Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

ДҮРТӘҮ

Дүрт кешелек палатада алар әлегә икәү генә. Уртадагы караватта Вайнберг дигән ак чәчле бер карт инфаркт белән ята. Йоклаганда ялгыш борылып күймагаем да, йөрәгемә авырга килеп, үлеп китмәгәем дип, ул һәр көнне төнгә каршы нянядан кул-аягын карават тимеренә бәйләтә, нртә белән чиштерә. Икенче ай китте ниде. бер генә кичне дә бәйләтми калганы юк. Врач Клавдия Николаевка обходка кергән саен картның караваты янына килеп утыра да, елмаеп — Сезгә инде борылырга ярый. Ятыгыз борылып уң ягыгызга,—дип ““'вайнберг «алкая яткан килеш меидәрдәге ап ак чәчле башын гына ” Авын "нына мТс^Гвер матур карчык килә-хатыны. Палатада HKOV генә калган чакларында алар әкрен генә нндер сайлашалар. Сүз- беткәч карчык дәшми генә идәнгә карап утыра Карт дәшми генә ларе оеткач к р г„—„ иткән — свйләшер сүә свЗләшеяеп беткән. Я,'“атма икенче авыру. Г|н^лай Евдокаиыч. шулай ук инде яшь егет Iv™ Аны" аяклары .ызлый Врачлар аяк тамырларына, кая й.рмч Хгабалар. күбрәк ягып торырга кушалар. Ә ул озак ятуга чыдый «К. У.« алмый, сикереп тора да коридорга чыгып китә, врач кергәндә бервакытта да үз урынында булмый. Нянялар аны домино «сугучылар» яныннан табып алып кайталар. Ул, башын бөгеп, караватына килеп утыра да врачңын сорауларына әкрен генә җавап бирә башлый. Клавдия Николаевна аның аягындагы кан тамырларына учы белән басып-басып карый: — Нишләргә инде мина сезнең белән? Сезгә ятып торырга кирәк, ә сез гел йөрүдә. Җитмәсә, тәмәке дә тартасыз. Николай Евдокимыч врачның шелтәле күз карашы астында, гаепле малай кебек, башын иеп утыра бирә. — Тартмасам, бик йөткерәм,— ди ул. Клавдия Николаевна чыгып киткәч, ул бераз ятып торгандай итә дә тагын палатадан чыгып югала. Ул белә, күп йөрергә ярамаганны да — барысын да белә. Тик нишләсен? Бер сүз сөйләшми торган Вайнберг белән ята-ята акылдан шашсынмыни5 Ә инде тәмәкегә килгәндә, тәмәкеләрен ул беренче көнне үк пачкасы белән Клавдия Никола- евнага тоттырып чыгарды, тартмаска вәгъдә бирде, тәмәкедәге никотин кан юлларын бикли икәнен больницага хәтле үк ишеткән иде. Ләкин сүзендә тора алмады. Төнлә йөткереп, бер тапкыр Вайнбергны уяткач, теге керпе кебек пырш-пырш итте дә: «Коридорга чыгып йөткерсәгез ни була?»—диде. Шуннан бирле Николай Евдокимыч йөткерү өянәге башлануга палатадан чыгып, баскыч авызына барып утыра да туйганчы йөткерә. Берничә төн шулай азапланганнан сон, яңадан тәмәкегә тотынырга мәҗбүр булды. Юкса бит, йокламыйча тәмам ябыгып бетәчәк. Врачлар аягыңны кисәргә туры килмәгәе дип куркыталар. Никодай Евдокимыч бик борчыла. Күбрәк кешеләр арасында булырга тырыша. Аннары, күрәсең, характеры да шундыйдыр. Кешесез яши алмый. Кешесез һәм эшсез. Больницада каян килгән эш? Николай Евдокимыч тапты: хатыны китергән китапларны, журналларны йөри алмый торган авыруларга өләшеп чыга да, тегеләр укып бетергәч, кире җыеп ала, икенче кешеләргә тарата... Ул хәтта авыруларны туалетка җитәкләп алып барудан, җитәкләп алып кайтудан да тартынмый. Телефон янында да гел ул. Кемне чакыралар, хәзер барып дәшеп килә. Үзе дә еш кына өе белән сөйләшә. Яна китаплар сорый. Аның хатыны китапханәдә эшли бит. Евдокимычның заказларын үтәп кенә тора. Аларның палатасына бер көнне Садыйк Гыйльфанов исемле кара күзле, кара чәчле матур гына татарны салдылар. Ул көнне Евдокимыч, яна авыру белән сөйләшеп, күбрәк палатада утырды. Гыйльфановның ашказаны авырта икән. Язва тапканнар. Ул үзенең авыруы турында бик озаклап, бик тәмләп сөйләде. Евдокимыч аны юатырга тырышты. — Язваны бетерәләр аны,— диде. Аннары үз авыруына күчеп: — Менә аягым,— дип, аягын күрсәтте. Ярты гына ел элек өч квартал араны ял итми бик ансат кына бара булган, хәзер бер квартал да йөри алмый икән. Гыйльфанов шундый чир белән авыручыны санаторийда очратканын исенә төшереп: — Андый аякны кисәләр бугай,— диде. Евдокимыч «кисәләр» сүзенә игътибар итмәскә тырышып, мондагы больница шартларын сөйләп китте. Клавдия Николаевнаны мактады: янәсе, бик ачык күңелле, елмаеп кына йөри... Врач кеше әнә шундый булырга тиеш. Авырулар аны «безнең Клавдия» дип юкка гына бик яратып сөйләмиләр. Медицина институтына студентлар сайлаганда кешенең белеменә карап кына түгел, характерына да карап сайларга кирәк дип, врач исемен күтәреп йөрүче каткан җаннарны яратмыйча сөйләде. — Менә иртәгә үзегез дә күрерсез, ошатырсыз,—диде. Тайне тагын начар йоклады. «Кисәләр» дигән куркыныч сүз анын өчен яна сүз булмаса да, Гыйльфанов