Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР

К, КИРЕЕВ. Башкирский народный героический эпос. Рус телендә. Уфа. 1970. Халык эпосы әсәрләрен җыю, матбугатка чыгару һәм өйрәнү бүгенге фольклор фәне алдында төп бурычларның берсен тәшкил итә. Бу мәсьәләгә башкорт фольклористикасында да иң җитди игътибар бирелә. Кирәй Мәргән. С. Галин, Ә. Харисов һәм башка галимнәрнең шушы юнәлештәге фәнни тикшеренүләре моны бик ачык раслый. Бу хезмәтләр арасында аеруча әһәмиятлесе — К. Мәргәннең күптән түгел Уфада рус телендә басылып чыккан «Башкорт халкының героик эпосы» исемле монографиясе. Китапчың беренче бүлегендә күп кенә методологик мәсьәләләр кузгатыла. Автор шунда үзе күтәргән проблеманы нигезли, башкорт халык иҗатын җыючылар һәм өйрәнүчеләр турында яза, эпик традицияләрне саклаучы һәм дәвам иттерүче халык талантлары турында кызыклы мәгълүматлар китерә. Эпик легендалар барлыкка килүнең тарихи алшартларын ачыклаганнан соң, автор конкрет материалга мөрәҗәгать итә. Башта башкорт эпосының бик борынгы формасы саналган иртәкләргә фәнни анализ ясала. Аларның иң күренеклесе — «Урал батыр». Бу иртәк халык аңының «табигать ияләре» белән бәрелеше һәм халык батырларының мифик көчләргә каршы көрәшүе идеяләре белән сугарылган. Шушы ук идея башкор* һәм татар халык иҗатларында киң таралган «Зая Түләк белән Су Сылу» легендасында да чагыла. (Ләкин соңгысының үзәген инде социаль конфликт тәшкил итә.) «Урал батыр» исемле әлеге иртәктә төп сурәтләү объекты итеп гаилә өчен көрәш алынган. Монография авторының фикеренчә, социаль конфликт «Акбүзат» иртәгендә тагын да ачыграк гәүдәләнә. Әсәрдә «семья өчен көрәш мотивлары халык бәхете өчен көрәш дәрәҗәсенә үсеп җитәләр». Фольклор әсәрләрен теге яки бу эпоханың үзенчәлекле яклары белән чагыштырып өйрәнү авторга аерым әсәрләрнең эпос үсешендәге генә түгел, бәлки гомумән башкорт фольклоры үсешендәге урынын һәм әһәмиятен ачыкларга ярдәм иткән. Моны без «Кара юрга», «Коңгыр бога» кебек үзенчәлекле әсәрләргә, шулай ук күп кенә төрки халыкларның фольклорында киң таралган «Алпамыш һәм Барсын- Сыпу», «Кузы Курпәч һәм Баян Сылу» шикелле дастаннарга бирелгән анализда ачык күрәбез. Башкорт эпосында халыкның чит ил басып алучыларына каршы көрәшен чагылдырган әсәрләр күренекле урын алып тора. Бу XIII гасырдан башкорт кабиләләренең, башка бик күп халыклар белән бергә, монгол изүе астына эләгүенә бәйләнгән. Алтын Урда Аксак Тимер тарафыннан тар-мар ителгәч, башкорт җирләре аерым ханлыклар арасында бүлгәләнә. Шушындый шартларда илне һәм халыкны чит яулардан саклау төп тема булып әверелә, һәм бу халык эпосының башкорт фольклорына гына хас булган төрендә—кобаерларда аеруча ачык чагылыш таба. Шунысы бик кызыклы: кобаерлар өчен, автор күрсәтеп үткәнчә, героик эчтәлек кенә хас. Бу — кобаерлар башкорт халкының уз бәйсезлеге өче-* көрәшендәге аеруча авыр шартларны поэтик сурәтләү чарасы буларак барлыкка килгән дигән сүз. Ватан һәм ил батырлары турындагы «Идегәй белән Морадым». «И Уралым, Уралым», «Идел- йорт» кебек кобаерлар циклы моны бик ачык күрсәтеп тора. Бу кобаерларга автор тарафыннан шактый җентекле һәм тирән анализ ясала. Башкорт халык эпосы бик бай һәм төрлетөрле. Эпик легендаларның саф фольклор формалары (әгәр шулай әйтеп булса) белән бергә, башкорт халык иҗатындагы китаплар һем кулъязма чыганаклар аша кергән сюжетлар да бар. Кирәй Мәргән хезметенде шундый легендаларның да аерым үрнәкләре тикшерелә Автор үзенең игътибарын терки халыклар арасында шактый киң таралган «Йосыф һәм Зеләйха», «Таһир-Зеһрә». «Бүз егет» кебек сюжетларга юнәлтә. Ул бик дерес күрсәтеп узганча, халыклашу процессында бу әсәрләр халыкның дәньяга карашы белән бәйләнгән кайбер үзгәртелүләр кичергәннәр. Ләкин тулаем алганда, автор фикеренчә. алар, халык репертуарына соңгырак тарихи чорларда гына үтеп кергәннәр һәм героик легендалар кебек әһәмиятле роль казана алмаганнар. Автор эпосның зстетик асылын ачыклауга да игътибар биргән. Бу мәсьәлә «Эпик әсәрләрнең формалары, теле һәм стиле» дип исемләнгән махсус бүлектә карала Барыннан да элек, автор халыкның деньяга карашындагы борынгы үзенчәлекләрнең эстетик яктан ничек формалашуына игътибарны юнәлтә, эпостагы тел образларны анализлый, иртәк һәм кобаерларның тел- стиль үзенчәлекләре турында сейли. Бу мәсьәләләргә җентекләп тукталып тормае- тан, шуны гына әйтәбез: «ларның барысы турында да укучы китапта тирән фикерләр һәм кызыклы күзәтүләр таба алачак. Хезмәтнең тел проблемасы героик эпосның үзенчәлекләрен ачыклау булса да, автор моның белән генә чикләнми. Тикшерүнең нигезенә салынган тарихилык принцибына таянып, галим эпик традицияләрнең яңа шартларда дәвам итүе, шуның бер чагылышы буларак, тарихи жырлар һәм бәетләр тууы турында сейли. К. Мәргән язганча. башкорт кабиләләренең ирекле рәвештә Рус дәүләтенә кушылуы тәмамланганнан соң үткәч соңгы еч-дүрт гасыр меһим тарихи вакыйгалар белән характерлы. Тарихи җырлар тууның үзенчәлекле алшарты булып нәкъ әнә шул хәл хезмәт иткән. Фольклорның бу жанры халык иҗаты үсешендә яңа баскыч булып тора. Башкорг халкы арасында соңгырак тарихи чорларда тарала башлаган бәет жанры да тикшеренүченең игътибарыннан читтә калмый. Билгеле, хезмет аерым кимчелекләрдән дә азат түгел. Монографиянең кайбер урыннарында текстлар белән җитәрлек сак эш итмәү сизелә. Героик легендаларны артык нык яратуы нәтиҗәседерме, авторның халык репертуарына китаплар һәм кулъязма чыганаклар аша кергән легендаларга беркадәр игътибарсызрак каравы күренә Шушы ук нәрсә бәетләрне анализлаганда да сизелә. Билгеле, бу кечкенә җитешсезлекләр хезмәтнең кыйммәтен һич тә киметә алмыйлар. Гомумән алганда. К. Мәргәннең логик эзлекле һәм тирән эчтәлекле бу тикшеренүе башкорт фольклор фәненә меһим елеш булып тора.