Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Рифгать Закиров lllllllllllllllllllillllllllllilllllllllllllllllllllllill Ышаныч Карурманда ялгыз калган чакта, — Юлдан язган чакта, Мин ашыгам һәр чак сөенә-сөенә Тавыш килгән якка. Мондый чакта булмый күңелемдә Шикнең бөртеге дә. Күнеккәнмен чөнки кешеләрне Күптән үз күрергә. Бүтәннәр дә шулай булырлар, дип, Ышанганга микән, Кешеләрдән мин явызлык түгел, Гел яхшылык көтәм. Йөрәк Йөрәк... аңа бөтенесе сыйган, Чыгалмассың моны санап та! Кайгы-сагыш, Чиксез шатлыкларым Этә аны эчтән як-якка. Шуңа күрә Аның ярылмыйча Чыдавына таңга калырлык; Тыштан аны, Күкрәк кенә түгел, Кысып тора, ахры,сабырлык... Сугыш узган җирдә Сугыш узган җирләр... Бу якларда Азмы аккан дисең солдат каны?! Моңсу йөзле хатыннарны күрсәң Уйлыйсың: бу да бер солдаткамы?.. Ярый әле: бу җир күптән инде Ала-кола түгел, — яшелләнгән... Әмма сугыш монда җир астына Нинди генә төсләр яшермәгән?!. Үссәләр дә монда ал чәчәкләр, Каралары мәңге шытып чыкмас! ...Бу якларда инде икенче кат Бер кайчан да кеше мылтык тотмас!!. Ышанасы килә шуңа. Җырлады кыз... Сагынуларның чиге юктыр ла ул. Сагынмаган кеше булмыйдыр... Сагындыра мине инде күптән Бер ишетеп калган моңлы җыр. Урман ышыгында җырлады кыз,— Белалмадым аның кемлеген... Еллар үткәч, Лны күрмәмме дип, Килдем кабат шунда мин бүген. Тын аланда моңлы җыр сузучы Син булдыңмы, әллә бүтәнме?.. Бу сорауга җавап табар идем. Тик кайтарып булмый үткенне?!. Яңгырлы перроннарда... Янгыр явып торган перроннарда Бәрелә сугыла узганбарганнарга, Көндәгечә менә бүген дә, Кырык эшен ташлап кырык якка. Мине әле, Рәйсә, синнән башка Озатмады шулай бер кем дә. Озатмады кем дә мине. Рәйсә, Иңнәремә болай сарылып; Карамады бер кем күзләремә 1г»м бакмады бер кем йөзләремә Китмәс борын шулай сагынып... Шуңа ерак юлда җирсимен дә Сине генә якын, үз күреп. Кайтып төшү белән, тын алганчы. Кочагыма алам бөтереп! Карамыйча узган-барганнарга. Яңгыр коендырган вокзалларда... Алга!.. Күпме юллар үтелмәгән. Әмма Барасы җир әле әй ерак!.. Бу ничәнче чакрымдыр— белмим; Бәлки... белмәү үзе яхшырак. Поезд ыргый алга бертуктаусыз... Бу төбәк соң — юлның кай төше: Башы гына мәллә, Я булмаса Үтелгәнме инде яртысы?! Ахырымы? Әйдә була бирсен, Тик борылып кире кайту юк! — Туар таңнар каршысына очам Таң йолдызы сыман атылып!!. Булат Сөләйманов Ак каурыйлар Ак канатлы аккошларым кайта Мин белмәгән ерак илләрдән. Күлләр күзе күптән томанланган. Хәбәр алдым искән җилләрдән. Юллар илтер сезне Себеремә, Сәламләрем алып китегез. Ул исән-сау диеп, әнкәемә Ак каурыйлар сибеп үтегез. Ак канатлы аккошларым үтте Йөрәктәге ярам кузгатып. Бер чылбырга тезеп, туган якка, Сагынуларым калдым озатып. Этюд Төн. Томан. Җир — Бәйгедән кайткан сыман. Иртә. Күтәрелә кояш, Тарала томан. Уйный нурлар. Җир — Яңа туган бала сыман. Ишкәк Диңгез бит ул минем оям. Тик диңгездә бәхет тоям, Мин ансыз яши алмыйм, дип, Ишкәк ялына-өзелә: «Җибәрче, җир. диңгеземә!..» Белми мескен җиргә үзен Чыгарып ташлавын диңгезнең.» Яман Яман күзләр күрмәсен,— дип Төнгә качтык, аулакка. Йолдызларны бүләк иттем Мин иркәмә калфакка. күзләр күрмәсен Яман сүзләр йөрмәсен,— дип Безнең хакта авылда, Чәчәкләргә генә ачтык Серебезнең барын да.