Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПАНИ СИРЕНА

Сәриянең Польшага баруы һич көтелмәгәндә булды. Сугыштан соң ул, беркая да чыкмыйча диярлек, Агыйдел буендагы бер район үзәгендә яшәде, шунда ук редакциядә жаваплы секретарь булып эшләде. Бар вакытын бетмәс-төкәнмәс өй мәшәкатьләренә, газетаны кайгыртуга бирде. Семья тормышыннан уңмады. Ире бик тә вакчыл, үтә чыккан көнче, кире беткән бер бәндә булып чыкты. Хатыны эш белән бер колхозга барып кайтса, атналар буе шуңа бәйләнеп бәгыренә үтә иде. Алар өч еллап тордылар да аерылыштылар. Сәрия улын бер ялгызы үстерде. Ул сабыр табигатьле, оялчан. тырыш малае белән горурлана иде. Туганнары, тапыш-белешләре: бу тикле әнисенә охшар икән,— диләр иде аның малае турында. Чыннан да ул коеп куйган әнисе иде. Сәриянеке төсле кысыграк чем-кара күзле. Кашларына тикле йөнтәс калын тасма булып туп- туры сузылып киткән. Ул быел урта мәктәпне тәмамлады һәм, конкурстан үтеп, Мәскәүдәге инженерлык-физика институтына керде. Сәрия беренче тапкыр өендә япа-ялгыз утырып калды. Аңа тирә-як бушап ‘калгандай тоелды, үз-үзенә урын таба алмый аптырап бетте ул. Менә шулай изаланып йөргәндә аның күзенә ниндидер журналда басылган халыкара викторина сораулары чалынды. Викторина «Сез Польша Халык Республикасын беләсезме?» дигән темага иде. Сәрия, үзе дә сизмәстән шуның белән мавыгып китте. Сораулар шактый катлаулы иде. Ләкин Сәрия өчен Польша болан ишетеп кенә, газета-журналлардан укып кына белгән ил түгел. Сугыш вакытында ул Варшаваны азат итүдә катнашкан, ничәмә-ничә тапкыр Позпаньга, Данцигка, Гданьскнга очкан, «Көмеш тәре» орденына лаек булган иде. Вакыты элеккечә үк кысан булса да, Сәрия берничә ял көнен, кичләрен викторинага багышлады, китаплар укып, сорауларга мөмкин кадәр тулырак, төплерәк жавап бирергә тырышты. Тырышканы бушка китмәде, конкурста жиңеп, ике атналык турист путевкасы отты. Сәяхәт ул кадәрле кичерешләргә сәбәпче булыр дип Сәрия башына да китермәгән иде. Башта ул сугыш вакытында үзе булган җирләрне янадан күрәчәгенә шатланды, ләкин анын шатлыгына ниндидер уңайсызлану, үкенү хисе килеп кушылды: менә бит ничек килеп чыккан, ул ил турында, анын борынгы һәм бүгенге культурасы турында, экономикасы, шәһәрләре турывда дөнья кадәр нәрсә белә, ә менә полкташлары, бер эскадрильяда сугышкан иптәшләре, аларның бүгенге язмышы турында берни дә әйтә алмый. Хат язарга дип, дусларының хәлләрен сораштырып торырга дип, үзе белән бер экипажда очкан Юзеф исемле үтә дә оялчан поляк егетенең адресын сорап алырга дип күпме җыенын йөрде, кулы житмәде. «Бүген язам».— дип һаман кичектерә килде, ә иртәгесен яңа бер эше табыла торды. Шулай итеп — әйтергә генә ансат! — чирек гасыр үткән дә киткән. Кайда икән хәзер ул Юзеф? Бәлки әле дә булса оча торгандыр, бәлки пенсиягә чыккандыр, ә бәлки... Ни кадәр вакыт үткән бит... Викторинаны поляк журналистлары үткәргән иде. Туристларны да алар каршы алып, алар отельгә урнаштырды. Кунакларны беренче көнне үк матбугат үзәгенә чакырдылар һәм аларның һәрберсе алдына «Сезнең иң зур теләгегез нинди?» — дигән сорау куйдылар. Бәлки бу сорау әдәп саклау, кунакларның күңелен күрү өчен генә бирелгән булгандыр. Әмма Сәрия эшнең мондый нечкәлекләренә кереп, алны-артны карап торырлык хәлдә түгел иде. Шуна күрә сорау бирелү белән ул: «Юзефны эзләп табу!» — дип әйтеп салды һәм шунда ук. гаебе бар кеше сыман, бу кешенең исеменнән, фамилиясеннән, үзе белән бер самолетта очкан булуыннан һәм хәзер ана илледән өстен булырга тиешлегеннән тыш берни әйтә алмавын белдерде. Чыннан да тагын нәрсә дип әйтә алсын соң ул? Юзефнын куллары бнк тә йомшак һәм көчле иде, дипме? Ул самолет кабинасына көч-хәл белән сыя иде, дипме? Юзеф мина гел «прошу, пани» дип эндәшә иде, исемемне әйтә алмыйча гажиз була иде, шуна күрә мине