Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРКМӘН ШАГЫЙРЕ КӘМИНӘ

 

Узган елда шагыйрь Мәмәд- вәли Кам инәнең 1 тууына ике гасыр тулды. Камина исеме Төркмәнстанда олыга да, кечегә дә таныш, аның шигырьләрең, аның турындагы мәзәкләрне республикадан читтә дә бик күпләр белә. Ул бала чактан ук белемгә омтыла, башта мулладан сабак ала, аннан Бохара мәдрәсәсендә укый. Тормыш алып бару, хәлфәләргә түләү өчен бернинди эштән дә баш тартмый. Ниһаять, аңа мулла булып мул тормышта яшәү мөмкинлеге туа. Әмма К.ч- минә — хор фикерле һәм бунтарь йөрәкле егет — башка юл сайлый: ул халык күңелендәге хисләрне җырга сала. Феодаллар изүеннән, ачлыктан һәм хокуксызлыктан интеккән халык Кәминә танышын бик тиз ишетә. Шулай булмый хәле юк. Кәминә шигырьләрендә киез тирмә, балчык алачык эчендә сөйләнгән аһ-зарлар, изүчеләргә карата протест бар. Аның шигырьләре ачы язмышка баш имәскә, гаделсезлеккә каршы көрәшергә өнди. Бөек төркмән шагыйре Мтхтүмкули иҗатындагы демократик мотиклар Кәминә шигырьләрендә тагы да куәтлерәк яңгыраш ала Шагыйрь тормышта бик күп кыенлыклар кичерә Әмма ул беркайчан да рухи төшенкелеккә бирелми, реакцион көчләргә каршы үткен каләме, көйдергеч мәзәкләре белән армый-талмый көрәшә, изүчеләрне фаш итә, җәмгыять алдында алар- ны көлкегә калдыра. Төркмәпстап тарихында Кәминә гаять катлаулы чорда — XVIII гасырның ахыры һәм XIX гасырның башында иҗат ига. Ул чорда төркмән кабиләләре феодал лар, байлар, руханилар изүеннән җәфа чигәләр. Алар арасында политик бердәмлек булмый. Шуның өстенә, төркмән кабиләләре. Россиягә кушылганга кахәр. басып алучылар белән өзлексез көрәш алып барырга да мәҗбүр булалар. Ә хезмәт ияләре тормыш очен иң кирәкле нәрсәдән — җир-судан мәхрүм ителә. Кәминә руханиларга каршы сүз әйтүдән дә курыкмый. Алар каршындп ул дәһри исемен пла. Каминәнең мәхәббәт лирикасы да заманы өчен үзенчәлекле Ул. борынгы көн чыгыш шагыйрьләренең күпчелеге кебек, хатын-кызны җәмпоттэго хур кыялары итеп түгел, тормыш юлдашы итеп, шатлык-кайгыны уртаклашучы хезмәт кешеее итеп сурәтли. Төркмәнстанда ул заманда язу таный белүчене эзләп акылдан акылга ат куарга кирәк була Кәминә замандашларының күпчелеге китапны төшләрендә да күрмәгән Шуңа күрә Кәминә шигырьләре, Сәйдн, Җәлил и, Моллакепес әсәрләре кебек үк, халык арасында телдән телгә күчеп таралган. Аның әсәрләре үзе үлгәннән соң ике ел үткәч, 1842 елда гына беренче тапкыр дөнья күрә. Поляк шагыйре һәм галиме Александр Леонардович Ходзько- Борейко аның бер шигырен инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Революциягә кадәр рус галимнәреннән А. Самойлович һәм А. Крымский төркмән әдәбияты турындагы хезмәтләрендә Кәминә иҗатына да тукталалар. Бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына тикшеренүчеләр чичәннәрдән шагыйрьнең күп кенә әсәрләрен язып алалар. Бөек Ватан сугышы алдыннан торкмән һәм рус телләрендә аның сайланма әсәрләре басылып чыга. Кәминәнең күп кенә әсәрләре СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Хәзер аның шигырьләрен рус, казакъ, таҗик, татар, үзбәк, украин, чуваш, кыргыз, азәрбайҗан телләрендә укыйлар. Кәминәнең үзе турында да әдәби әсәрләр язылды. П. Скосыревның «Хадимегез», К. Корбансахатовның «Кырык тәңкә» повестьларын