Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺАДИ ТАКТАШ

Мәхәббәт Ул үзе иске пара.

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта» .

 

Һәр йөрәкнең бер кояшы бар, һәр йөрәкнең гыйшык кунагы, һәр йорәктә урелеп мәхәббәт Чәчәк ата, булып гәл багы. Ләкин гүзәл Ләйлә язмышы — Карл көннәр безгә ят бүген: һәм безгә ят Ширин бәхетен Каплап алган кара шомлы төн. Зөлфиянең үз иҗаты да мине бик күптәннән дулкынландыра иде Инде шагыйрәнең үзен күреп сөйләшкәч, аның иҗаты белән тагын да якыннанрак таныштым. Бүгенге кәндә аның әсәрләрен туплаган 43 китабы бар. Үзбәкстанда, Мәскәүдә. илебезнең бик күп республикаларында, өлкәләрендә, чит илләрдә —- унсигез телдә басылып чыккан. Зөлфия Казанда ике мәртәбә булган: үзбәк сәнгате һәм әдәбияты декадасына һәм «Азат хатын» журналының кырык еллык юбилей бәйрәменә катнашкан. — Татарстанда яшәүче якын дусларымны сагындым. Алар янына тагын барыр идем әле,— ди ул. Ул Такташны әти дип йөргән Ташкент хәтле Ташкентка баргач, ничек инде Һади Такташ белән аралашкан кешеләрне, шагыйрьнең вамаидешларын эзләп тапмаска, алар белән күрешеп сөйләшмәскә? Кызганычка каршы, өлкән буын кешеләре бер-бер артлы бу фани дөньяны ташлап китәләр. Һади Такташны күреп белген, аның белән аралашкан кешеләр дә азайганнан-азая бара инде. Егерменче елларда Такташ белән аралашкан кешеләрнең берсе — карт журналист, 1927 елдан коммунистлар партиясе члены Шәриф Булатов. Ул Башкортстанның Балыклы авылында туган. Бала чакта ук ятим калган, ачлыкка интегеп, өс киеменә тилмереп буй җиткергән, бөтен тормыш авырлыкларын бер читкә куеп, ничек кенә булса да укырга тырышкан, аң-белемгә омтылган. Акмулла, Каюм Насыйри, Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал һәм башча бик күп күренекле wrap язучыларының әсәрләре Шәрифнең иң яхшы киңәшчеләре, аерылгысыз тормыш «оядашлары булганнар. Төплерәк белем алу нияте белән Шәриф Оренбургка килә. Биредә ул Муса Җәлил белән бер мәктәптә укый, 1919 елда, Муса белән бергә, Ленин комсомолы сафына керә. Шул елны Шәриф «Хөсәения» мәдрәсәсе бинасында соеет хөкүмәте тарафыннан көнчыгыш яшьләре өчен оештырылган кыска вакытлы «урсларда укый, анда даими үткәрелә торган әдәби кичәләргә, концертларга, спектакльләргә актив катнаша. Шәриф Һади Такташ белән 1919 елның ахырында таныша һәм алар бик дуслашып нитәләр. Шагыйрь ачлы-туклы йөргән ундүрт яшьлек Шәрифне үзе белән ашханәгә чакыра. Гомумән, ул бу үсмер егеткә карата аталарча кайгыртучанлык күрсәтә. Шәриф хәтта Такташка «әти» дип, Һади исә аңа «улым» дип эндәшә торган була. Алар арасындагы дуслык 1921 елга кадәр, шагыйрьнең Оренбургтан Ташкентка китүенә кадәр дәвам итә. — Һади искиткеч киң күңелле, изге ниятле егет иде,— дип сейли Шериф ага,________ ул Оренбург губкомы оештырган «Юксыллар сүзе» исемле газетада җаваплы секретер!. булып эшләде Шул ук вакытта ул җаны-тәне, теше-тырнагы белен поэзиягә гашыйк иде. Аның һәр әсәрен яшьләр зур түземсезлек белән иетеп ала торган иделәр. Такташ кочак-кочак китап күтәреп йәри иде, Эшләп алган акчасының күп элешен китап сатып алуга тота иде ул. Бигрәк тә Есенин, Гейне әсәрләре белән кызыксына иде— Мин аңа үземне кызыксындырган сорауларны бер-бер артлы яудыра торам... — Шәриф ага, сез Такташ белән тагын кайсы елларда очраштыгыз һәм ул кайда, нинди шартларда булды? — Мин Такташ белән элемтәне ез- мәскә тырыштым. «Олуг Төркестан» газетасында аның корреспонденцияләре еш кына басылып чыга иде. 1921 елның кезге айларында мин үзем дә Ташкентка күчеп килдем һәм татар культура-агарту институтына укырга кердем. 