Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЕЛ ХӘЗИНӘ

Ялларында да: — Кара аны, малай, сыер әрем ашый күрмәсен! — дип кисәтеп куя торган иде. Шайтан аңлаган ул сыерның холкын! Безнең болыннан да шәбрәк болын бу дөньяда, белмим, бармы икән. Яз көннәрендә болын су астында кала, аннары су китә һәм җәй урталарына ул бил тиңентен чәчәкле, сулап туймаслык хуш исле печән белән каплана торган иде. Ашау дигәндә җәһәннәм тишегенә барып керергә әзер торган сыер өчен шуннан да яхшырак азыкның булуы мөмкин дә түгел. Әмма, шулай булуга да карамастан, безнең әлеге сөңге мөгезле сыерыбыз, кызыл һәм ак калфакларын киеп ерактан ук кызыктырып торган клеверларны һәм башка шуның ише әйбәт-әйбөт үләннәрне ташлап, сукмак буйларында үскән бака яфракларын ашый һәм, җае чыкса, ачы әремне дә бик тәмләп эләктереп алырга чамалый торган иде. Ә без, малайлар, сыер саклап торабызмыни? Безгә, төрле күбәләкләр артыннан чабып, чикерткәләр тотып уйнау булсын да, тән- нәребездәге төкләр шырт шикелле булып кабарып чыкканчы, тешләребез тешкә тими башлаганчы су коену булсын! Кич белән өйгә кайткач, әни миңа калын итеп киселгән бер телем икмәк белән бер кружка яңа сауган җылы сөт бирә иде. — Эч, улым! Яңа сауган сөтнең шифасы зур аның. Тизрәк үсәрсең. -w- л apa син аны, без сөт тәмен онытып барабыз икән : «ай -% I / ләбаса. Мин чын мәгънәсендәге сыер сөте турын- t да әйтәм. Ә кибет сөте... Аннан, иң әйбәт дигәндә : ’/Лиг! В ■ дә, алюмин фляга яки кыш буена әчеп яткан _ /)7/г Ж кукуруз силосы исе килә бит. Ленин исемендәге совхозның җәйге лагеренда : безгә берәр банка яңа сауган сөт бирделәр. Күбекләре әле һаман гөбердәп торган ул сөт — менә . чын сөт иде, ичмаса! Мең төрле хуш исле үлән исләре бар иде анда, һәм мин шул минутларда, үзем дә сизмәстән, инде еракта, бик еракта калган бала чагымны, авылыбызның әйтеп кенә дә аңлатып булмаслык хуш исле үләнле һәм чәчәкле болынын» шул болында сыер көтеп йөргән вакытларымны исемә төшердем. Хәтеремдә, әнием ничек кенә ашыккан вакыт Күбекләнеп, гөбердәп торган ул сөт чыннан да бик тәмле була, аннан болындагы чәчәкләр исе, кыр исе һәм кояш исе килә. Гомумән, кичке авыл һавасы сөт исе белән тулган була иде, һәм мин әнием биргән әлеге бу бер кружка сөтне эчеп бетергәнемне тоймый да калам да аннан тагын салып бирүен сорый идем. Ә кайчакларда ф исә сатне авызга да алырлык булмый — әрем тәме килә. Мондый көннәрдә әни дә эшнең нидә икәнлеген сизеп ала. Ләкин ачуланмый. = Ризасызлыгын белдереп, тагын уенга мавыгып, сыерны оныткансың § икән бит, малай актыгы, дигән сыман итеп, бер тутырып карап ала 2 да бүтән бер сүз дә дәшми. Андый көннәрдә теге калын итеп кисел- п гэн бер телем икмәкне корылай яки сулап ашау белән генә канәгать- g лэнергә туры килә торган иде. Ләкин, бәхеткә каршы, андый күңелк сез чаклар сирәк очрый, сыерыбызның сөте, гадәттә, эчеп туймаслык ♦ дәрәҗәдә тәмле була торган иде... я Ленин исемендәге совхоз сыерларының сөте нәкъ әнә шул мин о бала чактагы үзебезнең сыер сөте шикелле хуш исле һәм искиткеч " тәмле булып чыкты һәм минем күңелдә инде онытылып барган әле- Z ге бала чак хатирәләрен яңартып жибәрде. Ә бу совхоз җәйләвенә без — бөтен союз күләмендә үткәрелә ” торган зур семинарга җыелган кешеләр — ничек итеп яңача болын, £ ягъни сугарулы көтүлекләр ясаганны карарга дип килдек. Без бик J күбәү, илебезнең төрле почмакларыннан җыйналган һәм авыл хуҗа- « лыгын яхшы белүче кешеләр: колхоз председательләре, совхоз директорлары, район, край һәм өлкә авыл хуҗалыгы идарәләре на- чәльниклары, «Сельхозтехника» белгечләре, мелиораторлар, галимнәр, авыл хуҗалыгы белән бәйле проектчылар, өлкә һәм союз масштабындагы партия аппаратларының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдирләре, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче өлкә комитеты секретарьлары. Ә минем ише журналист агай эне турында әйткән дә юк инде!.. Совхозның болынын карап чыккач, минем бала чак хатирәләрем тагын бер кат яңарды. Әйе, боларның болынында да шул безнең авыл болынындагы шикелле үк мең төрле чәчәкле һәм хуш исле үләннәр үсеп утыра, монда да нәкъ андагы шикелле бал кортлары безелдәшә иде. Аерма тик шунда гына, безнең авылның болыны та- бигать-анабыз тарафыннан яңартылган, ә бу совхозныкын кешеләр үзләре ясаганнар. Зыяны тимәсә дә, бер тиенлек файда да китермичә тик ята торган тугайны тал-куаклардан арчып, иске агач төпләреннән чистартканнар да бик әйбәтләп сукалап-сөреп чыкканнар. Аннары шул җирне ашлаганнар, үлән орлыклары чәчкәннәр. Аерым кишәрлекләргә бүлеп, киртәләп алганнар. Шул кишәрлекләрнең һәр- кайсына электрокөтүче куйганнар. Моторлар, насослар көйләп, кирәк булган саен ул болынга яңгыр яудырып торганнар. Ә болынның печәне бер чирек чамасы үскәннән соң аны сыерларга ашата башлаганнар. Менә хәзер алар шул ясалма болында тиешле көннәрендә тиешле кишәрлектә рәхәтләнеп утлап йөриләр һәм потлап-потлап сөт җыялар икән. Суга да әллә кая барып йөрисе түгел: шунда ук автоэчергечләр дә куелган. Сыерларны саудыру аппаратлары да, савылган сөтне суыту пункты да шунда: яздан ук хәстәрен күреп, боз әзерләп куйганнар икән, сөтне шуның белән суыталар. Бу болынның тагын бер яхшы ягы бар: монда сөтнең тәмен ала торган ачы әрем үсми. Ә әрем үсә торган җиргә сыерлар бара алмый электрокөтүче җибәрми. Ләкин бу болынның безнекеннән иң зур аермасы болар гына түгел әле. Безнең болынның печәнен июнь ахырларында бер тапкыр чабып