Логотип Казан Утлары
Публицистика

Публицистика

СОВЕТ ЯЗУЧЫСЫНЫҢ БАЙРАГЫ1 Иптәшләр! Без иптәш Табеев докладыннан республикабызның культура өлкәсендә дә яна жиңүләре барлыгын зур канәгатьләнү белән белдек. Олы юбилей көннәрендә, культура работниклары үз эшләренә йомгак ясаган чакта, без театрларыбызның. композиторларыбызнын, рәс- самнарыбызнын һәм әдәбиятчыларыбызнын зур уңышларга ирешүен билгеләп узган идек инде, шунлыктан алариы яңабаштан кабатлап торуның кирәге булмас дип уйлыйм. Тик бер нәрсәне әйтеп китим, композитор Ж.иһановка 1970 елны СССР Дәүләт премиясе бирелүне, шагыйрь Сибгать Хәкимгә Максим Горький исемендәге РСФСР дәүләт премиясе бирелүне без партиябез һәм хөкүмәтебезнең милли культураларны үстерүдәге яңа бер кайгыртуы. безнең әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләребезнең хезмәтенә югары бәя бирүе дип карыйбыз. Мин язучы, шуна күрә республикабыздагы әдәби хәрәкәткә киңрәк тукталырга уйлыйм. Язучы эшендә һава шартлары роль уйнамый. Яңгыр да. кар да, бозлавыклар ла безгә комачау була алмый. Ләкин безнең дә үз кыен- лыкларыбыз бар. Без еллар буе авыл турында язып килдек. Язучыларыбыэ авыл кешесенең хезмәтен, ял итүен, моң зарын, жырын. көндәлек мәшәкатьләрен яхшы беләләр иде, кайчандыр индустриаль хезмәт татар халкы • Партия «яка комитетынын XXXIV конференциясендә сөйләргә әхр.юигии речь. Русча ялылган. Г. Ахунов тәрҗемәсендә бирелә. Ped. ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ тормышында әйдәп баручы булмаган кебек, эшче образы да безнең әдәбиятта зур урын алып тормый иде. Заманалар үзгәрде. Эшче сыйныфының материаль байлык тудырудагы өлеше көннән-көн арта. Хәзер безнең язучыларга индустриаль хезмәт кешеләрен язарга, хезмәтнең поэтик ягын ачып бирергә кирәк. Узган елның февралендә Кама автозаводын төзүгә багышланган республика активы җыелышында иптәш Табеев партия активы исеменнән язучыларны, художникларны, композиторларны «җитмешенче елларның индустриализация дәвере кешеләрен җырларга» чакырды. Без бу чакыруны истә тотабыз һәм язучыларны төп геройлары эшчеләр, инженерлар, төзүчеләр һ. б. булган китаплар язарга юнәлтәбез. Эшчеләр сыйныфы турында элеккерәк елларда язылган роман һәм повестьларга Эдуард Касыймовның химиклар турындагы романы (хәзер ул аның икенче китабын яза), Гариф Ахуновның нефтьчеләр турындагы «Хуҗалар» романы өстәлде. Сөббух Рафиков Зәй ГРЭСын салучылар хакында роман язды, әсәр «Казан утлары» журналында басыла башлады. Әхсән Баян Кама ГЭСын төзүчеләр турында повесть тәмамлады, ул хәзер әсәрен камил дәште пә. Геннадий Паушкин Чаллы шәһәрен салучылар хакында «Кама өстендә йолдызлар» исемле документаль повесть төгәлләп, нәшриятка тапшырды. Аяз Гыйләжев нефтьчеләр хакында яңа роман язу өчен материал туплый. Эшчеләр турында югары идеяле, чын мәгънәсендә сәнгатьчә язылган китап тудыру өчен эшчеләр тормышын яхшы белергә, соңгы елларда эшчеләр сыйныфында нинди психологик, әхлакый үзгәрешләр барганны җентекләп өйрәнергә кирәк. Эшчеләр белән янәшә яшәмәсәң, бергә эш- ләмәсәң—моны белүе кыен. Язучылар кыюсыз гына булса да эшчеләр коллективларына юл алдылар. Кама автозаводына. Түбән Камага килделәр. әнә шул процесс гел күбәячәк. Язучылар анда эшчеләр сыйныфының алдынгы вәкилләрен күрәчәкләр, яшьләр белән танышачаклар, хезмәт романтикасын тоеп, характерлар чыныкканны, яңа кеше туганны үз күзләре белән күреп кайтачаклар. Без хезмәт турында, дөресрәге, хезмәт кешесе турында сөйлибез икән, бу әле кешене гел эш эшләп кенә тора торган итеп бирү дигән сүз түгел. Әлбәттә, геройны материаль байлыклар тудыручы итеп бирү зарури, ләкин шуның белән бергә аны яңа революцион әхлак, яңа психология иясе итеп тә бирергә кирәк. Бүгенге заманның эшче образын тудыру — совет кешесенең иң яхшы әхлакый сыйфатларын раслаучы характер тудыру дигән сүз. Бу образ — актив, ул бөек коммунистик төзелештә аңлы рәвештә катнашучы, социалистик ватанның патриоты. Андый характерны тудыру өчен язучының ижади кыюлыгы, яңаны тоюы, талантын тулысынча эшкә җигүе таләп ителә. Тормышта мавыктыргыч сюжет, кызыклы вакыйга, катлаулы язмышлар гел очрап тора, боларны язып чыгып, укучыны мавыктырырга була, билгеле. Шул схема белән язылган китаплар бездә бар, аларны укыйлар да. Ләкин таләпчән язучы алар белән генә туктап калмый, үзенә ул зуррак бурыч куя, ул кешене аның иң яхшы кешелек сыйфатлары — интеллектуаль, әхлакый, эмоциональ сыйфатлары ачылган чакта сурәтләп бирергә тырыша. Кеше үзендә булган кимчелекләрне, йомшак якларны