халык яратып укый. Б. Алсапановның «Кәминә» комедиясе, Д. Овязов белән А. Шапошниковның «Камина белән казый» операсы да уңыш казанды. Халык Кәминәне онытмый, чөнки аның шигырьләре халык күңелендәге хисләрне чагылдыра. Аның иҗаты — халык тормышының бер сәхифәсе. Түбәндә без төркмән шагыйре Кәминә шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Ярлылык Көнгә йөз чирем бар, меңләгән 'бәлам, Барча чир-хастадан начар ярлылык. Эзеңә төшеп, гел кайгы-гамь белән, Яныңа килер дә басар ярлылык. И фани дөньяның зиннәт, ямьнәре! Ачлыктан бәгырем ташка әйләнде, Түләнмәс бурычтан куллар бәйләнде, Елдан-ел катырак буар ярлылык.» Ашамый-эчмичә тәнгә көч үтмәс, Бөрешеп ятарга карарым җитмәс, Көнгә мең кусам да, байларга китмәс, Янымда сулкылдап елар ярлылык. Табар ул һәр төштә сине гел генә, Бәйләр ул каешен кысып биленә, Алыр ул таш башлы чукмарын менә, Китереп башыңа сугар ярлылык. Бу хәлдән — бәладән кем алып чыгар. Ярлының йөзенә кем көлеп багар? Ярышсам — йөгерек ул, көрәшсәм — егар, Отышлы уйнасам — отар ярлылык. Сәйранда йөрмәдем гизеп чүлләрдә, Сәфәрләр кылмадым ерак илләргә, Былбыл идем бер — кунмадым гөлләргә, Янымда булганга каһәр ярлылык. Кәминә: һәр нигә бар, диер, үлем, Берәүгә — туй-бәйрәм, берәүгә — золым: Кыйналма, сыкранма-сызланма, күңелем, Килгәндәй — бер заман китәр ярлылык. Фәкыйрь Ялварамын «бай ага!» дип, ябышам сагыз кебе. Баскычында бай аганың мин фәкыйрь ком бөртеге, «Бир әҗәтеңне кире!» дип, юк кабармаган көне, Угрыдан, фахишәдән дә чирканыч бай, үлгере. Бер ходайның органы, һәр җирдә сансыз бит фәкыйрь. Ел башында нан сорап эше ишек какмак булыр, Челеме юлдаш, янында гел аның чакма булыр. Тез чүгәр, үз корсагын утларда ул якмак булыр. Гәпләшә китсә сүзе булмас — гүя ахмак булыр. Ил күчәр, ялгыз калыр тереләй черергә тик фәкыйрь. Байгурага — мал-туар, ә ярлыга кыйммәт ватан, Бер юлы ике көймәгә атланып кем батмаган? Ярлының кызын җәберләп кем генә елатмаган? Ярлылык-юкльвк Кәминә җанына ут каплаган. Аны онытырлар, калыр тереләй черергә тик фәкыйрь... Казый Котлы булсын сәфәрегез! Догадан ташламаң, казый: Йөк авыр — сынар билегез. Мин әйтә башласам, казый. Көн эсседә йөреп булмас, Җанга ямау тегеп булмас. Йорт кәҗәсе киек булмас. Аңа нигә далаң, казый? Ялган шаһит икән бит сез. Таралган илдә шундый сүз: «Ул вөҗданын кич вә көндез Сата», — диләр, — яман, казый! К ә имнәгез үтерер мактап, Барча әйтер сүзләрем хак. Килер бөр көн — үч алыр чак. Явыз дип дан алган казый?! Сәлбиназ Гамь кәрваны йөрәгемә юл үтте. Көндәшләрем уң эшемне сул итте. Тинтерәтеп күз яшемне күл итте. Яшел язым, киек казым, Сәлбиназ! Буй-сыныңны уйнаклатып барасың. Кырыс караш белән җаным аласың. Җырчың көтә кочагыңа барасын. Мәхәббәтеңбелән янып, Сәлбиназ! ю .к у.» м 1. 145 Мин Кәминә, гизеп чыктым илләрне, Очратмадым синен кебек чибәрне. Җаным тели, кочак ачып кил әле, Киек казым, яшел язым, Сәлбиназ! Яшь киленнәрКилгәнсез хуш, хушлык белән китәрсез, Җиргә бәхет өчен туган киленнәр! Хәрабә шәһәрем төзек итәсез, Мине йолып кайгылардан, киленнәр. Ак тирмәләр иясе, хан кызлары, Атыйлар сезне — күңелләр солтаны. Хезмәтчегә лаек күрче без ярны, Җанга сөю нуры салган киленнәр. Ир — чичәнлек, кыз — чибәрлек белән шәп. Бәһасы аидыйларнын бездә