1922 елның башында без Һади Такташ белен кабат очраштык Шул кеннән башлап минем «әти» безнең инстит безнең «Кызыл укчы» исемле кулъязма әдәби журнал белән кызыксына, безгә үзенең киңәшләрен бирә иде. Безнең институт ишек алдында приказчиклар клубы булып шул клубта без. әдәби түгәрәк членнары, еледен-әле поэзия иичәлере оештыра идек Һади Такташ чыгышлары безнең кичәләрнең дәрәҗәсен ифрат күтәрә иде Әдәби кичәләргә татар яшьләре генә түгел, үзбәк, уйгур, каракалпак һәм башка миллог кешеләре дә йөриләр иде. А пар арасында яшь язучылар шагыйрьләр, журналистлар, укытучылар, артистларны да күрергә була иде, Такташ исеме Ташкент, Бохара, Самаркандта, гомумән Үзбокстан яшьләре, иҗат интеллигенциясе арасында киң танылган, аның иҗаты бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп ите иде. Һади Такташ «Җир уллары» трагедиясен иң беренче безнең әдәби кичәдә укыды. Хәтта без бу әсәрне «әтинең» катнашында сәхнәгә куйдык. Зур уңыш белен узды. Клуб халык белән шыгрым тулган, басып торырга да урын кзк иде Шуннан соң ул миңа «Урман кызы» поэмасының язылу тарихын сойләп алды — Коинәрнең берендә мин, унҗиде яшьлек егет, күптән күзем тешәп йергән бик чибәр бер кыз рәсемен (ул ниндидер журнал тышыннан киселеп алынган иде) клуб стенасыннан куптерып. үземнең торак бүлмәмә элеп куйдым. Ирте торсам да, иич ятсам да, дәрес хәзерләп утырганда да шул кызга күз салам, аңа карап елмаям Мин табынган шул кыз сурәтен күреп, «әти»: «Син бу рәсемне миңа бүләк ит әле».— диде. Мин «әтипнең үтенечен аяк астына сала алмый идем. Кыз рәсеме үземә бик кадерле булса да. аны «әти»гә бирдем. Шуннан берничә кеи узмады Һади Такташ безгә, институтта укучы курсантларга, үзенең «Урмаи кызы» исемле лирик әсәрен укыды, ул шигырь барыбызны да бик дулкынландырды «Урма* • зы» безнең яшь йерекләриең иң нечкә кылларын тибрәтте хисләребезне сафландырды. Бу әсәрен шагыйрь үзендә иң саф, иң нечкә йерек хисләрем кузгатуга сәбәпче булган кечкенә буйлы, гаҗәеп чибәр, мелаем бер кызга атап я хан иде Белмим ул кыз. Әмине Абдуллина, хәзер исәндерме, кайда яши торгандырГ Егерменче елларда ул Ташкентта тора, без оештырган кичәләргә әш килеп йәри иде. Ул Әминәгә кемнәр генә гашыйк булмады икәнГ_ Һади Такташ кулы» Шәриф Булатов килеп йәри торган булып киттә. Ул АСИЯ Г Ы II Н ИЯТ У Л Л И НА ф В9ХЕТЛВ ЯЗМЫШ ККШСЛОРВ «Әтичгә мин бүләк итеп биргән чибәр кыз сурәте, күрәсең, уйларында күптән әзер булган «Урман кызыкн кәгазьгә төшерү өчен кирәк булгандыр. Бәлки, Һади кыз сурәте белән Әминә арасында охшашлык тапкандыр. Ишетүем буенча, соңыннан Әминә Абдулгина озак еллар буе «Правда» газетасында эшләгән. Шәриф абый искә алган Әминә Абдул- линага, я булмаса аның якыннары кулына безнең бу язма килеп керсә, аларга безнең үтенеч: кайда яшәвегезне бу юлларның авторына яки редакциягә хәбәр итсәгез икән. Һади Такташ Ташкентта «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь, кызылармеец мәктәпләрендә, коммунистик университетта укытучы булып эшләгән чакларында бик күп үзбәк язучылары, шагыйрьләре, журналистлары, аерым алганда, Хә- мид Голәм, Гайрәти, Хәмид Алимҗан бе Такташ белән күрештем «Гулистан» журналының 1971 елда чыккан беренче саны. Анда Һади Такташның тууына 70 ел тулу көненә багышлангач материаллар: шагыйрьнең рәсеме, «Киләчәккә хатлар» поэмасының беренче хаты үзбәк теленә ’әрҗемә ителеп басылып чыккан һәм шулай ук «Балалар аталар хакында» дигән рубрика астында «һаман сафта» исемлә мәкалә бирелгән. Бу мәкаләнең авторы шагыйрьнең улы, сәнгать фәннәре кандидаты, художник Рафаэль Такташ. Шул ук «Гулистан» журналының җиденче санында Рафаэль Такташның «һәйкәлләр гомере мәңге...» исемле мәкаләсе белән танышырга мөмкин. Бу мәкаләдә Үзбәкстандагы монументаль һәйкәлләрнең сәнгатьчә эшләнүләре анализланган. Мин Рафаэльнең үзө белән танышырга теләдем. Рафаэль Һади Такташка фәкать зәңгәр күзләре белән генә охшаган. Әтисен ул нәни чакта гына белә. Әнисе Гөлчэһрә Хәмзина, Татрабфакны тәмамлагач, Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. 