Логотип Казан Утлары
Шаян повесть

БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ

 ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Әйбәт күршеләр

fie, иртәгә балыкка чыгасы бар. Чыкканда да шаярып кына түгел, бик чынлап. Балык тотмый кайтырга һич ярамый иртәгә. Кунаклар киләсе. Эссе жәй көннәрендә Казан базарыннан биш бәягә алып, дачага ит ташыйсы килми. әлбәттә, бәрәңгесен күтәреп килгәч тә жнтәр. Димәк, төп ышаныч тотыласы балыкта. Минем генә түгел, Тажиның да хәле шундый. Тик ул моны үзе башкачарак аңлата Онык, дигән була. Янәсе, ул Казаннан ит күтәреп килергә дә авырсынмас иде, тик менә оныгы балык дип үлеп бара, имеш. Онык дигәне песи хәтле бер малай шунда. Балык ярату мәсьәләсендә песидән дә уздыра, ди. Әле ул малайның әнисе дә бар Анысы да кыздырган корбан балыгы өчен жанын бирергә әзер, ди Жәйге ял вакытларында Идел һавасы сулап, Идел балыгы ашап, ашап бетерә алмаганын тозлап алып китәр өчен әллә кайдан — Мәскәү аръягыннан әтисе дачасына кайта. Дача димәктән... Тажиның да, минем дә дача дигәнебез, мәгълүм булганча, соңгы елларда барлык шәһәр тирәләрен басып киткән гадн яшелчә-жнмеш бакчасыннан гыйбарәт. Бу мәсьәләдә без аеруча бәхетле булып чыктык: күп замандашларыбызга караганда алданрак урынның әйбәтен эләктереп калдык. Поезддан төшкәч, ерак та түгел, төннәрен паровоз тавышларына куркып уянырлык дәрәжэдә үк якын да түгел. Аннан да әһәмиятлерәге — нәкъ Идел култыгында. Көймәләребез капка төбендә генә тора. Шулар •стена тагын күршеләребез менә дигән. Берсе әнә шул Тажм дус... Ләкин ул мннем иң якын күршем түгел әле. Аның белән ике арада, ягънм бер ягы белән миңа, икенче ягы белән Таҗига терәлеп торган күршебез Мәхмүт бар. «Эчем пошса, чыгам тышка, карыйм сайраган кошка»... Ә менә минем өчен Мәхмүт күрше булганда сайраган кошың бер якта торсын. Эчең пошса, Мәхмүт янына гына бар. Бер минут эчендә бөтен кайгы- хәсрәтеңне оныттырыр. Шундый оптимист кеше! — Нихәл, бүген ничек йокладың? — дип сора син аңардан, начар йоклаган булса да, сер бирмәс. Кайберәүләр кебек «төненә җиде уянам» дип зарланмас, «шәп!—дияр.— Бер ятуда җидешәр тапкыр йоклыйм!» дип җавап бирер. Бервакыт шулай, бакчаларыбызга нигез салган елны ук инде, безгә кайдандыр, Арча ягыннан бугай, яшь алма үсентеләре алып кайтып бирделәр. Утыртып чыктык. Икенче көнне иртән торып килсәк, Мәхмүтнең алмагачларын берсен дә калдырмый йолкып алып киткәннәр. Без аның кайгысын бүлешергә уйлыйбыз. Ул шат: — Ярый әле, тамыры ныгымас борын, кечкенә чакларында алганнар,— ди.— Алма бирә башлагач урласалар, кызганыч булыр иде. Аның кайгырмавын күреп, безнең дә күңелләр күтәрелеп китте. Бер язны Идел бик каты ташып, бакчаларыбыз су эчендә калды. Өйләребезнең янына да бара алмадык. Бер заман ташулар кайтып, юллар ачыла төшкәч, килсәк, ни күрик: котырган ташкын Мәхмүтнең бөтенләй өен үк җимереп төшергән. Күршебезнең зур кайгысын уртаклашырга дип янына барсак, Мәхмүтебез шырык-шырык көлә. Шомлана калдым. Таҗи белән берберебезгә карашып алдык: нишләгән бу мескен? Бу нинди көлү?» Тукта әле, Мәхмүт, дибез, ничек син болай... Күрәм, күршебезнең шатлыгы эченә сыймый: — Шәп булды бит бу! — ди.— Рәхмәт Иделгә! Өемне күчереп салырга иренеп йөри идем, болай булгач, булды. Керештем бу эшкә! — ди. Малае да кайткан чак иде, бер атна эчендә өен коймадан ераккарак күчереп, элеккесенә караганда әйбәтрәк тә итеп салды да куйды. Хәзер инде безнең дә өйләребезне аныкы турысына күчерәсебез килеп йөри дә бит, ләкин нишләптер Идел безгә ярдәм итәргә ашыкмый әле. Мәхмүттәге оптимистлык бетәсе түгел. Әле менә быел гына (гафу итегез, тагын бер мисал китермичә чыдар хәл юк), әйе, быел гына, хәтта шушы арада гына, искиткеч матур бер көнне иртүк торып тышка чыксак, бөтен бакчабызга ямь биреп, тирә-якка хуш ис бөркеп утырган нәфис чалма чәчәкләребезне җыеп киткәннәр. Чәчәк кырындагы түтәл өстендә ялангач тәпи эзе генә торып калган. Димәк, бала-чага эше. Бик каты кәеф кырылды моңа безнең кызларның да, әниләренең дә, үземнең дә, хәтта малайның да! Яндырып каргыйбыз чәчәк каракларын! киртә аша чыккан чакларында кул-аякларына шырпы кадалгыры, чәчәкләрне иснәгән вакытта борыннарын корт чаккыры... Шул вакыт күршегә күзем төште. Җиләк түтәлләренә су сибеп йөри. Трусиктан гына. Тукта! Аның чәчәкләре нишләгән? Әллә кайдан күренеп торалар иде бит, безнекеннән күбрәк тә иде. Берсе дә юк. Аклары да, алсулары да. Димәк?.. Хәер, бәлки, алар үзләре җыеп алгандыр? — Күрше, нихәл?! — Хәерле иртә,—ди Мәхмүт, бер дә кәефе кырылганга охшамый. — Безнең пионнарны җыеп чыкканнар бит, әй! Рәхәтләнеп көлә Мәхмүт. — Безнекен дә! — ди. — Аның нәрсәсенә шатланасың, тиле? — Шатланмыйча! Бик күңелле фал ич бу. Минем телсез калуымны күреп, ни өчен күңелле икәнен аңлатып бирергә кереште: — Верандада менә дигән чалбар белән пиджагым эленеп тора. Сараемның ишеге бикләнмәгән, ә анда мотор. Базда май кирәкме, балмы, тамагың ни тели, өсте такта белән генә капланган... — Шуннан? — Берсенә дә тимәгәннәр. — Димәк? — Димәк, халык культуралашкан. Әйбергә тими ризыкка тими, өс бөтен, тамак тук. Чәчкә кирәк ана! Нәфислек! Эстетик культура үскән! Без, каләм әһелләре, гомеребез буена шул турыда хыялланабыз түгелме соң? Куанычлы күренеш түгелмени бу? Менә сиңа оптимист логикасы! Нәрсә әйтәсең? Чынлап жавап бирергә керешсәң, үзеңнең көлкегә калуың бар Бәлки, аның шаяруыдцр Белмәссең, оптимист белән юморист икесе бер шайтан. Шулай да хәа- ләсен таптым. Адаш исемен ярдәмгә чакырдым: — Беләсеңме, мин әйтәм, Мөхәммәтша булса, сиңа ничек дип жавап бирер иде? — Чамалыйм,— ди Мәхмүт —Ул әйтер иде, базарда чалма чәчәкнең берсен бер сумга саталар,— дияр иде.— Ә сезнеке кебекләрен тәңкә ярымга да тартып алырга торалар,—дияр иде... Аннан арыгысын үзем ялгап алып киттем. — Менә шул шул! Димәк, сатар өчен урлаганнар Кимендә йөз сум табыш итте бүген карак. Төкерә ул синең эстетикаңа... Тыңлап та тормый мине Мәхмүт, үзенекен сукалый. — Ә мин синең ул Мөхәммәтшаңа болай дип жавап бирер идем, ди:— Хәләл көче белән тапкан бер сумын бер бөртек чәчәккә бирергә әзер торучылар йөзләп, меңләп булмаса, нишләр иде карак синең пионнарың белән? Халыкта чәчәккә мәхәббәт зур икән дигән сүзме бу1 — Шулай да, Мәхмүт, балалар арасында караклык итүчеләр булу шәп түгел. — Анысына инде, туганкаем, үзебез гаепле. — Ягъни? — Әйе, синең белән мин гаепле һәм Сергей Михалков .. Ул арада яныбызга Таҗи килеп жнтте. «Исәнме-саумы» юк, әлбәттә. «Хәерле иртә» юк. — Егетләр,— ди бу житди генә —Минем пионнарны урлаганнар. Бу юлы инде Мәхмүткә кушылып мин дә көлеп җибәрдем... һии... Мәхмүт турында мондый мисалларны искә төшерә башла- са-а-а-ң. Хатыны пар килгән тагы үзенә. Ул аларның бер-берсе өчен өзелеп торулары! Пар сандугач кебек сайрашып яшиләр днп шундыйлар турында әйтә торганнардыр инде. Хәтта бервакыт бу гаилә тарында берәр лирик повесть яки сәхнә әсәре язасым килеп тә йөргән иде. Тәнкыйтьчеләрдән курыктым, ышанмаслар, днп уйладым. Тормышта мондый идеальный гаилә булмый, диярләр, чынбарлыкны ялтыратып күрсәткән дип гаепләрләр... Мөхәммәтша турында әйткән дә юк инде. Шул ук Таҗи күзеңне ачырмас. Әле монда язган кадәресе өчен дә эләкмәсен днп, әйбәт күршемнең берәр кимчелекле ягына да тукталасым килә. Бар аның да җитешсез ягы, бар. Кимчелеге шул — балык тоту эшенә бармак аша карый. Я кармагы тиешенчә көйләнмәгән була аның, я җебе чуала. Я жнм капчыгының рәте булмый. Ә балык дигәнең үзенә күрә түгел, бик көйсез мәхлук: чиртми генә. Таҗига чиртә. Миңа да. Мәхмүткә юк. Су төбендә йөзгән балыкка дәшеп, ялынып карый —Миңа күп кирәкми бит,—ди...— Әнисе белән кызыма берәү, песи белән үземә берәү булса, җитә,— дн.— Бала* барын чыкмагач, кызыктырып карый. — Менә бит нинди матур, симез чуалчаины, үз авызымнан өзеп, кармакка каптырам... Юк. Чиртми балык. Мәхмүт аларны алдарга тотына. Бала чагыннан белгән ырымнарын ходка җибәрә төкереп салдым, сикереп кап, көймә эчендә ялтырап ят. Тфү, тфү! Минем кармагым түгел, Әйшә-Патица МИ PC ОП ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф кармагы . Юк, иске ырымнарны хәзерге балыклар аяламый дип, безнең исемнәрне әйтеп карый: минем кармагым түгел. Тажи кармагы... Минем кармагым түгел... Аптырагач, даннары дөньяга җәелгән замандашларыбызны искә төшерә. Тфү, тфү! Минем кармагым түгел, Эрнест Хемен- гуэй кармагы... Тфү, тфү! Минем кармагым түгел, Михаил Шолохов кармагы... Ниһаять, сабыры бетә. Эләкмәгән балыкларга ачуланып: — Ярар, яхшылыкның кадерен белмәсәгез, үзегезгә үпкәләрсез,— ди дә кармакларын җыярга керешә. Үзе шат.— Бик яхшы булды әле, балык чистарту бәласеннән котылдым. Моннан соң, йокы калдырып, килеп йөрисе дә юк. Ләкин ул болай ансат кына котыла алмый. Шундый йолабыз бар: бәхетле кармак иясе балыксыз күршесе исеменә атап салырга тиеш. Ягъни чираттагы балык аңарга. Беләбез, моның өчен Мәхмүттән рәхмәт ишетү юк. Биргән балыкны алмый ялындыра, алса, яманлап тенкәгә тия. Кечкенә дип, я чирле балыктыр бу дип, ачуыбызны китерә. Барыбер ай-ваена карамыйбыз, хатыны белән кызына да, песие белән үзенә дә җитәрлек балык тотып бирәбез. Дөрес, аңа да эләккән чаклар булмый түгел. Тик андый вакытларда Мәхмүт ничектер гаепле кеше шикелле сүзсезләнеп кала. Соңгы вакытларда балыкка карата тагы да суына төште. Таҗи белән без җәйнең ямьле көннәрендә төнге икедән торып балыкка китәбез. Күңелле күршебезне дә кампаниягә аласыбыз килә. Ә ул безне кичтән үк кисәтеп куя: «Зинһар, уятып йөри күрмәгез, йокысызлык белән җәфалана торган гадәтем юк»,— ди. Гарьләндерергә тырышып карыйбыз. — Аучы азарты юк синдә, йоклаган йөрәк,— дибез.— Балык тотуның тәмен белмисең,— дибез. — Ул мәсьәләдә башта әнә минем малай белән ярышып карагыз,— ди — Аңардан уздыра алсагыз, атасына бәйләнерсез. Ә малае!.. Алла сакласын! Ул өйдә булганда безгә почет юк. Тажи да, мин дә аның мокыт шәкертләре булабыз да калабыз. Дөрес, әтисе кебек сүзчән түгел. Әмма ләкин Сабанеевны яттан белә. Идел өстенә чыгып, балыксыз кайткан чагы юк. Ул барда без дә балыкка аптырамыйбыз. Мәхмүтнең үз гаиләсе турында әйткән дә юк. Азат кайткан айда үзләре, песиләре генә түгел, алмагачларына кадәр балыкка ылкы- налар ’. Безгә дә өлеш чыга. Хәтта үзебез балыкка бармаган көннәрдә дә иртән торуыбызга, дүрт-биш тере балык салынган җәтмә соскычын күтәреп. Мәхмүт килеп җитә. Без алмаска итәбез, уңайсызланабыз. Күршебез ялына башлый: — Зинһар, кире кайтармагыз, кая куеп бетерик, Азат тагын сигез кило тотып кайткан бит,— ди.— Иренсәгез, үзем чистартып бирәм,— дия башлый. Кайвакыт чынлап ук чистартканны күтәреп килә, оятсыз. Акчага дисә, бер хәл иде. Бушка бит! Ничек алмыйсың? Алгач ярап куя тагын. Ләкин андый көннәрдә безнең өчен балыкка баруның кызыгы калмый. Мәсәлән, миңа балыкны ашаудан бигрәк аны тотуы кыйбат. Дөрес. Азат белән бер көймәдә чыгу бик рәхәт. Тик шунысы бар. мин үзем балыкка бару өчен әйбәтрәк көнне яратам. Ә Азат! Җил дип тормый, давыл дип тормый. Яңгыр да юк аның өчен, салкын да... Төн дә юк, көн дә, яз да юк, көз дә... * Алмагач балык ашамый дисезме? Ашамас! Мәхмүтләрнең алмагачлары гына түгел, чия. карлыган куаклары, җиләк, яшелчә түтәлләренә кадәр барысы да балык эчәкләре, балык тәңкәләре белән ашланган. Ә балык юган су кая китә дип беләсез? Шуңа котырып үсә аның бакчасы. Шулай булгач, нигә күп булмасын ал арның балыклары? Кайбер көннәрдә аларны балык һөжүменнән Тажи белән мин генә дә коткара алмыйбыз Андый көннәрдә минем сул як күршеләрем ярдәмгә килә. Андрюшиннар. Күршеләрем дим. Чөнки алар шактый зур гаилә. Рәсми яктан бакчаның хужасы итеп Толяны йөртәбез. Безнең коллега, искиткеч әйбәт кеше. Әйтик, ямьле якшәмбе көннәрендә безгә кунак килгән чаклар була. Я верандада, я имән күләгәсендә кәефләнеп, ашап-эчеп утырабыз. Ә Толя әллә кайда, үз бакчасында бөтенләй бүтән эш белән мәшгуль, карлыган корткычлары белән көрәшеп йөри. Шул чакта кычкыр син ана: «Анатолий, эшлә бер яхшылык, яныбызга килеп, безнең белән бер генә рюмка күтәреп кит әле!» диген, килә, күтәрә, закускасын- нан да баш тартмый Мактап та куя әле, житмәсә. Шундый тәкәллефсез, шундый үз кешеләрчә әңгәмәгә дә кушылып китә. Хәтта кайвакыт күрше хакына карлыган корткычларын да онытып, мәжлеснен азагына кадәр утырып кала. Тик Толя үзе күбесенчә өйдә булмый. Командировкаларда йөри, төрле очрашуларда. Фронтташ дуслары күп, әле көнбатыш чикләренә оча, әле Себер төзелешләренә олага, әле көньяк курортларына китеп югала I Ял айлары туры килгәндә Людасы белән бергә китәләр. Анысы да бик әйбәт кеше. Тик ул да, шәһәрдә эшләү сәбәпле, ире белән китмәгән чакларында да бакчага ял көннәрендә генә килә ала. Шул арадада без аның әйбәтлеген күреп калырга өлгерәбез Күзе бар кешегә күрмәү мөмкин түгел Люданың әйбәтлеген. Өстенә соңгы модада тегелгән мини лифчиге белән мини трусигын гына киеп ала да, алтын сары ялларын туздырып, зифа буйларымны төрле хәлендә күрегез дигәндәй, әле алмагачларына үрелеп, әле жир жиләге өзәргә бөгелеп, Тажи белән Мәхмүт ише олырак яшьтәю ирләрнең иң матур хисләрен уятып йөри (үзем турында әйтмим, тыйнаклык саклыйм) Болары төп хужа исәпләнсәләр дә, әйткәнемчә, бакчада һәрвакыт була алмыйлар Малайлары бар. Анысы да мәктәптә укулар бетмичә күзгә күренми. Каникул вакытында да әтн-әннләренә ияреп тегендә- монда китәргә бик ярата (Әйбәт малай. Хөр күңелле, кечкенә булуына карамастан, жавапка бик тапкыр дип маю арга телем кычытып торса да, ашыкмыйм әле: башы яшь, үскәч кем булыр бит?) Ә менә Анатолийның әтисе белән әнисе бар—болары инде тамыр жәйгән гөлләр кебек. Май башларында ук күчеп киләләр дә көзгә кадәр шунда Кыраулы төннәр дә куып жибәрә алмый аларны бакчадан, атналарга сузылган салкын яңгырлар да, өй түбәләрен куптарып ата торган давыллар да. Без үзебез андый көннәрдә шәһәргә кайтып яңа фильм карауны яки гастрольгә килгән спектакльләргә баруны артыграк күрәбез. Шуңа күрә бу фидакарь күршеләребез белән гел диярлек кояшлы көннәрдә генә очрашабыз. Үзләре дә безне һәрвакыт кояш кебек ачык чырай белән каршы алалар. Берсеннән берсе әйбәт кешеләр. Петр Петрович, инде жнденче унны тутырса да, һаман көлеп кенә тора. Кайчан карама син аның түгәрәк йөзенә, нәрсә дип кенә сүз кушма — беренче жавабы елмаю булыр. Тагы ни кирәк? Артыгын сүз белән әйтеп торуның кирәге дә калмый, һәм әйтми дә ул аны. Ә менә аның карчыгы! Вера Ивановна! Аның яхшылыкларын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Ул инде, сиңа елмаеп кына калмый, ул сине мактап рәхәтләндерә. Әллә кайдан ерактан күреп исәнләшә ул синең белән Якты чыраен тоеп, ягымлы авазын ишетеп, ихтыярсыз аңа таба тартыласың. Ул да синең каршына килә. — Ой, күзем тимәсен, бигрәк матурланып, яшәреп киткәнсез,— дип башлап жибәрә. Исәнлек-саулыгын турында белешкәч, хатыныңның I Һәм бик акыллы эшли. Чвнки. өйдә торса, анык үзен кунак баса. Өенә килгән кунакны сыйлауга караганда, үзен кунакка барып сыйлануга нн житә? М И Р С ә Л Ә м И Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф хәлен сорашуга күчә, аны мактый, берәмләп-берәмләп балалар турында сорый — аларны мактый, аннары безгә килеп йөри торган чыбык очы агайэнеләребезне, дус-ишләребезне исенә төшерә, аларны мактый. Телгә алыр кешеләр беткәч, бакчабыздагы җиләк-җимеш агачларына мәдхия укырга керешә. Чәчәк түтәлләребезгә сокланып туя алмый. Әле чәчәк атарга өлгермәгән гөлләрнең сабакларын, яфракларын мактый. Хәтта безнең бакчада үскән чүп үләннәр дә гүзәл булып күренә аңа,— Яшеллек күп сезнең бакчада,— дип мактый ул аларны.—Агач төпләре сөрелеп, тирес белән каплап куелган бакчаның ни яме бар аның! — ди.— Боларга, ичмасам, караган саен күзең рәхәтләнә. Дөресен әйтим, бу сүзләре аеруча күңелемә хуш килә. Ни өчен дисәң, чүп үләннәре — минем авырткан жирем. Үземнең, бәлки, артык исем дә китмәс иде. Бакча идарәсе кешеләре яки агроном-мазар күрсә, бер дә яратмыйлар. Нихәл итәсең, участок сайлаган вакытта \зем өйдә юк идем шул. Хатын шундый чүп үләнле жир сайлаган. Ул арада Вера Ивановна безнең өйдән кемнеңдер юынырга чыгып барганын күрә дә, күзе юынгычка төшә. — Әмма уңган да кеше инде үзегез,— ди миңа.— Умывальнигыгыз- ны тагы нинди матур итеп, яңартып куйгансыз, карап туя торган түгел... Мактарлык та шул. Ул юынгыч моннан алты ел элек үк тишелеп ага башлаган иде. Шуннан бирле яз саен мин аның тишекләрен универсаль замаска белән сылап, эченнән дә, тышыннан да марля ябыштырып, көймәдән калган буяу белән яңартып куям. Бер елны яшелгә буйыйм, бер елны зәңгәргә. Акка буяганым да бар, сарыга да. Ә быел ак кургаш суригы таптым. Әллә кайдан балкып, жете кызыллыгы белән чыннан да күзнең явын алып тора. — Ә аның баганасы! Баганасы!—дип дәвам итә Вера Ивановна.