ИКЕ ХИКӘЯ

Әҗәт

Мерьям әби төн буе йөрәге сызланып, әллә нинди кеше чырайлы козгын белән саташып чыкты. Таланып беткән козгын, каралтыдан каралтыга, баганадан баганага, тупылдан тупылга күчә- күчә, корымлы морҗага килеп кунаклады да, кан сауган тонык күзләре белән ялварып, ишек алдында тавык-чебеш ашатып йөргән карчыктан ашарга сорады. Кара ипи кисәге ыргыткач, алмады, агы кирәк, диде. Аннары тавыш-тынсыз гына күтәрелде дә төпсез караңгылыкка китеп югалды. Иләмсез зур козгынның сызгырып көлүе генә ишетелеп калган кебек булды. Мәрьям әби исенә килеп уянганда өй эченә таң шәүләсе төшкән иде инде. Ул беравык айный алмый ятты. Яңа гына күргәннәренең он түгеллегенә ышангач, кысылган йөрәге киңәеп, җиңеләеп китте. Бераздан ул торып, ашыкмый гына киенде дә, яулык өстеннән башына җылы шәлен бөркәнеп, тышка чыкты. Иртән җылы яңгыр явып үткән икән. Ярылырга җитешкән сусыл бөреле каеннар яшәреп, сафланып калганнар. Болдырга чыгып баскач та, Мәрьям әби әлеге төше хакында уйланды: «Ни булыр икән соң бу, рәхмәт төшкере? Әллә ходай тәгалә алдында берәр гаебем, гөнаһым бармы?» Үзалдына шулай сөйләнә-сөйләнә, ул имче Галимәләр урамына таба атлады. Урам буп-буш иде. Бөтен дөнья, нидер көткән төсле, тирән тынлыкка чумган. Бары тик тау астында каралып күренгән тар инеш кенә тигез шаулап үзен сиздереп тора. Карчык аны иртәнге томан эчендә йөзеп барган кара еланга охшатты. Мондый охшатудан күңеле чирканып, йөрәге тагын сулкылдап куйды. Имче Галимә төшне бик тиз юрады: — Түлисе әҗәтең бар, ахирәт,— диде. Карчык озак баш ватты. Нинди әҗәт булыр икән ул? Бу арада һичкемгә йомышы төшмәгән иде, югыйсә. Киресенчә, һинд чәе, мәтрүшкә, миләшбалан, вак-төяк йомыш юллап күрше-күлән кайчак аның үзенә керә. Юк, якын арада карчыкның кешегә бурычка кергәне булмады бугай. Шулай да күңел тебен нидер хафалап, тыя- гы бирми оорчый да борчый. Өенә кайткач, Мәрьям әби ике өрек җимеше салып чәй эчте. Эчеп туйгач, шик-борчуларын әзрәк булса да басарга теләп, капка төбенә чыгып басты. <> Дөньяда яз исе аңкый. Йомшак һавалы яз иртәсе шул кадәр саф, ~ андасанда ишетелгәләгән авазлар шул кадәр аһәңле иде, карчык- 3 ның кайчандыр коңгырт-кара булган, хәзер инде төссезләнеп калган * күзләреннән ике тамчы яшь, җыерчыклы битендә юеш эз калды- u рып, түбән тәгәрәде. Тыкрык борылышыннан зифа буйлы, битләре алсуланып торган . бер кыз килеп чыкты. * — Исәнме, әби! ® — Аллага шөкер, кызым! Үзең саумы? — Сау булмаган кая, әби, җир җимертеп йөрибез? Кыз тип-тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды да калын толым- | нарын кояш нурларында уйната елкылдата китеп барды. ♦ Җир җимертеп йөрибез...» Карчык, күзләрен кыса төшеп, кыз * артыннан карап калды. Мәрьям әбинең дә күпләрне иләсләндереп. -э күпләрне көнләштереп җир җимертеп йөргән яшь чаклары бар иде!.. Сагындыра шул узган гомеркәйләр, әй, сагындыра!.. Хәзер менә теге каз өмәләренә, шанлы сабан туйларына, дәртләнеп печәнгә төшүләргә, Садретдине белән болын кочагында гаң каршылаган чакларга, кышкы аулак өйләрнең караңгы