Логотип Казан Утлары
Хикәя

СУ БУЕНДА

Ул көнне Ягъфәр иртән иртүк идарәгә барырга җыенды. Башта көн дә киеп йөри торган кыска сырмасын, аның өстеннән каты брезент плащын, итеген, күн тышлы колакчын бүреген кигән килеш кенә барырга уйлаган иде. Ләкин иренә кырыс булып күренергә тырышкан, чынлыкта исә ягымлы гына өйрәтеп-төзәтеп торырга күнеккән хатыны бу юлы да аны битәрләргә тотынды: текмәләр тезелеп чыккан кыек якалы чиста күлмәген, аннары моннан биш ел чамасы элек алынып та берничә тапкыр гына иңенә эленгән пинжәген киде. Учларына төкергәләп торды да пинжәге- нең кирегә бөкләнә төшкән якасын рәтләштергәләп куйды, йомшак каз канаты белән җилкәләрен сыпыргалап алды, кыш буе киеп йөреп күнегеп беткән бүрек урынына шактый ук уңган хәрби фуражкасын киде. Бөтенләй икенче төс керде Ягъфәргә. Яз төсе, бәйрәм төсе. Ул инде шул килеш чыгып китәргә үк җыенган иде. әмма әле апрель ае гына булуын, урамда суык җил икәнен уйлап плащ киде. Сугыш беткәннән соң военкоматка, военкомның үзе янына махсус чакыртып тапшырылган бүләген — «Германияне җиңгән 5 «К У.» .М П. — Бу кыяфәтең белән кеше күзенә ничек күренмокче буласың? Ичмасам, чиста күлмәгеңне, пинжәгеңне ки. — Туйга бармыйм ич. Бәйрәм көн дә түгел. — Туйга булмаса, председательнең үзе янына барасың. — Таптың сүз. кем соң ул председатель? Кыз кеше түгел, кочаклашып үбешәсебез юк... — Үбөшмосөң, эш турында сөйләшәсең бар. Бу синең туең-бәйромецнон болайрак... — Бәлки син медальне дә тагарга кушарсың? — Анысын да так. Урлаган нәрсә түгел бит. Сатып алынган нәрсә дә түгел. Җиңү хөрмәтенә бирелгән бүләк. Ягъфәр хатынының сүзен уйлап бер мәл тын торды, хатынын хаклы дип тапты һәм өстен алыштырырга тотынды. Башта вак вак 65 ечен» медален дә такмакчы иде, ләкин аны кайда куйган булуын һич хәтеренә төшерә алмады, озаклап эзләп торасы килмәде һәм шул килеш, медальсез генә барырга булды. Ягъфәргә илле яшьләр, типсә тимер өзәр чагы, ә менә саулыгы аркасында беренче группа инвалид булып йөри. Шуңа колхозда эше юк дисәң дә ярый: бригадир да, председатель дә наряд биреп борчымыйлар аны. Ләкин Ягъфәр намуслы кеше. Колхоз җирендә яшим, шунда терлек-туарымны — кәҗәмне, бәтиләре белән өч сарыгымны көтүгә йөртәм, егерме биш сотый бакчага бәрәңге утыртам икән, димәк, мин үзем дә колхозга файда китерергә тиеш дип саный. Шуңа күрә һәр елны язга чыгу белән идарәгә эш сорап килә. Чәчүлек орлыкны сакларга дисеңме, тракторлар янына су ташыргамы, чәчелгән кукуруз орлыкларын чүпләргә өерләре белән ябырылучы кара каргаларны куып торырга дисеңме — берсеннән да баш тартмый Ягъфәр, җитәкчеләр кая куйса, шунда бара, эшнең төшемлесен эзләми, колхозга файда булсынга йөри. Кырлар инде кардан арчылган, апрель кояшы астында буланып яталар, шулай да сабанга чыгарга иртә әле. Тракторчылар, техниканы әзерләп-җайлап бетергәннәр до, кырга чыгар сәгатьне көтеп, машина янында тәмәке төтәтәләр. Тополь агачларындагы бүрек- бүрек ояларыннан кара каргалар кычкырганы ишетелә, читән асларыннан, кое бурасы төпләреннән яшел чирәм бәреп чыккан. Терлек әле көтүдә түгел. Авыл халкы чиратлашып үзләре көтәргәме, әллә көтүче ялларгамы икәнен һаман хәл итә алмый, шуңа күрә мал- туар урамда каңгырып йөри. Йоннары коела башлаган арык гәүдәле сыерлар йорт нигезләренә елышканнар, кояшта кызыналар, әнә тыкрыкта бер әрсез тәкә сарык тирәсендә бөтерелә... Табигатьне чолгап алган бу түземсезлек Ягъфәргә дә күчте булса кирәк, ул иркенрәк сулыш ала башлады, каны кайнап, йөрәге яшьләрчә җитез тибәргә тотынды. Бу тибеш Ягъфәрнең нәкъ баш түбәсенә куелган плексиглас пластинка турысында көчлерәк, ешрак булып сизелә иде. Ягъфәр, тирә-яктагы төрле буяулардан, язгы нртә- нең хуш исләреннән исерү шатлыгын тойган хәлдә, урам буйлап бара бирә. Менә ул адымнарын юри акрынайтты, иртәләрен председатель бүлмәсендә була торган гадәттәге ыгы-зыгы басыла төшсен әле дип, ашыкмый гына бара. Ул председатель кабинетына ничек килеп керәчәге, ничек итеп сүз башлаячагы, ярым шаяртып, ярым җитди итеп председательгә: — Гвардия рядовой Шамгунов алгы сызыкка килеп басты. Аны төп юнәлешкә куегыз! — дип, хәрбиләрчә итеп кулын чигәсенә куячагы турында уйлады. Ә Баһрамов, аларның председательләре, һәрвакыттагыча эше муеннан булса да, аны шатланып каршы алачак, мактап та җибәрәчәк: — Син, Ягъфәр, молодец, ичмасам. Наряд биргәнне дә, чакыра килгәнне дә көтеп ятмыйсың,— диячәк. Хәер, Ягъфәр үзе дә аптырап тормаячак, күзен дә йоммыйча: — Халкыма хезмәт итәм! — дип чатнатып җавап бирәчәк. Баһрамов җайлы кеше ул. Утыз меңче булып килгән иде. Эшен белә, кешеләргә ягымлы. Белеме дә зур: укымаган китабы юк. Аның тырышлыгы аркасында колхоз аяктан егылмый калды. Баштарак ул Ягъфәрне чәчкечләр янына ат белән орлык ташырга куя торган иде. Ә ашлыкның машинадан туп-туры чәчкечкә сала торган җайланма уйлап табылгач, аны су ташу эшенә күчерде. Узган язда исә бүтән бер эш тапты: бәрәңге каравылларга куйды. Хатын-кызлар бәрәңгене чиләкләр һәм кәрзиннәр белән чокырдан алып чыга- лар Да утыртыр алдыннан берара кояш җылысы алсын өчен шве bo Эш Ягъфәр көткәнчә барып чыкмады. Хәрбиләрчә рапорт бирер- я гә дә, председательнең мактау сүзләрен ишетергә дә насыйп булма- э ды аңа. Ул кабинетка килеп кергәндә, председатель әле яңарак кына £ колхозга райком җибәрүе буенча килгән партком секретаре белән < сөйләшеп утыра иде. Ягъфәрне күрү белән урыныннан торып, аның " каршысына килде. — О-о, Шомгунов! Әйдә, әйдә, рәхим ит. Гомерең озын булыр, ы синең турыда гәп кора идек. £ Ваһрамов, Ягъфәргә тәкъдим итәргә теләп булса кирәк, эскәмия- < гә тотынган иде, нигәдер кире уйлады, ияк кагып кына ишарә итте: s — Утыр, Ягъфэр абзый! Ягъфәр утырды, өстәлгә җәелгән постауның тузанын сөртеп, шунда фуражкасын куйды. «Уңай туры килде әле бу, кешесе дә күп түгел, председательнең дә кәефле чагы бугай»,— дип уйлап — Менә яз да җитте, Ягъфәр абзый,— диде Ваһрамов.— Сизәсеңме, елның иртәсе бит бу... — Сизом. Бөтен тереклек уянган. Яз килү минем өчен дә бәйрәм бит ул,— диде Ягъфәр, аның сүзен җөпләп, һәм артык тартынып тормыйча, иркенләп сөйләшергә урын калдыра торган бу «бәйрәм» сүзен бик тә вакытлы кыстырып җибәрүенә эченнән шатланып куйды. Ләкин нәкъ менә шул «бәйрәм» сүзеннән соң секретарь урыныннан кузгалды һәм тәмәкесен кабызырга тотынды. — Я, ярый, мин киттем, агитаторларны эшкә кушарга кирәк. Плакатларын, листовкаларын хәстәрли башласыннар,— диде дә чыгып кипе. Ә Ваһрамов кәгазь кыстыргычны алып, ашыкмый гына турайтты да шуның белән кара савытын чистартырга, аннан ниндидер йомычка кисәкләре, үле чебеннәр казып чыгарырга тотынды. «Әй. җүнсезләр, тәмәке төпчегенә тикле кара савытына салалар бит!» — дип зарланып алды. «Председатель кара савытында үлгән чебеннәр эзләргә тотындымы.