— Юк, багана гына түгел бу, чын сәнгать әсәре! Бары сезнең генә кулдан килә торган эш бу. Аны ижат итәргә сезнең талантыгызның гына көче җитә... Әйе, анысы да игътибар итмәслек түгел. Урынсыз үскән яшь имәнне тамырында килеш шундый хәлгә китердем бит. Кирәк кадәр ботакларын калдырып, ябалдашын кисеп төшердем дә кабыгын суеп алдым. Болан мөгезе кебек тармакланып утыра. Кәүсәсенә умывальник асылган. Сабын, щетка кебек әсбаплар өчен шүрлеге дә үзеннән үсеп чыккан. Сөлге эләргә генә түгел, майкага да, эшләпәгә дә, сәгатькә дә, транзисторга да — һәркайсына бер тармак. Күзлек эләргә дә урын бар. Полиэтилен капчык яки кефир шешәсе элеп киптерергә бик әйбәт. Теләсәң, садогыңны, җим капчыкларыңны, трусик-плавки кебекләреңне дә шунда элеп киптер... Вера Ивановнаның ул багананы беренче мактавы түгел инде. Шулай да мактаган саен җанга рәхәт. Күңелгә мондый уйлар килә: эх, әгәр дә бу Вера Ивановна әдәби тәнкыйтьче булса! дим. Шундый тәнкыйтьчеләр булмау аркасында күпме әсәрләребезнең һәр гади кеше күзенә күренеп бетми торган нихәтле яхшы яклары ачылмый кала?.. Юк. Вера Ивановна берәүне дә юри мактамый. Ялагайлануы да түгел. Ялагайланырга сәбәбе дә юк. Бу аның кеше яратуы. Кешегә карата булган мәхәббәт тойгыларының күңеленә сыймыйча ташып тышка чыгуы. Шундый кеше турында ничек телең барып начар сүз әйтмәк кирәк?.. Әнә шундый әйбәт кешеләр алар Андрюшиннар. Бар да бер төсле түгел, һәркайсы үзенчә әйбәт Тик бөтенесе өчен уртак бер сыйфатлары бар: һәммәсе балык ярата. Шулпалап пешерелгән балыкмы ул, табада кыздырылганмы яки кояшта какланганмы, төтен белән ысланганмы — алар өчен бары да яхшы. Тозлаган балык алар өчен һәрвакыт деликатес. Мәсәлән, мин үзем дә әйбәт какланган балыкны бик яратам. Мәгәр күңелем булганчы бер ашасам, яңадан берничә ай буе күрмәсәм дә исем китми. Мәхмүт та шундый. (Яшьрәк чакта хәтта икебезгә бер балык башы белән исерешә торган идек.) Ә Андрюшиннар — олысы булсын, кечесе булсын—тозлы балыкны көненә биш тапкыр ашасалар да туймыйлар, ягъни бизә белмиләр дигәнем. Хәтта килә торган кунаклары да бу мәсьәләдә үзләре кебек. Шуңа күрә алар балыктан бервакытта да баш тартмыйлар. Тик акча тәкъдим итеп кенә юмарт күршемнең тенкәсенә тияләр. Мәхмүт акча алырга риза булмийча, тарткалаша-тарткалаша да, аптырагач, ярар алайса, соңыннан бирерсез дип, китергән күчтәнәчен калдырып китә. Ләкин Андрюшиннар өчен бу очраклы бер эпизод кына. Алар үзләре дә тоталар. Тик алар турында «балыкка баралар» дип әйтү дөрес булмас иде. Алар балыкка бармый, балык аларга килә. Ягъни суга төрле тәмле-томлы (мәсәлән, күгәргән ипи, әчегән ботка, исләнгән ит шикелле) ризык калдыклары ыргытып, балыкны үз капка төпләренә ияләштерәләр. Бабай таң тишегеннән торып кармакларын • ала да калитка баганасына бәйләп куелган көймәсенә чыгып утыра. Без Иделнең үзәненә юл тотып, култыктан чыгып киткән вакытта ул үзенең күптән модадан чыккан озын-озын кармак чыбыкларын тезеп салган була. Сәламләвебезгә каршы әлеге мөлаем елмаюы белән генә җавап биреп, көймәсендә кала. Алтыҗидс сәгатьтән без әйләнеп кайтабыз. Бабай һаман көймәсендә елмаеп утыра. Безнең садокларда алтышар, жндешәр кило балык. Ә аныкында бер кило чамасы. Кай көннәрдә без бөтенләй балыксыз кайтабыз, аның садогында һаман бер килосы бар. Ләкин бабай тоткан балык Андрюшиннар гаиләсенә чәп итәргә дә жнтми. Җәй буена гына түгел, кышка да җитәрлек итеп тозлау өчен аларга балыкны күбрәк көмеш кармакка тотарга туры килә. Көмеш кармакка дигәндә җанын теләгән балыкны күпме сорасаң шул хәтле китереп бирергә кулыннан килүче уңган кемсәләрнең Идел буенда бервакытта да беткәне юк. Тик аларны да таба белергә кирәк. Тапкач югалтмыйча тота белү дә зур эш. Андрюшиннар ул яктан бәхетле булып чыктылар. Дачник өчен кадерле кешеләр алар тирәсеннән бер дә өзелми Сөтен дә күтәреп киләләр, эремчеген дә, катыгын да. Ул тавык турында әйтерлек кенә дә түгел: итен дә китерәләр, күкәен дә, кәкәен дә (бакчачылар арасында соңгысы күкәенә караганда кыйбатрак йөри). Ләкин сүз ул турыда түгел бит әле, балык турында. Балык китерүчеләр дә күп. Тик аларның күбесе соңга калалар. Шулай да Вера Ивановна аларны илтифатсыз кире борып җибәрергә ашыкмый. Иң элек үзләрен мактый, аннары балыкларын. «Ах, кызганыч, бүген алып өлгергән идек шул!» —дип куя. Тегеләр тәмле сүзгә бик үк эреп китмичә, күңелсезләнеп, кире борылалар. Үз алларына мыгырданулары, ачы тиргәнүләре ишетелеп кала: «Шул, сволочь, акула эше!» Кеше җанлы Вера Ивановнаның нечкә күңеле үзенә яхшы ният белән килгән кешеләрнең болай рәнҗеп китүләрен күтәрә алмын. — Туктагыз әле, сөеклеләрем'— дип кычкыра.— Килегез әле.— Ирина Галиевна кирәк дигән нде, барыгыз әле шуңарга. Аның күршесе дә бар. Ул кичеккән балыкчыларны калиткасы аша кертеп, икенче рәттәге бакчачылар ягына озата һәм үзенең сатучыларга да, алучыларга да яхшылык эшләнеп тоюдан җаны тынычланып, күкеле рәхәтләнеп кала. Тегеләрнең гөнаһысы өчен кемнәндер гафу үтенгәндәй, үзалдына әкрем генә сөйләнә: — Бигрәк тәрбиясез кыланалар, мескеннәр. Нишләп акула булсын инде ул Җорочка Җитмәсә, сволочь, диләр. Алла сакласын, ничек телләре әйләнә шундый уңган, шундый тыйнак кеше турында?. МНРСӘП ә М И Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф Жор Мин дә беләм ул уңган кешене. Гомумән, безнең тирәдә аны белмәгән кеше табылыр микән? Төрле кеше төрлечә атый. Вера Ивановна өчен ул — Жорочка. Бабай үзе Георгий Мухтарович дип зурлый. Мәхмүт белән без Жор дип кенә йөртәбез. һәвәскәр балыкчыларны мин үзем өч категориягә бүләм: беренчесе — балыкны ашаудан бигрәк, тотарга яратучылар; икенчесе — тотудан бигрәк, ашарга яратучылар; өченчесе — тотудан да, ашаудан бигрәк, аны сатарга яратучылар. Жор өченче категориягә керә. Минемчә, ул аларның чынлап та иң уңганы һәм талантлысы. Язын, әйтик, Идел өсте боздан ачылып та бетми, чабак уылдыгын чәчәргә дә өлгермәгән, ата балыкларның кабыргалары агач игәве кебек кытыршы чак. һәвәскәр балыкчылар әле көймәләрен буярга да керешмәгән. Ә Жор инд' Андрюшиннар бакчасы янында... Өстендәге сырмасы малаеныкын кигән сыман тыгыз булып, тартылып тора. Аякларында киң кунычы кайтарылып төшкән аучы итеге, кулында олы кәржин. Әйтерсең аның эчендә шыплап тутырылган чи балык түгел, ә очып торган пеноплас шакмаклары — Жор аны сынар кулы белән шундый җиңел уйната. Икенче кулында баш бармак чаклы гына бизмәне. Кыш буе шәһәрдә ятып, яңа тоткан балыкка зар булган бакчачылар аны бик тиз сырып алалар. Тирес чуманы хәтле кәрҗингә сыеша алмый сикерешкән утыз-кырык кило балык өч-дүрт минут эчендә Жорның жәен авызы кебек пыртманитына сыя да бетә. Өстәвенә, әле бушап калган кәржинен рәхмәт белән тутырып жибәрәләр. Балыкның иң шәпләрен беренче булып эләктергән Петр Петрович, Жор өчен алдан ук әзерләп куйган мөлаем елмаюын кире жыеп алырга да онытып, тере чабактан вобла ясарга керешә. Карап торуга бик гади эш: тозга әвәләгән балыкларны бер савытка тутырып таш белән бастырасы да бер-ике көннән киптерергә элеп куясы. Ләкин син аны үзең эшләп кара да Петрович ясаганны ашап кара! Аның чабактан ясаган вобласы чын вобладан, ягъни шәплеге белән даны чыккан Әстерхан воблаларыннан тәмле була. Ул аның төсе! Алтынсу сары булып, майланып торулары! Кояшка тотып карасаң, үтә күренеп, авызыңнан сулар китерә!.. Ул исләре дисәң.- Хәер, җитте. Хәзер инде сүз бу турыда түгел, Жор турында. Әйе, шундый өлгер кеше инде ул Жор. Аның исемен дә без юкка гына Жор дип үзгәртмәдек. Жор — ул кармакчылар телендә балыкның иң шәп чирткән вакыты дигән мәгънәне аңлата. Аеруча чуртанга карата. Әйтик, жәй азыкларында спиннинг тотып Идел өстенә чыксаң, җәпле кармагың янына ялтыравык урынына муштугыңны яки трубкаңны бәйләп сал, чуртан барыбер каба. Кыскасы: чуртан чуртанны йота торган чак. Ә безнен Георгий Мухтарович өчен елның һәр ае, һәр атнасы гына түгел, һәр көне жор. Шулай да безнең бакча тирәсенә көн саен килми ул. Киресенчә, теләсә кем Идел өстенә чыга алмаслык җилле-давыллы яки яңгырлы көннәрне күренә. Шимбә, якшәмбе иртәләрендә исә, һава хәлләре сиксән яшьлек бабайларның дәртен уятырлык дәрәҗәдә әйбәт, аяз булса да, кояштан алда килеп җитә. Мондый көннәрдә инде аның кәржине чабак белән түгел, импорт итеге кигән кызлар аягы кебек нәфис сынлы чөгә балыклары белән тулган була. Күз тиюдән сакларга теләгәндәй, Жор аларның өстенә үлән каплап йөртә, һәм аны теләсә кем алдында ачмый да. Аның янында телең ни әйткәнне колагың ишетми торган булса, җәй буена чөгә төсе күрмисең. Бервакыт үзем шундый хәлгә төштем. Үзем дә балыкчы булгач, башкаларның тәжрибәсе турында сораша торган гадәтем бар. Беркатлылык күрсәтеп, Жордан да сорадым. Үзем бер балык та тота алмый кайткан көн иде. Аның кәржине эре-эре корбан балыклары, судаклар белән тулы булуын күреп, тәкать тота алмадым: — Ничек тотасыз сез? — дидем.— Кайсы урында? Ниндн ысул белән’ Көлеп кенә куйды Жор. Анысы шулай нәтижәсез генә үтеп киткән иде. Икенче бер вакыт бер кәржин чөгә күтәреп килгәч, тагын телемне тыеп кала алмадым. — Бу бит тотарга тыелган балык, ул кадәр кыйбат сатмасагыз да ярар иде,— дип ычкындырдым. Әйтерсең бөтенләй ишетмәде; жавап та бирмәде, елмаймады да һәм шуннан соң аның чөгә күтәреп килгән чагын күрмәдем. Тотмый түгел, тота, бүтәннәргә китерә, ә мин күрмим. Мәскәү кунаклары килгән чакта заказ биреп карадым, юк, бетте минем өчен чөгә балыгы Ике ел ураза тоттырды. Усаллыгымны күрмәгәч, менә быел, аллага шөкер, яңадан ачылып тора әле. Бик кирәк булганда өмет бар дигән сүз. Ләкин мине Жорнын балыгыннан да бигрәк, көймәләре, көймәләреннән дә бигрәк моторлары сокландыра. Әйе, «ләр»е дим Аның көймәсе дә бер генә түгел, моторы да Чөнки ул аның иң тиз йөри торганын ярата. Берсеннән-берсе тиз йөри торган, яңадан-яңа моторлар чыга тора. «Москва» моторын да башлап мин аңарда күрдем Көймә моторының шунардан да шәп йөри торганы булмас, дип унлаган идем. Күп тә үтмәде, Жор «Вихрь»га утырды. Бусы инде бөтенләй жен кебек... Моторына карап көймәсен дә алыштыра бара Аның кулына кергән моторлар гаҗәп күндәм булалар тагын Кабызгыч бавын шаярган шикелле итеп ярты гына-тарта: моторы шундук гөрләп эшли башлый. Ярты минут эчендә күздән дә югала. Хәзер аның өстендә зәңгәрдән уңып ак төскә кергән тыгыз майка да каралан сорыга әйләнгән шорт кына '. Көндез дә шулай, төнлә дә, аязда да, яңгырда да. Берәр текә борылышта кадалып төшсә дә, аңа берни булмый дигән сүз. Көрәнгә әйләнгән ак аю кебек чумар да китәр, пылт итеп калкып та чыгар... Жор турында шушылай күп сөйләп торуымның сере шунда иртәгә тагын аңа йомышым төшүе бар. Чөнки, бая әйткәнемчә, иртәгә миңа балыксыз кайтырга ярамый. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Иртәгә балыкка чыгасы көннең киче Шуннан да ыгы-зыгылырак кич була микән кеше тормышында5 Балык боткасы үзе генә дә ни тора. Гадәттәге боткаларга караганда төп аермасы шунда: аны үзен пешерәсең. Табып аласың хатыныңның ташландык бер кастрюлен. Аны чистартып торуның кирәге юк Кисмәктән генә чумырып су саласын Ярманың ннндие туры килә Тары ярмасымы, солыныкымы—бары да бата. Алар янына тагын былтыргы капчык төпләрен селкеп, ачыган геркулес, тычкан ярмасы белән аралашкан борчак, күксегән дөге, укмашкан манный, гомумән, искереп ашарга яраксыз хәлгә килгән арпа, карабодай, макарон, верммшель 1 Үтебезчә әйтсәк, кесәле трусик, як» баллксыт чалбар дияргә ывмкпп. М И Р С Ә П ӘМИРф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф калдыкларын да кушып жибәрсәң, тагын да яхшырак. Шунысы рәхәт: берсен дә юып тормыйсың. Ләкин алар гына җитми. Биргән җимең балыкның телен йоттырырлык булсын дисәң, тәм-томга, төрле хуш исләргә бай булган сыйларның берсен дә кызганма. Әнис маең бармы, канфора, канәфер майларымы, ванилин яки валерианка — барын да сал, хәзинәңдә булмаса, тап! Ярар инде дип, кул селтәмә, аптекага йөгер, күршеләреңнән сора. Бирергә саранлансалар, сорамый ал. Болар мин уйлап чыгарган чаралар түгел, меңнәрчә балыкчылар тарафыннан күп еллар буенча сыналган тәҗрибә җимешләре. Үзем генә белгән серләрем дә бар. Барын да әйтеп бетерсәм, кармакташларым мине һәвәскәр балыкчы димәсләр, ачык авыз дип әрләрләр иде. Барын да әйтә алмыйм, шулай да яшь балыкчыларга киңәш төсендә кайбер тәҗрибәләремне уртаклашасым килә. Мәсәлән, балык сезоны бик кызган айларда валерианка табу кыенлашып киткән чаклар була. Андый вакытта мин үземә врачлар язып биргән йөрәк даруларын — валокардин, кар- валол, Зеленин тамчыларын ходка җибәрәм. — Йөрәгең авыртса нишлисең?—дисезме.— Балык тоту белән дәвалыйм. Нәкъ врачлар кушканча. Лирик планда гына тоту, ягъни тал күләгәсендә тыныч кына кармак салып, нәфис чәчәкләр яки матур хатыннар турында гына уйлап утыру килешмәсә, Амосов кушканча эш итәм: җилгә каршы каерып-каерып ишкәк ишәргә тотынам! Эсселәп китсәм, майканы да салып тормастан, гөрс суга! Идел уртасына. Киере- леп-киерелеп, агымга каршы колач сала башлыйм. Аннары кире борылып, шактый ерак агып киткән көймәне куып җитәм дә сикереп өстенә менәм. Тагын ишкәк, якорь! Спиннинг! Кайткан вакытта да моторны кабызмыйм, өч-дүрт километр араны «ракета» белән ярыша-ярыша, ишеп кайтам. Кайтып җиткәч бензин багы да бушамаган моторны җилкәгә алам да җан-фәрманга йөгереп яр башына менеп китәм. Кая анда валокардин яки карвалол турында уйлап тору! Йөрәк, мескен, авыртырга маташуы белән исәпләшмәгәнне күргәч, эчтән тына... Тукта, ботка пешерә идек бит әле. Шула-а-ай. Хәзинәдә булган барлык ярма затын һәм тәм-томнарны кастрюльгә тутыргач, капкачын пар чыкмаслык итеп, ягъни чит-читләренә эластик оек кунычлары кыстырып ябып, өстеннән өч кирпеч белән бастырып куясың да утка утыртасың. Газың булмаса, электр плитәсенә утыртырга мөмкин. Техникадан артта калган кешеләргә гади керосинка, хәтта примус та ярый. Утырттыңмы? Ярый. Кастрюлең кайный торсын, үзең кармакларыңны, көймәңне, бауларыңны, якорьларыңны барла. Моторыңны көйләп куй, суалчан, чебен корты, ботка чиләге, җим капчыгы, батыргыч, сачок, садок кебекләреңне кара. Шундый, берсеннән-берсе әһәмиятле эшләр белән мәш килеп йөргәндә, хатыныңның сиңа дөнья җимерелгәндәй куркынып: — Боткаң көя!—дип кычкырганы ишетелер. Борчылма, көйгән ботканы балык тагын да ярата төшә. Хәзерлек эшеңне дәвам иттер. Өсте- ңә-башыңа нәрсә аласың? Мөмкин кадәр искерәк киемнәреңне әзерләп куй. Сугыш заманыннан калган плащ палаткаңны онытма. Белмәссең, яңгыр-фәлән явып китүе бар. Көмеш кармак турында да уйла: өйдәге чалбарың кесәсендә калмасын. Ашарыңа нәрсә кирәк буласы, эчәреңә? Транзисторыңны нишләтәсең?.. Бик нык хәзерләнәм дип, кичтән артык озак юанырга ярамый. Кастрюлеңне плитәдән ал да капкачын ачмаган көе генә ныгытып төреп куй. Нәрсәгә төрү — һәркемнең үз мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә. Әйтик, махровый халат яхшы. Аның өстеннән сырган бишмәт белән төрсәң, бигрәк тә шәп. Инде тизрәк яту ягын кара. Иртән өчкә торасың бар. Әйе, иртәгә балыкка чыгасы көннең киче шуның белән бетте дияргә мөмкин, Ләкин киче генә. Шуннан соң аның төне башлана. Иртәгә балыкка чыгасы кичнең төне Менә шунда күрәсең инде балык тотуның файдасын? Бигрәк тә симерүдән курка торган кеше булсак... Шундый бай эчтәлекле төн ул иртәгә балыкка чыгасы кичнең төне! Тормышның никадәр катлаулы нәрсә икәнен аеруча ачык тоясың ул төнне. Ятар алдыннан чишенеп тормыйсын. Хәтта, киресенчә, иртән торгач артык вакыт әрәм итмәс өчен, иске күлмәк, бөрмәле чалбар, тишек оек кебекләрен киеп үк куйсаң да ярый. Аска ак жәймә җәеп, өскә юрган ябып торасы да булмый. Шәһәрдәге квартирадан дачага күчерелгән иске диванга сузылып ятасың да күзеңне йомасың... Ниятем күзне йому белән йоклап китәргә иде дә бит, син теләгәнчә барып чыкса, чын тормыш буламыни ул? Мин күземне йомган минутларда йокыны куркытырлык берни дә юк иде әле. Малай да, кызлар да шәһәрдә. Әниләре дә әнә, әллә мина йокларга комачауламас өчен, әллә үзенә шулай рәхәт булганга, тавыш- тынсыз гына ята. Ерактагы тимер юл буеннан поезд узганы ишетелә. Кайдандыр, әллә урман ягыннан, әллә су өстеннән йомшак кына булып музыка моны килә. Зарарсыз. Оета торган гына тавышлар. Эрисе дә китәсе . Ләкин юк, килми генә бит йокы. Әллә нинди кирәкмәгән уйлар килә күңелгә, ә йокы юк. Я инде, әйтик, 1947 нче елда ук Моркваш турысында балык тотканда кармагымнан ычкынган кызылканат килә күз алдыма. Ул вакытта Идел хәзерге кебек диңгезгә әйләнмәгән иде әле, үзәненнән чыгып дөньяга җәелмичә, акыллы гына агып ята. балыкны да, махсус күперчек ясап, сөзәк яр буеннан гына тота идек. Кармак сапларыбыз хәзерге шикелле теш казыгычы хәтле генә түгел, колга буе иде. Балык чирткәнен калкавычка карап белә торган идек . Орчык хәтле итеп, нарат кабыгыннан юнып ясалган калкавычым, койрыгын һавага күтәргән хәлдә, тыныч кына агып, кормушка җебе яныннан узып барган җиреннән кинәт батты китте. Андый вакытта берни уйлап, акыл белән киңәшеп торып булмый, нишләргә кирәген кул үзе белә. Бамбук чыбыгым сынар чиккә җитеп сыгылганын күрәм дә, кулым белән генә түгел, җаным-тәнем белән җеп очында талпынган балыкның авырлыгын тоям Ул шундый гаҗәеп, илаһи бер тойгы, аның рәхәтлеген берни белән чагыштырып булмый. Аны аңлатырга бернинди телнең, бернинди сүзнең көче җитми. Ул изге тойгының ләззәтен бары үзең татып кына белергә мөмкин. Аны тату бәхетенә ирешү өчен, әлбәттә, балыкчы булырга кирәк, һәвәскәр балыкчы! Шундый тойгы рәхәтеннән шашар чиккә җиткән хәлдә, күперчек буйлап балыкны су читенә таба өстерим Атлап бараммы, йөгерепме, очыпмы — анысын белерлек хәлдә түгелмен. Пөрәк хисләрем артык яшәрүдән балага әйләнеп кнткәнмендерме, ни булгандыр, белмим, су саеккан җиргә килеп җиткәч, нәкъ малай чактагыча, балыкны яр буена әгмакчы булып, су өстенә күтәрдем Балыгым эшнең кая барганын сизеп аллы бугай, үзенең көмеш кабыргасын ялтыратып, кура җиләге кебек җете кызыл канатларын җемелдәтеп, ким куйганда ярты метр озынлыктагы сыгылмалы зифа буен күрсәтеп, урталай бөгелде дә шундый көч белән кнре эчкә таба тартылды, икс катлап бөтерелгән хәрби яшел җеп (ул елларда бездә хәзерге капрон кыллзр юк иде әле) шартлап өзелде һәм шундук кызылканат артыннан калкавычым ла су төбенә китеп юк булды... Моннан чирек гасыр элек баштан кичкән шул хәл бүгенге кебек МИРСӘП Ә МИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф булып күз алдыма килә. Күз алдыма килә генә түгел, күнелемдә шул вакыттагы тойгыларым кабатлана. — Их1 —дип куям, әрнеп,—хәзер булса! Аны алай, юләр малайларча, өскә күтәрмәскә, өстерәп кенә яр читенә чыгарырга кирәк булган. Ләкин тәжрибә дигән нәрсә