алалар иде дө шуның белән вәссәлам. Бик сирәк, яңгырлы Җәйләрдә генә икенче покоска чыккялыйлар иде. Ә бу совхозда!.. Болар бер кишәрлектәге печәнне ашатып бетергәч, сыерларны икенче кишәрлеккә күчерәләр. Ә бушап калганын тырмалап һәм ашлап чыгалар да кирәгенчә «яңгыр яудыра» башлыйлар су сиптерәләр. Җәйге эсседә мул итеп яңгыр яуганнан соң үләннең ничек котырып үсеп китүен сөйләп торуның беркемгә дә кирәге юктыр дип уйлыйм. Шулай итеп, яңгыры да, җылысы да җитәрлек булганлыктан, ике атна дигәндә әлеге кишәрлектә тагын тез тиңентен печән үсеп җитә: теләсәң — чабып ал, теләсәң — тагын сыерлар кертеп ашат. Кыскасы, бу совхозда һәр кишәрлектә бер җәйдә дүртәр тапкыр печән үстерәләр икән. Безнең якларда гына түгел, бөтен Идел буенда да булганы юк иде әле мондый хәлнең. Бу ясалма болынның без белгән табигый болыннан иң зур һәм иң әһәмиятле аермасы менә шунда! Сизеп торам, кайберәүләрнең, тагын үлән мәсьәләсен кузгатасыңмыни, әле кайчан гына шул үләннәрнең яманатын сатып, болыннарны, үлән кырларын сөреп ташлаган идек бит, дип каш җыерып куюлары мөмкин. Әйе, андый хәлләр дә булды заманында. Ләкин бу очракта, ашыгып нәтиҗә ясаудан элек, эшнең асылын күздән кичерергә кирәк. Беренчедән, шуны истән чыгармыйк: ул чакта да бөтен болыннарны да түгел, бәлки печәнне бик аз бирә һәм башка төр культуралар (мәсәлән, кукуруз белән) һич тә ярыша алмый торган зәгыйфь үләнле болыннарны гына сөрделәр. Билгеле, һәр эштә чама кирәк. Кайбер колхозларда, болыннарны гомумән сөреп ташлап, хәгга яшь бозауларга ашатырлык та печәнсез калган очраклар да булмады түгел. Ләкин кукурузны хаксызга кимсетергә кирәк түгел. Әле моннан ун-унбиш ел элек кенә кукурузга җаны-тәне белән каршы торган колхоз председателенә хәзер, кукуруз чәчмә, аның урынына җаның теләгән теләсә нәрсә үстер, дип әйтеп карагыз әле. Ул һич тә риза булмаячак. Терлекләргә мин нәрсә ашатыйм, диячәк ул. Аннары шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: үлән чәчүне бетерергә никадәр генә тырышмасыннар — барыбер аны бетерә алмадылар бит. Минемчә, РСФСРда болынлыклар әле хәзер дә кирәгеннән бик күп артык. Мәсәлән, табигый болынлыклар, көтүлекләр һәм печәнлекләр 86 миллион гектар мәйдан биләп тора. Бу мәйданга Татарстанныкы кадәр егерме республиканың чәчүлек җирен урнаштырып булыр иде. Ләкин нинди болыннар һәм көтүлекләр соң алар? Шул 86 миллион гектарның нибары егермедән бер өлеше генә культуралаштырылган, ә калганнары барысы да мелиорация эшләре алып баруны таләп итә торган җирләр. Югыйсә, аларның продуктлылыгы ташка үлчим генә: җәй көне терлекләрне бер ай ашатырга җитсә — бик шәп инде. Хәер, сүзне саннарга бирик әле. Безнең илдә бары тик табигый печәнлекләр генә дә кырык миллион гектар мәйдан тәшкил итеп тора. Бу, картлар әйтмешли, алла биргән хәзинә. Монда сөрәсе дә. чәчәсе дә түгел, әзер печәнне чабып алып богылга салып куясың да, шуның белән эш бетә. Әмма бөтен хикмәт шунда — богылга салырлык печәне күп булмый шул аның. 1940 елда уннарча миллион гектар болынның һәр гектарыннан 9 ар центнер, илленче елда 7,5 әр, алтмышынчы елда 6,6 шар, ә җитмешенче елда нибары 6,1 әр центнер печән җыеп алынган. Күрәсез, мактанырлык эш юк. Әгәр эшләр шәп булган булса, чәчү җирләрендә терлек азыгы үстермәсләр иде, әлбәттә. Ә бит чәчүлек җирләр безнең илебездә болай да бик чамалы — кеше башына бер гектардан да азрак төшә. Һәм ул, Бальзак- ның теге шигрин күне сыман, һаман кысыла, кечерәя бара. ВАСХНИЛның вице-президенты академик Панниковның һәр яктан фәнни нигезләнгән һәм «Белем» җәмгыяте тарафыннан бастырылып чыгарылган лекциясеннән бер өзек китереп үтәм: «Соңгы елларда,— дип яза ул,— илебездә б миллион 880 мең гектар чәчүлек җир яткын җиргә әверелдерелгән. Бу процесс әле хәзер дә дәвам итә. Безнең агрономиягә караган әдәбиятта бу тискәре процесска ялгыш бәя бирелә, чәчүлек җирләрне, бигрәк тә тотрыклы игенчелек зоналарындагы җирләрне, бернинди сылтау белән дә киметергә ярамын, дигән катгый кагыйдә истән чыгарыла». Шунысын да әйтергә кирәк (мон- ♦ да мин галимнең стилен һәм фикерен һич тә үзгәртмичә язам) таби- » гый печәнлекләрнең һәм көтүлекләрнең продуктлылыгын күтәрүгә = тиешле игътибар булмау тагын да аянычрак нәтиҗәгә, атап әйткән- Ь дэ, терлек азыгы культураларын чәчүлек җирләр хисабына арттыруга китерә. Мәсәлән, соңгы егерме биш ел эчендә генә дә башаклы “ культуралар мәйданы Белоруссиядә 500 мең гектарга, Литвада =• 600 мең, Латвиядә 500 мең. Эстониядә 250 мең, Россия Федерация- * сенең Көнбатыш районында 1 миллион. Үзәк районында 1 миллион 300 мең, Идел — Вятка районында 700 мең гектарга кимегән. ® Бу җәһәттән караганда безнең республикабызда хәлләр ничегрәк с тора соң? Иң элек шуны әйтеп китәргә кирәк: ихтимал, соңгы ел- = ларда Татарстан бүтән теләсә кайсы республикага караганда да җи- < рен күбрәк югалткандыр. Илнең энергетик могҗизасы булган Идел я һәм Кама гидростанцияләре генә дә республикабызга берни белән л дә каплап булмый торган зур зыян китерде: Куйбышев диңгезе астында 300 мең гектар иң уңдырышлы җирләребез калды. Ә тиздән о Түбән Кама гидростанциясе сусаклагычы тагын 200 мең гектар “• җирне йотып алачак. Шушылар янына тагын уннарча мең гектар * чәчүлек җирләрнең нефть промыселлары һәм Кама автозаводы астында калуын да исәпкә алсаң — бу инде зур, бик зур югалту дигән сүз. Дөрес, хәзергә безнең республикада җан башына 1,2 гектар җир, ягъни ил буенча алганда уртачадан артыграк туры килә. Ләкин хәзергә генә шул... Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләре һаман үсә бара. Демографларның исәпләвенә караганда, алдагы елларда республикабызның халкы тагын бер миллион кешегә артырга тиеш. Шуңа күрә бездә җир «уртачадан күбрәк» дип тынычланып ятарга һич тә нигез юк. Ә хәзер республикабызда чәчүлек җирләр ничек файдаланылуын күздән кичереп үтик. Революциядән соң республиканың чәчүлек мәйданы 1 миллион 177 мең гектарга артты. Шуның нәтиҗәсендә барлык җирнең 83 проценты сөрү мәйданына әверелдерелде. Ләкин естәлгән 1 миллион 177 мең гектар җирнең бары тик 64 мең гектары гына иген җире ителеп, башкалары терлек азыгы культуралары үстерелә торган җирләр генә булып калды. Революциягә кадәр барлык сөрү җирләренең 96 проценты иген кыры булган булса. 1966 елда исә ул нибары 67 процентка гына калган иде инде. Моннан ярты гасыр элек терлек азыгы культуралары гомуми мәйданның нибары 0,3 процентын гына тәшкил иткән булса, хәзер ул сан йөз тапкырга диярлек артты инде. Бер караганда монда һич тә гайре табигый хәл юк: авыл җирендә терлекләр саны да бик нык артты бит. Соңгы илле ел эчендә республикабыздагы мөгезле эре терлекләр ике, дуңгызлар дүрт тапкыр, сарыклар һәм кәҗәләр саны 15 процентка арткан. Аларны ашату өчен сөрелә торган җирләрне файдалана башладылар, ә 800 мең гектарга якын габигый печәнлекләр һәм көтүлекләр төрлекләргә җитәрлек азык бирә алмыйлар. Сугарыла торган культуралы көтүлекләрнең өстенлекләре бу яктан чагыштыргысыз дәрәҗәдә югары тора. Культуралы көтүлекләрдән файдаланганда, чәчүлек мәйданнарына бер до зыян китермичә дә. кирак кадәрле терлек азыгы үстерергә мөмкин. Алай гына да түгел, хәтта моңарчы терлек азыгы үстерүгә тотылган шактый гына җирләрне яңадан иген кыры итеп файдалана башларга шартлар туачак. Алга китебрәк булса да ‡‡ ‡‡ «К, У.» М J2. 129 шуны искәртеп үтәсем килә: күп хезмәт таләп итә. әмма аз печән бирә торган берьеллык үләннәр генә дә әлегә безнең илдә 18 миллион гектар мәйдан биләп тора. Культуралы көтүлекләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсендә Татарстан тәҗрибәсе шактый гыйбрәтле һәм файдалы. Шуңа күрә аның белән ныклабрак танышып китүнең һич тә зыяны булмас дип уйлыйм. Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Александр Алексеевич Ишелин моннан өч ел элек (ул чакта ул совхоз директоры булып эшли иде әле) авыл хуҗалыгы белгечләре группасы белән Волгоградка китә. Анда баруының максаты — җирне ясалма сугару чаралары белән танышу һәм, мөмкин булса, өйрәнеп кайтып, шуны үзебезнең якларда да куллана башлау. Югыйсә, эшләр шәптән түгел: районда ел саен терлекләр арта тора, ә аларны ашатырга азык җитми. Районның 27 мең гектарга якын көтүлекләре һәм печәнлекләре булуга да карамастан, терлекләргә азык җиткерә алмаганга күрә, тагын 7 мең гектар чәчүлек мәйданын яшел конвейер итеп файдаланырга туры килә: ул җирләргә арыш, кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчеп үстерәләр дә аны июнь урталарында ук терлекләргә ашатып бетерәләр. Шунсыз юньләп сөт тә, ит тә алам димә. Әлеге 7 мең гектар яшел конвейер да һаман арта барган терлекләрне туендырырга җитми башларга мөмкин бит. Шул ук вакытта чәчүлек җирләрне дә туктаусыз кыскартып булмый. Терлек азыгы культуралары болай да һәр өч гектар җирнең берсен биләп торалар. Ә бит терлек азыгыннан тыш, арыш, бодай, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә әйберләре дә үстереп, шәһәр халкын да туендырырга кирәк ләбаса... Сугарулы җирләр мәсьәләсе белән шөгыльләнә торган Волгоград фәннитикшеренү институтында кунакларны якты йөз белән каршы алалар һәм кырларны сугаруның бөтен нечкәлекләрен бер дә иренмичә аңлатып бирәләр. Ә инде эш практик ярдәм мәсьәләсенә килеп терәлеп, әлеге сугарыла торган, ягъни культуралы көтүлекләрне ясау өчен проектлар эшләп булмасмы дип сүз купкач исә, тегеләр башларын гына чайкыйлар. Янәсе, Лениногорск районы бөтенләй башка зонада, монысы — бер. Икенчедән, институт андый вак-төяк көтүлекләр белән түгел, бәлки, эшләгәч-эшләгәч ашы да булырлык булсын дип, зур-зур мәйданнарны сугару белән генә эш итә. Ә Ленино- горскида алай эшләү мөмкин түгел. Җирләр монда чокырлычакырлы. Көтүлекләрне дә шундый бер нәрсәгә дә ярамый торган, бөтенләй адәм башына да килмәслек ташлы-таулы урыннарда, сазлыкларда ясарга туры килә икән әле. Юк, мондый эш өчен көч түгүдән файда булмас. Мондый эш өчен төзегән проектны беренче экспертизадан ук борып кайтарачаклар. Институтның дәрәҗәсен генә төшерәчәк, имеш... Шулай да галимнәр, кунакларның хәленә кереп, Лениногорск районына консультант җибәрәләр. Теге иптәш килә, күрә һәм байтак кына файдалы киңәшләр дә биреп китә. Әмма сугарулы көтүлекләр проектын эшләүне ул иптәш дә, институт та өстенә алмый. Менә шул чакта нефтьчеләр батырлык күрсәтә. Тәвәккәлләп тотыналар да проектны эшләп тә бирәләр. Болай карап торырга бөтен нәрсәсе дә тәртиптә була ул проектның: сызымнары да, схемалары да һәм күпме акча тотылырга тиеш икәнлеге дә күрсәтелә. Ләкин бу проект Ишелинны куандырмый гына түгел, киресенчә, чәчләрен үрә торгыза. Хикмәт шунда, бу проект буенча 60 гектар мойданда суга- рулы көтүлек ясау өчен 21 километр озынлыгында тирән канаулар казырга, ул канауларга торбалар сузарга да аларны җиргә күмәргә кирәк була. Нефтьчеләрнең кагыйдәсе шундый: алар торбаларны Һәрвакыт җиргә күмәргә тиеш. Нибары алтмыш гектар җиргә егерме бер километрга сузылган канауны