Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТРАК ФАТИХ КЫЗЛАРЫ

Бу  елның ахыры иде. Кырымнан шатлыклы хәбәр килде: Кызыл Армия Перекопны алып, көчле давыл кебек Кырымга барып кергән һәм анда Врангель гаскәрләрен тар-мар иткән. Күптән түгел аклар кулында булган җирләрдә җимерелгән окоплар, туралып ташланган гәүдәләр, ертылган погоннар, ватылган туплар гына өелеп калган. Кырымны азат итү Кызыл Армиянең чираттагы бер уңышы гына түгел иде. Бу — ничә елларга иде инде. Москәү урамнарын кар баскан. Кибет тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадакланган. Озак еллар ремонт күрмәгән йортлар, ватык капка, ауган коймалар, икмәк кибетләре янындагы озын-озын чиратлар башкаланың нинди хәлдә булуын ачык күрсәтә. Шуңа карамастан, эшче халыкның, солдатларның кәефе яхшы. Ничә елга сузылган сугыш бетте! Дошман тар-мар ителде бит! Әнә шундый шатлыклы көннәрнең берсендә Партиянең Үзәк Комитетына яшь кенә бер кыз килеп керде һәм үзен иптәш Коллонтай янына кертүләрен үтенде. Кыз харап та җитди күренә: өстендә хәрби гимнастерка, аягында итекләр, башында кыңгыр салынган папаха. Әмма кызның хәрби киеме дә. кырыс кыяфәте дә секретарь хатынны гаҗәпләндермәде. Искитәрлек нәрсәсе бар? — хәзер коммунистларның күпчелеге фронтта ич. Әнә Көньяк фронтка гына да ун меңнән артык коммунист китте. Үзәк Комитет үзе дә хәрби штаб кебек: көндез дә эш, төнлә дә. Шуңа күрә секретарь тыныч кына: — Иптәш Коллонтайның ашыгыч эше бар. ул бүген кабул ита алмый,— диде дә телефонга тотынды. Ул каяндыр ашыгыч мәгълүматлар ала иде, ахрысы. Кыя шактый ук кычкырып: — Ничек инде кабул итә алмый? Ул бит мине үзе чакыртты! — диде. Сүзләрен дөресләргә теләп, кесәсеннән телеграмма кәгаае чыгарды. Татарстан китап ношриятында чыгачак «Татарстая хатым-кыалары» тгта- быннан. ОЧЕРКЛАР сузылган интервенциянең һәм гражданнар сугышының тәмамлануы иде. Дөрес, кайбер урыннарда, мәсәлән, Ерак Көнчыгышта, дошманның соңгы отрядлары җир тырмашып сугышып яталар иде әле, ләкин бу отрядларның гомере санаулы икәне ачык Тавыш күрше бүлмәгә дә ишетелгән, ахрысы, ишек ачылып, аннан урта яшьләрдәге хатын чыкты. Тыныч кыяфәт белән: — Кем сорый мине? — диде. Яшь кыз хатын кире кереп китәр дип курыкты булса кирәк, кабаланакабалана: — Бу — мин, Зәйтүнә Булатова. Сез мине Уральскидан телеграмма белән чакырттыгыз, иптәш Коллонтай! — диде. Александра Михайловна Коллонтай кызны җилкәләреннән кочып бүлмәсенә алып кереп китте. Алар елмаешып, бер мәл сүзсез генә бер-берсенә карап утырдылар. Александра Михайловнаның карашында гаҗәпләнү дә, соклану да бар иде. Кара син бу кызыйны! Моннан берничә ел гына элек чит кешегә күтәрелеп карарга да кыймаган татар кызы, атаклы Чапай дивизиясендә ирләр белән иңгә-иң торып, Совет властеның дошманнарына каршы сугыша. Аягында итек, өстендә хәрби кием булса да, үзен бик иркен тота. Күзләре ничек янып тора. 22 яшьлек Зәйтүнәнең шатлыгы эченә сыймый. Сөенмәслек тә түгел! Аның каршысында революциягә утыз ел хезмәт итүче, исеме легендага әйләнгән Коллонтай үзе утыра ич! Ул бит бик зур патша генералының кызы, диләр. Бик шәп белем алган, әллә ничә төрле тел