җиңеп, үзеннән-үзе булдыра алганнан югарырак күтәрелә, шуның белән ул геройга, әгәр беләсегез килсә, «илаһи бер затка» әйләнә, ягъни аңарда гади кешеләр ирешә алмастай сыйфатлар барлыкка килә. Безнең өчен җирдән аерылган герой кызык түгел, әдәбият абстракцияләр белән эш итми, безнең героебыз кайгыра да, шатлана да белә, җиңә дә, җиңелү ачысын да татый, әмма теләсә нинди шартларда да ул кеше булып кала, кирәк икән, ул үзеннән югары, илаһи булырдай зарурилыкны саклый. Еники. Мирсәй Әмир. Сибгат Хәким, Гариф Гобәй әсәрләрендәге об- ♦ разлар шундый, яшьрәк әдипләрдән образны тирән итеп язу ягынмам Илдар Юзеев поэмалары аерылып тора. Соңгы вакытта Барлас Кам» лов «Күршеләр» исемле әйбәт повесть бастырып чыгарды, бу әсәрдә образларның оста тасвирлануы күзгә ташланып тора. Илебезнең тулы канлы, бай тормыш белән яшәүче совет кешеләренә тормышка битараф һәм салкын карау, көнкүреш вак-төякләренә күмелү, жирдән үрмәләп бару ".ит бер нәрсә. Совет кешеләре, киресенчә, дөньяга карашларның киплеге, яңаны тою һәм тормышка актив мөнәсәбәттә булулары белән аерылып тордылар һәм торалар. Язучылар аларны нәкъ әнә шундый киң карашлы итеп, ярлыландырмыйча, рухи зәгыйфь- ләндермичә гәүдәләндерергә тиешләр. Безнең китапларыбыз яшьләрне чит идеология белән килешмәүчән рухта, революцион традицияләребезне саклау рухында тәрбияләргә, шуңа күрә югары художестволы булырга тиешләр. Заманыбызның уңай героен тудыру бик мөһим, чөнки безгә коммунистик жәмгыять төзүдә үрнәк алырдай, өйрәнердәй геройлар кирәк. Кеше жанын аулау, кем-кемне жиңә мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән куелган дәвердә язучылар әдәбият һәм сәнгатьнең роле чиксез артканын, безгә гаять зур жаваплылык йөкләнгәнен аңлыйлар. Кем сәнгате көчлерәк, кем сәнгате миллионнар акылына һәм күнеленә күбрәк йогынты ясый ала. шул жинеп чыга. Без үзебезнең көчебезгә һәм жиңеп чыганагыбызга ышанабыз. Чөнки безнең идеология революционлыгы, ирекле булуы, интернационаллыгы, гуманлыгы белән көчле, безнең сәнгать нәкъ әнә шул сыйфатлары белән аерылып тора Бүген язучылардан беркайчан да булмаганча хәрби патриотик китап таләп ителә, яшьләрдә ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт уята торган китап таләп ителә. Җитәрлек күләмдә булмаса да. бездә андый әдәбият туып килә. Комсомолец Барый Шәвәлнев Александр Матросов батырлыгын кабатлады Шамил Рәкыйповнын «Чәчәкләр сөйли белә» исемле китабы Барый Шввәлневнен тормышы һәм батырлыгы турында сөйли. Шул ук автор тарафыннан «Таңнар һаман матурмы’» дигән икенче бер китап язылды. Анысы япон самурайларына каршы Хәсән күле буенда Кызыл Армия сугышкан чакта батырлык үрнәге күрсәтеп. Әдәби геройны ин югары әхлакый-яителлектталь киеренкелектә сурәтләү Ленин эстетикасыннан килеп чыга, ягъни художник тормышны күчерми, аны үзгәртә, икенче төрле әйткәндә, художество принципларыннан чыгып тормышны яңабаштан кора, объектив дөньяны субъектив оешкан дөньяга әйләндерә. Язучының сәнгатьчә такты һәм тормышны тирәнтен белүе, аңар без- ♦ иеп тормышны бозмыйча, гомумиләштерелгән өр-яңа дөнья корырга мөмкинлек бирә, вакыйгалар ул дөньяда шундый итеп тыгызланалар, бу хәл безгә тормышны калку итеп, кешеләрне хәзергә булган хәлендә генә түгел, булырга тиешле хәлендә күрергә ярдәм итә. Кеше үзенең рухи * ныклыгын бер төбәккә туплый, көндәлек тормышында ул үзендә андый ныклык булуын башына да китермәгән була. Әгәр шул позициядән килеп карасак, безнең кайбер әсәрләребез Жирдән үрмәләп баручы, көнкүрешкә «баткан» булып тоелалар. Жирдән үрмәләп баручы китаптан нинди тәрбия көтәргә була? Дөньяга чыккан һәрбер китап безне шатландыра. ләкин һәр китап та канәгатьләндерми Кайбер китапларда образлар сай. зур әһәмияткә дә ия түгел, андый китаптан нәрсәгә генә өйрәнәсең? Ул яктан караганда өлкән буын каләм осталары Тормышка житди карау, образны тирән һәм кызыклы итеп язу. кемне ярату, кемне яратмауларын ачык итеп әйтә белүләре белән аерылып торалар. Фатих Хөсни. Афзал Шамов, Гомәр Бәшнров, Габдрахман Әпсәләмов. Әмирхан ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ Советлар Союзы Герое дигән исемнәргә лаек булган Гыйльфан Батыршин һәм аның дусты Иван Чернопятко турында. Бөек Ватан сугышында һәлак буган геройларны эзләүче Самат Шакирны искә алу да урынлы булыр. Ул фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән сугышчы шагыйрь полковник Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлеген эзләп тапты, безнең нәшрият аны бастырып чыгарды. Бу —туган иленә соңгы сулышына