Логотип Казан Утлары
Роман

ФРОНТОВИКЛАР

 

II VI ич тә адәм уйламаганда Акбалыкка өлкән лейтенант погоннары таккан Гата кайтып төште. Гата, гомумән, көтелмәгән хәлләр, сюрпризлар кешесе. Кайтты, мәктәпкә килде, һиндстандагы брахманнар турында тыныч кына сөйләп яткан Рушадны класс ишеген ачып чакырып алды да бөтен класс күз алдында кочаклады, аркасына «доң-доң» итеп бәргәләде, кулын чигәсенә куеп класска да мөрәҗәгать итте: •— Исәннәрмесез, бөркетләр! Дәрес шуның белән өзелде, чәлпәрәмә килде. Гата класс ишеген япмаган көе үк көмеш портсигарын чыгарып яхшы папирос алды, хикмәтле зажигалка белән ялт итеп кабызды һәм кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды. Шау-гөр итте... — Менә күр: абыеңны шушы мәктәпкә физик итеп билгеләделәр. Яшибез, картлач! Теге приказга мин дә эләктем. Билгеле, үзем теләмә- сәм кайтмый идем. Кайтасы килде. Җитте. Без сынатмадык. Верховныйның үз приказы белән генә дә унике благодарностем бар... Тавышка унынчы класс ишеге ачылды Нәркис икән. Рушад бераз гына уңайсызланды. Ләкин Гата югалып калмады. — У-һу-у! — дип гөрләде ул, папиросын яшереп.— Честь имею!—* Гата үкчәсен үкчәгә бәреп смирно басты, кулын чигәсенә күтәрде — Гутен таг! Бонжур, мадемуазель! Гвардия өлкән лейтенанты Гата Сәләхиев! Нәркис ә дип тә, җә дип тә әйтә алмады, кызарды да ишекне ябып KJ йды. Звонок булуга, Гата директор кабинетына юл тотты... Гата шәп кайткан... II Дәвамы Башы 1 санда. — Минем,— диде ул Рушадка,— кесәдә кырык сигез мең сум акча бар. Аттестатка җыелган. Болай булгач яшибез. Минем дәресләр алдагы чәршәмбедән. Шуңарчы ял көнгә Казанга элдертәбез. Киенәбез. Шиком. Икебезгә дә костюм, демисезонный пальто. Анда Сорочига кердем мин кайтышлый, җылан мөгезе белән күгәрчен сөте дә табарга була.— Аннары тавышын түбәнәйтеп шыпырт кына өстәп куйды: — Минем кырык сигез мең генә түгел, «Вальтер» да бар. Чемодан төбендә кайтты инде — трофей. Тапшырырга кушканнар иде. малай җаным, ничек итеп үз кулың белән тапшырмак кирәк. Чемодан төбендә ятачак инде ул — мин олы юлга чыгып кеше үтерүче түгел. Истәлек просто Но— .корал саклаган өчен ике ел. Ә, шайтан алсын' Мине кем утырта ала! Берлингача барып җиткән гвардия өлкән лейтенанты Гата Сәләхи- ев мин! Освенцим янында партия билеты алдым. Мин селкетәм дөньяны хәзер. Потомушто мин анын иң кабахәт этләренә каршы көрәшеп утны- суны кичкән! Мать якасына.. ...Гата авырлык белән үсте. Утыз алтынчы елда ук шыр ятим калды. Әтисе үпкә авыруыннан, әнисе кеше белмәгән ниндидер эчке авырудан дөнья куйдылар. Идарә Гатаны карарга кеше билгеләде, утыз сигездә беренче тапкыр ФЗОга набор булды — Гатаны шунда җибәреп карадылар,— буй, авырлык җитмәде. Комиссиянең бөтен бәйләнгән әйберсе авырлык икәнен белгәч. Гата хәйләгә кереште, икенче тапкыр барганда үзеннән тазарак күрше авыл малаен кертте — теге малай тотылды. Гата өченче тапкыр барды Комиссиягә керергә чирек сәгать кала колхоз билгеләгән тәрбияче хатыннан алып килгән унсигез пәрәмәчне ашап, ярты чиләк кое суы эчте — авырлыгы нормадан артты. Гата теләгенә иреште. Ләкин Тукай урамындагы сигезенче ФЗОның идәнендә беренче төн кунганда Гата Тәтеш малайлары белән яман сугышып, милиция тикшерүенә эләкте һәм икенче көнне иртән конторадан документларын үз кулы белән урлап авылга качты. Әбисе йортына килмешәк бала булып барып керде, кеше өчен көтү чиратына йөрде. Тамак тук була иде. өс-башка да өлеш чыккалады. Теләп түгел, ачу белән укыды Пед- училищега эләкте. Җәен ялланып Акбалыкка көтүче ярдәмчесе булып килде. Сәнгатькә, бигрәк тә җырга мәхәббәте зур иде. беренче акча кулына килеп керү белән сигез телле тальян сатып алды. Кара мунчаларда төннәр утырып гармунга өйрәнде. Кара мунчада тизрәк өйрәнелә дигәннәр иде Кемдер, иске чабата яндырып, шуның көлен ашасаң, гармунга тиз өйрәнәсең, дип Гатаны ышандырды — Гата анысын да эшләде... Яшьтән моңлы булды. Тау битендә көтү көткәндә Акбалык халкына Гатаның ягымлы, үзәккә үтәрлек моңлы тавышы ишетелеп тора иде. Нинди дә булса берәр гаделсезлеккә очрап күңеле рәнҗегән көнне Гата әллә ниткән озын моңлы көйгә җырлап, тыңлаган кешенең бәгырен телгәли иде. КмПгак кыЛгак каз кычкыра бер бәбкәсе юк ечен. Яглар безне бик кагалар уз әнкәбез юк «чен. Кызганыч, бик кызганыч була иде Гата бу җырны җырлаганда’ Акбалыкта ул каһәр-җәбер күрмәде. Ләкин ятимлекне танырлык булды. Кышлык акча, кисм салым туплагач, педучилищеда уку артык авыр булмады, ятим егет дип училищеда да ярдәмнән ташламадылар. Гата шул уңайдан университетка эләкте — аннан яшүсмер көе сугышка китте. Алгы сызыкка барып керүгә Гатаны разведка отрядына билгеләделәр. шунда аның бөтен характеры, табигате ачылды. Штабта аны тиз таныдылар: разведка өчен Гатадай тәвәккәл, йөрәкле кешеләр кирәк иде. Краков операциясе алдыннан Гата дошман ягына кыю рәвештә үтеп керде, армия штабы өчен искиткеч кыйммәтле мәгълүмат — фашистларның штаб офицерын документлары белән алып кайтты. «Вальтер» шуныкы иде. Майор фон Краузе белән Гата, безнең якка чыккач, штабка барганда иркенләп сөйләште. Тегесе бераз русча, Гата бераз немецча бутадылар. Гатаның крестьяннан чыкканын, әтн-әнисез үскән МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВф ФРОНТОВИКЛАР бер авыл малае икәнен белгәч, фон Краузе күзлеген салып Гатага карады. — Минем әтием.