Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ

Совет кешесенең рухи йезен иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа тибы тудырган һәм СССР халыкларының иң яхшы традицияләре белән камилләшкән сыйфатлар билгели. Мондый кешене партия үстерде, һәм партия бу эштә культура һәм сәнгать чараларыннан нык файдаланды һәм файдалана. Безнең заманда әдәбиятның тормышыбыздагы вазифасы көннән-көн җаваплырак төс ала КПССның XXIV съездында Л. И. Брежнев бик хаклы рәвештә болай дип әйтте «Җәмгыятебез коммунизм төзү юлыннан алга барган саен совет кешесенең дөньяга карашларын, рухи культурасын формалаштыруда әдәбиятның һәм сәнгатьнең роле һаман арта бара Сүз монда, беренче чиратта, совет кешеләрендә интернационализм хисе тәрбияләү турында бара. Чөнки интернационализм — совет кешесенең дөньяга карашының, аның әхлагының һәм рухи культурасының да аерылгысыз бер сыйфаты. Әдәбият хезмәт ияләрен интернационализм принципларында тәрбияләүдә, аларның рухи бердәмлеген ныгытуда уңышлы катнашсын өчен, аның үзенең интернациональ характерда булуы, барлык башка милләт кешеләренә аңлаешлы һәм якын булуы шарт Күп милләтле совет әдәбияты исә — нәкъ менә шундый әдәбият. Бу— әдәбият чагылдыра торган чынбарлыкның интернациональләшә баруы, әдәби геройның чын интернационалист булуы, әдәбиятларның бер үк идеологиягә, бер үк иҗат методына — социалистик реализмга нигезләнүе, аларның бер-берсен баетышулары һәм бер берсенә якыная барулары белән аңлатыла. Бай хәзинә Революциягә кадәр дә милләтләр һәм халыклар, материаль кыйммәтләр белән беррәтгзн, рухи байлыклар алмашып яшәгәннәр. Аларның культура тормышы да интернәциональләшә барган. Бу — милли мөнәсәбәтләр үсешендә объектив закончалык. К. /Ларкс, Ф Энгельс, В. И. Ленин бу процессның капитализм шартларында ук җәелә баруын әйттеләр. Капитализм чорында милли культураларның бер-берсенә якынаюы юлында кискен каршылыклар, күп кенә киртәләр ятса да, демократик әдәбиятлар барыбер бер- берсен «табыша» албаннар. Язмыш, өмет-хыяллар уртаклыгы, бөек рус халкы җитәкчелегендә илбасарларга һәм сыйнфый дошманнарга каршы бергәләп көрәшү — Россиядә яшәгән халыклар арасындагы әдәби элемтәләрнең нигезе менә шул. Халык 1 КПССның XXIV съезды материаллары. Казан. 1971. 86 бит. С ФЛОРИД ӘГЪЗӘМОВ ф ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ — ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ф терки халыкларның әдәбиятлары үсешенә уңай йогынты ясады. Ул көнчыгыштагв төрки халыкларга рус культурасын җиткерүдә күпер хезмәтен үтәде. Бу йогынтц беренче чиратта, аның иң күренекле вәкилләренең (әйтик, Г. Тукай, Г. Ибраһимов] иҗатлары аша барды. Моны тугандаш халыклар галимнәренең фәнни хезмәтләренме» дә, шул шифалы йогынтыны кичергән әдипләрнең раслауларыннан да күреп була Үзбәк язучылары Хәмзә Хакимзадә, Гафур Голәм, Әсгат Мохтар, төркмән язучысы Берды Кербабаев, казакъ әдипләре Габит Мөсрепов, Сабит Муканов һәм башкалар ның татар әдәбиятының үз әдәбиятларына, үз иҗатларына ясаган уңай йогынтысы хакында тирән ихтирам белән әйткән сүзләрен китерергә булыр иде. Хәзер революциягә кадәр булган әдәби элемтәләрне комплекслы өйрәнер вакыт җитте шикелле. Моның өчен мөмкинлекләр шактый (тупланган бай материал да, хәзерлекле кадрлар да, таяныр теоретик җирлек тә бар). Безнеңчә, прогрессив әд» биятларның үзара багланышларын өйрәнгәндә, экономик, социаль-политик һәм идеологии шартлар белән беррәттән, түбәндәге моментларга игътибарны юнәлтү максатка ярашлы булыр иде. Сүз, беренче чиратта, ныграк үсешкә ирешкән әдәбиятларның һәм аларның күренекле вәкилләренең яшьрәк әдәбиятларга идеяэстетик йогынтысын һәрьяклап тикшерүне дәвам иттерү зарурлыгы турында бара. Икенчедән, без бай традицияле әдәбиятларда төрле милләтләргә, аларның прогрессив традицияләренә чын интернациональ караш чагылуын конкрет мисалларда тикшерүне күздә тотабыз, һәр милләтнең алдынгы язучысы башка халыкларга зур хөрмәт белән караган, аларның тормышын дөрес гәүдәләндергән, төрле милләт вәкилләренең ягымлы образларын иҗат иткән. М. Горький иҗатындагы татар, Г. Ибраһимов әсәрләрендәге башкорт. казакъ һ. б. образларын хәтергә төшерергә мөмкин. Бу җәһәттән башкорт күршеләрдә «Башкортстан рус әдәбиятында» дип исемләнгән биш томлык бик кызыклы бер җыентыкның дөнья күргәнлеген әйтеп үтик. Акда төрле буын рус әдипләренең башкорт халкының тормышына кагылышлы әсәрләре тупланган. Интернационализм идеяләрен пропагандалау өчен гаять бай хәзинә. Аннары әлеге хезмәт теге яки бу әдип иҗатында интернационализм идеяләренең чагылышын өйрәнүне дә җиңелләштерә. Өченчедән, «тәҗрибәлерәк» һәм өлкәнрәк әдәбият вәкилләре үзләренең иҗатлары белән яшьрәк әдәбиятларны үстерүгә турыдан-туры өлеш керткәннәр. Кайсы гына әдәбиятны алма, моның матур мисалларын табарга була. Мәсьәләнең бу ягын җентекләп тикшеренү дә әдәби элемтәләрнең электәге картинасын тулырак күз алдына китереп бастырырга булышыр. Әдәбиятлар тарихына мөрәҗәгать итеп, без прогрессив әдәбиятларның интернационалистик традицияләрен, аларның үзара ярдәмләшеп яшәгәнлекләрен пропагандалыйбыз, бары тик эчкерсез хезмәттәшлек кенә изелгән халыкларга үзләренең талантларын ачарга булышканлыгын, иң кыен шартларда да азатлык, чын туганлык өчен көрәш пафосы белән сугарылган рухи җәүһәрләр иҗат итәргә рухландырганлыгын исбатлыйбыз. Бу исә совет кешеләрен интернационализм рухында тәрбияләү эшенә хезмәт итә. Ләкин узгандагы милли культураларны, аларның үзара элемтәләрен өйрәнгәндә һәм пропагандалаганда, без капитализм шартларында бу багланышларның чикләнгән булуын һәрвакыт истә тотарга, В. И. Ленинның, һәр милли культурада ике культура бар. дигән өйрәтмәсенә таянып эш итәргә тиешбез. Үткәндәге сәламәт, демократик, кыйммәтле күренешләрне кешеләрнең бердәмлек рухында тәрбияләүгә комачаулаучы реакцион күренешләрдән аера белергә кирәк. Марксистик-ленинчыл партиялелек принцибын кулланып эш итү, әдәби күренешләргә һәм багланышларга сыйнфый караштан чыгып якын килү — узгандагы әдәбиятлар һәм аларның хезмәттәшлеге тарихын өйрәнүдә төп методологик нигез. Әдәби мирасны һәм элемтәләрне өйрәнгәндә һәм пропагандалаганда объектив булу, милли чикләнгәнлек, милли эгоизм күренешләренә килешмәучән карашта булу сорала. Бу очракта милли чикләнгәнлек башка әдәбиятларның «үз» әдәбиятыңа йогынтысын кечерәйтеп, ә «үз» әдәбиятыңның башкаларга тәэсирен күпертеп күрсәтергә омтылуда, бүтән халыкларның культура мирасына йөз җыерыл карауда, ә «үз» халкыңныкын алардан өстен куюда һ. б. чагылырга мөмкин. Берничә милләт яки халыкка караган әдәби мираска мөнәсәбәттә аеруча сак вулрргв кирәк. Тарихй язмышларның уртаклыгы, теллар кардәшлеге, чиктәшлек һ. 6. ике яки берничә халык өчен уртак әдәби әсәрләр иҗат ителүгә китергән. Әнә шундый мирасны теге яки бу халыкныкы гына итәргә омтылуның сәламәт булмаган реакция тудыруы бар. Моның мисаллары да булмады түгел. Халыклар тикле халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз барганда шул халыклар галимнәренең киңәшләшеп эшләүләре таләп ителә. Интернациональ дуслык тамырларын ачыклаганда һәм пропагандалаганда үткәнне идеаллаштыру, сыйнфый каршылыкларга күз йому, тарихны шомарту юлына басу объективлыкка хилафлык китерү, сыйнфыйлык принцибыннан тайпылу, берьяклылыкка сугылу булыр иде. Әгәр без шундый юлга бассак, укучыларда: революциягә кадәр до милли әдәбиятлар тоткарлыксыз үскәннәр һәм бер-берсе белән иркенләп хезмәттәшлек иткәннәр икән, сыйныфлар һәм аларның культуралары арасында кискен идея-политик көрәше булмаган икән, дигән караш туарга мөмкин. Шуның өстенә оле КПССның ленинчыл милли политикасын фальсификацияләүче буржуаз