гомер буена җыела икән ул кешедә һәм гомер буена җитми икән... Йокы һаман килми. Тәжрибә җитмәү аркасында ычкындырган тагын бер балык күз алдыма килә. Анысы да бик күптән, әле Идел тугаендагы күлләр бергә кушылмаган елларда булган хәл. Олы күл буенда Мәхмүт белән икәүләп спиннинг атып йөрибез. Минем әле ул четерекле коралны яңа үзләштереп килгән чак. Балык эләктерүдән дә бигрәк, йөз метрлы кылны чуалтмыйча, кармакны ерак ыргыта белүемә куанып бетә алмыйм. Үз осталыгыма үзем сокланудан дәртем эчемә сыймагандай, бөтен көчемә киерелеп атып җибәрдем бервакыт, ялтыравыклы кармагым Олы күлнең нәкъ уртасына барып төште. Ашыкмый гына саный-саный, батыргычымның күл төбенә барып җиткәнен көтәм... Бер... ике... өч... Егермегә кадәр санадым. Батыргыч һаман төпкә төшеп җитә алмый әле. Егерме бер... егерме ике... ниһаять, җеп әз генә бушагандай итүгә, чыгырны әйләндерә башлавым булды, кармагым... нәрсәгәдер бик каты эләгеп, шып тукталып калды. Төпсәгә эләкте, ахрысы, хәерсез, дим. Тартыргамы, бушатыргамы? Тартсам, тагын да ныграк эләктерермен дә кармагым өзелеп калыр дип куркам. Шулай икеләнеп торганда, төпсә дигәнем салмак кына дулкынланып куйды. Мин моны кулларым, беләкләрем белән генә түгел, бөтен тәнем белән тойдым. Таныш тойгы! Тик моңар кадәр татып күрергә туры килгәннәренә караганда берничә тапкыр көчлерәк. Үземне-үзем белешмәстән тотындым бар көчемә тырышып чыгырны әйләндерергә. Ләкин чыгырым мин теләгән якка түгел, беләк көчемне каерып, кирегә әйләнә. Мин тартам, балык тарта. Шундый көч белән тарта, чуртан гына түгелдер бу, дип уйлыйм, аттыр... И тартышабыз, и тартышабыз, балык әз генә дә якын килми, тик мандолина кылы кебек тартылган кармак кылым өскә күтәрелә генә бара. Аптырагач, Мәхмүткә кычкырдым. Ләкин нинди ярдәм көтәм анардан, үзем дә белмим. Мәхмүт тә белми. Аптырагач, арт яктан килеп билемнән кочаклады да мине тартырга тотынды Әкияттәге кебек шалкан тартабызмыни! Ә балык ярга таба килми, һаман өскә күтәрелә Ниһаять, су өстенә килеп чыкты бу. Тик без аның тәртә буе чуртан икәнен генә күреп өлгердек. Кире су төбенә кадалып, яңа көч белән тартылды да... кармагым җиңеләйде калды... Хәлем бетүдән дә бигрәк ушым йомшарып, җиргә утырдым. Мәхмүт тә егылып китте. Тик шунда гына тәҗрибәле балыкчылардан ишеткән акыллы киңәшләр исемә төшә башлады. Тартышырга кирәкми иде бит миңа, әкренләп-әкренләп җепне бушатырга, чуртанның карышуы йомшый төшкәч кенә үземә таба китерергә, яңадан тартыша башласа, тагын бераз җибәрергә, шулай итеп аны тәмам арытканчы, хәлдән тайдырганчы йөртергә кирәк иде. Кеше тәҗрибәсе кешенеке шул ул, үзеңнеке түгел, нәкъ кирәк вакытта ярдәмгә килеп өлгерми. Сикереп тордым да тотындым яңадан шашып-шашып атарга. Баягысыннан да шәбрәк җибәрәм. Әллә тагын җитмеш-сиксән метрга төшерә торганмындыр кармакны. Юк, чуртан яңадан килми. Тәмам хәлдән тайдым. Аяктан егылыр чиккә җиттем, ләкин туктый алмыйм, һаман атам... — Җитәр,— диде шунда Мәхмүт.— Ял ит әзрәк. Әйе шул. — Их, мин әйтәм, Мәхмүт дус! Ычкындырдык бит. Аркылы агачка асып, икебез ике башыннан җилкәбезгә күтәреп кайтып, бөтен Займище халкын шаккатырган булыр идек бит! Ә?! — Кайгырма ычкынган балык өчен,—ди оптимист дустым,—шатланырга кирәк. — Шатланырга? — Әйе. Чөнки ычкынган балык онытылмый ул... Ә бит дөрес! Зур-зур балыкларны тотып алып кайткан чакларым да күп булды. Ләкин бары да онытылган. Ә менә ычкынганнары' Гомер буена онытылмыйлар, үзәкләрне өзеп искә төшәләр дә. «Их, хәзерге тәжрибәм булса!..»—дип куясың. Ләкин хәзер дә «ычкындырмам» дип өзеп әйтү кыен. Тәжрибә дигән нәрсәне гомер буена жыясын, ә ул һаман җитми, дип юкка гына әйтмим. Чөнки һәр ычкынган балык үзенчә ычкына. Менә тагы, әле өченче ел гына ычкынган ун килолы чуртан күз алдыма килде. Бусы инде зур Иделдә. Аның да уртасында. Карасик дип аталган алтын-сары ялтыравык тагылган өч жәпле зур кармакны көймәдән ерак та ыргытмадым Әмма тирәнлек житәрлек иде Капты бит! Тәжрибә бар, шундук аңлап алдым: гадәттәге кило ярым яки өч килолы гына түгел, сирәк очрый торган чоңгыл чуртаны Биш ат көче белән тарта диярсең. Тәжрибә бар, бик каты карыша башласа, жибәрәм. Җнбәрәм дигәч тә. «авызлыкны» бөтенләй бушатмыйм. Ун-унбиш метр киткәч, кирелеге йомшара башлый, тагын көймәгә таба китерәм, тагын жибәрәм Әлеге үзе балыкчы булган кешегә генә аңлашыла торган илаһи тойгы тоташтан ун-унбиш минут чамасы дәвам итә! Андый кадерле минутларны гомереңдә бер тапкыр тату өчен генә дә яшәргә ярый бу дөньяда Ниһаять, чуртаным тәмам арыды. Нукта кидерелгән карт алаша шикелле, бернинди карышусыз көймә янына килеп ятты Каен бүрәнә кебек, рәхмәт төшкере. ярты көймә буе бар. Пләмәнннгем сачок белән күтәреп алырга үрелде. Сачокка сыймый, күсәк, баш ягыннан алыйм дисә, койрык ягы баса, койрык ягыннан эләктерсә — баш ягы. Уртасыннан алып, сачокның кыршау өстенә аркылы салып карый. Тик тигезлек саклый алмый, иләмсез зур жанлы бүрәнә шуа да төшә, шуа да төшә. Аруы житкән икән үзенең дә, жеп өзәр хәле дә калмаган, күрәсең. Сачок белән кабыргасын шулкадәр кытыклауга да исе китми Пләмән- нигем сачогын куеп, чуртанны кулы белән тотып алмакчы иде. рөхсәт итмәдем Ачы тәжрибәм бар. ыргып китеп, саңагы белән яраласа, жәрәхәте ел буена сузылуы мөмкин. Үзем дә аптырашта, һаман шулай тик ятмас бит инде ул, бер заман аңа хәл керер Нишләргә? Мондый вакытта аны ияк астыннан гына эләктереп алу өчен махсус ыргак шәп булыр иде лә биг, гөнаһ шомлыгына каршы, алмаганмын. Бар андый ыргагым Өч ел үземнән калдырмадым. Бер тапкыр да кирәге чыкмагач, артык әйбер днп, йөртми башлаган идем. Хәзер канда ятадыр, белмим дә. Сачокны да нигә тирәнрәк итеп ясамаска инде... Нишләргә? Әллә, ышанычлырак булсын өчен, мотор ачкычы белән башына сугып, ушын алыргамы? Ачык бер карарга килергә өлгермәдем, пләмәннигемнең сабыры бетте, ахры, гади алабуганы алган шикелле, жебеннәя тотып чуртанны көймәгә күтәрә башлады... Кисәтергә дә өлгермәдем, чуртан һавага чыгарганны яратмыйча, капыл гына башын читкә каерды. Җеп өзәр хәле калмаган дип ялгышканмын икән, гади жепне генә түгел, 07 миллиметрлы кылны өзеп, алтын сары карасигымны да үзе белән алып, ашыкмыйча гына, су төбенә батты да китте «Миндә балта бар иде!» — дигән тавышка башымны күтәреп карасам, әйлән.» тирәбездә алты-жнделәп көймә. Көймә саен өч-дүрт кеше. Тамаша күрергә жыелганнар икән. Тотындылар узган эшкә салават укырга: тегеләй итәргә кирәк иде. болан итәргә. Кайсы минем нинди блеснага тотуым белән кызыксына, кайсы үз башыннан узган тарихны исенә төшерә Инде үземнең дә зиһен эшли башлады. Их, мин »йтәм. юләр. Үз-үземие тнргнм Көймәмдә менә дигән бау бар бнт. Элмәк МИPC ӘИ ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф ясап, хәрәкәтсез яткан чуртанны шуның белән буып кына күтәреп аласы булган... Шуннан соң менә өченче ел инде сачогымны бозау сыярлык итеп зурайттым, ыргагымны да янымнан калдырганым юк, көймәдә һәрвакыт запас бау да була. Ә теге ун килолы балык юк. Дөрес, мин аны кешегә сөйләгәндә бераз киметеп, сигез кило чамасы дип кенә сөйләдем. Чөнки ышанмаган булалар. Ә бу хәлне үзләре күреп торган шаһитлар ышана, хәтта алар: «Унга гына бетәме соң, кимендә унике килолы чуртан иде ул»,— дип тә җибәрәләр. Беләм, балыкчыдан көләргә яратучылар, бу юлларны укыгач, елмаячак. Янәсе, балыкчы шундый кеше инде ул, һәрвакыт аның ычкынган балыгы зур була. Юкка җәберлисез балыкчыны. Ычкынган балык зур булмый, киресенчә, зур балык ычкына! Моны аңларга кирәк. Ләкин ул сиңа никадәр җан рәхәтлеге биреп, дөньяда яшәүнең тәмен татытып, бөтен кан тамырларыңны дулкынландырып, миллион нервларыңны хәрәкәткә китереп, күңелеңдә гомер буена сагынып сөйләрлек матур истәлекләр калдырып ычкына. Тик бер нәрсә гарьләндерә мине яки гаҗәпләндерә: берәүнең яшәү юлында шундый онытылмаслык эз калдырган вакыйга ни өчен беркайда да ул кешенең анкетасына теркәлми? һич югында, биографиясенә язылмый? һәркем диярлек үзенең гомер юлында бик күп һәм вакыты белән бик зур вакыйгалар кичерә. Ләкин шулар бары да хәтердә калмый бит. Хәтта язып куелган вакыйгалар да онытыла. Ә менә бөтенләй әһәмият- сезгә саналып, көндәлеккә язарга да кирәк табылмаган вакыйгалар энәсеннән җебенә кадәр гомер буена хәтердә сакланалар. Әйтик, әнә шул ычкынган балык? Ни өчен саклый аны хәтер? Бер дә юкка гына түгелдер. Димәк, хәтернең үз серләре бар. Хәзергә без белмәгән серләр. Нигә социологларыбыз шул турыда фикер йөртми икән?.. Уф! Менә бит нинди уйлар килә күңелгә. Ә миңа йокларга кирәк. Тагын әз генә йокламый ятсам, аннары... Каһәр генә суксын! Курыкканым алдыма килде: Каршы утраудагы динамик, километрларга җәелгән көчле тавыш белән бөтен Идел буен яңгыратып, джаз уйнарга тотынды. Ул утрауда, юләр әйтмешли, кырыклап предприятие һәм учреждениеләрнең ял базалары урнашкан. Көн дә кич шулай дөнья яңгыратып күңел ачалар. Ә ял көненә каршы төннәрдә аеруча... Ким дигәндә төнге унбергә кадәр дәвам итә. Моңарчы, ичмасам, күзгә йокы кермәсә дә, күңелгә матур-матур уйлар килә иде. Ә бу музыка астында... Музыка?! Бар иде безнең дә яшь чаклар. Хәтта малай чаклар. Совет власте бар, ә «плюс электрофикация» дигәне әле юк заманнар. Дөньяда радио дигән нәрсә барлыгы турында да яңа ишетә башлаган еллар. Комклубка радио сөючеләр түгәрәгенә барабыз. Репродуктор яки громкоговоритель дигән нәрсә бөтенләй юк иде микән, бердәнбер наушникны колакка куеп карар өчен, бер көтү малай чират тора идек. Ул наушниктан да чинаган, гыжлаган, сызгырган тавышлар гына ишетелә. Шунысы кызык: ул заманда коточкыч чинау, сызгыру авазлары да хәзерге шикелле нервага тими, киресенчә, ниндидер серле яңалык булып кына тоела иде. Шулар арасында кеше авазлары яңгырап китсә, шатланабыз. Ә инде аратирә берәр аңлашылган сүз дә килеп чыкса, тыңлаучының бөтенләй йөзе яктырып китә, шатлыгын эченә генә яшереп кала алмый, чират көтүче төркем белән дә уртаклаша: — «Ленин» дип әйтә! Әнә... әнә... «революция», ди. Музыка?., Җырлый!.. «А куда ты. паренек, а куда ты...» Валлаһи! Шул кадәр ачык ишетелә... Бәхетле колакка тыңлап бетәргә бирмибез. Җитте, хәзер минем чират... Тагы гыжылдау, тагы сызгыру тавышлары?.. Әллә теге малай, ачык ишетелә дип, юри әйткән инде? Чү! Музыка!.. Мәскәүдә уйналган музыканы Стәрлетамак клубында торып, яртышар минут кына булса да һәркайсыбыз үз колагы белән ишетеп чыккач, шәһәр бакчасына жыелып утырабыз да тойгыларыбызны бүлешергә тотынабыз. Әбүгали- сина тылсымнарыннан узган бу хәлнең чынлыгына ышанасы килми. — Бу нәрсә? — ди арабызда өлкәнрәк булган комсомол иптәшебез,— Бу әле радиомыни? Менә социализм төзелгәч күрерсез әле! Ул вакытта радио бөтен урамнарда булачак. Бөтен бакчаларда! Хәтта һәркемнең өендә. Бөтен жирдә көне буе музыка уйнап торачак. Музыка тыңлый-тыңлый эшлисең, музыка тынлый-тыңлый ашыйсың. Музыка тыңлый-тыңлый эреп йокыга китәсең, йокыдан уятканда да. кабыргаңа төртеп, я әрләп түгел, моңлы музыка тавышы белән генә уятачаклар... Йоклый алмый борсаланып яткан жиремнән ихтыярсыз көлеп жи- бәрдем. — Менә, ул көн килде. Музыка тынлый-тыңлый эреп йокыга кит инде! Гажәп бит! Теге елларда, шул чор теле белән әйтсәк, мәдәнилекнең югары баскычы булып күз алдына килгән музыка, аның һәрбер жирдә өзлексез яңгырап торуы хәзер мина, бүгенге заман теле белән әйтсәк, культурасызлык булып тоела. Чынлап та, музыкадан гарык булдык бит без хәзер. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә приемннгыңны тоташтыр, музыка яңгырый. Хәтта үзеинекен тоташтырма да, колагың гына тыгылган булмасын. Үз өендәме син, поездамы, пароходтамы, урмандамы, Идел өстендәме, айдамы — кайдан булса да музыка тавы шы ишетелми калмас, һәм күп вакытта ул мина рәхәт бирәсе урында күңелне генә борчый. «Әллә мин үзем шундый, музыкадан тәм таба белми торган кеше микән?» дип, беркөнне композитор дустым белән сөйләшеп карадым. — Сөйләмә,—диде дустым, кулын селкеп.—Мин үзем кая керергә белмим ул музыкаль башбаштаклыктан. Мәжбүрн генә булмаса, кеше язган музыканы тыңламыйм да. Үзем генә язам... Дөньяны каплаган джаз көчәя генә бара. Беләм, хәзер инде мин барыбер ул туктамыйча йокыга китә алмыйм. Борчылмавым хәерлерәк, тыныч кына тыңлап тик ятыйм... Бер... ике... өч... Юк! Шулай да хулиганлык бу! Берәү күңел ачканга икенче берәү газапланып ятсын, имеш!.. Әллә бу минем эгоистлыгыммы? Минем урында Мәхмүт күршем булса ни дияр иде икән? Беләм. Ул әйтер иде миңа; син үзеңне әнә шул джаз моны астында парлашыппарлашып биюче яшьләр урынына куеп кара, дияр иде. Әйтерсең Мәхмүт миңа чынлап та шулай дип әйтте һәм мин тынычланып киткәндәй булдым. Музыка да ничектер аңлаешлырак, күңелгә ятышлырак булып яңгырый кебек, күңелемә матур уйлар килә башлады. Әйе шул. Соң син үзең комсомолга язылганнан бирле шушы көннәрне күрү өчен көрәшмәдеңмени? Комсомолга керүең дә шуның өчен түгел идемени? Күпләргә, эшләп яшәүче барлык кешеләребезгә дә ирекле, бәхетле тормыш килсен дип тырышмадыкмыни? Шуның өчен дип ачлыкларга, ялангачлыкларга, жнл-янгырларга, кар-бураннар- га, сугыш газапларына түзмәдеңмени? Бүген сиңа йокы бирмичә, дөнья янгыратып күңел ачучылар— син күздә тоткан күпләр түгелмени? Халык дигәнең шулар түгелмени?.. Әллә тормышның, кешеләребезнең кайчандыр син хыял иткәнгә караганда алгарак китүләре нормадан чыгу булып күренә микән сиңа? Бездә бнт хәзер төп проблема ничек булса ла тамак туйдыру мөмкинлекләрен табу түгел, ә ничек итеп тәмлерәк һәм шифалырак азыклар табу мәсьәләсен фәнни нигезлә хәл кылу. Өс бөтәйтү чараларын табу түгел проблема, ә ничек итеп бүгенгә хас зәвыкта киенә белү. Укый-яза белмэүчелекне бетерү проблемасы да МИРСӘИ Ә М U Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф күптән юк бездә, көн тәртибендә кешеләребезне заман таләп иткән күләмдә фән белән, техника белән коралландыру мәсьәләсе... Бик катлаулы мәсьәләләр бит болар. Культуралы ял дигәне үзе!.. Традицияләр мәсьәләсе!.. Вакытсыз килеп кергән шундый уйларга батып ята торгач, шашкын музыка авазларын да ишетми башлаганмын, күрәсең. Шулай ук аның туктаганын да сизмәгәнмен, йокыга куерып барган җиремнән колак төбемдә генә чиертелгән гитара тавышына уянып киттем... — Уф! Шул гына җитмәгән иде. Бу Таҗи да инде... керап торсаң, җитмәгән җире, эшләмәгән эше, өлгермәгән төше юк. Ә шул бер тишек көймәсенә баш була алмый. Ни ватып яндыра белмәде шуны, ни берәрсенә сылый алмый. Хәер, кемгә хаҗәте булсын ул ярык тагаракның! Өченче җәй инде менә, койма буена каплап салынган килеш ята. Җитмәсә, нәкъ безнең тәрәзә каршында. Койрыгыннан да. борыныннан да чишмә төсле бәреп су керә башлагач, Таҗи аны ямап вакыт әрәм иткәнче, арзан гына хакка булса да сатып, яңа көймә алырга дигән карарга килгән иде. Ул белгән акылны бүтәннәр дә белде, күрәсең. Биш тәңкә бирүче дә булмады. Шулай да бер карт өч сум тәкъдим иткән иде. Аны да чылбыры өчен генә бирәм дигәч, Таҗиның башына уй төште. «Туктале,— диде ул.— Яна көймә алгач, үземә кирәк булуы бар,— диде.— Мондый ышанычлы чылбырны ун тәңкәгә дә табып булмый бит хәзер. Күп кешеләр менә дигән яңа көймәләрен эт чылбыры белән бәйләп йөриләр. Яшьрәк жулик теше белән дә өзә алырлык...» һәм ул көймәсенең чылбырын алып куйды да, «бушка бирәм, теләгән кеше килеп алсын!» дигән белдерү язып, аны яшь бакчачылар участогына илтеп элде. Килеп-килеп караучылар булды булуын. Ләкин хәзерге яшьләр арасында, эш сөймәү ягыннан хөрәсән ялкауларын уздырырлык егетләребез булса да, элекке заман мокытлары юк шул: бушка килгән бу көймәне төзәтү мәшәкате яңа көймә сатып алудан кыйммәткәрәк төшәсен бик тиз чамалап өлгерәләр. Берсенең Таҗи белән ничек сатулашуын үзем күреп, ишетеп тордым. Күптән түгел Таҗиның үзендә үк укып йөргән, хәзер инде нәшрият тирәсендә эшкә урнашып, быел гына бакча участогы алган яшь кадр иде ул. Таҗи аны бик ачык йөз белән каршы алды. Көймәсен карарга килгәнлеген белгәч, тагын да ачыла төште һәм аны кыстап-кыстап чәй эчәргә алып керде. Кунак янына мине дә чакырды. Үзе ясап, үзе үк «Таҗивин» дип исем кушкан карлыган аракысын чыгарды, закускага үзе каклаган балыкны куйды, шул көнне генә тотып кыздырылган корбан белән дә сыйлады. Көймә карарга килүче, яшь булса да, бик культуралы кеше икән. Бер сыйдан да баш тартмады, ашады, һәркайсын мактады. Аеруча «Таҗи- вин»ны ошатты. Эчеп туя торган гына түгел бу!—дип кат-кат салдырып эчте. Аннары без бергәләп көймәне карарга чыктык. Таҗи да, мин дә ярык тагаракның яшь чактагы хезмәтләрен искә төшереп, аны мактадык. Аның әле хәзер дә, әзрәк төзәткәләп, кайбер такталарын алыштырып, тишек-тошыкларын ямаштырып җибәрсәң, менә дигән көймә булып китәрлек рәте барлыгын әйттек. Яшь бакчачы көймәне төрле ягыннан әйләнеп, белгечләрчә игътибар белән карап чыкты. Ниһаять, әйтте: — Рәхмәт инде, Таҗи абый, мондый затны бүләк итүең өчен,— диде.— Бушка алу җайсыз булса да, үзең тәкъдим иткәч, бик рәхмәт,— дигән булды.