урнаштырып карагыз әле сез?! - Җирнең яртысы актарылып бетәчәк дигән сүз ләбаса бу. Ә ул җир астыннан чыккан уңдырышсыз балчык өстендә нәрсә үссен? Юк. = гади су белән генә түгел, изге чишмә суын ташып сипсәң дә. берни- =5 чэ елсыз үлән үсәчәк түгел ул канаулар өстенә. Ә бит лениногорскик лыларның максаты — бер җәйдә өч-дүрт уңыш үстерү! g Кыскасы, нефтьчеләрнең проектыннан баш тартырга туры килә, g Лениногорск районы колхозларында һәм совхозларында бу эш әнә к 'шулай абсолют нульдән башланып китә. Ә хәзер, ул көннән соң 4 нибары өч ел үткәч, райондагы унҗиде хуҗалыкның унбишендә я үзләренең сугарулы көтүлекләре бар инде. Һәм ул көтүлекләрнең о Шушма, Зәй тугайларындагыларында да, кашлык җирләрендәгелә- 5 рендә дә үлән бердәй мул үсә. Чөнки аларга теләгән вакытта һәм Z кирәк кадәр ясалма яңгыр яудырып торалар! Казанда үткәрелгән әлеге Бөтенсоюз семинары алды көннәрендә ” генә Александр Алексеевич Ишелин белән без Калинин исемендәге колхоз көтүлеге яныннан үттек. а — Әнә карагыз әле,— диде миңа Александр Алексеевич, бәләкәй ° генә авыл елгасы буендагы таудагы ул көтүлекне күрсәтеп. < I — Судан йөз дә унбиш метр биеклектәге шул тауда шаулап пе- 7. чән үсеп утыра. Андагы шикелле печәннең, ихтимал, болында да булганы юктыр. Узган ел шул җирне җәенә өч тапкыр чабып. 420 центнер яшел масса алдык. Шул ук җирдән кышка сенаж салдык, печән азерләп куйдык. Шунда ук җәй буе 429 баш сыерны ашатып йөрттек. Тагын шунысы кызык: шушы урында сугарулы көтүлек төзү өчен проект эшләп бирүләрен үтенеп, башта без үзебезнең нефть институты белгечләренә мөрәҗәгать иткән идек, авыл хуҗалыгы белгечләре эшли алмаганны без дә булдыра алмабыз дип, алар да риза булмады. Шуннан соң без, ни булса шул дип. үзебез тәвәккәлләргә булдык. Көтүлексез барыбер эш чыкмаячак дип, шефларыбызга аңлаттык та алар ярдәме белән эшкә тотындык. Елга буена биш йөз киловатт куәтле насос куйдык, аннан тау башына торбалар сузып, ясалма яңгыр яудыру җайланмасына тоташтырдык та насосны эшләтә башладык. Менә шуннан акрынлап башланып китте инде аннары. Безнең заманда мондый нәрсәләрне генә ясау әллә ни гаҗәп хәл түгел, әлбәттә. Йөз унбиш метрлы тауга гына түгел, теләгәндә Каф таулары башына да су кудырып менгерергә булыр иде. Ләкин аның кемгә файдасы бар соң? Ә файдасыз эшне беркем дә, крестьян халкы исә бигрәк тә яратмый. Дөресен әйтергә кирәк, башта без үэебеа дө бераз шикләнгән идек: 120 гектар җиргә шул тикле расход чыгарып, шул тикле хезмәт кертеп тә ул расходларны һәм түккән көчне тиз генә аклый алмасак нишләрбез? Ләкин безнең ул шикләнү лоребез. шөкер, юкка булып чыкты... Бер Калинин исемендәге колхозда гына түгел. Лениногорск рай онының бүтән күп кенә колхозларында һәм совхозларында да ясалма болыннарның файдалы булуын, андый болыннарны ясауга киткән чыгымнарның бик тиз аклануын инде яхшы аңлыйлар. Чөнки ул файда — күз алдында. Тагын саннарга мөрәҗәгать итик. Шул ук Лениногорск районының «Ленинский путь» колхозында, мәсәлән, сугарулы болынлыклары юк чагында нибары 385 баш сыерларын туйдырып тору мәсьәләсе дә бик кыенлык белән генә хәл ителә килгән. Ә хәзер, ясалма көтүлекләре булганнан соң, алар сыерларын елдан-ел арттыра баралар һәм шушы бишьеллык ахырына 800 6ai ка җиткерергә уйлыйлар. Монда тагын шунысын да әйтеп үтәр кирәк: бу колхозда, сыерлары һаман арта баруга да карамаста хәзер элек яшел конвейер өчен тотылган 150 гектар чәчүлек мәйда ның хаҗәте калмаган, ул җиргә башаклы культуралар чәчеп, анш 3000 центнер иген уңышы җыеп ала башлаганнар. Яки менә «Спартак» колхозын алып карыйк. Илле гектар мә данда культуралы көтүлек эшләү өчен, бу колхозда егерме өч м< акча тотканнар. Шул илле гектардан бер җәй эчендә алынган үләш сөткә әйләндереп исәпләгәндә 2012 центнер, ягъни гектарына 40 Е центнер сөт туры килгән. Шулай итеп, яңа болынның һәр гектар 784 сум 68 тиенлек продукция биргән. Ә бернинди дә хезмәт керте, мәгән табигый көтүлекләрнең хәле ничек соң? Аларның һәр гект рыннан 5,44 центнер сөт, ягъни 106 сум 88 тиенлек продукция альт ган. Күрәсез, ясалма көтүлекләр табигый көтүлекләргә караган; җиде тапкыр күбрәк продукция биргән. Ә ул көтүлекләрне ясаут тотылган чыгым нибары ике ел эчендә капланган. «Капитал, хезм; һәм белем кулланып эш иткәндә җирнең уңышын чиксез арттырьг га мөмкин» дигән хакыйкатьне раслауның матур үрнәге менәшуш инде! «Авыл хуҗалыгының бүтән бер тармагы да үзенә тотылган чь гымнарны культуралы көтүлекләр кебек тиз каплый алмый. Ми моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм». Бу — республикабызның Саб районындагы Ленин исемендәге совхоз директоры, Социалиста Хезмәт Герое Габделхак Гали улы Галиев сүзләре. Ә ул — гомер буена авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп килүче практик. Хисапчы д булган, агроном да, район җир бүлеге начальнигы да, МТС диры торы да булып эшләгән. «Безнең шартларда,— ди иптәш Галиев,- чәчүлек җиренең һәр гектары 20—30 сум чамасы, ә культурал! көтүлекләрнең һәр гектары 200 сум табыш бирә. Файдалы». Әйе, файдалы. Ләкин культуралы көтүлекләрнең акчадан д мөһимрәк тагын файдалы яклары бар әле. Мин һәр төрле капитал дан да кыйммәтрәк булган иң зур байлыкны — җирне күздә тотьи әйтәм. Лениногорск районының сугарулы болыннар ясаган хуҗалыв лары (ә ул районда барлыгы 2180 гектар болын ясалган) узган е. савым сыерларын бары тик шул болыннарда гына көткәннәр. Алар ның берсе дә бер генә гектар игеннәрен дә терлеккә