авызыннан тагын шул сүзне ишеткәч, бик авыр булды ана. Бик... Немец тылында чолганышта калулар нәтижәсе инде бу... Төнлә генә бардылар, көндезләрен сазламыкта бил тинентен суда качып яттылар. Аяклары гөбе булып шеште... Ике атна ♦ буе мүк жиләге һәм гөмбә белән генә тордылар. Үзебёзнекеләр ягына килеп чыкканда, кеше төсе калмаган иде егетләрдә... Аннары алты ай госпиталь... Аннары тагын сугыш Контузия... Менә нәтижәсе... Евдокимыч йөткеренеп, уйланып, баскыч авызында бик озак утырды. Тәмәке тарткач кына, бераз тынычланып, палатага керде дә иртәнгә таба изелеп йоклап китте. Обход вакытында Клавдия Николаевна яна авыру янына туктап сораша һәм карый башлагач, Евдокимыч, тегеләрнең сөйләшүләрен тынлап, караватында уйланып утырды. Врачның сораулары беткәч, Гыйльфанов тумбочкада ята торган блокнот сыман дәфтәрен сузылып алды да, шул дәфтәр битенә карый- карый, врач белән сөйләшә башлады. Клавдия Николаевна аны елмая- елмая тыңлый, ә Евдокимыч, тегенең, дәфтәргә карап, «беренчедән», «икенчедән» дип, жөмләләрне пунктларга бүлеп, кәгазьдән укып сөйләвенә сәерсенеп, әкрен генә көлеп жибәрде дә, уңайсызланып, стенага таба борылып ятты. — Бишенчедән,—диде Гыйльфанов,—мине монда озакмы яткы рырсыз? — Тикшерү бер ун көнгә сузылыр,—диде врач, елмаюын сүндереп. — Клавдия Николаевна, сез мине гафу итегез,— диде Гыйльфанов һәм блокнотын тумбочкага куйды.—Соңгы сорау: сездә лзваны ничек дәвалыйлар? Мин элек яткан больницада . Клавдия Николаевна аны бүлдерде: — Беренчедән, сездә язва әллә бар, әллә юк... — Бар, бар, анысы доказан... — Әллә бар, әллә юк,—дип дәвам итте врач,—анысын тикшергәч белербез. Икенчедән,— диде ул елмаймаска тырышып,— сездә язва табыла калса, ашказаныгыздагы кислотаны киметү өчен, иртән ач карынга сода яки магнезиум эчәргә туры килер, өченчедән, көндез тагын магне- знум, дүртенчедән, боржоми суы да бик файдалы. Эчеп караганыгыз бармы? һәм Клавдия Николаевна, Евдокимыч ягына карап алып, елмаеп куйды. Евдокимыч, борылып яткан килеш, калтыранып көлә нде. Гыйльфаиовны ач тотып, ашказаныннан су алдылар, рентгенда карадылар. Шуннан сон Клавдия Николаевна керде дә: — Беренчедән, сездә язва тапмаганнар, икенчедән ..— диде дә көлеп жибәрде. Авыру үзе дә елмайды. — Юк, доктор, миндә язва бар,— диде ул.—Мине ГИДУВта Эпштейн үзе карады, тапты .. Клавдия Николаевна урындыгыннан торды, фонендоскобын муенына салды. — Мин сезне әлегә беренче өстәлдә калдырам Кислотагыз кими төшкәч, бүтән өстәлгә күчәрсез Магнезиум эчүне дәвам итегез Врач чыгып киткәч. Гыйльфанов, «минЬә язва барлыгы доказан» дип Николай Евдокимычка исбат итә башлады Евдокимыч көлеп — Врачлар белән сез тезисларга карап кына сөйләшәсез икән,— диде. Гыйльфанов кайчандыр инструктор булып хезмәт иткән икән дә шул вакыттагы гадәтеннән котыла алмый икән. Еилокимыч анын свйл--.и- нәрен Лераа тынлап ятты, аннары палатадан чытып кипе. Доминочылар янында күңеллерәк иде. ИВРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘВИ МИРАСЫ Гыйльфанов үзенең эчен баскалап карады да, торып, Вайнберг янына килде. — Папаша, сез йоклаганда бик гырылдыйсыз икән,—диде.—Моннан соң мин сезне гырылдый башлагач уятам. Вайнберг җавап бирмичә чалкан ята бирде. Бүген няня аның аяк- кулын чишәргә оныткан иде. Тагын берничә көннән соң дүртенче караватка да бер кеше кертеп салдылар. Бу кырыклар тирәсендәге, бик ябыккан, бик агарган кеше иде. Палатага аны җитәкләп үк керттеләр. Ул беләгендәге сәгатен чишеп тумбочкага куйды, кечкенә радиоприе.мнигын күкрәге өстенә бастырып, җырлата башлады. Гыйльфановка палатада приемник кычкырту больница кагыйдәләрен бозу булып тоелды Ул Вайнберг ягына ишарәләп: — Папаша бик авыр ята, тавышлануны яратмас,— диде. Иртәдән бирле сөйләшми яткан Вайнберг кинәт телгә килде: — Уйнатсын, күңеллерәк... Евдокимычның яңа авыру белән танышасы килә иде. Ләкин теге дәшми генә музыка уйната, барып сүз кату уңайсыз. Николай Евдокимыч, сестралардан сорашып, аның нәрсә белән авыруын белеп тә өлгергән иде. Бөерендә ниндидер шеш тапканнар икән. Аңа операция ясарга кирәк, ә ул ризалык бирми икән әле. Евдо- кимычны аска чакырып төшерделәр. Хатыны килгән. Журналлар китергән. Ул, журналларны күтәреп, палатага кайтты да, бераз икеләнеп торганнан соң, әлеге яна кергән авыру янына барып: — «Огонёк» карыйсыгыз килмиме?—дип сорады, журналны тегенең тумбочкасына куйды. Теге, «рәхмәт» дип, ак иреннәрен кыймылдатты да ябыклыктан бик зураеп калган күзләре белән бер читкә карап ята бирде. Приемнигы һаман күкрәгендә, һаман уйный иде. Музыканы тыңлыймы соң ул? Әллә тыңлаган булып, уйга калып ятамы? Палатада тагын бер сөйләшмәүче артты, икәү булдылар дип торганда гына, Вайнберг ап-ак башын яңа авыру ягына борып (ничек курыкмыйча борды диген): — Бераз көчәйтә алмыйсызмы?—дип үтенде. Ул да музыка тынлап ята, имеш. Яна авыру көчәйтте, приемнигын күкрәгеннән тумбочкага күчерде. Вайнберг сагышлы итеп пышылдап куйды: — Штраус... Бөек Штраус...— Үзе дә сизмәстән уң кулын күтәреп, мәгънәле бер хәрәкәт ясады. — Папаша, сез кулыгызны бәйләтергә оныткансыз ич бүген,— диде Гыйльфанов көлеп. Вайнберг әллә ишетмәде, әллә җавапсыз калдыруны кирәк тапты. Ишетми калган булуы да бик ихтимал, чөнки ул үзенең яшь чакларын исенә төшергән иде. Хәзерге чал чәчле карчыгы ул вакытта уналты яшьлек чибәр гимназистка иде. Вайнберг аны, гимназия юлында сагалап торып, өйләренә хәтле озатып куя иде. Баскыч алдына кайтып җиткәч, алар качып үбешәләр иде. Соңыннан да аңа күп үбешергә туры килде, әмма шул вакыгтагы качып үбешүләрдән дә татлырак үбешүләрнең булганын хәтерләми. Революция еллары.. Вайнберг яшь, чибәр... Энергиясе кайнап тора... Чехлар аны, үлем баржасына бикләп, Чистайдан Казанга алып килделәр. Баржада алар егерме бишләп кеше иде. Барысы да коммунистлар. Нн өчен Чистайда гына атмыйча, атарга Казанга алып килгәннәрдер — Вайнберг бүгенге көнгә тикле шуның серенә төшенә алганы юк. Караңгы төннәрнең берендә, икешәр-икешәр богаулап, аларны Казанка елгасы ярына чыгарып бастырдылар. Яр текә иде. Яр аегындагы кап-кара су серле һәм куркыныч булып күренә иде. Менә хәзер чатырдатып атып җибәрерләр дә Вайнберг шул кара суга мәтәлеп барып төшәр. Үлгән кеше өчен кая егылса да барыбер түгелмени? Вайнберг һич оныта алмый, шул куркыныч шомлы суга кадалып барып төшәм дип уйлаганда аркасы чымыр-чымыр иткән иде. Винтовкалардан залп биргәнне ул аеры.м-ачык ишетте, шуннан сон гына яр астына мәтәлде. Үзе белән кулга-кул богауланган Тимофеевның гәүдәсе аиы шулай өстерәп төшеп киткәндер, чөнки Вайнберг үзе бөтенләй яраланмаган да иде. Су өстенә калкып чыккач, үзенең исән * калуына гаҗәпләнеп, каршы як ярга таба йөзә башлады. Тимофеевның s үле гәүдәсе ана иркенләп йөзәргә бирми иде. Теге якка барып чыккан- < чы, ул тәмам хәлдән тайды. Аяклары төпкә тигәч, камышлык эченә = кереп егылды да хәл җыйды. — Вайнберг! Вайнберг! — дип кабат-кабат әйтелгән тавыш аны уй- = ларыннан тартып алып, кире больница палатасына кайтарып куйды. » Каршысында нидер әйтеп Николай Евдокимыч басып тора иде. Кабат- ~ лап әйткәч кенә Вайнберг аялады, карчыгы шалтыраткан икән, бүген | сонрак килермен дигән, өйдә ниндидер мәшәкать килеп чыккан... — Күңелсезләнмәсен, обязательно кнләм днп әйтергә кушты,— « диде Николай Евдокимыч, елмаеп. Хатыны килеп киткәч, кичке ашны ашагач, Вайнберг озакламый •= гырылдап йоклый да башлады. — Рәхәтләнә йокыга,— дип, Евдокимыч аның шулай йоклый алуы- х на соклана иде. Үзе ул, кич якынлаша башласа, борчуга төшә, сестрага = дару сорарга кереп китә. Бүген өянәге якынлашканны сизгәч тә, ул тизрәк коридорга чыкты да баскыч авызына барып утырды. Аның буыла-буыла йөткерүен ишетеп, төнге сестра җылытылган датский король тамчылары китереп эчерде. Шуннан сон ютәле басылды, палатага кереп ятты. Вайнберг бая- гыча чалкан төшеп, рәхәтләнеп гыр-гыр йоклый иде. — Сәламәтләнә,— дип уйлады Евдокимыч. Гыйльфанов та, мыш-мыш килеп, балаларча тәмле итеп йоклап ята. Озак та үтмәде, Евдокимычның тагын ютәл өянәге башланды. Аптырагач ул, тәмәке кабызып, юрган астында гына бер-нке тапкыр суырды. — Сез дә йоклый алмыйсыз икән,—дигән, аргы почмактан ишетелгән тавышка тизрәк тәмәкесен сүндерде: ул инде «тартырга ярамый» дип кисәтүләрдән куркып беткән иде. — Уяттым, ахры, сезне,— днде ул. — Мин әле күземне йома алганым юк,— диде Солтанов (яна авыруның фамилиясе шулай иде) — Музыка борсам, уянырлар дип куркам. Николай Евдокимыч аның ник йоклый алмаганын сизенә Профессор кичә карагач.—Операция! — дип катгый итеп әйтте. — Мин берәүне беләм,—днп тотынды Евдокимыч, сүнгән тәмәкесен тумбочка кырыена куеп,—сынар бөер белән рәхәтләнеп яши. — Рәхәтләнеп... Әйттегез сүз...