хәтле турылыклы булып калган совет офицерының кайнар тойгылары, бу — бик мөһим кешелек документы. Мондый китаплар яшьләребезне тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Шәйхи Маннурның «Муса» романы, Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесте, Габдрахман Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» романы, Юрнй Белостоцкийның «Кыска шырпы» повесте, Тихон Журав- левның «Юлдагы очрашулар» исемле новеллалары һәм шуңар охшаш башка китаплар безнең язучыларыбызның әйбәт китаплары саналалар. Татар әдәбиятының төп герое һәрвакыт хезмәт кешесе булды. Язучылар кешенең гүзәллеге һәм олылыгы хезмәттә ачылганын, кешегә нәкъ менә хезмәтнең хөрмәт һәм чын ләззәт китергәнен, хезмәтнең кешене намуслы һәм гадел иткәнен яхшы беләләр. Эшчеләр хезмәте белән бергә авыл кешеләренең хезмәте безнең язучыларыбызның өйрәнәсе төп объектлары булып кала. Авылның яңаруы, яңа мөнәсәбәтләр туу, яңа кешеләр үсеп, яңа проблемаларның калкып чыгуы — болар барысы язучыга уй-фикер йөртү, анализ ясау өчен бай материал бирәләр. Язучылар союзы үзенең членнарын еш кына колхозларга җибәрә: алар анда командировкага да баралар, чираттагы ялларын да шунда үткәрәләр, матур әдәбиятны пропагандалау бюросы путевкалары белән әдәби очрашуларга да чыгалар. Бездә талантлы, белемле әдәби алмаш үсә. Соңгы өч елда гына да СССР язучылар союзына член итеп 26 кеше алынды. 26 — бу бит гади бер сан гына түгел, бу безнең киләчәгебез. Яшьләргә хас булганча, алар- ның тормыш тәҗрибәсе аз әле, аларны яңа кешеләр, талантлы оештыручылар яшәгән җирләргә — зур төзелешләргә, нефть промыселларына, колхозларга җибәрергә кирәк, алар анда тормыш һәм гражданлык тәҗрибәсе туплап, үзләренә яңа темалар, яңа конфликтлар табарлар— Әдәбиятның киләчәге алмаш әзерләүгә бәйле. Язучыларыбызның күпчелеге нык һәм җитлеккән карашлы, аларның гражданлык йөзе, әхлакый йөзе бернинди шикләнүгә дә урын калдырмый, моңар аларның китаплары, партиягә һәм совет халкына тугрылыклы булулары дәлил. Бу тугрылык бигрәк тә авыр сынау елларында, мәкерле фашизм белән күзгә-күз очрашкан чакта, аеруча ачык күренде. Безнең язучыларыбыз ныклык, батырлык, корыч ихтыяр үрнәге күрсәттеләр, баш өсләрендә палач балтасы торган чакта да совет кешесенең әхлакый йөзен чиста итеп сакладылар, илебезнең тугры уллары булып калдылар. Безнең әдәби алмашыбыз, бүген генә әдәбият мәйданына аяк баскан яшь язучыларыбыз совет язучысы байрагын кер кундырмыйча алып баручы өлкән буын язучыларның сугышчан традицияләрендә тәрбияләнә. ЯЗУЧЫНЫҢ ГРАЖДАНЛЫК ЙӨЗЕ' Партия Үзәк Комитеты һәм Өлкә Комитеты карарларын укып, уйланып, тагын шуңа үземнең әдәби һәм тормыш тәҗрибәмне кушып, мин үзебезнең әдәби хезмәтебез турында кәгазь битләренә кайбер фикерләр сызгаладым, шул фикерләрне сезнең белән уртаклашмакчы булам. 1 1968 елны яшь язучылар семинарында русча сөйләгән речь. А. Сердинская тәрҗемәсендә бирелә. Соңгы вакытта «Литературная газета» битләрендә: «Әдәбиятта гражданлык һәм әдипнең гражданлык йөзе» дигән темага дискуссия бара. Биредә утыручыларның һәркайсы тегеләйме, болаймы 6v сорауга жавал бирә алыр иде, әлбәттә Мәсьәләнең фәнни билгеләмәсенә кереп чумарга теләмәгән хәлдә, мин бүген гражданлыкның бик әһәмиятле бер ягына гына кагылырга ♦ телим. 3 Бу — әдипнең җаваплылыгы. Үз халкы, үзе хезмәт итә торган сәнга- < те каршында җаваплылыгы. Беренче чиратта. үз оешмаң, каләмдәш = иптәшең өчен җаваплы булу. Синең җәмгыятең ни белән яши, ул нинди 2 мөһим һәм кичектергесез проблемалар куя һәм хәл итә, ниләргә омты- = ла — шулар өчен үзеңне җаваплы сизү. Әдип — үзен һәрвакыт җаваплы һәм үз вазифасына турылыклы итеп ° сизә торган кеше. g Әдип — үзен үстергән, ана иҗади көч биргән һәм аңардан таләп = итәргә хакы булган туган җире каршында җаваплы. Әдип — баррикадаларда, ачык сугышларда ана власть алып биргән - һәм аңа өметләр баглап, көтеп тора торган өлкән буын каршында 5 җаваплы. Әдип — аның китаплары буенча яшәргә, аның үрнәге буенча халык- £ ка хезмәт итәргә өйрәнүче совет яшьләре каршында җаваплы. Шулай итеп, күрәсез, әдипкә зур җаваплылык, бик зур бурычлар ♦ йөкләнә. Безне, әдипләрне, интеллигенция дип атыйлар. Интеллигент кеше кем ул? Укымышлы булу гынамы3 Укымышлы, культуралы, тәрбияле булу өстенә, интеллигентлыкка кешенең гражданлык активлыгы да керә Битарафлык, пассивлык, «минем читән читтә* днп, «карап карыйк, болар нәрсә тоҗырыр» дип читтән карап тору интеллигент кешегә чит бер нәрсә, бу интеллигент намусына сыймый. Үз җәмгыяте эчендә