— бу хәерлегө түгел инде, тәртәгә тибәчәген көт тә тор! — дип уйлады Ягъфәр, юлының уңмаячагын сизенеп.— Эх, комиссарны чыгармыйчарак торырга, аның янында сөйләшергә кирәк иде...» Кара савытының төбендә бернәрсә дэ калмады булса кирәк, председатель казынуыннан туктады. — Беләсеңме, без нәрсә дип сөйләштек. Ягъфәр абзый? — диде ул, ниһаять.— Сиңа утыз хезмәт көне язарга булдык. — Тиктомалгамы? — Ник алай булсын. Тиктомалга чуан да чыкмый диләр бит. Сиңа рәхмәт йөзеннән. Колхоз өчен күпме хезмәт түккән кеше бит син. Иң кыен чакларда эштән баш тартмадың, хаста кеше бит мин. галдына сибәләр. Ягъфәр исә. кулына тал чыбыгы тотып, терлекләрне, казларны куыП Тора. Вер өйрәнеп киткәч, авыр булмады тагын, бәрәңгене һич кенӘ дӘ әрәм иттермәде. Бәлки Председатель быел да бәрәңгегә куяр. Идарә йортының коридорында буш һәм ТЫЯ иде. Тик әрсез бер тавык кына бик җитди кыяфәт белән ике ишек арасында таптана, әледән-әле бусага асЛйрыйа башын тыккалап карый иде. Ягъфәр бик вакытлы килүенә шатланып куйды. Башта күпне күрергә те ләүче әлеге ТавыКНы пыраклатып куып чыгарды, фуражкасын салды һәм, уч төпләренә төкереп, чәчеп сыпырырга тотынды. Ләкин чәчләре инде сирәгәйгән, алар аша аксыл җыерчыклар челтәре белән кискәләнгән баш түбәсе аермачык күренеп тора иде. алды. булдыра алмыйм, дип тормадың. Ә хәзер инде сине борчып тормаска булдык. Эшче көче җитәрлек. Ә син ял ит, балыгыңны тот... Бакчаң өчен дә кайгырма. Бүтәннәрнекеннән иртәрәк тә сөреп ташларбыз, утын китертербез, мал-туарыңа азык бирербез. Ягъфәр, кинәт бөтен барлыгын биләп алган кайгысын яшерә алмыйча, көрсенеп куйды. Баһрамов моңа бик нык гаҗәпләнеп: — Әллә син канәгать түгелме, тинтәк балыкчы? Миңа аена илле сум пенсия бирсәләр, тынымны да чыгармыйча тик ятар идем әле. Җәннәт бит: эш дип баш ватасы юк, беркая чакырмыйлар, беркем сүкми-тиргәми. Ә монда, кем әйтмешли, өстән басалар, өстән кысалар. Э-э-х! — Нәрсәсенә шатланыйм мин моның? Мин бит сездән хезмэг көне сорарга килмәдем. Әнә бер чукрак бабайга бир син аны, миңа бирмә. — Ул ниткән бабай татын? Фронтта яраланган солдатыбызның да хәленә кермәскә без... Әллә син су ташый торган арбаңнан мәтәлеп төшеп, тагын имгәнмәкче, мине бөтен район алдында хурлыкка калдырмакчы буласыңмы? Юк инде, рәхмәт, Ягъфәр абзый, анысы булмас! Ягъфәр нинди генә авыр көннәрендә дә үзен кызгандырасы килмәде, ул гына да түгел, кызгана башласалар, кычкырып елап җибәрер хәлгә җитә иде. Бик кирәк чакларда да инвалидлык биргән хокуклардан файдаланганы булмады, кибеткә кергән чакларында башкалардан узып прилавка янына тыгылмады — бер пачка тоз алу өчен дә юри чиратка баса иде. Шәһәрдә булган вакытларында трамвайга утырса-нитсә үзен, сау-сәламәт кешеләр, яшьләр белән беррәттөн, өлкәннәргә, алгы ишектән керүче балалы хатыннарга урын бирергә күнектерде. Ә монда, туган авылында, баксаң-күрсәң, аны бөтенләй исемлектән сызып ташлаганнар, сабыйларның да кулыннан килә торган юк-бар эшне дә кушарга теләмиләр, бүтәннәргә комачау ясап, аяк астында буталып йөрмәсен дип, болай гына хезмәт көне язмакчылар... Хәзер үк, идарә бүлмәсендә үк Баһрамовка үзең минем хәлгә төшсәң иде син, менә шунда аңлар идең, дип әйтәсе килде Ягъфәр- нең. Ләкин шул вакытта телефон шалтырады. Районнан шалтыраталар иде булса кирәк. Председательнең «әйе, әйе, эшләрбез», дип түбәнчелек белән вәгъдә бирүләренә, әле сыерларның сөтне киметү сәбәпләрен тәфсилләп аңлата башлавына, әле терлек азыгының җитешмәвеннәи, болында үләннең булмавыннан зарлануына карап, Ягъфәр монда үзенең артык икәнен һич хатасыз шәйләп алды. Баһрамов, телефон трубкасын иңбашы белән колагына кысып, чит- чотлары мунчалаланып беткән куен дәфтәренең битләрен кабаланып актарырга, ниндидер кәгазьләр эзләргә тотынды. — Председательнең эше дә майлы ботка түгел шул. Әнә бит ничек тинтерәтәләр үзен,— дип уйлап алды Ягъфәр сүрелә барып. Кешеләргә, һәртөрле җан иясенә карата йомшак күңелле булган Ягъфәр бүтән вакыт булса Баһрамовны һичшиксез кызганган, «ну кыздыралар да соң үзеңне, ходай түземлек кенә бирсен!» — ДИП җор сүз белән аны юатырга тырышкан булыр иде. Ләкин бүтәннәргә карата нечкә күңелле булып та үзен кызгануларын һич ошатмый торган бу кеше менә хәзер председательне шулай әрепләүләреннән, аның гаепле кеше төсле акланып торуыннан үзенә күңел юаткыч бер ләззәт тапкандай булды. Ягъфәр Баһрамовның телефоннан сөйләшеп бетерүен дә көтеп тормастан, фуражкасын киде дә, саубуллашырга юри онытып, тантана иткән кеше кыяфәте белән усал елмаеп чыгып китте. Көн аяз, кояшлы булырга охшый иде. Ягъфәр бу язгы якты көндә аеруча каралып күренгән йортлар яныннан атлаганы хәлдә >ш сорап таң тишегеннән идарәгә ашыгуы өчен үзен битәрләүдән *гуктамады. Шунда берочтан: «Ничек дип йөрәккә кадый бит. ләгънәт! Хезмәт хакы язачакбыз, имеш!» —дип, председательне дә үчекләп алды, һәм ачуын тыя алмыйча, кемнеңдер ава башлаган читә- ♦ >яенә төкерде. 2 Өйгә кайткач Ягъфәр хатыны белән сөйләшеп эчен бушатмакчы, ;1ңа председательнең мәгънә белмәс бер хайван-бәндә булып чыгуын әйтмәкче булган иде, ләкин Фәйрүзәсе иртән үк фермага эшкә кит- [Кән иде. Үзе дә сизмәстән, ул көзге каршына килеп басты һәм, ка- .рый торгач, председатель белән икесе арасында охшашлык тапкандай булды. Бер үк төсле кысык күзләр. Бит сөякләре бер чамарак калкып тора, яңаклары эчкә баткан. Тик Ягъфәрнең чәче инде кое- ‘лып бетә язган, ә председатель куе көдрәләре аркасында бүреген ‘кия алмый интегә. Мондый охшашлык Ягъфәрнең ачуын тагын кабартып җибәрде, шуннан соң ул түзмәде, көзгедәге шәүләсенә кашын җыерды. Билгеле инде, үзенә түгел, әлеге теге председательгә охшаган кешегә. «Тукта әле.— диде Ягъфәр шул ук кешегә, инде яз [булуы. тиздән мал-туарны җәйләүләргә чыгарыр чакның җитәчәге. :менә шунда инде председательнең, теләсә до теләмәсә дә. аның янына балык сорап киләчәге турында уйлап.— Күрсәтермен мин сиңа [тиктомалга хезмәт көне язуның ни икәнен! — Ул аягүрә басып, көзгене җиңе белән сөртеп алды.