идеологлар революциягә кадәрге әдәбиятны социалистик реализм әдәбиятына каршы куярга маташалар; беренчесен ирекле, милли рухлы дип, ә икенчесен шомартылган, руслаштырылган әдәбият дип расларга тырышалар. Революциягә кадәр демократик әдәбиятларның үсүе һәм бер-берсен баетышуы бик катлаулы, каршылыклы, чикләнгән иде Беренчедән, изүче милләт әдәбияты изелүме милләт әдәбиятын басып китәргә тырыша иде. Патша самодержавиесе һәм буржуазия вак милләтләрнең әдәби үсешен тоткарлаучы рәсми политика үткәреп килделәр. «Россиядә, киң мәгънәсендә алганда, татарларның... үз культуралары юк һәм булуы да мөмкин түгел»,— дигән Казан губернаторы галиҗәнаб сарае камергеры М. В. Стрижевский 1912 елда Искиткеч цинизм белән әйтелгән бу җан әшеткеч сүзләрдә изүче сыйныфларның милли культураларга һәм әдәбиятларга карашы ярылып ята. Икенчедән, һәр милләттәге хакимлек итүче буржуаз әдәбият демократик һәм пролетар әдәбиятларның үсүенә һәм бер-берсенә якынаюына аяк чалган. Өченчедән, булган әдәбият та, В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, рәхәткә туйган героиняга, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чиккән «өстәге ун меңнәргә* хезмәт иткән*. Ә илнең чәчәге, аның көче һәм киләчәге булган миллионнарча, ун миллионнарча хезмәт ияләре томаналыкка һәм наданлыкка дучар ителгән иде. Дүртенчедән, Россиядәге милли әдәбиятлар үсеш ягыннан төрле баскычта торалар иде. Берәүләрнең бөтен дөньяга танылган әдәбиятлары булса, икенчеләрендә ул халык авыз иҗаты төсендә генә яши иде. Андый әдәбиятлар арасында тулы тигез хокуклы хезмәттәшлек тә, берберсен баетышу да була алмый, әлбәттә. Үсеш чыганаклары Бары социализм гына илебездә яшәүче барлык милләт һәм халыкларның ирекле үсеше эчен бөтен шартларны тудырды. Димәк, аларның бер-берсе белән тигез хокуклы хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләр булдырылды. Чөнки. Ф Энгельс сүзләре белен әйткәндә, һәр милләтнең бәйсезлеген, тигез хокуклылыгын тәэмин итми торып, пролетарийларның интернациональ берләшүе дә. уртак максатларга ирешү эчен аңлы хезмәттәшлеге дә була алмый ’. В. И. Ленин һәм Коммунистлар партиясе, милли мөнәсәбәтгәр үсешенең обьектие закончалыклары нигезендә эшләнгән милли программаны тормышка ашыра барыл, экономика, политика һ. б. өлкәләрдә тамырдан революцион үзгәрешләр үткәрү белән бергә, тарихта тиңдәше булмаган культура революциясе ясауны максат ител куйдылар. ' Г. Ахунов, М. Эарипоаның «И кадерле туган як» исемле китабыннан китерелә. Казәи. 1971 ел. 179 бит. ’ В. И. Ленин Әсәрләр. 4 нче басмадан тәрҗемә 10 том 34 бит * К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Әсәрләр. Рус телендә, 22 том. 382 бит. ФЛОРИД ЭГЪЗӘМОВ ф ӘДӘБИЯТЛАР ДУСЛЫГЫ - ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ Культура революциясе программасын билгелегендә, В. И. Ленин һәм партия кешелек дөньясы гасырлар буе иҗат итеп килгән прогрессив мирасны кире кагуга кискен төстә каршы чыктылар. Эшчеләр сыйныфы, иң яхшы традицияләрне гәүдәләндерүче. кешелек тарихы да иң алдынгы карашлы, иң гуманлы сыйныф буларак, барлык милләт һәм халыкларның демократик рухи хәзинәсен үз арсеналына алды. Ләкин уптым-илаһи түгел, ә һәр милли культурадан буржуаз һәм клерикалларның реакцион идеологиясе, узган заманның зарарлы традицияләрен кире кагып, әдәбият- сәнгатьнең барлык казанышларын тәнкыйть күзлегеннән үткәреп алды. В. И. Ленин күрсәткәнчә, яңа пролеткультура уйлап чыгарырга түгел, ә яшәп килгән культураның иң яхшы үрнәкләрен, традицияләрен, нәтиҗәләрен марксизм карашы һәм пролетариатның уз диктатурасы чорындагы тормыш һәм көрәш шартлары күзлегеннән үстерергә кирәк иде. Нәкъ менә рухи культура үсешенең эчке объектив законнарын (бу очракта аның чагыштырмача мөстәкыйльлеген һәм дәвамчанлыгын) шулай исәпкә алу культура революциясен