— Аның тавышында сагышлы елмаю сизелде,— Минем бит диагноз шәп түгел. — Яман шеш димәде бит профессор. — Профессор димәде дә бит... _ ул дөресен әйтә инде. Менә миннән яшерми: аягыңны кисәргә туры килмәгәе,— ди. ’ Аларның сөйләшеп ятуын коридордан сестра ишеткән икән, бүлмәгә башын тыгып «Ник йокламыйсыз5» — дип сорады. Болар йоклаганга салыштылар, дәшмәделәр. Сестра ишек төбендә бераз басып торды да китте. „ , , Иртә белән Гыйльфанов Евдокнмычка бәйләнде, янәсе, сез карт кеше ә үзегездә тамчы да выдержка юк. Төнлә тагын тәмәке тарттыгыз Беренчедән, үзегезгә зарар, икенчедән, инде үзегезне унламасагыз. бүтәннәрне кызгана белергә кирәк. Палатаны төтен белән тутырдыгыз. Евдокимыч җавап кайтармый гына коридорга чыгып китте. Сәгать уннарда, матур муенына фонендоскобын аскан килеш, палатага Клавдия Николаевна килеп керде. Евдокимычның буш караватына күз салды да: — Гадәттәгечә йөгерүдә,—дип узып китте. Врачны иртәдән бирле көтеп торган Вайнберг кулларын сүзсез генә һавага күтәреп селкеп куйды. Клавдия Николаевна сөенеченнән көлеп үк җибәрде: — Әллә бәйләтми йокладыгызмы? Молодец! Сезгә торып утырырга вакыт инде. Ятып торулар заманы узды. Клавдия Николаевна аргы почмакта яткан Солтанов белән кеше ишетмәслек итеп әкрен генә, житди итеп сөйләшеп утырды. Шул көннән башлап Солтановны сестралар, нянялар операциягә хәзерли башладылар. Аны процедурный бүлмәгә няня чакырып алган арада, бүлмәдәшләре гел аның турында сөйләшәләр иде. Бүген дә Солтанов тапоч- каларын шап-шоп өстерәп бүлмәдән әкрен генә чыгып китүгә, Гыйль- фанов ишеккә таба ымлады да: — Чырае бөтенләй юк, бик ябык, яман шештер аңарда,— дип. үзенең шикшөбһәсен белдерде.— Ярып гомерен генә кыскарталар. Болай әле бераз яшәр иде. Евдокимыч аның шулай яманга юравын бер дә яратмады. — Карагыз аны, үзе алдында ычкындыра күрмәгез,—дип кисәтеп куйды. Вайнберг, күңеленә охшамаган нәрсә булса, ачулы керпе кебек пырш-пырш килә иде. Бу юлы да ул, пырш-пырш итеп, бер сүз дәшми ятты-ятты да кинәт Гыйльфановка: — Беренчедән, сез магнезиумыгызны эчтегезме әле? — диде. Иртәгә операция дигән төнне Солтанов бөтенләй йоклый алмады. Юк. операциядән куркып түгел, күңеленнән ул хәтта үлемгә дә әзер, әлбәттә, үләсе бер дә килми. Вайнберг әнә рәхәтләнеп йоклый, Гыйль- фанов та күптән эреп китте. Тик Евдокимычның гына коридордан кайтып кергәне юк — йөткереп уятырмын дип куркып йөри булса кирәк. Менә әкрен генә палата ишеге ачылды. Ярым якты коридордагы пальма гөленең җилпәзәдәй яфраклары күренде. Ишектән Евдокимыч күләгә кебек кенә килеп керде дә караңгыда тизрәк үз караватына сеңде. «Ул да бит аягын кистерү алдында тора,— дип уйлап куйды Солтанов.— Аңа да бик авырдыр. Берәр җылы сүз әйтәсе иде үзенә...» — Евдокимыч,— диде ул әкрен генә,— кайларда йөреп кердегез? — Әле сез дә уяумыни? йокы даруы эчтегезме соң? — Икене берьюлы. Николай Евдокимыч, аяк очларына гына баса-баса, аның караваты янына килде. Алар шыпырт кына сөйләшеп утыра башладылар. Күпме шулай утырганнардыр, сестра килеп керде дә ятарга кушты. Солтанов йокы алмый дип зарлангач, сестра аңа укол кадарга булды. Иртәгесен сәгать унберләрдә Солтановны операциягә алып кереп киттеләр. Бүлмәдәшләре озатып «Хәерле сәгатьтә!» дип, артыннан кычкырып калдылар. Вайнберг, ике кулын бер юлы күтәреп, һавада йодрыкларын йомарлады: янәсе, кулыңны кысам! Евдокимыч Солтановны операционныйга хәтле озата китте. Күпмедер вакыт югалып торгач, ашыгып палатага кайтып керде дә: «Профессор үзе ясый!» дип хәбәр итте. Аннары шундук тагын коридорга чыгып йөгерде. Бу юлы ул бик озак керми торды. Вайнберг беләгендәге сәгатенә һаман саен карап ала иде. Сөлгесен тотып, Гыйльфанов душтан кайтып керде. Вайнберг аңардан: — Ничек? Бетмиме әле? — дип сорады. — Нәрсә бетмиме? — Операция. Ә, анда Николай Евдокимыч сакта тора бит. Беткәч, ул кайтып докладывать итәргә тиеш.— Кулына китап алып, караватына сузылды. — Озаклады,— дип куйды Вайнберг. Тумбочка, встендә Солтановның приемнигы белән сәгате хужасын көтәләр. Ваинбергка алар ничектер ятим кебек, кызганыч кебек тоела иде. . Озаклады,— дип кабатлады ул. Гыйльфанов та сәгатенә карап алды. «Сестра нишләптер магне- Ч зиум кертми». Сестра янына барырга днп, ул палатадан чыгып кнтте. Ь Бетте, дип. Николай Евдокимыч сулуы кабып кайтып керде.— 2 Операциядән сон бүтән палатага салдылар — Шулай диде дә, Солта- = новнын сәгатен, приемннгын. китапларын алып, тагын чыгып китте. § Магнезиум тотып, Гыйльфанов кайтып керде. йөгерә дә йөгерә,— диде ул Евдокимыч турында.