яшәп тә. анда булган хәлләргә катнашмый торган кешене (аның катнашуы пассив күзәтү белән, тагын да начаррагы— мыскыллап сүз кату минем бурыч җнтешсезлекне әйтү, бармак төртеп күрсәтү, ә сезнең бурыч төзәтү, җайлау, эшләү дип обывательләрчә тәнкыйть итү белән чикләнә икән) интеллигент дип атап буламы3 Интеллигентлык гражданлыктан тыш әле ул кыюлык та! Безнең кайбер иптәшләр аңлавынча кыюлык нәрсә? Кыюлык, алар карашынча, язучыга ошамаган, я ул килешмәгән нәрсәне кыю итеп тәнкыйтьләү. Ул кыю язган, курыкмаган, ул кыю язучы, диләр. Тик һәр кыюлыкны, чиге булмаган һәр сүзне кыюлык дип әйтеп буламы? Ә нигә хулиганлык димәскә? Хулиган да бит кыю була Шушы һәм шуңа охшашлы мәсьәләләр газета-журнал битләрендә, бигрәк тә яшьләр матбугатында хәзер бик кнң тикшерелә. Кыюлык бик яраттыра торган сыйфат, кыюлык каршында һәрвакыт тез чүккәннәр, бигрәк тә яшьләр кыюлык алдында мөкиббән китә. Шуның өчен дә кыюлык белән артык уйнарга ярамый. Тагын шуны онытмаска кирәк, дөньяда сүз кыюлыгы һәм гамәл кыюлыгы бар Безнең кайбер иптәшләр нәкъ менә сүз кыюлыгыңа атланырга яраталар төрле тәкъдимнәр кертәләр, проблемалар тартып чыгаралар, тик шул тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга тотынгач, үзләре читтә калып, сугыш кырын башкалар кулына тапшырчлар. Ә бнт шулар ук. җәмәгать эшенә керешеп, бай һәм мәгънәле тормыш белән яши башларлар иде Җәмәгать эше аларны тар шәхси тойгылар сукмагыннан социаль кичерешләр дөньясына алып керер иде, аларда көч арттырыр, яна сәләт ачар һәм талантларын чарларга ярдәм итәр иде. Шулай да. кыюлык нәрсә соң ул? Әйтик, язучы кыюлыгы? Кыюлык — кешедә тәрбияләнгән җаваплылык һәм бурычны тану тойгыларына нигезләнгән мораль сыйфат ул. Чиге булмаган кыюлыкның идея дошманнарыбызга хезмәт итүе мөмкин. Кыю язучы әсәрен бастырыр алдыннан яки халык каршында чыгыш ясаганчы, үзе теләп хезмәт итәргә алынган җәмгыятенә файдалымы, әллә зарарлымы эш эшләячәген кат-кат уйларга тиеш. Кыюлык — безнең идея дошманнарыбызны чыбыркылап, безнең җәмгыятькә хезмәт итсә генә, безгә файда китерсә генә кыюлык, алай булмаса кыюлык түгел, бары тик чыныкмаган яшь-җилбәзәкне алдау өчен кыю, батыр булып кылану гына. Кыюлык турында сүз кузгалгач, мин ихтыярсыз үзебезнең тирә-юньгә, үзүзебезгә күз ташлыйм. Без үзебез һәрвакытта да шушы сүзнең яхшы мәгънәсендә’ кыюмы? Әйтик, журналыбызның редколлегия утырышында берәүнең әсәре тикшерелә ди. Без барыбыз да ачыктан-ачык кыю итеп үз фикерләребезне әйтәбезме? Кайберебез тикшерелә торган китапның авторы белән бозылышмас өчен бүтән кеше артына качмыймы? Кайвакыт тикшерелә торган әсәрне бераз гына тәнкыйтьлибез дә, төзәткәннән сон басарга ярый, дигән нәтиҗә чыгарабыз түгелме? Ә бит кайвакыт әсәрдәге мәсьәләләр нигезендә үк ялгыш яктыртыла. Андый әсәрне яңабаштан, бөтенләй яңа принципларда торып язмаган хәлдә төзәтеп буламы? Андый чакта кайбер иптәшләр болай уйлыйлар: китапны зур язучы язган икән, ни генә язса да басарга кирәк, чөнки ул узе өчен үзе җавап бирә алырлык кеше. Мондый позицияне кыю һәм җаваплылык позициясе дип әйтеп буламы? Бу үз өстеңә төшкән җаваплы- лыкны башка берәү өстенә салу түгелме? Әйтик, Главлит җилкәсенә? Соңыннан шул ук иптәшнең Главлит үткәрми, анда консерваторлар утыра, дип әйтүе мөмкин. Шулай итеп, әлеге иптәшебез яхшы атлы була, ул бик «тәти» егет, ә менә китапны уздырмаган Главлит яисә башка берәү, әлбәттә, бик начар кеше булып чыга! Әгәр сәяси категорияләрне әхлакый телгә күчерсәк, мондый сәяси оппортунизмны әхлаклы һәм намуслы эш дип атап буламы? Сүз әхлак турында барганда бөтенесе дә — күңел кылларының һәр хәрәкәте, һәрбер уең, һәр эшең—* мөһимгә әйләнә. Бу бигрәк тә язучы өчен шулай, чөнки язучы башкаларны өйрәтә, ул миллионнарның иң элек язучыга ышана торган, аның идеаллары белән рухланган, ул тудырган әдәби геройларга охшарга тырышкан, яшь, тәҗрибәсез буынның рухи җитәкчесе булырга тиеш кеше. Димәк, без яшь буынның жаны өчен җаваплы, шуңа күрә дә иң элек үзебез гадел булырга, икейөзлеләнмәскә, башкалар артына качмаска тиешбез. Бүгенге идеологик көрәшнең катлаулылыгы һәм үткенлеге журналларның, атап әйткәндә «Казан утлары»ның, редакторлары һәм барлык редколлегия членнарының җаваплылыгын күтәрүне сорый, басыла торган материалларның идея-политик юнәлешенең җаваплылыгын күтәрүне сорый. Редколлегияләрнең ролен күтәрергә кирәк, һәр редколлегия члены журнал эше өчен, анда басылган материаллар өчен зур җаваплылык сизсен, кеше артына ышыкланмасын. Бер үк язучыны берничә журнал