почмакларына кире кайтсаң икән?! Юк шул, юк, гомер су кебек, гел түбәнгә таба ага... Мәрьям әби күргән төшен, Галимә ахирәтенең иртәнге сүзләрен яңадан исенә төшерде, һәм аның уйлары, үзе дә сизмәстән, сугышта хәбәрсез югалган улы Нәкыйпкә барып тоташты. Сугышның беренче язында яраланып, Нәкыйп авылга кайтып торган иде. Беркавым дәваланып сихәтләнгәч, такталары таралган өй түбәсен кадаклап бетергәнен дә көтмәстән: — Китәм, әнкәй, без өйдә ятсак, фашист козгынны кем куар? — дигән иде. Мәрьям әби ары сугылып, бире кагылып аһ орса да, җилпучында сыңар уч га он калмаган йортта сугышчы улына юл күчтәнәче хәстәрли алмады. Күрше Гөләндәмнән әҗәткә бер бөтен кара ипи алып чыкты. Нәкыйп ипине кадерләп кисеп, яртысын капчыгына салды, калган яртысын өстәлгә куйды. «Гөләндәмгә әйт, әнкәй, үз бурычымны кайткач үзем түләрмен, дип әйтте, диген. □ иртәгә председательгә бар. Өч пот арыш вәгъдә иткән иде», диде. Нәкыйп кайтмады... Ә әҗәт тора да тора бирде. Мәрьям карчык, исендә тотса да, баштагы елларда ипине кертмәгән иде. «Ашыйсы ризыгы бетмәгән булса, Нәкыйбем кайтыр, үзе түләр»,— дип өметләнде. Күрәсең, онытылган... Галимә әйткән әҗәт шул булгандыр инде. Тәкъдир козгыны да Ш}ны сорамады микән/ «Тукта әле, күәсемә баш ясап ипи салыйм да шул әҗәтне кертим эле Гөләндәмга. Үзе оныткандыр инде. Вирган онытыла, алган онытылмый ич. Кайгыр тәкъдирлә Нәкыйбәма аш кими торыр, ачмаКарчык, шупаый карарга килеп, кече капкадан ачка атлады, Кояшлык туры нурлары бөреләрдә елтырашкан яңгыр тамчыларын минут эчендә кипшетеп алды. Тараза каршында моңаеп утыр, ган миләш вотягына чуар кубалак килеп куйды. Әйтерсең ла кешнеңдер тылсым ты кулы табигать белән шаярып миләш өлгертте... Икенче көнне фермага ашыгучы кыз-кыркын башын җиргә иеп читән буендагы каен бүрәнәдә утырган Мәрьям әбигә узышлый көлә- шаяра сүз катты: — Саумы, әбекәй! Җавап булмагач, берсе, якын ук килеп, кулы белән аның иңбашына төшкән йомшак шәленә кагылды. — Галәмәт, йокыга киткән ул, кызлар! — Егетләр белән озаграк утыргандыр... — Кунарга да кереп тормаган... Карчык, чая кызның тагын бер орынуыннан уянып киткәндәй, авырмыйм дигән төсле, сак кына янтаеп, чалкан авып төште. Кыз, корт чаккандай, үрсәләнеп, читкә сикерде. — Әни-и-и!.. — Үлгән ич ул, кызлар! — Үлгән?! Кит әле! Бүрәнәгә утырып үләләрмени?.. — Яз көне... Халык җыелды. Карчык, яшь баланы кочкан кебек, сөякчел бармаклары белән күкрәгенә кызарып пешкән ак бодай ипие кыскан. Мәрьям әби аны кая, кемгә илтергә җыенган — илтифат итүче, кызыксынучы булмады. Барысы да сәерсенү катыш курку һәм кызгану белән карчыкның җыерчыклы йөзенә, кысылган иреннәренә, төссезләнгән тонык күзләренә карадылар. Ә бу күзләр төбәлгән зәнгэр күк гөмбәзен туган як болыннарына ашкынучы бер көтү кыр казының сагынулы сәлам авазлары яңгырата иде. СОҢГЫ СҮЗ азыгыз! Тизрәк! — диде офицер, эт өргән кебек итеп, һәм аларның аяк астына шапылдап ике көрәк килеп төште. Мәһабәт гәүдәле, һәр нәрсәгә боз салкынлыгы белән карарга күнеккән зәңгәр күзле чибәр немец офицеры баскан