ашатмаган. НЕ тиҗәдә элекке елларда терлек ашатырга китә торган җиде ме1 гектарга якын җирнең игене янга калдырылган! Бер Лениногорск районында гына түгел, ясалма болыннар бул дыруга ирешкән барлык колхозларда һәм совхозларда бу мәсьәл менә шулай тора. Муса Җәлил исемендәге колхозда, мәсәлән, моңар чы берьеллык үләннәр чәчеп килгән 150 гектар мәйданга иген чәч башлап, аннан 2340 центнер икмәк җыеп алганнар. Ә бу — колхоз ның савым сыерларына ашатыла торган бер еллык фураж дигә( сүз! Ленин исемендәге совхоз директоры иптәш Галиев бүтәнчәрәк эп иткән: сугарулы болыннар хисабына совхоз сыерларының баш са нын ике мәртәбә диярлек арттырган. Ә бишьеллык ахырына у.1 гектарыннан нибары 7—10 центнер гына печән бирә торган 550 гек тар табигый болыннарын сугарулы көтүлеккә әйләндерергә һәм шулай итеп, иген мәйданын арттырырга җыена. Ни әйтсәң дә, бете* эшнең башы шул икмәккә кайтып кала бит! Һәр районда, һәр өлкәдә, һәр республикада һәм, гомумән, бөтеь илебездәге хуҗалыклар шулай эшли башласа нәрсә килеп чыга! икән? Хәзерге көндә Татарстан колхозлары һәм совхозлары савыл сыерлар көтүен ашату өчен һәр җәй саен 400 мең гектар иген» сарыф итеп киләләр. Бу — республикабыздагы барлык уҗым мәйданының яртысы дигән сүз. Әгәр барлык колхозлар һәм совхозлар да терлекләрен гел культуралы к өтү лекл әрдәге азык белән генә туй. дыра башласалар? Болай да һаман кечерәя барган сөрү җирләренә үлән чәчүнең хаҗәте калмас иде микән? Минемчә, бик реаль була- « чак хәл бу. Казанда үткәрелгән әлеге семинарда чыгыш ясап, республика- х бызның Министрлар Советы Председателе Гомәр Исмәгыйл улы » Усманов хәзерге көндә Татарстанның 300 хуҗалыгында сугарулы к кәтүлек булуын, ә шушы бишьеллык ахырына аларның саны тагын g да арттырылып, барлыгы 150 мең гектар мәйданны тәшкил итәргә = тиешлеген әйтте. Ясалма сугарулы шул болыннардан алынган төрк лек азыгы хәзер 800 мең гектар табигый болыннардан алынган « азыкка караганда 2,5 талкыр артыграк булачак. Мин инде илебездә в 18 миллион гектар мәйданда берьеллык үләннәр чәчелүен, ә шуннан о җыеп алынган печәннең бәрәннәр белән бозаулардан артмавын ис- ® кертеп киткән идем. Тәҗрибә шуны күрсәтә: сугарулы көтүлекләр- а. нең уңышы кырга чәчелгән үләннәрнең уңышына караганда биш < мәртәбә артык була икән. Димәк, сугарулы көтүлекләр ясаганда ° 18 миллион гектардан аласы терлек азыгын нибары 4—5 миллион * гектардан алырга мөмкин. Шәп отыш бу, кызыктыра торган отыш! м Соңгы елларда авыл хуҗалыгында иң зур игътибар яулаган нәрсә — сугарулы көтүлекләр. Бер узган ел эчендә генә дә илебездә 90 мең гектар сугарулы көтүлек булдырылды. Бу — моңарчы ясалган барлык сугарулы көтүлекләрдән чак кына кимрәк. Ә быелгы план буенча тагын 300 мең гектар көтүлек ясалырга тиеш. Бишьеллык ахырында исә колхозларда һәм совхозларда 2 миллион гектар сугарулы болын булачак. Эшлисе эшләр бик җитди, алга куелган бурыч бик җаваплы, чөнки бу эшкә беренче тапкыр тотынган өлкәләрдә. безнең Татарстандагы кебек үк, барысын да яңабаштан башлап җибәрергә туры киләчәк. Ялгышлар, кимчелекләр дә булырга мөмкин, ахыр чиктә, алар барысы да бише белән капланачак. Чөнки моңарчы бер уңыш ала торган мәйданнан дүрт уңыш җыеп алу — бу инде сезгә уен түгел! Узган сигезенче бишьеллыкта Татарстан авыл хуҗалыгында эшләүчеләр үз алларына куелган бурычны шактый уңышлы башкарыл чыктылар: бөртекле ашлыклар сату планын дүрт елда үтәделәр, ит җитештерүне — 38. сөт җитештерүне — 40. йомырка җитештерүне 56 процентка арттырдылар. Ләкин тугызынчы бишьеллыкта алар алдына тагын да зуррак бурычлар куелды. Атап әйтсәк, бу бишьел лыкта республикабыз дәүләткә сөт сатуны 31 процентка, итне — 43. йомырканы 60 процентка арттырырга тиеш. Моның өчен иң эләк терлекләрне арттырырга кирәк иде. Менә шул чакта терлек азыгын кайдан алу мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты. Нибары 5—10 центнер гына печән бирә торган әлеге 800 мең гектар табигый болынлыклардан шул тикле терлекне ашатырлык азык алу турында уйларга да ярамый. Ашлык чәчелә торган җирләргә терлек азыгы чәчүне арттыру шулай ук ярый торган эш түгел. Болай да иген кырларының өчтән бер өлешен терлек азыгы культуралары алып тора инде. Тугызынчы бишьеллыкта республикабыз дәүләтко икмәк сатуны да 2 миллион гоннага артты рырга тиеш. Шулай булгач, чәчүлек җирләрне киметү хисабына терлек азыгы культураларын чәчүне арттыру һич мөмкин түгел. Киресенчә, ашлык чәчү мәйданын арттыру турында уйланырга кирәк иде әле. Уйлана-эзләнә торгач, республикабыз җитәкчеләре терлек азыгын культуралы көтүлекләрдән алырга, аның өчен 150 мең гектар культуралы көтүлек ясарга, шуның 94 мең гектарын сугарыла торган көтүлек итәргә, дигән фикергә килделәр. Шулай иткәндә һәр сыерга ярты гектар болын туры килергә тиеш. Шул вакытта аңа җәй буе ашарлык азык булачак. Хәтта кышка да калачак әле. Хәер, монда әллә ни зур ачыш юк. Төзергә икән — төзергә инде аны. Тик шунысы мөһим: ничек, нинди ресурслар хисабына төзергә? Бөтен формасын китереп, исәп-хисап ясарга да шуны югарыга — Госпланга җибәреп: «Республикага көтүлекләр кирәк. Шуны эшләр өчен акча һәм башка төр кирәкяраклар бирегез?» дип сорарга да була иде. Әмма, мөгаен, анда бу сорауның яртысын да канәгатьләндермәгән булырлар иде: бездәге кебек көтүлекләрне бүтән өлкәләрдә дә төзи башлаганнар, ә аларга кирәк булган су сиптерү машиналары әлегә бик аз эшләнә, мәсәлән, бу бишьеллыкның өченче елында безнең республикада