— Менә шунда исеңә төшерермен мин Iсинең. Эх, медальне юкка тагып бармаганмын! Фронтовиклар белән ничек сөйләшергә кирәклеген белер идең...» 2 Врачлар инвалидлык кәгазе биргәннән бирле Ягъфәр балык тоту белән мавыгып китте. Кама буеннан менмәс булды. Балыкка ул җәен колхоз эшенә чыккан көннәрендә, көзен елгада, су өстен тутырып, үзенә бертөрле кыштырдаган тавыш чыгарып, бәстән аксылланып торган зил акканда һәм кыш буе тик ятудан ялыккан Кама әре эре боа кисәкләрен ярсый-ярсый ваткан, сәке асларында йомырка өстендә утыручы җанкәйләрен сагынып яр буенда каңгырып йөрүче ата казлар бу бозларның бер-берсенә бәрелеп шатыр-шотыр килүеннән куркышып читәнгә елыша торган вакытларында гына төшми кала иде. Мондый чакта Ягъфәргә тыныч су өстендә дә әйләнергә торган җәлпәк төпле көймәсе белән Камага чыгу турында уйларга да юк. Әмма суның кимегәнен, тынычланганын көтеп ятарга да тәкате калмый Ягъфәрнең. Ул бар булган җиһазларын ала да фронтта тез тиңентен аяксыз калып, агач аяк белән йөрүче күрше се Фатихларга керә. Фатихның бакчасы артында язгы ташкын вакытларында түбәсенә тикле су астында кала торган кара мунчасы бар. Ягъфәр мунча түбәсенә башта җиһазларын, плащын ыргыта, аннары үзе менә, аяксыз дусты Фатихка менәргә булыша. Менә шуннан алар икәүләшеп балык тота башлыйлар. Балык әйбәт каба. Болганчык суда алабугалар, шыртлакалар шактый еш чиртә, ара- тирә зур-зур корбан балыклары да әләккәләп куя. Мунча янындагы читән буена ирләр, хатын кызлар, яшь-җилкенчәк җыела. Түбәгә кунаклап алган Ягъфәр кармак сабын тартып кына тора, һәм ул тарткан саен су эченнән тыпырчына-тыпырчына балык агылып чыгп. Ягъфәр тоткан бер балыгын кармактан ычкындырып ала да. әйләнеп карап тормыйча гына, иңбашы аша артка таба атып бәрә* Бала чага шашынып чыелдап кычкырырга тотына, ә олкөннәр, аны МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф СУ БУЕНДА юри үчекләп: «Эх, мать якасына, Ягъфәр, мич башында яткан килеш кенә кармак саласы кала сиңа хәзер!» — диешәләр. Ягъфәр боларның берсен дә ишетми, язгы салкынның акрынлап бөтен тәненә сеңә баруын сизми, тик кич җиткәч кенә бавырларына тикле туңганын аңлый, җәй җитми торып су буена аяк басмам дип үзенә үзе сүз бирә. Әмма икенче көнне шул ук хәл яңадан кабатлана. Җәй җитүгә елга тынычлана, элекке эзенә төшеп, салмак кына, вәкарь белән генә ага башлый, Фатихның мунчасы яр буеннан ерак бер җирдә, бакча уртасында торып кала. Ягъфәр көздән үк көйләп калдырган җәйпәк төпле көймәсен чыгара. Каракош авылында балык тоту киң таралган кәсеп түгел, күпләр аңа мәзәк итеп Кенә, бала-чага эше итеп кенә карыйлар. Олыларның беркадәресе ферма тирәсендә, машиналар тирәсендә көне- төне кайнашканга балык тоту белән онытканда бер, хозур өчен гена шөгыльләнә. Икенчеләре исә кармакларын, суалчаннарын, бүтән җиһазларын вакытында хәстәрләп куярга өлгерми кала. Ягъфәр иса алар аяк киенгәнче су буена төшеп тә утыра. Каракош — дүрт йөзләп хуҗалыгы булган шактый зур авыл. Шулай да мондагы халык бер-берсенең хәле белән хәбәрдар булып яши. Ягъфәр дә кемнең өендә кайчан туй булачагын, кемгә көтелмәгән җирдән кунаклар килеп төшкәнен әллә кайдан белеп өлгерә дә, нәкъ кирәк вакытта килеп, йодрыгы белән шул йортның тәрәзәсен кага башлый: — Әй, кунакларны ни белән сыйламакчы буласыз? Көлдә пешкән бәрәңге беләнме? Тегеләрнең җавап биргәнен дә көтмичә, тәрәзәне тартып ача да, саңаклары селкенеп торган тере балыкларны шалт итеп тәрәзә төбенә китереп сала. — Шыртлака белән кушып пешерсәң менә дигән шулпа чыга судактан. Кыздырыйм дисәң, кара балык белән карасьтан да әйбәте юк. Сомны исә тозлап какларга кирәк... — дигән була. Өй эчендә зык куба: «О-о, менә хәзер балык шулпасы мәтәш- терәбез!» — диешәләр. Хуҗа кеше һәм кунаклар, стаканнарын тотып, Ягъфәр янына ашыгалар: — Әйдә, җибәр берне, Ягъфәр. — Юк, эчмим мин... — Әйдә, әйдә, капла... Тавык кына эчми хәзер... Аңарга стакан сузалар, төрлечә кыстап карыйлар. Ягъфәрнең эчеп җибәрәсе, балык исе сеңгән учларын иснәп торасы, хәмернең башка китеп, күңелгә вәсвәсә салуын сизәсе, кунакларга кушылып кычкырып җырлыйсы, иртәгесен үзеңә урын таба алмый йөрерлек булып бер исерәсе килә. Ләкин ул, ике төрле уйларга урын калдырмый торган бер катгыйлык белән, аракы кебек агуны инде күптән авызына алмавын, күрәләтә торып сәламәтлегенә зыян китерергә теләмәвен аңлата башлый. Ягъфәр үзенә авылда ничектер югарыдан торыбрак, кызганыбрак карауларын да, аның балык тоту белән мавыгуын җир сөрергә, терлек карарга, чын ир кешенең генә кулыннан килә торган бүтән эшкә сәләтсез булганга ирексеэдән сайлап алган бер шөгыль итеп кенә санауларын яхшы белә. Моны Ягъфәр авыр кичерә, гарьләнә, аның каравы, эчәсе килүен басар өчен үз-үзе белән көрәшкән, таза-сау ирләр дә кайчак каршы тора алмастай бу азгын теләкне авызлыклаган минутларда ул үзен бүтәннәр төсле үк көчле кеше итеп сизә, алай гына да түгел, тормыш тоткасы булган чын эш белән мәшгуль, ихтирамга лаек бу кешеләрдән үзен өстен итеп саный башлый иде. Яз җитеп, җир өстендә чирәм борын төртә башлау белән. Ягь- фәрнең өенә председатель үзе килә. Монысы инде бөтен авылда сирәк була торган хәл, ни өчен дисәң, гадәттә председатель кирәк кешене үзе янына йомышчы малай аркылы чакыртып ала. Ә менә Ягьфәр исә моидый игътибарга гадәти бер нәрсә итеп карый. Ул берни булмагандай самовар яңартырга тотына, идән астыннан март- > та ук тотып каклап куйган корбан балыкларын алып чыга. Пред- < седатель балыкның майлы кабыргасын кимереп куя. Ягьфәр исә £ тәмәке белән дус булмаганга балык артыннан чәй йотып җибәрә. - Аның күңелен ләззәтле дә, шатлыклы да түземсезлек били башлый. - әмма ул моны сиздермәскә тырыша, председательнең сүз башлата- * нын көтә. . Менә, ниһаять, Баһрамов урыныннан кузгала, бер мәл чалбарын каккалап тора, бер корбан балыгын алып кесәсенә тыга һәм о болай сүз ара сүз чыгып кына әйткәндәй: — Савымчыларны җәйге лагерьга чыгарабыз,— дип куя. Ягьфәр, бу эшне хуп күргәндәй, ияк кага. < — Вакыт инде. Җәй җитте, үлән чыкты. — Эссегә китсә, терлекне арлы-бирле куып йөртүдән генә дә ни л тикле сөтне югалтабыз. — Сыерларга кыен, әлбәттә. Куып йөртүдән дә мәгънә юк.— ди о Ягьфәр, председательнең сүзен җөпләп.— Җан ияләре бит... — Зур эш бу.— ди председатель.