уңышлы төстә җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирде. Тигез хокук алган, әмма әлегә үсешнең төрле баскычларында торган милләт һәм халыкларның культурасын үстерүдә, тормышның барлык өлкәләрендәге кебек үк, аларның хезмәттәшлегенә зур исәп тотылды. Әлбәттә, ул чакта күпьяклы хезмәттәшлек турында сүз алып барырга мөмкин түгел иде. Шуңа күрә чагыштырмача алга киткән милләт һәм халыкларның, беренче чиратта бөек рус халкының, арпа калганнарына ярдәмен оештыруга зур игътибар ителде. Элек изүче булып килгән милләтләрнең изелгән милләтләр хезмәт ияләренең факттагы тигезлеген булдыруга гына түгел, бәлки телен, әдәбиятын үстерүгә дә булышлык итүләрендә В. И. Ленин капитализм эпохасыннан мирас булып калган ышанмаучылыкның һәм читләткәнлекнең барлык эзләрен бетерүнең куәтле чарасын күрде Барлык милләтләр өчен уртак интернациональ культура булдыру кискен көрәш шартларында барды. Большевиклар программасын кыйбла итеп алган культура әһелләре эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культура һәм әдәбиятларны үстерүне яклап чыктылар, аларның интернациональ рух белән сугарылырга тиешлеген расладылар. Бөек Октябрьның берьеллык бәйрәменә багышлап язган мәкаләсендә үк Г. Ибраһимов: «Тел, әдәбият, шигырь, мәдәният — болар һәммәсе үзләренең рухларын үзгәртергә, башка милләтләргә дошманлык, милли төгассып урынына дуслык, туганлык, кардәшлек рухы белән сугарылырга, халыкны да шул рухта тәрбия итәргә тиешледер»,— дип белдерде’. Революция дошманнары, буржуаз милләтчеләр исә культура һәм әдәбиятларның интернационализм юлына басуына каршы чыктылар, аларны бер-берсенә каршы куйдылар, большевикларның культура өлкәсендәге политикасына туктаусыз яла яктылар. Шул ук вакытта партиягә миллилекне, милли үзенчәлекләрне инкарь итүчеләрнең карашларын да кире кагарга туры килде. Социализм шартларында милли культураларның, шул исәптән әдәбиятларның, үсеш процессы уртак принципларга — партиялелек, халыкчанлык, социалистик гуманизм принципларына нигезләнде. Барлык милләт һәм халыкларның максат бердәмлеге, дөньяга караш уртаклыгы, тормыш рәвешенең охшашлыгы, чынбарлыкны чагылдыруның художество методы бер булу милли әдәбиятларның эчке бердәмлеген тәэмин итте, аларның хезмәт ияләрен туплаудагы ролен тагын да күтәрде. М. Горький, милли әдәбиятлар үсешенең беренче адымнарын анализлап, шундый нәтиҗәгә килде: «Безнең барлык республикаларның төрле милләтле, төрле телле әдәбияты Советлар иле пролетариаты, барлык илләрдәге революцион пролетариат һәм бөтен дөньядагы безгә дус әдәбиятчылар каршында бөтенлекле бер әдәбият булып тора» 1 2 3 . Ленинчыл милли политиканы эзлекле төстә тормышка ашыру нәтиҗәсендә социалистик милләтләр барлыкка килде, кыска гына вакыт эчендә совет халкының 1 В И Ленин. Әсәрләр. 4 иче басмадан тәрҗемә. 29 том 112 бит. 2Камил Фасеевның «Туганлык һәм дуслык көче» исемле китабыннан китерелә. Казан. 1966 ел. 170 бит. J М. Горький. Әдәбият турында (рус телендә). 690 бит. социаль һем идея-политик бердәмлеге ныгып урнашты, милли кадрлар үстерелде, халыкларның эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурасы чәчәк атты. Элек язулары булмаган кырыктан артык халык совет чорында фәнни эшләнгән хзуалды һәм хәзер аларның алга киткән әдәби телләре бар >. Кешелек тарихында тиңе булмаган мондый рухи яңарышның сәбәпләре нинди, чыганаклары кайда? Беренче чиратта, әлбәттә, барлык социаль һәм милли богауларны алып аткан социалистик җәмгыятьнең милләтләр һәм халыкларның ирекле үсеше өчен, фән-тех- никаны, культураны алга җибәрүдә һәм аларның нәтиҗәләрен файдалануда хезмәт ияләренең актив катнашуы өчен кирәкле шартларны тәэмин итүендә. Гасырларга сузылган рәхимсез кыштан соң шәфкатьле яз килеп, моңарчы калын боз хакимлегендә булган инеш һәм елгалар ярларыннан ташыл чыккан