белә, дип сөйлиләр. Егерме яшендә үк йортын, бөтен байлыгын ташлаган да халык бәхете өчен көрәшкә чыгып киткән. Төрмә дә куркытмаган аны, үлем дә. Зәйтүнә боларны эчтән генә уйласа да, Александра Михайловна яшь кызның зур ачылган күзләренә, алсуланып киткән чибәр йөзенә карап ниләр кичергәнен аңлады. Бераздан ул Зәйтүнәнең үзе турында, Уральскидагы хәлләр турында сөй- ләвен үтенде һәм ара-тирә сораулар биргәләп, аны игътибар белән тыңлады. Акыллы, чибәр, җитез хәрәкәтле, иле өчен, халкы өчен теләсә кая китәргә әзер торган яшь коммунист (Зәйтүнә партиягә моннан бер ел элек, 1919 елда кергән икән) Александра Михайловнага ошады. Ул уйга калды. Тәмам чыгырыннан чыккан хуҗалыкны аякка бастырасы, миллионнарча кешене укырга, язарга өйрәтәсе, мәктәпләр, больницалар саласы бар. Һәркайда ышанычлы, булдыклы, тырыш кешеләр кирәк. Ул Булатовага җаваплы эш кушарга ниятләп куйган иде. Ләкин кызның үзен күргәч мәсьәләне башкача- рак хәл итте. — Син, акыллым, бик сәләтле күренәсең, сиңа укырга кирәк,— диде. — Кайда? — Шәрык халыклары институтында. Анда гарәп, инглиз, немец телләрен өйрәнерсең. Укып чыккач, шәрык хатын-кызлары арасында эшләрсең. Зәйтүнәнең ризалыгын алгач, ул шунда ук институт җитәкчеләренә шалтыратты һәм Булатованы бүген үк тулай торакка урнаштыруларын үтенде. Саубуллашканда ул Зәйтүнәне якын күреп кочаклады һәм Мәскәүнең Зур опера театрына, хөкүмәт ложасына билет бирде. Нинди опера куелгандыр, ул хәтлесе Зәйтүнәнең хәтерендә калмаган, чөнки операны аның беренче тыңлавы иде бу. Театр аны гаҗәпкә калдырды. Иң элек ул үзе кереп утырган ложаны карады. Утыргычларга кадәр алтынлап эшләнгән, ишекләргә алтын чуклы бәрхет пәрдәләр эленгән. Алан чаклы ложаның эчке бүлмәсендә зур- зур көзгеләр, кәнәфиләр куелган. Моннан өч кенә ел элек Зәйтүнәне, ихтимал, бу ложага якын килгән өчен генә дә атып үтергән булырлар иде, чөнки монда Рәсәйнең хуҗасы — патша хәзрәтләре утырган бит. Тыңлый торгач музыка Зәйтүнәнең йөрәк кылларын тибрәтте. ул 1уган авылы Югары Әлкине, әти-әнисен, абыйсын, апасын, сеңелләрен исенә төшерде. Бу истәлекләр татлы да, йөрәк өзгеч авыр да ■де... ...1909 елның язы иде бугай. Иртәдән бирле яңгыр сибәли. Зәйтү- з вәнең әтисе Фатих абзыйның йөзе дә шул көн кебек болытлы. Кулы < эшкә бармый: утын кисәргә дип балтасын ала да, бераздан аны таш- -5 лап, көрәк күтәреп лапаска кереп китә. Гайникамал бүген-иртәгә 3 5зла табарга тиеш. «Кем туар?» Шул сорау туктаусыз борчый аны. “ уатих абзый җилкәсендә әни карчык, дүрт кыз, җәмәгате. Ике има- = иа җирдә җиде тамак туенып ята. Тагын кыз туса, нихәл итәр ул? < Капчык тотып авылдан-авылга хәер эстәп йөрергә туры килмәсме? 0 Фатих ага кулына алган көрәген ташлады да болдырга килеп < утырды. Утырды да уйга чумды. н Бар иде Фатих аганың урта бармак шикелле егет чаклары! Югары Әлки кызларының йөрәкләре, аны күрүгә түгел, исемен ишетүгә - үк дөрләп яна торган иде. Кушаматы гына ни тора: бөтен авыл аны «Матур Фатих» дип атый иде. Ә инде «Эскадрон» я булмаса «Аш- * казар» көйләрен сузып җибәрсә, башка егетләргә караучы да бул- о мый иде. Кызларның күзе Фатихта гына була иде. Авылның иң