гына да утыз мең гектар мәйданда сугарулы көтүлек ясалырга тиеш. Ә безнең республикага шул ел өчен нибары 50 ясалма яңгыр яудыру машинасы һәм 71 насос станциясе кайтару гына билгеләнгән. Кирәк булганның бары тик биштән бер өлеше генә дигән сүз ич бу! Алай булгач, республика нәрсәгә ышанып шушы тикле зур программа кабул иткән соң, диючеләр булуы мөмкин. Барыннан да элек, үзебезгә, эчке резервларыбызга, шәһәр хезмәт ияләренең искиткеч зур политик аңлылыгына — аларның республикабыз авыл хуҗалыгы алдында торган бурычның мөһимлеген күреп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәчәкләренә ышанып тотынылган эш иде бу. Тәвәккәл — таш ярган, ди. Башта яңа көтүлекләргә чәчәр өчен орлыкны бөртекләп дип әйтерлек җыярга туры килгән булса, бүгенге көндә республикабызның 68 хуҗалыгы чәчү орлыкларын үзләре җитештерәләр. Ясалма көтүлекләр булдыру һәм аларны сугару — бездә моңарчы күрелгән нәрсә түгел иде. Бу яңа эшкә һәркай- да бик кызыксынып, тырышып өйрәнә башладылар. Партия райкомы секретарьлары, производство идарәләре башлыклары, колхоз һәм совхоз җитәкчеләре җәенә берничәшәр кат семинарларга, махсус курсларга җыелып, көтүлекләрне ничек ясау алымнарын һәм сугару чараларын өйрәнделәр. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында болынчы-мелиораторлар группалары оештырылды, ясалма болыннар белән эш итәргә тиешле кешеләр Казан авыл хуҗалыгы институтында махсус уку-өйрәнү уздылар. Менә шул рәвешле эш бик тиз алга китте һәм нибары өч ел дигәндә республикабызда 32 мең гектар мәйданда ясалма болын булдырылды. Чагыштыру өчен искәртеп китик: Россия Федерациясенең бүтән барлык республикаларында һәм өлкәләрендәге сугарулы көтүлекләр мәйданы нибары 200 мең гектар гына тәшкил итә. Сугарулы көтүлекләр — республикабызда иң мөһим объектларның берсе. Шуңа күрә аңа бик зур әһәмият бирелә. Көтүлек ясарга заказ биргән хуҗалык гадәттәгечә берьюлы берничә оешма белән түгел, бәлки бер оешма белән генә эш итә. Ул оешма колхоздан яки совхоздан заказ да кабул итә, көтүлекнең проектын да сызып бирә, материалларын да юллый һәм көтүлекне эшләп, көйләп тә җибәрә. Рәхим итеп, кабул итеп ал гына! Шул җәһәттән караганда, «Сельхозтехника» берләшмәсе республика хуҗалыклары белән аеруча тыгыз элемтәдә тора. Хәзер монда ясалма көтүлекләр өчен полиэтилин торбалар эшләп чыгара торган wxcyc цех, су сиптерү станцияләре өчен арматуралар ясау цехы һәм. ясалма яңгыр яудыру өчен, ДДН-70 маркалы машиналарны Жыя торган конвейер да бар. Ә сугару техникасына кирәк булган детальләрне, үзләренең төп эшләреннән аерылмыйча, Казан предприятиеләре эшләп килә: мотор төзүчеләр сугару машинасы көпшә- ф сенең бору җайланмаларын, «Теплоконтроль» заводы редукторларын, компрессорлар заводы насосларын ясый. «Сельхозтехника»да = эшләүче иптәшләрнең тагын бер бик әйбәт сыйфатын искәртеп үтә- S сем килә: алар туктаусыз эзләнәләр, киң караш, масштаб белән эш х итәләр. Мәсәлән, әлеге шул эш өчен янып йөрүләре нәтиҗәсендә бе- ч ренче карашка шактый сәер булып тоелган нәрсәләрне дә үз файда- g ларына эшкә җигә белә. Әйтик, металлургларның Мәскәүдәге фәнник •такшеренү институтында ниндидер бер торба ясый торган бер яңа ♦ станны хутка җибәрә алмауларын ишетеп алалар. Стан әйбәт, тик х аны үзенә алып кайтып сыный-эшләтә башлаучыны гына таба ал- о мыйлар. шулай итеп, мәсьәләне гел суза килә икән. Ә «Сельхозтехни- “ м»да эшләүче иптәшләр моны сизенеп алу белән күп уйлап торма- х ганнар, Мәскәүгә барып, институт галимнәре белән очрашканнар да: < «Әйдәгез, станыгызны без сынап карыйк. Безгә торбалар ясый торган мондый машина бик тә кирәк иде» дип, тегене алып та кайт- £ каннар. Хәзер ул стан эшли башлады һәм смена саен бик кирәк й булган 600 метр торба биреп килә. £ Бер сан китереп үтмәкче булам: республикабызның «Сельхозтех- «. ника»сы быел хуҗалыкларда 11 мең гектар көтүлек ясарга җыена, s Күпме бу яки азмы? Чагыштырып карыйк: РСФСРның бүтән барлык өлкәләрендәге колхозларында һәм совхозларында быел 23 мең гектар көтүлек ясау күздә тотыла. Ә бит Россиядә 79 өлкә... Алда китерелеп үтелгән мисаллар һәм саннар колакка ятышлы булсалар да, мин аларны безнең республика бу өлкәдә шактый алда бара икәнен әйтеп мактаныр өчен түгел, бәлки ясалма көтүлекләр булдыруның колхозларга һәм совхозларга бик тә кирәк, бик тә файдалы икәнлеген күрсәтергә теләп китердем. Бу мәсьәлә бик җитди куелган һәм аны гамәлгә ашыру өчен күп эш алып барылса да, ил күләмендә алганда башкарасы эшләрнең күбесе әле алда. РСФСРда сугарулы көтүлекләр 200 мең гектар, дидек. Диңгездән бер тамчы гына бит бу. Сугарулы болыннарга мохтаҗлыклары зур булуга да карамастан, кайбер өлкәләрдә ул хакта кинохроникаларда күреп, популяр брошюралардан укып белүдән ары киткәннәре юк әле. Дөрес, бу зур эшкә үз көчләренә генә таянып тотыныр өчен барлык өлкәләрнең дә мөмкинлеге безнең Татарстанныкы шикелле түгел. Әйтик, Тува, Чита өлкәләрендә һәм Бурят автономияле республикасында без- догө кебек куәтле һәм бу эштә ярдәм итә алырлык индустрия юк. Әмма мәсьәлә бер индустриядә генә дә түгел булса кирәк. Югыйсә, шундый зур промышленность үзәкләре булган Украина, Ленинград елкәләре ясалма болынлыклар мәсьәләсендә Татарстаннан артта калырлар идемени? 