кебек, барлык милләт һәм халыкларның рухи дөньясындагы боз да челпәрәмә килде, физиклар теле белән әйтсәк, потенциаль илһам куәте кинетик куәткә әйләнде. Совет халыкларының кыска гына вакыт эчендә рухи яктан яңадан тууларының тагын бер чыгонагы тигез хокуклылык шартларында аларның бер-берсе белән материаль һәм рухи кыйммәтләр алмашып яшәвендә, дуслыгында, туганлыгында. Совет дәүләтендәге барлык милләт һәм халыкларның иҗади энергиксе, иҗат сәләтләре талантлары туганнарча бердәмлектә генә тиңдәшсез тулылык белән ачылды. Бу — әдәбият өлкәсендә дә шулай, һәр милли әдәбият, иң элек, яшәп килгән демократик һем социалистик традицияләрне дәвам иттерү, баету, тирәнәйтү җирле ендә башка тугандаш әдәбиятларның казанышларын иҗади үзләштерү өчен барлык шартларга ия булды. Әдәбиятларны бер-берсеннән аерып торган элекке киртәләр алып ташланды. Милли әдәбиятларны иҗат итүчеләр һәм файдаланучылар алдынгы дөнья әдәбияты хәзинәләре сарайларына да ачкыч алдылар. Бу җәһәттән башкорт әдәбиятчысы Н. Зариповның бер матур чагыштыруы хәтергә килә. иБердәм иҗтимагый-экономик һәм идеологии нигездә яңа культура диңгезләренең һәм күлләренең бөтен бер системасы барлыкка килде,— дип язды ул.— Алар яшәү сулышы бирә торган күп санлы каналлар ярдәмендә бер-берсенә тоташканнар. Әлеге культура диңгезләренең һәм күлләренең бердәм системасы тышкы дөньядан да аерылмаган, ул бөтен дөнья культурасының мәһабәт океаны белән киң элемтәдә тора» Социализм тудырган киң мөмкинлекләрне тулы файдалану, алга киткән әдәбиятларның тәҗрибәсен үзләштерү нәтиҗәсендә совет милләтләре һәм халыклары цивилизация тудырган иң югары культура үрләренә җиттеләр. Байтак әдәбиятлар тизләтелгән үсеш этабы үттеләр, ягъни дөнья культурасы узган юлның әйләнеч сукмакларын, зигзагларын читтә калдырдылар, чынбарлыкны чагылдыруның катлаулы һәм камил формаларын үзләштерделәр, кыскасы, сәнгатьчә фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ирештеләр. Әдәби үсешнең мәгълүм фазаларын сикереп үткән әдәбиятлар икенче «сортлы» әдәбиятлар түгел. Алар, иң алдынгы, иң гуманлы идеяләр белән су арылу белән беррәттән, сәнгать ягыннан да камил дәрәҗәдә Октябрьдан соң гына язма толен булдырган халыклар әдәбиятының бетен җир шарында абруй яулавы аның иң югары эстетик таләпләргә дә җавап бирүе турында сөйли. Безнең көннәрдә милли әдәбиятларның үсүе һәм бер-берсенә якынаюы өчен тагын да уңайлырак мөмкинлекләр тудырыла. Милли мөнәсәбәтләр үсешенең хәзерге этабында, милләт һәм халыкларның тыгызрак хезмәттәшлеге шартларында, әдәбиятларның интернациональ пафосы тагын да көчәя. Коммунистик төзелешнең киң колачы һом коммунизм идеологиясенең яңа җиңүләре СССР халыкларының эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурасын баета. Милләтләрнең һәм халыкларның идея бердәмлеге көчәя, аларның культуралары якыная бара Барлык совет милләтләре өчен уртак интернациональ культура үсә, һәр милләтнең культура хәзинәсе интернациональ характер алырлык иҗат әсәрләренә һаман күбрәк байый бара» § **. 1 «Совет Социалистик Республикалар Союзы оеэеяүи.ч Яемыпам аоверяеиу зурындс» КПСС Узок Комитеты карары. «Социалистик Сатарстан» газетасы. 1972 ел. И февраль. ’ «Советская Башкирия» газетасы. 1’67 ел. 31 мзрт ** Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы. Казан. 