— диде ул,— университет профессоры, философия буенча бүгенге көндә Германиядә зур белгеч — Отто Краузе, Ницшеның тәгълиматын алга таба үстерүче. Үзенең сөекле улы Виллинең — фәннәр магистры Вильгельм Краузеның кем тарафыннан «гефанген» булуын (әсирлеккә төшүен) ишетсә, әлбәттә, атылып үләчәк .. Гата бу батырлыгы өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде. Кырык бишенче ел шри, тәрбиячеләре янында кечкенә көрәкләр белән кар өеп уйныйлар Рушадның беркайчан да шәһәр бакчасында мондый итеп йөргәне юк иде. Ул кыюланып кызның үзе турында нәрсә уйлаганын белергә омтылыш та ясап карады. — Менә бит ничек әйбәт булды, ә? Сезнең белән йөрсәм, юл уңасы икән. Ун минутта эшне хәл итеп чыктым... ӘУШ!НЯ011|Ә Хром перчаткаларын сала, гадәт буенча, затлы портсигарын чыгара. Өч минуттан — * Гата болар белән дус. Монда өч-дүрт сорау — ачкыч. — Кайсы участокта булдың? «— Тугызынчы май көнне кайда идең? — Ә каян башладың? Менә шундый сораулар. Аннан конкретлаша төшә — Ә Днепрны чыкканда, беләсеңме, ничек булды? Сон бит без синең белән бер бригадада булганбыз . — Ә Прагада! Прагада ничек! Тугызынчы май көнне андагы хикмәткә эләктеңме син?.. Бу халык белән поездда йөрүе никадәр рәхәт. Керәсең — исәнләшәсең. Кул бирдең —син инде таныш. Чемоданны ачасың — аттестатка ни бирелгән булса, шуны алып уртак өстәлгә саласын. Менә ипи, менә консерва, менә колбаса, шикәр Бары да уртак. Өч минуттан — жан дуслар. Бар иде дөньяның шәп егетләре ...Бу шома егет нишләп йөрде икән соң Гата Берлинга таба барганда? Институтта укып йөргәндер, өметсез! Моның үзенә күрә берәр авыруы бардыр Кан басымыдыр, йөрәктер, һич югы. бүсердер Мондый кешедә шулай да була. Менә бит инде ярты сәгать өстәл янында — тәки жылы әңгәмә башлана алмады. Син юньле булсан. ул анализларыңны калдырып торыр идеи; син, кеше булсан, менә хәзер уен-көлке сөйләр идең; син. егет булсан, менә хәзер, һич югында, кызлар турында сөйләшер идек. Педучнлишеда вакытта Каюм Насынрнның новеллаларын укыйлар иде. Пн авыр әйбер — нәрсә? имеш. Ташмы, тимерме' 1Ок. ташны да күтәреп караганнар, тимерне дә. Иң авыры — авыр мәжлесле кеше икән. Гата шинеленә үрелде. Хәмитов, ак кулъяулыгы белән авыз кырыен сөрткәләп, урыныннан торды. — Әйдәгез, эшкә утырырга вакыт,—диде. Юлда кайтканда Гата берөзлексез сүгенде. Күңелсез, бик күңелсез бу дөньяда! Нигә дип кайтылды соң’ Мәе- кәүд) калырга б\ла иде. Казанда калырга була иде. Кайда калсан да гөрләшеп сөйләшергә, гәпләшергә ком шния булачак иде. Кич житеп килә, авылны тын гына караңгылык йотып* маташа. Карт таллар башына каргалар кунаклаганнар; ахрысы, инде йокыга да киткәннәр. Ара-тирә берәрсе саташып кыйгылдап ала, кунаклаган ботагыннан ычкынып, пырылдый, башкаларны борчый. Шуннан тагын тынлык. Әле ут та алмаганнар. Карт өянке башында каргалар арадан берсен каһәрлиләр. Мөгаен, саташып егылып киткәндер дә үз урынына утырмагандыр, һәр җан иясенең, һәр тормышның үзенә күрә борчуы бар. Үз мәшәкате бар... Шимбә көнне дәрестән соң педсовет башланды. Бу—Гатаның үз гомерендә беренче мәртәбә недсоветка катнашуы иде. Атна буе тикшерүләрнең гомуми тәэсире хакында РОНО мөдире Шәмсетдннов сөйләде. Ачы телле кеше икән. Сүзе төртмә, тәмсез. Суктырып, тәмсез итеп сөйли. «Яхшы» дигән сүз лексиконында бөтенләй юк. «Яхшы булды» дип әйтәсе урында «начар булмады» дип сөйли. «Фәлән кешенең дәресе дә миндә начар фикер калдырмады. Фәлән дәрес тә начар булмады. Класс җитәкчесе буларак фәлән иптәш начар эшләмәгән!» Телеңә төер чыккыры! Шәмсетдннов укытучыларның политик белемнәрен дә тикшергән. Бу мәсьәләдә иң каты янганы Миңҗамал икән. Халык демократиясе илләренә ул Францияне һәм Бенилюксны 1 кертеп харап булган. Әлбәттә, директорга, завучка һәм фронттан кайткан егетләргә андый сораулар бирелмәгән. «Иң ахырдан «төрлеләрдә» сүз алырга вәгъдә итеп, Шәмсетдннов утырды. Дәү графиннан юка стаканга тутырып су салды да голт-голт итеп эчеп җибәрде. Кыска гына тәнәфестән соң инспектор Хәмитов сөйләде. Кемнең кайсы дәрестә өтерне ничек куюын, укучыга нинди вакытта ничек каравын, парта кырыена кайсы укучының дәфтәрне ничек куйганын —- барысын да сөйләде. Дөньяда Хәмитов булудан алла үзе сакласын! Мондый ваклык белән ничек яшәмәк кирәк? һәм ир кеше исемен күтәреп, чалбар киеп, ничек шулай вак була белергә кирәк! Хәмитов шактый зур ирония белән Гатаны чеметеп узды: ясаган тәҗрибәләре методик яктан дөрес оештырылмаган. Шуның өстенә, Гата бәрелү көче турында сөйләгәндә сугышта булган бер вакыйганы кыстырып алган. Катовице шәһәрен азат иткәндә, артподготовка вакытында. Артиллеристлар өчен бу гаҗәп бер очрак булган, бары тик разведка мәгълүматы гына ярдәм иткән: хикмәт снарядта түгел, ә танкларның бронясында икән. Укучылар өчен бу — кызык та, әмма физика дәресе бар бит әле... Программа бар. Имтихан бар. Сугышта булган очраклар аз түгелдер алар, һәм, гомумән, сугыш турында сөйләп артык мавыкмыйсызмы, иптәшләр? Тарих дәресендә дә бу сизелде... (Тарих укыту турында — ярты сәгать!) Хәтта физкультура, хәрби эш дәресендә дә җае чыккан саен сугыш хәлләреннән бер мисал китерелә һәм башкалар, һәм башкалар... Педсоветның икенче өлеше газаплы, ямьсез узды. Алтынчы класста тәртип урнаштыру өчен көрәштә антипедагогик алымнар куллану турында Шәмсетдиновка ата-аналардан жалоба килеп кергән Монда ике мәсьәләгә аерым тукталынган. Беренчесе — укучыларның дәресен өзеп кар өстендә йөгертүләр, справкасы була торып та Закиров дигән бер укучыны