1975 елга Украина 94 мең. Ленинград өлкәсе 30 мең гектар сугарулы көтүлек булдырырга планлаштырганнар гына әле. Монда тырышлыкның роле бик зур. Өлкә, район һәм кол- коа җитәкчеләре никадәр җитезрәк, инициативалырак булса, мәсь- олане шул кадәр тизрәк хәл итәләр. Әйтәсе килгән сүзем шул. гел өстән күрсәтмә булганны гына көтеп ятарга кирәкми. Әмма шул ук яакытга Госплан, Госснаб һәм башка шундый югары дәүләт органнары үзләре дә, гел сораганны гына көтеп тормастан, җирле реөерв- ларын исәпкә алып, бу яңа мәсьәләне тизрәк хәл итүгә күбрәк ярдәм күрсәтсеннәр иде. Тагын бер нәрсәне аеруча басым ясап әйтеп үтәсе килә. Сугарулы көтүлекләр ясау турындагы бу бик әйбәт идеяне тиз генә тормышка ашыру артыннан куып, аның дәрәҗәсен төшермәсеннәр иде. Мин моны шуңа күрә әйтәм, чөнки бездә, кызганычка каршы, андый «бөгеп куюлар» әледән-әле булгалап тора. Хәтерегездәдер, бер вакыт торф-черемә чүлмәкләре белән ничек ду кубып йөрделәр? Ә ул бөтенләй буш, ниндидер бер институтның лабораторияләрендә тәҗрибә ясаудан бүтәнгә ярамый торган файдасыз нәрсә булып чыкты. Яки кукурузны алып карыйк. Күпме гайбәтен саттылар аның? Ә бит хикмәт кукурузда түгел, бәлки аны эшкәртү машиналарының азлыгында булып чыкты. Дөнья хәтле мәйданга чәчәләр, тиешенчә эшкәртергә көчләре җитми, шуңа күрә юньле уңыш ала алмыйлар иде. Әнә хәзер, машиналары җитәрлек булгач, председательләргә кукуруз чәчмә дип әйтеп карагыз әле сез — берсе дә риза булмаячак! Хәтеремдә, бер вакыт һәр йөз гектар чәчү җиренә биш ана дуңгыз тоткан бер колхозның даны бик нык күтәрелеп киткән иде. Дуңгыз үрчетү әллә ни шаккатмады эш түгел. Әмма теге колхозда, күрәсең, акыллы кешеләр эшләгән булса кирәк: алар дуңгызларны тәрбияли белгәннәр һәм әлеге биш баш ана дуңгызның һәркайсын- нан икешәр тонна ит алганнар. Авыл тормышы белән таныш булган кешеләр белә: бер ана дуңгыздан ике тонна ит алу, ай-һай, шактый авыр эш ул. Зур тырышлык, күп хезмәт куярга кирәк аның өчен. Шуның өстенә, тагын дуңгызларга җитәрлек кадәр азык һәм уңайлы фермалар да кирәк. Ләкин югарыда утыручылар мәсьәләнең ул ягына артык кереп тормыйлар, тоталар да, теге колхозны мисал итеп алып, башкаларга да шулай һәр йөз гектар чәчүлек җиргә бишәр ана дуңгыз асрарга боерык бирәләр. Ә нәтиҗәсе? Башкаларның хәлен сөйләп тормас- тан, үзем шаһит булган бер колхоздагы эшләр турында гына әйтеп китәм. Бер дә бер көнне бу колхозга районнан комиссия килде да, ана дуңгызлар сайлап алып, шуларга тамга салды һәм шуларның барысы да исән булсын дип председательне кисәтеп кайтып китте. Икенче елны әлеге колхоз председателен күреп, дуңгызларының хәлен сораша башлаган идем, ул кулын гына селекте. Ә хәл менә болай булган икән: теге ана дуңгызлар шундый ашамсак булып чыккан ки, әлеге колхозның аңарчы да такы-токы гына булган бөтен терлек азыгын ашаганнар да бетергәннәр. Шуның өстенә, колхозның дуңгыз фермасы да юньле булмаганлыктан, чучка балаларының күбесе авырый, үлә башлаган. Эшләр болайга киткәч артык түзеп тора алмаган колхоз хуҗалары, азык җитмәүдән ябыгып беткән ана дуңгызларны иткә тапшырганнар. Менә шулай итеп, бөтен ягын уй- лап-үлчәп алып барганлыктан бер колхозга бик зур файда китергән эш коры энтузиазм белән генә ясканып тотынган икенче колхозга зур гына зыян китергән булып чыга. Бу сөйләгәннәрем буш сүз генә булмасын өчен, берничә сан китерәм. 1963 елда Татарстан хуҗалык- ларындагы 80 000 ана дуңгыз 38 000 тонна ит биргән. Ә узган елда исә 51 000 ана дуңгыздан 62 000 тонна ит алынган. Эшләр менә шулай тора! Хикмәт башлангычның яхшы булуында гына түгел. Хикмәт шул яхшы башлангычны ничек итеп тормышка ашыра белүгә дә бик нык бәйле. Татарстанда беренче ясалма болыннарны уңайрак урыннарда: елга тугайларында, элекке болын урыннарында һәм көтүлекләрдә ясый башладылар. Башка өлкәләр дә, мөгаен, шулай итәрләр. Ләкин күбесе алай эшли алмас: һәр колхозның кыры Идел, Кама яки Вятка буенда түгел бит. Ә вак елгалардан суны әллә ни күп алып Сулмый. Вер кубометр суларын алырга ярамаган елгалар да бар: вларның суын алсаң — тирә-юньдәге табигатькә зыян киләчәк. Ләкин сугарулы көтүлекләрнең файдасы шул тикле зур, хәтта болын* нарын кое яки чишмә сулары белән сугарырга туры киләчәк колхозларның председательләре дә, Куйбышев диңгезе буендагы колхозлар- . яың председательләре шикелле үк, тиз арада үзләрендә ясалма көтүлек булдырырга телиләр. Ә аңа суны каян алырга соң? Хәтта Идел, | Кама. Агыйдел, Вятка, Зөя, Мишә, Ык кебек зур елгаларыннан = тыш та өч меңгә якын кечкенә елгалары булган безнең Татарстанда 3. да ясалма көтүлекләр өчен су җитми бит әле. Республикадагы утыз g ллты районның унҗидесендә үзләренең суы юк. Ә бүтән өлкәләрдә =• хәл моннан да кыенрак. Алайса, ни эшләргә соң? Су юк дип, шу- « шындый файдалы эштән баш тартыргамы? Юк, әлбәттә! Мөмкин ф булган җирләрдә йөзләрчә буалар буарга, катлаулы гидротехник о корылмалар — плотиналар төзергә, колхозара һәм районара зур су о үткәргечләр булдырырга, артезиан коелары казырга кирәк. Боларны ® гамәлгә ашыру — зур көч сорый торган эш. Монда, мөгаен, колхоз- Г лар һәм совхозлар бездәге шикелле үз көчләре һәм шефлары ярдәме < белән генә әллә ни зур эш майтара алмаслардыр, һәм алай эшләү- ” нең кирәге дә ул кадәр зур түгелдер. Әгәр һәр республика, һәр өлкә л үзләренең төп промышленностьларыннан калган материаллар хиса- м была үзләре торбалар ясый, үзләре су сиптергечләр, насос станция- и ләре кораштыра башласа — мөгаен, бу экономик яктан да акыллылык күрсәтү булмас, техник прогресс юлында да алга атлау булмас- з тыр. Киресенчә, мондый ярым кустарьчылык чаралары белән эшләнгән ул материаллар автоматлаштырылган