— Тик мин аны хәзер үк алып китә алмам әле. — Ярар,— диде Таҗи,— җаеңны кара. Көчләп бирергә теләмим. — Әгәр мин килеп алганчы икенче берәр кешегә ошап кунса, бирегез, мине көтмәгез. Үпкәләсәм дә сезгә түгел, үземә үпкәләрмен. Тагы иичә кеше килеп Тажинын чәен эчеп, ын мактап киткәндер, белмим. Көймә һаман урынында. Тагын шунысын әйтә алам: көймә тик яткан саен ныграк туза икән. Алып китүчеләр булмаса да, ул көймә үләксәсен ошатучылар табылды Тан алдыннан кәсепкә чыгучы чәчкә караклары шул көймәгә басып койма аркылы уза Бусы бер Икенчедән, гыйшык тоткан яшь егетләр белән яшь кызлар бик яраттылар үзен. Бию мәйданнарында музыка басылгач, бакча өйләрендәге картлар йокыга талгач, бер-берсен култыклаган хәлдә, су буйлап киләп сарып йөриләр-йөриләр дә, төн урталары җиткәндә, әлеге көймә өстенә утырып үбешәләр. Бер генә пар булганда зарарсыз. Ләкин күбесенчә бер пар янына икенче пар килеп күшыла. алар янына өченчесе, дүртенчесе... Монда инде коллектив мәхәббәт башлана Арадан берсе кызык сүз әйтсә, калганнары көтүләре белән бергә кушылып көләләр. Аннары икенчесе әйтә. Яшь чакта кеше кызык сүз сөйләргә бик оста була бит Чөнки көлүчеләре бер дә ялындырмый. Бөтенләй кызыксыз сүз әйтсән дә кызыкка алалар, юктан-бардан сыннары катып көләләр. Көлешеп кенә калмыйлар, күмәкләп җырларга тотыналар. Гитара яңгыраталар. Аның өстенә һәр парда диярлек транзистор. Бөтен дөньяның төнге музыкасы синең тәрәзә төбеңә җыела дигән сүз. Менә шунда йоклап кара инде син. Гитара ярты көйдә бүленеп калды. Матур гына итеп кыз бала көлгән тавыш ишетелде. Көймә төбе төбердәп алды. Әле генә шундый ягымлы итеп көлгән кыз бала ачы тавыш белән чарылдап кычкырып җибәрде. Егете мәйсезрәк нәрсә, күрәсең. Әллә кызның изүенә бака салды, әллә берәр җирен бик каты авырттырып тотып алды . Әнә, әнә тагы кычкыра: — Ой, ой!.. Ну. пусти! Өзгәләнә мескен бала. Егете дигәнем, әллә берәр хулиган һөҗүм итәме? Әнә тагын! — Ой. мама-а-а! Шундый әрнеп кычкырды кыз, сикереп торып утырганымны сизми дә калдым Ярдәм кулы сузмый ничек чыдап ятарга кирәк! Ләкин ишеккә дә барып җитә алмадым, кызның көмеш тәңкә кебек чылтырап көлеп җибәргәне ишетелде. Кире урыныма яттым Кызы үзе мәйсез икән Аның урынында булсам, шулай тилереп кычкырыр идемме, дөнья җыеп! Артык яшь нәрсә, күрәсен, юләр. Әнә хәзер күгәрчен кебек гөрләшәләр. Әллә киттеләр инде? Әйе, тавышлары ерагая бара Китегез, кит. алдыгыздан артыгыз яхшы... Бәлки, әз генә булса да черем итә алырмын.. Итәрсең черем, әзерләгән! Тавышлары инде тәмам басылды дигәндә, яңадан көчәя башлады. Кире борылдылар, ахры. Үзләре генә түгел, әллә дүртәү, әллә алтау. Берсен-берсе тыңлап та тормый сөнләнә-сөй ләнә, тагын әлеге каһәр суккан көймә янына килеп туктадылар Ялгыш кына гитара яңгырап куйды. «Шатлан, мнн дә монда!» дип мыскыл иткәндәй, транзистор инглиз телендә берничә сүз әйтеп алды Тотындылар такылдарга, көлешергә, нерваларың гына чыдасын!.. Тагын оптимист күршем биргән рецептны искә төшердем: «Син үзеңне алар урынына куеп кара!» Нерва өянәгенә каршы гаҗәп шифалы рецепт. Шундхк тынычланып каласын. Хәтта рәхәт булып китә Бар иде бит минем дә шундый чакларым Яшь чакларым, юләр чакларым!.. Яшьлеге үтсә дә. юләрлеге калган, күрәсең. Югыйсә, шушы хәлгә тыныч кына чыдап ятар илеммени? Акыллы картларча, таяк тотып чыгып, өсләренә җикерә җикерә, бу дөньяда ничек яшәргә өйрәтмәс идеммени мнн аларны, юләрлегем булмаса? йокламыйм ла, ачуым да килми. Их, үземнең дә шулар яшендә чагым булса! Өстәвенә, хәзерге тәҗрибәм Беләм. таушалган фикер, һәр карт юләрнең башына килә торган арзанлы хыял. Иясез этне куганМ Н Р C Ә И Ә М Н Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф дай, башымнан көчләп куып чыгарам бу хыялны. Йөрмә монда, алар яшендә минем балаларым бар!.. Үз балаларым искә төшкәч, күңелемә бүтән төрле зар-моңнар килә башлый. Әнә кеше балалары ничек күңел ачып, саф һавада ял итеп йөри. Ә безнекеләр шәһәрдә. Кино кирәк аларга, театр, китапханә. Шушындый әйбәт җәйге кичтә... Яшь чакта яшь була белү дә ярый шул... Ә бәлки, минекеләр хаклыдыр? Кеше кәефе белән исәпләшмичә, төн уртасында ихахайлап, радио акыртып йөрүне тәрбиялелек билгесе дип буламы? Шундый уйларга бирелеп, Таҗи көймәсе янындагы шау-шуны тагы ишетми башлаган идем, ахрысы. Су буена чыга торган бәләкәй капка ачылгандай булды да, бер тапкыр да йокламаган килеш, икенче тапкыр уянып киттем. Әйе, кемнәрдер кереп килә. Ә бит капка йозаклы иде? Төн уртасы? Торып тәрәзәгә барырга өлгермәдем, ишекне кага башладылар. Сак кына, әдәп белән генә. Таҗи микән? Торыр вакыт та җитте микәнни? — Кем ул? — Ач, әти, бу без. Үземнең малай. Кызлар да шунда. Әниләре уянмасын дип, пышылдап кына әрлим үзләрен. — Нәрсә сез, башыгызга ис тидеме әллә? Бу вакытта? Нинди поезд белән килдегез? — Кичтән үк килгән идек,—дип пышылдый улым.— Базада булдык. Мә, шуны өстәлгә куй әле. — Нәрсә ул? — Спидола. — Син йөрдеңмени анда транзистор акыртып? — Тс! Әни уянмасын. Әрләвемне дәвам итәргә өлгермәдем, балаларым караңгылык эченә кереп юкка да чыктылар. Малай алъяк бүлмәдәге караватка сузылды, кызларның чардакта кыштырдаганнары ишетелде. Карманып, мин дә үз урыныма барып яттым. Ике минут үттеме, юкмы, малай, пыф-пыф итеп, иреннәреннән куык өрә башлады. Кызлар да һавага сеңгән төтен кебек юк булып, тынып калдылар. Тыш якта да тынычлыкны бозардай тавышлар басылды. Төн буена яныма килергә куркып йөргән йокы да килде, ахрысы, әледән-әле авызым ачыла, күзем йомыла башлады. Ниһаять, татлы йокыга чумдым инде дигәндә өй артында гына мәче мырауларга тотынды. Шунда ук ана икенчесе кушылды. Ялындырып кына килгән назлы йокым тагын ялт юкка чыкты. Чөнки беләм: парлашып мәче мыраулый башласа, аны тиз генә туктар димә. Ул арта гына барачак. Торган саен дәһшәтлерәк, ямьсезрәк төс алачак. Беләм: Мәхмүт биргән рецепт та бу очракта файда китерә алмый. Юк инде, үземне ата мәче урынына куеп карар хәлем юк. Артык түзәрлегем калмады, нерваларым котыруга чыдый алмыйча, сикереп тордым, йөгереп ишек алдына чыктым. Веранда түбәсендә күптән файдаланылмыйча ята торган өч метрлы бамбук чыбыгым бар иде, тиз генә шуны үрелеп алдым да. өй артына посып, шыпырт кына мәче мыраулаган урынга юнәлдем. Ай яктысында күрәм: берсе өй буендагы роза куагы төбендә утыра, икенчесе койма буенда. Өй буенда утырганына чамалап, бамбук чыбыгымны җан-фәрманга селтәдем. Бик шәп төшәсе иде мәчегә, ләкин чыбыгым нәрсәгәдер тартылып, юнәлешен үзгәртте дә роза куагына туры килде. Кыштырдаган тавышка мәчеләр икесе дә атылып юкка чыктылар. Нәрсә комачаулады дип. чыбыгымны карасам, ни күрим: аның кармагы алынмаган жебе дә булган икән, кармагы чалбар төбенә эләгеп тартылган. Бу хәлне күргәч, әллә ачуым куык шикелле шартлап юкка чыкты, әллә хәлне аңлап, акылым эшне үз кулына алды — кинәт кенә тынычлан- дым да калдым. Алдыма чалбар төбенә эләккән кармакны ипләп кенә ычкындыру проблемасы килеп басты. Әле дә тәнгә эләкмәгән дип куанам. Менә шундый төн ул иртәгә балыкка чыгасы кичнек төне! Көтелмәгән куанычлар китерә ул сиңа, нерваларынны чыныктыра. Буена караганда үлчәвең авыррак булса, аны киметүгә ярдәм итә. Гомер юлында башыннан үткән матур матур хатирәләрне исенә төшерә, кайвакыт күнел хәзинәңә яңа истәлекләр дә өстәп җибәрә... Пәке ярдәме белән кармакны ычкындырдым, балак очлары кыршылган бөрмәле чалбарыма кечкенә булса да бер тишек ясап, аны балыкка кию өчен тагын да лаеклырак сыйфатка керткәч, яңадан урыныма килеп яттым. Бу вакытта сәгать икенче яртыны узган иде инде. Ә мина өчтән дә калмый торырга кирәк. Тажи иртәрәк уятмаса тагы Димәк, ни булса да, юк дигәндә бер сәгать йокларга мөмкинлек бар әле. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Бик якынлашты кирәкле төш хәзер... Тәки үземнекен иттем: йоклаганмын бит. Шулай да кеше килеп уятканны көтмәдем, нәкъ балыкчыга хас булганча, интуиция белән уяндым. Сикереп торып тышка чыксам, Таҗи килә. Авыз ачып эндәшеп тә тормады, мине күрү белән кире борылды. «Уятырга килүем иде, сөйләшеп торырга вакыт юк, син дә тизрәк бул!> дип әйтүен ашыгыч хәрәкәтлә- реннәп генә анладым. Мина хәзер тиз генә моторны чыгарып көймәгә беркетергә дә кор- мушкапы карарга кирәк. Тукта, малай да килде бит әле. Барасы килмәс килүен, шулай да... Карап торам, шундый тәмле итеп, чын күңелдән бирелеп йоклый, уятырга җәл. Төн буе гулять иткән бит ул мескен... Безгә аның әллә ни кирәге дә юк югын Шулай да ул барса, мотор мәшәкатеннән котылам инде үзем Әйтеп карыйм әле. — Әй, төнге кунак, балыкка барасыңмы? — Ә?—Күзләрен ачты, башта, берни аңламагандай, карап торды. Аннары төшенеп алды, ахры, авырсынмыйча гына торды,—әйдә,— диде - Мин сиңа моторны чыгарып куям. Үзем бара алмыйм бүген, шәһәргә кайтасым бар. Миңа шунысы гына кирәк тә. Мин кат-кат төрелгән кастрюль эчендә кайнар килеш торган ботканы алып, җим капчыгы һәм башка кирәк-яракларны рәтләп, бәләкәй капкадан чыкканда, мотор урнаштырылган, аркан яки ишкәк кебекләре дә көймәгә ташып куелган иде инде. Сыра мичкәсе хәтле биштәрен аркасына асып, бер кулына спиннингы белән сачогын, икенчесенә чиләген тотып, Таҗи да килеп жнтте. — Ярый, улым, рәхмәт. Барасың кнлмәсә, көчләмим. Малай безгә хәерле юл теләп кулын болгады да ашыга ашыга өйгә, йокларга кереп китте. Без тизрәк юлга чыгу ягын карадык. Юл уңаенда Мөхәммәтшаны алып китәсебез бар. Сөйләшкәнчә, төянеп, яр буена чыгып тормаса, кереп уятып йөрисебез юк... Чыкмыймы соң! Белә бит ул балыкчы сүзен. Әнә яр башыннан кул болгап тора. Авыз ерылган Димәк, кәефе яхшы. Мөгаен, ир-атка да. хатын-кызга да үзара гына сөйләргә ярый торган берәр кызык яңалыгы бардыр. МИРСЭП ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф Көймәне тырылдатып, борыны белән ком өстенә үк мендереп утырткач кына моторны сүндердем. — Бигрәк озак йоклыйсыз, хәшәп!—дип каршы алды.—Көтә-көтә саргаеп беттем... — Әйдә утыр тизрәк, телеңә салынма. Башта көймәне этеп жибәр. Биштәре белән чиләген көймәгә бирде. Җиңел генә этеп жибәрмәкче иде дә, көймә шактый нык утырган булып чыкты. Мышнап төште. — Син, адаш, мине мыскыл итү өчен юри шушылай тау башына китереп мендердең инде моны. — Зарланма, күрсәт көчеңне. — Башка вакыт булса эһ тә димәс идем. — Әле ни булган? — Карманный туалетны онытмадыгызмы? — Курыкма. Урынында. — Төне буе авырып чыктым, хәшәп. Балыкка барасы булмаса, валлаһи, тормый идем. — Ни булды? — Тарихы зур. Бәхетегездән балык эләкмәсә, тегендә баргач сөйләрмен. һуп! Бар көченә омтылып, көймәне кузгатып җибәрде, үзе жинел генә сикереп, борынга менеп тезләнде. Таҗи бер-ике тапкыр кирегә ишүгә көймәбез ярга яны белән әйләнде. Суынып өлгермәгән мотор бер тартуда гөрли дә башлады. Эх, бу җилсез иртәдәге Идел өстенең гүзәллекләре! Еракларга җәелгән сыгылмалы көзге. Күз алдында әледән-әле алмашынып торган яшел утраулар ике катланып, серле булып күренә. Уңда да. сулда да, артта да, алда да. өметләрне канатландырып, көмеш балыклар сикерешә. йөрәкләрне җилкендереп, зур-зур чуртаннар уйнаганы күренеп кала. Ике утрау арасындагы тар бугазларны узганда су өстен мәгънәле дулкынландырып чабак өерләре кайнаша. Күңелләр ашкына. Кирәк урынга очып кына барып җитеп, тизрәк кармакларны төшерәсе килә. Бер минут та көттермичә саллы-саллы корбан балыклары эләгеп чыгасына күңелдә шик калмый. Берәрләп кенә дә түгел, икешәрләп! Кайбер салуда хәтта өч кармагыңның өчесенә берьюлы эләгеп чыкса да гаҗәпмени? Хәзерге көймә моторларының бер кимчелеге бар: каты гөрлиләр. Сөйләшергә комачаулыйлар. Көймәдәшләрең белән матур тойгыларны бүлешеп булмый. Ләкин аның шул ук кимчелеге безгә файда да китерә. Сөйләшергә мөмкин булмау аркасында, кирәк урынга барып җиткәнче байтак кына хәзерлек эшләре башкарыла. Мин мотор тотып барам, Таҗи белән Мөхәммәтша якорь бауларын сүтеп, аларны барган уңайга тукталмыйча гына ыргытырга җайлап куялар. Биш-ун минут кадерле вакытка экономия ясала. Менә без зур-зур култыкларны, тар гына бугазларны, Идел белән кушылып чиксезгә әйләнгән күлләрне узып, зур елганың үзәненә килеп кердек. Каршыбыздан гына узган теплоход дулкынында чайкала-чай- кала ашыгабыз. Бераз гына хәтәр дә, рәхәт тә. Хәтәр юллардан исән- сау үтү үзе күңелле бит әле ул. Менә кызыл маяк турысына җитеп киләбез. Тукай әйтмешли, «бик якынлашты кирәкле төш хәзер». Ничек итеп җан-фәрман барган көймәне егетләрчә авызлыклап кире боруым. Таҗи белән адашның яшь матрослардан да болайрак җитез һәм төгәл хәрәкәтләр белән якорьларны төпкә ташлап, көймәне агымга аркылы туктатып куюлары турында мактанып тормыйм. Бер минут вакытны әрәм итмичә, җим капчыкларыбызны төпкә төшереп җибәрдек. Җепләребезне чуалтмый-нитми гекә кармакларыбызны да салдык. Тиздән эләгергә тиешле балыкларны сосып алу, сосып алгач, салып кую өчен кирәк буласы сачок-садокларыбызны кул астына чыгардык. Гәжрибә бар, беләбез. Балык дигән көйсез мәхлукның кармакларны салу белән чиртә башлаган чагы бик сирәк була торган хәл Беренче унбиш минутны бик тыныч утырасын. Хәтта ярты сәгать көтү дә бик табигый тоела. Шуннан артыкка китсә, күнел дигәнен борчылырга чамалый башлый. Ләкин аңа сер бирмисен. Зарар юк, кайвакыт ике сәгать көттереп тә чиртә ул балык. Мөхәммәтша корсагыннан үткән хәлләр — Ярар,— диде Тажи,— жим капчыгы тирәсенә балыклар жыела торсын, ә син, Мөхәммәтша дус, вәгъдә иткән тарихыңны сөйли тор Мин дә куәтләп куйдым — Әйе шул, чиртү башланса, тыңлап утырырга вакыт булмас. Мөхәммәтша ялындырып тормады — Совхоз кибетенә жибәрде мине хатын.— дип башлап та китте — Моннан өч көн элек Чәй-шикәр алып кайтырга. Туры килсә, күкән- фәлән дә алырсын, диде Киләм. Көн эссе. Эчәсе килә бит. Күрәм — кое. Чыгырга уралган чылбыры да бар, чылбырга тагылган зур чиләге дә. Төшереп жибәрдем. тартып чыгардым. Мөлдерәмә тулы чиләкне бура читендәге тактага утыртып куйдым да эчтем бер рәхәтләнеп. Шундый чиста, тәмле салкын су. Эчеп туя торган түгел Әзрәк хәл алдым да, тагы эчтем Яныма бер хатын килеп чыкты. Юан гына. Тотты да мин эчкәннән калган суны үз чиләгенә сала башлады. — Тукта, мин әйтем, түтинкә, аннан бит мин эчтем, яхшы түгел. Түк анысын Авырсынсаң, үзем икенчене чыгарып бирәм — Зарар юк,— ди теге тыныч кына — Бакчага сибәргә генә алам. — Алайса ярый, әллә эчәргә аласызмы дип торам. — Бу коедан берәү дә эчми хәзер,— ди. Шикләнә калдым. — Ник? — Аннан мәче үләксәсе чыкты,— диде дә китеп тә барды. — Тфү!—дип куйды Тажи —Каян килә синең башыңа жыен шундый әшәкелек? — Алайса, сөйләмим, бетте. — Я. башлагач сөйләп бетер инде Шуннан’ — Шуннан шул: минем күңел әллә нишләп китте инде. Эч авырта башлагандай булды Башка бәрде Кая хәзер миндә чәй-шикәр кайгысы! Кәржин белән күкәй күтәргән бер хатын очрады Ана да тукталып торган юк. Пөгер мин кире өйгә! Кайтып кердем күзләрем аларып. Хатын аптырый калды. — Нәрсә булды? — ди — Ник төсен качкан? — Эш харап, мин әйтәм Шулай. ивлай Сөйләп бирдем хәлне. Хатын да жнтднләнеп китте Әмма үзен кулга алды Беләсез, врач кеше. — Курыкма.— ди бу мина, тыныч кына —Хәзер мнн сиңа бер дару бирәм,—ди — Ачкычын үзендә генә йөртә торган бикле шкафны ачты да, салды бирде мина бер стакан чамасы спирт — Эчеп жнбәр шуны,— дн. Эчтем Спирт настоящий! — Хәзер тыныч кына ятып тор,— ди. Яттым М иле бит башка. Күнел күтәрелде, мәче онытылды Ятып чыдар хә. ик. Тордым Тел ачылып китте. Әллә ииндн әкәмәтләр килә телгә Хатын ачуланырга итеп карый, эчемә ябышып котын алам тегенеп Тагы йомшара Даруын мактыйм Бик килешергә итә. мнн әйтәм, тагып бераз гына булса... Әллә чынлап курыкты, әллә бодай күңеле МИРСӘИ ЭМИР | БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф йомшак чакка туры килде, тәки тагын ярты стакан чамасы салып бирде бит. Беләсез инде минем хатынның ул мәсьәләдә рәхимсез икәнлеген. — Туктале,— диде Таҗи.—Син бит безгә бүгенге авыруың турында сөйләмәкче идең. — Сабыр ит, хәшәп! Тарихы зур дидем ич мин. Кыскасы, ул көн шундый күңелле, матур үтте. Хатын да, мин дә берберебездән бик канәгать булдык. Ә менә кичә тагын, юләрләнеп, шул матур эпизодны кабатлыйсым килде бит. Бу юлы совхозга түгел, теге якка барган идем, Обсерватория кибетенә. Кирәк нәрсәләр алынган. Арткы урамнардан кайтып киләм. Күрәм: кое, нәкъ теге кое төсле. Янына да бармадым, карап кына уздым. Килде бит башка юләр уй. Башны авыруга салып кайтып кердем. Алып кайткан әйберләремне идәнгә үк ташладым да караватка барып аудым. — Ни булды? — ди хатын, янга килгән. Күрәм, борчыла. — Әйтергә дә куркам,— дигән булам.—Барыбер ышанмассың. Ышансаң, гафу итмәссең бу юләрлегемне. Чынлап ук куркына калды хатын да. — Аптыратмасана, әйт. Бер бүген генәмени синең юләрлекләрең, ди. — Тагы су эчтем,— мин әйтәм. — Нинди су? — Коедан. Ә аннан бүген иртән генә эт үләксәсе чыккан булган икән. — Ай-Һай... — Әйттем бит, ышанмассың! — дидем дә үпкәләп йөзтүбән әйләндем. Укшыгандай итенә башладым. Хатын җитдиләнде. — Бу инде мәче генә түгел, җитдирәк чара күрергә кирәк,— диде дә, әлеге, ачкычын үз янында йөртә торган, шкафын ачты. Нәрсәдер алды. Кухня якка чыгып керде. Мин ятам йөзтүбән, янәсе, аның нишләгәнен ишетмим дә, күрмим дә. — Тор әле,— ди бу миңа бер заман. Сыңар кулы белән иңбашымнан тотып, башны күтәрергә булыша. Тордым, стакан суза. Кызгылт сыекча белән тулы.— Эчеп җибәр шуны! — Сынатмадым. Эчтем. Иод тәме дә килә шунда, тагы ниндидер дару. Тагын нәрсәдер салып китерде. Карыйм, чиста. Эчтем. Спирт түгел. Мә монысын да! — Әллә марганцовка суза, әллә бүтән дару. Эчтән генә үземне тирги-тирги анысын да эчтем... Хәзер ике бармагыңны тамагыңа тык та укшы, ди. Башыңны и, менә монда. Карыйм, идәндә тас. Коса-коса җаным калмады. Ярты төнгә кадәр азапландым. Хатын бик канәгать булып янымда йөри. Мин эчемне бушаткан саен, әйбәт, әйбәт, тагын! — дип куя. Мин тик яткан араларда ачуланмыйча гына битәрли.— Бәләкәй бала түгел бит инде син, җаныкаем,—ди.