыр, хәзер сирәк = кенә булса да егетләр кайта башлады бит инде»,— дип, Мәрхәбәнең “ юлына каршы төшүчеләр дә булды. Ибәтулланың әнисе Газизә әби. и хәзер мәрхүмә инде, үзе арбага ястык чыгарып сала, үзе Мәрхәбә- = дән күзен алмый, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтә. Менә Мәрхәбә ирләр ® сымак аягын терәп камытның чөелдереген ныгытып тартып бәйләде. °- аркалыкны күтәрде. Газизә әби алып килгән юкә дилбегәнең ике ® очын йөгәнгә ныгытып бәйләп куйды. Арбага сикереп менеп утыр- < гач, инде дилбегә кагып атны кузгатам дигәндә генә, Газизә әби 2 туктатты. Күңелемдә шикле төен булып калмасын, дип уйлагандыр инде, Мәрхәбәнең кулын кысып тотты да: — Кызым, мин үз баламнан нинди генә гарип булса да бизмәм, бәгыремә басармын... Син соң яхшылап уйладыңмы? Соңыннан үкенмәссеңме? — дип ялварып сорады. Карт ананың газаплы карашында алмаш-тилмәш өмет белән өметсезлек нурлана иде. — Минем аяк-кулларым бар бит. исән булсам, кеше алдында тилмертеп утыртмам,— дип җавап бирде Мәрхәбә, үзе кып-кызыл булды. Шушы минутта ул Ибәтулланы ташламаска күңеленнән генә ант итте. Станциягә кадәр озата килгән медсестра Мәрхәбәнең күзләренә сораулы караган чакта, биргән антын ул эченнән тагы кабатлады. Ибәтулланы беренче тапкыр вагоннан күтәреп алып, арбага күчереп утырткан чакта, Мәрхәбәнең маңгаена кара кургаш сымак борчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Көче җитмәгәннән түгел иде бу тир. Сугыш елларында ул юан-юан бүрәнәләрне дә күтәрде, алтышар потлы капчыкларны да җилкәсенә салып ташыды. Ир-ат көче бар иде аның йөрәгендә. Ибәтулланы күтәргән иде. аяк-кул буыны калтырады да төште. Җир селкетеп бии иде би Ибәтулла! Анык аяк тавышы үзенә башка була торган иде. Шул аякларның җитезлегенә карап туя алмаган сөекле егетен кинәт сабый хәлендә күреп югалып калды Морхәбә. Ибәтулла, Мәрхәбәнең муеныннан кочаклап асылынган килеш, гаепле елмаеп, арбага килеп җиткәнче тын да алмый барды. Ястык өстенә җайлап утыргач кына: — Фашист, каһәр, ярты гәүдәне өзсә дә, үзем ярыйсы гына авырмый, ахры,— дип шаярткан булды. Үзе моңсу күзләрен Мәрхәбәдән алмады. Әйе, гәүдәне урталай өзсәләр дә, мәхәббәтне кылыч белән дә, утлы снаряд ярчыгы белән дә кыеп, көйдереп, өзеп-йолкып имгәтү һич мөмкин түгел икән. Мәрхәбә сугыш гарипләндергән егетенең күзләрендә мөлдерәмә тулы сөю җылысын тойды. «Гарип солдатка бәйләнеп, яшь гомереңне әрәм итмә»,— дип, акыл бирүче адәмнәр шушы минутта бик мескен булып күренделәр. Мәрхәбәнең беләкләрендә көч-куәг артты, йөрәге сөю дәрте белән ярсып типте. Ул станциядән кайтышлый ук, үзләренең йортына сугылып, урын-җир ИКЕ ВҮЛӘК ф әйберләрен алып чыгып төяде дә, кешеләрне гаҗәпләндереп. Газизә әбинең йортына килен булыг. төште. Авыл халкы сугыштан кайткан солдат белән күрешергә киля башлады. Олысы да килде, кечесе дә килде. Ә араларында: «Ике аягы да төптән өзелгән кеше ниндирәк була икән?» дип кызыксынып килүчеләр дә юк түгел идө. Түрдә ястыкка сөялеп утырган Ибәтулла