Логотип Казан Утлары
Повесть

МИНЕМ КАЛА АЛУЫМ

булдыңмы, кызым? — диде әти. — Булдым,—дидем мин. Капка төбенә колхозның йөк машинасы килеп туктаган иде. Әти шофер янына кереп утырды Мин машина ящигына күтәрелдем дә сарыклар янына чүмәштем. Сарыкларны заготскотка илтәләр, ә мин үз гомеремдә беренче мәртәбә калага барам. Сыер-сарык рәсемнәре белән тулы чемоданымны. төшеп калмасын дип. култыгыма кыстым. • Машина, ачулы гөрелдәп, кузгалып китте Безне озата чыккан әнинрң. кабинадан кубып, миңа кул болгаганын гына күреп калдым Машина гөрелтесе аның ни әйткәнен ишеттермәде. «Сау бул, Күлбай!» — дидем мин күңелемнән йорт түбәләрендәге сыерчык оялары, тупыл очлары безнең яннан йөгереп уза башладылар. Озакламый юл тузаны аларны да күмде. Бәэлдәп кычкырган сарыклар, кулыма чытырдатып кыскан чемоданым белән мин япа-ялгызым торып калдым Безнең авылдан олы кешеләр байтак чыккан Җәен, сабан туйлары вакытында. Күлбайга профессор Нурмөхәммәт абай 1 кайта. Ак чечунчә костюмнан, көмеш язулы кәкре таякка таянып, Бояр урманына бара, ннде бишалты ел буылмый асраганлыктан төбе кара көйгән тегермән буасын карап йөри Зират рәшәткәсенә таянып тора. Ике-өч көн буена шулай дәшми-тынмый йөри дә сүзсез генә кител бара Нәрсә ошамый икән соң аңар? Әгәр мин авылга аның шае олы кеше булып кайта * Әгерже ягында абыйны Алар мине сагындылар микән инде? Әй сагындым да соң мин аларны! з Шаулап пассажир поезды узып китте. Кул болгадым. Вагоннарын § санадым. Күзем төште: «Казан — Киров» поезды. Минем туган якла-* рыма, Әгерже буйларына кайта. 5 — Сәлам әйтегез, вагоннар! Сәлам әйтегез, машинистлар’ «Куба = ярым атавында» яшәүче Наҗия Хаинановадан сәлам әйтегез! ' s 4 ф Минем тормышымда бар нәрсә үз җае белән бара хәзер. Көненә 2 мнн алты сәгать, сигез сәгать, ун сәгать рәсем ясый алам. Минем каен = кызымны Натягунин абай мактады. «Тагын шундый берничә ком- ~ позицияң булса, художество училищесы укытучыларына да күрсәтеп 2 карарбыз»,— диде. Бер ай буена ул миннән өметләнеп яңа бер «каен п кызы» көтте. Мин Казанка буендагы карт өянкене дә, яшен суккан ® имәнне дә язып карадым. Башны кыңгыр сала Натягунин абай, дәшми. Ул аптырауда. Ни өчен мин бер мәртәбә шәп итеп композиция ясадым да шуның артыннан ук шундый ук әйбәтне ясый алмыйм? һе! Мин үзем дә аңламыйм аны, сизенәм генә. Күрәсең, кешенең тормышында күтәрелеш минутлары була. Барысы бер төсле булып, елга суы төсле бер көйгә агып киткән көннәр арасыннан берсе, су өстенә сикереп чыккан көмеш чабактай, хәтердә торып кала. Каен кызын ясаган көнем минем шундый иде. Мин гадәти шуклыгымнан, тилемсәләнүемнән арынып, мрнсуланып калдым. Үсмер кызый чорымның узуы, балигъ булу дигәннәре шушы микәнни инде? Рөстәм бер айдан соң иртән, мин этюднигымны күтәреп Казанка буена чыккан чакта, тагын сары чәчле кызы белән кайтты. Мнн шул көнне үземнең автопортретымны яздым. Мин табигать биргән кыяфәтемнән туйганчы көлдем. Күзләремне шакмак чаклы итеп ясадым. Битемә борчак-борчак итеп берәмберәм сипкел тезеп чыктым. Почык борынны бит уртасына тырпайтып куйдым да юка иреннәремә мыскыллы елмаю өстәдем. Бу минем Рөстәмнән үземчә үч алуым иде. Натягунин абай миннән яңа бер «удача» таләп итеп алҗыткан заман иде. үземчә шаяртып автопортретны күрсәттем. Укытучым авызын ачты да ябарга онытып шаккатты да калды Күпмедер вакыт шулай карап торганнан соң: — Здорово! Наденька, здорово! — диде, җилкәмнән кочып алды, тыр-тыр юыртып укытучылар бүлмәсенә кереп китте. Минем кәефем бик яман иде ул көнне. Рөстәмнән үч алырга дип ясаган портретымның үз максатына ирешмәве минем мыскылчан-үчлек- ле булуымны арттыра төшкән иде. Шул мәлне кул астына бакырбаш Бари килеп эләкте. Үз артыннан бер дистә малай ияртеп, әле һаман миннән көләргә җай эзли, әмма минем класста хәтәр бер үҗәтлек белән эшләп барган эшләрем аңар көләрлек рәт бирми иде шул инде. Ә көләсе килә бакырбаш Бариның. Минем коридорга килеп чыгуым булды, бакырбаш Бари, иләк чаклы авызын ерып: — Банан килә. Банан! — диде. Минем Ханнанова дигән фамилиямне боза, янәсе! Аның тирәсенә җыелган берничә малай мәзәк көтеп, көләргә әзерләнеп торалар иде. Барлык ихтыяр көчемне җыеп, каршысына килдем дә, рус малайлары да аңласын дип, русчалатып ярып салдым: — Ты что, влюбился что-ли в меня?! Барием кып-кызыл булып кызарды, малайлар шаркылдап көлеп җибәрделәр. Ә мин әйләнеп тә карамыйча мәктәптән чыгып киттемӨйдә мине күңелсезлек көтә иде. Дөресе — күңелсезлек миңа түгел, Нурмөхәммәт абайлар өенә килгән. Миңа ишек ачарга чыккан Гөлҗиһан түтәйнең күзләре яшьле иде. — Нәрсә булды, түтәй? — дидем мин, куркынып кулларымны күкрәгемә кушырдым. — И-и, апаем, әйтмә инде: Рөстәм институтын ташлап чыккан... — Кит аннан! Нишләп? — дип кенә әйтә алдым. — Кем белгән хәзерге яшьләрне, туклыктан сикерәләр, майларына чыдый алмыйлар, минем белән әтисе кебек, җир тырмашып белем алырга туры килсә, белерләр иде дә кадерен, юк шул, юк...