үзенчә «пани Сирена» дип йөртә башлады, дипме?.. Болар белән генә кешене эзлән табып була димени? Күпме ел үткән бит! Бу сорау кунакчыл хуҗаларда бер мәлгә каушау тудырды, әмма алар моны сиздермәскә тырыштылар һәм бик ышанычлы итеп бөтен илне айкап чыксак чыгарбыз, иллә мәгәр пилот Юзефны — исән булса — табып китерербез, дип вәгъдә иттеләр. Сәрия ул арала Варшава белән таныша торырга риза булды Туристлар бүген «Фаустны» тыңларга тиеш, иртәгә — опереттага барачаклар, аннары аларны Силезиягә, Поронинога. Закопанега алып барачаклар. Алар Варшавага кире әйләнеп кайтканчы бары да ачыкланган булыр. Сәрия ■— үзе дә журналист кеше, өстәвенә, журналистның кеме — «районкада» эшли торганы. Шуна күрә ул газета кешеләренең вәгъдәле булуларына ышана нде. Ләкин барыбер көтәргә кирәк. .Аны балаларча түземсезлек биләп алды, һәм ул шәһәрнең элек алар эскадрильясы торган иске районына барырга булды. Ни өчен? Аэродромның яшел кырын, андагы самолетларны тагын бер кат күрер өченме? Ул бу теләгенең балаларча беркатлы икәнен дә, чирек гасыр гомер үткән булуын да. шуңа күрә каләмдәш дусларын сабыр гына көтүдән башка чара кал- маганлыгын да аңлый нде. Әмма бу минутта анын бөтен барлыгын биләп алган ниндидер күтәренкелек тойгысы гакылның бу тавышым колак салмады, һәм Сәрия үз группасыннан аерылып, аэродромга китте. Ләкин хәзер ул урында аэродроммын эзе дә калмаган Кайчандыр янәшә тезелешеп утырган тәбәнәк йортларны сүткәннәр, .нар урынына күп катлы биналар салганнар, очыш вакытында зарарланган самолетлар төшә торган яшел кырны ипподром иткәннәр. Гади эш көне бул МАРСЕЛЬ ЗА PH ПО В ф ПАНИ СИРЕНА ф ганга, анда бүген ат чабышлары юк иде. Шуна да карамастан, тирә-юнь гөр килеп тора. Бала-чага шаярыша, ни турындадыр кызып бәхәс- ләшә-бәхәсләшә. яшүсмерләр уза. Сүзләрен аермачык аиламаса да, Сәрия бәхәснең ат турында икәнен чамалый иде. Менә бит ул ничек килеп чыга. Ул — Польша өчен бөтенләй чит кеше, шунда яшәүче кешеләр бәхете өчен сугышып йөрде, орденга лаек булды, ә менә алар, шул кешеләр, Сәриянең кем икәнен дә белмичә, моны башларына да китермичә, алар яныннан үтеп йөриләр, көлешәләр. сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. Сәриягә кинәт ничектер рәхәт булып китте. Ул менә хәзер кемнең дә булса шул самолетлар турында, күптәнге аэродром турында бер генә сүз белән искә төшерүен теләде. Аннары бу теләгеннән үзе үк көлде: әй. жүләр, күпме вакыт үткән ләбаса, еллар бармак арасыннан ага торган ком кебек үтеп киткән, ә син шуларны кире кайтармакчы! Ул ипподромга үтте, буш эскәмияләр янында озак кына басып торды. Үзләренең кайчандыр менә шул кыр өстеннән заданиегә очып китүләрен, арып-талып кире кайтуларын күз алдына китерде. Алар Польша гаскәре Генеральный штабының элемтә машинасы ролен үтәргә яшел төстәге елгыр кукурузникта очалар иде. Очканнан соң Сәриянең күңеле болгана иде. Шуңа күрә, жиргә төшкәч, ул үзенең штурман кабинасында бер кавым хәл алып утыра, ә Юзеф ул арада кабинадан чыгарга өлгергән була һәм машинаны канатыннан тотып селкетә-селкетә: «Прошу, пани Сирена! Без исән!»—дип кычкыра, һәм аның игътибарлы күзләре Сәриягә назлап карыйлар иде. Сәрия һәрвакыт кабинадан үзе чыгарга һәм самолет канаты буйлап үзе төшәргә тырыша, ә зур гәүдәле, көчле Юзеф аны кулына күтәреп алырга хәзер булып, аста басып тора. Мондый игътибар Сәриягә ошый, күзне йомасы да сузылган көчле кулларга авасы килә аның, ләкин ул үзендә бу теләкне җиңәрлек, җитди булып, кырыс булып күренерлек көч таба «Юк, мин үзем. Үзем!» — ди. Ул самолет канатыннан житез генә жиргә сикерә, аякларын язар өчен бер-ике тапкыр чүгеп ала. ә Юзеф елмаюдан туктамыйча аңа карап тора. Ә нигә елмаймаска? Шөкер, менә тагын исәнсау кайттылар. Тиздән сугыш та бетәр. Гомумән, бу яктан алар бәхетле булдылар. Юка дюраль белән