Логотип Казан Утлары
Нәсер

ТУГАН ЯК МОҢЫ

арта битләрендә аның сурәте кеше йөрәгенә охшап тора. Ул — Башкортстан, минем туган җирем. Йөрәктәге кан юллары шикелле, аның туфрагын да бик күп елгалар сугарып үтә. Шу- ларның иң өлкәне, халкыбызга иң якыны — былбыл моңыдай гүзәл Агыйделдер. ны бер әйләнмәсәм, чык суыдай ак суыңда сары сагышларымны бер басмасам, бабамнарның сөяге түшәлгән җылы туфрагыңа битем куеп орынмасам,— мин үземне башка җирдә, хәтта Казанымда да бу тикле дә нык ватанлы тоймас идем. И иртәләрен ак томанлы Ак Иделем!.. Мин Агыйделнең түбән карасаң йөрәкләр купмалы Төбә яры читендә басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, кые- лып-кыелып керәшәләр очып йөри. Дөнья моннан капыл киңәеп, күз кабагыдай ачылып китә: уң ягымда зәңгәр дымдай рәшәләнеп, офык өстенә Йолдыз-Tay уелып төшкән; сул ягымда — Питер тавы, аның очлы борыны Агыйдел аръягындагы Кыскала тавына төбәлеп каткан төсле. Моннан ике йөз ел элек империяне дер селкеткән Пугач явы Казанны алмага барышлый бу җирләрдән дә яңгырап үткән. Алар әнә шул Питер тавы өстенә урнашканнар. Әби патша гаскәрләре исә аларга каршы Идел Эченнән II килгән булса кирәк: нәкъ Питер тавы турысына — уйсу япан җиргә хәзерге спорт сарайларыннан да зуррак итеп, камалы бүректәй түгәрәк тау өйгәннәр дә шуның артында һөҗүмгә көч туплаганнар. Әүвәл таудан тауга атышканнар дип сөйлиләр. Белмим, ул ераклыктан туп атышулары бәлки өеп тау ясаулары шикелле бер риваять кенэдер, әмма ләкин каты сугыш булуы хак. Әби патша гаскәрләре Агыйделне II Безнең як халкы Агыйделне күп аның унар чакрымга җәелеп, язларын лы түбән ягын элек-электән Идел Эче Ягы диләр.— Автор искәрмәләре. ж-,- 4 I Агыйдел! Бармы безнең чын татар җырларында син- - нән дЭ күп җырланган гайре бер елга!.. Әгәр дә мин елына бер сиңа кайтып, чабатасыз малай чагым кебек, иртә таңда салкын чыклар ярып буйларың вакыт Идел дип кенә йөртә, шуңа күрә су астында кала торган әрәмәле, болыпдип әйткәннәр, ә таулы биек ягын Кыр кичеп, авыр һөҗүм белән Питер тавы төбенә үк килеп җиткән: шулай булмаганда Пугачев егетләре болай да текә борын очына, иңеннән-иңенә чокыр казып, җирдән ныгытма өймәсләр иде (ул өемнәр бүген дә машинадан биек). Шуннан бирле бу тауны, үзен Петр III дип игълан иткән Пугачев «исеме» белән, Питер тавы дип йөртәләр. Идел Эченең көнчыгыш тарафында тагы, аяз көннәрне күгел- 3 җем рәшә сирпеп, ә яшенле яңгыр килгәндә кара-кучкылланып ят- 5 кан иләмсез зур ике әүлия зираты бар. Воларын исә Алыпның в агасы Бисрәк батырдан калган диләр: Агыйделне атлап чыккач. = чабатасын салып, туфрагын кагып киткән, имеш... Калган җирләр- _ дә ерак тау тезмәләренә кадәр болын да әрәмә, болын да әрәмә: < Күгәрчен, Акман, Каттарлау, Чәгерче болыннары... Алардан эчкә- ‡ § ре — язын су басмас чикләрдән авыллар, бүлем-бүлем урманнар башланып китә: Чумар, Мәнәк, Кәлтәй урманнары... һәр тарафта * күпме кавем гомер кичкән чын табигать. Тик ул хәзер әүвәлгечә = тын гына түгел: инде бу төбәкләргә дә тимерле бетоны, БелАЗлары * белән зур санагат килеп керде. Әнә теге Кызкала тавыннан ары. с. Нугай, Кырым-Сарай якларында инде шаулатып нефть чыгаралар; ялкынланып янган утлары төн буена соргылт күк йөзендә нәҗәгайдай уйнап тора... ~ Мин Агыйдел буйларының искитмәле яменә карап, миңа кадәр о унике буын элек болгар угланы Гәрәй бабабызның яр-юлдашы, ка- " рендәш-якыннары белән Казан йорты Масрадан баш бирмичә чыгып ’ киткән, арлар 1 иле аша ике Идел кичеп, бу җирләрдә торак