бай = кызлары аңа кияүгә чыгарга әзер иделәр. Әмма Фатих үзе кебек о ярлы кыз Гайникамалга өйләнде. Еллар үтте, аларның бер уллары, " берсеннән-берсе чибәр, берсеннән берсе сөйкемле дүрт кызлары туды. Фатих Булатоа гаиләсе Утырганнар — сулдан уңга- влиан кызы Шемсебәдер Фвтмх •'« Булатоа, Холима, икенче рәт (сулдан уңга) Шакир, Гали» Зәйтүнә, Шәмсебәдәрнең улы Таһир, Җария, Зойтунв Булатованың ире Шериф Каюмоа. Ләкин бала туган саен ата-ананың йөрәге кысыла башлады. Халыя «чибәр булып тума, бәхетең белән ту» дип белми әйтмәгән шул. Ике имана җирдә бу чаклы кешене ничек туйдырмак кирәк? Әле, улын читтә йөри, дип бер имана җирен тартып алырга теләделәр. Авыр көннәр башланды аңа: ат алу өчен сыерын сатты, бала-чага авырый башласа, атын сатып сыер алды, кыскасы, ел әйләнәсе бурычтан чыкмый иде. Кызлары үсә төшкәч, җәйләрен Фатих ага олыраклары белән күрше Самар губернасындагы Зубров дигән алпавыт җир ләренә эшкә китә торган булды. Ике имана җирне Гайникамал берүзе ура, үзе җыя. Кара көз җиткәч кенә Фатих ага, кызларын ияртеп, кайтып керә. Ләкин өч таза кешенең бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшләп тапкан акчасы ярты кышка да җитми идя Фатих ага диндар түгел иде. Намазлар укып йөрергә вакыты да юк иде аның. Эшли дә кайтып ава. Ләкин бүген ул, аптырагач, белгән догаларын укый башлады: «И раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама, синең кодрәтең зур. Дүрт кыз үстерәм, бусы малай булсын иде»,— дип дога кылды ул. Әмма догасы кабул булмады. Фатих абзыйны кара кайгыга батырып, дөньяга тагын бер, бишенче кыз туды. Аның бәхетле булуына Фатих ага ышанмады, шуңа күрәдер инде аңа Җария, ягъни кол дигән исем кушты. Зәйтүнә ул вакытларда уникенче яшг белән бара иде. Әти-әнисе- нең: «Ул булсын, ул тусын», дип өзгәләнүләре, кыз тугач кара кайгыга батулары кызчыкның йөрәгенә барып кадалды. Ул башта эчтән генә әтисенә үпкәләде. «Мин туганда да шулай өзгәләнгәндер әле. Үзе тагын «кызым, кызым» дип иркәләгән була!» Шул көннән Зәйтүнә үзен ким-хур кеше итеп сизә башлады. Әнә бит... Миңлегөл апаның ике яшь тә тулмаган улына җир бирделәр, ә Зәйтүнәгә уникенче яшь, аңа бирмиләр. Шул ким-хур кеше булганга бирмиләрдер инде... Каршы өйдә яшәүче, иргә чыкмый картайган Нурҗиһан апа еш кына кичләрен, ут алмыйча гына, кызганыч тавыш белән һаман бер көй суза: Нигә тудым кыз булып. Ник акмадым боз булып... Зәйтүнәнең әнисе янына керсә дә ике сүзнең берендә: — Кыз бала бәхетсез инде ул, ата-баба белми әйтмәгән: «Кыз үссә, өйгә кытлык, ул үссә, өйгә котлык». Юк инде, юк, үзебезгә дэ бәхет юк, башкаларга да бездән бәхет юк,— ди. Вакыт-вакыт Зәйтүнәнең бәләкәй йөрәгендә ризасызлык туа иде. Нишләп инде ул ким кеше булсын? Әнә бит ул иртәдән кичкә чаклы эшли, әнисенә гел булыша. Кечкенә сеңелесе Галияне гел ул карый. Соң, шулай булгач, нишләп ул бәхетсезлек китерсен? Ләкин бу сорауларга җавап бирүче юк... Менә ерак Питерда «Аврора» залпы яңгырады. Ул патша сараена гына түгел, миллионнарны изү, талау хисабына яшәүче алпавытлар, байлар дөньясына төзәп атты. Ил өстеннән шаулап Октябрь узды. — Яшәсен Октябрь! — Яшәсен Совет