генә тышланган, кабинада үзләре белән йөртә торган автоматларны исәпкә алмаганда, бернинди дә коралы булмаган кукурузник җирдән атып төшерергә дә. һавада юк итәргә дә бик уңай мишень бит ул. Ә менә аларныкына ул-бу булмады. Бер генә очракны искә алмаганда. Бер вакыт алар ниндидер партизан отряды белән элемтә урнаштырырга бардылар. Ялгышып, немецларны үзебезнекеләр дип белеп, һич ни искәрмичә. алар янына төшә башладылар. Немецлар атмады, шатланып кул гына болгады. Тик берсе соңгы минутта түзмәде, автоматтан атып жибәрде. Пуля самолетка тиде, машина кинәт түбәнәя башлады. Сәрия үз кабинасыннан Юзефның самолетны күтәрергә никадәр маташса да булдыра алмавын, машинаның һаман түбәнәя баруын күрде. Немецлар, аның төшүен көтеп булса кирәк, бүтән атмадылар, машина артыннан йөгерделәр. Сәрия шлемын яхшылап киде, ян ишектәге чехоллап автоматын алды, магазинын тикшереп карады һәм машинаның утырганда мәтәлеп китмәвен тели башлады. Самолет туктау белән ул кабинасыннан чыгып немецларны каршы алачак, шулай итеп, Юзефка да чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Аннары алар урман эченә кереп китәчәкләр. Юзеф самолетны туп-туры урман кырыена таба тотты һәм әйбәт кенә жиргә утыртты. Ләкин тәгәрәп бара торгач ул соңгы минутта гына чокырга туры килде дә бер якка янтайды. Сәрия кабинадан, элек уйлаганча, беренче булып чыкты. Ә Юзеф, башын прибор тактасына куйган хәлдә, хәрәкәтсез утыра бирде, битеннән кан ага иде. Сәрия калпакны ачып, Юзефны кабинадан тартып чыгармакчы булды, ләкин эчтә аны нидер тотып тора иде. Бәлки Сәрия бетен көченә тартса чыгара да алган булыр иде. ләкин ул Юзефның берәр жирен авырттыруда i куркып моны эшләмәде. Ул автоматын бөтенләй онытып, Юзефны жи- неинән тотып тартуын белде, ә тегесе аны куллары белән этәрә, үзе чыгарга азаплана иде. Сәрия Юзефның кычкырып жибәрергә, автоматыңны тоткан хәлдә тик торасын, жүләр, дип аны тиргәргә теләгәнен сизде. Әмма Юзеф тиргисе урынга ягымлы ялвару белән аңа: — Пани Сирена, атыгыз, ат,— дип пышылдады.—Урманга таба йөгерегез. Тизрәк... Немецлар инде бөтенләй якынлашкан иде. Сакал-мыеклары кырылмаган, бите-башы юылмаган шыксыз солдатлар, мондый көтелмәгән унышка шатланып булса кирәк, нидер кычкыралар иде. Ә Сәрия аларга атасы урынга елый-елый Юзефны тарта. Кирәк бит сугыш бетте дигәндә генә шундый ахмак үлем! Сугыш буена тере немецка атарга туры килмәде аңа. Башта ул төнге бомбардировщиклар эскадрильясында хезмәт итте. Самолетларын бәреп төшергәч, парашют белән сикереп, поляк партизаннары отрядына эләкте дә шуннан менә шушы ике канатлы кукурузникка күчеп утырды. Ул рухи хәлате буенча дошманны үтерергә әзер булса да. менә хәзер, бу үтерү мөмкин генә түгел, хәтта мөһим дә булган бер минутта, ничектер каушап калды, солдат, сугышчы башы белән нәни бер кызый төсле елый ук башлады. Ләкин алар өчен бәхет капусының ачылган көне иде бу. Алар эзләп килгән партизаннар да шушы ук урманда булып чыктылар. Алар да жиргә төшкән самолет янына ашыкканнар икән, бик тә вакытлы килеп жигтеләр. Эш уңышлы төгәлләнде. Тик Юзефның гына каш өстендә жөй сузылып калды... ...Өч көннән туристлар ил буйлап сәяхәткә чыгып киттеләр. Алар Польшаның индустрия үзәге Силезнядә, туристларның мәккәсе Татры тауларында, беренче бөтен дөнья сугышы алдыннан Ленин яшәгән По- ронинода булдылар... Сәриягә сәяхәт ошады. Ул бар булган пленкасын төшереп бетерде, хәтта күбрәк алмавы өчен үзен-үзе битәрләп тә куйды: менә син. ачык авыз, журналист була торып, шуны да уйламаган. Редактор: «Буш блокнот белән кайтасы булма, ярты ай буе номер саен биреп барырлык материал булсын»,— дигән иде бит. Материал куп булачак — анысы сөендерде. Шулай да аның тизрәк Варшавага кайтасы килде. Юзеф пичек икән анда? Бәлки исәндер, табылгандыр? Кара син, күпме вакыт