үлем чигенә җиткерү; икенчесе — шул ук класста Әскәрез дигән малайның кыйналуы. Әскәрев якасыннан тотып өстерәп чыгарылган һәм класс ишеге янында, каршылык күрсәткәч, артына тез белән типкәннәр. Мәсьәлә хәзер тирәнгә киткән, һәм бу хәл тарих укытучысы Бельгия, Нидерланд, Люксембург. белән физика укытучысын мәктәптә калдыру-калдырмау яссылыгында (Шәмсетдинов «плоскость» дип сөйләде) тикшерелергә тиеш. Укытучылар бүлмәсендә авыр тынлык урнашты. Беркем бер сүз дәшмәде. Директор борчылып түбән караган килеш утырды, өзлексез кулындагы карандашны әйләндерде. Нәркиснең күкрәге бер менде, бер төште дулкынлана башласа, аның сулаганын бөтен кеше күреп тора ала... Авыр, газаплы хәрәкәт белән урыныннан директор кузгалды. Күзләрен читкә — тәрәзә аша күренгән кар дәрьясына текәде. Их, чыгып китәргә иде шушы тәрәзәдән туп-туры, китәргә иде кар өстеннән урманга кадәр, керергә иде төлкеләр, тиеннәр арасына һәм бернинди педсо ветсыз, беркетмәсез, инспекторларсыз яшәргә иде. Кис идең урман, чап идеи печән, төя дә озат идең авылга. Тик шушындый ямьсез кыелышлардан гына азат итсеннәр иде. Килер бер заман, тарих китапларыннан балалар гажәпкә калып укырлар фиргавеннар үзләре исән вакытта ук фәлән йөз мең кол хезмәтен кулланып фәлән миллион таштан үзләренә зур пирамидалар төзеткәннәр Дарий үзенең гаскәрен Дарданелл аркылы уздырганда шторм аның понтон күперен кимерткәч, диңгезне камчыларга әмер биргән Акбалык мәктәбендә бер вакыт егерме сигез укытучы биш сәгать буе җыелышта утырганнар Ул вакытта мәгариф бүлегендә Шәмсетдинов дигән кеше эшләгән Сабир Ишмуратович тамагын кырды. — Моңа бары тик мин генә гаепле, иптәшләр,— днп шактый ышанычсыз хәлдә башлап җибәрде ул — Әйе, мин генә гаепле Дөрес, бу класс безнең иң кыен коллектив, яңа укытучылар — мин күз алдында тотам, әлбәттә, иптәш Сулимов белән иптәш Сәләхиевне — бу коллективны рәткә салу өлкәсендә бик энергично эш башладылар. Бик энергично эш башладылар. Инде килеп, инде килеп, шушы эш процессында, шушы эш процессында (борчылган вакытта директор һәр чак шулай кабатлап сөйли) күңелсез картиналар чыккан икән, моңа как директор мин генә гаепле, мин генә гаепле. Иптәшләр, без бу мәсьәләне тирәнгә җибәрмик, үзара бетерик, мин как директор, как директор, сүз бирәм, безнең коллективта моннан соң андый эшләр булмаячак, булмаячак, и сез дә, иптәшләр,— мин, әлбәттә, иптәш Сулимов белән иптәш Сәләхиевне күздә тотам.— бу гаепләрегезне таныл, иптәш Шәмсетдинов алдында сүз бирергә тиешлесез. Сүз бирергә тиешлесез... Рушад урыныннан сикереп торды. — Ни өчен алтынчы класс шул дәрәҗәгә җиткерелгән? Моңа сәбәп нәрсә? Ул әйтеп бетерер-бетермәстә Гата чәчрәп чыкты — К черту! Төкерәм мин сезнең логикагызга! Мин эшлим икән — эшлим, шушы мәктәптә дисциплинаны как наять куям, әгәр алай аяк чалсагыз — гуд бай! Ул кителенең тамак астындагы төймәсен эләктерә үк башлады, әйтерсең хәзер үк чыгып китәргә тели иде Ләкин Шәмсетдинов усал кеше икән. Киңчә кызыл шадра битенә тантаналы елмаю чыгарды, зур авызын иренеп кенә ачып, егетләрнең гайрәтен сүндерерлек бер-нке генә җөмлә әйтте: — Беренчедән,—диде ул, елмайган килеш,—беренчедән: мин кайбер иптәшләрдән шыпыртрак кылануны сорар идем. Үзеңнең биографияңне һәм дә шулай була торып нинди җаваплы фән — партийный фән — укытуны ышанып тапшырганны онытмаска киңәш бирер идем мин кайбер шәп егетләргә. Икенчедән мин кайбер җилкәсен к\ырып погон ялтыратып йөрүчеләрдән дә кайбер автобиографик моментларны онытмауларын сорар идем. Вчүҗтәкн. бу— урт® мәктәп, ә төрмә түгел... 1 «к у.», м а. мохәммәт мәьдиевф ФРОНТОВИКЛАР ф 97 Беренчесе — Рушаднын әтисе теге якта калган дигән хәбәргә кагыла иде. Соңгысы Гатаны үтерер өчен әйтелгән сүз иде. Гатаның беленче курсны тәмамлап кайткан елы иде. Җәен ул Акбалыкта көт ү алды. Көтүче авырып киткән иде — Гата ул терелгәнче дип ялланды. Бер көнне кич капка төбендә яшүсмерләр белән тәмәке тартып гармунга җырлап утырганда болар янына Бибисара килеп бәйләнде. 1 — Хәзер үк таралыгыз, убыркы өстендә нинди ул гармун белән утыру,— диде. Шунда Гага каршы чыкты. Бәхәс кызды. Гата ямьсез сүз әйтте. Бибисара җиңелде. Ләкин кояш чыкканда Гатаны алып та киттеләр. Тиз тиз генә суд ясап утыртып та куйдылар. Гата шулай төрмәгә эләкте. Хулиган малайлар белән беренче көнне ук камерада сугышты. Икенче төнне камерадагы өч Казан малае Гатаның авызына чүпрәк тутырып, аяк-кулын нарга бәйләп куйдылар да маңгаена кыздырган кадак белән ике шадра ясадылар. Бу шадралар мәңгелек истәлек булып калды. Ул малайларны шуннан соң каядыр күчерделәр, ләкин Гатаны да ничектер азат иттеләр. Гатаның йөрәгенә кан урнашып калды. Ул үз гомерендә бер тапкыр елады, һәм бары тик Гатача, көч һәм ачу белән, гарьлек һәм ярсу белән елады. Акбалыкка килеп, Бибисараның өенә кереп: — Бер генә үтенечем бар: укыган җиремә хәбәр итмәгез, мине бөтенләй бетерәсез,— диде. Үкереп-үкереп елады. Бибисара хәбәр итмәде Моңа нибары биш-алты елдыр әле. Ә хәзер— Шәмсетдинов шуны белә һәм запаста тота икән... Мәсьәләгә үзенең беркатлылыгы белән Хәкимҗан кысылды. Кысылды... һәм «шып» утырды. — Слышь, иптәш Шәмсетдинов,— дип тотынган иде ул.