урынында сүлпән генә борылды да өйрәтелгән симез этләрдәй һәр хәрәкәтенә буйсынырга хәзер торган солдатларына үзенчә нидер сөйләнеп куйды. Тегеләре ясалма бер ялагайлык белән көлешеп алдылар һәм ав ләр өстендә тәртипсез яткан автоматларны кояш җылысына шуышып чыккан кара еланнарга охшатты. Күңелендә туган бу тойгысы шул кадәр көчле һәм яшен чаткысыдай кискен иде — ул бер мизгелгә генә кайчандыр авыл малайлары белән урманга җиләккә баруын, юл кырыендагы черек төп өстендә бөгәрләнеп яткан нечкә кара еланны кемдер төшереп калдырган каеш чыбыркы дип белеп эләктереп алуын һәм « камчы »ның аерылы нәзек телен чыгарып сызгыруын ишеткәч, корт чаккандай кабаланып, кире йөгерүен күз алдына китерде һәм еланның юеш салкынлыгын үз тәнендә тойгандай булды. Шул чактагы кебек, чирканудан тәне чымырдап китте. «Үлем белән күзгә-күз очрашу шушы микәнни?» Юк, үлем аны куркытмый иде. Киресенчә, гитлерчылар бүген иртән салкын таш подвалдан чыгарып тузанлы ңыр юлы буйлап алып киткәч, ул җиңел сулап куйды. «Ниһаять, газаплардан котытоматларын әле чыклары да кибеп җитмәгән ак ромашкалар арасына куеп, флягаларын ачтылар. Рахман эсэсчыларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Ул чәчәк лам» дип шатланды ул. Ахмак немецлар!.. Рахманның үлемне ике атна буе көткәнен беләләр микән алар? Рахман беркайчан да үлемне шулай җиңел каршылармын дип уйламый иде. Аны бердәнбер куркыткан нәрсә — башкарасы эшне - үтәмичә юкка чыгу, бердәнбер кызгандырган нәрсә — Җир шарының * инде ансыз әйләнәчәген, тормышның инде аңардан башка дәвам 5 итәчәген, табигатьнең аңардан башка җырлаячагын аңлау тойгысы = иде. Ул үз гомерендә күп явызлыкка каршы чыкты, димәк, ул баш- * карасы эшләрнең көче килгән кадәресен түгәрәкли, төгәлли алган. 5 Чын ир өчен шуннан да газиз, рәхәт кичереш бармы? Ә тормыш... ® җырлый бирсен!! Аның үлеме галәм чиксезлеге алдында тузан бөрф тегедәй кечкенә булып, тормыш хаклыгына һәм киләчәк агышына а зыян китерер дәрәҗәдәге көч түгел икән, бу фашист үрмәкүчләре- о нен корган җәтмәләренә эләккән корбаннарына әллә ни кырган * шикелле ахмакларча үҗәтләнеп карап торулары көлке бер комедия * генә ич!.. Шуңа күрә аның ромашка аклыгына төренгән саф. иркен ә аланда, башын горур төстә артка чөйгән килеш, эсэсчылардан һәм < үлемнән көләсе, фашистларны, җирдә аунаган автоматларны кара “ еланны изгәндәй аяусыз таптыйсы, сытасы килде. Тик бу мөмкин * булмастай эш иде. Кычкырып көләсе урында аның иреннәрен чак кыйшайтып елмаерга гына хәленнән килде. — Алар казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде!.. Офицер, гаҗәпләнгән төсле, әсирләргә әйләнеп карады. Озын аяклары белән дөп-дөп атлап килде дә, кулларын артка куеп, саф рус телендә: — Нәрсә, үзегезгә кабер казырга теләмисезмени? Снаряд чокырында уңай булмас бит, ә? Казыгыз! — диде һәм итеге белән көрәкләрне аларга таба рак этеп җибәрде. Юк, бу аның партизаннар өчен ләхет кайгыртуы түгел иде. Күрәсең, кешенең үз-үзенә кабер казуын карап тору аңа ләззәт бирә иде. Әйе, бу фашист үлем алдыннан