— Шул уңай белән бәйрәм сы- з мак бер нәрсә мәтәштерергә исәп. Халык җаваплылыкны да сизсен, үзләренә игътибарны да күрсен. Син, әйдә, бер-ике җәенне чамала инде. Тозлап-каклап куй. Кулыңнан килә ул синең. Баһрамов килгән саен Ягъфәр аның янында үзен эрерәк, хәтта кырысрак та тотарга сүз биреп куя. Ләкин һәр очракта ничектер онытылып китә, шатлыгыннан үзен-үзе белештермичә, күзен дә йоммый ялганлый башлый. Янәсе, җәен ул Ягъфәр өчен чүп тә түгел. Менә председатель ярдәмгә бер кеше генә бирсен, ул көймәсенә мотор куячак та Астраханьга барып җитсә җитәчәк, иллә мәгәр артель өстәленә осәтернең менә дигәнен, элек патшалар табынына куела торганын китереп салачак. Әсәтер балыгын тотып алып кайту түгел, күрә дә алмаячагын Ягьфәр үзе дә яхшы аңлый, шулай да бер башлагач ул инде сөйләүдән туктый алмый, осәтерне көймәгә ничек тартып чыгарырга кирәк икәнен, аңардан күпме кара икра алып булуын, аның күпме- сен тозларга мөмкин икәнен тезеп китә, тузга яэмаганнарны әйтеп ташлый, аннары үз ялганыннан үзе үк кызара. Шул тикле кызып китә Ягъфәр, үзен-үзе туктата алмас хәлгә җитә, үзе уйлап тапкан уйдырмага үзе ышана башлый һәм, балаларча беркатлылык белән, аның бу ялганнарына бүтәннәр дә ышаналардыр дип уйлый. Председатель, шайтан, хәйләкәр кеше. Ягьфәрнең бу гадәтен яхшы белә. Тегенең әсәтер дигәннәренә һич исе китми аның. •— Я. ярый, әсөтере чәнчелеп китсен. Дәүләт балыгы ул, валютага китә. Аның өчен сиңа да. миңа да шундый эләгер, гомереңдә шыртлакага кул якмаслык булырсың,— ди председатель, шундук, сиздермәстән генә тегеңә салам кыстыра: —- Өч потлы җәен алып кайта алсаң, шул җиткән. Син каклаган җөен булганда әсәтерең бер якта торсын... Ягьфәргө шул җитә кала. Дөресен генә әйткәндә, ул Баһрамов- ның әсәтер турындагы уйдырмага ышанмавы белән канәгать: ялган ачылмыйча калачак. Шулай да моны сиздерми, көрсенгән була: — Ярый инде алайса,— ди ул.— Җәене булыр анысы,— Андый сыйга лаек өствлегез генә булсын. Икенче көнне иртән үк Ягъфәр эшкә тотына. Башта буадан ямь- яшел гөберле бакалар тотып кайта да салкын сулы тирән чүлмәккә тутырып куя. Шуннан соң гына кармакларын ала да кеше-кара йөрми торган урын эзләп китә һәм җан-фәрманга тыпырчынган зур мыеклы симез балыкны ярга тартып чыгармый торып әйләнеп кайтмый. Өсте-башы ләмгә буялган, пычранган килеш туп-туры дусты Фатих өенә барып керә, бер-ике атнага дип тегенең мунчасын сорап ала да шунда күрәзәлек итә башлый. Беренче башлап ул җәенне берәр килолы кисәкләргә бүлеп чыга, аларның итен иткә, кылчыгын кылчыкка аера, аннары итенә тоз сибә дә әлеге кисәкләрне — берсе янына берсен — агач мичкәгә сала, өсләреннән түгәрәк такта белән каплап, авыр нәрсә белән бастырып куя. Шулай бер атна үтә. Җиденче көнгә китте дигәндә, Ягъфәр мичкәдән тозланган кисәкләрне алып, мунча эчендәге киштәләргә элеп чыга, эчтә җил уйнап торсын өчен тәрәзәләрне ача, ләүкә өстендәге чүпрәкне тартып чыгара да мичкә ягарга тотына. Аның ягуы да үзенчә: утын агачларын әле бөтенләе белән мичкә тыга, әле тартып чыгара, ул арада булмый, утка махсус киптерелгән ниндидер хуш исле үлән яфраклары ыргыта. Әледән-әле өенә дә кайтып килә... Ягъфәрнең бу мәзәкләренә инде күнегеп беткән Фәйрүзәсе аны табын янына чакырып карый, әмма тегесе кулын гына селти: янәсе, тәмам бәйләндең ич. Шуннан соң инде Фәйрүзәнең дә түземе бетә, ләкин ул бүтән хатыннар кебек тавыш куптармый, тиз генә өенә керә дә бер савытка токмачлы кайнар аш яисә буланып торган бәрәңге сала һәм әлеге мунчага йөгерә. Ягъфәр аны бусага төбендә каршы ала, ашамлыгын кабул итә дә үзен кире куа башлый. Ләкин Ягъфәрнең дулкынлануы хатынына да күчеп өлгергән була, ул аяк очларына гына басып мунча алдына керә, төтен тулы бүлмәгә башын гына тыгып, ни өчендер шыпыртлап: — Тиз буламы инде? — ди. — Озакламый була,— дип, шулай ук шыпырт кына җавап бирә Ягъфәр. Аннары хатынына карата күңелендә рәхмәт хисе уянганны сизеп, өстәп куя: — Өч көннән... — Барып чыгар микән соң? — Чыкмый диме соң? Искитмәле булачак! Ягъфәренең шатлыгына шатланудан Фәйрүзәнең дә күңеле почмаклана, ул елмаеп ук җибәрә, ә аның бу елмаюыннан Ягъфәргә тагын да рәхәтрәк булып китә, ул үзен бүтәннәрнең кулыннан килми торган эшне башкаручы аерым бер кеше дип хис итә башлый. Атна ахырына төтеннән тәмам каралып беткән, аягына да басып тора алмастай арыган Ягъфәр, өенә кайтып, өстен чишенә һәм изелеп йокыга талыр алдыннан хатынына: — Председательгә әйттер, җәенне алырга кеше җибәрсен...— дип әйтергә генә өлгерә. Шуннан соң нәрсә булачагын ул барып карамаса да яхшы белә. Председатель Ягъфәр каклаган балыкны алачак та урман уртасында савымчылар, көтүчеләр өчен мәҗлес сыман бер нәрсә оештырачак. Районнан да кешеләр чакырачак. Халык утырышып беткәч, ул беренче булып үзе торып басачак, стаканын күтәрәчәк, үтә күренмәле булыр дәрәҗәгә җиткереп каклаган балыкны чәнечкесе белән эләктереп алачак, аны яктыга куеп бер мәл сокланып карап торачак. Шуннан соң гына җәйләүдәге кешеләрнең яхшы эшләвен теләп, аларны көчләрен кызганмаска чакырып тост күтәрәчәк. Бүтәннәр дә эчеп җибәрәчәкләр, ашарга тотыначаклар һәм, әлбәттә, табында итеннән-маеннан дисеңме, колбасасыннанконсервасыннан дисеңме, сый-хөрмәтнең мул икәнен бөтенләй онытып, әлеге хуш исле каклаган балыкка ябырылачаклар. Мәҗлесне түгәрәкләргә м- кыт җиткәч, председатель, кунакларга берәр кисәк балык тоттырып, мактанып алачак: — Безнең колхоз маркасы бу, янәсе. Ягьфәр шайтан эше. Җәен генә булса да, әсәтерең бер якта торсын. Чын сихерче ул безнең Ягьфәр, билләһи!.. Өенә кайтып, ачулы-гарьле килеш көзге алдына утырган Ягьфәр 3 менә шулар турында уйлады. Бу юлы үзе янына килгән председа- S тельне ничек каршы алачагын бөтен ваклыклары белән күз алды- >. на китерде. Ягьфәр, әлбәттә, сер бирмәячәк, берни булмагандай, Баһрамовны каклаган корбан балыгы белән сыйлаячак, хәл-әхвәл ♦ сорашачак, төрле юк-бар турында сөйләшәчәк, ә менә сүз иң мөһим, а иң кирәкле нәрсәгә килеп төртелгәч, күзен бераз кыса төшеп, кис- •кен генә башын чайкаячак. Җитәр инде, балык тоту доггән нәрсә Z белән арасын өзде Ягъфәрегез, ул хәзер бүтән пенсионерлар төсле х тыныч кына яши башларга исәп тота,— диячәк. Ягьфәр көтелмәгән бу сүзләрдән председательнең тамагына кылчык кадалуын, аның чәчәлеп йөткерә башлавын күз алдына китер- £ |де һәм көлеп җибәрде... u Менә фермадан Фәйрүзәсе дә кайтты. Ягьфэрнең идарәгә эш ? сорап барган булуын белгәнгә, ул аны өйдә туры китерүенә гаҗәп- < ләнде, ә картын көзге каршында күргәч бөтенләй аптырап калды. 3 :Ягъфәр башта ялганларга, «чәнчелеп китсеннәр эшләре белән, баркаска булдым»,— дияргә уйлаган иде, ләкин хатыны алдында бер- кайчан да икеле-микеле сөйләгәне булмаганга моны булдыра алма- 1ды, идарәгә нинди уйлар белән барып керүен, Баһрамовның нинди әшәкелек эшловен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. — Юләрләнеп йөрисең шунда, әтисе,— диде хатыны.