— Ул саклап ? торды дип Солтановның хәле яхшырамы? — Йөреп калсын,—диде Вайнберг. — Кисәләрмени? u — Рәхәтләнеп йөгереп калсын,—дип кабатлады Вайнберг. £ Берничә көннән обход вакытында профессор керде. Анык артыннан 2 язуларын тоткан Клавдия Николаевна күренде. Профессор калын, юан £ кеше иде. Аяклары белән китереп басканда, идән такталары сыгылып = китәр кебек тоела иде. - Профессор башлап Вайнберг янына туктады. Ул караган, тыңлаган арада, Вайнберг күзләрен профессордан бер дә алмады. — Утыра башладыкмы әле?—дип сорады профессор. Авыру урынына Клавдия Николаевна елмаеп жавап бирде. — Юк әле. Кул-аягын бәйләтми инде. — йөгереп йөрергә ярый хәзер. Бүген үк утырта башлагыз,—диде ул Клавдия Николаевнага. Профессорның сөйләшү манерын Клавдия Николаевна яхшы белә Сукыр эчәген кистергән бер авыру йоклаган чагында ничектер караватыннан егылып төшкән иде. Иртән үзен профессорга күрсәттеләр Профессор моның ярасын карады, сорашты — Кайсы якка егылып төштегез? Авыру, кайсы якка егылуның әһәмияте бар икән дип уйлап, караватының уң ягын күрсәтте. Профессор һич елмаймыйча. — Иртәгә сул якка егылыгыз,—диде. Гыйльфанов янына житкәч, авыруның хәлен врач кыскача гына сөйләп бирде. Профессор, егетнен күлмәген күтәреп, эченә йодрыгы белән төртеп-төртеп карады. «Авыртамы? — днп сорады Жавап алгач, врачка нидер әйтеп яздырды. — Профессор,—диде Гыйльфанов, китә башлаган профессорны туктатып — Әйтергә мөмкинме? Миндә язва бар. Эпштейн клиникасында ятканда... Профессор белән Клавдия Николаевна бер беренә карашып елмаештылар. — Сезгә нәрсә, язва кирәкмени? Кирәксә, язва бар днп исәпләгез Юан аяклары белән чайкала-чайкала атлап, ул Николай Евдокимыч янына барып туктады. — Сезне бик йөгерә дип әйтәләр? Больница тәртипләренә буйсын масагыэ, без чыгарып жибәрергә дә күп алмабыз — Аннары кинәт елмайды Нурлы күзләре жыерчык эченә күмелде — Ягез әле.. Евдокимыч, пижама балакларын жыерып. күгслжем аякларын профессор алдына сузды «Кисәргә!» дип әйтассн алдан ук белгәнгә, эчтән калтыранып көтә башлады Профессор Евдокнмычнын аягын төрле жирдән тотып тотып карады. — Да-а...— дип сузды. Клавдия Николаевнага борылып, Евдокимыч аңламый торган телдә нидер әйтте. Евдокимыч, салкын тиргә батып, «кисәргә» сүзен көтә башлады. — Менә нәрсә,—диде профессор,— сезне кислород белән дәваларга булдык. Минем практикамда шактый кеше кислородтан аякка басты. Менә шулай,— диде ул Клавдия Николаевнага.— Кислород! Николай Евдокимычның аягына орынып алып, урыныннан торды. Ишеккә барып җиткәч, артына әйләнеп, Вайнбергка: — Утырырга, утырырга!— дип, учында туп сикерткән шикелле, кулын сикертеп-сикертеп куйды. Аннары яны белән борылып ишектән чыгып китте. Хатыны белән бүген инде Вайнберг утырып сөйләште. Евдокимычка беренче тапкыр кислород кададылар. Ул палата ишегеннән, авызын җыя алмыйча, елмая-елмая кайтып керде дә: — Баскычтан менгәндә аягым тамчы да армады,— дип мактанырга тотынды. Борылды да тагын коридорга чыгып китте. Ул, бүтән палаталарга кереп, андагы танышларына да баскычтан менгәндә аягым армады дип сөйләп чыкты. Хатыны килгәч, аңа да сөйләде. Хатыны газеталар, журналлар китергән иде, аларны өләшергә йөгерде. Апрель. 1966. БЕРЕНЧЕ СЫНАЛУ таба юл тоттык. Мин унбиш яшьлек чандыр гына бер малай. Иңбашымны салмак винтовка шактый гына басса да, сер бирмим: ышанып кулыма корал тоттыруларына сөенеп, кыю-кыю атлап барам... Минем иптәшем (комсомолга икебез бер кичне кердек) унҗиделәрдә... Исеме Салих. Ул эре сөякле, буйга озын, җилкәләре киң, беләкләре нык, мускуллары уйнап тора. Берни булса, беләк мускуллары белән мактанырга ярата. Комклубта спектакль куйган чакта ана эшчеләр ролен бирәләр. Гадәттә бу роль сүзсез була: Салих, җиңнәрен сызганып, мускулларын уйнатып, сәхнәне аолы-бипле узгалап йөри. Безне алып баручыларның берсен'мин бөтенләй Ъелмим. Киеменә караганда, ул чекадан булырга тиеш: өстендә күн тужурка, күн чалбар, аягында күн итек, башында күн фуражка — барысы да кап-кара! Тик шактый таушалган, йөзе кырыс, авыз урынына —бер сызык, иреннәре юк. Икенчесен беләм. Ул комсомслның өяз комитетында кемдер булып эшли. Фамилиясе Тилгәнев. Нигә Тилгәнев? Рус егетләре арасында Коршуновлар булса да, татарда мин Тилгәнев дигән фамилияне беренче ишетәм һәм аңарда тилгәнгә охшашлы сыйфатлар эзлим. Ләкин ул тилгәнгә бер дә охшамаган. Чәчләре җитен төсле сап-сары, күзләре зәпзәңгәр, үзе дә гел елмаеп сөйләшә. Тилгәнев тә заманча киенгән: омсомолга кергәч, безне бандитлар тотарга алып киттеләр. Ул елларда урманнарда әле бандитлар бетеп җитмәгән иде. Алар крестьяннарның терлекләрен тотып суя, кырдагы бәрәңгеләрен казын, урманга барган хатын-кызларны куркытып кайтара иделәр. Бер тапкыр хәтта