совет разведчикларының калтырануларын күрергә тели. Ә Рахманга хәзер дошман алдында кабер казу да батырлыкка таба бер адым атлау булыр кебек тоела. Снаряд чокырында эт үләксәсе шикелле аунаганчы шушы иман төбендә үзең хәстәрләгән җир куенына күмелү,- һәрхәлдә, мәслихәтрәктер. Рахман шуны уйлап кулына көрәк алды да күршесенә эндәште: — Әйдә, Вася, керешик булмаса... Мин үзөбвзчә, кыйблага карап ятар идем. — Барыбер түгелмени, туган?.. Разведчиклар икесе ике баштан көрәкләрен коры туфракка батырдылар. Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Баш очыннан пырылдап кошлар очып үтә. Кайдадыр сандугач сайрый. Туп көпшәсен җиргә кадап тынып калган тәреле танк өстене ике козгын кунаклаган да нәрсәдер көтәләр. — Безне озаталар, туган,— диде Вася, иптәшенең уйларын төшенгәндәй. Рахман үзенә әллә кайдан көч кергән кебек хис итте. Дошманнары алдында сынатмаска теләпме, аның эшкә күнеккән куллары туфракны каерып-каерып ала. Әйтерсең лә алар кабер түгел, бәлки бәрәңге базы казыйлар иде. — Кара әле, туган,— диде Вася шыпырт кына. — Кычкырып сөйләш, Вася! Урланган алтын казымыйбыз ич... Рахманның урманны яңгыраткан авазына гитлерчылар борылып карады. Офииер авызын күтәреп шаркылдап кол ә иде. — Рус дуңгызлары тирес актарамы? — Руслар кабер казый, фашист! — диде Рахман, тешләрен кысып. Көчәнүдән аның яңагындагы тирән ярасы ачылган һәм аннан кан саркып муенына, күкрәгенә агып төшкән иде. — Шым бул. туган. Монда кара,— диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, шартламый калган мина күренеп тора иде. — Әҗәл аяк астында йөри,— диде Вася,— фашистлар әҗәле. Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Күзләренең ни әйткәнен алар сүзсез дә аңлыйлар иде. — Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде... — Хәл җыябыз,— дияргә ашыкты Вася. — Ә бәлки, калтырый башлагансыздыр? — диде офицер.— Партизаннарның кайдалыгын әйтергә җыенмагансыздыр ич? Җыенсагыз. рәхим итегез, ашыктырмыйбыз. Уйлашыгыз. Әйтсәгез, оберст әфәнде сезгә җаныгызны саклап калырга вәгъдә итте. Әйтмәсәгез — үлем!.. Үлем... Ул разведчикларның аяк астында күгәрә башлаган мина кыяфәтендә ята иде. Рахманны әнә шул үлемнең үз кулларында булуы шатландырып җибәрде. Үлемеңне сайлау ирке давыллы көндә кояш чыгу түгелмени? Ач бүреләр ботарлаганчы упкынга ташлануың артыграк ич! — Ну, туган, хуш... — Бәхил бул, Вася... Алар астан гына кулларын кысыштылар. Рахман мина янына басты. Хәзер аңа бер орыну җитә иде. — Офицер әфәнде!.. ■— Тагын нәрсә? — Без монда уйлашып тордык та... — Әйтергә булдыгыз? — Әйе. офицер әфәнде. Бер сүзебез бар. — Гут, гут,— диде эсэсчы һәм аларга таба атлады.— Миңа әйтәсезме, әллә кире оберст әфәнде янына кайтыйкмы? — Сиңа... Ул солдатларны чакырып кул изәде. Алары да казыла башлаган чокыр тирәсенә килделәр. — Я. партизаннар кайда, лагерь кайда?.. — Монда, этләр, сезнең алда... Ромашкалы аланны каты гөрселдәү авазы яңгыратты. Ул кайтаваз булып урман өстеннән шаулап узды да ерак тауларга җәелеп әкренләп сүнә, сүрелә барды... 

Реклама