үткән, тормыш дигәнен артта калып бара, шулай да берни онытылмаган... Бу көннәрдә ул бүгенге тормышының бер өлеше булып әверелгән ерак хатирәләр белән яшәде. Ул хатирәләрдән күңел жнлкенеп тә, ямансулап та куя иде. Их, Юзеф. Юзеф!.. Бирегә, Польшага килүнең төп сәбәпчесе дә син булдык бит. Варшавага алар шимбә көй кайтып төштеләр Туга» илгә кайтып китәргә бер тәүлектән аз гына артык калган иде инде. С «рия Юзефның табылачагына өметен өзә башлады. Ләкин шулчак аның номерына редакциядән йомышчы килеп, апа телефон номеры язылган бер кәгазь кисәге тоттырды. Ә сүз белән: — Сезнең пилотыгыз табылды. Кичен гостиницага үзс киләчәк,— диде дә китеп барды. МАРСЕЛЬ ЗАР,|.Л0В ф II АН И СИРЕНА ф Сәрия кпчне көч-хәл белән җиткереп, вестибюльгә төште. Көн караңгыланган. урамда, куышлы уйнагандай, реклама утлары сикерешә. Сәрия вестибюльдә иплекле-түрле йөренде. Юзефны танымый калмагаем дип кертче һәр кешегә текәлеп карап торды. Халык күп иде. пыяла ишек бер туктаусыз ачылып ябылып торды, ләкин Юзефка охшаган кеше һаман күренмәде. Сәрия түзмәде, тагын үз номерына менде, телефон номеры язылган кәгазьне тапты да шалтыратты. Трубканы тавышына караганда әле бик яшь бер хатын-кыз алды. Ул Юзефның кызы булып чыкты. Бу хәл Сәриянең телефон шалтыратуы төсле үк гади бер нәрсә булса да, ул ни өчендер каушап калды. Юзефны семья башлыгы, бала атасы итеп күз алдына китерә алмый торды, ниһаять, үзен кулга алды, рус сүзләрен инде онытылып бетә язган поляк сүзләре белән бутый-бутый, үзенең кем икәнлеген әйтте. Россиядән, Агыйдел буйларыннан килгән булуын, ә моннан егерме биш ел элек аның әтисе белән бер самолетта очкаклыкларын аңлатты. Кыз да башта каушады булса кирәк, аннары шатла нып-көлеп җибәрде, шулай ук рус сүзләрен катнаштырып, әтисе белән әнисенең өйдә юклыгын, әтисенең «сугышчан дустын» эзләп китүләрен әйтте. Сәрия тагын вестибюльгә төште. Каршысына йөгереп килүче киң җилкәле, озын буйлы, кыска пальто кигән кешенең Юзеф булуын танудан бигрәк күңеле белән сизеп белде. — Пани СиренаЦ — Юзеф!.. Вестибюльдә кеше күп иде, ә Сәрия тик Юзефны һәм... аңардан калмаска тырышып, кызу-кызу атлаучы тәбәнәк буйлы хатынны гына күрде. Сәрия аңына килгәндәй булды, әкренрәк, тынычрак атлый башлады. Юзеф та аңардагы бу үзгәрешне сизде булса кирәк, каршысына килеп туктады да. эшләпәсен салып, нәзакәтле генә итеп Сәриянең кулын үпте. Аннары артына борылды да читтәрәк торган ханымга күзләре белән ымлап, русчалатып: — Пани Велина. Моя женка,— диде. Сәрия бу ханым белән үзен ничегрәк тотарга икәнен белмичә, тәкәллефле генә итеп, вәкарь белән исәнләште. Панн Велина яшь булып күренергә тырышучы мөлаем гына хатын иде. Борчак-борчак кара тамган аксыл озын пальтосы, курчактай матур туфлиларын каплап торган киң кара чалбары, түбәсенә чук тагылган мех береткасы аңа килешеп тора кебек. Яшәрергә тырышуы да килешә иде аңа. Ул ягымлы гына елмайды, үзен бик иркен тотып, Сәриягә кызыксынып карап торды. Алар өчәүләп Сәриянең номерына менделәр. Сәрия кунакларын чишендерде, Казанда вакытта махсус сатып алган «Кош сөте» конфеты тәкъдим итте, һәм каушап калды: тагын нишләргә соң? Әңгәмә өзелде. һәр сүзне үзеңне көчләп диярлек берәмтекләп чыгарып утыруы уңайсыз иде. Ниһаять, Юзеф бу хәлдәй чыгу юлын тапты, шәһәрне карап керергә тәкъдим итте. Вакыт шактый соң иде. Вак яңгыр сибәли, ул тротуар өстенә йомшак кына шыбырдап төшә. Алар төнге йокыга тала башлаган шәһәр буйлап озак йөрделәр, туңып беттеләр. Аннары кечкенә генә бер ресторанга юлыгып, шунда керделәр, кельнердан буш өстәл табып бирүен үтенделәр. Пани Велина бик кызыксынучан кеше булып чыкты. Ул, Сәриянең Юзеф белән бер самолетта оча алган булуына ышанмагандай, аның күзенә туры карап утырды. Сәрияне дә кызыксыну биләп алды, бөтенләй таныш булмаган бу ханымнан, Юзеф