Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН БӨРТЕКЛӘР

(К Насыйри сүзлекләрендә фольклор әсәрләре) өек мәгърифәтче Каюм Насыйри ярты гасырдан артыграк дәвам иткән иҗадифәнни эшчәнлегеидә халык иҗаты әсәрләрен җыю. өйрәнү һәм матбугатка чыгару эшенә даими һәм җитди игътибар биреп килде. «Кырык бакча», «Фәвакиһелҗөләсаэ», «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре». «Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халыкларның әкиятләре беләч чагыштыру» кебек хезмәтләремдә, шулай ук үзе чыгарган календарьларда ул күп санлы әкиятләр. бәетләр, риваятьләр, җырлар, мәкальләр һәм табышмаклар бастырды. Ләкин шуны әйтергә кирәк, бу санап кителгән хезмәтләр К. Насыйри җыйнаган халык иҗаты материалларының бары тик бер өлешен генә тәшкил итәләр. Анын фольклор мирасын әле җентекләп барлап “ыгасы һәм бер урынга туплыйсы бар. Бу мөһим эшне төп ике юнәлештә алып барырга кирәк Бер яктан, К. Насыирииың гыйльми китапханәләрдә һәм архивларда сакланучы кулъязмаларын өйрәнү зарур. Башлангыч тикшеренүләр күрсәткәнчә аларда байтак кына фольклор әсәрләре булырга тиеш. Икенче яктан, галимнең тарих. этнография, тел белеме һәм башка фәннәргә караган хезмәтләренә мөрәҗәгать итү бик файдалы булачак. Хикмәт шунда ки К. Насыйри үзенең фәнни хезмәтләрен, җае чыккан саен, халык иҗаты әсәрләре белән бизи, нәфисли барырга яраткан. Әйтик, Зөя өязенең Тау иле авылы турында ул болай яза: «...Тау иленең бер ягында ниһаятьсез биек таудыр. Шуның өчен Тау иле хосусында берәр мисраг һәм бәетләр ишетелгәне бар: Тау иленең таулары. Өзелә камыт баулары. Камыт бавын ялгый-ялгый Сызыла йөрәк майлары Я булмаеа, татарларда килен төшерү гадәтләре турыида сөйләгәндә. К. Насыйри кызның атасы өеннән алып китә торган әйберләрен санап чыга да мәкаль ярдәмендә нәтиҗә ясап куя: «...Шуның өчен дә әйткәннәр: «Киткән кыздан пумала курка» •*. Халык иҗаты материалларын галим тел белеменә багышланган хезмәтләрендә, бигрәк тә сүзлекләр төзегәндә, аеруча киң файдалана. Бу җәһәттән ул төзегән аңлатмалы сүзлек — «Ләһҗәи татари» ’ күренекле урын тота. Сүзлекнең кайсы гына битен ачып карама, анда, ком арасындагы алтын бөртекләре сыман ялтырап, я җыр строфасы, я мәкаль һәм әйтем, я табышмак, я такмаза килеп чыга. Сүзлек төзегәндә К. Насыйри фольклор әсәрләренә төрле-терле максатлардан чыгып мөрәҗәгать итә. Күпчелек очракларда ул аларны сүзнең мәгънәсен ачып бирә торган контекст итеп файдалана Мәсәлән, «Абагы да җабагы» — иске вә ертык киемле. шэхшь вә тәрбиясез мәгънәсендәдер...» дип аңлатма бирә дә. соңыннан шуны халык җыры беләч дэл «лләп. ныгытып куя: Югары очның кызлары Абагы да җабагы. Тубән очның кызлары Алтыи-көмеш табагы. Яки икенче бер мисал: «Аркылы — Өй аркылы аркан аттым. Бер җомактыр (табышмактыр — X. М.). Ягъни, өйнең бер ягын1 К. Насыйри Сайланма әсәрләр 2 басма. Казан. 1956 ел. 149 бит. 2 Шунда ук. 180 бит. 3 К. Насыйри. Ләһҗәи татари. Казан. 1 кисәк — 1895 ел. 2 кисәк — 1896 ел. Б нан икенче ягына аркан ташладым. Салават күпере». Каймакта К. Насыйр* халык иҗаты әсәрләрен аңлатыла торган сүзнең синонимы буларак китерә. «Ыгы-зыгы» дигән сүзнең мәгънәсен ул түбәндәгечә ача- «...