1961 ел. Партия культура өлкәсендә милли мөнәсәбәтләрдәге объектив закончалыкка — милләтләр һем халыкларның чачак атуы һәм бер-берсена якынаюы тенденцияләренә таянып эш итә. 5у тенденцияләр бер-берсена каршы килми генә түгел, киресенчә, бер-берсен күздә тота, берсе икенчесенә сәбәп булып тора. Теге яки бу әдәбиятның чәчәк атуы процессы милли традицияләр җирлегендә генә бара дип күзаллау ялгыш булыр иде. Чөнки милли традицияләр дигәнебез дә әле «саф» милли генә түгел һәм була да алмый. Алар интернациональ моментларын да үз эчләренә алалар. Чын милли традицияләр бер үк вакытта интернациональ булалар. Алар тормышның магистраль агышына җавап бирә торган иң алдынгы милли үзенчәлекләрне дә, тугандаш халыклар әдәбиятлары тәҗрибәсен дә, гомуми совет әдәбиятының революцион традицияләрен дә, шулай ук прогрессив дөнья әдәбияты традицияләрен дә үзләрендә гәүдәләндерә. Аңлашыла ки, күп милләтле совет әдәбиятының үсеше һәр милли әдәбиятның казанышларына бәйле. Милли әдәбиятның үсеш дәрәҗәсе никадәр югары булса, андагы интернациональ эчтәлек шул кадәр баерак һәм башка халыкларның художество тәҗрибәсе энҗеләрен үзләштергән формасы шул кадәр камилрәк була. Милли әдәбият никадәр үскәнрәк булса, ул халык тормышын һәм омтылышын шул кадәр уңышлырак чагылдыра, димәк, башка халыкларга да якынрак, аңлаешлырак була. Үз чиратында милли әдәбиятларның бер-берсенә якынаюы аларның тагын да чәчәк атуы өчен шарт булып тора. Милли киртәләрне кыю вату, гомум совет һәм прогрессив дөнья әдәбиятының иң яхшы традицияләрен оста файдалану, тыгыз культура хезмәттәшлеге генә милли әдәбиятларга үзләренең алдынгы традицияләрен уңышлы үстерергә, совет халкын тәшкил итүче милләтләргә һәм халыкларга лаеклы рухи җәүһәрләр тудырырга мөмкинлек бирә. Әдәбиятларның чәчәк атулары җирлегендә үзара якынаюлары, үзара якынаюлары җирлегендә чәчәк атулары тәэмин ителә. Күп милләтле совет әдәбиятының алга таба үсеш юлы шундый, коммунистик җәмгыять культурасын булдыру, совет кешеләренең рухи бердәмлеген тагын да ныгыту юлы шундый. Милли әдәбиятларның чәчәк атуы һәм бер-берсенә якынаюы диалектик бердәмлектә икән, органик төстә бәйләнгән бу табигый ике процессны бер-берсеннөн аерып карарга, бигрәк тә каршы куярга ярамый. Әгәр без әдәбиятларның чәчәк атуына, милли үзенчәлекләренә генә басым ясасак, аларның бер-берсенә якынаюын, бер- берсен баетышуын күздән ычкындырсак, һичшиксез, милли чикләнгәнлек, милли эгоизм сазльгына тәгәрәячәкбез. Милли үзенчәлекләр үзгәрми торган, катып калган категория итеп куэалланып, аларга гомерен кичергән архаик традицияләр дә кертеп каралса, эш тагын да хөртирәк. Милли үзенчәлекләр, аларның эволюциясе белән исәпләшмәү, әдәбиятларның икенче үсеш чыганагы булган прогрессив бөтен дөнья әдәбияты традицияләренә генә басым ясау шулай ук дөрес булмас. Беренче очрак милли чикләнгәнлеккә, теге яки бу әдәбиятны бөтен дөнья художество процессыннан изоляцияләүгә алып барса, икенчесе әдәбиятны милли җирлектән аеруга, нигилизмга илтер иде. һәм һәркайсы гомуми эшкә—хезмәт ияләрен идея-эстетик бердәмлеге рухында, дуслык-туганлык рухында тәрбия итү эшенә зыян китерер иде. Кызганычка каршы, югарыда телгә алынган ике тенденцияне, конкретрак алганда үсешнең ике чыганагын (милли традицияләр һәм башка халыкларның художество иҗаты тәҗрибәсе), диалектик бердәмлектә карамау очраклары бар. Теге яки бу әдәбиятка башка халыклар әдәбиятының йогынтысы турында сүз барганда, кайбер иптәшләр бу йогынты милли горурлык хисен рәнҗетә, йогынты кичергән әдәбиятның яки язучы иҗатының мөстәкыйльлеген киметә, дәрәҗәсен төшерә дип саныйлар, күрәсең. Әмма мондый шөбһәләнүләргә һич тә урын юк. Әдәбият шундый иҗат өлкәсе ки, анда — биргән ярлыланмый, алган байый гына. Әдәби йогынтыдан куркучы кайбер иптәшләрнең: «Без үз җирлегебездә генә үсәбез», дип күкрәк сугулары бу процессның асылын аңламауларыннан да килә. Ан- дыйлар әдәби байлыклар уртаклашуны, әдәби йогынтыны теге яки бу әдипнең икенче берәүгә охшарга тырышуы, аның иҗат чараларын үз иҗатына механик ю * п7i ФЛОРИД ОГЪЗӘМОВ ларының киңәюе интернациональ коллектиЕлар барлыкка килүгә сәбап була. Язучы үзенең әсәренә шундый коллективларны объект итеп алган икән, әсәрнең эчтәлегеме дуслык-туганлык темасының, образлар системасына төрле милләт вәкилләренең' килеп керүе бер дә гайре табигый