— Безгә, ике бөртеккә күпме кирәк сон? Син пенсия аласың, мин, биргәненә шөкер, эшлим. Җитмәгәнмени безгә... Ул бу сүзләрне ачулангандай итеп әйтә, ә үзенең тавышы йомшак, ягымлы. — Беләсең син, юләрләнеп, имеш... Кеше арасында буласым килә минем, аңлыйсыңмы син шуны? Су өстендәге маяк төсле гел бер ялгызым бит... — Юләрләнеп шул... Кирәгең бар иде синең аларга, ул кеше- [ләргә... Миңа ярый инде — шундый язмышны үземә үзем сайлап залдым. Ә бүтәннәр синең белән газапланырга теләмиләр шул. Эшләгәнең бер тиенлек булса, мәшәкатең биш сумлык бит синең... f Ягьфәр хатын-кыз нәселен начар белә. Озын һәм авыр тормыш юлында аңа очраган хатын-кызларның беренчесе һәм соңгысы шул гфәйрүзо булды. Шуңа күрә булса кирәк, ул хатыныннан бернәрсә дә яшерми, күңелендә туган иң нечкә хисләрне, иң яшертен уйлар- ны да аңа сөйләргә күнеккән, хәтта үзе өйдә булмаганда да аның 1белән гәп корып йөри, андый очракларда да Фәйрүзәсе менә шунда, гкаршыда гына аны тыңлап утырган төсле җитди итеп сөйләшә. Шума й итсә аның уйлары ачылып киткәндәй була, хыяллары ничек- -тер канатлырак була башлый, дөньяга карашы җитдиләнә. 1 Сүзенең ахырында Ягьфәр хатынына председательне ничек ка- 'бул итәчәген, аңардан ничек үч алачагын да әйтеп салды. Балык •тотулар бетте инде хәзер, диячәк ул аңа, алай гына да түгел, бөтен 'йорт-җирне сатып чишмә һәм коедан битәр суы булмаган урынга күчеп китәргә исәп бар, диячәк. Бүтәннәр эссе чүлдә дә үлмиләр, •суны төштә күреп булса да яшиләр, без дә үлмәбез, диячәк. Хәер, күчеп китү- турында ул болай гына, ачуы килүдән генә әйткән иде. Ә менә иренең һәр сүзен чынга алырга күнеккән хатыны бу юлы да аңа ышана калды, хәтта шатланып та куйды. — Үлмәбез әле,— диде ул, иренең сүзен җөпләп. Тик ни өчендер Ягьфәргә сәерсенеп бер мәл карап торды.— Син өйдә кайнашырсың, мин эшкә керермен. Юкса, котым алына шул елга буена төшеп китсәң. көймәңниең белән агып китәрсең дә кире кайтмассың, әҗәлең шул елгада булыр дип ут йотып утырам. Хатыны ниндидер гаебе бар кеше төсле, Ягьфәргә карап елмаеп куйды, һәм аның йөзендә яшереп булмастай чая бөр шатлык балкый башлады. Ягъфәр хатынының авыр еллар, олы һәм кече кайгылар сөреме белән өртелгән ягымлы күзләренә карап торды, ул күзләрдә кабынып киткән шатлыкны бөтен күңеле белән аңлады. Һәм кинәт аның бөтен барлыгын коточкыч бер уй биләп алды: «Күр әле мине, үзе турында гына уйлый торган «мин-минлекле» җанны, шул елга-балык аркасында, шул нәләт төшкән мавыгуым аркасында күпме газап чуккән бит минем хатын!» Ягъфәр Фәйрүзәсе белән гомер иткән елларын, үзен нәни баладай караган хатынына менә шул изгелеге өчен балык тоту хиреслегеннән бүтән бернәрсә дә бирә алмавын, алай гына да түгел, шул хиреслек аркасында аны гел хәсрәт эчендә тотуын күз алдына китерде. Менә хәзер шулар өчен хатыныннан гафу үтенәсе, аны иркәлисе, назлыйсы килде Ягъфәрнең. Ләкин ул моны булдыра алмады, өметсез бер кыяфәт белән кулын гына селтәде. 3 Чыннан да, моңа кадәр Ягъфәр аны чын-чынлап белмәгән икен ләбаса, өйдә аның үзенең теләкләре һәм омтылышлары гына өстәйлек иткән икән, шушы көнгә тикле ул янәшәсендә шундый ук теләкләре, омтылышлары, ихтыяҗлары булган тере кеше яшәвен, аның бу теләкләре белән исәпләшергә кирәклеген уйлап та карамаган икән. Гомер буе, Фәйрүзәсен белә башлаганнан бирле, менә әлеге, бүгенге сөйләшүгә кадәр гел шулай булган икән. Ә Фәйрүзә аның күңеленә беренче тапкыр сугыш вакытында, зур газапларның һәм зур батырлыкның башлануы булган коточкыч җәйдә килеп кергән иде. Ул көнне авыл халкы армиягә алынганнарны озата иде. Озатучылар да, сугышка китүчеләр дә бер-берсен соңгы тапкыр күрүләре бик ихтимал икәнлекне яхшы аңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең күңелен ниндидер тантаналы кайгы биләган. Басуда иген өлгереп килә, арыш башаклары җиргә иелә башлаган. Сугышчыларны озатырга чыккан халык басу капкасы янына җыелды. Үзенең булачак хатынын, Фәйрүзәсен — ялаң аягының балтырлары тырналып беткәнгә булса кирәк, яклаучысыз калган нәүмиз бер ятим төсле генә булып күренгән Фәйрүзәсен — Ягъфәр әнә шунда очратты. Ул аның кем кызы икәнен дә белми — буй-сынында дисеңме, бите-күзендә дисеңме әлеге игътибарны җәлеп итәрлек берние булмаган озын торыклы мондый үсмерләр азмыни авылда! Шулай булса да һич кичекмәстән сугыш эченә барып керәсе, җитлегеп җитмәгән әлеге чандыр кызны ил өстенә килүче куркынычтан саклап-ярлыкап каласы килде Ягъфәрнең, нәкъ менә шул минутта УЛ үзен көчле-куәтле кеше итеп, немец җәберләргә теләгән һәркемнең яклаучысыдай хис итте, берәр ягымлы, җор сүз әйтеп, кызның күңелен күтәреп җибәрәсе килде аның. Бөтен халык алдында Ягъфәр Фәйрүзә янына килде дә ниндидер зәңгәр чүпрәк катыштырып үрелгән кыска толымнарыннан сыйпады. — Син курыкма бер дә. Күрәмсең, фашист өстенә ни тикле кеше бара. Мәскәве дисеңме, Казаны, Ташкенты — бөтен ил күтә релде бит. Дәррәү китереп суксак, фашист дигәнеңнең көле күккә очар... — Ә мин курыкмыйм,— диде кызый, бер дә исе китмичә генә, ә үзе, куе кашларын күтәрә төшеп, рәхмәт хисе тулы ягымлы күзләрен сирпеп аңа бер мәл карап торды.— Исән йөреп, сау кайтыгыз... ♦ Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде булса кирәк, ләкин Ягъфәр < аны шундук онытты, гармунчыга кушылып, бар көченә җырлап 3 җибәрде. Менә шул гына. Алар арасында бүтән берни дә булмады: сөешүа яратышу да, кочышу-үбешү дә. Ягъфәр аны исенә дә төшереп кара- * ‘мады дисәң, хәер, инде сугышның өченче елында, һич истә-оста юк ‘чагында Фәйрүзә аның төшенә керде. Нәкъ печән өстендә Ягъфәр 'Каманың хатын-кызлар гына су керә торган бер тын култыгына » 'барып чыккан икән. Караса, баеп баручы кояш нурына чумган су в 'эченнән ниндидер алсу төскә манчылгандай булып әлеге кызый = чыгып килә, " гене куаклар арасына яшеренә, күзләрен йома с аның йомры күкрәкләре очында төерне, иңбашына төшеп торган 'бөрчек-бөрчек булып утырып калган су тамчыларын 1 күрә икән. Иртән Ягъфәр күңеле моңарчы булмаган ниндидер татлы да, шатлыклы да сагыш белән тулган килеш уянып китте. Биредә, рәхимсез сугыш эчендә, тикмәгә түгел, кешелек табигатенең иң изге, иң югары билгеләмәсе буенча йөрүен, үзе өчен булудан битәр, халык иминлеге өчен кан коюын искиткеч ачык һәм кискен итеп * аңлагандай булды. Икенче көнне шундый яңа хис белән ул атакага | барды, дошман окопларына якынлашканда ни өчендер төнлә күргән төшен тагын хәтерләргә тырышты, ләкин хәтерендә берни дә калма- I ган иде. Менә шунда ул яраланды. Бетен барлыгын биләп алган I ярсуга бирелгән хәлдә, ул баштарак каскасының түбәсен снаряд кыйпылчыгы тишкән булуын да сизмәде, бер кызган килеш һаман ) дошман окопларына таба йөгерүендә булды, бөтен көченә: «Ә-әә!.. Нәсел-ыруыгызны...» дип кычкыруын белде, тик бераздан гына, үзе I дә сизмәстән, каядыр читкә янтая баруын абайлап, коты очты... I Шул көннән соң Ягъфәр ел буе госпитальдә ятты һәм Каракош- I ка инвалид булып кайтты. Врачлар аның нәкъ баш