өяз пиоинагы векарняның пешкән икмәген талап киттеләр. Безнең иңбашларыбызда винтовка, кесәләрдә бишәр патрон — шәһәрдән чыктык та урманга өстендә күк пинжэк. Пинжәгеиен тункайган кесәсендә наган Күн итек өстеннән яна резин калош киеп йөри, мине гаҗәпләндергәне шул. Минем ул вакыттагы карашымча, бу кирәкмәс артык зиннәт, чөнки итек үзе бит пычрак өчен киелә. Мин Тилгәневнен ялт итеп торган матур калошларын кызганам. Бу бит инде берьюлы ике аяк киемен туздыру була, дип уйлыйм. Менә минем бер генә пар ботинкам бар, ул да инде > тузып бара, тишекләренә кәгазь тыкмасаң, урамга киеп чыгарлык түгел. Муенында ак ефәк шарф. Каралган якасын шул шарфы белән каплап йөри идеме икән ул, чөнки жәй көне шарфның бүтән кирәге юк. Кара киемле кеше мина бик усалдыр кебек тоела яшел күзләре уәнчелеп карый, күзгә-күз очрашсан, сискәнеп китәрсен... Ул һичбер сүз Әйтмичә безнең сул ягыбыздан кырт-кырт атлап бара. Ә без, ике сары авызлы комсомол, Тилгәиевкә сыеныбрак атлыйбыз, чөнки ул якты чырайлы. Көлгәндә матур тешләре ялтырап күренеп кала. Без бары дүрт кеше, бандитлар тота алырбызмы? Алар күбәүдер бит инде. Аннары бандит халкы урманны да яхшы беләдер. Тотыласы урында үзебезне тотып калмаслармы? Алар кулына эләккән комсомолга котылу юк бит инде. Салихка күз салгалыйм: ул да, ахрысы, мин уйлаганны ук уйлап барадыр. Кашлары җыерылган. Чырае болытлы. Сирәк-мирәк минем якка карап авызын кыйшайта. Бу инде аның елмаерга тырышуы. Тилгәиевкә карыйм, аның йөзе якты, ул, күрәсең, бер дә борчылмый. Яңгырдан соң җыелып калган суларга яна калошлары белән баса- ♦ баса ашыкмый гына атлый. Шәһәр йортлары өелешеп артта калды. Урман якыиайгаинан-якы- ная. Урман якыная барган саен бандитлар тоту сәгате дә якыная... Тилгәиев безгә анлата башлады: — Бандитлар землянкасына барып җиткәч, берегез ишекне дөбердәтер. Менә син дөбердәтерсең,— дип, мина таба күрсәтте. «Салихка ник дөбердәтергә ярамый? —дип уйлап куям мин Ул көчлерәк. Аның беләк мускуллары әнә нинди... Шулай дип уйласам да, «ярар, дөбердәтермен», дип, башымны селким. Тилгәиев аңлатуын дәвам ита» Без барасы землянкада дүртме- бинТме'оа11Д|Гт >ПшГ нКЬи.'мГндез «Гарысының да өйдә утыруы икеле, күп булса берсе өйдә булыр... — Калганнары кәсептә йөриләрдер. Өйдәгесен тавышсыз-тынсыз гына каптырырга кирәк,— диде Тилгәиев. Атып тавыш чыгарсаң, бүтәннәрнең куркып кайтмый йөрүләре бар, имеш. Бөтенләй икенче жиргә күчеп китүләре дә ихтимал икән — Тотылганын бәйләп авызына чүпрәк тутырырбыз да тегеләрнең кайтканын көтәрбез,—диде Тилгәиев. Очлы карашлыга таба әйләнеп. — Шулай бит?—дип, үз фикерен тегеңәрдән раслатты. Салих кесәләрен капшый башлады; — Миндә чүпрәк тә юк әле... Мин тагын уйлыйм әгәр дә барысы да өйдә булса? Ләкин үземнең шигемне кычкырып әйтмим, курка дип уйлаулары бар. «Анда баргач күз күрер», дип шигемне басам да Тилгәиев яныннан салмак кына атлый бнрәм. „ л Урманга килеп кергәннән соң Салих белән без винтовкаларыбызны салып, кулга тотабыз. Тегеләр үзләренең кесәләрендәге наганнарын ЧЫБуа урманда минем күп тапкыр булганым бар иде Гадәттә берни уйламыйча рәхәт кереп китә торган идем. Бу юлы урман мина ничектер бик серле, бик куркыныч булып тоелды, һәр агач артында бандит посып, сагалап торадыр кебек иде. Мин як-ягыма каранып, агачтан агачка күчә-күчә генә барам. Бүтәннәр дә шулай итә.ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ Кошларның сайравы бөтенләй күңелгә йокмый: фикер башкада булганга, колак урман моңын бөтенләй ишетми. Ә менә аяк астында кипкән агач шартлавын, бәрелгәндә куакларның кыштырдавын аерым- ачык ишетәм. Эчкәрәк кергән саен урман караңгылана, дымлана барды. Ерак түгел бу тирәдә чишмә барлыгы искә төште. Җиләккә йөргәндә без, ятып, ул чишмәнең салкын суын эчә идек. Уйлап карасаң, әле кайчан гына бу урманда мин җиләк җыеп йөргән, ә бүген бандит тотарга барам. Бер бик юан, бик карт имәнгә җитәрәк Тилгәнев безне ым белән туктаты. Ни әйтә икән дип, күзләренә карап тора башладык. Салих белән миңа алгарак чыгып барырга кирәк икән. Алар үзләре икәү берничә адым арттарак барачаклар Нигә без алданрак, нигә сез арттарак дип сорап тормадык. Винтовкаларыбызны атарга хәзер килеш тотып, Салих белән алгарак чыктык та, арттан баручыларга борылып карамаска тырышып, сагаеп кына атлап киттек. Агач араларында шикле нәрсә күрдек исә, туктап, тыңлап торабыз. Шикле нәрсә дигәнебез яшен суккан, кара көйгән, яисә тау хәтле өелгән кырмыска оясы булып чыга да, без, иркен сулап