түгел. Әйтик, Г. Әпсәләмоеның «Сүнмәс ут- лар»ь нда, Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар»ында, Ә. Баянсвның «Ут һәм Су» романында без төрле милләт вәкилләре образларын тормыш агышын дөрес гәүдәләндергән бик урынлы күренеш дип кабул итәбез. Әлбәттә, без әсәргә төрле милләт вәкилләрен кертү генә аның интернациональлеген билгели дигән караштай ерак торабыз Бу — һәр очракта язучының конкрет максатына, сурәтләү объектына бәйле. Әмма теге ячи бу әдәбиятта төрле милләт вәкилләрен гәүдәләндерү мәсьәләсе VI теоретик планда да. практик планда да бо'ен буена алга килеп басты. Яшерен-баты- ' рын түгел, еш кьна хәлләрдә әдәбиятта башка милләт вәкилләре образларын гәүдәләндерү теләкәм максатка ирешми. Бу хакта А. Кешоков бопай дигән иде: «Еш кына язучыларга башка милләт образларын тудыруда художество тактының булмавы һәм змоционәльлек-сн я,итмәве комачаулык итә, шуңа күрә алар кайчак төссез, гөнаһсыз, агартылган яки. киресенчә, тупас, художество ягыннан ышандырмый, халыкның милли хисләрен куерта торган булып чыгалар» Милли әдәбиятларда интернациональ пафосның көчәя баруы турында сүзне дәвам иткендә, чит илләр темасының, дөнья язмышы темасының киң сулыш алып яши башлавын да истә тотарга кирәк. Бу — интернационализмның офыклары киңәюдән килеп чыга. Хәзер совет патриотизмы туган илгә тирән мәхәббәт белән генә түгел, ә барлык социализм илләре халыкларына бирелгәнлек, бөтен день» хезмәт ияләренә пролетар теләктәшлек белән дә үлчәнә. Шул сәбәпле совет язучылары. шул җөмләдән татар әдипләре, әлеге темага бик теләп мөрәҗәгать итәләр. Мисал эзләп ерак барасы юк. Аны һәр әдипнең иҗатында табарга мөмкин. Шул рәвешле, бүгенге чынбарлыкның үсош тенденцияләренә төшенгән язучы иҗат процессында тормышның барлык тармакларында бара торган интернациональ- лошү күренешләре белән, социалистик тормыш рәвешенең интернациональ характеры белән исәпләшми кала алмый, шуны үзенең әсәрләрендә гәүдәләндерми кала алмый. Үзеннән-үзе аңлашыла, әдәбиятның җаны — кеше. Совет әдәбиятының үзәгендә дә төрле милләт кешесе тора һәм совет әдәбиятының интернациональ рухын шушы яңа кеше — милли чикләнгәнлектән, милли эгоизмнан азат булган чын патриот һәм интернационалист совет кешесе билгеле. Совет кешесе үз милләте турында гына түгел, башка мигләт һәм халыкларның мәнфәгатен дә кайгырта, үэ хезмәт җимешләренең Совет Республикалары Союзына берләшкән ун миллионнарча һәм йөз миллионнарча кешеләргә тиячәген яхшы аңлый. Совет кешеләре, ата-бабалары җиренә, туган культурасына, үз теленә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт, якынлык хисе саклаган хәлдә, туган ил төшенчәсен аерым милләт кысалары белән генә чикләмиләр. Алар — бер социалистик Ватан балалары Безнең Ватаныбыз исә — Тын океаннан Балтик диңгезенә кадәр, Гөньяк боз океаныннан Памир һәм Кавказга кадәр җәелгән иксез-чиксез киңлекләр алар. Совет кешесен ил хәлләре генә түгел, гомумән, планета язмышы да кызыксындыра. Ул чиг илләрдәге сыйныфташ туганнарына һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер тора. Мондый кешене Коммунистлар партиясе тәрбияләп үстерде. Язучы рухи дөньясының гомуми сыйфатларын иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа тибы тудырган һәм СССР халыкларының иң яхшы традицияләрен үзендә туплаган чын патриот һәм интернационалист совет кешесен бөтен буена сурәтли ала икән, анын күпьяклы характерын оста иҗат итә ала икән, бу образ һәр милләт кешесенә якын һәм аңлаешлы булачак, аның рухи дөньясын баетачак, акылына һәм хисләренә тәэсир итәчәк. Ул чагында милли әдәбиятның интернациональ рухы көчәячәк, димәк, аның төрле милләт хезмәт ияләрен интернационализм принципларында тәрбияләүдә роле күтәреләчәк. VI «Литературная Россия» газетасы. 1966 ел. 6 май. • Георгий Ломидзе. Совет әдәбиятының интернациональ пафосы (рус телендә). Мөскеү. 