Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Саҗидә Сэләйманова Гомер Кыш килә, Көннәрне кыскарта, . Күк йөзенә күк пәрдә тарта. Ак юрганыңа төрен дә ят! Мәңге хуҗа булырга уйлап. Сызгырып, дулап, кыш килә. Яз килә, Иөгерә-атлый килә, Тамчылар аңа сәлам бирә. Шәрәгә калган допья яшәрә, киенә, Ярларны тарсынып ярсына. Узмас яшьлек сыман яз килә. Җәй килә Җәяүләп, җайлап. Тетрәтеп уза яшен-җайдак Сабан туйларына, бәйгегә. Куенын ачып кояшка, җилгә, Җәйләүгә чыга дөнья, җәй килә. Көз килә. Каеннар күзе күлдә-көзгедә. Юлларда тау-тау олаулар, Җырларда көлү дә елаулар... Бизәнеп, баеп, көз китә. Ата йортыннан гүя кыз китә. И кызлар, и хатыннар Сагышым үксез — Далада аунап елардай булам. Кычкырып, үксеп еласам. Акылдан язган диярләр. Шатлыгым чиксез — Дөньяны кочып җырлардай булам! Ярларны ярып җырласам, Бу тәмам азган диярләр. Без шатлансак, Керфекләрдән нур тама, нур сирпелә, — Кем очраса, шул күрә. Кайгыбызны кем белә? Керфекләр җиргә иелә, Күз яше җилгә сибелә. Киткәннәрнең юллары озын, Көткәннәрнең көннәре озын. Йөргәннәргә — ачыш-табышлар. Көткәннәргә — сагыну, сагышлар... Сагыш коесыннан су эчим, Сөйгәнемнең юлларын үлчим. Янадыр ул. Бәлки туңадыр, Эчеп бетералмыйм, шуңадыр. Эчкән саен арта сулары, Чиксездер лә йөрер юллары... Төпсез коелардан су алам, Сөйгәнемә кайтыр юл сабам. Аһ, ник түгел җилдәй җиңел чагым? Кош канаты — кашыңкерфегең. Шул канатка кунып очар идем Изге хыял итеп җир-күгем. Бик карамыйм әле күзләреңә, Юк, бирелмим әле хисемә, — Иңнәремә авырлыгын салган Дөньям тарта мине үзенә. Вәгъдәләрем анда, өметләрем... Син дә җирсез, илсез ир түгел. Юк, карамыйм әле күзләреңә, Җирдә үзем салган эзләрем бар. Кош канаты — кашың-керфегең. Ымсынган да, очынган да чаклар... Ташламагыз әле, дусларым! Сез булсагыз гына бәхетем тулы, Тулы килеш күрсен дошманым. Арылган да, кагылган да чаклар... Борчымагыз мине, дусларым, — Сезнең алда никтер күңел тула, Яшь күрмәсен күздә дошманым. Читләтүең — чикләвеңме? Бер кыюга — мең тыю... Ах, әллә сиңа рәхәтме Кеше жаннарын кыю? Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә, Урталыгың — үртәвең. Ах алла, мин үталмыйммы Җилпеп күлмәк итәген... Яратуы чыннанмы дип Әллә инде сынавың? Ах алла, мин көталмыйммы Сабырлыгың сынганын? Кем әйтә сөю ләззәт дип? Дөресе, сөю — газап. Йөгәнен өзгән йөрәгең Әллә кол, әллә азат. Ут белән су арасында Тукталыр нокта эзләп. Үрсәләнә, өзелә үзәк, — Сөю ул шундый бизгәк... Үз-үзеңне югалту ул — Мәхәббәткә таруың. Йомарлап йөрәккә салган Оҗмахың ул, тәмугың. Кадыйр Сибгатуллин Иргә чыкмый калган апалар Нигә безгә һаман кызлар дисез. Кызлар яшемени яшебез? Күңел ечен генә булса да бер Тол хатыннар диеп дәшегез. 1. ӨЧ КУЛЪЯУЛЫК БОЛГАП ӨЧӘҮ КИТТЕ Печәннәре чәбәләнеп калды, чабылып бетми калды өч алын. Чалгыларын онытып калдырдылар пакусларга кадап очларын. Китәселәр киткән. Соңгы озату. Авылдагы соңгы өч егет. Бер болында өч кыз басып калды, күзләрендә калды өч өмет. Бәлки сугыш бетәр, менә бетәр, өчесе дә бергә кайтырлар... Исән бул, дип кызлар озаталар, Кайтырбыз, дип китә батырлар. Урамнардан чыгып китте җырлар, яшьлек шаулап тынды озакка. Дугадагы кыңгыраулар чыңы, гармун тавышы калды колакта. Өч кулъяулык болгап өчәү китте кайнар билләренә кул салып... Калды... Калды... Чынлап үбелмәгән сусыл иреннәре турсаеп. 