— диде ул рәнҗегән тавыш белән. Мин хатын-кызлар бүлмәсенә кереп киттем. Күрше бүлмәдә Гөлҗиһан түтәйнең күз яше белән Рөстәмне үгетләве ишетелеп торды, җан кыйнагыч, бер төсле тонык ялварудан соң Нурмөхәммәт абайиын салмак калын тавышы ишетелде: — Бетермә, әнисе, үзеңне, һәркем үз ялгышы аркылы дөреслеккә килә. Берәр ел заводта эшләп карасын, күз күрер тагын.— диде. Шуннан соң өйдә тынлык урнашты. Минем күңелем Гөлҗиһан түтәй яклы иде. Кызгандым мин аны. Рөстәмнең шулай кылануын аңламадым. Кешеләр институтка керергә тырышалар-тырмашалар, икешәр-өчәр ел рәттән имтихан бирәләр. Ә ул менә дигән итеп имтиханнарын тапшырып кергән, менә дигән итеп укып бара иде. Акылы юк икән. Төзелеш институты. булачак архитектор! Минем аркамнан чымырдап салкын су йөгереп төште. Әйтерсең мине художество училищесыннан куып чыгардылар. Бер атна чамасы күңелсез генә яшәдек. Рөстәмгә соңга калып йөрүне тыйдылар. Хәер, ул үзе дә институттан чыкканнан соң төн урталарында яки таң алдыннан кайтуын ташлады. Ул бездән ерак түгел генә бер заводка слесарь булып урнашты, иртән эш сумкасын күтәреп китә, хичен шул ук сумканы күтәреп кайта. Аягында хәзер модельле туфли түгел, кирза итек, башында зур фуражка була, аның «шагыйрь чәчләре» хәзер сәер булып кепка астыннан бүселеп чыгып торалар. Рәсем кануннары буенча кешенең гәүдәсе сигезгә бүленә. Башы аның сигездән бер өлешен тәшкил итә. Бу буй җиткән егетләрдә шулай. Малайларның башы алтыдан бер өлешен алып тора. Иң төгәл пропорция буй җиткән егетләрдә. Минем өчен төгәллекнең, матурлыкның үрнәге булып саналган Рөстәмнең башы, слесарь булып урнашкач, пропорциядән чыгып, кинәт зураеп китте. Нәфис-нәзакәтле архитектор егеттән ул хәзер зур кепкасы һәм кирза итекләре белән төптәй нык эшче егеткә охшап калды. Ләкин ул шушы хәлендә дә минем өчен кадерле иде. Элек ул минем өчен буй җитмәс бер биеклектә иде. Архитектор! Затлы кием. Электр гитарасы. Сары чәчле мадонна! Битниклар җырлый торган җырлар. Әйтерең бармы? һо-һо-һо! Хәзер ул минем белән бер тигез дип әйтерлек. Ул кирза итек кия. мин— авылдан әни посылка итеп җибәргән кара киез итек. Ләкин шулай да уйлап карарга кирәк әле. Миңа тышкы кыяфәтемне үзгәртү кирәк түгелме? Озакламый мин пас- порт алам, мина уналты тула. Тырпаеп торган ике бантик нигә мина? Кистереп ташлатабыз да ирләр прическасы ясыйбыз. Бу булдымы — бер. Яка төпләре кыршыла башлаган кышкы пальто киеп йөрим мин, шуиыяестеннән мамык шәл (сүсәрә башлаган шәл әле, житмәсә?) бәйләп йөрим. Әллә минем әтиләр миңа затлы шапка гына алырдай кешеләр түгелме? Әллә ниткән салам сыйрак торна ботлар ялтыр лаклы гусар итекләре киеп йөриләр. Әллә минем әти белән әни миңа гусар итеге генә алып бирерлек түгелләрме? Ниемә дип калага килдем һәм кала алам дип сөйләнеп йөрим. Киез итекне салып атабыз, гусар итеге киеп җибәрәбез: гәүдә тартыла, корсак эчкә керә, түш алга чыга. Әлләлә-лә-лә! Трал-ля-ля-ля! Шалканың биеген, ачыграк төслесен чәпәп куябыз башка. Аннан ары килеп иренне болай нечкә итеп йөртмибез, помада белән баитиклы-кып-кызыл ирен ясыйбыз. Менә шуннан сон Рөстәмнең күзе төшми карасын безгә! Мин үзем тудырган хыялыма канәгать булып, шаянтылакыйлыгым ташып чыгып сикергәләп, атынгалап йөри башладым. Ярый әле, өйдә Зөһрәдән башка берәү дә юк иде. Зөһрә азартка бирелә белә торган нечкә табигатьле, кайнар тойгылы кыз! Ул минем кыланышларымнан эче катып көлә, ә мин тиле дигән саен тигәнәк буе арттырам. Шифоньердан Гөлҗиһан түтәйнең тутый кош каурые каптырган эшләпәсен табып алдым, аякка кадак үкчәле туфли эләктердем, беләккә ридикюль асып, билләрне боргалап киттем, мин сиңа әйтим! Аннары Зөһрә белән кочаклаштык та күздән яшь чыкканчы көлдек, берберебезне бөтереп вальс әйләндек, музыка