Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ГАИЛӘСЕНДӘ

Дистәләрчә милләтнең һәм халыкларның үзара мөнәсәбәтендә бездәге тесле какшамас бердәмлекне, максат һәм мәнфәгатьләрнең, ихтыяр һәм гамәлнең, рухи туганлыкның, бер-береңне кайгыртып һәм ышанып яшәүнең шул кадәр дә зур чагылышын дөнья тарихы әле белми» КПСС Үзәк Комитетының «Совет Социалистик Республикалар Союзы тезелүгә илле ел тулуга әзерлек турындапгы карарында гаҗәеп бер тегәллек белән әйтеп бирелгән шушы билгеләмәне Татарстан мисалларында алып карыйк. 1920 елның кышында Казанга, запастагы армиянең Революцион Хәрби Советы исеменә Владимир Ильичтан телеграмма килә: «Мәскәү, Петроград, Көнбатыш һәм Төньяк фронт армияләре икмәксез калу куркынычы алдында торалар... Аз гына кичегү дә һәлакәткә китерәчәк, ченки дүрт-биш кеннән барлык икмәк запасы бетәчәк—» Татарстан хезмәт ияләре юлбашчыбыз чакыруына җавап итеп Мәскәугә һәм Пегроградке 10 миллион пот икмәк җыеп җибәрәләр 1921 елны Идел буена ачлык килә. Афәт 1922 елны да кабатлана. Советлар иле ачлыкка каршы күтәрелә. Татарстаннан азык налогын чигерәләр Совет хеиүмәте Татарстанга туклану ечен дип 6 миллион лот, орлыкка дип 10 миллион пот ашлык бүлеп бирә. Совет власте елларында татар халкының тормышы, кенкүреше, хезмәт шартлары танымаслык булып үзгәрде Совет Татарстаны беек рус халкының һәм башка тугандаш халыкларның эчкерсез ярдәме белән промышленностен, авыл хуҗалыгын бик нык үстерде, фәне, культурасы герләп чәчәк аткан республикага әйләнде. Хәзер безнең промышленностебыз тегәл приборлар, станоклар, компрессорлар җитештерә, миллионнарча лар аяк киеме, кинофотопленка, медикаментлар, суыткычлар эшләп чыгара. Казан мехлары дөнья базарында иң зур призларны яулап ала, Чистай сәгатен илле бер илнең гражданнары тагып йери. Татарстанда зур нефть табылу туган ягыбызны бик нык үзгәртте Яңа калалар, эшчеләр поселоклары үсеп чыкты, асфальт юллар салынды. Татарстан нефтьчеләре нибары чирек гасыр вакыт эчендә дөньяның бер генә төбәге дә ирешмәгән югарылыкка—елына 100 миллион тонна нефть чыгара алуга ирештеләр. Мондый темп илебездәге «дистәләрчә милләтләрнең какшамас бердәмлеге, бер-берсен кайгыртып, булышып яшәүләре» аркасында гына була алды Татарстанда нефть чыга башлаган беренче елларда безгә Бакудан, Грозныйдан, Украинадан, Башкортстаннан, хәтта Сахалиннан бораулаучылар, төзүчеләр, нефть чыару осталары, инженерлар килде. Ә хәзер Татарстан нефтьчеләре Мангышлакта, Төмәндә Белоруссиядә, халык демократиясе илләрендә кара алтын чыгаралар. Татарстан индустрнясен үстерүгә бетен илебез катнаша Герләп утырган буровойларда йергәндә без Уралмашны, Мәскәү, Ленинград, Баку. Сумгаит, Волгоград, Харьков, Куйбышев эшчеләрен күз алдына китерәбез. Бораулау установкалары, корыч торбалар, насослар һәм башка җиһазлар алар кулы белән эшләнә. Социалистик тезелеш елларында республикабызның промышленность җитештерү күлемә 360 мертебедән артыграк үсте. Элекке Казан губернасы бер ел буе җитешД тергенне хәзер без бер конда җитештерәбез. Республиканың индустриаль йөзен буген нефть чыгарудан тыш химия промышленносте билгели. Түбен Камада соңгы ун ел эчендә үсеп чыккан гигант химия комбинаты, Казанда салынган оргсинтез заводы республика масштабында гына түгел, ил күләмендә үзгәреш тудырырдай корылмалар булдылар. Аларны бөтен ил төзеде. Бетен дөньяга даны таралган легендар КамАЗны алыгыз. Борынгы Кама ярына 40 тан артык милләт вәкиле җыелды. Дөньяда тиңе булмаган автомобиль заводы безнең республикада тезелә, һәм шул төзелештә эшләүчеләрнең яртысын диярлек татарлар тәшкил итә. Днепрогэста. Магниткада эшләп дан алган татар эшчеләре монда да сынатмыйлар. Мирсәет Ардуановлар традициясе дәвам итә. Бөек Ленин