түбәсенә плек- I сигластан уч төбе кадәр ямау салдылар. Шуннан соң ул баш очын- I дагы әлеге ямауның сәгать йөрүе төсле һәрвакыт тик-тик-тнк итеп I сугып торуын ишетә торган булып китте. Ягъфәр госпитальдән буш өйгә кайтып төште. Үзе исән булса да I бар нәрсәгә битараф булып, бер нәрсә белән дә кызыксынмыйча, ; баш түбәсендәге плексиглас ямауның торган саен сирәгрәк, зә- I гыйфьрәк тибүен сизгән хәлдә, көннәр буе урамга карап тәрәзә кар- I шында утырды. Фәйрүзә, аның хәзерге хатыны, бушап калган бу өйгә нәкъ ; менә шундый көннәрнең берсендә килеп керде. Кыюсыз һәм һәрнәрсәдән өркүчән япь-яшь бу кызга, хәер. Ягъфәрнең сүнеп барган йөрәгенә тормыш өрү, шатлык, җиңеллек китерү ансат булмады. I Бәхеткә каршы, Ягъфәр күңелендәге җылылык бөтенләй үк сүнмәгән, көл астында калган очкындай, кабынып китәр сәгатен көтеп, күмелеп кенә торган булган икән. Күп айлар үткәннән соң ул күңел түрендә зәгыйфь кенә, кыюсыз гына булып ниндидер теләк кузгала, уяна башлавын сизде. Ул күкрәгенә тормыш өргән фәрештәнең кем булуын аңлап, хәлсез куллары белей аның тыгыз һәм җылы җилкәсеннән сыйпады... имеш. Ягъфәр, кызның ялангачлыгыннан оялып, тиз £ икән. Шулай да п кара кучкыл булып торган ике л юеш чәчләрен, калак сөякләренә ч аермачык jj Сугыш бүләк иткән чирдән бөтенләй арындым, баш түбәсенә ямау салганга кадәрге хәлемә кайттым дип уйлады Ягъфәр. Хәзер аның тормышы ике яртыга бүленгәндәй булды. Беренчесе беленер- беленмәс ак тап булып хәтернең теге ягында калды, ә икенчесе ул теге упкын эченнән чыккан, Фәйрүзә җилкәсенә кулын салган көннән соң башланды. Аңа җан керде, ике ел чамасы тракторчылар арасында хисапчы булып эшләп йөрде, сабый бала төсле тормышны, табигатьне үзе өчен өр-яңадан ачты, юк-бар гына нәрсәгә дә — үлән арасында дөньясын онытып сайраган чикерткәләргә, урамдагы тузан өстендә борчак бөртекләре төсле сикергәләгән яңгыр тамчыларына, җәйге җилдә тирбәлеп утырган үлән сабакларына гаҗәпләнеп карап тора торган булды, бала чакта кичергән шатлыкларны яңадан кичерде. Тормыш аның өчен ниндидер бер кызык нәрсә булып китте, ул чыннан да бу якты дөньяга яңа килгән кешедәй яши башлады. Әмма снаряд кыйпылчыгы аңа шактый нык бәргән булган икән. Кисәккисәк хәтере югала торган булды Ягъфәрнең. Бүген язганнарны иртәгә оныта, кәгазьдәге саннарның кайдан килүен исенә төшерә алмыйча, мәгънәсез караш белән шуларга текәлеп тик утыра. Эш гаугага кадәр барып җитте. Тракторчылар я бер көнгә бүтән чакларда ай буе ала алмаган кадәр акча эшләгән булалар, я ай буе эшләп тә бухгалтерия аларга түгел, алар бухгалтериягә тиеш булып чыгалар. Ягьфәргә теләсә дә, теләмәсә дә пенсиягә китәргә туры килде. Тума-тумыштан ялгызлыкны җене сөймәгән егет үзенең эшкә яраксыз булып калуын бик авыр кичерде, елга бер генә тапкыр булса да «бүтәннәр төсле булу», башкалар белән эшкә чыгу аның өчен чын бәйрәмгә әверелә иде. Каракош халкы аның эшкә яраксызлыгын күрмәмешкә салыша. Ләкин Ягъфәр күзсез түгел бит ул, кызгануларын бик яхшы күрә. Әмма ул түзә, кеше алдында моны сизмәгән-белмәгән булып кылана, бүтәннәрнең аңа игътибарлы булуларына шатлангандай итә. Тик көчле-куәтле елга киңлегенә чыгып, ташып аккан дәрья кочагында калгач кына ул йөрәкне әрнетеп торган бу кимсетүле хистән арына башлый, үзен тирә-юньдәге табигать белән тоташ итеп, иксез-чиксез галәмнең кечкенә генә булса да бер кисәкчәсе дип хис итә иде. Баштарак ярыйсы гына барса да, көннәрнең берендә ул су өстендә көймәдә килеш аңын югалтты. Аны очраклы рәвештә узгынчы балыкчылар күреп, өенә алып кайтып салдылар. Ул мондый өянәкнең һәр минутта кабатлануы ихтимал икәнен яхшы белә, үзе генә түгел, аның аркасында Фәйрүзәнең дә иза чигүен аңлый, ләкин элеккечә яшәвен дәвам итә: җәйләрен су өстендә үткәрә, ә кыш җитте исә. баш түбәсендәге ямауны күрсәтер өчен врачлар янына йөри. Фәйрүзәсе, аны үзен генә җибәрергә куркып, фермадан сорап китә дә больницада шәфкать туташы хезмәтен үти башлый. Ягъфәр- не больницада күптән белгәнгә артык сузып тормыйлар, операция урындыгына утырталар. Врачлар аңа операцияне ни өчендер, йөрәге өчен куркып булса кирәк,— наркозсыз гына ясыйлар. Ягъфәр инде мондый чактагы авыртуларга да, үзе тирәсендә кайнашкан врачларның борчылып пышылдауларына да игътибар итмәскә күнегеп бетте. Операция ясаганда ул бүлмә ишеге төбендә куркынып басып торучы хатыныннан күзен алмыйча утыра. Үзе өчен аеруча кыен булган бу минутларда Фәйрүзәсе белән булган бөтен тормыш юлын көнен көненә күз алдына китерә, теге басу капкасы төбендә булган беренче очрашу-сөйләшүдән башлап менә шушы операция урындыгына килеп утырганга тикле булган һәр вакыйганы да тәфсилләп уйлый, Фәйрүзәнең көн саен аңа ничектер бүтән чәрәк, йомшаграк, ягымлырак, игътибарлырак була баруын исенә төшерә, шундый кешелекле уңган хатынга тап булуына шатлана һәм үзенең бу изгелеккә шундый ук изгелек белән җавап бирә алмавы, аны хәтта ана булу кебек бик табигый бәхеттән дә мәхрүм итүе өчен пошына башлый иде. Бер ятим бала алып үстерергә иде, ичмасам. Ләкин ничек үстермәк кирәк соң аны? Ягъфәрнең үзенә ♦ сабый бала тәрбиясе кирәк ләбаса! Менә шуңа аның йөрәге әрни, < һәм врачлар пычагы тиюдән булган авырту бу эчке әрнү, күңел S сыкравы алдында бөтенләй чүп кенә булып тоела иде. Менә шул £ эчке сызлануын басар өчен ул больницаны тутырып: — Күр әле син, Фәйрүзәкәй, нишләтәләр алар мине! Өр-яңадан 5 дөньяга тудырмакчылар бит! — дип кычкырып җибәрә. Ф Иртәгесен иртән палатага курчак төсле ап-актан киенгән врач керә дә, үз итеп, Ягьфәрнең караваты читенә килеп утыра, аның ? күзенә карамыйча гына, марля белән бәйләнгән башына салкынча = кулын куя. = — Ну, көч тә бар үзеңдә! — ди ул.— Бирдең безнең кирәкне < кичә, бик нык әйттең. Сакламыйсың син үзеңне. Кара аны, бөтен- я ләйгә монда калырга туры килмәсен... л Врачларның шундый игътибары Ягьфәргә ошый, күңел әрнүе 7 бераз басылгандай була, шулай да ул йөзенә ачулы төс чыгарып: о — Бик кирәгегез бар иде. Минем ихтыярда булса, сезнең якка - борылып та карамас идем,— дигән була. 5 Фәйрүзәсе алдындагы гаебен чын күңелдән таныган Ягъфәр, “° больницадан чыккач, врачлар кушканча гына көн итәргә, елганы күрмичә бөтенләй тора алмас булганда гына яр буена бер төшеп менәргә дип, үз-үзеиә сүз бирә. Ләкин мондый тормыш аның өчен чын газап була башлый, төннәрен йокысы кача, шулай да биргән вәгъдәсен үтәр өчен бөтен күңелен биләгән вәсвәсәдән котылмакчы булып, тәмам интегеп бетә һәм. каршы торып булмый торган бу көчкә буйсынып, кача-поса елга буена, көймәсе янына төшеп китә. Баштарак болай итү аңа бик тә уңайсыз иде, ләкин еллар үтү белән ул үзе ук уйлап чыгарган бер теориягә ышана башлады: бу дөньяда кеше өчен иң мөһим нәрсә, иң зур хакыйкать төрле чир- хасталыкларга яраклашуда түгел,— алай булса тормыш дигәнең зәгыйфь тән, көчсез-кодрәтсез рух рамкалары белән чикләнер иде. Кеше күңеле өчен иң зур ләззәтләрнең берсе үз табигатеңне иң зур афәтләргә, бәла-казаларга, авыру-сырхауларга каршы көрәшкә җайлаштырудан, шуларга каршы торырга күнектерүдән гыйбарәт. Чөнки дөнья дигәнеңнең зурлыгы-кечкенглеге барыннан да элек кешенең аны үз карашы, эшләгән эшләре белән үлчи-чамалый белүендә. 