уйнаттык. Гөлҗиһан түтәй кайтканда арып хәлдән тайган, тынып калган идек. Ул безнең сәер тын булуыбызга маңгай астыннан гына карапрлды да кухня ягына кереп китте. Озакламый аннан кире чыкты Хатын-кыз тар бүлмәсенә керде. Нурмөхәммәт абан бүлмәсен урады Күренеп тора үзенә урын таба алмый, әйтер сүзе бар Гөлҗиһан түтәйнең. Ахырда түзмәде. Зөһрәне икмәк алып керү сылтавы белән кибеткә җибәрде дә, авыр сулап, яныма килеп утырды: — И-и, апакаем, белдем бит мин тегене диде, астыртын эш йөртүче кебек пышылдап. — Нәрсәне белдегез, Гөлҗиһан түтәй? — Рөстәмнең нигә институт ташлаганын белдем — Нигә? — Теге сары чәче ташлаган икән бит аны. — Кайсы? —дидем мин ашыгып, шулай чәчрәп тотынуыма үзем үк уңайсызланып калдым. — Шул инде, таксиларга утыртып йөри иде бит. Әтисенә әйтмиенчә яшереп килдем. Шул гына җитте улымның башына. Беләсенме, апаем, ул бит аңа сихерләнгән иде. Ә теге нишләгән диген? — Нишләгән? — Рөстәмнең иптәш егете белән Алтайга качкан — Кит аннан? —дидем гаҗәпләнеп, ә күңелемдә сөенеч канат какты. Гөлҗиһан түтрй әле һаман да сагышлы тавыш белән Алтайга качкан «Сары чәчне» сөйли иде, мин инде күңелемнән Рөстәмгә күренү-планна- рын кора идем. Ләкин минем планнарым комга корылган булып чыкты. Әтиләр минем шәһәрчә киенү нияте белән акча сорап язган хатыма ике генә сүз белән: «Акча юк», дип җавап бирделәр. Әти берничә ел инде алты почмаклы яна өй салырга йөри иде. Ниһаять, ул шул эшенә тотынган, димәк ки, бер тиен дә акча арттыра алмый. Кече-кечедән мин борын салып йөри торган кыз түгел. Үз кул көчем белән табарга булдым акчаны Минем белән бергә рәсем мәктәбендә укучы Светлананың әнисе — врач кеше. Светланага ияреп аларга барган чакта, зарланып әйтеп ГӨЛШӘҺИДӘ ф МИНЕМ КАЛА АЛУЫМ ф кунмасынмы? Аларга төнге дежурга вешалкага кеше кирәк икән. Айлыгы алтмыш сум. Берәү белән дә киңәшеп тормадым, тоттым да кердем шул эшкә. ’ Төне буе вешалка саклыйм, авырулар янына керүчеләргә халат бирәм. Буш вакытларда кулда ватман да карандаш. Нянкаларнын берәм-берәм рәсемнәрен ясап чыктым. Ошаталар, көләләр, үз итәләр, китте эшләр хутка! Бер ай эшләгән идем — шалт алтмыш тәңкә кулга. Сорочи базарына чыгып гусар итеген алып та кайттым. Парикмахерда ярты көн утырып ирләр прическасы ясаттым. Гусар итеген киеп, ирләр прическасы ясалган башны текә тотып, ишектән чыгып бара идем, слесарь Рөстәмнең ике күзе ут булды. Сер бирмәдем, эре генә чыгып та киттем. Икенче булып Нурмөхәммәт абайны өнсез иттем. Гөлҗиһан түтәйнең генә ушын алып булмады. — И-и. балакаем, әрәм иткәнсең чәчеңне...— диде ул әкрен генә, сагышлы-тнгез тавышы белән. Бик ихлас күңелдән әйткәнгәме. Гөлҗиһан түтәйнең сүзләре күңелемне кузгатты. Әллә ничек менә шунда үземә-үзем кызганыч булып киттем. Итекләрне салып аттым да мендәргә капланып тавышсыз гына балавыз сыктым. «Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың»,— дип әйтергә ярата минем әти. Шәһәрдә торгач шәһәрчә киенми хәлең юк, акча тотып итек алгач, аны чыгарып ташлап булмый, үземне-үзем мыскыллап көлсәм келәм, киям итекне! Шулай да бик озак кия алмадым, атна-ун көн дигәндә аяктан салкын тидереп, тамагым шешеп, урын өстенә аудым. һәм шуңа сөендем. Авырганда мине караучы кем булды диегез? Рөстәм Рөстәм Галикәев! Ул больницадан врач чакырып китерде, рецептлар буенча дарулар алып кайтты. Миңа якын да килеп карамаган, мине бөтенләй танымаган егет башыма кулын куеп кайнарлыгымны үлчи. Элегрәк үлчәсә икән ул башымның кайнарлыгын! Хәзер мин кызганыч хәлдә! Ә минем кызганыч буласым килми, һәм мин аның ярдәменнән баш тартып, үземнең кызганыч хәлдә түгел икәнемне исбатларга азапланам. Бу хәл Рөстәмдә миңа карата тагын мыскылчан караш тудыра. Ул авыру балаларга теләктәшлек белдергән тәҗрибәле врач кебегрәк көйле тавыш белән: — Авыру Ханнанова, сезгә менә бу микстураны көненә өч мәртәбә йотарга кирәк. Кулланыр алдыннан болгатырга онытмагыз,— ди. Мин күңелемдә янә ачу кузгалганны сизәм. Бакырбаш Баридан үч алгандагы кебек, бауны бер чабуда өзеп чыгарырга теләп: — Рөстәм Нурмухаметович! Әйтә алмассызмы, кешеләр нигә Алтайга качып китәләр икән? — дип сорыйм. Рөстәм бер мәлгә югалып кала, ударның нык уйланып эшләнгәнен аңлагач кына, матур кара кашларын җыерып, аннан соңҗиңүчән төстә елмаеп: — О-о, жылан баласы! —ди һәм өйдән чыгып китә. Мин аны көне буе үз