— Болай бит: шушы егетләр кайтып кына мәктәпне бераз рәткә салдылар бит... Шәмсетдинов бу юлы елмаймады. Карлыккан ямьсез тавыш белән Хәкимҗанны кинәт бүлдерде: — Димәк, военрук мунчала булган. Военрук үз урынында булган җирдә тәртиптән зарланучы юк... Хәкимҗан телсез калды. Кыска, ачык җөмләләр белән Бәлкыйс сөйләде. Фронтовик егетләр мәктәпкә килү белән мәктәптә эшнең җанланганлыгын, тәртипнең яхшырганын әйтте. Тәртип урнаштыру буенча көрәштә кайбер хаталар киткән икән, киләчәктә егетләр моны искә алырлар. Ләкин яңа укытучыларны бөтен укучылар ихтирам итәләр, алар иртәдән алып кичкә кадәр укучылар арасында. Ишек янындагы терәксез урындыкта блокнотына нәрсәдер язгалап утырган Хушият карт торып басты. Тамагын кырды. Кереш сүз сөйләде. «Сәүит педагогикасы бездән, укытучылар әрмиясеннән, бик күп нәрсә таләп итә. Иптәш Калинин үзенең бер докладында укытучы турында болай дигән иде— — Иптәшләр, минем әйтәсе килә, бәлки, мин ялгышамдыр, ялгышсам, иптәшләр төзәтерләр, ихтимал, дөресен әйтәмдер, минем әйтәсе килә, кайсыдыр ки, безнең яңа килгән иптәшләр мәктәптә электеннән килгән өлкәннәргә, чыныккан кәдрләргә карата бик үк дөрес булмаган политика алып баралар. Алыйк шул ук тарих укытучысын: бармы аның минем янга, и кәк класс җитәкчесе буларак, и кәк өлкән педагог буларак, бармы аның минем янга киңәш белән килгәне? Ә бит, иптәшләр, алтынчылар дер селкенеп торалар хәзер тарих дәресе керер алдыннан. Балалар бит өркеп беткәннәр. Балаларны чирләтеп бетерсәк, припадочный итеп бетерсәк нәрсә булыр? Ә бит, иптәшләр, «Учительская гәзитәэ болай дип яза: безнең илдә, ди, укытучы гоундый югарылыкта торырга гиеш, ди, кайсыдыр ки, ди, бер генә кәпитәлнстик илдә тормаган, тормый и тормаячак та, ди бит, иптәшләр. Иптәш Шәмсетдинов монда биг дөрес әйтте, әзрәк үзеңнең биографияңә кагылышлы әйберләрне дә онытып бетерергә ярамас... Инде килсәк — иптәш Сәләхиевкә... Гата җыерылып куйды. Диванда битараф кыяфәт белән Мицҗамал, Гөлчирә һәм тагын берничә хатын-кыз утыралар иде. Менә рәхәт кешеләр.. Гөлчирәнең мамык шәлен алларына җәеп салганнар да шуның сыйфатын тикшерәләр. Хушият карт Гата турында сөйләгәнче, шулай ук, бер баш мәкаләнең укытучы турында әйткән җөмләсен китерде. Моны тыңлау газапка әйләнде. Рушаднын күз аллары караңгыланды. Нәркис тә, башкалар да аның биографиясен белмиләр иде бугай. Карап карыйк, Нәркиснең мөнәсәбәте нишләр, үзгәрерме? Хушият карт сөйли дә сөйли, әле Гатага килеп җитә алмый. Рушад тәрәзәдән ишек алдына карады Кии, иркен ишек алдыннан мәктәп баскычына таба җил җил атлап бер хатын килә иде. Кинәт Рушад сикереп торды. Теге хатын —Әскә- ревнен анасы иде. Гата харап булды! Бу хатынны, мөгаен, Хушият карт чакырткан. Педсовет барганда шуның өчен ул ишек янында утырган, шуңа күрә ике-өч тапкыр чыгып кергән. Хәзер дә ул юри вакытны суза, теге хатынның ыжгырып килеп кергәнен көтә. Үзең һәлак бул, иптәшеңне коткар! Устав шулай ди. Суворов шулай кушкан. Тукта, аю хезмәте булмасын! Бу хатын Рушадны да яратмый! Рушад берни белән дә исәпләшмичә линейка алып каршыда утырган Нәркискә төртте. «Тәрәзәгә кара» дигән ишарә ясады. Әскәревнец әнисе инде баскычтан менеп килә иде. Нәркис секунд эчендә мәсьәләне аңлады да торып чыгып та китте. Узышлый, диванда утырган Гөлчирәне дә эләктерде. Яшәсен акыллы хатынкызлар! Мең яшә, Нәркис! Педсовет бик озакка сузылганлыктан, ике хатын кызның торып чыгып китүе гадәти бер күренеш дип кабул ителде. Хушият карт тегеләй борды, болай борды — мәсьәләгә якыная алмады. Ә бераздан хәйләкәр елмаеп ишектән Нәркис белән Гөлчирә килеп керделәр. Рушад аларга сораулы караш ташлады Нәркис озын керфекләрен сирпеп түбән карады, елмайды. Димәк, мәсьәлә хәл ителде. Гөлчирә исә үзен бу компаниягә алуларына чамадан тыш шатланып, үзенең бу кешеләргә ярдәм күрсәтә алуына горурланып кып-кызыл булып утырды. Янындагы Мнңҗамалга эндәшмәде дә . Ишек алдыннан акрын гына атлап Әскәревнең әнисе чыгып бара иде... Шәмсетдинов Гатаны бастырып куйды. Гата башын түбән иде. Юк, бу дөньяда Гата бик кечкенә, бик әһәмиятсез җан иясе икән. Ә ул үзен көчле, куәт иясе дип йөргән иде Кайчандыр Гата ирекле, хөр. пакь иде. Әйтик, бала чакта. Көз. Гата — уҗым басуы кырыенда. Маллар — камыл арасында Ә Гата уҗым өстендә йөри Бу — күңелгә рәхәтлек бирә Вак кына яңгыр сибәли. Кырда баллы салам исе. Түбәндә, үзәндә, соры-зәнгәр пар эчендә авыл җәйрәп ята. Бер якта, офыкта — урман. Юкә урманы. Инде яфраклар коелган. Шулай да көн бик җылы. Юкә урманы күгәрчен тамагы төсендә. Бөтен җирдә сагышлы тынлык. Кайдадыр салам эскертләре артында симергән казлар кыйгылдашып ала. Авылга алар хәзер очып кына кайталар. Җир су эчә. Тын гына, мәһабәт кенә. Яздан калган ерганаклар кырыенда йомран, әрлән тишекләре. Алар да инде йокыдадыр. Вак яңгыр сулышны, йөрәкне иркәли, яшисе килә, бөтен тереклек дөньясына игелекле эш эшлисе килә. Авылдан мунча исе килә, вак ящыр1а каршы күтәрелә алмыйча сыек аксыл төтен йорт түбәләренә сырыша. Анда чөгендер пәрәмәче, таба ипие пешерәләр. Шушы җирдән аерылмаска, мәңге шушы таба ипие исе килгән авылның басу түрендә ахмак сыерлар, аңгыра сарыклар арасында камыл ерып йөрергә иде... Ләкин язмыш Гатаны эт итте. Тегеннән күтәреп алды — монда күтәреп салды. Аннан суырып алды — тегендә күчереп куйды. Ул япь-яшь көенчә менә шушылай суд алдында башын түбән иеп торды. Сугышка алынгач та Гатаны кыска сроклы командирлар курсына җибәрделәр. Гата анда да бер тапкыр янды. Посттан кайткач винтовкасын чистартмаган көе ятып йоклаган иде — эченә яңгыр төшкән икән —ике-өч сәгать эчендә көпшә «чәчәк аткан» булып чыкты. Тревога уйнадылар, Гата чак уянып пирамидадан винтовкасын алды да стройга чыгып басты. Курслар начальнигы полковник «на выбор» курсантларның аяк чисталыгын, винтовкаларын тикшерде. Күлмәкнең эчке якаларына кадәр тикшерде. — На первый, второй, третий рассчитайсь! Гата «өченче» дип кычкырды. — Третьи номера, снять затворы! Гата көпшә аркылы күккә карады һәм коелып төште. Көпшә эче кызыл тимгелле иде. Полковникка мылтыгын биргәндә аның тамагы чатнады. Теле чак әйләнде. ■— Боевая, незаряженая, номер сто девяносто ноль... Калганын Гата төштә күргән кебек кенә хәтерли. Башын иде — анысын күз алдына китерә әле дә. Озак дәшмичә торды. — Бу нәрсә? — дип җикеренде аңа полковник.