Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ—СИНЕКЕ, ПАРТИЯ, БЕЗ— СИН^Ң БЕЛӘН!

|Жартиянен тугрылыклы ДУСТЫ, ярдәмчесе, ышанычлы таянычы! Ж й.. ~ езгә> язучыларга. Партиябез шундый югары бәяне бирә. Ьу бәя безнең йөрәкләрдә үзебез өчен, үзебенен тыйнак профессиябез өчен хаклы горурлык хисләре уята. Уята һәм «дус, ярдәмче, ышанычлы таяныч» дигән шушы бөек исемнәрне эштә аклау өчен безне нжади батырлыкларга, фидакарь хезмәткә чакыра. Алан гына ла түгел, бу сүзләр безгә халкыбыз алдындагы вөҗдан бурычыбызны лаеклы рәвештә үтәү өчен бетмәстөкәнмәс дәрт бирә, үзебезнен көчебезгә ныклы ышаныч тудыра, һәм без бүген, татар язучылары, үзебезнең бердәм сүзебезне әйтәбез: — Без — синеке, Партия, без — синең белән! Нәрсә ул яки кем ул Партия? Партия — мәгънәсен зирәк философлар да тиз генә эзләп таба алмаган әллә нинди абстракт төшенчә түгел. Шулай ук ул гади кешедән әллә канда, ерак йөри торган идеал көч тә түгел. Партия ул — безнен яныбызда, безнең үзебездә. Без аны һәр даим тоеп торабыз, анар карыйбыз, анык кулын кысабыз, анардан ки* нәш сорыйбыз. Партия ул —■ без көн саен, сәгать саен күреп торган коммунист иптәшләр. Минем буын кешеләре бик яшьлн үк Партия рухын тоеп үстеләр Әтием 1917 елдан бирле партия члены иде һәм гомеренең соңгы көннәренә хәтле аңар тугрылыклы булып калды. Мин бала чакта ук авылыбызның Шакиров Абделхзк кебек эшлекле, намуслы коммунистлары йогынтысына эләктем, алар җитәкчелеге белән колхозда бригада стена газеталары чыгара илем, басуда газеталар укып йөри идем. Казанга укырга килеп, рабфак ишеген ачып керү белән мине коммунист укытучылар каршы алдылар. Матбугат йортының беренче баскычына аяк басуым белән үк коммунист язучылар беренче булып мина ярдәм кулы суздылар. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк минем иң якын дусларым замполит Ишоткин белән политрук Александрин булды. Ротаның шактый өлкән яшьтәге коммунистлары Купцов һәм Брегида, мин яралангач, беренче булып ярдәмгә килделәр, дошман пулялары астында, муеннан суга кереп, мине елга аръягына алып чыктылар. Миномет дивизионы комсоргы коммунист Рейманның, соныннан бөтен сугыш буена «ахирәт дустым» булып калган комиссар Ахрамков- пын якты образлары минем кунелемдә әле лә ачык саклана. Соңрак, фронт газетасы эшчесе буларак, мин Хәрәкәттәге Армия частьларында Күп йөрдем һәм йөзләрчә коммунист сугышчының Ватан өчен көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыкларына шаһит булдым. Кискен моментта батальонны, роталарны атакага күтәргән парторгларның пулялардан . тишкәләнгән изге партия билетларын күрдем. Коммунистлар, минем тормышта ышанычлы якын дусларым булган кебек, иҗатымда да нн яратып язган образларым «Биш минут.та депо парторгы Иван Палыч, «Яшел тасма.да колхоз парторгы Әнвәр Тимер га. белән райком секретаре Мария Божан. «Кытыл Майлан.ла ата лы уллы ике ветер »п — Владимир һәм Виктор Поповлар, әле күптән түгел генә тәмам булган «Үлемсезлек, исемле поэгн» евмфоннядә ленинчы ветеран Захар Бакланов... Мин бу образларны әсәрләремә «мода өчен» түгел, хәтта әсәр өчен органик зарур булганга гына да түгел. бәлки бөтен җаным белән дулкынланып, үзем партия әгъзасы булги асам да, коммунист тибын идеал итүем өчен, тарихи дөреслек шаһите булуым өчен керттем. Бәлки алар әле тулы канлы образ булудан битәр якынча штрихлар гынадыр. Әмма мин үземнең киләчәк иҗатымда бөек Ленин партиясенең лаеклы улы образына чын мәгънәсендә гүзәл натуралы, корыч ихтыярлы булган коммунист образын тудыруны изге бурычым итеп саныйм. Минем буын шагыйрьләре үзләренең беренче балалык шигырьләрен Ленин исеме белән башладылар. Ленин исеме белән үзләренең шактый озын иҗат сукмакларын үттеләр. Шик юк, алар киләчәктә дә үз иҗатларының ин кадерле, иң бәхетле җимешләрен Советлар Союзының данлыклы коммунистлар партиясенә бүләк итәрләр, халкыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, аның идеалы өчен янарлар. Партия безне бөек халкыбызга лаеклы әсәрләр тудыру өчен иҗади рыцарьлыкка чакыра. Аның чакыруына җыелышларда ялкынлы чыгышлар ясап, озын-озын резолюцияләр төзеп яки «ут сулый торган» мәкаләләр язып кына җавап биреп булмый. Бәрәкәтле, кыю иҗади эш — партиябезгә, халкыбызга безнең конкрет җавап әнә шул. Мин үзем, мәсәлән, шактый еллардан бирле инде «Полк намусы» исемле трагедия өстендә эшлим һәм ул хәзер тәмамлану алдында тора. Бу әсәр Бөек Ватан сугышында коммунистлар партиясенең җитәкчелек ролен, совет халкының, аның героик Армиясенең — генералларның, офицерларның, рядовой солдатларның—Ватан намусы өчен, халык бәхете өчен көрәшләрдә күрсәткән легендар батырлыгын чагылдыра. Ватан сугышы — Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә туган Совет властен раслау акты булды. Менә шушы инде минем трагедиянең дә төп идеясе булып тора. Партия чакыра. Аның чакыруына җавап итеп шундый әсәрләр бирик ки, без язган әсәрләрне укыгач, безнең хөрмәтле укучыбыз яңадан да бер мәртәбә кабатласын: — Без синеке, Партия, без — синең белән! Сентябрь. 1957