янымда күрмим, кич җиткәнче өйдә япа-ялгызым ятам, миндә теләгәнемә ирешә алырдай көч барлыгын сизеп, үземне-үзем дәвалый башлыйм. Чәй содасы белән тамакны чайкарга кирәк. Бер чокып җылы суга бер бал кашыгы сода. Ә мин аш кашыгы белән тондырам. Сода ачылыгы җаннарымны актарып китерсә дә, озаклап тамагымны чайкыйм да урыныма ятып йокы чакыра башлыйм. Шаулап поезд килә. Мин поездга таба йөгерәм. Барып җитә алмыйм, поезд инде гудок бирә, аксыл төтеннәрен бөркеп пошкыра, мопеды 80 елан каяндыр Зөфәр килеп чыга, мине алдына утыртып, кузгалып иткән поезд артыннан йөгертә, поезд бездән ерагая бара, ерагая бара, |ин борчылып дәшмәкче булам, поезд машинистына кычкырмакчы улам, тавышым чыкмый, мопедчы мина таба борыла, минем башыма улын куя, мин аның Рөстәм икәнен күрел куркып калам. Ушымны җуя зам, ул да түгел, Рөстәм мине кулына күтәрә һәм шул көе «Куба» янын- агы урманлы таудан, Казанка елгасы өстеннән очып китә. Болытларга аба очабыз. Болытлар кып-кызыл. Минем битем, кулларым, бөтен энем эсселектән яна. Янып үлүдән котым чыгып, ут сулап ятканда 'иидидер салкын бер нәрсә башыма орына һәм мин куркынып күзлә- •емне ачам: Гөлҗиһан түтәй минем башыма салкын суга манган сөлге уеп маташа икән. Мин анын теләктәшлек белдереп мопсу гына елмайган йөзен күрәм юм шул елмаюдан җиңеләеп тагын күзләремне йомам... 5 Август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь. Биш ай. Казанга килеп, 1ТИӘНИДӘН, сеңелем Руфиядән аерылып яшәвемә биш ай үтеп киткән, ’ифкать абыйны искә алмыйм да инде, аның Минзәләдә педучилищеда >куына дүртенче ел; калганнарыбызның өстәл янына җыелып сөйләшә- твйләшә чәй эчкән вакытларын зрә дә сагындым. Тан аттымы, без дүртәүләп тиз-тиз өй эшләрен карыйбыз да ишекне бикләп дүртебез дүрт «кка китәбез. Әни мәктәпкә укытырга, Руфия белән мин күрше авылга /кырга, әти велосипедына атланып урманга — лесничествога китеп 5ара. Кичен әти берәр агач кисәге, кәкрәеп-бөкрәеп торган тамыр алып кайта да чәй эчеп бетерәбез дигәндәрәк, өстәл яныннан кузгалганчы: — Кызым, карале, менә бу тамыр берәр нәрсәгә охшамаганмы? Сиңа дип алып кайттым,— ди. Без дүртәүләп ул алып кайткан тамырны зйләндергәләп карый башлыйбыз, башта берни дә чыгарып булмый, аннан, әйләндергәли торгач, я сыңар аяклы торнага охшый, я шунда... Хәзер хәтерләмим инде барысын да; тик бер көнне Руфия өч җәпле кәкрерәк бер тамырны кулына алу белән: «Әти, бу Шәяхмәт бабай бит!»— дип кычкырып җибәрде, өстәлгә бастырып куюы булды, чыннан да, таякка таянган бөкрәйгән кешегә охшап калды... Биш ай... Гөлҗиһан түтәй гусар итеге алып кигәнемне, чәчемне кистергәнне яратып бетермәгәнгәме — бер көнне эштән кайткач әйтте: — Наҗия, эшеңнән чык та укуыңны гына кара инде син, балакай,— диде,— Сиңа биг рәсем ясарга гына түгел, рус теленнән дә имтихан тотарга кирәк булыр. Мин авырганымны әниләргә әйтеп тормадым. Декабрь беткәч, каникулга өйгә кайтып килермен дә эштән чыгармын, ә рәсем мәктәбенә өченче класс сменасына да, дүртенче класс сменасына да йөрермен дип уйладым. Мин көз көне килгән генә көемә, училищега кереп китмәвемә сөенә идем Берни белмәгән көенчә ничек укыган булыр идем, гел дә генә хәреф танымаган бала шикелле булганмын. Кулымда шул белер-белмәс ясаган рәсемнәремнән, училищега кабул итү хакындагы белдерүдән һәм сигезенче классны бетерү таныклыгыннан башка берни юк нде бит. Рәсемнән берни белмәгәнмен. Әлифбаны үтмичә уку китабына тотынган бала сыманрак булганмын икән. Менә нәрсәләр ачтым мин биш ай үтте Дигәндәрәк. Каникулда авылга кайтып өстәл янына җыелгач,, сөйлим дисәң сүзләр бер олау җыелды Кызык хәлләр дә булды. Сөиләми торганы. сөйләү түгел, әле үземнең дә белергә теләмәгәнем — Рөстәмне уйлавым нде ГӨЛШӘҺИДӘ ф МИНЕМ КАЛА АЛУЫМ ф Ә бөтен класс белән ду-у килеп көлешкән хәл менә болай булды. Гөлҗиһан түтәй мәче ярата икән. Ташкүмер кебек елкылдап торган кап-кара мәчеләре бар. Рөстәм дә, Зөһрә дә аны «Мурка, Мурка» дип кенә торалар. Гөлҗиһан түтәй Муркага дип я балык, я бавыр алып кайта. Муркасын Мурка да бит, тик шул Мурка ел саен өч-дүрт бала китерә, шуларны кая куярга белмиләр икән аннары. Ә инде Нурмөхәммәт абай алардан кая качып котылырга белмәгән шикелле тоелды мина Мин аларда торган чакта да Мурканың дүрт баласы бар иде. Берсен мин, Светлана сорагач, куеныма кыстырып рәсем мәктәбенә алып