— Бу нәрсә, ә? Гата дәшмәде. Гаупвахтада ул өч тәүлек утырып чыкты. Ләкин дөньяда бөтен күргән мәшәкате, җәфасы Гатага беткәнче файда китерделәр. Ул солдат тормышының, солдат язмышының кырыс гаделлеген яратты. Дөрес, анда да бер тапкыр ялгышты ул. Бу хәл үз күзе белән күреп, үз кулы белән беренче фашист очучысын әсирлеккә алганда булды. Кара төтен бәреп җәһәннәмгә киткән миссершмидттан бер парашют аерылды. Гатаның ике егет белән заданиедан кайтышы иде. Таза гәүдәле, җылы киемле бу чибәр немецны парашют бауларыннан аралап алдылар. Немец мондый ук «хөрмәтне», әлбәттә, көтмәгән иде — каршылык күрсәтмәде. Коралсызландырып, аны штаб урнашкан авылга алып киттеләр. Әсиргә бланк тутырганда Гата үзе катнашты. Әсир карышты. Хезмәтенә кагылышлы сорауларга җавап бирмәде. Тәрҗемәче кыз тирләп чыкты, өйне тәмәке төтене басты. Шактый утыргач, әсир урыныннан торды да тәрҗемәче кыздан бер бит чиста кәгазь сорады. Кәгазьне алгач, бик нык йомарлап йомшартты һәм оятсыз рәвештә: — Миңа туалетка барырга кирәк,— диде. Фашизм турында ишеткән бар, ләкин мондый цинизмны Гата күз алдына китерә ал.мый иде. Өй алдына чыккач, Гата чыдамады, фашистның яңагына, киерелеп, берне кундырды. Әсир шырыйлап акырды. Гатаның бу «ЧП»сы командующийга кадәр барып җитте, штрафнойга эләгүдән ул чак кына котылып калды. Ләкин фронтка эләгеп өч-дүрт ай үтүгә Гатаны кыю, тәвәккәл офицер буларак инде дивизия штабында беләләр һәм аеруча җаваплы заданиеләрне разведчик Сәләхиев группасына тапшыралар иде. Тормыштан бернинди иркәлек күрмәгән Гата, ниһаять, үзенең шашкын характерына туры килерлек мохит тапты. Бу — авыр заданиене үтәп чыгу шатлыгын тою, утнысуны кичкән тәҗрибәле карт разведчиклар белән эш итү, дөньяның бөтен ваклыкларыянан югары булу ләззәте иде. Бу — окоп хакыйкате дигән бөек, галибанә бер хис, изге хис иде. ...Теге яшь курсант вакытында, «чәчәк аткан» винтовкасын тотып полковник каршында дәшмичә торганда, карт офицер аңа бодай дигән иде: — Менә нәрсә, туганкай: «гаепле, төзәлермен» дип әйтергә өйрәнергә кирәк. Шул сүз эченә барысы да сыя. Бу сүз менә нәрсә дигән сүз: мин сезгә караганда яшь, тәҗрибәсез — сез тәҗрибәле, өлкән, сезнең дәрәҗәгез зур, минеке кечкенә; мин сезнең ихтыярыгызга буйсынырга мәҗбүр, ә сез минем ихтыярым белән бу очракта исәпләшми аласыз; ниһаять, мине гафу итү-итмәү дә сезнең кулда.. ...Гата башын югары күтәрде. Шәмсетдиновка туры карады. Солдат гадәтен эшкә җикте. — Мин гаепле, төзәлермен... Кешеләр җиңел сулан куйдылар. Гата — кызганыч иде. һай, бу тормышның адәм баласы өстенә җибәргән сынаулары! Гата кечкенә вакытта әнисе мичкә якканда мич алдында төрле фокуслар эшләргә ярата иде. Ала бер өлге пыяла — сала шуны күмер өстенә. Пыяла бөгелә-сыгыла эри. Аннан шуны кыскыч белән ала да баскычка алып чыгып кар өеменә тыга. Пыяла черт-черт килеп чәрдәкләнә. Аннан тагын эретә. Әйтерсең бу дөньяда Гата —пыяла кисәге, ә кемдер мич каршында утырып Гата белән уйный. Педсовет соң гына бетте. Заһир ат җигеп йөргән арада Шәмсетдинов директор кабинетына керен юк булды, бераздан кызарып кына килеп чыкты. Мәктәп ишек алдыннан ат чанасы чыгып барганын күргәч, барысы да иркенләп киттеләр. Төркем төркем булып урамга таралыштылар Өстән таулар төшкәндәй булды. Хәзер яшәргә мөмкин. Бу уку елында башкача килеп йөри алмыйлар инде алар Баксаң — яз башланган икән . Яз бер көн эчендә, ихтимал, бер сәгать эчендә килә Моны бөтен кеше дә аңлый алмый. Ләкин моны бөтен кеше дә сизә. Менә әле авыл кар дөньясына чумган, әле көн дә салкынча, ләкин җиткән инде ул яз, җиткән. Яна бистәнең үзәк урамыннан инде түбәнгә таба гөрләвекләр агадыр. шәһәр егетләре инде кепка кигәннәрдер. Яңа бистәнең ак фетрлы егетләре инде сыр-сыр итеп җыерып хром итекләр киеп куйганнардыр. Ул дөнья да әллә кайда, томан артында калды хәзер. Күңел бер үзгәр сә, бер чара юк икән. Узган төн Нәркис йокылы-уяулы саташып ятты Юк, төш күреп түгел, әллә нинди томанлы хыялны чынбарлык белән бутады. Имеш, менә, мәсәлән, шулай булса: Нәркис шушы авылга кияүгә чыга ди. Ха-ха! Кызык! Нәркис авылга кияүгә чыккан! Бөтен Яна бистә моңа ышанмас иде. Әйтик, кемгә чыккан? Рушадка.