Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА БЕР КИЧӘ

Егерменме еллар ахырында Казанда әдәбият кимәләре шактый еш үткәрелә иде Мәдәният йортында (хәзер ул йортта Яшь тамашачылар театры) уздырыла торган ул кичәләр кызыклы була, шуңа күрә халык бик күп җыела иде. Безнең әй шул Мәдәният йорты каршында гына булганлыктан, мин ул кимәләрнең барысына да йерим һәм, яшь җырчы буларак, үзем дә чыгышлар ясыйм. Шуның өстенә ул елларда мин үзем дә яэгалыйм һәм язучыларның барысы белән дә яхшы ук таныш идем. Бу истәлегемдә мин 1929 елда үткәрелгән һәм күңелемдә аеруча нык сакланып калган бер кичә турында сүз алып бармакчы булам. Мин тамаша залына килеп кергәндә анда байтак кына язучы җыелган иде инде. Беренче рәттә Гадел Кутуй утыра һәм, гадәтенчә, бик ягымлы елмаеп, янәшәсендә утырган Һади Такташка нидер сейли. Һади Такташ, иелә төшеп, аны зур игътибар белән тыңлый. Тамаша залы шактый суык булуга да карзмастан, Кутуй сары эт тиресеннән тегелгән тунын салып, үз янындагы буш урындыкка куйган. Тун өстендә соры кепкасы ята. Такташ та өске киемен салган. Ул соры костюм, ак күлмәк кигән һем галстук таккан. Әнә ул, озын саргылт чәчләрен сыпыргалап, зур зәңгәр күзләрен Гаделгә текәп утыра. Ә Гадел аңа кызып-кызып футуризм турында нидер сөйли. Мин аның футуризм белән мавыкканын беләм, әмма футуризмның асылын тиешенчә аңлап бетерми идем әле. Шунлыктан, кызыксынып китеп, аларга якынрак килдем. Мине күргәч, алар мине үзләре янына ук чакырып утырттылар. Шуннан соң моңарчы тыныч кына тыңлап утырган Такташ, Гадел сөйләгәннәргә җавап итеп: — Юк. йөрәк маем, алай түгел,— диде.— Татарлар футуризмга соңга калдылар инде, канатым. Шул чак шагыйрьләр янына урта буйлы, базык гәүдәле шагыйрь Фатих Кәрим килеп исәнләште һәм тегеләрнең сүзе бүленеп калды. Ул чорда Фатих Кәрим «Азат хатын» редакциясендә эшли иде. Беренче карашка кырыс холыклы булып күренсә дә, асылда Фатих йомшак табигатьле кеше иде Аскы ирене өскесеннән калынрак булганга, сөйләшкәндә ул авызын бөребрәк сөйләшкән сыман күренә иде. Кара чәчләрен сыпырып-рәтләп алгач, Фатих минем янга килеп утырды. Шул чак Һади аңа, мине күрсәтеп: — Фатих, бу кызны һәр яктан үстерергә кирәк. Аңлыйсыңмы, йөрәк маем? — диде — Син риза булсаң, без аны Кутуй белән икебез шефка алыр идек. Фатих эчкерсез итеп елмайды да: — Бик әйбәт булыр! — диде.— Без дә тырышырбыз аны үстерергә. Безнең журналда аның шигырьләре генә түгел, русчадан тәрҗемә иткән мәкаләләре дә басыл- галап тора, шеф иптәшләр! Аннары Такташ минем кайсы мәктәптә укуым, кайда тууым, ана теле укытучыбыз кем булуын сораша башлады. Мин татар телен Уфада язучы Нәкый Исәнбәт укытканлыгын әйткәч:— Ә шигырь кайчан яза башладың? — диде. — Аның өчен үзем җавап бирим әге,— диде Фатих, мин авыз ачарга өлгергәнче.— Мин үзем дә Уфадан бит Мөбичәне бала чактан ук беләм. Такташ кычкырып иелеп җибәрде дә, Гаделгә борылып: — Гадел, бак канатым, без имде шефлык мәсьәләсендә соңга калганбыз икән ләбаса! — диде һәм, миңа мерәҗәгат» итеп:—Ә син, сеңел, кызарма. Без бит якын ител, дус итеп кенә иелешәбез. Динары иулымнан тотты да: — Әгәр, сеңел, ииңәш. ярдәм кирәк булса, безгә кил! Всегда поможем. Шулай- . мы, Кутуй? — диде. — Әлбәттә, әлбәттә! — диде Кутуй, һәряаиыттагыча ягымлы елмаеп. Мии ул кичне Муса Җәлилгә урын алып калырга вәгъдә иткән идем, шунлыктай, § әлеге шагыйрьләргә рәхмәг