киттем. Светлана мәктәпкә соңгарак калып килде. Дәрес башланды инде, этюдникларыбыз янына утырдык — Светлана юк. Пумала манарга дип әзерләгән сулы савытларыбызны этюдник янына куеп эшкә башладык дигәндә генә, мәче баласы куенымнан чыгып качты. Кирәгемне бирә укытучы, дип, котым очып торганда, Наталья Карповна: — Ой, какой хорошенький котеночек! Кис, кис, кис! — дип, песи баласын тотарга иелде. Тоттырамы соң ул алай гына! Чапты китте урындыклар астына «Вот тут!» — «Нет, вот он где!» — дия-дия, барлык укучы песи баласын тота башлады. Этюдниклар ауды, сулар түгелде. Ахырда бер малай тотып укытучы кулына бирде. Гөлҗиһан түтәй генә сәер кеше түгел, безнең Наталья Карповна да песи ярата икән, мине ачуланып та карамады. Өйдә әле тагын өч песи баласы бар. Төне буе чабышалар, диваннарны тырнап, ертып бетерәләр. Нурмөхәммәт абайны кызгандым. Өчесен дә рюкзакка тотып салдым да илттем дә бирдем ветлечебинцага. Рөстәм шуны белгәч: — Вот, дает! — диде. Ул да ярата иде бит песи балаларын. Мин аның алдында тагын юньсез кеше булып калдым. Кызыккызганыч хәлләрнең берсе менә шул иде инде. Әтигә сөйләсәң: — Әллә сезнең бүтән эшегез юкмы? — дияр иде. ...Казан — Киров поездына утырып авылга кайттым. Арча, Кукмара, Можга стансаларын мин икенче тапкыр күреп үтәм. Җир өсте ап-ак, дулкын-дулкын булып кар ята. Каен урманнары төтен сыман сизелер- сизелмәс кенә булып калган. Нинди буяуларны, нинди төсләрне бергә кушып чыгарып була икән шушы төтен сыман күксел-зәңгәрсу төсне? Әз генә кызгылт сыман да әле ул. Ә чыршылар чиксез аклык белән янәшәдә кап-кара күренә икән. Тәрәзәдән күземне алмый алты сәгать буе карап кайттым. Әгерҗегә колхоздан трактор килгән иде. шуңа утырып күрше авылга, аннан тәпи-тәпи үзебезнең Күлбайга кайттым. Кар шыгырдаганын сагынганмын. Баскан саен шундый рәхәт итеп, үз итеп шыгырдый кар! Безнекеләр өйдә иде. Яна ел алды бит! — Сорап кайттыңмы? — диде әти күрешеп бетүгә. — Алдан җибәрделәр. Җиз комган, бер кием чабата алып килергә куштылар,— дидем мин. — Чабата калыбы белән шөшлесе дә кирәк түгелме? — диде әти. Ул безнең шундый инде — әллә чынлап, әллә уйнап әйтә, аныкыв аңламассың. 6 Чыннан да мин авырганымны әниләргә әйтмәдем. Аларны борчыйсым килмәде. Шулай да авылга кайтып килгәч, хәлемнең бигүк шәп түгеллеген үзем генә белеп йөрдем. Гәүдәм минем сау-сәламәт, рухым сәламәт түгел иде. Рөстәмгә карата кылган дорфалыгым мине бик үкси- дерә, шуңа күрәдер инде мин гадәттәгечә шат күңелле, мыскылчан табигатьле Нәжүктән сөмсерләре коелган, ' башын муенына тыгып йөри торган Наҗия балакайга әйләнеп бара идем. Дөньяда бар нәрсәдән өстен күргән, минем яшәү дөньям булган рәсемнән дә күнелем сүрелеп бара һәм бу мине куркыта иде. Мине бу халәтемнән Казанга килгән бер күргәзмә коткарды. Бу — уижиде яшендә һәлак булган художник кыз Надя Рушева күргәзмәсе иде. Газетадан шул хакта укуга мин Сынлы сәнгать музеена чаптым. Музейда әле минем беркайчан да шул хәтле күп кеше һәм шул хәтле дә зур тынлык күргәнем юк иде. йөзләгән кешенең, гүя сүз куешкандай, барысы берьюлы тын калулары үзе үк рухи бер халәт тудыра һәм сине ниндидер зур бер нәрсәне кабул итәргә әзерли. Күргәзмәнең башланган өлешен күрсәткән зур кара укка буйсынып, эчке бүлмәгә уздым. Анда унике яшьлек Надяның рәсемнәре куелган. Мин үзем өчен шундук бер нәрсәне ачыкладым. Надя унике яшендә чагында рәсемнәрен миннән артык ясый алмаган. Бу хәл миңа үземәүзем ышанырга ирек бирә. Шул ук вакытта Надя Рушеванын исеме мине дулкынландыра. Без адашлар булып чыктык. Надя Рушеванын укытучысы, киңәш биреп торучысы академик Ватагин булган. Айга бер мәртәбә ул аның янына калын бер папка күтәреп килгән. Укытучың академик булу — уен эш түгел, әлбәттә! Ләкин үзентырышмасаң — юк. Натягунин кул астында мин инде ярты ел эшлим «Аксакның атлап киткәнен сукыр карап торыр» дәрәжәдән котылдым. Акварель белән эшли беләм. Фломастер да минем кулга буйсына. Ә менә темпера, монотипия, офорт дигән төшенчәләрне мин әле китаплардан укып кына белә идем. Тотынырга, тотынырга, бернигә карап тормаска! Мин шулай фикер йөрттем. Бу уйлар беренче залны караганда, Наяя- нын бала чак рәсемнәрен күргәндә тудылар. Икенче залда мин үземне оныттым, Надяның рәсемнәренә йотылдым. Уналты яшендә Надя Рушева «Сугыш һәм тынычлык» романын иллюстрацияләгән. Мин әле ул романны