чьР Ул бик астыртын егет. Аның нәрсә уйлаганын белмәссен Гата? Дөрес булса, Германиядә кәләше калган дн. Заһир? Ха ха! Мәктәп завхозына кияүгә! Университет тәмамлап Бу уйларны Нәркис башыннан куды. — Акбалык булдымы авыл, Заһир булдымы егет,—диде дә йомшак юрганы астыннан нәфис, озын аякларын чыгарып иркәләнеп киерелде. Торыр вакыт җиткәнче шулай ятты. Ә менә кич белән күңеле әллә нәрсәгә ашкына башлады. Яз нее канны кузгатты, йөрәк тибешен ритмыннан чыгарды. Ләкин Нәркис моның сәбәбен белмәде Бу көн — елына бер генә була. Хәер, елның бер көне дә икенче бер көненә охшамый. Моны акыл снзмәсә дә, йөрәк сизә. Ә Нәркиснең йөрәге бик сизгер аның. Каядыр күтәреләсе, очасы, океаннар, таулар аша үтеп бөтен планета өчен кирәкле изге бер эш эшлисе килә. Очарга, очарга да, Акбалык мәктәбе турысыннан узганда күктән бер кычкырырга иде Яз килә... Ниләр, нинди шатлыклар, нинди кайгылар алып килә икән ул? Шатлыклар гына булсын иде . МОХӘММӘТ МӘЬДНЕВф ФРОНТОВИКЛАР ф Язгы каникулга чыгарга бер-ике көн кала мәктәптә тыныч тормышны кузгатып-селкетеп алырлык тагын берничә хәл булды. Көтмәгәндә генә Рушадка алтынчы класс белән җитәкчелек итүне тапшырдылар. Хушият карт, күрәсең, эшнең барып чыкмаячагын аңлаган Ләкин директорның бу карарга килүенә бик җитди бер вакыйга сәбәп булды. Ул көнне алтынчы класста пионер сборы үткәреләсе иде. Пионер вожатые Нәсимә, балаларны тезеп, быргы кычкырттырып, барабан суктырып ду китереп коридорда йөртте Нәсимә — яшь, сылу кыз, аны Закиров та, Әскәрев тә тыңлый. Закиров — быргы кычкыртырга бик оста инде. Аннан да матур итеп кычкыртучы бөтен мәктәбендә юк. Шуңа күрә ул сборга берәр атна кала юньлеләнеп китә, адым саен: — Апа, сбор кайчан була? —дип сорап йөдәтә. Бүген исә Закиров аеруча дәртләнеп йөргән иде. Сбор башланыр алдыннан Закиров әле тегесен, әле монысын алырга укытучылар бүлмәсенә кереп йөрде. Быргы да. барабан да, венский гармун да шунда иде. Закировка сборның башка өлешеннән бигрәк шушы ыгы-зыгысы ошый иде — шуңа күрә ул йөгерде дә йөгерде... Сбор башланган гына иде... Бөтен дөнья шахмат чемпионатына багышланган икән. Алтынчыда җиде-сигез малай шахмат уйный беләләр, һәм унынчы класстагы мәктәп чемпионнары Решевский — Ботвинник партиясен уйнап күрсатәселәр икән. Тып-тын сеанс бара иде. Кызарынып-бүртенеп Хушият карт килеп керде. Нәсимәне чакырып алды да кызу-кызу нәрсәдер сөйләштеләр. Нәсимә дә кызарды. Беравык тынсыз торды. Өлкән класс егетләре сөйли-сөйли шахмат уйнадылар... Сбор беткәч, егетләр чыгып киттеләр. Нәсимә барысын да стройга тезде дә тотлыгып- кына болай диде: — Балалар, без сборга хәзерләнгән арада Хушият абыегызның пальто кесәсеннән утыз сум акчасы югалган. Кем алган, хәзер үк дөресен әйтегез™ Строй тетрәп китте. Барысы да бер-беренә караштылар. — Укытучылар бүлмәсенә кем кереп йөрде? Тынлык. Закиров түбән карады. Битенә ак таплар чыкты. Нәсимә моны күрде. — Я, тиз булыгыз, кем керде? Тынлык. — Алайса, менә болай эшлибез: кем дә кем бүген дәрес беткәч укытучылар бүлмәсенә бөтенләй аяк басмады, ике адым алга... Утыз бер бала алга атлады. Артта берүзе Закиров басып калды. Яшь кенә булуына карамастан, нинди оста психолог бу Нәсимә! Ничек ансат тотты бит каракны. Ул горурланып Хушияткә карап куйды. Быргысыз, барабансыз гына сбор йомгакланды. Закировны укытучылар бүлмәсенә алып керделәр. Башта Нәсимә кызды: — Ни битең белән пионер исеменә тап төшерәсең син, Закиров? Оят бит, оят! Әгәр Зоя Космодемьянская исән булса иде, сиңа нәрсә дип әйтер иде? Әгәр Александр Матросов синең шушы эшеңне белсә, нишләр иде? Ә Павлик Морозов? _ Нәсимә гарьлегеннән елый ук башлады. Бу җинаятьтә ул да гаепле бит Тәрбия эшенең начар каелуыннан бит бу хәл! Закиров башын түбән игән иде, бер сүз дә дәшмәде. Хушият Нәсимәгә ярдәмгә килде: — Соң син, Закиров,— диде ул,— үземнән юньләп сораган булсаң, мин бирмәс идеммени сиңа! Юньсезнең дә юньсезе икәнсең син. Үз табагына үзе... малай булып чыктың син. Мин бит, әдәм көлкесе, үз өстемдәге жилеткага хәтле салып бирдем сина узган көз. Син шуның да кадерен белмәдек, шуның да. Я, әйт, кайда утыз сум? Закировны тентеделәр. Чалбар кесәсеннән бер гайка белән винтовка гильзасы чыкты. Икенче кесәсе тишек иде. Телогрейка кесәсеннән тәмәке вагы чыкты. Моңа артык игътибар бирмәделәр. Закировның күлмәгеннән, чалбарыннан бер ис килә иде —сигез балалы семьяда үскән Нәсимә моны аңлады димәк, Закиров төнлә юешләнә... Закиров дәшмәде. Көн кичкә авышып килә иде, укытучылар бүлмәсенә дәфтәр тикшерергә, план төзергә жыела башладылар, Закировны шул көе кайтарып җибәрделәр. — Әгәр үзең белеп иртән сәгать сигезгә китереп житкермәсән, каты режимлы мәктәпкә җибәртәбез сине,— дип Хушият карт янап калды. Кайтырга җыенган Хушият карт толстовкасының күкрәк кесәсеннән күзлек савыты белән ияртеп кызыл утызлыкны тартып чыгарды. Нәсимә үкереп елап чыгып йөгерде. Закиров иртәгесен дәрескә килмәде. Ул арада директор класс җитәкчелеген Рушадка тапшырды Рушад нң беренче көнне үк Закировның әбисе янына барды. — Китте,— диде тешсез карчык,— китте...— Карчык моны шатланып әйтә идеме, әллә кайгырыпмы, Рушад аңлый алмады — Поездга дип китте. Фызуга барам диде. Ун тәңкә акча бирдем, ярты ипи бирдем Китте. Рушад ишек янындагы чөйдә Закировның тузган, таушалган сумка сын күрде. Ярым ачык сумкадан «Урта гасырлар тарихыжың кимерел гән почмагы чыгып тора иде — Рушаднын күңеле тулды, бугазына авыр төен утырды. Карчык белән исәнләшергә дә онытып чыгып китте. Абзар түбәләре көрәлгән, анда юкагач таякта зырылдап бәләкәй жил тегермәне әйләнеп утыра иде... Бу мәсьәлә артык шау-шу куптармады, шул көннәрдә генә мәктәпкә Мәгариф министрлыгыннан вәгъдә ителгән посылка килде. Дәү генә дүрт ящикта дыңгычлап тутырылган физика приборлары иде. Гата ашаудан калды. Төнге сәгать берләрдә генә мәктәптән кайта торган булды. Хәтта Рушад белән дә сөйләшмәскә әйләнде. Физика шкафлары куелган класста унынчы класс