1930 елны ул, Казанга кайтып, үзе янына Рафаэльне алып китә. Рафаэль әтисенең җанлы образын күңелендә изге итеп саклый. Ул әтисенең иҗатын яхшы белә. Рафаэль Такташ «Атам һәм анам турында» дигән язмасында Һади Такташ турында кызыклы гына истәлекләр язган. Әмма алар әле тулысынча беркайда да басылмаганнар. лән якыннан аралашкан. Ә бусы Шәриф аганың соңгы ел- Шәриф Булатов 1926—1928 елларда Ка- лардагы рәсеме. занда Татрабфакта укыган. Әлбәттә. Казанга килеп төшү белән, Шәриф «әти»се янына бара. Бу вакытта Такташ Рыбнорядный урамында, бәләкәй генә, тар гына бер бүлмәдә яши һәм «Азат хатын» журналында җаваплы секретарь булып эшли. — Шунысы кызык,— дип сөйли Шәриф ага,— Ташкентта мин бүләк итеп биргән кыз сурәте һаман да Һади Такгаш бүлмәсендә эленеп тора иде. Мин Казаннан киткәндә дә (1928 елда) үз урынында иде әле. Шәриф Булатов рабфакта укыган елларында Мәдәният йортында уздырылган әдәби кичәләргә, язучылар белән очрашуларга йөри, үзе дә газета-журналларда «Яшь йөрәк», «Ш. Булат», «Шәриф Булат» имзалары белән әсәрләрен бастыра... Урал. Кырым, Мәскәү, Ленинград — Рафаэль яшәгән, укыган, рухи яктан формалашкан җирләр. Мәсхәүдә ул Суриков исемендәге художество институтында укыган, Ленинградта сәнгать институтын тәмамлаган. Хәэер ул докторлык диссертациясе яза. Рафаэль — сәнгать фәне буенча күп кенә хезмәтләр авторы. Алар арасында Татарстанның халык художнигы Бакый Урманче иҗатын яктырткан фәнни-популяр очерк та бар Ленинградта институт тәмамлагач, Рафаэль Ташкентка килгән. Үзбәкстанның бай архитектура сәнгатен, аның искиткеч үзенчәлекле, чын сәнгатьчә эшләнгән һәйкәлләрен җентекләп ейрәнгән. Аның гыйльми хезмәтләре әнә шуларга багышланган. Үзбәк дуслар Рафаэль турында: — Ул үзбәк халкына зур хезмәт күрсәткән галим. Үзбәкстан сәнгате үсешенә, аның фәненә Рафаэль Такташ зур өлеш кертте Без барыбыз да аны ихтирам итәбез,—диләр. Үзбәкстанның танылган художнигы Рузи Чарыев Рафаэль Такташның портретын язган. Бу портрет 1971 елда «Шарк йолдыэып журналының алтынчы санында басылып чыккан. Рафаэль, алда әйткәнебезчә, үзе дә художник. Аның квартирасында барлык стеналар төрле стильдә, төрле жанрда язылган картина, этюд, эскизлар белән тулы. Нинди генә күренешләр сурәтләнми ул картиналарда — Үзбәкстан һәйкәлләре, яңа Ташкент күренешләре, портретлар. Егерменче елларда Ташкентта, Бохарада. Самаркандта Һади Такташ үзбәк халкы арасында культура-агарту эше альт барган. Хәзер инде аның улы, Рафаэль Такташ, шул ук өлкәдә яңа шартларда әтисенең традициясен дәвам итә. Гомумән, Рафаэль әтисе исемен горур йөртә. Ул. галим һәм художник буларак, бөтен сәләтен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Ерак юлларда йөреп, бүгенге көндә бәхетле язмыш белән яшәүче әдәбият- сәнгать кешеләрен, яки әдәбият-сэнгатькә мөнәсәбәте булган кешеләрне күргәч, алар- ның истәлекләрен тыңлагач, күңелдә бер уй туа, мәдәниятебезгә бик тә кирәкле материалларның шактый өлеше әле читтә чәчелеп ята. Югалып, әрәм булып беткәнче аларны хуҗаларча нык кул белән җыйнал алырга кирәк