тапкан чагын гүя үзем күргәндәй күз алдына китерә алам... Борынгы Чул- ман белән Ак Идел килеп кушылган бер кыйтга. Кеше кулы тимәгән урманнар, киекле болын-тугайлар. Кичә-көнлек бу тараф, кичә- көнлек ул тараф җирләрдә чын кышлак кормыйча башкортлар (кетәкләр) ыругы гына быел монда, ярен анда җәйләп-кышлап йөри. Ыруг җирләре күп, хәтта чикләре дә мәгълүм түгел: болын-тугай- ларында елкылдап чапкан елкы көтүе; елга-күлләрендә балык, кондыз; карт юкә, имән куышларында кыргый корт балы... Башкорт инде Болгарын белә, Казанын белә. Алар аша ул дин алган, хәреф алган, алардан күреп иген игү эшенә дә ихлас бирә башлаган. Ул Болгарның үсүенә дә, һәлакәтенә дә шаһит. Бәлки шуңадыр, болгар дигәндә күңеле до япандай киң, иркен... Ә чынлап уйласаң, кемнәр генә килеп сыенмаган башкорт иленә! Вату ханның исәпсез-сансыз бәни әсфарлар кавеме 1 баскыныннан соң Дәште Кыпчак бетеп — кыпчагы. Бөек Болгар җимерелеп — болгары агылып килгән; Аксак Тимер белән Туктамыш хан арасындагы яман кыргыннан соң икенче кабатка янә болгар агылган; инде Казан җиңелгәч, егерменче йөзгә кадәр тукталмаган өченче агым килә. Башкорт инде бу агымны туктата да алмый,— я үзе буш җирләргә күчеп китә, я тел берлеге, дин берлеге аркасында килгән беренә өлеш чыгара. Ул шулай Гәрәй бабабыз белән карен- дәш-якыннарын да үзенә сыендырган. «Танып тамагыннан алып Ак Иделнең түбән тарафы ике якка таралмыш сулары, койгучы елгалары, туга й-ка мыш лары, арка вә яланнары илә сезгә булыр; суларыннан кондыз, урманларыннан киек тотарсыз...» дигән. Гәрәй бабаларыбыз яңа ватанда нигезе болгардагыча һиммәт кышлак йортлар корып, башкорт белән ут күрше булып, өйләнешеп, кыз бирешеп, «Идел буйлары вә урманларында бал корты нлән, суларында кондыз, камасы илән, яланларындагы йөкерәк төлкү, сусар- 1 Удмуртларны алек ар дип атаганнар § Сары тапла халык, сары раса. ларыйна сунар кылыб, сука илән җир сөреб, иген игеб гани улган- лар...» Башкорт туфрагында нәсел шулай башланып киткән. Пугач явыннан күп алда, инде җиденче буын Акман бабабыз. Болгар иленнән 1 яңа гына килгән Апанай (Әпәнәй) гаиләсе белән туганлашып, янә мөселман диненә чыккан бер мари кешесен алып, Идел Эченнән Кыр Ягына — иген уңдырышлы җирләргә күчеп утырган. Төрле юллар, ысуллар белән башкортның үзеннән, я ак патшадан башкорт җирләрен алу-алмауларына, ягъни бары тик җирле-җирсез булуларына карап, безнең нәселдә дә унике буын дәвамында башкорты булган, типтәре булган. Ләкин, нинди генә рәвешкә кермәсеннәр, алар үзләренең асыл болгарлыгын иман кебек саклаганнар (чөнки татар исеме татар халкына унтугызынчы йөз ахырында гына ныклап йога башлый); нәсел башын Казан йорты Масрага, бик борынгысын Болгарга илтеп бәйли торган булганнар. Безнең телебез дә, йөзебез һәм моңыбыз да үзебезчә калган. Гәрәй бабамнар белән бергә күчеп килгән марилар безне әле һаман «суаэ» ди. Ә суаз яки суар — болгарның бер кабиләсе булган. Рәхмәт онытмауларына. Ә сезнең «Казанны яу алган көй»не ишеткәнегез бармы? Минем — бар. Ул көйне безгә анам ягыннан туксан яшенә җитеп үлгән бабам уйнаган иде. Тик мин аны ике генә кабат ишетеп калдым. Кайгылы сугыш чоры иде. Берсендә сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар җыелып үтенгәч уйнаса, икенче кабатында тең үзе генә моңланып уйнады: өченче улының да үлү хәбәре килгәннән соң иде монысы. Йөзендәге бер сырын да кыймылдатмыйча, яшьсез генә уйнады-уйнады да: «Җитәр, күп уйнасаң, көйнең дә төсе уңа» дип, үзедәй карт венский тальянын