Нурмөхәммәт абайларга килгәч кенә укып чыктым. Анда да күп өлешен аңлап җиткермәдем. Надя мине тап калдырды. Надя пушкиниана тудырган. Пушкинны ул үз күңеленнән үткәргән, һәм шул Пушкин миңа моңарчы мин күргән бик зур художникларның портретларыннан якынрак булып тоелды. Аның балаларча очлаеп килгән авызы, ак болыт кебек жинел бөдрәләре (башкаларда аның бөдрәләре кара болыт!) миңе үзенә тартты. Шунда мин Надяның кыюлыгын күрдем. Мин үз-үземә үпкәчел бер сорау куйдым: ник мин Тукай портретын язмыйм? Ник миңа моны берәү дә киңәш итми? Ник мин үзем өзелеп яраткан шагыйрем зәңгәр күзле Такташны шундый ук жинеллек белән, тоташ бер сызык, ягъни бер сулыш белән язмыйм? Надя Рушева мәхәббәт һәм усаллык аллаларын ясаган. Бездә андый аллалар юк, мине авылда андый төшенчәләргә берәү дә өйрәтмәде, ләкин бит дөньяда Галиябану белән Хәлил бар, Йосыф белән Зөләйха бар, Сак белән Сок бар. Аларны кече яшемнән беләм. Мнн үз алдыма тагын бер сорау куйдым: Надя Рушева жинеллек, матурлык дөньясына, хыял дөньясына ничек шулай кереп китә алган? Әтисе аның музыкант, әнисе биюче, бабасы художник булган. Әзерлек дигән нәрсә, күрәсең, рәсем мәктәбе белән генә чикләнми, матурлыкны аңлау буыннан-буынга килә. Надя музыка дөньясында яши. биюләр дөньясында яшн. Надя унбиш яшендә Варшаваны күреп кайта Мин унбиш яшемдә беренче мәртәбә Әгержедән чыгып киттем. Мин унбиш яшемдә сәнгать турындагы беренче китапларны укый башладым. Минем әле эшләмәгән эшем, куып жнтәсе нәрсәләрем — таулар! Мин чынлап торып зур эш белән шөгыльләнәсе урында Рөстәм Галнкәевкә үпкәләп йөрим. Ул мине санга сукмый, ул мине танымый, янәсе. Нишләп ул мине танысын, ул минем буем жнтмәс биеклектә бит инде, ул гитара уйный, баян уйный, ул бөтен дөнья музыкасын магнитофон ленталарына язып ала. Ул әтисенең китапханәсен киптән укып чыккан, хәзер иң кирәкләрен китапханәләрдән алып укый. Хәзер мин аны куа чыгарга, өзлексез куарга, аның яшендә аны узып, үземнең артымнан йөгертерлек итәргә тиешмен... Уй-хыялларымнан арынып, мин Надянын автопортреты янына туктыйм һәм сискәнеп китәм. Бу бит — минем автопортретым. Менә нн өчен Натягунин абай мине беренче мәртәбә мактаган икән. Мин дә бит вакытның күпмедер мизгелендә Надя ирешкән югарылыкта булганмын, рухи халәтемне ватманга төшерә алганмын. Бу хәл миңа тагын канатлар куя һәм мин Надя Рушева турындагы язмаларны укын башлыйм. Академик Ватагин әйтә: «Мин Надя Рушеванын бер ел эчендә гадәттән тыш сәләтенең үсүен күрү бәхетенә ирештем, шуның өчен җаваплылыкны үз өстемә алдым. Мин аның, художник буларак, көнләп түгел, сәгатьләп үсүен күрдем. Аның рәсемнәре «балалар ижаты» булудан күптән инде узып киткән, әмма олы яшьтәге художниклар арасында да аңардагы жиңеллек, композицияне тою, образларның үткенлеге, дөньяны аныңча кабул итә белүләре белән бик азлары гына ярыша алалар». Надя Рушеванын күргәзмәсе хакында йөзләрчә кеше дулкынланып, таң калып язган. «Надя безнең күңелебезгә бетмәс-төкәнмәс шатлык китерде»,— ди алар. Ә менә художниклар аның ижатына бәя биргәндә анык пропорцияләренең дөреслегенә, рәсемнәренең нәфис һәм җиңеллегенә. барыннан да бигрәк аның геройларының матур күңелле булуына сокланалар. Аның хәтта убырлы карчыклары белән шүрәлеләре дә изге күңелле, диләр. Надя акварель, темпера, монотипия, офорт белән эшләү күнекмәләрен бик тиз үзләштергән, шуларда үскән, әмма каләм яки төсле фломастер белән бер мәртәбә сызып җибәргән сызык, төзәтүсез, әзерлексез сызган сызык аның төп үзенчәлеге булып калган. Күчеш чорында да ул төшенкелеккә бирелмәгән, хыял дөньясы белән яшәп калган, һаман камилләшә барганда, унҗиде яшендә... миенә кан савудан үлеп киткән. Күргәзмәгә килгәндә мин Надя Рушеванын үлгәнен алдан ук белеп килсәм дә. ул калдырган ун мең рәсемне караганда шундый мавыгып киттем, соңгы хәбәр миңа яшен суккандай тәэсир итте. Бугазыма килеп бөялгән күз яшен йотып, музейдан чыктым. Адашыма беркайчан да хыянәт итмәскә, ул эшләп бетермәгән эшне дәвам итәргә күңелемнән ант иттем. 