—Укымаган кара мужик та түгелсең, теләсә кайда, теләсә нинди коедан кайнамаган су эчеп йөрергә... Менә шул, әле дә тамак төпләрем авыртып тора. Балыкка барасы булмаса, валлаһи, бүген көне буе авырып ята идем... Балык чиртмичә эләгәме? Ышанып бетмәдек, әлбәттә. Шулай да көлештек. Таҗи ниндидер тәнкыйть сүзе дә әйтмәкче иде. Тик: «Синең бу хикәяң, Мөхәммәтша туган, бик үк...» дияргә генә өлгерде. Бер кармагына чиртә башлаганны күреп, бүленеп калды. Күзләре акаеп китте. Көймәне дер селкетеп, кармагын чыгара башлады. Дустыбызның гадәтен белмәсәк, кимендә ике килолы корбанны каптырды бу дип уйлар идек һәм кулыбызга сачок тотып, ярдәмгә әзерләнер идек. Ә без кымшанмадык та. Шулай да кызыксыну тойгысы уянды. Бар игътибарыбыз анарда. Әй тарта теге жепне, әй чыгара, әй сава, әй кабалана!.. Ун метрдан артык бит. Беренче балык, почин дигән суз! Барыбызны да кызыксындыра Нәрсә килеп чыга хәзер?! Ниһаять, килеп чыкты. Чәнчә бармак хәтле шыртлака. Көлешкән булдык. Таҗины мондый уңышы белән мыскыл итәргә маташкан булдык. Ә дөресен әйткәндә, барыбыз да күңелсезләндек. Чөнки беләбез, тәжрибә шуны күрсәтә: шыртлака бар жирдә күбесенчә юньле балык эләкми торган була — Әйе, яхшы фал түгел! — диде Тажи үзе дә. Шуны раслагандай, мина да чия яфрагы хәтле генә корбан баласы килеп эләкте. Тагын көлешкән булдык. — Нигә,— мин әйтәм,— гадәттә һәр хайванның баласы, кечкенәсе матур күренә. Ә балыкның — зурысы? — Син шунысын әйт,— диде Тажи —Ни өчен кармакка күбрәк вак балык эләгүчән? Хәтта тирән урында да? Бусына Мөхәммәтша жавап тапты — Чөнки балыклар да кешеләр кебек,— диде.— Берәр тәмлерәк ризык күрсәләр, балам ашасын дип, өзелеп торалар. И шуның белән сөекле балаларының башына жнтәләр. Юк-барны сөйләшеп утыра торгач, тиешенчә чиртү вакыты да жит- те. Узып та бара Ә балык юк. чиртми дә. Андый вакытта эч поша башлый. Утырабыз боегып, һәркайсыбызның иреннәре кыймылдый. Нцгә кыймылдый? Анысы турында... Чү! Таҗи дустыбыз түзмәде. — Нигә бу кадәр боектыгыз әле, егетләр? — диде — Күңелсез бит болай. Боеккач-боеккач, күңеллерәк итеп боегырга кирәк. Пан директор әйтмешли, веселее надо грустить, веселее! Мөхәммәтшага житә калды. — Беләсезме? — диде—Пан директор дигәннән, «Унөч урындык» кабачогын без карамын калмыйбыз, һәркайсыбызның бер яраткан персонажы бар. Мин үзем Терезага гашыйк Шул чыкканны гына көтеп утырам. Ә хатынга сиздермәс өчен, миңа пан Гималайский ошый, дигән булдым. Хатын да хәйләкәр. Экранда Тереза килеп чыкса, миңа йомыш таба: чәйнекне карап кер әле, кайнамый микән? — ди. Ык-мык итә башласам, тынычландырган була.— Курыкма, пан Гималайский күренсә, мин сина кычкырырмын,—ди, явыз... Бездән дә бигрәк Мөхәммәтша үзе рәхәтләнеп көлде. Тагы тынып калдык. Балык һаман чиртми. Чиртмичә дә эләкми. — Балык чиртмичә дә эләгәмени3 Шулай дип соравы мөмкин кайберәүләрнең (әйтик, балык тотуның күп серләрен белмәгән кешеләрнең).—Әйе,—дибез без андыйларга.— Чиртмичә дә эләгә. Хәтта, мин әйтер идем, без тоткан жирдә гомумән күбрәк чиртмичә эләгә. Бигрәк тә корбан. Шундый ялкау балык ул. Суалчанны яки кортны кармагы-нне белән авызына каба да, китәргә ашыкмыйча, бер урында суырып тик ята. Суырып беткәч, кармагын төкереп ташлап, китеп бара. Шуннан соң инде юләр балыкчы (балыкчының безнең кебек акыллысы да була, әлбәттә), жнмсез кармагына балык чирткәнне көтеп, сәгатьләр буенча боегып утырырга мөмкин. Мондый хәлгә калмас өчен, нишләргә кирәк? Чирткәнне көтмичә, җебен- не әледән-әле тартып карарга кирәк Нинди ешлыкта тарту — анысы балыкның ничек эләгүенә карап билгеләнә Мин үзем, мәсәлән, чиртү бер дә юк вакытта, кармагым төпкә барып житкәнне сизгәннән сон. авыз эченнән генә утыз өчкә кадәр саныйм да кармак сабын капыл гына күтәреп куям Ялкау корбанның суалчанны гамьсез генә суырып яткан чагы булса, шалт! Эләкте дигән сүз. Тиз генә чыгарып балыкны ычкындырып аласың да, жнмен рәтләп, кармакны тагын төпкә төшереп җибәрәсең. Хәзер инде егерме бергә кадәр санау да житә (чөнки балык МНРС9П ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф өере белән йөрергә ярата). Егерме бергә дә эләктердек, ди. Аннан арыгысын уналтыга кадәр генә сана. Әһә! Уналтыга да лләкте. Инде унөчкә төш... Җидегә, өчкә кадәр барып җитәргә мөмкин. Эләкми башласа кире утыз өчкә таба юл тот. Утыз өчкә дә эләкми башласа, илле сигезгә кадәр сана, ул да ярдәм итмәсә, туксан тугызга... Ә инде туксан тугызга кадәр туксан тугыз кат санаганның соңында да эләкмәсә, тәсбих тарткан әбиләр шикелле, юкка иренеңне кыймылдатып утырма, ул урыннан күчеп кит. Без дә шулай иттек. Сәгатьтән артык санап утырып та, юньле балык урынына тагын бер өтек шыртлака килеп эләккәч, тәмам сабырым төкәнде: — Әйдәгез,— мин әйттем,— күчәбез. Уңышсыз урын булып чыкты бу. Иптәшләрем күптән шул теләктә икән, тик көймә хуҗасы мин булганга, әйтергә кыймый утырганнар. Шатланып риза булдылар. Дәррәү кузгалып, җим капчыкларыбызны да, якорьларны да күтәреп алдык. Ике йөз метр чамасы түбәнгәрәк төшеп һәм маяктан да эчкәрәк кереп, яңа урынга утырдык. Бу мәшәкатьле эшкә, әлбәттә, унбиш, егерме минутлап кадерле вакытыбыз китте. Анысы бер хәл иде. Яңа урыныбыз искесенә караганда уңышсызрак кына түгел, көтелмәгән дәрәҗәдә бәлале булып чыкты. Мин әле кармагымны рәтләп, су төбенә төшерергә дә өлгермәгән идем. Таҗи күңелгә шом салырлык тынычлык белән; — Капты! — дип куйды. — Кормушкаңа эләккәндер,— диде Мөхәммәтша. — Ай, кормушкага гына булса! Аларга игътибар итмичә, тизрәк үз кармакларымны салырга ашыктым. Ул арада адаш аңарга гына хас образлы телдә үзалдына тиргәнергә тотынды. Ике-өч секунд эчендә аның авызыннан чыгып өлгергән катлаулы җөмләдән кәгазьгә язарлык ике генә сүз ишеттем: — Чукынды мөртәт. Димәк, кармаклары төпкә эләккән. Инде алар өчен тагы яңа урынга күчәргә кирәк булыр микәнни? Ышанасым килми. Дөресрәге, исәпләшәсем килми мондый хәл белән. Тегеләргә бөтенләй игътибар итмәскә тырышып, үз кармагымны киереп тоткан хәлдә, санарга керештем: бер... ике... өч... утыз өч! «һап!» Үзем дә сизмәстән, әле генә Мөхәммәтшадан ишетелгән сүзне әйтеп җибәрдем. Моңарчы үзләрен гаепле хис итеп, тадыш-тынсыз гына җепләрен тарткалап, кармакларын ычкындырырга азапланган Таҗи белән Мөхәммәтша, минем дә кармак төпкә эләккәнне белгәч, иркенрәк тын алгандай булдылар. — Димәк,— диде Мөхәммәтша күтәренке тавыш белән,— бу урында дию пәрие кадәр коряга ята. — Өзелде! — диде Таҗи, шул ук тынычлыгы белән,— дүрт кармагым да китте. — Минеке дә. Дию пәрие минем дә бер кармакны алып калды. — Яхшы чакта ычкыныйк бу урыннан. Таҗи, күтәр якорьны! — Тукта, башта җим капчыгын алыйм. Аның җим капчыгы да эләккән булып чыкты, һәм шактый нык. Миллиметр калынлыктагы капрон кылга тагылган капчык — ычкынмый да, өзелеп тә чыкмый. Әй тарта тегене Таҗи, әй тарта. Дөнья кадәр вакыт узып китте, һаман тарта. Әллә ниләр кыландырып, әле уңга, әле сулга кыегайтып тарта торгач, Таҗи кинәт тынып, сагаеп калды. — Егетләр,— диде, серле пышылдап.— Коряга түгел бу, балык. Зур балык йоткан кормушканы. Шул бирми! — Ак аю түгел микән? — диде Мөхәммәтша. — Шаярма Балык дырылдатканны тоймаска, мине син кем дип беләсең? Ышанасың килсә, мә үзең тотып кара әле. Ләкин ул Мөхәммәтшага тоттырырга өлгермәде, кормүшкасы күтәрелә башлады. — Ычкынды. — Шулай диген. Балык, имеш! — Валлаһи әгәр, балык иде... Җим капчыгы шактый бушаган булып чыкты. Ләкин нәрсә аны шулай озак җибәрмичә торган,— бу сорауга жавап бирерлек бернинди дә билге юк иде. — Ярар. Балыкчының чираттагы саташуы булгандыр. Чыгар тизрәк якорьны, болай да күп вакыт әрәм иттек. Гөнаһ шомлыгына каршы, Тажи ягындагы якорь да нәрсәгәдер эләккән иде. — Нәрсә, әллә якорьны да жәен йоткан? — диде адаш, мыскыллы көлеп. Әмма шаяра торган мәсьәлә түгел иде бу. Кармак яки жим капчыгының җебен өзеп котылып була. Ә якорь эләксә!.. Баштан үтмәгән хәл түгел, тәжрибә бар: кайвакыт икешәр сәгать азапланасың. Якорь шикелле кадерле нәрсәне капроннан ишкән арканы белән су төбендә калдырып китәсе килми. Болан гына көч житмәсә, моторны кабызып тарттырып карарга кирәк булыр. Бәхеткә каршы, эш ана барыл житмәде. Тажинын артык көчәнеп тартудан тәмам сүнә башлаган соры күзләрендә өмет уты кабынып китте. — Килә! — диде ул, шартлар чиккә житеп.— Валлаһи, нәрсәдер килә. Мөхәммәтша да жанланып китте. — Дию пәрие үземе?—диде,—Чыгар әле. кирәген бирик, кабахәтнең. — Телең белән түгел, кулың белән булыш! Икәүләп тарта башладылар. — Раз, два .. взяли! Еще-е-взяли! Ниһаять, күренде. Җәтмә! Ике башы су төбендә калган озын жәтмә. — Эче тулы балык! — дип кычкырды Тажи.— Стерлядь! Бу хәлне күргәч, Мөхәммәтша, утка пешкән шикелле, кулларын баудан тартып алып, көймәнең уртасына ук килеп утырды. — Җибәр ычкындырып,— диде ул —Бәласеннән башаяк. Ләкин Тажи жибәрергә ашыкмады Көч-хәл белән тынын ала-ала, якорьга эләккән жәтмәне үзенә таба тартуда дәвам итте. — Юк инде,—ди иде ул, аһылдый-аһылдый,— Җибәрми торсын! Браконьер эше бу. Башта минем кармакларымны кайтарып бирсен. Азапланган әчеп балыклары да хәләл —Тажи хәзер жәтмәне көймәгә китереп җиткереп, кулы белән тоткан иде инде. Көймә читендә генә жәтмә җебенә уралган беләк буе чөгә тыпырчынганы күренде — Әһә! Менә кем дырылдаткан минем кормушканы Үз гомеремдә мондый зифа буйлы чөгә эләктергәнем юк иде! Кил әле монда, гүзәлем... Мөхәммәтша җитдиләнеп, хәтта кырысланып китте. — Ташла, Тажи, юк белән пычранма. — Юк инде, браконьерга карата либераллык күрсәтү . — Нинди браконьер, синең белән минем кебек балыкчылар салган жәтмә... — Науслы балыкчы булса, буёгы булыр иде. Без дә аның өстенә салып, кармакларыбызны өздермәс идек. — Браконьерга бәйләнү тагын да начаррак. Әллә син аны белмәс дисеңме? Мөгаен, шушы минутта да берәр җирдән карап, бинокль белән күзәтеп торадыр. МИРС ЭИ ӘМИРф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ Таҗи җәтмә жебенә уралган чөгә балыгын ычкындырып алалмый азаплана, үзе көчәнә-көчәнә һаман сөйләнә иде. — Карап торса торыр. Бу балыкны ычкындырыр хәлем юк. Җаным фида. Унбиш тәүлек мәҗбүри хезмәт белән җәзаласыннар... Ниһаять, ул, мен азап белән булса да, чөгәне аралап алып, көймәгә салды. Ләкин җәтмәне һаман ычкындырмады. — Нишлисен инде тагы? — диде Мөхәммәтша, борчылып. Таҗи җәтмәне тартуын белде. — Монда барыбызга да җитәрлек хәзинә! _ һәм чынлап та җәтмәгә уралган чөгә, корбан балыклары шактый күп күренә иде. Мин үзем бу хәлгә аптырый калдым. Мөхәммәтша да хаклы кебек, Таҗи да. Чынлап та, шушы хәлдә ул җәтмәне кире су төбенә ташлап китсәң, җинаятьчегә юл кую була. Шул ук вакытта бу балык бит безнеке дә түгел. Бармы безнең моңа мораль хакыбыз?.. Нишләвегез бу? Бу четерекле сорауга җавапны тормыш үзе бирде. Бөтен игътибарыбыз бәхәсле җәтмәгә юнәлгән булгангадыр инде, күрми дә калганбыз, яныбызда өермә шикелле шаулап, зур гына көймә килеп туктады. Моторы да «Вихрь» икән шул. Таза-таза гына ике кеше утырган. Таҗи дустыбыз, әллә үҗәтләнеп, әллә каушавыннан нишләгәнен онытып, җәтмәне һаман ычкындырмый тотып тора иде. «Вихрь»ле көймәнең уртасында утырган мыеклы кеше шактый кырыс тавыш белән кычкырып җибәрде: — Нишләвегез бу? Таҗи да алай бик коелып төшмәде, тегенең үзе шикелле тупас кына җавап бирде. — Нишләгәнне күрмисезмени? — Браконьерлык белән шөгыльләнәсез? — Киресенчә, браконьерларга каршы көрәшәбез. — Кем җәтмәсе? —- Бәлки сез беләсездер? — Документыгыз? — Ә сезнеке? — Рәхим итегез. Ярым хәрби, ярым милиция формасында киенгән мыеклы кеше кызыл тышлы таныклыгын ачып күрсәтте. Балык сакчылары икән. Эчкә җылы кереп китте. Мин аларны җәгмә хуҗалары дип, ягъни явыз ниятле браконьерлар дип белгән идем. Дөресен әйткәндә, андый кешеләр белән игечиге күренмәгән Идел өстендә пычакка пычак килү бик күңелле эш булмаячагын уйлап, эчтән генә шүрләп тора идем. Бик рәхәтләнеп, хәлнең ничек булганын сөйләп бирдек. Ләкин балык сакчылары ансат кына ышанырга теләмәделәр. Штраф турында сүз чыкты. Җәтмәдә өзелеп калган кармакларыбыз аларны ышандыру өчен кире кага алмаслык көчле дәлил булыр дип уйлаган идек. Аңа да исләре китмәде. Янәсе, браконьер халкы әллә нинди хәйләләр уйлап чыгарырга оста була. Ышан син аларга! Әнә анда, Камада, хәтта вертолет белән тота башлаганнар балыкны браконьерлар,— дип куйды мотор янында утырганы. Мин аны, әлбәттә, чынга алмадым. Көләсе дә килмәде. Җитмәсә, яныбызда бернинди документ та юк. Бары Мөхәммәтшаның гына җәйге сезонга алган тимер юл билеты бар икән. Бакчачылар икәнлегебезне әйттек. Аның өстенә, сөй- ләшүләребездән чамалап, зарарлы кешеләр түгел икәнебезне аңладылар, ахрысы, бераз ипләнә төштеләр. Хәтта мыеклысы нидер сизенгән дәй, татарчалатып (моңарчы сөйләшү рус телендә бара иде) сорап та куйды. — Әлләме сез газета тирәсеннән? Моңарчы эндәшми утырган Мөхәммәтша, нәрсәдәндер илһамлангандай, кинәт җанланып китте. — Кешене таный беләсең икән, агай-эне,—диде.— Газетчы гына түгел, атаклы язучы утыра синең каршыңда. Драматург! Менә бу! — Ул кулы белән минем теземә сугып куйды.— Мирхәйдәр Фәйзи абзаң булыр бу! Бармы «Галиябану» дигән спектакльне караганың? Шуны язган кеше булыр бу! Мыек, сәерсенеп, күзләрен мина төбәде. Мин уңайсызлануымнан нишләргә белмим, битем, колакларым ут кебек янганын гына тоям. — Галиябану? Сылуым иркәм? — дип куйды мыек. Кире каксам, эшне тагын да боза төшәрмен дип куркам, расларга да намусым җитми. Аптырагач. Мөхәммәтшага ачуланган булам. — Арттырасың ла. Нигә кирәге бар аның монда? — Ә сез нигә тартынасыз? — диде мыек —Гордиться итәргә кирәк. — Ә монысын кем дип беләсез? — диде Мөхәммәтша, Таҗины күрсәтеп.— Каюм Насыйри турында ишеткәнегез бармы? — Каян хәтерләп бетәсең барын да. — Аны белмәгән кеше юк; галим, атаклы тәнкыйтьче! — Тәнкыйтьче, ә үзе балык орлый. — Нинди урлау булсын... — Бурныкын карак орлый. Көймә хуҗасы буларак, җаваплылыкны үз өстемә алырга туры килде. — Шулаен шулай килеп чыга инде дә,— дидем.—Әмма хәрам юл белән булса да эләккән балыкны күрә торып җинаятьчеләргә калдырып киткәнче, бик үк килешмәсә дә, үзебезгә алу дөресрәк түгелмени? — Ә сез, иптәш Галиябану, белмисезме, стерлядьны тотарга закон кушмый? — Белом. Рас тотылган икән инде... — Алар бит үлмәгән! — Безнең урында үзегез булсагыз, нишләр идегез икән? — Менә без болай эшләр идек,— диде мыек, җитез генә урыныннан торып, җәтмәне Таҗи кулыннан алды. Шундук иптәше ярдәмгә килде. Гаҗәп бер ансатлык белән җәтмәне чыгара-чыгара эчкә таба йөзделәр. Җәтмәгә уралган эре-эре чөгә балыкларын азапланмыйча гына ычкындырып, суга җибәрә башладылар. Минем өчен гаҗәп зур бер ачыш булып күренде бу хәл! Җәтмәгә эләккән балыкларны, җитмәсә шундый сирәк очрый торган гына түгел, безнең кебек хәләл кәсеп белән көн күрүче кешеләрнең төшенә дә керми торган эре, матур, тере чөгәләрне кире суга җибәрү! Башыма да киләсе түгел иде. Таҗига исә бу хәл бөтенләй акылга сыймый торган эш булып күренде бугай, түзә алмады, кычкырып җибәрде: — Нишлисез сез? Җүләрлек бит бу! Ичмасам, бер-икесен калдырыр идегез. Шул бәлале җәтмә аркасында бөтенләй балыксыз кайтабыз бит. Мөхәммәтша авызын еру өстенә, кып-кызыл теш казналарын да күрсәтеп, нидер әйтә-әйтә рәхәтләнеп көлә. тик. «Кай... Ка. Каюмның йөрәге ярылмасын!.. Вали вали... валидол каптырыгыз!» дигәнен генә айлап була иде. Адашның йөгәнсез шуклыгы белән Каюмга әйләнгән Таҗн чынлап та бу хәлне бик авыр кичерде. — Ничек итеп кулың барырга кирәк? Хет үзегезгә алыгыз, юләрләр, әзрәген генә булса да,—дип һаман сөйләнә нде.—Гомер эчендә бер генә туры килә торган хәл бит бу... M НРС ЭЛ ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф Әллә анын шулай өзгәләнүе, әллә «Мирхәйдәр Фәйзи», «Каюм Насыйри» кебек серле исемнәр тәэсир итте, Идел сакчыларының миһербаннары килде бит. Җәтмәнең бер як яртысын җыеп алып, икенче башына күчкәч, мыеклы начальник бөтенләй «дубрыйланып» китте. — Болары тыелган парода түгел, мәгез,—дип, таба кебек җәелгән бишалты корбанны безнең көймәгә ыргытты. Бу юмартлыгының мәгънәсен иптәше дә аңласын өчен, русчалатып, үзалдына әйтеп куйды.— Наши известные писатели! — Аның белән генә дә чикләнмәде. — А эти почти дохлые. Все равно погибнут,—дип, тыпырдап торган биш чөгәне өстәде.— Әйдә, рәхәтен күр. Каюм агай, омсынып калма. Бушап калган җәтмәне җыеп үз көймәләренә алгач та китәргә ашыкмадылар әле. Күренеп тора, өлкән сакчының безгә нидер әйтәсе килә иде. Таҗи үзе дә белмичә аның бу теләгенә юл ачты. Бөтенләй эреп төште ул. Сүзгә саран нәрсә,— көтелмәгәнчә телдәрләнеп китте. — Агай-эне икәнсең, әйтсәм әйтим инде,—диде ул,— башка вакыт булса, мондый юл белән килгән балыкны бәлки аласым да килмәс иде. Ә бүген миңа балыксыз кайтырга ярамый. Үзем тота алмасам, акчага сатып алырга, акчага таба алмасам, урларга әзер идем. Кунакларым бар, хәлне аңлавыгыз өчен рәхмәт сезгә. — Төрле вакыт була адәм баласының тормышында,— диде теге агайэне.— Үзем дә сезгә тап булгач, уйлап торам әле. Оят булып китте берсәк. Рәнҗеп калмагыз безгә. Вот сез,— диде ул карашын мина төбәп,— Галиябануны язган кем дидегез әле... Мирхәйдәр абзый? Ялганчы буласым килми, китабыгызны күргәнем юк. Җырыннан гына ишетеп беләм. Ә үзегез... сез инде мине кичерегез, мин сезне күптән вафат кешедер дип уйлый идем. Хотя уйлаганым да юк. Просто дөньяда бар дип тә белмәс идем. Юньләп укып та булмады, үзебезнең мөселман телендә вовсе. Максим Горькийны беләм. Шолоховны да. Василий Теркинны да укыштырган бар. Ә үзебезнең мөселманнан зур кешеләрне... Әнә Муса Җәлилне беләм. Аны да русчадан укыштырып. Ә бүтәннәре. Менә сез,— ул инде Таҗига борылды.