Тимер юлларда халык кайсы керә, кайсы чыга. Ата угылны белми, ана кызны белми, диерлэр». Халык иҗаты әсәрләрендә телнең сүзлек фонды үзенең бөтен байлыгы белән чагыла. Кайчандыр актив кулланылышта булып та, соңыннан җанлы сөйләм теленнән төшеп калган күп кенә архаик сүзләр фольклор текстларында еш очрыйлар. Табигый ки, К. Насыйри мәсьәләнең бу ягына да җитди әһәмият биргән. Кайбер мәкаль һәм табышмакларны ул аерым архаик сүзләрне аңлату һәм аларның элек татар телендә кулланылган булуларын исбатлау өчен файдалана Мәсәлән: «Тарла — иген Җире, асылда тарлаудыр Лөгатемездә (телебездә— X. М.)— бары бер җомакта мөстөгъмәл күренә (кулланыла — X. М). Тарлавына тары сачдем, татлысына кинәндем (мунча)». Яки: аТырантай... карчыга җенесеннән бер коштыр ки, аның белән саед (аулау, ау—X. М.) кылырлар... Ләкин лөгатемездә бер могаммада (табышмакта— X. М) мөстәгьмәлдер . Туз чиләктә тырантай уйный». Шушы ук алым диалекталь сүзләр белән эш иткәндә дә кабатлана. «Сук... киндер орлыгының сөтедер ки, кесәл белән ашарга хәзерлиләр. Кесәле өйдә, сүгә тышта». Күп кенә сүзләр, нинди контекстта кулланылуларына карап, горле-:ерпе мегъно төсмерләре белдерә алалар. Андый очракларда да кирәкле мисалларны К. Насыйри халык иҗаты әсәрләреннән китәрергә ярата. Өзопмәк фигыленең күп мегънәлелеген күрсәтү өчен ул түбәндәге халык җырына таянгач: Өзелә чәчәк җиллер искәндә. Өзелә йөрәк искә төшкәндә. Каюм Насыйри. халык иҗатын тирәнтен аңлаучы Һәм кайнар яратучы буларак. фольклор әсәрләренең үзләренә дә <ы- зыклы-кызыклы аңлатмалар, искәрмәләр биреп бара. Куп кенә мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең халык телендә кайсы очракларда, нинди мәгънәдә кулланылуларын күрсәтә: «Авызыңа бап да жау (май — X. М.)—яхшы хәбәр китергән кешегә әйтәләр»; «Халык авызы капка, ягъни: халык теләсә ни сөйләр, туктатыр хәл юк»; «Өй- рәледә бер кич, боткалыда ике кич, ягъни: көн-төн кеше өстендә йөри»; «Ырыкныкы ырыкка, шырыкныкы шырыкка, ягъни: мал хәрамнән килгән булса хәрамга, хәләлдән килгән булса хәләлгә димәктән кинаядер» һ. б. Кайбер урыннарда галим мәкаль һәм әйтемнәрнең этимологиясен—аларның ничек килеп чыгуын да ачыкларга омтыла. Мәсәлән, бик сирәк күренүче кешегә «Кара төпке булдың» дип әйтү гадәте бар. Бу чагыштыру нәрсәгә нигезләнгән! Чөнки кара гөлче — төлкенең бик сирәк очрый торган кыйммәтле тәре. «Мал — бавыр ите» дигән мәкальнең ясалуын К. Насыйри бавыр янындагы итнең аеруча тәмле булуы белән аңлата. Җыйнап әйткәндә, «Ләһҗәи татари»ны тулы нигез белән фольклор каэиасы дип атап була. Без биредә кайбер әсәрләрне генә телгә алып уздык Мондый мисалларны дистәләп китерергә мемкин булыр иде. Әйтик, сүзлектәге мәкаль һәм әйтемнәр саны 170 тән артып китә. Гагын шунысы бик меһим: монда теркәлеп калгач халык иҗаты әсәрләренең байтагы К. Насыйриның башка хезмәтләрендә очрамый. Билгеле булганча. 1975 елда бөек мәгърифәтченең тууына 150 ел тула. Бу күренекле дата хөрмәтенә аның тарафыннан язып алынган халык иҗаты материаллары махсус җыентык яки сайланма әсәрләренең аерым бер томы ител матбугатка чыгарылыр дип ышанырга кирәк. «Ләһҗөи та гари» сүзлегендәге фольклор әсәрләре дә бу олы мираска кыйммәтле бөр естәмә булып керергә лаеклар.