1967 ел. 222 бит. Совет әдәбиятларының бер.берсенә якынаюлары эчен мөһим объектив шартларның берсе— төрле милләт әдипләренең чынбарлыкны чагылдыруда социалистик реализм методына таянып эш итүләре. Социалистик реализм милли әдәби традицияләрне дәвам иттерү генә түгел. Социалистик реализмның барлыкка килүе әдәбиятлар арасында элемтәләрнең киңәюе, аларның бер-берсенә йогынтысының киңәюе белән сыйфатлана торган кешелек культурасы тарихында яңа чор килү белән бәйләнгән. Социалистик реализм милли әдәбиятларның тәҗрибәсенә таяна Ләкин ул дөньяның иң төрле әдәбиятларында ныклы тамырлар җибәргән интернациональ, дөньякүләм тарихи, сыйфат ягыннан яңа бер күренеш Г. Ломидзе хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, теге яки бу әдәбиятларда аны формалаштыруда о“ көч: а) конкрет социаль тормыш шартлары, б) милли традицияләр, в) социалистик әдәбиятларның күмәк художество тәҗрибәсе һәм прогрессив бөтен дөнья әдәбиятының тәҗрибәсе катнаша Социалистик реализм куп милләтле совет әдәбиятының гомуми закончалыкларын билгели. Бу закончалыклар аның үсешендә, чынбарлыкны партиялелек, сыйнфыйлык, реализм позицияләреннән чыгып художестволы үзләштерүдә хәлиткеч роль уйныйлар. Әдәбиятларның бер-берсенә якынаюларында совет әдипләренең дөньяга бердәм карашта — марксистик-ленинчыл карашта торулары гаять зур әһәмияткә ия. Алар барлык социаль күренешләргә шул караштан чыгып бәя бирәләр, дөньяны художестволы танып-белүдә марксистик-ленинчыл методологиягә таяналар. Шул җөмләдән, милли мөнәсәбәтләрнең үсешен дә фәнни нигездә аңлау язучыга үз милләте тормышын совет миллөглөре семьясының бер әгъзасы тормышы итеп чагылдырырга ярдәм итә. Җәмгыятьнең интернациональләшүенә аңлы караш — милли чикләнгәнлек күренешләреннән азат булуның бер гарантиясе СССР төзелүгә 50 ел тулуны совет кешеләре гаять зур күтәренкелек белән билгеләп узган чакта без зур ышаныч белән әйтә алабыз: һәрбер совет язучысы үзен теге яки бу әдәбият вәкиле итеп кенә санамый, бәлки бөтен совет әдәбияты исемен- нән дә «чыгыш» ясый һәм үзенең «чыгышын» барлык милләт вәкилләренә юллый. Болар барысы совет әдәбиятларының тигез хокуклы хезмәттәшлегенең һәм бер- берсенә якынаюының объектив сәбәпләрен тәшкил итә. Димәк, милли әдәбиятларның безнең чордагы дуслыгы-туганлыгы мәсьәләләрен тикшергәндә һәм пропагандалаганда, аларның бер-берсенә якынаюын һәм үзара баетышуын әдәби атналыклар, төрле милләт әдипләренең юбилейларын уздыру әсәрләрне тәрҗемә итешү кебек чараларга гына кайтарып калдырырга ярамы» (әлбәттә, алар әдәбиятлар дуслыгын, халыклар дуслыгын ныгытуда, һичшиксез, зур роль уйныйлар). Әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре алдында бу катлаулы процессның асылын ачу, аның конкрет чагылышларын тирәитен өйрәнү өлкәсендә зур бурычлар тора. КПСС Үзәк Комитеты «Әдәбият-сөнгать тәнкыйте турында«гы карарында әдәбиятларның бер-берсен баетышуы һәм бер-берсенә якынаюы проблемаларының җитәрлек өйрәнелмәгән булуын күрсәтеп узды. Безнеңчә, бу процессны өйрәнүдә уңыш китерә торган иң мәһим юл — омум совет әдәбиятының үсеш закончалыкларын Һәм шул закончалыкларның аерым әдәбиятларда ничек эш итүен тикшерү. Чөнки һәр милли әдәбият гомум совет әдәбиятының состав өлеше буларак үсә. Аның гомум совет әдәбиятына нисбәте өлешнең ботенгә нисбәте кебек. Өлешнең сан һәм сыйфат үзгәрешләре бөтеннең сан һәм сыйфат үзгәрешләренә йогынты ясый һем киресенчә. Әмма ассызыклап әйтергә кирәк бөтеннең үсеш юллары өлешнең үсеш юлларын билгеләүдә хәлиткеч рол» уйны» Милли әдәбиятларның дуслыгын ныгыту, аларның интернациональ пафосы» көчәйтү, аларның бер-берсен баетышуы процессына актив йогынты ясау совет халыкларын туганлык рухында тәрбия итү зшене, аларның рухи бердәмлеген ныгытуга лаенлы өлеш кертү дигән сүз ул.