белән ничегрәк таныштыгыз сез дип, тату торасызмы, берберегездән канәгатьме, дип сорыйсы килде, ләкин мондый төпченүне килештермәүләре бар дип тыелып калды һәм, уңайсызлануын яшерер өчен, яртылаш кына шәраб тутырылган рюмкаларны игътибар белән карарга тотынды. Юзеф моны үзенчә аңлады: Әйдәгез эчик. Очрашуыбыз хөрмәтенә,— диде ул. — Әйдәгез. Рюмкаларын чәкештерделәр дә эчеп жибәрделәр. Сәрия шәрабнын әчесен тоймады да. Юзеф аның фужерына минераль су койды, бераз авыз итүен көтеп торды, аннары кельнерны чакырып, бушап калган рюмкаларга ымлады. Юзеф элек тә русча ярыйсы гына ермачлый иде, ә хәзер бөтенләй яхшы сөйләшә. Сугыштан сон граждански авиациягә күчкән, халыкара трассаларда очкан. Ләкин яшь дигәне үзенекен иткән, кулларда элекке ныклык калмаган, инспектор булып китәргә туры килгән. Пани Велина белән тату гына яшиләр икән, һәрхәлдә, савыт-сабаны шалтыратмаска тырышалар, тик менә шунысы начар —хатыны русча өйрәнә алмаган. Шуңа күрә пани Сиренаның моңа артык исе китмәсен... Пани Велина сүзнең үзе турында баруын аңлады булса кирәк, иренең сүзен жөпләргә теләгәндәй, оялчан гына, ягымлы гына елмаеп куйды. Юк, Сәриянең моңа исе китмәде, ул үз тормышы турында сөйләп китте. Ире турында әйтеп тормаска Оулды, күбрәк улы турында сөйләде, аның Мәскәүдәге инженерлык-физика институты кебек житди уку йортына керә алырлык акыллы егет булып үсеп җитүенә шатланып бетә алмавын әйтте. Ул бераз исерә дә төште, бу кичнең гадәти булмавы да күңеленә вәсвәсә салган иде булса кирәк, эченә кереп урнаш,- кан бер шайтан аны Юзефтан соңгы тапкыр бергә үткәргән кичебезне хәтерлисеңме, дип сорарга котырта башлады. Әйтергә генә ансат: егерме биш ел үткән бит! Алар ул кичне менә бүгенге кебек кара-каршы утырдылар, ләкин ресторанда түгел, штабның офицерлар ашханәсендә. Икесе дә монын соңгы утыру икәнен беләләр, аңлыйлар иде. Юзеф кара көйгәнче кыздырылган котлетны чәнечкесе белән казый казый, аска текәлгән килеш утыра, ә Сәрия аны күзәтә, ә үзенең шукланасы, шаярасы килә. Нигә шаярмаска! Сугыш беткән, ә иртәгә ул өенә, жырларда жырла- на торган Агыйдел буйларына кайтып китәчәк. Хәтта ышанасы да килми: шундый рәхимсез каты сугышта аның тырналган жире дә булмады бит. Тик шунысы кызганыч: Юзеф монда кала. Анык йөрәген нидер чеметеп алгандай булды, ләкин ул көтмәгәндә күңелен биләгән сагышлы уйларын куып җибәрергә тырышты, тагын чая телләнде, тагын шаярды. Нәрсә булган Юзефка? Очраштылар, бергәләшеп сугыштылар, күп тапкырлар бәлагә очрадылар, харап була яздылар, берни булмады ич әле. моннан соң ла берни булмас. Сәриянең үз иле бар. Юзефнын үзенеке. Әгәр кешеләр уйлап тапкан дәүләт чиге дигән нәрсә булмаса. һәркем кая теләсә, шунда бара, кайда теләсә, шунда тора торган булса, бөтен кеше бер гаиләдәй яшәсә, бик тә әйбәт булыр иде кана. Ләкин бу әле хыял гына, чынбарлыкта мондый хәл, ай-һай, кайчан булыр? Кичке ашны сүзсез генә ашап бетерделәр Аннары озаклап аэродромда йөрделәр. Висла буена чыктылар, снарядлар шартлап казылып беткән яр буеннан киттеләр Шактый суыткан иде, елга ягыннан дымсу салкын һава бөркелә, аляриын баш өстендә, иске крепость хәрабәләрендә нидер кыштырдый, ә түбәндә, вак дулкыннарын ярга сугып, Висла сулыш ала иле. — Монда элек һәйкәл тора иде. Сирена һәйкәле,—дип куйды Юзеф.