сандыкка салып куйды. Казан моңы шулай, бабамның хәсрәт тулы йөзе сыман, күңелемә уелып төшсә дә, авызымнан көй булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте,— шулай итеп моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән мәңгегә алып китте...» Мин Агыйделнең түбән карасаң башлар әйләнмәле Төбә яры өстендә басып торам. Миннән бик түбәндә, иң аста, эссе җәйдә кимеп, ярлары ачылып беткән Агыйдел ага. Ага да ага, ага да ага... Синең суларың белән генә дә буш диңгезләр тулып түгелгәндер инде, Агыйдел! Ярларың да, кеше гомере сыман, кителеп-кителеп кенә юыла тора, юыла тора... Пугач явын бастыргач, башкорт иленең Салаваттай асыл ирләрен асып, күпме дар агачы агызганнар синнән, Агыйдел! Алар сал өстендә җил-дулкынга чайкала-чайкала акканнар да акканнар, акканнар да акканнар — гел бер таба, гел түбән таба... Ләкин егерменче йөз башында кинәт, агымга каршы юл ярып. Агыйдел буйлап, яңа гасыр авазын салган Владимир Ульянов узып киткән. Мин басып торган ярга да карап узган ул Ленин... Соңыннан аңа меңнәр, миллионнар ияргән... Агыйдел! Синең ак суыңа халык азатлыгы өчен бу җирләрдән дә көрәшеп үткән Чеверев, Чапаев каһарманнарының да каны коелган бит!.. Аклар афәте дә үткән моннан. Нәкъ менә мин басып торган яр читенә бастырып, күпме коммунистны атып киткәннәр аклар. Ул шәһитләр каны да синең суыңда бит, Агыйдел! Бәлки ярың да шуңа кызылдыр... И газиз аналарыбыздай күпне күргән Агыйделем!.. кәннарХӘЗе₽Ге Татарстав жи₽ен башкортлар 19 йөзга кадер Болгар иле дип й«Р»- Бу сугыш елларында без әтиләребезне пристаньнан туры фронтка озатып җибәргәч, тыннарыбыз бетеп шушы ярга менә идек тә, соңгы кабат карап калырга теләгәндәй, пароходның куе төтене Йол- дыз-Тау зәңгәрлегенә эреп югалганчы карап тора идек. Китте дә утка керде, китте дә утка керде безнең әтиләр... Агыйдел! Мин синең бүгенге тыныч, иркеи-рәхәт, якты ярыңда басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, уйнап-уйнап керәшәләр генә очып йөри. Илгә иш булган Илешем басуларында да, болгар бабаларыбыз шикелле, иген игүдән башканы белмәгән, теләмәгән халкым эшли — Илем данын үстерәләр. Тик мин әле үткәннәрне уйладым. Чөнки бүгенгенең берсе до төче камырдан гына әвәләп ясалмаган,— урак өстенең монарланып кызган һавасында битләргә ягылып үткән җепселдәй, барыбызның да бик ерактан өзелмичә килгән тамыры бар, тик без аны белмибез генә. Хуп, бик ерактан килгәнен күбебез белмәсен дә ди, анысы тарихка калсын ди. ә якынын барыбыз да җитәрлек микъдар беләбезме соң? Инде бабайлар гына түгел, әтиләребез дә, кайтмаска китеп, җәйге сулар кебек саега, бетә баралар. Ә бер уйласаң, шушындый да шаулы гасырыбызның кырык елы эчендә генә дә алар гомеренә нәкъ өч сугыш, өч революция туры килгән!.. Без шуларны белергә тиешме? Тиеш! Алар кабызган революцион ут. каннан канга күчеп, безнең йөрәкләрдә дә яна. Ниһаять, без бөек бәрелешләрдә алар яулап, безнең кулга тоттырган бөөк бәхетнең. Икмәкнең кадерен белү өчен дә үткәннәрне белергә тиеш. Алар кигән чабатаны сөйләгәндә дә чырай сытып түгел, ә күңел колагын салып, чабатага ихтирам белән тыңларга тиешбез... Мин Агыйделнең еракларга төбәлеп торган Төбә яры өстендә битләремне астан искән җылы, дымлы, чәчәкле болын җиленә куеп басып торам. Күз күреме җирләрдә болын да әрәмә, болын да әрәмә; ә шулар эченнән, ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап, Агый- делем ага. Агыйдел! И минем туган җирем — унике буын буена сулап туймаган сулышым!.. Февраль, 1972.