4 Ягъфәр үзен биредә, Каракошта түгел, кайдадыр бүтән бер җирдә, бөтенләй елгасы-суы булмаган урында яши итеп күз алдына китерде һәм хатынына артыгын лыгырдап җибәрүенә үкенеп куйды. — Әллә көчләп әйттерделәрме сине, тел бистәсе?! Ул үзен тирги-тирги, әйткән сүзеннән ничек тә кире кайтырга, күчеп китү турында артык кызып китүдән генә әйтеп җибәргәнмен, дип, хатынына аңлатыр өчен сәбәп эзли башлады. Бер тапкыр да бала тапмаган бүтән хатыннар төсле, аның Фәйрүзәсе до тән һәм йөз чибәрлеген саклаган, төсе-бите белән дә. буе- сыны белән дә ун-унбиш елга яшьрәк күренә. Эшкә уңган, җитез хәрәкәтле Фәйрүзә мондый көннәрне дә Ягъфәренә бернинди эш калдырмый иде, ә бүген исә бөтенләй бөтерелеп кенә йөри. Ягьфэр бакчада җир казымакчы булып карады, ләкин көрәге майлы кара балчыкка батып калды, чиләкләргә барып тотынган иде, алар тум- тулы булып чыктылар. Кардан арынганнан соң кибеп тә җитмәгән ишегалды да чип-чиста килеш тора иде... Ул арада хатыны өй эшләренә тотынды — самоварын, кашык- аягын катык белән чистартып куйды. Фәйрүзәдәге күтәренкелек Ягъфәргә дә күчте, ул да мендәр-ястыкларны, юрганнарны кояшка чыгарып элеште, тузаннарын каккан булды. Аннары хатыны базга төшеп бәрәңге алып менде. Ягъфәр дә, кулына пычак алып, аңа булышмакчы булды. Алар икәүләшеп бәрәңге әрчеделәр. Фәйрүзәнең пычак тоткан кулы бәрәңге өстеннән күз иярмәс тизлек белән йөри, бәрәңге кабыгы юка гына озын киң тасма булып бөтәрләнеп төшеп кенә тора. Ягъфәр дә сер бирмәскә тырыша, ләкин аныкы барып чыкмый: пычак бәрәңге кабыгын ите-ние белән умырып ала, ә кабык Фәйрүзәнеке төсле бөтерелеп барасы урынга сынып-сынып төшә иде. Ягъфәрнең моңа ачуы чыга, шуңа ул каударлана-ашыга башлый, ләкин аңа карап эше рәтләнми. — Ашыкма шул тикле, бөтен йомшагын кабыкка чыгарып бетерәсең ич,— диде аңа Фәйрүзә, икенче бәрәңгесен әрчергә тотынып. — Ашыгып ни файда инде. Сине барыбер куып җитеп булмый. Әнә бит бармакларың ничек тигез йөри! — Ә син куып кара, бәлки җитәрсең дә... — Маташып торасы да юк... Гаҗәеп хәл, әллә шул сүзләрдән, әллә бүтән сәбәп аркасында, Ягъфәр кинәт тынычланып китте, пычагы бәрәңге өстендә җитезрәк йөри, иң мөһиме — әрчелгән кабык юкарак һәм тигезрәк булып чыга башлады. Күңел яктысы йөзенә чыккан, бәйрәмчә балкып торган Фәйрүзәсенә караган килеш, Ягъфәр хатынының шатлыгы аның да шатлыгы була баруын, моңа кадәр аның йөрәген тырнап торган кайгының бик вак бер нәрсә генә булып калуын торган саен ачыграк аңлый барды. Кайгы яисә зур шатлык Ягъфәрдә гел яр буена төшү, елгага чыгу теләген уята. Бүген дә шулай булды, ләкин ул иң башта хатыны турында уйлады, биргән вәгъдәсен искә төшерде һәм, өзәргә булгач берьюлы өзәргә кирәк, дип тыелып калды. — Бүтән аны борчымыйм.— дигән катгый карарга килде Ягъфәр.— Бәлки төн җиткәч тагын бер генә, соңгы тапкыр гына көймәдә әйләнеп кайтырмын да шуның белән вәссәлам.— Һәм ул, кыен хәлдән чыгу юлын табуына, шундый акыллы да, хәйләкәр дә карарга килүенә шатланып, тынычланып калды... Ягъфәр бик зирәк йоклый. Көндезге борчулардан тәмам арып, изрәп йоклап яткан хәлендә дә ул хатынының йокыга китүен сизде һәм, урыныннан торып, киенергә тотынды. Ул һәрвакыттагыча саклык белән, шылт иткән тавыш та чыгармыйча, бернәрсәгә сугыл- мыйча-кагылмыйча җыенды. Шулай да инде өйалдына чыгам дигәндә генә аны хатынының тавышы туктатты: — Син кая болай, Ягъфәр? — Болай гына... чыгып керәм әле. Бөркү монда, ничектер тын кысыла... Ягъфәр шулай дип чыгып китмәкче иде дә тагын туктады. Ул хатынының нидер сизүен, ялганының тотылуын аңлады, Фәйрүзәнең аны әрепли башлавын, үпкә белдерүен көтте. Хатыны торып утырды, кинәт, яшь кыздай оялып, юрганыя күкрәгенә каплады. Иртән булган сөйләшүне онытмаган икән, кинәт сорап куйды: — Кая күченербез икән без, Ягъфәр? — Кая дисеңме? — Мондый сорауны бөтенләй көтмәгән Ягь- фәр кинәт каушап калды.— Район үзәгенә, әлбәттә...— диде. — Нигә, Казанга, яисә бүтән бер шәһәргә дә ярый. Култыкла- 'шып йөрербез. Безнең алай йөргән дә юк бит әле. — Әйе шул. Мин сине эләктереп алырмын да, әй, китәрбез, мин сиңа әйтим! — Хәзер ирләр түгел, хатыннар култыклый инде. Телевизордан күрсәттеләр. — Шулаймыни? Менә бит без синең белән авылда торып ничек артта калганбыз. Ягъфәр үзенә-үзе ачулана, шуңа күрә хатыны белән ничектер ярым шаяртып сөйләшә, ләкин Фәйрүзәсе әллә моны аңламый, әллә ♦ аңламаган булып кылана, һаман үзенең такылдавын белә иде: а . — Ә син култыклашып йөри дә белмисең әле. Безнең икәүләп 2 йөргәнебез юк лабаса. Син һаман үзең генә. Шул больницага бар- 3 ганда гына инде. Менә ничә ел бергә яшибез, үзең белән елга буена с. да алып төшкәнең юк,— дип. ул Ягъфәренә ягымлы гына итеп үпкә * белдереп алды. Ә Ягъфәргә шул да җитә калды, кызарынды, уңайсызланды, бит урталарының ут булып януын сизде. £ — Әйдә, хәзер алып төшәм! “ — Әйдә. а. Тон тымызык иде, баш өстендә еракта-еракта йолдызлар җемел- < дәшә, ә аларның таңгы нурлары җир өстенә ерак галактикаларның я .күгелҗем томанын алып киләләр төсле тоела. Ягъфәр Фәйрүзәнең көймәгә кереп утыруын көтеп торды да үзенең мамык сырмасын ыргытты. «Аякларыңны төребрәк утыр, ту- ңарсың»,— диде һәм көймәне ярдан этеп җибәрде дә, үзе менеп утырды. 5 Су өсте тын иде. Елга төн буе дулкыннарын уйнатып арыган да хәзер инде иркенләп ял итә. Шулай да дәрьяның көче, киңлеге күңелләрдә ниндидер җилкенү уята. Яктыра башлады. Яр буенда акрынлап каралҗым куаклар, ялгыз йорт менеп кунаклаган текә калкулык беленә башлады. Бзш өстендә күк гөмбәзенә сагаеп кына иртәнге шәфәкъ канат җәйде. Елга уртасында су өсте тигез, кара- кучкыл, ә текә яр буенда югарыдан искән җилдән саклап торучы калкулык ышыгында томан эленеп тора. Суга тотешкан җирдә томан аксылкүгелҗем, югарыга таба акрынлап алсу төскә манчыла бара, һәм ерактан иртәнге яктылыкта су өсте төтенләп янып тора төсле. Куаклар арасында, әлерәк кенә алар кузгалып киткән урында ниндидер бер кошчык, тынычлыкны болай вакытсыз бозуына уңайсызлангандай, тыелып кына, кыюсыз гына тавышын сынап карады, аннары бар көченә сайрап җибәрде. Күз ачып йомган ара да үтмәгәндер,— бу тавышка икенчесе, өченчесе кушылды, һәм дөньяда менә шушы елгадан, шул кошлар чыр чуыннан гайре берни до калмаган төсле тоела башлады. Ягъфәр, көймәсен чак кына кыеклап агымга каршы тоткан хәлдә, күгелҗемләнеп күренеп торган каршы як ярга таба ишүен белде. Иренең сырмасын иңенә элгән Фәйрүзә көймәнең койрыгында тын да алмый утыра иде. Ул кинәт ни өчендер шыпыртлап: — Тиздән чия бөре ачачак,— дип куйды. — Алмагачлар чәчәк атачак, аннары икмәк өлгерәчәк.