җибәреп, тагыа I әкрен генә кузгалабыз. Землянкага ерак калмады дип, Тилгәнев безгә ым какты. Тагын да сагаебрак бара башладык. Менә бервакыт шарт-шорт аткан тавышка сискәнеп китеп, артка әйләнеп карасак (тавыш арттан килә иде), апты- pan калдык: юл буе бер сүз дәшми килгән теге борау күзле егет Тил- гәневкә наганнан ата. Тилгәнев, агачларга ышыклана-ышыклана, кара киенгәненә тезеп-тезеп җибәрә, ә үзе кача, йөгерә иде. Без, берни аңламыйча, атаргамы-юкмы, атарга булса кемгә атарга икәнен һич белмичә, таңга калып, тик басып торабыз. Тилгәнев, ата-ата, каеннар арасына кереп күздән югалды. Кара кигән егет: «Гад!» «Трус!» дип сүгенә-сүгенә, наган барабанына кесәсеннән яңа патроннар тутыра башлады. Аның куллары калтырый, күзе- башы акайган иде. Аннары ул безнең янга йөгереп килде. Егетнең сулышы тыгылган, тавышы өзелә иде. йөгереп килеп җитте дә безгә ташланды: — Ник атмадыгыз? Ник авызыгызны ачып карап тордыгыз? Без нәрсә дип җавап бирергә дә белмибез, чөнки ни булганны аңлап җиткермибез, югалып калганбыз... Бу килде дә: — Бирегез миңа винтовкаларыгызны! — дип акырды. Мин дә, Салих та ЧОН отрядларында йөргән кешеләр. Винтовканы бирергә ярамаганны беләбез. Бирми торабыз. Ул өремәләнеп, куллары* быздан винтовкаларны тартып-тартып алды, чигенеп агачка сөяп куйды. Без каршылык күрсәтә алмый калдык. Шуннан соң безнең куркынган күзләребезгә бер акаеп карады да кесәсеннән наганын тартып чыгарды. — Гадлар! Комсомоллар! Хәзер җаннарыгызны алам! Басыгыз агач янына, ну! — дип кычкырды. Безнең аптырап, нишләргә белми торганыбызны күреп, тагы: — Кемгә әйтәләр, ну! — диде. Без аңлый башладык шикелле. Башлап Салих аңына килеп өлгерде. — Син үзең гад! — дип акырды һәм, сөялгән винтовкасын алмакчы булып, агачка таба ыргылды. Теге шундук наганын күтәреп: — Кузгаласы булма, атам! — дип җикерде, Салихны ташланган җиреннән туктатырга мәҗбүр итте. Мин, агачка аркам белән сөялеп, дөресрәге, юан юкә агачына бөтен тәнем белән сыланып, катып калдым. Башымнан әллә нинди уйлар үтеп китте. Бу үзе бандитлар белән бер шайкадан икән! Шулай да атар дип, үтерер дип уйлыйсы килми, әле кайчан гына безнең яныбыздан тыныч кына атлап барган кете бит. Тик җанны өшеткеч кеше... Тнлгә* лез бер дә башымнан чыкмый. Ни өчен ул безне ташлап качты’ Ә 6v кеше узе кем? — Гадлар!—дип, (бу аның яраткан сүзе иде бугай) безнең алды бызда наганын селкеп басып тора — Гадлар' Комсомоллар' Мин менә сезгә күрсәтим әле социализмны! Ягез, әниләрегезне исегезгә төшерегез, елашыгыз! ♦ Мин үзем нинди кыяфәттә булганмын, белмим, Салихның чырае з коточкыч иде. Күзләре иләс-миләс. Үзе һаман винтовкасына ташлан- < макчы була. Минем колагым чыңлый, башымда әллә ничә төрле уй. Ь Бу кеше очлы күзләре белән безне бораулый, үзе: — Чыгарыгыз комсомол билетларыгызны! — дип кычкырды = Без хәрәкәтсез басып торабыз. Мин сөялгән юкә агачы кинәт кал- 2 тырый башлады. Аңлыйм, агач түгел, мин калтырыйм! » — Ну. биш минут сезгә! з? Ничә көн генә элек без Салих белән комсомолга кергәндә тап те- 1 шермәск.1 тантаналы сүз биргән идек, ә бүген билетларыбызны чыга- 5 рып бирсәк? Юк, үлсәк үләбез, бирмибез,— минем ул вакыттагы уй- £ ларым шушындыйрак идс. Икебез дә билетны бирүдән баш тарттык. _ — Үтер, гад, бирмибез? — күкрәкләребезне киереп бастык (укыга- = пым бар иде, комсомоллар дошман каршында шулай басып торалар), < ә минем тез буыннары дердер итә иде... Салих акрын гына тегенең янына китте, куллары кесәсендә Барып “ житте. Маңгае белән сөзеп карап тора Кара кигән буш кулын билетка ♦ дип сузды, һәм кинәт Салих сулагайлап тегене бөтереп салды, өстенә ауды. Мин дә йөгереп килеп життем Шул вакыт сул яктан, яшел каен агачлары арасыннан: — Борис. Борис, житте, житте егетләр! — дигән тыныч кына тавыш ишетелде. Ул да булмады, елмая-елмая, агачлар артыннан Тилгәнен килеп чыкты — Егетләр, туктагыз. Торгызыгыз,—диде. Мин, аңыма килә алмыйча, басып карап торам. Салих кара киемле өстендә, ул да башын калкытты, әмма тегенен ике кулын беләктән жиргә кыскан иде. «Борис, житте!» дигән сүздән соң кара кигән дә елмаеп жибәрде Шул вакыт Салих сикереп торды да атылып барып, винтовкасына ябышты! Чатырчотыр китереп, затворын ачып япты Һәм атарга дип иңбашыма терәде. — Сез безне мыскыл нтмәкче.. Борис та, сикереп торып, наганын кесәсенә тыга-тыга. Салихны килеп тотты һөм Тилгәнев белән бергә кулыннан винтовкасын тартып алдылар. Мин дә, йөгереп барып, винтовкамны алган идем инде, чалт-чолт китереп, корып өлгергән идем. — Егетләр, егетләр,— диде Тилгәнев.