— Сип — Сирена... и 115МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВф ПАНИ СИРЕНА ф — Сирена түгел—Сәрия... — Сирена... — Сәрия... Хәер, барыбер түгелмени: Сәрия ни дә Сирена пи. Сәрия инде Юзефның аны шулай атавына күнегеп тә беткән, бүген аны беренче тапкыр төзәтүе, ләкин бүген ул шундый инде, кешегә гел кире сүз әйтәсе, гел бәхәсләшәсе килеп тора. Юзеф кинәт җитдиләнде һәм Сәриягә күптәнге бер риваятьне сөйләп бирде. Имеш, кйчандыр бу тирәләрдә эшкә гажәеп уңган, төскә чибәр бер балыкчы егет яшәгән. Көн саен ул елгага үзенең жәтмәсен сала торган булган һәм көн саен мул итеп балык тотып алган. Ә көннәрдән бер көнне аның җәтмәсенә искитмәле бер табыш — Сирена исемле бик тә гүзәл кыз эләгеп чыккан. Шул көннән башлап балыкчы егет тынычлыгын жуйган, Сиренаны үзенә хатын итмәкче булган, ә кыз исә аңардан үзен суга кире җибәрүен үтенгән, ялварган. Балыкчы егет кайгыга төшкән, синнән башка миңа тормыш юк дип, башны суга ташларга гына кала дип караган, тик кыз Варшаваны дошманнардан саклармын дип ант иткәч кенә аны кире җибәрергә риза булган. Сугыш башланыр алдыннан гына менә шушы урында граниттан чокып Сиренаның кулына калкан һәм кылыч тоткан сынын куйганнар. Ләкин шәһәрне саклап калу сылу кызның гына кулыннан килерлек булмаган. Немецлар Варшаваны алганнар, биш ел буена анда хуҗа булып торганнар, аны җимереп бетергәннәр. Ә менә Сәрия очып килгән дә шәһәрне азат иткән... Сәрия Юзефның аны «пани Сирена» дип атап йөртүен поляк кешесенә татар исемен әйтү кыен булганга дип уйлый иде. Бактың исә әнә нинди риваять уйлап тапкан егет... Юзеф кулын Сәриянең җилкәсенә салды, шул килеш бер мәл уйга чумып торды да: — Мин сезне җибәрмим, пани Сирена,— диде.— Сугыш бетте, ул бүтән беркайчан да булмас, ләкин сез биредә калыгыз. Калыгыз... Сәрия башта Юзеф бүтән вакыттагыча шаяра торгандыр дип унлаган иде, ләкин егетнең йөзе үтә җитди, хәтта кырыс булуын күреп, бу сүзләрнең тикмәгә әйтелмәгән, нык уйланылган булуын, үзенең дә көчле дә, назлы да бу егетне якын итүен аңлады. Ул чакта Сәриягә егерме генә яшь, кызның әле чын-чынлап беркемне дә яратканы юк иде. Нигә яшереп торырга: Юзеф белән бер самолетта ел ярым буе бергә очу дәверендә аның үзен бу егет белән Агыйдел буенда итеп еш кына күз алдына китергәне булды. Менә алар киң болын өстендә икәннәр, печән өсте икән, иң алдан, чалгысы белән селтәнә-селтәнә, өстенә ак күлмәк, яшел хәрби конфедератка кигән Юзеф атлый икән. Сәрия дә шунда, хатын-кызлар белән печән җыеп йөри, үзе чүмәлә өя, ә үзе бәхеттән мөлдерәмә күзләрен Юзефтан ала алмый икән... Юзефы чалгысын кайрарга дип тукталдымы, Сәрия җиргә күмеп куелган салкын әйрән савытын казып ала да аның янына йөгереп килә икән... Шулай ашыкмаса, аның янына гүя икенче берәү килеп җитәчәк... Юзеф чыжылдатып чалгысын кайрый, әледән-әле бармагы белән аның үткенлеген тикшереп карый, аннары кувшин авызыннан гына әйрән эчә, үзе кырын күзе белән генә Сәриягә карап ала, ә тегесе, бәхетен яшерә алмыйча, аның янында басып тора икән... Ләкин сугыш гөрелтесе эчендә болар барысы да бик-бик ерак нәрсә булып, тормышка ашмастай хыял булып күренәләр иде. «Менә сугыш бетте, тормыш җайга салына башлады, һәм ерактагы хыял булып тоелган нәрсәләр якын ук килеп каршыга бастылар. Аларнын чынга әйләнүен теләргә генә калды. Менә шушы нәрсә аны кинәт каушап, өркетеп җибәрде, һәм ул йөрәк түрендә күпме вакытлар яшәп килгән хискә ирек бирмәскә, аны авызлыкларга булды. Сәрия үзеи дә, Юзефны да кызганып куйды, үзен Юзеф алдында гаепле итеп, аңарга ниндидер бер начарлык эшләгән кеше итеп сизде. Кычкырып елап жибәрергә житешкән, күкрәгендә йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишеткән хәлдә, үзен-үзе белештермичә, аяк очына басты, Юзефны башта маңгаеннан, аннары яңакларыннан үпте. Көтелмәгән бу хәлдән Сәриянең коты алынды, һәм ул, аңына килеп, борылып китеп барды. Ул янып күмергә әйләнгән йортлар яныннан ашыгаашыга атлады, Юзефнын «пани Сирена» Пани...» дип пышылдавын ишетте, туктап көтәсе килде, ә үзе курыкты. Ә иртәгесен алар аерылыштылар. Польша жирендә сугышкан, аның халкына бәхет яулашкан совет кешеләре бер эшелон жыелды. Сәрия үзен бик тә уңайсыз хис итте, күңелендәге уй-теләкләрнең очына чыга алмавы өчен үзен-үзе битәрләде. Ул әле кичәге кичнең бөтен кеше күз алдында тагын кабатлануын