мондый кешеләрнең нинди ният белән килүләрен күз карашларыннан ук сизеп ала, юрганны ачып, үзенең буш чалбар балакларын күрсәтә. Атна буе ишек ябылмады. Килгән бер кешегә яшь киленнең самовары пар бөркеп кайнап торды, ул йөгереп йөреп сәкегә ашъяулык җәйде. Газизә әби улы алып кайткан ипине шикәр урынына шакмаклап бүлеп, һәркемгә авыз иттерде. Чынаякны каплап, кунакчыл йорттан чыгып китү белән төрле кеше төрлечә фикер йөртте, төрлечә кызганды. — Ничек кенә кочаклап ятар икән Мәрхәбә ул мескенне? — дип гаҗәпкә калганнар да булды. — Ибәтулла нинди пәһлеван егет иде, сабый бала хөкемендә генә торып калган икән шул... — Сәкедән идәнгә дә үзе төшә алмый бит, күтәреп төшерәләр. — Газизә әби үз гәүдәсен үзе чак йөртә, монда иң авыры Мәрхәбәгә төшә... — Кирәк ташның авыры юк, дигәннәр. Беркем дә көчләп кушмады, үзе теләп тәрбияләргә алды... — Әйе шул. үзе егылган — еламас, диләр бит... Ташка уеп язган язулар да еллар үтү белән юыла. Ибәтулла кайтып төшкән көндә, аннан соң да, авылдашларының шушылай кызганып, гаҗәпкә калып сөйләгән һәрбер сүзе Мәрхәбенең күңелендә әле дә булса онытылмый саклана. Баштарак кешеләрнең шушылай сөйләнүләренә бик рәнҗегән иде, «Безне чәйнәмәсэләр, эчләре поша микән?» -— дип җаны көя иде. Уйласаң, гайбәт булмаган икән аларның сөйләгәне. Бөгелеп төшәрлек чаклары бик күп булды Мәрхәбә апаның. Төннәрен Ибәтулланың сабый бала кебек буылып-буылып елаганын ишетмәмешкә салышып ятуы, аның кургаштай авыр гәүдәсен әллә ни«ә тапкыр күтәреп өйдән тышка, тыштан өйгә йөртүдән газаплырак иде. Иртән торуга Ибәтулланың төнге күз яше кызу мунча ташына салынган су кебек эзсез кипкән була. Шушындый вакытларда Мәрхәбә дә бирешсә, Ибәтулланың талчыккан күз карашында яшәүгә өмет нуры яңадан кабыныр иде микән?.. ...Иботулла, кайтып, дүрт ай чамасы торгач, аны Уфага протез алырга чакырдылар. — Агач булса да. аяк аяк булыр әле, ишек алдында кыбырдап йөрергә булса да ярар. Болай бит синең ике аягыңа бик авырга туры килә,— дип, чиксез сөенде Ибәтулла. Менә шул чакта, Уфага барганда, Ибәтулла үзенең яшь кәләшенә беренче бүләге итеп алып биргән иде шушы кара сумканы. Үзен бәләкәй арбага утыртып, вокзалдан тау өстендәге шәһәргә тартып алып менгән, урамнар буйлап йөрткән Мәрхәбәсенә әллә нинди чсыл-затлы бүләкләр алса да, аз сыман иде дә бит, тик сугыштан соң кибет киштәләре буш иде. Кара кирзадан тегелгән сумка да чииатсыз эләкми иде. — Кирәкмәс лә, тотып чыксаң, авылда кеше көләр. Шәһәр бичәләренә генә килешә торган нәрсәне алмыйкчы,— дип тә әйткән иде Мәрхәбә. Ибәтулла учына йомарлаган акчасын сатучыга тоттырды. — Бик ти җайлы нәрсә ул сумка дигәннәре, шәһәр халкы белмичә егылып алмый аны. Еллар тынычланып китсә, чәй-шикәр, прән- иек-конфетлар чыга башлар. Менә шул вакытта шәһәр бичәләренә генә түгел, сезгә дә сумка бик килешер,— дип. яхшысын үзе сайлап алды. Ибәтулланың шул чакта әйткәннәре дөрескә килде. Еллар имингә утырып китте. Газизә әбинең тау битләвендә утырган өенә дә ямь