кыйммәт. Буйга зифа, йөзгә көләч бер сурәт, Сый-хөрмттә дан казанган киленнәр. Ай йөзенә кара пәрдә ябылган, Гүя гүзәл айга болыт сарылган, Сырхавыма минем имче табылган,— Сез ул чирдән алып калган, киленнәр. Җиләк-җимеш кебек сез татлы телгә, Сүзегез бал шикелле хуш күңелгә, Кәминәгә кызыл гөлләр бирергә Ашыгыгыз, сабрын алган киленнәр. Бернинди хәбәрсез көн арты көн үткән, Сизмәдем бәлане, гамьсез җан булганга. Кайгылар керделәр биксез ишектән, Сулышым тар минем далада тусам да. Йөземне чөердем дуслардан-ишләрдән, Чәчәкләр өзмәдем салкынча кичләрдә. Бер кабым капмадым, кайгыга төшкәндә, Ашамлык-эчемлек алдымда торса да. Кайда син, дускаем, хәягым, чырагым? Тауларга мендем мин — ай-дала һәр ягым. Җәядәй бөгелеп, ялгызым калганым. Бу җирдә яшәүче үз халкым булса да. Үрелдем күкләргә — кулларым җитмәде. Карадым җиремә — җаннарым тетрәде: Аягым астында еланнар тезмәсе Шикелле үзәннәр күңелгә шом сала. Кырмыска-бөжәккә дә оя бирелгән. Черки дә аерылмый канатлы иленнән. Ханчалар кызганмый хезмәтен иренә, Ханчам юк йортымда, ялгыз мин тол бала. Кәминә, иректә үзеңне юаттың. Утызны үткәрдең — яшьлегең югалттың. Ахырдан тик чытык елларны очраттың. Шатлыклар үттеләр югала-югала. Төркмәнчәдән Нура Арсланов тәржемэсе Былбылга кил Әй, сееклем, җилфердәп, йөз мең балку белә кил. Керфек кагып, елмаеп, уйнап көлә-көлә кил. Табып татлы сүзләрне, тутый коштай телгә кил, Кызыл кигән жан дустым, таң атканда гөлгә кил. Гөлнең зарын теләсәң, мин мескен былбылга кил. Алтын, көмеш, зөбәрҗәт ак муенга тагасың. Миннән йөзең яшереп, качып кына багасың, Кергән чакта баш иеп, җаным утка ягасың, Тотып булмас киектәй, кулым сузсам, чабасың, Төш, шонкарым, ялварам, төшеп, минем кулга кил. Син гүзәлгә баш иеп, дусларымнан бизәм мин. Йөз мең газап күрсәтеп, җаным алсаң риза мин. Көндез күрсәм сыныңны, кичен чигәм иза мин. Гашыйк булдым, аһ, сиңа, кызыл к:ггән кызга мин. Ал кулыңа хәнҗәрең, бәгырем телә-телә кил. Күңлем таба юаныч, ярга күзем төшкәндә. Йөзен күреп ярымның, күзләрем камашканда. Кунып кипарисларга, былбыллар сайрашканда. Бакчаларда шаулашып, гүзәлләр уйнашканда. Мин булсам Гашыйк-гарип, син Шаһсәнәм була кил Кәминә, ярың исме — «кяф» артыннан «лям» булды, «Җим» белән «мим» артыннан шул «лям» яңадан булды Кипарислар елмайды, бакчага гөлләр тулды. Бу — сүземнең ахыры, ул шунда тәмам булды. Язам ярның аыйфатын, каләм-кара ала кил! •Гашыйк-гарип һәм Шаһсаиәм — канчыгыш легендасы геройлары. 1Кяф л а м. жхи, ммм, л а м — гароп хорефлоренсң исемнәре Шулармы берго’ кушканда «клжмл» булып чыга һәм уз «гзжәмал» дип укыла. Ди мәк, шагыйрьнең морәҗогати иткән сосклесе Гмҗамал исемле булган. Сүзем бар сиңа Kapa күзле, каләм кашлы гүзәл яр, Әйтә генә белмим, сүзем бар сиңа. Көям гыйпгкың утында, орып аһлар, Бер күрергә ике күзем зар сиңа. • Диванамын, чәчләреңә баглама, Хәнҗәр алып, йөрәгемә кадама, Кунагың мин, ишегеңнән каулама, Әллә ятмы намус белән гарь сиңа? Муеныңа алтын, энҗе такмыйсың, Ьомай күзең сөзеп, керфек какмыйсың. Минем йөз мең сүземә бер бакмыйсың, Ничек ярыйм, нишләсәм ошар сиңа? Мин — Кәминә көттем син ярдан вафа, Вафа көттем, ә син күрсәттең җәфа, Гыйшкың белән чирлим, бир, зинһар, шифа, Шифа сорап килде хәстә яр сиңа!

Әхмәт Исхак тәрҗемәсе