— Насыйри агай дидегез? Ачулансагыз ачуланырсыз, ишеткәнем дә юк сезнең турыда. Бик яшьли вербоваться итеп киттем Себер ягына. Эшләмәгән эш калмады. Нижне- Камскида милиционер булып йөрдем. Яна калада вытрезвиловка ачылгач, беренче исерекне айныткан кеше мин... Бу беркатлы кешенең безгә шулай ачылып китүе җанны эретеп җибәрде. Аның белән ныклабрак танышырга, исем-фамилиясен. адресын белергә ниятләп авызымны гына ачкан идем, көймә түренә утырган егет моторын кабызып җибәрде. Мыеклы сакчы үзе дә тагы нидер әйтергә теләгән иде кебек, ләкин әйтә алмады. Хәрәкәткә килгән мотор, сөйләшергә бирми бер урында тырылдап әз генә торды да алга таба алып китте. Күптәнге танышыбыз күк тоела башлаган мыеклы дустыбыз безгә кулын гына болгап өлгерде. Рәхмәт әйтеп кычкыруыбызны да ишетмәгәндер... — Менә тип! — диде Мөхәммәтша. Ул хәзер өр-яңадан сыны катып көләргә тотынган иде. Ләкин минем көләсем килмәде. — Шулай да әйбәт эшләмәдең син, адаш! — Нәрсәсе начар? Рәҗе безнең кармакка мондый балыклар эләгәсе бар иде. Икешәр килолы корбан бит болар, хәшәп! Ә стерлядьлары! Стерлядьның мин тере килеш нинди икәнен күргәнем дә юк иде. — Шулай да үзең тотканга җитми. Ләкин эш анда түгел. Шундый әйбәт, саф күңелле кешене мыскыл итүең ямьсез килеп чыкты. Мөхәммәтшанын, тагы сыны катты. — Менә суфи! —ди мина,— Тапкырлыгым өчен рәхмәт әйтергә тиеш сез миңа. Андыйларны шулай кызык итмәсәң... Әйлән артыңа, Мөхәммәтша,—диде Тажи кырт кына.— Әле һаман көймә эчендә сикергәлән яткан балыкларны ул тавыш-тынсыз гына өчкә бүлеп куйган иде инде.— Кычкыр, бу кемгә? — Ал үзеңә. — Бусы? — Миңа. — Калганы көймә хуҗасына. Көтелмәгән маҗара белән иртәнге сәгатьләр узып китте Мотор тавышы астында сөйләшмичә генә кайтып барабыз. Күкелдә бер ямьсез төер бар. Шулай да юкка артык борчыласым килми Бүген өчен иң әһәмиятлесе — балыксыз кайтмыйм. Шунысын уйлыйм: өйдәгеләр дә, киләсе кунакларым да бу балыкларны үзем тотканга ышанмаячак. Сатып алдым дияргә туры килер микән?.. Ә нигә дөресен әйтмәскә? Бу бит узең тотканнан да кызык... Нәкъ шул минутта Мөхәммәтша төшәсе яр буена килеп җиттек. — Тик, агай-эне, карагыз,— диде Мөхәммәтша.—Бу җәтмә вакыйгасы турында беркемгә бер сүз әйтмәскә! Андый хәбәр тиз таралучан. Хуҗаларына барып ишетелсә, хәшәп!.. Саубуллашу сүзе шул булды. Ләкин... ай-һай, мондый кызыклы серне агайэне, дус-иштән яшереп тотарга көчем җитәр микән? Утсыз төтен булмый ...Үз турыбызга килеп җиткәндә карт Андрюшин, кармак чыбыкларын тезеп салган хәлдә, көймәсендә елмаеп утыра иде. Безне күрүгә чиләген күтәреп урыныннан кузгалды Сак хәрәкәтләр белән ашыкмыйча гына көймәсеннән чыгып, безгә каршы килде Димәк, ярыйсы гына эләктергән. Чынлап та аның чиләгендә матур-матур гына алабугалар кайнаша иде. — О-о-о! — диешкән булдык без, картның күңелен күтәрү өчен.— Петр Петрович вакытны әрәм итми! Чынлап та күңеле булганын шуннан белдек: елмаюы тагын да арта һәм мөлаемлана төште. Безнең садоклардагы зур-зур корбаннар белән эре-эре чөгәләрне күргәч, кинәт елмаюы бетеп китте — Бу инде аның чын-чынлап гаҗәпләнүе иде. Хәтта теле ачылды. — Да-а-а!— диде.— Бүген бөтен балыкчылар зарлана, чиртми торган көн,—диләр. Беләсезме, хәтта Георгий Мухтарович үзе балыксыз кайткан бүген. — Булмас ла? — Әнә, Толяга зарланып утыра. Бабай үз калиткаларына таба борылуга, каршысына Анатолий белән Жор үзләре килеп чыкты. Бабай безнең балыкларга соклануын эчендә генә яшереп кала алмады: — Әнә безнең күршеләр бүген сездән уздырган, Георгий Мухтарович! Карагыз әле. Яныбызга Жордан алда Анатолий килеп җитте һәм рәхәтләнеп, гаҗәпләнүнең бөтен шартын китереп, шаккатты. Жорнын өлгергән помидор кебек йөзен күргәч. Тхкайның «оялгандыр дия күрмә, җибәргәндер дисәң әүла» дигән куплеты искә төште. Әлбәттә, җибәргән. Ләкин үэ-үзен тотышыннан, теленнән белерлек түгел Безнең балыкларны күргәч тә аның исе китмәде. Тик күзләрендә бик әзгә генә ниндидер сорау билгесе чалынып киткәндәй булды. МИРС0П ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф — Кемнән? — диде ул гамьсез бер тынычлык белән. Ихтыярсыз күңелемә «мөгаен, шушының жәтмәсен арчыганбыз> дигән уй кагылып узгандай булды. Мактану тойгылары онытылды. Үзем дә сизмәстән; — Утраудагы балыкчылардан,— дип җавап бирдем. — Күренеп тора,— диде дә Жор үзенең «Вихрьжлы алюмин көймәсенә юнәлде. Бабай да яңадан кармаклары янына кереп бара иде инде. Анатолий гына безнең яннан аерыла алмады. Ул һаман шат иде. — Чынлап та үзегез тоткансыз дип торам,— диде ул, көлеп.— Әмма мондый балыкларны көмеш кармакка эләктерү дә сирәк очрый торган бәхет. Ул арада Жор, моторын үкертеп, кузгалып китте, күздән дә югалды. — Нәрсә, Жор чынлап та балыксыз кайтканмыни? — диде Таҗи. Анатолий кулын селкеп, көлеп куйды. — Аңа ышану да кыен. Икенче берәү кыйммәтрәк түләгәндер дә безгә китереп җиткерә алмагандыр. Ул бит гомумән сүзсез кеше. Бигрәк тә ялган сөйләр дип, башыма да килмәс иде. Ә беләсезме: нәрсә сөйләде ул миңа? Беркем дә белми торган урынга җәтмә салган булган икән, иртүк караңгылы-яктылыдан карарга чыккан, барып өлгермәгән, имештер, һавадан бер вертолет килеп төшкән дә, ал тәгәрмәче белән моның җәтмәсен эләктереп, кире һавага күтәрелгән. Яр буендагы урман өстенә китеп, күздән югалган. Ж,әтмәгә эләккән балыкларым җепкә тезгән мәрҗән шикелле, ялтырашып, асылынып барганын гына күреп калдым,— ди.— Анатолий үзе үк кычкырып көлеп тә җибәрде.— Ялганлавының да рәте юк. Вертолет! Нинди юләр ышансын?! — Ул тагын кычкырып көлде. Мин дә, Таҗи да көлмәдек. Вертолет белән балык тотучы браконьерлар турында теге рыбнадзор кешесе дә нәрсәдер әйтте бугай бит? Мин аңа игътибар да итмәгән идем. Чынга да алмадым шикелле. Инде килеп монда ишетәм. — Карале, мин әйттем, Таҗи дус. Вертолет белән балык тотучылар турында без дә кайдадыр ишеткән идек түгелме соң? — Ишеттек,— диде Таҗи, исе китмичә генә. — Әллә чынлап шундый хәл бар микән? — Утсыз төтен булмый. — Барыбер ышанмыйм,— диде Анатолий, кулын селкеп.— Балыкчы ялганы. Аның да аламасы. — Нигә гаҗәпләнергә? Айга очудан да катлаулырак эш түгел яки Венерага. — Ә сезнең вертолетта очканыгыз бармы? — Әби булып әбиләр оча хәзер вертолетта, корсаклы хатыннар. — Анысы шулай,— диде Анатолий, бераз йомшарып.— Минем күп очканым бар. Пассажир өчен берни түгел. Ә менә су өстендәге әйберне эләктереп кара син? Бердән, вертолеттан торып су өстенең ераклыгын дөрес чамалау читен. Су алдый! Әйтик, син су өстеннән 50 метр биеклектә. Ә ул сиңа 5 метр хәтле генә булып күренә. Икенчедән, суга якынайган саен винттан бәргән жил белән су өстендә өермә уйный. Менә шунда төшеп, ал тәгәрмәчеңне, су эченә батып торган җәтмә астыннан үткәреп, эләктереп кара син! Ас булырга кирәк моның өчен, виртуоз булырга! Тажи, авызын күтәреп, тавышсыз гына көлеп кунды. — Безнең татар халкында шундый бер мәкаль бар,— диде.— Этлеккә тәһарәт кирәкми, ди. — Начар мәкаль түгел,— диде Анатолий.— Шулай да андый эшне башкара алган очучы булса, мин аны дәүләт премиясенә тәкъдим итәр идем. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Чакырылмаган кунак Көткән кунакларым килмәде. Ял көнем күңелсез узмакчы иде, би- * решмәдем. Моңа караганда күңелсезрәк хәлләрне дә күрмәгән кеше т түгел без. Бер уйлаганда, килмәүләре яхшырак та. Килсәләр, хәзер мина £ алар белән ничек итеп күңел ачуыбыз турында язарга кирәк булыр иде. = Дус-ишләр белән мәҗлес корып, кызык сүзләр сөйләшеп, кәефләнеп u утыру күңелле, ләкин ул турыда язу күңелсез. Язган тәкъдирдә дә уку- « чыдан рәхмәт ишетүең икеле. Чөнки аны уку тагын да күңелсезрәк. 3 Игътибар иткәнегез бармы икән? Тормышта бәйрәм дигән нәрсә үзе бик g күңелле, ә бәйрәм турында язганны уку бик үк күңелле түгел. Әгәр з миннән: теге яки бу газетаның я журналның иң күңелсез саны, синеңчә, 5 кайсы? —дип сорасалар, бәйрәм саны дип җавап бирер идем. Параш докс, әйеме? Шулай булуы табигый микән, әллә журналистларыбыз ♦ гаеплеме? Бу турыда Фәнил белән гәпләшәсе булыр әле. Ә хәзергә... Иң элек бик әйбәтләп, төне буе уяу ятканның хакын чыгарырлык - итеп йоклап алдым. Аннары су коенып, анадан яңа туган кебек сафла- о нып, җиңеләеп чыгуыма, теге маҗаралы балыклар, мәкальдә әйтелгән с насыйп аш шикелле, тешне сындырып авызыңа керердәй булып, өстәлгә о менгәннәр иде. Көткән кунаклар кнлмәсә дә, ул балыкларның ашалмый « калу куркынычы юклыгын, укучы, шаять, үзе чамалый торгандыр. Бик әйбәт күршеләрем барлыгы турында әйткән идем. Дөрес, Мәхмүтне я Таҗи мина бирмәде ул көнне, үз кунаклары янына алды. Сатулашып тормадым. Үз гаиләм дә кечкенә түгел, аллага шөкер. Аның янына тагын сул як күршеләрем исән булсын, Андрюшиннар! Ләкин аларны да чакырырга өлгермәдем, өй турыбызга тырылдап моторлы көймә килеп тукталды. Артык игътибар да итмәгән идем, азмыни хәзер безнең ярга кагылып үтүче моторлы көймәләр? Калитка ачылган тавышка борылып карасам... башында беретын күрүгә үк тынып алдым: Латыйп карт. Өстендә өч кесәле күлмәге, спортчылар чалбары кигән. Нечкә аяклары арасыннан куян үтәрлек булып тормаса, фигурасына карап, яшь егет дияргә булыр иде үзен. Кулында җәтмәсадогы. Садок эчендә бөгәрләнеп яткан зур чуртан! Үзе кыюсыз гына елмая. — Мөмкннме? Чакырылган дусларыма дип әзерләнгән барлык кунакчыллык хисләрем шушы картка насыйп булган икән. Авызым үзеннән-үзе җәелеп китте. — Әйдүк, Латыйп агай, рәхим итегез,— дип, аяк өсте бастым.— Бнк мактап йөрисез икән. Рәхмәт. Поездда «Склероз» герое белән очрашуым һәм аның онытылып калган болонъесы турында кичә үк әниләренә дә сөйләп өлгергән идем. «Латыйп агай» дигәнне ишеткәч, ул да кунакның кем икәнен чамалап алды. Икәүләп якты йөз күрсәтәбез. Карт иркен сулап җибәрде. Шулай да кунак буларак тыйнаклык күрсәтү вазифасын үтәми кала алмады, ахрысы: — Мин мактармын да бит,— дигән булды,— сезнең нинди вакытыгыздыр? Ашыгызга таракан булмыйм дип куркам. Чакырылмаган кунак— татардан яман диләр. Аның өстснә, ул кунак үзе үк татар да булса... — Иске сүз. Чакырып килгән кунакның аты олы, чакырылмый килгәннең хакы олы, дигәнне дә онытмагыз. Кнлыәсәгез, болоньегызны тотын, үзем эзләп барачак идем. Узыгыз түрдән... Кыскасы, чакырылмаган кунагыбыз бнк хаклы рәвештә өстәлебезнең түреннән урын алды. Күчтәнәчкә китергән чуртанын үз алдында ук а. «к. у.». Ml 33 Андрюшиннарга озаттым. Үпкәләмәде. Бире килешли Мөхәммәтша янына тукталган икән, нинди балыклар тотып кайтуыбыз турында артыгы белән ишеткән булып чыкты. Кемгә килүен дә белеп килгән: кичә үк әйткәннәр. — Склероз турында сөйләшә башлагач, үзем дә сизенгәндәй булган идем дә,— ышанырга кыюлыгым җитмәде. Ә инде белгәч, плащымны алуыгыз турында да ишеткәч, аны онытып калдыруыма шатланып бетә алмадым. Чынлап та оныттыммы икән мин аны? — дим үз-үземә.— Әллә, карт хәйләкәр, юри оныткан булдыммы икән? — Әле шулай юри оныту ихтималы да бармыни? Көлә картлач. — Хәтер ягы рәтләнде бит минем хәзер,— ди.— Шулай да, истә- оста чакта сиңа күрсәтеп калыйм әле,— дип, күлмәк кесәсеннән блес- налы кармак китереп чыгарды. Фигуралы көзге кебек ялтырап, уйнаклап торган ак никельле блесна! — Күргәнең бармы мондыйны? Карыйм, мин белгән блесналарның берсенә дә охшамый. Бераз гына «Байкал»ны хәтерләтә кебек, ләкин ул түгел. — Күргәнем юктыр, ахрысы? — Чуртанны шуңа эләктердем. — Кайдан таптыгыз мондый ялтыравыкны? — Чуртан да, судак та, бу блеснаны күрсәләр, тәкатьсез булалар. Опты балыгы да шулай, алабуга да... — Ничек дип атала үзе? — «Габделлатыйп» дип исем куштым мин аңа. — Үзегез ясадыгыз? — Тарихы кызык инде аның. — Кызык булса, сөйләгез әле. — Тыңларга иренмәсәгез... — Нинди иренү, кеше сөйләгәнне тыңларга дисәң, мине куш. Гаиләм дә үземә охшаган. Чистой сәгате һәм Тула самовары — Бик әйбәт,—диде Латыйп.— Алайса, иң элек мин сезгә менә моны күрсәтим әле. Ул үзенең кул сәгатен ычкындырып алды. Алтын сәгать. Аны ике катлы киң каешыннан салдырып, ас ягын күрсәтте. Күгәрми торган корыч капкачка мондый сүзләр язылган иде: «Латыйп кордашка. 60 яшең белән котлап, дусларың». Берәм-берәм барыбыз да карап чыктык. «Әйбәт бүләк, әйбәт бүләк!» диештек. — Үзебезнең Чистай,— диде карт. Ашыкмыйча гына сәгатен кире беләгенә бәйләп, сүзендә дәвам итте.— Бервакыт шулай чуртанга бик бай урынга туры килдем. Чуртан да күп, тамыр-томыр да җитәрлек. Спиннингны аткан саен каба: я чуртан, я коряга. Күбрәк коряга. Бер чуртан тоттым, икене ычкындырдым. Биш блеснамны өздердем. Бетте минем блесна. Ә китәсе килми. Нишләргә? Тоттым да шушы сәгатьне ходка җибәрдем. Бер колагыннан кылга бәйләдем, икенче колагына карабинчик кидереп, өч җәпле кармак тактым. Авырлыгы җитәрлек, батыргыч та кирәкми. Шулай да, ерак ыргытырга, артык төпкә җибәрергә куркам. Бик кадерле бүләк бит, корягага өздереп калдырасы килми. Көймә турысына гына төшереп, уйнатып торам. Кадерен белгән балыкка, тирәнлек җитәрлек, дүрт-биш метр чамасы бар. Бер күтәрәм, бер төшерәм. Бер заман —шалт Мөхәммәтхан! Башта, коряга түгелме дип, тәннәрем чымырдап китте. Юк, түгел. Беләгем буйлап йөрәгемә рәхәт дулкын йөгерә, шундый салмак дулкын. Үзегез беләсез инде, балык тотмаган кеше түгел... Бөтен шартын җиренә җиткереп, китереп чыгардым. Судак! Кило алты йөз килде. Карыйм сәгатемне — йөри хан кисәгем. «Тузан да, су да үткәрми, бәрелү-сугылуга да исе китмн> дип. юкка гына язмаганнар икән. Тагы салдым. Бер күтәрәм, бер төшерәм Бер заман тагы — шалт Мөхәммәтхан! Бу юлы чуртан. Анысы киле бер йөз килде. Ә сәгать йөри, рәхмәт төшкере. Тагы саласы килә бит. Шулай да үземне җиңдем,— хитәр, мин әйттем, өлкән брат әйтмешли, пора совесть знать.— Кайткач, акыл бар диген инде миндә, хатынга мактанам бит, юләр! Тотынды кыздырырга! — Тәмам барып җиткәнсең икән инде, ди, юләрлекнең чигенә, ди. Карт башың белән шундый көфер эш кылып йөрергә ничек оялмыйсын? ди. Үзенә хөрмәт күрсәткән дусларыннын, иптәшләреңнең истәлеген мыскыл итү бит бу! ди Бик усал бит минем карчык. Моннан соң серемне сөйләмәм дип. кырык тапкыр тәүбә иткәнем бар. Сөйләми түзәлмим тагы. Сөйләү дә ярап куя шул кайчак. Чынлап та, шунда өздереп калдырган булсам, мәңгелек үкенеч бит, ә? — Әлбиттә, әлбиттә,— диештек. — Балык дәрте дигән нәрсә тәмам акылны ала бит ул кайчак, ә? — Әлбәттә, әлбәттә. Бик була торган хәл.— Бусын мин ялгыз гына әйттем. — Шул. Алды да яшерде сәгатемне Сорама да, бирмим дә, күрсәтмим дә. ди. Сәгатьсез калдым бер заман. Чынлап та кызык бит1 — Кызыгын кызык. Латыйп ага,— мин әйтәм —Ләкин бу бит әле, минемчә, «Габделлатыйп» дигән блеснаның тарихы булмады. — Сабыр ит. Бусы кереш сүз генә. Арасына чуртан оялаган шул тамырлыкны тапканнан бирле блесна мәсьәләсе тәмам проблемага әйләнде бит! Барган саен ким дигәндә бнш-алты блесна өздерәм, берике чуртан алып кайтам. Кыйммәткә төшә, нишләргә? Бервакыт күршем кулында карап торуга бик сәер сары блесна күрдем. Иске примустан кисеп ясаган икән. Кылт итеп башка бер ун килде бит. Бик җилле самавырыбыз бар иде... Сез инде мине гафу итегез, самавыр турында сүз чыкса, сабый чакларым исемә төшә. — Самавыр!.. Элекке заманны әзме-күпме күргән кеше булсагыз да. самавырның нәрсә икәнен мин белгән хәтле белмисездер әле. Ә хәзерге яшьләр өчен ул, су кайнатудан бигрәк, өйгә ачы төтен чыгара, башка ис тидерә торган, кыскасы, адәм башына җәфа өчен генә уйлап чыгарылган бер мәгънәсез аппарат Авылдан мин үзем, фәкыйрь семьядан. Кечкенә чагым Өебездә карап торган бердәнбер байлыгыбыз — самавыр иде. Иртәнчәк тә, төш вакытында да, кичен дә, кадерлерәк күрше-күлән кергән чакларда көннең теләсә кайсы сәгатендә, бөтен тишекләреннән пар чыгзра- чыгара, гөрләп, сары алтын шикелле нурлар чәчеп, бөтен өебезгә ямь биреп, табыныбызга килеп утыра торган иде. Беркөнне, дөбершатыр кубып, өебезгә озын-озын мыеклы ясак җыючылар килеп керделәр т > шаулап торган самавырыбызны күтәреп алдылар да киттеләр. Өйд» мәхшәр купты. Самавыр артыннан калмыйча, барыбыз да йөгерешеп урамга чыктык. Урамда да мәхшәр... Беләм, мыек астыннан гына көлеп утырасыз инде сез Бу карт безгә, бик зур яңалык итеп, патша заманындагы гаделсезлекләр турында сөйләп утыра, дисез. Юк, мәсьәләнең ул ягы турында кырык кат әйтелгәнне кабатлап утыруым түгел. Шунысы онытылмый: самавырны алып чыгып киткәч, миңа бөтенләй дөнья җимерелгән төсле тоелды. Әйтерсең безнең бөтен хуҗалыгыбызны, гаиләбезне шул самавыр гына бергә оештырып тотып торган! Әйтерсең бар яшәвебез шуңа бәйләнгән! Нишләрбез МИ PC Ә И ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф хәзер? Самавырсыз ничек яшәрбез?.. Шул кадәр кайгыга төштем, шул кадәр кайгыга төштем, бөтенләй авыруга сабыштым, әллә тагы үләр чиккә җиттем. Кич белән, самавырны күтәреп, әти кайтып кермәсә, белмим, нишләгән булыр идем. Хәзер килеп аптырыйм: нинди көч булды икән ул самавырда? Ярар, үстем бер заман. Күптән совет власте. Беренче бишьеллыклар чоры. Өйләнгәнмен. Фатир да бар. Шулай да семья семья түгел кебек. Самавыр юк! Шәһәрдә инде үзем. Мичкә утын ягабыз. Суны урамга чыгып, ярты кварталдан барып алабыз. Кичләрен керәчин лампасы. Аларына ис тә китми, самавыр юклыгы эчне пошыра. Тырыштыра торгач, таныш-белеш ярдәме белән, тиешеннән артыгын да түләп, табылды. Тула самавыры. Балкып торган ап-ак никель! Инде ана куанышу! Хатын белән икәүләп... Хатыным тора-бара шактый усалга әйләнсә дә, бик уңган булып чыкты. Өреп кенә тотты инде самавырны. Бервакытта да суын түкмичә я көлен селекмичә калдырмас. Ташырга ирек бирмәс, сабыйлар өчен махсус чыгарылган «Мурзилка» атлы нәфис теш паро- шогы белән генә агартыр, тотылмаган ак мамык белән генә сөртер иде. Ялга чыккан чакларда квартирны бикләп китәргә туры килсә, шуңа кызыгып карак-мазар керер дип, самавырны кешесез өйдә калдырмыйбыз, фланел халатка гына төреп, аның өстеннән киндер капчык кидереп, иң ышанычлы танышларыбыз өенә илтеп куя торган идек. Шулай саклап тоту аркасында самавырыбыз алтмышынчы елларга килеп җиткәндә дә бүген генә магазиннан кайткан кебек өр-яңа булып, ялтырап тора иде әле. Бер заман килеп безнең өйдә кирәге бетә башлады моның. Үзегез беләсез инде, электр керде өебезгә, газ... Шулай да без аны һаман да иң кадерле әйберебез итеп, бик озак сакладык әле. Ниһаять, тыгызлый башлады бу безне. Үзегез беләсез, семья зурая, әйбер күбәя бара. Җитмәсә яшьләр, өебез музейга охшый, дип көләләр... Котылырга булдык без моңардан. Ерак Башкортстанда калган бер агай-эне кунакка килеп чыккан иде. Авыл җирендә файдасы тияр дип, шуңа бүләк иттем. Сизелерлек куаныч күрсәтмәде күрсәтүен, шулай да кире какмаган иде. Ишетелеришетелмәс кенә итеп булса да, рәхмәт тә әйткән иде әле. Киткән вакытта «онытып» калдырган, шайтан... Ярар. Беләсез, алтмышынчы елларга кергәндә бездә өй туйлары күбәеп китте бит. Чакыралар. Берсенә шушы самавырны тотып бардык. Бер дә иске дип уйларлык түгел инде, ялтырап тора, рәхмәт әйтеп алып калдылар. Әй шатланабыз, котылдык дип, әй шатланабыз. Ел узып китте, ике ел. Онытып та беткән идек инде. Чираттагы яңа елга үзебезнең малайга квартира бирделәр. Өй туена чакырылган бер иптәше шушы самавырны күтәреп килгән булып чыкты. Малай икенче көнне үк үзебезгә китереп ташлады. Ничә өй туе күргәндер, анысын белмим, онытылган самавырыбыз, шулай итеп, яңадан үзебезгә әйләнеп кайтты. Күргәч, күземә яшьләр килде, һаман өр-яңа мескен самавыр! Булмас, мин әйтәм, шушындый затлы әйбер бу кадәр кирәксез чыкмас! Дөнья булгач, бардыр берәр эзләүчесе! Комиссионныйга илтеп бирдем. Теләмичә генә алып калдылар. Бер ел торды. Өч тапкыр бәясен киметтек. Магазин кешеләре, әрләп дигәндәй, үземә кире биреп җибәрделәр. Балалар утильгә бирергә бик кызыксалар да, кайчандыр безнең өчен шундый кадерле булган нәрсәне ул кадәр мыскыл итәргә көчем җитмәгән иде... Әлеге кеше кулында примустан киселгән блеснаны күргәч, иске- москы арасында аунап яткан шул самавыр исемә төште бит. Утильгә биреп әрәм итәр хәлем юк, мин әйттем. Үзем үк проектын биреп, совхоз тимерлегеннән штамп ясатып алдым да ходка җибәрдем. Шуның белән блесна проблемасы хәл кылынган, карчык тарафыннан кулга алынган сәгатем дә үземә кире кайткан иде. Хәзер инде менә бөтен самавырдан исән калган өч блеснаның берсен сезгә бүләк итәм. Рәхим итегез... Чын күңелдән рәхмәт әйтеп алдым. — Мин моны бары кадерле истәлек итеп кенә саклаячакмын,— дидем.