7 Дөньяга яз килде. Җилләр суык булса да. өшеткеч түгел. Казанка бозы өстенә күтәрелгән болганчык шадра сулар, художник күзлегеннән, төсләр гаммасыннан караганда бер тиенгә торгысыз булса да, кай ягы беләндер күңелне җилкетә! Үзебезнең тулып ташыган Кама суын, күкселләнеп утырган урманнарны искә төшереп, ямансулап, өйгә бер хат яздым да билне буып сонгы штурмга тотындым. Бу — минем Кышкы Сарайны алуга булган соңгы һөҗүмем. Бу — минем адашым Надя Рушевага биргән антымны үтәргә тотынуым. Барлык көчемне җыеп, алга-артка каранмаска, гел алга гына барырга тиешмен мин. Укытучым Натягунин миңа шулай диде. Надя күргәзмәсеннән кайткач, мин аны тагын бер рәсемем белән сөендердем. Мин анар профессор Галикәевнең, ягъни мине үзләренә сыендырган Нурмөхәммәт абайның портретын фломастер белән ясап бирдем. Мин аны күптәннән хыялланып йөргәнемчә бер сулыш белән, тоташ бер сызык белән ясарга гырыштым Аның өчен мин аны атна буена күзәтеп йөрдем. Нурмөхәммәт абай белән якшәмбе көненә сүз берләшеп куйдым һәм без тып-тын, in-аулак өйдә икәү генә калдык. Профессор мина позировать итте. Бу «әлнен жаваплылыгын аңлап мин бик каушаган идем, күңелемдә өермә 5улып олы тойгылар айкала иде, шуңадырмы—фломастерны минем хулым түгел, күңелем йөртте. ♦ Портретны мин егерме минутта сызып аттым. Бу минем өчен бик аз s гакыт кебек тоелды, әмма мин аны бүтәнчә «эшкәртергә» теләмәдем, £ «өнки ул чакта кирәксез сызыклар артачак, минем аны бозып ташлавым 5 мөмкин иде. Ни булса — ул! дидем дә, тәвәккәлләп, портретны Нурмөхәммәт < 1байиың үзенә күрсәттем. Ул башын кырын салды. Беркайчан да чәчрәп х өшми, ашыкмый-кабаланмый торган, олы сымак чырайлы профессор ы кинәт балалар кебек кулларын чәбәкләп, тезеп китте = — Энекәй генәем! Нәҗүк! Художник бит син. апаем! Ну, брат! 2 4у, брат! Менә нәрсәгә илтә тырышлык! Гафу ит— коры бер тырышлык ♦ белән генә пычагым да кырып булмый. Призвание! Синдә чынлап торып художник жаны. Керергә кирәк училищега. Мәтәлеп-кадалып булса да херергә! Телисеңме, мин сина булышам? Бүген үк барып училище дирекоры белән сөйләшәм. Юк, директор белән түгел, Художниклар союзы зрсдссда геле белән сөйләшәм. Телисенме? — Ю-уук! — дидем мин үжәтләнеп.— Керсәм мин үзем керәм! Минем нык күңелле булуым аны шатландырды. Ул, беренче мәртәбә «үргәндәй, минем кистерелгән кыска чәчемә, шәһәрчә «мини» күлмәгемә карап аллы: — Үзгәргәнсең бит син, Нәжүк! — диде. — Нигә, абай, шуның өчен килдем дә бит инде калага! — дидем. Ул рәхәтләнеп бер көлде. Энә шул көннән башлап профессор Галикәсв минем һәр адымымны күзәтепбарлап торды. Аның киңәше белән мин төнге дежурлыктан чык- гым. Ул кичләрен кимендә бер сәгать вакытын минем белән бергә рус геле дәресләрен кабатлауга бирде. Ул моны вазифа итеп түгел, кызык табып, рәхәтләнеп эшли иде. Апрель буена — төп-төгәл утыз көн — без грамматика кагыйдәләрен өйрәндек. Өйрәнеп тә карадык соң! Жиде төн уртасында уятып сорасыннар — без теләсә кайсы кагыйдәне уйлап-ннтеп тормастан әйтеп бирер дәрәжәгә життек. Май аен тоташы белән диктант язып үткәрдек. Рәсемне инде әйтеп тә тормыйм. Рәсемне мин мәктәптә дә, өйдә дә, утырып та, баскан килеш тә, утырып-басып торырлык хәл калмагач, корсак өстенә ятып та ясый идем. Кайчагында Нурмөхәммәт абай минем зал ягында идәндә корсак өстенә ятып рәсем ясаганны күрә дә аяк очларына басып кына уза башлый. Мин шуны сизеп — ялт! — сикереп торам. Икебез лә рәхәтләнеп бер көләбез. Аннары ул башын кырынрак салып минем рәсемнәремне күздән үткәрә һәм авыр гына бер көрсенеп куя. Баштарак сәерсендер.ә нде мине бу көрсенү, бераздан аңладым, ул да минем өчен янып-көеп йөри икән. Минем өчен «янып-көеп» йөрүче кеше — минем укытучым Натягу- нин. Баштарак ул моны миңа сиздермәгән иле. Училищега гариза бирер көннәр якынлашкан саен мина игьбарын арттыра барды. Мин атна-уп көн эчендә калын бер папка булып жыелган рәсемнәремне күтәреп ана илтәм. Рәсемнәремне ул хәзер бармак очыннан гына үткәрми, һәркай- сын жентекләп карый, кайда фактура ачылмаган, кайда шәүлә-күләгә Дөрес салынмаган — ике-өч сүз белән генә аңлата. Минем укытучым аз сүзне. — Да-а,- дип сузып кына әйтеп куя ул. Мин аннары сабыр гына ГӨЛШӘҺИДӘ анын аңлатмасын көтәм.