— дип өстәде Ягъфәр һәм хатынының мондый сизгерлегеннән, зның уйларының юнглешен аңлый белүеннән күңеле нечкәреп тынып калды. СУ БУЕНДА Алар су чупылдавын, дулкыннарның салмак кына шаулашуларын тыңлап, бу авазларны бозмас өчен тын гына утырдылар. Аннары Фәйрүзә түзмәде: «Нинди рәхәт!» — дип тирән сулап куйды һәм кулын суга тыкты. — Эх, теге вакытта юкка гына тәрбиягә бер малай алмадык,— диде Ягъфәр.— Яшь чагында аякка бастырган булыр идек әле. — Кызый әйбәтрәк. — Малай ышанычлырак инде анысы. — Алайса, берьюлы икене: бер малай, бер кыз... — Кайдан аласың андыйларны? Язмыш дигәнең балаларны шулай парлап ятим итәр дисеңме? Әйләнә-тирәдәге бар нәрсә: киң җәелгән су өсте дә, яр буйлары да ал төскә керде. Өстенә бөркелгән бу мул яктылыктан каушап калган маяк гаҗәпләнүеннән хәтта күзен дә кысмас булды. Елга уртасыннан зур ак пароход йөзеп бара, аның койрык ягында, аста алсу төскә кереп су кайный иде. Ягъфәр пароходларны яратмый, аның палубаларындагы бәйрәмчә киенгән эшсез пассажирларны аксөякләр дип саный, тик берьюлы берничә баржаны этеп баручы, зур-зур салларны тартучы буксирлар турында гына ихтирам белән: «Менә болар чын эшчеләр, ичмасам, күпме йөк тартып баралар!» дип уйлап кала. Ул пароходның бушап калган палубаларына, пәрдәләре төшерелгән тәрәзәләренә карап торды да, бар көченә: «Уяныгыз, торыгыз, йокы капчыклары! То-ры-гыз!» —дип кычкырып җибәрде. Ләкин аның тавышы бик зәгыйфь булып ишетелде, киң күкрәкле гайрәтле елга бу тавышны, еракка җәелергә бирмичә, шундук йотып җибәргәндәй булды. Пароход та, Ягъфәргә һәм аның кычкыруына һич тә игътибар итмәстән, канатлы коштай очып үтеп китте. Җәлпәк төпле көймә көчле дулкыннар өстендә чайкалып калды. Ягъфәр ишкәкләрен ычкындырды да, бөтен тәнен-мускулларын йомшартып, көймәдә утыра бирде. Бу минутта ул язмыш дигәнең кешегә бүләк итә алган рәхәтлекләрнең иң-иң зурысын кичерә иде. Чыннан да бәхетле иде ул бу мәлдә. Яр буенда яңа салынган нарат бүрәнәле йортлары, җил-яңгырлар каралткан өйләре белән чуарланып торган әнә шул туган авылы барга, аның җанына да, тәненә дә ял бирә торган менә бу елга барга, рухи яктан аңа бик якын булган сөйгән хатыны менә шулай каршысында утырып торганга ул бәхетле иде. Ягъфәр белән никадәр иза чиксә дә, аның Фәйрүзәсе сулмаган, киресенчә. еллар үтү белән аның хатын-кыз мөлаемлыгы отыры арта төшкән иде. Ягъфәрнең иркәләүдән азынмаган күңеле хәзер нечкә бер сагыш белән тулып ташый, җилсалкыннан өшегән җир кояш җылысын көткән төсле, назлауга сусый иде. Менә әгәр хәзер аңа Фәйрүзәсе: «Әйдә, Ягъфәр, ташлыйк бар нәрсәне, мине кулыңа күтәр дә алып кит шул су өсләтеп!» — дисә, ул ике дә уйлап тормас, бәхетеннән бөтен дөньясын онытып, күтәреп алып китәр иде. Ягъфәрнең күңелендә бу минутта хәтта бүген аны хезмәт кешеләре арасыннан миһербансыз рәвештә сызып ташлаган председательгә карата да үч-ачу калмаган иде. Баш түбәсендәге плексиглас ямау да, врачларның әледән-әле аның башына ремонт ясаулары да ничектер юк нәрсә генә булып тоелдылар. Ләкин шулай да бу минутта аның өчен каршысында утырган Фәйрүзәсенә карап торудан, аның сулышын ишетүдән, бер сүз дә әйтмичә генә аны уйлаудан да зуррак ләззәт юк иде. «Менә бит ниндиләр бездә хатыннар! — ДИП уйлады Ягъфәр.— Алтын хатыннар. Алар булмаса безнең ир-ат халкы беткән булыр иде. Чын әгәр — харап булыр иде». Ягъфәр турылыклы булганы, яратканы өчен хатынына бернәрсә белән дә җавап бирә алмавына гомере буе газапланып, үз арала- рында бүтәннәрнеке кебек чын сөешү-иркәләшүнең булмавына күңеле әрнеп яшәде. Сукыр кеше түгел бит ул Ягьфәр, күрә: сарыф ителмәгән табигать көченә буйсынып хатынының таза-сау тәне ничек сагышланганны да, Фәйрүзәнең назлау-иркәләү яратучы йөрәгенең шул ук көчтән ничек вәсвәсәләнүен дә күрә... Хатыны алдындагы менә шул ирексез гаебен аңлагангамы, хәзер нәкъ Фәйрүзә теләгәнчә эшләргә, бар нәрсәгә кул селтәп, елга буеннан бөтенләйгә күчеп китәргә карар итүе Ягъфәргә аерата бер рәхәтлек бирә иде. Бу карар аның үзенә карата булган ихтирамын арттырды, ул үз- үзено олырак һәм көчлерәк булып күренә башлады. Икенче көнне Ягьфәр төш күрде. Алар йорт-җирләрен сатканнар икән дә Каракоштан күчеп киткәннәр икән. Бу юлы да бәхет дигәнең аларны әйләнеп үтмәгән, өйләрен ярыйсы гына бәягә сатып, яңа җирдә дә әйбәт кенә йортҗиргә тап булганнар икән. Фәйрүзә район үзәгендә йон тетү фабрикасында кабул итүче булып эшкә кергән, ә Ягьфәр көнозын өйдә. Район үзәгендә елгамазар юк, халык суны колонкалардан гына ала, шуңа күрә ул тәүлегенә унар сәгать йоклап, врачлар кушканча гына тормыш итә башлаган икән. Ягьфәр бу графикны бозмаска тырыша, ләкин шунысы бар: төн җиттеме, төшенә әллә нәрсәләр кереп интектерә икән. Үзе йоклый, ә үзе бакча артында гына елганың дулкын какканын, кояшның су өстен алсу төскә мануын, бер-бер артлы ак пароходлар үтеп торуын күреп-ишетеп ята икән... Ул да булмый, һич истә-оста юк чагында, аның янына колхоз председателе килеп чыга. Бүлмәгә кереп утыра да кайдандыр Иделнең иң түбән агымыннан көтү-көтү булып килүче әсәтер балыклары турында, бүтән тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләргә тотына, шунда сүз арасында гына яңа җәйләүләр оештыруларын бер-ике сүз белән генә әйтеп куя. Ягьфәр исә берни дә белмогән-аңламаган булып күренергә тырыша, ә үзе кунагын чәй эчәргә кыстый-кыстый, район үзәгендәге тормышны мактарга, моңа кадәр юләр булып авылда яшәгәнмен дип үзен үзе сүгәргә тотына... Председатель чәй эчеп туйганнан соң чокырын әйләндереп каплый, сыйхөрмәте өчен рәхмәт әйтә-әйтә, аңа карап көрсенеп тора да: «Юкка күчтең син монда, тинтәк балыкчы!»—дип китеп бара... Ягьфәр әле уянып киткәч тә моның төш кенә икәнлегенә ышанырга теләмичә, тын да алмыйча ятты. Аннары аңына килде, үзен чолгап алган кара стеналарга, түшәмгә күз төшерде, кабат йокыга китәр алдыннан председатель турында ачу белән, нәфрәтләнеп уй- ламахчы булып карады, ләкин күңелендә ачу булса да, җанга рәхәтлек китерми иде ул...