әйтеп, арткы рәтләрнең берсенә утырдым. Аннары минем х янга таныш кызларым Хаҗәр белән Зәйнәп һәм «Кызыл кошлар» исемле әсәре һәм д рус классикларының шигырьләрен татарчага тәрҗемә итүе белән танылып киткән яшь шагыйрь — урта буйлы, чандыр гәүдәле Әхмәт Исхак та килеп урнаштылар. Без 5 үзара исәнләшә торган арада залга юнгштурм костюмы — естенә күн тужурка, аягына 3 гетрлар кигән Фатих Хөсни килеп кердә дә ишек төбендә тукталып калды. Ул кепка- — сын салып кулына тоткан, кара һәм озын итыңлаусыз» чәчләре бүрек сыман булып с күпереп тора. Ул инде шактый танылып килүче әдип. Аның шигырьләре һәм хикәяләре т- саф татарча, холыкчан ител язылулары белән аерылып тора. Кичәләрдә ясаган чы- д тышларында да һәм, гомумән, кешеләр белән сөйләшкәндә дә мәкальләрне, әйтем- <5 нәрнө бик еш һәм урынлы куллана. Аның җылы лиризм белән сугарылган хикәяләрен гэ мии аеруча яратып укый идем. Үзе шундый җор кеше булса да. Фатих күп вакыт кичәләрдә ялгыз утыра, кыз- ♦ лар белән бер дә аралашмый иде. Менә бүген дә шулайрак булды. Аның ишек те- < беидә тукталып, як-якка карангалап торуын күрел, шагыйрь Сирин минем яндагы буш я урындыкка ымлаган иде. ләкин Фатих утырмады. Сиринга карап: — Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялый! — диде дә алгарак үтеп китте. = Кичә башланачагын белдереп, кыңгырау шалтырагач, залга халык күпләп кере ~ башлады. Әнә естенә шинель кигән зифа буйлы язучы Габдрахман Минский да, н йолдызлы шлемыи кулына тотып, килеп керде Аның Кызыл Армия тормышын ча- п гылдырган хикәяләро басыла. Тотар дәүләт театрында чКереш бара». »Шлем» исемле д пьесалары зур уңыш белен куелып килә Әмма уп үзен тыйнак тота, чыгышлар ясар- S га ашыкмый, юри күләгәдә калырга теләгәндәй, җыелышларда арткы рәтләрдә утыра. Залны бер кат күздән кичергәч, Габдрахман Әмирхан Еники янына барып утырды. з Әмирхан Еники — урта буйлы, бик сәламәт кешеләрдә генә була торган алсу йөзле егет. Ул һәрчак бик пехтә киенеп йөри. Бүген де ул бик әйбәт соры костюм киеп килгән. Аның хикәяләрен тәнкыйтьчеләр югары бәяли- кечкенә есврләрендә дә зур фикер бирә, безнең әдәбиятта Әмирхан Еники зур художник булып үсәчәк, дип язалар. Мин үзләренә карап тор'анны күргәч, Әмирхан белен Габдрахман баш иеп минем белән исәнләштеләр дә үзара сойләшә башладылар. Өченче кот кыңгырау чылтырагач, ашыгып. Муса Җәлил килеп керде. Үткен күзләре белен залны тиз генә тикшереп чыкты да, минем яндагы буш урынны күреп, шунда килеп утырды. Гел җыелыш башланыр алдыннан гына килеп керә ул. Президиумга башта Кави Нәҗми белән Шамил Усманов чыктылар Алар икесе дә хәрби кием кигән, икесе дә базык буйлы. Кави Нәҗми инде танылган язучы, ТАППның җитәкчеләреннән берсе Шигырьләрдән прозага күчеп, зур әсәрләр хикәяләр язган кеше Үткән 1928 елда Казанга Максим Горький килгәч, аның белән якыннан дуслашучы да уп булды Ә Шамил Усманов атаклы хәрби язучы, ул Татарстанның тамаша идарәсе җитәкчесе. Аның пьесалары да Татар дәүләт театрында зур уңыш белен бара. Үзе инде танылган едип булса да. аның дулкынлы кара чәчләрендә, түгәрәк ачын чыраенда балалык кыяфәте, йомшак күңеллелек чагылып тора. Кави Нәҗми басып, халык тынганны кеттә де. җыелышны ачып, президиум исемлеген укыды. Залдан берничә иеше сәхнәгә менде. Апар арасында интеллигент кыяфәтле Гомер Толымбай белән күбеләк-галстун кигән базык гәүдәле, түгәрәк йезле Мирсәй Әмир