— Бетте! Сынау бетте Сез молодцы! Өркеп калмадыгыз Сынауны яхшы үттегез. Молодцы! Настоящий комсомоллар! Без дә акрынлап суындык. Елмаеша башладык. Салихның битенә төс керде. Минем дә йөрәк тынычрак тибә башлады, тез буыннары ныгыды Өркеп калмадыгыз, имеш. Кая инде өрекмәгән. Әле дә авыз кнбүлэпсм бетми, телемдә ниндидер тимер тәме... — Кайтабыз,—диде Тилгәнев Кайтыр юлга чыктык. Чишмә буена төштек. — Утырып бераз хәл елыйк,— диде кара кигән. Мвиг» без урмандагы чишмә буенда кырын ятып торабыз Агач башлары арасында зәңгәр күк йөзе эскәтер хәтле генә. .Мүкләнеп, яшелләнеп беткән тар улактан баш бармак юанлыгы су ага Без аны учыбызга жыеп эчтек, битләребезне дә чылаттык, хәзер кырын ятабыз. Бака яфракларын кыймылдатып, су әкрен генә челтери... Кыргый умарта кортлары су өстендә кайнашалар... Мин дә, иптәшем дә үпкәбезне әйтәбез. Шушы да булдымы инде сынау? Бу бит уен, аннары күңелсез уен... Сезнең кебек олы. җитди кешеләргә бөтенләй килешми, дибез. Үзегезне шундый хурлыклы хәлгә куйсалар, нишләр идегез? Тилгәнев елмая-елмая үлән сабагы чәйни... Кара кигәннең күзләрендә чәнечкеләр беткән, карашы ягымлы... Авыз читләрендә хәтта елмаю талпыныпталпынып куя. — Хурлыклы?—дип элеп ала ул безнең сүзебезне.— Нишләр идекме? Мин үзем шундый хәлдә булмаган дип беләсезме? һәм ул, аягын чишмәгә таба сузып, сөйләргә кереште... Күз карашларында тагын баягы чәнечкеле энәләр ялтырап-ялтырап киткәли башлады... — Чехлар явына каршы сугышканда...— дип тотынды ул. Малай гына әле ул. Нибары уналты яшендә... Бер көнне разведка начальнигы, яман да усал, яман да тәвәккәл кеше, моны үз янына чакырта... — Син бу якларны беләсең икән? — Беләм,— ди бу. — Ә син безне сатмассыңмы? Бу гарьлегеннән начальник өстенә җикерә: — Кара аны, син үзең сатма! — чөнки ул яхшы белә, разведка начальнигы башкисәрләрчә усал, кыю сөйләшкәнне ярата... — Ә менә миңа мәгълүм, син инде безне саткан, син хыянәтче, мин сине чокырга алып төшәм дә атам! Бу ни дә булса әйтеп өлгергәнче, начальник наганын кабурасыннан тартып чыгара да: — Марш! — дип наган көпшәсе белән моның җилкәсенә төртә.— Тизрәк кыймылда! Күп сөйләшеп торырга минем вакытым юк... Егетнең аяклары камырга әйләнә... Урыныннан куба алмыйча тора. — Кемгә әйтәләр? Чокыр буенда, ниһаять, аңлашалар. — Молодец! — ди начальник,— өркеп калмадың. Сине разведкага җибәрергә була... Аны чехлар тылына җибәрәләр. Караңгы төндә, юлга чыгып китәр алдыннан, начальник егетнең кулын кыса да әкрен генә әйтә: — Булдырып кайтсаң, рәхмәт алырсың. Буяп кайтсаң, я анда калсаң. бел аны: авылдагы әти-әниләреңне тотып үз кулым белән атармын! Бар, хәерле юл! — Егетне кысып кочаклый да, кочагыннан чыгарып, аркасына төртеп җибәрә... Шушыны ишеткәннән соң, без инде сүзне артык озайта алмадык. Шулай да минем иптәшем: — Ул бит сугыш вакытында булган, ә хәзер...— дип каршы килергә маташып караган иде дә, кара кигән тагын күзләре белән бораулый башлады: — Хәзер дә сугыш бара...— диде ул һәм сикереп торып басты... Басуы булды, гөрселдәтеп атып җибәргән тавыш урман эчен айкап узды. Ул җиргә сыгылып килде дә төште. Барыбыз да сикерешеп тордык. — Окружить! —дип, Тилгәнев безгә команда бирде. Без икәү, Тилгәнев үзе дә яшел куаклар арасына ташландык... Чыбыклардан носилка ясап, кара кигәнне шул носилкаларга салдык та шәһәргә алып кайтып киттек. Өч көннән сон без тагын бардык, ике бандитны эләктердек, землянка нигезендә кояшта кызынып утырган чакларына туры килдек. Өченчесе ычкынды, җитмәсә, Салихны яралап китте. Ул заманнан бирле инде кырык елдан артык вакыт узган, ә мин , үземнең бандит ауларга йөрүемне һаман оныта алмыйм. Сүздән сүз чыгып, комсомолга кергән чакларымны сөйли башласам, иптәшләрем мина әйтәләр, син моны хикәя итеп яз, диләр. Аларның киңәшен тотып, мин менә язып карадым. Хикәяме бу, истәлекме, әйтә алмыйм. Хәер, анысының әллә ни әһәмияте дә юк. ф Тилгәнев Ватан сугышыннан исән кайтты. (Тилгәнев анын үз фамилиясе түгел, комсомолда ул вакыт исем алмашу чире бар иде.) Ул <Катюша»да сугышкан икән. Аягына хәзер картларча жылы ката гына өстери. Урамнан барганда яшьләр аны кагып-кагып узалар — ниндидер жылы каталы ямьсез картка берәү дә игътибар итми. Трамвайда да, яшьләр утырып барганда, ул басып бара. Ә Борис күптән инде кара жир куенында — Сталинград янындагы каты сугышларда полковник Борис Петрович Беляков туган ил өчен башын салды. Менә шундый хәлләр. Апрель. 1966. Казам