— Да-а... Рәсемне жинлек без. Композиция дә безгә буйсынды. Шулай да, Ханнанова, жнвописьта без аксыйбыз. Син аксыйсың, дими, без лксыйбыз, ди. Бу сүзләрдә мин аның минем язмышыма никадәрле жаваплы каравын снзәм. Минем аны борчыйсым килми, мин үлепләр дә аның ышанычын акларга телим. Ничек акларга соң аны? Ничек итеп имтиханда каушап калмаска? Уку елы бетәр алдыннан мин атна буе училищега йөрдем. Укытучым шулай кушты. Училищеның атмосферасына өйрәнә тор, диде. йөрдем мин, өйрәндем. Әммәдәки (әти әйтмешли), мине тагын бер хәл чыгырымнан чыгарып ташлый язды. Мин училищега документларым белән бергә иң яхшы дип тапкан рәсемнәремне тапшырып кайткан көнне урамда... кемне очраттым дпп беләсез? Сары чәчне! Җилкәсенә чишелгән көлтә булып сибелгән Сары чәчне очраттым мин. . Ул минем күңел ныклыгымны җимерде. Мин үземне дөньяда иц бәхетсез кеше итеп тойдым. «Их,—дидем мин,—имансыз кызый,—дидем,—мин имтиханнарымны тапшырып бетергәнче генә кайтмый торсаң ни булган?!» — дидем. Мин тагын сөмсерләрем коелып йөри башладым. Моны укытучым Натягунин да, Нурмөхәммәт абай белән Гөлжиһан түтәй дә сизделәр, ләкин мин аларның кәеф-хәтер сорашуларына әйле-шәйле генә җавап бирдем. Мин Рөстәмнең мөнәсәбәтен көттем. Ул соңгы көннәрдә минем белән гади генә исәнләшеп йөри. Ул инде мине күрмәмешкә салына алмый, әмма минем «этлегемне» гафу да итә алмый иде әле. Минем уемча, Сары чәчнең кайтуы аны үзгәртергә тиеш. Беренче имтиханга мин анын Сары чәчкә мөнәсәбәтен ачыкламаган килеш барып кердем. Без гипстан койган орнамент сынын ясарга тиеш идек. Күңелемдә ярсу булгандырмы — ипләп-җайлап тормадым, сөңгедәй очлаган карандашымны озын итеп тотып, орнаментны бер сулыш белән ясарга тотындым. Имтихан комиссиясеннән өч-дүрт кеше минем янга килеп китте. Бу юньлегә микән? Каяндыр килеп чыккан укытучым Натягунинны күргәч кенә минем эчемә жылы керде. — Нормально. Бик ашыкма, вакытың күп әле,— диде ул. Никадәр ышаныч биреп китте ул миңа. — Йә, Нәжүк, эшләрең кай тирәдә? — дип каршылады мине Нурмөхәммәт абай. — Ясадым шикелле,— дидем. Имтиханда бер урынга өч кеше идек. Икенче көнне фамилияләр тезгән тактадан, ашыгып-кабаланып, үз фамилиямне карап чыктым. Юк! йөрәгем жу итте. Аһ, монысы бит керми калганнар исемлеге. Бакырбаш Бари белән Светлананы шул тактада күреп бик гаҗәпләндем. Алар бит рәсем мәктәбендә дүрт ел укыганнар иде. Тагын ике көннән композициядән имтихан бирдек. Мин «Хезмәп дигән темага йорт салучыларны ясадым. Теләп-яратып ясасам да, укытучым күренмәү мине каушатты Өс сәгать чамасы газаплангач, ниһаять, Натягунин абай күренеп, мине* йорт салучыларыма елмаеп сәлам биреп китте. Тагын бер көннән ике имтиханның да билгесен әйттеләр. Минеке ләр — дүртле. Бу—югары билге, бишлене берәүгә дә куймыйлар «Бишле алу» — җитлеккән художник булу дигән сүз икән. Живописьтан мин өчле эләктердем һәм кара кайгыга калдым. «Кышкы Сарайны алуны дәвам итәбез!» — диде Натягуния абай, мине тынычландырып кайтарып җибәрде. Шул кичне Гөлҗиһан түтәй минем белән эч серен бүлеште. — И дөньялар*—дип, көйле-сагышлы тавышы белән сүз башлады ул.— Теге адәм тәганәсе тагын кайткан бит... Мин белмәмешкә салышып: — Кемне әйтәсез? — дидем. — Сон, Рөстәм мавыгып йөргән кызны инде... — Кайтса соң?! — дидем мин.—Аннан сезгә ни зыян? — Менә бөтен бәла дә шунда шул, апаем. Рөстәмнен кайтканын, минем өйдә юкны гына сагалап торган, йөзен ертып килеп җиткән, затсыз. — Кит аннан! — дидем мин. гаҗәпләнгбн булып. Ә үзем эшләрнең ничек беткәнен беләсем килеп сабырсызлана башладым. Әле һаман баш чайкап утырган Гөлҗиһан түтәйдән сүзне сулышым белән тартып алырдай булдым. — Ярый әле,—диде Гөлҗиһан түтәй, озак кына утыргач.—Соң булса да малай акылына килде. — Нишләде? — дидем мин, үз-үземне белештермичә. — Куып чыгарды. — Алай ярыймыни? — дигән булдым, ә үземнең җаным тагын бер мәртәбә канат какты. — Бик тә ярый...—диде Гөлҗиһан түтәй сабыр гына.— Шул кирәк хыянәтьчеләргә. Рус телен мин бишлегә, язманы дүртлегә тапшырдым. Кара-каршы сөйләшү вакытында мин биргән җаваплар комиссиягә ошаган булса кирәк, алар мина туп-туры әйттеләр — Рәсем училищесы студенты булуың белән котлыйбыз! — диделәр. Мин баскан җиремне тоймас хәлдә йөгереп өйгә кайттым. Шул хәбәрне түкми-чәчми Галикәевләргә тапшырдым. Алар барысы да өйдә иде. Зөһрә мине кочаклап үпте. Гөлҗиһан түтәй аркамнан сөйде. Ир-ат тыенкырак кыланды. Нурмөхәммәт абай миңа чын художниклар йөртә торган чемодан чаклы этюдник бүләк итте. — Наҗия Вафовна, син җиңүче, син кала ^лучы. Күлбайга мин сине үз машинамда озата кайтам,— диде. Бер читтәрәк басып торган Рөстәм: — Әти, мин дә Күлбайга кайтыйм әле,— диде. — Син нишлисең анда? — диде Нурмөхәммәт абай. — Авылда этюдлар ясар идем...— һәм үзе теләктәшлек эзләп мөлдерәп миңа карады. 1971—1972.