2. ҮКСЕДЕЛӘР КЫЗЛАР КАПЛАНЫП Хатлар язды өч кыз бер өстәлдә терсәкләрне терәп терсәккә: «Ташламагыз безне, ташламабыз, нәрсә язса, ниләр күрсәк тә!» Иреннәре белән ябыштырып, өч кат үбеп бергә салдылар. Өч тәрәзәдән карап өч кыз көтте, өч егеттән өч хат алдылар. Ә бер көнне килде ике җавап. Ә бер көнне килде соңгы хат. Хатлар язды өч кыа бер өстәлдә, бер егеткә өч кыз... соңгы кат. Яшелләнеп куе булып үсте былтыр алар чапкан алыннар. Киңкиң атлап алар үттеме әллә? Күз алдында таныш адымнар. Өч кыз йөрде бергә болын ярып, яшь талларны кочып үттеләр. Кайтмаска ук киткән егетләрен болыннарга чыгып көттеләр. Туры басып кемнәр чалгы янап сызгырдылар — бу да истә бит. Алар тавышы белән дәште болын, өч кыз йөрде тыңлап, сискәнеп. Вәгъдәләшкән кебек бер-берсенә Сыенышып үскән үләннәр. Аермагыз, бео — бер, дигән сыман кыякларын бергә үргәннәр. Дер селкетеп үтсә астан елан аерылып кала пар үлән. Ташламам, дип вәгъдә бирел кенә кавышып булмый икән яр белән... ...Яшь малайлар чапты яр буена алар җиккән атка атланып. Күз яшьләрен сөртеп үләннәргә үкседеләр кызлар капланып. з. ЕЛЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ ЯШЬЛЕК ҮТТЕ Үтте— Үтте... Еллар елга тоташ... Җилкенешеп алган чакларда җыелышып өч кыз хат укыды, тик үзләре юк шул хатларда. Алар ташлап киткән аланнарны өч кыз ел да бергә чаптылар. Егетләрен кабат күргән кебек унсигезгә борылып кайттылар. Кызлар хисен инде яшьлек түгел. Терлек фермалары исертте. Кышкы кичтә алар тальян моңын абзар аша гына ишетте. Толлар да тол, калган кызлар да тол, никах күрми китте кияүләр. Егетләрдән калган бүрекләрне сеңелләре эшкә кияләр. Үтте— Үтте... Егет кулы түгел, тормыш тотгы нәфис куллардан. Дүрт баласы бергә елаганда көнләштеләр кызлар толлардан; Ач баласын иске шәлгә төреп толлар мичкә тизәк якканда, кияүгә дә чыгып калмадык, дип көрсенделәр ялгыз ятканда. 4. ИЛЛЕ ЯШЬЛЕК КЫЗЛАР ЧИГҮ ЧИГӘ Аулак өйдә кызлар чигү чигә, колакларда — сәгать тавышы. Сәгать кебек келт-келт итеп кенә гомерләрнең үтеп барышы. Арттан бәйләп куйган ак яулыктан күренеп тора бераз ак чәчләр. ...Ут шәүләсен таң дип белә микән, Сөрән сала чеби әтәчләр? Яулык чигә өч кыз кич утырып күзлекләре түбән салынган. Яулыкларда — болын чәчәкләре, чәчәк урталары — сарыдан. Битләрендә бераз кызыл шәүлә, әллә эссе, әллә кызарган? Хушбуй микән, иннек, кершән микән, чәчәк исе килә кызлардан? Төшеп беткән инде сәгать гере, күтәрерләр әле күрсәләр. ...Унсигездә шиңгән чәчәкләре яулык почмагында үсәләр. Илле яшьлек кызлар чигү чигә, дулкынлана яулык читләре. Ишекләр дә ачык, — егетләре бүген тагын кайтып җитмәде... Мәчет мәйданы Авыл уртасында басып тора Моңсу, уйчан, иске манара. Бу мәйданнан разбой салып үткән якалашып ике замана. Бер залптан бишәр пуля алган Заһид, Салих, Нури, Габдулла... Стенага терәп аткан аклар, бисмилла әйтеп торган карт мулла. Музейдагы кебек тып-тын монда. Бер мәйданда ике замана: алтын белән язган мәрмәр һәйкәл, корт ашаган иске манара. Өлкәннәр кул ИЗИ Юлларга чыгыйк әле без4 бер нужа күрик әле. Рәхәтен, азабын бергә тигезләп бүлик әле. Аркадан биштәр төшмәгән, көн кыска: барыйк, барыйк. Кемнәрнең хәлләре ничек — юлларга чыгып карыйк. Киткәннәр һаман барамы өметләр өеп алга? Кешеләр юлда аралар — җитәрләр микән бар да? Шырпысы юктыр берәүнең, беткәндер, дымлангандыр. Утым юк, учагым юк, дип ялгызы моңайгандыр. Ут бирик. Учак ягарга бер шырпы җитә бит ул. Бу дөнья шырпы сызсаң да ялт итеп китә бит ул. Юлыннан язганнар булса, әрнидер, сүгенәдер. Тауларга менеп кул изик, биектән күренәдер. Нурларын күрми таңының ятадыр берәү оеп. Сызгырып китик яныннан, уянсын, торсын тоеп. Үзебез арсак, өшәнсәк Күрерләр, булышырлар. Юлларга чыгыйк, юлларга, юлда гел узучы бар.