керде. Йорт хуҗасы агач аяклы инвалидмын дип нигез буенда тик утырып гомерен уздырмады. Елга буеннан сары тал кисеп китереп, ишек алдын читьн белән уратып алды. Авылда беренче булып ул S челтәрле капкалар да ясап утырткан иде. Үзенең йортында гына түгел, колхоз умарталыгында да Ибәтулланың оста куллары ясаган J умарталар бал кортлары белән гүләп, дөньяны дәртле зыңлауга S күмеп утырдылар. Ибәтулланың үзенең гомере кыска булды. Ярны ~ ишеп ашаган су сыман төзәлмәс сугыш җәрәхәте аның саулыгын > аяусыз кимерде. Корган дөньясын, өч баласы белән Мәрхәбәкәен а ятим калдырып, бик иртә үлде Ибәтулла... Ирсез калып, ялгызы гына балалар үстергән хатыннарның да 5 шатланган чаклары була. Тик аларның куанычы ирле хатыннар « шатлыгына охшамый. Мәрхәбә апа станциягә барып кайтсынмы < калага барып әйләнсенме, кулындагы сумкасы авыр булган чакта Э бигрәк сөенә иде. Станциядән авылга кадәр байтак җәяү атлыйсы бар. Өйгә кайтып җиткәнне көтмичә, Мәрхәбә апага балалары кар шы йөгереп килерләр иде. Тау итәгенә ин алдан чәчен җилфердәтеп Нәфисәсе, аңа иярә Мидхәтне җитәкләгән Газизҗаны куш мунчак шикелле тәгәри. Бала бела инде. «Әни. юлың уң булдымы? Ни хәл дә кайтып киләсең? Армадыңмы?» — дип сорау кайда! Очесе дә килеп җитү белән иң алдан кара сумкага килеп ябышалар иде. Шунда ук яшел чирәм өстенә утырып, балаларының шәһәр күчтәнәчен ашаганнарын карап. Мәрхәбә апа үзе до куана, арып талуларын көне буена авызына тәгам ризык капмаганын да оныта иде. Ибәтул ла да бик бала җанлы иде. Нәфисәне биш яшеннән үзе укырга өйрәтте. «Кара инде, биш яшьлек бала да укуның кадерен белә. Ал дагы көнендә илнең бер өметле кешесе булып чыксыннар, балаларнь ничек тә укытыпга тырышыйк!» дип, васыять әйткән шикелле тәкърарлар иде. Шушы теләге Мәрхәбәнең күңеленә сеңеп калсын дигәндер инде. Балалар бик сирәк булып үстеләр. Нәфисә авыл мәктәбендә сигезенче классны тәмнмлагач, кешеләр: «Үзеңә ярдәмче булыр, фермага эшкә бир»,— дип киңәш иткәннәр иде. Мәрхәбә аларны тыңлама ды. Бала үзе дә Уфага барып тегүче һөнәренә өйрәнергә диг омтылды. Бала газиз бит. Нәфисә ФЗО да укып йөргән чагындг Мәрхәбә апа ай саен дигәндәй, маен, кортын, бәрәңгесен күтәреп. Уфага йөри башлады. Монда да. ишектән китеп керүе була. Нәфис* иң әүвәл шул авыр кара сумкага тотыныр иде. Олы хәзинә сымя» күреп, сумканы актара, күчтәнәчләрне өстәлгә чыгарып тезеп куя дг иптәш кызларын сыйлый, түбәсе күккә тиярдәй булып шатлана иде бала. Авызыннан өзеп, чебешләренә җим ташыган ана сыерчыкта! ару-талуны белмәде Мәрхәбә. Икешәр пот бәрәңге булсынмы, сөтле авыр бидон булсынмы, иңбашына салыр да станциягә сатарга йөгерер иде. Кешеләр татлы йокыларыннан эле уянганда, ул инде сата- рын саткан, балаларына киемсалыммы, чэй шикәрме алып өлгергән була. Тизрәк кайтып балаларының тамагын туйдыра да колхозниц корт бакчасына эшкә китә. Анда да Ибәтулласы башлаган эшне башкарыр өчен, бал кортларын караучысыз калдырмас өчен җан атып ашыга. Өч баланы иптәшләре арасында