акылы тудырган Совет Социалистик Республикалар Союзы илебез халыклары язмышында гаять зур тарихи роль уйнады. Республикадагы халык хуҗалыгы уңышлары хезмәт ияләренең материаль хәле, культура дәрәҗәсе үсүгә ныклы нигез тудырдылар. Соңгы биш елда бер миллион кеше яңа йортларга күченде, яки квартир шартларын яхшыртты Кайчандыр «дөньяның чите, караңгылыкның мисалы» булып йөргән Казан губернасында бүген халык хуҗалыгында эшләүче 1000 кешенең 468 е югары, урта, тулы булмаган урта белемле. Казан шәһәрендә бу сан тагын да югарырак — анда 1000 кешенең 615 е югары, урта һәм тулы булмаган урта белемгә ия. Татарстан АССР да 11 югары уку йорты, 53 махсус урта белем бирүче уку йортлары, 3071 мәктәп бар (кичке мәктәпләр дә шуңа керә}. Татарстанның вузларында, техникумнарында. мәктәпләрендә һәм профессиональ-техник училищеларында 863 меңгә якын кеше укый. Әгәр без республикада яшәүче халыкның 3 миллион 202 мең 400 кеше икәнен исәпкә алсак, димәк, республикабызда яшәүче өч кешенең берсе диярлек укый булып чыга. Бу хәл патша заманында Казан губернасының төшенә дә кермәгән! Хәзер безнең вузларыбызда гына да 4262 педагог эшли, шуларның 174 е фәннәр докторы, 1624 е фәннәр кандидаты. Татарстан мәктәпләрендә бүгенге көндә 37 мең укытучы балаларга белем бирә. Татар халкы революциягә кадәрле үк зур әдәби традицияләре булган халык. Аның Тукай, Ибраһимов кебек бөек уллары иң авыр реакция елларында, ил өстендә «көзге җилләр җылаган» чакта да ирекле көннәр килеренә, татар халкының да бәхетле булачагына өметләрен өзмәделәр. Габдулла Тукай бәхетне олы туганыбыз рус халкы белән бергә булуда, «тел, лөгать, әхлак вә гадәт алмашып» яшәүдә күрде. Беек Тукайның алдан күреп әйткән бу сүзләре безнең көннәрдә аеруча зур колач алды Татарстан китап нәшрияты өч көнгә бер матур әдәбият китабы бастырып чыгара, республикада ана телендә дистәләгән газета-журнал басылып, халыкка тарала. Соңгы елларда Татарстанның иҗат оешмалары, театрлары, җыр һәм бию ансамбле, концерт бригадалары Мәскәүдә, Ленинградта, Украинада, Белоруссиядә, Ульяноаски- да, Уфада, Казагыстанда, Үзбәкстанда, Себердә булдылар, безнең республикабызда украин, үзбәк, әзербәйҗан, кыргыз, башкорт, чуваш әдәбияты һәм сәнгате атналыклары үткәрелде. Казанда әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә, балалар әдәбиятына, Идел буе әдәбиятларында бүгенге проза мәсьәләләренә багышлап бөтенсоюз киңәшмәләре, РСФСР язучылар союзы идарәсенең күчмә секретариатлары үткәрелде. Социализм төзелеше дәверендә, халыклар дуслыгы һәм пролетар интернационализм идеяләрен пропагандалауның әнә шундый яңа формалары рухи байлыклар алмашуны көчәйтте һәм яхшыртты, социалистик милләтләрнең һәм халыкларның бер- берсе белән алмашыр хәзинәләре зур икәнен күрсәтте Безнең китапларыбыз, сәнгать хәзинәләребез, рус теле аша, бөтен илгә, иң күренекле әсәрләребез дөнья күләменә чыкты. Бөек Горький, үз сүзләре белән әйткәндә. «Казанда рухи яктан туган» Горький башлаган һәм үзеннән соңгы буыннарга васыять итеп калдырган рухи байлыклар алмашу көннән-көн арта бара. Бөек рус халкының һәм совет илендә яшәгән башка халыкларның культурасы татар халкының канына сеңгән. Ил күләмендәге уңышлар нигезендә ул үзе ирешкәннәрне барлый, тагын да тизрәк үсү юлларын билгели. Совет иле халыклары нибары илле ел вакыт эчендә кешелек дөньясы гасырлар буена ирешкән югарылыкка күтәрелделәр. Бу — бер максатка омтылып, ярдәм итешеп яшәү нәтиҗәсе. Бу—безнең хәтта дошманнарыбызда кире кага алмастай хакыйкать. СССР төзелүгә 50 ел тулган. Ленин идеяләре гамәлгә ашкан, тантана иткән дәвердә -Казан утлары» журналы укучыларын бөек бәйрәм белән котлыйм һәм эшләрендә вңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калам.