махсус зур предприятиеләрдә эшләнгән шундый ук материалларга караганда күп мәртәбә кыйммәткәрәк тә төшәр әле. Сүз җаеянан әйтү: тракторларны һәм комбайннарны алай итеп эшләмиләр ләбаса! Заман техникасы белән җиһазландырылган зур һәм махсус заводларда эшләнә ич алар. Авыл хуҗалыгын күтәрү авыл хезмәт ияләренә генә түгел, бәлки промышленность хезмәткәрләренең, фән һәм техника эшлеклелә- ренең тырышлыгына да бик нык бәйле икәнлеге әйтелгән иде КПССның егерме дүртенче съездында. Моны, һәркем кулыннан килгәнчә авылга ярдәм итәргә тиеш, дип берьяклы гына анламаска кирәк. Монда сүз директив һәм план оешмаларының оста оештыру селәтенә ия булырга тиешлеге, авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә акыллы хуҗаларча якын килергә тиешлеге хакында бара. Бәлки, мин ялгышамдыр, әмма, миңа калса, соңгы вакытларда Госплан үзе дә авыл хуҗалыгына эшли торган тармакларның мөмкинлекләрен тиешенчә искә алып бетерми шикелле тоела. Әйтик, промышленность нигезендә корылган (ягъни ел буена куяннардан үрчем алырга мөмкинлек бирә торган) куян фермаларына җиһазларны кемнәр эшли? Самолет төзүчеләр, кораб төзүчеләр эшли. Кош фабрикаларына кн- рокле җиһазларны кемнәр эшли? Тагын шулар ук. Кирәк булгэига, үзләренең намуслары кушуы буенча эшлиләр. Самолетлар, кораблар эшләнә торган өлкәләрдә тавыклар ашыйлар-эчәләр, махсус урыннарда йомырка салалар. Анда тавык караучыларнын эшләре җиңел: автоматкнопкаларга басып кына идарә итәләр, һәрбер кош караучы мең кошны уйнап кына тәрбия кыла. Ә самолетлар һәм кораблар ясамый торган өлкәләрдә исә мескен тавыклар әле һаман хан зама- ныидагыча балчыкта тибенеп көн күрәләр. Самолетлар һәм кораблар ясаучыларга хәзер тагын бер мәшәкать — культуралы көтүлекләр өстәлде, һәм, рәхмәт төшсен үзләрө- но, алар монда да авылга ярдәм итәләр. Резервлары хисабына, үзлә- Роиең төп эшләренә зыян китермичә, әлбәттә. Ләкин бу эшкә — ясал ма көтүлекләр булдыруга — югарыда ныграк игътибар итеп, алдан планлаштырып эшли башлаганда хуҗалыкларның хаҗәтләрен тиз* рәк канәгатьләндерергә мөмкин булыр һәм нәтиҗәдә ит тә, сөт тә хәзергегә караганда шактый арта төшәр иде. Ниһаять, тагын бер бик мөһим мәсьәлә. Культуралы көтүлекләрне ясадың, аларга су сиптердең дә шуның белән эш бетте дип уйлаучылар булса — алар нык ялгышалар. Су белән үләнне үстерергә дә, үтерергә дә мөмкин. Артык күп сипсәң дә, тиешеннән ким сипсәң дә зыяннан башка нәрсәсе булмый аның. Чама белән генә эш итәргә кирәк. Менә монда мәсьәлә галимнәргә барып терәлә инде. Алар ярдәм итәргә тиеш бу эштә. Ә бу гади нәрсә түгел. Чөнки төрле төш^ тә җирнең үзенчәлеге төрлечә, төрле үләнгә суны төрле күләмдә сибәргә кирәк һәм башкалар һәм башкалар... Ә хәзергә әле көтүлек хуҗалары үз җирләренең «холыкларын» бик чамалы гына төсмерлиләр. Көтүлекләрне ничек һәм күпме файдалану мәсьәләсендә шулай ук әлегә ныклы бер нәтиҗәгә киленгәне юк. Гомуми фәнни күзлектән караганда, көтүлекләрдән, һәр елны өч-дүрт уңыш алаала, кимендә ун ел файдаланырга мөмкин дип исәпләнелә иде. Бу мәсьәлә буенча да Казанда уздырылган Бөтенсоюз семинарында сүз чыгып, үзенә күрә бәхәс сыман нәрсә булып алды. ВАСХНИЛ академигы профессор Н. Г. Андреев үзенең докладында шушы мәсьәләгә кагылып: «Культуралы сугарулы көтүлекләр 20—30 елдан алып 50 елга кадәр эшлиләр»,— диде. Ә Мәскәү тирәсендәге «Ленинский луч» колхозының председателе Ю. И. Кубарев, исә, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашып, көтүлекләрдән елына дүрт кенә түгел, бәлки алты-җиде уңыш алып, нибары биш ел дәвамында гына файдалануны мәгъкульрәк күрүләрен сөйләде. Менә сезгә бер үк мәсьәләгә карата капмакаршы ике фикер. Берсе — акыллы фән сүзе, икенчесе — авторитетлы практика нәтиҗәсе. Боларның кайсына күбрәк ышанырга соң? Әлегә фикер бердәмлеге юк, ә эш инде эксперимент дәрәҗәсеннән үтеп, чын мәгънәсендә киңәеп бара. Ясалма болын булдырырга керешкәнче колхоз председателе һәм совхоз директоры ул болынның ничә елга исәпләнүен, аннан бер җәйдә ничә тапкыр уңыш алырга мөмкин булачагын алдан белеп торырга тиешләр. Күрәсез, фәнгә дә, техникага да һәм оештыру эшләренә дә кагыла торган проблемалар шактый күп әле. һәм болар вак-төяк проблемалар гына да түгел. Ясалма көтүлекләрнең киләчәге әнә шул мәсьәләләрне ничек хәл итүгә кайтып калачак. Мондый яңа көтүлекләрне төзү җиңел эш түгел. Әле моннан берничә ел элек кенә бу турыда сүз куертып торырга да туры килмәс — көч җитмәс иде. Ә хәзер эшләр башкачарак тора. Хәзер колхозларның һәм совхозларның теләсә нинди зур чыгымнарны да күтәрергә хәлләреннән килә. Тик аларга планлы төстә ярдәм күрсәтергә — көтүлекләр ясау өчен кирәк булган материаллар белән тәэмин итәргә генә кирәк. Үзешчәнлек юлы белән генә бу зур һәм бик мөһим мәсьәләне уңышлы хәл кылып булмаячак. Бу эшкә шушылай артык зур хезмәт куеп, акча түгеп торуның файдасы булырмы соң? һичшиксез булыр. Әгәр ясалма көтүлекләрне кирәгенчә ясый алсак, иткә дә, сөткә дә, йомыркага да бернинди кытлык булмаячак. Монысы бер. Икенчедән, илебезнең көч һәм куәт чыганагы булган игенне үстерә торган кырларның һаман кыскара баруына чик куелачак. Ниһаять, өченчедән, файдалы витаминнар урынына кукуруз силосы исе һәм алюмин фляга исе сеңеп беткән тәмсез сөт урынына бары тик болын чәчәкләре исе генә аңкыган һәм бөтен тәннәргә сихәт бирә торган тәмле сөтләр эчә башларга да вакыт бит инде безгә! Бөтен хикмәт әнә шунда, һәм моның өчен тырышырга да ярый дип уйлыйм.