теләде, әле Юзеф белән очрашудан, аның күзенә караудан курыкты. Юзеф аның бу шикләнүләрен ничек белде-сизенде икән? Иртән ул ашханәгә дә килмәде, станциягә озата килүчеләр арасында да күренмәде. Башта Сәрия алай хәтта жинелрәк тә булыр әле днп уйлаган иде. ләкин көтелгән жинеллек урынына күңелен ямансулык, сагыш биләп алды. Поезд кузгалып тизлеген арттыра барды. Сәрия проводник хатынның башы өстеннән сузылып карый-карый, Юзефны күрергә, ана соңгы тапкыр кул болгарга теләде, ләкин егет күренмәде Менә шәһәр үзе дә күздән югалды, тик ике аксыл металл тасма булып сузылган рельслар гына артка таба йөгерештеләр. Күк йөзенең ин читенә барып житкәч, бу тасмалар бер сызык булып бергә кушылалар да офык артына кереп югалалар иде. ...Сәрия Юзсфка караган килеш әнә шуларны исенә төшереп утырды, шактый ук калыная төшкән озын буйлы бу кешедә ул чактагы оялчан егетнен билгеләрен күрергә тырышты. Юзефнын да үзенә карап- карап алуын сизде. Ресторан эче шау-шулы иде. Залда кечкенә генә оркестр уйный иде, яшьләр бии башлады. Боларның да беренче очрашканда булган тартынулары югалды, кичә генә аерылышкан танышлар төсле иркен һәм ж и иел генә сөйләшеп утыра башладылар Үзләрен бер-берсснә якын иткән ин мөһим нәрсә турында сөйләшәселәре килде аларның, моның өчен үзенә бер төрле көчле һәм матур сүзләр табасылары килде, ләкин үч иткәндәй, телгә жыен вак-төяк кенә килеп торды. Юзеф ул чактагы ахмаклыклары, самолет дошман уты эченә килеп кереп, машинаны йомычка урынына селкетә башлаганда үзенең трубкасына: — Курыкма, пани-штурмаи! Төшсәк тә жиргә төшәрбез! — днп шаяртып кычкырулары турында сөйләп китте. Сәрия исә беренче тапкыр парашюттан сикерүен исенә төшерде. Бу хәл сугыш башланган гына вакытта, ул штурманнар мәктәбендә укыганда булды. Ул чакны хатын-кызларга ирләр киеме бирәләр иде әле. Занягиеләрнен берсендә парашют инструкторы Сәриягә сикерергә кушып: «Пошел!» днп кычкырды, ә Сәрня чишелеп киткән аяк чолгавын рәтлим дип тоткарланды да сикерүдән бигрәк мәтәлеп төшеп китте. Ул үзенә таба якынлашучы жиргә таштай очып төшә, күз аллары элже- мөлже килә, ә үзе тизрәк божраны тартасы урынга һаман шул каһәр төшкән чолгау белән маташа иде. «Эләгә инде мина старшинадан»,— днп куркып уйланды Сәрня. Жиргә төшүгә аның янына ачуыннан яшелләнеп, йөнтәс зур йодрыгын бутый-бутый, инструктор йөгереп килде: «Курсант Байбулатова! Син, нәрсә, парашютсыз сикерү ярышлары оештырасың?» Сәриянең кулындагы аяк чолгавын күргәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлады булса кирәк, йомшарды, көлеп жнбәрде: — Үзендә калдыр, борын яулыгыңа булыр! МАРСЕЛЬ ЗА PH ПО В ф ПАНН СИРЕНА ф Алар янына берничә мәртәбә кельнер килеп, кайнар әйбер кирәкмиме дип сорап китте. Пани Велина иренә үз телендә нидер әйтмәкче булды, ә Сәрия полякча белүен күрсәтергә, мактанып алырга теләп, елмая-елмая: «Дзенкую. Рәхмәт!» дигән булды. Сәрия чыннан да бу кич өчен язмышына рәхмәт әйтеп, шатлыгыннан ни эшләргә белми утыра. Инде ярым онытылган, вакыт дигәнен бер могҗиза аркасында гына сүндерми калдырган тормыш хатирәләренә кинәт кенә яңадан әйләнеп кайтып булуга ышанасы килми иде. Ә чынлап карасаң, нәкъ менә шул хатирәләр аның тормышына җылылык өстәп торган, аның тормышында да шатлыклар, юанычлар булуны искә төшереп, күңелгә рәхәтлек биреп торган икән. Ул вак-вак йотымнар белән кофе эчә, ә үзе Юзефтан, дөресрәге, аның уң кашы өстендә илтифатсыз гына төшерелгән бер сызык сыман сакланып калган җөйгә карап утыра иде. Юк. чыннан да бәхет дигәнең бер дә ташламады шул аларны: күпме очыш ясадылар, күпме үлем, күпме кан күрделәр, ә үзләре икесенә бер җәрәхәт белән чикләнделәр. Анысы да пуля-мазар тиеп түгел, болай, очраклы рәвештә генә... Бу җөйне Сәрия бик тә ярата иде, ул Юзефнын битен һич кенә дә ямьсезләтми, киресенчә, аны