власте! Бу сүзләр, диңгез дулкыннары кебек, җирнең бер ягыннан икенче ягына, шәһәрдән авылларга, авыллардан ерак далаларга яңгырап үттеләр. Җирсулар, завод-фабрикалар төп хуҗаларына — эшчеләр, крестьяннар кулына күчте. Шәмсебәдәрләр, Зәйтүнәләр, Хәлимәләр, Галияләр һәм миллионнарча башка хезмәт иясе хатын-кызлар өчен Совет власте аеруча якын, аеруча кадерле иде. Чөнки ул хатын-кызны тулы хокуклы кеше дип бөтен дөньяга ишетелерлек итеп әйтте, аны кимсетә, хокук- ♦ ларын чикли торган барлык хурлыклы законнарны юк итте, хатын- 3 кызны укытырга, белемле итәргә, җитәкче эшләргә күтәрергә кирәк- £ леген әйтте. § Фатих абзыйга канат үскән кебек булды. з Ләкин тынычлап эшләргә мөмкин булмады. Берничә ай узуга, х яшь Совет дәүләтен бишегендә үк үтерү һәм аның җирләрен, бай- £ лыкларын үзара бүлешү өчен АКШ, Англия, Франция, Япония им- 5 периалистлары кораллы гаскәрләр җибәрделәр. Көнчыгыштан да, ® көнбатыштан да, төньяктан да, көньяктан да яшь Совет иле өстенә, « саранча өерләре кебек, дошман яулары ябырылып килә башлады, г. Яшь Совет дәүләтенең хәле бик авырлашты. Эшчеләрне ачлык газап- < лый. Мәскәү һәм Петроград эшчеләренә ике көнгә бер әчмуха икмәк бирәләр. Бөтенләй иписез калган көннәр дә була. ♦ Менә шундый авыр көннәрдә партия «Социалистик Ватан куркы- < ныч астында» дип мөрәҗәгать иткәч, иң элек Фатих аганың улы ® Шакир, аннан соң кызы Зәйтүнә Булатова, шинель киеп, фронтка х киттеләр. Зәйтүнә хезмәт итә торган отряд 1919 елның язында Ча- ® паев дивизиясе белән кушылды. п Кайда гына булырга, ниләр генә эшләргә туры килмәде Чапай * солдаты Зәйтүнәгә. Уральск, Богорослан, Самара, Саратов якларын к ничәмә-ничә тапкыр иңләп-буйлап йөреп чыкты ул. Корал тотып су- ® гышырга да, концертларда чыгып җырларга да, продразверстка < чорында кулаклардан кычкыртып икмәк җыярга да, ярлылар комитетларын оештырырга да туры килде аңа. Айлар буе кием алыштырмый, мунча күрми, теләсә кайда кунып йөрүләрне, күз йоммаган төннәрне, ачлы-туклы үткән көннәрне кем исәпләгән... 1928 елны «Эшче» газетасының февраль санында түбәндәге мәкалә басылган иде: VIII «...бу 1919 елның язы иде. Шәһәрне икенче кабат Сапожков бандалары чолгады. Шәһәр тагын да алка эчендә калды. Ләкин шәһәр эшчеләре, хезмәт ияләре бу тапкыр да нык тордылар, нык көрәштеләр. Менә шуңар күрә дә элекке Уральскины Кызыл Уральский дип атадылар да. Бу кирәк фронт окопларында, кирәк сәяси фронтта зур баһадирлык күрсәтүчеләр арасында татарлардан да байтак кына билгеле эшчеләр бар иде. Сәгыйт Үләмәев, Зәйнуллин (вафат), Хәмит Төхфә- туллин, Зәйтүнә Каюмова 2 иптәшләр әнә шул фронтларда җитешкән тимер куллы партиялеләрдән булдылар. Урал фронтында чыга торган кызылармеец газетасы «Кызыл шәрык»ны оештыручылар итеп югарыдагы иптәшләрне санарга кирәк». ...Пәрдә ябылып, халык бик каты кул чаба башлагач кына Зәйтүнә хатирәләрдән арынды. Уйларына чумып, ул сәхнәдә барган вакыйгаларны бөтенләй абайламый калды бит. Хәер, килер әле шун VIII «Эшче» газетасы. 