редколлегиясендә эшләргә мәҗбүр итү, минемчә, дөрес түгел. Бу хәл җитди, сәяси эшкә җиңел, кайвакыт җавапсыз караш тудыра, язучының булсын, тулаем редколлегиянең булсын эш нәтиҗәсе кими, битарафлыкка китерә. Берьюлы ике редколлегиядә: «Казан утлары», «Чаян», «Азат хатын» һәм «Ялкын» журналларында эшләп килүче Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Ләбибә Ихсано- ва, Шәүкәт Галиев иптәшләрне кайсы редколлегиядә калдыру мәсьәләсен безгә тиз арада хәл итәргә кирәк булыр. Идея ягыннан җитлекмәгән, художество ягы йомшак әсәрләр журнал битләренә кермәсен өчен редколлегияләр эшендә югары таләпчән- лек, принципиальлелек, үзара тәнкыйть һәм ижади эзләнүләр шарты тудырырга кирәк. Искәндәр Рушанның юмористик шигырьләрен «Казан утлары» битендә чыкканчы редколлегия членнарының барысы да укыганмы, юкмы, мин анысын белмим. Тик ул шигырьләр моннан ун еллар элек язылганнар һәм заманында, дөрестән дә, кайбер кирәкле мәсьәләләрне күтәргән булганнар, әмма хәзер алар көннең кадагы булудан төшкән- ♦ иәр инде. Ун еллап, хәтта аннан да артык вакытка соңарып басылган бу шигырьләргә карата редколлегия членнары үзләренең мөнәсәбәтләрен әйтергә тиешләр иде... Гомумән, теге яки бу проблеманы кую кыен эш түгел, әмма аларны хәл итү читен. Күптән түгел Нәби Дәүли шәһәребезнең йөзен тәнкыйтьләп газетага язып чыкты. Мәкаләсе яхшы, әйбәт язылган. Язучыларның хәл итүне сорап торган мәсьәләләр куеп, көн кадагына язылган мәкаләләр белән матбугатта чыгуларын хупларга кирәк Бу очракта Дәүли Кабан күлен чистарту һәм шундый башка кызыклы мәсьәләләр куя. Кабанны чистарту яңа мәсьәлә түгел. Әмма бүген шәһәр өчен нәрсә әһәмиятлерәк яңа торак йортлар салумы, әллә Кабан күлен чистартумы? Хәзер торак йортлар салырга, кешеләргә адәм рәтле яшәрлек мөмкинлекләр бирергә кирәк. Бер өч ел узгач. Нәби Дәүлинен, Кабан күлен чистарту кебек мөһим мәсьәлә күтәргән идем, шәһәр башлыклары Кабан күлен һаман пычрак тоталар дип тагын язып чыгуы мөмкин Шәһәр башлыклары — бюро- ♦ кратлар, консерваторлар, ә менә безнең Дәүли бик яхшы кеше булып чыга! Ул мәсьәләне куйган, укучы алдында ул бик әйбәт булып күренә, ә менә башкалар бик начар, бик булдыксыз булалар. Укучы алдында шул рәвешчә үзенә авторитет казану ансат эш, тик менә башкаларны уңайсыз хәлдә калдырасын. Чөнки куелган мәсьәләне бүген үк тормышка ашыру һич мөмкин түгел. Хәл ителмәгән башка мәсьәләләр, әһә- миятлерәкләре чиратта тору чан була. Моның белән мнн нәрсә әйтергә телим? Төрле мәсьәлә куярга ярамый дип һич әйтәсем килми, киресенчә, язучыларның гражданлык активлыгын үстерергә кирәк. Тик сүзенне әйтер алдыннан күтәрергә теләгән мәсьәләнен вакыты җиткәнме, шул көннәрдә аны тормышка ашырып булырмы днп ныклап уйлап карарга кирәк. Әллә син тавышыңны ишетсеннәр днп, менә ул нинди акыллы, шундый зур мәсьәләләр күтәрә дип әйтсеннәр өчен генә чыгасынмы? Шулай итеп, язучының таланты дошманнарга каршы сугышсын, аның таланты безнең файдага эшләсен. Талантыңны дөрес файдалану язучы өстенә төшкән зур җаваплылык ул. Язучы сүзе көчле корал, аны зур саклык белән кулланырга кирәк, юкса бу коралның үзеннекеләргә атуы бар. Язучы сүзенә меннәр һәм меңнәр колак сала, бигрәк тә радио һәм газета-журналларның зур тиражлары заманында .. Ү<еңиекеләр дә, дошман яклар да тыңлый Без, язучылар, уйланмаган чыгышларыбыз белән дошманнарны шатландырмаска тиешбез Нәрсә, тәнкыйтьләргә ярамыймы, днп сораулары мөмкин. Бу сорауга болай днп җавап бирергә була: безнең тәнкыйть җимергеч түгел, ә төзергә булышучы тәнкыйть булырга тиеш. Ьи редә күп нәрсә язучының карашларына бәйләнгән. Сүз жаенда шуны да әйтим, бездә язучының дөньяга карашы дип аның фәлсәфи һәм теоретик белемен уйлыйлар. Янәсе, ул мәктәптә марксистик фәлсәфәне өйрәнгән икән, аның дөньяга карашы да марксистик булырга тиеш. Кызганычка каршы, бу гел алай булмый. Әлбәттә, язучы марксизмны яхшылап өйрәнсә, аның асылын төшенсә, ә ятлап кына калмаса, бу аңа тормышта акны карадан аерырга ярдәм итәчәк. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, художник дөньяга гади күз белән генә карамый, ул дөньяны үзенчә. ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ әдәбият кешесенә хас булганча күрә. «Дөнья күрә белү— ул язучының дөньяга карашының бер ягы, җитмәсә, иң әһәмиятле ягы», —диде Александр Фадеев. «Мин үзем күрдем, үзем күзәттем, — ди кайбер язучы, — мин моны тормыштан алдым»,— дип дәгьвали ул. Әйе, ул чыннан да тормыштан алган, бусын язучы дөрес әйтә. Биредә без әдәбият теориясендә әйтелгәнчә, «факт дөреслеге һәм сәнгать дөреслеге» дигән төшенчә белән очрашабыз. Без дөреслекнең, эстетик категория буларак, бервакытта да факт дөреслегенә, язучының күргәннәрен гади сурәтләвенә кайтып калмавын беләбез. Бу темага күп язылды, «Әдәбият мәсьәләләре» журналы битләрендә бәхәс уздырылды, А. М. Горькийның әйткән сүзләрен беләбез, шуңа күрә бу турыда җентекләп тукталуның кирәге юк, тик басым ясап, тагын бер мәртәбә шуны әйтәсе килә, язучының дөньяны күрә белүе күп очракта аның тормыш тәҗрибәсеннән килә. Тормыш тәҗрибәсе зуррак булган саен, язучы үткенрәк күрә һәм тормыш каршылыкларын дөресрәк чишә ала. Тормыш тәҗрибәсе — ул язучының материал чумыра торган тирән коесы. Шуның өчен дә мәктәп эскәмиясеннән туп-туры профессиональ язучыга әверелгән яшь язучы белән яшь шагыйрьгә кисәтеп әйтәсе килә. Аларның материал ала торган әлеге сай коеларының бик тиз кибүе мөмкин, шул чакны аларның язар нәрсәләре бетәчәк, үз-үзләрен кабатларга керешәчәкләр, кайбер яшь язучылар белән андый хәлләр булга- лады да инде. Әле яшь чакларында, республика газета журнал редакцияләрендә утырып җылыткан урыннарын вакытлыча ташлап, бу иптәшләргә төзелеш мәйданнарына, әйтик, шул ук Түбән Кама ягына, я бүтән җиргә китеп бару яхшырак булмасмы? Язучының дөнья күрә белүе аның талантына да һәм, югарыда әйтелгәнчә, тормышта биләгән позициясенә дә бәйләнгән. Бер вакыт Леонид Леонов болай дигән иде. «Тирә-юньдә барган вакыйгаларга кайсы ноктадан торып каравың әһәмиятле. Берәүләр башы болытка тиеп, як-якка чайкалып торган манара очыннан карый, берәүләр кыя башыннан, ә тагын берәүләр — подвалдан. Боларның кайсы күбрәк күрер дә, тирә-як- тагы чынбарлыкны кайсы яхшырак аңларын төшенү кыен түгел». Язучының яши һәм эшли торган кече мохите турында да әйтик. Кеше бер үк вакытны нефтьчеләр арасында да, колхозчылар яки Фән работниклары белән дә яшя алмый. Аның көн саен очраша, сөйләшә, аралаша торган дуслары, танышлары була. Шушы кечкенә мохит язучының кәефенә, аның фикерләренә, омтылышларына тәэсир итә торган, эшләгән эшләренә юнәлеш биргән төп чыганак ул. Көн саен кем белән очраша ул, кем белән сөйләшә, әхлакый таза кешеләр арасында яшиме, әллә обывательләр беләнме, язучының карашлары менә шуларның барысына да бәйләнгән була. Язучының эчке тормышы нихәтле катлаулырак һәм баерак булса, үзенең әсәрләрендә ул җәмгыятебезнең асылын, халкыбызның җанын тулырак ачып бирә ала. Шушы көннәрдә «Правда»: «һәр буын художнигы үз дәвере каршында җаваплы,—дип язды. — Алар халыктан өйрәнергә һәм алган белемнәрен бик күпкә тапкырлап, халыкка кайтарырга тиешләр. Ә кулны заман пульсында тоту өчен күп вакыт безгә иҗади һәм гражданлык кыюлыгы җитми. Кайвакыт без әһәмиятсез, вак фактларга биреләбез». Үземнән өстәп шуны әйтәсе килә — заманны тою художник өчен бик кирәкле сыйфат. Үз заманының идеяларын чагылдырган художник кына озак яшәячәк. Безнең язучылар бүгенге көн турында язмыйлар дип зарлана алмыйбыз, бигрәк тә шагыйрьләр актив эшлиләр. Әмма кайвакыт шул кадәр абстракт, заманның төсе чагылмаган шигырьләр языла, шагыйрьнең кайнап торган чорда яши торып та, тормышыбызда булган вакыйгаларны күрмәвенә, хәзерге заман хәлләренә, катлаулы политик һәм мораль категорияләргә битараф булуына, поэзия чаралары белән вакытны һәм шунда яшәгән кешеләрне аңлатып бирергә тырышмавына хәйран каласың. Укучыны дулкынландырмаган шигырьләр күп языла бездә Ул шигырьләр йөрәк белән түгел, кул белән генә языла. Андыйлар «Казан утлары» битләренә дә үтеп кергәли. Хәзерге вакытта шигырь яза белү белән берәүне дә шаккатырып булмый. Шигырьне балалар да. гашыйклар да, пенсионерлар да яза. Әмма чын шигырьне бары тик чын шагыйрь генә яза ала. Хәзерге укучыны мәгънәсе белән тирән, язылышы белән оста булган әсәрләр генә канәгатьләндерә. Темасы һәм материалы бик әһәмиятле булса да, югары дәрәҗәдәге поэтик формага салынмаса, шигырь шагыйрьгә уңыш китермәячәк. Яна гына Союзга алынган яшь шагыйрь Гәрәй Рәхимнең уңышлы шигырьләре турында әйтеп узасы килә. Автор юри оригиналлык эзләп маташмаса да, алар бик үзенчәлекле, эчтәлеге белән дә кызыклы Әгәр бу яшь иптәш сәләтен үстерү өстендә тырышып эшләсә, киләчәктә аннан зур шагыйрь чыгарга тиеш. Җитлеккән гражданлык сыйфатлары әһәмиятле булган кебек, әдип өчен профессиональ осталык та бик кирәк Дөньяга карашы бик дөрес булган кеше дә, әгәр ул шагыйрь яисә язучы буларак көчсез икән, рәтле әсәр бирә алмаячак. Язучыны актуаль тема күтәргән өчен генә мактый торган заманнар узды хәзер. Актуаль тема әдәби