укучылары белән көн ятты, төн ятты. Линзалар, амперметр, омметрлар, компаслар, магнит дугалары, Стефенсон паровозы макетлары, үткәргечләр, лампалар, коры элементлар... Гата хисләр ташкынына чыдый алмыйча укучылар барында тәмәке тартты, бер кичне папиросы беткәч акча биреп, хәтта бер егетне магазинга папироска йөгертте. Тик ул егет директорның унынчыдагы улы Ренат булып чыгып кына эш тирәнгә китә язды. Гөлчирә, ничектер, директорның сүзен тыңлады — тавыш чыгармады. Берлиннан хат килгәч кенә Гата жиргэ төште. Эльза май аенда кавышуны өмет итеп яши —Гатадан вызов килүен күптән хәбәр иткәннәр икән. Гатаны бер яктан эш басты. — Физика буенча ВУЗга керергә бер унбиш кешене әзерлим,— дип котчыккыч эш башлады. Икенче яктан сагыш басты. Эльза, Эльза Их, ул да монда булса. Сөйгәнең бит ул. хатының бит ул. Хатыныннан да кадерле кеме бар Гатаның бу дөньяда’ I атаның бернне дә юк, йорты да. жире дә, ә менә хатыны бар. Ул — аныкы Ир кешенең ин зур байлыгы нәрсә? Акчамы? Властьмы? Дәрәҗәме? Иорт-жнрме? Юк, мең тапкыр юк1 Иң зур байлык — инсафлы хатын. Эльза — дөньядагы ин зур байлык. Язгы каникулны нинди акыллы адәм уйлап чыгарды икән? Моны нәкъ вакытында бирәләр. Укытучыларның нервлары инде тәмам актык чигенә җиткән көннәр була, инде бер берсенең сүзенә дәрт итеп кабы МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВф ФРОНТОВИКЛАР ф нырга гына торган көннәр була — арылган, туелган. Укучылардан түгел — бербереңнән туелган була. Ни хикмәттер, укытучы бервакытта да укучыдан туймый. Үзе сүгенгән була: — Бер күрмәскә әллә ни бирер идем шуны,— дип берәр бәләкәй хулиганны каргый. Ә шул тәртипсез малай урамда очрап баш киемен салып исәнләшеп калса — укытучының күңелендә энә очы кадәр дә ачу калмый. Укытучы — дөньяның аерым категориядәге бер кешесе. Аның шатлыгы да, кайгысы да кешенеке төсле түгел. Бер малайның Хаммурапи патша законнарын белмичә икеле алганы өчен укытучы бер төн йокламаска мөмкин. Ул аны шул көнне дәрестән алып кала, арган көе, ач көе шул бала белән утыра, мәктәптән кайтышлый аның ата-анасы янына керә. Шул көнне укытучы үз эшен карый алмый, төне буе башы авырта. Бер-ике елдан карасаң — теге малай колхозның ат көтүендә йөри, менә дигән мактаулы колхозчы, җыелыш саен аны мактыйлар, бүләкләр бирәләр. Нигә аңа синең Хаммурапиең, нигә ана синең Пифагорың! Әле алай гына да түгел, кырдан барганда сиңа әллә каян, атка атланган килеш сәлам биреп кала. — Исәнмесе-е-е-з! — дип кычкыра. Күңелендә ник бер бөртек кинә булсын! Шул вакытта укытучының да күңеленә әллә нинди ташкын белән шатлык хисләре бәреп керә, укытучы да бер рәхәтләнеп иркен сулыш ала... Ә чирек буе укытып бер укытучы белән икенче бер укытучы арасында мөнәсәбәт тәмам киеренкеләнеп бетә. Алгебра укытучысы грамматика укытучысы җитәкли торган класста өлгерешне түбән биргән. Ә биология укытучысы чит тел укытучысы җитәкли торган класста чиреккә бер икеле чыгарырга җыена . Менә китә сүз, менә китә бәхәс. Әгәр укучылар моны белсәләр иде! Кемдер директор малаена дүртле генә чыгарып ята— директор хатыны коридорда, һәр почмакта инде чышын-пышын бу хәл турында сүз алып бара. Моны күргән теге «кемдер»нең дә ачуы килә, әллә нәрсәләр эшләп ташлыйсы килә — тик директор малаеның монда гаебе юк... Әнә шул очсыз-кырыйсыз күңел җәрәхәтләре белән тәмам эштән чыккач кына, бер көнне Шәмсетдинов имзасы белән телефонограмма килеп төште. Иртәгәдән язгы каникул башлана! Шәмсетдинов монда да үзенең кырыслыгына урын тапкан. «Кисәтеп әйтәм: каникул укучылар өчен генә, укытучылар һәр көнне мәктәпкә килергә тиешләр». Я инде, шунысын әйтмәсә нәрсә булган! Укытучы ул әйтмәсә дә килә инде мәктәпкә. Шунда килмичә Гата, Рушад кая килсеннәр? Бәлкыйсның мәктәптән тыш ни шатлыгы бар? Ә Нәркис нәрсә дип бәләкәй тәрәзәле иске йортта карт белән карчыкның көне буе чәй эчкәннәрен карап утырсын! Каникулда мәктәп гөрләп торды. Мәктәптә көне буе физиклар группасы эшләде. Хәкимҗан шахмат турниры ачып җибәрде. Алтынчы класста Рушад сигнальщиклар группасы оештырды. Классның ике башына басалар да кечкенә кул флаглары белән диңгез алфавиты буенча сөйләшәләр. Бу флагларны Нәркис тегеп бирде — Рушадка боларны тотып җилфердәтү аеруча рәхәт тоела иде. Алтынчы малайлары хәзер флот турында гына сөйләшәләр, Рушадның һәрбер сүзен йотлыгып тыңлыйлар иде. Инде компас, Гибралтар, Мурманск дип кенә сөйләшәләр, сөйләшкәндә мөмкин кадәр бу сүзләрне кыстырырлык җай эзлиләр. Алтынчы классның ишеге төбендә җиденче, сигезенче класс малайлары күренгәлиләр, кызыгып йөриләр. Ул арада коридорга бер стенд чыгарып элделәр, андагы «Корабльләрне танып бел» дигән баш астында хикмәтле рәсемнәрне күргәч, бөтен мәктәп малайлары дөньяларын оныттылар. Крейсер, линкор, эсминец була икән. Тральщик, охотник, .монитор, сакчы катер, торпеда катеры була икән... Их, бөтен дөньясын онытып кит идеи флотка, йөр идең шул корабларда диңгездә буразналар сызып! Ләкин флотка бик тәртипле, бик белемле кешеләрне генә алалар икән, һич тә уч төбе, күкрәге киң булган өчен генә сайламыйлар икән Флотта хезмәт итү — дөньядагы барлык башка төр эшләрдән иң абруйлы, иң дәрәжәле эш икән... Мәктәпнең икенче бер башында бөтен дөньяның барышы физика фәненә барып терәлгән иде — Гата үзе белгән бөек физикларның биографияләреннән әллә нәрсәләр сөйләп бетерде, унынчы класслар көче белән физиклар турында ул да стенд эшләде. Мәктәпнең икенче катында шахмат турниры барды — Хәкимханның сөйләве буенча дөньяда шахмат уйный белмәгән кеше иң кызганыч кешеләрнең берсе икән. Флор, Эйве, Бронштейн, Решевский, Ботвинник дип бервакыт ансат кына сөйләшә, бәхәсләшә башладылар. Мәктәп гөр килә. Нәсимә, Гөлчирә тугызынчы майга концерт хәзерләделәр. Нәркис рус телендә бер инсценировка оештырып йөрде. Нәрсәгә кирәк Шәмсетдиновның кырыс сүзе? ...