1928 ел. 23 февраль. № 38. ’ Зэйтүно Булатова (иренен фамилиясе баләи бирелгән). дый чаклар — Зәйтүнә ул операларны иркенләп тыңлар. Ул вакытта инде аның өстендә шинель түгел, бик матур ситса күлмәк, аягында итек урынына бик һәйбәт каюлы читек булыр. Күп көтәсе дә калмады ич. Иртәгә үк ул шинелен салып, солдаттан студентка әйләнәчәк. Театрдан тулай торакка кайтканда гел шул турыда уйлады ул. Менә бит, Әлки кызы Мәскәүнең югары уку йортында белем алачак! Хәзергә кадәр Әлкидә мәдрәсәдән гайре башка уку йортына керә алган бер генә кеше бармы икән?! Ләкин Зәйтүнәнең шаулы студент көннәре нибары алты ай гына дәвам итте. Совет җиренә тагын дошман кулын сузды. Бу юлы ул Урта Азиягә басмачылар кыяфәтендә бәреп керде. Зәйтүнә ике ел фронтларда булып кайткан тәҗрибәле сугышчы буларак, 1921 елның , җәендә Төркстан Үзәк Комитеты карамагына китте. Ике ел Урта Азия республикаларында хезмәт итте. Басмачыларга каршы көрәште. ерак Җиде Су өлкәсендә, Пржевальскида, Ташкентта хатын-кызлар бүлекләренең мөдире булып эшләде. Кыргызстанда чәчү кампанияләрен дә, халык санын исәпкә алу эшләрен дә алып барды. Көне- төне халык арасында булганга, ул үзбәкчә дә, кыргызча да йөгерек сөйләргә өйрәнде. Ниһаять, 1923 елда Зәйтүнәнең үтенечен искә алып, туган ягы Татарстанга җибәрделәр. ...Ул вакытлар исенә төшсә, кайвакытта көләсе дә килә Зәйтүнә апаның. Үзбәкстаннан Татарстанга кайту олы сәяхәт булып санала иде. Поезддан поездга күчеп, тәүлекләр буе вокзалларда утырып, өч атна чамасы кайтты ул. 1927 ел Taiap делегаткалары җыелышы Уртада хатын-кызлар бүлеге меди ре Хәллмә Ьулатова. Кайтып хәл алырга өлгермәде, аны эшкә җибәрделәр. Волком секретаре, Спасс канткомында хатын-кызлар бүлеге мөдире булып эшләде. Аннан аны Әлки волисполкомы председателе итеп сайладылар. IX Татарстан җирендә инде туплар гөрселдәми, ә эш фронты бер дә з сугыш фронтыннан ким түгел иде. Дүрт ел Зәйтүнәгә итекләрен < салырга туры килмәде. Юл юк, машина юк. Аз гына яңгыр яудымы, £ бил тиңентен былчырак ерып йөрергә туры килә. Җигәргә ат, чәчәр- 3 гә орлык, ягарга утын, өйләрне яктыртырга керосин юк. Менә шун- и дый шартларда авыл хуҗалыгын күтәрергә кирәк иде. Дүрт ел эшләгәч, аны Татарстан Коммунистлар университетына < укырга җибәрделәр. 1931 елда аны янә партия эшенә куйдылар. Башта ул Мәскәү өлкәсендә, аннан соң Свердловскида һәм, ниһаять, < яңадан Татарстанда КПССның югары оешмаларында эшләде... ...Бу утлы-давыллы еллардан соң инде күп вакытлар үтте. Без < Зәйтүнә апа Булатованың җыйнак һәм матур квартирасында утыра- ® быз. Зәйтүнә апа хәзер персональ пенсиядә, аңа 75 яшь. Сәламәтлеге = шактый какшаган, әмма аңарда партия һәм революция ветераннары- ® на хас булган сыйфат бар: ул шат күңелле, оптимист кеше. Аның белән сөйләшеп утырсаң саф чишмәдән су эчкән кебек буласың. Лә- м кин без аны элеккеге хезмәтләре өчен генә түгел, бүгенге көндә дә в. сафта булуы, туган-үскән якта эшләрнең барышы белән һәрчак кы- » зыксынып, борчылып йөрүе, кечкенә генә уңышларга да куануы, “ киңәш биреп, кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышуы өчен ихтирам итәбез. Ул «Азат хатын» журналы редакциясенең штаттан тыш хезмәткәре. Азрак буш вакыты булды исә редакциягә килә, яңалыклар белән кызыксына, редакциягә килгән берәр гаризаны