ким-хур йөртмәс, ятим күрсәтмәс өчен, шулай үңәче өзелә язып тырышты Мәрхәбә апа. Кайда гына барса да, кулыннан кара сумкасын төшермәде, Ибәтулласының төсе итеп, кадерләп йөретте. Авыр йөкне иңбашына салган чакта, сумка һәрвакыт күкрәге өстендә булды. Шушы кадерле бүләкне кочаклап атласа, әллә нинди авыр йөк тә җиңел тоела иде Мәрхәбә апага. «Әй, бала! Әнисенең иске сумка тотып килүен ошатмады. Шәһәрнең матур-матур киенеп йөргән кешеләре арасында ямьсез күренгәнмендер шул. Кабат сине оялтып, яныңа еш барып йөрмәм, балам, үстең бит инде, һөнәрле кеше булдың...» — дип, Мәрхәбә апа, агач чөйдә эленеп торган кара сумкадан моңсу күзләрен алмыйча, үз алдына сөйләнде. 3 Дөньяда баладан аерылудан да авыр нәрсә юктыр. Мәрхәбә ала бик сагынды Нәфисәсен. Элекке сыман күчтәнәчләр алып янына барып кайтырга әллә ничә тапкыр әзерләнеп тә беткән иде, әлеге шул сумкага тотынуы була, юлга чыгудан күңеле кайта. Ниһаять, түзмәде, «Хат аша сөйләшеп утырмыйм әле, Нәфисәмне күреп килим» дип, Мәрхәбә апа юлга әзерләнә башлады. Нәфисә өчен саклаган казны, майны, йомыркаларны келәттән алып керде. Мидхәт белән Газизҗан да тик тормады. Берсе иске китап битен ертып биреп торды, икенчесе күчтәнәчкә дигән йомыркаларны шул кәгазь битенә төрә барды. — Мидхәт, Газизҗан, кирәк китабыгызны ерта күрмәгез? Мәрхәбә апа балаларының үскән саен әтиләренә охшый баруына гаҗәпләнеп, җитез кулларына сокланып карап торды. Малайлар әниләрен станциягә кадәр озата бардылар. Авыр гына күчтәнәч салынган яңа сумканы алар, алмаш-тилмәш күтәреп, Мәрхәбә апаның кулына тидермәделәр дә. — Минем муенымнан да йэк төште ләбаса? — дип, ана ике кулын селтәп, кинәнә-кинәнә атлады. Улларының ялан тәпиләре сырлаган юлдан күзен алмый барды. «Җылы бөркеп яткан шушы аяк эзләрен Ибәтулла күрсә, нинди шатланыр иде. Үзем аяксыз булсам да, җирдә эзем җуелмас, балаларым дәвам иттерер минем юлымны, дип әйтә торган иде бит ул. Нинди алдан күреп әйткән. Әнә бит, бер түгел, ике Ибәтулла атлый бүген»,— дигән уй ана йөрәген горурлык хисләре белән җилкендерде. Кызлар тулай торагына якынлашкан саен Мәрхәбә апа күрешү шатлыгын алдан тоеп, ашкынып атлады. Әллә беренче баласы булганга, әллә читтә яшәгәнгә, Нәфисәсен аерата якын күрә, сагына шул Мәрхәбә апа. Менә хәзер кызым йөгереп каршыма килеп чыгар, үзе бүләк итеп биргән яңа сумканы тотып килгәнемне күреп, бигрәк тә сөенер бала,— дип уйлый. Башка кешеләр сыман төз басып, кулына өр-яңа матур сумка тотып, шәһәр урамнарыннан атлавы рәхәт анага. Шәһәр кешеләре генә түгел, моннан күп еллар элек ике аяксыз ирен бәләкәй арбага утыртып тартып барган яшь кенә Мәрхәбә дә, сөт, бәрәңге сатып өй борынча йөргән өч балалы тол Мәрхәбә дә бүгенге Мәрхәбәгә карап калалар төсле. «Иске сумканы өйдә калдырганга күңелең борчылмасын, яңа сумкаң менә нинди килешә үзеңә! Башыңны горур тот, син бит барлык авырлыкларны җиңгән кеше!» дип, әллә алар кычкырды, әллә Мәрхәбә апаның үз йөрәгендә шул шатлыклы аваз яңгырап ишетелде.