кануннарга буйсынмаса, укучының йөрәген яулап алган, аны дулкынландыра, хәсрәткә сала, елата, көлдерә торган кызыклы, жанлы характерлар анда булмаса, яхшы тема бары яхшы ният булып кына кала Сез әйтерсез, бу инде бик күптәннән билгеле, монда Америка ачып торасы юк, диярсез. Шунысы бар, Американы да ике тапкыр ачканнар беренче тапкыр Колумб ачкан, икенчесендә — Америго Веспуччн, шуның өчен Америка дип атаганнар да аны Инде кабатлауга килсәк, кабатлан ны руслар өйрәнүнең анасы диләр. Проблема хәл кылыкмын торып кабатлаудан туктан булмый. Яшьләр тиз кабынучан була. Алар тормышның фәлсәфи асылына төшенүдән бигрәк, хискә бирелеп яшиләр һәм шул сәбәптәндер, тормыш күренешләренә бәя биргәндә еш кына ялгышалар Белгәнебезчә, сәнгать — тормышны чагылдыручы гына түгел, сәнгать—үз чаралары белән тормышны янадан ижат итү. Сәнгатьтә язучының йөзе чагыла, таланты көчлерәк булган саен аның үзенчәлеге ныграк сизелә. Шуңа күрә дә ижат эшендә әдипнең йөзе, позициясе, аның нәрсәнедер яратуы-яратмавы бик зур урын тота Язучының таланты. тормышка карашы, тоткан позициясе — әдипнең өч киты менә шулар. Талант ул табигать биргән байлык һәм, кызганычка каршы. Язучылар союзы аны Литфонд аша өләшеп утыра алмый, әмма язучыны дөньяга дөрес карарга өйрәтү, дөрес позициядә торырга булышу һәм, әлбәттә, табигатьтән мирас итеп алган талант чаткысын көчәйтергә ярдәм итүне Союз булдыра ала. ул аны эшләргә тиеш. Тормышка карашы буталчык, тормыш позициясе таркау булган язучы еш кына хисләргә бирелеп, эмоциональ фактның көчле йогынтысы белән яши һәм тормышны бер яклатып күрә, бәяли башлый. Бялялыкляоы сугыш елларына туры килгән язучылар авылларыбыз- нык сугыНТ вакыты һәм сугыштан соңгы хәлләрен язганда эмоциональ фактлардан чыгып эш иттеләр. Бу чорны кешеләр ачыккан, колхоз председательләреннән. бригадирлардан кыерсытылган иң авыр еллар игеп, нәкъ шуларга басым ясап сурәтләделәр, тылдагы совет кешеләренең колхоз кырларында, урман хәзерләү пунктларында һ б.. фронттагы дошманны жиңү өчен зур тырышлык күрсәтеп, геройларча хезмәт итүен бик еш кына әһәмиятсез калдырдылар. Мондый берьяклылык Аяз Гый- ләжевнең «Берәү» повестена, Әхсән Баяновнын «Яшьлегемне эзлим» повестена (бигрәк тә беренче редакциясенә) беркадәр хас. Н. Фәттахның «Артта калган юллар» хикәясе турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Кайбер язучыларга дәүләтебез тарихының мөһим чорларын субъектив карашта торып, берьяклы бәяләү хас, алар житешсезлекләрне тәнкыйтьләгәндә партиячел һәм гражданлык позициясендә торып эш итмиләр, гаепләүче роленә яки социалистик реализм принципларына ят булган абстракт гуманизм юлына басалар Сугыш елларындагы авыл тормышын сурәтләгәндә безнең хатынкызларыбыз, бала-чага, карт- корыларыбыз эшләгән батырлыкны күрмичә, ул елларның тормышын гел кимсетелү, гел газап чигү итеп бирү, бу—дәүләтебез тарихының мөһим чорын ялгыш, берьяклы бәяләү дигән сүз. Кайвакыт, үзара сүз чыкканда, авылны коллективлаштыру барганда кулакларны сөрү —артык каты, гуманлыкка сыймый торган чара булды дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Нәкъ менә буржуаз идеологлар лагерендагы дошманнарыбыз яшьләребезне бутау өчен безгә гуманизм дигән нәрсәне төртәләр, «гомумха- лык интересын» пропагандалыйлар, һәртөрле абстракт «сыйныфсыз иде- аллар»ны үткәрергә телиләр, кешелек бөтен бер нәрсә ул, безнең заманда сыйнфый интереслар турында сүз йөртү искергән нәрсә һ. б. һ. б.ларны исбат итәргә маташалар. Тарихыбызны сыйныфсыз гуманизм карашыннан торып аңлатырга тырышучы иптәшләр кайчандыр сыйнфый дошманнарыбызга, әйтик, шул ук кулакларга карата кулланылган көчләү чараларын гумансызлык акты дип карыйлар икән, алар нык ялгышалар. • Югарыда мин талант турында әйткәндә, тормышны дөрес аңлау язучының талант дәрәҗәсенә дә бәйле дигән идем. Әйе, талант үткен күзле, тирәнтен күрә, ләкин талантның табигый көченә генә ышанырга ярамый, аны тәрбияләргә, туктаусыз чарлап торырга кирәк. Язучының зур тормыш тәҗрибәсе — талантны үстерә һәм чарлый торган материал шул үзе инде. Тигез талантлы ике язучының берсе — тормышны читтәя күзәтеп тормыйча, актив катнашып, эчендә кайнаганы чын китап язачак. Талантка — социаль юнәлеш кирәк. Талант социаль яктан үткен булырга тиеш. Менә шунда инде язучының тормышка карашы бөтен көче белән алга килеп баса. Тормышка карашы дөрес булмаган талант — сукыр, компассыз талант, аңа тормыш океанында дөрес юл табу бик кыен булачак. Кайвакыт шундый язучы да очрап куя табигый сәләтен үстерү өстендә