ягымлырак, ихтыярлырак итә дип саный иде. Менә хәзер дә Сәриянең әнә шул ягымлы җөйгә кулы белән кагыласы... юк, үбеп аласы килде. Мондый сәер теләге өчен ул эченнән үзен шелтәләп тә куйды. Моннан тыш Сәриянең Юзефтан: син Висла буендагы теге кичне, сине үбүләремне хәтерлисеңме дип, иртәгесен нигә мине озатырга килмәдең? — дип сорыйсы килде. Ләкин моны эшләргә ярамын. Алар янында кыска буйлы мөлаем хатын, кешеләр арасындагы гадәт буенча Юзефны баштанаяк үзенеке итеп санарга хакы булган пани Велина утыра. Аның бу нәрсәне өнәп бетермәве бар. Чөнки бүтәннәр мондый хокуктан мәхрүм. Алар әнә шул инде онытыла язган ерак хатирәләр белән генә яши алалар. Сәрия биредәге, Польшадагы гадәтләрне белеп бетерми бетерүен, шулай да бу хатирәләр турында ишетүнең дә әлеге мөлаем хатынга авыр булуы бар. Шуңа күрә Сәрия гафу үтенде, инде шактый сон дигән булды, юлдан сон арылган, ә иртәгә тагын юлга чыгасы бар. диде. Мәскәү поезды төштән сон китәргә тиеш иде. Алар иртәгә очрашырга сүз куештылар да аерылыштылар. Алар карамагында бер көн, чирек гасырның бер көне бар иде әле. Иртән Юзеф Сәрия янына гостиницага керде. Алзр Юзефнын «Моск- вич»ына утырып, хәрабәләр эченнән калкып чыккан Варшава буйлап йөреп кайтырга булдылар. Варшава өчен сугышларда һәлак булганнар күмелгән туганнар каберлегендә шактый озак йөрделәр һәм ин ахырдан элекке хәленә кайтарылган Сирена кыз һәйкәле янында тукталдылар. Сүзсез генә басып тордылар. Ахырда Юзеф — Алар үле булсалар да бергә...— дип куйды. Сәрия, «алар»нын туганнар каберенә күмелгән кешеләр икәнен аңлап: — Без исән булсак та аерым...— дип өстәде. Болытлы шыксыз көн иде. Җил сары яфракларны яр буе урамы буйлап тавышсыз гына куып йөртә дә, тәбәнәк кенә таш койма өстеннән күтәреп, саклык белән су өстенә китереп төшерә. Яфраклар тыныч су өстендә җебеминитми ял итеп яталар. Кичәге сөйләшүләрдән сон сүз табылмады. Кичә ресторанда башына килгән нәрсәләр бүген Сәриягә ничектер бик вак булып тоелдылар. Алар, баштан үткәннәрне ничәмә-ничә елдан соң күңелләреннән кабат кичереп, сугышта һәлак булган, югалып калган иптәшләре өчен җаваплы булуларын йөрәкләре белән сизенеп, аларның истәлеген кирәген чә үк саклый алмаулары өчен үз-үзләрен эчтән битәрләп, сүзсез атладылар. Вокзалда да тын иде. Алар перрон буйлап йөрделәр. Бер-берсенә сонгы йомышларын әйттеләр. Еллар буе бер-берсен очрашу шатлыгыннан мәхрүм итүләре өчен үкенеп, үз-үзләрен битәрләделәр. Юзеф, пани Велина һәм кызы белән бергәләп. Россиягә, жыр- ларда җырлана торган Агыйдел буйларына килеп чыгар өчен вакыт табарга, ә Сәрия Варшавага улын алып килергә тиеш, дип сүз куештылар. Менә поезднын кузгалу сигналы булды. Сәрия үзен ничек тотарга белмичә аптырап калды. Юзеф та сагышлы иде. эшләпәсен салып, ихтирам белән тәкәллефле генә башын иде, сагаеп кына Сәриянен кул бармакларын үпте. Сәрия кинәт Юзефка күтәрелеп карады һәм аның күзләре белән очрашты. Бу күзләр вакыт үтү белән ничектер аксыллана төшкән кебек, ләкин моннан чирек гасыр элек булгандагы кебек үк ягымлы, шундый ук көләч-оялчан иде. Кичәге төсле үк Сәриянен каш өстендәге теге җөйгә бармагы белән кагыласы килде. Ләкин бүген бу теләк шул ук вакытта бөтенләй башка да иде: ул аналарныкы төсле саф һәм назлы иде. Шулай булса да ул үзенен кыюсызлыгын жинә алмады һәм, кулында Юзефнын кытыршы иреннәрен тойган хәлдә, бер үк сүзне кабатлады — Довидзенья, Юзеф. Рәхмәт! Поезд кузгалып китте. Сәрия вагон баскычына сикереп менде. Ул шунда баскан килеш, шпалларга беркетелгән ике аксыл корыч тасмага. мәнге янәшә булып та. бергә кушылу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән рельсларга, эшләпәсен болгап калган Юзефка карап барды, ана КУЛ болгады, үзләре кавыша алмасалар да. кешеләрне кавыштыручы рельсларга күңеленнән рәхмәт әйтәсе килде.м