алып китә. Атналар буе йөреп тикшерә, тиешле оешмаларга шалтырата. Кирәк булса, барып та чыга. Кешеләр шатлыгына сөенеп, башкаларның борчуын күңеленә алып, аларга ярдәм кулын сузып яши ул — партия ветераны Зәйтүнә апа Булатова. Без саргая башлаган фотоларны карап утырабыз. Мине алпавыт җирләрендә батрак булып эшләгән ярлы татар крестьяны Фатих Булатов гаиләсенең язмышы кызыксындыра. Бердәнбер улы, биш кызының һәм оныкларының язмышы ничегрәк булды икән? Бәхетләрен таптылар микән алар?.. Сигез кешедән торган гаиләнең алтысы коммунистлар партиясе сафына баскан! Икесе Совет властен кулына корал тотып саклаган. Хезмәт һәм илне саклау фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Фатих ага Булатов гаиләсе уналты орден һәм медаль белой бүләкләнгән! Шакир ага Булатов — Фатих аганың бердәнбер улы, биш кьи арасында үскән бердәнбер ир бала. Гражданнар сугышы елларында дя, Бөек Ватан сугышы елларында да ул совет иле дошманнары белән халык бәхете өчен дә, сеңелләренең бәхете өчеи үз-үзен аямыйча сугыша. Әлки авылы кешеләренең хәтерендә шундый вакыйга калган. 1918 елда авылга аклар килеп керә. Чехлар баш күгәргән вакыт була бу. Шунда кулак малайларының берсе Шакирның кызыл гвардиядә хезмәт итүе турында аларга әләкли. Суд бик кыска була: Кызыл Армиядә хезмәт иткән Шакир Булатовны атарга! Моны IX0 «К У.» М 12. 143 Сулдан уңга: Шәмсебәдәр, Зәйтүнә, Хәлимә, Галия һәм Җария Булатовалар. ишеткәч, Гайникамал биш кызын ияртә дә авыл җыены каршына барып баса. Моңа кадәр ир-атка күтәрелеп карарга да кыймаган Гайникамал апага кайдан көч килгәндер. Ул балаларын кочаклап җыен алдында елап-елап сөйли: «Гомер буе ач-ялангач яшәдек, бердәнбер улымны атсагыз, безне дә атыгыз, без барыбер яши алмабыз». Җыелган халык моны күреп тетрәнеп китә һәм бертавыштан: «Шакир Булатовны азат итәргә»,— дигән карар чыгара. Күп тә үтми, Шакир Булатов яңадан гражданнар сугышына китә. Шакир ага Булатов — бу гаиләдә эшчеләр сыйныфы династиясенә нигез салган кеше. Ул, гражданнар сугышыннан кайткач, күп еллар буе Себер заводларында эшли, шунда Ленин партиясе сафларына керә. Аннан Татарстанга кайта һәм төрле заводларда эшләп, лаеклы ялга чыга. Гомер буе халыкка хезмәт иткән, өч сугышта катнашкан, орден һәм медальләр белән бүләкләнгән Шакир ага Булатов аз сүзле һәм тыйнак кеше. Ул улларын да үзе кебек эшчән һәм тыйнак итеп тәрбияләгән. Өч улы да завод эшчеләре. Фатих аганың төпчек кызы Җариянең улы Рөстәм дә заводта эшли. Без бервакыт шул дүрт егет белән сөйләшеп утырган идек. «Эшегез нәрсәдән гыйбарәт?» — дип сорадым Рөстәмнән. Күрәм, сукырга сөтнең төсен аңлату кебегрәк хәлдә калды ул. Электрон-хисаплау машинасында оператор булып эшли икән. Зур китапханә туплаган. Күп кенә камилләштерү тәкъдимнәре авторы, сәнгать мәсьәләләре белән кызыксынучы Рөстәмнең кем булуына җавап табалмадым — эшчеме, әллә галимме? Фатих аганың олы кызы Шәмсебәдәр, 1924 елда авылдан чыгып китеп, өч еллап Донбасс шахталарында эшли, аннан Казанга кайтып мех комбинатына керә. Фатих аганың өченче кызы — алпавыт Зубров җирләрендә атасы белән бергә батрак булып эшләгән Хәлимә — апасы Зәйтүнәгә насыйп