эшләү урынына, ул таланты белән масая, каләмдәшләренә өстән торып карый, талантсызлар дип мыскыллый, тәнкыйтьне күтәрми, үзен тәнкыйтьләүчене дошман итеп күрә, редколлегияләргә бойкот белдерә. Кәҗә сөзде дип тау ишелми ишелүен, шулай да үз-үзен тотышы белән андый язучы күңелсезлекләр тудыра. Ә бит талант язучының шәхси милке түгел, талант ул халыкныкы, халык байлыгы, язучы таланты белән масаерга тиеш түгел, бигрәк тә талантын, безнең кайбер язучыларыбыз кебек, аракыга батырырга хакы юк. Талант язучыга табигать тарафыннан бирелгән булса да, ул аның үзенеке генә түгел, талант халыкка хезмәт итәргә тиеш, яхшы, талантлы хезмәт итәргә тиеш! _ Әдәби хәрәкәтебезнең теоретик һәм практик мәсьәләләре буенча безнең әдәби тәнкыйть кызыксынып эшләргә тиеш иде. Әдәбиятта тәнкыйтьнең роле — укытучы һәм пропагандист роле ул. Кызганычка каршы, өлкән буын тәнкыйтьчеләр тарихка кереп чумдылар, хәтта урта буын тәнкыйтьчеләре дә күбрәк әдәбият белеме һәм укыту эше белән шөгыльләнәләр, тәнкыйтьчеләр сафы яшьләр хисабына бөтенләй дияр- лек үсми. Әдәби журнал битендә тәнкыйть — сирәк кунак. Өлкә газеталары да яна басылган китапларга рецензияләрне бнк сирәк урнаштыралар, һәр футбол матчына газеталар битендә даими рәвештә бәя бирелеп килә, әмма сирәк китаплар гына житди рецензия алу бәхетенә ирешә. Дөрес, «Казан утлары» тәнкыйть жанрын активлатырга тырыша. Рафаэль Мостафиннын яшь һәм урта буын язучылары әсәрләрен тулы анализлаган мәкаләләрен мин житди һәм файдалы эшкә саныйм, бигрәк тә, әгәр Мостафин, әдәби әсәрләргә бәя биргәндә, кайбер субъективлыктан арынса, алар безнең әдәби хәрәкәттә үз рольләрен уйнарлар. Күптән түгел үткәрелгән әдәби ел йомгакларында сөйләнгән Фатих Хөсни, Ибраһим Нуруллин, Азат Әхмәдуллин, Роберт Батуллнн докладлары һәм чыгышлары дә әдәби хәрәкәткә унай йогынты ясарлар дип уйлыйм. Хәзергә әле тәнкыйть көчләребез ел саен чыгып килә торган чагыш тырмача күп булмаган әсәрләребезне дә күзәтеп барырга өлгермиләр. «Казан утлары» тәнкыйтьчеләрне тарту эшен бик каты майландырырга, бигрәк тә университетта һәм пединститутта укучы талантлы студентлар хисабына тәнкыйтьче яшьләрне үстерергә тиеш. Зур тәнкыйтьсез әдәби журнал — яртылаш кына журнал. Югарыда әйтелгәннәрнең барысыннан шундый нәтнжә ясарга була, язучыларның гражданлык активлыгын үстерү өчен көрәшергә кирәк. Язучы партия һәм халык алдында үзенең эшчәнлеге өчен җаваплылык сизәргә, әдәбиятның җәмгыять тормышындагы урынын һәм әһәмиятен яхшы аңларга һәм аның идея сафлыгы өчен көрәшергә тиеш. «Казан утлары» журналы әдәбиятта партиялелек һәм халыкчанлык, традиция һәм новаторлык, бүгенге көннең уңай герое шикелле, әлегэ кадәр журнал эшенең арткы планына күчерелгән, бик әһәмиятле темаларны яктыртуда актив эшләргә тиеш. Хәзергә әле журнал әдәби хәрәкәтнең актуаль мәсьәләләре турында язу урынына, игътибарын күбрәк әдәбият тарихына бирә. Журнал битләрендә буржуаз теоретик тарның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карашлары тәнкыйтьләнми Мондый хәл бигрәк тә хәзер •- идеологии дошманнарыбыз әдәбият георкясе мәсьәләсендә булсын, әдәби практикада булсын, позицияләребезгә һөҗүм итеп торганда, еш кына яшьләребезне буталдырып, башларына чүп-чар тутырырга тырышканда кирәк. «Казан утлары» эшендә редколлегиянең ролен күтәрергә кирәк. Аның һәр әгъзасы журнал эше өчен үзендә зур җаваплылык сизәрлек булсын. Журнал әдәбиятның идея сафлыгы өчен көрәшкәндә тәнкыйтьнең ролен истә тотып, язучыларыбызнын әсәрләренә җитди тәнкыйть мәка ләләрс басарга, бу эшкә өлкән буын тәнкыйтьчеләре белән бергә аспирантлар, фән кандидатлары һәм студентлар арасыннан килгән яшь тап кыйтьчеләрне дә тартырга тиеш Буржуаз идеологияләргә тиешле огоор бирү, үз позицияңне вклад кына калмыйча, дошман пропагандасына каршы аяусыз һөҗүмгә күчү— ул һәр язучының бурычы. Без, язучылар, чит йогынтыларның һәр төрле формасына — тарихыбызны берьяклы, субъектив аңлату булсын, сән гатьнец сыйнфый асылын оныттыруга һәм идея көрәшендә кплешүчән лек позицияләренә алып бара торган абстракт-гуманизм теорияләре - нән чыгып, геге я бу тарихи фактка бәя бирү булсын, барысына да ны< каршылык һәм килешмәүчәыдек күрсәтергә тиешбез ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘЬИ МИРАСЫ Марксистик-ленинчыл тәгълимат нигезендә барлыкка килгән һәм сәнгать тәҗрибәсендә күп еллар буена сыналган идеологик-эстетнк принципларга турылыклы булу, әдәбиятта партияле һәм халыкчанлык принципларында торып эш итү -= безнең уңышларның нигезе энә шунда!