дә бар иде Ул галстук Мирсәй Әмиргә артистлар кыяфәте бире Аның кара күперенке чәчләре маңгаена тешеп тора Искиткеч тыныч тыйнак, аз сүзле булуы белән ул бар нәрсегә битараф кеше кебек күренә. Чыгышларында дә бэшке- лар кебек янмый, чәпчеми, ләкин тиешлесен, кызган тимерне вакытында суккан кебек, җайлап кына әйтеп, өздереп йла. Тавышына караганда аны мактамаса да яманламый дип уйларга мөмкин, ө нәтиҗәдә әсәрне дә, авторны да туздырып ташлый иде. Кави Нәҗми көн тәртибен укыды да трибуна артына басты. Ул Татарстан комсомолының XIII конференциясенә әзерлек барышы турында сөйләде, язучылар алдында торган бурычларга тукталды. Соңыннан иртәгә ТАПП әгъзалары махсус җыелышка килергә тиешлеген белдерде. К. Нәҗми докладыннан соң, үз әсәрләрен уку өчен, язучыларга сүз биреп» башлады. Беренче булып, чәчләрен артка сыпыра-сыпыра, сәхнәгә Фатих Кәрим менде. Гадәттәгечә сөйләшкән кебек, шигырьләрен дә салмак кына, сабыр гына итеп укыды. «Безнең һәйкәл», «Мин дә бүген орденлы» исемле шигырьләр иде алар. Соңгысы тыңлаучыларга аеруча ошады, икенче кат укырга мәҗбүр иттеләр. Ул шигырь мондый сүзләр белән бетә иде: Комсомолия! Синең әгъзаң бит мин. Сиңа гына Беркеткәнмен бөтен күңелне; Шулай булгач, Һәммәгезгә игълан итәм: Мин дә бүген Кызыл орденлы! Фатих трибунадан төшкәч, Гадел Кутуй сүз алды. Ул үзенең «Илләр кызы» белән «Карт пычкычы» исемле шигырьләрен укыды. Кутуй әсәрләрен шагыйрьләрчә сузып түгел, ә артистларча, хисле итеп укый иде. Язучылар да. студентлар да аны бик яраталар, ул трибунага чыкканнан соң зал гөж килә иде. Бүген дә каты алкышладылар. Җиңел сөякле, тиз хәрәкәтле Кутуйдан соң, сабыр атлап, трибунага Һади Такташ күтәрелде. Озын чәчләрен артка чайкап алгач, укый башлады. Башта «Алсу», аннары «Мокамай» исемле әсәрләрен укыды. Такташ укыганда Муса Җәлил блокнотына нидер язып утырды. «Мокамайины залдагы халык бик хуплап кабул итте, аны ике кат укыттылар. Гадәттә тыныч, тыйнак Такташ, шигырьләрен укыганда янып, дәртләнеп, киң күкрәген тагы да киерә төшеп укый, бөтенләй башка кешегә өйләнә иде. Бүген дә шулай укыды ул. Такташ артыннан Габдрахман Минский үзенең яңа хикәясен укыды. Аны да яратып тыңладылар. — Тагы кем әсәрен укырга тели! — дип, Кави Нәҗми аягүрә басты. Җавап булмагач тагы сорады: — Кем тәнкыйть белән чыга? Мин бер читтәрәк утырган Гази Кашшафка карадым. Башка вакытта ул залны гөрләткән әсәрләрдән соң тәнкыйть белән чыга иде. Бүген кузгалмады, тыңлап кына — Мин бер-ике сүз әйтим әле.— дип, президиумда утыручы Гомер Толымбай трибуна янына килде. Ул инде әдәбият өлкәсендә танылган, яшьлегенә карамастан, татар язучылары арасында иң күп китаплар, мәкаләләр язган кеше. Аның теле үткен, тәнкыйть итсә төпле итеп, әсәрдән мисаллар китереп сөйли торган иде. Бүген укылган әсәрләрдән Такташның «Мокамай»ына аеруча югары бәя бирде. — Бу шигырендә «үлеп» яңадан туган Такташны тагы да ачык күрәбез,— диде ул.— Татар язучыларыннан беренче буларак автор бу шигырьләренә социаль эчтәлек керткән— Толымбай президиумга утыргач, Муса кулын күтәрде дә, сәхнәгә менеп, трибуна артына басты. — Мин дә Такташның «Мокамай» шигыренә тукталасым килә,— диде ул.— Бу шигыре белән безнең атаклы, талантлы трибун шагыйрь тагын да үскәнен раслый. Бу әсәрдәге юллар совет шагыйренең девизы дип әйтергә була... Муса төшеп утыргач, башка чыгышлар булмады — тәнәфес игълан ителде