булмаганны тормышка ашыра: Мәскәүнең Көнчыгыш телләре институтын тәмамлый. Шуннан соң ул күп еллар партия эшендә була. Хәлимә Булатовага Ленинның көрәштәше, иң якын кешесе Надежда Константиновна Крупская белән берничә еллар бергә эшләргә туры килә. 1966 елда Мәскәүдә рус телендә чыккан «Крупская турында истәлекләр» исемле китапта ул болай дип яза: «Тормышта бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә, ләкин аларның кайберләре генә истә кала. Надежда Константиновна Крупская турында гомергә исемдә калды дип әйтү генә аз булыр — ул минем белән бергә яши. Авыр минутларда мин аның белән киңәшәм, бәхетле минутларымда мин аның белән шатлыгымны уртаклашам». Е Коммунистларга хас булганча, Хәлимә Булатова да партия кайда җибәрсә — шунда эшли: күп еллар Татарстанда, Урта Азия республикаларында, аннан соң Мәскәүдә. Бүгенге көндә ул да персональ пенсиядә. Фатих аганың дүртенче кызы — Галия. Аның бу кызын _ безнең Татарстанда белмәгән Галия Булатоаа. = кеше бар микән? Татарстанда 5 гына түгел, Советлар Союзының башка бик күп өлкәләрендә дә * аны яхшы беләләр. Ул — РСФСРның һәм ТАССРның халык артист- « касы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләк- „ ләнгән Галия Булатова. Ничә еллар узды, әмма Галия ханым иҗат < иткән образлар: Мирсәй Әмирнең Миңлекамалы, Аблиевның Шәмсекамәре, Нәкый Исәнбәтнең Рәйхан һәм Зифасы һәм тагын бик күп образлар әле булса тамашачыларның күз алдында торалар. Ул Кәрим Тинчуринның 11, Таҗи Гыйззәтнең 9, Нәкый Исәнбәтнең 11 пьесасында баш рольләрне башкара. Атакль; рус язучысы Леонид Соболев, уенынчынын бергә кушып, болай дип сөйләгән иде: «Сугыштан соңгы беренче еллар булса кирәк. Мин Казанда татар театрында «Миңлекамал» спектаклен карадым. Татар телен белмә- сәм дә, пьесаның эчтәлеге белән таныш идем. Баш рольдә Галия Булатова иде. Спектакль беткән, ә мин утырам да утырам икән. Килеп әйтмәсәләр, шәт, шунда утырып калган булыр идем. Нәрсә мине шулай тетрәтте: артистканың уенымы, әллә аның матурлыгымы, белмим». Фатих аганың төпчек кызы Җариянең язмышы ничегрәк булды икән? Аның дөньяга килүеннән бик тә курыккан иде бит ул. Бәхетле булды Җария. Шуңа күрә исемен дә үзгәртте. Җария түгел, Зария ул. Совет власте аңа да югары белем алырга мөмкинлек бирде. Казан педагогия институтын тәмамлагач, ул күп еллар мәктәптә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире һәм директор булып эшләде. Мәскәүнең нәкъ уртасында дөнья сәнгате үсешенә гаять зур өлеш керткән, исеме бөтен дөньяга атаклы булган театр бар. Ул MX АТ — Мәскәүнең М. Горький исемендәге академия театры. Ул театрның беренче нигез ташларын 1898 елда К. С. Станиславский һәм В. И. Не- ► 147 мирович-Данченко салган. Аның сәхнәсендә илебез һәм бөтен дөнья драматургиясенең иң күренекле вәкилләре Чехов һәм Горький, Пушкин һәм Грибоедов, Ибсен һәм Шеридан, Гоголь һәм Островский, Вишневский һәм Корнейчук һәм башкаларның әсәрләре куела. Илебезнең танылган күпме артистлары үсеп чыкты ул сәхнәдә: Книппер-Чехова, Москвин, Качалов, Тарасова һәм дистәләрчә башкалар. «Театральная жизнь» журналының МХАТның 60 еллыгына багышланган санында 1 