— Балык эләкмәгән чакларда иптәшләргә күрсәтеп, тарихын сөйләр өчен генә янымда йөртсәм йөртермен. — Мин үзем дә берсен сакларга уйлыйм,—диде Латыйп ага.—Бик тыгызга килгән чакта гына онытып җибәрмәсәм... — Онытмассыз. Хәтер шәбәйде, дисез. — Шәбәйде дигәч тә, яшь чактагы кебек, ишеткән бер такмазаны да истә тота торган юләр хәтер юк инде ул. Акылга утырды хәтер, кирәген генә саклый. Анысына шөкер. Югыйсә, иң кирәген тота алмый башлаган иде бит. Дәваландым... Картның бу сүзләре үземне дә кызыксындыра калды. Төпченебрәк сорый башладым. — Ишетүемә караганда, сез бит хәтер начарлануны авыруга да санамый йөргәнсез. Ничек алай дәваланасы иттегез? Ни белән дәваландыгыз?! Картым хәйләкәр елмаеп куйды. — Беләм,— диде.— Сезнең миннән теге онытылып калган «иң кызыгын» сөйләтәсегез килә. Белмим шул, иң кызыгы бәлки чынлап та онытылгандыр. Әмма хәтердә калган кадәресе дә сезнен өчен кызыксыз булмас дип уйлыйм. Хәтта кешегә сөйләргә оят ул вакыйганы. — Болай булгач, сөйлисез инде. Хәтер төзәтү тарихы Картыбыз, тын алып та тормастан, икенче вакыйга турында сөйләргә керешә башлагач, әниләре, табынның хуҗасы буларак, кунакны хөрмәт итәргә кирәклеген искә төшерде. — Туктагыз инде,— диде.— Кунакны гел сөйләтеп утыру ярамас, сүз арасында әзрәк капкалап алырга да ирек бирик. Ашагыз әле. Латыйп ага, ашагыз... Тамагы тук иде, ахрысы, кунагыбызның ашауга бик исе китмәде. «Рәхмәтрәхмәт» дип, аз-маз гына капкалады да тагын телен ходка җибәрде. — Чынлап дәваланырга,— диде,— беләсезме мине кем мәҗбүр итте? Теге сез Кадермәт дип атаган ач яңаклы күршем дә түгел, доктор да түгел, кем дисез? Хатыным. Ничек итепме?.. Ул үзе куйган сорауга туры гына җавап бирергә ашыкмады. Гадәтенчә, кереш сүздән башлады. Аның кереш дигәнен беләбез инде, әйтергә теләгән төп вакыйгасы борчак хәтле булса, кереш сүзе ботаклы бәрәңге чаклы була. Дөрес, мин үзем аның бөтен сүзләрен дә кызыксынып тыңладым. Тыңламый хәлем юк. Чөнки тыңлау — ул өлешчә минем профессиямә керә. Ә менә өстәл янында утырган яшьләр авызларын ачкаладылар. Торып йөреп тә килгәләделәр. Шуңар күрә тел тормозы шактый йомшарган бу картның бөтен сүзләрен язып барсам, укучыларым да авызларын ачкаларлар, торып йөриселәре дә килә башлар днп куркам. Кайбер җирләрен лутчы үз телем белән генә әйтеп бирим. Ул үзенең бала чагыннан башлап биографиясен сөйләргә кереште. Революциягә кадәр татарча укырга-язарга өйрәнүе, революция елларында акларга каршы сугышта катнашуы, аннары ярлылар комитетында эшләве, милиционер, укытучы, сәүдә работнигы булып йөрүләре, ниндидер курсларда укулары, беренче баскыч партия мәктәбен тәмамлавы. авыл советында хезмәт итүе, хәтта берникадәр вакыт райком секретаре булып торуы турыларында да әйтте. М И Р С Ә Я О М И Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф — Белем җиткәннән түгелдер инде, белемлерәк кешеләр җитмәгәннән булгандыр,— дип тә куйды. Ватан сугышында өч тапкыр яраланса да, инвалидка әйләнмәгән. Аннан соң хуҗалык эшенә күчеп, төрле җаваплы урыннарда булган. Ниһаять, республика күләмендә персональ пенсия алырлык кадерле бабай булып җиткән. — Хикмәт менә шул минем персональ пенсионер булуда инде,— диде ул. Персональ булгач, үзегез беләсез, миңа курортка барырга бушлай путевка бирәләр. И һәр елны көзгә табарак мин Мәскәү янындагы бер санаторийга барам. Барган саен карчыгым миңа, юл уңаенда Мәскәүгә тукталып, тегене-моны алып кайтырга заказлар бирә. Хатын- кызны беләсез, олыгайган саен купшылана бара. Матур комбинация кирәк аңа, челтәрле-чуклы төнге күлмәк, дисеңме, импортный туфли, йөзне яшәртә торган крем, мотлак фәлән номерлы гамма .. Нәрсә генә сорамый. — Бу нинди киемнән туймаган кеше булдың, яшь чагың түгел бит! — дип тә караганым бар. Авызны да ачтырмый. — Хатының кием таптырганга шатлан,— ди.— Киенү-бизәнү дәртем бетсә, минем синең өчен ни кызыгым кала! —ди. Анысы да дөрес. Шуннан соң һич карышмыйм. Нәрсә кушса, шуны — ярар, алып кайтырмын, дип кенә торам. Язып биргән заказлар исемлеген бик яхшылап, югалмаслык итеп, кесәмә салып куям. Ә кире әйләнеп кайтканда барысын да оныткан булам. Картының хәтеренә тәмам ышанычы беткәч, бер елны карчыгы үзе ияреп барырга була. Курортка ук түгел, Мәскәүгә генә. Хатынның кушуы буенча, Латыйп, бергә ял иткән Мәскәү кешесе белән сөйләшеп, еч-дүрт көнгә фатир таба. Мәшәкать кими торсын дип. юл чемоданын саклау камерасына тапшырып куя. Аннары Казаннан балалары утыртып җибәргән карчыгын бик әйбәтләп каршы ала. Курорт дусында матур гына кунак булалар. Хәтта беренче кичне театрга барып «Идеальный муж» дигән спектакль дә карыйлар әле. Икенче көнне кайчан Казанга кайтасыларын ачыклыйлар да, купшыланырга яратучы хатын, квартир хуҗасының кызына ияреп, магазиннарга чыга, Латыйп кайтыр өчен поездга билет алырга китә. Курорт сезонының кызган чагы, билет кассаларында халыкның кайнап торган көннәре икән. Башка елларда билетны гел курорт кешесе аркылы гына алдырып өйрәнгән Латыйп, бу мәшәкатьле эш үз өстенә төшкәч, күптән онытылган юл газабының нәрсә икәнен яңадан күрә, тәмам җан тиргә бата. Бер кассага чират тора, ала алмый, икенчесенә—ала алмый. Казан вокзалына китә. Яна- пешә, нәтиҗә юк. Хафага төшә карт. Чиратсыз тыкшынучы нахаллар белән кычкырыша-кычкырыша нервалары кузгала. Атна буена кайта алмый ятарга туры килмәгәе, дип курка башлый. Ничек тә ычкынырга кирәк! Менә бер заман кайсыдыр кассадан кычкыралар. «Татарстан»га бер билет бар, имеш! йомшак урынга! Поезд бер сәгатьтән китә. Тагы нәрсә кирәк? — ди карт үз-үзенә.— Чемоданны алып өлгерәм! Бүтәннәр эләктергәнче дип, ашыга-ашыга билетны ала да саклау камерасына йөгерә. Ә бер сәгатьтән картыбыз, вокзал газапларыннан ватылган тәннәрен йомшак урында тирбәтә-тирбәтә, Казанга карчыгы янына кайтып бара. Ә карчыгы?.. — Бер йокы йоклап уянгач кына хәтергә килде,— ди Латыйп,— Анда да аермый ятам: өндә булган эшме соң бу? Хатын чынлап та Мәскәүдә калдымы? Әллә төш кенәме?.. Соңыннан миңа ничек эләгүе турында сөйләп торасы юк. Характеры нинди икәнлеге турында әйткән идем. Иң кызыгы дигәнем шул булды: бу вакыйгадай соң хатын мине бик чынлап дәваланырга мәҗбүр итте. Больницага үзе илтеп салды. Югыйсә, мин бит курортта да дәвалану турында уйламый торган идем. Уколларын алырга онытам, ванналары хәтердән чыга, даруларын эчәргә искә төшми. Биргән ризыкларын калдырмый ашыйм, өстәлгә куелган эчемлекләрен эчәм. Хәтта кайвакыт өстәлгә куймаганнарын да эчәргә туры килә. Аның өстенә һавада йөрим, домино уйныйм, биллиард сугам. Кино-мазар карыйм, телевизор. Ә хәтер!.. Врачларның я сестраларның Марусясына Катя дип, Катясына ♦ Наташа дип дәшәм икән, исләре китми. Елмаялар гына Яшь сестраның елмаюы —үзе дару безнең кебеккә. Ә монда инде, больницада! Онытырга ирек бирмиләр анда. Берсеннән-берсе мөлаем сестралар, кирәк вакытта урынында булмасаң, артыннан эзләп табып, даруларны үз кулларыннан эчерәләр. Уколларын алмасаң, караватына килеп кадыйлар... Өстәвенә, хатын үзе көн саен килеп, тикшерен тора. И рәтләделәр бит! Хәтерем яхшырганны шуннан беләм: әллә никадәр яна сүзләр өйрәндем. Берсеннән-берсе әйтергә читен сүзләр. Әле кайчан гына, яшь чагымда тел әйләнмәслек гарәп сүзләреннән торган озын-озын азан догаларын, аш догаларын ничек ятлый алганмын икән дип аптырый идем Хәтта бер китапта: «Бу доганы яттан белгән адәм оҗмахка беренче булып, нәүбәтсез керер, кыямәт көнендә ул кемсәнеи йөзе айның ундүртенче кичәсе кебек балкып торыр», дигән сүзләрне укыгач, «Исме агзам» догасын ятладым бит, юләр! Дилбегә буе. Гел гарәп сүзләреннән генә тора. Күрәсең, миндә малай чагымда профессор булырга, академик булырга җитәрлек хәтер көче булгандыр, рационал файдалана белмәвем аркасында юк-барга әрәм-шәрәм итеп бетергәнмендер дип, үкенеп йөри идем. Бер дә гаҗәп түгел икән. Соңгы берике ел эчендә ятлаган дару исемнәрен генә әйтеп күрсәтсәм дә шаккатарсыз. Мәсәлән, әйтик кокарбаксилаза дигән сүз үзе генә ни тора! Аның янына тагын интенсаип, диоспонин, кардиомин, липокаин, андакснн, триоксазин, нитроглицерин, липоцеребрип, папаверин, ундивнд, гендивнд, пангомат, мепробамат, галннур, гамза, бренди,— дип тезеп китсәм... Бүлдерми түзә алмадым. — Гафу итегез, Латыйп ага. Ул «гамза» дигәне, «бренди»’ дигәне нинди авыруга каршы бирелә торган дару? Үзе дә көлеп җибәрде. Шулай да аптырап калмады. — Гаеп миндә,— диде,— хәер, барыбер соңгы елларда ятланган яңа сүзләр. Үземә кирәкле дарулар гына түгел, хатынга яки башка берәр таныш кордашка кирәк булганы да ятлана бнт аның: инсулин, холен- зим, аллахол, халогол, атропин, ношпа, калготка, шиньон... Бу юлы хатын бүлдерде: — Гафу итегез, бу соңгылары... —Ә, әйе. тагы бутадым Бутарсың да, хәзер бит аның борын борыннан таныш булган гади аспирины да фамилиясен алыштырды Ацетилсалициловая кислотага әйләнде. Телеңне сындырырсың Әле дару исемнәрен генә, аларнын да беренче булып телгә килгәннәрен генә әйттем Шуларга тагын да ашлама төрләрен, яшелчә, җнләк-җнмеш сортларын — мең төрле чәчкә исемнәрен куш, һә-ә-й... Соңгы елларда мин өйрәнгән яңа сүзләрнең берсен дә калдырмый җыйсаң, биш мичкәгә сыймас иде. Хәтер эше бит бу! Хәтереңне рәтләмәсәң, ничек барын да истә тотарга кирәк... Картның телен, үзебезнең колакны бераз ял иттерү ниятеннән, без аны тагын бер тапкыр ашарга-эчәргә кыстап карадык. Юк, исе китмәде. Яна баштан гәп башлап җибәрде. 1 Исерткеч эчемлек исемнәре. МИРС8П ӨМИТ ♦ БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ Нәрсә эчне пошыра? — Ярар,—диде—Юк-барны җитәрлек такылдадым. Әмма әйтәсе килгән сүзләремне әйтмәдем әле. Сезнең белән танышуыма куанып утырам. Киң күңелле, ачык йөзле кеше икәнсез. Анысына тагын бер кат куанам. Югыйсә, хәзер кайбер зуррак кешеләребез арасында безнең кебекләр каршында масаю билгеләре күренеп эчне пошыра. Сүз дә юк, яшь буын, хәзерге җитәкче работникларыбыз безнең белән чагыштырганда зур белемле кешеләр. Эшне фәнгә нигезләп алып бара беләләр. Алар хакында мин, безнең эшне әйбәт дәвам иттерәләр дип, чын күңелдән куанып йөрим. Ә алар арасында киресенчә уйлаучылар бар. Безнең буын кешеләрен зур эшләрне башлап җибәрүчеләр итеп түгел, кайчандыр эшне бозып йөргән наданнар дип кенә карыйлар. Беркөнне шулай зур гына бер җитәкче работник янына кереп чыктым. Кабул итте, рәхмәт. Эчемне пошырган кайбер мәсьәләләр турында сөйләдем. Күңелемә ошамаган эшләрен тәнкыйтьләдем. Үземчә киңәшләр дә бирдем. Тыңлап утырды, киңәшләрегез өчен рәхмәт,— диде.— Әһәмиятле фикерләр әйттегез, алар турында уйларбыз,— диде. Күңелләрем күтәрелеп, канатланып чыгып киткән идем. Икенче көнне ишеттем: минем турыда сүз чыккач: «Ә-ә,— дигән,— ул карт миңа да кереп чыкты, винтиклары бушаган аның», дигән. Ярар, үзем турында әйтмим дә, ди. Кечкенә кеше. Хәтта бит леген- дар Чапай турында нинди генә анекдотлар сөйләмиләр хәзер? Ни әйтсәң дә Ленин үзе исән заманда яшәгән кешеләр бит әле без. Аның җитәкчелегендә башкарылган эшләрдә катнашкан кешеләр! Ә? Менә сезгә, каләм әһелләренә, бу турыда уйларга кирәк иде, дип тә әйтүем. Карт минем җавапны көтеп тынып калды. Ни әйтим? Мин дә, теге «зур гына бер җитәкче работник» шикелле, аңа «рәхмәт, әһәмиятле фикерләр әйттегез. Алар турында уйларга кирәк булыр» диюдән артык сүз әйтә алмадым. Ләкин икенче урында сүз чыкса, мин бу карт турында винтиклары бушаган дип, кул селкеп кенә куймас идем. Минемчә, хакыйкать юк түгел аның сүзләрендә... Аннары ул миңа, каләм әһеле буларак, тормыштагы кайбер кимчелекле якларыбыз турында газетага язып чыгарга киңәшләр бирә башлады. Шушы Идел өстендә үк үз күз алдыбызда булган башбаштаклыклар,_ уч төбе хәтле утрауларга да теләсә кемнең бернинди плансыз- нисез өй китереп салулары, балык тоту эшендәге тәртипсезлекләр турында әйтте, һәвәскәр балыкчы исеме астында браконьерлык белән шөгыльләнүчеләр күп, диде. Сөйли торгач, хәтта үзен дә, мине дә өлешчә браконьер итеп чыгарды. Шәһәрдә исә аның эчен пошыра торган күренешләр тагын да күбрәк икән. Машина дип шашынучылар, үз рәхәтләре өчен башкалар белән исәпләшмичә, кеше тәрәзәсе төбенә гараж китереп салучы эгоистлар, берише яшьләрнең кирәгеннән артык эт белән мавыгулары, халык ял итә торган шәһәр бакчаларын этләр бәдрәфенә әйләндерүләре турында зарланды. — Хуҗаларын әзрәк акылга өйрәтим дип, тавышыңны күтәрә төшсәң, сиңа карап этләре ырылдый башлый,— диде ул, шактый ачуланып.— Этеңне тый, дисәң, «Тешләми ул, өрә генә!» дип тынычландырырга телиләр. Өрә генә, имеш!.. Картның йөзе янып, кызарып китте. Ул, үзенүзе тыя алмыйча, ярсып кычкырып җибәрде. — Өрмәсеннәр миңа! Сукбай түгел мин. Кеше, йортына килеп кергән килмешәк тә түгел! Кемнең хакы бар миңа өрергә?! Ул үзенең тиешсез урында кызып китүен аңлап, уңайсызланды бугай, елмаеп, гафу үтенде. — Гафу итегез, сезгә кычкыруым түгел. Шуны гына әйтәсем киләз мондый башбаштаклыкларга карата бер закон булырга тиеш бит? Матбугат кешеләре, каләм әһелләре игътибар итсә... Аның сүзләрендә хакыйкать юк түгел иде, әлбәттә. Ләкин мин аны ялган вәгъдә белән юмалап кына котылырга теләмәдем. Бу темалар буенча каләмгә тотынырга үземнең хәзергә вакытым да, ниятем дә юк икәнлеген ачыктан-ачык әйттем. Үзен Фәнил белән очраштырырга вәгъдә бирдем. Ул бик дәртле һәм житез яшь журналист,— дидем.— Әлбәттә, бу мәсьәләләр белән кызыксыныр һәм, һичшиксез, язарга да өлгерер... Ниһаять, кунагыбыз бездән бик мәмнүн булып кайтырга кузгалды. Мин аны озата чыктым. Көймәсе янына килгәч, баягы сүзләренә өстәгәндәй, тагын әйтеп куйды: — Менә бу моторны гына кара. Аның туксан тугыз детале бар. һәркайсының исеме бар. Хәтер капчыгында шуларга да урын табылган бит. — Әйбәт эшлиме соң? — Әйбәт кенә дисең! — Картның яңадан балыкчылык хиреслеге килеп китте, ахрысы. Тагын илһамланып сайрарга кереште.— Бервакыт,— диде,— әле хәтерне рәтләмәгән чак булгандыр инде, якоремне онытып калдырганмын. Кире кайтып йөрсәм, чиртү вакыты әрәм була. Якорь урынына тоттым да шушы моторны бәйләп салдым. Кайтканда ашыгасы юк, мин әйтәм, эшләмәсә ишкәк белән дә кайтып житәрмен. Нишләде дип беләсез? Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз көчләмим. Су төбеннән күтәреп алгач, кирәк жирләрен чүпрәк белән сөртеп корыттым, цилиндрны ачып биш-алты тапкыр өрдердем — и син күр дә мин күр! Тырылдатып кайтып та киттем. Шундый моторга ничек тел тидерәсең! Рәхәтләнеп көләм. — Әйбәт,— дидем.— Ялган булса да, әйбәт Молодец, Латыйп ага! Картым егетләрчә жицел генә көймәсенә кереп китте. Юлым төшкәндә яки балыксыз кайтырга һич ярамый торган көннәрдә үз кармагыма эләкмәсә, аның янына сугылырга чакырды.— Минем садоктан запас өзелми,— диде.— Сау булыгыз! Рәхмәт!.. Менә хәзер мотор белән ничек эш итүемне карап тор инде! Ул койрык ишкәге белән көймәсен артка алып, борынын кирәкле юнәлешкә каратып куйды да моторына борылды. Каеш бавы маховикка урап ук куелган икән — бер генә тартты,—тырылдап кабынып та китте. Үзенең дә бу кадәр уңыштан авызы колагына жнтте. Аның өчен мин дә чын күңелдән куандым. Ул моторны иң әкрен йөрешкә куйган да, әледән-әле миңа борылып карап, сынар кулын селки-селкн ераклаша бара иде. Кинәт артымда бик каты кычкырган тавыш ишетелде: — Плащ!!! Карасам, улым, картнын болониен һавада болгый болгый, калитка* дан чыгып килә икән. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Ә бит бар алар! Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми, лиләр Бу Фәнилне тәкн балыкчы итеп булмады инде, ахрысы. Ни күрсә шуның белән кызыксынып бара үзе, очраган бер вакыйга белән булсын, күргән бер кеше белән булсын — мавыгырга гына тора Әмма балык тотарга дисәң, юк. Түземе жнтмн. Үч иткән шикелле, аның белән чыксаң, я балык эләкми торган көн туры килә, я берәр көтелмәгән вакыйга очрый. Теге М И Р C Ә И ЭМ 1! Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф үлеп терелгән Ваня турында шуны белеп кайтты: суга батып үлү нияте, әлбәттә, егетнең уена да килмәгән. Машасын сынау өчен үзенчә шундый шаян хәйлә корып карамакчы булган. Янәсе, ул шулай хәбәрсез югалып йөргән арада хатыны нишләр? Ягъни, чынлап яратса — көтәр. Яратуы андый-мондый гына булса — китәр. Гомер буе тыныч йокы күрми азапланып яшәгәнче андый хатыннан котылганың яхшы, китә бирсен. Ләкин аның бу шуклыгы бик кыйбатка төшә язган. Ярый әле, үзенең «мәете» боз астыннан чыгу турындагы хәбәр артык озакламый үзенә барып ишетелгән. Югыйсә, хатын дигәнең, мәхәббәте Идел тирәнлеге булса да. үлгән ирен көтеп, ятларга карамый утырыр иде микән? Бигрәк тә Маша шикелле, теләсә нинди ир-атның күңелен җилкендерә торган чибәр хатын? Үзе ашыкмаса да, ашыктыручылар табыла аны. Бәхетенә каршы, Ваня вакытында кайтып өлгергән. Фәнил әйтә, аның алай чыгып китүе, әлбәттә, хатынын сынау өчен генә эшләнмәгән, ди. Төп сәбәбе — армия күреп, өстәвенә, механик һөнәре дә алып кайткан егетнең авылда каласы килмәгән. Шәһәр тирәсеннән яки берәр төзелештән урын чамалап йөргән. Тапкан да булса кирәк: хәзер Машасын да алып Чаллыга киткән, автомашиналар заводы төзелешенә барып урнашкан, ди. Ә милиций органнары өчен яңа эш: теге мәетнең кем булганлыгын белергә кирәк бит. Баш сөяген казып алып, Герасимов ысулы белән рәсемен ясатырга җибәргәннәр. Фәнилне дә хәзер Ваняның язмышы түгел, әнә шул ясалачак рәсем кызыксындыра. Фәнилне балык тоту белән мавыктырырга комачаулый торган тагын бер кыенлык бар: аны теләгән көнне (ягъни балык эләгәсе алдан ук күренеп торган көнне) алып чыгып булмый. Ул эштә була. Күп вакыт хәтта ял көннәрендә дә командировкада булып кала. Димәк, аны балыкка алып бару өчен мотлак ял көне булсын да аның өйдә чагы туры килсен. Шулар өстенә тагын әйбәт көн кирәк. Әйбәт көн дигәнен дә балыкчы күзлегеннән карагайда әйбәт булуы шарт. Югыйсә, болай да була: бер ял көнне чынлап та без теләгән шартларның өчесе дә бергә туры килгән иде кебек. Бердән, ял көне, икенчедән, Фәнилнең өйдә чагы, өченчедән, көне дә карап торуга искиткеч матур иде. Күк йөзендә бер болыт әсәре юк. Су өсте шундый тигез, җилнең хәтта кайсы яктан искәнен дә чамалау мөмкин түгел. Бернинди тоткарсыз, нәкъ вакытында чыгып киттек. Өчәү без. Таҗи белән Фәнил дә мин. Моторыбыз җырлап кына бара. Балык тоту өчен кирәкле бөтен нәрсәләребез яныбызда. Килеп җиттек, алдан чамалап куйган урыныбыз да буш — безне көтеп тора. Көймәбезне нәкъ үзебез теләгән ноктага утырттык. Бөтен шартын китереп җим капчыкларыбызны төшердек. Кармакларыбызны салдык. Зур сабырлык белән, сабырлыгыбызга караганда да зуррак өмет белән ышанып, беренче балык эләккәнне көтәбез. Ләкин ник кенә бер балык кагылып карасын кармакларыбызга! Ярты сәгать үтте... Бе-р сәгать. Каптырып салган җимнәребез шул көе. Алыштырып карыйбыз, файдасы юк. Дөрес, минем үземнең артык исем китми, мондый хәлләрне күрмәгән түгел. Фәнилдән уңайсыз. Сизәм, Таҗиның да хәле шундый. Үзебезне Фәнил каршында гаепле санаган кебек утырабыз. Аны өметләндерергә теләп, юату сүзләре әйтәбез. — Зарар юк.— дигән була Таҗи.— Балык ул кайвакыт өч сәгать утырганнан соң гына чиртә башлый. — Дүрт сәгатьтән сон чиртә башлаган чаклары да була,— дип өстим мин. Күптән эче поша башлаган Фәнил, аптырагач, көлеп җибәрә. — Бәлки ул өч көннән соң чиртә башларга уйлыйдыр? — Алай да була,—дип куя Таҗи, җитди генә. Тагы тынып утырабыз. — Их, киндер түбе булса! — дип куйды Тажи.— Я киндер мае! — Булса да әллә ни үзгәреш кертә алмас иде бу хәлгә,— дидд Фәнил. Тажи жанланып китте. Киндернең тылсымлы көче барлыгын тыры- шыптырышып исбат итәргә кереште. — Киндер түбе булсамы? — диде.— Яки мае? Кормушкага бер генә уч кушып, я өч-дүрт тамчы гына маен тамызып жибәрсәң, бер километр түбәндә йөзгән балык та аның тәмен тоеп, кормушка төбенә атыла. Хәтта йоклап яткан балык йокысыннан уянып китә аның исенә. — Арттырасыздыр ла, Тажи абый? Тажи үзенең бер көнне читтән килгән кунагы белән балыкка чыгуы турында сөйли башлады: — Мин утырам көймәнең бер башында, кунагым — икенче башында Мин бер балык та тотмадым, ә кунагым бер үзенә ундүрт кило тотты Көлә миннән, мыскыл итә. Балыкчы булып йөргән буласың син дә, ди. Мин әйтәм, очраклы хәл булды бу, бер елны тартай симерә, бер елны бүдәнә. Икенче чыксак, бәлки син минем хәлдә калыр идең, дим. Әйдә иртәгә тагын чыгабыз, ди. Әйдә, мин әйтәм. Икенче көнне дә шул ук хәл: миңа берни юк, аңа эләгә. Урынны алыштырып карадык, аның урынына күчеп утыргач, миңа өч балык эләкте. Ләкин алар да, ялгыш, минем кармакларны аныкы дип белеп капканнар, күрәсең. Унбиш минут үтүгә — бөтен балыклар аңа күчте. Ә миңа — шишара. Шул өч балык белән калдым. Кунагым тагын унике кило тотты. Шуннан соң ул миндә бер атна торды. Атна буе күземне ачырмады, мыскыл итте. Теге өч балыгың да минем кормушкага килгән балык иде бит синең, ди. Озаткан вакытта, самолетка утырыр алдыннан гына серен әйтте: киндер маенда икән хикмәт. Кечкенә флакон белән янында йөртә икән. Кормушкага өч кенә тамчы тамызасын, ди. Янымда киндер маем я түбе булмаса, мин балыкка чыкмыйм да, ди. Тиргәдем үзен. — Шунда миннән өч тамчы маеңны кызгандыңмы?—дим. Көлүен белә. — Кызгануда түгел хикмәт, серемне ычкындырсам, мин балыкчы буламмыни? ди. Яшермим,— ди — тагы кызгану да булмады түгел, ди. Чөнки үземә дә биш-ун тамчы чамасы гына маем калган нде, ди. Соңгы чыгуда бөтенесен тамызып бетердем, ди. Тагы бер чыгарга чакырган булсам, үзе дә хур буласы икән. Фәнил дәртләнеп, күтәрелеп китте. — Соң аны табу шулай кыенмыни?-диде.-—Алан тамчылап кына да кирәк булгач... — Табарсын, бар! Ике ел эзлим инде мин аны. — Бөтен Татарстанда юкмыни? — Юк. Әүвәлге елларда Татарстанда бит киндер үстерүче районнар булган. Хәзер юк. — Табам мнн аны,— диде Фәнил.—Киндер бит ул балыкчыдан бигрәк хужалык өчен, илнең экономикасы өчен кирәкле культура. Нигә аны үстерү мәсьәләсен күтәрмәскә? Бүгеннән керешәм бу эш белән шөгыльләнергә!.. И керешер. Сизеп торам, Тажи, гадәтенчә, берне ун итеп арттырып сөйләде. Беләм. Бүгенге кебек балык эләкми торган көннәрдә киндер мае да бернинди могҗиза тудыра алмый. Фәнил өчен балыгы кыйбат түгел, кипдер проблемасы хәзер ана тема буларак кызык. Ул хәзер аны тикшермичә, аның төбенә төшмичә туктамаячак. Кайчандыр Татарстанда күренекле урын тоткан киндер үстерү мәсьәләсе чынлап та хаксызга игътибар үзәгеннән төшеп калган булса, бәлки аны кире үз урынына МИРСӘП ӘМИР ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф кую да берәр нәтиҗәгә ирешер. Мәкалә язып чыгар, берәр район яки колхозны рухландырып җибәрә алыр. Ә балык тоту белән мавыгу ягы, ай-һай! Шушындый әйбәт көнне дә чиртмәве, балыкка гына түгел, безгә карата да аның күңелен суыта. Аның карашында без, әлбәттә, олы юләрләр. Юкка алданып, булмастайны өмет итеп, вакыт әрәм итеп утыручылар... Ә мин алай уйламыйм. Беләм, Таҗи да алай уйламый. Балык чирт- мәсә дә, бәхетле хис итәм мин үземне бу минутларда. Беләм, Таҗи да шулай. Таулардан тауларга җәелгән киң Идел өстенең тынлыгына карап утыруы рәхәт миңа. Гаҗәп: Иделнең әйтеп бетергесез зур көчен һәм мәңге ачылып бетмәс серләргә ия булган елга икәнлеген мин аның тыныч вакытында ныграк тоям. Ачуланган чагында ул хәтәр. Ләкин нинди көчле җилләрдә дә, көймәләрне генә түгел, пароходларны әйләндереп төшерерлек давылларда да ул үзендә булган куәт запасының меңнән берен дә күрсәтә алмыйдыр кебек. Андый чакларда ул үзенең көчен түгел, бары явызлыгын яки тилелеген генә күрсәтә. Яратмыйм Иделнең андый чагын. Хәер, Идел үзе явыз түгел. Котырынса, җилгә-давылга ачу итеп кенә котырына. Яратмыйм җилне-давылны! Яратмыйм өермәне, пәри туен! Шагыйрьләр яратсын! Шагыйрьләр дигәннән... Бер шагыйрь дустым белән дә балыкка чыкканым бар минем. Үзе белән бергә көчле җилгә эләктек. Көймәбез үрлекырлы сикерә. Якорьларны өстерәп, урыныннан күчә. Бортка бәрелгән дулкыннар яңгыр булып өстебезгә ява. Кая анда балык тоту кайгысы! Ничек итеп исән калу турында уйлыйбыз. Шунда да күңелемә килде бит бер шуклык. — Куан инде,— мин әйтәм,— шагыйрь дустым! Теләгәнең булды. — Сөйләмә, зинһар,— ди,— болай да күңелем уйный. — Нигә? — мин әйтәм.— Давыл булсын бит сезгә, шагыйрьләргә, өермә булсын! Буран, ураган булсын! Шторм! Рәхәтен күр инде менә._ — Явыз! —ди миңа. Нәрсә әйтсен? Күрә, мин хаклы. Шулай ул, тышта котырган гарасатка тәрәзәдән карап утыру гына күңелле. Әле дә кырда яки Идел өстендә түгелмен дип, шөкер итеп утырасың! Тын Идел өстенә карап утырам. Ул нинди зур, нинди мәһабәт! Чиртмәсен балыгы! Табигатьнең шундый серле, тылсымлы көзгесе өстендә сизелер-сизелмәс кенә тирбәлеп утыру үзе генә дә «тәнгә сихәт, җанга зур файда» түгелмени?.. Уйланам: шулай да кая киткән ул балыклар? Әйтерсең алар ниндидер сихри көч белән бөтенләй юкка чыккан. Ә бит бар алар! Шушы Идел эченнән беркая да китмәгәннәр. Бар гына түгел, иксез-чиксез күп. Бар кечкенәләре, бар адәм күтәрә алмаслык зурлары. Әгәр аларның барлыгын белмәсәк, Иделдә бернинди балык юк дип ышансак, су төбенә кармак салып сәгатьләр буенча көтеп утырырга түземебез җитәр идемени? Нигә бүген чиртми балык? Анысын да беләм: димәк, көн без күргәнчә үк әйбәт түгел. Димәк, һавалар үзгәрәчәк, һәм инде ул үзгәрү процессы башланган. Тик без аны әлегә сизмибез. Ә һавадан еракта су төбендә йөзгән аңгыра балыклар сизә. Ничек сизәләр? Ни өчен мондый чакларда аларда тамак кайгысы булмый? — анысын инде ихтиологлар белсен! Минем һәвәскәр балыкчы гына булып каласым килә. Алданып утыра белү дә кирәк мина. Әйе, һәвәскәр балыкчының иң гүзәл үзенчәлеге— гөнаһсыз нарасый шикелле алданып утыра белүендә. Ә Фәнилгә ул кирәкми. Башы яшь. һәм ул алданып утырмый да, без утырганга гына утыра. Әле генә түгел, балыкның иң шәп чирткән чагында әйт син моңа: «Әйдә кайтыйк» диген, сүзсез риза була. Аның үз кармагы бар. Тормыш Иделенә салып куйган ул аны. Кая барса — шунда чиртә ана. Теге вакытта Ваня вакыйгасен эләктергән иде, бүген киндер маен хәтер сандыгына салып куйды. Беләм, бу тема ана әллә ни бирмәс. Ләкин барыбер республикабыз турында белемен тирәнәйтүгә ярдәм итәр. Журналистка ул да отыш. Шулай да, көннәр әйбәтләнгәч (бүгенге көнне инде бозылганга саныйк), тагын алып чыгарбыз әле без аны. Ничек тә үзенә менә дигән балык тоттырып карыйсы килә. Шунсыз ана балык җене кагылмаячак. Бәйдән ычкынган Карабай Әйтәм ич, ангыра балык безгә караганда алданрак сизә, дип, һава лар чынлап та бозылып китте. Атна буе диярлек җилләп яңгырлап торды. Андый көннәрнен үз куанычы бар. Кыр эшенә бернинди кагылышы булмаган, ашлыкны пешкән күмәч яки майлы ботка рәвешендә генә күз алдына китерә белгән купшы ханымнар да, игеннәр уңа дип, яңгырга шөкер итеп йөргән булалар. Безнең ишеләргә шәһәргә кайтып, яна фильмнар карарга, казага калган газета-журналларны укырга, тегсне- моны язып куярга мөмкинлек туа. Культурадан туйган ял батырларына, өйдән чыкмый ашапэчеп, шикәрле-баллы гайбәт чәйнәп, борычлы-тозлы анекдотлар сөйләшеп утыру өчен яхшы булып кала. Бакчаларга су сибәсе юк, балыкка барасы юк. Рәхәт! Шулай да күңел дигәнең һавалар әйбәтләнгәнне көтә. Озакка сузылган яңгырлардан соң килгән аяз көн — һәвәскәр балыкчының иң якты хыялы. Менә шундый көнне алып чыгасы бар Фәнилне Идел өстенә!.. Без яхшы көнне көтеп яткан арада, Мәхмүт күршемнең улы кайтып төште. Әлеге Азат — балыкчының кәттәсе. Хәтерегездәдер, Сабанеевны яттан белә дигән идем. Аның өстенә, үз тәҗрибәсе дә, китапка салсаң, өч томга сыймас. Әтисе турында әйткән дә юк. Таҗи белән без дә аны үз улыбыздан якын күреп каршы алдык. Сөйләштек. Көннәр әйбәтләнү белән, бергәләп, Фәнилне дә үзебеа белән алып, балыкка чыгарга сүз куештык. — Ярар,— диде Азат,— көннәр әкренләп әйбәтләнә торсын. Ә га хәзергә үзем генә чыгып, разведка ясап кайтыйм Моторны да сыныйм-, — Мотор турында борчылма,—дидем — Минеке яхшы эшли. Азат мәгънәле генә көлеп куйды. — Минем мотор яңа бит хәзер,— ди. Япанын да нн життесе түгел, самый шәбе икән. «Впхрь>! Үзем алган булсам, хәтта бүләк итеп биргән булсалар да, бу кадәр куанмас идем Шундый авыр нәрсәне күтәреп йөрү кайгысы артыр иде. Ә күршенеке булгач... — Их, мин әйтәм, типтерәбез икән! Жордан калышмыйбыз болай булгач!. Азат Идел өстенә чыгып киткәндә төш авып та җитмәгән иде әле. Көн һаман җилләп, явымлап тора иде. Чыгып китте дә югалды егет. Кич булды, болыт артында кояш батканы да күренмәде, капыл көн караңгыланып китте. Азат юк. Кичке аш ашадык, төн җитте Покларга яттык. Юк. Төне буе дигәндәй йокы аралаш ишетелгән мотор тавышларына колак салып яттым. Юк. кайтканы сизелмәде. Ilpi HI ирцк lopi.iii ii.iiiiK.i чыгу белән су буена к\з салдым. Юк, күршемнең көймәсе күренми. Мәхмүт янына барып карадым, йоклый, уятмадым. Таҗи өе ягына колак салдым Тынлык. Чын-чынлап борчу төште эчемә Ераграк китеп, моторына берәр хәл булды микән? дим. Аннан да начаррак хәлгә очрады микән днп тә куркам Ниләр бхлмас дисең төнге Иделдә? Бигрәк тә мондый җилле яңгырлы чакларда? м н Р С Ә Л Ә М И Р ф БАЛЫКЧЫ ЯЛГАННАРЫ ф Өченче ел күк күкрәгәндә мотор кабызып азапланган берәүне Идел өстендә яшен сукты... Үземнең бер томанлы иртәдә баржа белән бәрелешеп, бата язып калуым исемә төшә. Икенче бер вакыт, ярдан бик еракка көймәм белән бер төпсә өстенә барып менеп, ике сәгать буена ычкына алмый азаплануым күз алдыма килә. Тагын Мәхмүт янына барам. Йоклый, гамендә дә юк. Бу юлы түзмәдем, уяттым. Торып утырды, йокысын ача алмый. — Ни булды? — Азат һаман юк бит,— мин әйтәм.— Берәр җиргә тукталасы түгел идеме? Әйтмәдеме? — Берни әйтмәде. — Нигә һаман юк соң? Ни булды икән? Әтисенең исе дә китми: — Ни булсын аңа? — ди.— Тагы бер кич кайтмый калса да гаҗәпләнмим.— ди.— Хәзер аның бәйдән ычкынган Карабай кебек чагы. Әтисе шулай дип торгач, мин дә борчылмаска булдым. «Ярый алайса, йокла» дип, борылып китим дигәндә, Таҗи участогында шыбырдаган тавыш ишетелде. Әйләнеп карасам. Таҗи үзе алмагачларына шлангтан су сиптереп йөри. Нишли ул? Саташкан дисәм? Ихтыярсыз янына бардым. — Нишләвең бу, Таҗи дус? — Алмагачларга су сибәм ич. — Соң,— мин әйткәм,— акылыңдамы син? Өч көн буе яңгыр ява бит. — Яуса ни! — Эш юктан эш булсын, дисеңме? — Бик беләсең килсә, торбаларда хәзер басымның иң көчле чагы, ди. — Көчле булмыйча! Бу көннәрдә берәү дә сиптерми шул. — Ә мин сиптерәм. Күрәсеңме, ничек каты бәрә! Чынлап та шлангтан атылган су алмагач яфракларын өзә яза иде. Бәхәскә кермәдем. Җавабы Хуҗа Насретдинны хәтерләтсә дә, белми эшләмидер. Югыйсә, алмагачлары бу кадәр шәп булмас иде. — Ярар,— дидем — Җаны теләгән жылан ите ашаган, диләр. Сибәсең килгәч, сип әйдә. Тик менә монда Азат кайтмаган бит әле. Кичә чыгып киткән кеше! — Кайтыр... Телепатия Кайтты шул. Кич булгач кына, әллә бүген дә юк инде дип, тагы да катырак борчыла башлагач кына кайтты. Чынлап та, борчылырга һич кирәк булмаган икән. Рәхәтләнгән егет, нәкъ әтисе әйткәнчә, бәйдән ычкынган Карабай кебек кыланган. Җитмәгән җире калмаган. «Мотор ничек5 » дип сорагач: — Во! — дип, сул кулының баш бармагын гына тырпайтты һәм уң кулы белән аның өстенә тоз сипкән хәрәкәт ясап куйды. Кармакны төпкә салып тоту өчен дә, спиннинг атарга да бик шәп урыннар тапкан. Безне ышандыру өчен дигәндәй, симеэ-симез генә корбаннар һәм бер чуртан белән судак тотып кайткан. — Берсекөнгә төштән соң көй әйбәтләнә,— диде Азат. Таҗи да. мин дә аның бу сүзенә сабый балалар кебек ышандык. — Берсекөнгә? Димәк, җомга көн? — Әйе,— диде Азат.— Кичтән чыгып китәбез. Шимбәне дә утрауда кунабыз. Якшәмбе көн кич кайтабыз. оез аның бу тәкъдименә ризамы, юкмы, анысын сорап та тормады. Без дә каршы сүз әйтергә кыймадык. Чөнки беләбез: әз генә ризасызлык белдерсәк, теге дигән фельетонын бастырды. Ул анда шакшы суларын Иделгә чыгарып, балыкларны агулаучы предприятиеләрнең ваемсыз җитәкчеләрен тәнкыйтьли. Алар һәлак иткән фауна янында иң явыз браконьер тоткан балык та —йөз яшәгән чуртан янында шыртлака чаклы гына булып кала дип исбат итә. Аннары хәзерге Идел шартларында балык үрчетү проблемалары буенча бер ихтиологтан алган интервьюсың урнаштырды. Тагы шунысына күңелем булды: Латыйп карт белән таныштыруым да бушка китмәгән икән. Кайсыдыр газетада: «Өрмәсеннәр миңа!> дигән бик кызыклы фельетоны чыкты. Ә аннары — ялкыны турыдан-туры үзебезгә юнәлтелгән усал хезмәтен: «һәвәскәрлектән браконьерлыкка бер адым!» дигән фельетонын укыдык. Тегеләре буенча нинди дә булса конкрет нәтижәгә ирешә алгандырмы— белмим. Әмма соңгысы буенча нәтижәсе без белми калырлык булмады. Балык каптырганда божра белән эш итүне һәм кеше башына биш килодан артык балык тотуны тыйган махсус карар чыкты. Биш килосына ризабыз. Бер кешегә бик житкән. Аны да тота алмаган чаклар күп була. Ә менә божра белән тоту —ул безнең иң яраткан ысулыбыз иде. Фәнилгә ачу килеп китте. Без жәй буе аңа яхшылык эшләргә тырыштык. Ә ул! Бер үзенә ундүрт кило балык тоткан, имеш, соңыннан айлар буена шул турыда уйланып, борчылып, үзен жинаятьче санап йөргән, имеш! Җәенә бер булды бит ул хәл. анысын оныта! Бнк ачуым килгән иде. Бу турыда Мәхмүт дустым белән сөйләшкәч кенә тынычландым. — Молодец, Фәнил! — диде —Мин ничә ел буе уйланып, ничек әйтергә, кемгә барып әйтергә белми йөргәнне әйткән дә биргән. Әйтүе — бер яхшы. Әйткәнне шулай тиз ишетеп алулары — ике яхшы! Уйлап, уйлап, уйлап тордым да килештем. Әйе шул. Браконьер кайгырсын! Безгә нигә борчылырга? Шатланырга кирәк. Иң әһәмиятлесе, Идел бар бит, Идел! Үзебезнең Идел! Яшәсен Идел!