Яз бөтенесен үзгәртте дә бетерде. Яз мәшәкать-борчулар алып килде. Ул алып килгән борчулар укытучыларның барысына да гегеләйме-болаймы кагылды. Көннәр йөгерделәр, гомер бәрәкәтсезләнде. Нәркис, директордан рөхсәт сорап, жсе-өч көнгә Казанга китте. Ул киткәч, әллә ничек мәктәп бушап калгандай булды. Нәрсәдер жигми... Гата физика кабинетыннан арынмады. Бер көнне Рушад ары сугылып, бире сугылып йөрде дә кичке якта өенә кайтырга чыкты. — Йозагымның рәтенә төшә алмыйм, ачып кына бирсәнә,—дип, аны мәктәп баскычында Мәсрүрә каршы алды. Мәсрүрәнең тора торган йорты — мәктәп ишек алдында. Егерме биш яшьлек тол хатын менә ике ел инде кайнаталарын ташлап шушында, мәктәп квартирында яши. Шунда идән юарга су җылыталар, техничкалар шунда кереп ял итеп утыралар, иртән караңгыда ягарга килгәч, иң беренче шунда керәләр. Мәсрүрәнең бу йортта үз почмагы бар, чыбылдык артындагы бу почмакта аның бөтен тормышы, бөтен бәхете, бөтен бәхетсезлеге. Ул почмакта келт-келт итеп гади, герле сәгать йөри, ул сәгатьнең геренә өстәмә авырлык — иске кайчы асылган. Сәгать Мәсрүрәнең ялгыз тормышының күңелсез минутларын саный, гомер кимерешә. Сәгать өстендә зурай- тылган бер рәсем бар, агач рам эченнән сабый баладай самими карашлы бер егетнең зур пилотка баскан йөзе күренә. Бусы — Мәсрүрәнең ике ай торып калган ире — кырык өченче елның жэендә хәбәрсез югалган солдатның сугыштан җибәргән бердәнбер рәсеме. Ул почмакта тимерле яшел сандык, аның өстендә күпертеп утырткан ястык. Зур-зур чәчәкле ястык. йозак тиз ачылды... — Өемне дә карап чык инде,—дип, Мәсрүрә Рушадны өенә чакырды. Батып бара торган кояшның саргылт нурлары ян тәрәзәдән өйгә үтен кергән дә мич алдындагы жиз самоварда, бакыр комганда чагылган. Өй эчендә әллә нинди үзәк өзгеч тынлык, саргылт-кызыл нур, әллә нинди ятимлек... Мәсрүрә жәһәт-жәһәт кенә өеген чишенеп, кыска жиңле күлмәктән генә калды. — Әйдә, утыр, иркенләп, өйдә көтеп торырга хатының юк. Чишенеп утырсаң да'була. Безнең ише тол хатынның өенә керергә берәүләр курка—син әле йөрәкле икәнсең .. Рушад онлама мышка салышты. — Ә нәрсәдән куркалар? МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВф ФРОНТОВИКЛАР ф — Нәрсәдән булсын? Ирсез хатын кынгыраулы була ул. Бигрәк тә ирле хатыннар шикләнәләр. Ирләрен тартып алырлар дип. Башларына япсыннар, башларына. Берсенең дә ире кирәк түгел, берсенең дә... Мәсрурә көзге янына килеп чәчләрен рәтләде, калын ике толымын сыпыргалап артка ташлады да үзе дың-дың басып чыбылдык артына керәчыга йөрде. — Менә кергән көе самовар борынын да карап чык инде, зинһар өчен,— Ул Рушадка ниндидер наз белән карады. Мондый караш бары тик яшь хатыннарда гына була ала. Кызларда булса — андый карашны чытлыклану дип атыйлар, яки бик тә гадиләштереп, мутланып карау диләр, ә бу — назлы караш... Рушад хезмәт иткән эсминец минага эләккәндә аларның берничә иптәше диңгез төбенә китте. Рушад аларны хәтерли: япь-яшь егетләр иде Өйләнгән булсалар — менә шушындый хатыннар тол калды дигән сүз. Күпме ата, күпме ана баласыз калды дигән сүз. Ә сугышта андый корбаннар күпме! Менә син исән кайттың, тыныч кына эшкә урнаштың, менә син хәзер синең өчен үлеп калган берәүнең хатыны белән сөйләшеп утырасың. Әнә ул хатын назлы итеп сиңа карый, әнә ул башланган бер ярты аракы китереп куйды, ике стакан китерде, суган, тоз куйды, ипи турады. Бу хатынның синең белән бер сөйләшеп утырасы килә, эчен бушатасы килә — ә чыбылдык артындагы рамда аның чандыр йөзле, дәү пилоткалы ире ярыктан сиңа карый. Мәсрүрә башлап үзе күтәреп авыз итте. Башын түбән иде. Тагын авыз итте. — Их, кеше хатыннары шикелле декрет отпускаларына чыгыен да акчасын алырга мәктәпкә бер килеп китиең... Рушадка утырган саен авыр була башлады. Караңгы төште, чыбылдык ярыгыннан теге дәү пилоткалы егет инде күренми иде. Мәсрүрә ут кабызу турында уйлап та карамады. — Я, мина кайтыр вакыт җиткәндер,— дип әйтергә Рушад үзен-үзе мәҗбүр итте.— Рәхмәт сыйга-хөрмәткә. Төзәтәсе әйберләрең булганда тартынып торма. Гата — физик, мин корабльдә хезмәт иткән кеше. Безнең кулдан ни килми дисең син. Мәсрүрә Рушадның пальтосын киертеште. Үзе төймәләште. Шул вакыт кинәт кенә башын Рушадның күкрәгенә куйды да пышылдап нәрсәдер әйтте. Егет каушап калды. — Әллә бераз утырасыңмы? Нигә кунып кына китмисең? Өеңдә кем көтә соң сине, юләр баш?..— дип, Мәсрүрә кайнар беләкләре белән Рушадның муенын, битен чорнады. Бер секундка Рушад югалып калды. Мәсрүрәнең чәчләреннән арзанлы одеколон исе килә иде, ул ис Рушад- ны исертеп җибәрде. Егет күзләрен чытырдатып йомды Шул вакыт почмактан ана теге пилоткалы солдат карагандай булды. Рушад тешләрен кысып Мәсрурәне үзенең гәүдәсеннән аерды да ишеккә таба атлаганда гына упмәкче булды. Әйдә, тол хатынның күңеле булсын! — Юк, кирәк түгел,—диде Мәсрүрә, яшенә тыгылып,—минем күңелемне кузгатма. Кузгатма... каласы булмагач. Ярый, бар, хәерле юл. Кайчан керсәң дә сиңа ишегем ачык булыр,—дип. тагын әллә ниләр пышылдады. Дәвамы бар