бу сәхнәдә онытылмаслык образлар тудырган иң күренекле артистларга иптәшләрчә шаржлар урнаштырылган иде. Монда барыбызга да таныш Баталов, Топорков, Ливанов, Еланская, Тарасова, Андровская, Позднякова һәм башкалар бар. МХАТ студиясенә алынып, анда иң талантлы студентларга гына бирелә торган Чехов исемендәге иң мактаулы стипендиягә укып, студияне бик яхшыга тәмамлагач, шул театр труппасына алынган һәм егерме ел аның сәхнәсендә уйнап, РСФСРның атказанган артисткасы дигән исемгә лаек булган Эльвия Минем алдымда зур гына монография ята. «Азиянең һәм Африканың яшь дәүләтләре Берләшкән Милләтләр Оешмсында» исемле бу хезмәтне 1971 елда СССР Фәннәр академиясе басып чыгарган. Бу монографиядә Азия һәм Африкадагы яшь дәүләтләрнең Берләшкән Милләтләр Оешмасында алып барган политикаларына тирән анализ ясала, бу дәүләтләрнең тышкы политикасында Берләшкән Милләтләр Оешмасының нинди роль уйнавы, халыкара мөнәсәбәтләрнең төп мәсьәләләрендә бу дәүләтләрнең нинди тактика алып барулары. Берләшкән Милләтләр Оешмасында көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне тикшергәндә бу дәүләтләрнең нинди позициядә торулары турында сөйләнелә. Бу китапта рус һәм төрле Европа телләрендә чыккан 252 китап, газета һәм журналлар файдаланылган. Театральная жизнь. 1958. № в. Абдулла кызы Позднякова — батрак Фатих аганың оныгы, Хәлимә Булатованың кызы. Егерме ел эчендә ул бу мактаулы сәхнәдә онытылмас образлар тудырды: Чарльз Диккенсның «Домби һәм аның улы» спектаклендә Флоренс, Горькийның «Дачникларвында Соня, Шериданның «Ачы теллеләр мәктәбе»ндә Мария, Горькийның «Егор Булычев»ында Шурка һ. б. Эльвия Позднякова МХАТ сахносендэ. Хелимо Булатова гаиләсе: улы Илгиз, кызлары Эльвия һом Ләл». Монографиянең авторы — батрак Фатихның оныгы, Холимо Бу- латованың улы тарих фәннәре кандидаты, Илгиз Абдулла улы Поздняков. Ул совет дипломатларын әзерли торган институтны (Халыкара мөнәсәбәтләр институтын) тәмамлый һәм хәзерге көндә шул институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Бервакыт бу институтта бер художникның персональ күргәзмәсе булган иде. Булачак дипломатлар күргәзмәне бик кызыксынып карадылар. Кызыксынмаслык та түгел: авторның буяулар белән ясалган рәсемнәре белән беррәттән чеканкасы да, ягъни металлга бизәкләр төшереп эшләнгән әсәрләре дә куелган иде. Бер почмакта художникның исеме дә язып куелган иде: И. А. Поздняков. Галим, дипломат һәм художник өчесе дә бер кеше — Илгиз Абдулла улы Поздняков икән. Инде Мәскәүдән берничә йөз километр ераклыктагы Донецк шә- һорено юнәлик. Телестудиядә репетиция бара. Пульт янында — телевидениенең режиссеры Реини Камай кызы Кәримова. Фатих аганың оныгы — Зариянең кызы ул. Революциягә чаклы ярлы татар крестьяны батрак Фатих Булатов, бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эшләсә дә, тамагы туйганчы ашый алмаган, шуңа күрә ул кызлары туудан коты очып яшәгән. «Аларны ничек туйдырырмын?» Менә шул газаплы сорау аңа иркенләп яшәргә, тынычлап йокларга мөмкш«лек бирмәгән. Бер тамчы суда океан чагыла диләр. Бер гаилә тарихында без халкыбызга Совет власте алып килгән чиксез зур бәхетне күрәбез.